Логотип Казан Утлары
Шигърият

АҢЫМ БЕЛӘН ҖАНЫМ

Зурламагыз — Мин батыр түгел, Хурламагыз — Мин бахыр түгел.
Көнләшмәгез — Мин бөркет түгел, Өркетмәгез — Мин көртлек түгел.
Юатмагыз — Мин юаш түгел, Елатмагыз — Күңел таш түгел.
Сөйләмәгез:
“Ул — кеше түгел!" Яратсагыз — Мин — кече күңел!
Аңым белән җаным
Мине җитәкләгән Җаным белән Аңым, Әйтерсең лә, алар — Кичем белән таңым.
Әйдәп бара көчле Ихтыярлы Аңым. Иярәмен аңа — Зур-зур минем адым.
Аңа кирәк зур эш, Аңа кирәк уңыш.
Мин — бәхетле һәм шат, Иркен минем сулыш.д нигә соң бик еш Җаным бәргәләнә? Исе китми аның Данга, мәртәбәгә.
Сулкылдый ул, елый, Өзгәләнә кайчак, Табалмый тынычлык Дөньяларны айкал.
Ишетә ул һәрчак Халыкның моң-зарын. Күрә ул үксезләр. Ятимнәр дә барын.
Бер миндә, бер тәндә Сыешалар алар. Аңым тоймаганны, Бәлки Җаным аңлар?
Аңым белән Җаным Алга алып бара... Гөлләр белән көлләр Артта калып бара.
Язгы җилләр җанны тибрәтәләр. Мәйданнарда ярсый шагыйрьләр. Бар да өзгәләнә: "Милләт!" — диеп... Тик нигәдер дәшми чал ирләр.
Нигә дәшми? Әйтер сүзе юкмы?.. Күзләрендә күпме сагыш бар. Буразналы куллар. Бу кулларга Кагылып үткән күпме арышлар?!
Нигә дәшми? Алар хәтерендә Башка җырлар — шул ук авызлан. Сүзләр бүтән. Ләкин көе китми Шушы "хәтер” дигән явыздан.
Нигә дәшми? Чөнки сөйләүчеләр Сулга каердылар кичәсен. Бүген каералар уңга. Шуңа Ышаналмый. Инде нишләсен!
Мин дә дәшмим әле. Бер уй борчый — Сөйләүчеләр бүген җитәрлек.
Көзге җилләр иссә, булыр микән Көрәшчеләр. Себер китәрлек?!
"... иң беренче байракчылар ава/.."
Рәшит Әхмәтҗан
“Иң беренче байракчылар ава”, Исән кала арттан шуышкан. Шуышканнар белән чыга күор >к һәрбер халык һәрбер сугыштан.
Батырларның кайсын ядрә алган. Кайсын алган кара хыянәт. Шуышканнар күп чак исән калган. Алар өчен юктыр кыямәт...
Яшьләй һәлак булган күпме батыр — Чәчәкләрен койган Ил гөле. Шуышканнан шуышучы туа...
Бу хаклык та күптән билгеле.
Кеше булган маймыл — туры баскач... Бер уй борчый, җанга ишелеп: Сөйрәлүчеләргә әверелеп Калырмыни инде Кешелек?!
“Поездлар китеп тора, Ә сөю китми, сабый күк Могҗиза көтеп тора. "
М. Әгьләмов
Учаклар сүнә таңда.
Сөюләрем сүнми әле — Син генә дәва җанга.
Чәчәкләр шиңә көзен.
Сөюләрем шиңми әле — Син — минем күңел көзгем!
Көньякка китә кошлар. Сөюләрем китми әле — Күңелгә килми кышлар!
Гомерләр үтеп бара.
Сөюләрем үтми әле — Ябылмый әле яра...
Атлар — тышауда. Ирләр — богауда... Халык — бозаудай.
Илбашлар — ауда. Малайлар — яуда.. Мәетләр — таудай.
Урамнарда, зәһәр бураннарда, Бер моң йөри бәрелеп, каңгырап. Мине эзли кебек. Бәлки табар Киек казлар белән каңгылдап.
“Гөнаһсыз!” — дип күкрәк суга алмыйм. — Гөнаһларым хәттин ашканнар.
Гөнаһсызлар атсын миңа ташлар...
Нигә әле бар да... качканнар?!
Кызган ташка суык суны сипсәң. Син бел, җаным, таш та ярыла. Ярылсын ла йөрәк авыр сүздән — Кирәкмәгәч сөйгән ярына!
Бу дөньяда безне кунак, диләр... Дөнья гына җигә ат итеп.
Шуңа янә алдалыйлар, бәлки:
Оҗмахта, дип. тора ял көтеп.
Тәрәзәмне кочып буран елый... Нигә, буран, болай елыйсың? Киткән дусларымның сагышы син. Илтче, зинһар, йөрәк җылысын!
Чишмә ага челтер-челтер. Җилләр исә җилфер-җилфер. Челтер-челтер узсын гомер — Ул бит бары искән җилдер!..
Яшен яшьни, күкләр күкри. Яңгыр булып җир үкси...
Күз яшьләрем кипте инде, Яшен булып бер үпче!
Шигырьләрең моңсу, дисең, Гел аерылу турында. Бергә чакта ничек языйм? — Кулым синең кулыңда.
Бәхәсләш син, бәхәсләшмә — Ап-ачык ачы хаклык — Китапханәләрдән хәзер Базарга күчте халык.
Боргаланып ага сулар, Боргалана кешеләр... Боргаланган су болгана. Болганамы кешеләр?!
Бер үк бакчада үсәләр Миләш белән алмагач... Әллә миләш ачылана — Аны һичкем алмагач?!
“Иелгән башны кылыч кисми...
Юктыр монда хата.
Иелгән башны кылыч кисми — Бары чаба балта.
Мин — дөньяның күз күрке, дип Мактана Адәм.
Сүзләреннән тып-тын гына Көләдер Галәм.