Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мәҗбүри гөнаһлар


Яшәгәндә һәркем өметләнә Дөнья куйгач.
Эләгергә оҗмах түренә.
Шул өмете белән китеп бара. Вакыты җиткәч, кара гүренә. Мин җәннәткә, ахры, керә алмам. Булды бугай шактый гөнаһлар... Керсез җаным утлы кисәү булып Тәмуг төпләренә кунаклар.
Нәрсә өчен дисәң, клуб ачтым... Мәчет дигән изге урында. Карт-корының, сиздем, каргышлары Томан булып ятты юлымда.
Тәңре эшен табигатьнеке дип. Балаларның миен чарладым. Кәкрене гел туры дигәннәрнең Сүзләре хак, дидем алдадым. Бармас идең мондый гөнаһларга. Өстән күрсәтмәләр этәрде.
Шуңа күрә азмы зыялыбыз Денсез дигән исем күтәрде... Вакыт җитте. Дәһрилеккә каршы Ләгънәтләргә манган ук аттым. Күккә багам уятуын сорап: Иманымны озак йоклаттым!
Бу гөнаһлы тормыш кысасына Беркайчан да җаным сыймадн. Шул тынгысыз җаным аркасында Дөнья мине шактый кыйнады. Нигә миңа карак түрәләрнең Кирәк иде ишеген кагарга? Кемнең көче җитә мондыйларны Кара читлек эченә ябарга? Акны кара дигән киреләргә
Нәрсәгә дип акыл сатарга?
Кайчан әле иман керткәнең бар Денен сатып эчкән татарга? Турыны гел кәкре диючеләр Ышанамы дөрес дәлилгә?
Кемнәр әле терәү куйган булды Җимерелә барган кабергә. Ерткычлыкта азау тешен ярган Намус хисен тоя аламы? Кайсысы соң күзле итә алды Сукыр булып туган баланы? 111ушыларны күрә-белә торып Мин алышка чыктым җилпенеп. Утлы яшен басты күкләремне, Аяк астым торды селкенеп.
Ә шулай да көрәш өмете зурдан. Бары шайтан гына өметсез. Хакыйкать ул һәрчак җиңеп чыга Яшәү юк ул чын игелексез...
Яшьлек җыры
“Галиябану” җырын ишетүгә Туган авылым төшә исемә: Алып кайта ерак балачакның Ай балкыган матур киченә... ... Урам чаты. Чатта “хәсрәт ташы”. Утырганда әлеге зур ташка, Шәйхел абый җырлап гармун уйный, Хисләр башка анда, сүз башка: “Тәрәзә төбең каты бал, Ашыйсың килсә, ватып ал.
Сөюләрең чыннан булса, Найрәбану. сылуым-иркәм. Тәрәзәңнән тартып ал”. Моң ачыла инеш өсләренә. Яшь талларга барып сарыла. Йоклый алмый яткан кыз йөрәге Җырның назларына ябына.
Ул чакларда кызлар тәрәз ачмый, Теләсә дә, чыкмый талпынып. Әдәп һәм йолалар кушмаса да. Найрә апа...
Найрә апа чыкты атылып!
Мәхәббәтнең көчле ташкыннары Китте аны ерак агызып...
Айлы төндә бу җыр йөрде озак — һәрбер өйдә сөю кабызып...
Гайбәт итеп моны сөйләмәдем. Бер чак гайбәт хуплап дәшмәдем. Гомер буе күңелем түрләрендә Шушы җырны саклап яшәдем. Үскән нигеземә кайткан чакта "Хәсрәт ташы"н сыйпап гел үтәм. Җырдагыдай бергә булалмаган Ике йөрәк тавышын ишетәм.