Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГӨЛСЕМ БӘХЕТЕНЕҢ СЕРЛӘРЕ


- Коткар, зинһар. - диде көннәрдән беркөнне нәшрият мөхәррире Венера Шәрипова. - календарьны типографиягә төшерер көн җитте. ә Гөлсем Исангулова турында язма юк. Артисткага тиздән алтмыш тула бит
- Ярар. - дидем. Яраткан артистка турында машинкада бер бит язып бирү кыен түгел лә Календарьда басылып чыккан түбәндәге язма шулай туды
“Назлыгөл-Энжебикә Кайсыбыз гына Гөлсем Исангулова уйнаган. Map Байҗиев пьесасы буенча куелган "Хуш, Назлыгөл'" спектаклендәге Назлыгөлне хәтерләми икән. Яки Нурихан Фәттахның "Кол Гали”ендәге Энҗебикәне Автор язган роль белән башкаручы артистка шулкадәр туры килсә дә килер икән Үзе чибәр, үзе горур, үзе шәфкатьле, үз
кыйбласыннан тайпылмас Гөлсемебез ул безнең
Күпме татар кызлары Башкортстанда башкортча театр уйнап йөргәндә, Гөлсем ханым - татар театрында уйнаучы бердәнбер башкорт кызы Аллаһы Тәгалә аңа фаҗигале язмыш биргән — ул балалар йортында тәрбияләнгән. Аннан Мәскәүдә укып, артистка булып Казанга килгән. Гөлсем апа гомер буе көрәшеп яши Яшәү өчен, матурлык, гаделлек өчен көрәшә ул. Шуңа аны Мостай Кәрим, Рәми Гарипов кебек олы шагыйрьләр үзләренә тиң күрә, хөрмәт итә. Сынмас, сыгылмас булганың, кайгы- хәсрәт, борчуларыңны безгә күрсәтмичә, якты, матур образларың белән татар тамашачысын сөендергән өчен рәхмәт сиңа, Назлыгөл-Энҗебикә "
Элек тә Гөлсем апа турында да. ул уйнаган рольләр турында язасым килә иде Ничектер жае чыкмады Инде менә Гөлсем апа турында язмый чарам юк Язарга кирәк, ләкин анын турында язу жиңел түгел Чөнки ул - үтә катлаулы, башкаларга охшамаган шәхес
Уены-чыны бергә Советлар Союзының бетәчәген-таркалачагын да Гөлсем Исәнгулова бик күп еллар элек әйткән кеше бит
1956 ел Мәскәүнен Щепкин исемендәге театр училищесына керү өчен Татар дәүләт академия театрында имтиханнар бара. Имтихан гына түгел, чын мәгънәсендә тикшерү, сынау Сынаучылары Хәлил ага Әбжәлилов, Хөсәен ага Уразиков. Ширияздан ага Сарымсаков һидият ага Солтанов. Беренче турда ук игътибарны җәлеп иткән бердәнбер чая башкорт кызы, рәхәтләнеп көлдерә имтихан алучыларны Күрәсең, башкорт телен бозып татарча сөйләргә тырышуы имтихан алучыларга кызык тоелгандыр. Ширияздан Сарымсаков Гөлсемгә: «Весь Советский Союз" сүзенең татарчасын әйтеп күрсәт әле». - ди Шомлы, серле күз карашыннан бер мәлгә каушап та кала әле кыз бала Югыйсә, бик җиңел сорау, инде ин авырларын да җиңеп чыккач, каушата да калдыра Сорауның мәкерле икәнен чамалый кыз. Юри бирәләрдер аңа бу сорауны, батырыр өчен «Татар артисты булам дип йөргәнче сөйләшергә өйрәнеп кил». - дисәләр, нишләрсең Югыйсә, укырга озатып калган башкорт театры артисты Рәфкәт Фәйзи:
- Башкорт сүзенә “лар-ләр"не кушасың да татарча була ул. - дигән иде Советский - Совет “лар"ны кушкач, "Советлар Союзы" була, “весь" - анысы "бөтә" була.
Ширияздан ага туп-туры күзгә карап тора, Гөлсем дә туп-туры ярып сала:
- Бөтә Советлар Союзы. — ди
Шул өч сүзе белән башкорт кызы имтихан алучыларны аяктан ега да инде Ярый әле. Мәскәүдән килгән вәкил ул сүзләрнең мәгънәсен аңламый Ул чакта әле берәү дә 30-35 елдан Советлар Союзы чыннан да таркалыр, дип күз алдына китерә алмый
Шулай итеп. Гөлсемне укырга кабул итәләр Гөлсем Исәнгулованың башка берәүгә дә охшамаган үз юлы. үз урыны Аны башкалар белән бутап булмый. Югыйсә, әгәр ул башкалар кебек үз әти-әнисе белән үссә?. Колхоз хисапчысы, эчкерсез, ярдәмчел Сабир агай белән Дәүләткол авылына Ашказар буендагы Мостафа авылыннан килен булып төшкән Гафифә апаның кадерле, иркә баласы булып үссә?.
Юк шул. андый бәхет Гөлсемгә эләкми Каһәр суккан сугыш, кызны әти-әнисез генә түгел, туган җирсез, туган авылсыз да калдыра Әтисен хәтерли ул. бүгенгедәй хәтерли, кара карлыган кебек күзле, мыеклы, озын буйлы, чибәр кеше була ул Балачак хәтере, бәлки, шулай булырга тиеш булган, дип уйлыйдыр
Әтисеннән калганда өч яшь була ана 1943 елда Сабир агайнын сонгы хатын алалар Шуннан озак та үтми тетрәндергеч хәбәр килә “Өлкән сержант Исангулов Сабир Хафиз улы хәбәрсез югалды", диелгән була Мондый хатлар бу чорда һәр авылга, һәр шәһәргә килә. Инде менә сынар канат булган әнинен дә югалуы Бусы инде бигрәк үзәкне өзә бәгырьләрне кисә. Җитмәсә, сугыш беткәч бит әле. ике авыл арасында гына
Сабир агайнын авыр хәбәре килгәч, озак та үтми, әниләре тарафыннан да. сенел-энеләре тарафыннан да зур өметләр багланган Әкълимә апалары кайтып төшә Җиде класс бетергәннән сон шәфкать туташы булырга Эстәрлетамакта укып йөрүче апалары Эстәрлебаш районында салым агенты булырга эш белешеп кайттым, торырга - өй. ашарга - ризык та булачак”. - дип сөендерә Әй. язмыш, язмыш Әкълимәне чуаш авылы Тәтербашка күчерәләр Шул авылдан исә Гөлсемнен гомер буена бердәнбер таянычы булып калачак Зөбәер абыйсы ун чакрымдагы Тормайга укырга йөри.
Язмамны шул урынга кадәр укыгач. Гөлсем ханым, монын кемгә кирәге бар дияр Укучыма да шулай тоелуы бар Ләкин монда бик тә үзенчәлекле, талантлы, фикерле артистканын холкы формалаша, монда да ул яшәү өчен көрәшә, көрәшергә өйрәнә Язмышнын бөтен ачылыгын татый
Әкълимәне дәүләт акчасын әрәм-шәрәм иткән дип. кулга алалар Әниләре ут йота, төннәрен йокысы кача Кызынык гаепсезлеген исбатларга тырыша Яхшы адвокат эзләргә Уфага җыена Зөбәере җигеп йөрергә өйрәткән зур үгезне акчага әйләндереп, балын, маен табып ике чуаш ир янына утырып юлга кузгала Күнеле нидер сизенгәндәй. 7 яшьлек Гөлсемне кысып-кысып кочаклый Ун көннән әйләнеп кайтырмын, балалар, ди Айдан артык вакыт үтә. Зөбәер. Гөлсем. Альберт әниләрен көтәләр Ләкин юкка Ана бер хәбәрсез юкка чыга Хәбәре дә булмый, кабере дә калмый Балалар Мостафа авылына бабаларына хат язып салалар Әниләренең абыйсы Сынтимер бабай килә Зөбәерне әнисен эзләтергә, көтәргә кушып калдыра да Гөлсем белән Альбертны үзләренә алып китә Кечкенә Альбертны тәрбиягә бирә Зөбәер белән Гөлсем монда тамак хакына хезмәтчегә әйләнәләр Унөч айдан, гаепсез табылып Әкълимә дә кайта Ләкин әнә шул каһәрле айлар анын холкын бик үзгәрткән була Нахакка рәнҗетелгән унҗиде яшьлек кыз бала кешеләргә, тормышка ышанычын югалта Гомере буена дөреслек эзләп, аны таба алмыйча, йөрәк авыруыннан дөнья белән бәхилләшә Энеләре Альбертның да гомере фаҗигале тәмамлана, аны да ун класс бетергәч армиягә алалар Өч ел Мәскәүдә хезмәт иткәннән сон. аны җинаятьчеләр эзләү бүлегендә эшкә калдыралар Дүрт ел эшләгәч, ул егерме биш яшендә бандитлар тотканда һәлак була
Абыйсы Зөбәер бик тырыш була Ул әле әниләре исән чакта да. чуаш авылында яшәгәндә дә ун чакрымдагы авылга йөреп, туган телендә белем ала Аны бик яхшы укыганы өчен Уфадагы башкорт балалар йортына күчерәләр Сонрак ул. бик кыенлык белән булса да. сеңелесе Гөлсемне дә үз янына — балалар йортына алдыруга ирешә Ул - Гөлсемнен беренче укытучысы Кагылып-сугылып үскән, әле хәреф танырга да өлгермәгән унбер яшьлек Гөлсемне яше буенча дүртенче сыйныфка утырталар Абыйсы сәгатьләр буена, кешедән качып, төннәрен, сеңлесенә хәреф өйрәтеп азаплана һәр көнне сәгатьләр буе хәрефөйрәнеп утыралар, булмагач, булмый гына Бүре көтүенә очраган адашып кырларда калган, катлы- катлы авыр операцияләр кичереп, күз яше күрсәтмәгән Зөбәер сенлесенә хәреф таныта алмаудан гажиз булып, кычкырып елап җибәрә Йа. Раббы, нинди могҗизалар була Шуннан сон Гөлсем укырга, язарга өйрәнә Яшьтәшләрен куып җитә Яхшы укучылар рәтенә баса Балалар йортында ул башкалардан бәхетлерәк тә. горуррак та Чөнки аның абыйсы бар Ул ятим түгел
Ул чордагы балалар йортлары да бөтенләй башкача була Монда сугыш ятим иткән балалар яши. яхшы кеше, чын ата-ана балалары Директор Әхмәров абый үзе ни тора Монда теләгәнеңне эшләп, үзенчә яшәп була
Беркөнне Гөлсемне телефон янына сакка куялар Ә ул тота да үзе үлеп гашыйк булган артистка Рәгыйдә Янбулатованы ятим балалар йортына кунакка чакыра Яна елга Бу Рәгыйдә ханымның 'Отелло” трагедиясендә уйнап, тамашачыларны “аһ” иттергән еллары була Ул елларда (кирәк бит1) балалар йортында тәрбияләнүчеләрне концерт спектакльләргә йөртәләр Башкорт академия драма театры артисты Гата Арысланов алар өчен драма түгәрәге оештыра Алар үзләре дә спектакльләр куялар Октябрь бәйрәменен 35 еллыгына
Баязит Бикбайның “Кунагына күрә кадер" дигән әсәрен уйныйлар Зөбәер - ягу материаллары ташучы. Гелсем- комбайнчы ярдәмчесе Ул елларда башкорт театры артистларга кытлык кичерә. Беренче мәртәбә Гөлсем Исәнгулова Уфа театрында «Кара йөзләр» спектаклендә күмәк күренешкә чыга Артистка Талига Бикташева Галимәне уйный Их. артистка бул иден дә. әнә шундый рольне, әнә шулай уйна идеи Ул көндәге хыяллар, ул көндәге хисләр, көнләшү-кызыгулар Ә менә Рәгыйдә апаны якыннан күрү, анын белән,
Уфа шәһәренең 7 нче балалар йортында уйналган спектакльдән күренеш. (Б Бикбай »Кунагына күрә кадере») Уңнан беренче — Гөлсем Исәнгулова Уртада аның абыйсы Зөбәер Исәнгулов
телефоннан гына булса да. сөйләшү хыял буй җитмәслек мизгел була Гөлсемгә дә тәрбиячеләр шикләнеп
- Булмас, килмәс. - диләр.
- Килә, киләчәк, "киләм". дип әйтте бит. - дип гөрли, очына Гөлсем
Чыннан да. җиденче сыйныф укучысының чакыруын кабул итә шул Рәгыйдә ханым Берсүзсез Балалар йортына кызы Гөлли Мөбарәкова белән килә Әй. ул көндәге сөенеч шатлыклар, бәхетле минутлар Бүгенгедәй күз алдында. Шуннан сон Гөлсем бу мәшһүр артистның өйләренә, нәкъ менә Рәгыйдә Янбулатова. Арыслан Мөбарәков янына йөри башлый. Дүрткә генә бүленәсе ризык бишкә бүленә Үз итәләр, яраталар Хәер, еллар узгач, Гөлсем ханым Башкортстанның олуг артистларына бурычлы булып калмый Аларны зурлап. Казанда кунак итә. кадер-хөрмәт күрсәтә Ул гомер буена үзенә аз гына яхшылап эшләгән кешеләргә дә меңе белән җавап бирергә, бурычлы булып калмаска тырыша Шулай итеп ул. кунакка чакырып, барысы өчен дә кызыклы очрашулар оештырып. Мостай Кәрим. Наҗар Нәҗми кебек зур шагыйрьләр белән таныша, дуслаша, кеше танырга, шигырь аңларга өйрәнә
Гөлсем сигезенче классны бетергәндә. ГИТИСка башкорт студиясенә Мәскәүдә укыр өчен. Уфада укучылар җыялар Бүген тотып китәр иде, яшь җитми Гөлли Мөбарәкова китә. Гөлсемгә - язмаган. Укытучыларның, тәрбиячеләрнең дә җибәрәселәре килми Алар Гөлсемдәге оештыру сәләтенә, хәтеренә, булганлыгына карап, зур өмет баглыйлар. Гөлсем инде үзе дә нефть институтына керергә уйлап йөри Бүген-иртәгә тәвәккәллим, дип йөргәндә. Рәфкәт Фәйзи очрый Ул »Отелло»да атаклы Ягоны уйнаган артист, башкорт театрында уйнаучы татар кешесе икән Күңеле иләс-миләс йөргән кызга юл күрсәтә:
- Казанда «Щепкин»га укучылар җыялар, синнән чын артист чыга, бармасаң. гомерен буена үкенерсең, — дип татарча сөйләшергә. “лар-ләр"не кушарга өйрәтеп кала
1956 ел. Гөлсемгә Балалар йортыннан бер кило прәннек, бер бөтен ипи һәм Казанга барырга билет бирәләр Шулай итеп. Татарстанның егет-кызлары белән бердәнбер башкорт кызы, ятимә Гөлсем Мәскәүгә артистлыкка укырга китеп бара.
Мәскәү хәтле Мәскәүдә укып кайтачак беренче “щепкинчы"ларны бер дә күз уныннан ычкындырмыйлар Сайлап җыелган төркем, чыннан да. бик көчле, бердәм була. Алар - күптән инде Камал театрының, татар театрының умыртка сөяге, халык артистлары
һәр яз саен ап-ак чәчәккә күмелгән алмагачтай салкын кырауларга, кырыс сынаулар.
өелеп килгән алкышларга, табу-югалтуларга бирешмичә, әле Гагарин галәмгә очкан елны шаулап-гөрләп Казанга кайтып төшкән артистларыбызга да тамашачыны сискәндереп 60 яшь тула башлады
Туфан. Тажи. Шәрәфи. Дунай, Гөлсем. Батулла. Нәжибә. Фирдәвес. Әзһәр - “щепкинчьГларнын өзелмәс чылбыры Титулларын санамыйча, әтиләрен искә төшермәгәнгә 'әфәнде". “ханымнар" дип кушмаганга, гап-гади. үз итеп. Европа халыклары кебек кенә. Дунай. Тажи. Нәжибә. Батулла. дигәнгә ачуланмаслар дип уйлыйм Аларнын һәрберсе турында бик күп язылды Гөлсемнен генә алай чынын-уенын бергә кушып язуларга исе китмәде Югыйсә бик рәхәтләнеп Мәскәүдә калырга да мөмкинлекләр бар иде
Гөлсем дипломсыз калудан да курыкты бигрәк тә бу адым хыянәт булыр дип уйлады. Чит ил кешесенә кияүгә чыгуын да килештермәделәр Гөлсем тормышын гади бергә укып йөргән үз араларыннан булган егет белән башлавын күз алдына да китерми иде Анын ире ниндидер серле булырга тиеш кебек иде Андый кеше табылды Кыш уртасында күз явын алырлык чәчәк бәйләме, яисә хыялланып кына йөргән затлы ислемай бүләк итү ана берни дә тормый иде Каршысында тезләнү, баш ию. кулларны үбү дисеңме Андыйны күргәне бар идемени сон Гөлсемнен’ Зур-зур концерт заллары, мәшһүр театрлар Үзе шул дөнья кешесе Румыниядән Мәскәүгә кинематография институтына сценарий язучылар факультетына укырга килгән “Табор күгенә юл ала" фильмын куючы Эмиль Лотянунын якын дусты Улларына да нәкъ менә аның хөрмәтенә Эмиль дип куштылар Гөлсем чит илдә яшәүне күз алдына да китермәде Юлиу урысча да. татарча да белми иде Казанга килеп тә карады Графлар гаиләсеннән, ата-анасына кадерле бер генә бала булса да. безнен тормышка яраклаша алмады Гөлсем, улын күтәреп, Казанга, гомерлеккә кайтып төште Ул тормышын театрдан башка күз алдына китерә алмый иде инде Соныннан Гөлсем улы белән Бухарестка алты- жиде тапкыр кунакка барды Көтәләр, яраталар, чакыралар иде аларны Калырга да кыстыйлар иде. Гөлсемнең күңеленә: бала хакына калыргамы әллә, дигән уй килгән чаклар да булды Әмма бераз вакыт үтүгә, театрсыз яши алмавын аңлады Дөрес анда да театр бар Киносына
Д Гыйлгҗевның *Эңгер-меңгер* эсере буенча куелган спектакль Сулдан уңга Р Җиһаншина. Ill Биктимеров Г Исгнгулова. Г Надрюков 1971 ел
да төшәр иде Әмма инде ул татар театры булмас, татар киносы булмас иде. Борчу- мәшәкатьсез. рәхәт тормыш, ир белән тору бәхете артка чигенде.
Театрга кайткач, уйнаган беренче рольләрне саный китсән дә. укучыга әллә ни бирмәс кебек. Шулай да онытылмый торганнары. Гөлсемне Гөлсем иткән, башкалардан аерган рольләр бар: Зәйтүнә. Зөһрә. Гөлзифа, Маһи, Мәдинә, Линочка. Болар әле беренче, кыяр-кыймас уйналган рольләр Кырык елга якын иҗат гомерендә ул җитмешләп роль башкарды шуларның яртысыннан артыгы — төп рольләр.
Менә Индонезия язучысы А.Муиснын “Фаҗигале юлда" драмасындагы француз кызы Корри образы Әсәрне режиссер Ш.Сарымсаков сәхнәләштерде Шуны татар сәхнәсендә, татар тамашачысы өчен, башкорт кызы Гөлсем уйнарга тиеш. Кыска чалбар - шортиктан чыгу Гөлсемгә зур гөнаһ кебек тоелды. Чалбар тектерде, әле анысын да тамашачы гаеп итә торган чак иде Бу рольне яратып, рәхәтләнеп уйнады ул Бу әсәрне телевизордан күрсәттеләр. Шуннан сон тамашачы Гөлсемне таный, ярата башлады Аны, ул уйнаган образларны карау өчен генә театрга йөрүчеләр күбәйде.
Озак та үтми, театрга яңа режиссер - Марсель Сәлимҗанов килде. Зур бер вакыйга булды бу. Яңалык, яшьлек, илһам, иҗади дәртле рух килде Нәкый Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу"ын куйды. Айсылу - "Кара йөзләр"дәге Галимәнең фаҗигале игезәге кебек. Шул ук язмыш. Рауза, Гөлсем. Дания - Айсылуны уйнарга тиеш артисткалар. Бер гаепсезгә яла ягылган кызның акылдан язуы тетрәндергеч Өч артистканы да уйнаталар Нидержитми Акылдан язып булмый. Шунда Марсель, тормышта булган хәлләрнең киресен эшләп кара, диде Бу сүзләргә ниндидер мәгънә салынган иде. Гөлсем берсүзсез аңлады Эшләргә, диде, ләкин ничек? Гөлсем шуны эзләде, сәгатьләр буена театрда ялгызы калды. Ике метрга якын биеклектән «үләм» дип егылырга өйрәнде. Гөлсем режиссер кушмаганнарны да эшләде Аның Айсылуы гашыйк иде. башкалардан аерылды. Иң авыр чакта әти-әнисенең югалуы турында уйлады Елавы үзәкләрне өзгеч булды, чөнки чын иде. Кыядан ук курыкмыйча ташланды Гөлсем гаҗәп мөлаем, нечкә күңелле, гашыйк, җирдән күтәрелгән образ тудыра алды Соңгы күренештә — Миркәйне озаткач акылдан язу күренеше жанны тетрәткеч иде. Тамашачыда, сәхнәдәшләрдә аны яраттылар Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» •Кыз урлау» әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Шәфәк, Җәмилә булды Гөлсем. Чын башкорт хатын-кызларын яратып уйнады Ул нәкъ менә үзе уйнаган образлар аша уйланучан, фикерле, үзенә дә. башкаларга да таләпчән, тынгысыз чын актриса булып күз алдына килеп баса
Элек-электән Гөлсем ханым турында сәер, усал, таләпчән, дигән сүзләрне ишеткәнем бар иде Инде менә икенче мәртәбә өендә чәй эчеп утырам Чыннан да. сәер икән ул Кешегә күчтәнәч алып киләсең, мин дә конфет алып килдем Алмады, бик оялдым. Бик тәмләп чәй эчертте. Зур алманы урталай кисте дә. әрчеп, яртысын миңа бирде “Алманы ашарга кирәк". - диде Ул шундый буйсындыручан. тешсез килеш алма ашый башладым. Өендәге чисталык, пөхтәлекне күреп тә исем китте. Сәхнәдә дә шундыйдыр ул. Үзе әнә шундый булгач, башкалардан да шуны таләп итәдер. Аның уйнаган рольләре дә әнә шундый, кырт итеп торалар.
Санарлык та. сөйләрлек Тә бик матур рольләре бар Гөлсемнең. Хәтергә А Гыйләҗевның («Эңгер-меңгер») Розасы, Н. Погодинның («Баһадирлар») Настясы.И. Дворецкийның («Чит кеше») Щеголевасы, Г Боровикның(«Канлы күләгәләр») Мартасы. Б. Горбатовның («Бер төн») Лариса Даниловнасы. соңрак М Фәйзинең (“Асылъяр") Вәлиясе. М Байжиев героинялары. Г.Исхакый (“Зөләйха") Мәгүбәсе. Ф. Бүләковнын ("Әбиләргә ни житми?") Сәлимәсе. Т. Миңнуллинның ("Хушыгыз") Саҗидәсе килә Урыс, башка милләт классикасындагы персонажларны да, образларны да Гөлсем Исангулова җиренә җиткереп башкара, геройларны татар тамашачысына ачып бирә ала торган талантлы артистка. Минем, ахры, ул уйнаган рольләрдән иң яратканым, карап та. тыңлап та. сокланып та туя алмаганым икәүдер: беренчесе - моннан нәкъ 30 ел элек куелган "Хуш. Назлыгөл"дәге Назлыгөл (М Байҗиев әсәре) Ул - татар театр сәхнәсендәге яңа образ. Бу спектакльдә бары өч кеше катнаша Егетләр Газиз-Дунай. Искәндәр-Таҗи һәм Назлыгөл-Гөлсем Марсель Сәлимҗанов бу әсәрне бары тик Гөлсем өчен куйгандыр кебек тоела.
Гөлсем-Назлы сәхнәдә ике сәгатькә якын була. Сүзе генә дә кырык бит чамасы. Ул аны бер тында уйный Янды, көйде, алданды, сатылды, кыйналды, гашыйк булды. Мондый рольне сөюнен ни икәнен белгән, алдануның, аерылуның ничек булуын аңлаган, бу кичерешләрне үз йөрәге аша үткәргән актер гына уйный ала Спектакль барышында 5-6 мәртәбә елый ул Җаны, йөрәге белән елый. Уйнашчы бер хатын күз алдында биктә матур, шәфкатьле, мәрхәмәтле һәм бәхетле бер ханымга әйләнә Моннан сон ул бәхетле булачак
Моннан сон ул уйлый, фикерли алачак һәм изгелекләр эшләячәк, яхшылык эшләгәннән соң. Жанында рәхәтлек тоячак. Бу спектакль турында “Исәнгулованың бер роле” дип бик тә үзенчәлекле, мактауга саран, таләпчән язучы Шәриф Хөсәенов. Гөлсем-Назлыгөлгә соклануын аз гына да яшермичә. “Азат хатын" журналына зур мәкалә язды Сонрак Гвлсем Исәнгулова нинди генә рольгә алынса да. үзенчә хәл итәргә тырыша. Хәтта анын Зәмзәмбануы да (Таҗи Гыйззәт. “Ташкыннар ) начар хатын түгел икән бит Аны шундый хәлгә куйганнар Ул тавыш чыгаручы түгел, ул хәтта башлап сүз дә әйтми, бары тик җавап кына бирә Театр дөньясында бик кызыклы ачышлар була. Беркөн килеп Башкорт театрынын баш режиссеры Рифкат Исрафилов «Галиябану»ны куйганда Галиябануга гашыйк Исмәгыйльне дә унай образ итеп күрсәтә алды Зәмзәмбану да Гөлсем башкаруында унай образга әйләнде Нихәл итәсең Зәмзәмбану тәвәккәлдер, туры әйтәдер, ир табып, бәхетле хатын да буласы киләдер’*
Нурихан Фәттах әсәре буенча куелган «Кол Гали» спектаклендә Энҗебикә ролендә Гөлсем Исәнгулованың таланты тулысынча ачыла кебек Бүгенге артисткаларга үрнәк итеп куярлык героиня
Әйе. тормыш уза тора, авырлыклар сакта тора Мәкерле хатын-кызлар йөрәген талаган чаклары да булды Ирләргә бирешмәде ул. Шулай да бу артисткага карата рухи җинаять кылынды Арадан “кара күләгә” үтте
Гөлсем - кем соң ул. кеме бар сон аның’Әлбәттә, “кара күләгә" җиңде Күпләр әйләнеп узды, исәнләшмәделәр, күрмәгәнгә салыштылар Аны зурайтсалар, үзләре кечерәеп калудан курыкканнар җиңел сулыш алды Бетте, бетердек, дип уйладылар Бетерерсез алай гына Гөлсемне* Хатын-кызның кырык шәме була, утыз тугызы сүнгәндә дә. берсе кала, диләр Гөлсемнең тормышында ак белән кара гел алышынып торды Мактаулы исем сорап хатлар язсалар да алар төрле вакытта төрлечә югала тордылар Уфа гастрольләрендә V3 илендә, үз халкына аның зур рольләрен күрсәтмәделәр Мостай ага Кәрим барыбер элемтәне өзмәде игътибарыннан калдырмады, читтән генә булса да иҗатын күзәтеп тормышы белән кызыксынып торды Татарстан хөкүмәтенә үзе килеп Гөлсемгә яхшы фатир сорады Казаннан өч йорт күрсәттеләр - сайлап ал. диделәр Гөлсем театрга якынын сайлады, аныңордерын да сейфта ярты ел яшереп яткырдылар Нинди генә кыен хәлләргә калганда да Гөлсем үзенен дөреслеген тоеп горурлана, аннан чыгу юлларын таба белде.чөнки анын ышанычлы таянычы булып, атасы-анасы урынына калган абыйсы бүгенге көндә лаеклы ялдагы очучы полковник. Зөбәер торды
Ул һәрвакыт үзе тирәсендәгеләргә җайлы, җиңел булуын тели Шул гадәте сәхнәдә дә еш була Шуна күрәдер Равил Шәрәфи
. “Гөлсем белән уйнау авырда, җиңел дә”. - ди
I Авыр - чөнки бик таләпчән, дөрес кеше Жинел - беркайчан да кыен хәлдә калдырмый Үзенә сорый алмаса да. яшьләргә
I кирәк булганда обкомына да. министрына да I керде Сүзе үтә иде Ул елларда яшь I артистларны, кулыннан тотып, редакциягә I алып килә иде Ул чакта "Азат хатын” I журналында “Гүзәллек дөньясьГнда. “Таныш I булыгыз” дигән сәхифәләр бар иде Алсуны I да редакциягә Гөлсем апа җитәкләп алып I килгән иде Ул елны журнал тышында I Энҗебикә ролендә Гөлсемне Гөлфирә I ролендә Алсу Гайнуллинаны чыгарган идек I Соңыннан күпме яла. көнләшү, бер-беренне I пычратырга тырышу хатлары килә торды I Мондыйлардан Гөлсем ханым бер башка, юк. I бик күпкә өстен калды
Кайбер сабакташлары ташлады I Гөлсемне Хәер, куркак, көнчел хатын-кыз белән булышучы дусларга караганда
>н аларнын булмаулары яхшы Гөлсемнен Г дусларга таләпләре дә икенче төрлерәк бугай
шул. алар анынөчен йә бар йә юк. Уртача була алмый Равил Шәрәфиев — дус. ул уртача
дусларның унына тора Ул хыянәт итмәде, анын хатыны Раушания дә караңгы йөз күрсәтмәде Фирдәвес Әхтәмова ташламады Дөньяда берәүгә дә дуссыз калырга язмасын иде
Гөлсемнең бик тә беләсе килде, ничек бу хәлгә төште дә нәрсә өчен каһәрләнде сон әле ул? Шуны белер өчен генә булса да. яшәргә кирәк иде Яшәде, башкалардан ким булмады Өч ел буена бер генә роль бирмәсәләр дә түзде Артистканы бары тик роль бирмичә генә үтереп була Ул үлмәде, бар энергиясен укыту эшенә бирде, булган рольләрен җиренә җиткереп уйнады, театр училищесында укытты
һәм. ниһаять. Празат Исәнбәт рольләр бирә башлады Аннары режиссерлар Дамир Сиражиев. Фәрит Бикчәнтәев үз спектакльләренә ала башладылар Сабакташы Батулла “Кичер мине, әнкәй" дигән бик тә озын гомерле пьеса язды Празат куйды. Гөлсем белән Шәрәфи баш рольләрне уйнадылар. “Гөлсем өчен язмадым, ләкин бик тә Гөлсем уйнавын теләгән идем" - диде Рабит Батулла
“ЩепкинчьГларның икенче төркеме кайтып эшли башлаганга да байтак Бу төркем икенчерәк, араларында Гөлсем җитми кебек. Хәер, ул анда да җитешә, аларны чын күнелдән үзләренең дәвамы дип саный Гөлсем Исәнгулованын оештыру сәләте гомер буе үзе белән Матур кичәләр, бәйрәмнәр ясарга оста булса да ин тыйнак бәйрәмнәр - аныкы була. 50 яшенә багышлап спектакль уйнадылар да. тәмләп сыйландылар Алтмыш яшькә дә спектакльдә уйнарга уйлый ул. Аларның икесенә Празат әфәнде Исәнбәт “Банкрот"ны янартты Равил Шәрәфи - Сираҗи. Гөлсем Исангулова - Гөлҗиһан
Гөлсем ханым гомер буе ир-егетләр белән, аның да талантлылары белән дус булуны өстен санады Ул — бик күп әдәбият-сәнгать әһелләренә илһам биргән кеше Аны укытучым Мөхәммәт ага Мәһдиев тә. язучы Рафаэль Мостафин да хөрмәт итә Ир-егетләр анын турында әй. егеттә кеше инде, диләр Гөлсем апа да хатын-кыз Үтә дә хисле, йомшак Тыштан гына ул шулай горур йөри Хатын-кызлыгын бәяләрлек кеше булмаганга гына, эчтәгесен берәүгә дә күрсәтми дә. зарланып та йөрми Ә йөрәк барыбер бик нечкә хатын-кызныкы Хәер, аңлаучылар булды, булмады түгел Беренче чиратта анын белән аларнын үзләренә җиңел, күңелле, рәхәт иде Без бит үзебезгә рәхәт булганга, иҗатыбыз гөрләп чәчәк атканда башка кеше турында уйлап та тормыйбыз.
Ә менә татар театрына тулы цикл багышлаган, мәхәббәтнең зурлыгын олылаган шагыйрь бу бәйрәмдә нинди шигырь сөйләр икән’ Язылганмы ул шигырь, әллә әле язылачакмы’ Мәһабәт гәүдәле, таза, ап-ак озын куе чәчләрен җилфердәтеп, юан таягын кулына гына элеп Нури ага Арысланов килеп чыкса?. Килер шул. ник килмәсен Аның инде олы яшендә иҗатының яңадан чәчәк атуына, ялкынланып мәхәббәт шигырьләре яза башлавына Гөлсем сәбәпче түгелмени?! Ибраһим абый Нуруллин да башкода булырга бик оста иде Әмирхан абый гына сәламен кеше аша гына әйттерде Мостафа Ногманның бик аны тә Рөстәм Яхинга кияүгә бирәсе килде Башкодалар күп булды ла ул Гөлсем исә үз гомерендә бары тик бер кешегә генә кияүгә чыгарга риза иде Кыш уртасында кәрзин белән чәчәкләр ташу бар идемени әле ул’! Ул чакта бит роза чәчәкләрен кыш көне йоклый, дип сөйлиләр иде Кыш уртасында драматург аңа. юк. юк үз әсәрен уйнаган өчен түгел, кеше язганны уйнаган өчен бер кәрзин розалар китерде Алтын тәңкә бүләк итте Ышанды аңа Гөлсем Чын дип уйлады, бергә булыйк, дип карады Юк Изге теләк күк белән җир арасында асылынып калды, һәр икесе ялгыз булды Юк. ничек ялгыз булсын, берсе - шәһәрнең бер башында, икенчесе - икенче башында Ике ялгыз бер пар инде ул. Бу дөньяда парлы ялгызлар күпме?!
Әйе. яшәгән кадәр яшисе юк инде Театрның зәңгәрсу түбәсенә менеп карасаң, алтмыш яшьлекләр китәсе капкалар шар ачык “Щепкинчы"лар әле генә уйный башлаганнар иде бит. югыйсә Инде менә ашыга-ашыга бер-бер артлы юбилейлар үткәрәләр “ХушыгызГны уйнап, сәхнә тамашачы белән хушлашырга азапланалар Болай ярамыйдыр ул. ашыкмагыз! Татар театры сәхнәсен ничек Шәрәфи. Таҗи. Дунай. Әзһәр. Гөлсем. Фирдәвес Нәжмбә. Туфан Батуллалардан башка күз алдына китерәсең’ Алар үзләре дә тамашчылардан башка яши алмаслардыр Юк әле. бүген аларнын берсе дә сәхнәдән, тамашачылардан китә алмый, хаклары юк. җибәрмибез Тамашчыга Назлыгөлдәй. Энҗебикәдән. Минзифадай тетрәндергеч тагын бер образ - героиня Гөлсем бүген бигрәк тә кирәк.