Логотип Казан Утлары
Драма

СӨЯРКӘ


ИКЕ ПӘРДӘЛЕ ДРАМАТИК ХИКӘЯ
Катнашалар:
Әнисә — 36 яшьтә Хәбир — 45 яшьтә Рәмзия — 19 яшьтә Хәзрәт — 30 яшьтә Хәбирә —80 яшьтә Хәлил — 38 яшьтә
Беренче пәрдә
Әнисәнен бер бүлмәле фатиры. Фатирныц чужлбнкәсе урындыкка баскан да ишек ястенә гарәп хәрефләре белән бизәлеп катыргыга язылган “Аятел-Көрси" догасын кадаклап маташа. Тышкы ишек ачылган тавыш.
Әнисә Хәбир, синме? (Алгы бүлмәдә Хәбир тавышы “Үзе'" Әнисә урындыктан тешмичә генә алгы бүлмәгә карый Хәбир керә)
Хәбир Исәнмесез-саумысыз. нигә кәжә саумыйсыз? (Әнисәгә күтәрелеп карап) Бу ни-нәрсә? Үзс пьедесталда, кулында - чүкеч
Әнисә Ялгыз хатын өенә кем бөреп кермәс
Хәбир Кундыр инде алайса берне.
беткән баш бетсен
Әнисә Мәле, кадаклап куй әле шуны (Чүкеч белән догалыкны бирә)
Хәбир Нәрсә сон бу9
Әнисә Белмисенме'’ Бигрәк тә наданнар инде без’ Шушы яшькә житеп Дога ул Шундый дога бар Аны ишек өстенә кадаклап куйсан. ишектән жен- пәриләр. шайтаннар керә алмый Аңл алынмы?
Хәбир Чепуха
Әнисә Кагып куй
Хәбир Нәрсә язылган сон анда’’
Әнисә Белмим
Хәбир Менә китте заман Беркем бернәрсә белми Барысы да белгән булып кылана Каян хлдын син аны’’
Туфан
Миңнуллин
Әнисе Мәчеттән
Хәбир Мәчеткә йөри башладыңмы әллә?
Әнисә Аның ни начарлыгы бар?
Хәбир Хәзер сине кочакларга да ярамыйдыр инде?
Әнисә Ярамый
Хәбир: Ә нишлибез9
Әнисә Белмим
Хәбир Өйрәтимме соң?
Әнисә Өйрәт
Хәбир (Әнисәне кочагына алып) Сагындым мин сине
Әнисә Миндә
Хәбир Бик сагындым
Әнисә Миндә..
Хәбир Өзелеп-өзелеп сагындым
Әнисә Миндә...
Хәбир Туктале, бырат (Кесәсеннән кассета чыгара) Кабызып жиффәрик әле магнитофонны Тыңлап жиффөр әле шушыны. Тик аны болаи гына тыңларга ярамый Кил әле яныма, кер әле кочагыма, әкрен генә таниы-манси жиффәрик әле
(Магнитофоннан яңгыраган җырга бииләр).
Сагындым мин сине, аппагым, Өзелеп сагындым, гүзәлем Кавышу сәгатен көткәндә Минутка минутлар тезәмен
Карале тутырып күземә —
Сагындым күзләрең карасын Сагындым кыйгач ай кашыңны. Сагындым кашларын арасын
Йөрисең күңелем түрендә — Бәхетле һәр көнем, һәр төнем Кил әле, саныймчы берәмләп — Сагындым керфегең бөртеген
Хәбир: (Магнитофонны туктатып) Йә, ничек, бырат?
Әнисә Ишеткәнем юк
Хәбир: Ишетергә Яңа гына табадан төшкән жыр ич ул. Спициялне синең өчен “Сагындым Әнисәне” дип атала Ошадымы сиңа?
Әнисә Ошады.
Хәбир Ошамаска Кемнәр язды диген син аны! Ләкин әйтмим Иң атаклы шагыйрь белән, атаклы композитор Алар минем офиска йөриләр — саунага. Әйттем “Әгәр дә дөньяда иң матур жыр язып бирмәсөгез, юлларыбыз аерыла”, — дидем “Кемгә багышлап?” — диләр “Сөйгән кызыма”, — дидем
Әнисә “Сөяркәмә", — диясе иде.
Хәбир Әйтмә инде шул сүзеңне Яратмыйм мин ул сүзне Начар сүз ул, ямьсез сүз Ахмак, аңгыра татар уйлап чыгарган ул сүзне. Шәп язганнар бит, әйеме? “Кил әле саныймчы берәмләп — сагындым керфегең бөртеген” Гениально! Чыннан да, киләле, санап карыйк әле (Әнисенең керфекләрен саный) Берәү, икәү, өчәү Йомма күзеңне, саташтырасың Берәү, икәү өчәү, дүртәү Тагын саташтырдың (көлешәләр).
Әнисә Ярый, син саный тор, мин чөйне яңартыйм (Кухняга чыгып китә).
Хәбир: (Кухня ишегенең яңагына сөялгән килеш) Беләсеңме, Әнисә, “кашларыңның арасы” дигәнен үзем яздырдым Синең кашларыңның арасын яратам бит мин Җүләр бит мин, әйеме? (Магнитофон янына килә Яңадан теге җырны җырлата Җырга кушылып сызгырына, сызгырына бии “Аятел Көрси "гә карап туктап кала.) Әнисә! Бу догаң минем ачуны китерә
Әнисә (Кухнядан чыгып) Ни дисең?
Хәбир: Әллә нишләтә синең бу догаң Әллә мин шайтан микән?
Әнисә: Бәлки..
Хәбир: Ничек инде ул бәлки?
Әнисә Бәлки без икебез дә шайтандыр
Хәбир Менә монысын ялгыштың, бырат Мин шайтан булсам да син кем әле син?.. Ангелның татарчасы ничек әле?
Әнисә: Фәрештә
Хәбир Син — фәрештә Юк. фәрештә генә түгел, син — алла Хатын- кызларның алласы син, Әнисә.
Әнисә: Алай димә, ярамый
Хәбир Кем әйтә ярамый дип?
Әнисә Алла исеме белән шаярма Хәбир: Әмин шаярмыйм (Әнисәне кочагына алып) Яратам мин сине, Әнисә.
Әнисә Йә, гел кочаклашып кына тормыйлар инде
Хәбир Мин сине бер секундка да кочагымнан чыгармас идем
Әнисә: Чәйне кем ясар иде (Хәбирнең кочагыннан чыгып өстәлгә табын әзерли Хәбир аңа булышкандай итә. Шунда бер китапны күреп ала)
Хәбир Ә монысы нәрсә?
Әнисә: Догалык
Хәбир: Да-а-а, бырат Мулла булып беткәнен ич син. Кай арада?
Әнисә: Мәчеттә саталар
Хәбир Нишлисең инде моның белән9
Әнисә. Торсын әле Бәлки берәрсен ятлармын да Безнен әби догаларны күп белә иде
Хәбир Син тагын догалар ятлап әби булып китмә Мин нишләрмен аннары’
Әнисә Бабай будырсын
Хәбир Ю-у-ук.. Бабай буласым килми минем Ташла син боларны, бырат Боларнын бөтенесе дә чепуха Барысы да еврейлар уйлап тапкан нәрсә Беләсен килсә, анын Мөхәммәте дә еврей
Әнисә: Ул — гарәп
Хәбир Барысы да бер аларнын Бөтен этлек шул яктан чыга
Әнисә. Хәбир Син мине яратасынмы9
Хәбир Аңладым Ни әйтергә теләгәнеңне аңладым, Әиисөкәй Бер сүзем юк Беләсеңме, мин сиңа гел догалардан гына торган обой ясатам Бөтен стеналарны шуның белән ябыштырырсың Тик менә шунысын гына аңламыйм, нишләп әле син болай? Андый түгел идең ич
Әнисә Әйдә, чәй эчик.
Хәбир. (Дипломатыннан “Шам-панское "шешәсе чыгарып) Башта монысын
Әнисә: Юк, кирәкми, Хәбир
Хәбир: Нәрсә булды сон сиңа? Ярата идең Мин аны синенөчен генә алам Син яратканга гына эчәм Юкса жснем сөйми Кемдер тәрбияли башлаган сине Әллә берәр мулла белән таныштыңмы9
Әнисә: Йом әле авызыңны
Хәбир: Булды, булды, йомды м
Әнисә Ач әле авызынны
Хәбир Ачтым.
Әнисә: (Хәбирнең авызына бал кашыгы белән бал каптыра) Тәмлеме9
Хәбир Бик
Әнисә Тагын ач (Бал кашыгы белән чәй каптыра Бала-чагага эчерткән шикелле чәйне өреп эчертә Ара-тирә ирен очы белән генә үбеп тә ала)
Хәбир (Урындыктан авып төшә) Үлөм, бетте, эредем (Аякларын-кулларын ян-якка ташлап ята)
Әнисә: (Аның баш очына татар-чалап аяк бөкләп утыра Хәбирнең башын алдына сала, чәчләрен бармаклары белән тарый) Рәхәтме, Хәбир9
Хәбир Рәхәт Дөньяда миннән дә бәхетле кеше юк, Әнисә
Әнисә Шулайдыр Бүген бит безнен юбилей көне, Хәбир Моннан нәкъ ун ел элек без синең белән танышкан идек Мин мәхәббәткә, назга сусаган карт кыз идем Син ике бала атасы ир иден
Хәбир Миндә назга сусаган идем, Әнисә
Әнисә: Шулайдыр Ун ел үтте дә китте Мина инде хәзер утыз хтгы яшь Күп бит инде ул, әйеме, Хәбир9
Хәбир Мин сине унжиде яшьлек кыхзарга алыштырмыйм Беләсеңме пар минем тирәдә күпме бөтерелә9 Бал савыты тирәсендәге чебеннәр кебек Унбиш яшьтән алып егерме яшькә хәтле, теләсәң кайсын сайлап ал. Ак чәчле дисенме, кара чәчлесе дисенме Аларнын унысы синең кашларын арасындагы шул сызыкка тормый
Әнисә Сызык түгел ул — сыр Картлык галәмәте
Хәбир Дөрес түгел Ун ел элек тә бар иде ул Минем күзем ни өчендер иң беренче шул сызыкка төште Шул сызык мине бәхетле итте, бырат
Әнисә Сине бәхетле иткәндер дә бит...
Хәбир Ә син бәхетле түгелмени9
Әнисә Бәхетле идем
Хәбир Хәзер?
Әнисә Хәзерме9 Белмим, бәлки бәхетледер Яратам бит һаман да Ун ел элек ничек яратсам, хәзер дә шулай Яраткан кеше бәхетсез булмыйдыр Аннан сон. мин ун ел инде тормыш мәшәкатенең ни икәнен белмим Бу фатир, бу жиһазлар, өстемә кигәннәрем, колакка, муенга такканнарым Бары да синеке Син мине оҗмахта яшәтәсең Анысы да бәхеттер инде анын бу мәрхәмәтсез заманда Ләкин барыбер кеше бәхете белән бәхетле булып булмыйдыр шикелле
Хәбир Кем иңде ул кеше бәхете9
Әнисә Беләсен инде Кеше өлешенә кереп
Хәбир Ни сөйлисен син. аңламыйм Кем өлеше?
Әнисә: Гөнаһ нәрсә ул, Хәбир9
Хәбир Нинди гөнаһ9
Әнисә Гөнаһ турында ишеткәнең юк мәллә9
Хәбир Бар Белөм
Әнисә Алайса, әйтеп кара — нәрсә ул гөнаһ9
Хәбир Гөнаһ Гөнаһ Ничек инде нәрсә9 Син аны нигә сорыйсың9
Әнисә: Беләсем килә
Хәбир Сон, мәчеткә баргансын ич. мулладан сорарга иде Гөнаһны алар учетка алып утыра Минем эшем — бизнес Туктале. нигә дип өле син9 (Яткан җиреннән торып тезләнә дә Әнисәнең күзләренә карый) Туктале, сина ни булды9
Җылынсын ич син Ни булды?
Әнисә Юк ла инде
Хәбир Жылыйсын, күзләрең тулы яшь
Әнисә Без аерылышабыздыр бүген, Хәбир Шунадыр ул күз яшьләре
Хәбир Ничек инде аерылышабыз? Кем әйтте? Ни өчен?
Әнисә Беләсең ич инде
Хәбир Мин берни дә белмим
Әнисә Белмәсен, сизәсеңдер Кайчан да булса шулай буласы билгеле иде инде.
Хәбир Бер нәрсә дә билгеле түгел иде Мин сине мәңгелеккә яраттым
Әнисә Яратуың,бәлки,мәңгелеккәдер Минем дә хисләрем үзгәрмәде
Хәбир Шулай булгач?
Әнисә: Әтием турында сөйләгәнем бар идеме сиңа?
Хәбир: Бар иде, бөтен балаларыннан да күбрәк ярата, дия идең.
Әнисә Әйе, шулай иде Минем кызым дөньяда бер генә, мине бәхетле итәр өчен туган кыз ул дия, иде Үлгәндә дә, ходайга шөкер, сине үстереп җиткердем Шунысы гына үкенеч, балаларыңны теземә утыртып сөя алмыйча китәм, дип күзен йомды Бер көн мин аны төшемдә күрдем Нишләдең син, кызым? Нишләдең?” — ди — Кемгәдер сөяркә булыр өчен генә үстердеммени сине?” — ди Куркып уяндым Сөяркә Сөяркә
Хәбир Әйтмә шул сүзеңне Зинһар өчен әйтмә
Әнисә: Кем соң мин сиңа? Законлы хатының бар, балаларын бар Мин кем?
Хәбир Әнисә
Әнисә Юк,кирәкми,дәшмә Мин үземнең кем икәнлегемне белөм Элек аңлап бетерми идем, хәзер инде белом Мин инде үземнең кем икәнлегемне белер яшьтә Утыз алты яшь. Дүрт елдан кырык Аннан илле, аннан Син мине бүлдермә, Хәбир, әйтә башлагач әйтеп бетерим Минем яшьтәшләрнең инде бала-чагалары үсеп җитеп килә Мин әле һаман да. Болай ярамыйдыр ул, Хәбир Гөнаһ кылунын да бер чиге булырга тиештер Әнә әйтәләр, кылган гөнаһлар өчен бер Ходай каршында җавап тотасы бар, диләр Бүлдермә, зинһар Тулган күңелем ташып түгелсен Хөкемеңне аннан чыгарырсың. Мин нәрсәнең гөнаһ, нәрсәнең гөнаһ түгеллеген белештермичә сине яраттым Син минем өчен алла да, пәйгамбәр дә идең Мин беркемне күрмәдем, күрергә дә теләмәдем Хатынын да, балаларын да минем өчен юклариде Мәхәббәтем сукыр иде минем Ләкин сукыр кеше ничаклы сакланып йөрсә дә, бер килеп терәлә Менә мин дә бәрелдем. Хәбир Җаным белән килеп бәрелдем Авырта, сызлый минем җаным Мин аны сина сиздермәскә тырышам, ләкин күпме мөмкин Мин инде элеккечә яши алмыйм, Хәбир Гафу итә күр,зинһар
Хәбир (Аптыраганнан елмаеп) Менә сиңа мә!
Әнисә Шулай, Хәбир, шулай, бәгырькәем
Хәбир. Нәрсә булды инде бу9 Нәрсә була инде?
Әнисә: Миңа бүтәнчә яши башларга кирәк, Хәбир
Хәбир Ә мина?. Әнисә Сина да.
Хәбир Син ни сөйләгәнеңне беләсеңме9
Әнисә: Белом, Хәбир, беләм. Хәбир һәм чынлап әйтәсеңме? Әнисә Бу шаярта торган нәрсәме
Хәбир: Хатын-кызны кем белә Бәлки ялындырыр өчен генә
Әнисә Кимсетмә мине, Хәбир
Хәбир: Да-а-а, бырат Шулай итеп аерылышабызмыни9 Аерылгач нишлибез инде9 Син нишлисендә, мин нишлим?
Әнисә Белмим, әлегәбелмим Хәбир . Ә кем белергә тиеш9 Әнисә Син акыллы кеше
Хәбир Акыллы9 Минме акыллы9 Ниемә кирәк ул акыл, син булмагач! Син дә булмагач, миңа бернәрсә дә кирәкми Хатыным белән дә мин син булганга гына яшим Ун ел мин аның янына ятканым юк, син әйткәнчә яшим Нинди гөнаһ турында сөйлисен син? Минем дә алла каршында җавап тотасым бармы9 Сине яратканым өчен берәүнең дә мине җавапка тартырга хакы юк Хәтта синен аллаңның да
Әнисә Тел тидермә аңа
Хәбир Тидерәм Әгәр дә ул безнең арага кереп, мине бәхетсез итәргә җыена икән, (“Аятел-Керси "гә карап) Димәк, син бу нәрсәләрне миннән котылыр өчен элеп куйдың9 Шайтаннан котылыр өчен Хәзер күрсәтәм мин аларга шайтанның кем икәнен (Үрелеп “Аятел-Көрси "не куптарып алмакчы була).
Әнисә (Кычкырып) Кагыласы булма!
Хәбир (Кинәтборылып)Син мина кычкырдык9 Син миңа кычкырдыңмы.
Әнисә9 Син ун елга беренче тапкыр мина кычкырдың.
Әнисә: Гафу ит
Хәбир Юк, юк, гафу үтенмә Мин сине гаепләмим, гаҗәпләнәм генә
Әнисә (Хәбирнең кочагына сыенып) Куркам мин Гөнаһтан куркам Зина кылабыз бит
Хәбир Анысы ни тагын?
Әнисә Беләсең ич инде, нигә сорыйсың?
Хәбир Мин бер генә нәрсәне белом, Әнисә Мин сине яратам Синнән башка минем бер кешем юк. Әгәр дә син ЗАГС язып биргән бер кәгазь кисәге гөнаһтан коткара дип уйлыйсың икән, мин ул турыда сиңа әйттем Риза булмадың Семьяңны ташласаң, өемә кертмим, дидең Әйттеңме шулай, дип?
Әнисә Әйе
Хәбир Соң, шулай булгач, минем ни гаебем бар?
Әнисә Юк,юк Юксиненгаебен Мин үзем, Хәбир Жаным тыныч түгел минем Бөтенләйгә булмаса да, очрашмый торыйк без Бәлки син дә Гөнаһ бит
Хәбир Таптың бер сүз
Әнисә Аны мин тапмадым, Хәбир Аны безгә чаклы тапканнар
Хәбир Әнисә, ныклап тыңла мине Безнең бу сөйләшүебез —әкият Мин эш кешесе, әкият сөйләшергә яратмыйм Гөнаһ-фәлән диеп баш әйләндермә, әйт дөресен генә — миннән котылырга телисеңме?
Әнисә Алай түгел
Хәбир: Шулай Ярый, мин түзәрмен Сине очратканчы яратусыз яшәргә өйрәнеп бара идем Ярый, яшәрмен, түзәрмен Төн үткәрерлек кызыйлар да табылыр Син нишләрсең9 Үзен нишләрсең? Минсезсина рәхәт булачак икән, мин китәм Гөнаһсыз булырсың син, җанында тыныч булыр
Әнисә Газаплама мине Минабик авыр (Хәбирне үбә, коча)
Хәбир Бүтән барма син ул мәчеткә Мәчет ул сиксән яшьлек картлар өчен Алар инде яшәп арыган. Безнен әле яшисебез бар
Әнисә: Хәбир Син бүген монда калма инде, ярыймы Өеңә кайт
Хәбир Өем монда минем
Әнисә Хәбир, мине яратсаң, тын- ла сүземне
Хәбир (Әнисәгә карап тора да кычкырып көлә башлый. Көлүеннән кинәт туктап) Ачкычларны да тапшырыйммы1 (Кесәсеннән ачкычлар алып идәнгә ташлый) Мә, ал1 Алар синең гөнаһлы ишегеңнең ачкычлары Догаларыңны укып хч
Әнисә Хәбир.
Хәбир Хәбир икәнлегемне оныт-мадыңмыни әле? Әйе, Хәбир мин Син шаярма минем белән, кызый Минем белән инде бер тапкыр шаярдылар Минем белән шаяручының бәхетле булганы юк Син мине ялындырырга маташма Мин ярата беләм, ялына белмим (Чыгып китә Ут сүнә)
Хәбирнең эш бүлмәсе. Хәбир креслосына чумып уйга калган Менә ул кабул итү бүлмәсендәге секретарьны чакыра торган төймәгә баса. Рәмзия кереп ишек төбендә туктый. Хәбнрнен йомыш кушканын көтә.
Хәбир Түргә уз, Рәмзия (Рәмзия өстәл янына килгәч, аңа текәлеп карап тора) Ни хәлләрдә соң, Рәмзия9
Рәмзия Без бүген исәнләштек, Хәбир Фәйзерахманович
Хәбир Шулаймыни9 Димәк, склероз башланган Кабул итү бүлмәсен дәге өстәл артында утыручы чибәр кыз Рәмзия белән исәнләшкәнемне онытканмын. Ни хәлләрдә сон. Рәмзия9 Син исәнләшә белмисенмени9
Рәмзия Исәнмесез
Хәбир Менә шулай Утыр, нигә басып торасын9 Утыр (Рәмзия кыяр-кыймас кына утыра Хәбир урыныннан торып. Рәмзия каршысындагы креслога утыра Тагын Рәмзиягә төбәлеп карап тора ) Ни хәлләрдә соң. Рәмзия9
Рәмзия (Тәмам аптырап калган ) Мин исәнләштем Сезнең белән
Хәбир Шулаймыни9 Гафу ит, алайса Нигә шулай карап торасын9
Рәмзия: Сезөллә нинди?
Хәбир Нинди?
Рәмзия (Урыныннан торып) Сез минем белән 'Сез” дип сөйләшә идегез 'Рәмзия Гариповна" дия идегез
Хәбир Шулай әйтә идеммени9 Хәтердән чыккан бит, өи Син, Рәмзия, үзеннен чибәр икәнлегеңне беләсеңме9 Нигә шулай кызардың9 Әйт инде, нигә кызардың9
Рәмзия Сез шаяра белмисез Әйтәләр Ахметшин шаяра башласа, начар була, диләр
Хәбир Беренчедән. Ахметшин түгел, Әхмәтшин
Рәмзия Гафу итегез
4. .к. у..
Хәбир: Зарар юк. Сез инде ярыйсы ук беләсез үз телегезне. Безгә килгәндә ни татарча, ни урысча түгел иде
Рәмзия Рәхмәт, Хәбир Фәйзе- рахманович. Отпускала авылда булдым Әби белән бабай мине өйрәттеләр
Хәбир Әби белән бабай өйрәтсә, була инде ул Тукай шигырьләрен ятладыңмы?
Рәмзия: Өчне беләм.
Хәбир: Өчне белгәч, ярыйсы Сиңа хәтле эшләгән кызыбыз берне дә ятлый алмады.
Рәмзия: Беләм. Шуның өчен ул китте эштән.
Хәбир: Бик куп беләсең түгелме соң син? Мин шаяра башласам, хәерлегә булмаганын беләсең, кемнең эштән ни өчен киткәнен беләсең.
Рәмзия: Әйтәләр...
Хәбир Алайса, шуны да бел, чибәркәй, күп белгән кешене бу дөньяда яратмыйлар Бигрәк тә син эшләгән эштә Йә, йә, кызарма . Яхшы Урысчаны син инде сиптерәсең генә Инглиз телен өйрәнергә йөрисеңме?
Рәмзия: Әйе
Хәбир: Ничек соң, булдырып буламы?
Рәмзия. Әйе.
Хәбир: Утыр әле син, басып торма. Утыр (Рәмзия шикләнеп кенә урындык читенә утыра) Сез миңа ошыйсыз, Рәмзия Гариповна. Сезнең яшьтәге Казан кызлары эш яратмыйлар Тупаслар, наданнар һәм җыйнаксызлар Җыйнаксыз дигән сүзне аңлыйсызмы?
Рәмзия: (Урыныннан торып) Гафу итегез.
Хәбир: Утыр, утыр Җыйнаксыз ул — несобранный була Димәк, бездә эшләү сиңа ошый?
Рәмзия: Әйе.
Хәбир Ни өчен?
Рәмзия: Ошый.
Хәбир Син һәрвакыт шулай сүз әйткән саен кызарасыңмы? Син эшләгән урын оялчан кызлар эшли торган урын түгел
Рәмзия: Ә мин оялчантүгел
Хәбир Алайса нигә туктаусыз кызарасың?
Рәмзия: Мин Сездән куркам Хәбир: Миннән? . Ни өчен?
Рәмзия: Сез шундый... (Суз эзли дә таба алмый)
Хәбир Нинди?
Рәмзия Ну... Не знаю..
Хәбир: Ярый,ярый Куркыныч икән, куркыныч
Рәмзия: Куркыныч түгел, ну
Хәбир. Син үзеңнең бик тә чибәр икәнлегеңне беләсенме?
Рәмзия: (Җыларга җитешеп) Ну чего вы меня мучаете?
Хәбир Разве? Ну тогда можете встать и уйти
Рәмзия: Гафу итегез. (Үзен кулга алырга тырыша.)
Хәбир Йөргән егетегез бармы?
Рәмзия: Юк.
Хәбир: Ә син, Рәмзия, гөнаһнын нәрсә икәнен беләсеңме?
Рәмзия: Генах?
Хәбир: Гөнах түгел, гөнаһ Грех Беләсенме, нәрсә ул грех?
Рәмзия Гөнах?.. Мина басып торырга мөмкинме? Мина алай җайлы
Хәбир: Утыр. Бу бит имтихан түгел. Дусларча әңгәмә. Сиңа ничә яшь? Унтугызмы әле?
Рәмзия: Әйе.
Хәбир: Миңа кырык биш Унтугыз яшьлек кыз белән кырык биш яшьлек ир сөйләшеп утыра алалармы?
Рәмзия: Нәрсә турында?
Хәбир: Әйтик, мәхәббәт турында Әйтик, мин сиңа мәхәббәт аңлата башладым, ди Яратам мин сине дип әйттем, ди.
Рәмзия: (Елмаеп) Ә сез аны әйтмисез
Хәбир: Нигә?
Рәмзия: Сез андый түгелдер
Хәбир: Әгәр шундый булсам Сина бездә эшләү ошый. Акчаны бик күп аласын Күпме синең хезмәт хакың?
Рәмзия: Хезмәт хакы? Ә-ә-ө Миллион. Бер миллион ике йөз мең.
Хәбир: Унтугыз яшьлек кыз Мин аңа шундый акча түлим Сина яратам дип әйтергә хакым бармы9 Әйт инде, бармы9
Рәмзия: (Паузадан соң) Бар
Хәбир: Син нидипжавап бирәсен инде?
Рәмзия Ә Откровенно?
Хәбир Әлбәттә. Без бит откровенно сөйләшәбез.
Рәмзия: Мин белдем.
Хәбир: Нәрсәне белдең?
Рәмзия: Сезнең шулай дип әйтәсен... Көттем.
Хәбир Көттең? Минем яратам дип әйтүемне көттеңме?
Рәмзия Әйе.
Хәбир: Ничек инде?
Рәмзия: Ну Не зря же вы меня приняли на такую работу Не зря же платите такие деньги
Хәбир Менә сиңа мә! Менә сиңа Рәмзия! Син кыз кешеме?
Рәмзия: В смысле
Хәбир. Да, в смысле.
Рәмзия: Әйе.
Хәбир: Миңа бит кырык биш яшь
Рәмзия: Ну сезнең хатыныгыз сездән унике яшькә зур.
Хәбир: Анысын да беләсең Рәмзия: Гафу итегез.
Хәбир: Димәк, син миңа кияүгә чыгарга да риза?
Рәмзия Мин белом, сез өйләнмисез
Хәбир: Ничек өйләнмим?
Рәмзия: Беләм,өйләнмисез.
Хәбир Димәк, болай гына яратышабыз9
Рәмзия: Нуне мучайте меня.Яже знаю, я все знаю.
Хәбир: Юк, кадерлем, барысын да түгел икән. Унтугыз яшьтә болай гына кырык биш яшьлек ирнең кочагына керү гөнаһ бит Гөнаһмы? Туктале, тукта, син мина гөнаһның нәрсә икәнен әйтмәдең бит әле. Нәрсә соң ул гөнаһ? Син һаман кызарасын Үзен минем кочагыма керергә җыенасың, үзен кызарасын Әйт син. сина минем кочагыма керү гөнаһмы?
Рәмзия: Наверно Но за это вы отвечаете
Хәбир: Почему же9
Рәмзия Вы старше Старшие отвечают
Хәбир: Кем алдында?
Рәмзия: Кем алдында Наверное, перед богом.
Хәбир Перед каким богом?
Рәмзия: Мусульманским, естественно Ну и, конечно, перед законом
Хәбир Димәк, син үзен сөттән ак. судан пакь булып каласың9
Рәмзия: Ничек сөттән ак?
Хәбир. Син алла каршында да. закон каршында да жавап тотмыйсың булып чыга
Рәмзия: Почему же Но старшие должны быть умнее
Хәбир. Нигәдер урысчага күчтең
Рәмзия Ну, на эту тему по-русски легче
Хәбир Аллага ышанасынмы9 Рәмзия Бабай ышана, әби дә Хәбир Алар сиңа ни диләр9 Рәмзия Үзенне сакла, ди әби Ну.
ул белми, аңламый
Хәбир Нәрсәне?
Рәмзия Ну, жизнь Тормыш
Хәбир Син аңлыйсынмы9
Рәмзия Мин кечкенә түгел инде
Хәбир Әйе, син бик зур инде Миннән куркам, дидең, курыкмыйсын икән ич.
Рәмзия Куркам
Хәбир Ни өчен9 Әйт инде Без бит откровенно — ихлас сөйләшәбез
Рәмзия (Җылап) Я хочу быть порядочной
Хәбир Нигәҗылыйсын9
Рәмзия Вы не трогайте меня, пожалуйста Я вас очень прошу
Хәбир: Булды Тынычлан Ты-нычланыгыз, Рәмзия Гариповна Күз яшьләрегезне һәйбәтләп сөртегез
Рәмзия Ачуланмагыз мине Сез мина ошыйсыз
Хәбир Ошыймдыр шул Бик һәйбәт кеше бит мин Авылга кайткач бабаң белән әбиеңә сәлам әйт Әтиең белән әниеңә дә
Рәмзия Әти юк минем
Хәбир Ничек юк?
Рәмзия Булмаган
Хәбир Ярый, барыгыз
Рәмзия (Чыга башлый Ишек буенда тукталып) Можно мне отвечать на Ваш вопрос9
Хәбир Нинди сорау?
Рәмзия Ну, генах нәрсә ул
Хәбир Әйтеп кара
Рәмзия Ну,когдаобманывасттот. кому больше всех доверяешь
Хәбир Яхшы Бар инде хәзер шуны татарча әйтергә өйрән
Әнисә фатиры. Әвисә Хәбир калдырган жырны тыңлый. Үзенең күзләре тәрәзәдә. Хәбирнең машинасын күреп тәрәзә яныннан китә, магнитофонны сүндерә. Диван читенә утырып Хәбирне көтә. Ишектә звонок. Әнисә барып ишекне ача. Алгы бүлмәдәй Әнисәне күтәреп Хәбир керә
Әнисә Хәбир,тилермә
Хәбир (Әнисәне күтәргән килеш бүлмә буйлап бетерелеп йөри дә Әнисәне диванга утыртып узе аның каршына темәнә) Әнисә Зинһар, гафу ит мине Ачуланма мине, Әнисә Мин Юк. юк, юк Син мине ачуланма гына Юк. ачулан Кыйна син мине, мин гаепле Кабахәт мин. подлец Мин Зинһар, гафу ит (Сикереп торып алгы бүлмәгә ташлана. аннан бер
кочак чәчәк күтәреп керә, аларны Әнисә алдына сибә, үзе тагын тезләнә) Мин килмичә озак тордым Мин сине күрдем, машина тәрәзәсеннән күрдем. Син тәрәзә янына килден дә качтың Берәр сүз дәш, ә... Әйт, “кабахәт" диген, “подлец” диген (Тагын сикереп тора Кесәсеннән кассета чыгарып, магнитофондагы кассетаны алыштыра Үзе кабалана Магнитофонны кабыза Анда җыр яңгырый)
Тан жиленө сөйлим серләремне, Серләремне җилләр генә белә Син җилләрдән сора хәлләремне, Сәлам юлла җилләр белән генә
Мине танырсыңмы, Әнисәм, Таң җиле булып иссәм’
Ишетәсеңме, Әнисә? Бу сиңа. Сиңа бу җыр. Бүген язылган
Очкан кошның язып канатына Хат җибәрсәм, барып җитәр микән? Агымсуга салсам сагышымны Сагышларым агып китәр микән’
Тәрәзә ачарсыңмы, Әнисәм, Кош булып очып килсәм?
Эзләп таптым. Языгыз, дидем. Шундый җыр языгыз, дидем Үкереп җыларлык булсын, дидем.
Гөлбакчага керсәм, сукмаклардан Эзләп йөрим синең эзләрне Гөлләр арасында зәңгәр чәчәк — Хәтерләтә синең күзләрне
Сиңа дип белерсең, Әнисәм, Гөлләргә башым исәм
Ошадымы, Әнисә? Анда бераз ялгыш бар Күзләреңне “зәңгәр чәчәк” дигән Синең күзләрең кара Син ачуланма инде аларны Аларнын бит сине күргәннәре юк Мин аларга әйттем “Әнисә турында йөз җыр язып бирегез” — дидем Алар көләләр Алар ахмаклар, алар аңламыйлар Җыр ошадымы, Әнисә?
Әнисә Ошады.
Хәбир Ай, рәхмәт... (Әнисәнең аякларын кочаклап) Сагындым мин сине, Әнисәм. Син дәшмә Син тик кенә утыр, ярыймы Син бер сүз дә дәшмә Мин дә дәшмим Яныңда гына утырам. (Әнисәнен алдына башын куеп тынып кала. Әнисә анын чәчләреннән сыйпап иркәли)
Әнисә: Нигә шулай икән ул? Хәбир Нәрсә, Әнисә?
Әнисә: Тормыш Язмыш Нигә берәүләргә андый язмыш бирелгән, икенчеләргә мондый? Барысы да адәм балалары бит югыйсә
Хәбир Язмыш бирелмәгән, Әнисә. Ул мескеннәр философиясе Үз язмышын кеше үзе ясый.
Әнисә Син дә үзен ясыйсынмы?
Хәбир. Үзем Ялгышы да үземнеке, барысы да үземнеке Тегесе дә үземнеке, монысы да үземнеке. Сиңа үпкәләгән булып, ялындырырга маташтым Әйеме Туктале, мин әйтәм, бер-ике көн бармый торыйм әле, дим Сагынсын әле, өзгәләнсен әле, дим Шуннан уйлап алдым — ахмак, мин әйтәм. нишлисен? Югалтасың бит Әнисәңне, дим Бәхетеңне югалтасын, дим Менә чабып килдем Килмөсәм, подлей була идем Язмыш шулай эшләткәнме? Юк, үзем. Да-а-а. сынадың син мине, бырат Ә мин — ахмак, сынаттым, ә?
Әнисә Сынарга теләмим мин сине, Хәбир. Мин сина үземә ышанган кебек ышанам Күңелеңдә әшәкелек, явыхтык юклыгын беләм Һәрхәлдә мина карата шулай
Хәбир һай, рәхмәт, Әнисә Шулай да мин әүлия түгел. Эштә мине “усал” диләр, “хәйләкәр" диләр Ә синең янында бер күзәнәкле амеба. Чөнки мин сине яратам. (Идәндәге ачкычларны күреп алып) Син аларга кагылып та карамагансың
Әнисә Нәрсәгә?
Хәбир: Әнә ич — ачкычлар Ахмак мин. әйеме, чын подлец Ачкычларны атып бәргән булам Янәсе, бүтән килмим Балачага Килмичә нишли алам инде мин. йә? Кая бара алам мин? Мина аларны кире алырга ярыймы, Әнисә?
Әнисә Алар синекеләр
Хәбир һай. акыллы хатын син. Әнисә!..
Әнисә Хатының түгел
Хәбир (Ишетмәгәнгә салынып) Син беләсеңме, Әнисә, минем дус шагыйрем хулиган булып чыкты Әнисәгә багышлап шундый да моңлы җыр яз, күздән яшьләр китерерлек булсын, дим, әйеме? Ул әйтә, мин сина бөтен Казан үкереп җыларлык җыр язып бирәм, көен композитордан сора, ди Яхшы көй бит, әйеме? Беләсеңме, Әнисә, мин бит чүт кенә ахмаклык эшләдем Сиңа ачу итеп исермәкче булдым Ахмак түгел диген инде, әйеме? Әйе, диген инде, Әнисә.
Әнисә: Әйе.
Хәбир Әйдә, танцевать итәбез. Әнисә.
Әнисә: Бу чәчәкләрне суга утыртыйк инде, шинмәсеннәр
Хәбир Шинсеннәр. тагын алып киләм мин аларны
Әнисә: Син алып килгән чәчәкләр бит алар
Хәбир Шулаймы’Әйтә белеп тә әйтәсең инде. Әнисә (Чәчәкләрне җыеп Әнисә кочагына сала) Мин суташыйм. син утыртып торырсың. (Йөгереп йөреп Әнисәгә булыша Узе бая гына җырланган җырны көйли)
Мине танырсыңмы. Әнисәм.
Таң жиле булып иссәм’ Тәрәзә ачарсыңмы, Әнисәм. Кош булып очып килсәм?
(Юл уңаенда Әнисәне убеп алырга да онытмый )
Әнисә: Тилермә. Хәбир
Хәбир Бер миллион өч йөз кырык ике мең дүрт йөз уналты!
Әнисә Нәрсә, бер миллион’
Хәбир: Син: ‘Тилермә, Хәбир",
— дип ун ел эчендә бер миллион сиксән мең биш йөз уналтынчы тапкыр әйттең (Чәчәкләрнең урнашып беткәнен күргәч) Ә хәзер киттек
Әнисә. Кая?
Хәбир Машина алып барган якка. Барабыз, барабыз, барабыз Безнен авылга кереп чыгарбыз Мин сиңа үзебезнең нигезне күрсәтермен Мин аннан киткәндә мина ун гына яшь иде. ләкин онытмыйм Авыл малае бит мин. Әнисә Үзем машинада барам, артымнан салам коелып йөри Киттекме?
Әнисә: Китмик
Хәбир Шулаймы? Китмибез алайса. Монда гына аулакта утырабыз
Әнисә (Елмаеп) Син үзеңнең бик күп сөйләгәнеңне сизәсеңме’
Хәбир Сизәм. Әнисә Син беләсең, мин бит дәшмичә дә озак тора алам Син әйт. Хәбир, күп сөйләшмә, дәшмичә генә миңа карап тор. диген Алдыңа башымны куеп ятып торыйм әлс, Әнисә Беләсеңме, сиңа әйткәнем бармы
- ни өчен мин синен алдыңда башымны куеп ятарга яратам Балачакта әнием шулай йоклата иде мине Бишек жыры җырлый иде. (Диванга утырган Әнисәнең алдына башын куеп ята) Мина әз генә зарланырга ярыймы. Әнисә’
Әнисә. Зарлан
Хәбир Арыйм мин. Әнисә
Арымаска тырышам әмма арыйм .Арыталар Тынычлап эшләргә бирмиләр Өстәгеләр налог белән, астагыларнын да эшләмичә байыйсылары килә Синең янында мин ял итәм Җырла әле берәр бишек жыры
Әнисә Мин бишек жыры белмим бит. Хәбир Ни өчен, кем өчен өйрәним мин аларны. балам юк
Хәбир Мин гаепле түгел бит инде аңа. Әнисә
Әнисә Кем сине гаепли Балалар янына класска керергә ояла башладым мин Безне тәрбияләгәнче үзеңне бел, дип әйтерләр төсле
Хәбир Тагын башлана инде. Әнисә Кереп утырган башына бер уй. тәки
Әнисә: Башыма түгел, күңелемә кереп оялады Куып чыгара алмыйм Утыз алты яшь бит мина Акылга утырырга вакыт Бала табып, бала үстерәсем килә минем. Хәбир Кадерле сөяркә генә түгел, әни дә буласым килә
Хәбир Бәгырькәем. Әнисә Нигә инде син’ Тап Берне, өчне, унны тап Мин сиңа рәхмәт кенә укыячакмын Барысын да сине яраткан кебек яратачакмын
Әнисә Зинадан бала табасым килми
Хәбир Тагын зина Сон, ит рөхсәт. аерылам Өйләнешәбез Печать басылган ЗАГС кәгазе булыр Үзең әйткән законлы хатыным булырсын Аңла, жан кисәгем, сөяркә түгел син мина - хатын Хатыным
Әнисә Кешенен бәхетен җимерү — гөнаһ
Хәбир Нинди бәхет’ Нинди гөнаһ? Синнән башка юк минем хатыным Балаларым бар. алар алдында гаебем юк Үстердем Кечкенәсенә егерме яшь Гөнаһ та гөнаһ Белмисен бит син гөнаһның ни икәнен
Әнисә: Кеше өлешенә керү — гөнаһ
Хәбир Ә менә Рәмзия алай дип әйтми
Әнисә Кем ул Рәмзия’
Хәбир Миндә эшли Унтугыз яшь Синен кебек чибәр Синен кебек акыллы кыз Ул әйтә сиңа бик нык ышанган кешене алдау — гөнаһ, ди Гөнаһ кыласын килмәсә. син мине аллама инде. Әнисә
Әнисә Кайчан сине алдаганым булды
Хәбир: Яратам, дия идең, яратмыйсың икән ич.
Әнисә Уенга борма.
Хәбир Мин уйный белмим бит, Әнисә Син минем белән уйнарга җыенасын Ниндидер хәтәр уен уйнарга җыенасың. Йә, ярый, тагын әллә кая кереп киттек (Чишенә башлап) Мин синең кочагыңны сагындым, Әнисә.
Әнисә: Монда кунмассың инде син, Хәбир.
Хәбир: Тагынмы?
Хәбирнең эш бүлмәсе. Хәбир тәрәзәдән карап тора. Тиз генә естәле янына килә дә төймәгә баса. Рәмзия керә.
Хәбир (Кабат тәрәзә янына барып) Рәмзия Гариповна, килегез әле бирегә (Рәмзия килгәч) Әнә теге карчыкны күрәсезме? Ак яулык бәйләгән Монда алып керегез шуны Аңладыгызмы?
Рәмзия: Аңладым да.
Хәбир: Аңласагыз, нигә карап торасыз? Аңлагач, үтәргә өйрәнегез (Рәмзия чыгып киткәч, өстәл янына килеп креслосына утыра, телефоннан шалтыра-та) Кайттыңмы, Әнисә? Арыдыңмы? Тыңла әле, өр-яңа көй (Янындагы магнитофонны кабыза, телефон трубкасын магнитофонга якын китерә) Ишетеләме?
Гәрәбәдән тезгән муенсаңның Гәрәбәсе кайсы илләрдән?
Тапмас диеп белмә, мин табармын Жилләр эзләп тапмас җирләрдән
Беләзеген, колак алкаң көмештән, Күңелләрең ник суынды, фәрештәм’ Йөзегеңә ахак кашлар тапмадым.
Нахак сүзләр кем сөйләде, аппагым’
Калганын яныңа килгәч тыңларбыз Яратасыңмы син мине. Әнисә? Мин сине бик тә. бик тә яратам Күрмәгәнемә бер тәүлек була бит инде. Сау бул. көт мине (Трубканы куя Тәрәзә янына бара Өстәле янына килеп каршы алырга әзерләнә).
Рәмзия (Керә) Мөмкинме’
Хәбир Керсен (Рәмзия чыгып китә. Ишектән курка-курка гына кергән Хәбирәне каршылап) Әйдә, өйдә, әби, түрдән уз. Син курыкма, әби Син татармы, әби?..
Хәбирә:Татарин,татарин.. Мина бит анда ярый, диделәр
Хәбир Нәрсәне әйттеләр ярый дип?
Хәбирә Әрбир сатырга ярый, диделәр
Хәбир Син сату итәсеңмени? Мин хәер сорашасың дип торам
Хәбирә Бирсәләр, анысын да алам Үзебезнең кеше икәнсең әле. Ачуланма инде, пинсәм җитми бит Гомер буе эшләдем Мидаль бирделәр. Элек җитә иде, хәзер җиткереп булмый шул. Ирексез баштан чыкканыем инде Күрше Начтыга ияреп чыкканыем.
Хәбир: Нәрсә сатасың инде?
Хәбирә: Нәрсә дип Шул инде, сагыздыр, чигәриттер
Хәбир Ничә яшь инде үзенә?
Хәбирә: Сиксәнне тутырдым инде Болай. Аллага шөкер, үземне йөртәм дә, пинсәм җитми шул
Хәбир: Кил әле, әби, утыр әле шушында.
Хәбирә: Утыр дип Нинди жир соң бу?
Хәбир Курыкма, әби, исемен ничек?
Хәбирә. Хәбирә Сөнгатуллина булам Башта авылда тордык ирем белән Аннан Казанга күчтек. Картым үлде шул Ыртыйда эшләп пинсәгә чыкты да үлеп китте шул.
Хәбир Без адашлар икән бит. Хәбирә әби. Мин үзем Хәбир исемле.
Хәбирә: Охшаган икән шул. Бар инде ул андый исемнәр
Хәбир Балаларыгыз бармы’
Хәбирә: Нинди җир сон бу’
Хәбир: Курыкма,дидем бит Утыр җайлап
Хәбирә: Куркуын курыкмыйм да Куркыр яшьтән дә узган инде Нишләтсеннәр мине Шул куып кына җибәрәләр инде
Хәбир (Төймәгә баса Рәмзия кергәч) Бик тәмле итеп чәй яса әле безгә. Рәмзия Гариповна
Хәбирә Рәмзия исемлемени’ Әйдә, ди. кая, минәйтәм Сезне бик әйбәт кеше чакыра, ди. Җилтерәтеп кенә алып керде Бик яшь күренә, мескен
Хәбир Мескен?
Хәбирә: Мескеннәр инде алар Начтыларга килеп йөри берсе. Начтынын кызының кызы Карап торсаң, монын кебек тә Үзәге эчерек, ди Начты Эчерек булмый соң итәктән төшүгә чигәрит тарта башлыйлар, аракы эчәләр И Алла
Хәбир (Рәмзия керткән чәйне һәм тәм-томны Хәбирә алдына куеп) Яле. Хәбирә әби, тәмләп кенә эчик әле
Хәбирә. Нинди җир соң бу?
Хәбир Шикләнмә инде Тәрәзәдән күрдем үзеңне. Утырасын Татар әбие икәнең күренеп тора
Хәбирә. Шушыннан да күренәмени?
Хәбир. Әйе, ап-ак яулыктан татар әбиләре генә була бит.
Хәбирә Сабынга да акча житми шул Җитмәсә дә. тамактан өзеп булса да, юасың инде. Күңелләребез каралды инде каралуын ла. яулыгыбыз ак булсын, ичмасам Чәй эч,дисеңмени?
Хәбир Шуның өчен куелган Сөйләшеп утырасым килде
Хәбирә Нәрсә сөйләшәсен инде безнең белән, чыкмаган жан гына инде. Үлеп булмый бит әжәл килмичә
Хәбир Товарлар үтәме соң?
Хәбирә Н иткән товар?
Хәбир Сагызларны әйтәм, чигәритләр...
Хәбирә: Кем алсын инде, дөнья тулы Начтыга ияреп чыкканыем инде Начты чиркәүләре янына ла барып утыра Миңа да, мәчетегез ягына барып утыр, ди Ничек инде барып утырасың, гөнаһ җыеп
Хәбир Балаларыгыз булмадымы әллә?
Хәбирә: Булмады шул Бирмәде Ходай Күчмик, дидем. Казанга Уена керде бит Калхузда пазур булып йөрмим, диде Калхузда пазур булсаң да — үз жирен Менә хәзер йөр инде пазур булып
Хәбир Туганнарыгыз бармы’’
Хәбирә Барда бит һәрберсенең үз тормышы, үз кайгысы И Алла Әллә ниткән канфитләр чыгаралар хәзер Безнең акча барында канфитләр югые Нигә дип сыйлыйсың соң әле син мине’’
Хәбир Әйтәм бит. күрдем дә
Хәбирә Минем кебекләр дөнья тулы Барын да чакырып чәй эчерсәң
Хәбир Барысын да булмый инде Син күңелемә ошадың
Хәбирә Сөбханалла! Әле мондыйларда бармыни дөньяда? Үзең зур нәчәлнек күренәсең Үзебезчә дә әйбәт сөйләшәсең
Хәбир Мин авыл малае бит, әби Минем әтиләр дә авылдан күчеп килделәр
Хәбирә Куптардылар шул халыкны Чегән ясап бетерделәр халыктан И Алла.
Хәбир Әби. нәрсә ул гөнаһ?
Хәбирә Ни-нәрсә,диден?
Хәбир Гөнаһ Нәрсә ул гөнаһ’
Хәбирә Гөнаһ Нишләп сорыйсын әле аны?
Хәбир Беләсем килә
Хәбирә Беләсем килә, дип Мин бит остабикә түгел Мәчеттә беләләрдер
Хәбир Минем Сездән ишетәсем килә.
Хәбирә Шуның өчен чакырып керттеңмени’ Пинсәм житмәгәч, нишлим инде
Хәбир Юк, әби, зинһар начар уйлама. Сез бит инде дөньяда озак яшәгән Күрәссн күргән Төрле чаклар булгандыр
Хәбирә Үзен дә бик яшь күренмисең И Алла Булгандыр инде, төрлесе булгандыр Ходай үзе кичерә күрсен инде Ашыйсың инде, дуңгызын да ашыйбыз Хәерлегә генә булсын инде Берәр нәрсә булды мәллә?
Хәбир Ярату гөнаһмы ул, әби’
Хәбирә Ничек ярату?
Хәбир Ярату инде Мәхәббәт
Хәбирә: Минем башымны әйлән-дереп. карчык кешедән көлеп утырма инде.
Хәбир Мин көлмим.әби Минем чыннан да беләсем килә (Төймәгә баса, Рәмзия кергәч) Рәмзия Гариповна, әбигә тагын чөй ясап кертегез әле (Рәмзия китә)
Хәбирә: Юк, юк. кирәкми Булды. җибәр инде син мине Өйгә кайтыр чак та җитте Начты инде киткәндер
Хәбир Үзегез генә утыра идегез ич.
Хәбирә Начтының кибете икенче якта бит (кеткелдәп көлеп куя)
Хәбир Әби. утырыгыз инде чак кына. Өегезгә машина белән илтеп куярбыз
Хәбирә Ниткән машина Монда ерак түгел генә торам мин
Хәбир (Рәмзия чәй керткәч) Шушыны гына тәмләп эчегез инде Чәе бик тәмле бит
Хәбирә Чәе тәмле инде анысы Безнең чакта теге фил төшкән тәмле була иде (Чәйне эчә-эчә) Яратуның ни гөнаһы бар икән Яратмаган кешен белән тормышыңны бәйләү гөнаһтыр Көт. диде Көтәм. дидем Көтмәдем түгел, көттем Үле хәбәре килгәч тә көттем, жнде ел көттем Кайтмады бит Чыктым инде Ялгыз калып булмый ич
Хәбир Яратмаган кешегә чыкты-гызмы?
Хәбирә Яратмаган, дип Хәзер инде үлгән кешегә Яраткан да түгел иде Анысы калды бит сугышта Көтмәдем
түгел, көттем. Нишлисең инде И Алла Гөнаһлы булдым инде. Күңелем ятмаган килеш чыктым Балабыз да булмады Ярый, китим инде мин
Хәбир: Туктале, әби Менә шуны тыңла әле (Магнитофонны кабыза. Анда баягы жырның дәвамы).
Энжеләрдән тезгән муенсаңның Энжеләре кайсы яклардан7 Мин кагылган кайнар кулларына Кагылдыра күрмә ятлардан Беләзеген, колак алкаң көмештән. Күңелләрең ник суынды, фәрештәм? Йөзегеңә ахак кашлар тапмадым, Нахак сүзләр кем сөйләде, аппагым7
(Хәбир магнитофонны туктата) Ничек, әби, җыр сиңа ошадымы?
Хәбирә: Миңа нәрсә инде, үзенә ошагач Рәхмәт сина Ходайга шөкер, мондый кешеләрдә калган икән
Хәбир (Акча чыгарып Хәбирәгә суза) Әби, боларны ал әле син
Хәбирә Нәрсә сон ул?
Хәбир Ал син аларны Йөрмә бу чигөритләрне сатып, ярыймы.
Хәбирә Бик күп түгелме сон бу?
Хәбир Күп түгел, ал Син монда кергәләп йөр, әби Мин булмасам, Рәмзия чәй куеп эчерер
Хәбирә: Алар кулына калсаң, юк инде ул.
Хәбир Алай димә, Хәбирә әби Әйбәт кыз ул (Рәмзияне чакыра Рәмзия керә) Рәмзия Гариповна, әбине озатып куй Наилгә әйт, өенә илтеп куйсын Сау бул, әби
Хәбирә Сау бул Рәхмәтләр яусын үзеңә (Рәмзия белән чыгып китә)
Хәбир: (Телефоннан шалтыратып) Мин әле бу Сагындыңмы мине7 Әйт инде сагындым дип Килеп житам Көт мине
Пәрдә.
Икенче пәрдә
Әиисә фатиры. Әнисә диванда утырып тора. Хәбир бүлмә буйлап йөренеп магнитофонда яңгыраган жырны тыңлый.
Беләзегең, колак алкаң көмештән, Күңелләрен ник суынды, фәрештәм? Йөзегеңә ахак кашлар тапмадым, Нахак сүзләр кем сөйләде, аппагым?
Хәбир Гениальный җыр!
Әнисә: Гениальный түгел инде Халтурить итә башлаганнар дусларың
Хәбир Шулай дисеңме, Әнисә? Ярый, искә алырбыз.
Әнисә Кирәкми инде Кай арада өлгерсеннәр инде алар көн саен бер жыр язарга
Хәбир: Алар бит талантлар!. Елга бер жырны мин үзем дө язам (Җырлап та күрсәтә) Әнисә-ә, Әнисә!.. Әнисә-ә-ә. Үләм дә китөм, Әнисә үл дисө-ә (Бүлмә буйлап болганып йөргәндә күзе тагын "Аятел-Көрси "гә төшә) Ичмасам укып күрсәт берәр сүзен (Әнисә янына утырып аны кочагына ала) Укыма син аларны, Әнисә, укыма. Аларны күбрәк укыган саен яшәве авыррак Болар бит идеаль кешеләр өчен языла. Тормыш ул үз юлыннан бара Рәмзия әйтмешли, жизнь башка нәрсә ул
Әнисә: Синен Рәмзиян бик күпне белә икән Килгән саен аның сүзен сөйлисен
Хәбир (Кул чабып) Ура-а-а!. Берәүләр көнләшә Димәк, ярата Яратасың бит, әйеме?
Әнисә Әллә нинди кеше син, Хәбир Бер караганда — сабый, икенче караганда — деспот.
Хәбир Син белмисенмени, һәрбер бала-чага — деспот
Әнисә Чөнки ул үзен генә ярата, әйеме?
Хәбир: Үзеңне ярату начармыни? Үзен дә ярата белмәгән утын агачы ничек бүтәннәрне ярата алсын И Алла, дияр иде Хәбирә әби
Әнисә: Анысы кем тагын?
Хәбир. Чирле кеше сихерчеләргә ышана башлый бит Мин дә шундыйга әйләнеп барам бугай. Әмма дә ләкин әйбэт әби ул.
Әнисә: Хәбир...
Хәбир Юк, башлама
Әнисә: Хәбир, бәгырькәем Син аңла, жаным тыныч түгел Әйдәле, кызмыйча гына уйлашыйк әле Без икебез дә олы кешеләр ләбаса.
Хәбир Гомер болай да кыска, нигә аны уй уйлап әрәм итәргә
Әнисә Шаярма инде
Хәбир Әйдә соң, уйлашыйк алайса. Сез ничек уйлыйсыз, Әнисә Кадый-ровна, мин Сезнең ишек төбенә
килеп асылыныйммы, өйгә кайтып асылыныйммы? Ничек итсәк, гөнаһысы әзрәк булыр икән?
Әнисә Хәбир, шаярма
Хәбир Мин чынлап. Синен турыңда уйлап Мин инде беләм — минем урыным тәмугта Ничек асылынсам, гөнаһысы әзрәк булыр икән?
Әнисә Мин ун ел синен белән бәхетле булдым, Хәбир Бер кеше гомере өчен ун ел әз түгел ул. Гөнаһлы бәхет инде бәхетендә Анысын ходай кичерер Инде тәүбәгә килеп тә гөнаһ кылсам, кичермәс
Хәбир Анысы аңлашыла Нишлибез, син миңа әйт.
Әнисә. Мин кияүгә чыгам.
Хәбир Кияүгә? Кемгә?
Әнисә: Мине бик күптәннән яратып йөргән кеше бар
Хәбир Кеше? Мин беләммеаны’’ Әнисә Юк.
Хәбир Элегрәк әйтмәдең Әнисә: Нигә кирәк иде Хәбир Хәзер кирәге чыктымы? Әйләнәм, диме?
Әнисә: Ул мине көтә.
Хәбир Ничек көтә?
Әнисә Минем акылга утырганымны
Хәбир Димәк, син акылга утырдың? һәм яратмаган килеш шул кешегә кияүгә чыгасың?
Әнисә. Бөтен кешеләр дә гел яратышып тормыйлар Аның каравы, кеше алдында, үземнең алдымда йөзем чиста.
Хәбир Әйбәт кешеме?
Әнисә Намуслы ул.
Хәбир Намуслы? Ни сөйлисен син, Әнисә? Бозау ул, ишәк ул!
Әнисә Хәбир, тукта
Хәбир Туктамыйм Ничә еллар буе яраткан кызынын ир куеныннан бушаганын көтеп яткан бәндә ишәк булмый кем булсын Намуслы Ярата Яратса, әллә кайчан ул минем бугазымны чәйнәп ташларга тиеш иде һәм син, Әнисә, минем Әнисәм, шул ишәктән бала табып гөнаһсыз булырга җыенасынмы"’ Бу гөнаһ кына түгел, җинаять Бу кабахәтлекне карап торып, моны кичергән алла — идиот ул Нишләвен бу. Әнисә? Мин ун ел буе акылдан шашып шушы Әнисәне яратып йөрдемме? Юк. син чирлисен, Әнисә Нормаль кеше болай сөйләшми Намуслы, имеш
Әнисә Бөтен кеше дә синең кебек
Хәбир Минем кебек булмаса, минем кебек булырга тырышсын Була алмаса, яратам дип. манкасын агызып йөрмәсен. Гафу ит. зинһар, ямьсез сүз әйттем Ләкин башка сүзгә лаек түгел ул Синен янына килеп кенә карасын, мин анын бугазын чәйнәп өзәм Аягыннан күккә асып куям Бөтен намуслы затлар күктә яши. Җирдә — бөтенесе дә гөнаһлылар
Әнисә Усал син, Хәбир
Хәбир Син мине усал булганым өчен яратасын Нишләтим, юаш түгел Мин дә бит намуслы. Әнисә Сина хыянәт иткәнем юк минем Рәмзия яшендәгеләр рельс шпаллары кебек тезелеп ятарга ризалар Мин хыянәт итмим, чөнки сине яратам Нигә әле кемдер намуслы да, мин намуссыз? Юк. юаш түгел мин һе... Ун ел буе көтеп тора, ә... Ун ел буена көтә
Әнисә Мин дә бит ун ел көтәм, Хәбир
Хәбир Көтәсен"’
Әнисә Аны түгел, сине Нидер булыр сыман иде. берни дә юк Гомер үтә
Хәбир һаман үз туксанын туксан Үхн сөйләгәнгә үзен ышанмыйсын Аңла, син минем өчен генә яратылган, бары тик минем өчен генә Без Йә икебез дә бәхетле, Йә икебез дә бәхетсез
Әнисә Бәлки, дөрес әйтәсеңдер дә Ләкин мин зинадан бала табарга теләмим Олыгайган көнендә синен балаларыннын анасын да ялгыз итәсем килми Ничек син шуны анлый алмыйсын?
Хәбир Балагыз булмаячак Хәбирә әбинең булмаган Яратмаган кешегә кияүгә чыксан. Ходай Тәгалә бала бирми икән Бигрәк тә сине көткән
Әнисә Хәбир, әгәр дә син аны мыскыллап берәр сүз әйтсән
Хәбир Да-а-а, бырат (Магнитофон янына барып шунда кайнаша Аннан җыр яңгырый)
Горәбәдөн тезген муснсаннын Гәрәбәсе кайсы илләрдән
(Магнитофонны туктатып) Да-а-а. бырат (Әнисага тебэлеп карап тора) Яратам бит мин сине Югыйсә, ун ел йоклаган хатын үзе китам дип торганда сөенер генә идем Мин куркам бит. Әнисәм Ниндидер фаҗига булыр кебек (Өстәлдә яткан догалыкны алып) Дога да дога Гөнаһ Мөхәммәтегезнең ничә хатыны булган"’ Мин анардан киммени’ Ул да яраткан, мин дә яратам Стоп'
Килеп життек!.. Беләсеңме нишлибез. Әнисә Син теләгәнчә була Мулла алып киләм дә, безгә дога укый да өйләндерә дә куя. Ул вакытта син дә минем законлы хатыным буласың. Тегесе урыс законы белән законлы, син татар законы белән законлы. Ризамы шуңа? Әйт. ризамы9
Мәчеттә Хәкимулла хәзрәтнең эш бүлмәсе. Хәкимулла хәзрәт өстәл янында язып утыра. Ишектә Хәбир.
Хәбир. Мөмкинме керергә?
Хәзрәт: Рәхим итегез. (Аягурә басып) Узыгыз, рәхим итегез, утырыгыз.
Хәбир (Үзен иркен тотарга тырышса да. каушабрак калганы сизелә Игътибар белән булмәне кузәтә Элгечтәге чалма белән чапанга карап тора) Исәнмесез. Сездә ул икенче төрлерәк әйтелә бугай. Әссәламегаләйкем.
Хәзрәт: Вәгаләйкем әссәлам вә рәхмәтулла вә бәрәкәтүһ. (Елмаеп) Сәлам бирүегез хак булсын. Сүзләрнең төрле булуы мөмкин
Хәбир: Мәчеттә здравствуйте, дип әйтергә ярамыйдыр инде Гөнаһтыр
Хәзрәт: Әгәр сәлам бирүче урыс кешесе булса, нигә ярамасын
Хәбир: Мәчеткә урыска да керергә ярыймыни?
Хәзрәт: Н и өчен ярамаска тиеш? Хәбир. Сез мулламы?
Хәзрәт: Мин бу мәчетнең имам хатибы.
Хәбир: Мина мулла кирәк иде Хәзрәт: Йомышыгызны әйтегез Хәбир: Миңа мулла кирәк. Хәзрәт: Тыңлыйм Сезне.
Хәбир Сез мулламы соң?
Хәзрәт: (Елмаеп) Әйе, дип әйтик Хәбир: (Ышанмыйчарак) Бик яшь күренәсез.
Хәзрәт: Муллалар карт булырга гына тиешме?
Хәбир: Гарәбстанда укып кайт-тыгызмы?
Хәзрәт Юк. Бохарада.
Хәбир: Мина кем икәнемне әйтер-гәме?
Хәзрәт Кем икәнегезне әйтү мәҗбүри түгел, ни өчен килгәнегезне белү кирәктер
Хәбир: Алдан ук әйтеп куям — мин дингә ышанмаучы кеше
Хәзрәт: Ышанмаучы димәгез, динне тотмыйм, дисәгез дөресрәк булыр
Хәбир Мин консультация алырга килдем.
Хәзрәт Рәхим итегез
Хәбир Шулай да Ничә яшь Сезгә?
Хәзрәт- Утыз
Хәбир: Утыз Утыз инде яшь түгел Әйе Әйтегез әле, нәрсә ул гөнаһ9
Хәзрәт Сез укыган кешеме?
Хәбир Югары белемем бар
Хәзрәт: Алайса, соравыгызның җавабын беләсез
Хәбир Белсәм, сорамас идем.
Хәзрәт: Гөнаһның ни икәнен белмәүчеләр андый сорауны бирмиләр
Хәбир: Кызык ИКӘН
Хәзрәт Зарар юк. Сез консультация дип ялгышрак әйттегез Сез. ялгыш- масам, бирегә бәхәсләшер өчен кергәнсез
Хәбир Бәхәс? Әйе, бәлки бәхәстер. Ә Сез бәхәстән куркасызмы?
Хәзрәт Нигә куркырга Дөнья ул үзе мәңгелек бәхәстән тора
Хәбир Нишләргә9 Ничек яшәргә икәнен ходай язып куйгач, бәхәсләшеп торасы юктыр
Хәзрәт Ходай хакыйкатьне эзләүне тыймаган.
Хәбир Шулай да. әйтегез инде, нәрсә ул гөнаһ?
Хәзрәт: Рәхим итегез Кылырга ярамаган гамәлләрне кылу
Хәбир. Сез мине ачуланасызмы9
Хәзрәт Нигә9
Хәбир Мин Сезне кимсетебрәк сөйләшәм бугай
Хәзрәт Әгәр шулай икән. Сез мине түгел, үзегезне кимсетәсез Томана кешеләр генә үзләре кебекләргә кимсетеп карый
Хәбир Мәчетегезгә кеше күп йөриме?
Хәзрәт Шуны белергә килдегезме?
Хәбир Юк Төп сүзне ничек башларга белмәгәннән ул Мәчеттә беренче тапкыр Чиркәүгә кергәнем бар. Мәскәүдә Мәчеткә — юк
Хәзрәт: Андыйлар Сез генә түгел Күрәм, әле Сез телне онытмагансыз Теленнән дә. дененнән дә язганнар күбәйде
Хәбир: Анысына алар гаепле түгел.
Хәзрәт: Кем гаепле соң? Шулай инде — явызлык, имансызлык арткан саен гаеплеләр азая бара. Имансыз жан һәрвакыт үзен үзе аклар өчен жайтабл Иманлы лар гына кеше гаебен дә үзләреннән эзлиләр
Хәбир Нәрсә соң ул иман’
Хәзрәт Намус нәрсә соң? Вөж- дан нәрсә9 Оят нәрсә’
Хәбир: Сез миңа берәр дога укып күрсәтегез
Хәзрәт Мәчет —цирк, мин клоун түгел, абзый кеше
Хәбир Мин Сезне мыскыл итәргә теләмәгән идем
Хәзрәт Сез бервакытта да мыскыл итәргә теләмисез
Хәбир Ачуланмагыз Мәчеткә төрле кеше киләдер инде Минем ише томаналары да. Гел әйбәтләр генә килсә, Сезгә кызык та булмас иде, әйе бит? Мин шундый бәйләнчек кеше инде Тагын бер генә сорау бирәм дә йомышымны әйтәм
Хәзрәт: Рәхим итегез Хәбир: Ярату гөнаһмы9 Хәзрәт Яратмау — гөнаһ Хәбир Рәхмәт Инде — йомышым Мәсьәлә болайрак Башта Сез мине мулла булып тыңламагыз, ир кеше булып тыңлагыз. Әйтик, без мәчеттә түгел, ди, поезд вагонында барабыз, ди Икебез дә әз генә төшереп алган, ди Әз генә сез бераз тоткалыйсызмы9
Хәзрәт Минем аңлавымча, Сез ахмак кеше түгел
Хәбир: Ачуланмагыз инде Димәк, без поезд вагонында барабыз
Хәзрәт Юк инде, без мәчеттә утырабыз
Хәбир: Нәрсә, мин сүземне муллага гына сөйләргә тиешме9
Хәзрәт: Йомышыгыз хәзрәткәдер бит
Хәбир Әйе Әйе.муллага,хәзрәт Ярый, сезнеңчә булсын без вагонда түгел, мәчеттә Димәк, болай Кыскасы, мин — өйләнгән кеше Законлы, ЗАГС тарафыннан теркәлгән Икс улым бар Икесе лә җиткән егет Хатынымны ялганларга җыенмыйм Ничек бар шулай Ләкин мин икенче берәүне яратам Ун ел очрашабыз Мин аны хатыным дип саныйм, ул үзен алай санамый Өйдә минем очрашканны беләләр, дәшмиләр Менә шулай Ун ел буе аны-моны уйламый яшәдек Көннәрдән бер көнне мин яратып йөргән кыз әйтә: бала табасым килә, ди Юк, аңа хәтле әле ул гөнаһ дип сөйләнә башлады Кыскасы, бала табасым килә, ди Ләкин зинадан табасым килми, ди Мин әйтәм. өйләнешик, дим. законлы хатын белән аерылышам, дим Ул риза түгел Кеше өлешенә керәсем килми, ди
Хәзрәт Нигә әле Сез боларны мәзәк сөйләгән кебек сөйлисез?
Хәбир Әллә шулай килеп чыктымы9 Юк. бу мәзәк түгел Мин аны чын-чынлап яратам Минем хәлне аңлыйсыздыр инде? Әйтегез, нишләргә мина9
Хәзрәт: Сез ун елга соңарып килдегез
Хәбир Ничек ун елга?
Хәзрәт: Ун ел элек, мин бер кызга гашыйк булдым, ләкин хатыным, балаларым бар, дип килгән булсагыз
Хәзрәт: Менә мин бүген килдем бит Дога укып безне өйләндерегез
Хәзрәт Сөяркәгез белән никахла-шырга телисезме?
Хәбир Сөяркә генә түгел ул миңа
Хәзрәт: Сезгә түгелдер дә, бүтәннәр өчен шулай
Хәбир Ярый, мәсьәлә анда түгел, безне законлы ясагыз
Хәзрәт Сезнен законлы хатыныгыз бар инде
Хәбир Мин Сезгә аңлаттым бит
Хәзрәт Димәк, ике хатын белән торырга телисез9
Хәбир Шулай килеп чыга
Хәзрәт Без андый эшкә бара алмыйбыз, абзый кеше
Хәбир: Нигә?
Хәзрәт Нигә икәнен үзегез дә беләсез
Хәбир Мөхәммәтнең хатыннары ничәү булган?
Хәзрәт Без Мөхәммәт рәсүлулла илендә яшәмибез
Хәбир Белөм Сез әйтегез, икс хатын белән яшәү мөселманга рөхсәт ителәме?
Хәзрәт: Ләкин сез бит мөселман түгел
Хәбир Кем сон?
Хәзрәт Кем сон9
Хәбир Ярый, мөселман дип атагыз мине Аннан сон ул никах мина кирәкми дә Ана кирәк Гөнаһтан котылырга кирәк Зина дигән сүзлән кагылырга кирәк Укыгыз никах Беркем дә белмәс Без өчәү генә белербез
Хәзрәт Жуликлар шикелле төнлә белән кача-посамы?
Хәбир Жуликлар илендә яшәгәч шулай була инде
Хәзрәт Юк, абзый кеше, алай җинел генә эшләнми ул Хәтта Сезгә никах укыган очракта да беренче хатыныгызның ризалыгы кирәк
Хәбир Нигә аны шул чаклы зурга җибәрергә?
Хәзрәт Зур эш белән килгәнсез.
абзый кеше. Мин жулик түгел. Кача-поса гына никах укып, Сезне законлы ясасам, гөнаһысын кая куярмын Бөтен нәрсәне кача-поса гына эшләргә өйрәндегез дә. шунын бар гөнаһысын без жыеп алыйкмы?
Хәбир Һаман гөнаһ
Хәзрәт: Ә ни дип белдегез?
Хәбир: Ярату гөнаһ түгел, дидегез.
Хәзрәт Ярату гөнаһ түгел. Ләкин Сез яраткан саен никах укып торсаң Ярый, мин сезгә кача-поса никах укыдым, ди. Сез тагын берәүне ярата башласагыз, анысына да укыргамы?
Хәбир Анысы булмый инде.
Хәзрәт: Ә ни белән ышандыра аласыз? Дәлилегез кайда?
Хәбир: Намусым бар ич минем.
Хәзрәт: Законлы хатыныгыз булып та икенчене яратканда намусыгыз юк идеме?
Хәбир: Бутамагыз әле, хәзрәт.
Хәзрәт: Сез үзегез буталмагыз. Бик җиңел генә яшәргә җыенасыз. Яратам, яратмыйм. Дөньяның уртасына басып алабыз да яратамларга, ярат- мыймларга бүләргә тотынабыз Безнең барыбызны да яраткан ходай бар Аны онытабыз. Берәр җиребез авыртканда "алла, алла" дип авырткан җиребезгә тотынабыз. Бер хатыныбызга канәгать булмыйча, икенчеләрен алдыйбыз да "сөяркә" дип атарга теләмибез. Сөяркә ул сөяркә инде, абзый кеше. Нидән куркасыз? Нидән ояласыз? Алар белән зина кылырга оялмыйсыз ич. Бу дөньяда һәр нәрсәнең үз исеме бар. Әйбер урлый икән — карак, урлашып кочаклаша икән — зина Гөнаһ кыласың икән, гөнаһны күтәрергә дә әзер булырга кирәк. Оҗмахка арткы ишектән генә керергә телисез.
Хәбир Мин, мулла, вәгазь тыңларга килмәдем
Хәзрәт: Мәчет ул вәгазь укый һәм вәгазь тыңлый торган урын. Сатулашыр өчен базар бар.
Хәбир: Үзегез бер дә гөнаһсызмыни?
Хәзрәт: Без барыбызда гөнаһлы- лар Шуның өчен бер алладан ярлыкау сорыйбыз
Хәбир: Тормыш бар, мулла. Ул Сез теләгәнчә генә бармый Сезнең вәгазегез генә төзәтә алса икән аны. Сез тормышны белмисез, белергә теләмисез. Шуңа күрә дә мәчетегезгә йөрмиләр
Хәзрәт Кем әйтте? Сез бит тикшереп тормыйсыз.
Хәбир: Күренеп тора инде.
Хәзрәт: Йөрерләр Буталып,буталып йөриләр дә бусагага килеп егылалар Азып-тузып йөрү рәхәт тә, аның өчен җавап тотасы бар шул. Сез дә килгәнсез битәнә.
Хәбир: Килдем дә — куасыз.
Хәзрәт Шайтаннарны куалар инде мәчеттән Мәчет бит ул фәхешханә түгел. Хуш иттек Минем өйлә намазына керәсем бар.
Әнисә фатиры. Диванда Хәбир ята. Магнитофон иц көчле тавыш белән “Әнисә” жырын жырлый.
Очкан кошның язып канатына
Хат җибәрсәм, барып җитәр микән’ Агымсуга салсам сагышымны. Сагышларым агып китәр микән?
Тәрәз ачарсыңмы. Әнисәм.
Кош булып очып килсәм?
Әнисә: (Кайтып керә. Хәбир карап тора Магнитофонның тавышын әкренәйтә) Исәнме, Хәбир.
Хәбир (Урыннан кузгалмыйча гына) Исәнме. Гафу ит, синең өең. синнән алданрак кердем... (Әнисә эндәшмәгәч) Нигә дәшмисең?
Әнисә: Ни дип әйтим соң?
Хәбир: Нигә кердең? Кем рөхсәт итте, диген.
Әнисә: Син инде күптән рөхсәт сорап тормыйсың.
Хәбир: Начармы ул, яхшымы?
Әнисә. Белмим.
Хәбир: (Әнисәгә сырты белән борылып ята. Әнисә эндәшмәгәч, яңадан борыла) Сиңа рәхәт, бер нәрсә дә белмисең.
Әнисә: Ни диим инде?
Хәбир: Чәй куйдыңмы минем кайтышыма, диген.
Әнисә: Чәй куйдыңмы минем кайтышыма?
Хәбир: Өстәлдә. (Әнисә әзерләнгән табын өстенә җәеп куелган тастымалны күтәреп карагач) Рәхмәт әйт инде.
Әнисә: Рәхмәт, Хәбир.
Хәбир: Мондый хезмәт өчен үбеп алырга да ярый инде. (Әнисә яңагыннан үбеп алгач) Болай итеп йә балалары әтиләрен үбәләр, йә әтиләр балаларын үбәләр
Әнисә: Тор әйдә, куйган чәеңне эчәбез.
Хәбир: Тормыйм, торсам, куып
чыгарырсың Син кайсы мәчеткә йөрисен?
Әнисә: Йөрмим мин Бер генә тапкыр бардым
Хәбир (Торып утырып) Бюрократлар алар
Әнисә. Кемнәр?
Хәбир Муллалар Элеккеге бю-рократлардан артык бюрократлар Мин аларга әйтәм, яратам, дим, ә алар9 Ничә мәчеткә бардым. Бер сүз сөйлиләр Шайка Бюрократлар шайкасы Ярамый, имеш Яраса, мин алар янына ялынып бараммы?
Әнисә; Йөрмә инде син, Хәбир, кирәкми
Хәбир Дөрес, Әнисә! Беркая да йөрмибез. Әгәр безгә рәхәтләнеп яшәр өчен бер дога җитми икән, үзем өйрәнәм Бөтен Коръәнне ятлап чыгам, үзебезгә тиешле доганы үзем укыйм һәм — вәссәләм. Бисмилла ирахман ирахим
Әнисә: Хәбир, тукта
Хәбир Булды, Әнисә Туктадым (Әнисә каршына утырып) Син беләсеңме, Әнисә, мин бу фатирга беренче тапкыр куркып кердем Бу бик начар Ир кеше хатын-кыздан курка башлый икән, ул ир булудан туктый, алашага әверелә Син алашанын нәрсә икәнен беләсеңме9 Мин белми идем, миңа аны авылга кайткач, Миңнур абый күрсәтте Күр, Хәбир, ди, шундый көнгә калырга язмасын, ди Үлгәндә дә айгыр булып үләргә кирәк, ди
Әнисә Кеше бит ул ат кына түгел
Хәбир Ат кешедән акыллырак, шуңа күрә аны печәләр дә кешеләр
Әнисә Таптың сөйләшер сүз
Хәбир Ни турында сөйләшик соң? Син беләсеңме, Әнисә, элек без бик аз сөйләшә идек Сөйләшергә вакытыбыз калмый иде. Син әнә шул доганы ишек өстенө кадаклап куйганнан соң — сүз дә сүз Мин сиңа тагын да куркынычрак сүз әйтәм әле Мин синең өенә киләсе килмичәрөк килдем Элек атлыгып тора идем, бу юлы килергә кирәк булганга гына килдем сыман
Әнисә: Шулай булырга тиеш инде ул, Хәбир
Хәбир Ничек, шулай булырга?
Әнисә Кайчан да булса бер шулай буладыр Яшьлек үтә бит Тиеш булганга гына яши башлыйсың Мин дә шунардан куркам
Хәбир Яман бит бу. Әнисә
Әнисә Яман, әлбәтгәИн яманы, үткәннәрне сш искә ала башлыйсың
Гөнаһларыңны барлыйсын
Хәбир: Җитте, сөйләшмик, Әнисә (Паузадан соң) Кешегә җайсыз бу дөньяда яшәве Ярамый да ярамый Мин аңлыйм, урлашырга ярамый, сугышырга ярамый, үтерергә ярамый Ләкин яратышырга ярый бит Яратсын яраткан кеше яраткан кешесен. Нигә аны тыярга9 Хәтта хайваннарга да жинелрәк яраткан хайванын ярата, ярамый дип әйтүче юк Гөнаһ та димиләр.
Әнисә: Хайван кешедән акыллырак, диден бит Кеше кебек азып-тузып йөрми
Хәбир Молодей! Без синең белән философлар булып беттек. Әйе Мин болай уйламый идем Мин эш турында уйлый идем Конкрет уй, конкрет план һәм аны тормышка ашыру Хәзер уйлыйм — чыннан да, нәрсә ул гөнаһ? Нәрсә ул намус9 Нәрсә ул? Әле бер мәчеттән чыктым да, чиркәү яныннан узып барганда, туктале, поп янына да кереп чыгыйм әле, дим Анынча нәрсә икән ул гөнаһ, дим Югыйсә, нәрсәгә кирәк ул мина чиркәү, нәрсәгә кирәк поп9 Менә син әйт әле, Әнисә, әгәр дә поп әйтсә, рәхәтләнеп яшәгез, яратышыгыз, сез гөнаһ кылмыйсыз дисә, син нәрсә әйтер идең?
Әнисә Мәгънәсез сүзләр сөйләшмик
Хәбир Шулай инде Философ булгач төрлесен сөйләшәсең Менә мин, мәсәлән, әгәр дә син Әнисә булмасаң, Анфиса булсаң, мин Әнисәне яраткан кебек Анфисаны да яратсам, поп әйтсә, догасыз, ЗАГС сыз рәхәтләнеп яшәгез, гөнаһ түгел дисә
Әнисә Хә-ә-би-ир
Хәбир Курыкма, мин чукынмадым Аллам сакласын Ләкин кердем чиркәүгә Аларнын барысы да бер. Әнисә Мулласы да. побы да Берсе дә кешегә яхшы булсын, кеше бәхетле булсын дип тырышмый Мин монда кунмыйм инде, Әнисә Сине кочакламыйм да Гөнаһ бит Әйтерсең инде теге кияүгә чыгасы кешеңә Композитор шалтырата, ни булды, җыр сорамыйсын, ди Язган әзер җырыбыз бар. ди Тагын Әнисә турында, ди
Әнисә: Нигә алып килмәдең сон9 Хәбир Сиңа кирәкми ич алар Әнисә Кайчан әйттем, кирәкми, дип?
Хәбир Халтура, дидең
Әнисә (Хәбирнең кулларын учыма алып) Шаяртып әйткән сүзне дә күтәрә
алмыйсын, ә? Ә менә син ишәк дип атаган кеше ничә ел буе мина багышлап шигырьләр яза Баштарак көлә идем, ул барыбер туктамады Тик аларны мина укымый инде Күптәннән. Өметен өзде
Хәбир: Үзе көтәме?
Әнисә: Көтә
Хәбир: Өметен өзгән килеш көтәме? Димәк, өзмәгән
Әнисә: Әйе, шулай булып чыга Хәбир: Миңа күрсәт әле шуны. Әнисә Нигә кирәк?
Хәбир: Хет, ичмасам, кыяфәтен күрим Бәлки мине дә шигырь язарга өйрәтер. Син анарга кияүгә чыгып, бала табарсын да мин сина шигырь язып ятармын Синең аерылганыңны көтәрмен (Кинәт Әнисәне кочагына ала) Мин сине. Әнисә, беркайчан да беркемгә дә бирмәячәкмен Син — минеке. Син бары тик минеке генә. Зинһар бизмә миннән Зинһар биздермә мине Миңа дөньяда яшәүнең кызыгы калмаячак Кызган мине, Әнисә.
Хәбирнен эш бүлмәсе. Хәбир үз урынында утыра.
Рәмзия: (Ишек төбендә) Сез чакырган кеше килде.
Хәбир: Керсен. (Рәмзия чыгып КИТӘ. ХӘЛИЛ керә).
Хәлил Исәнмесез.
Хәбир: (Өстәл артыннан чыгып) Нихәл, бырат? Син әле һаман “сез” дип сөйләшәсең. Мин әйттем бит инде.
Хәлил: Шулай өйрәнелгән, шулай җайлырак
Хәбир Йә, утырып җибәр әле, бырат. (Рәмзияне чакырып кертеп) Рәмзия, беләсеңме бу абыеңны? Шагыйрь ул, белдеңме? Сыйла әле шагыйрь абыеңны тәмле итеп чәй белән. (Хәлилгә) Мәй тотмыйсын иңде син.
Хәлил: Юк.
Хәбир: Синең бу бүлмәдә булганың да юк бугай әле.
Хәлил: Юк.
Хәбир Менә шушында эшләп ятам, инде мин, бырат. Кара, исемеңне дә сораган юк. Бырат та бырат. Исемең ничек синең?
Хәлил: Хәлил.
Хәбир: Безнең исемнәр охшаш икән ич. Эшләр ничек соң? Ну синең җырларны ярата Әнисә. Үлеп китә инде Мин әйтәм аңарга, аның кебек шагыйрь Татарстанда юк, дим. Чыннан да шәп язасың бит. Мин әле синең кебек язганнарны күргәнем юк.
Хәлил: Бүтәннәрне укымаганга шулай ул.
Хәбир: Шулайдыр, бырат. Укыганым юк. Вакыт та җитми Аннан, мин бит урысча укыдым, татарчага күнегеп булмый. Ну синекен анлыйм. Китапларың да бардыр инде.
Хәлил: Юк
Хәбир: Ничек юк? Әллә чыгар-мыйлармы? Нигә әйтмисең? Беркөн депутат сөйләп тора иде, акча юк китап чыгарырга дип. Табабыз аны.
Хәлил: Мин үзем өчен генә язам.
Хәбир Минем өчен дә язасын ич
Хәлил: Сорады да инде Җәүдәт Хәбир. Җәүдәт исемлемени композитор? Ну, подлец мин. Бырат та бырат. Сез дуслармыни анын белән?
Хәлил: Танышлар.
Хәбир Карале, бырат. Ничә кү- рәм сине, һаман ниндидер боек син Кемдер сине рәнҗеткән кебек, чирле кеше кебек.
Хәлил: Шундый инде.
Хәбир: Беркөн колакка ишетелеп калды, синең квартир юкмыни9
Хәлил: Бар. Мина җитә, берүземә.
Хәбир: Ничек берүзеңә? Әллә үзең генә яшисеңме?
Хәлил: Әйе.
Хәбир: Аерылдың мәллә? Хәлил Өйләнгән юк әле. Хәбир Ничә яшьтә соң үзен? Хәлил: Утыз сигездә Хәбир: Ничек9
Хәлил Шулай. Йомышыгыз бар идеме?
Хәбир: Ә-ә, әйе. Карале, бырат Мина шигырьләр кирәк. Күп шигырь кирәк. Беләсеңме, менә шундыйлар. Минем Әнисәне яратып йөргән берәү бар икән Шигырьләр яза икән. Ун ел буе Әнисәгә багышлап шигырь яза икән ахмак. Менә шуны уздырырлык булсын Беләсен, мин акчаны кызганмыйм.
Хәлил: Мин шигырьне акчага язмыйм.
Хәбир: Ничек язмыйсың Җырлар өчен...
Хәлил Җыр өчен Җәүдәт ала.
Хәбир: Сиңа бирмиме9
Хәлил: Мин үзем алмыйм.
Хәбир Кызык икән. Шагыйрьләр барысы да бераз ниерәктер инде
Син ачуланма, бырат. Мыскыл итеп әйтмим Әнисә әйткән кеше дә шундыйрак, ахрысы. Ун ел буе көтә, ди Әнисә
Хәлил: Яраткач, көтә инде.
Хәбир: Әнисәнен мине яратканын белгән килеш бит. Ничек була инде ул. Мин анын урынында булсам, төкереп кенә китәр идем
Хәлил: Димәк, төкерә алмый Яраткан кешесенә төкерә алмый.
Хәбир: Анысы шулай инде Ничек итеп Әнисәгә Ну, ун ел буе көтеп ятып та булмый ич. Минем бугазымны чәйнәп ташласын иде.
Хәлил: Ни өчен9
Хәбир: Сон бит мин анын яраткан кешесе белән йоклыйм.
Хәлил: Сез дә яратасыздыр ич.
Хәбир: Кемне?
Хәлил: Әнисәне.
Хәбир Яратам гынамы9
Хәлил: Шулай булгач9. Сезнен ни гаебегез бар9 Нигә Сезнен бугазны чәйнәргә?
Хәбир: Карале, бырат, шулай килеп чыга бит (Кинәт Хәлилгә сынап карап торып) Карале, син шул түгелдер ич?
Хәлил: Кем9
Хәбир Әнисәне яратып йөрүче. . Өйләнмәгән дисен, шигырь язасын
Хәлил: Өстәвенә, көтәм дә әле
Хәбир: Әнисәнеме?
Хәлил: Әнисәне
Хәбир: Кит әле Алай булмый.
Хәлил: Ничек була9
Хәбир: Ничек инде9..
Хәлил: Тынычланыгыз. Сезнең Әнисә түгел ул
Хәбир Шулай дисәң генә Сырттан тир бәреп чыкты, бырат Болай булганы юк иде Мин үземне бик көчле кеше дип йөри идем
Хәлил Сез чыннан да көчле Хатын-кызлар көчле кешеләрне яраталар
Хәбир Син көчсезме’’
Хәлил Шулайдыр, күрәсен Хәер, кем ничек аңлый бит көчне Берәүләр, уңга-сулга селтәнеп, кешеләр авызын җимереп йөрүне дә көчкә саныйлар
Хәбир Супсрмэннар заманы инде, бырат, нишләтәсең. Паханнар заманы
Хәлил Китәм мин
Хәбир Бераз утыр әле. бырат Мина күңелсез. Әллә пичеккә китте әле тормыш шундый әйбәт тәгәри иде Әнисә әллә нишләде. Яратам мин аны. бырат, бырат. Әллә нишләде Гөнаһ, ди Син беләсеңме, нәрсә ул гөнаһ9
Хәлил: Белмим
Хәбир Беләсең. Син белергә тиеш — шигырьләр язсаң Безнең ише утын агачы гына ул унны сулдан аера белми Менә синен гөнаһын бармы9
Хәлил: Мин дә кеше
Хәбир Әйе, кешеләр инде без. Син көткән кыз сине яратмыймы9
Хәлил: Күрәсең, яратып бетерми
Хәбир Кияүдәме9
Хәлил: Юк
Хәбир: Карале, син мине шикләндерәсең бит, бырат
Хәлил Мин ахмакка охшаганмыни9
Хәбир Кем әйтә9
Хәлил Әнисәгә багышланган шигырь язучыны ахмак дидегез.
Хәбир Син нәрсә, бырат Ничек инде сииа ахмак дип әйтим. Әнисәне әйтәм, ун ел дәшмәде анын турында Тик торганда исенә төште Шуна кияүгә чыгам, ди. Мине алачак, ди.
Хәлил: Яраткач, нигә алмасын
Хәбир Әйт әле, мужикларча уйлыйк әле. Ни әйтсәң дә. миннән калган хатын була бит инде ул.
Хәлил Булса ни. Сез дә бит анардан калган буласыз.
Хәбир Карале, чыннан да шулай килеп чыга шул Кызык кеше икән син Әйдәле, әз генә коньяк тотыйк
Хәлил Юк, мин эчмим. Беләсең
Хәбир Эчкән дә булмадымы9 Хәлил Юк.
Хәбир Кайда эшлисен9
Хәлил Мәктәптә
Хәбир Укытучымы9
Хәлил Укытучы
Хәбир Слушай, син дурака не валяй, ярыймы9 Мине ахмакка санап утырма Әйт, дөресен генә
Хәлил Сез бизнесмен кеше. Хәбир әфәнде Дөреслекне әйтергә ярамаганны беләсез Дөреслекне белүгә үк яшәүнен кызыгы бетә. Бер шигырь укыйммы үзегезгә9
Хәбир Йәле, йәле
Хәлил:
Яратмыйм, дип син кычкырып әйтмә. Сары сандугачнын ишетүе мөмкин. Былбыл йөрәгенен шартлавыннан Өмет ярларының ишелүе мөмкин
Яратам, дип син кычкырып әйтмә. Серләр төененен чишелүе мөмкин: Йолдызларга йолдыз бәрелүдән Күкләр гөмбәзенең тишелүе мөмкин.
Хәбир: (Паузадан соң) Да-а-а, бырат. Ничек башка килә ул синең шундый нәрсәләр. Туктале, тукта, укыганым бар бит бу әйбереңне Син шул...
Әнисә фатиры. Әнисә диванда утыра. Хәбир ишек төбендә басып тора.
Хәбир: Син борчылма, Әнисә. Мин саубуллашырга гына килдем. Хушлашырга килмәдем, саубуллашырга гына килдем. Чык киявеңә, котыл сине гөнаһка батырган Хәбирдән. Яшәп кара. Аннары әйтерсең, Хәбир, килеп ал, диярсең. Мин көтәрмен. Бүтәннәр көткәнне әллә мин көтә алмаммы? Билгеле инде ун ел көтсәм, миңа ул чакта илле биш була. Сиңа да кырык алты була. Сау бул, Әнисә. (Ишек өстенә карый). Сау бул, “Аятел-Көрси”, сакла Әнисәне шайтаннардан. Саубуллашыр алдыннан мин сиңа, Әнисә, бер җыр гына җырлыйм.
Тәрәзә төбем — каты бал.
Ашыйсын килсә, ватып ал.
Сөюләрең чыннан булса, Галиябану, сылуым, иркәм, Тәрәзәдән тартып ал.
“Галиябану” дигән пьесада кем җырлый әле бу җырны. Әнисә.
Әнисә: Син аны каян белдең?
Хәбир: Җырнымы?
Әнисә: Хәлилне?
Хәбир: Үзе килде. Синең кварти-раңның ачкычларын сорый.
Әнисә: Шаярма, Хәбир.
Хәбир: Әкәмәт дөнья. Мин бит Сезнең арада хат ташучы була башлаганмын.
Әнисә: Ни сөйлисең, Хәбир?
Хәбир: Ул сиңа багышлап җырлар язган, мин аларны сиңа ташыганмын “Әнисә, Әнисәм, җил булып иссәм, җил булып иссәм".
Әнисә: Берни дә аңламыйм, Хәбир
Хәбир Син миңа бер генә сүз әйт, син белә идеңме ул җырларны? Сине ун ел көткән Хәлил язганын? Юк, мин сина ачуланмыйм, ачуланырга хакым да юк Әйт кенә, белә идеңме? Сез очраша идегезме? Әйт инде, очраша идегезме7
Әнисә: Нигә син миннән сорау аласың әле?
Хәбир: Сорау алмыйм, сорыйм гына. Үтенеп сорыйм.
Әнисә: Син мина ышанмыйсыңмы?
Хәбир: Ышанам. Мин инде хәзер әллә нинди әкиятләргә дә ышанам. Үзең әйт Үз телең белән әйт. Мин үземнен кем икәнлегемне белеп китәсем килә синең яннан.
Әнисә Очрашмадык без, Хәбир, очрашмадык.
Хәбир: Алайса, син аның көткәнен кайдан белдең?
Әнисә* Юлымда көтеп торып, әйткәли иде
Хәбир: Димәк, очрашкансыз.
Әнисә: Очрашмадык. Очрашу андый булмый. Син аны беләсең Мин синең белән генә очраштым.
Хәбир: Хәер, очрашсагыз да, минем гаепләргә хакым юк. Мин бит нибарысы сөяркә генә.
Әнисә: Хәбир, рәнҗетмә мине Минем бернинди гөнаһым юк синең алда. Әйт, аңлат мина. Нинди җырлар9
Хәбир: Әйтмәдемени9 Кайда ул кассеталар?
Әнисә: Әнә, өстәлдә
Хәбир: (Кассеталардагы җырларны уйнатып-уйнатып курсәтә) Таныйсыңмы?
Әнисә: Үзен алып килгәннәр.
Хәбир: Әйе, мин ахмак, мин ишәк алып килгән җырлар. Ә аларны язучы синең Хәлил
Әнисә: Мин берни дә белмим. Хәбир Белмим, беони дә белмим (Хәбир кассеталарны аяк астына салып таптаган-да) Хәбир!.. Хәбир...
Хәбир: (Ишеккә таба бара да тукталып) Барыбер минем кебек яратучы булмаячак сине.
Әнисә: (Хәбир янына килеп) Хәбир, туктале, тынычлан әле Кил әле, утыр әле (Җитәкләп алып килеп ливанга утырта) Тынычлан. . (Хәбир сулкылдап еларга ук тотынгач) Йә инде бәгырькәем Нишлисең сон син?
Хәбир: Нигә алдадын син мине9 Дөньяда иң зур гөнаһ — сине бик яраткан кешене алдау.
Әнисә Ышан, бәгырькәем Валлаһи, билләһи, белмәдем. Элек шигырьләр язып җибәрә иде. Берсен син аны үзең дә укыдың. Көлә-көлә укыдың Моннан тугыз ел элек иде ул Шуннан
бирле язганы юк Тыйдым Хәтерендәме'’ Кем ул. диден. Мин әйттем, һәм без икәүләшеп көлдек Шигырен ертып ташладык. Хәтерлисеңме?
Хәбир: Ничек сон алайса Димәк, мин аны үзем эзләп таптым9 Юк, композитор эзләп тапты Һәм ул мине сине белгән килеш. Ах, подлец. Идиотизм Кара син аны. һәм син шунын белән9. Әйткән булса, ул минем яраткан Әнисәм, дисә... Мин аны синнән дә ныграк яратам, дисә (Кинәт урыныннан торып) Ярый, Әнисә, булды бу Казына торгач, казып чыгардык Теләгеңә иреш-тең Күңелнең кайсыдыр жире кителде. Мин инде сине яратуымны чыннан да гөнаһ дип уйлый башладым Гөнаһтыр Яшьлегем миннән үч ала. Унсигез яшемдә утыз яшьлек кызга өйләнеп. Ярый Хәерле булсын (Иелеп кассета ватыкларын ала) Болар өчен гафу ит Жүләрлск. Үзең дә бит, тилермә, Хәбир, дия илен Шул сүзеңне әйтә идең дә рәхәт булып китә иде.
Мин киттем. Аерылышканда кочакламыйм, кулымны да бирмим, китә алмам дип куркам. Нигә син бер сүз дә дәшмисең? Сау бул. диген һич югында, хуш, диген
Әнисә. Хуш, Хәбир Мина үпкәләмә.
Хәбир: Нигә үпкәләргә9 һәркемнең үз тормышы. Рәмзия әйтмешли, жизнь Бәхетле бул (Ишеккә юнәлә)
Әнисә: Ачкычларны калдырдыкмы. Хәбир9
Хәбир Ә-ә-ә, гафу ит (Ачкычларны китереп өстәлгә куя ла:
Озата барма, дустым, озата барма.
Олы юл бит, балки, адашмам. —
дип көйләп чыгып китә)
Әнисә: (Хисләрен тышка чыгарырга куркып, үзен көчкә тыеп тораташ кебек хәрәкәтсез басып торган җиреннән кинәт ишеккә ташлана)
Хәби-ир! Китмә! Китмә' Хә-ә-би- ир!..
Крутушка.
Пәрдә.