Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЕАТРЫБЫЗНЫҢ ӘҺӘМИЯТЕ ХАКЫНДА


Юбилейлар узгач
1996 елда җәмәгатьчелегебез татар театрының 90 еллык бәйрәмен билгеләп үтте. Бу вакыйга ерак булмаган киләчәктә безне тагын да зуррак бәйрәм көтүен искә төшерде: күз ачып йомганчы йөз еллык та килеп җитәчәк икән... Шуңа күрә хәзер, туксан еллык уңаеннан күрелгән кайбер чараларга кыскача йомгак ясап, алда торган бурычларны билгеләү артык булмастыр кебек. Сүз гомумән сәхнә сәнгатебезнең — театр спектакльләре булсын, эстрада концертлары булсын — тоталитар тәртипле совет шартларында гамәлдә булган, дөресрәге тормышка ашырыла килгән үзенчәлекле бер хосусыяты хакында бара. Ул — сәхнәгә чыккан тамашаларның цензор чикләүләреннән чагыштырмача иреклерәк булу мәсьәләсе.
Мәгълүм булганча, 20 нче елларның урталарыннан алып, рухи дөньябызның төрле тармаклары цензура кысуларына —төрлечә чикләү, кисеп ботарлау, тулаем тыюга — дучар ителгән иде. Солтангалиевчелеккә каршы большевистик көрәш, репрессияләр башланудан алып, саклык, “тыйнаклык” рәвешендә барлыкка килгән авторларның "үз цензурасына” (үз-үзен чикләүләргә) "җаваплы” редактор белән главлит әһелләренең кайчылары, күсәкләре дә өстәлгән иде. Елдан-елга, буыннан-буынга цензорларның надан- лана һәм кырыслана баруы аркасында совет халыкларының әдәбиятлары (татарларныкы бигрәк тә — татар әдипләренең зур күпчелеге “солтангалиев- челек”тә гаепләнүен дә искә төшерик), фикер мөстәкыйльлегеннән мәхрүм калып, тәмам төссезләнгән иде. Идеологиядәге “берфикерлелек” үләт кебек сарылудан вакытлы матбугатыбыз да бөтенләй йөзсезләнгән, тешсезләнгән иде. Моның барысы да халыкны үзенең кешелек дәрәҗәсен тоюдан, милли хистән, фикер хөрлегеннән аеруга “хезмәт итте”. Нәтиҗәдә — милли аң, тарихи традиция тамырларына кат-кат балта чабылды. Халыкның зур күпчелегендә рухи пессимизм, милли нигилизм хисләре көчәеп, милли мәнфәгатьләргә карата битарафлык мөнәсәбәте хасыйл булды. Бу иң элек туган телнең кулланылыш мәйданы тараюда, иҗтимагый хаҗәте кимүдә чагылды.
Шул рәвешчә, фикер буларак тәмам төссезләнгән, рухсызланган (күпчелек очракта ялган пафослы “иллюстративлыкка” тарыган) әдәбият оешты. Каты итеп сүгенә алса да, фикри мөстәкыйльлек җәһәтеннән бөтенләй тешсезләнгән вакытлы матбугат бер урында таптанып калды. Ниһаять, милли рухы, тарихи һәм гуманистик традицияләре төптән печелгән, бары төгәл һәм табигый фәннәрдә генә үз йөзен саклап кала алган мәктәп системасы барлыкка килде. Менә шушы шартларда бары сәхнә сәнгате генә азмы-күпме дәрәҗәдә үзенең мөстәкыйльлеген саклап кала алды, дип расларга мөмкин.
Болай дип әйтү белән мин сәхнә әсәрләренең текстларын түгел (пьесалармы, җыр-скетчлар, конферансье чыгышларымы —барыбер), бәлки теләсә нинди әсәрнең башкарылу үзенчәлеген, ягъни артистның осталыгын —
үз-үзен тотышын, сөйләү стилен, хис тудыра алуын, хәтта интонацияләргә дә мәгънә бирә алу сәләтен күз унында тотам. Чөнки теләсә нинди әсәрне сәхнәдә башкаруның, цензура-чикләүләргә буйсынмый торган үз хосусыятлары — үтемле, мәгънәле итеп башкарылу мөмкинлекләре бар һәм булыр. Бары артист осталыгы белән барлыкка килә торган хикмәтле мөмкинлекләр. Язма текстны, матбугат әсәрен басылып чыкканчы, ягъни игълан ителгәнче һәръяклап кискәләргә, өтекләргә, хәтта “йолкып ташларга” да мөмкин. Ә сәхнәгә чыгып, тамашачы каршына килеп баскан артистның мөмкинлекләрен чикләү ценэо- раларның да кулыннан килә торган эш түгел, чөнки сәхнәгә чыгып өлгергән башкаручының осталыгы, омтылышы атылган ук төсле икенче халәттә яши башлый. Яңгырап өлгергән сүзләрне, кыю әйтелгән фикерләрне яңадан кире артист авызына кертеп, томалап куеп булмый ләбаса!..
Сәхнә сәнгатебезнең икенче объектив өстенлеге дә бар иде. Ул — милли мәктәпләр ябылып, татарча китаплар елдан-елга азрак таралган, халкыбызның күпчелеге үз ана телендәге матбугатны иркенләп уку мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән елларда барлыкка килгән бушлыкны тутырырга омтылудан гыйбарәт. Чөнки шул шартларда СССР буйлап сибелгән, үзара мәдәни-рухи багланышлары зәгыйфьләнгән халкыбызда милли бердәмлек хисе саклануга хезмәт иткән бердәнбер дип әйтерлек чарабыз беренче нәүбәттә сәхнә сәнгате — театр һәм эстрада сәнгатебез булды.
Бу хөкемнең коры дәгъвә гына булмавын аңлар өчен сәхнә-эстрада, күчмә һәм академик театр хезмәткәрләренең бихисап гастрольләрен искә төшерик. Ерак өлкә-республикалардагы ныгышларыннан тыш, ярты караңгы авылларыбызда алар кабызган “клуб утларын”да истән чыгармыйк: төрле яклап таланган, кыерсытылган авыл халкына артистлар күрсәтә килгән игелекле, тәэсирле хезмәтнең әһәмиятен онытмыйк!..
Артист хезмәте дигәч, шуны да һәрвакыт истә тотаргп кирәк: совет җәмгыятендә матди яктан иң кыерсытылган (түбән эш хакына көн кичергән) халыкның беренче зур төркемен колхозчылар тәшкил итсә, икенчесе, һнчшик сез, артистлардан һәм гомумән сәхнә хезмәткәрләреннән гыйбарәт иде. Шуны һәрвакытта исәптә тотсак, алар күрсәткән чын фидакарьлекне беркадәресе дөрес бәяләп булыр иде.
Бу әйтелгәннәрдән чыгып, кайберәүләрдә сәхнә сәнгате интеллектуаль эшчәнлегебезнең башка төрләренә, мәсәлән, язма әдәбиятка, матбугатка каршы куела, аларның әһәмиятләре инкяр ителә дигән фикернең тууы ихтимал. Дөрес лектә мин аларны бер-берсенә һич тә каршы куярга җыенмыйм. Минем теләк башкачарак: мин бары тик сүз иреге, фикер хөрлеге чикләнгән, эзәрлекләнгән җәмгыятебездә сәхнәдә башкарылган әсәрләрнең тәэсири мөмкинлеге икенчерәк, киңрәк, үтемлерәк иде дип әйтергә телим. Чөнки сүзне, фикерне авызлыклау "осталыгын" югары камиллеккә җиткерә алган совет цензурасы артист осталыгын, аның омтылышларын тулысынча чикли, богаулый алмый иде.
Шул ук вакытта, әлбәттә, сәхнә әсәрләренең дә (пьесаларның, җырларның, эстрадада яңгыраган шигырьләрнең) цензура узуларын, димәк, кискәләнүләрен, тыелуларын да инкяр итеп булмый. Күп кенә артистларның, "җор телле” конферансьеларның эштән куылуларын, “себер китүләрен", режиссерларның махсус үтерелүләрен дә тарих яхшы хәтерли. Ләкин монда да театр сәнгатенең “үз өстенлекләре" бар. Язучылар әсәрләре әле дөньяга чыгып җиткәнче, цензура узган вакытта ук эзәрлекләнә башласа, артистлар нигездә үз эшләрен башкаргач кына төрле җәзага тартылалар иде.
Бу фикерләрне, ягъни сәхнәнең кайвакытларда басмадан өстенрәк (иреклерәк, кыюрак, үтемлерәк) булуын раслый торган фактларны язучы-шагыйрьдә ребезнең үз гамәлләреннән дә күрергә мөмкин. Әйтик, аларның төркем-төркем, яисә аерым-аерым булып “гастрольләргә" чыгулары, шәһәр-авыл ларда “халык белән очратулары" сәхнә мөмкинлекләреннән файдалану булмыйча ни булсын?!
Ниһаять, театр файдасына татарча китапларның саннары, тиражлары елдан-ел азая, вакытлы матбугат эчтәлеге дә гел саега барган елларда театр һәм сәхнә сәнгатебезнең гөрләп эшләвен, тамаша залларының һәрвакыт тулып торган булуын да “өстәп язып куйыйк”. Татарстаннан читтәге шәһәрләрдә гастрольләр барган чакта никадәр халыкның театр ишекләренә ябырылу фактларын да истән чыгармыйк. Гыйбрәт өчен тагын бер чагыштыруны искә төшерәм. Алматы, Ташкент кебек шәһәрләргә Казанда чыккан кайбер китаплардан нибары дистәгә якын нөсхә алдырылып, аларны санаулы гына кеше укыган була иде. (Милли китапның таралуын чикләү буенча китап сәүдәсе өлкәсендә дә махсус сәясәт алып барылуы мәгълүм факт.) Әмма артистларның гастрольләре вакытында спектакльләр белән концертларны йөзләгән-йөзләгән, ягъни меңләгән кеше карап, туган сәнгатькә, туган телгә тартылалар иде.
Ни кызганыч, читтәге кардәшләребезгә мондый бәйрәмнәргә катнашу сирәк, һай, бик сирәк насыйп була иде!..
Кыскасы, сәхнә сәнгатебез, артистларыбыз адресына югарыда әйтелгән мактау сүзләре буш дәгъва түгел, бәлки тарихи нигезле ихлас рәхмәт сүзләре алар. Әйе, безнең төрле яклап милли-рухи эзәрлекләнгән, таланган, бүлгәләнгән халкыбызда бүген милли бердәмлек, рухи һәм тарихи уртаклык хисе азмы- күпме дәрәҗәдә сакланып калган икән, без моның өчен сәхнә сәнгатебез алдында да бурычлыбыз.
Әлбәттә, бу әйтелгәннәрдән чыгып, матур әдәбият, басма сүз һәм “бер уч” хәлендә генә калган милли мәктәпләребез белән җыр-музыка, сынлы сәнгатебезнең дә милләтне саклау юлындагы хезмәтләрен онытырга тиеш түгелбез. Аларның да зур өлешләре бар. һичшиксез! Мин исә бу урында тулаем әһәмияте әлегә кадәр төгәл өйрәнелеп, бәяләнеп бетмәгән сәхнә сәнгатебезнең, милли театрыбызның хосусый әһәмиятенә, төртеп дигәндәй, басым ясап күрсәтергә теләдем.
Димәк, 1996 елда без асылда бер аерым театрның гына түгел, бәлки бөтен сәхнә сәнгатебезнең, шул олуг күренешнең чын байрактары (флагманы) булган Академик театрыбызның йөз еллык бәйрәменә таба узганбыз икән.
Болай дигәндә, алдагы юбилейга ишарә итү очраклы түгел. Дөресен әйткәндә, без сәхнә сәнгатебезнең, бигрәк тә Галиәсгар Камал исемендәге театрыбызның, гәрчә аны бик яратсак та, тарихи әһәмиятен, иҗтимагый миссиясен чын-чынлап аңлап һәм аңлатып җиткермәдек әле.
Әлбәттә, 90 еллыкны уздырганда да, традицион конкрет чаралардан (тантаналы җыелышлар үткәрүдән һәм буклетлар чыгарудан) тыш, матди эз булып калырлык җитди публикацияләр дә эшләнде. Беренче булып, “Җыен” фонды тарафыннан В. Мортазин белән Т. Ченәкәй язган “Татар театры тарихыннан" исемле гарәп язулы китапның (Мәскәү, 1926) икенче кат нәшер ителүен күрсәтергә кирәктер. Ул китап авторларның, бигрәк тә беренчесенең, тасвирлана торган процессның замандашы, хәтта актив геройларының берсе булуы белән әһәмиятле. Мираска карый торган мондый истәлекләрнең яңа басмалары киләчәктә дә чыгып торыр дип ышанасы килә. Бәлки шул китапның яңа басмасын әзерләүдә актив катнашкан Илтани ханым Илялова да яңадан- яңа инициативалар күрсәтер.
Илтани ханымның исеме телгә алынган икән, форсаттан файдаланып, аның театр сәнгатебез тарихын өйрәнү юлында моңарчы да күрсәткән фидакарь эшчәнлеген махсус билгеләп узу зарур. Аның тырышлыгы белән узган елны Камал театры хакында тагын түбәндәге өч хезмәт дөнья күрде: “Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры" (альбом, 192 бит), “Г. Камал театры артистлары" дигән биографик белешмә (250 бит) һәм "Репертуар Татарского академического театра имени Галиасгара Камала. 1906 — 1996 гг.” исемле кыскача библиографик белешмә (46 бит). Өч китапта да текстлар татарча һәм русча вариантлары белән параллель рәвештә бирелгән. Бу очракта юбилей
мөнәсәбәте белән басылган материалларның ике телдә чыгарылуын акланган дип бәяләргә кирәк — чөнки тәкъдим ителгән информациянең киңрәк таралуы бәхәс тудырмый.
Ак-кара төстә генә басылган альбом театрның ерак һәм якын тарихын, бүгенгесен күргәзмәле чаралар белән шактый киң күзалларга ярдәм итә. Артистлар белән режиссерларның, драматурглар белән рәссам, композиторларның эшчәнлекләре фототарихта шактый төгәл, эзлекле чагылган. Язма текстның чагыштырмача аз, әмма фотоматериалларның гаҗәеп бай булуы күзгә ташлана. Кайбер фотолар чын сәнгать әсәре югарылыгында эшләнгән.
Дөрес, альбомның гел ак-кара төстә генә булуы, гәрчә ул махсус шулай уйланган, стиль җәһәтеннән акланган булса да, китапка бертөрлелек, сорылык кыяфәте бирә сыман. Әгәр аңа, ара-тирә дигәндәй, төсле һәм тоташ башка төстәге материаллар кертелгән булса, китапның сәнгатьчә һәм эстетик тәэсире тагын да көчәя төшәр иде.
Мәсьәләгә шушы күзлектән караганда, артистларыбызның кыскача тормыш юлларын, иҗатларын яктыртуга багышланган биографик белешмә китабы шактый пөхтә һәм бәйрәмчәрәк килеп чыккан. Китапны һәр актарган, биогра фик белешмәләрне яңадан-яңа караган саен мәшһүр театрның ерак һәм якын узганы хакында белмәгәнеңне беләсең, белгәннәреңне яңартасың, тагын яңа мәгълүматлар туплау хисе белән яна башлыйсың.
Дөрес, зәвыкъ белән һәм популяр итеп эшләнгән белешмәнең кайбер кимчелекләре, төгәлсезлекләре дә юк түгел. Мәсәлән, китап исеменең астына “биобиблиографии белешмәлек” дип өстәлгән. Ләкин, беренчедән, китапта кыскача биографияләр генә бар, ә библиография юк. Минемчә, библиографик мәгълүматларның бер өлеше “Репертуар...” дип аталган өченче белешмәлектә бирелгән. Шулай ук ул китап, әгәр ул биобиблиографиялыкка дәгъва итә икән, анда театр һәм спектакльләр, аерым артистлар хакында да төп хезмәтләрнең исемлеге булу сорала. Ниһаять, китап шул хәлдә калган тәкъдирдә дә, тагын бер кечкенә белешмәнең булуы зарур иде. Ул — исемнәрнең алфавит күрсәткече. Бу мәсьәләне эчтәлектә китергән фамилияләрне алфавит тәртибендә урнаштыру юлы белән дә хәл кылып булыр иде сыман. Шулай эшләнгәндә үзеңә кирәкле шәхес хакындагы белешмәне тизрәк табу мөмкинлеге артыр иде.
Конкрет биографияләргә караган төгәлсезлекләрнең, ялгышларның булуы да ихтимал. 500 дән артык кеше турындагы белешмәлектә барысы да бер дәрәҗәдә төгәл булып җитмәс, әлбәттә. Театр җәмәгатьчелегендә ул китапта киткән кайбер фактик төгәлсезлекләрне киләчәктә бетерү өчен мәгълүматлар туплау да табигый күренеш.
Әлбәттә, бу әйтелгәннәрдән чыгып, театрның 90 еллыгына багышлап чыгарылган хезмәтләрнең әһәмиятләрен киметергә һич тә ярамый. Киресенчә, И. Илялованың гаять зур эшләр башкаруын икърар итәргә кирәк. Театрыбызның, күпсанлы артистларыбызның, гомумән театр коллективының эшчәнлеген шулай киң планда мөмкин кадәр тулы яктыртуга омтылу үзе дә зур фидакарь лек. Әгәр 70-80 нче елларга кадәр театр тарихы буенча чыккан хезмәтләрнең шактый "сайланган", ягъни аларда кайбер фактлар, исемнәр бөтенләй аталмаган булуын исәпкә алсак, яңа альбом белән яңа белешмәнең әһәмияте тагын да ачыграк күренә.
Өстәвенә шуны да истә тотарга кирәк. 90 еллыкны билгеләү, югарыда әйткәнемчә, ул тагын да зуррак тарихка — 100 еллыкка әзерлек дигән сүз. Олы сәхнә сәнгатебезнең байрактары булган театрның безнең гомердә билгеләнәчәк шул иң олы бәйрәменә тагын да җитдирәк әзерләнү һәммәбезнең изге бурычы.