Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кабатлана...

Кабатлана...
"Кояш калка да бата, аннан яңадан калыккан урынына ашыга "
"Барлык елга-сулар диңгезгә коя, әмма диңгез тЪлып ташымый сулар кабат башланган җирләренә әйләнеп кайта, яңадан ннеш-елга булып ага башлый "
Таурат Екклесиаст, яки Вәгазьче китабы. 5 һәм 7 аятьләр
Үзәннәрдә атлар йөри утлап.
Тояк эзләрендә мүк сулары;
Шатланырга иде, моңсуладым.
Еллар үрә ялларымны, чуклап.
Бер көн шулай көл булырмын, бәлкем, — Көлгә кала шәмдәй бүрәнәләр.
Җиргә ятты озын күләгәләр.
Яна, яна китеп бара һәркем.
Исән чакта аны онытасым юк:
Күзләрендә очкын уйный иде, — Матурлыкны кочып туймый идем. Хак тәгаләм! Мәңге онытасым юк.
Ян капканы ачып керермен дә... -
Уйга калып, ялгыз тезләнермен:
Күрмәсеннәр — йомам күзләремне. Резедалар үсә каберендә.
Яшәүдән соң яшәү бармы? Бардыр. .
Кичтән бата Кояш, нртән калка.
Баш очымда яна алтын алка
Коела орлык... Шытып чыга барыбер
Сулар! күпме яшьләр түктем сезгә карап...
Акты-китте еллар ярык ялгашлардан.
Юшкын гына калды сөю, ялгышлардан...
Утыра таллар оеп, алтын чәчен тарап.
Җилләр! сагышымны җилләр җилгәрделәр. Мамык коя тупыл уйный җәйге буран. Бары да элеккечә: каика тобе, урам .
Җилгә язып хатлар, хатлар җибәрделәр
Җирем! - табанымның эзен яшерегез!
Тик каплагыз аны яшел чирәм белән.
Мин китәрмен бер кон... Бәлки, бүген кнтәм.
Җилдә,
Җирдә,
Суда сүнми Сөю!.. Сүнми, кичерегез...
Гомер чигеп кенә яши Кеше... Аннан чигә Чиккәнәрнең ни газабы бар?!
Ярлар буйларында арып ауган
Ояиксләр динозаврлар.
Дәрийгь! Кояш баеп бара... Җилләр
Җил капканың яба изүен.
һәм кузгала Яссы-Саз түреннән Көтү Аксак-Тимер чирүе.
Көзге бизәкләр
Агачлар очы - буялган төсле пумала кебек.
Яфраклар суларда. Агымсу күбек, күбек...
Болытның итәк җилләре уҗымны сыйпап үтә.
Басу түрендә карама. Карама кемне көтә?
Колыннар үсә чабышып. Бу болын шундый иркен
Хозурлык һәрбер тарафта бозалмый моны беркем
Көтү дә төшкән туплауга. Бәрәннәр йөгереп уйный. Йокыга талган көтүче — үткәнен уйлый-уйлый.
Кыр казы үткән юллардан үксү кала сибелеп.
Моңсулык иңә... Алай ук түгел идең син элек.
"Мең дә бер кичә"
Укыдым төннәр утырып Әкият кичә.
Әкиятемнең исеме — “Мең дә бер кичә”. “Мең дә бер кичә”.
Галәветдин лампасының Куыгы ничә?
Мәгарәм эче яктыра Ул килеп керсә. Ул килеп керсә.
Бер, ике, өч... Бер. ике, өч...
Санадым ничә:
Бүгенме минем — бүгенем, Кичәме — кичәм?
Бер, ике, өч... Бер, ике, өч...
Санама ничә:
Ир-егет гомере эчендә Мең юллар кичә. Мең юллар кичә.
Бер, ике, өч... Бер, ике, оч...
Аңыштым кичә:
Тормышның һәрбер кичәсе Мең дә бер кичә!
Мең дә бер кичә!
Яшәү агачы
I
Яшәү мең катлы була. Сөю бер катлы була; Сөюнең күңел келәте Бер орлык белән тула.
II
Орлык эчендә орлык бар, Орлык тулы күзәнәк; Күзәнәктә Яшәү йоклый, - Бу да безнең күрәчәк.
Кич иде, җилле-җиләс кич...
Кагылды тәрәзәмә
Каршыда үскән чаган, Җанлыдыр... Бәргәләнә.
Иелеп карый өлгемә,
Җанга керердәй булып.
Йә, Чаган, нәрсә әйтерсең?
Күңел болай да тулык.
Кергәнсең, әйдә, сөйләшик: Кайдан син, кайсы илдән? Күрәсең, ялгыз ятамын, Нн хәбәр бар Мөслимнән?
Исәнме, алма бирәме
Без утырткан алмагач?
(Казан ул кайный да кайный.
Без шунда бер чырагач.)
Исәнме анда күршеләр.
Исәнме дус-иш. туган?
(Исәнме тагын җан атып Яраткан бер “чукынган”?)
Җилләрдә ярсып дулыймы Туплауда өянкеләр?
(Көтүче яккан учакта Күмерләр кояр, кояр...)
Исәнме эткәм-әнкәмнсң Үксүле каберләре.
(Нигә бу? - коне буена
Аларны хәтерләдем...)
Шакыйсың... “Әйдә кайт”. диеп Кул болгап изәвецме?
Кузгатма — сүнеп бетмәгән Җандагы кисәвемне!
Ул мине авыл очында Озатып калган иде;
Шаярып, җиңсә эченә Бер Арлык салган идем...
Шытамы алар? Җилләрдә Очтымы ерак, ерак?
(Маңгайга килеп сарылды
Саргайган бер яфрак.)
Җил иде. Җилләр бүлделәр Сәвами уйларымны.
Сагындым атлар эчергән Коемны, улагымны...
Нелеп карый өлгемә, Җанга керердәй булып. Их. Чаган, нәрсә әйтерсең? — Күңел болай да тулык.
Авылымның зират башына ук Чыгып баскан шәрә тупыллар... Элек монда йорт нигезе иде. Атлар тора иде тупырдап.
Иртәләрен кошлар сайрый иде. Утлар терек иде учакта.
Яшь киленнәр, җан бирердәй булып. Эреп ятыр иде кочакта.
Акъәбиләр ак шәл бәйләр иде. Чыгар иде кызлар кияүгә;
Нәсел орлыклары — мөлдеркәчләр — Аваз салыр иде биләүдә.
Ир-егетләр ат уйнатыр иде. Китәр иде аннан... сугышка. Кычытканнар белән түгел, түгел. Утлы яуга кереп сугыш та... — Янма, имеш. Ул елларның Сөремнәре каба сулышка.
Агач башларында кара кошлар. Яланнарда ята — сөлдәләр.
Кара кошлар кызыл томшыкларын Корыган ботакларга сөртәләр.
... Бу тупыллар шундый мәгърур иде. Уртасында иде Бүләкнең.
Нигә, Вакыт, кеше язмышларын Агачларың белән түләттең?..
Чигенә авыл. Урам очына ук Чыгып баскан мамонт тупыллар: Әллә тупыл зиратына бара. Әллә авыл — качкан тупылдап.
Карлар яумый, карлар тик тора.
Зөлфәт.
Өркәч-өркәч кар көртләрен сыйпап
Буран уйный урман буенда.
Ничә тапкыр юлга җыендым мин. Чыга алмам, ахры, быел да.
' Сөлдә
сөякләр.
Җәйдән сабын куйган юлларымны Ак бураннар күмеп киттеләр. Үрәчәләр тулы ак хисләрем... Ах, хисләрем түгелеп беттеләр.
Кызыл төлке... Төлке чабып үтте Алан аша... Әллә яшенме?
Ак бураннар итәгенә сортам. Итәгенә бозлы яшемне.
Авылга керде көтү: сыерлар мөгрәү, мөгрәү. "Җен арба” дөберди: күкләрдә күкрәү, күкрәү.
Кыйгачлап җилгәрде тулышкан болыт, болыт.
Актылар горле сулар канаулар тулып, тулып.
Камчыдыр сузылды һавада яшен, яшен.
Әй. кызый, йә сугар! гөлеңне яшер, яшер.
Читәндә чыбыркы: аһ. елан. елан. елан.
Көтүче: “Чакмын ул былтыргы елан, олан.”
Көз. Кич.
Җилферди киртәгә
Эленгән ак чыптам.
Көлешә кыз-кыркын:
— Ай чыккан! Ай чыккан!
Аранда чаптарым.
Су буе кычыткан...
Көнозын әрнедем:
Юк, чыкмам! Юк. чыкмам!
Бигрәк усал ла Картайган кычыткан.
Юк. кайталмам әле быел яз. Телем кыска хәзер, сүзем аз.
Юк. кайталмам әле быел җәй. (Ах. дөнья бу! Урының киңрәк җәй).
Юк. кайталмам инде быел көз. Тәрәзәмдә генә ике күз.
Язлар, җәйләр, көзләр, үтте кыш. Котә-көтә үтте бу тормыш.
... Килеп җитте шушы хәбәрең, — Соңга калдым. Сау бул, хәләлем.
Җиде ятны сөю, бәлкем, йазык, Ятларныкын сөю — килешми?! Сугылдым мин синең утарыңа Ераклардан кайтып килешли.
Синең биләмәләр... Гөлгә чумган бакча, Бакча түрендәге ак келәт...
Ак болдырга чыгып басты бер кыз:
— Сакал абый, сиңа кем кирәк?
Биштәремне, салып, җиргә куйдым, Изүемне ачып җибәрдем, — Иркен утар бик тар иде миңа:
— Кемнәр яши монда, чибәрем?
— Ничек кемнәр?! Коерыклы җеннәр... Әнкәй әле басу эшендә —
Аю Куышыннан ары китеп, Чытыр Бүләк дигән төшендә...
Шул чак бар да эреп юкка чыкты, — Кое сиртмәләре, ак келәт...
Үтеп кенә булмый үткәннәргә, Көмеш тәңкәләрдән хак түләп.
— Йөз ел элек син дә анда идең.
— Мин бит күчтем бары җидегә, — Ак болдырдан төшеп йөгерде ул, — Юләреррәк абый! — диде дә.
Карашлары гел синеке иде, Йомры бит очлары - сипкелле. Зөһрәдәй кызчык әйтеп качты:
— Бу... бу... биләмәләр — си-не-ке!..
Ят утарда ялгыз басып калдым, _ Күрше-күлән күрер — килешми. Сугылдым мин синең биләмәңә Мәңгелектән кайтып килешли.
/997 — 1998 еллар