Логотип Казан Утлары
Роман

КҮКНЕҢ ҖИДЕНЧЕ КАТЫНДА


Үземнән — күңелемнән
Фараз итәм мин — җиләк бакчасында. Бик эре җиләкләр Чыпчык башы зурлык Кып-кызыл Янып торалар, һәрберсенең эчендә, әйтерсең, кояш бар. Күзем әле берсенә, әле икенчесенә йөгерә Ә күңелем әйтә: сайланма — җый Әмма ашыкмыйм. Кайсын өзәргә белми гаҗизләнәм.
Галимҗан Ибраһимов турында роман язарга булгач, нәкъ шундый гараиб- аптыраулы хәлдә калдым Зур шөһрәт Гаҗәеп киң даирә Калебе-холкы кәбестә шикелле катлы: усал, кырыс, моңлы, тәкәббер, хисле, тойгылы, үзсүзле, башбирмәс, кешелекле. кечелекле, зиһенле, аңлы, көрәшчән, йөрәкле, туган җанлы, көчле рухлы, чирләшкә — тагы да әллә ниндиләр, әллә нәрсәләр Кайсы уңай9 Кайсы кире? Бәгъзе берсе, кире як дип уйласаң, тышы ямьсез алманың эче тәмле булган кебек, уңай сыйфатка исәпләнә дә куя. Күпме сыйфат-фигыль-холык бер шәхес табигатендә!
Хезмәт — бәхет чишмәсе. Хезмәт зурлый адәм баласын Хезмәткә мөнәсәбәттә кешенең рухи дөньясы, психологик халәте, күңел даирәсе, яшәү сәләте, ныклыгы шуларга охшаш әллә күпме эчке хосусияте ачыклана Табиб, укытучы, нефть, колхоз рәисе, көтүче, төзүче, хәбәрче, очучы, фән кешесе — кемнәр турында гына язылмый романнар Язучы, нефтьче турында әсәр иҗат итә икән, ул бу фәнне шул һөнәр әһеленнән артыграк белергә тиеш. Галимҗан Ибраһимов — язучы, тарихчы, әдәбият галиме, публицист, методист, педагог, тел галиме, тәнкыйтьче, революционер.. Һәммәсе диярлек — язучы каләмен бигүк санга сукмый торган «тәкәббер» һөнәрләр. Берсе буенча гына (әйтик, тел галиме) эш итүдә шактый кыен Шулайбулгач «Ни пычагыма тотындың мондый четерекле эшкә?» — дип. чатнатып сорау бирүчеләрнең дә очравы мөмкин
Мәсьәлә болай тора. 1957 ел Татарстанның Актаныш районындагы Бурсак мәктәбе директорымын Үшән генә алашамны иске читән арбага (тарантаска) җигеп, райүзәккә төштем (25 чакрым чамасы) Укытучылар өчен хезмәт хакы алырга Китап кибетенә керсәм, үз күзләремә үзем ышанмый торам Галимҗан Ибраһимов әсәрләре мәҗмугасы Өч томлык Алдым Май азаклары иде шикелле. Бик матур кояшлы көн. Юлда — кайтканда — үшән- ялкау алашамны үз иркенә куеп, беренче томның сәхифәләрен актарам «Яз башы» хикәясе Оһ. бу нинди сихерле дөнья! Тел диңгезе! Ә ул диңгездә сүз гәүһәрләре! Ул гәүһәрләр йөрәккә, күңелгә шигъри моң булып тула Әнә кайда
Журнал варианты
икән телнең тылсымлы көче, шигърияти ялкыны эстетик ләззәте, зәвыклылык кодрәте!!!
Рәхмәт алашама ашыкмый, пошмый, йокымсырап атлый бирә —халәтемне аңлый, күрәсең
Язмыш җилләре мине бервакыт туган якларыма — Уфага китереп ташлады •Кызыл таң» да эшләү !960елда Башкорт дәүләт университетында укыта башлау Кандидатлык диссертациясе яклау Докторлык диссертациясенә әзерләнә башлагач. Галимҗан Ибраһимовның тел диңгезенә чумып, анда аркылыга-буйга йөзә-йөзә, бервакыт төбенә үк төшеп, сүз энҗеләрен ныклап җыярга тотындым Әдипнең туган авылы Солтанморатка да еш барам Әнә нинди бай табигать бай күңелле#иң даирәле, моңлы, хисле иткән икән кырыс холыклы Галимҗанны Җиде буынын тикшердем бу нәсел-кавемнең Җиде буын башында — Ибраһим хәзрәт Галимҗанның әтисе Гыйрфан мулла »Нәселебез чишмә башы Ибраһим пәйгамбәрдән». — дип әйтә торган булган
Әнә шулай кереп киттем мин бу шан-шөһрәтле гаилә балалары дөньясына Ихлас күңелем, тынгысызланган йөрәгем, бөтен вөҗүдем, кайнар хис-тойгым, әсәрләнгән уйларым белән Ниндидер шайтан төшләремә керә-керә котырта башлады *Яз, яз, яз, роман яз!» — ди Моны якыннарыма сөйлим Алар көлә *Шәп, изге күңелле шайтан булган бу. язмасаң, барыбер йоклатмас, тынгылык бирмәс, яз», — диләр
Бу хакта Уфада да, Казанда да күпләр әйтте Янә эзләнү, уйлану, борчылулар башланды Галимҗан Ибраһимовны, иҗатын, озак тыюлардан соң. яңадан халкыбызга кайтаручыларның берсе, язучының иҗаты һәм тормыш юлы турында докторлык диссертациясе яклаган академик Мансур Хәсәнов белән кат-кат фикер алышу, мәслихәтләшүләр булды Аксакалыбыз Гомар ага Бәширов бик күп файдалы киңәшләр әйтте
Мин Галимҗан Ибраһимовның балалык һәм яшьлек еллары турында гына язарга булдым Шуңа күрә роман »Яшьлек иртәсе» дип аталып. »Казан утлары»нда басылып та чыкты (1996. N10,11). Шуның белән язарга котырынган нәфесем басылды шикелле Башкортстан җәмәгатьчелеге нык шатланды — миңа рәхмәт әйттеләр Әдип туган Авыргазы районы үзәгендә Аның авылы Солтанморатта • Яшьлек иртәсе» романы буенча китап уку конференцияләре булып үтте РОНО оештырды аны Башкортстандагы татар мәктәпләрендә укытырга кирәк, дигән уртак фикергә киленде Моңа башка районнар да кушылып китте »Башкортстан укытучысы» журналында әдәбият дәресләрендә романны ничегрәк өйрәнергә кирәклеге турында мәкалә дә язылды Әмма котырынган нәфесемнең басылуы белән халык килешмәде Романны дәвам итәргә, икенче кисәген язарга димләделәр
Әйтүе җиңел ул Ә менә язуы — кыен Ул бит теләсә кем түгел — Галимҗан Ибраһимов' Кайсы яктан эләктереп алырга мәсьәләсенең мөгезен? Иҗат һәм тормыш бакчасындагы әлеге өлгергән эре-эре җиләкләрнең кайсын өзәргә? Мин аларны барыбер җыеп бетерә алмыйм бит Калганнарын башкалар чүпләр Икенче төрле әйтсәк, бу зур шәхес турында роман язучы янә табылыр әле
Мәгълүм ки. әдәби әсәр үзәгендә — кеше образы Мине, барыннан да элек Галимҗан Ибраһимовның кешелеклек сыйфатлары кызыксындыра Үзәк чылбырга куелды бу мәсьәлә Документаль әсәрне сәнгать дәрәҗәсенә күтәрү бик кыен, әлбәттә Чөнки анда хыял-фантазиягә чик куела Бер үк нәрсә турында төрлечә сөйлиләр Кайсы дөрес икәнлекне ачыклау да кыен Шуңа күрә »Нигә бу хакта гына язылган, ни өчен тегесе юк?» — дип әйтүчеләр дә булырга мөмкин
Роман язуымны белгәч, төрле урыннан хатлар да килә Урамда туктатып киңәшләшүчеләр дә табыла һәркемдә ярдәм итү теләге зурлыкны аңлап шатланам Чынын әйтсәк. Галимҗан Ибраһимов турындагы роман Солтанморат халкы күңеленә ныклап язылган икән инде Андаеш булам Өйдән-өйгә кереп йөрим Элек Галимҗан Ибраһимовларның күршесендә генә яшәгән Фәсәхәт абыстай (ул инде йөз яшьне түгәрәкләде) күпне сөйли Яшьләр дә өлкәннәрдән ишетеп яхшы белә Галимҗан Ибраһимовны Алар минем эшне нык җиңеләйтә Шуңа күрә, форсаттан файдаланып бөтен Солтанморат. Авыргазы халкына, матур, мәгънәле киңәш бирүчеләргә ихлас рәхмәтемне әйтәсем килә
АВТОР
Беренче бүлек
Әллә тәкъдир, әллә язмыш, әллә ялгыш, Ни котырта адәм баласын?
Ддд<? томан, михнәт, кылыч күпер, дәҗҗал, Беләме ул кая барасын?
1906 елның көзендә Гыйрфан мулла Оренбурдагы Вәли мулла мәдрәсәсеннән куылган, анын уйлавынча, җилгә каршы төкерә торган, үзсүзле улы Галимҗанны шушы Уфа шәһәрененең “Галия” мәдрәсәсенә китереп куйды. Троицк, Орск, Эстәрлетамактагы мәдрәсәләр хәзер Гыйрфан мулла өчен карга оясы кебек кенә тоела. “Галия” — гарәптән кергән сүз. Югары, бөек, өстен дигәнне аңлата. “Галия”, имеш, Казаңдагы “Мөхәммәдия”, Оренбурдагы “Хөсәения” мәдрәсәләре ише генә булмаячак.
Тик — алтын сарай өмет иткәндә, алама куышка килеп кергән кебек булды бу. Баксаң, “Галия”нен әле бинасы да юк икән. Барысы да Алла кулында. Хәзергә шәкертләр Зариф мулланын мәчетендә генә укып йөрергә тиеш. Ул бәләкәй генә Оренбурдагы Вәли мулланың кадими мәдрәсәсеннән һич тә артык җире юк икән. Әмма бер яманлыкнын бер бер яхшысы була дигән кебек, мәдрәсә хакимияте башлыгы Зыя Камали җәнаблары икән Ул инде каты куллы, алтын акыллы, тирән мәгълүматлы, дин вә фән дәрьясында балыктай йөзә торган остаз, имеш, шуңа күрә аны күрми, маңгайны маңгайга, йөрәкне йөрәккә куеп сөйләшми торып, кайтып китмәскә булды Гыйрфан мулла.
Тик синең ак юлына һаман шул кара елан сузылып ята. Атна чамасы вакыт үтеп китте. Тәкате корып бетте — очратып булмый алтын башлы остазны. Оятын олтырак итеп, фатирына да барды. Әмма өйдә юк иде. Ул әлеге дә баягы шул “Галия” мәдрәсәсен ачу, укыта башлау, шәкертләрне вакытлыча булса да яхшы урнаштыру эшләре белән ут йотып йөри икән.
Зыяэтдин әл-Камалины, ниһаять, Зариф мулла мәчетендә очратты ул. Алар ишек төбендә маңгайга-маңгай бәрелешә яздылар хәтта. Башта бер-берсенә сүзсез генә карашып тордылар. Зыя әфәнде уртача буйлы, юка-чандыр гәүдәле икән. Йөзен карльпач канатыдай матур кара мыек бизи. “Әссәламегаләйкем!” — “Вәгаләйкем әссаләм!”не әйтешеп алгач, кул бирешеп күрешкәннән соң, үзен кыю тотарга тырышып, җайлап кына сөйләшергә тырышты Гыйрфан мулла.
Дөрес, сүзләр башта берекмәде. Тегеннән-моннан йолыккан саз мүге кебегрәк булды. Зыя әфәнде үзен: “Мин сезнең карамакта, күпме теләсәгез, шулкадәр сайрагыз”, — дигәндәй тотса да, анын кыяфәтендә ашыкканлык, башы-аягы белән авыр эшкә чумганлык, йөзендә борчылу, арыганлык, галәмәтләре дә сизелеп тора иде. Шулай да мөлаем бу йөз Таныш булмаган кеше өчен анда кара күләгәнең әсәре дә юк. Уйчан күзләренең җылы карашы да ягымлылык, сөйкемлелек, шәфкатьлелек тойгылары сибеп тора. Май чүлмәге тышыннан билгеле, дигәндәй, аның бөтен килеш-килбәтендә зыялылык нуры бар.
Әмма Гыйрфан мулла Галимҗан турында һаман әле өзеп кенә сүз башлый алмый торды. Бу, Зыя әфәнде кебек, шушы мәлдә әллә үзенең дә әдиплелек калыбы эчендә булырга тырышуыннанмы9
Зыя әфәнденең сизгер күңеле Гыйрфан мулланың ни өчендер хафалануын тиз аңлады. Шуңа сүз йөгәнен үз кулына алырга булды ул:
— Йомышыгыз бар шикелле9 Икеләнмәгез. Әйтегез!
— Мин ни... Солтанморат авылыннан... Гыйрфан мулла... Ибраһимов...
— Димәк, теге Оренбурдагы Вәли мулла мәдрәсәсеннән куылган Галимжан Ибраһимовның әтисе буласыз?
— Яман хәбәр тиз таралучан шул. Нинди усал жилләр китерде икән сезгә безнен тарафтан андый хәбәрне9
— Кичә улыгыз Галимжан минем янда булып китте. Ул барысын да үзе сөйләп бирде. Эчендәге тышында икән.
— Алай... Безне капчыкта тота торган түгел шул. Хәер, андый гадәт нәселдән килә. Бу яктан ул үземә охшаган. Мин дә Ходай үзе шаһит, эчтәгене чир итеп сакларга яратмыйм.
Зыя әфәнденең ашыкканлыгын анлап, сүзне су урынына сузарга тырышмаган иде ул. Шулай да, бер ачылгач, аны тиз генә бикли алмый интекте. Яхшысын да, яманын да сөйләп бирде. Галимҗанның сүтелергә торган иң йомшак ягы — анын сәламәт булмавында. Дәхи дә... холкы мәсьәләсе. Кемдә юк ул? Куылган икән Вәли мулла мәдрәсәсеннән — бу бит уку-укыту эшләрен юлга салу, тәрәккыят өчен көрәшкәнлектән. Монда да көрәш мәйданы уртасына басарга мөмкин. Әмма китек-митек, тиле-миле яклары шәйләнә башласа, Ходайдан сабырлык сорап, улының уңай сыйфатларын да искә алып, аны. Оренбурдагы кебек, адәм мәсхәрәсе итеп, кумасыннар иде мәдрәсәдән, һич югы Гыйрфан мулланын үзенә атап хат язсыннар. Ул, яшен ташыдай атылып, дәррәү килеп җитәчәк тә малаен акыл бизмәненә утыртып кайтып китәчәк. Моңа анын иманы камил!
— Борчылмагыз, Гыйрфан әфәнде, эш сәламәтлек-саулык мәсьәләсенә килеп терәлсә, анын өчен генә Галимжан мәхдүмне укырга алмый калмабыз, ә инде мәдрәсәнең низам-интизамына яки эчке тәртипләренә буйсынмаса, безнен тарафтан бернинди дә хәерхаһ булмаячак. — диде Зыя Камали.
Шуннан аларнын сүз чылбыры беразга өзелеп торды Аны Гыйрфан мулла ялгап җибәрде:
— Сез, әлеге Вәли мулла кебек, куркыту юлына басасыгыз, Зыя әфәнде!
— Галимжаннын уйламый сөйләшә торган гадәте дә бар икән Ул, мәдрәсәне карап чыккач, аның Вәли мулланыкыннан да котсызрак булуы турында әйтте. Димәк, улыгызның күңел зәвыгын канәгатьләндерерлек түгелбез.
Алар янә бераз сүзсез торды. Йөрәк түрендә мондый кара төер калдырып аерылышу кыен иде Гыйрфан муллага. Аның кичерешен сизде Зыя әфәнде. Ниндидер яңа сүз көтте. Булмагач, үзенә әйтергә туры килде. Көлкеле, серле, мәгънәле, уйландыргыч итебрәк хәтта:
— Гыйрфан әфәнде! Сез мәгълүм атлы, фикерле, акыллы кеше Шуңа күрә сезнең белән теләсә нинди телдә сөйләшергә мөмкин дип уйлыйм Менә нәрсә: вакыт казаны бик зур. Ходай Тәгалә һәммәбезне дә шунда салып кайната: аннан берәүләр гайрәтләнеп, икенчеләр акыллыланып, өченчеләр зәгыйфьләнеп чыга: димәк ки, кемнең кем булуы әле киләчәк кулында. Бер Алланың изге фатихасына өметләник Иншаллаһ, күңелебез изгелектә булса, беребезне дә ким-хур итмәс'
II
Гыйрфан мулла, уй-хис дәрьясына чумып, акрын гына атлады. Зыя ә(|юнде анын күңелендә тан яктысындай саф тойгы калдырды. Адәм баласынын ташны тишеп үскән үлән булуы хәерледер. Тормыш ташын ярып чыгып өскә күтәрелгән бит бу!
Зыя Камали утыз-кырык чакрым чамасы ераклыктагы Келәш авылында дөньяга килгән. Ярлы кеше гаиләсендә. 1873 елның декабрь башында Димәк ки, аңа хәзер утыз өч яшь икән инде Берәү дә аны өф- өф итеп иркәләп, ефәккә төреп үстермәгән. “Ата бслеге белән бала адәм
булмас, әгәр үзе белмәсә”, — дигәне мең кат растыр, валлаһи. Ул бит үз юлын маңгае белән боз ярып тапкан. Уфадагы атаклы “Госмания” мәдрәсәсен тәмамлагач, “Җәмгыяте хәйрия" Мисырга укырга җибәрә бу гыйлем гәүһәрен. Әнә. кайда икән белеменең акыл тажы булу урыны. Ка1шрәнең Әл-Әзһар дарелфөнүнендә дә баета акыл казанын белем энҗеләре белән. Бәйрут, Истанбул мәдрәсәләреннән дә ала гыйлем- мәгърифәт нурын. Шуннан, көзен очкан кошнын язын әйләнеп кайтканы кеби, Уфага әйләнеп кайтып, үзе укыган "Госмания” мәдрәсәсендә мөгаллимлек итә башлый. Урыс телен су урынына эчә, имеш. Дәхи дә гарәп, алман, француз, инглиз телләрендә иркен сөйләшә икән. Айга үрелгән — нурга күмелгән, ди бит. Әмма үрелә белергә кирәк. Бәгъзе терәү ахмак арысландай күккә сикергән була да, егылып төшеп, кабыргасын сындыра, башын яра. Мисалны әллә кайдан — Кафтау артыннан эзлисе юк. Улы Галимҗан шулай булды. Зыя Камали жәнаблары исә бөтенләй башка зат Аның кечелекле, садә, түбәнчел булуы хәйран калдыра. Йөрәгеңә кереп сөйләшә бит. Оренбурдагы кадим мәдрәсә хуҗасы Вәли мулла нинди иде? Борчак чүмәләседәй корсагын киереп, май урларга торган песинеке кебек соры күзләрен ямьсезләндереп, аягыннан егыл ташлардай итеп, карап тора сиңа.
Әлбәттә, кояшта да таплар бар, дигәндәй, адәм баласы хатадан хали түгел. "Госмания” мәдрәсәсенең баш мөдәррисе Хәйрулла ахун белән борчак пешерә алмавы, нәтиҗәдә аны ташлап китүе, тәртәгә типкән тай шикелле кылануы Зыя Камалиньш затлылыгын бизәми. Хәлбуки, моның бер хикмәте бардыр. Кешенең яхшысы да, яманы да сәбәпкә бәйләнгән. Кирәк булса, каты итеп әйтә дә белә бит. Димәк, сөзешә торган гадәте дә юк түгел. Ху-у-у-ш, бу тормышта сөешеп кенә, үбешеп кенә яшәп булмый, әлбәттә. Каты куллылык та кирәк. Усаллыкны да кире кагарга ярамый. Әмма ләкин акыллы усал булсын. Анлармы Галимҗан шуны9 Керешмәсме бу акыллы баш белән сөзешергә? Илаһым. Оренбурдагы хәл кабатланса, янә мәдрәсәдән кусалар, дөньяда яшәр рәтең калмаячак. Авылда болай да әрем теллеләр күбәйде. Гыйрфан мулла, имештер, балаларына дөрес тәрбия бирмәгән. Шуңа күрә ал арны бер мәдрәсәдә дә тотмыйлар, тегесе-монысы, фәлән-фәсмәтән.
III
Габдрахман хаҗи дөньяны җиренә җиткереп көтәргә ярата. Ихатасы, кем әйтмешли, көлеп тора. Аяк астында энә зурлыгы да чүп булмас. Әгәр табыла икән, ул ана чыраен сытып карап кына калмый, ә бәлки, иренмичә бөгелеп алып, чүп савытына китереп ташлый. Абзар-курасынын төзеклеге дә бу дөньяның мәгънәле, иҗтиһатлы, хезмәт сөючән кеше кулында икәнлеген аңлата. Урам яклап, зәңгәргә буялган биек койма буена юкә агачлары утырткан ул. Төп-төз кәүсәсе адәм буе күтәрелгәч, ботаклары матур гына җәелеп, бөдрәләнеп, өскә таба акрын-акрын очлаеп үсеп киткәннәр. Сөбханалла! Күз тимәсен. Бөтенесе дә бертигез. Җәй көне алар бигрәк матур була. Балкып торалар. Чибәр кызлар кебек. Чәчәкләре — нәкъ менә шул сылу кызларның нәфис колакларында эленеп торган алтын алкалар. Шулар арасыннан күренгән зәңгәр коймалар зәңгәр күзле миһербанлы кешенең чакырып торуын хәтерләтә. Ихата якта, койма буйлап, алма агачлары тезелеп китә. Алар да тәртипсез кеше кебек таралып түгел. Җыйнак-нәфис булып үскәннәр.
Капканы кергәч, сул якта — ике катлы матур йорт. Тышкы күтәрмәсе сарыга буялган. Ялтырап тора. Аяк савытыңны салгач та әле. басарга уңайсызланып торасын. Өй эчендәге бүлмәләрдәге пөхтәлекне, зиннәтле- лекне сөйләп торасы да юк. Аслы-өсле зур йорт эчендә санап беткесез бүлмә Шуларның берсендә алмадай чибәр кызы Алмабикә яши. Илаһым1 Нур өстенә — нур, ямь өстенә — ямь өстәүче. Янә бер-бер артлы үсеп
килгән өч улы бар. Ун-унике-ундүрт яшьләрдә шикелле. Олы улы Имаметдин Каһирәдә укый икән Аның бүлмәсе — буш. Талия” мәдрәсәсен салганчы, Галимҗанга шунда яшәп торырга куша Габдрахман хаҗи. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустын булсын, дигән алтын сүзләрнең кыйммәте шушы икән. Галимҗан өчен оҗмах бит бу! Ожмах!! Тик, каһәрен, оҗмахның тәмугка әйләнү куркынычы бар. Чибәр кыхтар күрсә, Галимҗанның каны кайнаша шикелле. Хәер, андый ярсыткыч кан яшь Гыйрфанның үзендә дә мул иде Троицк мәдрәсәсендә хәлфә вазифасы башкарганда мөдәррис Җиһангирның чибәр кызы Хәсәнә канын кыздырма-дымыни9 Кыздырды. Кыздыру гынамы — җенләндерде Тетрәндерде Хыялга сабыштырды Ләкин бит. бәгъзе бер йомшак җаннар кебек, илаһи мәхәббәт алдында жебеп-мәлжерәп калмады Мөгезеннән тотты мәхәббәтнең Яратуын иң әүвәл кызның үзенә чатнатып әйтте, аннан әтисенә җиткерде Әллә ул — кыю-кырыслыты һәм дә ки усаллыгы белән даны чыккан Гыйрфан — тимерне кызуында сугарга кирәклекне белмиме9 Белә. Сукты. Өйләнде дә туган авылы Солтанморатка алып кайтты да китте үлеп гашыйк булган Хәсәнәсен. Ходайга шөкер, ялгышмады Акыллы атын, ахмак хатынын мактар, ди Әйтсеннәр. Урынлы мактау бу Кулыннан килмәгәне юк. Ашны телеңне йотарлык итеп пешерә. Чигү чигә. Тегү тегә. Балалар укыта. Тәүлегенә өч-дүрт сәгать кенә йоклаган чаклары күп була. Шул бәләкәй генә күбәләктәй җанда дөньяга сыймастай зур көч-куәт бар. Ирне ир иткән дә хатын, хур иткән дә хатын, ди. Аллага шөкер, хур итмәде, ир итте анын Хәсәнәсе
Ярый, моиысы шулай булды, ди. Иллә мәгәр Галимҗан гаилә коруда андый югарылыкка күтәрелә алмас кебек. Ахмаклык эшләп ташлаудан бөтенләй курыкмый. Иртәгә сәфәр чыгасы көнне теге Хөрмәтулла кызы Мәдинә белән урман буендагы үлән арасында кочаклашып, үбешеп ятканнар бит. Кеше күрмәс дигәннәрдер инде һм. күрмәс сиңа. Урман — колак, дала — күз. ди. Күрү генә түгел, сүзләренә кадәр ишетеп торган теге Мөбахис мәзин малае Бәкерҗан. Кочып, яшеренеп күзәткән иблис җан Хәер, яшеренеп күзәтәсе бармыни9 Әле кояш та баемаган чакта, ягъни көн күзендә, икесе бергә урам буйлап үткәннәр бит Өйләнешмәгән егет белән кызга шундый иркенлек килешәме0 Тарихта, ата-бабаларнын ата-бабаларында булмаган хәл бит бу.
Ничек кенә булмасын. Галимҗанның бу җәннәттәй куышта калуы бәхет! Габдрахман хаҗига вакытында үзенең дә файдасы аз тимәде Кысшкы мәдрәсәсендә бергә укыдылар. Габдрахман сабакны авыр үзләштерә иде Шулай да тырыша иде ул Гыйрфан аны тәртипле, инсафлы, акыллы булганы өчен яратты Матди яктан да ярдәм итте
Габдрахман хажи яшь чакта карап туйгысыз чибәр егет иде: ул сөлектәй матур гәүдә, ул балкып торган мөлаем ак йөз, ул серле зәңгәр күзләр . Кырык яшьтә нык биреште. Хәзер инде берникадәр бөкрәеп калды. Ябыкты Чандыр кешегә әверелде. Эчкә баткан күзләрдә элеккеге матур зәңгәрлек сизелми. Аларга тормыш авырлыгы сөреме сарылган Как сөяккә калган биттәге җыерчыкларда да фани дөнья мәшәкате күләгәсе биешә. Әмма эчендәге асылташ, күңелендәге гәүһәр, йөрәгендәге кешелеклелек энҗеләре хәзергә ару гына сакланган Юмартлыгы да Ходайга шөкер Акыллының кадере әдәп белән, байлыкның кадере юмартлык белән, ди бит Юмарт кеше баючан Ходай Тәгалә монысын ла искә ала, күрәсең Борышы ата-бабаларыбыз: "Азны аяган-күптән коры калыр”, — дип тә әйткән Монысы сараннар турында. Габдрахман хаҗи боларны белеп эш итәдер Галимҗанга бер бүлмә тәкъдим итүе — моның ачык мисалы.
Ләкин дә. Галимҗан ул алмадай матур кызга артык нык кызыгып китмәсме9 Алмага корт булып төшмәсме?
Ул кайтып кергәндә, ихатада Галимҗан Габдрахман хаҗи белән сөйләшеп тора иде.
— Әткәй. Алмачуарны ашаттым, эчердем, җигимме9 — дип 2. .к У • м«
каршылады аны Галимҗан. Бу сүзләр әтисенең, ниһаять, инде кайтып китәргә тиешлеген аңлату җәһәтеннән әйтелде
Галимҗанның сүзенә Габдрахман хажи каршы төште:
— Нинди ат жигү?.. Кичкә табан? Иртәгә дә көн бар лабаса...
Гыйрфан мулла икеләнмәслек итеп әйтте:
— Юк, юк, Габдрахман кордаш, хәзер үк китәм, җигә башла атны, Галимҗан улым.
— Алайса чәйләп алыйк инде, — дип, өйгә кереп китте Габдрахман хажи.
Атны алар икәүләп җиктеләр. Ата кеше Зыя Камали янында булуы, аның белән матур гына әңгәмәләшеп алуы турында сөйләде Әмма Галимҗанга бу ошамады.
— Әткәй, бала түгелмен бит. нигә минем өчен шул тиклем ут йотып йөрисең, — дип, үпкә белдерде ул.
Ата кеше, гәрчә улы төсен бозса да, йөрәгендә кайнаганнарын әйтми калмады. Хөрмәтулла кызы белән булган “ахмаклыгын” да, Орен- бурда мәдрәсәдән куылуын да. Габдрахман хаҗи кызы алдында үзен әдәпле тотарга тиешлекне дә, яна мәдрәсәдә тәртипле булырга кирәклекне дә туглады. Бабалары Ибраһим исеменен җиде буыннан килүен янә бер мәртәбә телгә алды.
Галимҗан тел кайтармады. Карт кешенен күнелендә ни — телендә шул икәнлекне аңлый ул. Яшь кешенең җиле үзе белән йөргәнлекне дә белә. Әтисенен болай да янган йөрәгенә сүз уты салуда бер фәтва да юк. “Ярар, әткәй”, “соң, аңладым бит инде”, “йөзегезгә моннан ары кара якмам” кебек сүзләр әйтү белән генә канәгатьләнде.
Галимҗан чәй эчәргә кермәде. Ул Алмачуар белән сөйләште:
— Их, Алмачуар! Син миңа караганда бәхетлерәк! Ни өченме9 Чөнки син туган авылыбыз Солтанморатка кайтып китәсең Сагынганыңны, үзен әйтмәсәң дә, белеп-сизеп торам. Ябыгып китген. Күзләрең моңсуланды. Миңа да бик боегып карыйсын. Аңлыйм инде, аңлыйм, аерылышуны авыр кичерәсең. Әллә миңа җиңелме? Ә?! Сагыну хисе миндә дә бик көчле. Синеке ише генә дә түгел әле. Әмма сагыну, Алмачуаркаем, матур күңелле затлар өчен хас. Таш йөрәкләр сагына белми. Өйдән чыгып киткәнгә нибары бер атна. Ә мин, йомшак җан, үлеп сагындым да инде Әнкәйне, Шакирҗан абзыйны, энем Габделхәкимне, зәңгәр чишмәне. Кондызлы күлне, Исәнбикә болынын.. — барын, барын сагынып хыялланам. Тиздән аерылышабыз. Мин әле сине сагынып та саргаячакмын
Галимҗан Алмачуарнын муеныннан кысып-кысып кочаклап сөйде, анын маңгаен, моңсу күзләрен үпте, бармаклары белән ефәк ялларын тарап чыкты.
Бакча эчендә Алмабикә йөри икән. Ул, көмеш тавышлар чыгарып, кычкырып көлеп җибәрде:
— Галимҗан абый! Сез Алмачуарга нык гашыйк икәнсез. Ә менә берәр кызны шулай назлап сөйгәнегез булдымы9
— Яшьлек үзенекен итә, Алмабикә, авылда яраткан кызым Мәдинә — Акчәчкә калды.
— Шул арада сагынып та өлгердегезме?
— Сабырлык — сары алтын, диләр дә бит...
— Сабыр итә алмыйсызмы?
— Юк шул.
— Ә мин сезне кырысрак холыклы кеше дип уйлый идем. Эчегездә әллә нинди ялкын бар икән.
— Шул ялкын канны кайната, Алмабикә!
— Янып көлгә әйләнә күрмәгез, тагы.
Алар икесе дә көлеп җибәрде. Галимҗан, Алмабикәне якыннан
күрү теләге белән, бакча якка күз ташлады Ләкин күрә алмады. Чөнки ул куаклар арасында иде
Бераздан Галимжаннын әтисе белән Габдрахман хаҗи чыкты. Гыйрфан мулла, жайлап менеп утыргач, дилбегәне кулына алып.
— Әйдә, малкай, әйдә, уңган, — дип, юлга кузгалды Тегеләр аны озатып калды.
IV
Алмабикәнең исеме җисеменә нык туры килә Пешкән алмадай чибәр кыз. Зифа буй. Калку күкрәк. Нечкә бил Зәнгәр күзләр. Кыйгач кара кашлар Килешле борын Елкылдап торган кара чәч Ак йөз. Сөйләшкәндә бит очындагы алсулыгы янә куера төшә. Етмайганда, көлгәндә исә ул кызарып пешкән алманы хәтерләтә Ул энҗе тешләрен күрсәтеп, елмаерга ярата. Гаиләдә бердәнбер кыз булгангадыр, бәлки, анарда иркәлек төсмере дә бар. Вакыт-вакыт көязлек чаткылары да сирпелеп китә. Адымнары инсафлы, гаҗәп ипле, тигез анын. Гәүдәсенең аз гына бөгелсп-сыгылып торуы аяк атламнарына күчә. Бөтенесе бергә анын йөрешендә оста шагыйрь шигырендәге вәзен вә кафия ярашуын тудыра кебек иде
Гомәр Хайям, Әбелкайсым Фирдәүси. Кол Гали, Байрон, Пушкин, Лермонтов кебек нәфис сүз сәнгате осталарының шигырьләрен йотлыгып- йотлыгып, кайнар йөрәк хисе, күңел ярсуы, аң-акыл бөеклеге белән укымаса, мондый чагыштыруны Галимҗан куллана алмас иде шикелле. Шигырьдәге вәзен-кафияне кеше йөрәгенең тибешенә дә тиңләргә мөм- киндер Шигърият — матурлык. Шигърият — хис-тойгы Шигърият — ан Шигърият кафиясе — йөрәк тибеше кафиясе Галимжаннын үз йөрәк тибеше — Алмабикә йөрәге тибеше. Аларныи икесе арасындагы күңел кафиясе. Ничек кенә булмасын, кыз гаҗәп сөйкемле, мәхәббәт куленә манып алган кебек иде.
— Кызлары фәрештәгә биргесез, Алланың рәхмәте, тфү-тфү, күз тимәсен, Ходай яман күзләрдән сакласын: ә син берәр ахмаклык эшләп ташлый күрмә тагы, аң бул, — дип әйткән иде әтисе бер сөйләшкәндә
— Соң, әткәй, кәҗә кәбестәгә тими торырмы’’ — дигән иде Галимҗан
— һи, дуңгыз малай, тапкан әйтер сүз, ага сакалы белән уйнамыйлар, — дип, аның аркасына җиңелче генә сугып алды әтисе
Күңеле бик ачылып китсә, гаҗәп шатлыклы мизгелләрдә, хәтта бераз мактаныбрак та, анын әтисе әнисенең яшь, чибәр, җегәрлс вакытларын сөйләргә ярата. Аны ул зур ләззәт, күтәренке рух, ниндидер бер самими хис-тойгы белән сөйли. Баксаң, Алмабикәнсн бөтен булмышы, — төсс-бите, килеш-килбәте, чибәрлеге, аш-суны оста әзерләве, тагын да әллә нинди серле яклары, — әнисенең яшь чагындагы кебек икән
Галимҗан башта әтисенең вәгазенә тугрылыклы булды. Алмабикәгә күңелен кымырҗытмаска тырышты Ләкин җиткән егетнең күзе нишләп инде чибәр кызга төшми калсын, ди. Аның йөрәге таш түгел лә Күнеле дә бозга катырып куелмаган. Дәхи дә шунысы мәгълүм: адәм баласын әллә күпме ахмаклыклардан тыярга мөмкин, әмма аны матурлыкка карап сокланудан мәхрүм итеп булмый. Күзе барыбер төште: бүлмәдән бүлмәгә чыкканда да, ихатада йөргәндә дә, аш мәҗлесендә дә. Ә беркөн алар капка төбендә йөзгә-йөз, күзгә-күз очрашты Алмабикәнең гнмназияга китеп барышы иде. Капкадан урамга килеп чыкса. Галимҗан белән бәрелешә язды хәтта. Башта алар, авызга су капкан кешеләрдәй, тын гына торды Икесенең дә сөйләшәсе килә иде, әлбәттә. Ләкин ни-нәрсә турында?
Алмабикә йөзен яшерми Гимназисткага килешми ич ул. Бу — бер Икенчедән, урыс-япон сугышы, 1905 елгы инкыйлаб җилләре, егерменче гасыр башында азатлык өчен башланган көрәш дулкыны, тигезлек турында яңгыраган даими сүзләр, тагын да әллә ниләр... хатын-кыз йөзендәге тартыну-оялу пәрдәсен акрынлап ача килә, ача килә иде
Ничек кенә булмасын, татар кызының бар булмышында, бөтен вөҗүдендә, елмаю, сөйләшү, көлү, атлап китү, нәзакәтле мөгамәләсендә әдәпле-лек нуры бөркелеп тора. Андый унай-асыл сыйфатлар Алмабикә кыяфәте-нен дә һәр күзәнәгенә мөселман каны тамчылары белән нәкышләнгән. Галимҗанга аның моңа чаклы тутырып караганы юк иде әле. Шулай да анда-санда, сирәк-мирәк күзе төшкәләде. Әтисенә охшаганлыгын аңлап алды. Кин маңгайлы, каты карашлы, елкылдап торган кара чәчле, ниндидер яшерен сергә бай кара күзләр.
Әле кайчан гына шәкертләргә чәч үстерергә рөхсәт ителми иде Галимҗан бу канун-низамга үз ноктасын куеп өлгергән Озын кара чәчләре җилкәсенә кадәр житкән. Киеме дә шәкертләрнекечә түгел. Кызыл күлмәкнең сул як якасы кайтарылып төшкән. Билен бармак юанлыгы ефәк билбау белән буган да аның чуклы очларын ун якка асылындырып куйган. Күксел яна чалбар. .Аякта — штиблет. Кулында — калын китаплар. Аның бөтен торышы, үз-үзен тотышы: “Мин бу фани дөньяда ирекле шәхес, мәдрәсә кысаларында бикләнеп саргаячак кемсә түгелмен, күңелем иреккә, галәм киңлекләренә ашкына". — дип әйтә кебек. Берничә көннән “Галия”дә уку башланачак. Ул үзен һаман шулай иркен дөнья кошы итеп тотарга тырышырмы? Әллә, ел фасылына карап төсен үзгәрткән шушы табигатьнең үзе кебек, мәдрәсә чапаны эченә кереп төренерме? Алай итмәс, бәлки? Кеше иманына кызыгып яши торган егеткә һич тә охшамаган бу.
Шундый уй-хис кичерде Алмабикә. Ныклап танышу, күнел җепләрен бәйләү җәһәтеннән үзе үк сүз башлады:
— Сез инде, Галимҗан әфәнде, гыйлем-мәгърифәт дөньясына кереп чумарга да өлгергәнсез, дини китаплармы? — дип сорады.
— Төрлесе бар, Алмабикә туташ. Дин белән Оренбурда да миебезне күп череттек. Анысын кирәк кадәр дәрәҗәдә үзләштердек шикелле. Хәзер инде, йомыркасын тишеп чыккан кош баласы кебек, киң җиһан кочагына йөз тоту хәерлерәк булыр.
— Максатыгыз изге вә бөек икән. Хак Тәгалә күп көч, ярдәм бирсен берүк.
Галимҗан шаяртуга күчте:
— Арпа-көрпә аш булмый, надан кеше баш булмый, ди бит.
— Нинди баш турында сүз алып барасыз9
— Фән башы...
— Сез күпкә омтыласыз бугай?
Галимҗан һаман шаяртыбрак сөйләшү ягын каерды:
— Абына-абына Бохарага җитәрсең, янылыша-янылыша гыйлемгә дәгъва итәрсең, — дип сөйләшкән картәтием Нурмөхәммәт Имамның әтисе Әхмәт ахун.
— Әтиегезнең телгә осталыгын сизгән идем. Сез дә шулай икән. Бу нидән килә9
Сөйләшүнең рәсмилеккә тартылуын аңлап, Галимҗан җавапны тагын да шаян сүз белән бирергә булды:
— Күнел — йөгерек, тел — батыр, — диләр лә ул — Әти мине яратып бетерми. Йөгерек күңелле булгангадыр, бәлки. Ә тел батырлыгын Ходай кызганмаган.
— Күңелегез йөгерек булмаса, уку башланмас борын, шул кадәр күп китаплар күтәреп йөрмәс идегез.
— Менә монысы — Тургеневнын “Отцы и дети” әсәре. Ата белән бала ызгышы гомерлектер ул. Ә бусы — Пушкин әсәрләре. Шуннан — Гете, Байрон, “Иосыф китабы", Хафиз, Фирдәүси, Гаяз Исхакый...
— Күп укыган — күп белгән, — диләр бит Шулашмы, Галимҗан мәхдүм?
— Күпне белгән — тиз картайган, — дигәне дә бар, Алмабикә тутяпт Алар көлешеп аерылышты.
V
Зыя Камалинын тиз арада өч катлы “Галия” мәдрәсәсен салдыра «алуына күпләр шикләнгән иде. Әмма Зыя әфәнде, үзснекен-үз итеп, бер ел эчендә өч катлы зур мәдрәсә салдырды. Беренче катында ашханә. Икенчесендә тору-яшәү урыннары Өченчесендә — уку-укыту бүлмәләре.
Гыйрфан мулла, юк йомышын бар итеп, Уфага килеп йөрде. Килгән саен Габдрахман хаҗиларга тукталды. Ана Галимхан өстеннән күзәтчелек итү кирәк иде Әмма Галимҗан —Габдрахман хаҗиның оҗмахтай дөньясында озак тормады, шәһәр читендә бер бүлмә алып яши башлады. Моның сәбәпләрен ул төрлечә аңлатты. Әтисе, әнисе анын нәсел тамырын нык тотучы, аннан кәүсә үстерүче, ботаклар җибәртүче, яфраклар ярдыртучы асыл зат булуын тели. Моның өчен, кем әйтмешли, билеңне биштән буып, уртынны чәйни-чәйни, тешеңне кысып, даими укырга кирәк. Шуңа күрә ул — Галимҗан — ялгыз торнадай аерым яшәүне мәгъкуль күрә.
Әтисе Гыйрфан мулла мона ышанды. Улының ата сүзен тотып яшәвенә шатланып куйды. 1907 елның көзендә “Галия”гә Галимҗанны янә үзе китереп куйды.
Солтанмораттан көне буе килгәч, атын тугарып, гәрчә инде соң булса да, җан түзмәгәнлектән, тынгысыз Гыйрфан мулла, Галимҗанны ияртеп, яңа мәдрәсәне карарга китте. Мәдрәсәнең эчке күркәмлеген карап чыкканда шәфәкъ вакыты канат жәйгән, уттай янган кызыл кояш офыкка килеп кунаклаган иде инде.
— Уфа — биек тау башында. Бәс, шулай икән, башның маңгае да булырт а тиеш, Галимҗан улым, менә бу урын — маңгай; бу мәдрәсә — маңгай уртасындагы миң; гыйлем йорты булгач, ул миңне, Ходайның рәхмәте, Мөбарәк тәсбихнең бер төймәсе дип атау лязим.
Гыйрфан мулла шулай сөйләнде. Аның күңеле гадәттән тыш шат, күтәренке иде. Шуннан ул бер ел эчендә мондый әкияти йортны салдырырга көче җиткән Зыя әфәнде Камал ины мактауга күчте.
— Хосусан, чын мәгънәсендә дин әһеле икән бу Зыя Камали җәнаб- лары; инсаниятчылык мәсгудияге, шәригать канунлары, иман шарты өчен ханын фида кылучы гали зат булмышын бөек рухы белән ’һә” дигәнче исбатлады да куйды; моңа инде, Галимхан улым, Аллаһы Тәгалә үзе ярдәмгә килде; дәхи дә... изге эшкә гарше көрсидән, ягъни мәсәлән, күк тәхетеннән һәрдаим шәфкатьлелек нуры сибелеп торыр; ул каралыкны каплый, аклыкны аклый, менә бит мәсьәләнең җимеше кайда..
Галимҗан, билгеле, әтисенең өйдә чакта да, юлда килгәндә дә. әле менә монда да миеңә сеңдерим, дип. төрттереп сөйләвен аңлый. Анын бөтен теләге — балаларын инсафлы, мәртәбәле, кешелекле итү инде Шуларны уйлап, Галимхан әтисенең сүзенә су кушмаска, тыңлап торырга гына булды. Ә бит аны тынлавы күңелле Әллә нинди гыйбрәтләр сөйли ул Әле дә менә "Галия” мәдрәсәсен Уфа тау башы маңгаеның уртасында торган миң дип атады. Атасының тел байлыгы аның зиһененә, күңел сандыгына бала чактан ук салына килгән ич Әнисенең бишек җыры, күз гәүһәре. урынлы үгет-нәсихәте — барысы, һәммәсе йөрәк төпкеленә энхс-мәрхән бөртекләре булып җыелган.
Алар икесе дә баеп барган кояшка караш ташлады. Чыннан да, бик матур күренеш иде бу. Тау башыннан аска кырт кына таш дивар төшеп китә. Аннан — аста Агыидел сузылып ага. Елга аръягында — урманлык. Аннан соң әллә ни биек булмаган тау күтәрелә. Кояш нәкъ шул тәбәнәк тау түбәсенә төшеп терәлде. Аның кызгылт нурлары әле агач башларында, Агыйдел дулкыннарында уйнаклап, “Галия" мәдрәсәсен дә балкытып тора Ул — Кояш — әйтерсең, әнә шул Кук тәхетендәге илаһи шифалы нурларны әле бөтен мөселманнарның дини мәккәсе булачак "Мәдрәсәм Галия линия” өстснә махсус сибә
Менә Кояш, бөтен хиһанга хәерле тон теләп, гаулар артына яшеренде. Офык кып-кызыл уттай янып калды
Чү! Кинәт кенә пароходный моңлы тавышы ишетелде. Ул түбәнгә табан йөзә икән. Шактый зур пароход шикелле. Казанга хәтле барадыр әле, бәлки. Әтисе “Галия”не мактый. “Их шул пароход белән хәзер үк Казанга китсән иде. Анда — дарелфөнүн! Әнә кайда чын гыйлем-фән оясы!” — дип уйлады Галимҗан.
VI
... Яз!
Ул саф-садә күңелле, ярсу йөрәкле, шаян табигатьле көләч кыз сыман балкып килде. Март аенда быел акман-токман бураны, бәгъзе бер еллардагыча, ярлыларның бәләкәй өйләрен күмеп китәрлек дәрәҗәдә котырына алмады. Ара-тирә, анда-санда, вакыт-вакыт булып торган кыюсыз бураннар, кар ашый торган җылымса җилләр йомшак кешенең бер дә юкка ыңгырашуын гына хәтерләтеп торды. Апрельнен уннарында Язбикә бөтен тирә-якка йөрәк ялкынын чәчеп елмайды. Анын күз нурлары җылы агым булып сибелделәр. Аннан Язбикә, Кояшнын жылы-назлы, шифалы-сихри нурлары белән иркәләнгән хәлдә, матурлыкка галибанә мәдхия укып, җиңү тантанасы шатлыгыннан бәхст-сәгадәт яшьләре түгә башлады. Ул гәүһәр яшьләр җир өстенә шифалы ләйсән яңгыр булып түгелде. Ләйсән яңгыр җир өстен һәммә пычрак-чачраклардан арындырды. Җир өсте әбелхәят суы — мәңгелек тереклек суы белән юылган кебек сафланып калды.
Тормыш бер көйләнсә, ул инде таш нигез белән салынган нык йорт кебек. Ныгыды шикелле бу йорт. Шакиржан менә дигән мөдәррис. Габделхәкимнең зиһене чамалырак анысы Әмма ләкин, кара эшкә тотынса, кулында ут уйната. Анын күңеле җир кендегенә береккән. Әйдә, икмәк үстерсен Бөек һөнәр ул —игенче һөнәре Димәк, бу яктан аның күңеле тыныч. Инде Галимҗанга килсәк, ул да акрынлап, акыл чанасына утырып алды бугай.
Быел да ул алтын хәрефләр белән язылган шәһадәтнамә алып кайтып, өстәлгә җәеп куйды. Әтисе, укасы коела күрмәсен берүк дигән саклык белән кулына альт, аңа озак кына мөкиббәнә карап торгач:
— Бәрәкаллаһ, бәрәкаллаһ! Сөбханаллаһ, сөбханаллаһ! Карачы, әнкәсе, бу текә маңгайның шәһадәтнамәсе гел югары бәһа белән зиннәтләнгән бит, менә терәкә, чирттеме борынына чуар көпшәләрнең! — дип шатланды да Галимҗанның биленнән бик каты кысып кочаклап, көрәш мәйданындагы батыр кебек, аны күкрәге өстендә тотып торды. Галимҗанның билен, әйтерсең, утлы тимер кыршау китереп кысты.
— Әти! Әти! Әткәй! Җибәр, бөтен гәүдәмне он-талкан итәсен бит! — дип чәбәләнде Галимҗан. Сүзгә әнисе Хәсәнә абыстай да кушылды.
— Әткәсе, йә җитәр, әллә сабантуйдагы көрәшче кебек ыргытып бәр- мәкче буласынмы аны, сина ышаныч юк, — дип өзгәләнде.
Ата кешедә андый уй бөтенләй юк иде. Хәләл җефете әйткәч, ул, дәртләнеп китеп, Галимҗанны чыннан да караватка китереп салды. Бу, билгеле, әтисенең җисмәни көче сезнен ише юеш борыннарны бишкә бөкләрлек әле дип мактану өчен иде. Әмма анын шатлыктан исереп шаяру икәнлеген һәркем аңлап торды. Галимҗан бик ябыккан иде. Җитен көлтәсе шикелле булып калган. Как сөяк. Көчле беләк уратып алса, бу как сөяк, чыннан да, таралып төшәр сыман. Хәсәнә абыстай шуннан куркып, коты очып торды. Ләкин берни дә булмады Галимҗанга. Чөнки аны әтисе йомшак түшәккә китереп салды. Галимҗан шундук сикереп тә торып, әтисен кочаклап алды да:
— Әткәй, нык картайганчы, син шулай да сабантуй көрәшендә бу албасты көчеңне бер күрсәтеп ал әле! — дип көлде.
Көлүгә Хәсәнә абыстай да, Шакиржан да, Габделхәким дә кушылды. Өй эчендә шаяру, шатлык дулкыннары чайкалып торды. Шәһадәтнамәне
КҮКНЕҢ ҖИДЕНЧЕ КАТЫНДЛ 23 ана кеше дә, Шакиржан да. Габделхәким дә кат-кат тотып, әйләндерә- әйләндерә карый-карый куаныштылар
Тәһарәт алып, барысы да ахшам намазы укыгач, беренче каттагы түгәрәк өстәл янына хаклаштылар. Аш табынында сүз әлләни куермады.
Алар сүзсез генә ашады Дөрес, вакыт-вакыт кирәкле сүхләр чыкмый калмый иде Хәсәнә абыстай да:
— Ашагыз, җитешегез, рәхим итегез, — дип. кыставын белде.
Ата кеше, остабикәсенең күңелен күтәреп:
— Ай-Һай ла, сумсасы, сумсасы, авызда эреп тора, — дип, мактап куя иде.
Шундый ук сүз балалардан да ишетелә:
— Их, әнкәйнең бәлеше...
— Ә коймагы..
Сүзне ата кеше җөпләп куя:
— Тәмле аш пешерә белү хатын-кызнын иң асыл сыйфаты ул, бабалар! Әниегез, әнә, шул югарылыкка ия!
Тәмле аштан сон. мул табынга фатиха кылып, барысы да берьюлы амин тотты. Шуннан сон ата кеше янә бер хосусиятле тәкъдим ясады:
— Балалар! Бүген барыбыз да мәчеткә ястү намазына бергәләп барабыз. Бу — Галимҗанның алтын хәрефләр белән язылган бәһале шәһадәтнамә алып кайту дәрәҗәсе өчен!
Икенче көнне Галимжан, иртәнге чәйдән соң, йөрештереп кайтырга булды. Ул ел да шулай итә. Сагыну хисен иң әүвәл әтисе, әнисе, абыйсы Шакиржан, энесе Габделхәким белән күрешү баса. Башта ул әле җәннәттән һич тә ким бизәлмәгән өй эченә дә карап туя алмый. Ике катның да тәрәзәләрендә кәрәз кебек челтәр пәрдәләр. Тәрәзә төпләрендә — тамчы гөле, сөмбел, рәйхан, бадьян, канәфер, ахшамсафа гөлләре. Аларны әнисе өф-өф итеп, тәрбияләп, иркәләп үстерә Шуларга күз нурларын жәлләми түгә, йөрәк җылысын бирә, яз көне үзләрендә үстерү өчен аларнын ботакларын сорап килүчеләр дә күп була Әнисе һич тә саранланмый Кызганмый. Шатлана гына. Тик ул биргән ботаклар бәгъзе берәүләрнең гөл чүлмәген нигәдер үз итми. Йә утырту белән үк шинә, йә бер елдан соң корый, йә чәчәк ата алмый изалана.
— Хәсәнә абыстай, барын да син өйрәткәнчә эшләдем, күмердәй кап-кара балчыкка утырттым, яктылыкта гына тотам, суын да вакытында сибәм. менә үсмиләр генә бит, — дип, әрнеп килә кайсыберләре.
Әнисе елмаеп куя:
— И!.. Гөл бит ул кеше кебек: аның җаны бар — шуны аңларга кирәк, — ди.
Су сипкәндә, йә булмаса, авырттырмыйм дигән сыман, ипләп-наз- лап кына яфракларын сөрткәндә, ул алар белән сөйләшә дә:
— И йөрәккәем, гүзәлкәем, бигрәкләр дә сылусың, акыллысың шул, былтыр да алсу-зәңгәр-кызыл-көрән чәчәккә күмелгән идең, быел да, җәренгә дә бу сыйфатыңны саклый күр берүк — кебек сүзләр әйтә- әйтә, сөя аларны. Гөлләргә дә үз балаларына биргән йомшак-ләтыйф тәрбиясен кызганмый. Күрәсең, ул әйткәнчә, гөлләрнең чыннан да җаны бардыр, тик сөйләшергә телләре генә юк Гәрчә үзләре сөйләмәсә дә, кеше әйткәнне аклыйлар. Табигать йөрәге белән адәм баласы йөрәгенен Аллаһу Тәгалә биргән күренмәс серле-иманлы җепләр белән бәйләнүе шушыдыр инде. Янә бер гыйбрәтле хәле бар бит әле аның. Бервакыт әтисе, әнисе Уфага кунакка китә Пар ат җигеп Туйга. Бик якын бер дусларына. Туп — туй инде Атна чамасы торалар Өйдә чыбык очы тиешле ераграк туган Хәлимә түти кала. Рәйхан гөленен яфраклары күзгә күренеп саргая Нишләргә дә белми Хәлимә түти — өзгәләнә, көяләнә, кыенсына. Кунаклар кайткач:
— Суын да син өйрәткәнчә сиптем, яфракларын да ипләп кенә, назлап кына сөртеп тордым, Хәсәнә абыстайгынам, балам кебек тәрбияләдем, ә ул, сарыга сабышкан кеше төсле, әллә нишләде дә куйды, — дип борчылды Хәлимә түти.
— һпч тә үзенне-үзен бимаза кылма, Хәлимәттәй, сагыну кешене дә, гөлне дә, бөтен тереклекне саргайта. Мине сагыну сарыга сабыштырган аны, — дип юатты Хәсәнә абыстай.
Әнисе гөлләргә янә шәфкатьле күз нурларын сибә, аларны сөю хисенең ләззәтлелеген әзһәр игүче сүзләр әйтә, күнел даирәсендәге сафлык тулы мәхәббәт тойгылары белән яшәүгә илһам бирә. Рәйхан гөле яфракларына яңадан яшел төс керә. Чәчәкләре элеккегә караганда да матуррак булып балкый.
Гөлләргә карап, шул хис-тойгыларын кичерде Галимҗан. Нәкъ әнисенә охшап, алар белән серләшеп-сөйләшеп тә алды:
— Их, гөлләр, гөлләр, сез әниемне нык яратасыз, ә менә минем йөрәгемдә нинди каһәрле ут дөрләү турында аслан гамегездә юк. Хәер, мине берәү дә аңламый: әти, әни дә, якын дуслар да, туганнар да, хәтта “Галия” мәдрәсәсе башлыгы зур фикер иясе өлкән мөдәррис Зыя әфәнде Камали да аңламый мине...
Гөлләр аңа шундыйрак җавап бирде кебек:
— Үзен зур тоткан түрәнең соны хур булыр. Галимҗан абзыйкай, син, үзең дә шәйләмирәк, тәкәбберләнәсең шикелле.
Өй эчендә — икенче катта — Галимҗан әле берүзе генә иде. Әтисе иртәдән бирле ихатада, абзар-курада төрле вак-төяк эш белән мәшгуль. Әнисе аскы каттагы аш-су бүлмәсендә мәш килә. Шакирҗан белән Габделхәким дә әтисе янында кайнаша. Алар әле абзар тазарта. Галимжан хәзергә кунак сыйфатында булгач, һәммәсе дә аның ял итүен тели.
Өске каттан аскы катка төште дә Галимжан аш бүлмәсендә мәш килеп йөрүче әнисенә дәште:
— Әнкәй, мин тирә-юньне ураштырып кайтыйм әле.
Хәсәнә абыйстай кулын ак сөлге белән сөртә-сөртә чыкты. Кичә анын йөзе аксыл-саргылт иде шикелле. Бүген әле бит очлары пешкән алмадай кызарып тора. Йөзендә шатлык нуры балкый. Бу — мичтә янган уттан төшкән кызыллык кына түгел, улы Галимҗанның мәртәбәле шәһадәт - намә белән кайту куанычыннан кабынган йөрәк уты тәэсире дә иде.
— Озак йөрмә, улым, көндезгелеккә аш әзерлим бит, кешеләр китер
— Әнкәй, нигә шулай мәшәкатьләнәсең инде: мин кайттыммы — мәҗлес оештырасын.
— Алар чакырмасаң да килә, балакаем, хөрмәтләп, сине күрергә
Хәсәнә абыстай Галимҗанның гадәтен яхшы белә: кайтканының икенче көнендә үк табигать кочагына чыгып китә, нык сагыну басылганчы шунда йөри ул, аннан, әлхәмделилля, кендек әбисе Хәмдия абыстайга хәер биреп кайта. Шуларны уйлап:
— Әллә кая китеп олакма әле, балакаем, кендек әбиеңә хәер бир дә әйләнеп кайт, табигатькә иртәгә чыгарсын. Әле башланмаган җәй бар, — дип, шкафка барды да аннан бер көмеш акча алып килеп, Галимҗанның кулына тоттырды.
— Хәерлек кенә үземдә дә бар иде, әнкәй!
— Бар янына бар сыя, барлыктан күнел дә, тамак та туя; юк янына юкны куйсаң, бәндә ачтан харап була, балакаем!
— Рәхмәт, әнкәй! Озакламам. Әйе, Актүтине үзем дә сагындым, барып кайтыйм әле.
Әтисе ишегалдын себерештереп йөри иде. Анын эш куллы и^анп^гең кыяфәте, киеме, бөтен бәдәнен горур тотуы ук күрсәтеп тора. Әле ул кыска бишмәт өстеннән киндер алъяпкыч киеп алган. Киҗеле ыштаннан Башында — мескен бүрек. Аягында — кәлүш. Чатнап торган крәстиән сыны үзендә. Башта ул сүз башлады:
— Кая киттең соң әле9 Бүгенгә ял итәргә кирәк иде.
— Кендекәйгә хәер биреп кайтам.
~ Бу изге эшкә кем хәерхаһ бирмәс. Рәхмәт, улым! Бик муафыйк уй белән йөрисен икән Адәм баласынын ике инендә ике фәрештә Сул яктагысы — яманыңны, ун яктагысы яхшыңны язып бара. Бер хәер бирсәң, яхшылык фәрештәсе ак бизмәнеңә мен савап бөртеге салып куя. Шулай бөртекләп җыела бу фани дөньяда ахирәткә алып барачак изгелек гәүһәрләре Гаделлек, юмартлык, тугрылык, шәфкатьлелек бизи адәм баласын Ә инде икейөзлелек, тәкәбберлек, үч алу, хәмер эчү, зина кылу, гайбәт сату, ялган сөйләү, саранлык, үч тоту кебек начар гадәтләр бәндәләрне харап итә Андыйларга оҗмах ишеге ябык инде ул.
Мондый фәлсәфәгә кереп китсәң — чумасын Әтисенен андыйларны әйтергә теле кычытып кына тора. Әле менә үзеннән-үзе җае чыкты Хәзер инде аны туктатырмын димә. Ин яхшысы — китеп котылу
— Әткәй! Дөрес әйтәсен. Мин бик ашыгам. Кайткач, сүзне дәвам итәрбез әле.
— һы, итәрбез. Син бит бер сүзенә бер бозаулы сыер сорыйсын. Әткәй мәрхүм әйтер иде акыл — казна, күңел — йозак, тел — ачкыч Акыл ы н^ казна синен. Әмма күнелен йозаклы. Ача торган түгел
— Соң, әткәй, акыллы тыңлар, ахмак сөйләр, дигәне дә бар бит әле аның.
— Акыллы сөйләмәс, надан сөйләтмәс, дигәнен дә беләм. Янә әткәй мәрхүм әйтер иде: боланның — мөгезе, галимнең — сүзе, филнең — теше, останын эше кыйммәт, дип. Әллә-ләл, сүзгә оста иле картәтиен. әллә-ләл!
— Син үзен дә бит, әткәй, бик матур сайрыйсын
— Минем дә сине тыңлыйсым килә ләбаса Ярый, сүз белән юл бүлүне дә килештерми шәригать. Бар инде алайса, Хәмдия абыстайга сәлам әйт. Аның әле аяклары авыртып тора иде. Шулай да, ашка чакырып кайт үзен. Көндезгелеккә. Әгәр атлый алмаса. Алмачуарны җигеп алып килермен Әйт шуны. Җиткер сүзләремне ана. Бар Хәерле юл!
Галимҗан киткәч, бөтен эшен онытып, күнелен уй дөньясында йөздерде ата кеше Улының игә килүе, инсафлылык саклап сөйләшүе, ниһаять, бу фани дөнья хәятенең буразнасына дөрес кереп китүе нык шатландырды аны.
Әтисе аны сүзгә саран булуда гаепли. Сүз бик кадерле нәрсә ул Казакъ халкының бөек акыл иясе Абай әйткән бит: “Сүзнең эче — алтын, тышы — көмеш’’, — дигән. Алтын бәрабәренә торырлык булса гына әйт сүзеңне кешегә Шулай да, тыңларга күбрәк ярата Галимҗан Чөнки мондый мәлдә сөйләгән кемсәнсн ан-акылы да, күңел даирәсе дә, хис-тойгысы колы булу хосусияте дә. хәтта кешелекле булу-булмау сыйфаты да ачыклана. Орен бур дагы Вәли мулланың кадим мәдрәсәсендә сүз көрәштср\ күп очракта якалашуга, мендәр белән тәпәләшүгә барып җитә иде “Галия"дә дә бәхәс күп, әмма ул шактый югары дәрәҗәдә була. Яхшы баш куйсан. илне төзер, яманнан баш куйсаң, илне бозар, ди. Шуңа күрә бәхәс күп очракта “патшаны бәреп төшерүгә" барып җитә. Милләт язмышы өчен ачыну өстенлек ала. Вәли мулла мәдрәсәсендә дә, “Галия”дә дә йомгаклау сүзе Галимҗанга бирелә Менә капчан кирәк була Абайның: "Сүзнең эче — алтын, тышы — көмеш . — дигәне Алтын сүз әйтү өчен алтын акыл кирәк. Монда инде кеше сөйләгәннең гәүһәрен генә җыеп, соңра шуларга үз алтыныңны кушу лязем Әмма анда да “Аз сүз — адтын, күп сүз — болтун”, — дигәнне онытмаска кирәк
Бусы бер булсын, ди. Хәзер анын башында мен төрле уй давылы кайный Фатих Әмирхан Казаңда “Әльислах" газетасында аның “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы" исемле хикәясен бастырды Аны ул Кавказда чакта җәй көне ну rail балаларын укытканда язган иде Бх ХИКӘЯ
басылып чыккач, “Галия” шәкертләре туздырылган кырмыска оясы урынына кайнашты. Газета кулдан-кулга йөри. “Галимҗан язучы икән ләбаса”, “Нигә шуны моңа чаклы әйтмәде икән”, “Әллә кешенекен урлап бастырганмы?”, “Менә астыртын шайтан!” кебек сүзләр дулкыны чайкалды. Бу хикәя әле өйрәнчек кенә. Галимҗан үзе аны яратып бетермәде. Чөнки сәнгатьчә эшләнеше аксый. Хәзер инде башта әллә күпме яна хикәяләр йөри. Аларны кәгазьгә төшерергә кирәк. Ни-нәрсә тамар каләм очыннан ак кәгазьгә: гәүһәрме, кырлыкмы? Бусы — үзе бер зур уй дулкыны. Икенчесе шул: Кавказга нугай балаларын укытырга барды, ә кулында берни юк — китап, каләм, дәфтәр һәм башкасы. Башына төшсә, башмакчы булырсың, ди. Башка килгән авырлыкны җиңеп чыгарга кирәк. Нугай картлары, өлкәннәр, башкармалар белән киңәшләшеп, уртак тел табып, шәһәргә барып кайтып, тиз генә дәфтәр, каләм кебекләре юнәтелде. Ә пичек укытырга? Нинди методик алымнар белән? Шайтаным белсен боларын. Шулай да укытты. Аваз-хәрефтән башлады. Хисапка өйрәтте. Белем чишмәсенең башы нидә икәнлекне төшендерде Чишмә инде ул ага-ага инешкә әверелә. Аннан елга хасил була. Бәләкәй елга олы елгага коя. Олы елга дингез куенына барып сыена. Аваз-хәрефен өйрәтеп, язу сукмагына төшереп куйгач, гыйлемнең олы юлына үзләре чыгар Моңа аның иманы камил. Әмма ләкин грамматиканы язарга кирәк. Гарәп телендәге сарыф (морфология), нәхү (синтаксис) белән бала укытып булмый. Аны Галимҗан Ибраһимов язарга тиеш. Монын өчен “Галия” мәдрәсәсе мәгълүматы җитми. Казанга барып дарелфөнүнгә, ягъни университетка укырга керергә кирәк...
Ул күп укый. Көнчыгыш әдәбияты. Көнбатыш Европа әдәбияты. Дөнья әдәбияты. Шулар белән чагыштырганда татарныкы әле Кояш тирәсендәге күләгә кебек кенә. Казандагы атаклы дарелфөнүндә тирән белем алгач, әнә шул күләгәне юк итеп, татар мәдәниятен дә кояпшын үзенә китереп кушарга кирәк. Хәлбуки, моның өчен әлеге күләгәләрне тәнкыйть уты белән көйдерү мотлак. Шунсыз күләгә таралмый ул. Димәк ки, аек карашлы тәнкыйтьче булырга. Бусы — янә бер елга...
Шундый уй-хисләр давылында тирбәлә-тирбәлә килеп җитте ул кендек әбисе капкасы янына.
Актүтигә икеләтә бурычлы Галимҗан. Иң әүвәл якты дөнья күзен күрсәтүче җиңел куллы кендек әбисе булганы өчен дә, үзен үлем тырнагыннан алып калучы табибә була белгәне өчен дә.
Бәләкәй чакта Галимҗан, салкын яңгыр астында калып, үпкә чире эләктерә. Хәлсезләнә. Телдән кала. Хәрәкәтсез ята. Әтисе хәтта ясин чыга. Менә шунда Актүти дип даны чыккан Хәмдия абыстай члрнең имен табып, оста табибә була. Чувашлардай көмешкә, дуңгыз мае барып ала да шулар белән Галимҗанның бөтен әгъзаларын камыр булу дәрәҗәсенә җиткереп сылый. Тик моны Галимҗанның әтисенә дә, әнисенә дә әйтми. Чөнки алар дуңгыз мае, көмешкә белән дәвалауга каршы булачак. Гыйрфан мулла улын ничек сәламәтләндерүе турында кат-кат ялынып сорагач кына, серне ача Актүти.
... Ихатадагы үләннәр арасыннан тар сукмак китә. Галимҗан, авыз эченнән бисмилласын әйтеп, шул сукмактан бераз атлады да янә туктап калды. Бу язгы үләннәрдән авыл халкы гына тоя торган әйтеп тә, язып та аңлата алмаслык тәмле хуш-ис килә. Яз исе! Авып халкы моңы исе!!! Шәһәрдә бу юк. Сатып алырга да табып булмый Анда таш. таш, таш. Бәлки, үз авылыңныкы булганга тәмле-татлыдыр бу әрем исләре, алабута исләре, кычыткан исләре. Яшел хуш-ис! Яшел үлән исе аңкыткан тәмле һаваны янә бер мәртәбә күкрәк киереп сулады да акрын гына атлап, сезне калдырып менә бу базга керү бер дә килешми бит әле. дигән кыяфәт белән, ишек янына барды Галимҗан.
Бәй, баксана, иске-москы тактадан әштер-өштер рәтләштереп куйган ишектән җилләр искән. Монысын да якканмы кендекәй? Өйалды болай таза-чиста күренә. Җир идән булса да, чырайны сытып карарлык түгел. Акрын гына өй ишеген какты Галимҗан Аннан:
— Керегез, — дигән тавыш ишетелде. Әмма ул бер дә Актүти тавышына охшамаган. Әллә нинди нечкә, нәзакәтле, монлы, яшь тавыш иде
Ачып керсә, ни күзе белән күрсен: сәкедә, аякларын асылындырып, Мәдинә-Акчәчкә моңаеп утыра. Бу көтелмәгән күрешү икесен дә авыр хәлгә китереп терәде. Алар бер-берсенә гаҗизанә карашып, катып каплы лар Карашларда аптырау да, гаҗәпләнү дә, әсәрләнү дә, хәтта гасабиләнү дә бар иде. Галимҗан: “И Мәдинәм — Акчәчкәм, беренче мәхәббәтем, сине бер күрү өчен зар-интизар булып йөри идем бит, Ходай Тәгалә безнең йөрәкләрне анлый икән, менә ул үзе китереп кавыштырды”, — дип уйлады. Мәдинә-Акчәчкә исә: “Их, Галимжан абыкаем, харап булдык бит, ирем бик көнчел, бу очрашуны ишетсә, колак итемне чәйнәп кенә калмас, каеш камчысы белән ярыр, имгәтеп бетерүдән дә курыкмас, аның иманы юк”, — кебек сүзләрне әйтәсе килде. Әмма яшьлек мәхәббәте, беренче мәхәббәте алдында анын да теле йозаклы иде. Кыскасы, күңелләр бу мөкатдәс мизгелдә мәхәббәт чылбыры белән богауланды. Мәдинә- Акчәчкә, йөземне күрмә дигәндәй, башын түбән иде. Шулай да ул бераздан башын күтәреп, мәэюс карашы белән өздереп бер карап алды. Бу карашта йөрәк уты да, күңел кайнарлыгы да, хис-тойгылар давылы да бар иде Галимжан аптырап калды. Ана шушы минуттагы хикмәт үлчәвен кулга алырга иде. Мәдинә-Акчәчкә болай матур гына киенгән. Зәңгәрсу сатин күлмәк. Ак алъяпкыч. Артка чөеп бәйләгән ак яулык. Аркасына яткан ике толым. Аякларында читек. Кыскасы, аннан бай хатыны исе аңкып тора. Кергәндә өй эче караңгы иде әле. Чөнки бердән-бер карындык тәрәзә көн яктысын да урлый, һаман шул элеккечә җир идән. Түрдә — сәке. Дөрес, өй эче болай пөхтә, нурлы, ямьле генә. Сул якта бәләкәй өй эчен чамалап салган кечкенә мич. Ул, кайбер ярлыларныкы кебек, алалы- тиләле түгел. Яхшылап агартылган. Тәрәзә кашагасына сөлге-тастымал эленгән. Бер чөйдә намазлык асылынып тора. Бераздан соң Галимҗанның тышта калган күзе дә әйләнеп кайтты. Өй эче һаман яктыра бара. Шулай да базны хәтерләтә бу ызба. Караңгы базда үсеп утырган гөл-чәчәккә охшатты Галимжан Мәдинәне.
— Мәдинә-Акчәчкә! Син нишләп монда? — диде Галимҗан, ниһаять
— Минем әти белән Актүтинең туган балалары икәнлеген беләсез ич, Галимҗан абый! Менә, хәер китергән идем.
— Без бит икебез беркөнне туган. Нигә мине һаман шулай элеккечә “абый” дисең әле?
— Әллә инде. Шулай гадәтләнелгәи бит. Сезне зурлап, хөрмәтләп әйтүем. Сез бит алданрак туган. Шуңа күрә Актүти “абый” дияргә кушка- ние. Теге вакытта ук.
— Болай әйтүең мине шатландыра гына, Мәдинә-Акчәчкә!
— Куй, Галимжан абый, ташлагыз, зинһар, шул “акчәчкә" дигән сүзегезне Мин бит бу хакта теге вакытта да әйткән идем. Хәзер бу шаяртуыгыз бөтенләй килешми. Шуны онытмагыз, мин — ир хатыны.
— Син минем өчен барыбер “Мәдинә-Акчәчкә". Мәңге шулай булып калачак та.
— Ир хатыны алдында төчеләнү гөнаһ түгелме?
— Мәхәббәт барлык гөнаһлардан өстен тора.
— Мин андый матур сүзләрнең мәгънәсен аңламыйм.
— Мәхәббәт артык аңлашуларга мохтаҗ түгел.
— Сез инде андый купшы сүзләрне икенче берәүгә әйтегез.
— Син бераз юашланып калгансың шикелле Болан баласы кебексең Элек, әтиеңә охшап, каты сөйләшә торган гадәтең бар иде.
— Авыр сүз кирәкме, Галимҗан абый9 Аны суган базарыннан сатып аласы түгел лә инде.
— Әйт кылчыклысын. Күнелем тынсын
— Бакча карачкысыдай алдымда көмерәеп торма, мәхәббәт козгыны, бар кит, сыпыр, үкчәңне күтәр, ирем ифрат көнчел, бергә булганны ишетсә, икебезнең дә кабыргаларны санаячак, иманы юк аның.
— Димәк, яратып бармадың9
— Яратыр жире бармы соң аның?!
— Ә нигә бардын9
— Хәлле кеше булганга.
— Тамак тәмугка кертә шул.
— Димәк ки, бәхетле була алмадың?
— Ә сез үзегез бәхетлеме, Галимҗан абый9
— Әллә инде. Ул хакта уйланганым да юк
— Әтиең беркөн әйткәнне: “Иман белән гыйлем кешене бәхетле итә”, — дигәние. Сездә икесе дә бар бит инде, Галимҗан абый! Шулай булгач, сез бик бәхетледер.
— Рәхмәт Мәдинә-Акчәчкә! “Галия” мәдрәсәсенен башлыгы Зыя әфәнде Камали әйткән иде бервакыт “Бәхеткә ирешү өчен тугрылык белән гомер итәргә кирәк”, — дигән иде
— Иманыгыз тугрыдыр бит?
— Мин шәхси бәхет турында сөйләмим, Мәдинә-Акчәчкә! Бөтен халык, ил бәхетле булмаса, син дә, мин дә бәхетсез дигән сүз. Инкыйлаб булып алды. Әмма халыкка бәхетнең чите дә тәтемәде. Алда зур инкыйлаб булачак. Патшаны бәреп төшергәч кенә киләчәк зур бәхет!
— Уй, куегыз, Галимҗан абый, авызыгыздан җил алсын мондый сүзләрне, тәүбә итегез, кан кою илгә үләттән башка берни дә бирми Кытлыклы елларны болай да аз кичермәдек
— Башлыкка баш оралар, үсенсә, үз башын оралар. Мәдинә-Акчәчкә!
— Мин андыйларны аңламыйм, Галимҗан абый! Куй, тирәнгә кермик Гөнаһлы булырбыз. Безнең каксьпан күңелне агартып булмас барыбер.
Мәдинә, торып, чыгарга әзерләнде Галимҗан
— Ашыкма әле, Мәдинә-Акчәчкә, без биредә икәү генә, сиңа әйтәсе сүзләрем күп, Актүти кайтканчы сөйләшик, — дип, аның кулларыннан алды.
Нәкъ шул вакыт ярсыган үгез кыяфәте белән Мәдинәнең ире Илһаметдин килеп керде. Килеп тә керде, кәшәкә зурлыгы йодрыгы белән Галимжанны сугып та җибәрде Аннары Мәдинәнен чәч толымыннан урап тотып, өстерәп дигәндәй, җилтерәтеп альт чыгып та китте
Галимҗан авырткан ун як күз төбен тотып карады. Ул сызлый иде Әллә шешеп тә чыкканмы9 Димәк, Илһаметдин истәлеккә бүләк-самак та калдырган. Менә сиңа балалык дусты. Бергә шар суккан, балыкка йөргән, бишташлы уйнаган дус.
Кайда югалды бу Актути? Ник кайтмый? Инде көтеп торырга да ярамас. Алай, дисәң, шешкән күз төбе белән чыгып китүе дә кыен бит әле. Кендекәй кайтса, бер әмәлен табар, бәлки. Аның шешне суыра торган әллә нинди үлән-яфраклары да бар бит Юк, кайтып китмәскә, көтәргә кирәк, дип уйлады ул.
Шул уйлары очына өйалдыңдагы аяк тавышы килеп ялганды. Бераздан, акрын гына нидер көйли-көйли, сөйләнә-сөйләнә. Хәмдия абыстай* кайтып керде.
— И-и-и!.. Кунак бар икән ләбаса, менә син агай, озак көттердемме үзенне?.. Бәй, Галимҗан улым, кадерлем минем, син түгелме соң бу? Танымыйча да торам. Күз тышта калган бит; җазгы җактылык, ызбага кергәндә, күз нурын альт кала торгание, бәген дә шулай итте, калебем, — дип сөйләнә-сөйләнә Галимжанны кысып-кысып бер сөеп алды. -Аннары һаман сүзләрен дәвам итте:
’Солтанморатта мулла остазбикәләрен генә түгел, мәртәбәле карчыкларны да, хөрмәтләп, абыстай дип йөртәләр.
Балаларым бик ишле шул авылда, бик ишле, җөздән артып китте, Аллага шөкер, бик баймын, бик бәхетлемен: аларнын һәммәсе, мына синең шәйле, телән генә килеп торалар, Ходайнын рәхмәте яугыры үзләренә' “Актүти”, “Хәмдия абыстай” “Кендек әби”, “Кендекәй”, дип, тагын әллә матур сүзләр әйтеп, жөрәгемне җылытып, көнелемне күтәреп китәләр, күгәрченкәйләрем! Менә терәкә! Әле менә теге Алпавыт урамындагы Сафура шалкандай сылу малай тапты. Җәнә дә бер бәхет борынлады, Ходайның рәхмәте! Дөнҗага жаңа кеше килү ата-ана өчен генә төгел, барча илтә зур бәхет ул, балакаем, син инде, шәт, аның шылан икәнлеген аңлыйсындыр
Хәмдия абыстай картайган, бирешә төшкән иде Хәят гарасаты аның башын идереп, аз гына бөкерәйтеп тә куйган. Шулай да кара шадраларыннан элеккечә ак нур бөркелеп тора. Ап-ак ситсы күлмәк, алга төшереп бәйләгән ак яулык, йөрәгенә сары май булып ятучы йомшак, мәгънәле сүзләр, мөлаем караш.
Сөйләшәсе килсә дә, Галимҗан сүзне хәзер җилем урынына сузмаска булды. Янасын башласаң, Актүти сине сүзләр диңгезенә төшерә дә батыра ул. Аннан аны ерып чыга алмыйсың. Шуны уйлап, үп як чалбар кесәсеннән һаман әле ботын кытыклап торган көмешне алды, Актүтигә сузды
— Хәер китергән идем, Кендекәй!
— Бәй, бәй, син бит аны киткәндә бирә торганисн.
— Мин озакламый китәм.
— Кай якларга сәфәр тотасың тагы да?
— Казакъ балаларын укыту ниятем
— Бә-ә-ә-й, әле нугай, әле казакъ9
— Шулай туры килә.
— Ни генә әйтием суң, күз нурым, ни генә әйтием. Мине олылаган өчен Аллаһу Тәгалә үзеңне мең өлеш зурласын, фәрештәләр җөргән жулыңа гөл сипсен, балакаем, бәхетле бул, бөркеткәем минем! Сиңа фатихам дөнҗа зурлыгы!
Алар, сәке йөзлегенә утырып, дога кылдылар. Шуннан ары Галимҗан, күз төбендәге Илһаметдин мөһерен дә күрсәтми, тиз генә кайтып китмәкче булган иде, әмма Кендскәйнең сөйкемле карашы ул кара тамганы шәйләп тә алды. Моңа Галимҗан үзе дә гаепле. Чөнки ул, һич тә аны-моны уйлап тормыйча, баш бармагы белән Илһаметдин "бүләк" итеп киткән шешне сыпырыштырып алды. Фани дөнъя аны шактый какшатса да, Ак- түтинең күзләре әле һич тә бөркетнекеннән ким түгел икән
— Бәй, бәй, Галимҗан улым, көнел тулпарым минем, нишләде күз төбең, җөрәккәсм, әллә җыгылдыңмы? — дип борчылды
Галимҗан алдашырга яратмый иде. Бар булган хәлне, — Мәдинәнең монда булуын, ихлас күңелдән сөйләшүне, шуннан ире Илһаметдин килеп зилзилә куптаруны, хатынының чәч толымыннан тотып, өстерәп алып чыгып китүне, артык уратмый-чуратмый сөйләде дә бирде .Актүти хафага төште
— Илаһым Ул Нәҗметдин бай баласы Илһаметдин бикләр дә әшәке булып чыкты бит, хәзер дөнҗа куптарыр инде, Мәдинәкәсмнс хараплар гына итеп ташламаса жарар иде инде, имансыз бит ул, имансыз теге җәшел җылан белән дуслашып алган икән юньсез!
— Шешне тиз генә бетерә торган берәр шифаң юкмы. Кендекәй, болай урамга чыгу әллә ничек бит әле, әткәй- әнкәй алдында да оят. әллә ни уйлаулары бар Болай да мин аларны гел генә хафага салып яшим
— Алай үкенә белгәч жарый инде, жөрәгем, димәк ки, синең эчендә асылташ бар Ана, асылташны сакларга тырыш, күгәртмә, каралама, шунда булырсың кеше. Дуамаллыгын да жук түгел бит синең, жаныкаем, ата-ана фатихасы белән җәшәргә тырыш, менә шул, — дип сөйләнә- сөйләнә чыгып китте дә ниндидер яфраклар алып керде Казаныннан чүмеч белән жылы су алып, шуны бер тустаган сымаграк нәрсәкәйгә салды да. әлеге үләннәр гөлләмәсен җебетте Аннары аларны бер бәләкәй генә чүпрәккә төреп, Галимҗанга китереп тоттырды:
— Кырыктан артык шифалы үлән, чәчкә жафрагы мында, җитмеш төрле имгә җарарлык, җылы көе тотып кына утыр, хәзер суырыр шешеңне. Иллә мәгәр кайтмый тор, мин озакламам, Алла боерса, — дип, һаман шулай сөйләнә-сөйләнә, тәтелди-тәтелди чыгып китте.
Актүти кайтмый да кайтмый. Ялгыз утыру кыен булса да, хатирәләр дулкынына кереп чуму аның төшенке күнелен бераз күтәреп җибәрде. Иң тәүге кат Галимҗан бирегә 1899 елның көзендә, унике яшьлек чагында, Оренбург мәдрәсәсенә китү алдыннан килгән иде Анда да әнисенең әйтүе буенча хәер китерде. Ләкин аны сәкедә ирәеп-жәелеп аракы эчеп утыручы бер шәрә, йонлы күкрәк каршылады. Актүти белән туганнан туган балалары икән үзе. Күрше чуваш авылында ишек ясаган өчен көмешкә биргәннәр. Актүтинең өйдә юклыгын шәйләп, хатыны, балалары белмәсен өчен, шуны эчәргә моңда килгән икән. Култык астына йодрык зурлыгы гына гармунын кыстырырга да онытмаган.
— Мин ат карагы, — диде ул маңгай астыннан гына карап.
Бераздан Актүти кайтып керде Эчеп утырганы өчен ару гына тетмәсен тетеп алды. Аннан хатыны Мәликә түти килеп керде Ул да эчеп утырганы өчен түлле генә сүзләр чәпәде. Ат урлауны ул төшендә күргән икән. Шуннан, авыз тутырып, шаярып, үзен “ат карагымын”, дип сөйләп йөри башлаган. Уеннан уймак чыга, дигәндәй, халык аны, чыннан да, ат карагы дип кабул итә. Мөбахис мәзиннең кара сарыгы югалгач, бәлане аңа ягалар. Моңа чаклы да гаеп-горәбәсе шактый күп булган икән шул. “Хөрмәтулла”дан “Хөрмәй”гә, аннан “Хәрти”, “Хөрти’’гә әйләнгән. “Хәрти” дигәнен яманлык тамгасы сыйфатында сылап куйганнар Бераздан аларнын кызлары Мәдинә килеп керә. Аларга, имеш, бер кеше килгән. Ул әтисен таптыра. Мәликә түти белән кызы Мәдинә бер тамчы судай охшашлар. Икесе дә чибәрләр. Ә инде Хөрмәтулла абзый — боларнын киресе. Ямьсез. Котсыз. Маймыл диярсең. Нишләп ана барды икән Мәликә түти? Бәлки, ир-егетлек куәте, гайрәте, гаярьлеге тарткандыр, дигән сөземтә ясады ахырда Галимҗан.
Тора-бара һәммәсенең йөрәк капкачы ачылып китте. Ул йөрәкләрдән өй эченә моң түгелде. Кендекәй рөхсәте белән, акрын вә салмак кына, башта Хөрмәтулла абзый гармун уйнап җырлады. Аннан аңа Мәликә түти кушылды Алар бик сак, тавышны чама белән генә чыгарып, башка өйләргә ишетелмәслек итеп кенә җырлыйлар. Монда тавыш түтел, мон агыла. Кем белә: аларны шул моң кавыштыргандыр, бәлки. Аннан Кендекәй Мәдинәгә җырларга кушты. Озак ялындырды Мәдинә. Дөресрәге — кыенсынды. Әтисе, әнисе әйткәч кенә ризалашты. Ике жыр җырлады Мәдинә. Шуның берсе аеруча нык уелып калды Галимҗан күңелендә
Кара күзләр түзем була Кайгылар күргәндә дә; Кара күзем, иркә гөлем, Онытмам үлгәндә дә.
Бу җырны Галимҗан үзенә алды. Аның да күзләре кара ич. Тик кайгылар килгәндә — алар булгалап кына тора — ул әле һич тә түземле була алмый, утка баскан песидәй үрле-кырлы килә. “Кара күзем, иркә гөлем, онытмам үлгәндә дә”, — дигәне анын күңелен ифрат дәрәҗәдә нык тетрәндерде. Шунда кабынды бугай Галимҗан йөрәгендә тәүте, серле, сихри мәхәббәт чаткысы. Җырлаганда Мәдинәнең аксыл йөзендә алсулык төсе балкый. Бит очындагы сизелер-сизелмәс сипкелләре җемелдәп- жемелдәп куя. Алар үзләре бер исем табуы, атавы кыен булган ниндидер тылсымлы чәчәкне хәтерләтә. Әнә шунда килгән иде Галимҗанның бантына аны “Мәдинә-Акчәчкә” дип атау уе.
Ләкин бу гаилә өстеңдә кара болытлар һаман куерып торды. Хөрмәтулла абзыйны, Мөбахис мәзиннең югалган кара сарыгын урлауда нахакка гаепләп, башта бик каты тукмап, аннан ат койрыгына бәйләп, бөтен урамнан сөйрәтеп йөрттеләр. Соңыннан сарык табылды. Әмма кеше
КҮКНЕҢ ҖИДЕНЧЕ КАТЫНДА 31 имгәнеп калды. Мөбахис мәзиннең аты югалгач, янә Хөрмәтулла абзыйны гаепләп, аны тереләй килеш күмәләр. Бу гарьлекне күгәрә алмаган Мәликә түти, кулына күсәк күтәреп барып, Мөбахис мәзиннен тәрәзәләрен кыра Аны Нәжметдин байның таш келәтенә ябалар. Шунда ул я кылдан шашып үлә. Күзләре кара булса, Мәдинә-Акчәчкә бу кайгыга түзәр иде микән? Әмма ул түзә алмый шул. Акылын югалта. Шөкер, акылы кире кайта. Тик бәхет дигәне аннан һаман әле ерак йөри икән. Нишләтер аны Илһаметдин9 Галимҗаннын күз төбендәге шеше тиз бетәр. Ә менә Мәдинә- Акчәчкә йөрәгендәге яралар төзәлерме?
Шундый тирән һәм киң уйлар диңгезендә йөзеп йөргәндә, сискәндереп, оялдында аяк тавышы ишетелде. Һаман шулай сөйләнә-сөйләнә кайтып керде Акт үти
— Бездән өч өй аша гына Зифабану бәбәйгә авырып киткәнне Әле шуның җанына барып килдем. Бик акыллы кемсә. Нык җаратам үзен. Бүген төнлә куна барырга кирәк булыр. Вакыты җитә, шәт Ә үзен ничек соң? Күзен?
— Авыртуы басылды, Кендекәй!
— Шылай булмыйча сун. Кая, карыйк әле.
Галимҗан теге ул биргән чүпрәкне күз төбендә һаман тотып тора иде әле. Хәмдия абыстай аны Галимҗан кулыннан тартып алды да, авырттырмаслык итеп, шешнең тирә-ягыннан бармагы белән баскалап карады
— Мына күрерсең, Аллаһы боерса, иртәгә чаклы эзе дә калмас Кендекәй әйткәнне диярсең, хәзер мин синә ул шифа үләннәрнең җанасын төреп биреп җибәрәм, шылай мин өйрәткәнчә, кайткач та, төнлә дә эшләрсен, — дип сөйләнә-сөйләнә, янә өйалдына чыгып китте дә теге үләннәрнең яңасын алып кереп, икенче бер чүпрәккә төреп бирде
VII
Галимҗан кайтып кергәндә, аскы катта аш табыны әзерләнеп беткән иде инде. Дус-иш, туган-тумача, кардәш-ыру, күрше-күлән Һәммәсе мәш килә.
Солтанморат халкы, кем әйтмешли, кәбестә шикелле катлы-катлы Башкортлар үзе бер урам хасил итә. Алар төньяктагы тау сыртына тезелеп утырган. Алатыр мишәрләре авылның урта урамнары буенча йорт сала-сала сузылган. Янә дә типтәрләр, татарлар төрле урынга килеп җайлашкан Татар-мишәрләрнсң — үз шивәсе, башкортларның — үз теле, типтәрләрнең - тагын үзенчәлекле сөйләме Холык-фигыльләреңдә, тормыш итү үзенчәлекләрендә, эш-хезмәткә булган мөнәсәбәтләрендә дә аерма бар Жан исәбе алу вакытларында татар, мишәр, типтәр аерым милләт булып языла Оренбурда да, “Галия” мәдрәсәсендә укыганда да Галимҗан аларның килеп чыгу тарихын төбе-тамырыннан өйрәнде Анынча, татар, мишәр, типтәр — бер тамырдан үсеп чыккан зур тарихи кәүсә ул. Киләчәктә, шөбһә юк, алар бер милләт булып каралачак.
Тирә-якга мари, мордва, урыс, алман — тагы да әллә кемнәр яши Шулар арасыннан иң күбесе — чувашлар Галимҗанның әтисе әллә кемнәр белән дуслашып бетә. Ә инде дуслыкка хилаф итүне җене сөйми Билгеле, дуслык җепләренең төйнәлеп китүе сәбәпсез булмый. Башкорт Котлызаман аңа, ат чабыштыру җене кагылганлыгын искә алып, чабыш атыннан туган Алмачуар колынын бүләк итә. Ул да килгән хәләл җефете Көнсылуын җитәкләп Чуваш Әптерәйнсң бик тере, елгыр улы Әләксәй бер елны Алмачуарга атланып чабышка барган иде Беренчелекне алды бу ут бөрчәсе Аларның ихлас дуслыгы, ничек кенә сәер тоелмасын, сабан туендагы ат чабыштыру хосусиятенә бәйләнгән. Әптерәй дә килгән Кәтринәсен ияртеп Тагы ла әллә кемнәр.
Димәк, мондый мәжлеснсн чишмә башы әллә кайчангы дуслык тойгылары бөеклеге белән аңлатыла. Бала ата шөһрәте яктылыгыңда
яши. Әтисен хөрмәт итмәсәләр, Галимҗан, ихтимал, алар өчен тишекле бер тиен генә торыр иде. Ата мәртәбәсе күгәрә баланы. Бүгенге кунаклар аеруча шат күренә иде.
Галимҗанның бер күзен ниндидер чүпрәк белән каплап кайтып керүе генә берникадәр сәерсендерде аларны. Иң әүвәл әнисе хафаланып сорады:
— Ни булды, балакаем9 Нишләде күзен? Әллә агачка-мазарга төртелдеңме? Егылдыңмы әллә?
Бу сорауларны көткән иде Галимҗан. Ничек итеп җавап бирү турында әллә ниләр уйлый-уйлый баш ватты ул. Ә менә әнисе авыр җаваптан коткарды да куйды. Хәзер инде йә “егылдым”, йә “агачка төртелдем” дип кенә җавап бирәсе. Соңгысын сайлады Галимҗан. Аннан сон әнисе — Хәсәнә абыстай — өске катка алып менеп китте дә йомшак мамыкка хушбуй сибеп, шунын белән әлеге шешенең тирә-ягын сыпыргалады Тагы да ниндидер кара-коңгырт сыекча сөртеп, акрынлап-акрынлап, шеш тирәсен аның битенә охшатып калдырды да:
— Хәзер инде көзгегә кара, — диде.
Караса, ул кадәр куркыныч нәрсә күрмәде. Әнкәйнең дә, икенче әнкәй — Актүтинен дә күңелләре дә, куллары да сихәтле-шифалы икән, дип уйлады ул. Шулай да мәҗлес өстәленә утырудан баш тартты. Кеше алдында уңайсызланды. Әмма әнисе чарага куймады:
— Юк, юк, улым, алай килешми, алар бит сине котларга килгән, яраңа игътибар да итмәсләр әле, менә күрерсең, —диде.
Галимҗан андый мәҗлесләрнең уртасында булырга үзе дә ярата. Халык күпне күрә, күпне белә, күпне хәтерли. Әткәй әйткән иде’, “Картәти шулай дигән иде”, “Бабакай болай дигән иде ’, "Ерак бабай әйткәнчә” кебек сүхтәрне куллана-куллана сүз көрәштерергә керешәләр Чал тарихтагы хәл-вакыйгалар яшь күңелнең ак сәхифәләренә языла бара. Күңелгә генә язылып калмый, кәгазьгә дә төшкәли. Әнә бит, “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы” исемле беренче хикәясе Казанда басылып чыкты. “Гыйшык корбаннары”, “Яшьләр хәятыннан бер ләүхә”, “Яз башы”, “Диңгездә”, “Иөз ел элек”. Сөю-сәгадәт”, “Уты сүнгән җәһәннәм” кебек хикәяләр — әлегә зиһене дөньясында. Аларны кәгазьгә төшерергә генә кирәк. Ни нәрсә түгелер ак кәгазьгә каләм очыннан: сүз- акыл вә хис-тойгы җәүһәрләреме, коры шапырынулармы9 Гаяз Исхакый әфәнде Оренбурда “Хөсәения” мәдрәсәсендә шәкертләр белән очрашкан чакта әйткән иде: “Язучы өчен бөркет күзе, сандугач колагы кирәк”, — дигән иде бит. “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы” хикәясендә әлс сүзләр һич тә былбыл булып сайрамый. Алар әле, Галимҗанның үз фикер йөртүенчә, йә чикерткә булып чәрелди, йә каргадай каркылдый, йә саескан шикелле такылдый9 Әнә бит Толстой җәнаблары, Пушкин хәзрәтләре, Тургенев, Лермонтов, Достоевский — тагы да шундый бөекләрнең әсәрләрендә һәр сүз ниндидер бер зур идеяне нәкышләү җәһәтеннән файдаланыла. Гаяз әфәнде Исхакый җәнаблары да сүзләрдән чәчәк гөлләмәсе ясый белә. Гаяз әфәнде Оренбурда “Халык арасында кайнарга, аларнын кайгысын да, шатлыгын да уртаклаша белергә, йөрәк тибешләрен, күңел әрнешләрен аңларга кирәк”, — дигән иде. Бик яшьли танылган бу каләм иясенә Галимҗанның хөрмәте аеруча зур иде шул. Ул әсәр тукымасында сүзләрне, ай-һай, җай гына кәрәзли белә. Әнә, шулай оста булсан иде!
Әле табын янына угырышмаганнар иде Тынлыкны чәчрәнләп торган башкорт хатыны Көнсылу бозды. Яшьрәк вакытта, чегән кызларыдай, талчыбыктай нәфис гәүдәсен уйнаклатып, бер басасы урынга биш басып тора иде ул Аның күмердәй кап-кара күзләре әллә нинди сихри-серле ялкын сибә. Җырлаганда дала моңнары чыңлый. Көлгәндә чишмә чылтыраулары ишетелә. Хәзер инде ул — сигез бала анасы. Әмма яшьлек дәрте һаман әле тормыш мәшәкатьләренең кара давылына күмелеп калмаган, һаман шулай чая караш. Гәүдә уйнатып алу. Кымырҗып тору
— И Гәлимйән, йөрәккәйем, бигерәк ябьгкканһын бит, карга күгәреп китерлек булганһын. һы-һы, укыузы энә менән козок казыу тип белмәй әйтмәйзәр шул. Кешене тәмам коро таякка калдыра бит УЛ, КӨЛ ИТӘ, бөгөрә, — дип тәтелдәде ул.
Ирек куйсан, Көнсылунын сүзләре сәгатьләр буена сузылырга мөмкин. Аны ире Котлызаман туктатты:
— һин тузга язмаганды һөйләмә әле, Көнһылыу, кешенен гәйрәтенә кагылма Һөйәк булһа. башкорт әйтмешләй, ит куна ул бервакыт. Шәкерт ул язын хәлһез һарыкка окшап калһа, йәй буйы көс йыйып, көзен айыу менән көрәшерлек пәһлеүәнгә әүерелә.
Котлызаманның сүзеннән җинелчә генә көлешеп алдылар
Чуваш Әптерәй, ат дагалаганда бака ботын кыстырган дигәндәй, бүген дә шул гадәтен күрсәтте.
— Син, Көнсылу, кара кашым, карлугачым, Галимҗанны карга күтәреп китәрлек тисен, пез Кәтринә пелән мин . пу сүз пслән гүпчи килешә алмыйпыс Ни үчүн килешә алмыйпыс суң, ә? Кәзер әтәм Ашыктырмакыс Пер бакыт мине карга төгел, пөркет күтәреп карады. Тәки пирешмәнем пит, әй. Потарладым да ташладым пөркетте. Шуннан икенче көнне, ихатага чуксам, ун пөркет көтеп тора мине. И пәрсшәпес, и көрәшәпес Тукысын сузып салдым. Пересе кенә калды. И сурай пу миннән: “Әллә син чувашмы?” — ти. Мин әйтәм: “Никә улай сурайсың9" Пу әйтә: “Чуваш пулмасаң, пу кәдәр көчле пул мае идеи”, — ти. Шул сүзләре өчен пынысына тимәдем. Кайдан килгән, шунда очыруп еппәрдем Бына шулай ул.
Кунаклар рәхәтләнеп бер көлешеп алды. Ниһаять, Хәсәнә абыстайның табынга рәхим итергә дигән әмере булды.
VIII
Галимҗан, өч-дүрт көн тору белән, казакълар арасына китмәкче иде. Мөгаллимлек кылырга. Шулай да әнисе аны һаман-һаман китмәскә үгетләде Күз төбендәге шешнен “егылудан”да, "төртелүдән”дә түгел икәнлеген ана күңеле сизенде
— Улым, моңарчы яхшысын да, яманын да әниеңнән яшермәдең, алдашма, дөресен әйт: минем алда да, Ходай каршында да гөнаһлы булып калма — күз төбеңдәге кара төер кем “бүләге” ул9 — дип сорады ул, кайту шатлыгыннан оештырылган мәҗлестән соң ук.
Галимҗан елмаеп куйды. Ул, әлбәттә, бу хакта әнисе сорамаса да әйткән булыр иде
Нәҗметдин бай малае Илһаметдин белән булган кара вакыйганы әнисенә түкми-чәчми сөйләп бирде. Мондый чакта Хәсәнә абыстай, гәрчә чәйнәүгсч аналар сыман теле белән талкып-талкып алмаса да, җитди бер нәтиҗә — сөземтә ясамый калмый. Бу юлы да шулай итте:
— Дөнья, улым, шуна корылган: син берәүне кыйнасаң, ул да сине кыйный, син кемгәдер авыр сүз әйтсәк, ул да сиңа авыр сүз әйтә: син аны рәнҗетсәң, ул да сине рәнҗетә Борынгылар: “Бер алдына, бер артыңа карап яшә”, — дип белми әйтмәгән
— Минем, әнкәй берәүне дә кыйнаганым юк.
— Телең белән дәме?
— Анысы бар.
— Авыр сүз дә әйтмисеңме9
— Кешесенә карата
— Рәнҗетмисен дәме9
— Кирәк булганда
— Менә шул-шул Ир хатыны белән аулакта очрашу кеше рәнҗетүгә кермидер шул
— Әнкәй, син дә бу юлы мине аңламадың
3. «к У. J* 4
— Моны аңларга фәрештә булу кирәктер шул.
— Мин бит аны теләмәдем. Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты.
— Сәбәпнең сәнәге күп чатлы, балам, аңа алданма. Үзен мөхәррир- язучы булырга җыенасын...
Шуның белән аларның сүзләре киселде. Галимҗан, кысып кочаклап, әнисен үбеп алды. Хәсәнә абыстай да җавапсыз калмады. Бәләкәй чагында- гыча куенына сыенган Галимҗанның чәчләреннән сыйпап, улының аркасыннан сөя-сөя иркәләде.
* * ♦
Яз көләч кыз елмаюын хәтерләтеп, балкып торды. Иртән кызарып кояш чыга, әле яңгыр явып үтә, әле җылы җилләр исә Кичен кояш таулар артына яшеренә. Солтанморат халкы, тормыш җебенең очын-очка ялгый-ялгый, алдагы көннәрдә киләчәк зур бәхеткә өмет баглап, үз җае белән яши бирә.
Көннәрдән бер көнне, өйлә намазыннан соң, ишегалдында ялгыз гына йөргәндә Галимҗанның күзе капка башындагы сыерчык оясына төште Менә бервакыт ата сыерчык кырдан кайтып төште дә оясының түбәсенә кунды. Авызында ашамлык-корт иде. Бераз торгач, ояга кереп китте дә ул, озакламый, янә әйләнеп чыкты. Авызындагы ашамлык-корт юк иде инде. Галимҗан шуны аңлады: ана сыерчык хәзер бала чыгарырга утырган — аңа иңде йомыркаларын калдырып китәргә ярамый. Суына. Димәк, аны тукландырып тору вазифасы тулысы белән ата сыерчыкка “йөкләтелгән”.
“Ата кеше”, тагы да оя түбәсенә кунып, озак кына монаеп утырды. Нигә күңелсезләнә9 Нигә сайрамый9 Ни уйлый икән9 Әллә парлап очу мәлләрен сагынганмы9 Басуда сөеклесен тукландыра торган азык юкмы9 Табу кыенлашканмы? Хәзер инде кайсы тарафка очарга белми мазасызланамы9
Чү! Уф! Ни булды? Нәрсәдер килеп тиде дә сыерчык әйләнеп тә төште. Күз ачып күз йомган арада эшләнде бу. Йөгереп барып, Галимҗан сыерчыкны кулына алды. Аның башыннан кан ага иде. Әллә берәрсе таш атканмы? Кем? Ни өчен9 Бу бит бернинди әхлак кысаларына сыя торган хәл түгел. Галимҗан, ялт итеп, ян капкадан урамга чыкты Ун яшьләр чамасындагы бер малай уң якка, икенчесе сул якка таба йөгерә. Димәк, ташны шуларнын берсе аткан. Кайсысы артыннан йөгерергә? Галимҗан унга җилдергәнен сайлады. Әмма тота алмады. Каядыр кереп качты юньсез. Ә кулдагы сыерчык чәбәләнә, үрсәләнә, үлем белән яшәү арасында өзгәләнә. Нишләтергә? Кая куярга моны? Ничек дәваларга?
Шулай уйланып торганда, әнисе килеп чыкты Улы кулындагы сыерчыкны күреп, аптырап калды ул. Галимҗан булган хәлне тиз-тиз генә сөйләп бирде. Хәсәнә абыстай исә бөтенләй гаҗиз калды.
— Бу, балакаем, бүген генә түгел, моңа чаклы да булгалаштырды. Бала-чага теге ни... нәрсә диләр сон әле... рәгәт. рәгәт... әйе... рәгәткә дигән нәмәрсәкәй ясый икән... Шуннан аталар... беркөн дә ишегалдына бәләкәй генә таш килеп төште. Мәгәр анда сыерчыкка тимәгән иде. Теге.. Мөбахис мәзин малайлары шаяра икән.
— Бу шаяру гына түгел, әнкәй! Мөбахис мәзин белән әти арасында кара елан йөри. Димәк, ул балаларын да котырта.
Сыерчык аның кулында җан бирде. Галимҗан бакчага кереп бер әрекмән өзеп алды, сыерчыкны шуның өстенә куйды да китеп барды. Хәсәнә абыстай аның һәр хәрәкәтен күзәтеп торды. Галимҗанның авыр кичерешен аңлау кыен түгел иде. Йөзе күм-күк булды. Иреннәре дерелди, “һәй, кешеләр, бер-берегез белән ызгышуыгыз җитмәгән, инде хәзер яшәвебезгә ямь, ләззәт, матурлык биреп торучы гүзәл җан ияләренә дә газраил булып ябырыласызмы9!..” — дип кычкырасы килде аның.
Гыйрфан мулла, Шакирҗан белән Габделхәкимне ияртеп, иртүк печәнлекләрне карап кайтырга киткән иде.
— Әтиең кайткач мәслихәтләшербез, балам, бу сыерчыкны кая кую турында, — диде Хәсәнә абыстай.
— Борчылма, әнкәй, бар, эшеңне кара, үзем бер җаен уйлап тапкач, сиңа әйтермен, — дип җавап бирде Галимҗан
Абзар эчендә бер остаханә бар. Ата кеше балаларын бәләкәй чакта ук пычкы белән утын кисәргә, янә бераз үсә төшкәч, аларны балта белән ярырга өйрәтә. Бусы инде “хезмәт тәрбиясе" дип атала. Остаханәдә зур балта, бәләкәй балта, зур пычкы, бәләкәй пычкы, тишкеч, өтерге, келәшә, кыскыч. . — тагы да әллә нинди кораллар бар Алар белән ничек эш итәргә ата кеше улларын башта үзе өйрәтә. Тора-бара остаханәне үзләре иркснә тапшыра. Шунда тегесен ясап, монысын әтмәлләп, кулларын канатып бетерәләр. Бу кадәрәсенә ачуланмый ата кеше. Көлеп кенә куя. Без — шалкандай сигез малай, җиләктәй дүрт кыз. димәк ки, җәмгысы унике бала мыжылдашып үстек; әти карт — Нурмөхәммәт имам — әллә- ләл усал иде, бәй, шулай булмаса, ул унике жан иясен ничек итеп тормыш буразнасына төшереп җибәрәсең, дип уйлый. Шуна күрә балаларына:
— Әти карт безне шулай өйрәтте, әти карт безне болай өйрәтте, — дип, үз фәһемен бирә башлый
Галимҗан остаханәдә, шул сыерчык оясы зурлыгында итеп, тактадан бер әрҗә ясап алды. Әрҗә төбенә йомшак чүпрәк җәеп, сыерчыкны шунда куйды да әнисен чакырды. Әнисе килгәч, бу газиз, гөнаһсыз, сылу жан иясен ана күрсәтеп, әрҗәне кадаклап куйды. Аннан бакчага кереп китте Әнисе дә аннан калмады Бакчаның түрге өлешенә барып җиткәч
— Әнкәй, мин бу оҗмах кошын менә монда — чәчәкләр арасында кабер казып җирлим, — диде
— Ярый, улым, бик мәслихәт, бик дөрес эшлисең, — дип. улының аркасыннан сөеп китте Хәсәнә абыстай.
— Әнкәй! Мин хәзер кырга китәм. Ана сыерчык бала чыгарырга утырган. Аңа, суынмас өчен, йомыркаларын калдырып китәргә ярамый Корт җыеп алып кайтам да оясы янына капка түбәсенә куям. Шунда чыгып ашар.
Хәсәнә абыстай яулык очы белән шатлыктан чыккан яшь бөртекләрен сөртеп куйды. Ниндидер зур, кыйммәтле, кадерле сүз әйтәсе килде аның. Шулай да сүзне озакка сузмады
— И балакаем, бу кадәр дә йомшак, нечкә күңелле, олы йөрәкле булырсың икән, — дип куанды ул.
IX
Кичен, ахшам намазыннан соң, алар җыйнаулашып чәй эчте Чәй табыны ризык-нигьмәткә мул булган шикелле, күңел күкләре дә шатлык- куаныч хисенә, рухи юанычка бай иде. Берничә көннән Галимжан казакълар арасына китәчәк. Шуна күрә барысы тарафыннан да ана кадер- хөрмәт зур.
Ләкин бу яктылыкка кинәт кара таракан килеп төште Инде чәй табынын җыештырып, ястү намазын көткән арада Нәҗметдин бай малае Илһаметдин ярсып килеп керде. Өй эченә аракы исе аңкып җәелде. Бу имансызнын ниндидер хәвеф-хәтәр куптарырга йөргәнлеген дә һәркем чамалап алган иде инде Ул шула»! булды да.
— Мин хатыным Мәдинәне үтердем! — дип кычкырды ул. Шуннан, кибәк ашап күбенгән сыер шикелле, үз сүзләрендә үзе тыгылып калды Бу мизгелдә аның бөтен бәдәнендә, йөзендә ахмаклыгы өчен йомшару, үкенү, хатынын кызгану кадәрәсе дә бераз сиземләнеп калды. Мәгәр ул озакка бармады Аз гына йомшарган йөз янә ерткычлык тойгысы белән катыланды. Ә инде: "Хатыным Мәдинәне үтердем”, — дигән тетрәндергеч сүзләр башкаларны һуштан яздырды.
— Мин үтермәдем аны, Гыйрфан бабай, Хәсәнә абыстай, дип дәвам итте бу зобани. — аны сезнен "асыл сөяк" улыгыз Галимҗан үчерде
“Асыл сөяк” түгел ул — сарык тиресенә төренгән бүре. “Галия мәдрәсәсенә киткәнче Галимжаннын Кондызлы күл буенда Мәдинә белән уйнаш иткәнлеген әллә мин белмәдемме? Белдем. Галимжан өчен Мәдинәнең акылдан язуы хакында бөтен авыл халкы сөйли. Ярый, Мәдинә элекке хәленә кайтты. Алдым мин аны хатынлыкка. Бер төнне, йокы аралаш, Мәдинә мине “Галимҗан” дип кочаклады. Ана да түздем. Бу минем тарафтан кешелеклелек күрсәтү түгел идемени? Ә? Эндәшмисез?! Ярый, монысы үтеп китте. Мәдинә — ир хатыны. Ә нигә алар һаман аулакта очраша?' Ә7! Эндәшмисез?!
Илһаметдин битеннән аккан тирне уң кулы белән сыпырып алды. Битенә кан буялды Монын Мәдинә каны, икәнлеген аңлау кыен түгел иде Шул канлы бармаклардан йодрык төйнәлде. Бу йодрык Галимжаннын ике күзенә бер-бер артлы тондыру өчен иде. Эшнең болай зурга китүен шәйләп алган Гыйрфан мулла тизрәк арага керү җаен карады. Мөмкин кадәр сабыр булырга тырышып, сүз башлады:
— Илһаметдин улым, син бит тегенди-мондый, беткән, юлдан чыккан, акылсыз кеше түгел идең. Сокланып карап торырлык имән кәүсәседәй гәүдәң бар, Ходайга шөкер, көч-куәтең ташып тора, Аллаһы Тәгалә үзеңә тел ачкычы да биргән. Мондый авыр мәсьәләне йодрык белән дә, акырып-бакырып та хәл итеп булмый. Әйдә, яхшылап кына аңлашыйк әле: кайда, нинди аулак урында очрашкан сон Галимжан Мәдинә белән — минем шуны беләсем килә?
Илһаметдин аз гына түземлек-сабырлык итенә керде. Шулай да үзен газамәтле-өстен тотарга кирәклекне онытмады. Гыйрфан мулланың йомшак әйтеп, катыга утырырга маташуын да чамалап алды ул. Шуна күрә үз туксанын туксан итәргә тырышты:
— һм, кайда, имеш. Хәмдия карт шайтаннарда. Җитмәсә, “Актүги” дип йөрткән булалар. Битендә кара пәрдә, эчендә кара елан бит ул хәшәрәт кортканың. Кендекәй, янәсе. Нигә очраштыра ул Мәдинә белән Галимҗанны үз өендә? Очраштыра да, юк эшне бар итеп, үзе каядыр, китеп бара, убырлы карчык. Өсләренә барып чыктым бит! Mini, Галимҗан, кулымдагы Мәдинә канын синең йөзенә буйыйм дап килгән идем. Ләкин әле ул фикердән кире кайттым. Әйдә, үземдә калсын Мәдинә каны Менә бу чукмардай йодрыгым белән ике күзеңә җибәрү дә иде исәп. Б\ уемнан да кире кайттым. Чөнки Мәдинә каны белән синең каныңны кушасым килми Әмма шуны бел, кара елан, мин исән чакта бу фани дөньяда сиңа якты көн булмаячак. Мин бу хакта “Галия”гә язачакмын!
Илһаметдин ничек ярсып килеп кергән булса, шул дәрәҗәдә котырынып чыгып та китте. Өй эчен авыр тынлык басты, һәммә гаилә әгъзасы телсез калды. Кемнеңдер ниндидер сүз әйтүе хәзер тозы таман ашка янә учлап-учлап тоз салу кебек кенә булырга мөмкин Галимжан өчен бу минутлар аеруча авыр иде Мәдинә белән тамчы да гөнаһы юк лабаса. Моны әнисе аңлый, әлбәттә. Илһаметдин сүзенең нахак икәнлеген дә белә. Әле ананын кызганучан, миһербанлы күз карашы ук әйтеп тора Әмма әтисе аңа әлегә сарыкка караган бүре күзе белән карый. Менә хәзер чәйнәп ыргытырга җитешеп тора. Шакирҗан — битараф. Анын карашы әллә дөрес, әллә ялган дигәнне аңлата. Габделхәким: “Минем өчен арба ватылса — утын, үгез үлсә — ит”, — кебегрәк кыяфәт күрсәтә. Галимҗан исә озак кына сыны катып торды. Аннан, селәүсендәй җитез хәрәкәт ясап, чыгып йөгерде. Анын Мәдинәне күрәсе килде: чыннан да, үтергәнме аны Илһаметдин, әллә ялганлый гынамы9 Бусы — бер Икенчесе — Илһаметдин белән аңлашу нияте... Алдында бу хакта сүз куертуны кирәк санамады. Хәер, ул вакытта мөмкин дә түгел иде. Чөнки ярсыган Илһаметдинга ниндидер сүз әйтүнең дөрләп янган утка май өстәү икәнлеген яхшы аңлады ул. Их, Илһаметдин, Илһаметдин! Әйбәт кенә егет идеи ләбаса! Нишләп болай җенләндең соң әле син?... Кыскасы, аңлашырга кирәк. Авылдан болай кара гайбәт төяп чыгып китү килешми ләбаса!
Галимҗанга берәү дә сүз катмады. Артыннан әнисе йөгереп чыкты:
— Балам, Галимҗаным, кая болай шашынасын әле9 Күрәчәген җилкетмидер бит! — дип өзгәләнде. Ләкин Галимҗан бу юлы әнисен тыңламады.
X
Нәҗметдин бай вак-төяк белән сату итә: тарак, кашык, савыт-саба, камыт-дуга, күлмәк-ыштан. Шулар белән ул якын-тирәдәге Эстәрле, Уфа, Оренбур калаларына гына түгел, җаен туры китереп, хәтта Казанга да барып чыга. Тиен өстенә тиен өстәлә, акмаса да тама, кебегрәк "иман” белән яши. Фырт киенеп, билгеле бер газамәт белән йөруе. кыяфәт - калебе аны бай кеше итеп күрсәтә. Дөрес, соңгы вакытта яшел елан белән дуслашып китүе турында урам хәбәрләре йөри. Яшел елан Илһаметдинны да ару гына чаккан икән, дигән хәбәрне дә урам авызлар тиз таратты. Шулай инде: авыл халкынын күзе күпне күрә, колагы күпне ишетә — аннан бернәрсәне дә яшереп булмый.
Ә инде Мәдинә белән Галимҗан хакында ул көнне гайбәт таралуга Хәмдия абыстайның күршесе Хәмәтдин карт гаепле Монысы аның икенче мәртәбә шулай кеше муенына нахак камыты кидерүе Беренче бәла 1899 елда — ягъни Галимжан Оренбурга укырга китәргә әзерләнеп йөргәндә булган иде. Мөбахис мәзиннең кара сарыгы югалгач, нәкъ шул көнне, гөнаһ шомлыгына, Хәмәтдиннсң юньсез борынына ит исе килеп бәрелә Әһә, “ат карагы” күршесе Хөрти генә чәлдергән Мөбахис мәзин сарыгын Рәхәтләнә, дуңгыз, авызын чәпслдәтеп сарык ите ашап утыра. Оятсыз' Ә Хәмәтдин шул ит шулпасыннан чыккан тәмле ис белән тукланып тилереп йөрсен, имеш. Гаделлекме бу? Йөгерә Хәмәтдин авыл старостасы Тәхлис янына.
Тик ихатада Хөртине гаепләрлек әйбер-шаһит табылмый Бик эзли торгач читән буенда иске бер сарык кабыргасы табып алалар. Староста ул “һайт” дигәндә “тайт" итеп торучы унлап кара надан мужикны алып килә дә Хөртинен измәсен издерә Ләкин “сарык урлавын” әйтми Хөрти Шуннан хәле тәмам беткәнче тагын изәләр бу мескенне Анда да әйтмәгәч, ат койрыгына тагып, урам буйлап йөртәләр-йөртәләр дә Нәҗметдин байның таш келәтенә китереп ябалар. Шул вакытта нинди зур йөрәклелек, кешелеклелек күрсәтә Нәҗметдин бай малае Илһаметдин Әтисе яшереп куйган ачкычны табып, алар, — Илһаметдин, Галимжан. Апуш, — жиде төн уртасында келәтне ачып керәләр Тик Хөрти качарга ризалашмын Качса, хатынына, балаларына, хәтта коткаручыларга да авырлык киләчәк Шулай итеп, бөтен нахак бәлане үз өстенә алып, күрәләтә үлемгә бара Малайлар Хөртинен сарык урлавына аслан ышанмый Гәрчә тәүлекләр буе эзләп тапмасалар да, яңадан бөтен чокыр-чакырны, урман буйларын кыдырып йөриләр Тәки табалар сарыкны! Бу вакытта Хөртигә урам хөкеме — халык хөкеме ясала, тереләй кабергә күмәргә, дигән мөһер сугалар Хөртинен маңгаена. Нәкъ шул чакта алып килеп җиткерәләр малайлар кара сарыкны хөкем мәйданына. Староста Тәхлис тә. Нәҗметдин бай да авыр хәлдә кала. Янә шул ачыклана: Хөрти Әпсәләм авылында берәүгә ишек ясаган икән — итне шуңа биргәннәр Моны икенче төр шаһитлар — Хөрти яклылар исбат итә Хәзер Хөрти староста Тәхлиснс дә, Мөбахис мәзинне дә судка бирә ала. Тик Хөрти аннан баш тарта Карга күзен карга чукымый дигән "хакыйкатькә" таяна Күп чәбәләнсәк үзеңнең хәбесханәгә яки төрмәгә килеп эләгүен бар
Бу юлы да гайбәт башы Хәмәтдиндә Ул абыстайларга Мәдинәнең, соңрак Галимҗанның кереп киткәнлеген күреп кала. Әһә, менә кайда икән зур гөнаһ кылу урыны — кендекәй Хәмдияләрдә. Анын шулай туры килүен әйт син ни күзе белән күрсен — урамда Илһаметдин йөри
Сөйләп биргәч. Илһаметдинның күзләре чәркәдәй булды Янак мускуллары биешеп алды. Бизгәк тоткан кешедәй калтыранырга кереште Аннан йодрыгы төйнәлде Шул төйнәлгән йодрыгы белән кереп китте кыласы гөнаһларына.
Актүтидән өстерәп алып чыгып киткәч, урамда хатынына тимәде Илһаметдин. Ә инде кайтып кергәч, шундук изәргә тотынды. Әнисе өйдә юк идс. Әтисе эчке бүлмәдә улының: “Уйнашчы, фәхишә, Гыйрфан мулла малае Галимҗан белән зина кылырга тотындыңмы, тирес бит, себерке!" — кебек әллә нинди җирәнгеч сүзләр әйтә-әйтә кыйнаганын ишетеп торды. Башта ул улын бу ахмаклыктан тыярга уйлаган иде. Ә инде “уйнашчы”, “фәхишә”, себерке”, кебек сүзләрне ишеткәч, килененен гөнаһ өстендә тотылуын фараз итте. Әйдә, акылга утыртсын, тәүбә иттерсен, хатын-кызның нәфесе беләк буе була, чәч төбенә шайтан коткысы оялаучан, каккалап тормасың, азып-тузып китүе көн кебек ачык, дип уйлап утырды Нәҗметдин бай. Ул үзе дә салмыш иде. Шулай да бераздан акылга килде. Үтереп ташламасын тагы, бәладән баш-аяк дип, алгы бүлмәгә чыкса, кан эчендә яткан Мәдинәне күрде.
— Син артыгын кыланма әле, кемнән ишеттең, нахакка котырынмыйсыңмы9 — дип улын туктатты.
— Кеше сүзенә ышанырга ахмакмыни мин, әткәй?! Үз күзем белән күрдем. Гөнаһ өстендә тоттым. Бар бит әле теге Хәмдия дигән карт бия, кендек әбисе, шунда икесе генә аулакта... өсләренә барып кердем. Үбешеп тораларые.
— Ничек белден анда икәнлекләрен?
— Хәмәтдин абзый әйтте.
— Димәк, шаһитларын бар?
— Өчәү булды инде. Хәмәтдин абзыйдан башка да. Судка бирәм мин ул Гыйрфан карт малае Галимҗанны. Мәдрәсәдән кудыртам, һм, сарык тиресе ябынган бүре!
Бераздан әнисе Гыйззелбәнат биләмнән кайтып керде. Урам хәбәрчеләре килененең кайда, ничек, кем белән “зина кылуын” җиткергәннәр иде инде.
Мәдинә үлмәгән иде әле. Авызыннан кан төкереп:
— Мин... Галимҗан абый белән. . — дип әйтергә көч тапты. Шуннан “бер гөнаһ та кылмадым” дип өстәмәкче иде, монысына көче җитмәде.
“Галимҗан” дигән сүз ишетелгәч, Илһаметдиннең җене тагын да ныграк котырды Ул, ерткычланып китеп, Мәдинәне янә таптап ташламак- чы булды. Ләкин бу юлы аңа әтисе дә, әнисе дә ирек бирмәде — кеше болай да үлем чигенә җиткән бит инде.
Мәдинәне, бик авырлык белән күтәреп алып, эчке бүлмәдәге караватка җайлап салдылар...
Галимҗан килеп кергәндә, Нәҗметдин бай, Гыйззелбанат байбичә, уллары Илһаметдин алгы бүлмәдә ни хакындадыр гәпләшәләр иде. Алар Галимҗан күренүгә үк күзләрен кан баскан Илһаметдинне тынычландырырга ашыктылар. Шәригать шулай куша: мәет өстендә тавыш чыгарырга ярамый гына түгел, кычкырып еларга да рөхсәт ителми мөселман кешегә. Галимҗан ашыкмый гына, җайлап-җайлап, тегеләрнең миенә тәмам сеңдерерлек итеп, бар булганын сөйләп бирде. Беренче мәртәбә Актүтиләрдә унике яшьлек чагында очрашулары, мәрхүм әтисе Хөрмәтулла абзыйның гармун уйнавы, мәрхүмә Мәликә түтинең, Мәдинәнең җырлавы, шундагы моңның самими-садә булуы, йөрәкләрне тетрәндерүе турында әйтте. Әти- әнисенен фаҗигале үлеменнән соң, Мәдинәнең җиңеләеп китүен дә телгә алды. Кондызлы күл буенда булган хәлне Мөбахис мәзин малае Бәкерҗан, гайбәтче алама хатын-кызларга охшап, мең өлеш арттырып, күпертеп сөйләп йөргән... Галимҗанның монда бер гаебе дә юк. Ә инде өенә хәтле озатып куйган икән — ни гөнаһы бар аның? Шунда акылга җиңеләйгән кызның ялгызын калдырып китсә... әнә кайда булыр иде намуссызлык.. Шуларны сөйләп бирде Галимҗан. Акрын, ашыкмый, ярсымый сөйләде. Янә шуны әйтте ул. Әгәр Мәдинәгә өйләнсә, аны
КҮКНЕҢ ҖИДЕНЧЕ КАТЫНДА 39 барыбер бәхетле итә алмас иде Чөнки Галимжаннын тормыш учагы әле сүнеп пыскыган көл-күмерне хәтерләтә. Кайчан дөрләр ул9 Билгесез Ана әле укырга, укырга кирәк. Казанга барып, дарелфөнүнгә керергә Өйләнү мәсьәләсе әле анын хәбәрендә дә юк. Мәдинәне сонгы юлга пычрак гайбәткә төреп озатмыйк. Ни генә күрмәде ул бала, ни генә күрмәде анын әтисе, әнисе. Күпме пычрак-чачрак чәчтеләр алар өстенә. Барысы да ялган булып чыкты бит
Аңлады булса кирәк, Галимжаннын ихлас сүзләрен Нәҗметдин бай тәсдыйклап куйды:
— Дөрес әйтәсең, Галимхан улым, зур гөнаһ эшләдек, монын соны ни белән бетәр, Ходаем! Яхшы кеше авызыннан яман сүз чыкмый бит ул, һәйбәт әйттең, күзебезне ачтын, ләкин сон инде, Мәдинә моны ишетми — Ул Илһаметдингә ачулы карап алды Их, син, хөрәсән капчыгы, камыр батыр, хатын үтерүче ерткыч, дигәнне аңлата иде анын карашы
Шуннан иртәгә сәфәр чыгачагын әйтеп, Галимхан Мәдинә белән хушлашырга рөхсәт сорады Анын теләгенә каршы килмәделәр
— Хуш, Мәдинә, тыныч йокла, синен халык алдында да, ирен алдында да бер гөнаһың да юк! Гөнаһсыз кешеләр ожмах кошы була, оҗмахта яшәсен жанын, — диде дә Галимхан янә алгы бүлмәгә чыкты Мәсьәләнең асылын ныклап аңлады булса кирәк Илһаметдин Галимханны кочаклап, кычкырып үкерергә-еларга кереште:
— Тукма син, Галимхан, мин юньсезне, кеше үтерүчене! Бар, әйт старостага, кулга алсыннар, утыртсыннар мине' Хәзер авылда кеше күзенә күренеп йөрер чамам калмады! Нәләт мина, нәләт, ләгънәт! Оһ!
Галимхан кайтып китте Ә көн һаман матур иде Бөтен җирдә язгы манзара тантана итә. Тик кешеләр күңелендә боз, боз, боз! Былтыр бер яшь килен, муенына таш бәйләп, Авыргазы елгасына ташланган иде Каенанасының җәберләвенә чыдый алмаган. Сон, вакытында ул карт каенана үзе дә килен булгандыр лабаса. Нигә онытты икән шуны9
Күпме ислах-яналык күтәрде егерменче йөз башы: “Җир мәсьәләсе" “Хатын-кыз мәсьәләсе”, “Азатлык мәсьәләсе”... Ә бит кайнар йөрәкле, көчле рухлы, көрәшчән табигатьле татар хатын-кызлары болгар чорында ук дошман ябырылса, ирләре белән бер сафта көрәшкә күтәрелгән Ире һәлак булса, аны хатыны алыштырган.. Их, язарга иде әнә шулар хакында' Гел болай булмаячак бит бу Бирелер азатлык татар хатын-кызларына бервакыт Бирерләр. Тик хәзергесе бик фаҗигале Мәдинә-Акчәчкә кебек меңнәр әрәм була. Меңнәр Миллионнар
Шундый уйлар давылында кайтып керде Галимҗан. Ул Нәҗметдин байларда булган хәлнең барын да түкми-чәчми сөйләп бирде Ләкин ата кешенең күңел бозы моңа аз гына да эремәде Чөнки өй эчендәге Мәдинәгә бәйләнешле булган ут өстенә икенче бер ут килеп өстәлгән иде Мәсьәләнең очы һаман шул капчыкта саклап булмаган “без очы”на килеп бәйләнә Төртеп чыккан капчыкны без очы Мөбахис мәзин малае Бәкерҗан Галимҗан белән бергә “Галия”дә укыган бер шәкерт-мәхдүмне күргән. "Галимжан, “Коръән Алладанмы, түгелме9" дигән бер хезмәт язган икән. Моның өчен аны мәдрәсәдән сөргәннәр" Бу чәнечкеле хәбәрне Мөбахис мәзин малае Бәкерҗан, авыз тутырып, бөтен авылга чәчеп йөргән Ул хәбәр, мең төрле артгыру-күпертүләр белән сырланып, Гыйрфан мулла өснең дә тәрәзәсен ватып керә Имештер, Галимҗан Алданын юклыгы. Коръәннең Алладан түгел икәне турында язган, тегесе-монысы. фәлән-фәсмәтән.
Авылда Гайшебикә исемле янә бер кендек әбисе бар. Ул Галимханнардан әллә ни ерак тормый Шулай булуга карамастан, Гыйрфан мулла кендек әбисен аннан ике мәртәбә ераклыкта торган җирдән китертә Хәмдия абыстайны чакыра Чөнки яратмыйлар Гайшәбикәнс Гайбәтче, усал, комсыз булганы өчен Шуңа күрә ул Гыйрфан муллаларга сырт йонын кабартып йөри Билгеле, моны ул тыштан сиздерми Ә инде, җае туры килсә, итәккә ут төртергә генә тора. Бу очракта да юха елан була
белә. Әле да, Галимхан юктан файдаланып кереп, бик авыр кайгы кичергән атлы булып, “Галия” мәдрәсәсеннән куылу хәбәрен сөйләп чыгып китте. Шулай итеп, өй эченә яна кайгы аждаһадай килеп керде.
Гыйрфан мулла тузынмаска, сабыр итәргә, Галимханга котырынып ташланмаска тырышкан иде. Чөнки бакырынунын да тишекле бер тиен чаклы да файдасы юк. Акыру ягымлы булса, ишәктән кадерле хайван булмас иде, дигән әнә бер йомры баш. Трошхкида хәлфә булып торганда Хәсәнәнең әтисе Заһретдин мөдәррис әйткән иде бервакыт: “Комы юк — су булмас, Ходае юк — ил булмас, якасы юк — тун булмас, кануны юк — йорт булмас”, — дигән иде. Кануны бетте шикелле бу йортның? Ни бу? Картаю кәсафәтемс югыйсә? Аның сүзләрен бакыр бер тиен урынына да күрмиләр. Күпме тырышты “Галия”не тәмамлатыр өчен. Ярый, Оренбурдагы Вәли мулланың черегән мәдрәсәсеннән куылсын да, ди. Бу бит — ягъни дә мәсәлән, “Галия” мәдрәсәсе бөтен тирә-якта дан тота. Татар, башкорт, казакъ, кыргыз, төрекмән, үзбәк... — кем балалары гына укымый анда?
— Димәк, синеңчә, Алла юк булып чыга9 Коръән Алладан түгел инде, ә? — дип каршылады Галимханны әтисе.
Галимхан шундук “Галия”дәге кара хәбәрнен Солтанморатка да аякланып килеп жт£?үен аңлап алды. Моны төшендереп торунын хажәте юклыгын да белә ул. Чөнки, ни генә әйтмә, аның сүзенә хәзер барыбер ышанмаячаклар. Әле генә Мәдинә язмышы тетрәндерсә, инде килеп, Коръән, Алла мәсьәләсе энәсен тырпайтып килеп чыкты. Галимхан нык арыган, йончыган иде. Ул фәкать шуны гына әйтә алды:
— Әткәй! Бер Алланың барлыгына ышанам мин. Син үзең Троицк мәдрәсәсендә дин тарихын укыткансың. Кайдан килеп чыккан соң ул Коръән?
— Коръән сүрәләрен Аллаһы Тәгалә Мөхәммәт пәйгамбәрнең колагына әйтеп торган.
— Мөхәммәт пәйгамбәр язып барганмы9
— Язмаса, Коръән булыр идемени?
— Мөхәммәд пәйгамбәр яза белмәгән бит ул, әткәй!
— Жцтте! Оятсыз! Хәзер пәйгамбәрләрдән дә көлә башладыңмы?
— Әткәй!..
— Әйтмә шул сүзеңне миңа моннан ары. Мин сиңа ата түгел. Мин синнән баш тартам.
Ата кеше сыны белән катты. Галимханның да хәле шуннан ким түгел. Хәсәнә абыстай телсез. Шакирхан белән Габделхәким дә ни дияргә белмичә аптырап калдылар.
Галимханга әтисен, әнисен тынычландырырлык сүзләр әйтергә кирәк иде. Әмма хакыйкать камытыннан барыбер ычкынмаячак ул. Чөнки күз буярга тырышу, ялганлык чанасына утыру, төлкедәй койрык болгап маташу корымы анын намусына аз гына да буялмаган әле.
— Миннән баш тартып дөрес эшлисең, әткәй! — диде ул моңсу һәм йомшак итеп, шул ук вакытта газамәтле-тыныч тавыш белән. — Чөнки бүгенге хәят сулышы, ислах-яңалык өчен көрәш, алга куйган максат табигыйлеге таләп итә моны. Инде хәзер сезнен белән бер табактан аш ашый аямаячагымны үзем дә аңлыйм. Күпме генә бәддога кылсагыз да, мин сездән беркайчан да баш тартмаячакмын. Алла, Ата, Ана, туганнарым — минем өчен иң газиз төшенчәләр. Шулай да сез, әткәй, әнкәй, улыгызның холык-фигылен һаман аңлап бетермисез. Мин куыла торган кемсә түгелмен. Оренбурдагы Вәли мулланың кадим мәдрәсәсеннән үзем киткәнлекне беләсез. “ Галия”дән дә кумадылар. Әгәр Зыя әфәнде Камали моны эшләсә, башка шәкертләр дә миңа иярәчәкләр иде. Әйе, “Коръән Алладанмы, түгелме?” дигән хезмәтне яздым. Ышаныгыз, әткәй, әнкәй, анын бер генә урынында да Аллага тел тидерелми. Әмма мәдрәсә хакимияте, ана иганә бирүче тышкы дөнья әһелләре мине аңламады. Хәзер инде мин “Галия”гә кире әйләнеп кайтмаячакмын. Казакълар арасында мөгаллимлек
кылып, акча туплап, шуннан Казанга китәчәкмен. Университетта укырга.
Шулай да бу сүзләр эретмәде ата кешенен күңел бозын. Ул һаман үзенекен туглады:
— Ә менә ни өчен Коръәннен Алладанмы, түгелме икәнлеген син тикшерергә, син язарга тиеш9
— Чөнки аны миннән гайре кеше яза алмый.
— Ә нигә кирәк ул сина?
— Сон, әткәй, янә кабатлап әйтәм: син үзен дә Троицк мәдрәсәсендә дин тарихы укыткансың бит
— Укыттым. Әмма ләкин Аллага тел тидермәдем
— Соң, әткәй, мин дә Аллага тел тидермәдем бит!
— Эндәшмә мина бүтән. Иблис вәсвәсәсенә бирелгәнсең. Менә шул гына Тьфү!..
Бу сөйләшүнең барыбер тозсыз булачагын тәмам аңлагач, Галимхан, кырт борылып, икенче катка менеп китте дә киемнәрен салып ыргытып, ун як дивар янындагы үз караватына барып ауды
XI
Гыйрфан мулла белән Хәсәнә абыстай аскы катта йоклыйлар Гыйрфан мулла үзе йоклаган атлы булып яга. Эчендәге ут давылын остабикәсенә сиздермәскә тырыша. Ара-тирә гырлап та куйган була Остабикәсенең дә йөрәге үзенекеннән ким янмаганлыкны тоя ул. Анын йоклап китүен тели Ата кеше әле үзен бала тәрбияли алмауда гаепли “Баланы сәкедә аркылы ятканда тыңлата алмасаң, буй яткач, тыңлатырмын димә”, — дигәнне хәтеренә төшерде Моны анын әтисе — Нурмөхәммәт имам кабатларга ярата иде. Ана әйтсә дә ярый. Чөнки унике бала тәрбияләп үстерде: дүрт кыз, сигез ир бала. Әтисе нәсел-нәсәп чылбырын да еш кына санап күрсәтә иде: Локман улы — Ибраһим, Ибраһим улы — Хисаметдин, Хиса-мстдин улы — Әхмәт, Әхмәт улы — Нурмөхәмәт, Нурмөхәмәт улы — Гыйрфан, Гыйрфан улы — Галимхан Димәк ки, Галимхан җиденче буын. Ә буыннар үзәгендә алтын кәүсә. Кәүсә ботаклары дөнья шаулаткан. Берсе — мулла, икенчесе — хәзрәт, өченчесе — имам, дүртенчесе — ахун.. Менә шушы алтын кәүсәне янә ныгытып жибәрү өмете төшкән иде Галимханы җилкәсенә. Ә ул... инде ике мәдрәсәдән куылды. Хәзер Казанга дарелфөнүндә укырга бара, имеш, һм, телеңне аркылы тешләп йөрмәсәң, аннан да сөрмәсләр димени9 Башлары буш тубал түгелдер бит инде андагыларның?
Өске катта — ике карават. Аның берсендә — Шакирҗан, икенчесендә Габделхәким йоклый. Галимхан кайткач, сул яктагы сында — киңрәгендә — Шакирҗан белән Габделхәким бергә ята башлады Бүген дә шулай җайлаштылар. Башта Шакирҗанның азрак гәпләшеп алуда иде исәбе Тик, киселгән икмәкне ябыштырып булмаган кебек, сүзләр сүзгә әллә ни берекмәде Чөнки сөйләнәсе сөйләнелгән, чәйнисе сүзләр чәйнәлгән, аңлашасы аңлашылган инде Шакирҗаннын:
— Димәк, Казан каласына каерасын9 — дигән соравына да:
— Әйе, — дип кенә җавап бирде Галимхан
Габделхәкимнең:
— Их, зурдыр ул Казан, күрәсе иде, — дип уфтануына да
— Күрерсең әле, башын яшь, — дип кенә куйды
Габделхәким унөч яшьтә инде хәзер Анын үз мәсләге, үз буразнасы бар Кая барып бәрелергә белмәгән кигәвен урынына пырылдап йөрми Сулаган йонга ябышкан тигәнәкне суырып алу никадәр авыр булса, кендеге җиргә береккән Габделхәкимне дә туган туфрагыннан куптару хинел
түгел. Янә шунысы бар: “һайт” дигәнгә “тайт” итеп тора, кушкан эшкә йөрәксенеп йөгерә, һәр нәрсәне җиренә җиткереп башкарырга ярата. Әйткән иде әлеге сыерчыкка басудан корт ташу мәсьәләсен, әллә нинди калай савыт ясап, шуны чүмәкәй тутырып алып кайта да капка түбәсенә куя.
— Әнә, шәкерт абый (ул Галимҗанны шулай дат атый), таләбен үтәлде, — дат шатландырырга да онытмый.
Энесенен шундый чос, үткер, җитез булуы Галимҗанны нык куандыра. Сыерчык турында ул бүген дә әйтми калмады.
— Габделхәким энем, сыерчыкны тукландыру синең жаваплылыкта кала.
Габделхәкимнең, Галимҗан абыйсы кебек, шаяртыбрак сөйләшә торган гадәте дә бар.
— Ярар, шәкерт абзыкай, таләпнамәнне алдык, хәтер сандыгына салдык, — дип куйды.
Озакламый алар “әвен базары’ на китте, Галимҗан гына йоклый алмады. Уйлар, гәрәбә шикелле бер-бер артлы тезелеп, башка һаман килә тора, килә тора, килә тора. Менә Мәдинә-Акчәчкәнең унике яшьлек чагы. Аның җыры. Моңы. Әтисе болай дип җырлаган иде:
Зәңгәр чишмәкәйнең суын эчтем, Суын эчтем йөрәк янганга; Кайгырмагыз, дуслар, кайгырмагыз Гомеркәйләр бик аз калганга.
Димәк, фажигале үлемен аның күңеле шул чакта ук сизенгән. Мәдинә- Акчәчкә үлеме. Илһаметдинның ерткычлыгы Хәмәтдин карт, нахак бәла тагып, Хөрмәтулла абзыйның башына җитте. Кызы Мәдинәнең үтерелүенә дә ул сәбәпче. Әгәр Илһаметдингә Актүтиләрдә аларнын көтелмәгән очрашуын барып әйтмәсә, Мәдинә бүген дөнья балкытып, көлә-көлә эшләп йөрер иде әле. Әләкләгән өчен, билгеле, Хәмәтдин картка азрак ризык- фәлән, йә хәмер тамызалар. Димәк, тамак өчен кеше башын ашый Ничек курыкмый гөнаһтан? Нишләп намус корты кимерми анын йөрәген9 “Галия”дәге Хисмәт шәкерт аның Коръән турында язганын урламаса, шуны мәдрәсәне тотучы тышкы хәкимияткә илтеп бирмәсә, бу күңелсез хәлләр килеп чыкмас иде. Ә бит Хисмәт шәкерт күп вакыт намазга тәһарәтсез бара. Яшереп тәмәке тартканын, хәмер эчкәнен күргәннәр. Гыйш-гәшрәткә хирыс бәндә икәнен дә барлык шәкерт белә. Адәм баласы бер-берсен ашый. Нигә болай бу? Зыя әфәнде Камали бервакыт, әхлак-тәрбия турында сүз чыккач, Акмулланың бер шигырен әйткән иде:
Иң әүвәл пакьләү кирәк эчнең керен, Эчтә тулып ятмасын сасык эрен All, дәрига! Эч тазарсын, эч тазарсын, — Булмаса, файда бирмәс коры белем!..
Димәк, иман белән гыйлем берлеге кирәк Ә ул күпләрдә юк. Бик күпләрдә. Яктылык югарыдан, бөек аң — Күк тәхетеннән төшә икән, нигә ул иң әүвәл ил башында торган зур түрәләрнең миендәге кара уйларын агартмый. Патшасы нинди — иле шундый, дигән әйтем бар. Акыллы хөкемдарда халык тыныч яшәр, дат тә әйтәләр. Кеше — закон өчен түгел, закон — кеше өчен, дигәне бигрәк урынлы Нинди кешеләр өчен закон? Нигә кеше башы ашаучы староста Тәхлис, Мөбахис мәзин, Нәҗметдин бай, аларның уллары Бәкерҗан, Илһаметдин кебекләргә закон юк? Ә?! Дөнья мондый ялганга корылса, халык нишләр? Бервакыт бөтен ил ялган ялгашына утырып бетмәсме? Аллага, дингә ышану гына җитми бит. Шәригать кушканны үтәү зарур. Коръән турыңда язганда әнә шуларны аңлатмакчы иде Галимҗан. Аңламадылар аны. Акны корымга буярга маташучылар күп икән.
Уйлар! Уйлар!! Уйлар!!! Беренче әтәч кычкырды. Икенче. Өченче. Ул йоклый алмады.
XII
Чулпан таңга мөкиббанә сөеп-яратып эндәште
— И тан! Матур таң! Гүзәл тан!! Нурлы таң!!! Мин Аллаһу Тәгалә
тарафыннан сине уятырга тәгаенләп куелган Гарьше көрсидәге якты йолдызларнын берсе. Монарчы бу биниһия кин вә зур галәм йөзендә ин бәхетле гаилә корган гөнаһсыз, саф күнелле, шәфкатьле ата-ана кеби тату, гыйффәтле мәхәббәт белән яшәдек, ә син бүген якты-нурлы сүзенә колак салмас булдын: һаман уянмыйсын, йоклыйсын да йоклыйсын — нәкъ бишектәге сабый бала сыман.
Матур тан, нурлы таң, гыйззәтле тан жавап бирде.
— Инсаният, Адәм балалары безгә карата бихисап күп җыр чыгарды Менә шуларнын берсе:
Тан — тан ата, чулпан калка, Чулпан — таннын көзгесе; Чулпан таңнарнын көзгесе, Сагынуларым билгесе.
Монда бит ин әүвәл минем уянуым, аннан сон гына синен калкуын турында сүз бара. Син — минем нурларымның җемелдек энже.тәрен берәм-берәм җыеп, шуларны көзге хәленә китереп, жир йөзенә яктылык бүләк итүче илаһи сыйфатлы сын. Сагыну хисләрен бәндәләр бер-берсенә синен аша җиткерә.
Чулпан-сылу Тан жавабы белән ризалашмады. Ул болай диде
— Җир балалары бик акыллы, монлы, уйчан; алар бит мине Таңны уятучы дип хис итә Менә бит ничек җырлый ул тагы да
Тан-таң ата, Чулпан калка, Чулпан таңны уята; Таң сызылып аткан чакта Җирсетә дә, елата.
Чулпан таңны уята, дигәннәр бит. Димәк, мин сине уятучы йә ата, йә ана булып чытам. Ә син — бала хөкемендә
— Син, Чулпан-сылу, мин-минлек чире белән авырый башлагансың Шуңа күрә җырнын үзеңне данлый торган урынын гына сайладын. Ә бит беренче юлындагысы, ягъни, “тан — тан ата, Чулпан калка” дигәне сине икенче урынга куя: башта —Тан, аннан — Чулпан.
— Ни өчен жир балалары сызылып таң атканда җирсеп елый соң ул? Нигә елатасын кешеләрне9
— Без алар күнеленә чиксез матурлык-гыйззәтлелек бирәбез Матурлыкның йомшата торган гадәте дә бар.
— “Без “ дидең. Кемнәр керә мона тагы да?
— Син дә, мин дә.
— Димәк, икебез бер үк вакытта барлыкка киләбез9
— Инде, иншаллаһ, төшенә башладың шикелле
— Без икебез зур кодрәт иясе булып чыгабыз.
— Син матурлыкны һаман үзеңә генә кайтарып калдырмакчысын Без бит вакыт мизгелләрен белдерүче генә. Кояш бабайны кая куясын9 Анын бер тамчы алсу нуры да безне күздән гаип итә ала бит
— Бу кин галәмдә Кояш үзе дә бер йолдыз гына. Кояштан әллә күпмегә зур йолдызлар бар. Бик еракта булганга гына алар бәләкәй күренә.
— Анысы шулай. Ләкин без бит әле чиксез галәм киңлекләре белән түгел. Җир үлчәме белән фикер йөртәбез. Тик безгә ачуланышырга, бер-беребезне түбәнсетергә, һич кирәкмәгәнгә тәкәбберләнергә ярамый Чөнки безнең уңай сыйфатларыбыз да, кире якларыбыз да Җир балаларына тәэсир итеп тора Күрмисеңмени аларның ызгышканын ’ Үтереш. Кан коеш Гөнаһ Вәхшилек. Наданлык. Тагы да әллә нәрсәләр Аларда әле — яхшылык белән яманлык көрәше Хәзергә әле яхшылык өстенлек ала Яманлык җинсә, Адәм балалары бөтенләй бетүгә таба йөз тотачак. Әнә бит аларда нинди куркыныч яклар бар
— Ә хәзер нигә халыкны һаман уятмавын турында әйт
— Аз гына көт Аннан үзең үк анларсын
Әллә төш буйлы бу? Әллә өн? Әллә төш белән өн арасында буталган уйлар дулкыны агышы? Галимҗан аны айлап бетерә алмады. Хыялга сабышамы әллә ул9 Нигә бөтен галәмне башына сыйдырырга маташа9 Җен-пәри котыртуымы бу?
Тукта! Ни-нәрсә дөберди9 Әйтерсең, мең-миллион дию пәрие
чыелдаша. Күктә, гүя, өй зурлыгы ташлар бер-берсенә бәрелешеп шартлый. Нинди дәҗҗал анда7 Бөтен дөньяны авыр караңгылык басты. Аһ, имәнеч көчле шартлау. Караңгылыкны яктылык еланнары кискәләргә тотынды. Бер ут шары нәкъ тәрәзә төбенә килеп шартлады — яктылык өй эченә бөркелде. Тавышы колакларны тондырырлык булды. Хәзер инде Чулпанның якты таңны уята алмавын аңлавы кыен түгел. Аларнын икесе дә куе-кара болыт пәрдәсе артында хәзер. Ыжгыра-ыжгыра яшенле яңгыр килә. Нәрсә шартлады тәрәзә төбендә? Яшен шайтанны сукты шикелле
Галимхан, шайтан тырнагына эләкмим дигәндәй, ялт сикереп торды да киенеп тә алды. Биштәрләп аркага аса торган юл капчыгына берничә китабын салгач, беренче катка төште ул. Әчисе тәһарәт алырга чыгып киткән икән. Әнисе иртәнге намазга әзерләнә иде. Галимҗанны күргәч, аптырап калды.
— Әнкәй, мин китәм.
— Кая китәсең?
— Сәфәремне беләсең ич инде, әнкәй!
— Соң бит әле... Һич югында берәр атна торыр идең?
— Юл кешесенең юлда булуы яхшы.
— Нигә аны кичтән әйтмәдең?
— Сине борчыйсым килмәде.
— Юлга дүшәмбе көн чыгу хәерле.
— Бөтенесе дә Алла көне, әнкәй!
— Әтиең ни әйтер?
— Ул фатихасын бирмәячәк.
— Болай булгач, мин дә бирмим.
— Алайса, фатиханы Ходайдан сорармын.
— Таба ашы да пешермәдем бит әле.
— Ярты икмәгеңне кызганмассың шәт, әнкәй!
Аш бүлмәсенә кереп китте дә Галимҗан, аннан-моннан битен югандай итеп, сөртенеп алгач, өстәлдә торган бер бодай икмәген пычак белән урталай кисеп, шуның яртысын юл биштәренә салды.
— Балам' Галимҗаным! Акыллым' Күрмисеңмени7 Ишетмисеңмени7 Күк күкрәп, яшенле яңгыр килә бит!
Галимҗан шаяртуга күчте:
— Яңгыр булмаячак, әнкәй! Ике аяклы шайтаннар күбәйде дөньяда. Бүгенге яшен шул шайтаннарны куркытып йөри. Хәзер, карап керим әле менә.
Тышка чыкты да әйләнеп тә керде Галимҗан:
— Фикерем дөрес, әнкәй: яңгыр булмаячак — болытлар башка якка кипе Шайтаннар артыннан.
— И... һаман шаяртып маташа бит әле.
— Юлга елап чыкмыйлар, әнкәй!
— Күрәселәрең җилкетәме әллә сине?
— Дәрвиш матур тормыш өмет итми, әнкәй!
— Балам! Иртәгә китәрсең, булмаса, ә?!
Галимҗан бер йомры салкын су эчте дә, әнисенең ике бит очыннан үбеп, юл капчыгын аркасына аскан килеш, чыгып та йөгерде Әтисе аны күреп калды. Килеп кергәч, аның беренче соравы шул булды:
— Кая китте теге кире беткән нәмәкәи ШУЛ хәерче капчыгын күтәреп?
— Китте. Улыбыз китте!
— Кая китте? — дип сорыйм лабаса.
— Дәрвиш кая китмәс. Казакълар арасына.
— Нигә кичтән әйтмәгән7
— Аның җиле үзе белән.
— Җәяүмени? Кеше ни әйтер7
— Ат җигеп бирерләр. Озатыр иде Габделхәким олы юлга хәтле.
— Әле дә соң түгел.
Ата кеше өске каттан күзләрен уа-уа төшкән Шакиржан белән Габделхәкимгә җикеренде.
— Бер аягыгызны атлаганчы, икенчесен эт ашый, пошмас жаннар, йокы чүлмәкләре! Галимҗан җәяү китеп барган бит, җитегез жирән кашканы, җәһәт кыланыгыз, куып житеп, кире алып кайтыгыз, дүшәмбе көн озатырбыз. “Әткәй кушты”, дисәгез, тыңламый калмас.
Тегеләр “ә” дигәнче җирән кашканы ишегалдындагы тарантаска җигеп алгач, Габделхәким:
— Мин үзем генә, олы абзыкай, атка авыр булыр, бар, кер, — дип, дилбегәне үз кулына алды да, тарантаска менеп тә утырды
Шакиржан, зур капканы ачып, аны озатып калды
Ата-ана, баласы күпме генә рәнҗетмәсен, ул аңа барыбер бәддога кылмый, ә бәлки бәхет тели. Гыйрфан мулла, остабикәсе алдында ачу тәкәбберлеге күрсәтсә дә, намаздан сон дога кылганда, Галимҗанга барыбер хәерле сәфәр теләде. Хәсәнә абыстайны инде Ә1гтәсе дә юк. "И бер Аллам! Галимҗан бәгырькәсмә юл газаплары күрсәтмә, аны үз канат астына ал, юлларына ак җәймә җәй, яман күзләрдән, бәла-казалардан үзең сакла”, — кебек сүзләрне кат-кат, кат-кат әйтте
Әлеге күк күкрәп, яшен яшьнәп, кара болытлар белән ажгырып килгән яңгыр каядыр китеп барган иде. Тик ул вакытлы гына булган икән. Таралган болытлар, яңадан оешу өчен бер-берсенә күз кысышып, янә куерып алдылар да, зур кайгыга дучар булган кешедәй үксеп-үксеп. яшь түгәргә керештеләр. Ата кеше иң элек Шакирҗанга бәрелде.
— Ник бармадың син? Нигә энеңне берүзен генә җибәрдең9 Әллә Габделхәкимне тыңлар дип беләсеңме шуны9
— Галимҗан мин әйткәнгә кире кайтыр дисеңме?
— Син бит аңа ага кеше.
— Аның өчен ата кеше сүзе дә сукыр бер тиен
— Җитәр!
Аннан остабикәсенә бәйләнде ул:
— Нигә җибәрдең? Яңгыр килгәнне күргәнсеңдер бит9
— Минем көч җитәрлектер шул аңа.
— Нигә йөгереп килеп әйтмәдең миңа9
— Намаз вакытында тавыш чыгудан курыктым
— Их, сез!..
Тышта яңгыр чиләкләп коя. Хәсәнә абыстай өчен яңгыр бөртекләре калай түбәдә, җир өстендә биешми, ә бәлки аның йөрәгенә утлы энә булып кадала. Галимҗанны бәләкәй чакта Нәгыймә апасына, Шакиржан абыйсына ияртеп җиләккә жибәргән иде ул. Иртән көн гәрчә аяз, чуак булса да, бераздан чатнатып-дөбердәтеп күк күкрәде, уйнаклап-чәчрәнләп яшен яшьнәде, коеп-ишеп яңгыр яварга тотынды. Болар лычма су була Шакиржан белән Нәгыймәнең сәламәтлеге хәзергә Ходайга шөкер Андый- мондый җил-давылга, гарасатка, зилзиләгә бирешә торган түгел Ә Галимҗан, ни гаҗәп, бәләкәйдән үк чирләшкә булды Бала-чага аны. хәтта, "чирле чәүкә” дип йөртә иде Менә алар тагын да койма яңгырга эләкте Аһ, Ходайның шомлыгы, боз яварга кереште түгелме9 Калай түбәгә, гүя. чүкеч белән сугып торалар Ярый ла әйләнеп кайтсалар Габделхәким нык бәдәнле бала. Ул бирешмәс Галимҗан тагын да аяктан егылачак. И раббым! Бала кайгысы ачы да, авыр да. коточкыч га икән Әгәр Галимҗан әйләнеп кайтмаса, һаман шулай киреләнсә, бөтенләй бетәчәк бит бу бала, бетәчәк. Уф, Алла!
— Гыйрфан! Әллә ат менеп үзең чабасыңмы9 Әллә артларыннан куып җитәсеңме? Бу явымда, бу пычракта, бу шомлы көндә әллә кая китә аямаганнардыр әле. Син бит ат өстендә оста җилдерәсең
Гыйрфан мулла уйланып калды Андый ул остабикәсенең кичерешен
Тирән аңлый. Йөрәге, күңеле белән. Галимжан язмышы аны дәхи дә изәчәк, саулыгын мен кәррә кимерәчәк. Әйе, ул дөрес әйтә: барырга кирәк — юлда ул-бу булса, гомерлек кайгы бит.
Гыйрфан мулла өстенә чапанын киеп алды да тышка чыкты. Мәчеткә, ашка барганда кия торган бу гөнаһсыз чапан, әйтерсен, аны юлда бәла- казадан саклаячак иде. Ә янгыр һаман шулай чиләкләп коя да коя. Болдырга остабикәсе дә чыкты
“Мулла, әллә азрак сабыр итәсеңме, бигрәк каты ява бит, үзеннен харап булуын бар”, — дип әйтәсе килде аның. Ләкин үзсүзле улы Галимжан кебек, ата кешенең дә аның йомшак, ягымлы сүзләренә колак салмаячагын аңлый ул. Өчәүләп әйләнеп кайтсалар — мунча ягарлар. Коймак белән кайнар чәй дә эчкәч, үзәккә үткән бөтен салкын тир белән тышка чыгып агар, иншалла.
Гыйрфан мулла, абзардан Алмачуарны йөгәнләп алып чыкты да, атланып алып, остабикәсе ачкан капкадан үтү белән, томырылып чабып китте.
Шулай да тилелек каны кайнап торган яшь чактагы шикелле. Алмачуарга артык йөрәксенергә дә ирек бирмәде ул. Бераз җилдергәч, анына килеп, чамасыз шашынырга кирәкмәгәнне аңлату өчен, бушаган йөгәнне ныграк тартып куйды Юл пычрак, атын таеп китеп, әллә кая тәкмәчләп барып төшүең бар. Бәй, монысы ни тагы, Ходайның хикмәте, авылдан чыгып бераз чапкач, боз яварга тотынды. Бик эре ләбаса бу, шайтан алгыры, тавык күкәе чамалы. Ярый әле башына бүрек кигән иде. Шулай итмәсән, башыннын тишелеп бетүе бар Хәзер инде, мәмрәйгән мәмәй авыз урынына, йокымсырап барырга ярамый. Боз, бәлки, шушы урында гына явадыр. Аны тизрәк үтеп китәргә кирәк. Чапты ул. Нык чапты Яшь чактагыча. Җенләнеп. Эчтән генә: “И Кадир! Афәтеннән сакла! И бер Аллам! Бәндәләргә хафаңны салма! — кебек сүзләр әйтте. Ниһаять, боз япмасы артта калды. Тик... аның алдында икенче бер тетрәндергеч моназәрә пәйда булды. Бу коточкыч койма яңгырда тарантас җиккән нинди кемсә чаптырып килә тагы? Бәй, бу аларнын жирән кашкасы лабаса.
Менә ярсыган атлар, сөзешергә торган үгезләрдәй, бер-берсенә каршы килеп тукталдылар. Тик тарантаста Габделхәким берүзе генә иде.
— Шәкерт абыең кайда9 — дип кычкырды ата кеше.
— Ул, юл капчыгын альт, үзе генә китеп барды.
— Җәяүмени?
— Әйе.
— Нишләп алай?
— Мине кызганды.
— Ни өчен?..
— Бик күшектең Салкын тияр. Чирләрсең Бар. Борыл да чап. Әйт әнкәйгә — мунча яксын, — диде.
— Син тыңладыңмы?
— Ә нишлисең. Ул да манма су булды. Теше тешкә тими. Җылыныр өчен миңа жәяү атларга кирәк, диде дә капчыгын аркасына асып, китеп тә барды.
— Бар, югал күз алдымнан, “ә” дигәнче кайтып җит, су комагы булгансың бит, — диде дә ата кеше, Алмачуарны уң якка каерды, Габделхәким выжлап үтеп киткәч, янә алга таба томырылды. Ә яңгыр, үч иткәндәй, һаман коя да коя. Әйтерсең, күк гөмбәзе тишелде, һәй, бала, бала! Алар өчен ата-ана кадере шушы яңгыр тамчысы бәясенә дә тормый микәнни соң?
Галимжан әллә ни ерак китә алмаган иде. Аны күргәч, ата кеше атының йөгәнен янә тартып, акрын гына юыртуга күчте Бераздан атлатып кына бара башлады. Галимҗанның исерек кеше кыяфәтендә кыпчый- былдый атлап баруын күрү аның йөрәген парә-парә телгәләде. Нишләргә9 Ни дип сүз башларга? Ничек итеп аны акыл мөгезенә китереп утыртырга? Илаһым! Кая илтеп олактырыр аны бу кырыслыгы9 Нинди сазларга ки
тереп батырыр? Кайсы гөнаһ ояларына алып барып тезләндерер9
Анын артыннан барырга ярамый хәзер Ул, бәлки, борылып та карамаячак. Кыеклатып чабып үтәргә дә юлын бүләргә. Шулай итте дә ата кеше
Менә алар бер-берсенә карашып калды. Ата кеше — ат өстендә. Ярсыган Алмачуарны көчкә тыеп тора. Бая Габделхәкимне “су комагы" дисә, шул ук сүзләрне Галимҗанга карата да әйтергә мөмкин. Беткән бала. Лычма су. Салкыннан аны өстендәге жиләне генә коткарып кала алмаячак. Аягына штиблет кигән булган да бит. Анын да эче тулы су икәнлек сизелеп тора. Аркасына биштәрләп аскан юл капчыгы эчендә дә жылылык бирә торган бер нәстәкәй дә юк. Газимхан башын тотып алгач, әлеге бознын жен суккандай аны да ару гына түпәләвен анлап алды ата кеше. Дөрес, Габделхәкимнекеләй. анын тешләре салкыннан дерелдәп тормый. Чөнки бу пычрак юлдан авыр атлау аны нык тирләткәндер. Димәк, эче дә су, тышы да су. Атлап барганда ул әле сине авыр хәлдән коткарып калырга мөмкин. Ә туктагач? Жен суккан кешедәй калтырана башлаячак! Әгәр егылып китсә9 Сенәчәк бит ул шунда үзенен “чирле чебеш” икәнлеген белмичә. Нигә Алып батырдай кыланып йөрергә инде? Нигә тәртәне зиректән каерырга?
Сүзне ата кеше башлады:
— Галимхан улым! Әниен дә бик борчыла Мине ул җибәрде Беткәнсең бит. Әйдә, сикереп мен минем артка. “Ә” дигәнче кайтып җитәрбез. Әниен мунча ягар...
Галимхан итагатьле булырга тырышты:
— Рәхмәт, әткәй, язмышым өчен борчылуына. Ләкин бит үзен: “Маңгаең белән боз ярып булса да алга бар". — дия идең
— Ергансың инде Маңгаеңны боз тишеп бетергән. Күреп торам.
— Мин — дәрвиш. Дәрвиш җылы почмак эзләми.
— Дәрвиш тә кеше.
— Әткәй! Зинһар, юлыма каршы төшмә Мин барыбер кире борылмаячакмын
— Ата-ана фатихасын алмасаң, бәхетсез булырсың бит, улым!
— Миңа, әткәй, сез өмет иткән бәхет кенә җитми.
— Олы бәхет кирәкме9 Бөтен кеше өченме? Их, улым, улым'
Ә яңгыр һаман коя да коя. Болай карышып торунын бер фәтвасы да юклыкны икесе дә нык анлый Галимханның көчкә басып торуын күрү ата өчен бигрәк тә авыр Менә-мснә егылып китәр кебек ул. Гәрчә үзен нык итеп күрсәтергә тырышса да, жеп эзәрлек тә хәле калмаганлыкны сизү кыен түгел. Ата кеше дә шактый нык йомшарды. Каты куллылыкны онытып, ялыну-ялвару юлына басты:
— Улым! Йола вә әдәп бар! Сәфәргә болай чыкмыйлар Халык ни әйтер? Ә9!
Галимхан аны тынычландырырга тырышты:
— Әткәй! Сәфәр чыкканда укый торган доганы да беләм “Бисмил- лаһи вә амәнәтү билләһи вә игьтасамту билләһи вә тәвәккәлтү галләһ вә лә хәүлә лә куәтә илләһил-галиил-газыйм “Аллаһы тәгаләнсн исеме белән бу сәфәрне башлыйм, ышандым Аллаһы тәгаләгә, тотындым Аллаһы тәгаләгә, тапшырдым Аллаһы тәгаләгә, аның әмереннән башка көч җитмәс һәм аннан да куәтлерәк көч булмас, барлык эшләр Аллаһы тәгаләнең ярдәме белән генә ирешер, и Аллаһы тәгалә, дөреслектә мин бары тик сиңа гына сыенам, сәфәремнең мәшәкатьләреннән, кайтуның катылыгыннан өй җәмәгатенең явыз итеп каравыннан . ”
Гыйрфан мулла тәмам гажиз булды Менә кемдә баш. менә кемдә зиһен, менә кемдә мәртәбәлек, дип аптырады ул. Өйдә, тыныч вакьп ia булса бер чәл Шундый авыр мизгелдә чәтрәнләп тора бит.
Янә чатырдатып күк күкрәде. Атардан әллә ни ерак булмаган бер ялгыз каенны чатнатып яшен сукты Яшен ташы боларнын арасыннан ажгырып үтеп китте лә кайдадыр барып челпәрәмә килде. Ул бер шайтанны
куып йөри шикелле. Галимҗан әтисенен юл бирмәсен белгәч, читләтеп үтү җаен каралы. Шулай да юлсыз жирдән мондый пычракта атлау кыен икән. Су. Баткаклык. Ләм. Аягы таеп китеп, чалкан барды да төште ул. Ата кеше атыннан сикереп төшеп, Галимҗанга торырга ярдәм итте. Ә үзе һаман бер үк сүзләрне кабатлады:
— Әйдә, балам, кайтыйк, карачы: ләмдә аунаган чучка кебек булдын бит. Алдагы авыл әле җиде-сигез чакрым чамасы Ярый, мен бәла белән үттең дә, ди, ул араны — кешегә бу килеш керә алмыйсың бит инде.
Галимҗан уйланып торды-торды да:
— Фатихаңда бул, әткәй! — дип китеп барды.
Төштән соң, табигатьне нурга күмеп, яктырып кояш чыкты. Икенде намазы җитәр алдыннан җирләделәр Мәдинәне. Анын җидесен үткәргәч, Илһаметдин кулга алынды.
Икенче бүлек
Юллар илтә безне усал язмышларга.
Алданмагыз, и бәндәләр, юкка- барга Чәчсәң, бәхет орлыклары үсми калмас. Канатларың авырлыктан бер дә талмас.
Галимҗан җәй буе казакъ балаларын укытты. Хәер... укытып кына йөрмәде, ә бәлки үгез җигеп, хуҗа кушкан әллә нинди кара эшләр майтарды. Беренче шөгыль — акча өчен. Икенчесе — белем савытын тутыру максатына бәйле. Күрше авылда бер учитель бар икән. Шуннан урыс телен өйрәнмәк булды. Тик әҗере шактый кыйммәт булып чыкты Бер дәрес өчен бер көн буе этләнергә кирәк. Үгез җигеп йә сабан сөрдерә, чирәм күгәртә, йә чүп түктерә, йә әллә ниләр ташьгга. Үгезе, өй дәүмәллеге булса да. ыңгырашып кына тарта. Ишәктән дә кире үзе. Сукканга да ыжламый. Таңда башланган эш кичке энгер-менгер белән ялгана. Телеңне аркылы тешләп, уртыңны чәйнәп түзәсең. Бу кадәресе инде — алар тарафыннан мыскыл итү. Түбәнсетү. Кешелеклелек сыйфатыннан көлү. Нишлисең — ризалашмый чараң юк. Казан университетына керү өчен акча гына түгел, белем дә кирәк. Урыс телен белмәсәң, шәһадәтнамә алу өчен имтихан тотып булмый.
Җәй буе үгез белән булган көрәш, тир түгү, бил бөгү, бимазалану, казакъ балаларын укыту бушка китмәде, билгеле. Аз гына кесә калынайды. Белем савыты тулыланды. Үткән җәй Нугай балаларын укыткан тәҗрибәгә бу һөнәрнең яңадан-яңа серле ысуллары өстәлде. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, ди. Ә мөгаллимлек эше гаҗәп кызык икән Әйтик, егерме бала — егерме ачылмаган бөре. Син ачасың бу бөреләрне Бересен генә ачалмасаң да, төн йокың кача. Димәк, син —булдыксыз. Җебегән. Сәләтсез. Ләкин Галимҗан андый түбәнлеккә төшмәде Казакъ халкы алдында — йөзе ак, күңеле саф.
Җәйләүдә күңел ачу мизгелләре дә була. Җыр Моң. Думбра уйнау Казакъ кызларының ачык йөзе, дала шаулатып көлүләре, егетләр белән бергә ат чабыштырулары... — барысы да күңел төбенә җуелмас матур хәтирә булып сеңә. Каһәр суккан үгезгә дә рәнҗеше юк Галимҗанның. Үгез телен белү дә үзенчә бер һөнәрдер әле. Ул теләсә нинди изрәгән авызга баш бирми икән ләбаса. Башта тыңламый диңкетте ул Галимҗанны,
елар чиккә җиткергән чаклары була. Бер киреләнсә киреләнә икән, әй, үгез халкы Койрыгына ут төрт, кабыргаларын без белән чәнечкәлә, маңгаена чүкеч белән тондыр — барыбер сине санга сукмый: юкка этләнәсең, энекәем, синең ише маңка малайларны күп күргәнем бар, дигәндәй, сыртын кабартып, ачуынны мең өлеш кайнатып тик тора. Шуннан Галимҗан үзен үгез урынына куеп карады. Үзенең дә кирелеге үгезнекеннән ким түгел ич. Нахакка сугып карасын берәү Кыерсытсын Түбәнсетсен. Ул аңа аслан баш бирмәячәк. Гадел булсын. Тиешен әйтсен. Яхшылап Бу — икенче. Үгез дә шулай икән. Беркөн, үгез киреләнгәч, чукынып катсана дигән кыяфәт белән, буразна буена сузылып ятты ул. Дала. Тын. Ул бер үзе Кояш уттай кыздыра. Әллә нинди күнелсез уйларга бирелеп, моңаеп ята торгач, кычкырып жырлап җибәрде ул Бәй, Ходайның рәхмәте, моң ару гына чыга лабаса. Әллә далада булганга шулаймы9 Галимҗан моң ярата. Башкалар җырын ул йөрәге белән тыңлый. Әмма кеше алдында кычкырып җырлаганы юк. Чөнки яхшы чыгуына ышанып бетми. Ул бит эштә дә, укуда да шулай. Өстен булсын. Мөмтазлык күрсәтсен. Җиңелеп калмасын!
Озак кына җырлап ялыккач, сикереп торып, үгезе янына барды ул. Берникадәр шаяртып, аз гына чынлык хисе дә кушып, гәрчә үгезнең тыңлавына ышанмаса да, аны иркәләргә, сөяргә кереште Шунын белән, әйтерсень Алмачуарны сагыну тойгысын баса.
— Йә инде, үгез иптәшкәй, ачуланышмыйк. Казакъ күгенең кайнар кояшы белән ант итеп әйтәм: валлаһи, моннан сон сукмам үзеңә, — дип аның кабыргаларын сыпыргалады, маңгаеннан сөйгән булды. Бәй, менә хикмәт, үгезең, җайлап кына, әллә кайчан шулай кирәк иде, маңка малай, дигәндәй, кузгалып китмәсенме.
Шуннан соң Галимҗан, сабан тоткасына ябышкан килеш, буразнадан җырлап бара торган булды. Үгез аның моңнары белән тәэсирләнеп, үз хис-тойгыларына күмелеп, атлый бирә Галимҗан алдында йозаклы зур дөнья сере ачылып киткәндәй тоелды. Үгез дә, адәм баласы сыман, җыр- моң, жылы сүз ярата икән ләбаса. Бер яхшы сүз мен күңелнең ярасын төзәтә, ди. Жылы сүз үгезнең дә үҗәтлеген ала икән ләбаса!
Бу вакыйгалар, искән дала җиле кебек, үтеп китте инде Алар сагынып сөйләргә генә калды. Шау-гөр килеп торган эссе җәйләү буйлары көзен сүрәнләнә төште. Казакълар кышлакка күчте Галимҗан җиде юл чатында торып калды... Шуларнын берсен сайла. Язмышың әнә шунда. Дөрес аяк бастың — бәхетеңне таптың дигән сүз. Салуласаң, бәхетеңнән колак кагасын Моның өчен әлеге “жиде үлчәп бер кис" дигәне хакында ныклап уйланырга кирәк. Җиде генә түгел, йөз-мен мәртәбәгә уйлап та кисеп булмый бәгъзе бервакыт Кем уйлаган саннар эчендә дә шундый тирән мәгънә бардыр дип Әлеге: “Сүз эчендә энҗе бар", — дигән мәкаль турында кат-кат уйланды Галимҗан Мәгәр кызык һәм серле икән бу тел Ходай кушып, җиде юлның берсенә дөрес басып, Казан университетына барып керә алса, инде менә шушы телдәге тылсымнарның да тамырын өйрәнер иде бит ул Әмма университетка бару мәсьәләсен җиде генә түгел, йөз-мен кат уйлап та, кисә алмыйча иза чигә әле ул. Иңде кисәм дип күңел кайчысын алса, кулына шайтан китерә дә суга.
— Адәм шайтаны Алла шайтанына караганда да яманрак, —дигән иде бер казакъ карты. Аны ике шайтан да котыртты Болай диде Алла шайтаны.
— И бәндәчеккснәм, бәләкәй чакта әллә тавык мие күп эчтеңме, башың бер дә эшләми бит: кесәңдәге тиеннәрең бер айлык кына лабаса, Казан сине чыраен сытып, кара йөз белән каршылаячак. Белем тубалын да яртылаш кына бит әле Кит син шахтага, төш җир астына, әнә кайда байлык, кәйлә тотарга кулын гына карышмасын, чапкан саен көмешләр ялтырап чыгып торачак..
Кеше шайтаны да ару гына тәтелдәде
— Урал бабан итәгендә Миас дигән бәләкәй генә кала булыр, әллә
кайда олагып йөрмә, кит шунда гына; анда җиз эретү заводы бар. Кесән юка күренә, тапкан акчаң анда гына сыймас, берәр капчык кебегрәк нәмәстәкәй рәтләп ал, — диде. Хәзергә әле ул бер ел эшләргә кирәк дигән шайтан коткысына бирелде.
Галимҗанны язмыш җилләре бөтереп алды Бөтереп тә алды, әйләндереп-тулгандырып, Миас шәһәренең Җиз эретү заводы капкасы төбенә китереп тә бастырды. Башта ул, яшәү мәсләген югалткан кешедәй, нишләргә дә белмичә, аптырап тик торды Аяк асты пычрак иде. Яңгыр, күрәсең, бу тирәдә чиләкләп койган. Шулай да әле ул артык шашынмый, сибәләп кенә тора. Әмма салкын җиле ач иблистәй котырына. Аның кайсы яктан искәнен дә белер хәл юк. Әле ун колакка китереп суга, әле сулына тондыра, әле битеңә чәпи, әле бөтен гәүдәңне уратып алып, пычракка сузыл салмак була. Теге коткы салучы шайтаннар аның артыннан өерләре белән ияреп килгәннәрме әллә? Шулар шаяртамы? Ныклыгын сыныйлар-мы9 Син бәләкәй чакта сумса, бәлеш, коймак ашап, каз боты кимереп үстең, әниеңнең җылы кочагында иркәләнеп кинәндең. Тормыш бер елмайса, йөз мәртәбә теш ыржайта ул, егеткәй, менә хәзер этлән инде, диләрме9
Шулай уйланып торганда, аның янына өстенә кәжән, аякларына итек, башына картуз кигән илле яшьләр чамасы бер агай килеп чыкты.
— Пәчәмү эздис ыстаиш, холытны бит, пәйдүм туда, новинки нә- верне, работы искаеш ышту ли? — дип, аны эчке якка алып кереп китте.
Урус телен вата-җимерә сөйләшүеннән анын мөселман кешесе икәнлеген аңлау кыен түгел иде. Шуңа күрә, эчкә кергәч, ныклап танышып, эш эзләп килеп чыгуын сөйләп бирде Галимҗан. Мәгәр кем икәнлеген әйтмәде. Абзый кеше дә бу хакта төпченеп тормады. Беткәнмени менә шушылай бәләкәй юл капчыгы тотып, эш эзләп йөрүче берәдәкләр. Алар дөнья тулы. Берәүгә, әйтик, йорт юнәтергә кирәк — чыгып китә ул мескен зур өмет белән. Икенчесенең ат аласы килә. Ул да кала ягын каера. Урыс-Япун сугышыннан кайтканнар да шәһәр урамнарына тозлы су сибелгәнлеккә алдана. Инкыйлаб давылы эчендә кайнаганнар да рабочий булып китә. Мәдрәсәдән куылган шәкертләр дә килә бирегә. Шулай итеп, зимагурлар гаскәре, яңгырдан соң үрчегән гөмбәдәй, һаман ишәя бара. Бу мескен егет тә шундый гөмбәләрнең берседер инде, дип уйлап алды абзый кеше.
Галимҗанның өстендәге киеменнән мәдрәсәдә сеңгән шәкерт исе килмидер инде хәзер. Аларны казакъ далаларындагы эссе кояш нурлары әллә кайчан киптереп бетергәндер. Бәгъзе бервакыт аңда дала җиле дә нык котыра. Аягыңнан егып салыр дәрәҗәдә тилерә. Киемнәренә сеңгән шәкерт исен шул шашкын җилләр дә аз каккаламагандыр. Әмма абзый кеше, Галимҗанның киеме буенча фикер йөртеп, аның мәдрәсә комагы икәнлеген барыбер чамаламый калмады. Ярлы-ябагай мескен авылдагы бакча карачкысына охшап килә. Аягында чабата булыр. Өстендәге тет-кәләнеп беткән киндер күлмәге, киндер ыштаны да аның авыл хәерчесе кайгысын төяп килүе турында кычкырып сөйләп тора. Бәгъзе берсе теткәләнгән шул киндер күлмәк өстеннән иске бишмәт киеп алган була. Монысы үзен берникадәр фырт тота. Ул, янәсе, кырлык арасындагы бодай. Ләкин бишмәтенең йә ямавы, йә ертыгы бу фыртыкайнын да асыл заттан түгеллеген исбат итә. Ә абзыйның алдында торган егетнен аягында әле, шактый дөнья күргәнлеге сизелсә дә, ботинка. Өстендәге кояш ашаган җиләнендә дә зыялылык төсе бөтенләй үк китеп бетмәгән. Башыңдагы картузы астыннан ишелеп чыгып торган чем-кара чәчләре дә фәкыйрьлек базында аунамаганлыкны раслый. Авыл “йолкышлары" әле чәч үстерми. Ә моныкы, Ходайның хикмәте, ат койрыгын хәтерләтеп, җилкәсенә төшеп тора. Маңгае текә, кара күзләр чая карый... “Нинди усал язмыш тырнагына эләккән икән соң бу тәти егет9" — лип уй палы да абзый кеше, үзен ныклап таныту өчен ун кулын сузды:
— Мин Нурислам абзаң булырмын, туганым, Җиз эретү завутында бригадирмын...
— Мине Галимҗан дип белерсез, Нурислам абзый. Сезнен белән танышуыма бик шатмын Әле менә кем белән сөйләшергә, кая барырга белми аптырап тора идем.
— Аптырама. Ходай язмаган эш булмас.
— Ходайга ышанып килдем дә инде менә.
— Анысы шәп. Әмма ләкин кешеләргә дә таяну кирәк.
— Мине үз бригадаңа алсан иде. Нурислам абзый, ә9
— Анда бик авыр бит, туганкай!
— Эшнен майлы бутка түгеллеген беләбез анысы.
— Менә монысы егетләрчә булды!
— Йөзегезгә кызыллык китермәм.
— Ә11дә, алайса, кердек хуҗа янына.
Коридордан үтеп, уң якка борылгач, икенче ишек хуҗаныкы икән Нурислам абзый үзен бик кыю тота. Уртача буйлы ул. Ябык кына. Хәрәкәтчән Сарык тәкәседәй тып-тын басыл барды да ишекне бик каты дөбердәтеп алды. Эчтән: “Можно!” — дигән салмак тавыш ишетелгәч, Галимҗанның җиңеннән килеп тотты. Монысы, әйдә, бәхетең бар икән, хуҗа үзендә, кеше юкта тизрәк кереп чыгыйк, дигәнне аңлата иде
Аларны өстәл артында ишелеп утырган мичкәдәй юан урыс каршы алды Аның симезлеген язып та, сөйләп тә аңлатырлык түгел. Муены бөтенләй юк диярлек. Ике бит очыннан йодрык зурлыгы симез йомарлак бүртеп чыккан. Бу кешенең күзләрен дә май каплаган хәтта. “Их, теге үшән үгезне җиктереп чирәм күтәрттерсәң икән бу ит бүкәненнән. Эссе кояшта мае буразнага эреп агар иде мәгәр .Алай гына да түгел, үзен сабан үгезе урынына җигәргә була бит моның
Шундый уй йөгереп узды Галимҗанның башыннан
Нурислам агай әле үз йомышы белән килгән икән. Хуҗа вакытсыз йөрүенең сәбәбен сорагач, баягы кебек урыс телен корыган агач урынына сындыра-сындыра, кулларын болгый-болгый, тәтелдәргә тотынды
— Вот вит, Ычтапан Никулаеч. эта. . — медеплавильный завут. так вит... Руда грузим вагонеткам., так вит Патум мед идет в одну- сторону, ышлак идет чәпчим другай сторона Руда очин тижелый. ыш- лак туже тижелый. . а лошат худой, худой... сила не хватает
Хуҗа, күрәсең, Нурислам абзыйның рус телен болай вата-җимерә сөйләвенә күнгән инде. Шуңа күрә ул чыраен сытмый, йөзен җыермый, аз гына да көлемсерәми тынлап, аның фикер җебе очын тиз тотып алды да:
— Кормить надо лошадей. — дип куйды
Нурислам абзый үзенекен аңлатты:
— Ызнам, Ычтапан Никулаеч, кормит нады, ну вит, курма нип вит, курма...
— Ладно, — диде дә хужа. бер кәгазьгә нидер язып куйды. Монысы хәл ителергә тиешлекне аңлатты. Аннан сон Нурислам Галимҗанны тәкъдим итте:
— Вот... пришул новый челавик. . Работа надо, ыздоровый Сила мнуга... Мая бригада один челавик надо... — Работат будет как бык
Монысына хуҗа бик тиз генә җавап бирмәде. Май баскан күзләрен чекрәйтеп, озак кына Галимҗанга карап торды Соңгы вакытта менә шушындый шәләй-вәләй йөрүчеләр күбәеп китте Аларнын эшләре чыпчык тезеннән, ә телләре беләк буе. Сигез сәгать кенә эшләп, күп акча көрәп ялмакчылар. Баракта яшәргә дә риза түгелләр. Алтын сарай кирәк үзләренә
Нурислам абзый хуҗаның икеләнүен, сырланып маташуын тиз аңлап янлы Кара фикерен тамырландырганчы, аны ашыктырырга, тимерне кыз\- ында сугарга булды:
— Он хорош парин Сила мнуга... Если я сказал ., правильна сказал, нам надо. . вот такие орлы
Бу юлы хуҗа, алаптай авызын аз гына ерып, елмайгандай итте дә алагаем бер төчкереп куйды. Бу исә ике арада үсә башлаган боз тавын эретеп җибәргәндәй тоелды Нурислам:
— Бутте ыздоровый. . — дигәч, хужа янә йомшый төште. Әмма сүз әйтергә ашыкмады. Галимҗан исә арага яхшы мөнәсәбәт җебе тартылганлыкны аңлады. Моның сәбәбе нидәндер — Галимҗан өчен әле ул караңгы. Эшләгән атны тукмамыйлар Нурислам абзый, бәлки, хезмәте белән абруй казангандыр. Хужа кеше тәлинкә тотучыны да нык ярата. Бригадирның шундый гадәте дә бардыр, бәлки. Дөнья бу...
— Ладно, пусть работает, — диде хужа.
Шул сүзләрне ишетү белән Нурислам абзый, яна танышы өчен бәхетне чыннан да якасыннан эләктергәндәй шатланып, ишектән ялт чыгып китте. Галимҗан аңа иярде.
II
Завод ихатасыннан чыккач, капка төбендә аз гына туктап торды Нурислам абзый. Кая куйыйм икән соң сине, туганкай, дигәндәй, Галимҗанга карап куйды. Кунагының язмышы өчен абзыйның борчылуы, хәстәрлек күрергә тырышуы, өзгәләнүе сизелеп тора. Галимҗан шатланып та куйды хәтта. Кая гына бармасын, — нугайлар арасына, казакъ далаларына, — мөселман кардәшләрдән яхшы кешеләр ярдәм кулын суза, ихлас күңел белән каршы ала. Менә генә чокырга төшеп китәм дигәндә, алар сине тартып чыгара. Бар ул шәфкатьле бәндәләр. Бар! Бар!! Бар!!! Аның шушы мөкатдәс уйларын раслагандай, Нурислам абзый янә бер шатлык тәкъдим итте:
— Хәзер җәһәт кенә баракка барыйк, туганкаем, Сабирабикә җингәң бик ачык күңелле кеше, яхшы каршы алыр, ә миңа эшчеләрем янына ашыгырга кирәк. Кич тагын да очрашырбыз әле, — дип, аны җилтерәтеп альт та китте. Үзе бик җәһәт, җиңел, тиз атлый Нурислам абзый. Ут борчасыдай кылана. Гәрчә салкын җил җилеккә үтәрдәй котырынып иссә дә, яңгыр һаман шулай борчак сипкәндәй сибәләп торса да, артта калмаска тырышып, тек-тек атлый торгач, эче җылынып китте Галимҗанның. Аягында итек булгач, һич куркып атламый абзый кеше. Пычрак- чачракка да кереп китә, күлләвекнең дә күзенә басып үтә, тайгак җирдән дә курыкмый. Анын бу кыланышы да ошады Галимҗанга. Ут чәчрәтердәй итеп баса җир күкрәгенә. Ашкынып-ашкыньш атлый. Галимҗан аннан үрнәк алырга тырышты. Тик, каһәр төшкере, төртелде бер урында. Бер сөзәк жиргә Нурислам абзый кебегрәк чатылдатып басыйм дисә, аягы таеп та китте, суга барып та батты. Ярый әле егылмады. Куллары, бөтен бәдәне белән әллә нинди хәрәкәтләр ясап, тигезлек сакларга тырышып, бу бәладән котылып калды. Чучка урынына сузылып ятсаң пычрак суга, ходаем, адәм көлкесенә калуыңны көт тә тор. Ботинкалар эченә тулган су да ул кадәр эчне пошырмый. Эч җылынгач, салкын тимәс әле.
Нурислам абзый күрде моны. Шулай да бер сүз дә әйтмәде. "Их!” — диде дә кулын селекте. Пычракка куркып бассаң, ул сине сузып салырга гына тора, дигәнне аңлата иде аның бу ишарәсе
Алар шактый озак атлады. Ике чакрым чамасы булды шикелле. Бу араны үтәргә күнеккән кешегә әллә ни авыр тоелмыйдыр ул. Һәр тайгакка шүрләп баскан Галимҗан өчен исә зур газапка әйләнде’бу.
Менә алар шәһәр читендәге бер барак янына килеп туктадылар. Нурислам абзый беркавым вакыт әле Галимҗанга, әле баракка карап торды да:
— Менә шушы инде ул, туганкаем, без яшәгән оя, бохар ташыннан өелмәгән, такта-токтадан әтмәлләнгән, бармак белән төртсәң, ишелеп төшәргә тора, — диде. Аз гына сүзсез торгач, Галимҗанның күңелен күтәрергә теләгәндәй, янә әйтеп куйды: — Әйдә, борчылма, мең алтын ташың булганчы, бер акыллы башың булсын, — дияр иде әти мәрхүм.
Баракның тышкы күренеше чыннан да котсыз иде. Яртысына кадәр
балчыктан өелгән нигез янә такта белән әйләндереп алынган. Авылда мондый нигез көзен кыш көне өй жылы булсын өченгә салына. Салкын кыш үтеп, жылы яз килгәч, ул нигезне алып ташлыйлар. Шулай итмәсән, жилләтмәсән. өй астан чери. Биредәге нигез вакытлыча булырга охшамый Ул бүселеп чыккан. Такталарын алсаң, ишелеп төшәргә тора. Такталары да инде аның ташка үлчим, череп, күгәреп беткән Бәлки, баракнын нигезе бүселгәндер дә икенчесен дивары җимерелеп төшмәс өчен чәпәгәннәрдер. Җиргә тәмам сеңгән инде бу барак Түбәсендәге такталары да ярчаланып, каерылып, телгәләнеп беткән. Ул ашын ашаган, яшен яшәгән йөз яшьлек картны хәтерләтеп тора.
Ишекне ачып керсәләр, аларны караңгы баз каршы алды. Коридорның идәне жир икән. Ул да баткакланып беткән. Якты төшсенгәдер инде, Нурислам абзый иске тактадан ясалган ишекне ачып, аны шунда торган бер тимер белән терәтеп куйды. Коридордан бераз баргач, ун яктагы бер такта ишекне ачып, эчкә үттеләр.
Аларны Нурислам абзыйның үзе кебек ачык йөзле, кырык яшьләр чамалы бер ханым каршы алды. Нурислам абзый исә, нык ашыкканлыгын белдереп, шуны гына әйтте
— Сабирабикәм, менә кунак, чәеңне куй. якты чыраеңны кызганма, мин ашыгам, — диде дә чыгып та китте
Галимҗан ни дип әйтергә дә белми аптырап калды. Ана кыен да, уңайсыз да, күңелсез дә иде Дөрес, алдында елмаебрак торган ханым аның суынган күңеленә бераз жылы өргәндәй тоелды. Ул чибәр түгел кебек Гаҗәп, нәкъ Нурислам абзыйныкыдай, бит очларында, борынында сизелер-сизелмәс сипкелләр җемелди. Яңаклары берникадәр эчкә баткан Сары кашлары да аны әллә ни бизәми Өстендәге шактый дөнья күргән ситсы күлмәге дә дан түгел. Шулай да. мөлаем карашы аны сөйкемле итеп күрсәтә.
— Сез уңайсызланмагыз . кем. исемегезне дә белмим бит әле
— Мине “Галимжан”, диләр.
— Галимжан энем...Үз өегездәге кебек булыгыз Нурислам абзыегыз теләсә кемгә егылып төшми ул. Күңеленә ошагансыздыр. Әйдә, үтегез әле, үт...
— Минем өчен борчылмагыз, Сабирабикә апай!
— И — “бикә”сен әйтмәгез. Мине “Сабира . диләр
— Ә Нурислам агай.
— И... аның. “Бикә” не үзе генә җилемләде бит ул. Кәефе килгәндә әйтә инде шунда. Телгә беткән ул абзыегыз. И менә тинтәк Үзем лә шул тел бистәсемен Кеше суыктан килгән. Һаман сөйләнәм дә сөйләнәм Хәзер... чәй куеп җибәрим әле... Ә сез Өстегезне салыгыз. Аягыгыз да нык чыланган түгелме? Ботинкаларыгызны нитеп, менә бу башмакны киеп торыгыз әле...
Сабира түти аңа юкәдән үрелгән тирән, зур башмак китереп бирде Ботинкаларын салгач, оекларының лычма су икәнлеген күреп, аптырап калды Галимжан. Юлда, Нурислам абзый артыннан колындай теркелдәп йөгергәндә, боларны ул искә алмаган иде. Башмакның төбе киез икән әле. Аякларга рәхәт җылылык иңгәндәй булды. Өстендәге җиләнен дә, башындагы картузны да салып чөйгә элгәч, Галимжан барак эче белән таныша башлады. Бер бүлмәдә егермеләп койка Кайсыберләре тактадан ясалган Тимер карават та бар. Алары да бүлмәгә hiri тә ямь бирми Тутыгып беткәннәр Урыннары юньләп җыештырылмаган. Берсендә ертык- мыртык мендәр аунап ята. Икенчесендә йә иске солдат шинеле, йә кырык ямаулы сырма. Оренбурдагы Вәли мулла мәдрәсәсендә дә бүлмәләр шулай зур иде бит Ләкин анда аларны чаршаулык беләи бүлгәләп булса да куялар иде: икс кешелек, оч кешелек, дү-рт кешелек, бшп-алты кешелек. Монда да шулай итәргә мөмкин түгел микәнни0
Шулай уйланып торганда, уң як почмакта бала елап җибәрде Бәй, монысы ничек була инде тагы9 Аңда почмак чаршау белән бүленгән
икән. Шуннан Сабира түти килеп чыкты да мәсьәләне аңлатып та бирде Боларның ике баласы бар икән Берсенә — биш яшь. Анысы әле авылда, ди. Ә монысы — бер айлык кына Сабира түти шуңа күрә хәзергә эшләми икән әле. Шулай итеп, ике балалы бер гаиләне почмакка китереп кысрыклаганнар да аларны чаршаулык белән бүлеп куйганнар. Менә сиңа Урал бабай хыялындагы җир җәннәте. Стеналарына акбур бөтенләй тимәгән бугай. Тәрәзәләрендәге, башка урыннардагы тишек-мошыкларга төрле иске-москы чүпрәкләр тыгылган Түбә сайга тынын әллә ничә урыныннан тамчы тама. Әлбәттә, яхшы хужа мондыйга малын да япмас. Ә адәм баласы түзә. Чыдый. Сабыр итә. Кайгысын эченә йота. Тышка чыгармаска тырыша. Әгәр бу авырлыкны утка әйләндерсә, анын бит дөрләп януы бар.
Чәйдән сон Сабира түти:
— Мин хәзер әйләнеп кайтырмын, гөлкәем, кибеткә генә барып киләм, — дип чыгып китте
Галимхан бер сүз дә әйтмәде. “Ярый” дигәнне ул “ым” кагып кына аңлатты. Ә инде Сабира түтинең күнелен фәкать бер уй борчый иде кунак килгән — сый юк. Анысын-монысын юнәтештерер, бәлки.
III
Галимханның ханы тыныч түгел иде. Тышка чыкса, кара-кучкыл болытлар эченә яшеренгән көзге моңсулык ыңгырашуы каршы ала. Хәзер яңгыр ишелеп яумый. Жил дә аяктан егардай кылтаеп-котырынып исми. Шулай да табигать тыныч түгел. Болытлар көйсез бала белән бер. Һаман әле азлап булса да яшь сыга да тора. Җил агачлардагы соңгы хәлсез яфракларны алып ыргыта. Болытлардан түгелгән яшь кайгылы кешенен сыкрануын хәтерләтә. Бу күренешләр куркыныч та, моңсу да.
Кичкә таба яңгыр бөтенләй туктады. Җил дә тынды. Ә болытлар, ачуланышкан егет белән кыз сыман, бер-берсеннән аерылышып китә Ләкин бу да озакка бармый. Сагынуга чыдаша алмагандай, ашыта-ашыга килеп кавышалар да, кочакларына керешеп, бер бөтенгә әвереләләр. Шуннан, яңа дәрт белән янадан куерып алып, риваятьтәге тулпар аттай ялларын болгый-болгый, җир өстенә ашыгалар. Түбән үк төшеп, канат очлары белән шәһәр өстен сыпырып-сыпырып үтәләр. Аннан, ныклап укмашып, болай да хиргә сеңгән бараклар өстенә каплану хаен чамалыйлар. Шулай тилерә табигать. Әллә кешеләрне куркыта, әллә шул шаярудан кызык таба. Әллә Кыш бабай килеп җиткәнче көз бер шашынып калырга уйлыймы.
Эшчеләр эңгер-меңгердә кайтыр кебек иде Юк. Күз бәйләнде. Алар юк. Бөтен дөньяга тартылды караңгылык пәрдәсе Хәзер инде күмердәй кара караңгылык. Күзгә төртсәләр дә күренмәслек.
Галимхан эчкә керде. Монда да шомлы караңгылык. Сабира түти үз почмагыңда әш-мәш килә Баракнын урта бер жирендәрәк торган өстәл өстеңдә сукыр лампа яна. Аның саран яктысы тирә-якка бик аз төшә.
— Әллә азрак ашап аласызмы, Галимхан энем? — дип, Сабира түти чаршау эченнән башын күрсәтте.
Галимхан кулын күкрәгенә куйды
— Юк, юк, Сабира түти, тамагым тук, Нурислам абзый кайтсын әле.
— И... Көн дә шулай иңде менә. Уникешәр сәгать эшлиләр. Аларны көтсәң...
Нәкъ шулвакыт коридорда шау-шу ишетелде. Егермеләп эшче берьюлы кайтып керде Алар нидер хакында сөйләшеп кайтканнар, күрәсең. Көлешү, бер-берсен төрткәләшү, хәтта чамасызрак сүз ычкындыру һаман дәвам итте. Ә инде хыенысын уптым-илаһи алганда, алар яңа гына таш капчыктан ычкынган кешеләрне хәтерләтә. Аякларында әллә ниләр: берсенекендә чабата, икенчесендә кәлүш, өченчесендә башы бака авызыдай ачылган иске итек. Өсләрендә дә шулай: сртык-мыртык фуфайка, кырык
КҮКИЕҢ ҖИДЕНЧЕ КАТЫНДА 55 ямаулы сырма, әллә кайчан мунчала итеп кулланырдай бишмәт. Мәгәр тавышлары таш ярырлык, күнелләре күтәренке сөйләшүләре каты. Әйтерсең, авыр эштән түгел, ниндидер күңел ачу мәҗлесеннән кайтып киләләр. Сөйләшү-көлешүләреннән аларнын ‘зәмзәм суы" белән җылынып алганлыкларын чамалау кыен түгел. Ә инде ертык-мыртык киемнәр йә һәркемнең үз "оясына”, йә почмакка очты. Шулар белән бер үк мәлдә өстәл өстенә берничә шешә килеп кунаклады, алар янына суган, кыяр, сарымсак, икмәк, тозлы балык таратып ташланды. Бу өстәл янына почмакта торган икенчесен китереп куштылар. Хәзер инде боларньш эчәргә җин сызганып кайтканлыгын ахмак та аңларлык иде.
Галимҗан, эшчеләр ыгы-зыгысына кысылмаска тырышып, бер як читтә — караңгырак урында басып тик торды. Хәзергә аны берәү дә күрмәде шикелле. Тик Нурислам абзый гына:
— Хәзер... — дип, аның аркасына йомшак кына кагылып алды да чаршау эченә кереп чыкты Күз ачып йомган арада бөтенесе дә әзер булды. Өстәл өстендә яньчелеп беткән калай кружка, китек чынаяк, шешәне яртылаш кисеп ясалган стакан пәйда булды Һәркем үз хәзинәсендә барын китереп куйды. Өстәл буйлап ике яктан өчәр бүкән утырттылар Сул як стена буенда махсус калын такталары бар икән Шуларны алып килделәр дә, бүкәннәр өстенә куеп, сандугач балаларыдай тезелешеп тә утырдылар Әлбәттә, шаярышу да, тарткалашу да булып алды Чөнки һәркемнең урын альт каласы килә Уңайлырагын көчлесе, елгыры яулап ала. Йомшаграклары йә басып кала, йә өстәл янындагы караватка җайлаша. Бу мәшәкатьләр эшләнеп беткәч, Нурислам абзый, ниһаять, һаман әлс бер як караңгылыкта атасы тарафыннан кыерсытылган баладай басып торган Галимҗан янына килде:
— Әйдә, Галимҗан туганым, табын янына уз, нигә болай боек торасың, үз өендәге кебек бул!
— Нурислам абзый, мин аракы эчмим бит Шушында гына басып торыйм әле.
— Ярамый Бала-чага түгел бит син
— Килешми Чит кешеләр яше, карты бар, дигәндә и
— Соң, туганкай, шулар белән иртәгә эш башлаячаксың бит.
— Эштә сынатмам.
— Анысында шигем юк. Иллә мәгәр безнең рабучи гаиләсенә бүген үк керүең хәерле.
Соңгы сүзләрен әйткәч, телиме-юкмы, беләгеннән кысып тотып, җилтерәтеп алып китте дә өстәл башына китереп бастырды Галимханны Башта Нурислам абзый сүзне ничек башларга белми аптырабрак торды Шулай да ул озакка сузылмады.
— Туганнарым, — диде ул, — бездә бүген икс шатлык: беренчесе — палучка алу, икенчесе — кунак килү.
Бөтенесе дә Галимҗанга карап кагты. "Син кем, исемең кем синен, нинди тәти егетсең, кайсы илләрдән, нинди язмышлар белән килеп чыктың монда'’” — дигәнне аңлата иде аларнын сынаулы карашлары Ә инде Нурислам абзый:
— Ул бүген генә кунак, иртәгә таңнан безнен белән эш башлаячак, — дигәч, бөтенесенең дә күзләре шакмак булды. Чөнки Галимхан алар алдында чыннан да тәти егет иде. Яратып кия горган кызыл күлмәгенең якасы, гәрчә кояшта шактый уңган булса да, ул кадәр үк иске булмаган пинжәге эченнән күренеп тора. Ә чем-кара озын чәчләр сон? Матур гына итеп шоп-шома таралып, җилкәсенә хәтле үк төшкән. Кара тут чибәр йөз. Кыскасы, аксөякләр нәселе исе аңкып тора бу чибәр егеттән
Мондый капшаулы карашларның хикмәтен тиз симе Нурислам абзый Эшчеләр арасында терлесе бар әрем теллссе. чәнечкслесс. тупаслары - алар, һич уйламый, әллә ни әйтеп ташларга мөмкин Шуна күрә күзләрен Галимҗаннан ераклаштырып, аларны аракы савытларына юнәлтергә ашыкты. Хәтта җырлап та җибәрде
И дускаем, сиңа әйтәм:
Эч төпләрен күргәнче;
Эчсәң төпләрен күргәнче, Дус булырбыз үлгәнче.
Мәжлес җанланып китте. Тиз-тиз генә чәкештерешеп алдылар да төбенә хәтле түнкәреп тә куйдылар. Мәгәр Галимхан эчмәде. Аны кыстап та маташмады Нурислам. Чөнки әле бая гына “мин эчмим” дигән сүзләрне бик ихлас, кыстый күрмәгез берүк, дигәнне аңлатып әйткән иде. Бик шәп. Эчмәсен. Күпме яшь егетләр бозыла шушы агулы еланнан.
Янә берәрне төшергәч, ниндидер йомыш табып булса кирәк, Нурислам үз “бүлмәсенә” — Сабира янына кереп китте. Шунда берсе — җирән мыеклы, яньчек борынлы, озын гына ябык кеше Галимханга килеп бәйләнде.
— Почему наша гост ни пиют, а? Значит он наш рабучий бырат ни лубит. Ыкту ни хошет — заставим, ыкту ни ызнает — научим! — ул, Галимҗанның аракылы кружкасын алып, анын кулына тоттырды.
Галимҗанга кыен иде. Ни әйтергә дә белми аптырап торды да бераздан гына телгә килде:
— Туганнар!.. Гафу итегез. Мин эчмим. Бу һич тә сезне хөрмәт итмәүдән түгел.
Галимҗанның ихлас күңелдән ялварып әйткәнлеген аңладылар шикелле. Үзара чыш-пыш сөйләшү китте. Кемдер кычкырып җибәрде:
— Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, брат!
Аннан төрлечә шаяртып алдылар:
— Мәгәр зимагур арбасына бик ышанма, парин!
— Коргаксыган бит ул.
— Төбе тишек, диң...
— Хи-хи-хи...
Агайларның берсе, чувашлардан булса кирәк, кечкенә буйлы, шактый өлкән яшьтәгесе — Галимҗанны яклады:
— Син, мыек, Сәрпәретгин курдаш, никә кешене көчлисен әле, әчпәй икән, эчпәсен, әле пит ул песнең керүек позылмаган...
Аның сүзләрен ябык йөзле бер кара татар егете җөпләде:
— Чуваш абзый дөрес әйтә. Аракы икмәк түгел. Сез мине дә шулай өйрәттегез.
Мәҗлес беразга тын торды. Әмма ул озакка бармады. Янә үзара сүз көрәштерү, бәхәсләшү китте. Жирән мыекның җиңелеп каласы килмәде, күрәсең Галимҗанның аракылы кружкасын кулына алды да берничә иптәшенә ым какты. Бу ым: “Монда килегез", дигәнне аңлата иде. Ике таза гына егет килеп, Галимҗанның кулларын артка каерып тоттылар. Берсе, яңагыннан кысып, авызын яптырмый торды. Ә җирән мыек, шул уңайдан файдаланып, Галимҗанның авызына аракы койды.
Бу эш тәмамлангач, мәжлес, бертавыштан диярлек, шаркылдап көлеп җибәрде. Тавышка Нурислам атылып килеп җитте Мәсьәләнен мөгезе нидә икәнлекне аңлады ул —Галимҗанны көчләп эчергәннәр. Үзе биредә булса, мона ирек куймас иде.
— Синең эш бу, Сәрвәретдин, нигә ахмакланасыз9 — дип, ачу белдерде Нурислам.
— Ярый, башлык, ачуланма пүчтәк өчен, тайны җигеп, кешене тукмап өйрәтәләр, пунимаеш, зимагур тек зимагур...
Галимҗан сүзсез генә торды. Эчергәндә чәбәләнмәде ул. Монын мәгънәсе булмаячагын аңлады. Өренбурдагы Вәли мулла мәдрәсәсендә беренче көнне, карт шәкертләр җан-фәрман килеп, тун җиңеннән йолдыз каратмакчы булганнар иде. Карасан, җиңнән салкын су коялар. Шуннан алар мәзәк таба. Рәхәтләнеп бер көлешеп алалар. И бу наданлык! И бу җаһиллек! Күңел ачу өчен юкмыни соң башка берәр хасият9 Мәдрәсәдә унар ел бәсәреп ятып, кыршылып-сүсәргән шәкертләр шулай юньсез кылана. Галимҗан алданмады ул вакытта Бер як читтә яшеренеп торды. Бераздан
инде ачып карасалар, аньщ коп-коры икәнен күреп, гарьлектән җир тишегенә керердәй булдылар. Шуннан Галимҗан аларга Плутон, Анторес кебек кояштан әллә ничә мәртәбә зур йолдызлар булу турында сөйләп, мәдрәсәгә буш тубал белән килмәвен сиздереп аллы Тора-бара шәкертләр таҗы булу дәрәҗәсенә күтәрелде.
Шәкертләр “гаскәре” билгеле инде ул. Ә менә эшчеләрдән моны көтмәгән иде. Кайда да наданлык икән. Томаналык Каешланган кара халык. Әйтерсең, бөтен Русия мәет кайгысыннан кара күлмәк кигән мескен бәндәгә әверелгән... Бераздан Нурислам, янә чаршау эченә кереп китеп, бер таба коймак күтәреп чыкты да аны табын уртасына китереп утыртты. Моны дәррәү кул чабып каршы алдылар. Мона чакты кыяр, суган, балык капкалап утырсалар, хәзер инде болар хәятендә бик сирәк очрый торган тәмле нәстәкәй бизи табынны. Галимҗанга бәйләнешле тамаша бөтенләй онытылды, һәммәсенен күзе коймакка карап чекрәйде Әллә күпме шатлыклы тавышлар яңгырады:
— Ну, маладис, Нурислам абзый!
— Моны күрмәгәнгә биш былтыр.
— Зимагур ашы түгел ич бу.
— Мин ашамыйм. Майлы аш эчемә килешми.
Көлешеп алгач, кырык күз янә табадагы коймак өстенә төбәлде Тик үрелеп алырга берәү дә җөрьәт итмәде Нурислам аз гына сөйләп алырга булды:
— Сабирабикәм кунак хөрмәтенә тырышкан Мин аңлыйм, туганнар, сезгә кимендә биш таба коймак кирәк — Бераз уйланып торгач, ул шаяртып алуга күчте. — Бер кабымны икегә бүләек, беребез өчен беребез үләек, дип сөйләшәбез. Ә хәзер болай диик бер коймакны икегә бүләек Сабирабикәмә рәхмәт әйтеп, күңелен күрәек
Көлешеп, хәтта кул чабып алдылар
— Мең яшәсен Сабирабикә апа!
— Безгә анабыз кебек бит ул!
— Бәхетле син, Нурислам агай!
Нурисламның яхшы башлык та, кешелекле булуын да янә бер мәртәбә ныклап аңлады Галимҗан Башкалар аның авызына гына карап тора. Аннан алда коймакка да үрелмиләр хәтта.
Берара Мыек сүз башлады
— Дуңгыз корсакны бәреп төшереп, завут мөгезенә Нурислам агайны менгереп атландыргач, вәт, әй, мин сиңа әйтим, ашаячакбыз ул вакыт майлы коймакны, алаптай авызыбызны чәпелдәтеп, хи-хи-хи
Аның сүзен көлкегә алдылар. Һәркем үзенекен ярды
— Әйттем бит инде безнең эчкә майлы аш килешми дип
— Иң әүвәл бәрәңге ашарга өйрәнергә кирәк
— Кара икмәк тә карынны ерта әле..
Көтмәгәндә бәхәс купты. Кара-каршы сөйләшү китте
— Зур калаларда, әнә, мәсәлән, Мәскәүдә, Казаңда, Уфада сигез сәгать эш өчен көрәшәләр, ди.
— Ә без унике-унөчәр сәгать этләнәбез.
— Шулай эшләп тә әҗере тамак ялгарлык кына.
— Сигез сәгатькә калса, шуның яртысын гына алачакбыз бит
— Ашадың, ди, пычагымны майлы коймак.
— Юк-барга штраф түләтеп кисәләр акчаны
— Кан эчеп туясы юк ул дуңгызкорсак бирәннең.
Сүз, бәхәс шактый озакка сузылды. Галимҗан тыңлап кына торды Фикер әйтергә ашыкмады “Дуңгызкорсак” дигәне әлеге үз күзе белән күргән завод хуҗасы икәнлекне аңлады ул Шуны алып ташлап, Нурислам кебек уңган кешене куйсаң, барлык эш майлы табада шуган коймак кебек китә, янәсе Әнә, зур бәхетне ничек өмет итәләр Алай булмаганны Галимҗан белә. Шулай да аңлатырга ашыкмады, әмма сүзгә катышмый калуны да килештермәде.
— Завод хуҗаларын алыштыру белән генә тормыш үзгәрми Сез әйткән дунгызкорсаклар артында тагын да калынрак тиреле аждаһакорсак- лар бар.
Мыек сорау бирде:
— Анысы кем, “аждаһакорсак” тигәнен9
— Патша.
— Аны нишләтергә?
— Бәреп төшерергә!
Эшчеләр өчен бу сүз яңа түгел. Беренче революциянең жинелү сәбәпләрен алар белә. Завод хуҗасын алыштыру белән генә бәхет тәтемәгән кебек, патшаны алып ташлап кына дөнья рәтләнмәячәкне дә аңлап баралар. Мыек тагы да сорап куйды:
— Аждаһакорсак патша урынына диюкорсак патша утырса, ни булыр? Майлы коймак ашап кына яшәячәкбезме?
— Властька эшче-крестьян киләчәк.
— Бәй, ягъни мәсәлән, мин барып утырдым, ди, ул патша тәхетенә. Укый белмим. Яза алмыйм. Олы агач кашык белән майлы ботка ашап утыруын килештерер идем инде анысы...
— Ну. әйтте!
Бу бәхәснең шактый озакка сузылачагын аңлаган Нурислам сүзне тизрәк йому чарасын күрде:
— Туганнар, житте, мәжлеснен ямен җибәрмик, патшага тел тидерү яхшы шөгыль түгел, — диде дә бушаган зур табаны алып, үз почмагына кереп китте. Нәкъ шул вакыт коридорда ниндидер дау купты. Сугыш башланды. Барысы да, ут чыкканда чаң кагу ишеткән кешеләрдәй, ишеккә ташланды. Өстәл янында ике чуваш белән йөзләреннән әле сабыйлык шәүләсе дә китмәгән өч егет һәм Галимҗан гына калды. Яу тавышын ишетеп булса кирәк, чаршау эченнән Нурислам да атылып килеп чыкты. Бер Галимҗанга, бер тегеләргә карап, әле коридордагы кычкырышка колак салып:
— Башланды... — диде.
Галимжан сорарга мәҗбүр булды:
— Нәрсә башланды, Нурислам абзый?
— Нәрсә булсын — “пәри туе”.
Ул, шул “пәри туе” эченә ыргылырга теләптер инде, ишеккә таба атылды. Ләкин аны чувашларның берсе килеп тотты:
— Нурислам туган, пу пәри туе пер пүген генә төгел пит инте, үсен пеләсең, чокыу кирәкми, үзгәләп ташлаулары бар, алар пит пик яман сукыша...
Нурислам тыңлады чувашны. Дөрес әйтәсең дигәнне аңлатып, анын аркасыннан кагып куйды да кулын селекте Шуннан Галимҗанга "пәри туе” дигән сүзләрнең хикмәтен аңлатырга кереште. Коридорның сул ягындагы ишекне күргән иде Галимжан. Әнә шул ишекне ачып керсәң, сине шушындый ук кыр зурлыгы шыксыз бүлмә каршы ала, имеш. Анда да мондагыдай эшчеләр яши икән. Получка алган көнне алар да хәмер йотып ләззәтләнә. Зимагурның йөрәге һәрвакыт ярсу була Аракы исә ярсулыкны мең өлеш котыртып, җенләндереп җибәрә
IV
Казакъ шагыйре Абайның: “Сүзнең эче — алтын, тышы — көмеш”, — дигәнен янә бер мәртәбә искә алды Галимжан. Абайның җырлары, шигырьләре казакъ халкының күңеленә сеңгән, йөрәгенә сары май булып яткан. Алар далада да, җәйләү күкләрендә дә яңгырый. Галимҗаннын күңел даирәсенә дә моң-сагыш булып күчте. Алар бик күп:
Йөрәгеңне биләп алыр
Яхшы жыр һәм моңлы көй;
Күнелгә төрле уй салыр, Җырны сөйсәң, миндәй сөй!..
Якты җитмәс кара күнелем ачылса да. Күктәге ай белән Кояш чагылса да, Бу дөньяда миңа мондый бүтән яр юк, Сина миннән артык ярлар табылса да.
Алтын бәрабәренә торырдай матур сүз баштагы томанны тарата, миенә акыл оеткысы сала, күңелеңә гүзәл зәвык бирә. Эчендә алтын түгел, зәкъкум* булганнары да бар. Биредә күбрәк эчендә зәкъкум җимеше булган сүз белән сөйләшәләр Алар тамыр җепселләрен өзә, йөрәккә кара төер сала, каныңны боза. Боларның бер-берсенә булган атамалары да шул дәрәҗәдә. Иван исемле урыс егетенә "шакал” дип эндәшәләр. Чувашнын берсе — мәет козгыны. Икенчесе — ала карга. Татар егете Сәрвәр — “зобани”. Тагы да әллә нинди атамалар бар: кыл койрык, чыпчык баш, буаз сыер, карга борын... Нурисламныкы гына юк. Аны “башлык" дип кенә йөртәләр. Шушы исемне югары тотканлыгы эш өстендә һәрдаим сизелеп тора. Ә инде Галимҗанга Зобани-Сәрвәр “аждаһакорсак” дигән берәгәйле кушаматны китереп сылады. Галимҗан табында патшаны шулай мыскыллаган иде. Ул үзенә әйләнеп кайтты Сәрвәретдин аны, әйтергә җиңелрәк булсын дип, кыскартып та җибәрде “Ажкорсак” булып калды Галимҗан.
... Беренче көнне эш иртәнге сәгать җидедә үк башланды. Дөрес, торуы бик авырга туры килде. Кичәге сугыш. Аннан соң юньләп йокламау Таң алдыннан гына бераз керфек кагып алу. Торганда да, юлда эшкә барганда да үзләре аракыны сүктеләр. Дөнья бутаучы, илне ярлыландыручы, кешене эт көненә калдыручы бер зәкъкум бар; ул да булса — аракы, имеш. Бу яктан караганда, аракы шайтаннан да яман, янәсе. Адәм баласының шуны аңлау дәрәҗәсенә күтәрелүе шәп, билгеле. Ә бит. уйлап карасаң, һич тә аракы гаепле түгел. Куй син аны шүрлегендәге иң мәртәбәле урынга менгезеп. Әгәр алмасаң, шунда мең ел буе мөлдерәп утыра бит ул, бахыр, һич тими ул аракы кешегә. Ә кеше хаслаша аракыга Менә моны анлау дәрәҗәсенә кайчан күтәрелер адәм баласы? Зимагурларның эчкәнлеге мәгълүм инде. Моны ишетеп белә иде Галимҗан. Хәзер үз күзе белән күрде. Күрде генә түгел, үзен дә чөмерергә мәҗбүр иттеләр Хәзер аның каны зима гүр канына катышып акты
Ә инде сугыш бер дә юктан купкан икән. Имештер, бер татар егете урыска “Иван" дип дәшкән. Чынында исә исеме Иван икән ләбаса Ә аңа Иван Федорович дип әйтергә кзгрәк булган. Урыс халкы үзенә татарнын тәлинкә тотуын һәрвакыт тели. Әмма татар үз тәлинкәсенә урыс төкереге төшүне һич тә хуп күрми. Шулай итеп. "Иван” дигән сүз милли мәсьәлә күгенә күтәрелә. Шуннан китә сугыш. Эчкән кеше аны-моны аслан уйлап тормый бит.
... Эш башта сүлпән барды. Чөнки Галимҗандагы авырлыкны барысы да кичерә ич. Кичә сугышның каты булуы ярасы тәндә генә түгел, йөрәкләрдә дә калыр әле. Маңгае тишелгән, кулы каерылган, борыны җимерелгәннәр дә бар. Бүреләр арасына эләккән сарыктай тойды Галимҗан үзен. Кемнәр чанасына утырды ул? Бу чана аны нинди упкында төшереп калдырыр?..
Сүлпән башланган эш бик тиз кызып китте Ат җигелгән вагонеткалар килеп кенә тора. Вагонеткаларда — руда Шуларны завод амбарына бушатып торырга кирәк Руда бик авыр .Аның укмашканнарын кул белән, вакларын көрәк белән бушатасын. Берничә кеше бүлешеп эшлиләр икән Галимҗан Сәрвәретдин белән туры килде. Бер укмашкан руда кулыннан төшеп киткән иде, теге:
Зәкъкум — җәһәннәмдәге агулы агач, җимеше үтергеч ачы, зәһәр, имеш
— И син, ажкорсак, йоклап киттекме әллә, пунимаешь, — дип бакырды. Тора-бара ул, “ажкорсак”тан “ачкорсак”ка әйләнде. Башкалар да аңа шулай дип эндәшә башлады. Җизен эретеп алгач, өелеп-өелеп шлак ага икән. Ат булмаганда адарын бер тәгәрмәчле кул арбасы — тачка белән ташыйлар. Бүген, гөнаһ шомлыгына каршы, нәкъ шундый көн туры килде Бер урында тар гына такта аша үтәләр. Аз гына йомшаклык күрсәттең, арттагы кешенең тачка тәгәрмәче, зәһәрле еландай, үкчәңне кимерергә тотына. Шуңа күрә син, кара тиргә батып, үкчәңне өтеп алудан курка-курка, телеңне аркылы тешләгән хәлдә, җан-фәрманга атлыйсын. Артыңнан Сәрвәретдин туры килсә, юри ахмактай кылана:
— һай. син, ачкорсак, тачка тәгәрмәче үкчәңне җимерә бит хәзер, — дип мыскыл итә. Аны юкка гына “зобани” дип атамаганнар икән. Газап фәрештәсе бит ул зобани. Тәмуг утын дөрләтеп торучы.
Галимҗан бирешмәскә тырыша. Вакыт-вакыт бөтен тәне изелә, ике күзеннән утлар чәчрәп чыккандай тоела. Ә башта тик бер уй кайнаша — түзәргә. Шулай да сынатты ул үзен. Бер барганда “зобани” “ачкорсак”ны әйтеп кычкырып җибәргәч, башы әйләнеп, ачуы табан астына җитте; кинәт өзелгән скрипка кылы шикелле, нерв җепселләре шартлагандай тоелды; кулыннан тачка тоткычлары ычкынып китеп, үзе пычракка барып капланды. Аны күтәреп алдылар. Әле тегендә, әле монда эш оештырып, арт ягына ут төрткән кешедәй чабулап йөргән Нурислам моны күреп, йөгереп килде. Ул “зобани’нын мыскыллы сүзләрен ишетеп йөргән иде. Егылу бәласен шуннан күрде
— Телеңне тыясыңмы, юкмы, Сәрвәретшш, әгәр бик озынайтсаң, кисеп алырга да күп сорамабыз, — дип, йодрык күрсәтте ул. Бераз ярсып торгач, янә өстәп куйды — Үзен кем иден, беренче көннәрдә әллә шулай интекмәдеңме'’
Сәрвәр эндәшмәде. Бераз йомшый төште. Галимҗан исә Нурисламның матур күңелле генә түгел, каты куллы икәнлеген дә аңлап алды.
Авыр хезмәткә багышланган бер көн әнә шулай үтеп китте Галимҗан нык арыды. Җеп өзәрлек тә хәле калмады аның Монда килгәненә үкенеп тә куйды. “Казакъ кызы” романын язасы бар. “Яз башы”, “Сөю-сәгадәт”. “Диңгездә” исемле хикәяләр йөри башта. “Татар хатыны ниләр күрми’’’ повесте дә тынгы бирми. Кайчан язасың аларны’ Кайда’ Ни өчен килде бирегә? Фәкать акча эшләргәме? Әмма акча эшченең ертык кесәсендә озак тормый икән шул. Урысларны күргәч, шатланып куйган иде ул. Янәсе, алардан урысчага өйрәнә. Ләкин урыс дигәне монда үз телен дә юньләп белми икән бит. Сүгенергә шәпләр, әлбәттә Әйтерсең, шунын өчен генә махсус уку йорты бетереп чыкканнар. Аларның шакшы сүзеннән баш әйләнә, җан телгәләнә.
Аларны кичәге салкын, караңгы, котсыз барак каршы алды Зимагурлар кичә җиң сызганып эчсәләр, бүтен баш төзәтер өчен янә “ак башлар ’ны кыстырып кайттылар.
Галимҗан Башлыктан сорарга мәҗбүр булды:
— Нурислам абзый, сез нигә болай җыйнаулашып эчүгә юл куясыз соң?
— Минем кул астында алар бик шашына алмый иделәр. Кичә әллә нигә шәйләмирәк калдым. Берәмләп, кайдадыр эчсәләр, аларныи тиз арада юлдан язулары бар.
— Эчүне бөтенләй тыеп булмыймы?
— Ул кире генә тәэсир итәчәк Бик авыр язмышлы кешеләр бар монда, туганкай! Язмыш шаяра адәм балалары белән. Без, күрәсең, язмыш алдында көчсез әле.
V
“Без язмыш алдында көчсез әле...”
Нурислам абзыйның бу сүзләре нык уйланырга мәҗбүр итте Галимҗанны. Нәрсә ул язмыш9 Язмыштан узмыш юк”, диләр. Язмыш, имеш, галәмнәр раббысы тарафыннан иңдерелә. Ул синен маңгаена ана карынында чакта ук сугылып куелган икән. Кеше язмышының йолдыхтарга бәйле булуы турында әйтәләр.
Йолдызлар' Алар бит куе караңгылыкта бигрәк тә якты була, һәммәсе сиңа мөкиббән яратып, сөеп, иркәләп карый төсле. Кайсысы синеке9 Менә шуны беләсе иде Анысы нурын сина артыграк та сибәдер әле. Шул нурлар иңдерәме йөрәгеңә язмыш төшен9 Бу төш эчендә янә гәүһәр бармы? Гәүһәр бөтен бәдәнеңә яшәү мәгънәсе булып кәрәзләнәме9 Нигә йолдыз караңгылыкта яктырак яна9 Кара тормышта да бәндәнең йөзе ак булуын телиме9 ’Эчендә йөрстмә, аны башкаларга йоктыруын бар, дип әйтәме9 Әгәр йолдыз адәм балаларына карата шундый хәерхаһта икән, кайдан вә ничек барлыкка килә соң ул аларның кара эчлеләре9 Йолдыз бит кара нур сипми Әллә теге тәненә, җанына кәрәхтәнгән ак гәүһәр илаһилыгын саклый белмиме бәгъзе берәү? Тора-бара ул карага әвереләме9 Язмыш ул бөтен тән күзәнәкләренә, йөрәгенә, рухыңа сеңгән. Шулармын җәмгысы тора-бара маңгайга күчеп бетәдер, бәлки Чөнки маңгайга карап та кемнең кем икәнлеге билгеләнә бит. Әтисе Гыйрфан мулла Галимҗан тугач беренче күрүдә үк әйткән ич: “Әһә, кин вә текә маңгайлы, иншаллаһ, башлы, зиһенле булыр”, — дигән. Бәгъзе бервакыт горурлык катыш мөкиббәнлек белән: “Таш мангаем”, — дип сөя иде бит Монысы, билгеле, балдай татлы бала чагында. Үсә килә арага боз түшәлде. Ул боз акрынлап зурая барып, хәзер инде тау булып өелде - Галия"дән киткәч, берәр авылда йә мулла, йә мөәзин булып торырга өндәде Маңгаена, бәлки, шулай язылгандыр, ләкин моңа ризалашмаячак аның таш маңгае Моны аңламады инде карт ата күңеле Троицк мәдрәсәсендә үзе атаклы мөдәррис булган бит. Дан тоткан. Галимхан бәләкәй чакта да заманына күрә гаҗәп алдынгы карашлы иде. Кешеләрне укырга өндәде Акыллы башларның: “Кытайга барып булса да гыйлем ал”, —дигәнен әйтергә ярата иле Ә үзе баш-аягы белән җир эшенә чумды Ярый, монысы — шәп. Оста игенче әһеле була алу үзе зур бөеклек! Бу хакта да борынгы бабакайлар күп әйткән. Ләкин Галимханны аңламавы шәп түгел Ул инде “таш маңгай”, “текә маңгай” кебекләрне беркайчан да әйтмәячәк Аныңча, зур маңгайда хәзер язмыш гәүһәре түгел, язмыш кырлыгы тырпаеп тора. “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы” дигән хикәясен укыгач, отыры котырынып китте ул. “Үзеңне фаш итәсең, җебегән”, — дип җенләнде Хәзер инде аннан бөтенләй баш тартты. Бер ел эчендә атасына алты хат язды. Галимханга әлеге боз тавын эретергә кирәк иде Эремәде боз тавы — һаман зурая гына барды. Безне капчыкта саклап булмау галәмәтенең бер хикмәте шушыдыр инде Ялчы хезмәтен үтәгән олы колаклар Галимҗанның кара эш белән шөгыльләнүен Солтанморат халкына җиткергән Авылда урамавызлар күп була. Колактан-колакка чыш-пыш сүзләр әйтелә, тел очларыннан ул чыш-пыш гайбәт галәмәте булып чәчри дә Гыйрфан мулланың да өй түренә менеп кунаклый. Акылыннан шаша Гыйрфан мулла. Үрле-кырлы килә. Башы җәпкә бәрелгән ксмсә шикелле үрсәләнә. “Зиһене буенча фикер йөрсткәндә, пәйгамбәр дәрәҗәсенә күтәрерлек мөмтазы бар иде лабаса! Әгәр алай ук түгел икән, булсын пәйгамбәрнең хәлифәсе Ягъни дә мәсәлән, пәйгамбәрнең рухын таратсын. Юк! Юк' Булмады. Таш маңгай түгел ул — чүпрәк маңгай Менә кем!"
Хәләл җефете Хәсәнә абыстайга бу хакта мең кәррә әйтте Галимханның да, әнисенең дә тетмәсен тетте Ахыр чиктә Галимханның “бозылып китү" сәбәбен остабикәсенең йомшак табигатьле булуына китереп япсарды Ул, имеш, артык иркәләгән аны.
Хәсәнә абыстай ир белән хатынның бала өчен тарткалашуын яхшы белә. Баланын бер гаебе чыкса, ир — хатынын, хатын ирне гаепли. Бу — элек-электән килгән бер гадәт. Мондый чакта тел кайтармый Хәсәнә абыстай. Сабыр төбе — сары алтын, дигән иманына тугрылыклы булып кала. Шулай да Галимҗанга йөрәк әрнүләрен белдергән хатны язмый калмады ул.
"И улым. Галимҗаным, күз нурым, йөрәк парәм, әтиең бик тузына, соңгы вакытта чамадан ашып китте бөтенләй, синең өчен мине битәрли, күземне дә ачырмый. Мин бик гаҗизмен, сөеклем, бик аптыраштамын Ни кылырга да белмим хәзер. Бу чынмы? Син кара эштәме? Зимагурлар белән аракы эчеп, тәмәке тартып йөрисеңме? Шундый хәбәрләр килде бит монда. Бөтен авыл халкы "аһ" итте. Яхшыдан яман туган, дип сүгәләр үзеңне..."
Бу хатны укыгач, озак уйланды Галимҗан. Ничек итеп җавап язарга9 Акыллы, эшчән, җегәрле, шәфкатьле әнисен нинди сүзләр белән юатырга? Алдашыргамы9 Алдашу — гөнаһның иң зурысы, диләр бит. Алдашу гөнаһ кына түгел, кешелексезлек тә. Алдашу, ахыр чиктә, адәм баласын хаинлек сазлыгына китереп батыра. Галимҗан фәкать дөресен язарга булды. “Ак”мы, “кара”мы — эшнең гаебе юк. Оренбурдагы Вәли мулла мәдрәсәсендә бүлмәдәше Шәһит Әхмәдиев әйткәнчә, ул бит урлашып түгел, хәләл көче белән таба акчаны. Моның өчен аны гаепләргә берәүнең дә хакы юк
Әлбәттә, “кара эш” дигәне ифрат авыр икән. Дөрес, ул әле шушы яшенәчә дә “ак кул”, “ак сөяк” булып яшәмәде. Мәдрәсәдә бит уку язгы кыр эшләре башланганчы ук бетә, һаман шулай китап тузаны эчеп тынчу бүлмәләрдә бурсып ятмасыннар — кайтып, әти-әниләренә хезмәт итсеннәр. Ә инде уку кыр эшләре беткәч башлана. Галимҗан һәр җәйдә бу форсаттан тулы файдаланырга тырышты. Аның ике файдасы бар. Беренчесе — ата-анага ярдәм итү Икенчесе — җисмәни яктан һаман ныгый бару Шуларга бәйле рәвештә рухи дөньяң да байый. Билгеле, крәстиән эше дә җиңел түгел. Язгы чәчү, урак өсте вакытларыңда әтисе күз йомарга да ирек бирми Кара таңнан күз бәйләгәнгә чаклы эшләтә. Шулай да анда рәхәт. Тан җилләре иркәли сине. Иртәнге кояш нурлары тула куеныңа. Яз көне яшь үләннәрдән, чәчәкләрдән, уҗымнардан килгән тәмле ис белән хозурланасың. Жәй көне колач җәеп печән чабуларда да үзенчә бер хезмәт шигърияте бар. Көзге эшләрне әйтәсе дә юк. Урак уру, көлтә бәйләү, кибән кую... Бу мәлдә инде син иген исенә исереп йөрисең. Янә шунысы бар Бик арып китсәң, тотасың да җиргә ятып ауныйсын Жир-ана сине шәфкатьле куллары белән иркәләп сыпыргач, бөтен алҗы-ганың бетә дә китә. Син әле кичен йә күлдә, йә елгада коену бәхетенә ирешәсең. Су бөтен арыганыңны үзендә алып кала. Кулалмаш эшләү дигәне дә бар бит әле аның. Башта береңнекен бетерәсең, аннан — икенчеңнекен. Күмәк эш көнләшеп эшләтә. Анда инде, җан кисәгем, адәм ыстырамы буласы, сынатасы килми. Анда уен-көлке дә җитәрлек була. Җырлап та җибәрәләр. Ә кичен күңел ачу үзе бер бәйрәмгә әйләнә. Монда инде тәкә ите белән сыйлану, әйрән эчү, кымыз эчүләр сагынып сөйләргә генә кала. Төнлә болында ат карау, учак ягып, чикмәнле бәрәңге пешереп ашау, кырын ятып, әкият сөйләүләр. Син инде бар булмышын белән табигать баласына әвереләсең.
Табигать баласы! Табигать баласы!! Бәй, шундый хикәя язганда ничек булыр икән, ә?
Уйлар! Уйлар!! Уйлар!!! Кайчак алар шулкадәр күбәя, ә кәгазьгә төшерергә вакыт юк. Башта Галимҗан мондагы авыр эшне күтәрә алмас кебек иде. Кайбер көнне ундүртәр сәгать эшләтәләр. Син инде телеңне аркылы тешләп, аягыңны көчкә сөйрәп кайтасын. Тәнең изелгән була. Ул менә-менә таралып төшәр кебек. Яңакларың эчкә бата. Күз төпләреңә кадәр сызлый. Башта гына шулай авыр булыр, күнеккәч җиңеләер әле, дип уйлады Галимҗан. Ләкин ул ялгышты. Эшче мескен эчәргә мәҗбүр
була. Аракы арыганны бетерә кебек. Ләкин ул вакытлыча. Иртән тән янадан каткан була. Башын чатнап авырта. Эш башлагач инде яңадан язылып китәсең Нурислам Галимҗанның сөяккә калып ябыкканын, авыр тын алганлыгын, бетеп барганлыгын сизеп йөри
— Башта шулайрак була инде, тора-бара күнегерсең әле, — дип юатып та карый. Сүзнең тәэсире көчле, әлбәттә. Ләкин ул да авыруны вакытлыча баскан дару кебек кенә. Галимҗан татын да нык ютәлли башлады. Бала чакта ук алынган үпкә чире янадан баш калкыта. Урал бабай, әллә кешеләр бозыла башлауга үчләшеп, үз тирәсендәге кышны быел бигрәк суык итте. Карны ифрат мул бирде Кая карама — кар тавы. Коточкыч япма бураннар, җилекләргә үтеп искән салкын җилләр телә бәгырьне Бәгъзе бер көнне бары да тына: җил дә исми, буран да шашынмый. Әмма коры суык өтә җаныңны. Шәйләми барсан — бит очларын туңа, шундый салкын көннәрнен берсендә Галимҗанны юлда ютәле тотты. Бер төркем иптәшләре аны калдырып китте Озак ютәлләде ул. Аннан кан төкерде. Менә шул кан аны баракташ дусларыннан да аерды Арттан Сәрвәретдин килә икән. Ап-ак кар өстендә Галимҗан калдырган кан-төкрекне күреп, хәйран кала ул. Анын авызы тишек иләк белән бер. Сүз тота торган түгел.
— Әйтәм буылып-буылып ютәлли, чихуг икән ләбаса бу “ачкорсак", понимаешь, — дип, әле берсенең, әле икенчесенен колагына пышылдады Шуннан Галимханның "ачкорсак” кушаматы янына "чихуг” дигәнен дә сылап куйдылар. Беренчесе аны гарьләндерми. Чөнки корсакнын ачлыгы — тормыш хакыйкате. Ачлык, туйганчы ашамау — илгә килгән уртак кайгы Бергәләп күтәргән кайгы ул кадәр авыр булмый. Ә “чихуг" кушаматы — куркыныч. Әллә ничә тапкыр бәхетсезлек китерде бит инде ул аңа. Оренбурдагы “Хөсәения” мәдрәсәсендә табиб алдында буылып ютәлләп кан косты Абыйсы Шакиржан үтте. Ә Галимҗанны, “чихуг", дип, алмадылар. 1906 елда Уфадагы “Галия” мәдрәсәсенә килгәч, әтисенен яшьлек дусты Габдрахман хажи йортының бер зур, якты, жылы бүлмәсендә хан малаедай ирәеп кенә яшәргә тиеш иде. Бүлмәсе әле анын мулла баласымын дип һаваланып йөрмәгән Галимҗан өчен ул кадәр зур хаҗәт тә булмасын, ди. Бүлмә аша гына яшәгән алмадай чибәр Алмабикә — аның өчен ин кыйммәте. Сүз дә кирәкми. Күз карашлары аңлатты гашыйклыкның җитдилеген. Сәгатьләр буе сөйләшеп тә сүзләре бетми иде. Әлеге дә баягы шул каһәр төшкән бума ютәл харап итте эшне Беркөн пар күгәрчендәй матур гына гөрләшеп-сөйләшеп утырганда котырды имансыз ютәле. Аптырагач, йөгереп тышка чыгып китте Галимҗан. Шуннан соң үзгәрде карашы Алмабикәнең Мона чаклы куенына атылып керергә әзер тора кебек иде Ә шул хәлдән сон салкынайды да куйды элекке кайнар карашы. Дөрес, Алмабикә аны сиздермәскә тырышты һаман шулай Галимҗан абый, дип, өтәләнеп тора иде Әмма бу сүзләр, элекке кебек, йөрәктән алып әйтелми иде шул инде Кайнар мөнәсәбәткә салкын тын өрде шайтан Моны әтисенә, әнисенә дә җиткерде шикелле Элек бер генә тәмле аштан да калдырмыйлар иде аны Хәзер анысы да сирәгәйде. Тора-бара бөтенләй бетте Болай да сизгер күңелле Галимҗанга аларнын элекке жылы карашларына салкын кырау төшкәнлекне аңлау кыен түгел иде. Ул аннан китәргә мәжбүр булды Шәһәр читендәрәк сиксән яшьлек бер әби яши икән Үзе дә кәкшәнләп беткән, өе дә җиргә иңгән Әби сөйләвенчә, заманында ул ару гына йорт булган. Ике бүлмәле Ире Гутман заводыңда авария вакытында үлгән Кырык яшьтә Балалары икәү генә булган Кызын — тиф, улын бизгәк чире алып киткән мәңгелек дөньясына. Әби үзен-үзе кул эшләре белән шөгыльләнеп караган Вак-төяк белән дә сату итә икән. Хәзер, билгеле, алардан да ваз кичкән Бер бүлмәсе әле зур гына Ана өч кеше керткән Берсе — бәләкәй Анысында кеше бөтенләй тормый икән Әби аны әллә нинди иске-москы әйберләре, кием-салым, аягы-фәләне сынган өстәл, урындык, карават, тагы да әллә нәрсәләр белән тутырган. Галимҗанга аерым бүлмә
кирәк. Ул инде әллә кайлардан эзләп, әллә күпме фатирлар тапты. Ләкин яхшылары бик кыйммәт. Әби күп сорамады Чөнки аның бүлмә дип әйтерлек жире дә юк иде инде. Бик тар ул. Карават, өстәл куйсаң, йөрер урын да калмас кебек.
— Бик чибәр егет күренәсең, синең өчен бер дә муафыйк түгел бит әле бу, улым, әллә икенче бер жирдән эзләп карыйсынмы сон? — дип сөйләнгән иде әби, Галимҗан кулын гына селекте.
— Бүлмә минем кесәмә тап-таман, әбекәем, — дип шаяртты ул.
Галимҗан эшкә кереште Ишегалдында янә бер тавык кетәге зурлык кына сарай кебек нәмәстәкәй бар икән. Артык әйберләрне шунда ташыды. Кайберләрен өйалдыңдагы почмакка да урнаштырды. Агач караватның ике аягы да сынык булып чыкты .Аяклар урынына ике бүкән китереп куйды. Өстәлнең дә бер аягы бөтенләй юк, икенчесе зәгыйфь икән. Аны рәтләп тә батты кара тиргә. Әтисенең остаханәсендә Шакиржан абыйсы белән дә, бәгъзе бервакыт үзе генә дә нидер әтмәлләп маташа иде ул. Бер җәйдә бәләкәй чүкеч, балта, пычкы тотып өйрәнгән кул менә кайчан кирәк булды. Рәхмәт яусын атасына. Өйрәткән. Әби исә Галимҗанның эшенә, хәрәкәтенә сокланып бетә алмады.
— И генәм лә, зур гына ызба иде лә бу, тора-бара ул да картайды, тарайды, бөреште, бөкрәйгән карчыкка охшап калды. Ызба да, мескенкәем, кеше шикелле икән. Үземне әйтәм әле, ифратлар гына да зифа буйлы, чибәр, көр идем, чүктем хәзер, беттем, карга күтәреп алып китәрлек булып калдым, — дип сөйләнеп йөрде.
Көннәрдән бер көнне Алмабикә килеп керде шунда. Озак карашып торды алар. Галимҗанны бер нәрсә гаҗәпләндерде Ни булды? Нигә килгән9 Нәрсә кирәк ана9 Алмабикәнең дә сораулары күп иде. Шундый затлы, бай нәселдән килгән чибәр егет нишләп әле мондый карга оясында яшәп ята? Авыру өстенә авыру алмасын бу? Нигә шәкертләр белән бергә тормый? Әллә кеше яратмыймы? Төрле сораулы карашлар ташланып, сүз башларга җай тапмыйча ык-мык килеп торганнан соң, бермәлдә, ниһаять, икесенең дә телләре ачылды:
— Сез Mini килгәнгә гаҗәпсенәсез инде, шулай бит, Галимҗан абый?
— Яшермим.
— Әти сезне эзләп табарга кушты.
— Димәк, күңелегез белән килмәдегез, Алмабикә?
— Алай ук түгел, Галимҗан абый. Мин сезне сагынам.
— Монысы өчен рәхмәт, Алмабикә!
— Күпме серләр алыштык.
— Ә мине ничек таптыгыз сон?
— Мин “Галия” дә булдым. Кайда тор панлыгыгызны шәриктәшләрегез әйтте.
— Бирегә алар да килеп йөри. Дус булганнары, әлбәттә.
— Сез нигә бу кадәр дә алама бүлмәдә яшисез, Галимҗан абый?
— Мине бай тормыш кызыксындырмый, Алмабикә.
— Димәк, иҗат корбанына ныклап әверелдегез?
— Анысы да бар. Шәкертләр арасында укып та, язып та булмый. Анда даими рәвештә шау-шу, бәхәс, хәтта якалашу да була.
— Ә нигә бездән киттегез?
— Сезне мәшәкатьлисем килмәде.
— Сезнең әтиегез минем әтигә күп изгелекләр кылган.
— Шуның рәхмәте өчен миңа матур тормыш тәкъдим итәсезме?
— Бәйрәм ашы кара-каршы, диләр бит.
— Ә менә мин сезне ничек бәйрәм иттерим икән соң әле?
— Сезне күрү минем өчен үзе зур бәйрәм!
— Аһ, бу сүзләр йөрәк маемны эретеп җибәрде.
— Эреп ага күрмәсен, Галимҗан абый, сак булыгыз.
Алар көлешеп алды. Сөйләшү тора-бара шаян сүзләр катнашлыгында
дәвам итте Галимхан өстәлдә таралып яткан китапларын рәтләштергәлә- гәндәй итте, кунак барда җыйнакланырга кирәк, янәсе Шуннан ул кунак кызына утырырга кәкшәнләп торган урындык тәкъдим итте. Үзе һаман көлеп сөйләште:
— Авырлыгыңны бик салырга тырышма инде, Алмабикә җаным, бу утыргычның таралып төшүе бар
— һай, Галимжан абый, тарала башласа, кочагына алырсың.
— Синен ише пешкән алманы кочаклаудан баш тарткан егетнең эчендә җаны булмас.
- Алар “сез”дән “син”гә күчкәнлекләрен сизми дә калдылар. ‘Син” алмашлыгы хис-тойгылар якынлыгына ялкын өстәп жибәрде. Алмабикә утыргычка утыргандай итте дә “аһ” дип кычкырып куйды. Егылып китә, янәсе. Бу мизгел Алмабикәнең Галимжан кочагына сыенуга сәбәпче булды. Галимжан аны егылып китүдән саклый, имеш. Алмабикә әлеге кочакка атылу турында әйткән вәгъдәсен үти, янәсе Форсаттан файдаланып, алар нык кына кысышып алды. Хәтта кайнар иреннәр бер-берсенә якынлашты. Шулай да үбешү булмады. Кыз бала җаныңны кыздырыр, ди. Жаны кызды Галимҗанның. Алмабикә аңа караганда да кызу иде Кыз кызуы — куз кызуы, диләр Кызлар күңеле — кызган казан, дигәне дә бар. Кызның күңел казанында ялкын кайнаганны боз йөрәк тә сизәрлек. Энә очында бии торган чагы бөтенләй үк үтеп китмәгән шул әле Алмабикәнең. Тик Галимҗанның аны биетәсе килми Сабырлык кирәк. Аңа өйләнергә ерак әле. Казан университетында укыйсы бар әле аның. Кыз күңеле белән уйнау — зур гөнаһ. Нигә ярсу мизгелдән усал файдаланырга? Кыз күңелендәге кайнар кузны суыту яхшырак булмасмы9 Галимҗан сүзне хис-тойгылардан ераккарак алып китәргә тырышты. Китаплар дөньясына алып кереп китте кызның күңелен. Тик Алмабикәнең шашкын йөрәгендә “китап” сүзләре өчен аз гына да урын юк иде Шуна күрә аларның сөйләшүенә “ык-мык” ымлыгы, “ул-бу" алмашлыгы килеп кысыла башлады. Ахыр чиктә сүзнең яме китте Кыз килүенең максатын әтисе йомышына япсарды. Аның әйтүенчә, бер фикерләшеп утырганда, Галимҗан Коръәнне татарчага әйләндерүдә шактый мөмтазлык күрсәткән. Тагын да киңәшләре бар икән. Сөйләшү өчен үз янына чакырган. Чынмы, түгелме — бу кадәресе аңа караңгы әле. Кыз авызыңда — кызыл тел, диләр бит. Кызыл тел ни сайрамас9
~~ ... Шулай да барды Галимҗан Габдрахман хаҗиларга. Габдрахман
хаҗи “Нәрсә ул Коръән9” дигән сорауга җавап эзли икән Җавабын тапкан. Тик татарчага дөрес тәрҗемә иткәнме, юкмы — шуңа икеләнеп иза чигә икән. Галимжан аны тиз аңлатты "Коръән илаһи диннәрнең иң соңгысы булган мөселманнарның — ислам диненең бәхетле китабыдыр. Коръән һәр кабилә яки бер милләткә генә түгел, ә бәлки бөтен кешелек дөньясына мөрәҗәгать итә. Коръәндә әйтелгәнчә, ислам дине (мөселманлык) кешелек белән бергә туган дин ул. Аллаһынын бар иткәне — дин тойгысы. Барлык кешеләр дә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бу тойгы белән бар ителгәннәр”.
Габдрахман хаҗи үтә гажиз булып:
— Бәрәкаллаһ, пәйгамбәрләр башы бар икән ләбаса үзеңдә, — дип, Галимҗанның зиһененә шаккатты
Аннан соң Коръәннең халыкка ни рәвешле иңдерелүе турында сорашты Габдрахман хаҗи Бу очракта да гарәпчәсен укып тормады Галимжан. Татарчасын әйтеп салды: “Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре фәрештәләрнең олугларыннан Җабраил галәйһиссәлам аша әмерләрен һәм сүзләрен пәйгамбәребезгә белдерде. Димәк, Коръән пәйгамбәребезнең Җабраил ярдәме белән Аллаһы тәгаләдән алган әмерләре һәм илһамларыдыр”.
Шушы сөйләшүдән соң Габдрахман хаҗи Галимҗанның әтисе Гыйрфан муллага хат язды. Улының ифрат дәрәҗәдә мәгълүматлы, зиһенле, бәһаләп бетергесез акыллы булуы турында хәбәр итте. Ә инде Галимҗанның “Коръән Алладанмы, түгелме?” дигән хезмәткә тотынуы нәкъ менә
шушы мәсьәләләрне ачыклау өчен иде. Чөнки Коръәннен кайдан килеп чыгуын, кем тарафыннан язылуын, анын теле нинди икәнлеген шактый белемле кешеләр дә ярып кына әйтә алмый. Ул, үзенчә, мөкатдәс эш башкарырга тырышты. Әмма моның өчен аны “Галия” мәдрәсәсеннән кудылар.
Хәзер инде ул Урал бабай канатының бер каурые булган Миас каласында яшәп ята.
VI
Галимхан барактан китәргә мәҗбүр булды. Эшчеләр, билгеле, гади, эчкерсез, киң күңелле, олы йөрәкле халык. Беркөнне эчеп сугышсалар, икенче көнне татулашып алалар. Кинә тоту, ачу саклау, керле күңеллелек юк аларда. Әлбәттә, бармаклар да тигез булмаган кебек, һәркемнең үзенә генә хас холык-фигыле бар. Кушаматлары да шуңа җайлаштырып сайланган. Әнә бит, Сәрвәретдин теләсә кемгә әтәчләнергә ярата. “Зобани” дигән кушаматны ана шуның өчен сагыз урынына сылаганнар Кыска буйлы, җирән урыс егете Иван бервакыт — яз көне — ашханә тирәсеннән сөяк- саяк җыеп йөри икән. “Зимагур белән тавык тибенеп тамак туйдыра”, дип тә сөйләнәләр. “Шакал” дигән кушамат аңа шуннан соң чәпәлгән. Чепек күзле чуваш Степанга җеназа вакытында буталып йөргәне өчен ябыштырыла “Мәет козгыны” дигән атама. “Ала карга” дигәне аңгыралылык белән бәйле. “Күлмәк тишек, бүрек тишек, ыштан белән дүрт тишек”, дип көлдерергә ярата Сәхи. Шуннан аны “Төпсез ыштан” дип йөретә башладылар Бервакыт Шәйхине котырган эт талаган. “Хәерче” дигән мөһерне аның маңгаена шуннан соң сугалар.
Алар бер-берсенә күп очракта әнә шул кушаматлары буенча эндәшә. Әмма үпкәләш юк Чөнки андый “койрык” һәрберсендә бар Ул йә төскә-биткә, йә буйга, йә эчке дөньяга, йә холык-фигылеңә карап бирелгән Галимҗан “Аҗдаһакорсак”, “ажкорсак” дигәннәрен авыр кичерде Шулар “ачкорсак”ка әйләнгәч — рәнҗү бетте. Карын — ач. Бу — чын. Чынга — хөкем юк. Туйганчы ашап, кикереп йөрер идең — кесәңдә сырт җилләре уйнаячак. Ә менә “чихут” тамгасы Галимҗанның күңелен нык китте Дөрес, аны аңа бер мәртәбә “Зобани” гына әйтте. Моны белгәч, анын кикригенә нык сукты Нурислам.
— Тагын бер ишетсәм, сузып салып, каеш белән җыйнаулашып каезлыйбыз үзеңне, Сәрвәретдин! — диде.
Галимҗан барыбер сизде кайберәүләрнең бу чиреннән шикләнүен. Монын өчен генә дә китмәде ул барактан Эшчеләр даими эчә. Тарталар. Барак эчендәге төтен, кем әйтмешли, балта элеп куярлык була. Сүгенү, ыңгырашу, пычрак телләр яралый йөрәкне Әшәке сүзләр бизгәге, акрынлап, Галимҗанның үзенә дә йокты. Ачуын китереп, җенен кузгатсалар, “Зобани” кебекләрнең ипи шүрлегенә берәгәйле сүз белән менеп төшә. Аерым фатирга күчүнең икенче хикмәте дә бар: иҗат итәргә кирәк. “Казакъ кызы” романы күңел сәхифәләренә һаман языла бара. Шуны кәгазьгә төшерергә кирәк. Ә вакыт юк. Урын да юк.
Фатир табу тәҗрибәсе анда көчле хәзер. Ул зур, биек, чибәр йортларны сайламас. Алар Галимҗан өчен тыштан ялтыраган, эчтән калтыраган кеше кебек. Шәһәр читендә бер балчык йорт елмаеп каршы алды аны Эченә керсә, ни күзе белән күрсен, Нәгыймә әбигә охшаган сиксән яшьләр чамасы бер карчык моңаеп утыра. Күрешү, исәнләшү, танышу әллә ни күп вакыт алмады. Галимҗан, сүзләрне жилем урынына сузмастан, иң кирәген генә ярып салды — ул фатир эзли. Уфадагысы — Нәгыймә булса, монысы — Нина икән. Карт марҗадан күпне өмет итү килешмәс. Шулай да урысча сайрашу өчен телен һаман чарлаячак әле. Аерым бүлмәсе бар. Нәкъ Нәгыймә әбинеке ише. Җиткән. Баштан ашкан.
Мәгәр шәп әби булып чыкты бу карт марҗа. Нәгыймә әбинекенә
караганда ярты гына хак сорады. Шулай да Галимхан кыш буе берни дә язалмады диярлек. Авыр эш аны һаман яньчеде, изде, корытты. Үпкәсен чир кимерде Озын, салкын, буранлы кышлар үтеп, җылы яз килгәндә инде ул бик нык ябыккан, балык сеңере кебек булып калган иде.
Бушка үткән бу кыш өчен Галимханның ханы өзгәләнде. Ул үзен мәсләксез яшәүдә гаепләп маташты. Казакъ даласыннан туп-туры Казанга китәргә кирәк булган. Анда Фатыйх Әмирхан, Габдулла Тукай. Галиәсгар Камал кебек әдәбият йолдызлары калыкты. Нигә шул йолдыътар нуры эчендә кайнашмаска? Дөрес, ул йолдызларның нуры Урал буе шәһәрләрен дә яктырта. Әлбәттә, Казанда көчле көрәш бара. Анын беренче хикәясе басылган “Әльислах”ны яптылар Хәзер “Йолдыз" балкымакта. Ул мөмкин кадәр барысын да таба, укый. Хәзер инде әдәбиятны сәнгать бизмәненә салып үлчәү кадәресе дә нык кызыксындыра аны. Бизмәннең бер ягында — зәвыклы әсәрләр, икенче ягында — пешмәгән икмәкне хәтерләтә торган чеп-чи нәрсәкәйләр. Үлчәгәндә кайсысы авыр тартыр? Әлбәттә, хәзергә әле — сүрән икмәкләр. Ә тәнкыйтьчеләр ул икмәкмен йөзе килсен өчен мичне кызу якмый Татар прозасы унтугызынчы гасырның икенче яртысында ныклап тамырланды. Хәзер инде кәүсәсе бар. Кәүсә ботаклар хи- бәрде. Әмма ул ботаклар һаман әле ныклап яфрак яра алмады. Поэзиянын тамыры — бик еракта. Кол Галинең 1233 елда ихат ителгән “Кыйссаи Йосыф” поэмасыннан ук килә. Ләкин сигез гасыр буена шигърият бакчасындагы чүп үләннәрне утаучы юк һаман әле халык кына түгел, хәтта галимнәр, зыялылар, мәгълүматлы кешеләр үзләре дә аңламаган гарәп-фарсы. борынгы төрки тел сүзләрен күп куллана Ул сүзләр поэзия тукымасына чакырылмаган әрсез кунактай килен кереп хайлашалар. Алар туган телне, әсәр канвасындагы зәвыкны ямьсезли. Күп нәрсә борчый Галимханны. Бик күп. Хәзер инде аны Казанга бару уе алгысыта Быелгы яз да, матур кыз сыйфатына кереп, анын колагына пышылдады:
— И Галимхан! Күп михнәт чигеп, авыр кайгы күрден, ләкин бирешмәдең, чын ир-егет әнә шулай була; хәзер иңде рәхәт-бәхет күлендә йөз. Кил Казанга — мин сине шунда көтәм!
Бу — казакъ кызы Карлыгач-Сылу иде. Аның күз алдында казакъ халкы тормышындагы низаглар, интригалар дулкыны чайкалды! Карлыгач- Сылу шул дулкыннар эчендә йөзә, шаяра, көлә. Бермизгел ул, тораташтай катып калып, булачак кәләше Калтайга йодрык күрсәтә. Бәллүдә чакта ук Карлыгач-Сылуның колагын Калтайдан тешләтәләр. Калтай кәрлә буйлы, шадра йөзле, сүз тәме белмәүче мәнсез малай булып үсә. Карлыгач- Сылу анын куенына керүне тәмуг утында януга тинли. Аһ, илаһи мәхәббәт! Ләйлә-Мәхнүн, Таһир-Зөһрә, Йосыф-Зөләйхалар бар ич' Нишләп сон әле бөтен дала моңын үзендә туплаган, сихерле кара күзләре белән йөрәгенә үтеп керә белгән, энхс тешләре арасыннан сүз гәүһәре сибә алган Карлыгач-Сылу калку түшләренә маймылдай үрелүдән башканы белмәгән Калтайның сасы тынын иснәп яшәргә тиеш? Юк. мөмкин гүгел бу! Бу романын укысалар. Җир йөзеңдәге барлык милләтләр: Аһ, Карлыгач-Сылу син иҗтиһатлы, син бөек, син ирек кошы, син акыл иясе”, — диячәкләр. Карлыгач-Сылулар бит бер казакъ халкы тормышында гына түгел, татар, башкорт, үзбәк, уйгыр, әзербайжан, төрекмән халыкларында да бар Хәзергә Галимханны казакъ кызы Карлыгач-Сылу язмышы борчый Чөнки бу кыз белән ул күзгә-күз очрашты Анын сихерле, серле, тылсымлы карашлары белән ләззәтләнде. Ул әле унбиш яшьтә генә иде Галимханнан укырга-язарга өйрәнде. Аһ. ул чая карашлар' Аһ, ул анын сөеп каравы! Аһ, анын акыл жзггмәс дәрәҗәдә елмаюы! Менә шушы инде Карлыгач-Сылу. Менә шушы инде дала матурлыгын. дала мәгънәсен анлаучы кыз. Менә шул кызның тылсымлы көчен, йөрәк-гәүһарен. гүзәллек алиһәлеген тасвирларга кирәк ана “Казакъ кызы" романында. Димәк ки. Казанга буш кул белән түгел. “Казакъ кызы" исемле роман күтәреп барырга кирәк Сал өстәлгә. Шаккатсыннар. Исе-акыллары китсен Чәчләре үрә торсын
Шуңа күрә Галимхан, романын тәмамламый торып, Казанга кузгал
маска булды. Җәй буе утырды. Җәйге җылы җилләр көзге салкын җилләр белән аралашты Ә [юман 1]дман тәмамланмады әле Шулай да ул барыбер китәргә булды. Тик... анын ак юлына янә кара елан сузылып ятты. Елдан артык тиенләп җыйган акчасын жуликлар урлады. Ул янә бер ел кара эштә эшләргә мәҗбүр булды. Шул ниятен әйтер өчен ул Нурислам абыйсы янына баракка барды.
VII
Анын күнеле бик тә төшенке иде. Ә эшчеләрнеке, киресенчә, гаҗәп күтәренке. «Алар эчеп күңел ача. Шул аракы күпләрнең гомерен өзде, гаиләсен таркатып, балаларын фаҗига сазлыгына батырды, тормыш юлына көл сипте. Галимҗан өч изге максатның мөгезеннән алды. “Тартмаска, эчмәскә, хатын-кыз белән чуалмаска. Ул бу максатның мөгезен каты тотты. Алдыйлар бер Галимҗан гына түгел. Бер-ике ел эчендә йә колынлык, йә бәләкәй өйлек акча эшләп, күлмәкнең эчке ягыңда теккән кесәгә яшерелгән акчасын даими рәвештә билгеле бер нәзакәтлелек белән сыйпый-сыйпый, әҗәл даруыннан да ныграк саклаган хәлдә, тизрәк авылына сыпыра ул. Шуны эшләмәсә, әлеге тәнне өзлексез кытыклап торган акча аяклана башлый. Бер аякка бастымы ул акча, канатлы тулпарга әверелеп, оча да китә. Ку син хәзер тулпар артыннан. Булмый. Аслан булмый. Үлсән дә. Зимагур тормышы — аждаһа теле белән бер. Ялмап, суырып алса — аннан ычкынырмын димә Шуннан ул әллә нинди җырлар дөньясына кереп бата:
Зимагурлар жәйгә чыкса, Ун кадак ит — бер ашка; Зимагурлар кышка керсә, Он табалмый умачка.
Зимагурның аягында Аршын ярым чабата. Киндерәсен урый-урый. Караңгы төн таң ата
И зимагур, кайт илеңә, Илеңдә иген игәрсең; Ы стаканыңны ат итеп, Бутылканны жигәрсен..
Шуларны җырлап, шаркылдап бер көлеп җибәрә бахыркайлар. Хәзер инде ул үзен ата зимагур дип хис итә. Анын өчен — дингез тубыктан. Бар акча бүген эчәргә — ул капрал. Юк акча — ул кикриге шиңгән әтәч. Бер ел үтә. Ике. Өч Дүрт. Биш . Зимагур агуы йоккан мескен мәңгелек фаҗигага дучар була. Алдыйлар Нурислам абзый яшәгән баракта да бар. Әле менә шулар каршы алды Галимҗанны. Күңелләре күтәренке. Әйтерсең, 1812 елгы Ватан сугышында Парижны алган солдатлар Ачның күзе — икмәктә, ялангачның — бишмәттә, ди. Боларнын уе икмәктә дә, бишмәттә дә түгел — аракыда. Аракы вакыт-вакыт ачлыкны да, бишмәтне дә оныттыра.
Галимҗанны алар аягүрә басып каршы алды. Ана хәзер хөрмәт зур. “Аҗдаһакорсак”, “ажкорсак”, “ачкорсак”, “чихут” кебек күнелсез сүзләр хәзер балык куыгы урынына шартлады Аны “пәйгамбәр" дип йөртә башладылар. Аның пәйгамбәрлек галәмәте бәхәс вакытында калкып чыга. «Аннан сон аның язучы икәнлеген дә белеп алдылар Мөхәррире Фатих Әмирхан булган “Әльислах” газетасында басылган “Зәки шәкертнен мәдрәсәдән куылуы” исемле хикәясе бервакыт Нурислам кулына килеп эләгә. Уфага килгәч, бер танышы табып бирә. Миаска кайткач, Нурислам аны ял көннәрендә, кичләрен, азлап-азлап, боларга укып күрсәтә Шуннан
башлана Галимҗанга былтыргы күз белән түгел, ә бәлки киләчәккә булган өмет күзе белән карау. Ә инде Нурислам абыйсы болай укымышлы кеше икән Авыл мәдрәсәсен тәмамлаган. Тик кайтадыр йә мулла, йә мәзин чапаны кию кызыксындырмый аны. Аптырагач, эшче чанасына утырырга мәҗбүр була. ‘ Без язмыш алдында көчсез әле” дигән сүзләре аның тирән мәгънәгә ия. Аны теләсә кем әйтә алмый. Бу хакта тирән уйланганнар гына төпле фикер йөртә ала. Язмыш алдын ла көчсезлек мәсьәләсен Галимҗан үзе дә хәл итә алмый. Бер ел кара эштә үткәрде гомерен. Нәрсә бу9 Язмышмы9 Ялгышмы9 Алда — әллә ничә биек тау. Барысының да башына менеп җитеп булырмы9 Ай-Һай! Бу да язмышмы9 Ярый ла язмыш җиле, котырынып исеп, балык җәтмәседәй урап алып, таулар түбәсенә мендереп ташласа. Ай-һай-һай, көт син аны, андый бәхет кызыл кар яуганда да булмаячак Балык — тирән җирне, кеше яхшы җирне эзли, ди. Эзләп тә табып булмый бит әле аны. Алда күнме өмет, хыял, менәсе таулар... Син шунын өчен чәнчелердәй булып тир түгәсең. Бер байгош ел буе тиенләп җыйган акчаңны чәлдерә. Кая керде бу акча? Кем кесәсен баетты? Кемнең эчен җылындырды9 Кичә кибеттән әнисенә яулык, күлмәклек сатып алмакчы иде Аны интегеп яши дип уйламасыннар, янәсе Башта авылга кайтып, аннан соң гына Казанга китү иде исәбе. Күлмәклекне дә, яулыкны да ошатмады барыбер Икенче җирдән алырмын әле дип, акчасын тышкы кесәсенә салды. Кайткач караса, акчадан җилләр искән. Хәзер инде буш кул белән авылга кайтып булмый. Казанга бару турындагы кайнар хыял да салкын бозга әйләнде Янә бер ел кара эшче хезмәтен башкарудан башка чара юк.
Шундый уйлар белән килеп керде Галимҗан эшче дуслары янына. Аягүрә басып каршы алсалар да, эчү табынына чакырсалар да, ул берсенә дә ризалашмады. Ым кагып чакырды да Нурислам агасын, булган хәлне сөйләп, янә бер ел эшләячәген әйтте.
— Ярый, Галимҗан туган, үзең беләсен: бүген получка көне, салмыш баштан берни дә әйтеп булмый, иртәнге уй кичкесеннән яхшырак, ди. иртәгә килерсең, хәл итәрбез, — диде башлык
— Рәхмәт, Нурислам абзый! — дип, маржа хуҗабикә Нина Андреевна янына кайтып китте Галимҗан.
Дәвамы киләсе санда