Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИ СҮЗНЕҢ ҖЕГӘРЕ


ТУКАЙ - ӘСӘРНЕН ФОРМАСЫ ҺӘМ ЭЧТӘЛЕГЕ ТУРЫНДА
алтач төбәгендә, Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстай жәсәдс җирләнгән Сосна Пүчинкәсе авылында, сигез ел инде шигырь бәйрәме үткәрелеп килә. Бәйрәмдә районның яшь иҗатчылары белән бергә Татарстанның танылган әдип-шагыйрьләре һәм галимнәре очраша. Анда әдәби хәрәкәт, халыкның рухын сафландыру гамәлләре турында иркен генә бер сөйләшү- фикерләшү була 1997 елның маенда, шундый очрашу барышында, шагыйрь Равил Файзуллин тарафыннан, "Тукайны халыкка эшләтергә кирәк” дигән кызыклы һәм киң мәгънәле сүз әйтелде.
Чыннан да, кайчандыр дөнья әдәбиятына Габдулла Тукай кебек бөекләрне бирү дәрәҗәсенә җиткән халыкның бүген яши торган дәвамчылары шундый асыл затларның рухына, мәдәни мирасына лаеклы булырга, аларнын тоткан кыйбласын тугры саклый белергә дә тиешләр бит әле. Инде үз-үзебезне танырга тырышып, "Без кемнәр?” дигән сорау алдында калганбыз, халкыбызның борынгыдан килгән асыл сыйфатларына кайтырга телибез икән, ерак һәм якын тарихыбыздагы бөек шәхесләрне күз алдына китерү, максат-омтылышларыбызны, рухи кыйммәтләребезне аларныкы белән тәңгәлләштерергә омтылу фарыз.
Тукайларны халыкка эшләтү дигәндә әнә шулар уйда тотыладыр. Яшәешебезнең, рухи дөньябызның таррак бер өлкәсен — бүгенге шигъриятне — генә күз уңында тотсак та, аны Габдулла Тукайның шигъри энҗеләре дәрәҗәсендә өйрәнү, хәзерге шагыйрьләр иҗатын Тукайның үз-үзенә булган таләбе югарылыгында бәяләү күп нәрсә бирер иде
Тукайны без бөтен күзәнәге белән Шагыйрь булып туган, ә аннары шигърият юлында аңа өйрәнергә-эзләнергә дә, иҗат газабы кичерергә дә туры килмәгән, диебрәк күз алдына китерәбез. Табигать аны былбыл итеп яраткан, янәсе. Кайда һәм кайчан тели — чыга ла сайрый, авызын ачкан саен, каләме белән бер сызган саен моң чыга. Җитмәсә, шагыйрь үзе дә, кем беләндер үртәшкәндә, былбылны сайрарга өйрәтәсе бармыни, дигән кебегрәк сүз әйтә Тик чынлыкта ул да, Тукай булып Тукай да, үз иҗатына искиткеч таләпчән караган, эзләнеп, осталыгын гел арттырган Табигый сәләт белән жиңел генә шагыйрь булырга өметләнүчеләр яисә шагыйрьлекне көч түкмичә, михнәтсез генә файда китерә торган кәсеп дип исәпләүчеләр Тукай тырышлыгының йөздән бер юнәлешен — әсәрләрендә форма һәм эчтәлек бердәмлегенә ирешү омтылышын — гына күздән кичерсәләр дә, бөеклекнең асылын һәм чыганагын аңлау юлында бер адым алга китәрләр иде Чөнки Тукай кебек талант иясенә дә андый бөеклек искиткеч зур иҗтиһат аша гына килгән. Шигърияттә Тукай эзләнүләрен һәр яңа буынга әле кат-кат өйрәнәсе бар.
Эчтәлек һәм форма бердәмлеге — әдәби әсәрнең нәфислеген, никадәр оста эшләнүен, укучыга тәэсир көчен билгеләүдә, аңа бәя бирүдә иң кирәкле бер шарт. Чөнки үзенә тәңгәл килерлек формага салынганда гына эчтәлек тулы ачыла, эчтәлекне ачарга ярдәм итәрлек форма гына әсәрне бизи, аның белән бергә озак яши. Габдулла Тукай мондый бердәмлекнең зарурлыгын художниклык сиземләве белән бик нечкә тоеп кына калмаган, ә бәлки аңлы рәвештә шучта омтылган, хәтта башкалардан да таләп иткән.
Б
Шагыйрьнең форма һәм эчтәлек турында заманы өчен шактый яңалык булган һәм әле дә бәһассн югалтмаган үзенчәлекле фикерләре бигрәк тә унынчы елга һәм аннан соңгы ижатына туры килә. Анын турыдан-туры шушы темага караган "Сәгьде Вәккас әфәндегә” дигән билгеле мәкаләсе, татар халык җырлары һәм аларнын характеры, кыйммәте, килеп чыгуы һәм төзелеше турында 'Халык әдәбияты" дигән хезмәте, үзенең поэтик лабораториясенә инде җитлеккән шагыйрь буларак кабат күз йөртеп язган “Уянгач беренче эшем” исемле мәкаләсе нәкъ шушы елларга карый Шул ук вакытта Тукайның әдәби әсәрдә форма һәм эчтәлек бердәмлеге хакында төптән, нигезле уйланулары чорын тирән бер чик белән аерып куеп та булмый. Анын “Кисекбаш”ка гыйлавә"се яисә “Нәҗип Ломовой шигырьләре” дигән мәкаләсе 1908 елда, “Шигырьләребез" дигән хезмәте 1907 елда язылган Бу хәлдән шагыйрь поэтик осталыгы үскән саен әдәбият мәсьәләләре белән, шигырь-поэмаларнын эчтәлеге һәм формасы проблемалары белән ныграк кызыксынган, әдәби тәнкыйть белән җитдирәк шөгыльләнгән, дигән нәтиҗә чыга
Тукай иҗатын язылу чорына бәйле тәртиптә күзәткәндә, анын “Бер татар шагыйренең сүзләре” дигән шигыре шагыйрь образына, шагыйрь буларак үзенен кыйбласына багышланган башка әсәрләреннән алдарак тора: ул 1907 елда ук ижат ителгән. Гаять оптимистик рухлы бу әсәр, тулаем алганда, татар милләтенең, татар шагыйренең башкалар белән тиңләшерлек бөеклегенә, көченә дан җырлый (Ходаем. Тукай кыерсытылуларының йөздән берен дә күрмәгән хәзерге байтак шагыйрьләр лә милләтебезгә шундый ышаныч-өмст белән карасачы'), поэзиянең иҗтимагый ролей, урынын атап күрсәтә. Ләкин бу урында без анын бер строфасына игътибар итик:
Ачы булгач күнелсм, шигърем ачы чыга, Бәгьзән пешкән дип уйласам да, чи чыга, Очырмакчы булсам былбыл күкрәгемнән Әллә ничек мыр-мыр итеп, мәче чыга
Шигырьгә салынган эчтәлек — бу урында авторның рухи халәте — шигырьнен яңгырашы, авазы белән гармоник бәйләнештә — Бу юллардан без әнә шуны аңлыйбыз Шагыйрь ачы күңелле булганга, аның шигыренең эчке мәгънәсе дә, тышкы бизәге дә “ачы чыга", нәкъ шуңа күрә ул сандугач булып татлы тел белән сайрый алмый
Бераз соңрак, 1909 елда, "Сәрләүхәссз" шигырендә Тукай поэзиянең ролен, бурычын тагын да бисккәрәк күтәреп, эчтәлеге нинди булырга тиешлеген конкретрак күрсәтте:
Кузгатмакчы булсан халык күңелләрен, Тибрәтмәкчс булсан ин нечкә кылларын. Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен. Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен
Дөрес, биредә куелган төп проблема — шигърияттә тормыш чынлыгына чакыру, “саф сәнгать" тарафдарлары белән бәхәс “Кузгатмакчы булсан халык күңелләрен", мәгънәсез усн-колкс белән вакыт үткәрмә, ачы хәсрәт коен көйлә", ди шагыйрь Чөнки әле "ачы хәсрәт" заманы, әлс “гомер уен түгел, бәйрәм түгел, һич кайгысыз кеше булса, адәм түгел" Шагыйрь бу сүзләрне бүгснгсбсз өчен язып калдырган, диярсең. Менә ни өчен шушы васыятькә тугры калган шагыйрьләр — Г Афзал, И Юзиев, М Әгъләмов кебекләр иҗаты күпчелек милли матбугатыбызны күмеп киткән Сабан туйлары, бәйрәмнәр, тантаналар һәм мәҗлесләр рухына туры килми, нәкъ шул ягы белән кемнәрдәдер канәгатьсезлек тудыра
Ләкин халыкның ачы хәсрәтен нинди формага салып көнләргә соң’ Бу сорауга җавапны без Тукай "Сәрләүхәссз"еннән үзебез сиземлибез уен, көлке өчен кулланылган көй һәм форма монда ярамаячак ят булачак инде Анын үзенә хас көе табылырга тиеш Ә ул көй халыкта, халык монында Шагыйрь гомере буе халык җырларының илаһи моңына, төзеклегенә, сүзләрнең гаҗәп оста сайланып, кечкенә бер мәйданда зур фикер белдерүләренә сокланды
Бөек Тукай һәр яңа тема, яңа эчтәлек өчен ана тәңгәл килерлек форма эзли
Менә анын 1908 елда язылган “Бичара Бибиҗиһан” исемле шигъри тәнкыйте Шагыйрь анда Закир Сәетзадәнең рационализм методы белән ижат ителгән шул исемдәге драмасыннан көлә:
Бар сон хикмәтләр1
Бакалар оча,
Тавыклар йөзә,
Ученый мәче
Хикәят сөйли,
Курайлар көйли.
Асраулар сәхнәдә фәлсәфә сата.
Шундый сорау туа: Тукай ижаты өчен бөтенләй ят булган ирекле шигырь формасы бу әсәргә ничек килеп кергән?
Чөнки шигырь гадәттән тыш эчтәлекле драмага пародия буларак язылган Драманың образлары да табигый һәм типик түгел, һәм әнә шуларны тәнкыйтьләгән әсәр өчен дә Тукай, төзек шигырь калыпларын кире кагып, “сикәлтәле” булган, гадәттән тыш форма сайлый. Тәнкыйтьтә бу турыда бер сүз булмаса да, пародиянен үзенчәлекле шушы формасы белән Тукай драманың төзексезлегенә игътибар юнәлтә
Шагыйрь үз иҗатына барыннан да бигрәк таләпчәнрәк. Эзләнә, уйлана. “Һич риза булмыйм үземнән язганымнан соңра мин”, — ул 1909 елда (“Тәрәддөт вә шөбһә”).
Тапдисәм маузуг язарга аптырыйм:
Кай төшеннән мин моны, дим, ләктерим9 —
дигән юллары да (“Вакъты гажезем”, 1909 ел) анын тынгысыз эзләнүләре турында сөйли. Табылган теманы (маузугны) ничек кыскарак, ачыграк әйтеп бирергә, кайсы ягы белән укучы хөкеменә тапшырырга9 — шагыйрьне әнә шулар борчый Яна эчтәлек өчен яна форма эзләп, ул кайвакыт прозага да мөрәҗәгать итә
“ Кояш йөзен чытты Атлады Инде көлми Агар сулар дәфгатән бохтандылар Ачы җилләр исеп, котырып китеп, агач башларындагы кошларны кыйблага сөрделәр Караңгы Күңелсез. Салкын.”
Җан өшеткеч бу күренешне, хәвефле мондый юлларны без Г. Тукайнын “Мөбарәк тәсбих өзелде” дигән мәкаләсеннән укыйбыз. Җирне-күкне бердәй каплаган мондый хәсрәтле күренешнең сәбәбе нидә соң? Эш шунда, “Куркынычлы, үзәк өзгеч хәбәр фаш булды, Толстой вафат!” Бу хакта проза белән (нәсрән) язуын шагыйрь үзе түбәндәгечә аңлата:
Ушбуны яздырды нәсрән вөҗданымның көчләве. Мәсьәлә бик зур, сыйдырмый тар шигырьләр үлчәве
Әйе, шигырь, ни дисәң дә, төрле үлчәүләр, кальгалар, строфалар, рифмалар белән чикләнгән жанр. Аеруча дулкынланганда яисә борчылганда, "мәсьәлә бик зур” булганда, үз кичерешләрен Тукай булып Тукай да “тар шигырьләр үлчәве”нә сыйдыра алмый Шигырьдә һәр яңа эчтәлек үз формасын сорый, дөрес сайланган форма гына эчтәлекнең төгәл ачылуына, автор фикеренең укучыга барып җитүенә ярдәм итә, әдәбиятны, шигъриятне әйдәп баручы осталар да бу кагыйдәне жинел юлдан әйләнеп үтә алмыйлар — әлеге факттан без әнә шуларны аңлыйбыз.
Бу җәһәттән шагыйрьнең “Кисекбаш”ка гыйлавә”се аерым игътибарга лаек.
Көлкеле чыкты: ярарлык ул ягы. Әмма бик шәптән түгел гармун ягы Сарт китабыннан алынган үрнәге, Нәзмы шуннан бик мөкәммәл булмады.
Шигыремне сафтагы гаскәр кебек тездем, ди Тукай Тик менә аның “нәзмы”, музыкальлеге, яңгырашы бик камил чыкмады, “бик мөкәммәл булмады” Чөнки:
Монтазам булсынмыни соң гаскәрен, Алгач үрнәккә Бохара гаскәрен'
Билгеле булганча, Тукайнын “Печән базары яхут яна Кисекбаш" поэмасы дини эчтәлектәге иске “Кисекбаш" китабынын шигырь үлчәвеннән һәм сюжетыннан файдаланып, ана пародия формасында язылган. Әмма дини эчтәлектәге иске “Кисскбаш"нын “калыбы” дөньяви, тормышчан эчтәлектәге яна “КисекбапГка ярап бетми икән — Тукай ахырдан әнә шуны анлап борчыла Биредә “Бохара үрнәге"н түгел, яна эчтәлеккә тәңгәл килерлек яна үрнәк, — үзгә форма кулланырга кирәк булган, ди ул. Ходаем, бүген әдәбиятыбызны әйдәп баручы яки шуны дәгъвалаучы күп кенә әдипләр һәм шагыйрьләр үз иҗат җимешләренә бөек Тукай кадәр таләпчән карасалар, бәлки, хәзер әдәбиятны укучы аз дип шушы кадәр зарланырга да туры килмәс иде. Тукайларны өйрәнүнең сүрелебрәк китүе дә әнә шуннан — андый авыр үрнәкнең кирәксезгә чыгуыннан түгелме икән9
Форма һәм эчтәлек бердәмлегендә кайсы беренчел, кайсысы әйдәп баручы сон9 Әлбәттә, эчтәлек. Габдулла Тукай да беренче чиратта фикерсез, эчтәлексез "нәзым”нарга каршы көрәшә. Менә анын 1908 елда ук язылган "Урланган мәгънә" дигән юмористик шигыре. Автор анда бер шагыйрь белән сөйләшә Шагыйрь кәефсез, чөнки ул әйтергә теләгән фикерне башка шагыйрьләр күптән әйткәннәр инде
Табып мин шагыйремнең барча әшгарен карап бактым.
Укып чыктым: бөтенләй буш нәзым, тозсыз шигырь таптым, —
ди Тукай Шулай, мәгънәсез, эчтәлексез әсәрне, Тукай карашынча, тозсыз шигырь дип тә, буш нәзым дип тә “бәяләргә” ярый, тик ул чын шигырь генә була алмый
• Бу юнәлештә шагыйрьнең “Нәжип Ломовой шигырьләре" дигән памфлет- пародиясе бик үзенчәлекле Тукай “Нәжип Думави шигырьләрс"нен 18 нчс сәхифәсеннән менә шушы сәтырларны гайнән күчереп, укучыларга гарыз" итә
Хып-хып-хып кәкре кит — ай.
Кыгый кәкре кит — мәй
Шап-шап-шап: котырып чык — таң
Гууу: котырып чык — шул
Кыт, кыт, кыт: кикрикме — бай
"Күрәмсез, нинди шәп шапылдый!" — дип нәтижэ ясый Тукай Чыннан да, ниндидер “үзенчәлекле форма бар, ә эчтәлек юк Шуңа күрә шигырь дә юк һәм Тукай үз хөкемен чыгара:
Тау башында тимер бөкән, типкәләмә, Думави, Шигырьне болай язмыйлар, үпкәләмә. Думави
Шагыйрь үзенең “нәзым белән шигырьне" асра белүен, буташтырмавын Аз гына төзәтү"сндә бер кат белдергән иде инде Анын шигырь төзелеше, шигырь үлчәме хакында һәм шигырьнең һичшиксез мәгънәле бүлырга тиешлеге турында иң кыю һәм нигезле фикерләрен без “Сәгые Вәккас әфәндегә дигән мәкаләсендә очратабыз (1911 ел) Сәгые Вәккас "Шура" журналында бер мәкалә язып, Г Тукайнын “Мияубикә" шигыренә, уңай бәя бирә дә. “җитешмәгән яклары" итеп “рифмаларнын (ахыр сүзләренең) ямьле оеша алмаулары”н күрсәтә, "икс юллы татар шигырендә бер юлның ахыргы сүзе "нәрсәгә" булып, икенчесенең ахыры "мәсьәлә" булуын вәзне шигырь җәһәтеннән дөрес күрми" (Г. Тукай) Тукай исә "нәрсәгә белән "мәсьәлә"нсң вәзен булырга яраганлыгын дәгъва’ итә. Анын белән генә дә чикләнми Лермонтовтан, төрек, гарәп шигырьләреннән һәм Сәгыйть Рәмисвтан мисаллар китереп, үз карашын яклый
“Сүз ахыры буларак, ушбуны әйтәм һичбер шагыйрь, шигыренең бер юлы ахырын “такмак" дип язгач та. каләмен качагына кыстырып, мич арасыннан кыштыр-кыштыр “шакмак" эзләп йөрергә мәжбүр түгелдер
Шулай ук һичбер нәзыйм бер юл ахырын "сукмак" дип туктаткач та өй алдына чыгып, "тукмак" эзләргә бурычлы түтелдер .
— ди автор
Рифманың нәкъ менә көтелмәгән, шул ук вакытта строфаның төп мәгънәсен туплаган сүз булырга тиешлеген соңрак рус шагыйре В В Маяковский да әйтте
Биредә ике шагыйрьнең шигырь техникасы турында бердәй фикерне алга үткәрүен күрәбез. Маяковский да строфаның беренче яртысын укыганнан соң үзеннән-үзе укучының теленә килеп торган шома рифмаларны якламады. Әгәр шушы карашлар җирлегендә хәзерге бик күп шигырьләрне, бигрәк тә "Заманча җыр текстларын” күздән кичереп карасак, аларның авторлары арасында шагыйрьлекне шактый гадиләштереп аңлаучылар да барлыгын күрер идек.
Тукай “Сәгьде Вәккас әфәндегә" ачык хатын түбәндәге юллар белән тәмамлый:
Шигырь
Бер үлчәүдә: кырау, сорау, мияу, мырау, һәм кылтырау, һәм шылтырау, һәм кыңгырау. Вә “өркетик", вә “беркетик", вә “куркытыйк”, “Бетик", “көтик" берлән “сытыйк" һәм "кыт-кытыйк!"
Менә бу шигырьдә юл ахырлары вәзен җәһәтеннән дөрес булса да. шигырьмен эчендә мәчеләр кычкырып, тавыклар кытакларга тотынсалар, бер дә күңелле түгел инде”.
Тукай өзлексез яңа поэтик формалар эзли, шигырьләрендә башка милләт, бигрәк тә рус шагыйрьләре Пушкин, Лермонтов иҗатларыннан төрле шигъри алымнар файдаланып карый, әйтик, аның “Кичке азан" исемле әсәре шулай языла. "Русларда һәм башка мотәмәтдин милләтләрдә һәр сатыры ике сүздән гыйбарәт, ләкин гаять мәгънәле шигырьләр бардыр. Мин монда нәмүнә өчен Лермонтовның бер шигырен ■алып, шул мотивка "Кичке азан" сәрләүхәсилә гажизанә бер шигырь яздым”, — ди ул. Шул ук вакытта Тукай башка милләтләрнең шигырь калыбын тиешенчә үзләштерми генә икенче милләткә күчереп куюга каршы килә. "Шигырьләребез" дигән мәкаләсендә (1907 ел) ул кайбер татар шагыйрьләренең "татар рухына, татар халкына бер дә тәэсире юк", “казакъ бәхре илә” иҗат итүләрен тәнкыйтьли. “Уянгач беренче эшем" исемле мәкаләсендә (1913 ел) “әллә нинди "американизировать" ителгән "Кичке азан”ны да кире кага.
Әдәбият мәсьәләләренә карата махсус язылган мәкаләләреннән тыш та, Тукайның памфлетларында, фельетоннарында һәм шигырьләрендә йөгерек тел белән әйтеп узган фикерләрен, әдәби әсәрнен эчтәлеге һәм формасы турындагы карашларын күз алдына китерерлек тәгъбирләрен күпләп очратырга мөмкин.
Тешләреңнең гәүһәреннән кабызып алдым менә
Мин бу шигъре, әйтсәңез лә, энҗедән ким кай төше0
—ди ул “Мәхәббәт" шигырендә. Энҗедәй тезелгән шигырь — Тукай менә нәрсәгә омтыла. Бөтен иҗат гомере буена!
Менә тагын берничә юл:
"Бу китап өчен мин үземчә яхшы вә матур дип белгән кыйтга вә шигырьләрне генә сайларга тырыштым”, — ди Тукай "Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” китабына язган "Мокәтдәмә"сендә. “Яхшы вә матур!" Бу урында синонимнар да, бер-берсен көчәйтүче сүзләр дә түгел алар Бу — шушы ике сыйфатның бер әсәрдә берләшүе, берләшергә тиешлеге. Әсәр яхшы булу өстенә матур да, матур булу белән бергә яхшы да кирәк. Талантлы шагыйрь буларак та, үз чорының бик нечкә әдәбият белгече буларак та Габдулла Тукай мәсьәләгә әнә шулай караган.
Кытайлыларда “Көн саен өстәлеп тормаган белем көннән-көн кими бара" — дигән әйтем бар. Өйрәнеп, белгәннәребезне кабатлап тормасак, шагыйрьләр шагыйре Габдулла Тукай турындагы белем-мәгьлүмахларыбыз да сыегаеп калырга мөмкин. Икенче яктан, татар шигырен бүген Иддар Юзеевлар. Равил Фәйзуллиннар, Зөлфәтләр һәм Мөдәррис Әгьләмовлар күтәргән биеклек никадәр югары булса да. шигъри осталыкны, шигърияттә камиллекне үстерү юлында Тукай эзләнүләрен өйрәнү ихтыяҗы да бетмәде әле. Чөнки бүгенге югарылыкны иртәгә дә саклыйсы бар.