Логотип Казан Утлары
Публицистика

Уйга килгән алга килә


Моннан күп еллар элек, төгәле 1972 елнын сентябре башында, төшемдә бала чагыма
кайтканым булды. Малайлык елларыма.
Буа районының Янтуган авылында яшәгән вакытыбыз икән.
Сугыш чоры. 1942 ел.
Әни мәктәптә укыта, мин алтынчы класста укыйм.
Авылга Ржев шәһәреннән балалар йорты күчеп килгән иде
Ничегрәк танышып киткәнбездер, хәзер инде ваклыклары хәтердән җуелган, балалар
йортында тәрбияләнүче, әнидә укучы (Фатыйма Насыйбулла кызы Камалова - Чистай кызы,
русчасы бик шәп иде, детдом балаларына да рус теле әдәбияты һәм телен укытты) ике малай
— Стасик Антипенко белән кытай малае Юрий Су безнең өйгә килеп йөриләр иде. Малайлар
дәресләргә кагылышлы аны-моны сораштыралар, бергә уйныйбыз. Ә Стасик белән авылдан
шактый ерак Карлы елгасына сирәк кенә балыкка баргалыйбыз. Икебез икс жиргә утырып,
кармак салабыз Төшкә дә балык тоткан чагыбыз керде.
Егерме алты яшендә итәк тулы бала белән тол калган әни, юмарт жан. Стасик белән
Юрийны бик кызгана һәм үзебезгә дә такы- токы ризык тан аларга да өлеш чыгара иде. “Үз
балаларым да шулар көненә калырлар дип куркам”. — ди торган иде ул. (Күңеле дөрес
сизенгән булып чык ты Кырык дүртнен язында әнисбез дә вафат булды. Әти утыз алтынчы
елда ук гүр иясе булган иде Без дүрт балл шыр ятим калдык).
Сугыш көнбатышка чигенеп, Калинин өлкәсе немецлардан азат телгәч, балалар йорты
да Янтуганнан китте.
Ул елларда кемдә кем кайгысы, балалар йортындагы балалык дуслары белән ара
өзелде, бихәбәр яшәдек. Малайлык дәверендәге хәлләр еллар томанына төренеп тоныкланды.
Һәм менә төштә ретрокүрснсш-вакыйгалар
Үземә кызык кына тоелды һичнигә юрамадым да, берәүгә дә сөйләмәдем дә
1972 ел сентябрендә мине Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе шагыйрь Зәк и
Нури абый чакырып алды
— Белоруссиядә бер атна буена СССР халыклары әдәбияты көннәре узачак Сине
шунда җибәрергә булдык. Барып кайт Яна дуслар, танышлар табарсың Бер очтан Зәки әбзәң
партизанлык та йөргән төбәкне күрү дә булыр, диде
Мин шатланып ризалаштым Мәскәү аша Минскига киттем
Белоруссия башкаласында Союзный һәммә республикаларыннан килгән язучыларны
алты төркемгә бүлеп, Бсларусьнын алты өлкәсенә җибәрделәр
Мин Могилев өлкәсе төркеменә кертелдем Башкортстаннан Гыйлемдар абый
Рамазанов та безнең белән булды. Өлкә башкаласында да, авыл районнарында ла чынашлар
ясадык.
Могилевның лифтлар заводындагы очрашу бик күңелле узды Ә минем өчен ул әйтеп
бетергесез истәлекле булды.
Очрашу башында ук безне озатып йөрүче бслорусь шагыйре Николай Аврамчик
кичәгә килгән язучылар белән таныштырды Без һәммәбез дә үз әсәрләребезне укыдык. Мин
Чаян’ да басылган "Хәмидулла агай риза" дигән юмористик хикәямне укып йөрдем
Төрле милләт язучыларынын русча чыгышларыннан соң эшчеләр, инженерлар рәхмәт
сүзләре әйттеләр
Цех начальнигы урынбасары Станислав Антипенко чыгышының азагыңда бик
дулкынланып болай диде һәм мине әллә нинди халәткә салды
— Мин татар язучысы Барлас Камаловны тагын бер кат аерып алып тәбриклим
Мин Бөек Ватан сугышы елларында алар авылында детдомда тәрбияләндем. Без балачак
дуслары идек Мин аның әнисен — Фатыйма Насыйбулловнаны да укытучым буларак
х әтеремдә саклыйм...
Күңелемдә яшен сызылды.
— Стасик бит! Стасик!..
Станислав Николаевич трибунадан төшеп, сәхнәдәге өстәлгә юнәлде, мине килеп
кочаклады, үбешеп күрештек
Мин елак адәмнәрдән түгел шикелле, әмма бу минутларда күзләрем тулы яшь иде.
Станислав исә фәһемгә дә китермәгәндә күрешү шатлыгыннан тартынып та тормый елап
җибәрде.
Культура сараенда алкышлар озакка сузылды.
Станислав Антипснконын өенә кайтсак, мине икенче могжиза көткән икән Анын
хатыны балалар йортынын ин чибәр кызы Наташа Дроздова булып чыкты Белгечлеге буенча
экономист, ул мине дә, әнине дә яхшы хәтерли икән...
Менә шундый гаҗәеп хатирәле очрашу булган иде Шуннан сон мин төшкә ышана
башладым бугай.
Барлас КАМАЛОВ.
Оча торган тәлинкәл әр
Хәзерге вакыгга оча торган тәлинкәләр турында куп сөилиләр, матбугатта да еш
язалар. Ә миңа аларны солдатта хезмәт иткән алтмышынчы елларда ук күрергә туры килде,
җәмәгать.
Вик тор исемле Саратов егете белән Мәскәүнен төнге күген саклап, иртә белән
дежурдан' кайтып килә идек. "Төп бина’дан шәһәрчеккә кадәр ике чакрымлап җәяү тәпилисе.
Ләкин шул вакыт артыбыздан йөк машинасы куып җитте. Шофер Гыйльметдиннең постта
торучыларга иртәнге ашны таратып йөрүе икән Ә анын юлы шәһәрчек яныннан ук уза бит.
Кул күтәреп туктаттык тегене.
— Утыртып кайт әле, — дибез.
— Урын тапсагыз, пажалысты, — ди Гыйльметдин, кабинадан карчыга томшыгыдай
борынын сузып.
Кузов та, тагылма әрҗә дә аш-сулы флягалар, савыт-саба белән тулы. Төшеп калырга
җайлы булыр дип. тагылма әрҗәгә үрмәләдек. Урын җайсыз булса да җырлап кайтабыз.
Әнә инде урман аланына сыенып утырган шәһәрчегебезнең тәбәнәк йортлары. КПП
капкасы, ашханә һәм мунча торбалары да күренә башлады Ашханә торбасыннан сыек кына
төтен күтәрелә. Димәк пешекче Вася безне дә иртәнге аш белән сыйларга әзерләнә... Инде
шунда, юл чатында төшеп калсак та була.
Әмма, ни хикмәт, машинаның туктарга исәбендә дә юк. бетон юлдан алга җиллерүен
дәвам итә! Әллә инде Гыйльметдин безнен турыда онытып ук җибәрдеме'’ Кабина түбәсенә
төяр идек, тагылма әрҗәдән анда ничек сузыласын
— Туктат! Туктат! — дип кычкырабыз — тавышыбыз җил белән артка габа очып китә,
әггәгенәсс! Машина безнең тавыш тизлеген узып, алга оча Юлдашым Вик торның урысча
тозлап-борычлап кычк ырган сүзләренең дә тәэсире булмады Шуннан аның зәңгәр уг чәчеп
торган карашы әрҗәдәге савыт-сабага төште Шактый саллы әлүмин тәлинкәләрне берәм-
берәм алып, машина алдына коелдыра башлады бу' Шофер шуны күреп, тук татмасмы, янәсе.
Ләкин монын да файдасы булмады Тәлинкәләр оча, аларны узарга теләгәндәй, машинабыз
алга таба җилдерә.
Шулай да дистәләп тәлинкә очканнан сон, күрде бугай Гыйльметдин, тук татты
машинасын Ләкин инде без шәһәрчектән шактый ерак китеп өлгергән идек Бетон юлга
сикереп төшүгә, Виктор сүгснә-сүгснә кабина ишеген төеп алды
— Нишләп туктатм адын, чучмек, фәлән-фәсмәтән! — дип Гыйльметдингә ябырылды.
Ә Гыйльметдингә нәрсә, мыек астыннан елмаеп тик утыра.
— Онытканмын, егетләр. Гафу! — ди.
— Соң. кабинаң алдына очкан тәлинкәләрне күрмәдеңмени'’ — дим тегенә.
— Күрдем. — ди Гыйльметдин. — Тик мин аларны теге ни космик тәлинкәләр дип
белдем бит
Әллә шаярып әйтә бу карчыга борын, әллә чыны шулай — андамассын.
— Ярый, мин замат әйләнеп киләм. ала кайтырмын үзегезне. Әлегә оча торган
тәлинкәләр "не жыя торыгыз, — дип кузгалып та китте
Без ул көнне иртәнге ашка сонга калдык, әлбәттә. Ризыксыз калдык. Анын каруы
солдатларга көлеп сөйләргә тагын мул гына жан азыгы булды. Ну. Гыйльметдин, оча торган
тәлинкәләр кайсы планетадан иделәр сон? Бәлки алар Америкадан килгән хәрби очкычлар
булгандыр. Нигә ракетачыларга тревога бирмәдең'” - дип көлеп рәхәтләнделәр...
Шамил МАННАПОВ
Ашк а таракан төшү
Ашка таракан төшү дигәннән, моннан егерме еллар элек бер күнелсез хәл булган иде.
Малайнын теле ачылуга мин моңа Равил Фәизуллиннын өч кенә юллы “Горурлык” дигән
шигырен өйрәттем.
Шулай бер ял көнне, танышларга сугыласы иттек. Без килгәч, чәй өстәле әзерләнә,
шешә-рюмка тавышлары чыга башлады. Самавыр да чыжларга маташа Шулвакыт, кушмаган
килеш. Нияз сандалигын салып, диванга басты да
"Таз эче ндә орчык малай.
Пар эче ндә ата елмаюы
Арка ышкырга кеше м бар'" —
дип теге шигырен сөйләп ташлады бит
...Шунда хуҗабикәнең йөзе зәңгәрләнде һәм тиз арада чынаяклар өстснә ашъяулык
кире ябылды. Самавыр штепселе тартып чыгарылды Минем аркада баш төзәтергә өметләнеп
утырган хужа аягыма китереп басты. Менә шул мизгелдә генә боларның балалары булмавы
башка китереп сукты
...Шуннан тавыш- тынсыз гына кузгалырга мәжбүр булдык инде Һәм борынны
салындырып, малай тәресен эчтән генә сүгә-сүгә, икенче танышларга — ир балалы йортка
киттек Равил Файзуллин шигырен сөйләргә
Гаилә җанлы Роберт
Бсртөркем Татарстан журналистлары Венгриядән кайтып киләбез. Самолетта бер
тапкыр комплекслы ризыклар бирәләр бзп инде Маҗарларның күз явын алырлык зиннәтле
тартмаларында тартма эчендә тартма икән
— Бушагач, моның тартмасын балаларга алырга ярый микән' — дип сорады
радиотапшырулар редак торы Рәзин Нуруллин
Әмма танылган шагыйрь Роберт Миннуллин (ул вакытта “Сабантуй” гәзитс
редакторы) барыбызга караганда да гаилә җанлырак булып чыкты. Олы дипломатын ачты да,
тартма шунда “чумды", һәм ипле генә итеп
— Исән-сау кайтып жмткәч. бөтен гаилә белән утырып ашыйбыз аны, — диде.
Әрәм итәләр бит
Янавыл районының (Башкортсган) Сабага әдәбият-сәнгать көннәренә килгән зур
делегациясен озатабыз Район чигендә саубуллашу сү мэре әйтелә Җинслчә генә ашау-эчү дә
бар инде Миңа журналистларны Йөз игү йөкләнгән иде Караштырам “Ватаным Татарстан"
гәзитеннән килгән Мидхәт абый Шак иржлнов юкка чыкты бит. Читкәрәк киткән икән Барсам,
фотоаппаратлар тутыра торган сумкасына кечкенә генә — сувенир кебегрәк шәраб салып
маташа бу
— Мидхәт абый, нишлисен, мин айтәм.
— Менә тыгып куям әле. — ди бу - Без киткәч. монда барыбер әрәм итеп бетерәләр
аны...