Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИКЕ ДӨНЬЯ АРАСЫ

Атнага сузылган вак яңгыр. ниһаять, туктады. Бистә өйләре өстендә куерган тыгыз болытлар әкренләп тарала башлады. Болыт ертыклары арасыннан, берни булмагандай елмаеп, кояш күренде Шул әз генә вакыт аралыгында таралган кояш җылысыннан дөнья рәхәтләнеп изрәде Мона кадәр шәлперәеп, туңып утырган агачларның ботаклары таралып, күтәрелеп китте, әйтерсең тә. аларга жан инде Өн кыекларында посып утырган чыпчыклар чыркылдашып. көтүләре белән чия куагына килеп кунды Б<1кчадагы тереклекнең җанлануын, көнгә ямь керүен Зөлхәбирә карчык та ишетеп, тоеп утыра. Хәле җинелрәк чак булса, мөгаен ул да, уты ясаган кечкенә урындыгын тышка алып чыгып, кояшның мамыклы җылысында иркәләнер иде Чия куагындагы чыпчыкларның әвәрә килүенә карап күңеле хушланыр иде Юк шул, булмый Бу арада хәле аеруча начарланып китте Көзнең салкынча. дымлы һавасы сулыш күзәнәкләрен тагын да ныграк ялкынсынлырды Сулыш алу читенләште Күкрәк читлегеннән хәзер берөзлексез гыжылдау, сызгыру ав.олары ишетелеп тора Үпкәгә һава көчкә- көчкә генә керә. Аның бар әгъзасы һава җитмәүдән интегә, йөрәге еш-еш тибә, башы әйләнә, маңгаена салкын тир бәреп чыга Бу афәт чир белән ул унбиш ел газаплана инде Җитмештә чакта барыбер ярыйсы булган икән әле, — дип уйлый ул. — Сиксәнгә җиткәч... .Авыр, һай авыр икән Табигатьнең көзе.. Гомер көзе. Шушы ике көз бергә туры килгән чакта чир белән тарткалашу ай-һай читен икән Яңгыр болытлары таралса да, чир болытларының һич кенә дә таралыр исәбе юк '
Йөткерә-йөтксрә шабыр тиргә баткач, карчык хәлсезләнеп, мендәре өстенә ауды, өзек-өзек тын алып кычкырды
— Сәлимәә! Кая кит-тең ин-дее’’
Аш бүлмәсеннән килененең тонык тавышы ишетелде.
— Хәзер Бераз гына сабыр ит. Чәй генә пешерәм.
Килененен тавышында чак кына кырыслык төсмере дә. бераз аптыраганлык, чарасызлык та бар шикелле
А
ИКЕ ДӨНЬЯ АРАСЫ
Алар инде бер-берсенен гадәт-фигылен бик әйбәт беләләр Ни дисән дә кырык ел вакыт әз гомер түгел! Зөлхәбирәнең улы Ринатнын вафатына да унбиш ел тулды бит. Ике тол — кайнана белән килен бергә яшәп яталар. Баласы булмавын Сәлимә эчтән янып, эчтән көеп кенә кичерсә, кайнанасы бу хакта кычкырып ук уфтана. “Ичмаса бер бала да тапмадың!” — дип ярага тоз салып ала. Син хет уфтан, хет жирләр тырнап кычкыр — дөнья син дигәнчә генә бармый икән шул! Картаясы да, үләсе дә исендә иде Зөлхәбирәнең. Ә менә шушы тиклем бетеренеп, килен күзенә карап, аннан ярдәм көтеп ятармын дигән уй төшенә дә кермәгән иде. И-и, яшьлегендә нинди кеше иде бит ул! Йөргән чагында идәннәр сыгылыр иде...
— Сә-ли-мәә! Кай-да йө-ри-сеңн ин-дее!
Ишегалдында тәмәке көйрәтеп утыручы Сабиржан апасьшьш сабыр-сызлануына игътибар итте. “Бүген үләме, иртәгәме дип торабыз... Ә ул һаман усаллана,” — дип уйлап куйды.
Сабиржан — Зөлхәбирәнең сенлесе малае. Шәһәрдәге бер бүлмәле фатирлары кысан булгангамы, ул кечкенәдән апасы өен яратты. Монда ишегалды бар, сарае, кечкенә булса да бакчасы. Ринат белән алар сарайдан кермәсләр иде Аякларын сырлап зур өстәл ясагач күрше-күләнгә хәтле шаккаткан иде. Сабиржанны кечкенәдән эшкә өйрәткән йорт бу. И, дөнья диген! Абыйсыннан сон озак та тормыйча үз әнисен дә җирләгәч, шәһәр фатирында Сабиржан өчен бөтенләй ямь калмады.
— Өйлән инде ичмасам! Болан каңгырып, дуадак каз шикелле йөрмәссең ич! — дигән иде аңа беркөнне Зөлхәбирә апасы.
— Өйләнгән идем бит инде. Улым үсә, — дип көрсенде Сабиржан. — Матур җиңгәм кебек хатын туры килмәде бит
— Ул да фәрештә түгел, — дип анын сүзен бүлде апасы.
— Фәрештәме, адәмме, хикмәт анда түгел. Ул менә мәрхүм иренен хакын хаклап, синең белән яшәп ята бит әле. Ә минеке... Минеке
— Менә сөт җылыттым. — Сәлимәнең тавышы Сабиржаннын уйларын бүлде — Гел синең янында утыра алмыйм бит инде, —диде Сәлимә кайнанасына аклангандай итеп.
— Янымда утыр, — дип ыңгырашты карчык. — Хәлемне җиңеләй!
— һай, минем кулдан килсәче. Менә сөт эчкәч бераз аруланмассыңмы — Сәлимә шулай сөйләшә-сөйләшә авыруның мендәрен як-яктан каккалап йомшарткалады.
Кайнанасының эчкә баткан күзләре, чыпчык чукырлык та ите калмаган йөзе аны уйга салды. Бетеренсә дә бетеренә икән кеше! Бар иде бит җилле чаклары! Сәлимәне һич кенә дә алдырасы килмәгән иде инде Авылдан туйга дип килгән кодагыена беренче көнне үк шул фикерен житкерде.
— Стройка измәсенә баткан авыл кызына дип үстермәгән идем улымны!
Авылдан килгән кодагый акыллы булып чыкты
— Әйе, кияү бик күркәм егет, — дип элеп алды ул. — Буе-сыны дисеңме, йөзе-бите дисеңме.. Сүз әйтерлек түгел. Хәер акылы-фигылы турында әлегә әйтә алмыйм. Шундый егетнең күзе төшкән кыз да яман булмас!
Бер мәлгә Зөлхәбирә телсез калды. Менә сина авыл кодагые! Яна Бистәнен чәт-чәт Зөлхәбирәсен урынына утыртты да куйды
Зөлхәбирә генә түгел, туй көнне кияү дә сынатты: мәҗлескә элек йөргән күрше кызы кергән иде. Ташлашкан егетем дип тормаган, тартынмаган, хурлана белмәгән — кергән. Алай гынамы әле, түр башына ук менеп, кукраеп утырган. Элекке “мәхәббәтнең” утлы карашы гел Ринатта булды. Ишегалдына биергә чыккач та күзен аннан алмады. Карап кына торса ярыйсы икән дә бит, әмма ул алай гына тынычланмады Уртага чыкты да: “Мин ак танец игълан итәм”, — дип белдерде. Башкалар нидер уйлап өлгергәнче яшь кияүне җитәкләп уртага алып та чыкты. Бүтәннәр дә аларга иярде
Өйалды ишеге өстенә куелган лампочканың тонык яктысында вальс әйләнүчеләрнең йөзе әле аерымачык күренде, әле караңгылык эчендә югалгандай булды
Сәлимә берәүне дә танцыга чакырмады, Ринатын гына күзәтте. Менә
алар бер әйләнделәр. Ике әйләнделәр. Кунак кыз шул тиклем дәрт белән бөтерелә иде, анын итәк жиле битләргә бәрелде. Өченче әйләнешне ясамадылар. Сәлимә аларнын ишегалдының аргы башындагы кечкенә капкадан бакчага кереп китүләрен шәйләп калды. “Чү. болай карап торса. Ринатын тартып алулары да мөмкин түгелме сон!? Артларыннан барам! — дип уйлап алды Сәлимә Бакчага кереп берничә адым атлауга анын күзе, ботакларын кин жәсп үскән алмагачы ягына төште. Агач күләгәсендә ике шәүлә. Аларнын иреннәре иренгә тигән идс Гарьләнүдән бәреп чыккан энже күз яшьләрен кәләш эченә йотты да, мине монда күрмәсеннәр дип. тиз генә биючеләр янына килде Аннары да бу хакта сүз кузгатмады
Зөлхәбирәнең гыжгылдык тавьплы аны улларыннан аерды
— Духтыр чакырт
— Ярар, — диде килене күндәм генә
Җиңгәсенең сабырлыгьпза. кин күңеллегенә Сабиржаннын исс-акылы китә. Кешегә авыр сүз әйтмәс, күтәрелеп бәрелмәс Эчендә нинди зур кайгысы булса да тышка чыгармас Бүген дә ул төне буе керфек какмады Әллә ничә тапкыр сөт жылыгты, үләннәрдән төнәтмә ясап эчертте, даруын бирде Бу хәл бүген генә түгел, көн саен бит. Әйе. ансат кына үлеп булмый торгандыр шул дип, нәтижә ясый Сабиржан.
Кеше дөньяга килгән икән, димәк, ул аннан китәргә дә тиеш Бу — гаж,әеп гади һәм гажәеп катлаулы мәңгелек фәлсәфә Бу. табигый күренеш икән. Үлемнән котылу юк! Иртәгә таңның һичшиксез атуына ышанган кебек, үлемнең дә беркөнне килеп житәсснә инанып, аннан курыкмыйча яшәргә кирәк икән Әнә шул инану котылгысызлыкны бераз жинеләйтеп жибәрә шикелле. Нишлисең, язмыш! Язмышыңда язылганны күрмичә гүргә кереп булмый, диләр Димәк ки, бу газапларны күрү Зөлхәбирә апасынын язмышына күптән язылып куелган
Ә кеше дигәнең уйсыз Чир аяктан еккач кына үлем исенә төшә Исән чакта Исән чакта кемнең кемдә эше бар9 Фани дөнья алдаулы: бәндәне бертуктаусыз байлык артыннан, мал артыннан кудыра.
Хәер, Зөлхәбирә карчыкны мал артыннан артык куучылар рәтенә кертеп булмый булуын Әмма талканның кадерен белә иде инде'
Кайнанасынын бу ыдәтс белән Сәлимә килен булуын төшүенең икенче көнендә үк очрашты Яшь килен иртәнге чәй әзерли идс Сәлимә әле хатын булу тәэсирендә Ул икенче дөньяда яши Йөрәге урыннан купкан шикелле Аңа монсу да. рәхәт тә Бөтен тәненә татлы сызлану таралган Ул — бүген хатын! Яна тормыш бераз каушатса да. күңеле шат Ринатнын төне буе пышылдаган назлы сүзләре күңелне иркәли
Шулай онытылып ипи кисеп торганда кайнанасынын янына килеп басуын тоймый да калды
— Кем инде шушылай итеп ипи турый!"’
Ул сискәнеп китте. Аларнын авылында ипине кулга тотып ашарлык итеп турыйлар. Мич төбендә күпереп пешкән ипекәйне авыз тутырып ашамагач, тамак ТУЯ димени? — Килен кулыңдагы пычак, күз ачып йомганчы. Зөлхәбирә кулына күчте — Әндсри казнасы бар дип беләсеңме әллә! Үзен эшләп тапканны шулай турарсың.
Сәлимә бер мәл зиһенен жыя алмый торды Анын бу халәте әни кешегә тагын ошамады
— Авызыңны ачып ник каттың? - диде ул. үз сүзләренең тәэсире турында уйлап та тормыйча - Менә аң бул ипекәйне шу-шы-лай итеп турыйлар.
Сүз әйтерлек түгел ипекәйне оста турый кайнанасы Телемнәре икс бит кәгазь калынлыгында диярсең
Сәлимәгә бик күңелсез булып китте Нишләп әле болар беренче көннән үк минем башыма сугалар9 — дип уйлап алды ул. — Эндәшмәсәң гел шулай бушар”
— Сугыштан сонгы хәерче елларны авылда оәрәнгс кабыгын шушылай юка итеп әрчерләр иде Шәһәр халкы әрчеп тә тормагандыр инде
Бу юлы инде Зөлхәбирәнең күзе акайды. Киленнең авызын томалыйм дип, теленә килгән беренче сүзгә ирек куйды.
— һи, авыл гыйбаты! Сөйләнеп торган буласың! Бәрәңге кабыгы түгел, культура бу! Башта шул ике төшенчәне аерырга өйрән!
Сәлимә каршы әйтер идеме, юкмы — анысы мәгълүм түгел. Апасының матур хиңгәсен ничек итеп ипи кисәргә өйрәтүен түр якта ишетеп торган Сабирхан болар янына чыкты. Апасының холкын-фигылен әйбәт белгән егет елмаеп кына:
— Әллә инде... туганым апа матур хингәмнен эшен ошатмый? — диде. Бу сөйләшүнең Ринатка ирешүен уйлапмы, Зөлхәбирә артык сузмады. — Ярар, ярар.. Менә өйләнерсең.. Күрербез, — дип чыгып китте. Тагьш ике елдан өйләнде ул. Тик, алты айдан сон хатыны китте Йөкле иде. ‘Баланы ятим итмик!” — дип ялварды Сабирхан. Тегесе тыңламады, сүзендә нык торды. “Булмый Сабирхан Кыстама, — диде. — Булмаганын үзең дә беләсең ич... Туры килмибез... Син йомшак...” Үзем теләп киттем, аның гаебе юк дигәндерме, хатыны алимент сорап хөкем алдында йөртмәде. Әмма Сабирхан гына хатын-кыз янына барырга курыкты. Ялгыз яшәүне артык күрде.
Җылы сөт эчкәч бераз басылып торган ютәл тагьш кузгалды. Авыруның хан тиргә батып ахылдавы, күкрәк читлеген бәреп чыккан авыр гыжлавы урамга ишетелә. Ярты сәгатьләп газаплангач авыру тагьш тынып калды Әллә ходаем хан бирәме дип, куркып Сабирхан тизрәк аньш янына килде. Исән икән әле, исән! Аньш эченә бераз хылы йөгерде. Апасы шешенке күз кабаклары астындагы өметсез күзләрен энесенә текәде.
— Син кем9 Танымыйм, — диде ул әкрен генә.
— Мин — Сабирхан, Берәр әйбер кирәкмиме?
— Брач дип торам.
Син ни әйтерсең дигәндәй, Сабирхан Сәлимәгә карады.
— Табиб чакыртыйк соң.
— Әйе шул. Уколларының бераз файдасы тимәсме?
— Белмим инде... Аньш сулыш юлларында исән күзәнәк юктыр...
Ул арада Зөлхәбирә тагьш телгә килде.
— Кара инде... Тагьш кайткан.
— Кем кайткан? — дип сорады Сәлимә.
— Ринат инде... Атка атланып минем янга килә... Кул изи... Мине чакыра. Монда сиңа ни калган, кит!
— Саташа, — дип куйды Сабирхан. — Күпкә бармас.
Зөлхәбирә тагьш тынды Йокыга гаггкәндәй күзләрен йомлы тынычланды. Әмма аньш бу халәте озакка бармады. Ул, кадерле әйберен югалткан кешедәй, нидер эзли, одеалы өстен капшый башлады. Ул шул тиклем мавыгып кармалана, хәтта, бит урталарына алсулык йөгерде... Күтәрәмгә генә калган апасының тырышып-тырышып кармалануына Сабирханнын күнеле йомшарып китте. “Нишлисең... язмыш, — дип уйлады. Аны озату мәшәкатьләрен күз алдына китереп карады. — Яңа Бистә зиратында Ринат тирәсендәрәк урын табасы булыр”.
Карчыкның нидер эзләвен карап торган Сәлимә түзмәде, сорады:
— Әни, берәр әйбереңне югалттыңмы әллә?
— Балдагым. . Саф алтыные... Бармагымда юк...
— Балдак белән нишлисең соң?
— Менә... Сабирханга бирермен дигән ием...
Ни сабыр Сәлимәнең йөзенә кырыслык йөгерде. “Үлем түшәгендә балдак кайгысы” дип уйлап алды.
— Балдагың шкафта. Идәнгә төшкән ие.
— Ә-ә. . Ярар... Алайсам Сабирханга бир. Өйләнер әле... Аньш балаларына булыр..
Сәлимә каршы сүз әйтмәде. Сабирханга икән, димәк Сабирханга.
Мал, байлык турында Сәлимәнең уйлаганы юк Тик менә шушы хәлендә дә килененең баласызлыгына ишарә итүе...
Сәлимә гомере буе бала табарга хыялланды. Ничәмә-ничә тапкыр хастаханәләрдә ятып тикшерелде. Әмма табиблар аннан чир тапмады Сәламәт, диделәр. Аптырагач, Ринатка да тикшерелеп карарга тәкъдим итте.
— Мин — нормальный ир! — дип кенә җавап бирде анысы.
— Нормальный дип Нормальныйга карамый инде ул...
— Әле син башка серләр дә беләсеңмени9
— Ринат, син ни сөйлисен!
— Үзен әйтеп торасын ич! Нормальныйга гына карамый, дип! Димәк, хастаханәдә берәрсен татып кайткансың!
Сәлимәнең исе-акылы китте Анын Ринатымы сон бу! Үз сүзләре түгел бит болар! Кем котырткан сон моны? Әллә... башка берәүне тапканмы ’
— Үзеңнән чыгып мина бәһа бирмә, яме! Син генә ул: туй көнне дә мәткән белән ышкынып кердең!
— Юкны лыгырдама! Кысыр тек, кысыр инде! Бозауламаса сыерны да асрамыйлар! Миңа да бала таба алмаган хатын кирәк түгел? — Аракысын әле генә үзе эчеп бетергән шешәне җәһәт кенә эләктереп алды да, Ринат Сәлимәнең каршысына килеп басты. Анын кара күзләрендә иман әсәре калмаган иде. Чәчләре тузгынын маңгаена төшкән, калын иреннәре дерелди — Мин сине хәзер шешә белән..
Сәлимәнең коты чыкты. Котырынган иреннән тизрәк котылу кирәк иде Тышта жил, буран. Озаклап уйлап торырга, ниндидер план корырга чама юк. Кая барырга да, шпек котылырга? Сәлимә тәрәзәгә карады Яланаяк, яланбаш килеш бар көченә тәрәзәгә ыргытылды. Кулларының, муенының пыялага киселүен дә, тыштагы кар с.ыкынлыгын да тоймады. Ул, бил тиңентен карга бата-чума, күршеләргә таба шуышты.
... Зөлхәбирә тагын телгә килде.
— Әйберләремне үзен белеп өләшерсең инде.
— Тереләсең әле. апа. Тыкрык Миңкамалын былтыр гел үлә дип көткәннәр ис. Быел, әнә жир җимертеп йөри
Сабиржаннын сүзен тынлап торгандай тоелган Зөлхәбирә тагын үзалдына сөйләшә башлады.
— Тагын киләсеңмени инде9 Атып китәргә йөрүеңдер иңде Ашыкма! Өлгерерсең
— Апа, нәрсә булды? — дип Сабиржан карчыкның битеннән сыйпады
— Әнә бит Тагын атка атланган
— Күзенә күренә торгандыр, — диде Сәлимә
Зөлхәбирә аларнын сүзен ишетми дә. анын үз хәле хәл. Ул мәңгелек белән фани дөнья арасында тирбәлә. Каи арада ана рәхәт булып китә Ул оча Шундый жинсл Дөнья гел актан. Берничә минуттан ул тагын фани дөньяга кайта, чир аны тагын газаплый, һава җитми, йөрәге кага.
Сабиржан белән Сәлимә вакыт исәбен югалттылар. Баксаң, төш авышып бара икән инде.
Болытлар тәмам таралып бетте Күршеләрнең чиртмичә дә кикригеннән кан чыгарга торган әтәчләре койма башына менеп бар урамны яңгыратып кычкырды: ‘Кии-ки-ри-куук!’ Өй эчендә генә шомлы тынлык. Гүр салкынлыгы бөркеп торган бу тынлыктан котыласы, каядыр читкә, еракка китәсе килә
Сабиржан әкрен генә чыгып китте Сәлимә аш бүлмәсенә атлады. Менә ничәнче көн, ничәнче төн инде аларньм утырып ашаганнары, юньләп ял иткәннәре юк Сабиржан тәмәкесен тартып кергәндә авыру тагын уянды Тагын буылып иоткерә башлады. Күкрәк «пилеген җимерердәй булып чыккан гыжгылдау, җаи ачысы белән ыңгырашу күңелгә тиде
— Кая китеп беттегез9 — дип зндәште авыру кө*{кә сулыш алып. — Тагын бер генә көн булса да яшәргә ярдәм итегез' Мин үлгәч рәхәтләнеп йокларсыт
Алын авызыннан чыккан йокларсыз сүзе ниндидер ямьсез төсмер белән яңгырады Бу яңгырашш.1 Сабиржан бик авыр кабул итте. А зеннән тә яшереп йөрткән саф йөрәк серенә үлем түшәгендәге Зөлхәбирә пычрак ыргыта түгелме сон9 Сон, алла колы, матур жингәм гомер буе ялгыз яшәрмени9 Менә син дә китеп барасын ич!" — дип әрнеде
Апасынын күзе очлы шул. Энесенен килендә күңеле барын узган май аенда ук сизенгән иде. Алмагачлар, чия куаклары шау чәчәктә чак. Койма буендагы ике түтәллек кенә буш урынга җиңгәсе суган утырта. Үремгә кермәгән бер тотам маңгай чәче күзенә төшеп интектерә Аскы иренен алга сузып шул тыңлаусыз чәчләренә әледән-әле өреп куя. Ә тегеләре һаман төшә. Сәлимә, эшеннән туктап, кул аркасы белән аларны яулык астына кертергә тырыша. Сабирҗан, карльңан ботакларын кисүдән туктап, дөньясын онытып җиңгәсенә карап тора. Менә хәзер анын каршысына чүгәлисе иде дә шул чәчләрен рәтләп куясы иде. Алмадай алсуланып торган битләренә кагылып аласы, анын сулыш җылысын тоясы килә... Тик, Сабиржан боларны эшли алмый, күңелендәге назлы хисләрен жингәсенә белдерергә көче җитми Кызык бит: күңелнең иң тирән төпкелендәге хисне ансат кына итеп әйтеп булмый. Әйе, тирән хисне әйтү авыр, бик авыр. Чын йөрәктән чыкмаган сүзне әйтеп була. Ул тирәндә сакланмый шул... Кадерле хисне сүзгә кичергәндә аның көче, матурлыгы, назы, тәэсире кими шикелле. Кеше миендә яшен тизлегендә алышынып торган уй-фикерләрне дә шул мизгелдә үк төп-төгәл итеп әйтеп биреп булмый бит әле. Ә хисне9.. Сабиржан күңелендә татлы сөю газабы. Аның хыяллары.. Өмете... Йокысыз үткәргән күпме төннәре Алар барысы да шул бер газап эченә сыя! Ул тойгыны аңлату өчен сүз табып кара син! Юк, йөрәгенең иң тирән тартмасында саклап тоткан кадерле хисне ансат кына әйтеп бирә алмый ул...
Улы ясаган кечкенә урындыкта кояш нурларында эрегән Зөлхәбирә энесе карашыңдагы ялкынны, йөзенә чыккан мәхәббәт кайнарлыгын күреп тора.
Ул карап-карап утырды да, түзмәде, кырыс кына кул изәде:
— Кил әле монда!
Йөрәк дулкынын яшерергә теләп, ир тирән сулыш алды.
— Нәрсә кирәк, апа? — диде ул урыныннан кузгалмыйча гына.
— Өйгә керик
Сабиржан аңа иярми булдыра алмады.
— Син нәрсә! Тилердеңме9 — дип җикерде апасы ишек бусагасын атлауга.
— Тагын нәрсә булды?
— Аңламамышка салынып торма! Беркөнне җиңгәңә коедан су алып биргәнеңне карап тордым...
— Торсаң...
— Авызына кереп китәсең ич! Оятсыз! Абыең хатынына күз атып йөргәнче үз хатыныңны альт кайт!
— Апай, абый тормышына кысылуың да бик җиткән иде. Минем тормышыма да кысылма!
Зөлхәбирә зәһәреннән күзләрен кыса төште. Үзе турында начар сүз йөрүен ул һич кенә дә теләми иде. “Чит-ят колакка керсә, ни сөйләмәсләр9 Сенлеңнең малае күзгә карап нәрсә дшт тора бит!”
— Ничек кысылган мин абыен тормышына9 Мин аны ялгызым үстердем! Кешедән ким киендермәдем, кешедән ким ашатмадым! Бар тапканым табынганым аның өчен булды. Улым өчен эшләдем, улым өчен яшәдем1
— Алайса шуңадыр инде, өйләнгәч тә абыйның колак итен ашадын Хатын сүзенә карама... Ир була бел, имеш, һаман шулай дип тукыдың! Җиңгинең читтән торып кына булса да укыйсы, югары белем аласы килде. Араларына тагын син ишеп кердең! Имеш, хатыныңның чит ирләр белән кич йөрүен телисеңмени9 Имеш, укыр-укыр да ташлап китәр Калырсың кеше көлкесе булып. . Абыйга аракы эчертә-эчертә үз сүзеңне керттең бит! Үз улыңны үзең эчәргә өйрәттең!
Ялгышларын битенә бәреп әйтүне Зөлхәбирә күтәрә алмады, үкси- үкси еларга кереште.
— Мин анын атасыннан өч айлык йөкле килеш киттем. Шуннан бирле ир назы күргәнем булмады Минем бар карап торганым Ринат иде... Үземә терәк булыр дип үстергән идем... Балам үги булмасын дип кияүгә дә чыкмадым мин. Эһе. . Эһе.
Кеше елаганны Сабиржан карап тора алмый. Бу юлы да кырт борылып чьпъш китте. Шул китүдән айлар буе килми йөргән иде.
Йокларсыз сүзенә Сәлимәнең дә күнеле бик рәнжеде Әмма ул кайнанасына каршы сүз әйтмәде, чәйле чынаягын куеп, тиз генә анын янына килеп басты.
— Әнкәй, нәрсә кирәк иде?
Үләм бит инде, — дип ыңгырашты кар'гык. — Укол кадап кара.
Укол кадаганга бер сәгать тә булмады бит әле. Алай еш кадарга ярамый.
— Барыбер үләм ич... Када!
— Сабиржан, — дип ялваргандай эндәште Сәлимә — .Анын күзләрендә үтенү дә, кызгану да, әллә нинди чарасызлык һәм әйтеп бетергесез мон да бар иде шикелле. — Хастаханәгә барып кайтасынмы әллә? Аларнын көчлерәк дарулары була... Түләрбез... Хәле авыр бит
һай, шул жингәсенен карашлары! Үзәкләрне өзеп ала. . Андагы жылылык, андагы мәрхәмәт, наз.. Телендә сүз булса —сүзеңне, башында уй булса — уенны оныттыра
Сабиржан велосипедын сарайдан алып чыкты да күз ачып йомганчы хастаханә ягына элдерде. Ул үзенең бөтен гәүдәсе буйлап ниндидер куәтле дулкын йөгергәнен тойды. Йөрәгенең ниндидер татлы сулкылдау белән тибүенә игътибар итте.
Еллар буе төшләрендә күреп уянган, еллар буе тик хыялында гына иркәләгән сөеклесе анын бу халәтен белми дә бит К)к, болай яшәп булмый, җанында кайнаган хисләреңне үз эчендә күпме сакларга мөмкин9 Әнә, күктәге болытлар да йөзеп йөри-иөри куералар да яңгыр булып явалар. Язгы кояш җылысында үсемлек бөреләре тулышалар да шаулап яфрак яралар, чәчәк аталар. Анын күңелен биләгән хисләр дә күз явын алырдай чәчәкле болыннардай матур, яшенле яңгырлардай давыллы, челтер чишмә суларыдай саф ич Шул тиклем хисне сыйдырган кечкенә генә йөрәк сулкылдамыйча ничек түзсен?
Моңарчы Зөлхәбирә апасын тынлап, кеше ни әйтер дип, яшәлдс Арада киртә булып торган апасы да бүгенме, иртәгәме мәңгелеккә күчү алдында... Чү, ни уйлый ул! — Сабиржан сискәнеп, куркып китте. Мәгънәсез дип, сүгеп алды үзен. Шулай уйларга ничек җөрьәт итә’’ Яшәсен!
Ул тагын Сәлимәнең ялварулы, чарасыз, монлы карашын күз алдына китерде. Ярата белгән кешеләр генә шундый тирән карашлы булалардыр, мөгаен Мәхәббәт — кеше күңелендәге ин изге, ин саф хис шул. Мәхәббәт — берәүне үзеннән дә артык күреп ярату, кадерләү, анын өчен яшәү бит Мәхәббәт дөньяны ямьләндерә, күңелләрне сафландыра, уй-хыялларны матур итә, җанга сөю-наз бирә Әйе. әйе, анын бу турыда кайчандыр укыганы да бар иде Яратасын икән, анын өчен көрәшә белергә дә кирәк диелгән, иде
Шундый бер мизгел булып алды: Сабиржаннын урамны яңгыратып җырлап җибәрәсе килде, тик җырлый алмады. Үзалдына елмаеп кына куйды Татлы хисләр кочагыңда тирбәлеп, изрәп бару шундый рәхәт иде
Игътибар итсә, ни күрсен, хастаханәгә килеп тә житкән ләбаса! Урамны гына аркылы чыгасы. Туп-ту ры баш шәфкать туташы янына керер дә гозерен әйтер. Сәлимә ул алып кайткан уколны кадар Авыруның хәле дә бераз җиңеләер. .
Бер секунд! Дөнья кинәт тынып калды. Әле генә Сабиржан утырып килгән велосипед асфальт өстендә ауный, тәгәрмәчләре әкрен генә һаман әйләнә. Бер-ике метр арырак Сабиржан йөзтүбән ята. Велосипедны бәрдергән “КамАЗ” машинасының йөртүчесе мәет янына чүгәләгән хәлендә тын гына сулкылдый иде .
1997. октябрь