Логотип Казан Утлары
Публицистика

БОРМАЛЫ ЮЛЛАР


Катлаулы борылышларга бай булган XX гасыр инде тәмамланып килә. Татар халкына бу гасыр зур гына алга китеш тә, байтак фаҗигалар дә китерде. Гасыр башында барлыкка килгән куәтле иҗтимагый хәрәкәт Идел буе халыклары арасында беренчеләрдән булып безне автономиягә ирештерде. Ә икенче яктан алсак, ачлык, ялангачлык, империя режимы эзәр-лекләүләре аркасында милләтебез үзенең иң асыл затларын бик күп югалтты. Ләкин татар милләте авыр югалтуларны чагыштырмача тиз арада торгыза алу сәләтен дә күрсәтте. Сугыштан соңгы елларда үсеп чыккан яңа буын моны ачык дәлилләде. 20-30 елларда һәм аннан соңрак дөньяга килгән яшьләр иҗат эшендә дә, көрәш юлында да милли байракны югары тота алуларын расладылар.
Шундый зыялыларның берсе — күренекле тарихчы, фән докторы, профессор, Татарстанның һәм Рәсәйнең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Рәфикъ Исмәгыйль улы Нәфигов.
Зур табигый таланты, гаять югары дәрәҗәдәге эш сәләте, армый-талмый эзләнүләре аны тарих өлкәсендә генә түгел, ә гуманитар фәннәрнең күп кенә өлкәләрендә дә яхшы хәбәрдар булган галим итеп танытты.
Рәфикъ Нәфиговның тагын бер күркәм сыйфаты — татар милләтенә, аның бай мирасына нык бирелгәнлеге. Алар белән горурлануы. Нәкъ менә шул сыйфатлары аны Уральск шәһәреннән татарның тарихи үзәге Казанга китергән. Урыс телендә урта мәктәпне, аннары педагогия институтын иң югары билгеләргә генә тәмамлый ул. Инде татар авылларына да урыслашу йогынтылары кергән вакытта булачак галим уку йортлары программасыннан тыш зур теләк белән татар телен өйрәнә, гарәп язуын үзләштерә, 1917 елга кадәр чыгарылган матбугатыбызны тикшерә башлый.
Тарих тармагына килү сәбәпләре турында сүз чыккач Рәфикъ ага урта мәктәптәге укытучыларын исенә төшерә. Алар арасыннан берсе — зур эрудицияле, оста методист — дәресләрне бәхәсләр белән алып бара, катлаулы тарихи мәсьәләләрне чишүдә укучыларда мөстәкыйльлек, эзләнүгә омтылыш сыйфатлары тәрбияли. Әйе, шигем юк, талантлы укытучының йогынтысы аз булмагандыр. Ләкин милләте буенча яһүдә булган ханым татар егетендә үз милләтенә мәхәббәт һәм хөрмәт уятырга тырышкандыр дип уйлый алмыйм. Аңа гаеп ташларга да теләгем юк. Татарлар үзләре онытып барган тарихны башка милләт кешесе, әлбәттә, бик томанлы итеп кенә күз алдына китерә алгандыр. Биредә гаилә тәрбиясе зур роль уйнагандыр. Рәфикъ ага аеруча әнисе турында бик җылы хатирәләр сөйли. Ә бәлки монда эш тагын да тирәнрәктәдер. Буыннаи-буынга кешенең аңына, психикасына сеңеп килгән бәйләнеш, элемтә җепләре тәэсир иткәндер аңа.
Нәкъ менә шушы күренми торган җепләр Алма-Ата профессоры Покрове- кийның үзенә аспирантурага чакыруына карамастан, яшь егетне әле китаплар аша гына таныш булган Казанга тартып китергәндер. Әйе. яшьлек хыяллары, аларны тормышка ашыру теләге бөек Габдулла Тукай эзләре буйлап Казанга алып
килә. Ләкин хыяллар, омтылышлардан тыш реаль дөнья бар әле. Баштарак эшләр җиңел бармый. Хыяллар челпәрәмә килердәй чаклар да була.
Казанга килү белән ул турыдан-туры мәшһүр университетка юнәлә. Тарих- филология факультетының СССР тарихы кафедрасындагы аспирантурага керү өчен гариза бирә. Ләкин анда Урал егетен беркем дә көтеп тормый. Соңрак башка ‘‘сер” дә ачыла. “Хуҗа"ларның үзләре укытып чыгарган, аларга яхшы таныш кандидатура бар икән. Җитмәсә кафедра җитәкчеләре арасында бер генә татар да күренми. Имтиханда тирән эчтәлекле җавап бирүенә карамастан, “чит кеше”гә югары бәя бирергә ашыкмыйлар. Ләкин алар аныц турында, барыбер, уйланганнар, киңәшкәннәр күрәсең. Имтихан комиссиясендә катнашкан ВКП(б) тарихы кафедрасы мөдиренә Рәфикъның җаваплары бик ошаган, һәм ул аны үз кафедрасына эшкә чакыра. Кафедра мөдире, тарих фәннәре кандидаты Сурен Аздуни (Мартиросян) аныц фәнни җитәкчесе булып китә. Бераздан кандидатлык диссертациясенең темасы турында сүз кузгала.
Булачак галим бер дә икеләнеп тормыйча: “Габдулла Тукайвыц иҗтимагый эшчәнлеген һәм сәяси карашларын өйрәнергә телим”, — дип җавап бирә.
Татар халкы тарихын бөтенләй күзаллый алмаган партия тарихы кафедрасы мөдире, милләте буенча әрмән Аздуни: “Кем соң ул Тукай?" — дигән сорау бирә.
Нәфигов фәнни җитәкчесенең татар халкы тарихында ни дәрәҗәдә “компетентлыгын” бик тиз аңлый һәм укытучысына гади генә итеп аңлатырга омтылып: "Әрмән әдәбияты классигы Туманян кебек бөек шагыйрь” — дип җавап бирә.
У купыларыбызга аңлаешлырак булсын өчен без берничә искәрмә ясарга тиешбез. Большевиклар хакимияткә килгән 1917 елның октябреннән алып 1944 елга кадәр республиканың беренче җитәкчесе итеп бер генә татарны да тәкъдим итмәделәр. Еш кына яһүд, латыш, урыс кешеләрен билгеләделәр. Идеология өлкәсендә дә алар хакимлек итте. ВКП(б) тарихы кафедрасы мөдире дә шундыйларның берсе иде. Дөрес, шәхес буларак аныц турында шактый җылы сүзләр әйтүчеләр дә бар. Рәфикъ аганың да ниндидер начар сүзләр белән искә алуын хәтерләмим. Ләкин аңа үз көченә генә ышанырга туры килә. Һәм Рәфикъ Нәфигов эшен уңышлы башкарып чыга.
50 елларның икенче яртысында һәм 60 елларда иҗтимагый фәннәр өлкәсендә, бигрәк тә тарихи мәсьәләләр буенча, гаять дәрәҗәдә кискен бәхәсләр купты. Бу елларда Рәфикъ ага бик интенсив рәвештә эшли, башта кандидатлык, аннары докторлык диссертациясен яклый. Аны кафедра мөдире итеп куялар. Моңа кадәр дә шактый бәхәсләр барган кафедра яшь галим килгәч Казанның иң кайнар фән учреждениесенә әверелгәндер. Бәхәсләрнең кайберләре Мәскәүнең үзәк журналларында чагылыш тапты, югары оешмаларда тикшерелде. Хәзер киң җәмәгатьчелеккә таныш булган галим Әгьдәс Хөсәен улы Борһанов турында бара сүз. Аның докторлык диссертациясен тәмамлавы Рәфикъ аганың кафедрага җитәкче булып килү вакытына туры килде. Доцент Борһанов, КПССның XX съезд карарлары нигезендә идеология өлкәсендә шактый яцарыш элементларыннан файдаланып, 1917-1918 еллардагы болгавыр вакытларга яңа карашны алга сөрергә омтылды. Әмма кафедрадагыларның күпчелеге моңа кискен каршы чыкты. Ләкин Р. И. Нәфигов Борһанов эзләнүләрен яклады, һәр бәхәстә, аерым искәрмәләр белән, аңа булышырга омтылды.
Көрәшнең чираттагы этабы докторлык диссертациясен яклау вакытында барды. Кайнар чыгышларга Мәскәүдән килгән оппонент-философ Константинов та катнашты. Р. И. Нәфигов үзенең гадәттәгечә, полемика формасында корылган чыгышында диссертациянең оригиналь фәнни хезмәт икәнен тагын бер кат күрсәтте.
Нәтиҗәдә докторлык диссертациясен яклау өчен төзелгән махсус гыйльми совет бертавыштан Ә. X. Борһановка фәннәр докторы дигән гыйльми исем бирү тәкъдимен яклады. Бу күпләргә зур бер җиңү булып күренде. Бер яктан ул, әлбәттә, шулай булды. Ләкин XX съезд юнәлешеннән икенче якка борыла башлаган сәясәт мондый чыгышларны инде кичерми иде. Тиздән КПСС Үзәк Комитетының теоретик журналы “Коммунист”та бер төркем галимнәр (аларның берсе Л. И.
Брежневның ярдәмчесе) диссертацияне кискен тәнкыйть белән чыкты. Нәтиҗәдә, Югары Аттестация комиссиясе безнец гыйльми Совет карарын расламады.
Һәм менә шуннан соц урындагы фирка җитәкчеләре диссертацияне яклап чыгучыларга ут ачты. Авырлыкның зур өлеше Рәфикъ ага җилкәсенә төште...
Дөрес, бу бәрелеш беренчесе түгел иде инде. Безнең заман кешеләре фирка өлкә комитеты секретаре язган китапка ниндидер тәнкыйть сүзе белән чыгуны хәтерләмиләрдер. Бигрәк тә республиканың бөтен идеология эшен үз кулында тоткан җитәкчегә карата тәнкыйтьне.
Мондый мәкаләне үз вакытында Рәфикъ Исмәгыйль улы — әле яңа гына кандидатлык диссертациясе яклаган яшь галим — язып чыкты. Шунысын да күрсәтеп үтәргә кирәк: ул мәкалә Татарстан Язучылары Союзы журналы "Совет әдәбияты” битләрендә басылды. Бу журналда аның кызыклы мәкаләләре, яңа табышлары еш дөнья күрде. Рәфикъ әфәнде шактый еллар журналның редколлегия әгъзасы да булып торды.
Төрле фәнни конференцияләрдә журналның кыю, яңа карашларны алга сөргән материалларын яклап чыгарга да туры килде Нәфиговка. Оста полемист Рәфикъ әфәнде күпчелектә һәрвакыт теләктәшлек, хуплау тапты. Көчле кул чабулар аз булмады.
Р. Нәфигов хезмәтләре гаять зур фактик материалга нигезләнгән була. 50 елларның яңа җилләре нәтиҗәсендә архив ишекләре галимнәр өчен киңрәк ачыла башлагач, Рәфикъ әфәнде беренчеләрдән булып, яхшы мәгънәдәге “комсызлык” белән архивларда "бер кыңгыраудан икенче кыңгырауга” кадәр утырды. Мәскәү, Петербург, Саратов, Самара, Казан архивларын актарып чыкты. Дистәләгән- йөзлөгән газеталар, китапларны өйрәнеп, тиешле язмалар ясады. Ул очрашкан- сөйләшкән иҗтимагый хәрәкәт ветераннарын санап бетергесез. Аларның күбесе тарихи агымнарны тирәнрәк аңлау, гаделлекне халыкка җиткерүдә ярдәм итте.
Татар дөньясына килгәндә, сәясәттә актив катнашкан, әдәбиятта һәм мәдәнияттә җиң сызганып эшләгән бик күп шәхесләребез совет чорында чыккан тарихи китапларыбызда күрсәтелә алмады. Ә Рәфикъ әфәнде үз хезмәтләрендә татар зыялыларының күпчелеге патша режимына каршы булуын, яңарышка омтылуын күрсәтте. Ул, фәндә беренче булып, татарлар арасында алдынгы карашлы зыялыларны берләштергән революциондемократик агым булуын язып чыкты.
Сугыштан соңгы елларда Идел-Урал төбәгендә яшәгән һәм игътибарга лаек йөзләгән-меңләгән шәхесләрне өйрәнде ул һәм аларның исемен матбугатка чыгарды. Шәхесләргә күпләгән биографик очерклар, китаплар багышлап, аларның үткән юлларын, халкыбыз мирасына керткән өлешләрен тәфсилләп тикшерде. Шунысы да игътибарга лаек. Башка күп кенә галимнәрдән аермалы буларак, шәхеснең турыдан-туры үзенә кагылган вакыйгаларны, хезмәтләрен күрсәтүдән тыш, аның хезмәттәшләрен, дусларын, гомумән, теге яки бу формада аның белән элемтәдә торган шәхесләрне тасвирлауга да зур урын бирде Нәфигов. Галимҗан Сәйфетди- нов, Касыйм Туйбактин исемнәрен аклау өчен бигрәк күп көч һәм вакыт бирергә туры килде.
Автономияле республика төзелгәннән соңгы чор татар халкының тарихын тикшергәндә аның тик Татарстанда яшәгән өлеше белән генә чикләнү гадәткә кереп китте. Ә Рәсәйнең төрле почмакларына чәчелгән татар халкының зур өлешен бөтенләй игътибарга алмый башладылар. Алар турында язу очракларына "милләтчелек” тамгасын ябыштырдылар. Чит илләрдә яшәүчеләрне виде әйтеп торасы да юк. Алар турында сүз әйтү бөтенләй тыелды.
Үзенең хезмәтләрендә Рәфикъ әфәнде мондый чикләнгән карашка да кискен рәвештә каршы чыкты. Күп санлы фактлар белән аерым шәхесләрнең татар милли мирасына керткән өлешләрен ачыклады.
Рәфикъ Нәфиговныц иҗат үзенчәлекләре турында сөйләгәндә тагын бер мәсьәләгә тукталмый булмый. Ул да булса — аның язу стиле. Бөтен нәтиҗәләрне классиклар сүзләре белән җөпләп, әнә шуны фәннең соңгы сүзе дип күрсәтүче галимнәрдән аермалы буларак, галим Нәфигов үзенең фәнни эзләнүләрендә мәсьәләне һәрьяклап анализлап, күп дәлилләр китереп җитди нәтиҗәләр ясый.
11 «к. У.» м «•
Кайбер вакыт киләчәк эзләнүләр өчен сораулар да куя. Анрщ хезмәтләрендә без күп санлы фаразлар да күрәбез. Мондый алым кайбер галимнәргә ошап бетми. Алар моны "миф" дип күрсәтмәкче булалар. Чыннан да, фаразларның кайберсе эзләнүләр нәтиҗәсендә миф булып чыгарга мөмкин. Ләкин фаразларны куймыйча, аларның мифмы-түгелме икәнен белеп булмый бит. Мондый алым тарихта һәрвакыт яшәп килде. Моннан соң да аларсыз эшләп булмас.
Рәфикъ әфәнде үз хезмәтләрендә публицистикага тартым алымнар да куллана. Чөнки мондый ысулда язылган хезмәтләр киң халык катламына яхшырак барып җитә.
Рәфикъ әфәнденең Мулланур Вахитовка багышланган китабы эзләнүләр юлында иң зур адым булды. Күп санлы яңа документлар белән галим аның тормыш юлын һәм эшчәнлеген тасвирлады, аңа бәя бирде. Китап игътибарсыз калмады. Киң җәмәгатьчелек аны зур кызыксыну белән каршы алды. КПССның өлкә комитеты да зур “игътибар” күрсәтте. Галимне һәм ул вакытларда Казанда яшәүче белгечләрне чакырып фән бүлегендә китап хакында зур "фикер алышу” уздырды.
50 — 60 елларда халкыбызның рухи мирасын өйрәнүдә яңа чор башланды. Бу юлда яңа тармаклар, юнәлешләр барлыкка килде. Шулар арасында нц мөһиме — татар халкының иҗтимагый фикер үсешен өйрәнү иде. Бу юлда академик Р. И. Нәфигов башлап йөрүчеләрдән булды.
Ә Мәскәүнең карашы билгеле инде. Анда безнең бер якташыбыз докторлык диссертациясе яклаган вакытта “татар иҗтимагый фикере” дигән атама куллана. Бу Мәскәү галимнәре өчен бик сәер тоела. Араларыннан берсе — Гыйльми Совет әгъзасы — болай дип чыгыш ясый: “татарларда нинди иҗтимагый фикер булуы мөмкин соң?" Ләкин аңа мондый җавап бирелә: “Әгәр грузиннарда, әрмәннәрдә андый фикер бар икән, ни өчен соң ул татарларда булмаска тиеш?”
Рәфикъ Нәфиговның нәкъ менә шушы темага язылган күләмле китабы чыгу Татарстан җәмәгатьчелегендә генә түгел, ә башка республикаларда зур кызыксыну уятты. Бай чыганакларга нигезләнгән, XX гасыр башының иң катлаулы елларын тасвирлаган бу хезмәт фәнгә зур өлеш кертте. Шушы өлкәне тагын да өйрәнү юлында зур этәргеч булды.
Галимнең шушы темага якланган диссертациясенә кайтып берничә истәлек китерик. 1964 елда 36 яшьлек галим яклаган диссертация белгечләрдә зур кызыксыну уятты. Аца бик күп фән әһелләре килгән иде. Зур зал шыгрым тулы. Гыйльми Советта да бер генә каршы чыгыш та булмады. Ә менә яклау материаллары һәм диссертация үзе Мәскәүдәге Югары Аттестация Комиссиясенә җибәрелгәч, “каршы як" эшкә тотына. Шактый еллар буена җирле фирка оешмаларында җитәкче эшләрдә утырган бер доцент диссертация турындагы фикерен Мәскәүгә, КПСС Үзәк Комитетына юнәлтә. Аның фикере буенча диссертациянең эчтәлегендә "Солтангалиевчелек идеяләре” ята икән.
Әгәр дә бу хәл 30-40 елларда булса диссертацияне яклаучының язмышын күз алдына китерү авыр түгел. Ләкин 60 еллар уртасында югарыда карашлар шактый үзгәргән иде инде. Шуңа күрә мәсьәләгә шактый җитди карап, аны өстәмә рәвештә тикшерү өчен Фәннәр академиясенең Казан филиалына җибәрәләр. Мидхәт Кәримович Мөхәррәмов җитәкчелегендә эшләгән тарих бүлеге әлеге яланы кире кага, диссертациянең хәзерге фән югарылыгында торуын раслый.
Әйе, мондый хәвефле “деталь"ләрне галимнең сикәлтәле тормыш юлында шактый гына табарга булыр иде. Алар арасында драмага, ә кайчакта трагедиягә якынлашканнары да булган, бүген комедия булып күренердәйләре дә очраган.
Чираттагы хезмәте менә-менә китап булып чыгып җитә дип торганда, автор “китап өстендә эшләү туктатылган" дигән хәбәрне ала. Бу 1964 елның җәй урталарында, ял вакытында була. Мондый очракта тәҗрибәле кешеләр эшнең ни дә икәнен тиз төшенәләр. Берничә китап авторы булган Рәфикъ әфәнде дә, яшь булуына карамастан моны аңлый.
Ул турыдан-туры КПСС өлкә комитетының агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире, тарих фәннәре кандидаты, Н. А. Андриановка юнәлә. Чыннан да, фирка идеологы китап кулъязмасын укып чыккан һәм анда бер "җитди җитешсезлек"
тапкан. “Ничек инде Сез, — дип эндәшә ул китап авторына, —шундый зур күләмле фәнни хезмәттә бер генә мәртәбә дә Н. С. Хрущев әсәрләрен искә алмыйсыз!”
Рәфикъ әфәнде каршылык күрсәтүнең, мәгънәсез булуын аңлап, “эткә сөяк" бирә. Ул вакытта бөтен дәүләт башында торучы Н. С. Хрущев әсәрләреннән бер “тезмә" алып китап кулъязмасында урнаштыра.
Эш алга китә һәм шул ук елның ахырында дөньяга чыга. Әмма хезмәт китап магазиннарына барып җиткәнче Мәскәүдән Н. С. Хрущевның эштән алынуы хәбәр ителә, матбугатта ул җибәргән хаталарга багышланган мәкаләләр күренә. Инде моннан соң авторны икенче яктан тәнкыйтьләү башлана. Беренчеләрдән булып китапны карап чыккан университет ректоры М. Т. Нужнв әйтә: “Сезнең китап өчен Хрущев сүзләре нигә кирәк булды соң?" Аның “тарихын" тыңлагавваи соң университетның акыллы җитәкчесе ихтыярсыз көлеп җибәрә.
Рәфикъ әфәнденең иң якын күргән өлкәсе — Габдулла Тукай темасы. “Ни өчен соң Тукай темасы сезгә шул кадәр якын?" дигән сорауга галим: "Уральск шәһәренең һәр җирендә Тукай үзенең эзләрен калдырган. Бу шәһәр Тукай рухы белән сулый", — дип җавап бирә. Һәм аннан соң шагыйрьне хәтерләгән тугаввары, якыннары, алардан калган истәлекләр турында бәйнә-бәйнә сөйли башлый.
Шушы көннәрдә галимнең Тукайга багышланган яңа китабы (беренчесе 1986 елда чыккан иде) басылып чыгачак. Анда моңа кадәр матбугатта басылмаган яңа материаллар, фикерләр укырбыз. Аларның кайберләре Рәфикъ әфәнденең соңгы елларда эзләнү нәтиҗәләре.
Галимнең иҗади эшчәнлеге киң җәмәгатьчелекне, күренекле шәхесләрнең игътибарын үзенә тартты. Ул аралашкан, иҗади хезмәттәшлек иткән күренекле әһелләр турында күп сөйләргә мөмкин булыр иде. Тукай романының авторы Әхмәт Фәйзи үзенең китабы дөнья күргәч тә аның бер экземплярын әле ул вакытта аспирантурада укыган яшь галимгә болай дип язып бүләк итә:
“Рәфикъ, син Туканны туган абыең кебек яратасын- Менә бу сиңа шуның өчен.
18.ХП.52. Әхмәт Фәйзи.
Тагын бер танылган язучы Атилла Расих үзенең “Каһарманнар юлы" нсеме белән чыккан романына тарих юлында эзләнүче, талантлы галим прототибы итеп Рәфикъ әфәндене алгаи.
Аның иҗатын республиканың элекке җитәкчеләре Фикрәт Табиев, Салих Батыев, күренекле галим һәм дәүләт эшлеклесе Мансур Габдрахмановлар игътибар белән күзәтәләр, кирәк вакытта ярдәмгә киләләр.
Тынгысыз галим Р. Нәфигов барысы ике дистәгә якын китап. 300 ләп мәкалә чыгарган. Алар бүгенге көндә иҗат эшенә кергән галимнәр өчен яна үрләр яулауда пыклы терәк булып тора.
10 лап фән докторы, 50 гә якын фән кандидаты үстерде галим. Бай тәҗри бәсе, оригиналь фикерләре белән уртаклашты, аларны фән юлына чыгаруда булышты. 50 елга якын университетта эшләү дәверендә меңләгән студентлар аның тирән эчтәлекле лекцияләрен тыңлаган, күренекле галим җитәкчелегендә курс һәм диплом эшләрен башкарып фәнгә беренче адымнар ясаганнар.
Сүзнең ахырында тагын берничә фикер әйтик. Юбиляр олы талант иясе булу белән бергә, зур хисле, темпераментлы шәхес тә. Тарихи хезмәтләр аның сәләтен тулысы белән үзенә алып бетерә алмаган. Аның таланты шигырьләр аша да дөньяга чыгарга омтыла.
Әле һаман да эштә, хезмәттә яшәгән һәм авыр йөк тарткан ат кебек гел алга омтылган галим бүген һәркайсыбыз өчен үрнәк булып тора, соклану хисләре уята. Аңа сәламәтлек, мактаулы хезмәтендә яңа уңышлар теләп калабыз.
Риф ХӘЙРЕТДИНОВ