Логотип Казан Утлары
Публицистика

РОЗАЛИНА — ГӨЛСУКМАК...


Розалина...
Мина калса, бик тә шитъри иссм. Роза гөлле шәрскъне дә, лина, ина, сина кушымталы
гарспне дә берләштерә кебек бу сүзтезмә. Фамилиясе дә Шаһ сүзенә бәйле. Шаһи кызы —
Шаһиева. Хәер, шагыйрәнең исеме Хөббиҗамал йә Минлсмәрвәрниса булса да. үзен к үргәч,
бу сүзләр дә шигъри янгырар иде
Кем сон ул Розалина Шаһиева9 Бүгенге интеллек туаль мохит аны яхшы белә. Гавәм
арасында белмәгәннәр дә табылыр. Сорауга җавапны үземчә шәрехлим Белгәннәр — исләренә
төшерер, белмәгәннәр күнеленә сеңдерер
Розалина — халкыбызның гүзәл бер кыз баласы Өч бала тәрбияләп үстергән
шәфкатьле Ана. Табигать алдында үз бурычын үтәп мәңге яшь кала алган сөйкемле кыз.
“Баласыз чагымны хәтерләмим". — ди ул. “Хәзер безгә форсат: пакь яралу, гамәл кылу камил
токымны."
Розалина — галимә, этнограф, сәнгать белгече Заманыңда пединститутта укыткан,
сынлы сәнгать буенча аспирантура тәмамлаган. 25 еллап гомерен сәнгать дөньясына
багышлаган. Музейлар, күргәзмәләр, иҗади конференцияләр Дөньяның төрле кыйтгаларында
фәнни докладлар белән чыгышлар, татар сәнгатен җиһанга белдерү буенча хезмәтләр.
Сәяхәтләр — Багдад, Мәскәү, Истанбул, Абу-Даби, Баку, Амман, С Петербург һ. б. Төп
максаты төрки халыкларның бердәм рухи хәятен киңәйтү, дөньяга таныту "Шигърият, дип
әрни ярты җаным, фән, дип калган яртым кабатлый.”
Розалина — тәрҗемәче, тарихчы һәм телләр белгече. Студент елларында ук, ул инде
шәрекъ классикасы үрнәкләрен татарчага, үзебезнең татар шагыйрьләрен русчага тәрҗемә
иткән. Хәйям. Дәрдмәнд, С. Хәким Галимнәребезнен дистәләрчә фәнни хезмәтләре-
диссертацияләре русчада аның тырышлыгы аша дөнья күрде (К Насыйри, X Госман ) Аның
шәрекъ телләрендә иркен аралашуын, татар һәм рус телләрен камил белүен күреп, аксакал
әдипләребез — Н Исәнбәт, С. Хәким Розалинага зур өмет баглаганнар иде инде
Розалина — безнең өчен, дуслары һәм әдәбият сөючеләр өчен, ин әүвәл — Шагыйрә.
Әйтергә кирәк, ходайдан талант күәсе мул салынган зур Шагыйрә Ихтимал, шәхесенең бу
үзенчәлеге турында ин башта ук әйтергә кирәк булгандыр Әмма алда саналган тормыш
бусагалары, хезмәтләре аша килергә мәҗбүр булды ул бүгенге зур Поэзиягә
J* Китап
Ул — Казанда туып, шәһәр тәрбиясе алган әдибә. Бездә аялыйлар бармак белән генә
санарлык. Шуна күрәдер дә аның шигърияте үзенчәлекле, күбебез күнеккән тезмәләрдән
шактый нык аерыла Үзенен экспрессивлыгы, сурәтлелеге, тарихилыгы белән аерыла.
Ижатыннан кайбер үрнәкләр китерик “Казансулар буйлап йөзеп килгән алтын сандык —
минем үткәнем”, "Илаһи бөек мәгьнәнен бер тамчысы — Гомер”, “Яшел-сары, кызыл-
зәңгәр — авазларның тасмасы”, "Телсез иптәш кызым, җан ачкычым — хөрлек,
миһербанлык чишмәсе”. “Бәрәңге чәчәкләренең күгелҗем төтенендә” (Игътибар итегез :
төсләр куе!) "Дәүәтием аткан кызыл болан, күзләрендә үлем сагышы Сөлек-сөлек елан
балалары тоягына беткән ябышып...”
Шагыйрә ике телдә — татарча һәм русча яза. Кайсы телдә уңышлырак иҗат итә? —
бу хакта мина хөкемдар булу кыен Ихтимал, ике телдә бер дәрәҗәдә язу мөмкин дә
түгелдер. “Татарчада — рухым, русчада — шигъри эстетикам" ди ул үзе Татарча
шигырьләрендә стиль чатаклыклары юк түгел. Тик шунсы бар оригиналь фикер ташкыны,
сурәтләр тезмәсе, көтелмәгән ассоциацияләр сине бөтереп ала, әсир итә, шуна да кайбер
вәзен төгәлсезлекләрен сизмисең, яки сизәргә теләмисең. Мастер (оста) һәрдаим эшләргә
(янарга) тиеш шул!
Әйткәнемчә, сәнгать белгече, нәкыш дөньясы кешесе буларак, анын иҗатында
картина-сурәтләр, салават күпередәй балкый. Тикмәгә генә әйтмәгәндер ул: “Сәясәтк ә
гүзәл хыял өрдем, дау куәте бирдем Сәнгатькә". Кайбер шигырьләре үзе бер картинаны як и
төсле сурәт-детальләрне күз алдына китереп бастыра һава чөмерүче атларын”, “Яса миңа,
рәссам, кызыл төлке!”, “Күңелемдә җирән бураларың”, “Кара күзле җәйрән — Төркия!"
һәр әдибә — үзе бер дөнья. Ул — Ж. Санд йәки А. Ахматовамы, Г. Сәмитова йәк и
С Сөләймановамы — алар үтә катлаулы шәхесләр. Алар бәргәләнә, очына, фейерверк була,
көлгә әйләнеп янадан ялкынга әверелә Розалина да шулар нәселеннән. Ул — җен-
пәриләрнекеннән генә түгел. Алиһәләр нәселеннән. Шигырьләренә багыйк. Нигә әле ул
“Багдад урамында Зөләйханы күреп” (Гыйрак тагы хәлләрне кичереп), Самосырово
(Саумосырово — әнисе әйткәне буенча) чүплегендә казына, нигә әле ул, кыз-хатын башы
белән Азатлыгыбыз өчен бәргәләнә? "Без коллыктан АЗАТ!!! Безнең алда — әле
күренмәгән яңа юл' Яңа тылсым, кодрәт: инанулар, гүзәл илаһларга табыну” ди Шуш ы
хәлиткеч чакларда да үзе турында гына уйлап яткан каләмдәшләре хакында болай дип тә
өстәп куя. “Борча булып, парча язып ялын..."
Розалина ун яшьләреннән бирле шигырь яза. Җиденче сыйныфта укыганда "Ялкын"
журналында беренче шигырьләрен бастыра. Аннан озак еллар тынлык... Сәбәпләре дә
булгандыр Әмма ул һәрвакыт язды. Өзгәләнде, ярсыды, үкседе. Соңгы елларда гына аның
матур-матур гына шигырь бәйләмнәре чык ты "Казан утлары”, "Идел", "Аргамак” һ. б.
Ниһаять, аның беренче китабы дөнья күрде һәм ул сезнең кулларда.
Кара, соры, ак аргамак җиктем
Киләчәккә юллап барышы Үлгәндә дә күзем ачык калыр
Күзәтергә алар чабышын.
Без бу китап чыгуга ихлас сөенәбез Халык язмышынын Бөеклек һәм Фаҗига
бишегендә тибрәнгән Ана-Сабый өчен