Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАКСАТЫНА ТУГРЫ МАКСУДИ САДРИ

МАКСУДИ ШӘХЕС БУЛАРАК адилә ханым Айда әтисе турында: «Садри Максуди үзенен якты образы, шәхсияте, абруе һәм төрле төрки төркемнәр вә өлкәләр эчендә башкарган эшләре, бу дөньяда тоткан урыны белән гомуми төркиләрнең бер символыдыр»,—дип язган иде (Айда Гадилә. Садри Максудының тормыш юлы.— Мирас. 1994. № 4. 74 б.). Шик юк. күренекле сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе. дипломат, галим һәм фикер иясенең милләт, һәммә төрки халыклар хакына кылган гамәлләре бүгенге милли кыйблабызны, киләчәгебезне билгеләүдә мөһим роль уйнардай көчкә ия. Садретдин Максудиның тарихыбыздагы урыны, эшчәнлеге ифрат дәрәҗәдә зур, колачлы, аның турында тәфсилле мәгълүматны бер ноктага җыю өчен берничә калын томнан гыйбарәт хезмәт язарга кирәктер, һәм бу эшне тизрәк, профессиональ дәрәҗәдә башкару зарур, чөнки күренекле философ, иҗтимагый фикер тарихы буенча белгеч Рашат Әмирханов билгеләп үткәнчә. Йосыф Акчура. Җамал Вәлиди, Фатих Кәрими кебек шәхесләр белән берлектә С. Максуди милли мәсләкне Ауропа югарылыгындагы иҗтимагый фәннәр казанышлары һәм Русия дәүләт күләмендәге профессиональ сәясәт белән тоташтырып, татар милли хәрәкәтенең заман дәрәҗәсенә күтәрелүенә мөһим өлеш керткән шәхес. Хәзерге Биектау районына керүче Ташсу дигән караңгы, кечкенә генә татар авылында туып, беренчел мәгълүматларны сала мулласы әтисе Низаметдин мәктәбендә алган Садринын соңра бөтен дөньяга данлыклы Сорбонна университетын тәмамлавын, халыкара кимәлдәге юристлык баскычына күтәрелүен, милләтнең олпат бер идеологына әверелүен гасыр башы могҗизасы дими ни дисен! Хәер, биредә үзенә күрә бер закончалык та бар Чөнки төрки-татарның иҗтимагый һәм сәясәт мәйданында ат уйнаткан С. Максудиның асылы бик тирәнгә, затлы морзалар нәселенә барып тоташа. Күренекле әдәбиятчы, археограф, шәҗәрәләр белгече М Әхмәтҗанов мәгълүматларына караганда. Максудиның тарихта теркәлеп калган, безгә мәгълүм бер бабасы—XVI гасырда яшәгән татар морзасы Сөендек булган. Сөендекнең туруны—XVII гасырда гомер сөргән Мәскәү морза Казан һәм аның тирә-ягында яшәгән татарларның абруйлы җитәкчеләреннән саналган. Мәскәү морза Лаеш төбәгендәге Хәерби авылында төпләнгән. Соңыннан аның варислары Зеленодол төбәгенең Күлбаш һәм Биектау ягындагы авылларга сибелгән. Мәскәү морза нәселеннән күп кенә укымышлы имамнар чыккан. Алар халыкны агарту, ан-белемле, әхлаклы итү буенча бәрәкәтле эшләр башкарганнар ( М. Әхмәт җа нов. «Йолдыз чыгарган йолдыз».—Ватаным Татарстан. 1998. 16 октябрь). Казанның Галләм хәзрәт мәдрәсәсендә (-Галләм ия». «Күл буе». «Касыйм ия» дигән исемнәре дә бар) укыган чорда ук күзәтүчән вә зиһенле малай өлкән абыйсы өендә Истанбулдан кайтартылган гәзит-журналларны йотлыгып укый, «Истанбул фикере вә хисе сеңгән» (Г. Айда) мохит эчендә күзе ачыла бара, дөньяга карашы киңәя »Галләмия»дә Садретдин сигез ел буена гарәп теленнән, ислам нигезләреннән һ. б. гыйлемлекләрдән сабак ала. Үзеннән ун яшькә олы абыйсы Әхмәдһади Бакчасарайнын «Зынҗырлы» мәдрәсәсендә мөгаллимлек иткән чорда Садри анда барып бер ел укый, программада каралган урыс телен дә өйрәнә Абыйсының зур йогынтысын татыган шәкерт, күп Шәрикләреннән аермалы буларак, яшәү, белем алу перспективаларын бик үк гадәти булмаган «яссылыкта» Г күрә башлый. Бу хасият аны урысча белем бирә торган Казан Татар укытучылар мәктәбенә (КТУМ) алып килә КТУМ ишеген ачып керүдә хәлиткеч рольне шул ук өлкән абыйсы уйнаган булса кирәк. «Его высокородие»—КТУ М инспекторы исеменә үтенеч кәгазен дә, энесенә урысча дөньяви белем бирү максатын күздә тотыл, Әхмәдһади язган (ТРМА. 142 ф.. I mace. 19 эш, 1 б ) Садретдин бу уку йортына 1897 елда керә Икенче елда (1898) КТУМга шул ук «Галләмия» мәдрәсәсенең әүвәлге шәкерте Гаяз Исхакый да килә. Белемгә һәвәслекләре белән аерылып торган бу ике яшь егет К. Насыйри әсәрләрен, дөньяви татар китапларын «су кебек эчәләр» Шул ук вакытта Истанбулда басылган китапларны да калдырмыйлар, тора-бара атаклы урыс язучыларынын хикәяләренә, романнарына тагыналар Һәм гаҗәп хәл: тиздән үзләренең дә язучы буласылары, хикәя, романнар иҗат итәселәре килә башлый ( Г Батта.1-Таи.час Ике Максудилар.— Мирас. /995. № 11-12, 162-163 бб.). Милли хисен кимсетмичә, иманына күләгә төшермичә укыган С. Максуди. урыс романы калыбын кулланып, ана телендә милли роман («Мәгыйшәт») ижат итеп бастыра (1900) Максатчан, әйдәүчән холыклы студент фикердәшләре, шәрикләре (Г Исхакый. Г. Терегулов. X Ямашев һ. б.) белән берлектә яшерен әдәбият түгәрәге төзүдә катнаша, оештыру өлкәсендә хәлиткеч рольләрнең берсен уйный Түгәрәк, бер яктан. «Тәрҗеман» гәзите, икенче яктан, урыс әдәбияты тәэсирендә урыс, төрек, фарсы әдәбиятын өйрәнүне һәм тикшерүне максат итә. шуларга бәйле рәвештә татар әдәбиятын юлга салу һәм үстерүне күздә тота Соңыннан бу төркемгә килеп кушылган Ф. Туктаров, Ш Мөхәммәдъяров һ. б катнашында җилем басма Садретдин Максуди Мптбугатга беренче тапкыр басыла яшерә Әмма барыбер түзми, бер очрашуда эч серен соңыннан үзенең «рухи атасы» дип таныган Гаспринскийга чишә Ниһаять, кичәге КТУМ студенты, форсат табып, Истанбул аркылы Франциягә барып чыга (1901) Кулында университетка керергә юл ача торган ганыкльцы булган Садри хокук бүлегенә аяк басу өчен Парижда елга якын француз һәм латин телләрен ныклан өйрәнә. 1902 елның ноябреңдә Сорбонна университетының студенты булу бәхетенә ирешә Егет шушы уку йортында дүрт ел (1902- 1906) укый, искиткеч тырышлык белән дөньяви фәннәрне, махсус белгечлекне үзләштерә, тирән сәяси белем ала Кин колачлы. үтә кы зыксынучан шәкерт буларак. Максуди Сорбоннада уку дәверендә юридик факультеттан зыш. «Ecole des Hautes Etudes Sociales»Ka Фикри офыклары торган саен күтәрелә барган студент «французчылык» идеясенә йөз тота башлый, французның телен, әдәбиятын, сәнгатен үзләштерү планнарын кора һәм корып кына да калмый, үзенең соңрак искә алуына караганда, үзлегеннән француз телен өйрәнергә керешә, француз рухи мәдәниятенең (әдәбият, фәлсәфә һ б ) мавыктыргыч дөньясына кереп чума Ул гына да түгел, француз университетында белем алуга өмет баглый Гадәттән тыш сәләтле Максуди КТУМны барлык предметлар буенча ла •бик яхшы» билгеләргә тәмамлый, аннан тыш гимнастика күнекмәләре ала. китап төпләү һәм балта эше кебек һөнәрләрне үзләштерә, тагар башлангыч училищесы нын укытучысы дигән рәсми исемгә лаек була(ТРМА. 142ф. I таен 19эш. 116.) •Яна пешеп чыккан» учительнен француз университетында уку турын дагы хыялы сүрелми Тормышка ашмас тай булып күренгән бу хыялын ул якыннарыннан да. дусларыннан да (Социаль фәннәр югары мәктәбенә) керә, аннан башка «College de Ргапсе»да (Франция колледжында) ике ел буена атаклы Габриель Тард. ә филология бүлегендә мәшһүр Дюркгейм һәм Леви-Брюльнен лекцияләрен тыңлый. (Айда Адила Садри Максуды-Ареал.—М1996— С36). Шул ук вакыгта ватаны, остазлары белән дә элемтәләрне өзми, аерым алганда, «Тәржеман»да үзенең Париждан язган мәкаләләрен бастырып тора. Париж хәтле Парижда укыган кичәге авыл малаеның даны Русиянең бөтен татар дөньясына тарала. Татарның тәүге гәзите «Нур» «сорбонначы»ның котлау телеграммасына беренче санында ук урын бирә Төрекчәгә якын тел белән урнаштырылган телеграммада, аерым алганда, мондый юллар бар: «Нур» иң зияда әһалимезең зыяиә мохтаж заманында мәйданә чыкиюр. Сез фазыиләтлеләре биүк бер мәсарәт. милләтпәрваранә илә булмыш кальбемлә гажизанә тәбрик идиюрем...» (Нур. 1905, 2 сентябрь ). Татар матбугаты яралып, куәт алып киткәч. Париж студенты хакында әледән-әле информация биреп барыла. Бу хакта абыйсы Әхмәдһади Максуди гәзите «Йолдыз» гына түгел, башка абруйлы басмалар да хәбәрләр бастыра. Студентнын Казанга хәтта тәгьтыйльгә (каникулга) кайтуы да игътибарсыз калмый. һәркайда ижтимагый активлыгы белән аерылып торган Садри Парижда да кул кушырып ятмый, әлбәттә. Франция башкаласында тупланган яшь төрекләр бергә жыелып. солтан Габделхәмид золымына чик кую турыңда бәхәс корган һәм конституция әзерләгән вакытта Йосыф Акчура. Яхъя Кемал һ. б белән якыннан таныш булган Максуди бу хәрәкәттән дә читтә калмый. Халыкара класслы юрист дипломы алгач, ижтимагый һәм сәяси яктан шактый «дагаланган» Максуди, милли хисләр белән ашкынып. Казанга кайта (1906). Париждан жибәрелеп. И. Гаспринскийның «Тәржеман»ында басылып килгән миллият рухлы мәкаләләре аркылы таныш булган С. Максудины сәяси эшчәнлек өермәсе шунда ук бөтереп ала. Бөтенрусия мөселманнарының 111 съездында (Нижний Новгород, 1906). И Гаспринскийның тәкъдиме һәм куәтләве белән ул «Иттифак әл-мөслимин» фиркасенең житәкче шурасына сайлана вә анын күренекле эшлеклесе булып китә. 1907 елда С. Максуди, күп баскычлы сайлауларда жиңеп. 11 дәүләт думасына депутат буларак үтә Биредә ул Мөселман фракциясе исеменнән В А Харламов, Ф А. Головин. М. Е. Березин. Н Н . Познанский, С Н Салтыков. М В. Челноков. J1 В Карташов, В Н. Успенскийдан торган Дума президиумына секретарь итеп сайлана (Ф Гаффарова. «Мин милләтемнең баласымын» (Олуг милләтпэрваребез Садри Максудының сәяси-иҗтимагый эшчәнлеге).—Казан. Иман, 1997, 23 б.) II Дума куып таратылгач, сайлау системасы тамырдан үзгәрүгә, реакциянен көчәюенә, мөселманнарны хокук ягыннан тагын да кысрыклауга карамастан. Максуди III Дәүләт думасына да үтә. Яна парламентта ун мөселман депутатның сигезе берләшеп. Мөселман фракциясе төзи Фракциянең рәисе Мөхәммәд Тәфкилев була, сәркәтибе итеп С. Максуди сайлана III Думада эшчәнлеге чорында С. Максуди абруйлы сәясәтчегә, оста дипломатка әверелә. Урысча, французча сөйләшкән, урыс, француз әдәбиятын, тарихын яхшы белгән, ауропача киенгән, үзен октябристлар, кадетлар һәм социалистлар белән дә иркен тоткан, алар арасында үз дәрәжәсен белгән Садретдин депутатларның күбесе белән уртак тел тапкан. Думада авторитетлары зур булган Н А. Хомяков. П Н Милюков кебек депутатлар да аңа дустанә караганнар (ә Милюков белән алар эмиграциядә дә дусларча мөнәсәбәт саклаганнар) Шуның белән бергә Максудиның урыс милли сәясәтен фаш итеп һәм «инородеилар»ны яклап ясаган ялкынлы чыгышлары, вакытлы матбугатта басылган ноты к-мәкаләләре кин яңгыраш таба. Бу факторлар «инородецлар», бигрәк тә з орки-мөселман халыклары арасында аның абруе тагын да үсүгә китерә. С Максудиның дәрәжәсе, инде өлешчә әйтелгәнчә. Думаның житәкче даирәләрендә дә зур була. Әйтик, 111 Дума эшләгән чорда чит илләрдәге парламентларның эшчәнлеге белән танышу өчен төрле илләргә депутатлар жибәрелә башлый. Бер төркем депутатларны ул чорның «Америка Кушма Штатлары булган» (Иылмаз Өзтүрен) Англиягә жибәрү турында да карар кабул ителә. Мөселман фракциясе депутациягә вәкил итеп М. Тәфкилевне күрсәтсә дә. МАКСАТЫНА ТУГРЫ МАКС УДИ] 53 фракция рәисе бу вазифадан С Максуди файдасына баш тарта Кайбер реакцион көчләрнең (профессор Перс һ. б.) каршылыгына карамастан, сул октябрист А И Звягинцев. Н А. Хомяков. П Н Милюков. А. И Гучковнын хуплавы буенча, шушы делегация составында С Максуди да Бөекбританиядә булып кайта (1909) һәм сонрак әлеге сәфәр эзеннән Казанда «Англиягә сәяхәт» исемле китабын нәшер итә (1914) Максудинын 1911 елда шундый ук максатлар белән Германиягә сәфәр кылуы да билгеле С Максудинын КТУМда. Сорбоннада укуы, адвокатлык. Русиядәге, Гаребтәге. Төркияләге сәяси-ижтимагыи эшчәнлеге. аның үзенчәлекләре хакында гаять бай. гыйбрәтле мисаллар җирлегендә бик озак сөйләргә, фикер йөртергә мөмкин Безнең әлеге язмабыз исә бу затны күбрәк шәхес буларак тасвирлауны күздә тота. Шуна бәйле рәвештә Максудинын II Дәүләт думасында эшчәнлеге чорында булган бер вакыйга игътибарга лаек. Татарча «Дума» гәзитенен (С. Петербург) хәбәренә күрә. 1907 елның 26 апрелендә тар гына даирәдәге мәҗлестә ул мондыйрак сүзләр сөйли (эчтәлеген китерәбез) П Думага килгәч, сутлар, биредә эшләргә үзләренең сәләтсез икәнлекләрен күрделәр һәм шунын өчен думаны тизрәк кудырырга тырышалар; Дума әгъзаларының жалованьесен киметергә түгел, бәлки арттырырга кирәк, ләкин бер генә крестьянны да Думага уздырмас өчен сайлануда белемле булуны шарт итү зарур; бу Думада өч йөз крестьян бар. ихтимал, киләсесенлә аларнын саны дүрт йөзгә житәр һәм парламент бернигә яраксыз булып калыр; Русия халкы Дума өчен җитлекмәгән, аңа сәләте юк; Думаны халык алмалы, бәлки аны хөкүмәт уз ихтыяры белән бирде Шушы даирәгә нисбәтле Фуад Туктаров бу белдерүләрне аяусыз фаш итеп, матбугат битләрендә «Садретдин Максудовка ачык хат» белән чыга. Гомумән, әче телле, тоткан жирлән сындыручан Ф Туктаров та (кушаматы—«Усал»), Садринын КТУМ буенча аркадашы Г Исхакый да. 1905—1907 елгы революция чорыннан башлап 1917 елгы түнтәрешкә чаклы (өлешчә әле аннан сон да) матбугатта һәм аерым басмаларда С Максуди адресына урынлымы-урынсызмы авыр сүзләр әйтүдән тайчанмыйлар Шул ук Ф Туктаров үзенең өч Думадагы мөселман депутатлары хакындагы хезмәтендә (Уеш Т Ф I. Н вә III Думада мөселман депутатлар һәм аларның кылган эшләре. Лито-типография И. Н Харитонова Казань ) С. Максудига бик түбән бәя биреп китә. «Усал» оппонентын «әрсез», думага «хәйләләп сайланды», анда эшләргә «сәләхиятле адәм түгел», «бик зур булырга ярата торган кеше», дип атый, тәрбиясенең һәм гыйлеменең чамалы булуына ишарә кыла Китапта мондый юллар ла бар «Бичараның мәгълүматы да бик өстән генә, сөйләр өчен хәтта татарчага да куәте юк. русчаны прастуй татар сәүдәгәре кадәр дә сөйли алмыйдыр, шуның өстенә. табигате һәм гакылы да. татар әйткәнчә, килде киттерәк.» КТУМда Максуди белән бер чордарак укыган, аны шактый якыннан белгән Туктаров биредә мәсьәләне артык куерта, кискенләштерә, «публицистик эффект»ка исәп тота булса кирәк Бу тискәре бәяләмәләрнең табигатен объективчыктан. ижтимаг ый-сәяси шәкелдәге үзара фикри, «сыйнфый» каршылыклардан бигрәк, әүвәлге Шәрикләрнең шәхси мөнәсәбәтләреннән эзләргә кирәктер, мөгаен Әйе. замандашларының хатирәләренә караганда. Садретдин шактый һавалы, гиз кызып китүчән натура була Анын уен-көлкене, төрттерүне кабул итмәве, юмор хисенә бай булмавы да мәгълүм Шулай булса да. югары культуралы, затлы чыгышчы, зыялы шәхес буларак. С Максуди кешегә ачу тотмаган, үпкә сакламаган Бу очракта (дөресрәге очракларда) да 1917 елгы инкыйлабтан сон әлеге милләтпәрвәрләр үзара аңлашалар. килешәләр. хәтта рухи яктан якынаялар да. Мәсәлән, төрле катлау чыклардан, буталыш вә ыгы-зыгылардан соң. Версальгә солых һәйәте әгъзасы буларак бару нәкъ менә шушы өч шәхес өстенә төшкәч. С Максуди Г Исхакый һәм Ф Туктаров белән кулга-кул тотынышып эшли 1923 елда Берлинда яшәгән вакытында С Максудинын. башка кунаклар белән бәрабәр, бер аш мәҗлесенә Г Исхакый һәм Ф Тукгаровны чакыруы, шундый кытлык заманында аларны затлы • Гөркестан пылавы» белән сыйлавы билгеле Сонрак. үз чиратында, билгеле бер символик мәгънә салып булса кирәк (эстафета!), I Исхакый үчеме алдыннан аерылмас юллашы булган көмеш йөгертелгән таягын нәкъ менә С. Максудига васыять итә Г. Исхакыйның үлеме исә С. Максудины гомумән тетрәтә (1954). Исхакый җеназасы өстендә ул, күз яшьләренә тыгылып, нотык сөйли, ватандашының рухы алдында баш ия, аның белән тыгыз тарихи хезмәттәшлеген, олуг әдәби талантын, ижтимагый-сәяси эшчәнлеген тәкъдир итә (Айда Адиле. Садри Максуди-Арсал. 2312326.). Ә инде «Иттифак әл-мөслимин» фиркасе, кадетлар партиясе әгъзасы Максудиның II Думаның составына, социал-демократларга, крестьян депутатларга булган мөнәсәбәтенә килсәк, шуны искәртү мөһим: Садретдин сәяси, икътисади мәсьәләләрдә коеп куйган кадет, ягъни либерал була, социализмның «фәнни»ен дә, «утопик» формасын да кабул итми. К. Марксны, социологфилософ буларак таныган хәлдә. «Манифест» авторының яңа җәмгыять төзү теориясен инкяр кыла, аның сыйнфый көрәш идеясен бөтенләй хупламый. Г Баттал искә алганча, С. Максуди кешелек тарихында социаль факторларның хәлиткеч әһәмиятен танымый. киресенчә, фикерләр, идеяләр, бөек шәхесләрнең кешелек тарихында зур роль уйнавына басым ясый. IV Дәүләт думасына сайлауларда депутатлыкка үтә алмаганнан соң, С. Максуди беркадәр вакыт үткәч Парижда алган белгечлеге буенча юристлык эшчәнлеген башлап җибәрә. Ләкин теләгенә ирешү өчен әле аңа Мәскәү университетында юридик факультет программасы буенча юристлыкка берничә имтихан тапшырырга туры килә Гаять сәләтле һәм хәзерлекле «сорбонначы» тугыз төп предмет буенча имтихан тота, заманында югары саналган «шактый канәгатьләнерлек» («весьма удовлетворительно») билгеләре алып, 1913 елның 1 июнендә беренче дәрәҗә дипломга ия була (ТРМА, 52 ф., I mace., 230 эш, 23 6.). Ләкин Русия кануннары буенча юристлык посты христиан динендәге кешеләр өчен генә «вәҗеб» булганга, Максуди бу юлда зур кыенлыклар кичерә. Ахыр чиктә, Казанның абруйлы хөкемдарлары А. 3. Попов, Н. А. Новиков, шәһәр башлыгы В. Д. Воронинның хәерхаһ- лыгы белән элекке Дума депутаты присяжный поверенный И И. Степановның ярдәмчесе итеп раслана (1913 ел, 9 ноябрь) Татар дөньясы өчен бу гадәттән тыш күренеш була. Присяжный поверенныйлар утырышында Максуди хакында тупланган мәгълүматларның дәгъвачы өчен һәр яктан уңай булганлыгы искәртелә, ә шәһәр башлыгы үзенең гаризасында, Садретдиннең «эш сәләте һәм әхлакый сыйфатлары үрнәк дәрәҗәдә» («его трудоспособность и нравственные качества безупречны >). дип билгеләп үтә (Садри Максуди (1879—1957). Казан, 1996. 146, I486). Төпле юрист һәм тәҗрибәле сәясәтченең шәхесен җетерәк күзалларга ярдәм итүче мисалларның берсе—аның заманында бөтен Русияне шаулаткан «Бейлис эше»нә (1913) мөнәсәбәте. «Житель» кушаматы астында шымчылык иткән агентның (Т Мәмлиев) охранкага җиткерүенчә, С. Максуди. «бу процесс хөкүмәтнең үзе тарафыннан оештырылган. Ющинскийнын һәлак булуында да ул үзе гаепле», дип белдергән, имеш (Ә. Кәримуллин Садри Максуди-Арсал — Шәһри Казан, 1991. 21 декабрь). Әгәр бу донос дөреслеккә туры килә икән, ул фәкать Максуди файдасына гына сөйли: хөкүмәтнең милли сәясәтен бөтен нечкәлекләренә кадәр белгән җәмәгать эшлеклесе бу фасылда иллюзиягә бирелмәүче генә түгел, бәлки күз алдына шушы иллюзияләрдән башкаларны арындырырга омтылган шәхес буларак килеп баса. Садретдинның яшь чагыннан ук заманының күренекле шәхесләре белән аралашып i амәл кыла белүенә, алар белән уртак тел табып, тигез дәрәҗәдә сөхбәт- ләшү сәләтенә аерым басым ясалырга тиештер. Максудиның И Гаспринский, аның «Тәрҗеман*ы белән мөнәсәбәтләре үзенә бер тема Ауропа мәдәнияте белән киңрәк танышу максатында Төркиягә барышлый егетнең Ясная Полянага сугылуы. Л. Н Толстой белән берничә сәгатьлек әңгәмә коруы, олпат әдип һәм хәким илә халыкка ничек хезмәт итү хакында киңәшләшүе шулай ук күп нәрсә турында сөйли. Төркиягә килгәннән соң (1902), С. Максуди. француз, латин телләрен өйрәнүдән тыш, күренекле төрек зыялылары, җәмәгать эшлеклеләре белән таныша Алар арасында танылган әдип, җәмәгать эшлеклесе Әхмәд М идхәт тә була. Бу кеше Максудига, И Гаспиринский кебек үк. белемен үстерү өчен Ауропага барып укырга киңәш итә. Парижда укыган елларында Максуди. инде әйтелгәнчә, Яхъя Кемал Байатлы исемле атаклы төрек шагыйре белән таныша һәм аның белән хезмәттәшлек кыла. III Думада эшчәнлеге чорында С Максудиның Эчке эшләр министры П А. Столыпин белән утырдаш булуы хакында да хәбәрләр бар. Билгеле булганча. «31 март правилосы*. «панисламизм» карачкысы эзләү. «Буби» мәдрәсәсен тар- мар итү кебек котсыз актлар белән дине, иманы, теле, мәдәнияте кысрыкланган. кыерсытылган татар халкы XX йөз башында армый-талмый гаделлек өчен көрәшә, үзенен хакын даулый Аерым шәхесләр, төркемнәр, авыл жыеннары Диния нәзарәтенә. Дәүләт думасына һ. б даирәләргә берөзлексез шикаятьләр, үтенечләр, нәфрәтнамәләр яудыра Ниһаять. Думага юлланган прошениеләрне тикшерү Мөселман фракциясе секретаре С Максудига йөкләнә. Максуди. милли кысуларга бәйле мәсьәләләрне жентекләп өйрәнгәч. Дума депутаты буларак. Столыпиннан үзен кабул итүне сорый. Министр кабул иткәч, үзен «гололобый»ларнын гозере белән килгән мескен татар йомышчысы булып түгел, ә абруйлы жәмәгать зшлеклесе итеп тота, хәтта түрә белән французча сөйләшә Ул гына да түгел. Эчке зшләр министрының Русия кануннарын бозуын төпле мисаллар белән дәлилләп, әңгәмәдәшен шактый четрекле хәлгә куя... С. Максудиның атаклы алтынчы миллионерлар, химаячеләр—Мөхәммәд- шакир (каенатасы), Мөхәммәдзакир Рәмиевләр илә туганлык жепләре белән береккән шәхес икәнен дә онытырга ярамый. Йосыф Акчура төсле үк. Төркиянең беренче президенты Ататөрекнен иң якын киңәшчесе булуы да Максудиның нинди шәхес булганлыгын калку шәрехли Бу дәрәжәдәге багланышлар, академик Ә Кәримуллин билгеләп үткәнчә, Максудиның ике мәртәбә Төркия парламентына, өстәвенә, Төркия делегациясе составында милләтләр Лигасының Лондон. Глазго конгрессларында катнашуына, шул ук сыйфатта Чехославакиягә баруына китерә (1937) Максудины якыннан белгән, аның белән озак еллар аралашкан замандашлары бу олпат шәхеснең кырысрак, ләкин, шуңа да карамастан, гадел кеше булганлыгын кат-кат билгеләп үтәләр Табигате белән ул өлкән абыйсына охшаган булып, һәр икесе даирәләренә сәеррәк тоелган гамәлләргә һәм уйларга бирелеп яшәгәннәр Бер якташлары үзенә күрә «канатлы сүз» уйлап чыгарган һәм: «Һади әфәнде ул—кырынмаган Садри. ә Садри бәй—кырынган Һади ул».—дип шаярткан имеш (Габдулла Баттал-Таймас. Ике Максудилар—Мирас. 1995. № 11-12. 1606.) Бөтен тәржемәи хәле, эшчәнлеге күрсәткәнчә. С. Максуди жәмәгать. милләт өлкәсендәге гамәлләрне үзенең шәхси мәнфәгатьләреннән өстен куя алган олпат зыялыларның берсе 1946 елда Г Батгал га юллаган хатында ул үзенең бу характерын аңлатып, болай дип яза: «Моның ике сәбәбе бардыр Берсе әхлакый—бер канаггыр кешенең кечкенә, вак житешсезлекләре вә йомшаклыгын күрмәскә, аңа игътибар итмәскә кирәк Бу—кешенең әхлакый нигезе. Ә икенчесе—бер психологик сәбәптер...» Максуди еш кына: «Табигатем шулай булырга кирәк мин бер кешегә дә дошманлык хисе сакламыйм».—дия торган була. Табигатенең катлаулылыгыннан .хәбәрдар замандашларында да шул ук вакытта: «Аның самими, чын күңелдән якын күргән дусты булды микән.—дигән сорауда тумыйча калмаган С. Максуди белән бәхәс кылу, бер яктан, бик күңелле, кызык, икенче яктан, шактый авыр, четрекле бер эш саналган. Төп сәбәбе—Садретдинның күп укыган, гажәеп эрудицияле, дөньяны күп күргән, зур гыйлем иясе булуында. Ул үзенен интеллекты белән моназараны үзе теләгән якка бора, дәлилләре белән әңгәмәдәшен «почмакка кыса», әгәр инде тегесе, каршы төшеп, бәхәсләшә башласа, кызып, кабынып китәргә дә күп сорамый Бу халәткә бер мәлне бертуган Максудилар турында соңыннан объектив, хәерхаһлы китап язган Г Батгал да тарый Анкараның «Өзән» кондитерханәсендә гәпләшеп утырганда Максуди. әңгәмәдәшенең бер сүзенә ачуланып «Сез һәрвакыт миңа каршы киләсез».—дип үпкәләп чыгып китә Ләкин беркадәр вакыттан сон суына, үзенең артык кызып китүен икърар иткәндәй, шушы вакыйгадан сон «оппоненты» белән күп мәртәбәләр очраша, аралаша. Батгал үзе искәрткәнчә, бу да аның эчкерсез, кинә сакламый торган кеше икәнен күрсәтә. Замандашлары С. Максудины асылда мәһабәт гәүдәле, күзгә ташлана торган, физик яктан нык кеше итеп тасвирлый Адвокат Мөнир Мөсагыйль. Максудиның шәкерте, аның турында болан дип яза «Садри Максуди күркәм, зифа буйлы, сәламәт, горек -яйланын (Альп төреге -Р. Ә.) саф гәүдәләнеше иде Тышкы кыяфәте илә ул шундый, ә рухы белән үтә кешелекле иде. Бу шәхесне якыннан белгән килеш, аның гыйлеменә, фән илә шөгыльләнү сәләтенә, тыйнаклыгына, ватанпәрварлегенә. бер сүз белән әйткәндә, кешелек сыйфатларына сокланмыйча мөмкин түгел иде...» (Айда Адиле. Садри МаксудыАреал. 162—163 б.). Олыгая төшкәч, ул. әлбәттә шактый бирешә, нервлары какшый, ләкин бу хакта әйтми, үзен сау-сәламәт кеше итеп күрсәтергә тырыша. Вафатына дүрт-биш ел кала автомобиль астына эләгеп, җәрәхәтләнә, хастаханәдә ятып чыга, дәүләт эшеннән шактый читләшә. Шуңа да карамастан, иҗат эшен ташламый, күп укый, күп яза. Үзен журналист дип санамаса да. Максуди Истанбулның «Тасвирә» гәзитенә мәкаләләрен жибәреп тора, элеккечә кешеләр хәтерендә яшисе килә, үз исеменең жуелуын теләми. Гомере буе сәясәт белән шөгыльләнгән, иҗтимагый хәрәкәтнең үзәгендә кайнаган С. Максуди соңгы елларында да битарафлык, пассивлык дигән нәрсәләрне белми. Әйтик. 1950 елда, ягъни 72 яшендә үзенең кандидатурасын ул демократик партия исемнәреннән Төркия Милли мәҗлесенә тәкъдим итә. Сайлау кампаниясенә әзерлек уңаеннан илнең төрле төбәкләренә сайлаучылар белән очрашуларга барып йөри, үзенең программасын гарыз кыла. Гәрчә бу очрашулардан бик арып-талчыгып кайтса да. җәмәгатьчелек алдында үз бурычын үтәп йөрүе аңа рухи канәгатьләнү хисе бирә. Хәтта инде 77 нче яше белән барганда да Максуди үзенең баягы сәясииҗтимагый омтылышын 1954 елда яңадан кабатлый: шундый ук сайлауга үзенең кандидатурасын янә дә тәкъдим итә. Ләкин бу юлы сайлау исемлегенә үтми кала. Гомеренең азаккы чорын ул әүвәлге хезмәтләрен барлау, яңаларын язу һәм аларны нәшер итү мәшәкате белән үткәрә. Бигрәк тә ашкынып һәм биниһая көч куеп, ул үзенең яшәү максатын чагылдырган, төркичелек нигезләрен, миллилекнең төп сыйфатларын гәүдәләндергән «Миллият тойгысының социологик әсаслары» исемле фундаменталь хезмәте өстендә эшли. Аннары аны, алны-ялны белмичә, французчага тәрҗемә итә. Әмма тәрҗемәне басарлык машинистка табылмаганлыктан, бер бармагы белән генә «чукып», үзе башкарып чыга (1956). Халыкара вәзгыятьне, дөньядагы милли- азатлык хәрәкәтен күздә тотып язылган үтә актуаль әсәренең французча тизрәк нәшер ителүен бик теләсә дә. аңа инде үзенең иҗат җимешен күрү насыйп булмый. Олуг җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче һәм галим 1957 елның 20 февралендә вафат була һәм Истанбулның Зынҗырлыкия зиратына күмелә. Җеназа мәрасиме бик зур хөрмәт белән үткәрелә: мәрхүмнең гәүдәсе салынган табут Төркиянең дәүләт әләменә төрелә һәм кулдан гына күтәрелеп йөртелә. Әтисенең тәрҗемәи хәлен тәфсилләп өйрәнгән Гадилә Айда. С. Максудинын 34 ел асыл ватанында. 11 ел Франциядә, 32 ел Төркиядә яшәвен билгеләп үтә. Ләкин кайсы гына кыйтгада, мәмләкәттә гомер сөрмәсен, нинди генә хезмәтләр кылмасын һәм уңышлар казанмасын, ул татар халкының улы. аның затлы вәкиле, милли горурлыгы булып кала. Дөрес. Төркия дә аның икенче ватаны. Кан вә дин кардәшләребез төрекләр дә аны үз зыялысы, үз хадиме итеп кабул итәргә күнеккән. Шулай да биредә каршылык юк. Чөнки югарырак, рухи-илаһи кимәлдә фикер йөртеп, мәсьәләгә кавеми бердәйлек, тарихи багланышлар, язмышлар охшашлыгы. миллият тойгысы кебек гали төшенчәләр калыбы белән килсәк. Садретдин Максудинын исеме, гамәлләре, кабатланмас мирасы барлык төрки халыклар өчен дә уртак хәзинә икәнен күрербез.