Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙЛАР ЗАМАНДАШЫ


КҮРЕНЕКЛЕ ӘДИП ЗАРИФ БӘ ШИРИНЕҢ ТУУЫНА 110 ЕЛ ТУЛУ УҢАЕННАН
алкыбызның ифрат бай әдәби мирасында егерменче гасыр башы шагыйрьләренең иҗаты зур урын биләп тора. Тукай, Рәмиев, Гафури, Дәрдмәндләрнең шигърият җимешләре эстетик кыйммәтләрен югалтмаган хәлдә бүген дә күңелләребездә яши. Тормышчан эчтәлеге һәм сәнгатьчә эшләнешләре белән әлеге классик әдипләребез әсәрләренә тиңләшерлек шигъри җәүһәрләрен язып калдырган күренекле шагыйрьләребез дә бар безнең. Нәҗип Думави, Зыя Ярмәки, Миргазиз Укмасый, Сәгыйть Сүнчәләй, Габдрахман Сөнгати, Габдулла Харис — әнә шундый каләм ияләреннән. Бүген исә сүзебез хаклы рәвештә алар арасында йөртелә торган икенче бер әдибебез турында барыр. Ул — Зариф Бәшири.
Егерменче гасыр башы татар әдәбиятыннан хәбәрдар затлар, әдәбият тарихчылары күзаллавында барыннан да бигрәк шагыйрь, шулай ук прозаик, очеркист, балалар язучысы, журналист-публицист сыйфатында гәүдәләнә ул...
Татарлар күпләп яшәгән урыннар арасында Казан арты, Пенза, Тамбов, Нижгар, Башкортстан, Урал яклары гына түгел, Тау ягы да гасыр башында әдәбиятыбыз, сәнгатебезгә, мәдәниятебезгә мәшһүр шәхесләр биргән төбәк буларак тәкъдир ителергә тиешле. Форсаты чыккач, тау ягында туган олы шәхесләрнең исемнәрен дә атап китмәкче булам. Менә аларның кайберләре язучы, журналист Касыйм һәм Ибраһим Биккуловлар, күренекле әдәбиятчы Җамал Вәлиди, язучы Садри Җәлал, Тукай остазы Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин һәм аның балалары, шагыйрә һәм педагог Маһруй Мозаффария, матбагачы Шәрәфләр, шагыйрь Г. Харис, журналист Кәлимулла Сәгъди (1911 елда Америкага барып яшәгән), әдип Әхмәтҗан Биктимеров...
Зариф Бәшири (Бәширов) дә — әнә шул якның уңдырышлы туфрагында туып үскән затлардан. Ул 1888 елның 5 маенда хәзерге Татарстан республикасының Кайбыч районына керә торган Чүти авылы мулласы Шәрәфетдин хәзрәтнең ишле һәм катлаулы тормышлы гаиләсендә дөньяга килгән. Республикабызның иң көнбатыш чигендә диярлек урнашкан бу мөселман татарлары авылы белән янәшәдә керәшен татарлары, чуваш авыллары да гомер кичерәләр (аның иҗатында чуваш темасы мәгълүм дәрәҗәдә чагылуга да китерде бу). Атаклы Шәкүр "карак" исә — 3. Бәширинең авылдашы, аңар хәтта туган тиешле кеше: әтисенең атасы Таҗи белән Шәкүрнең анасы —бертуганнар.
Егерменче гасыр башларында кулларына каләм алган барлык татар язучылары кебек, 3. Бәшири дә 1905 елгы иҗтимагый хәрәкәтләрнең йогынтысыннан читтә торып калмаган. Ул яңа гына чыга башлаган милли газеталарны, бигрәк тә “Казан мөхбире”н, зарыгып көтеп ала, һәр санын йотлыгып укый. Электән үк туган авылы тормышыннан җырлар, бәетләр чыгарырга гадәтләнгән шәкерт, газеталарда М. Гафури, Н. Думави, М. Укмасый, яшь Тукайларның шигырьләре күрендеме, берсен дә кат-кат укымыйча күздән уздырмый, алар үрнәгендә тиздән үзе дә кулына каләм ала. Аның иң беренче иҗат тәҗрибәсе “Яшә, хөррият, яшә!..” дип башланып китүеннән үк (“Казан мөхбире", 1906 ел, 4 гыйнвар) — унҗиде яшьләрендәге авыл мәдрәсәсе шәкертенең нинди уй- хисләр белән рухланып яшәвен ачык тоясың “Йолдыз" газетасында басылган “Кем икән без татарны уятучы?” исемле икенче тезмәсендә дә заман сулышы ачык сизелә.
Буа, Акъегет (хәзер Яшел Үзән районындагы авыл) мәдрәсәләрендә укып дөнья хәлләренә шактый күзе ачылган Бәшири. бер кыш үз авылында балаларга сабак биргәннән соң "Мәҗит Гафуриныкы төсле китап бастырып чыгару өчен, әлбәттә, Казанга “Мәдрәсәи Мохәммәдия"гә укырга барырга кирәк. Чөнки Мәҗит Гафури да шунда
Х
укый ич”, — дип уйлап, Казанга килеп урнаша һәм мәшһүр “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укый башлый. 1908 елда ул, Галиәсгар Камал, Борһан Шәрәфләр димләве белән Оренбургка килеп, Кәримов-Хөсәеновлар матбагасында корректор (үз сүзе белән әйткәндә, баш редактор), “Чүкеч” журналы редакциясендә сәркәтип (мөхәррир) булып эшли, журналист тәҗрибәсе туплый. Бервакыт бу шәһәргә “ике елдан бирле Россиядә, татар, башкорт һәм чувашлар тикшереп, өйрәнеп йөри” торган венгр галиме Ю. Мессарош килеп чыга һәм аның белән мөсәхәбәләр нәтиҗәсендә Бәшири уенда берәр мишәр авылында Мөгаллимлек итү теләге уяна. Ул 1909 елдан Пенза губернасының Яңа Аллагол, Тамбов губернасындагы Вәрәки авылында укытучылык итә. 1913 елдан әлеге төр эшчәнлеген ерак Җидесу өлкәсенең Капал шәһәрендә дәвам иттерә. Әдип 1917 ел вакыйгаларыннан соң шактый гомер Казакъстанда һәм Урта Азиядә яши, Алма-Ата, Җаркент, Ташкент шәһәрләрендә мәгариф оешмаларында, газета һәм журнал редакцияләрендә эшли, берара рабфакта үзбәк һәм уйгыр телләрен, әдәбиятларын укыта
Сулдан уңга Н. Думавн, 3 Бәшнри, С Рәмиев, С Сүнчәләй, М. Гафури
Ярты гасырдан ашкан иҗат гомерендә бу әдипнең кырыклап китабы басылып чыкканлыгы мәгълүм. Төрле елларда, төрле жанрларда, хәтта төрле телләрдә (татар, башкорт, үзбәк) язылган алар. Әдәбият галимнәре гасыр башы әдәбияты тарихында 3 Бәширинең барыннан да бигрәк шигъри әсәрләре һәм "Чуваш кызы Әнисә” исемле повесте белән урын алуын язып киләләр. Аның аерата күп язган, кыска гына вакыт эчендә 7 шигырь китабы бастырган чоры — 1907-1913 еллар. Тарихтан безгә яхшы билгеле татар әдәбиятында гасыр башы инкыйлаби күтәрелеше тәэсирендә иҗтимагый, сәяси яңгыраш көчәя, күп әсәрләр заман сулышы белән, милләтебезнең хөр киләчәге өчен көрәш мотивлары белән сугарыла. Татар тормышындагы торгынлык күренешләрен- нән, анда тәрәккыятнең акрын баруыннан ризасызлык 3. Бәширинең “Фикер”, “Бәянелхак”, “Казан мөхбире”, “Вакыт”, “Йолдыз” газеталарында, “Шура” журналында еш басылып торган шигырьләрендә, "Милләт кайгысы” (1907; 1913), “Язгы кояш" (1908), “Ядкяр” (1909), “Җуаткыч, я уяткыч” (1909), “Яз тамчылары” (1909), “Хиссият ишекләре” (1913) исемле шигырь китапларында да чагылмый калмаган. “Бер асрауның зары", “Акча", “Туй”, “Теләнче” шигырьләре мисалында яшь шагыйрьнең гади халык язмышына теләктәшлеклеген күрми мөмкин түгел.
Тәрбияче кешесе юк бер тол карчык, Капчык тотып, өйдән өйгә йөри алҗып.
Кайбер шаян бала-чага ул үткәндә Уен санап ыргыталар таш һәм балчык Шул көенчә йөреп, һаман капка кага, Бер сынык икмәк тә аның күңелен таба; Капкачыдан авыр, каты суз ишетсә, Күзләреннән мөлдерәп яшьләр тама, — дип башлый ул “Кызганыгыз бу карчыкны!" шигырен һәм:
Әй, бай хуҗа! Кайда синең мәрхәмәтең7! Әллә таштан, тимердәнме синең затың7 Алай дисәм, таш, тимер дә иңерәр моңа, Таш, тимер дияргә әрәм синең атың Син бит үзең рәхәт эченә чумган инде. Мәшәкать, җәфадан күзең йомган инде; Эретә алмый моңлы күзләр, зарлы сүзләр, Кальбең нигә шул кадәре туңган инде* — дип, бүгенге замандагы хәл-әхвәлләргә аваздаш яңгыраган сүзләр белән тәмамлый.
Я Бәшири иҗаты турында сүз чыкканда, аның “Вөҗдан”, “Нидән бу хөрмәт?”, “Мәче, яхуд тычканнар”, “Туган”, “Сакла гыйффәтеңне, гүзәл кыз!” кебек әсәрләрен дә телгә алырга тиеш булабыз. Мәгърифәтчелек карашларын алга сөргән шагыйрь күңелен шул чор җәмгыятендәге әхлакый бозыклык күренешләре, ямьсез хәлләр рәнҗетә, ул ихласлылыкка нигезләнгән матур, саф, кешелекле, дустанә мөнәсәбәтләрне яклап чыга, зарланып яшәмәскә чакыра.
Басса безне кайгы, хәсрәт — ялварамыз Аллага; Башка төшсә уй-фикерләр — киңәшәбез анага. Эстимез дога-теләкләр үксез, ятим, моңлыдан; Ул оча нәзер-ниятләр аксак суфи, муллага. Акча берлән тулса кесә, йә күңелләр булса хуш — Истә юк дуст-иш, туганнар, юк ата, ана, Алла да, — ди ул бер шигырендә.
3. Бәшири нең әдәби мирасында мәхәббәт хисләре чагылдырган шигырьләр дә аз түгел:
Йөрәктәге каты мәхәббәтнең
Ләззәтенә булып әвәрә, Акбүз атка менеп, җырлый-җырлый Сахраларны кичкән мин идем. Гайрәтемә ярдәм, күңлемә дәрт Хәзинәсен ачып, туздырып, Чын мәхәббәт, сөю чишмәсенең Шәрабларын эчкән син идең}
Шагыйрьнең баштарак чор иҗатында ашыгып язылган, образ-сурәтләре табылып, формалашып җитмәгән, кайчак исә шактый тупасрак яңгыраган тезмәләр дә күренмәде түгел. Андыйлар Г. Камал, Ф. Әмирхан, Г. Тукайларның матбугаттагы чыгышларында төртеп күрсәтелә тордылар. 1906 елларда “Фикер” газетасына Бәширинең дүрт шигырен урнаштырган Тукай бераздан аны үзенең сатира объектына да әверелдерде. “Чүкеч” журналында эшләнгән вакытында Бәшири Тукай шәхесенә, иҗатына карата шактый тупас, дорфа чыгышлар ясый, классик шагыйрьебезне мөтәрҗим шагыйрь (тәрҗемә белән генә шөгыльләнүче шагыйрь) итеп күрсәтеп шигырь бастыра. Мондый нәрсәләрне Тукай җавапсыз калдырмаган, билгеле. Бәшириебез “Кышири”, “мыраулаучы” (мәче), "кыска аяклы маймылларның бер нәүгысы” (төре) сыйфатында аның шигырьләренә, фельетоннарына кереп китә. Шулай да, ничек кенә ачулы булмасын, Тукай “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре" исемле китабына аның “Балалар теләге" шигырен “мәгънәви яклары яхшы булганга” урнаштыруны тиеш тапкан...
Әйткәнебезчә, Я Бәшири үзен төрле-төрле жанрларда сынап карый. Ул юмор- сатира өлкәсендә эшли, шигъри әкият һәм хикәяләр язып бастыра. Проза әсәрләре дә
иҗатының шактый зур өлешен тәшкил итә. Әдәби эшләнешләре җәһәтеннән төрле дәрәҗәдәге бу очерк, хикәя һәм повестьларының һәрбересенә аерым-аерым тукталып бәя бирү юлы белән китмәстән, бары икесен генә искә төшерәбез: бу — кече яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган “Шаян Фәһим" хикәясе һәм “Чуваш кызы Әнисә повесте. Сәгыйть Рәмиев киңәше белән иҗат ителгән автобиографик характердагы повестьта татар яшүсмере (“мин”) белән күрше чуваш авылының ятимә кызы Әнисә арасындагы самими дуслык күренешләре матур, тормышчан детальләр белән тасвирланган. Еллар үтеп, чын мәхәббәткә әверелгән бу дуслыкны заманасының кырыс чынбарлыгы, иске гореф-гадәтләр җимереп ташлый. Әнисә агу эчеп фани дөньядан китеп бара.
Әсәрнең үзәгенә нәкъ менә чуваш кызы образы алыну очраклы хәл түгел. Автор туып үскән Чүти авылына күршедә генә, әйткәнебезчә, чуваш авыллары. Бу тирәдәге татарлар һәм чувашлар борын-борыннан” тел, лөгать, гадәт вә ахлак алмашып” яшәгәннәр 3. Бәшири дә боларны күреп, күңеленә алып үсә. Шуңа күрәдер дә әсәрдә чувашларның гореф-гадәтләре, традицияләре дә, ике халыкның үзара мөгамәләсе дә гаять җылы буяулар белән сурәтләнә. 3. Бәшири 1909 елда “Шура" журналы битләрендә этнографик характердагы очерклары белән дә чыгыш ясады. Бераздан алар китап булып басылды
20 елларда, Ташкент шәһәрендә яшәгән чакларында, әдип Үзбәкстан матбугатында актив язышкан. Үзбәк язучыларыннан Чулпан, Илбәк, UL Сөләйман әсәрләре, М. Гафури, Г. Ибраһимов иҗаты турында мәкаләләр, аерым спектакльләргә рецензияләр белән генә канәгатьләнмәстән, ул төп вакыйгалары шушы тирәләрдә бара торган хикәяләр дә иҗат итә. Үзбәк әдәбияты тарихын тикшерүчеләр аның “Ток", “Ефәк күлмәк” исемле хикәяләрендә заман темасының шактый уңышлы чагылуын билгеләп үттеләр (X. Короглы аны яшь үзбәк язучысы итеп саный). Шуның белән бергә ул шигырьләр язуын да дәвам иттерә һәм аларның күбесе, әүвәлгеләре белән кушылып, 1927 елда Казанда “Зариф Бәшири шигырьләре" дигән җыентыгында укучыга җиткерелә.
Бу чорда ул, татар укучысын башка милли әдәбиятларның иң яхшы үрнәкләре белән таныштыру кебек изге максаттан чыгып, “Уйгыр әдәбяиты” (1931), “Чуваш әдәбияты” (1928), “Үзбәк әдәбияты” (1928) дигән җыентыклар төзеп бастыра. Аларда барлык текстлар 3. Бәшириның үзе тарафыннан тәрҗемә итеп бирелгән. Кереш мәкаләләрдә татар әдибенең бу милли әдәбиятларны яхшы белүе, ихтирам итүе ачык күренә. Бер үк вакытта шул заманның идеологии күрсәтмәләре басымы астында әдәби күренешләргә сыйнфый позициядә торып якын килүен дә әйтеп узарга кирәк.
Утызынчы елларга кергәч, репрессияләр көчәя барган шартларда, 3. Бәширигә дә (1933 елда Уфага килеп урнашкан була ул) яшәү һәм иҗат эше өчен мөмкинлекләр кими. Башкортстан АССРның партия органнары тәкъдиме буенча сәнәкчеләр хәрәкәте турында материаллар җыйнап, “Каракош явы" исемле повесть язып тәмамлаган 3. Бәширине 1938 елның 29 апрелендә кинәт кулга алалар һәм биш елга ирегеннән мәхрүм итеп, хезмәт белән төзәтү лагерена җибәрәләр. Срогын тутырып кайткачтын да аның тормыш шартлары рәтләнеп китә алмый: утырып чыккан кеше буларак аңа кырын карыйлар, торак мәсьәләсе озак хәл ителми, әсәрләрен бастырмыйлар.
Гомеренең соңгы елларында 3. Бәшири үз башыннан кичергәннәре, күренекле замандашлары турында истәлекләр язу белән дә шөгыльләнде. Аларда М. Гафури, Г Камал, Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Н. Думави, Ш. Камал, Хәбиб Исхакыйларның тормышларына, холык- фигыльләренә, иҗатларына нисбәтле күп кенә кызыклы, аеруча әдәбият галимнәре өчен мөһим мәгълүматлар, фактлар китерелә. Бигрәк тә Чутидәге балачак, Буа һәм Акъегет мәдрәсәләрендә узган шәкертлек чоры тәфсилләп сурәтләнгән Дөрес, алар "Замандашларым белән очрашулар" исеме белән 1968 елда китап булып чыккач (махсус редакторы Гали Халит), Бәширинең субъективлыгы чамадан чыгыбрак киткәнлеге дә күрсәтелде. Мәсәлән, Афзал Шамов язучыларның ел йомгакларына багышланган җыелышында шул рухта чыгыш та ясаган иде...
3. Бәшири 1962 елның 21 октябрендә Уфа шәһәрендә җитмеш биш яшенә җитеп вафат булды.
Бу күренекле татар әдибенең тууына 110 ел тулуга багышлап язылган кыскача гына бер күзәтүебезне йомгаклап шуны әйтәсе килә: шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче, публицист-журналист, балалар язучысы, педагог 3. Бәшири 1905 еллардагы иҗтимагый кузгалышлар чорында кулына каләм ала һәм ярты гасырдан артыкка сузылган иҗат
гомерендә өч йөзләп шигырь, дистәләгән поэма һәм шигъри хикәя, проза әсәре, очерк, күпсанлы мәкаләләр язып бастыра. Егерменче гасыр татар әдәбияты тарихын хакыйкатькә хилафлык китермичә, уңга-сулга тайпылмыйча күзалларга, халкыбызга күрсәтергә омтылабыз икән, аларны да игътибарлы караш белән өйрәнергә кирәк. Аның шәхси архивы да кызыклы. Зур өлеше исә хәзерге вакытта Татарстан фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мирасханәсендә саклана. Бу фондта басылган һәм басылмаган әсәрләренең автографлары (шигырьләре өч томга бүлеп җыйналган: "Уйларым", “Гөлләрем". “Көннәрем”), шул исәптән ике романының текстлары да бар. 1930 елда язылган “Тау култыкларында” исемлесендә егерменче елларда үзбәк кышлагында барган вакыйгалар тасвирлана. Икенчесе “Аумакайлыкта, яки көннәр өстендә” дип атала. XX гасыр башы татар авы.\ы тормышыннан алынган бу әсәрен 3. Бәшири 1945-1946 елларда яза, ләкин тәмамламый. Язучы архивындагы “Авылларда давыллар" исемле зур күләмле кулъязма әсәре эчтәлеге һәм формасы белән шигъри романга охшаш.
Кызганычка каршы, Зариф Бәшири калдырган зур әдәби мирасның бик аз өлеше генә бүгенге язуыбызда укучыга тәкъдим ителгән. Исеме әдәбиятыбызга кайтарылганнан соң ук чыгарылган "Сайланма әсәрләр"ен (М. Гайнуллин редакциясендә, аның ук кереш мәкаләсе белән) кулга алуыбызга да кырык ел үтеп киткән ләбаса...