Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ТАРИХЫ БИТЛӘРЕННӘН


Борынгы төрки чор. һуннар империясе.
Төрки һәм Кимәк каһанлыклары
алкыбызның бөек әдибе, XX гасыр башы милли-азатлык хәрәкәте җитәкчеләреннән берсе Гаяз Исхакый: көрәшләрдә чыныккан һәм бәйсезлек өчен көрәшен дәвам иттерүче татар халкы үзенең психологиясе буенча җитәрлек дәрәҗәдә дөүләтчел ул, дигән иде Әйе, дөньяның зур төрки халыкларыннан саналган татарның ерак гасырлардан килүче олуг тарихы —дәүләтчелек тарихы бар, ул тарих халыкның бай этник һәм мәдәни үткәне белән аерылгысыз бәйләнгән Бу тарих ифрат катлаулы чорларга һәм данлыклы вакыйгаларга, урта гасырлар Евразиясенең сәяси дөньясында онытылмаслык эз калдырган берләшмәләргә һәм дәүләтләргә, дөньякүләм мәшһүр цивилизация учакларына, бөек, кодрәтле, шул ук вакытта каршылыклы вә фаҗигале шәхесләргә бай Бу тарих халыкның үзе кебек үк олуг һәм фаҗигале
Татарның мен еллык тарихы бар дип әйтү гамәлгә кергән. Бу билгеләмә төгәллеккә мохтаҗ. Халкыбызның дәүләтчелек тарихы гынадамеңеллык!Әтатарның бөтен тарихы, аның үз милли дәүләтләре юкка чыкканнан соңгы чорларын да кертеп, мең ярым еллык дәвергә сузыла. Ә бу бит әле язма чыганаклар белән билгеләнгәне генә, аңарчы күпме булганлыгын тәгаенләп әйтү әлегә мөмкин түгел Мөмкин булганы исә. ягъни тарихи чыганаклар белән расланганы. VI гасырның уртасына — 552 елга барып тоташа. Нәкъ шул елда татар дәүләтчелегенең дә башлангычы булган Төрки каһанлыгы оеша, шул ел белән язма тарих мәйданына “Утыз татар" исемендәге зур кабиләләр берлеге килеп керә
Әлбәттә, Төрки каһанлыгы оешканчы да борынгы төрки дөнья булган, күп санлы төрки кабиләләр, аларның берлекләре яшәгән. Төркиләрнең иң әүвәле ватанының кайда икәнлеге, аның башлангычының кайсы тарихи дәвергә барып тоташуы хакында фәндә, гомумән, иҗат дөньясында бәхәсләр күп булды, алар әле дә дәвам итә. Бу бәхәсләр еш кына чын гыйлемнән шактый ерак торган төрле имеш- мимешләргә, теләгәнеңне хакыйкать итеп күрсәтергә тырышуга, хыял дөньясына чумып, фәнни булмаган, гайре табигый фикерләр әйтүгә дә кайтып кала Әмма тарих, археология һәм антропология гыйлемнәренең бүгенге көнгә тупланган дөньякүләм казанышлары борынгы төркинеке дип чынлап торып атарлык зур этномәдәни дөньяны безнең эрага кадәрге II- I меңъеллыклар аралыгыннан башлап, аның фәнни чыганаклар белән расланучы башлангыч ватанын Үзәк Азия һәм Алтай киңлекләре белән билгеләргә мөмкинлек бирә. Алтайның атаклы Пазырык, Башадар һ б
Х
Фән
курганнары, ягъни корганнары. Көньяк Себер, Тува жире, Байкүл (Байкал) артынын гажәеп бай матди дөньясы, шул исәптән мәгълүм Тагар археологик культурасы — болар һәммәсе борынгы төрки мәдәниятне кешелек җәмгыятенең цивилизация тарихында лаеклы урынга куйдылар Матди культураның Алтай корган нарында — ә алар безнең эрага кадәр VIII йөзләргә карыйлар — бик яхшы сакланган ядкярләре, бигрәк тә бизәкләү-гамәли сәнгатенең төрләре һәм техник алымнары, шулар арасында төсле күн вә киез ябыштыру һәм каюлау ысуллары, келәм һәм тукымалардагы бизәк төрләре, гасырлар дәвамында тотрыклы булып калган лалә чәчәге рәсеме һ б гомумтөрки мәдәниятенең генә түгел, ә татар халык сәнгатенең дә ерак башлангычы булып торалар Мондый охшашлыкны, хәтта тәңгәллекне икрарлау шөбһәчел затларда шик тудырыр, бүгенге татар дөньясы белән Үзәк Азия һәм Себер киңлекләрендә моннан ике мен ярым ел элек калган археологик истәлекләрнең вакыт һәм территориаль аралыгы аларны әлегә ышандырмас Әмма әйтеп үтелгән генетик тамырлар, мәдәни якынлык — шиксез, алар берни белән дә кире кагыла алмаслык матди мәдәният истәлекләре белән расланалар
Безнең эрага кадәр яшәгән әлеге төркиләрнең чын тарихи исемнәре төгәл билгеле түгел. Хәер, аларны фәндә беркадәр шартлы рәвештә "Алтай скифлары" дип атыйлар атавын, әмма "скиф” атамасы үз чорында Кара диңгез буеннан алып Иртеш- АлтаЙ тирәләренә кадәрге киң далада яшәгән күп санлы күчмә кабиләләргә карата кулланылган. Ә менә тарихта төгәлрәк исем белән билгеле булган беренче төркиләр итеп һуннар (сөннәр) исәпләнә
һуннар — безнең эрага кадәр IX гасырдан “хунну ” исеме белән мәгълүм булган төрки телле күчмә кабиләләр Алар бүгенге Монголиянең үзәк җирләрендә һәм Төньяк Кытайда яшәгәннәр Вакытлар үтү белән аларда ыруглык-кабилә мөнәсәбәтләре үзгәрә барып, безнең эрага кадәр II гасырда Модэ җитәкчелегендә ярымфеодаль дәүләт оешкан Тора-бара эчке каршылыклар ныграк кискенләшкән, һәм күчмә дәүләт ике өлешкә бүленгән көньяк хуннулар үз җирләрендә, Кытайда, торып калганнар, әтөньяктагылары Жңдесу ягына, хәзерге кыргыз-казакъ далаларына күчеп киткәннәр Аларның да беркадәресе далада калган, икенче өлеше исә, иң зур күпчелеге, арырак. Көньяк Уралга таба юлын дәвам иткән
Менә шушы һуннар IV гасыр ахырларында көнбатышка үзләренең атаклы һөҗүмнәрен башлыйлар Алар Иделне кичеп, Азак (Азов) диңгезенә, тагын да ары - Кырымга кадәр барып җитәләр 375 елда һуннар готлардан, ягъни борынгы герман кабиләләреннән, һәм сарматлардан оешкан Германарих дәүләтен җимереп. Үзәк Европага бәреп керәләр, Рим империясе җирләрен яулап алалар Көнбатыш Евразиянең гаять зур мәйданында, Идел белән Рейн елгалары арасында, яна империя — һун империясе барлыкка килә
V йөзнең 30 елларында империя икегә бүленә көнбатыштагы яртысы белән Атилла, көнчыгыштагысы белән Блада идарә итә башлый 445 елда Атилла үзенең көндәшен җиңә һәм бөтен империягә тулы хужа булып кала Талантлы сәясәтче һәм азаклы гаскәр башлыгы Атилла 453 елда үлә Империя таркала һәм аннан аерым кабилә берлекләре бүленеп чыга, алар озакламый мөстәкыйль дәүләтзәр булып яши башлыйлар
һуннарның язмышы турында тарих фәнендә мондый фикер хөкем сөрә: алар башка төрки кабиләләр, шулай ук аланнар, готлар, өлешчә славяннар һәм мадьярлар белән кушылып, йотылганнар; Көнчыгыш Европада һуннарга гына кагылышлы археологик истәлекләр аз табылган, моны исә аларның һәрвакыт күченеп йөрүләре һәм башка кабиләләргә кушылып бетүләре белән генә аңлатырга мөмкиндер Безгә калса, бу мәсьәлә өстәмә өйрәнүләрне, яңа фәнни тикшеренүләрне таләп итә Ни өчен, мәсәлән, бөтен Европаны диярлек яулап алган һуннар тиз арада йотылып бетәләр дә, алар составына кергән һәм шулай ук күчмә кабиләләр булган хәзәрләр һәм болгарлар озак, берничә гасырлар яшиләр, хәтта дәүләтләр тоталар?
һуннар-сөннәр урдасындагы төрки кабиләләрнең кайсыдыр бер төньяк төркеме борынгы Татарстанның далалы көньяк өлешенә дә килеп чыккан Бу хакта 1980 еллар башында Сөлчә елгасы буендагы Татар Сөнчәләе авылы янында табылган ике сөн казаны сөйли. Борынгы казаннар, башка төрки халыкларда да булган кебек (безнең эрага кадәрге Тагар археологик культурасы чорында, сонгатаба кыпчакларда, тагын да соңгарак Казан татарларында), кабилә яки ил башының хакимият билгесе, регалие булып саналган. Сөнчөләй авылы янында табылган бронза казаннар халыкларның Бөек күчеше чорында һуннар ташкынында безнең якларга да килеп чыккан беренче төрки кабиләләрнең бик кыйммәтле тарихи истәлеге булып саналалар.
һуннар Европа һәм Азиядәге күп халыкларның һәм, әлбәттә, беренче чиратта төрки телле халыкларның, шулар арасында татарның да ерак тарихында зур эз калдыралар Нәкъ менә һуннар хәрәкәте белән башланган халыкларның Бөек күчеше Евразиянең яңа этнографик картасын тудыра Яңа этник башлангычлар, яңа халыклар һәм, инде әйткәнемчә, яңа дәүләтләр барлыкка килә, һуннар империясе таркалгач төзелгән яңа берләшмәләр арасында иң зурларыннан Төрки каһанлыгын атарга кирәк
Төрки каһанлыгына 552 елда Бумын каһан нигез сала (каһан яки каган “бөек хан” дигән сүз) Яңа дәүләт тиз арада шундый зур үсешкә ирешә ки, ул Алтайның, Үзәк һәм Урта Азиянең бик күп кабиләләрен бер хакимлек астына берләштерә Төрки кабиләләр бөтен Евразия далаларын биләп алалар, каһанлык көнчыгышта Кытай империясе белән чикләнә, көнбатыш биләмәләре Кырымга кадәр барып җитә Вакытлар үтү белән илнең эчке эшләренә Кытай тыкшына башлый, төрки җәмгыятьнең үзендә дә каршылыклар туа. VII йөз башында каһанлык ике өлешкә — Көнбатыш һәм Көнчыгыш Төрки каһанлыкларына бүленә
Урта Азия җирләрен биләгән Көнчыгыш каһанлык Бумын каһаннын оныгы Дату каһан җитәкчелегендә зур куәткә ирешә, әмма көнчыгыштан Кытай һәм төньяктан яңа кабиләләр кысрыклавы нәтиҗәсендә 740 елда яшәүдән туктый Көнчыгыш Төрки каһанлыгына, җирләре янәшә үк булганлыктан. Кытай империясеннән саклану өчен тагын да зур көч куярга туры килә. Берничә тапкыр булган бәрелешләрдә, бигрәк тә 730 елларда ике арада барган зур сугышларда, каһанлык үзенең бөйсезлеген саклап кала ала Бу сугышларда Билге каһан. бигрәк тә анын энесе, урта гасырларның атаклы гаскәр башлыгы, ханзәдә Күлтәгин зур батырлыклар күрсәтәләр Көнчыгыш Төрки каһанлыгы, 745 елда Уйгыр каһанлыгы белән булган зур сугышта җиңелеп, яшәүдән туктый.
Төрки каһанлыгында башлангыч феодаль мөнәсәбәтләр урнашкан булган Хуҗалыкның нигезен терлекчелек тәшкил итсә дә, игенчелек белән дә шөгыльләнә башлаганнар Металл, шулай ук тире, күн эшкәртү алга киткән Акча сугу җайга салынган —Сөяб, Тараз,Утрар кебек шәһәрләрдә сугылган акчалар мәгълүм Язу барлыкка килү, төрки җәмгыятьнең, аеруча. Көнчыгыш Төрки каһанлыгынын зур казанышы, цивилизация билгесе санала Узган гасырда ук Төньяк Монголиянең Урхун елгасы буенда борынгы төрки-рун язулы истәлек ташларының табылуы бөтендөнья тюркология фәнендә искиткеч зур ачыш булды Билге каһан һәм Күлтәгин, шулай ук төрки каһаннарнын гаскәр башлыгы һәм киңәшчесе, зирәк Төнйокук ташларындагы язулар чын мәгънәсендә тарих һәм тел гыйлеме фәнен шаккаттырды Бу язмалар бөек ханнарның һәм атаклы гаскәр башлыкларының тормышын, сәяси вә хәрби эшчәнлекләрен Төрки каһанлыгынын гомум тарихы яктылыгында төгәл һәм ачык итеп тасвирлыйлар, борынгы төркиләрнең телен өйрәнүдә бәя биреп бетергесез зур фәнни байлык булып саналалар
Ул борынгы телне җентекләп өйрәнү безнең мөхтәрәм тел белгечлөребезнен әле чынлап торып тотынмаган, әмма якын киләчәктәбашкачарак мөһим, изге бурычы, мин исә милләттәшләребезнен игътибарына шул таш язмалардан бер-ике генә өзек китереп үтим
Күлтәгин ташыннан
“Иним Күлтигин зр ат булты "
Чагыштыру өчен шул ук юллар бүгенге яңгырашта:
"Энем Күлтәгин ир-ат булды " Яки менә тагын "Күлтигин алты утуз йашына Күлтигин йити утуз йашына Бүгенгечә: “Күлтәгин утыз алты яшенә (җитеп) Күлтәгин утыз җиде яшенә (җитеп) “
Төнйокук ташыннан
“Билге Тонйокук бән озүм Табгач илиңә кылынтым " Бүгенге яңгырашта “Зирәк Төнйокук мин реж Табгач (Кытай) иленчә тәрбияләндем " Тагын ике юл: “Кызыл каным төкти кара тирим йүгүрти " Бүгенгечә: “Кызыл канымны түгеп. кара тиремне йөгертеп (агызып) “
Әдәби телне белгән һәм милли аһәңне тоя белгән һәр укымышлы татарга бу юллар бик якындыр дип уйлыйм Ә бит 730 еллар башында язылган ул заманнан соң 1370 ел. ягъни 14 гасырга якын вакыт узып киткән
Көнчыгыш Төрки ка- һанлыгының атаклы гаскәр башлыгы, ханзадә Күлтәгиннең истәлек ташы VIII йөз
кыен булыр.
Бу дәүләт — Көнбатыш Себердә, Иртеш елгасы белән Урал таулары арасында урнашкан Кимәк каһанлыгы Аны төзүчеләр булып борынгы татарларның VIII гасыр уртасында Көнчыгыш Төрки каһанлыгы Уйгыр каһанлыгы тарафыннан җиңелгәч, үз җирләреннән кояш баешына таба хан ( каһан) улы Шад җитәкчелегендә киткән бер төркеме санала. Бу хакта XI йөз фарсы тарихчысы әл-Гардизинең “Хәбәрләрнең күрке' дигән китабында сөйләнә һәм ул тарих VIII йөзнең инде безгә таныш булган Урхун язмаларындагы, мәсәлән, Төнйокукташына уелып язылган тарихи вакыйгалар белән беркадәр аваздаш —язмаларның беренче өч бүлеге, 10 — 18 юллар
Кимәк каһанлыгының төп халкын борынгы татарларга кардәш төрки халык булган кимәкләр тәшкил иткән, алар VII йөздә үк Көнбатыш Төрки каһанлыгына кергән булганнар Кимекләрнең Урал тауларына якын яшәгән зур бер төркеме кыпчаклар дип аталганнар. Бераз алгарак китеп әйтеп куйыйк: каһанлык таркалганнан сон, инде XI йөздә, кыпчаклар көчәеп, көнбатышка юл алалар, Иделне кичеп, Днестрга кадәр булган зур далага хуҗа булалар һәм ул яңа дөнья тарихка “Дәшти Кыпчак”, ягъни Кыпчак даласы исеме белән мәңгелеккә кереп кала.
Кимәк каһанлыгы, башка төрки берләшмәләр кебек үк, башлангыч феодаль дәүләт булган Дәүләтнең башкаласы — Йәмәк шәһәре Күченеп йөрүче кыпчак кардәшләреннән бераз үзгә буларак, кимәкләр утрак тормышка керә башлаганнар, хайван асрау белән бергә җир эшкәртү, иген игү урын алган: бодай, арпа, хәтта дөге дә үстергәннәр Кимәк иленең башкаласында, кайбер башка шәһәрләрдә дә базарлар гөрләп торган,тышкы һәм эчке сәүдә шактый таралыш алган булган
Кимәк гаскәре атлы һәм җәяүле су-гышчылардан торган, алар озын кылычлар, сөңгеләр, ук-җәяләр белән коралланган булганнар Бу хакта археологик табылдыклар ачык сөйли, алар арасында төрле көнкүреш кирәк- яраклары, эш кораллары, бизәнү-ювелир әйберләре, мәсәлән, металл көзгеләр, муенсалар, алкалар, бизәкле төймәләр һ б. истәлекләр шактый күп Гомумән, шәһәр тормышының шактый ук таралган булуы археологик казулар белән байтак ачыкланды.
Кимәкләр, нигездә, мәҗүси булганнар һәм Иртеш елгасына табынганнар, шулай ук
Шушы рун язулы истәлек ташларында V] йөз уртасы һәм VII йөзнен икенче яртысындагы тарихи вакыйгалар уңае белән “утыз татар", ә 722 — 723 еллардагы сугышларны тасвирлаганда “тугыз татар" кабиләләре искә алына Боларны утыз һәм тугыз кабиләләрдән торган зур берлекләр, ягъни кабиләләр союзы дип атарга кирәк Уйгыр ханы Муенчур ташында 745 елгы хәлиткеч сугышта Көнчыгыш Төрки каһан- л ы гын ы н гаскәрендә ЗОмеңтатар сугышчысы булганлыгы әйтелә (очраклы булса да, бер чагыштыру китерик: 1552 елда Казан Явыз Иван тарафыннан яулап алынганда татар гаскәрендә шулай ук 30 мең сугышчы була)
Каһанлык җиңелгәннән соң борынгы татарларның бер өлеше көнбатышка юнәлә, Иртеш суы белән Урал таулары арасында VIII гасыр уртасында Кимәк каһанлыгы төзи Татарлар шулай ук X йөз башында Урта Азиядә Караханилар дәүләтен оештыруга да зур өлеш кертәләр. Ә Үзәк Азиядә. Байкүл артында, ягъни үзләренең башлангыч ватаннарында калган татарларның (күпмесе көнбатышка киткән дә, күпмесе үз җирендә калган — әлегә билгеле түгел) бер өлеше Уйгыр каһанлыгына буйсындырыла, башкалары кидан (кара кытай, кара китән) исемле төрки кабиләләр белән яңа берлек төзи
Татар халкының баштагы дәүләтчелек, этник һәм мәдәни тарихын Төрки каһанлыгы җимерелгәннән соң төзелгән бер борынгы дәүләтсез күз алдына китерү
Кнмәкләрдәге рун язулы бронза көзге (арткы ягы/ VIH-IX йөзләр
утны, кояшны, йолдызларны да изге итеп санаганнар. Гарәп географларының мәгълүматларына караганда, кимәкләр һәм кыпчаклар хәтта астрология белән дә шөгыльләнгәннәр, йолдызлар "телен” аңлаганнар Күп кенә төрки халыклардагы кебек, кимәкләрдә дә каһарман сугышчылар, күренекле гаскәр башлыклары хөрмәтенә таш сыннар кую гадәте булган Әйтергә кирәк, кимәк сыннары белән кыпчак балбаллары арасында охшашлык зур. Кимәк җәмгыятендә рун язуы да кулланылган, ул анда Төрки каһанлыгыннан килеп кергән
Кимәкләрнең бер өлеше. нигездә, югары катламы, сонга табарак Мани динен, ягъни заманында Фарсыда, Урта Азиядә һәм һиндстанда шактый кин таралган динне кабул иткән, аны әкренләп ислам алыштырган Гомумән. VIII йөз уртасы — X йөзләрдә яшәгән Кимәк каһанлыгы татар халкының сәяси һәм этномәдәни тарихында. шул исәптән Себер татарларының үткәнендә беркадәр башлангыч эз калдырган борынгы бер дәүләт булып санала
Дәшти Кыпчак
“Дәшги Кыпчак 'нын кыпчак далалары дигәнне аңлатуы хакында югарыда. Кимәк каһанлыгы турында сөйләгәндә әйткән идек Кемнәр сон ул кыпчаклар, кайчан һәм кайлардан килеп әлеге шул каһанлыкның Урал тауларына таба булган көнбатыш җирләрен,ә инде XI гасырда тагын да арырак күченеп. Идел белән Дунай тамагы арасындагы киң далаларны биләгәннәр’ Биләгәннәр һәм үзләренә яна ватан табып, мәңгегә онытылмаслык булып тарих битләренә кереп калганнар, сөннәр- һуннардан соң яңа бер зур күчеш тәшкил итеп. Евразиянең этник картасын яңартканнар, үзләреннән соң далаларны тутырып таш балбаллар гына түгел, ө бүгенгәчә яшәп килүче тере тел калдырганнар
Төрки телле кыпчак кабиләләре тарихи чыганакларда беренче тапкыр безнең эрага кадәр III-II гасырлар белән искә алыналар Төньяк Алтайда яшәгән ул кабиләләр Кытай елъязмаларында “циньча” дип аталалар Хөрмәтле укучыларның исләренә төшерик алдарак Алтайның V - III йөзләргә караган Пазырык һ б корганнары, алардагы бик тә бай матди культура, бизәклөү-гамәли сәнгатенең ачык үрнәкләре хакында, ул истәлекләрнең төрки халыкларга кагылышлы булуы турында әйткән идек Димәк, шул замандагы Алтай кабиләләренең төркилеге язма чыганаклар белән дә раслана
Шуннан соңгы мен елга якын вакыт эчендә кыпчаклар хакында ниндидер мөһим хәбәрләр күренми диярлек Хәер, кыпчакларның уйгырлар өстеннән ярты гасыр буена (VII-VIII йөзләр аралыгында) хакимлек итүе хакында уйгыр каһаны Муенчур ташында бер хәбәр чагылып китә китүен Әмма Төрки каһанлыгы таркалганнан соң. борынгы татарлар тарафыннан VIII йөздә төзелгән Кимәк каһан- лыгының көнбатыш кабиләләре буларак, алар янәдән язма тарих мәйданына килеп керәләр, ә инде ул дәүләттә яшәүдән туктагач. XI йөздә, тагын да көнбатышка таба үзләренең атаклы хәрәкәтен башлыйлар Бераз гына көньяктарак яшәгән бәжәнәк ләрне һәм угызларның бер өлешен (урыс чыганакларында "торки ’ дип аталалар) кысрыклап, кыпчаклар Иделне кичәләр һәм тагын да арырак узын. Дон. Днепр һәм Днестр буйларына барып җитәләр, шулай итеп. Идел белән Днестр хәтта тагын да арырак. Дунай елгасының түбән агымына кадәр сузылган гаҗәеп зур далаларга хуҗа булалар Ул далалар Шәрекъ дөньясында соңгарак “Дәшти Кыпчак" дип атала башлый (кыскартылып “Дәшт". ягъни Дала дип кенә дә йөртелгән)
Урта гасырларның гарәп-фарсы географиясендә, хәтта соңгырак әдәбиятта да. бу далалар турында бик матур языла, һава-суларнын чисталыгына вә сафлыгына үләннәрнең'муллыгына, мал-туарның күплегенә соклану белдерелә Шундый язмаларның берсенә генә мөрәҗәгать итик - аларны 1260 елларда фарсы тарихчысы өл-Жузжани калдырган “Чыңгыз ханнын улы Туши (Жучи — РФ) кыпчак җиренең һава һәм суларын күреп, шуңа инанды бөтен дөньяда моның кебек күңелгә ятышлы бүтән бер жир. моннан да чистарак һава, тәмлерәк су. киңрәк болын һәм көтүлекләрнең булуы мөмкин түгел" Шуңа охшашлы җылы сүзләрне XV йөз башы
гареп тарихчысы, Алтын Урдада булган Ибне Гарәбшах, XVIII йөз немец сәяхәтчесе-профессор Тунманн, урысның атаклы язучылары Н Гоголь, А. Толстой һ. б әсәрләрендә дә очратырга була.
Урыс тарихы чыганакларында әлеге далалар “Степь половецкая” дип аталалар. “Кыпчак”нын урысча атамасы булган “половец” сүзен күпчелек галимнәр “половый, ягъни сары, аксыл-сары дигән мәгънәне белдерә, диләр. Бу фикер тарафдарлары кыпчакларны аксыл чәчле һәм зәнгәр күзле булганнар дип саныйлар һәм аларның килеп чыгышын әле безнең эрага кадәр I меңъеллыкның ахырында Көнъяк Себерде яшәгән “динлин” дигән ярымлегендар кабиләләр белән бәйлиләр Казакъ шагыйре Олжас Сөләйманов үзенең күпләргә мәгълүм “Аз и Я” дигән китабында “половец” сүзен “поле”, ягъни “кыр” сүзеннән ясалган, дип язды Кыпчакларның күчмә булганлыгын, ягъни нәкъ менә кыр, дала кешеләре икәнлеген искә алсак, мондый фикер шактый эзлекле булып яңгырый, һәм, әлбәттә, урыс елъязмаларын төзүчеләр өчен дә кыпчаклар иңәүвәл дала кешеләре булганнар Ниһаять, төркиләрнең күпчелеге кебек үк, кыпчак та, нигездә, кара чәчле, кара күзле булган — юкка гына “кара” сүзе төрки халыкларга еш кына символик тагылма булып йөрми, мәсәлән, кара кытай (кара китән), карачалы (карачай), кара болгар, кара нугай, кара татар һ. б. Кыпчаклар арасында ак йөзлеләрнен дә булуын мин инкяр итмим, әмма сүз халыкның күпчелеге турында бара.
Дәшти Кыпчак тарихы, бигрәк тә аның Алтын Урда чорына кадәрге сәяси үткәне Урыс дәүләте, аның тышкы сәясәте белән тыгыз бәйләнгән һәм ул тарих урыс елъязмаларында шактый тулы чагылыш тапкан. Башта менә шул сәяси тарих белән кыскача танышып үтик.
XI йөзнең икенче яртысы кыпчак кабиләләренең яңа җир, яңа ватан табу, шунда берләшү чоры ул. Бәжәнәкләр белән угызларның шактыен һәм Азов-Дон буйларында күченеп йөргән калдык болгарларны да үзләренә буйсындырып һәм йотып, кыпчаклар шактый үсешкә ирешәләр, ике зур төркемгә бүленәләр: Днепр белән Днестр аралыгында һәм тагын да арырак җирләрне биләгән көнбатыш берләшмәгә һәм Днепрдан алып Иделгә кадәрге көнчыгыштагысына
Шул ук вакытта, урыслар белән мөнәсәбәтләр шактый киеренкеләнә, һәр ике яктан һөҗүмнәр ешая 1061 елдан алып 1097 гә хәтле чорда ун га якын бәрелеш билгеле, шуларның күбесендә өстенлек кыпчаклар ягында була. Гасыр азагына таба кыпчак җәмгыятендә ханнар һәм бәкләр үсеп чыга Бүнәк атлы хан (урыс елъязмаларында — Боняк) — кыпчак дөньясында гына түгел, гомумән, тарихта иң озак идарә иткән кеше, ул 1090 —1167 елларда, ягъни 77 ел хан булып, 95 яшьләрдә үлә, “бөек хан” исемен ала. Бүнәк көнбатыштагы берләшмә белән идарә итсә, көнчыгышның хакиме Тогур хан (Тугоркан) була. Шунысы мөһим, бу ике хан арасында бердәмлек, хәтта шәхси дуслык урнаша. Тогур ханны урыслар әсир итеп үтергәч, Бүнәк алардан үч ала, Киев янында тегеләрне тар-мар итә, бу сугышларда кыпчаклар яхшы хәрби чыныгу үтәләр, ә Бүнәкнең гаскәри осталыгы, даны кыпчак һәм урыс җирләренә генә түгел, еракларга да тарала
Әмма XII гасыр башыннан хәл үзгәрә, кем әитмешли, рольләр алышына 1103 елда Владимир Мономах җитәкчелегендә урыс кенәзләренең съезды үткәрелеп,
Кыпчак ханының өске киеме — кафтан Чыңгыл корганын /Көнба- тыш Украина) казыганда табылган XII йөз
кыпчакларга каршы киләчәк сугышның, бүгенгечә әйтсәк, киң программасы кабул ителә Шуннан сон Кыпчак җиренә ел саен дип әйтерлек, барлыгы 12 поход оештырыла, аларнын күпчелеге урысның өстенлеге белән тәмамлана Монда,әлбәттә, дәһшәтле кенәз һәм оста полководец Мономахнын роле зур була Гомумән, бу рәхимсез кенәз кыпчак дөньясы өчен зур зыяннар эшли, сугышта җиңелгәннәрне вәхшиләрчә үтерәләр, аларнын гаиләләрен әсир итеп, кенәз һәм боярларга, хәтта сугышчыларга бүлеп бирәләр Шул чорда кыпчакларның урыслашуы шактый көчәя
Владимир Мономах 1125 елда үлә. ләкин аның кыпчакка каршы сәясәтен уллары, бигрәк тә олы улы, Киевнең бөек кенәзе Мстислав дәвам иттерәләр Ул берничә тапкыр далага уңышлы походлар оештыра, күп әсир һәм ганимәт туплап кайта. Мономах башлаган эшне — урыс елъязмаларын үзгәртүне —Мстислав тагын да уңышлырак дәвам итә, ул язмалар “славян бөеклеге" рухы белән сугарыла Катгый идеологик кысаларга кертелгән елъязмалар 1073 елда Никон төзегән беренчел чыганактан бик нык аерылалар, аларда тарихи гаделлек күзгә бәрелеп кими Бөтен сәясәт, идеология урыс коралының көчен, урыс баһадирларыныңжинелмөслеген мактауга, аларнын дошманнарының, иң өүвәл “поганый" кыпчакларның кыргыйлыгын, явызлыгын сурәтләүгә, аларга каршы дошманлык тудыруга юнәлдерелә
Урысның былиналарында гына түгел, хәтта елъязмаларында да елан кыяфәтендәге (“Змеево", “Змеевич”) кыпчак сурөтләндерелә. Ә инде урыс халык әкиятләрендәге өч. җиде, унике башлы аҗдаһа-еланнарны әйткән дә юк — болары да кыпчак образы Змей-Горынычлар, Кошей-Бессмертныйларнын “явызлыгына" каршы көрәш рухында шул чор кешеләре генә түгел, уннарча буыннар тәрбияләнә Шунысын да әйтеп үтик: Кощей Бессмертный ул. кыпчакларның җыен, җәйләү, авыл (аил) мәгънәсен аңлаткан "күч (“көч”) сүзеннән алынган, аларнынбашлыкларын урыслар “Кощеи" дип атаганнар (явыз мәгънәдә булмаса да. “Кошевой" варианты да бар. монысы көймәле арбаны яки тирмәне аңлаткан “кош", “куыш" сүзеннән ясалган)
Мстислав 1132 елда үлә һәм урыс-кыпчак мөнәсәбәтләре дә йомшый, ул мөнәсәбәтләрнең яңа дәвере башлана Җитмәсә, урысның үзендә чуалыш, хакимият өчен көрәш көчәеп китә Бу көрәштә кенәзләр һәм бөек кенәзләр күчмәләр (кыпчаклар, бөҗәнәкләр, берендейлар. карабүреклеләр) көченнән файдалансалар да, Кыпчак иле үзе яңа көч җыя, аякка баса Элеккеге кечерәк берләшмәләр үсеп, урдалар тәшкил итәләр, аларнын яшәеш, күчеш мәйданнары киңәя, җәйләүләр, халык саны арта Көнбатышта, бигрәк тә Кырымда, гомумән. Кара диңгез буйларында элеккеге, антик дөньядан калган шәһәрләргә күчү, утраклану. и ген челе к белән дә шөгыльләнү башлана Феодализм тамыр җәя, феодаль иерархия, ягъни нәселдән килгән хакимият баскычлары урнаша: хан; анын улы, тәхет варисы — солтан, эре феодал. ягъни тархан — бәк; аннан түбәнрәк, әмма шулай ук затлы, аксөяк нәселеннән — би
Шулай итеп. XII гасырның икенче яртысында Дәшти Кыпчакның яңарышы, кыпчак тарихының яңа чоры башлана Кодрәтле бүтән ханнар үсеп чыга, араларында Кунчак (Кончак) аерылып тора Чыгышы белән ул инде безгә мәгълүм Бүнөк хан нәселеннән, аның оныгы Әтрәкнең улы Ул бөтен кыпчак жирен берләштерүгә ирешә, Дәшти Кыпчакның гомум ханына әверелә 1174 елда урыс белән ике арада башланган уңга якын сугышта өстенлек Кунчак ягында була 1183 елда Киевнең бөек кенәзе Святослав һәм Новгород-Северский кенәзе Игорь кыпчакларның көнбатыш берлеген җимереп, аның ханы Күбәкне (Кобяк) үтерткән булалар Уңыш белән рухланган Игорь "Кыпчак даласының читенә сөңге кадау", ягъни бөтен Дөштнеутһәм кылыч белән аркылыга-буйга үтү максатында 1185 елда яңа сугыш ача Кунчак оста хәрәкәт ясап. Игорьне алдый, аның бөтен гаскәрен тар-мар китерә, кенәзнең үзен әсир итә, Переяславль һәм Путивль шәһәрләрен ала Бу сугышлар урысның күпләргә мәгълүм “Игорь полкы турында жыр" исемле поэмасында чагылыш таба, ә анда сурәтләнгән вакыйгалар атаклы композитор А Бородинның "Князь Игорь" исемле операсына нигез була Шундагы “Половец кызлары жыры"н тынлап. “Половецларбиюе"н карап күпләр ләззәтләнгәндер Гомумән, әлеге операда кыпчак дөньясы шактый дөрес тасвирланган
Искиткеч зур кыпчак дөньясы бер лан — Кунчак кулы астында берләштерелсә дә. Дәшти Кыпчак чын мәгънәсендә дәүләт булып оешып бетә алмаган, дип өйтелөр
күпчелек тарихчылар; кыпчак җәмгыятендә феодаль дәүләт өчен кирәкле бөтен билгеләр дә булмаган, диләр алар Бу мәсьәләдә соңгы ноктаны куймас идем мин һәрхәлдә, олуг кыпчак җиренең бербөтсн этник дөнья һәм феодаль берләшмә, зур этномәдәни мохит булганлыгы шөбһәсез
Мөстәкыйль Дәшти Кыпчакның соңгы дәвере монгол яуларына каршы көрәштә уза. 1222 — 1223 еллардагы беренче һөҗүм нәтиҗәсендә кыпчаклар җиңеләләр (бу вакытта Кунчак юк инде —ул XII1 гасыр башында үлә һәм хан булып аның улы. христиан диненә күчкән Юрий кала) Көнбатыш биләмәләрне икенче бер хан — Котан үз кул астына ала, әмма ул, Бату яуларыннан качып, 1237 елда 40 меңлек урдасы белән Венгриягә китә, аны анда, урыслар һәм монголлар (?) белән элемтәдә гаепләп, җәзалап үтерәләр Аның гаскәре венгр короленә каршы баш күтәрә. Болгариягә күченеп китә һәм ул кыпчаклар шунда төпләнеп калалар Кыпчак җиренә монгол явы 1228 — 1229 елларда кабатлана, халыкның шактый өлеше тагын Венгриягә, шулай ук урыс һәм Литва җирләренә китә. Ниһаять, 1237-1238 еллардагы зур яу нәтиҗәсендә Дәшти Кыпчак бөтенләе белән басып алына һәм 1243 елда төзелгән зур бер дәүләтнең — Алтын Урданың төп җирләренә әверелә
Кыпчаклардан калган фәнни байлыкларның өчесенә генә —безнең карашка, бик тә мөһимнәренә, — кыскача тукталып үгик Шуларның берсе — 1303 елда Кырым шәһәрләренең берсендә төзелеп, бүгенге көндә Италиянең Венеция шәһәрендә. Изге Марк китапханәсендә сакланучы мәшһүр "Коман мәҗмугасы” (“Кодекс Кумани- кус”) — кыпчак-латин-фарсы сүзлеге. Ни өчен “коман”. чөнки кыпчакларны Көнбатыш Европада команнардип атаганнар (коман дип кыпчакларның көнбатыш төркеме йөртелгән дигән фикер дә таралып бара соңгы елларда) Үзенең сүзлек составы, андагы әйтем-табышмакларның, кыска хикәяләрнең җөмлә төзелеше, грамматик калыплары ягыннан әлеге мәҗмуга бүгенге татар теленә бик якын, аның теле, нигездә. — безнең татар теле
Икенчесе — кыпчаклардан калган һәм үзенең күмү йолалары, анда сакланган әйберләрнен байлыгы белән аерылып торучы каберлекләр Ул заманда әле кыпчакларда ислам дине таралмаган һәм алар мәҗүси булганнар, шуна күрә, теге дөньяда да тормышны дәвам итү максатында үлгән кешенең каберенә үтереп атын, коралларын, ашарына салып, савыт-саба куя торган булганнар. Болар — бик тә әһәмиятле археологик, антропологик һәм тарихи-этнографик материаллар, алар тарихыбызны торгызуга ифрат зур өлеш кертәләр
Өченчесе — атаклы кыпчак балбаллары. ягъни шул чордагы сугышларда, ата- баба җиренең иминлеге өчен башка төрле көрәшләрдә шәһид булганнар истәлегенә куелган таш сыннар. Алтын Урда дәүләте төзелеп, анда ислам дине кабул ителгәч, сыннарны ясау гадәте бетә, әмма ул балбалларга тимиләр, алар урыннарында калалар Тик ул җирләр инде урыслар тарафыннан басып алынгач, сыннарның шактые юкка чыга, ватыла, җимерелә Сакланып калганнары да халыкның күплеге хакында, кыпчак дөньясындагы матди культураның гаҗәеп байлыгы, шул дөнья рухиятының бөеклеге дә, серлеге дә турында сөйлиләр.