Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫРГЫЙЛЫККА КАРШЫ


Нәбирә Гыйматдинованын Татарстан китап нәшриятында ' Кыргый” исеме белән басылган повестьлар җыентыгы мине дә битараф калдырмады Кайсы ягы якын сон безгә Н Гыйматдинова ижатынын9 Беренче чиратта, әлбәттә, әсәр сюжетларының кеше күнелен дулкынланырга мәжбүр ггтүче гайре табигый вакыйгаларга нигезләнгән булуында Мона кадәр без андый хәлләр турында йә фантастик әсәрләрдән укып, йә халык арасында телдән-телгә сөйләнеп йөргән хикәяләрдән ишетеп кенә белә идек һәм, ниһаять, вакыт җитте Нәбирә Гыйматдинова аларны безгә җитди әдәби әсәрләр рәвешендә тәкъдим итте Икенчелән, авторнын тел-өслүбе койле, сүзләр, җөмләләр бер-берсенэ ятыш, кыскасы — түгәрәк, бөтен Әсәрләрдә һәр "шәхеснен" сойлэме анын холкына, яшәгән мохитына. эчке халәтенә яраклаштырылган Психологлар фикеренчә дә бит кешенең эш-фигылен. үз-үзен тотышын һәм шул җөмләдән, сөйләмен анализлау аша кешенен эчке дөньясын ачып була Гыйматдинова геройларының да эчке дөньяларына сөйләмнәре аша юл табарга мөмкин. Өченчедән, язучы эмоциональ моментларны артык күпертмичә купшыламыйча, гади, әмма үтемле, тәэсирле итеп бирә белә Китапка барысы дүрт повесть тупланган Күке төкреге".
Кыргый . "Китәм. димә". Болан Сонгысында Н Гыйматдинова. минем карашка, иҗатындагы төн проблеманы — табигать һәм кеше арасындагы гармоииянен югалуы һәм шунын нәтиҗәсендә килеп туган кешелек доньясынын һәлакәте проблемасын аеруча ачык чагылдыра Сихерче дәге Сәвилә белән Болан"дагы Акчәч икесе бер камырдан булып, икесе дә табигатьне саклау, кешеләрне бәладән йолуны тормышларының төп бурычы иткәннәр Шушы ук Сәвилә. Акчәч образлары янына
Күке төкреге’ндәге Галияне лә китереп кушу кирәк Ләкин Галиянен бурычы алдагыларыныкыннан бераз тарайтыла төшкән — повестьта ул к\брәк үз бәхет- сезлеге өчен үч алучы образ кебегрэк итеп эшләнгән Шулай булуга карамастан Сәвилә дә, Акчәч тә. Галия дә. әйтеп кителгәнчә, бер лагерь кешеләре Өч повестьны берләштерүче тагын бер охшаш деталь — ул да булса, өч әсәрдә лә героиняларны башка мөхит белән бәйләүче булып карчыклар образлары килеп баса Сихерче дә —Убыр.
Болан ла — Сузгын. “Күке төкреге нлә — Карачутыр Өчесе өч характердагы карчыклар болар, әмма боларны да берләштерүче уртак бер леталь бар нинди булуларына карамастан, сузгын да. убыр ла. карачутыр да мәнгегә кешеләр арасыннан сөрелгән, читләтелгән
Сихерче лэге әби. мәсьәлән. гомере буе кешеләргә изгелек кенә кылган, әмма авылдашлары ана убыр лигән ямьсез исем ябыштырып үлгәч, йортына ут салу белән җавап бирәләр “Болан" лагы Сузгын үзе үк кешеләрдән читләшүне хуп күрә, ә авылдашлары анын мәетен зиратка кертмәс өчен жан талашалар. Күке төкреген лэге Карачутыр турында инде әйтәсе лә юк Ил- көнгә торте торле кара эшләр эреле-ваклы зәхмәт кылып күрүче карчык бу. шуна ла кешеләр анын йортын әйләнеп узуны артык күрәләр Күке төкреге’нлә Сихерче лэге кебек үк “күршелек проблемасы бик калку итеп күрсәтелә Тормышта яман белән яхшы янәшә генә, күпмедер дәрәҗәлә бер берсенә ярашып гомер сөрә Сихерче лә Тәминдарны бөтен барлыгы белән шашып яратучы, анын өчен бар булганын бирергә әзер торучы Сәвилә һәм янэшәдэге йортта шул ук иргә хыянәт итеп, зәһәр чәчеп яшәүче Мәликә күршелеге Күке төкреге"ндәге Акъәни һәм онык белән Карачутыр. Газзә. Шәрәф янәшәлеге Бу янәшәлек сәнгать әсәрләрендә мөмкин булганча. Гыйматдинова повестьларындаКитап күзвтү
берникадәр тарайтылып бирелгән Эче чиста уңай геройларнын башка якларына детальле игътибар ителми Ә бит тормышта бер кеше эчендә яхшы сыйфатлар начарлары белән янәшә яши Кимчелек дип саналырлык сыйфатлары булмаган кешеләр тормышта бик сирәк очрый. Шунын белән бергә, тискәре сыйфат әле ул һәрвакытта да яманлык, кара эчлелек дигәнне аңлатмый. Н Гыйматдинова “шәхес"не сурәтләүдә нигездә менә төп шул критерийга — күңел чисталыгы, "шэхес'тэ явызлык булмауга, кешеләргә карата начарлык кылмауга басым ясый Әлеге повестьларында, Н Гыйматдинованын, алда язылган әсәрләрендәге кебек үк, хатын-кыз образлары ир-ат образларына караганда күпкә нечкә, күпкә сизгер, батыр, күпкә тәвәккәл, чыдам. Мәхәббәт — алар өчен жирдәге бөтен нәрсәдән өстен Әлбәттә, фрагмент рәвешендә тискәре хатын-кыз образлары да чагылып китә бу ижатта (Мәсьәлән. “Кыргый"дагы Әсмабикә образы) Шунын белән беррәттән нигездә хыянәтчел, көчсез ир-ат образлары лагере' нда сирәк булса да сокланырдай ир-ат шәхес лар очрый. "Кыргый"дагы Жәббәр, Китам, димэ'дэге Шәнкәле образлары шундыйлардан. Ә калганнары жаннары яхшы булуга карамастан, ничектер, яманлык томанына чорналып яшиләр сыман. Алар өстендә ниндидер каргыш эленеп тора сыман Шулай булмаганда, тормышлары көйләнә, менә инде бәхеткә тиенә дип торганда гына, бу ирләр кинәт кенә ялгыш адымнар ясап ташлыйлар Мәсьәлән, “Күке төкреге ндэге Гыйлемдар, инде кайчандыр эшләнгән ялгышларын төзәтеп, сабыр гына яраткан Галиясе белән кавышасы урынга, ана үч итеп күрешү көннәрен ерагайта, икенче яшь хатынга өйләнә. “Китәм, димә” повестендәге Сәйдәш тәмугька охшашлы тормышыннан йолып алырдай кешесенә — сөйгәне Камиллага хыянәт юлына баса
Болан "дагы Рыскол, бәхетле булуга бер адым калганда, үзен үлем тырнагыннан йолып алган мәхәббәте белән аны күкләргә күгәргән Акчәчкә хыянәт итеп, антын боза, һәлакәткә юлыга Китапка кергән "Китәм. димә" әсәре — психологик, фәлсәфи повесть Кеше үз тормышы, яшәвенең мәгънәсе, үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында уйласын өчен менә дигән этәргеч бирүче әсәр бу Илдәге инкыйлаб нәтиҗәсендә өч кешенен язмышы аеры- чаеры килеп, бәхетсезлеккә дучар була Салам түбәле өйдә яшәүче чабаталы философ Шәнкәле. затлы сарайда көн күрүче нәзберек графиня Шарлотта, ятимлек ачысын тулысы белән татып, ни ярлылык чокырына тәгәрәмичә, ни байлыкка ирешмичә, ләкин тулысы белән нәсел-нәсәбеннән баш тартырга мәжбүр булып дөньядан киткән Камилланың энесе Ахыр чиктә бәхетсезлек Камиллага да килеп кагыла Графиняның бөтен милкенә тулы хужа булып Парижда яши башлагач, ул тормышындагы ин бәхетле мизгелләрне гипноз ярдәмендә хәтереннән юдыруны хуп күрә Карынында яралган бала гына аны үткән шул көннәре белән бәйли Шәнкәле-Шәнгәрәй нәселе өстендә ниндидер каргыш эленеп тора кебек. Бу нәселнең бердәнбер дәвамчысы булырга тиешле бала — Камилланың дөньяга киләчәк баласы инде туганчы ук әтисе, нинди нәселдән килүе турында хатирәләрдән дә мәхрүм ителәчәк. Ни аяныч! Димәк, нәселе белән бергә ул халкын да онытачак. Ә бит Камилла- Камилләнен трагедиясенә әлеге дә баягы шул ашын тота белмәүче ир гаепле Ир кеше яшәешнен нигезе булырга тиешле Ходай тарафыннан шуңа күрә дә ана аек аналитик акыл биргән, күбрәк физик көч чыдамлык, түземлек бирелгән. Хатын-кыз ул күбрәк хис белән яшәргә тиешле зат Әмма көннән-көн ирләр ничектер чигенә- чүга. вакланып, кечерәя, мескенләнә, тормышның бөтен йөген хатыннар өстенэ аудара баралар. Тарихтан билгеле ирләрнең акылларын жуеп, ниндидер шәхси амбипияләр өчен ызгышып-талашуы аркасында зур-зур дәүләтләр һәлак булган. Набирә Гыйматлинова өчен бу проблеманы күгәрү, әйтеп кителгәнчә, беренче түгел. Язучынын ижатында ул мәсьәлә төп урынны тота дип әйтсәк тә ялгышмабыздыр. Китапка кертелгән дүрт әсәр арасында ин уныш- лысы. безнен карашка. “Кыргый" повесте Язучы моны үзе дә андый булса кирәк, китапның нәкъ шушы повесть исеме белән аталуы шундыирак уйларга этәрә Җәмиләнең трагедиясе, китапка кергән башка әсәрләрендәге героинялар фажигасына караганда йорәкне к\6рәк дулкынландыра Бу—Жәмиләнең күпмедер дәрәжәдә безгә якынрак торуыннан булса кирәк. Чөнки, нәрсә әйтсәк тә. Галия лә, Акчәч тә. Камилла да, Тургенев әсәрләрен тикшерүчеләр терминологиясен кулланып әйтсәк.
гадәттән тыш шәхесләр" Безнен арада андыйлар меңгә бер генә очрыйлар Ә менә Жәмилә — гап-гади хатын, андыйларны тормышта эзләп артык жәфаланасы юк Халыкның тискәре лә. у на и да тәҗрибәсен, ышану-инануларын ул ныклап сеңдергән Иренен ерткыч булуына карамастан, нечкә, йомшак күңелле Жәмилә ана бөтен җылысын бирә, аның хыянәтен, сугу- оруларын да кичерә Әмма бу ханымның эче каршылык белән тулган: бертуктаусыз бәхеткә омтылу, бәхетле булырга хыяллану, шул хакта уйлау белән беррәттән туктаусыз бәхетсезлеккә тартучы эш-гамәлләр кылу Башта, жаны карышуга карамастан ла, карт кыз булып калам дип, яманаты чыккан Идрискә кияүгә бару; аннары бөтен җылысын, бөтен сөюен шул ерткыч хыянәтчел иргә әрәм итү, аны үзгәртергә тырышу, ике куллап, чатырдатып бәхетсезлегенә ябышу; ахырдан Жәббарнын үзен бәхетле итәчәк мәхәббәте!шан көрәшсез генә ваз кичү.. Үзенең ерткыч ире Әсмабикәгә йортка кергәч, "кайт, аяк астында туфрак булырмын", дип ялварган хатын, башлары әйләнер дәрәжәдә яраткан Жәббарыннан качып, ачылмыйча йөдәтә. Моны ничек аңлатып була? Минемчә, бу — хроник рәвештә бәхетсезлеккә омтылыш Жаны- тәне белән күрәлмаган качкын Идрискә ишек ачуны да ни белән аңлатырга’ Куркумы’ Юк, Жәмилә батыр хатын Теләсә, көтелмәгән кунактан котылу жаен таба алган булыр иде ул. Әмма, әлеге дә баягы, шул бәхетсезлегенә тугры" булу аны Идрис гурысынла Жәббарга ачылудан тыеп кала. Жэббар Сафин — Жәмилә авылына билгеләнгән участок милиционеры, тәртип сакчысы Назга, яратуга, сусаган Жәмилә анын мәхәббәтеннән бер лә булмаганча ачылып, яктырып китә Ләкин Жэббар образы икенче пландагы образ, летальле эшләнмәгән Әмма анын нинди шәхес икәнлеге әсәрдәге вакыйгалар барышында ачык укыла бу — көчле, акыллы, тугьрылыклы, саф күнелле. яхшы йөрәкле чын ир. Идрис тарафыннан корыган таяк", “Сасы көзән", сукыр тычкан дигән хурлыклы сүзләр генә ишетеп, кыйналып- сугылып яшәгән Жәмиләне үзен хатын-кыз игеп тоярга өйрәтүче нәкъ менә Жэббар Ана охшашлы геройны Н Гыйматлинова әсәрләре! йә инде бер очраткан идек Мити калса, Жэббар белән Ханым солтаным повестенда! ы Гаһир бертуганнар кебек охшаганнар Накь менә шундый тор ир-ат авторнын идеалы булырга охшый Карач- кы-Идрис тә Жэббар кебек ук икенче пландагы образ. Бу геройларның эчке дөньясында барган уй-кузгалышлардан без хәбәрсез Ләкин эш — гамәлләрен анализлап. без Илриснен ни! .тирәк кеше булуы турындагы картинаны ачык күз алдына бастыра алабыз Жәббарга капма-каршы образ буларак, ул хыянәтчел, вәхши, хәйләкәр, астыртын, көнчел Чагыштырыр өчен ике героинын сөйләменнән өзекләр китерик Жэббар * — Саумы. Жәмлү- Жәмилэ” (Машинадан алып кыр чәчәкләре сузды) Үзенә охшаганнарын гына җыйдым Болында чәчәк, чәчәк, күз камаша Ләкин ин матуры минем каршымда икән бит Ботен гөлләрнең матурлыгын үзенә җыйган" Идрис: "Ну, Жәмлә, сасы көзән, сукыр тычкан, арт сабагыңны бер укытам мин синен. Икенчеләй урам ярмассың, милисә өстермәссең Идән астына агттөшеп, иләк авызына бәрәнге тутырып, тавыш- өненне чыгартмыйча гына изәчәкмен" Шушы ике образ яктылыгында Жәмиләнен трагедиясе тулысы белән, бөтен тирәнлеге белән ачыла Төрмәдән качкан ир бу хатыннын психологиясен шулкадәр яхшы үзләштергән ки, минем белән бергә инде син дә буялдын, тоттырсан. төрмә ишеген бергә атлап керербез. — дип Жәмиләнен башына сеңдергәч, ул бернидән шикләнмичә җәелеп көн күрә башлый Никахлы хатыннын тиешсез эш кылмасына ул тулысынча ышана Әгәр Жәмиләнен юлында Жэббар очрамаган булса, эш нәкъ Идрис уйлаганча килеп чыгар иде, мөгаен Н Гыйматдинованын күп әсәрләрендә без ятимлек мәсьәләсе белән йөзгә-йөз очрашабыз Мәсьәлэн. "Сихерче'до Сәвиләне апасы тәрбияли, “Күке төкреге"ндә Галияне дәү әнисе үстерә,
Болан’дагы Акчәчнен Сузгын карчыктан башка беркеме юк Кыргын дагы Жәмилә исә — дөм ятим Аннары "Күке төкреге"ндәге үги әни һәм кырыс әти кул астына кайтуга караганда ерткыч Шәриф белән кон күрүне артыграк күрүче Наҗия Ятим сабыйнын күнеле сынык була һәм тормышта алар ятимлек татымаган балаларга караганда, ешрак фажигага очрыйлар Ятимлектә үскәннәр тормыипа төрле юллар сайлый кайберләре явызлыкка тартыла, кайберләре кешеләрдән читләшеп, аларга ышанмыйча кон күрә Ләкин болар арасыннан Сәвилә. Акчәч, Галия. Наҗия кебек чиста саф йөрәкле,
кешеләргә ышанычын, мәхәббәтен жуй- маган. горур шәхесләр дә чыккалый Авырлыклар килгәндә ышыкланыр өчен нык жилка булмау бу геройлар холкында үҗәтлек тә тәрбияләгән Шәрәфтән туктаусыз жәбер күреп, туктаусыз кыйналып, тапталып-изелеп яшәгән яп-яшь, яп-ябык Нажия ире көнләш ияртеп кайткач нишли әле’ Менә әсәрдән өзек "Көндә-әш?! — дип чинап жибәргән Нажия һәм. агач башыннан сикергән мәче кебек, теге хатыннын бөдрәләткән чәченә барып ябышкан Хатын селтәп аткан саен килеп ябыша икән яшь килен, ябыша да чиный-чиный тегенен йөзен тырный икән Бохараны — авыл парикны шарик дип сөйләүче шушы ук Нажия берзаман үжәтләнеп шәһәрдә табиплыкка укый һәм максатына ирешә дә Үҗәтлек дигәндә Жәмиләне дә искә төшерү урынлы булыр Ни тырышып, ни үжәтләнеп авылда бер диярдәй йорт җиткерә бит ул! Әсәрдә “йорт салу га юкка гына аерым басым ясалмый Ныклып уйлап караганда, хатын-кыз күп очракта оясын-йортын ныгытуга бөтен көчен бирүчән була Ышыкланыр җилкәсе булмаганнар өчен бу бигрәк тә хас. Шуңа күрә Жәмиләнен үз йортын булдырырга омтылышы бик яхшы аңлашыла "Йорт салу" повестьта тагын символик төшенчәгә дә ия. Идрис белән гомер иткән йорт иске, кыйшайган, черек бүрәнәле — ул Жәмиләнен никахлы ире белән уздырган гомеренә охшаган. Яңасы исә, Жэббар Сафин Жәмиләгә бүләк иткән мәхәббәт кебек матур, зур. таза. нык. “Күр, бүрәнәләре нинди нык, калын. Өч кеше гомеренә житәрлек.. Калын булмый ни, ирләр белән тиң урман кисеште ич' Шәпә Халидәсе ире белән кулдаш иде Тәрәзәләренә кара син! Күрше авыл остасы Солтан тәрәзә йөзлекләрен челтәрләп ясый лигәч. аны эзләп барды Челтәр тәрәзәле матур йортта яшәргә хыяллана иде бит Жәмилә" Монысы Жәмиләнен яна торгызган йортының тасвирламасы булды Жэббар китергән бәхет түбәндәгечә сурәтләнә "Урман аланында уздырган төннән сон Жәмилә үзен чын хатын-кыз итеп тойды Жанын төреп торган кабык салып ташланды Бу мәхәббәт шундый кадерле ки, ана йөрәк каны белән генә түләргә кирәк иде. Ул жиргә басмады — очты ашамалы-эчмәде — һава белән генә тукланып торды, гүя канатлы фәрештә иде Күнел үсмәгәнгә күрә шкафта киелмичә яткан күлмәкләр дөньяга чыкты, гел жыеп. каптырып куйган чәч дулкынланып иңнәргә сибелде, иннек-кершән көзге янына барып кунаклады, кыскасы, ул яши башлады һәм менә, көннәрдән бер көнне, Идрис дигән ерткыч шушы мәхәббәт утында янган ике кешене аера Күнеле сынык Жәмиләгә инде матур йортның да кирәге калмый. Мен бәлаләр белән җиткерелгән йортка ул үз куллары белән ут сала Чоланда гырлый- гырлый Идрис йокы симертә Үзен нинди ачы үлем көткәнен ул башына да китерми
Сарайдан бензин алып чыгып су белән коендыргандай шаулатып бүрәнәләргә сипкәндә генә күздән яшь атылды Өч чиләк бензинның тамчысын да калдырмыйча елый-елый сибеп бетергәч, кочак-кочак күтәреп өйнең дүрт ягына ла салам та тылы Ерткычны оясында дөмектерәләр, оясында Аны качырырга ярамый Ул — куркыныч, бик куркыныч ерткыч Әгәр ычкындырсаң, адәмнәр аннан күпме жик күрәчәк " Тәвәккәл адым ясар өчен шулай ук мәхәббәтен жую кирәк булдымы икәнни сон Жәмиләгә'-’ Әллә бу Идрис күрсәткән кайгы-золымнарнын сабыр савытын ташьпкан сонгы тамчысы булдымы'’ Ни генә булмасын, бу хәл Жәмиләнен үткәненә нокта куючы күренеш иде Әгәр дә күңеллән генә повестьның ләвамын уйласак Жәмилә шәһәргә китеп, эшкә урнаша торак мәсьәләсен хәл итә. хәтта яхшы гына гаилә дә төзи Ул инде хроник рәвештә бәхетсез- леккэ омтылучы түгел, ул — тигез, тыныч тормыш көтүче Әйе. Нәбирә Гыйматдино- ванын яна китабы — аның яна унышы Талантлы һәм жегәрле бу авторга ижади уңышлар һәрчак юлдаш булсын, китап сөючеләрне янадан-яна әсәрләр белән сөендерсен дигән теләктә калабыз1