Логотип Казан Утлары
Шигърият

АВЫЛ УЛЫ, ШАХТЕР, ШАГЫЙРЬ...


Каләмдәшебез Рифкать Хәйдәр улы Закиров 1938 елның 16 июнендә Актаныш районының Усы авылында туган Әйе, безнен кебек үк авыл баласы Ямьле Агыйдел буйларында узган балачак ятимлеккә, фәкыйрьлеккә юлыкса да, барыбер үзенчә матур, шигъри... Әтисе сугышта үлгән малайны — әнисе, авыл, табигать үстерә, күңеленә шигърият, иман орлыклары сала. Ә шигырьгә юл — урау, бик урау була. Ерак Көнчыгышта (Советская Гавань шәһәрендә) төзүчеләр мәктәбен тәмамлап, шунда эшләү; илгә кайтып. Минзәлә авыл хуҗалыгы училищесында уку, авылда механизатор булу... Аннан — Урал яклары, Гремячинск шәһәре. Шахтер егет булып, Казанга шигырьләр юллау, аларнын газета-журналларда басылып килү шатлыгы... Сөенеп, янә туган якка кайтып.
— бары иҗат белән генә янып яши. Шигырьләр, поэмалар... Китапларның яңалары дөньяга килде: "Ай сөярмен, ел сөярмен" Актанышта "Игенче даны" газетасында (1969 — 1971 еллар) эшләү; янә
Гремячинск шахталары... Шахтер тормышында очрый торган михнәт- зәхмәтләр, авырулар, аларны жинү һәм тагын шигырь...
Ниһаять, шагыйребез тәвәккәлләп Казанга килә (сиксәненче еллар ахыры, яңарыш җилләре искән чор!). Бу вакытта ул укучыга "Беренче карлыгачлар” исемле күмәк китап (1968), “Юл башы" исемле — Фәннур Сафин. Флера Гыйззәтуллиналар белән бергә чыгарган җыентык (1972) һәм "Шахтер моңы" исемле мөстәкыйль китабы белән инде таныла башлаган, күңелләргә юл тапкан шагыйрь иде. Казанга килгәч, ул авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында, "Сабантуй” (“Яшь Ленинчы") газетасында эшләп ала, аннан (1988). шактый саллы, күркәм басма — “Йөрәк уты" (1993)... Шагыйрь һаман актив яза. анын журналыбызда дөнья күргән (1993 сл, 2 сан) “Гамьле моң” исемле күләмле поэмасы тәнкыйтьтә югары бәя алды (җөмләдән, А. Хәлим аны безнең көннәрнең иң яхшы поэмаларыннан берсе, дип атады). Язганнарыннан туплап, шагыйрь "Кичке моңнар" исемле 20 табаклык шигырьләр һәм поэмалар сайланмасын әзерләде — ул хәзер нәшриятта басылуын көтеп ята. .
Рифкать Закиров — 1988 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. ..."Кәккүк моңнарын тылларга" дигән бик матур җыр язды композитор Ренат Еникеев шагыйрь сүзләренә Моң һәм көч. Табигать һәм Күңел. Шагыйрь һәм кырыс чынбарлык. Болар бәрелеше — Рифкать Закиров шигырьләренең канына сеңгән. Алар — гаҗәеп тыгыз фикерле, халыкчан, җырга тартым ритм-агышлы. сагышлы шатлык белән өртелгән шигырьләр. Кәккүк моңнарын тыңларга киләчәк дуслары күп булачак анын. димәк, чын шигъриятне аңлап яратучылар да һич кимемәячәк, — моңа да иманым камил минем
— Озак яшә, яз, шигырьдәш. замандаш, моңдаш дустыбыз Рифкать Закиров! — дип тәмамлыйм мин шагыйрьнең юбилее мөнәсәбәте белән бирелгән бер бәйләм шигырьләренә кереш сүземне
Рәдиф ГАТАШ
Рифкать
Закиров
КИЧКЕ МОҢ
Шахтер идем...
Шахтер идем... Кайнар чишмә булып, Тау аркылы тирем саркыды.
Җаным янды, халкым җылынсын дин, Кулым бозлы ташны талкыды!
Яшьлегемдә, әйе, шахтер идем һәм бүген дә гүя шахтер мин: Ташлар эретерлек сүзләр эзлим, — Кайный каным, чыга җан тирем.
...Ташлар ярып, таулар күчереп мин Таптым моңның тирәнрәген...
Халкым бәгьрендә янса җаным, Җырларымда — тибә йөрәгем!..
Таштугай
Таштугайда ташның, әй, саны юк. Берсенең дә әмма җаны юк. Җилләр булып иңгә моң сарылып. Егылдым мин шунда абынып.
Түзгән, сабыр иткән ирләргә, һай. Таштай авыр икән җилләр дә; Үз Илендә орса-какса ходай, Чит тоела туган җирләр дә.
Бәхет кенә көткән бер көнемдә Нишләттең син. әйтче. Таштугай?! —
Таң нурлары дисәм керфегемдә, Күз төбемдә ачы яшь бугай...
Уйлар, уйлар...
Мин уйланып ятам төннәр буе — Моннан хәтәр авыр чир юктыр; Тирә-ягым тулы җеннәр туе, Башкаемны куяр җир юктыр.
Төннәр буе йокы алмый мине... Бүтәннәрнең хәле ничектер?
Шөкер, әле дә җуймыйм акылымны: Кичәгедән бүген уй күптер.
Иртән торсам янә уйга чумам: Җир-Су үксегәндә җан тынмый; һаман да кан-яшькә туймас сыман, Уеннан бер уймак чыкмас сыман, Ил язмышы белән кем уйный?!
Кемнәр генә кемгә теш кайрамый. — Каргыш-каһәр төшәр дип тормый; Җан кыелган җирдә эш кайнамый. Кан коелган җирдә гөл корый?!
Юкка гына, ахры йөз саргаймый. Күкрәгемә ургып моң тулмый!.. ...Телләремә кунып кош сайрамый, Күзләремә карап эт елый...
Инкыйраз
1
Торган саен һаман Җир игътибар сорый: Җитте ахырзаман, Инеш-сулар корый.
Булмаган да сыман Чишмә юкка чыга. Фенол тәмен тоям Эчкән “чиста” суда.
Урман дөрләп яна, Көлләр генә кала. Гөлләр кебек дала Кибеп яргалана.
Таулар иңә төпкә, Ташлар җиргә сеңә: Бар авырлык төшә Җирнең җилкәсенә!
Күкләр күкри дә, Җирләр тетри дә: Өйләр торган җирдә Җилләр бөтерелә...
2
Бер авылда тынлык. Бер авылда давыл... Синдә тудык, тордык. Хуш, авылым, сау бул!..
Бурыч-салымнарга
Дучар иттеләр дә: Сине саудылар да, Сине җиктеләр дә?!.
“Эт кояшы” — күктә. Эт тормышы — җирдә; Оланнарың — читтә, Өлкәннәрең — гүрдә.
Чут-чут сайрап былбыл Килер микән быел? Борчак үскән кырга Төшәр микән торна? .
Бушка эшли халык, Төнгә коние ялгап; Түрә туплый байлык. Ач халыкны алдап.
3
Бай ярлыны талый, “Пан" "брат”ны таный... Ахры, илгә, җаный, Банкротлык яный?!
Ханнар балтасыдай Базар балтасы да! — Килми базарга, һай, Аяк басасы да!.
Күп кыз тәнен сата, Комсыз җанын сата; Байлар малын сата. Донор канын сата...
Кануннарга карап. Тормый сине аяп: Закондагы карак Йори кеше талап.
Дөнья-жиһан диләр. Вәгъдә — иман диләр... Дингә ышанмыйлар Әле дә имансызлар!
4
Туктар-тынар чакта Туплар һаман ата; Артык тумасак та. Үлем-китем арта.
Бала аяк суза Азмы-күпме яшәп. Картлар газап чигә Ачлы-туклы яшәп.
Атышалар көн-төн “Өер” белән "Төркем”, Хет егылып үл син — Ярдәм итмәс беркем!
Ә кем яшьле күзен Йөртеп як-ягына: Хөкем итә үзен Үлем җәзасына.
Тумый калып була, Үлми калып булмый; Кайсы чиктә дөнья — Белеп-танып булмый...
5
Эш шулпасы сыек. Сүз боткасы куе... Җен шайтанны суеп Ясый пәри туе!
Этлек күреп үскән Яшьләр эшсезлектән: Беткән инде күптән Чыгып кешелектән!
Уңга-сулга бакмый
Эчә яше-карты: Башы чатный-чатный. Эче ярылганчы...
Бу заман кемнеке? — Ак сөякләрнеке! Вак-төякләрнеке, Как сөякләрнеке...
Ак төсләргә карый Күбрәк каралары; Янган саен әрни Йөрәк яралары.
6
Илне төрле яктан Ялган төреп алган:
Хакыйкатьтән-хактан
Тик “х" генә калган...
Дөньялар тар — начар. Хәлләр хөрти-хәтәр: Тагын күпме ашар Татар башын татар?!
“Милләт” ике телле, Бер җан ике төрле: Тере дисәң — үле, Үле дисәң — тере...
Күпләр лаф органда, Ил — хөр, мөстәкыйль дип. Ник соң мин һаман да Үксим: без ятим дип?!. Илнең кесәсе буш, Акчасы юк, имеш...
Өч аршын җир ич Безгә дигән өлеш...
7
Алтын-комеш тү-тү Дәүләт казнасыннан: Көзен көтү-көтү Киткән казлар сыман.
Сәмән теләнәләр: Галим-голәмалар, Гарип-горабалар, Шәһәр-хәрабәл әр..
Урамнарга тулып Ага тимер ташкын: Куба тузан-болыт, Ява коеп таш-ком.
Таш диварлар суык. Көзгеләре чалыш...
Бик күпләрне сугып Ега монда язмыш?!.
Күк түбәсе тишек, Җир күчәре авыш...
...Без Җир-Судан бизеп, Хаталандык., ялгыш..
Гөлсәнә
Бөек Ватан сугышыннан соңгы ачлык елларда мине үлем тырнагыннан йолып калган Гөлсәнә апа Ардашнровага.
“Булат белән Фәйрүзә, дисәнә. Бигрәк инде пар килгән, дисәнә".
М. Җәлил.
("Хат ташучы" поэмасыннан)
I
Адай юллары комлы, дисәнә,
Адай урманы моңлы, дисәнә;
Язгы таңда урманга, дисәнә, Киттек юа җыярга, дисәнә.
Шунда бер мин саташтым, дисәнә, — Сазга кереп адаштым, дисәнә.
Чак акылдан язмадым, дисәнә, Кочагында саз-базның, дисәнә.
Барча күрше-күләннәр, дисәнә, Шактый эзләп йөргәннәр, дисәнә, Хәлдән таеп беткәннәр, дисәнә, Тапмый кайтып киткәннәр, дисәнә.
Ничек ходай саклаган, дисәнә, Бер Гөлсәнә кайтмаган, дисәнә. Сазны ярып атлаган, дисәнә, Үзе ярый батмаган, дисәнә.
Баткак сазда йөзсә дә Гөлсәнә,
Байтак җәфа күрсә дә Гөлсәнә, Карар кыла кайтмаска Гөлсәнә, Риза була тапкач та... үлсә дә.
Фәрештә күк кыз бала, дисәнә, Тәмугта күк шомлана, дисәнә: Ир баланы кызгана, дисәнә, Изге җаны сызлана, дисәнә.
Бар өметне җуйганда, дисәнә, Арып, күзне йомганда, дисәнә, Табып мине, чыннан да, дисәнә, Саздан тартып чыгара Гөлсәнә!
Озак йөргәч көенеп Гөлсәнә, Кош тоткандай сөенеп Гөлсәнә, Нечкә талдай бөгелеп, дисәнә, Ала үбеп иң элек, дисәнә.
Шунда гаҗәп хәл булды, дисәнә, Шундый рәхәт тоелды, дисәнә, Җаным-тәнем җылынды, дисәнә, Татлы яшем коелды, дисәнә...
Итте микән ул якын, дисәнә, — Күчте миңа ут-ялкын, дисәнә... Шуннан бирле мин хаклыйм, дисәнә, Саф сөюнең чын хакын, дисәнә.
2
Зур булсаң да өч яшькә, Гөлсәнә, Түгел нде эш яшьтә, белсәнә!.. Гыйшкың төшеп берәүгә, дисәнә, Киттең чыгып кияүгә. Гөлсәнә. Бер авылда торсак та, Гөлсәнә, Әверелдек Сак-Сокка, Гөлсәнә; Аерылдык як-якка, Гөлсәнә, Авыр булды шул чакта, белсәнә...
Сөюемне белмәдең, Гөлсәнә, Гомер буе сизмәдең, дисәнә; Мин гел сине күзләдем, Гөлсәнә, Ә син мине күрмәдең, дисәнә.
Җанга дөрләп капкан ут, дисәнә, Кайный канда сакланып, дисәнә; Моңа чара тапкан юк, дисәнә. Еласаң да капланып. Гөлсәнә...
Булмый, димәк, булмагач, дисәнә, Уйный йөрәк уйна>ач, дисәнә... Түбәнгерәк түнә баш, дисәнә, Төптәнрәк уйлагач, дисәнә.
Булып өрәк — Мәҗнүн мин. дисәнә, Калыр идем мәңге мин, дисәнә, Әмма сузмый озакка, дисәнә. Киттем чыгып чит-якка, дисәнә.
Айнуын мин айныдым, дисәнә. Җырда — уем, бар моңым, дисәнә. Тик оныта алмыймын, дисәнә. Дөньяда син барлыгын, Гөлсәнә!
Күп йөрсәм дә читтә мин, Гөлсәнә. Әнкәемнең сөт тәмен, дисәнә, Саф сөюнең чын тәмен, дисәнә, Җан түремдә йөртәмен, дисәнә.
Бар бурычны бирергә, дисәнә, Зар булып бер күрергә, дисәнә, Калганчы мин күмергә, дисәнә. Яначакмын гомергә, Гөлсәнә!
Үксеп җилләр иссә дә. Гөлсәнә, Исле гөлләр шиңсә дә, Гөлсәнә, Үсмер кызлар көлсә дә, Гөлсәнә, Исемдә — син! Белсәнә. Гөлсәнә! — Гөл-сә-нә-ә-ә!..
Кичке МОҢ
Батамын мин уйга зәңгәр таңда, Ятам моңга чумып, кич җитсә. Гәрчә кеше булып яралсам да, Төштә генә яшәү кешечә.
Уйга түгел, суга чумар идем, Булсам җофар яки сусар мин. Моң-дәрьядан йөзеп чыгар идем, Төнбоектай шиңеп — сулармын...
Ут белән су арасында яшим, Йотып яшем, назга сусап мин. Күзем карасында уйный яшен: Куе-кара төндә — учак мин!
Керер идем кеше арасына, Тарсыналар кермәс борын ук. Утырмагач һичкем арбасына, Беркайда да миңа урын юк.
Тай типмәгән юкса башыма да, Эмма уйлап куям юк-юкта: Әллә кулны селтәп барсына да, Кайтып китим микән "төп йортка”?
Гомергә дә уйдан чыгасым юк, Тыным бетеп, сулыш буылып: Тар бүлмәдә ятам уйга чумып, Ком-таш түгел, тоташ моң булып...