Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХИКМӘТЛЕ СҮЗЛӘР


Гомерең — мәңгелекнең бер өлеше
Еллар — гомсрнсн чакрым баганалары
Кояшын баш өстендә — күләгәң аяк астында!
Секундлык теленә эләгеп торган кеше гасырларны әйләндерә
Кеше — гомер сәгате, аның аркылы еллар агыла.
Кеше гомере — биләү белән кәфен арасы
Мәнгелск тынлыкка күчкәннәрне минутлык тынлык белән искә алалар Бар дөнья өчен
сызланып йөри дә кеше, үз сызлануыннан дөнья куя Дөп-дөрес йөрдек дөньяда, ялгыш кына
китеп бардык.
Туу белән үлем — бер гомернсн ике очы.
Алга бара-бара да кеше юлының сонына житә
Кеше дөньяга вакытлыча килә — сөенәбез Мәңгелеккә китә —көенәбез
Дөньяга тәмам күзе ачылганда күзе йомыла кешенең
Онык күзе — офыкта, бабай күзе — шәфәктьта
Оныклар — бездән сон булачак бабайлар
Шәҗәрәсе — кешенең дәрәжәсе.
Мәрхүмне сагынабыз — исәннең кадерен белмибез Киләчәк заман — көләчәк заман.
Хакыйкатьне кабатлау да ярый — яшәвең белән!
Көчле усал көче белән, үчле усал үче белән
Тарихка арт ишектән кереп булмый Артыңа тибәрләр
Көн яктырыр алдыннан төн куерып ала.
Кешеләр азрак булган саен бердәмрәк
Тәҗрибә байлыгы югалтулар бәрабәренә туплана
Сукыр — колаклары белән “күрә", чукрак — күзләре белән “ишетә
Сафлыкта — шатлык
Алтын алып салыр идем, кесәм тишек булмаса
Чын алтынны таныр өчен аз микъдары да житә
Салкын тимерчыбык тан кайнар ут йөгерә
Күпләр ирешкән биеклек җиргә якыная
Кеше гомер-гомергә ирек колы
Бәхет — тырышлык кына түгел, отыш та — һәркемгә чыкмый
Үзең мактану — унайсыз, мактасалар — бик унай'
Тыйнаклар түзем — бүтәннәр мактаганны көтә
Кешенең ялгышы шунда — ялгышны гел бүтәннәрдән эзли
Дан асра дуслардан
Кеше тиз үзгәрми, тиз яраклаша гына
Боерырга яратучыдан биграк. буйсынырга яратучы кувряж
Ялгышын яшергән ялгыша
Акыллырак эт хуҗасын тыңларга мәжбүр
Энә күзе сукыр була.
Энә күзенә жеп керсә генә йөри ала
Кандиль - лампочкалар хоры
Күләгә — яктылык юлдашы Караңгыда күләгә булмый.
Кое кые н казыла
Кыйбласы табыну — абыну.
Рух хәерчелеге яманрак.
Кем белемен куллана алмый, кем наданлыгыннан файда ала Кешене укытып та
надан калдырып була.
Тар карашлы кеше — фара яктысына эләккән куяндай.
Ми сырлары кысар
Берне яза, күңелендә — ноль.
Аз белгәндә минбеләмлек күбрәк була.
Ике ахмак бергә килсә, бер-берсен акыллыга саный.
Мин акыллы, дип йөрергә алай ук жүләр түгел лә!
Кемнәр алдында без көчле, кем безнең алда көчле.
Миннән түбән дип кимсетмә, синнән югарылар да бар.
Бик дөрес кешеләрдән дә кайчакны ял итәсе килә башлый.
Өнем чыкмаганга җенем чыга!
Һәммәсен дә алдан күрсәң, киләчәктә кызык та калмыйдыр
Җа йлы тормыш та каршылыкларны җиңе п бара
Уңайлык — ун айлык, кыенлык — ун еллык.
Тормыш — үзенчә бормыш
Камбала — океан үтүкләгән балыктыр.
Шулхәтле ашыга кеше — үзен-үзе этә-төртә бара.
Бергәләп ял итүе күңелле. Бер-береннән ял итүе — бигрәк тә...
Биюченең уе аягында.
Эткә кешечә мөнәсәбәт, кешегә — киресенчә.
Кыерсытылганны күрмиләр — яклыйсы була.
Тәмле ризык — үзе кыстый.
Ябык ашханә янында симез хатын сагыз сата.
Чибәр сатучының товары тизрәк үтә.
Универмагта уйный бармак.
Чебен чистаны яратмый.
Саф һаваны да танышлык белән итәк астыннан җибәрәләр, ди...
Кибеткә ачу итеп, тунны утка якмыйлар.
Башыңда уй булса, дала да буш түгел
Күңеле бай бала далада да ялгыз түгел.
Бәйсез кеше дә үз фикеренә бәйле.
Уйлы көннәр озын. Уйсыз гомер тиз үтәдер.
Буе биек — өстән күрә, уе биек — тирәннән.
Фикер биреп байыйсың. Фикер альт та фәкыйрьсең — кешесенә карый. Күп
ваклыкларны бергә кушсаң да зур ваклык кына булыр.
һәркем берәр акыллы сүз әйтсә, дөнья зирәкләнер ңце! һәркемнең үз фикере
булса, уртак фикер тизрәк табыла. Фикер уртаклашмыйча фикердәш табылмый.
Күп укымышлылар да белмәгән әлифба бар — морзе әлифбасы!
Галимнең наданлыгы үзенчә.
Тозсыз сүзләр диңгезендә фикергә сусыйсың.
Уй басмаса май баса.
Жәяү фикерләүченең уе канатсыз.
Канатлы уйлар, җәяүле фикерләр...
Буйга житкән, уйга житмәгән.
Хәтер офыгында сүнгән фикер аҗаганнары.
Көн ыгы-зыгысында онытылган уйлар — учакка эләккән күбәләктер. Очы-очка
ялганмаган уйлар өзелгән чылбыр сыман.
Уймак тулырлык та уе юк.
Ми буразнасына эт эчәгесе үскән...