Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПАРЧАЛАP


Ничек яшәргә?
Авылыма кунакка кайткач, өй ишеген ачып кергәндә төртелеп калдым. Бусага төбенә мәрхүмә әнисмнсн элек башына ябып йөргән калын шәле җәелгән Арттан керүчеләр килеп бәрелгәч, атлап керергә мәҗбүр булдым
Алар өчен бер чүпрәк кенә иде шул ул. Түздем, тавыш чыгармадым Газизләребез башындагы яулыклардан гына түгел, кеше башларына басып йөрер заман бит, бездән генә калырмы9
Авыр хатирәләр белән яшәү кешегә авыр, ә хатирәләрсез яшәсәң — кешелеклелек югала Ничек яшәргә9
Нинди заман?
Бер көн шулай, егерме еллап күрмәгән классташымны очраттым Заманында бергә уйнап үскән булсак та, хәзер унайсызлана-унайсызлана бер-беребезне "өйрәнәбез”. Карашлар очрашуы биткә кызыллык сибә Бүлдерә-бүлдерә хәл-әхвәл сорашсак та, һәркем үзенекен уйлый Сер бирәсе, кимсенәсе килми, янәсе Әкренләп сүз башка классташларга күчеп, күңелләргә жинеллек килә. Кеше турында сөйләшү җиңел Әнә бит, аларнын да язмышлары төрледән-төрле икән, бншлегә укыганнарынын хыяллары чәлперәмә килсә, нкелегә сөйрәлгәннәре “тугызлы"да элдертә. Акыл алдан йөри горган заман булса, ахмаклар шулай күбәер идемени9
Безнең сыйфат
Борынгы Чаллы шәһәрчеген каймап аккап инешнең яр буйларында уйланып йөрим Яр астында — аякны тартып алалмаслык сазлык Вакыт дигәнен бик тиз үзгәрүчән икән. Әле моннан бер 50 — 60 еллар элек кенә бу тирәдә 17ләп изге чишмә булуын сөйлиләр. Соңгы дистә елларда гына ком басып киткән аларны
Татар милләте язмышы чишмәләребездә дә кабатлана. Нигә безне һәрчак ни дә булса басып китә икән? Чистартырга кирәк чишмәләрне, шунын белән, бәлкем, үзебезнен дә күңелләребез пакъланыл китәр .
Ә иртәгә кабат Казанга китәргә кирәк. "Дөнья куасы" бар шул Ә сез — чишмәләр — безнең кемлегебезне искәртеп, исләремә кабат төшәрсез әле
Зират
Кечкенәдән үк ин курыкканым зират иде Әмма — дөнья баса икән' — әби- бабамнарны, кадерле әниемне җирләгәч, бу халәттән котылдым инде Зират капкасыннан, жас туры килгән саен, эчкә узам. Ә аңда башка дөнья ташлардагы еллар исәбе дә узгач кирегә ага монда
Каберләргә тукталмыйча юлымны дәвам итәм. Бара торгач, ташлар, тимер рәшәткәләр дә бетеп, ауган агач киртәләр дә сирәгәя башлады Һәм менә ул хәрчак үзләренә чакырып, күңелгә тынгылык бирмәгән каз аягына охшаш тамгалар Кыйшайган, череп ауган имән казыкларында алар бихисап: әйтерсең лә яна яуган ак кардан бер төркем казлар узган Мин беләмен, бу казыклар төбендә ятучылар
безнсн нәселдән. Мин аларнын бер дәвамы. Уйларымнан айнып, кайту юлына борылам. Зираттан чыкканда, яңа каберләрдән соң башланган буш җирләргә күзем төшә... Күңелдә туган уйларда бары бер генә теләк: ни генә күрергә язса да, туган кавемемнән аерма мине, Ходаем.
Бу — балаларыма да васыять
"Шым бул"мы? "Шум-бунт"мы?
Тирә як татарлары бу авылны, су кырыендагы аулак урынга урнашканлыктан, Шым бул” дип атап йөртәләр.
Пугачев яуларыннан соң бу баш бирмәс татар төбәгенә, спирт завод төзелеп, урыс халкы күчереп утыртыла. Алар авыл атамасын үзләренчә шаяртып аңлаталар Тулскип белән Рязань урамнары эчемлексез узмаган зур бәйрәмнәрдә исерешеп, кара-каршы еш сугышканлыктан. “Шум и бунт” сүзләреннән килеп чыккан, диләр
Шомбыт атамасына бу ике халыкның да үзенчәлекле сыйфатлары керми калмагандыр, дип уйлыйм мин.
Измә
Мич чыгару өчен яхшы измә комны 30, кызыл балчыкны 70 процент кушканда килеп чыга, диләр. Хәер, нинди кызыл балчык, нинди ком бит әле. анысына да карыйдыр.
Казаклар белән Чаллы авылы арасындагы борынгы зират кызыл балчыклы яр өстенә урнашкан. Аннан менә ничә ел инде измә өчен кызыл балчык алалар. Ярлар ишелә бара, тарихның яраларын искәртеп, югарыдан кеше башлары, сөякләре тәгәри тора. Үзебезнең болгар-татар бабаларыбыз башлары Халык белә дә бит, кызыл балчык кирәк булгач ни эшләсен инде. Моны аңларга да баш кирәк бит
Кайда безнең алтын капкалар?
Кайда гына барып, борынгы шәһәрчекләр белән кызыксынма, тирә-як авыл халкы аның “алтын капка’сы булуын һәм аның кайдадыр якын тирәдә генә яшерслеп саклануы турында күп төрле риваятьләр, имеш-мимешләр сөйләми калмас.
Азгын капкалар... Белмим, алтыннан булдылармы икән алар, әмма капкалар булган. Шәһәр капкасы, авыл, кыр капкалары турында татар халкында сөйләмнәр шул чаклы күптер ки, боларнын барысына да бер зур мәгънә салынгандыр
Әле без үскәндә дә бар иде алар .Авыл малайларына бу зур дөньянын бер чиге идс ул. Безнсн өчен генә түгел, гасырлар буе бер телдә, бер иманда кайнаган татар кешесенең чикләре иде алар.
Ул капкалар төзек булганда, азмы-күпме без дә төзек, ата-бабаларыбыз калыбында идек. Ана чаклы бу дүрт гасырдан артык дәвер эчендә авыл җирендәге татар халкын яклап та, нәсел тамырларын киптермичә саклап та килүче шул ук кыр капкаларыдыр кебек тоела миңа. Еллар үтә торгач, “өстә" белделәр шул татар хәйләсен. Хәзерге вакытта юкка чыктылар ул капкалар. Үткән тормышларны искә төшереп ыңгырашып ачылмыйлар алар хәзер...
Ә иң зур капка, ил капкасы ачык иде. Аны кайсы якка кирәк, шул якка каерып ачып гасырлар буе урыс җилләре айкады.
Инде менә үзебезнен дә үзлегебезгә кайткан чак. Без дә капкалы булырбыз, алла боерса, авылыбыздагы кырлар, күңелләребездәге иман капкалары...
Урыс-татар дуслыгы
1934 ел. Яңа Сала авылы халкын зар елатып мәчет манарасын кисәләр. Кисүчесе — күрше Шомбыт авылы урысы Сергей. Авыл ирләренең куллары
йодрыкланса да, аларны бу адымнан тотып торганы — районнан килгән кораллы хәрбиләр булды.
1935 сл. Районнан тагын фәрман килгән: күрше Шомбыт авылы чиркәвенен тәреләрен төшерергә кирәк Әле күнел ярасы аз гына да басылмаган Яна Сала кешеләрендә моны эшләргә теләүчеләр табылмыймы сон? Бу юлы марҗалар жылый Ә җимерүчеләрне саклаучы хәрбиләрнен күзләрендә шул ук бер салкын караш
— Нәрсәсе комачаулый анын сезгә9 — дигән урысларга да җавап әзер
— Әнә, Сергейдан сорагыз!
Бары да бер юлы аңлашыла, барысы өчен дә бер түләргә кирәк... һәм түләделәр дә. Әтисен тыңламаган Сергейны исерек килеш аунап ятканда тереләй үз дуңгызлары ашаса, “безнекелэр'нен дә бер өлеше сугышта ятып калды, кайтканнары да ярты-йорты гына иде.
Әйе, дога белән каргышка пәрдә юк шул.
Соң түгел әле
Күрше авылның борынгы зираты ташландык кырда калганлыгын ишетеп жде чыкканда бу турыда шул авылда яшәүче олы яшьтәге колхоз рәисеннән сорарга туры килгән илс Бу хәбәрнең дөреслеген белгертеп, кулларын болгый-болгый горурланып сөйләде ул бу хакта. Хәер, 'урыны" дип. бүтенге көндә кырда калган 10-15 сутый чамасы җир ул. Бу урынны сукаламыйча читләтеп узу, тирә ягына агачлар утырту яхшы булыр иде дигән тәкъдимне дә хуплаган иде Әлеге эшләрне эшләү өчен эш бүлмәсеннән бер телефон трубкасын күгәрү яисә иртәнге нарядта бер сүз әйтүе дә житә торган чагы илс анын Әмма юк шул, ул вакытта "дәрәҗә” җыйналган уңыш, савылган сөтләр белән генә үлчәнә торган илс.
Менә хәзер инде заманалар үзгәреп, пенсиягә чыккач уйлана бугай Буш вакыт күп булгач, барыбыз да барасы җиргә дә ерак калмагач исенә төшкәндер Хәзер инде вакыт та, акыл да бар, тик мөмкинлекләре генә элеккечә түгел Ә кул белән эшләү, тел белән сөйләү генә түгел шул. Ана күңел байлыгы да, иман ныклыгы да кирәк
Хәер, шулай да изгелек эшләргә беркайчан да соң түгел. Бабаларының зират урыны бүгенге көндә дә сукалана әле
Намаз тәме
Дөнья үзенең үзгәрешләрен күпкә сонрак башлады шул Бу үзгәрешләр берничә дистә еллар элегрәк булса да үзлегебезгә, асылыбызга кайту мөмкинчелекләре күпкә җиңелрәк булмас идеме икән?
Авылдашлар әйтүенә караганда, мәрхүмә әнием исән булса, авылнын остабикәсе булачак иде. Хәтеремдә, яшь булса да авылнын бар карт-корысы гарәп хәрефләрен танырга. Коръән сүзенең мәгънәсен аңларга анын янына йөрде Колхоз эше белән авыл тормышының авырлыкларына да карамастан, намаз уку өчен вакыт тапмый калмады ул.
Үзем дә кечкенә чакта әнигә ияреп “намазга баса" идем Артыграк кызыксынсам, вакыты-вакыты белән "И улым, дөньялар болай барса, намаз укунын савабын аңлау, тәмен тою сезгә насыйп булырмы икән?** — дип шик тә белдерә иде Шикләре урынлы булган, ахры Хәзер исә. көн саен үзләре теләп намазга басучы балаларымны күреп оялып куям Үземдә дә намаз уку теләге күптәннән туса да. һаман да беренче адымны атларга куркып йөрим Чөнки гөнаһ булса да әйтим инде, үткән заманнар сәясәтендә агуланган анда намаз тәме табылырмы9
Мин синең өчен шатмын, Нурия!
Бу тормыш дигәнең кешеләрне төрле тарафларга тарытып. тагын кабаттан очраштыра икән Минем белән дә булды ул андый очрашу Хәер, аңлатыбрак сөйлим әле.
Университетта кичке укуым бара дигән уй белән акланып, аз булса да акчасы булыр дип. заводта эшләп йөргән чагым иде. Дөрес, акчасына карап эше дә шундыйрак иде. Бер айлык планынны бер атнада тутырасын да, көнне ничек уздырырга белмичә завод эчендә болганып йөрисен Сәгатьләр буе чәй эчеп гайбәт сату да гадәти күренеш монда. Олырак апалар, сөйләшер сүзләре беткәч, безгә бәйләнә башлыйлар иде. Яныбыздагы яшьрәк лаборант кызларны кызартып безгә сораулар ява кайчан өйләнәсең дә. кайчан туеңа чакырасын — фәлән дә фәсмәтән. Бу сүзләрне авылга кайткач күрше-күләннәрдән дә. әти-әниләрдән дә ишетеп туйганлыктан, мондый чакларда эчеп бетермәгән чәйләрне дә читкә куеп чыгып китү ягын карый идек. Өч ел эшләү дәверендәге мондый чәй эчүләрдән берсе бигрәк тә күңелгә сеңеп калган. Ул көнне күрше цехтан кергән бер апа теләгәннәрнең кулларына карап язмышларын бага иде Күбесе чынга да алмый — шаяралар, бар икән әле күрәселәр, дип көлешәләр. Бу эштән кызык табып, без — яшьләр дә — чиратка бастык.
Безгә күрше генә лабораториядә эшләүче Нурия исемле бер кыз бар иде Чибәр, эшкә уңган бу кызны безнең кемнең кем икәнен яхшы белүче апалар миңа гел димләп тордылар. Күрәмсен, моңа охшаш сүзләрне Нурия үзе дә еш ишетеп торган, ахры, очраклы һәр очрашуда кояштай балкып исәнләшә иде Сенлем дә Нурия исемле булгангамы, мин дә аның исемен йомшак, матур итеп дәшкәләгәнмен икән, бу турыда ул үзе берничә тапкыр искәртте дә әле
Ләкин аралашуыбыз шул исәнләшүдән ерак китә алмады. Юләр чак бит әле. бүгенгесе белән генә яшибез, кайдан йомшак жил иссә, шул уңайга авабыз. Хәер анда гына да түгел иде бугай сәбәбе
Менә бер заман авызы ерык бу кызга да чират житте Багучы апа: "Сенлем, борчылмасаң гына әйтәм, ике тапкыр кияүгә чыгасың, икенчесендә генә бәхетле буласын”. — диде. Апаның күз карашлары шундый ышандырырлык иде ки. Нуриябез куркуыннан кычкырып елап җибәрде һәм битен каплап чыгып йөгерде. Багучы ханым олырак хатыннарга: кызлар кирәкмәс, дигән идем бит, бу кызга яра ясадык, ахры, белмичә генә язмышына тап булган булса җиңелрәк булыр иде. диде. Ә чират үзенең уен көлкеләре белән дәвам итте Ул көнне үзем дә өч балам булачагын белеп чыгып киттем.
Тормыш үз агымында дәвам итте Бары Нурия генә мине күргән саен тагын да ныграк кызара, кычкырып әйтмәсә дә. күзләре белән нидер сөйли иде кебек. Ә миңа көләргә җай чыкты: Нурия, кайчан кияүгә чыгасын инде, икенче юлы үзем алыр идем, дип шаяртып, аны тагын да кайгыга сала идем.
Шуннан соң бераз эшләгәч, мин башка цехка күчтем, өйләндем. Соңрак Нурия дә безнең яшьләр торагындагы бер таныш егетенә кияүтә чыкты. Аларның матур гына яшәп китүләре безнең өчен багучы апаның Нурия язмышына юраган сүзләрен юкка чыгарган иде. Ләкин Шул чордан сон унөч ел вакыт узды Б\ язманың барлыкка килүенә дә кабат Нурияне очратуым сәбәп булды.
Хатын-кызның бәхете һәрчак аның елмаюлы йөзендә чагылыш таба, диләр Мина таныш булмаган бер ир белән кояштай балкып янымнан узып китте ул Җитәкләшеп баручы бу бәхетле пар миңа шушы хатирәләрне искәртте. "Әллә чынлап та безнең язмышлар алдан язылганмы" дигән уйлар белән мин дә яраткан хатыным белән өч балам янына ашыктым.
“Коммунист Хәмит"
Авылдашым Хәмит абый үзе турында язганга үпкәләмәс дип уйлыйм Коммунизм үтеп, коммунистларны эт итеп сүккән заман булса да, кайсы Хәмит, дисәләр, горурлык белән "Коммунист Хәмит" дип әйтерлек абруйлы кешебез бар безнең. Гомер буе көтү дә көтеп, каравылын да торып, авыр эшләрен дә эшләп, шул ук чагында фермадан астына бер салам да салып кайтмаучы, хәләл малы белән тормышын алып барып, гомеренең кырык елын партиядә уздырган Хәмит абый ул. Аның бөтен байлыгы, җыйган малы — горур исеме. Әтисенең исеменнән малайлары да файдалана. Алар өчен ул безнең якта бер пароль кебек. Кем малае дигәнгә
"Коммунист Хәмит”неке дисәләр, барысы да белеп, булдыра алганчы булышып, ярдәм күрсәтеп җибәрәләр аларга
Бсзнен халыкта: “Ана малы белән кыз тормый, ата малы белән ул тормый" дигән мәкаль бар, шуны үзгәртеп: "Ата-анасына булган хөрмәт балаларына да житә икән ', — дип әйтүем бу
Бәлкем гыйбрәт алучылар да булыр...
Без күпме?
Авырлык беләнрәк тормыш алып баручыларны күрсәм, гел мәрхүм күршебез Хәпиз (Хафиз) абый искә төшә. Машиналы заман булса да, гомере буе уфалла тартып сыерын да асрады, өен дә җылытты ул. Авылда бердәнбер булган җил капкалы, салам түбәле өйдә торсалар да, Өммегөлсем апай белән алты балаларын да үстереп кеше иттеләр
Дөресрәге, татар арасында да югалмады, урыс арасында да эремәде ул Хапиз абый Жиргә ябышып булса да исән калды, яшәде Шул ук вакытта, жор кеше дә иде әле ул Аның халык арасына таралган кинаяле сүзләре бүгенге көнгәчә мәкаль ксбегрәк яши бирәләр Берсен сезгә дә сөйләп узыйм әле Шулай бер вакыт күрше авыл урысы “Синең, Хәпиз, гомер буе ярдәмчең дә булмады инде", — дип сүз башлагач “Сөйләмә юкны, даром Хапиз маленки, пол Маскуа товарищ”, — дип тегенең авызын япкан ди Янында торган авылдашы “Кит инде, Хәпиз абый, аңда безнекеләр алай күп түгел", — дигәч: "Татарлармы, син нәрсә, алар анда Кытайдагы кебек бер миллиард”, — дип анысының да сүзен юкка чыгарган
Кем белә, элек түгел, хәзер дә татарның дөньяда күпме икәнен санап бетерә алган кеше юк бит. Ярты Мәскәү түгел, ярты Кытае да аның телен оныткан татар түгелме икән әле?
Менә шундый сәер кеше иде ул Хәпиз абый
Гзян чәе
Өч-лүрт әйтеп тә, утынын, печәнен алып кайтгыра алмагач, тракторчы булып эшләүче ерак туганы Рәхимулланы Гаян абый акылга утыртмакчы була Тегесе эштән кайтып килгәндә, соңгы горурлыгын җыеп чәйгә чакыра Көненә кырыкмаса- кырык кеше техника сорап килгән Рәхимуллага, әзрәк ял итәрлек мөмкинлек чыкканлыктан, аны-моны анышмыйча кереп тә китә Хәйран гына төшереп алгач, тагын каклаган каз алып керү хәйләсе белән чыгып киткән Гаян абый, яхшылап кайрап куйган балтасын яшергән жнрдән ала да, капка төбенә чыгып, анда торган "Бсларусь"ның арткы тәгәрмәченә жан-фәрман китереп тә суга Сугуы була, резин көпчәктән балта кире атылып китеп, Гаян абыйны бәреп тә ега Шулай итеп ике теше сынган, аңсыз калган Гаян абый капка төбендә ярты сәгатьләп тәгәрәп ята
Озак көткәннән сон. нәрсә булды икән, дип, урамга чыккан Рәхимулла булып узган эшләрнең сәбәбен соңыннан гына аңлаганлыктан, “җиткән икән моңа" дип алпан-тилпән тракторына утыра да китеп бара
Тирә-якта хәзер кунакка чакыручыларга “Гаян чәенә" түгелме дип шаярталар “Туган итмәгән туганның чәе әче суган" икәнен белсә дә, "кара эшнен каршы тешәсен" белмичә халык теленә кереп калды Гаян абый.
Хикмәтле хөкүмәт
Әниләр сөйләгәнчә яшел кычыткан, черек бәрәңгеләр ашау тәтсмәсә дә. кечкенә генә шакмак шикәрне дә дүрткә бүлеп ашаган заманда яшәдек без Бабай шул чаклы зур осталык белән бүлә иде аны. беркемнең дә үпкәләрлеген калдырмый иде Ә икенчесенә үрелгәндә кулга сукмасалар да: "күбрәк тәмлерәк ашыйсын килсә, әнә, "Хөксмәтулла абыеңнан сора” дигән сүзләрне еш ишетергә туры хила иде
Шунлыктан мин кечкенә чагымда, югары очта яшәүче Хикмәтулла абыйнын бу эштә ни катнашы барлыгын белә алмыйча гел аптырый идем. Җитмәсә, ул үзе әле безгә туган да булып, аларнын үз тормышлары да безнекеннән артык түгел иде
Хәзер, олыгайгач та Хикмәтулла абыйны күргән саен, һаман шул бала чактагы хатирәләр искә төшә.
Бүгенге көндә балалар шоколадка акча сораса, юклыгын әйтеп, сәбәбен “Хөкемәтулла бабай”га сылтыйбыз. Балалар исә “кем сон ул Хөкемәтулла бабай" дип аптырыйлар. Аптырарлык та шул.
Без “хөкемәт”нен кем икәнен белүен беләбез дә, тик нигә һаман башка халыклар кебек кешечә яши алмавыбызнын гына хикмәтен андап бетерә алмыйбыз.
Исем белән җисем арасы
Исеме Мулланур булса да, гомер буе шул матур исемен матур килеш йөртә алмады сабакташым. Егет чагында ук аракыга алданып, әти-әнисенә, соңрак хатыны белән балалары өчен дә бер имгәккә әверелде ул. Исеме дә Мулланурның нурын югалтып, “муллый”га гына калды. Кайда абынсаң, шунда исерек Муллый ятканлыктан, юлдагы һәр кара түмгәкне дә нәрсә икән дигәндә: Муллыйдыр дип кенә жибәрә башладылар.
Атаң кушкан атың, халык кушкан белән бергә туры килсен өчен гомер буе тырышырга кирәк шул. Классташым Мулланур моны бер анлап, хатынының, бала- чагасының, авылдашларының хөрмәтен кабат кайтара алырмы?
Исемен жисемеңә туры килсен икән лә бу тормышта!..
Утырып уйлар уйладым
Борынгы Чаллы шәһәренең әлеге зираты тарихта билгесез булып, без аны ярдан кеше башлары чыгып торганлыктан гына табып тикшергән идек. Бу табылдык тирә як авыллар халкында гаҗәпләнү уятты. Күңелдә бер абыйның: “Гомер буе шушы тирәдә көтү көтеп, ашап-эчеп, йоклап йөрдем, әмма бу җирнең зират өсте булуы мөмкинлеге башыма да килмәгән иде", — дип сөйләгәннәре истә калган.
Быел да зират яныннан агып яткан елга буенда йөргәндә, кабат баш сөягенә тап булдым. Ел саен язын елга яры җимерелеп, су ташкыны аларны күпләп Шомбыт елгасына ташый икән.
Кулымдагы баш сөягеннән мина ике зур тишек карый. Бу башта нинди уйлар кайнап, исән чакта бу күзләрдән дөньяга нинди караш ташланды икән дип уйлыйм. Әмма озак хисләнергә туры килми, дөньяның һәркем өчен вакытлы булуы искә төшеп, үз уйларымнан үзем куркып бүгенге дөньяма кайтам. Киләчәктә аунап яткан безнең башларны да шулай тотып карап, боларда нинди уйлар йөрде икән дип уйлаучылар табылмасмы?
Хәер, хәзергә бу бездән тора, монда үткәннәр белән киләчәкнең гаебе юк Әллә бармы?.. Бүгенге көндә бит үтәчәк заман.
Нәфескә бәйле татар феномены
1989 елда Болгарда ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы бәйрәмендә бер вәгазь сөйләүченең "Татарның гасырлар буе кол булып, изелеп, үз байлыгына үзе хуҗа була алмауның сәбәбен әйтимме?" дип, озак итеп сорау рәвешендә сөйләве бик күп кешене үзе янына җыйды. Сорауны озакка сузганга, башка төрле уйлар килде. Дөрестән дә, кем калдырды икән безне бу хәлгә: урыслармы, коммунистлармы дигәндәй9 Әлеге сорауга җавапны дин әһеле авызыннан ишетү бигрәк кызык иде
Шулай да соравы озын булса да, җавабы кыска булды мулла абзыйның. Гаеп татарның үзендә, дөресрәге, аның нәфсессндә булып чыкты Ул гомер буе ат урынына эшләгән, байлык җыйган, байлыктан арысын күрмәгән. Шул байлыгына
кызыгып, аны алдаганнар, талаганнар. “Татарнын нәфесе безнен хәрберебезнен күнелендә утыра” дип бетерде ул сүзен.
Анын белән тулаем килешмәгән булсам да, нәфескә бәйле уйлар мина бүген дә тынгылык бирми
Авылга кайткан саен пенсия алып та, үлә-үлә эшләүче пенсионерларны күрәм дә уйлап куям мал, дөнья артыннан куганчы, тәрбияле оныклар дөнья гыйлеме һәм кешеләр күнелендә изге хисләр, хөрмәт билгеләре калдыру дөресрәк булмасмы9 Бу яшьтә намазга басып, ходайдан картлык көннәрендә үзләренә саулык- сәламәтлек, дөньяларга иминлек сорасалар үз кадерләре дә күбрәк булыр иде
Кешегә яшәгән саен азрак кала, анысын барыбыз да белә, ә менә безнен халыкка азрак калган саен күбрәк кирәк булып чыга. Җир йөзендә татарнын нәфескә бәйле бу феноменын аңлата алучы берәр галим-голәмә табылырмы икән? Әллә мин дөрес уйламыйммы?
Балаларыбыз үзебезнекеме?
Шәһәрдән авылга күчеп кайткан дустым белән әллә нигә бер очрашып булса да, озак кына дөнья хәлләре, үткән-сүткәннәр, узган-булганнар турында сөйләшеп утырабыз. Яшьлегебезне искә алып, тора-бара сүз үзебезнен балаларга күчкәч, күршем уфтанып куйды да, әллә мактанып, әллә зарланып, балаларының шәһәрдә түгел, гади татар авылында торып та, үзара урысча сүзләр кыстырып сөйләшүләре һәм авыз эченнән әллә нинди аңлашылып бетмәгән реклама "сагызлары” әвәләп йөрүләре турында искәртте Җитмәсә балалары әле кечкенә булуларына да карамастан, әниләренә генә түгел, әтиләренә дә җикеренеп үзебез беләбез, тыгылма, өйрәтмә, дигән сүзләр кыстырып җибәрәләр икән “Кая бара бу дөнья’’” — дип сорады ул?
Дөнья кая барган булса, шунда бара инде ул. "Көннәр буена телевизорыңны кәгъбә ташы кебек күрә башласаң, тиздән балаларын бөтенләй дә үзсннскс булмас әле”, — дидем мин аңа Ул 20 нчс гасыр шайтаны, ак киптергеч күк бала күңеленә тагын нинди генә пычраклар агызмас әле
Гасырлар буе татарлыгыбызны сакларга ярдәм иткән кыйблабызны үзгәртмәскә кирәк безгә. Шул чагында гына, кайда яшәсәк тә, балаларыбызны үз ата-бабаларыбыз калыбында калдырырга мөмкин булыр.
Тукта Кешегә акыл өйрәтүе җиңел ул Кайтып үз балаларыма да тагын бер кат күз салыйм әле
"Кәбир самолют"
Гомер бакый урыс арасында яшәп үскән ул Кәбир абый. Яшен тизлегендә аракы таба алганлыктан дус-ишләре “самолют" дип кушамат такканнар аңа Әмма исеме ковер сүзенә охшаганлыктан, соңрак “ковер самолют"ка әйләнеп китә ул. Поселокта беренче алкаш булса да. аннан эшчән, төгәл, хаклы кешене таба алмассың Шунлыктан бурычка аракы сорап килгәч, анын гозерен аяк астына салып таптаучы кеше юк. Анын тагын бер үзенчәлеге шунда, хәлләр ничек дип сорый да, авызыңны ачканчы: "Аллага шөкер дип әйт. син бит татар малае", — дип әрләп ташлый. Азрак ачылып китеп сөйләшсәң: “Эх, энекәш, мин бит башка дөньяда, чит кешеләр арасында туып үстем, татар авылында туып, әбн-бабайлар кулында үссәм мондый булыр идеммени мин”, — дип кулы белән күз яшен сөртеп ташлый да, минутында юкка чыга.
Белмим, Кәбир абый, башка заман булып та, әбн-бабайлары кузынла тәрбияләнеп үскән "ковер самолютлар" татар авылларында да буа буарлык хәзер Сездәге кебек татарлык һәм күңел уйлары аларда булса, бәлкем, алай артык уфтанмас та идең Юк шул Ярый әле чын ковер самолет" кебек күзегә очып йөрмиләр, алай булганда татар җиренә кояш нуры да төшә алмас мдс.
Хәер, татар җире киләчәктә дә тереклек итсен өчен кояш нуры гына җигәрлек түгел инде хәзер Барысына да җитәрлек иман нурын каян табасы9'