Логотип Казан Утлары
Повесть

ИГЪЛАН БУЕНЧА ТАНЫШУ


Адресы өйнеке күрсәтелсә дә, телеграмманы эшләгән жиренә китерделәр. Эчтәлеге алай ашыгыч тапшыруны таләп тә итми, аннары район үзәге Хлебодаровка почтасында хатын-кыхтар гына эшләвсн искә алганда, анын инде, кулдан-кулга йөреп, кат-кат укылуына шик-шөбһә юк иде. Әкрәм абзый шул җилкенчәкләрнен яшьлек шуклыкларын әле дә хәтерли, кызлар да аны әйбәт беләләр: ул аларнын ярәшкән егетләре белән сугыш кырына китеп барган иде, әмма үзе генә исән-имин әйләнеп кайтты.
Почта ишегалдындагы кечерәк кенә казна флигелендә яшәп яткан, бала-чагасы ишле Дарья Сташова егерме еллардыр инде поселокта телеграмма тарата. Күп нәрсәдән хәбәрдар, жор. тел бистәсе Сташова бер телеграмманы да теленә салынмый гына тапшырмас Бу юлы исә дәшми генә бирде Кызыксынуы күңелен кимерде кимерүен, әмма авыл халкы кушуы буенча ук булмаса да, һәрхәлдә почта һәм телеграф хезмәткәрләре исеменнән, сөйләнми генә, нәфрәтләнеп, протест нотасы сыманрак итеп тапшыруы хак. Телеграф кагыйдәләре кушканча, телеграмманың алынуына имза да куйдырды әле, элегрәк шуның ише вак-төяккә вакытын исраф итми торган иде
"Газизем Әкрәм Галиевич — дип башлана өч тәңкәгә төшкән саллы гына телеграмма. — Сезне Көньяк Сахалиннан Наталья Сергеевна Болдырева бимазалый һич уйламаганда гәзиттә басылган игъланыгызга күчем төште. Миңа калса, без бер-беребезгә тиң булырбыз Көтмәгәндә чх бирделәр —самолетта очам Якшәмбе көнне төштән соң сездә булырмын Күрешкәнчегә хәтле
Наташа
Әкрәм Галиевич хат ташучы Сташованы кабинет тәрәзәсеннән күреп калуга хатыма бик тиз жавап бирерләр дип өметләнми дә, дала Хлсбодаровкасы кебек ерак бер авылга атлыгып торучы, анын кебек пенсия яшенә аяк баскан провинция нотариусы белән кызыксынучы берәр хатын-кыз табылуына бик ук ышанып та җитми иде
Сахалин тикле Сахалиннан көннәренә хәтле саный-саный самолетта очып килергә ниятләгәннәр икән, димәк, ничек кенә кызыксыналар әле. Шул горурлык хисе бер мәлгә аны Сташова һәм анын телеграмм белән кызыксынуы-кызыксынмлвы хакындагы уйларын оныттырып торды
Сташова чыгып киткәч, Әкрәм Галиевич утыз елдан артык утырып эшләгән нотариаль конторасының кысан кабинетында ишекле-түрле йөренеп алды
Авыл нотариусы өчен эшнен иң кызу чагына, ягъни мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнарына хәтле бер атналап вакыт бар Шуна күрә йомыш белән килүчеләр юк — Хлебодаровка халкы авыл советыннан һәм нотариустан белешмә яки бүтән берәр кәгазь-мазар алу өчен иртәнге якта йөрергә гадәтләнгән Бүген дә анын янына ике әбекәй генә килде — өйләрен оныкларына мирас итеп калдыралар икән Авызларында ана
А
сөте дә кибеп җитмәгән, шулай да үзләрен күчми торган милек иясе итеп күрәселәре килә”, — дип кашларын җыерды Сабиров, әлбәттә, ишетелерлек итеп берни дә әйтмәде, эш урыны риясыз булырга мәҗбүр итә иде аны. Балигълык яшенә җитмәгән үсмерләр өчен әллә ниндиләрен дә рәсмиләштерергә туры килгәләде аңа.
Әкрәм абзый, телеграмманы янә әйләндерә-әйләндерә:
— Наталья Сергеевна.. Наталья Сергеевна... — дип тәкрарлавын абайламый да калды. Исеме һәм атасының исеме ошый иде аңа.
Кулындагы телеграмманы әйләндерүен, ирексездән кат-кат укуын дәвам итеп. “Әлбәттә, танышуны башлап җибәрү өчен иң әүвәл хат кына язып салса да яраган буласы да бит”. — дип, нәрсә эшләргә кирәклеген күңеленнән уздырып, уйланып утырды.
Шундук белмәгән-күрмәгән Натальясын яклап та куйды — шул тикле ерак җирдән килергә ниятләгән ич, хатны, мөгаен, самолеттан самолетка, поезддан поездга бишәр мәртәбә күчереп йөртә торганнардыр, югалып калуы да, ихтимал. Андый ышанычсыз хатка караганда, ашыгыч телеграмма сугуы хәерлерәк тә. Хатның почта яшигында атналар буе ятуы яки берәрсенең мәнсезлеге аркасында югалуы да бар, андый хәлләр хакында газитләрдә азмы язалар Аннары телеграммада әйтелгәнчә, ялы да көтелмәгәндә бирелгән..
Әкрәм абзый үзенең “яклыйм”, “каршы киләм” дигән дәлилләрен һәрьяктан исәпләгәннән соң, ашык-пошык кына хәстәрлек күрүне гомумән өнәп бетермәсә дә, Наталья Сергеевнаның килергә ниятләвен хуплады Димәк, алда әле бер атналап вакыт бар Һәрнәрсәне кабат кү здән кичереп чыгарга була.
Әкрәм абзый эш сәгате беткәнче калган вакытын, күршесе һәм якын дусты, райпотребсоюз бухгалтеры Җолдас агага шылтыратасы, күңелен кытыклап торган яңалык белән уртаклашасы килеп, кыбырсып уздырды
Әмма ул хакта сүз башлауны хуп күрмәде: бөтен гомерен диярлек ут күршесе һәм дусты Җолдас кулы астында райпотребсоюзда эшләп уздырган хәләл җефете Вера Федоровнаны җирләвенә ел да тулмаган Верочканы (баш бухгалтер аның хатынын шулай дип йөртә иде.) Җолдас ага үз итә, тырыш хезмәткәр дип исәпли, ел саен ялга киткәндә яки авырган чакларда үз вазифаларын аңа гына тапшырып калдыра иде. Уен эшмени — бухгалтерның һәр имзасы акча яки матди байлык белән бәйле
Хлебодаровкада, үзен хөрмәт иткән һәр кеше кебек, мәрхүм- мәрхүмәләрнең елын да уздырмый һәм соңгы кадер-хөрмәт күрсәтү йоласын да үтәми торып, өйләнү яки кияүгә чыгу хакында сүз кузгату да гөнаһ санала. Баш бухгалтерга якшәмбе көнне ниндидер бер Наталья Сергеевна килеп төшә дип сөйләп бирсә, күршесе һәм мәрхәмәтле дусты Җолдас та аңламас иде аны Әкрәм Галие вичка нотариаль конторанын кысан бүлмәсенең бакча ягына ачылган тәрәзәсеннән аны белгән һәм белмәгән кешеләрнең: “Кабер туфрагы басылып та өлгермәгән, ә ул өйләнергә ашыга, сабырлыгы төкәнтән". — дип сөйләшкәннәре ишетелә сыман тоелды
Юк, Ырынбур ягындагы район үзәге Хлебодаровкада да монафикълар, икейөзле бәндәләр түгел, бәлки гап-гади кешеләр яши. Алар үлгәннәрне рәнҗетми, исәннәрнең хокукларын һәм күңел ачуларын кысмый торган гади һәм гадел тормыш кагыйдәләре, йолалар булдырганнар. Әкрәм Галиевич Хлебодаровкадагы тол һәм ялгызак хатыннарның ана игътибар итүләрен, күз атуларын тоя, сизенә иде Бәйрәмнәрдә яки берәр тантана көннәрендә дуслары, авыл советы һәм разҮбашкарма кохпггетындагы хезмәттәшләре чакырган һәр җирдә, үзен теге яки бу ханымга таба саклык белән әкрен генә этеп җибәрүләрен сизми, белми иде мени'’ Ә кичләрен ара-тирә Җолдасларга самавыр чәе эчәргә дип кенә кергәндә, бишбармактан авыз итәргә чакырганда, кунакчыл күршеләренә очраклы килеп кергән үзенә иш. тиң ханымнарга тап булмады мыни9 Әлеге ханымнарның берсе дә, дуслары да өйләнү хакында чынлап яки шаяртып кына булса ла сүз
кушарга җөрьәт итмәделәр бит, кешенен кайгылы-хәсрәтле чагы, сөйләшү сәгате сукмаган әле дип уйлаганнардыр. Анын Хлебодаровкадагы тормыш- көнкүреше төрле имеш-мимешләргә урын калдырмый иде
Танышу игъланы бастыруы белән дә бик нык ашыккан булып чыкты, күрәсең. Август аснын беренче якшәмбесендә Вера Федоровнанын елы, ай ярым диярлек вакыт калган, ә ул инде хатын сайлый-күзли башлаган
Көннәрдән бер көнне Сабиров, эштән кайтышлый, автостанция янәшәсендәге базарга сугылырга булды.
Юл уңаендагы Хлсбодаровка әлләнп зур булмаса да, теләсә нинди картадан эзләп таба алмасан да, анын базарына мондагы халык өчен ят саналган яшелчә, жиләк-жимеш сатучылар агылып кына тора Сөйләшүләрендә һәм үз-үзләрсн тотышларында югары белемгә ия икәнлекләре сизелгән яшь кенә икс корея кешесе җирле колхоздан арендага яки, хәзергечә әйтсәк, подрядка алынган Хлсбодаровка жирендә суган һәм карбыз үстереп саталар Үзбәк карты туфрак каткан жиләк-жимеш, бу якларда үсми торган төрле тәм-том, аш тәмләткечләр сата. Алма-Ата тирәсендәге алма оясы Тюкульбастан килгән апорт алмасы кебек алсу йөзле чая гына бер ханым да алма сату белән мәшгуль Иртә өлгерә торган алмалардан аңкыган хуш ис көнчыгыш тәм-томнарының да ачы исен басып китә.
Хлсбодаровка әлләни табыш та китерми, халык та төрле-төрле тәм- том, яшелчә, жиләк-жимеш ише нәрсәләргә әвәс түгел, бәяләр дә юнь генә, шулай да алу-сату бик сүлпән бара Кайберләре балаларына, кайсылары авыру янына бару, өченчеләре кунак өчен дип кенә ала.
Әкрәм абзый да тәмлерәк алма сатып алырга дип базарга керде Ул үзен танышы кебек кабул иткән алсу йөзле, уңган, чая ханымнан еш кына алма сатып ала иде Ханым ерактан ук нотариуска елмаеп карап алды, ләкин чакырып тормады, бу вакытта анын тирәсендә күз чагылдыргыч полиэтилен пакетлар тоткан промкомбинат кызлары кайнаша иде Әкрәм абзый алма алып та тормыйча жәһәт кенә базардан чыгып тайды. Шушы алма сатучы гына игълан буенча танышуыма сәбәпче, диде ул.
Еш кына тормыш тәжрибәсе туплаган, һич тә җилкуарга охшамаган кешеләрнең дә кылган эш-гамәлләрен, уй-фикерләрен аңлый алмый хәйран каласын' Андыз! кешеләр үз бәхетсезлекләрсн теләсә нәрсәгә — һава торышына, дүшәмбе көнгә, унөч санына, гадәттән тыш хәлләргә сылтап калдырырга әзер, бары тик алдын-артын уйламый кылган эш-гамәлләрс өчен жавап кына тотмасыннар
Бу хәлләр аның үзе белән пакеты да, сумкасы да булмаган көннән, сатучының ана алмаларны "Вечерняя Алма-Ата” гәзитенә төреп бирүеннән башланды: анда нотариус шаккатарлык игъланнар урнаштырылган Андый игъланнар илебездәге өч-дүрт гәзитәдә генә басылса да, авыл аулак өйләренең шәһәрчә төре ‘Утыздан узганнар" клубы кебек таныш һәм мәгълүм иде.
Баштарак кин җәелеп киткән клублардагы эш бик тиз сүрелде һәм юкка чыкты хатын-кызларның аеруча актив өлешенең тырышлыгы һәм гайрәте белән оешкан андый клублар, ихтимал, үз бурычларын хәл иткәннәрдер, ә калганнарынын кулларыннан килмәгәндер Клублар юкка чыкты, әмма игъланнар кала бирле, алай гына да түгел, хәгга Хлебодаровка кебек ерак авылларга да барып иреште
Бәхстсезлеккә тарыган хатын-кызларның бер өлеше үзләре яшәгән шәһәрләрдә танышу игъланнары бирелмәгәнгә, кызыклы очрашулар клубы оештырылмаганга, кияүләр "ждамәү” кытлыгы килеп туганга, үзәк радио һәм телевидениене, танышу проблемаларын хәл итү өчен бөтен куәтен тулы җсгәрснә җигүне таләп иткән. Маяк” радиостанциясен, илебездә берничә сәгать поясы булганлыктан, һәр ике-өч сәгать саен яртышар сәгатьлек танышу игъланнары тапшырып барырга, вакыт аермасы ун 2. .к. v. з* *
сәгать тәшкил иткәнгә, Магадандагы кияү егете, Карпат аръягындагы кәләше турында ишетеп калырга тиеш дигән киңәшләре теркәлгән хатлар белән күмеп ташлаганнар, дип сөйлиләр. Ә Үзәк телевидениегә кәләшләрнең иң шәпләрен бөтен гүзәллекләре белән күрсәтеп бару өчен шимбә көнне бер канал бирелсен, шул чибәрләрнең игелекле эшләрен сөйләгән язмаларны, әлбәттә, матур-аһәнле тавышка ия Василий Лановой тәэсирле итеп укысын, Вячеслав Тихонов үзе укыса тагын да әйбәтрәк булыр иде, дигән тәкъдимнәрен юллаганнар. Бөтенсоюз “Мелодия” грампластинкалар фирмасын да игътибарсыз калдырмаганнар. Шундый ук игъланнарны музыкага салып язылган дисклар һәм кассеталар чыгарганда, магнитофоннар һәм проигрывательләр житештерүчеләрнеке кебек, фирманың да эшләре гөрләп барыр иде дип, читләтеп кенә эшлекле киңәшләрен күндергәннәр.
“Сәламәтлегем әйбәт, холкым-фигылем, килеш-килбәтем дә күңелгә ятышлы, оста хуҗабикә. кечкенә генә берәр шәһәрдә яки авыл җирендә тыныч, мәшәкатьсез генә көн күрергә яратучы урта яшьләрдәге бер ханым илле яшьләр тирәсендәге, шат күңелле булуы мәслихәт, кеше белән аралашучан. исерткеч эчемлекләр белән мавыкмаучы ир-ат белән танышырга тели..."
Әкрәм абзый әлеге игъланны йөз тапкыр гына укымагандыр, мөгаен. “Урта яшьләрдәге бер ханым” дигән сүзләр анын дикъкатен жәлеп итте. Чама белән ничә яшьләрдә икән соң инде ул? “Кечкенә генә берәр шәһәрдә яки авыл җирендә тыныч, мәшәкатьсез генә көн күрергә яратучы" — дигәнен дә ошатты ул.
Дөрес, кәефен кырган игъланнарга да тап тулды ул.
"Миңа 47 яшь. Югары белемле, җыр һәм музыкага мөкиббән нәфис әдәбиятны һәм сәнгатьнең башка төрләрен дә яратам Акылы- фигыле белән миңа тиң булырдай ир-ат белән танышырга теләр идем Матди яктан тәэмин ителгәнмен: машинам, дачам бар
Җыр һәм музыкага мөкиббән ханым бер ягы белән дә анын күңелен биләмәде, игълан иясе Хлебодаровкадагы Сабировны күздә тотмаган, күрәсең.
Нинди генә адреслар һәм тәкъдимнәр юк анда! Кая телисен, кемне телисең, җанын теләгәнеңне сайла!
Мин тол хатын. Илле яшьләр тирәсендә, таза бәдәнле, кара чәчле Ике балам да күптән урнашты, аерым яшиләр Кырымда йортым, бакчам бар Эшчән, хуҗалыкчыл, бакча эшләрен һәм чәчәк үстерә белүче ир-атны кабул итәргә теләр идем. Ир-атның таза-сау һәм озын буйлы булуы мәслихәт..."
Кулына очраклы рәвештә “Вечерка” килеп кергән көннән, авыл советында эленеп торган зур дөнья картасына карап торган кебек. Әкрәм Галиевич кичләрен шул игъланнарны укып җенләнә иде. Серле, ят шәһәр исемнәре кайбер сәяхәтченең күңелен ничек җилкендерсә, бу игъланнар да аны шулай канатландырып җибәрде Гәзитнең бер нөсхә икәнлегенә үкенеп бетә алмады, хәтта почтага барып алдагы айдан язылырга мөмкин түгелме шш белешеп тә кайтты. Яңа елдан башлап кына дип кәефен кырдылар.
Кайбер кичләрдә гәзит укый торгач, күршеләренә самавыр чәе эчәргә керергә кирәклеген дә онытып җибәрә иде.
Андый көннәрдә Җолдас ага хатынына самавыр кертергә кушканчы, ишегалларын аерып торган пөхтә итеп буялган тәбәнәк киртә-койма аша карап ала, гадәттә, ишегалдында мәш килүче күршесен күрмәгәч: "Верасыз күңелсез Әкрәмгә, авырткан җиренә тоз салмавың хәерлерәк”, — ди. Самавырны алып кергәч, сирәк мыек очларына таба елмаеп, шаяртып
кына янап ала.: “Сабыр ит, дускаем, күршем минем, өйләндерәбез без сине. Картайган көнендә япа-ялгыз калу күнелле түгел, әлбәттә Барысы да кешечә булсын дисен икән, вакыты җиткәнне көт, яшебез белән дә мыскыллап көлүдән узганбыз, аннары яшьләргә әшәке үрнәк күрсәтүдән сакланырга, үзебез урнаштырган гореф-гадәтләрне дә бозмаска тиешбез”
Бу вакытта анын дусты ничәнче мәртәбәдер "Мин, аксыл-сары чәчле, какча гәүдәле ханым, игелекле, авыл җирендә яшәүче олы яшьтәге ир кешегә кияүгә чыгар идем. ” дип укый торгач, уйлары белән шәһәр шау-шуыннан туйган, шәхси тормышында унышсызлыкка тарыган, арган “аксыл-сары чәчле, какча гәүдәле” ханым янына, әле Кырымда бакчасы диңгезгә таба сузылган зур гына йортта яшәп яткан “кара чәчле, таза бәдәнле" ханым катына барып кайта. Кара чәчле ханымнын игъланындагы “озын буйлы” булсын дигән шарты гына сагайта төште Әкрәм Галиевич буйга ким-хур түгел, шулай да “илле яшьләрдәге тол ханымнын’’ нәрсәне күздә тотуын аңлый алмады. Тол ханымга, мөгаен, анын икенче як күршесе ике метр чамасындагы Иван Гаврил юк иш булыр иде. Хәтта аны үз хатыны да, күздән ычкындырмаска тырышып, кая ул Кырымга — Иванның җитәкчеләре белән ачуланышмый торып, күрше колхозларга авыл хуҗалыгы эшләренә дә җибәрмәде Иван Кырымга, дингез буендагы бакчалы йортка күптән качып киткән булыр иде инде, чәчәк үстерүдән кала, тол хатыннын бөтен таләпләренә дә туры килә икән килүен, әмма анын тормышын кинәт кенә үзгәртә ала торган андый кадерле гәзите юк шул.
Ирләр игъланы да сирәк кенә очраштыргалады. Шундыйларның берсен Әкрәм абзый бастырмас иде, андый игълан, аныңча, хатын-кызга пычрак ата, аны хурлыйдыр сыман тоелды Б> игъланны, мөгаен, хәзерге заманның саран эшкуары биргәндер, ни өчендер яшен әйтмәгән Винница киявен 47 яшьлек, җыр-музыкага мөкиббән, машиналы һәм дачалы ханым белән таныштырасы килде.
Мин 45 яшьтән узмаган, эшчән, мал-туар (сыер. дуңгыз), кош-корт (күркә, каз) асрый белүче, таза-сау хатын эзлим Винница шәһәре тирәсендә 18 сутыйлы бакчам белән кирпечтән салынган йортым умартахыгым бар Эчмим, тартмыйм, ейдә утырырга яратам Биюче дә. тел бистәсе дә түгел "
Винница тирәсендәге “биюче дә, тел бистәсе дә түгел” кияүнен хатын-кызларга мөрәҗәгате ни өчендер Сабировкя тынгылык бирмәде Нотариуска ул таныш сыман тоелды, ул аны көрсенергә дә, елмаерга да мәҗбүр итте, ачуын да китерде Кайбер көннәрдә анын уйлары бай утар иясе тирәсендә генә бөтерелде Хәтта хезмәттә чагында, уйламаганда, кинәт аның чын күңелдән чакыруы исенә төште
“Шуңа охшаганрак игъланны элек кайда ишеткәнем, укыганым бар иде соң?" — дип баш ватты Әкрәм абзый, кичергән гомерен күз алдыннан уздырып Хәер, зурдан кубып искә алырлыгы да юк — Хлебодаровкадан сугыш кырына китеп барды, соңгы утыз елдан артык гомерен бер кая да чыкмый шунда уздырды. гәрчә Верочкасы туганнарынын хәлен белеп кайт әле дип кат-кат тукып торса да. Ырынбурга да барганы булмады. Уйлана торгач. Винницаның саран кияве кебек, үзенең дә өйдә утырырга яратуын икърар зггге Шулай да шуна охшаганрак игъланны кайчан укыганы бар иде сон анын9
Көннәрдән бер көнне эштә йомыш белән килүчеләрдән берәүнең “Крокодил" журналын онытып калдыруын күрде, исемә төште дип. чак кычкырып җибәрмәде
Андый игъланнарны укыганы бар иде шул? Илленче елларнын урталарындадыр. матбугат битләрендә һәм радио тапшыруларда Америкада мәхәббәт мәсьәләләрен хәл итү белән кешеләр түгел, бәлки электрон кодагый — кампитр шөгыльләнә икән дигән хәбәр чалынып калган иде
Белдер яки хәбәр генә ит, кемне телисен — аксыл-сары чәчлесенме. кара чәчлесенме. коңгырт чәчлесенме. юанынмы, нечкәсенме, картынмы, яшенме, нинди холыклысын, хуҗалык эшләренә сәләтлесенме — машина шундук сиңа кирәген жыеп та бирә. Шундый юл белән өйләнергә, кияүгә чыгарга ниятләгән кешеләр хакында Верочкасы белән көлешә- көлешә укыганнары әле дә хәтердә. Гәзитә хәбәрләренә сатириклар да, карикатурачылар да кушылдылар. Ул еллардагы “Крокодил битләренә күз салсаң, хәзерге танышу игъланнарыннан әлләни аерылып тормаган текстларга һәм рәсемнәргә тап буласың.
Бу ачыш бер мәлгә нотариусның кәефен бозды, ул чагында американнарның әдәпсезлекләренә чын-чынлап ачуы килгән, андый игъланнарга әхлаксызлык дип караган иде. Шулай да таушалып беткән гәзит аны үзенә җәлеп итте.
"Вечерняя Алма-Ата” гәзитенә игълан бирергә кирәклеге башына да килмәде. Аның уйлары Кырымдагы “таза бәдәнле” яки "аксыл-сары чәчле, какча гәүдәле, шәхси тормышында уңышсызлыкка тарыган, арган" ханымга хат язып карау ниятеннән ерак китә алмады, аннары бик үк ышанып та бетмәде. Тартынмыйча эч серләрен сөйләүләре аның гайрәтен чигерде:
Төсем-кыяфәтем килешле генә, күпне күрдем, инде тынычлана- басыла төштем, илле яшемә җиткәндә ярык тагарак янында торып калдым хыялый, хиссиятле ир кеше мин Гәмеремнең соңгы көннәрендә булса да. баш очымда ышанычлы түшәм, турылыклы тормыш юлдашы табуыма өмет баглыйм Тыныч һәм җылы учак эзлим Бернием белән дә шаккатырырга җыенмыйм, булган нәрсәмне үзем белән йөртәм Гитарада уйныйм, җырлыйм, Верленнан алып Вознесенскийга кадәр булган поэзияне беләм Гаилә учагын яктыртырмын, бизәрмен дип уйлыйм "
Сабыр холыклы нотариусыбыз "хыялый, хисиятле ир кешенен”: "Оятсыз, юньсез, җир бит, ата мәче", — дип тетмәсен тетте генә. — Ярлы ябагай, каккан казыгын да юк ичмасам, шулай да инсафлы, намуслы ханымнар кирәк! — дип, укыган саен тузынды Әкрәм Галиевич. — "Гитарада уйныйм.. Верлен... Вознесенский .." Пенсиялек тә эшли алмагансындыр әле, төсең-кыяфәтең килешле ата чикерткә. “Тыныч һәм җылы учак эзлим!” Акылын алтын икән, кем генә теләмәс икән андыйны?..”
"Шундый кешеләр дә нәрсәгәдер өмет иткәндә. Аллаһе Тәгалә миңа үзе боера түгелме сон? — дип куйды ул бер мәлне. —Минем белән теләсә нинди ханым, хәтта какча гәүдәлесе дә юкка чыкмас, ким-хур булмас, һәрхәлдә ышанычлы түшәм белән тәэмин ителәчәк..."
"Хыялый, хиссиятле ир кеше" игъланына ачуы килүдән ашыга- кабалана "Вечерка’Та мөрәҗәгать итүенең илебездәге хатын-кыз затында шулкадәр кызыксыну уята алуын каян белсен ди авыл нотариусы. Анын исеменә кеше ышанмаслык меңнәрчә тәкъдимнәр, хәтта акча җибәрүләрен әйткән хатлар явар. Назга, хыялга, хис-тойгыга бай игълан бирүе белән картая башлаган аферист уйлаганча булыр да әле.
Әкрәм абзый тәвәкәлләде, игъланны мәгънәле, аңлаешлы, аны ниндидер җилкуар түгел, җитди, төпле, үз-үзенә нык ышанган, үз сүзләренә җавап бирә ала торган кеше язган икәнлеген сизелерлек итеп бирәсе иде шул. Әкрәм абзый үзенең эш урынын, төс-кыяфәтен, планнарын, хыялларын, тәкъдимнәрен гәзитгә берничә сүз белән ничегрәк 6irpen булуын күз алдына китерә-китерә " Кирәк дисәләр, хәтта авыл советыннан раслатып та алдырырга була, кире какмаслар". — дип уйланып утырды
Булмый гына бит: әле берсе мин артык дип кычкырып, бүлтәеп тора, әле икенчесе мәгънәне биреп җиткерми, "Хлебодаровка авылы нотариусы" дигән сүхтәр кызганыч булып тоелды аңа. Язганын укып карады да, хатын-кызның күңелен андый сүзләр белән генә канатландырып булмавын аңлап, боегып калды.
"Ярар, теге ярык тагарак янында торып калган ябайнын хатын- кыътарга әйтер сүзе дә, урыс булмаган Верлен белән Вознесенскийдан гайре бирер бүтән нәрсәсе дә юк ич, ә минем әйтер сүзем дә, тәкъдим итәр нәрсәм дә бар лабаса!” — дип фикер йөртте нотариус.
Шул хакта килешле дә, мәгънәле дә, кыска да итеп әйтеп бирә алмагач, ул кичләр буе ир-атлар игъланнарын кабат-кабат укып утырды. Винница киявенекен һәм, аты коргыры, илле яшьләрдәге гитаралы хыялыйныкын, әлбәттә, искә дә алмады.
Ир-ат игъланнары бик аз басылган, алар хатын-кызлар чакырулары янында күмелеп, төссезләнеп, тоныкланып калдылар. Әкрәм абзый атарны дингез-океаннардагы бәләкәй генә утрауларны уратып алгандай, кызыл карандаш белән түгәрәк эченә ала барды. Ирләр, күрәсен, үзләре турында әлләни әйтә алмаганга, тәкъдимнәре дә сай, мәгънәсезрәк килеп чыккай, гомумән, ир-ат заты үзен эчпошыргыч һәм сүлпән итеп таныштырган иде.
Әкрәм абзый әлеге кызыл утраучыклардан бер генә дә акыллы, төпле кинәш тапмады, ул янә гәзитнен бер генә дә нөсхә икәнлегенә үкенде. Ике-өч нөсхә булса, еллык төпләмәсен әйтмибез дә инде, ул, һичшиксез, риясызларын да, канатландырганнарын да таба алыр иде, гәзиткә акыл ияләре, хиссиятле кешеләр, журналистлар, артистлар, музыкантлар һ.б. катнаша торганнардыр әле, мөгаен.
Булмагач, булмый икән инде, “Кыш уртасында чәчәкләр үсмәгәч, аларны кызгануын да мәгънәсезлек’’, — дип, күптән укыган шигырь юлларын исенә төшерде Әкрәм абзый, хәтере әйбәтлегенә янә бер сөеште. Бу сиңа, "хыялый’’, ниндидер Верлен белән Вознесенский гына түгел, Есенин!
“Их! Үзем һәм бу йортка үз итеп килергә теләүчем хакында да шигырь белән генә язып бирсәң икән”, — дип хыялланып та алды нотариус. Рифмага салганда эш пешмәде, ниндидер “нотариус — пенсиус” кебек мәгънәсез юллардан ерак китә алмады, бүтәненә башы да, рифмасы да җитмәде, кырыс проза белән генә язарга калды.
"Әллә берәрсеннән булышуын сораргамы, — дип уйланып торды ул. — Әйтик, шул ук Җолдастан үтенсәң, ул баланс комиссияләре өчен облпотребсоюзга әллә нинди докладлар яза . һәммәсе дә аны бер үзе 1енә яза икән, дип сөйлиләр!”
Верочка да: “безнең бухгалтер мәгълүматлы кеше, белмәгәне юк!'
— ди торган иде Анын шундый икәнен Әкрәм абзый анардан башка да белә.
Җирле гәзит мөхәррирен исенә төшереп "Редакцияләү өчен Загорулького биреп карасаң һәм тагын өч йолдызлыны да алып керсән "
— дип фикер йөртте ул.
Әлбәттә, ул чагында уңышлы чыгачагына шикләнмәскә була, ни генә әйтмә — бер баш әйбәт, ике-өч баш тагын да яхшырак, ышанычлырак та Әмма Әкрәм Галиевичнын планнарын, хыялларын бөтен Хлебодаровка халкына җиткерәсе килмәде. Җолдас, бәлки, сөйләп тә йөрмәс, ә Иван Петрович беренче сыра мичкәсенә җиткәнче генә түзәр, аннары көлеп кенә каравы да бар, журналист халкы белән бик сак эш итәргә кирәк “Дус булсаң да, тәмәкең аерым булсын”, — дип тикмәгә генә сөйләнми торгандыр Загорулько.
Менә шушы хәлләр Сабировны чын-чынлап язу өстәленә утырырга мәҗбүр итте дә инде. Әдипләр язган юлларын унар мәртәбә шомартсалар, Әкрәм абзый иң таләпчән язучыны да уздырды — туксан җиде вариантта язды, туксан сигезенчесен "Вечерняя Алма-Ата” гәзитенә җибәрде
Җолдас агаларда кичен бшпбармактан авыз иткәндә, гадәттәгечә, аппетит өчен бер-ике рюмка тоткач, туксан сигезенче вариантын язып ташлады. Я гды да, вакыт шактый соң булуга карамастан, почтага салып та кайтты. Шулай тәвәккәлләмәсә, үзен тагын йөзенче һәм йөз илленче вариантын язын интектерәчәген белә иде ул.
Иртән, йокыдан торгач, Әкрәм абзый башкала гәзитснә җибәргән игъланын кабат укып карамакчы иде, туксан сигезенче варианты бер утыруда, бер тын алуда язылган булып чыкты. Наталья Сергеевна Болдыреваны ашыгыч телеграмм сугарга һәм кинәт кузгалырга мәҗбүр иткән шул игъланның ничек бирелүен беркайчан да күрә алмады.
Аның игъланы хәйләкәр, бу эштә остарып беткән коллегасы Загорулько редакцияләгәннән сон түбәндәгечә басылып та чыкты: Пенсиягә чыгу алдында торган юрист шәһәрдәге тормышы белән шапырынмаучы берәр ханымны Ырынбурнын тыйнак бер районы үзәгенә чакырыр иде. Көчем, сәламәтлегем, тел-теш тидермәслек абруем, җәмгыятьтә тоткан урыным һәм матди хәлем гаилә корып яшәргә мөмкинлек бирә. Йорт-курам, җайга салынган хуҗалыгым, картлык көнеңне мәшәкатьсез генә уздыра, үзеңне чын хуҗабикә итеп тоя, тормыштан уңдым дип әйтә алуыгызга инандыра”.
Күзенә шул гәзитә чалына калса, Әкрәм Галиевич редакциягә бернинди дә дәгъва белдермәс — бар да әйбәт, төпле, килешле. Аңа, мөгаен, “тел-теш тидермәслек абруем, җәмгыятьтә тоткан урыным” дигән сүзләр аеруча ошар иде.
Нотариус Алма-Атага хат язып җибәрү белән ничектер кинәт боегып калгандай хис итте үзен, гәзит белән кызыксынмый башлады, күз алдыннан сраккарак алып куйды. Ул төштән сон шул бер урында эшли башлаганнан бирле сүсәреп тузганчы кигән жпңсәсен ипләп кенә төреп сейфына салгач: “Нигә дип мәтәштердем инде мин бу эшне?” — дип көрсенде.
“Хлебодаровкада хатын-кызлар беткәнме әллә? — дия иде ул кайчакларда, шунда ук кайберләрен: Вера Федоровнаның күптәнге дусты, райпотребсоюзда галантерея маллары буенча товаровед булып эшләүче Мария Петровна белән почта мөдире Мәрьямне күздән үткәрде. Егет чагында Мәрьямне шәһәр бакчасыннан берничә мәртәбә озата кайтканы да хәтерендә. Чибәр, ягымлы, мөлаем кыз иде бит!
Ырынбур якларында газ чыга башланганнан бирле Хлебодаровкага килеп урнашкан райгаз начальнигы да, соңгы вакытларда кызыксынуын сиздереп, күз атып кала иде.
Җолдасларда кемнәрне генә очратмады ул. Казах мәктәбенең рус теле укытучысы Рәйсә Әхмәтовнаны дисенме, гәрчә ул Сабировтан күпкә яшь булса да, аны инде Бөркетбаевлар — күршесенен хатыны итеп күрәселәре килә иде. җирле педиатр, Җолдас ага җәмәгатенең дусты һәм коллегасы Флюра Исламовнаны дисенме, (кырыс, боеручан ханымнан Әкрәм абзый шүрли дә иде.) тагын... кемнәрне генә очратмады ул кунакчыл Җолдасларда!
Авыл советында җыештыручы булып эшләүче җыйнак, әмма вакчыл немец хатыны Фрида Яновна Грановскаяның тәкъдиме дә аның тынычлыгын алды, ул аны күтггән түтел генә авыл советы ишегалдында туктатып, күптәнге танышы белән сөйләшкәндәй, уенын-чынын бергә кушып:
— Әкрәм Галиевич. минем өйдә ике сазаган кызым барын да онытмасагыз иде. Ничек диләр әле, бик үк яшь түгелләр инде, шулай да сезнең өчен бик кулай булырлар дип беләм, — дип шаяртып та алган иде. Һәм, көрсенеп, өстәп куйды:
— Кызларымның утырып калуларыдыр инде. Мартам да. Магдам да кырыкны вакладылар. Озак кына укып йөрделәр, үзегез беләсез — башта медицина училищесын, аннары медицина шгеппутын тәмамладылар, аннары бик озак кына сайландылар, ү зсүзләнделәр, кггребеткәннәр Шофер да, слесаре да ярамады, үзегез беләсез, гомер үтә. Хлебодаровкада кияү булырдай егетләр урамда аунап ятмый, ялгыштылар, хәзер риза да булырлар иде, алам диючесе генә юк шул. Кызларым әйбәт минем, эштән курыкмыйлар, беркем дә начар сүз әйтмәстер дип беләм. Шулай да истә тотсагыз икән...
Кайбер көннәрдә Хлебодаровкада күз атып йөргән ханымнар
исемлегенә, кәефкә карап, үзгәрешләр кертелә, бүтәннәре өстәлә торды Андый рәхәт мизгелләрдә үз-үзен онытып, киләчәккә планнар корып утырганда, кинәт кенә Әкрәм абзыйньш гәзиткә язып җибәргән хаты исенә төште дә кәефе кырылды. “Кирәксез ният, мәгънәсез эш", — дип битәрләде ул үзен , хатнын юлда югалуы яки барып житмәве исенә төшкәч кенә тынычланды.
Шәһәр тормышының имеш-мимешләреннән хәбәрдар булганга: “Югалмаган тәкъдирдә дә юл бирмәсләр, редакциядә танышлык белән үзләренекен беренче нәүбәттә бастыралар”. — дип фараз итте ул "Безгә, Хлебодаровкага, үз теләге белән килергә кем җөрьәт итсен, ди9 Резин итекләр киеп ел буе саз ерырга, кышын атналар буе көн-төн мич ягарга кем риза булсын икән?” — дигән уй гына тәмам тынычландырды аны
Хат башкалага хәвеф-хәтәрсез генә барып җитте һәм гәзитнен игъланнар бүлеге мөхәррире өстәленә килеп керде. Авыл нотариусынын туксан сигезенче вариант хаты кырыс карт гәзитчснең дә күңелен эретеп, нечкәртеп җибәрде. Әкрәм абзыйнын бишбармактан сон буталчык озын хат язуын истә тотсак, мөхәррирнең чын күңелдән тырышуын әйтергә кирәк. Хатның алдагы саннарның берсенә тоткарлыксыз кереп китүендә мөхәррирнең бернинди катнашы юк: ир-ат игъланнары бик сирәк килә иде.
Алдаша белмәгән намуслы Әкрәм абзыйга бер фикер тынгылык бирмәде, бүтән берәүнең исе дә китмәс иде, гәзиткә ул үзе турында бик үк төгәл булмаган мәгълүмат җибәргән икән ләбаса. Белемен юрист дип кенә язган бу, әлбәттә, университет белеменә ия дигән сүз
Университет белеме ул — башкалада яки университетлы шәһәрләрдә студент тормышы, биш сл буе уку — мәдәният, спорт белән шөгыльләнү, карашларыңны, кызыксынуларыңны үстерү, баету театрларга, музейларга, спорт залларына йөрү, башка гуманитар факультетлардагы дусларын белән якыннан аралашу ул Кыскача гына әйткәндә, университетта укыган кеше кин белемгә, югары культурага ия булып чыга, дөньяга карашын, тормыш итү рәвешен, гадәт-күнекмәләрсн форм;1лаштыра
Юридик хезмәткә утыз еллап гомерен багышлаган Әкрәм абзый, кызганычка каршы, андый белемгә һәм культурага ия була алмады шул, дөрес ул фидакарьләрчә эшләде, тырыш хезмәте күптөрле бүләкләр белән билгеләп үтелде. Сугыш аның юридик факультеты булды.
Мәктәп тәмамлауга ук, сугышка хәтле, районнан Ырынбурдагы юридик курсларга укырга җибәрделәр, шуннан фронтка озаттылар Әкрәм Сабиров га, яшьтәшләре кебек, сугышнын алгы позициясенә омтылып караган иде дә, ул дигәнчә барып чыкмады Юридик курсларда укуын искә алып, тизләтелгән стажировкадан сон, хәрби-кыр суды аппаратына канцелярия эшләрен алып баруны, ягъни эшбашкаручы итеп куйдылар Машинкада басты, стенограф та булды, кәгазьләр белән эш итте, хатлар язды Эшен төгәл, пөхтә башкарды Өенә ул җәрәхәтләнеп, контузия алып, икс орден белән бүләкләнеп, офицер булып кайтып төште Интендантларга да. врачларга да сугышта катнашырга туры килде, төрлесе булды, хәрби юристлар исә сугышнын иң кайнар нокталарында, утлы мәхшәр эчендә йөрделәр.
Кайчагында ул үзен Всрочкасы алдында гаепле саный, юк. өйләнергә йөргәне өчен түгел, анысы, тормышның табигый дәвамы кебек, үзеннән - үзс аңлашыла Берәребез бу фани дөньядан иртәрәк китә калса, бер- берсенә хыянәт итешмәскә дип васыять тә әйтешмәделәр, гомумән, алар бу хакта бөтенләй сөйләшмәделәр Вера Федоровна көтмәгәндә, көче, гайрәте ташып торган чагында — кышын гына илле яшен билгеләп үткәннәр иде, авырганы булмады, зарланмады, ә бер көнне кинәт кенә дөньядан китте дә барды. Ул үзенен игъланындагы йорт-курам хуҗалыгым дигән сүзләре өчен уңайсызланды
Әлбәттә, утыз ел бергә яшәү дәверендә алар азмы-күпме мал- мөлкәт туплаганнар иде туплавын, ә бүләр, бирер кешеләре юк Бергә
яши башлауларының беренче елларында Верочкасы врачларга, имче-томчы карчыкларга күренгәләп йөрсә дә, Аллаһе Тәгалә аларга бала бирмәде. Әкрәм абзый беркайчан да эшсез тормады, һәрвакыт хезмәттә булды, оклады да ярыйсы гына — сугыштан соңгы елларда кеше таба алмаганда, нотариусның сигез йөз сум оклады бик зур акча иде Шул сигез йөз тәнкә өстенә тагын ныклы таянычы бар — бөтен районга төпләү эшен белүче бердәнбер кеше, кәгазь гасырында андый һөнәр дә ярап куя икән. Гаилә бюджетына анын керткән өлеше саллы булса да. йортны тоту Вера Федоровна җилкәсендә иде —Сабировларны белүче һәркем шулай дияр, Әкрәм абзый, да шуны ук әйтер.
Верочканың кулыннан килмәгән эше юк, һәр эшне ду китереп эшләп ташлый, ут уйната; Винница кияве, мөгаен, әнә шундьшрак хатын турында хыяллангандыр ..
Сабировлар Хлебодаровкада беренче булып йорт салып керделәр, анысы да Верочканын тырышлыгы аркасында.Әкрәм абзый булдырып чыга алуларына бик үк ышанып та бетмәгән иде.
Тәки җинеп чыктылар бит! Агачын да, шиферын да. цементын да, тәрәзә пыялаларын да, алдан хәстәрен күреп, берәмтекләп диярлек Верочка булдырды. Ул чагында илленче елларда, хәзерге белән чагыштырганда, авыл җирендә төзелеш материалларына кытлык зур иде. Йорт салу өчен кирәкле саманны алар ике җәй буе суктылар — бил бөктеләр, каян килгәндер ул көч-гайрәт, хәзер үзләре дә шаккаталар. Калыплары берьюлы ике саман сугарлык итеп, ике катлап ясалган, һәркайсына алтышар чиләк сутлы балчык салалар, бу үзе бер центнер чамасы. Кара тиргә батканчы эшләделәр, көянтәләп су ташый-ташьш иңбашлары суелып, чиләнеп бетте, һәр чиләк суны коедан кул көче белән чыгардылар, үз коелары булмаганга, күрше урамдагы уртак коега йөрделәр.
Сутлы балчык измәсенә су саласын-саласын, ул аны үзенә сеңдерә — эчә генә, эчеп туйгач, чапылдый башлый. Шуннан соң сутлы балчыкны ат кебек таптап изделәр, аяклары саламга кадалып, җәрәхәтләнеп бетте. Жәйге эссе көннәрдә Верочка оек кимичә кеше күзенә күренә алмады. Шулай итеп, өй җиткергәндә дә Верочка Әкрәмне саклау хәйләсен тапты, моны сизмәскә мөмкин идеме сон9
Верочка эштә гаярьлеге белән бергә, башын да эшләтә белде. Идән асты да, пыяла веранда да, дүртяклы өй түбәсе кыегы да, авыл җиренә хас булмаган зур тәрәзәләр дә ул уйлаганча эшләнде.
Тормыш юлын ул райпотребсоюз бухгалтериясендә вак-төяк йомышлар үтәүче булып башлап җибәрде, баштарак ана товар-транспорт накладнойлары тутыру, инвентаризация һәм исәпкә алу үткәргәндә кирәкле исемлек төзү эшен генә тапшыралар иде. Жолдас анын бухгалтерия хезмәткәре өчен кирәкле бер сыйфатны — ачык, матур итеп язуын гына түгел, бәлки, кызыксынучанлыгын, төшенергә, аңларга тырышуын күреп алды, анын белән алга таба да эшләргә туры килүен күздә тотып, биш ел чамасы үзенчә өйрәтте. Кайчагында Жолдас, кызганыч, хисапчы хезмәткәргә диплом бирү хокукым юк, югыйсә, Верочкага, һичшиксез, кызыл диплом бирер идем, — дип шаярта торган иде
Табигате белән кырыс авыл кешесе кемнен кем икәнен бик тиз аера. Авыл советы көнбатыштагы кебегрәк "Кемнен кем икәнлеге турында" дигән еллык журнал чыгармаса да, кемнең яхшы укытучы, врач, парикмахер, сатучы икәнен белә, ә кайсысын, күрмәскә тырышып, бер чакрымнан әйләнеп үтә. Вера Федоровнаны район үзәгендә шөһрәтле бухгалтер дип беләләр иде. Имеш-мимешләргә караганда, майны чит илгә чыгаручы җирле май заводына, Хлебодаровкада ин зур саналган РТСка да аны берничә мәртәбә баш бухгалтер итеп кыстап та караганнар, гәрчә аларда зуррак оклад һәм премия вәгъдә итсәләр дә, Верочка үзен тәрбияләгән коллективтан китмәгән
Йорты, хуҗалыгы турында уйлаганда, Әкрәм абзый, әлбәттә, Верочканы да истә тоткан иде. Буранлы, җилле озын кышкы кичләрдә
станогында эшләп утырганда, Верочкасы авыз эченнән генә сагышлы жыр сузып, мамык шәл бәйләгән чакларын күз алдына китерде, шәл бәйләүдә ул оста бәйләүче татар хатыннарыннан һич тә калышмас иде
"Нигә ул мине саклады, кадерләп, иркәләп, нахтап кына торды икән’’ — дип баш ватты ул, Верочкасы исән чакта бу хакта уйлап та караганы булмады. — Шулай бик нык яратты микәнни? Әллә сугыштан сон сирәк очрый торган офицер егетнен күпләр арасыннан аны гына сайлап алуы белән исәпләшүе иде микән9 Әллә мин күздә тотмаган, белмәгән, сизмәгән бүтән берәр хикмәте бар иде микән9
Хәзер, Верочканы югалтканнан һәм "Вечерняя Алма-Ата”дагы хатын- кызлар игъланын ятлап диярлек бетергәннән сон. шундый фикергә килде: сугышка кадәр туган хатын-кызларның күбесе гаилә өчен җаваплылык хисе тою рухында тәрбияләнде һәм яшәде, иренен тышкы кыяфәтенә карап хатыны турында хөкем йөрттеләр, ә яхшы хатыннын, хужабикәнен җәмгыять алдындагы абруе шуннан чыгып билгеләнде, шулай тиеш дип саналды Ә бүген хатын-кыз үзе хакында, анын килеш-килбәтенә карап кына фикер йөртәләр, ире. йомшак кына итеп әйткәндә, шапшак һәм пычрак йөри икән инде, анысы ирнен үз хәсрәте, ирнен әхлакый йөзе көяз хатынга берничек тә тап төшерми, дип уйлый.
Верочканын кайгыртучанлыгы аркасында Әкрәм Галиевич киенеп* ясанып кына йөрде Инде икесе эшкә барганда яки эштән кайтканда, аларга сокланып карап калмаган кеше юк икесе дә озын буйлы, чиста, пөхтә, үтүкләнгән киемнән, әллә кайдан уңган хатын-кыз кулы тигәне күренеп тора.
Бакчадагы һәр төп сирень, чия куагы турында сөйләгәндә Верочканын исемен телгә алмый калу момкинме сон Аннары гәзиткә хатының хакында язмассың ич инде, Әкрәмнең кем булуы, нинди эш майтаруы белән ханымнар үзләре кызыксына бит
Әкрәм Галиевич тәмам буталып, башы катып бетте, җитмәсә әле Сахалиннан телеграмма да килеп төште
Телеграмма нәрсәдер эшләүне таләп итә. Бер мәлне "Килеп йөрмә инде!” дип, җавап кына бирим булмаса дигән уй да үтте анын башыннан Ләкин кая9 Авылга бабайгамы? Хәтта гәзиткә җибәргән фикереннән кире кайтуын да беллермәкче иде Бу уе ана мәзәгрәк булып тоелды, гәзитчеләр телендә анысы ничегрәк дип йөртелә торгандыр Мондый очракка туры килә торган сүзе дә юктыр әле кире кагумы, баш тартумы, кире уйлаумы Аныңча, хәрбиләрнең отбой дигән сүзе туры килә сыман иде.
Бик авырлык белән язылган танышу игъланыннан "кире уйладым" сүзе кәгазьгә төшерүне сорап тора
"Кире уйладым Кызганычка каршы. Хлебодаровка юристы бүтән шәһәрдә торучыларга гаилә корып яшәргә мөмкинлек бирүеннән баш тарта. Үзем яшәгән район үзәгендә туган (акклиматизация, адаптация һ б ). илле яшьтән дә олы булмаган ханымны кулайрак булыр дип табам
Менә шунда инде, мөгаен, хатын-кызлар бөтен илгә анын куркаклыгы, кыюсызлыгы, жавапсызлыгы өчен хурлап, мыскыллап, тирән нәфрәтләнүләрен белдереп чан сугарлар, Хлебодаровкала да Әкрәм абзыйга кырын һәм төкереп караучылар табылыр, ул "хыялый" аферисттан да ким хат алмас, әмма ул хатларда акча гына булмас. Ләкин, ничек кенә боргаланма — артка юл ябык "Ни булса, шул булыр!" — диде дә, кибеткә барып, ике шешә шампан шәрабы алып кайтып кунды
Тәнле кеше буларак, эшне ул Наталья Ссргсевнаны каршы алу программасы төзүдән башларга ниятләде Якшәмбе көнгә, Вера Федоровна барындагы кебек, бөтен җир "наять" булсын дип. ишегалдын һәм өй җыештыруны шимбә көнгә, атна ахырына калдырып торды Шампан шәрабы белән дә мәсьәлә хәл ителде. Программаның "үзәген" кызыграк, үзгәрәк итеп төзисе генә калды
Әмма "үзәк” жинел генә табылмады, юк, бу да түгел..." дип әлс
берсен, әле икенчесен кире какты, борчылудан хәтта тирләп чыкты — башына бер юньле уй-фикер килмәде. Кинәт: мунча, дип куйды ул.
Сауна белән җенләнү шау-шуы Хлебодаровкага килеп җиткәндә, аларнын моннан өч ел элек кенә бакча почмагына терәп диярлек салган үз мунчалары бар иде. Әкрәм абзый аны үзенә бер төрле хәйлә-осталык белән җиткерде: телисең икән — утын як, телисен икән — вакытын яки утының булмаганда электр белән җылыт, теләсәң — урысларча, ягъни бер лакан су коя-коя себерке белән чабын, телисен икән — финнарча рәхәтләнеп парланып утыр. Моны уйлап табучыга патент-таныклык бирсән дә хәрәм булмас!
"Ерак юлдан килгән кеше өчен — мунча программаның үзәге инде”, — дип хәл итте Әкрәм абзый һәм мунчага таба юнәлде.
Мунча якмавына өч ай узган. Әкрәм абзый ике кичтә аны тәртипкә китерде, бер уңайдан ләүкәсен төзәткәләде. каккалады, сауна-мунча Наталья Сергеевна килүгә әзер булгач, ерак юлдан килсә дә, мунча кертү килешеп бетәрме соң дип шикләнеп тә алды, “Кара син аны, оятсыз картны, бик тиз генә мунчага чакырмакчы?” — дип уйласа? Уйлады- уилады да программаның үзәгеннән баш тартты.
Шулай уйлана-уйлана һәм шикләнә-шикләнә хәстәрлек күрү мәшәкатьләре белән җенләнеп йөргән арада атна уртасы да килеп җитте Чәршәмбе көнне кичен аларга Җолдас ага сугылып чыкты.
Бухгалтер ишектән үк дустына:
— Әссәламегаләйкем, — дип сәлам биреп керде. — Нигәдер күңелсезләнеп-боегып, калдың, керми да башладың Мин йомыш белән кергән идем, тиздән Вера Федоровнанын елы җитә, колхоз белән сөйләшеп кайттым, ике сарык язып бирерләр, син аларны бер-ике атна алданрак алып кайт та минекеләр янына ялан абзарга илтеп яп. Ашатырбыз, симертербез, мин аның махсус ысулын беләм, — диде дә уңайсызланып, аптырап калган дустын кочаклап алды.
“Телеграмм килгәнне белә микән, юк микән9” — дип, әле агарынды, әле кызарынды Әкрәм абзый.
— Ишегалдында тыз-быз киләсең, себерәсең, мунча ягарга да ниятләгәнсең димме, — дип сөйләнде Җолдас ага. — Ялгыз башыңны кая куяр урын таба алмыйсындыр инде? Аңлыйм, туганкай, бик аңлыйм.
"Белми, белми икән”, — дип, тынычланды Әкрәм абзый. Рыясыз, хәйләсез мужик иде Бөркетбаев — нәрсәдер әйтергә кирәк, кеше энә түгел, кесәгә яшерә алмассың, кунак ханымны барыбер күрәчәк Әкрәм абзый, ниһаять, әйтергә кирәк тапты:
— Җолдас, якшәмбе көнне Ырынбурдагы чыбык очы кыз туганыбызның килеп төшүе, ихтимал. Буйдак ирнең ничек яшәвен кү-реп китәрмен дип вәгъдә иткән иде, — диде ул, икеләнебрәк кенә.
Җолдас ага:
— Кунак килү — күңелле хәл. Сөйләшерсез, гәпләшерсез, күңелең дә күтәрелер. Кунагың белән безгә дә кереп утыр, —диде дә хушлашып чыгып та китте.
Күршесе чыгып киткәннән соң төне буе йоклый алмый интекте. Әкрәм Галиевич Верочкасының елын уздыру, сарыкларын елга аръягындагы далага илтергә кирәк булуы, бигрәк тә Наталья Сергеевна Болдырева турында уйланып я ггы. Ниндирәк икән? Акыллымы, игелеклеме, эшкә оста микән9 Әллә берәр җилбәзәк микән? Картаның да иң чигендә, аннан бүтән барыр урын юк — диңгез-океан башлана, шулай да Көньяк Сахалинга хәтле барып житүен, төпләнеп калуын күр әле син аның.
Йокысыз үткәргән төндә черем итеп алган мәлдә дә өзек-өзек кенә төш күрде Төшендә ул Наталья Сергеевнаны әллә ничә төрле кыяфәттә — әле карлыккан тавышлы, кайнар хисле, кара чәчле ханым, әле кай ягы беләндер лакланган бармакларына йөзек-балдак кигән райгаз мөдиренә охшаган, әле таза бәдәнле, аксыл-сары чәчле җитди, тәкәббер ханым итеп, әле дулкынлы океан ярында джинсы чалбар киеп басып
торган яшь кенә бер хатын сурәтендә күрде...
Иртән эшкә барышлый хат ташучы Сташованы очратты, ул ана гәзитләр белән бергә 'Человек и закон” журналын тоттырды, аннары, нидер исенә төшкәндәй, сумкасыннан ике хат алып бирде
Әкрәм Галиевич бик сирәк хат ала иде. шуна күрәдер берьюлы икс хат килүе гаҗәпләндерде аны Конвертлары матур, бик пөхтә итеп язылган, берсеннән хушбуй исе аңкый.
Хатлар Сабиров исеменә язылса да, почеркларын, кайдан килүләрен белә алмады Ул аларны танышу игъланына бәйләнеше бардыр дип уйламаган да иле. аннары гына беренче хәбәр —жавап хатлары икәне исенә төште. Кызыксынуы хәттин ашса да, хатларны урамда укып тормады, жәһәт кенә кесәсенә салды да, эшенә китеп барды.
Иртәнге якта йомыш белән килүчеләр бер-бер артлы килә-китә торды, эш белән матавыкланган Әкрәм Галиевич хат алуын да онытты Хәләл җефете вафат булганнан сон ул төшке ашка райпотребсоюз ресторанына йөри башлады, анда тәмле пешерәләр, кыйммәт тә түгел, аннары ана мөнәсәбәт тә үзгә иде Ишектән чыгып барганда буфетчы хатын:
— Әкрәм Галиевич, кайчанга хәтле буйдак булып йөрергә уйлыйсыз? Күз унымда тоткан бер дус хатыным бар, теләсәгез таныштырам, — дигәч кенә хатлар алуы исенә төште
— Arma Ивановна, дус хатыныннан да бигрәк үзегезнең исәбегез булса, уйлап карар идем әле. — дип жавап бирде Сабиров.
Төштән соң. гадәттәгечә, йомыш белән килүчеләр юк. ул яшерми генә хатларны кесәсеннән алды Ачканчы, һәрберсенә алыну көнен, вакытын, кирәк була калса дип, исәп санын да язды, шуннан сон гына бер кырыеннан кайчы белән кисте.
Хатлар төрле җирдән. Берсе — Куйбышевтагы укытучыдан, ул кияүгә чыгармын дип өмет тә итми идем инде, ялгыз яшәвемне һәм хыялларымны яхшы белгән дус хатыным, мине берәр юньлерәк жиргә урнаштыру нияте белән, танышу игъланы басылган гәзитә алып кергән иде, дип язган ул
Без икебез дә. — дип дәвам итә укытучы ханым — сүз берләшми генә, сезнең игъланга тукталдык Безгә калса, сез —хөрмәткә лаек кеше, без белмәгән ниндидер сәбәпләр аркасында кинәт кенә ялгыз торып калгансыз, дус хатыным шаяртканча, сезнең өчен тәвәккәлләргә дә мөмкин Бөтен бәла да шунда мин үзем сезнең янга килергә берничек тә җөрьәт итә алмыйм, гәрчә сезнең белән бик танышырга теләсәм дә. үземне җиңәрлек көч юк Исәнмесез, бу мин. сезгә кияүгә чыгарга булдым . —дип килеп керүемне куз алдыма да кигерә алмыйм
Кабатлап әйтәм үзегезне белмәсәм-күрмәсәм дә. сез миңа бик тә сөйкемле күренәсез мин сезнең гаилә корып яшәргә инандыруыгызны хуплыйм, үземне чын хуҗабикә була алыр идем дип әйтергә батырчылык итәм Хәзер мәктәпкә каникул вакыты, мин көннәр буе өндә, сезне чын күңелемнән кунакка чакырам Зинһар, килә күрегез, Ь/рынбурдан поезд белән безгә биш сәгатьлек юл Каршы алырмын, шөһрәтле шәһәребезне. Иделне күрсәтермен Миңа калса, шулай танышу урынлы да. каһарманнарча да булыр
Ихтирам белән. Елена Максимовна
Сул яктагы өске өлешенә җете кызыл роза чәчәге төшерелгән, юка шома аксыл-зәңгәр кәгазьгә язылган иксгше хат нотариусны тәмам шаккатырды
Тылдан, картлардан килгән өчпочмаклы хатларны исәпләмәгәндә, шәхсән үзенә атап язган хатлар алганы булмады анын Аларын да әле әнисе әйтеп торып күршеләреннән берәрсе язган: картларнын укый-яза белүләре чамалы Гарәп хәрефләре белән әйбәт кенә укый-яза белгәннәр Соңрак көч-хәл белән үхтәштергән латин шрифты да юкка чыгарылды Өченчесен, кириллицаны исә тәки өйрәнә-үзләштерә алмый интектеләр
Чит кешегә әйтеп торып күп яздыра аласынмы соң, аннары заманы да кырыс, нәрсә яздырырга яраганын да белмәссең — солдатның кәефен кырмассың бит инде. Шуна күрә аларнын хатлары: ничек сугышасың, ничек яшисең, каһәр төшкән сугышның очы-кырые күренәме9 кебек сораулардан гыйбарәт була торган иде.
Ә монда, карт көнендә, беренче мәхәббәт хаты килсен әле. Андый ягымлы сүзләрдән башын әйләнеп китсә дә гажәп түгел.
Сөеклем Әкрәм Галиевич, — дип башлана иде икенче хат - Шулай дип мөрәҗәгать итүемне алдан ук гафу итә күрегез, алга таба да. мөгаен, үземнең катлаулы, сикәлтәле тормыш юлымда туплап, җыеп һәм саклап килгән ягымлы сүзләремне сезгә җиткерүдән тыелып кала алмамдыр.
Әйе, әйе, мин тел-теш тидермәслек Һәм җәмгыятьтә лаеклы урын алып торган кеше очратырмын дип белә һәм ышана идем Һ1ин бары тик шундый кешегә генә җаным һәм тәнемне бөтен барлыгы белән бөтенләйгә бирергә әзермен Бөтенләйгә яки юк! Нигә хисләрне вакларга шулай гугетме? Эчәсең икән инде —шампан шәрабы гына эч яратасың икән инде корольне генә ярат! Вечерняя Алма-Ата ны мин беренче танышу игъланнары басыла башлаганнан бирле алдырып киләм Кайберәүләр китап төпләгән кебек, мин аларны еллап төпләп барам Шундый игълан бастырган "Ригас бале ны да алдырам, әмма, ышанасызмы мине бер генә игъланның да, сезнеке кебек, тәэсирләндергәне, исәрендергәне булмады. Мин шундук аңлап алдым сез — минем язмышым' Соңыннан шигъриятле итеп. тормыштан уңдым дип әйтә алуыңа инандырам — дип дөрес әйткәнсез Икърар итегез, сез серле шагыйрь!
Көзге озын кичләрдә тышта котырынып, шөбһәле. җилле салкын яңгыр яуганда, мин тирән күн кәнәфигә утырып камин алдында күшеккән иңнәремә ырынбур шәле ябынып (хәзергә андый шәлем юк), сез яраткан На страже социалистической собственности дигән гәзитне һәм Человек и закон журналын (мин дә аларны яратам) кычкырып укырмын Ә сез мәһабәт һәм көчле (мин сезне шулай күз алдыма китерәм), чал чәчле, авылда закон һәм хокук тәртибе урнаштыруга бетен гомерен биргән кеше, өстегезгә бәрхет халат киеп (анысын мин үзем бүләк итәрмен), артымда басып торган хәлдә нәфис бармакларыгыз белән чәчләремнән сыйпарсыз. Каминнан җете кызыл бәрхеткә төшкән ут телләре яктысы сезнең чәчләрегезне тагын да күркәмрәк итеп күрсәтер
Кадерлем минем, караңгы авылда булса да, тыныч кына закон һәм хокук, урлау һәм әрәм-шәрәм итүгә (урындагы кешеләрне күздә тотам) кагылышлы рухи әңгәмәләр корачак камин янындагы кичләребезне яратып та өлгердем инде мин, сез. юристлар бөтен кызыклы гыйбрәтле хәлләр турында хәбәрдар кешеләр ич Мин сезне ярата алырмын мактауга лаеклы карт көнегездә турылыклы юлдаш булырмын дип беләм һәм тоям Сезнең көзге тормышыгызны бизәп кенә калмам, бәлки, ямь дә өстәрмен Мин дә чәчемне чал төскә буятырмын да икебез дә сокланырлык булырбыз. Дөньяны сезнең кебек, шагыйрьләрчә күрә алучы кеше, нечкә хисле, бик тиз уалырга торган хыялый дөньямның, саф. гүзәл хисләремнең, озак елларга хәтле турылыклы булып калуымның кадерен белерсез, дип ышанам Мин сезне генә көттем, мине күрүгә тавышымны ишетүгә, күзләремә карауга, дәртле кайнар кочагыма ташлануга ук сез моның шулай икәненә бик тиз төшенерсез. Һәм. ышаныгыз миңа, мин хисләремнең кайнарлыгын гына саклап калмадым Мин бары тик хисләр турында гына язам, — безнең киләчәк тормышыбызда иң мөһим нәрсә дә шул түгелме соң? Мин хисле хатын, хатын-кыз — серле дөнья! — дип зерә генә әйтмиләрдер
Шуңа күрә үзегез килеп, икебез дә рәхәтләнеп ләззәтләник дисәгез шул серле дөньяны ачыгыз, шул чагында һичшиксез үзегезнең тормыштан уңдым ' дигән акыллы сүзләрегезне янә бер кабатларсыз
Тәмләп-тәмләп, дәртләнеп-дәртләнеп үбәм һәм кысып-кысып кочаклыйм Көтәм, сөям Сөеклем минем, көтә-көтә зарыгып беткән җанкаең янына ашыга күр, озак зарыктырма инде аны
Синең Белла, Белочка дисәң дә ярый'
Әкрәм Галиевич дулкынлануыннан пиджәген дә салды, борчылып бүлмә буйлап йөренергә кереште. Көтелмәгәнчәрәк килеп чыкты бит әле бу хәлләр. Бер мизгелгә Наталья Сергеевна күз алдына килде, юкка да чыкты.
— Ай-Һай чая хатын! — дигәнен сизми дә калды.
Верочкасы белән утыз ел яшәү дәверендә дә андый ягымлы сүзләр ишетмәгәндер! Үзенә бер төрле серлелек сирпелә иде алардан!
“Чыннан да хисле хатын, — дип җөпләде Әкрәм абзый. “Хис- ләрсмнен кайнарлыгын”, “уалырга торган хыялый дөньямның ', "сезнең көзге тормышыгызны” — дигән сүзләрен искә төшереп. — Акыл да сон үзендә! “Хатын-кыз — серле дөнья”!”
Ул “гүзәл чал чәчләрен” үзе дә сизмәстән сыпыргалап алды. Чал чәчләре мактанырлык түгел-түгелен, вакыт дигәнен чигә чәчен генә чаларткан-чалартуын, гомумән, нотариусның чәчләренә кайбер яшьләр дә көнләшерлек.
Хатны кабат укып чыккач, кәефе тагын кырылды: “озын нәфис бармакларыгыз", — дигәне дөреслеккә туры килми. Нотариусның җилдән һәм судан кызарган кыска бармаклы көчле куллары Хлебодаровка кешеләреннән ай-һай аерылыр микән, биредә һәркемгә — судьяга да, прокурорга да, эшчегә дә үзенә утын ярырга, күмер ягарга, мал-туар карарга туры килә.
Куйбышев укытучысының хаты анын күңел кылларын тибрәндермәде, шулай да өйгә кайтканда ул хатны сейфына салып калдырды, өйдә тагын бер кат тынычлап укып чыгармын дип, “Белочканын” хатын үзе белән алды.
Кичке аштан соң Әкрәм абзый өендә күн кәнәфие булмаганлыктан, диванга барып ятты да хатны кабат укый башлады. Хат аны җәлеп итте.
“Кара син аны ничек аллырмак була, нинди генә сүзләр әкггмәгән! — дип куйды ул, “Бслочка”га сокланып, әмма трюмодан үз сурәтен күргәч, ялкынлы дәрте шундук сүрелде дә.
Шундыйрак хат бүтән берәүгә килсә, Әкрәм абзый мыек астыннан гына елмайган, елмаю гынамы әле, чын күңелдән рәхәтләнеп бер көлгән булыр иде: камин, халат, салкын яңгыр яуганда, рухи әңгәмәләр имеш Әмма үзеннән көләсе килмәде, шулай да: “Сез — кишем язмышым”, "мин сезнең көзге картлыгыгызны бизәрмен”, “озак көттереп зарыктырма”, — дигән сүзләрне укуы рәхәт иде ана.
“Безнең ишеләр белән менә ничек сөйләшергә дә була икән әле", — дип куанып ятты нотариус. Күршесе Иван Гаврил юкка бөтен Хлебо- даровканы шаулаткан хат килүен исенә төшергәч, бу куанычы да кинәт тоныкланып калды.
Бер мәлне Иванны ерак бер колхозга печән чабарга җибәргәннәр иде, монысы һәр кала кешесенә аңлашыла Колхозда уңайлы шартлар — кунак йорты да, гомуми торак та юк, аннан соң җәмгысс дүрт кеше барган. Аларны карт-корыларга, ялгыз хатыннарга фатирга урнаштырганнар. Көзен, игеннәрне җыеп алыр чак җиткәч, Иваннарга бер хат килеп төшә. Гаврилюкларга да, Сабировлар кебек, сирәк кенә хатлар килгәли, шау-шу кузгаткан хат хатыны Катя кулына килеп керә. Катя ире исеменә язылган хатны уку килешү-килешмәвен уйлап тормый, җитмәсә әле аннан "Белочка” хаты шикелле, хушбуй исе аңкый икән, почеркы да, хатын- кызныкы икәне күренеп тора
Иван эштән кайтып кергәнче Катя, мөгаен, хатны ун гына кат укымагандыр, ачуыннан, гарьләнүеннән шартларга җитешкән Иванны ул, чәнечкеле себеркесен артына яшереп, янкапка янында каршы ала.
берни дә сизмәгән Иван өй тирәсенә килеп җитүгә, бөтен күршеләре алдында иренә ташлана. Катя кулына тоткан хаттан әле бер сүзне, әле икенчесен яттан сиптерә генә, өстәвенә сәнгатькярләрчә тәэсирле итеп, көнләшүдән күңеленә килгән, әйтергә ярамаган оят сүзләрне урынлы кыстыра-кыстыра бичара Иванны чәнечкеле себеркесе белән дөмбәсли генә.
Әкрәм абзый аңлап калганча, ягымлы, купшы сүзләр һәм китаптан алынган тәкъбирләр Катянын ачуын китергән икән
— Ишетәсеңме, ул сине шул хәтле сагынган, һәр бармагыңны үбәргә әзер! — дип, бөтен урамга акырган.
Иванны әйбәт белгәнгә елмаймый булмый: авыр һәм кара эштән бирчәйгән бармакларын йодрыклавы да авыр аңа. Катя хаттагы зиннәтле тормыш һәм дәртле мәхәббәт хакындагы китап сүзләрен бөтен урамга яудыра Алар арасында “Белочка”ныкына охшаганнары бар иде шикелле.
Хлебодаровка бичара Иваннан рәхәтләнеп көлде генә. Ирне көлдергән дә хатын, бөлдергән дә хатын, дип юкка гына әйтмиләрдер. Карандаш белән язылган хәреф хаталары тулып яткан хатны Катя үзе белән йөрткән, кибеткә, базарга барганда тыңларга теләүчеләргә аеруча дәрт кузгата торган урыннарын шәрехли-шәрехли рәхәтләнеп укыган. Катята иренең гаебен ачу ошаган, күрәсен, әмма көннәрдән бер көнне иртән Иван хатынының концерт эшчәнлегенә чик куймаса, ул һаман да шулай йөрүен дәвам иткән булыр иде әле.
"Әгәр “Белочканың” хаты да шулай Хлебодаровка буйлап китә калса9 Гомер буена оятыннан керер тишек тапмассың”, — дип сискәнеп китте Әкрәм абзый, шулай да хатны ертып ташларга кулы бармады, бәлки, ышанычлырак урынга яшереп куйды.
Шимбә көнне Әкрәм Галиевич иртәрәк торды һәм Наталья Сергеев- наны каршы алу программасының соңгы пунктын үтәргә — җыештыру эшенә бик гайрәтләнеп кереште. Эшне ишегалдыннан башлады: чәчәкләргә, агачларга, куакларга шлангтан су сиптерде, коелган, кипкән яфракларны себерде. Бакча түрендәге бәдрәфнең янган лампочкасын алыштырды, махсус сатып алган бәдрәф кәгазен төргәге белән элде. Тактадан әмәлләнгән җәйге душтагы бакка су тутырды.
Ишегалдында эш күп түгел иде, каян килеп күп булсын ди: Вероч- каньщ вафатыннан соң, бозаулаганын да көтеп тормыйча, сыерын сатып җибәрде, калган печәнне мал-туар белән тулган ябага абзарга — Җолдаска ташыды: Әкрәм абзый тора-бара казларын да. тавыкларын да бетерде, ике дуңгызын тереләтә райпотребсоюзның хәзерләүләр конторасына тапшырды — барысына да күз-колак булу кирәк, бу эшләрне Вера Федоровна башкара иде. Чәчәкләр генә калганга ишегалды бик тиз җыештырылды.
Нотариус ишегалдында эшен бетергәндә, урамнан хат ташучы үтеп китте. Һәрбер авыл зыялысы кебек, көнне гәзит укудан башлап җибәрүне Әкрәм абзый почта ящигына ашыкты.
Шимбә көнгә гәзитләр дә укылмый калган, чөнки янә ике хат килгән иде.
Берсе, пөхтә итеп махсус ясалган конвертлысы, казна хатына охшаганрагынын эчендә катыргы сыманрак нәрсәдер бар, Әкрәм абзый башта шунысын ачты.
Катыргы сыманрак дигәнебез фотосурәт икән. Остаханәдә төшерелгән сурәттән Әкрәм Галиевичкә сөйкемле, бераз гына сагышлы, затлы киемле көяз бер ханым карап тора иде Егерме еллар элек бу фотосурәтне Хлебодаровкада берәрсенә күрсәтсәң, һичшиксез, артисткамы әллә9 — дип сорамый калмаслар иде —Әйе, әйе, артистка, бүтәнчә түгел — Әкрәм Галиевич башкача күз алдына китерә алмады: объектив аядында үзен шундый иркен, ирекле тота, чәчләре матур, килешле итеп таралган, киеме дә затлы. Күз карашында акыллы, тәрбияле булуы, үз кадерен, үз
бәясен белүе сизелә Әкрәм Галиевич. чибәрлеге, мөлаемлыгы йөзенә чыккан фотосурәттәге ханымнан бик озак күзен ала алмады. Чынлап та минем игъланым шундый чибәр ханымны да кызыксындырды микәнни9 — дип сөенде дә, көенде дә ул.
“Әлбәттә, быел гына төшкән фотосурәт түгел”, — дигән уй үтте анын башыннан
Әкрәм абзый модалар остасы яки хатын-кызларның чәчләрен ничек йөртүләренә сирәк кенә игътибар иткән булса, фотопортретнын кайсы елда төшерелүен чамалый алган булыр иде Бәла дә шунда шул. йорттагы хужабикә эшләрен генә түгел, модаларны да Вера Федоровна күзәтеп бара иде.
Кала хатыннары чәчләрен, бәлки, шулай матур итеп йөртәләрдер дә, Хлебодаровка хатыннары кышын үзләре бәйләгән ырынбур шәле бөркәнеп, жәен япон яки төрек яулыгы бәйләп йөриләр Вера шәльяулыкларны кыйбат тора дия иде. шул шәльяулык астындагы чәчнен нинди булуын бер Ходай гына белсә белгәндер
Шунысы бәхәссез — фотосурәттәге ханымнын яулык бәйләп йөрмәгәне күренеп тора.
Сурәттән күзен ала алмаган Әкрәм Галиевич Хлебодаровка хатыннарынын зәвыкларына шик белдерде Ул фотосурәтне әйләндереп бүләк итеп бирелү вакытын күрергә өметләнде —яшьлек елларында андый чакларда төрле матур сүзләр, хәтта шигырьләр язып бирәләр иде. — анын бигрәк тә бу чибәр ханымның рәсемгә кайчан төшүен беләсе килде Әмма фотосурәт артына бүләк итеп бирелгәнлеге дә. кайчан төшкәнлеге дә язылмаган.
Шулай да күнелен ымсындырган бу "артистканын" кайчан, кайсы елда төшүен бик беләсе килә иде. Калада яшәсә криминалист белгечләргә тиз генә барып килер иде. мажаралы детектив әсәрдә яки фильмда алар, тәмәке төпчегенә карап, кем тартуын, ни өчен тартуын, кайсы якка караган булуын, ин мөһиме — кайда яшәвен әйтеп бирәләр Алар Әкрәм абзыйга чибәр ханымнын рәсемгә төшү елын гына түгел, сәгатенә хәтле әйтеп бирерләр иде
Нотариусны сәгате үк борчымый, ә менә елы.
“Кемгә күрсәтеп карарга икән9" — дип баш ватты Әкрәм абзый Ул Хлебодаровкадагы барлык хокук органнарын һәм аларда кемнәр эшләвенә хәтле белә, ләкин берсе дә сихри көчкә ия түгел. Ул гомерендә беренче мәртәбә шәһәр кешеләреннән көнләшеп тә алды аларга һәммәсе дә хезмәт күрсәтергә әзер, криминалистлар да якында гына, ә монда иза чигәсен, берни белми интегәсең
Фотосурәт белән сокланган Әкрәм абзый конверт эчендә юка кәгазьгә язылган хат булуын да оныта язды.
“Хөрмәтле Әкрәм Галиевич. — дип ачык һәм матур итеп басылган иде язу машинкасында Миңа каралырга кергән бер сырхау хатын сезнең игъланыгыз басылган гәзнтне онытып чыгып киткән Картайган көнендә, бәлки шәхси тормышында уңышсызлыкка тарыган кеше еш кына хорафатларга ышана башлый Мин дә моны тәкъдирдә шулай язылгандыр дип кабул иттем һәм күңелемдәге уйларымны сезгә генә бушатасым килеп ШУШЫ хатымны язарга утырдым Элегрәк берәрсе мине игълан буенча таныштырам дисә моны мин үземне мыскыллау дип караган булыр идем Аңламыйм нәрсә үзгәрә, еллармы әп.» кешеләрме? Мөгаен еллар да. кешеләр дә узгәрәдер Күп кенә әдәпсез тәкъдимнәр арасыннан, минемчә сезнеке йөрәкне тетрәтеп ала торган эчкерсезлеге риясызлыгы киң белән аерылып тора Бу сүзләрне иске
тәрбия алган кеше язганлыгы күренә һәркем бу төшенчәне үзенчә юрый Мин ничегрәк юрадым икән соң? Сез -- җитди төпле кеше, сезгә таянырга төгәлрәк игеп әйткәндә сезгә уземнең язмышымны ышанып танышырга була Минемчә, иң мөһиме дә шулдыр
.Хлебодаровка да мине үзенә җәлеп итә Г^җәпләнәсезме? Гаҗәпләнмәгез тумышым белән мин Ырынбур якларыннан, якташыгыз Кеше олыгая барган саен хисләргә, тойгыларга бирелүчән аны тыелгысыз рәвештә туган яклары тарта, анда ул үзен һәрчак бәхетле булгандыр сыман итеп тоя Бөтен бәла һәм бәхетсезлекләр туган ягыңнан атаң йортыннан чыгып киткән көннән башлануына еллар үткән саен ныграк ышана барасың икән һәр елны мин җәйге ялда туган ягыма кайтып киләм сезнең яшеллеккә күмелеп утырган Хлебодаровка аша да узам хәтта бер елны ниндидер эш белән машинада туганнарыма да барып кайткан идем Күптән инде өйгә, Ырынбурга кайтырга ниятләнеп йөри идем Хәзер яшәп яткан Ташкентка кендегем берегерлек, төпләнеп калырлык җитди бернинди сәбәп юк Очраклы гына кулга килеп кергән гәзитә, сезнең тәкъдимегез Шәхсән миңа атап язылмаган булуы гына җәл.
Тәкъдирдә шулай язылгандыр дип, язмышымны хәл итәргә ниятләнүдән тыелып кала алмадым — белмәссең тагын? Мин Хлебодаровканың яртылаш татар авылы икәнен беләм Җырларыбызны, уеннарыбызны кабат ишетәсем-күрәсем, туйларда шаян әпипәгә биюләрен үз күзләрем белән күрәсем, янәшәдә генә туганнарым яшәвен тоясым килә, — сезнең тәкъдимегез мин фәкыйрегездә өмет чаткылары уятты Белмим, бүтәннәргә ничектер, мин рнзалашырга булдым каршы килә алмадым Сезнең игъланыгызга хәтле үк ял мәсьәләсе хәл ителгән иде инде, шуңа күрә мин алдагы шимбәдә тиз йөрешле бишенче поездда, унынчы вагонда Хлебодаровка аша узып китәчәкмен. Кирәк дип тапсагыз — каршы алырга төшәрсез, Хлебодаровкада чыгармын һәм сездә бишалты көнләп торырмындыр Килмәсәгез, төшеп тә тормам, бер сәгать дигәндә Ырынбурда булам, анда бер ай чамасы торырга исәп Кирәк була калса дип, телефонымны һәм өй адресымны да язам, Ырынбурда мине шуның буенча таба аласыз
Ихтирам белән Нәзифә Әгъләмова
“Димәк, табибә", — дип елмаеп куйды Әкрәм Галиевич һәм янә фотосурәткә күз төшереп алды. Ханым аның күңеленә хуш килде.
Икенче хатны ул исе китми генә, каударланмый гына ачты, анысы “Белочкадан" ите. Янә шул кәгазь, шул ук хушбуй исе, тагын да күркәмрәк һәм дәртлерәк сүзләр.
■’Белочка” үзенен бөтен буш вакытын бары тик Әкрәм Галиевичне генә уйлап уздыруын хәбәр иткәч, хат аша булса да кадерле кешесе белән аралашырга, йөрәгендә ургылып кайнаган мәхәббәт хисләрен җиткерергә теләвен, беренче хатында дулкынланудан өй телефонын язарга онытуын, ә хәзер шул дикъкатьсезлегсн төзәтүен язган. Әкрәм Галиевич шылтыратса һәм ул анын сөйкемле тавышын ишетсә, бик тә рәхәтләнеп китәр идем дигән Видеотелефон юк дип зарланып алган, андый телефон игълан буенча танышучы күп кенә кешеләрнең хәлен җиңеләйтер иде. дип сүз куерткан.
Аннары ‘’Белочка”, җәмәгать эшләре белән мәшгуль кеше икәнен, хатында ул үзен шулай дип атаган, танышу игъланнары басарлык гәзит чыкмаган, “Утыздан узганнар” өчен клублар оештырылмаган калаларда видеоэлемтәне тизрәк һәм кинрәк җәелдерү өчен Элемтә министрлыгына хат әзерләп куюын да язган Тик бер кыенлыкка тап булган: “Белочка” үзе яшәгән калада йөз имза җыя алмаган — инде менә бер ай хзг.тндыр, сиксән җиденчесендә тукталып калдым дигән. Элемтә министрына язган хатында ни өчен нәкъ йөз имза җыярга ниятләвең “Белочка” аңлатып тормаган.
"Видеотелефон бик яхшы нәрсә. Бу инде сиңа фотосурәт кенә түгел: ретушь ясыйсы, ракурс белән төшерәсе, яхшы итеп яктыртасы, чит илнең фотокәгазен эзләп торасы юк Ә моңда — ничек бар, шулай күренәсен", — дип хыялланып алды Әкрәм абзый. Ләкин шундук үзен почтамтта икәне, андый телефонга аерым бина кирәклеген, югыйсә.
сөйләшүләрнең почта хезмәткәрләре, гомумән, кызыксынучылар алдында баруын, Сташованын икенче көнне үк дәүләт кешесе — нотариусның нинди чәчби яки ‘фифечкә’ белән гәпләшүен Хлебодаровка буйлап таратып йөрүен күз алдына китерде дә, “Белочка” яклаган яналыкны хупламады.
Уйламаганда гына стенадагы сәгатькә күз салды — төшке аш вакыты да житеп килә, иртәнге ашның да рәте-чираты булмады эшлисе эшләре муеннан, иртәгә көткән кунагы Наталья Сергеевна килеп төшәчәк. "Кара син аны, хыялланып утыруын гына күр", — дип үзен битәрләп алты да урыныннан купты.
Фотосурәтне ераккарак алып куясы килмәде, трюмо аллына куймакчы иде дә, Наталья Сергеевна кемен бу дип сораса, кем дияргә дә белмәссен дип, кире уйлады. Ялганлый да белергә кирәк, дөресен әйтсән, хәтерен калдыруын бар Аннан сон бу табибә актриса дигәне анын өчен беркем дә түгел бит әле!
“Шулай да кайчан төшкәнен беләсе иде, егерме ел элек мин дә егетләрдән к им түгел идем, — дип гайрәтләнде Әкрәм абзый — Кабаланасы, ашыгасы, еллык хисап бирәсе юк. Бары тик күзгә-күз очрашып кына танышырга! Бернинди дә "жанкаемнарга", видеотелефоннарга алдандым юк. бары тик күзгә-күз очрашып кына танышырга'”
Шундый кискен уй-фикерләрдән сон Әкрәм абзыйның күңеле күтәрелеп китте, янә эшкә кереште Кичке бөтен эшләрне бетергәч, поселок мунчасына барып, юынып-чабынып га кайтты. Эшләгән эшләреннән, ә ин мөһиме — төпле фикердә торуыннан канәгать калып, кичке аш алдыннан бер рюмка аракы эчте дә гадәттәгедән иртәрәк йокларга ятты — алда тагын зур эшләр тора.
Иртән Әкрәм абзый бик пөхтә итеп кырынды, битенә Совет Армиясе көнендә хатын-кызлар бүләк иткән кыйммәтле чит ил лосьонын сиптерде, бәйрәмнәрдә генә кия торган кәстүмсн, галстугын әзерләп куйды, үз кул көче белән булдырган хуҗалыгына күз салып алды. Шампан шәрабын суыткычка урнаштырды, сүрән утка шулпа утыртты, шашлык өчен туралган суганын, яшь сарык ите телемнәрен шәраб серкәсенә манчыды, шашлык кыздыру өчен мангалны һәм шампурларны барлап куйды. — шулай да вакыт бик акрын узды.
Әкрәм абзый каладан килүче автобусларның расписаниесен алдан ук белешкән иде, Болдыреваның Хлебодаровкага кайчанрак килеп җитәсен дә чамалады. Әмма Наталья Сергеевна ул көткәннән иртәрәк килеп життс
Әкрәм Галиевич орденнары тагылган бәйрәм кәстүмен киеп, кунакны автостанциядә каршы алу нияте белән, янкапкадан чыгып барганда, тузанлы такси капка төбенә үк диярлек килеп туктады Матур гына киенгән бер ханым машинадан чыкты да аңа таба атлады.
— Исәнмесез, Әкрәм Галиевич, — диде дә, елмаеп, кулын сузды
— Наталья Сергеевна. — дип каушап, аптырап калды Әкрәм Галиевич, — исән-имин генә килеп җиттегезме. Минем сезне автостанциядә каршы алырга дип чыгып барышым
Сабырсызланып көтеп торган машина сигнал бирмәсә. ул әле. мөгаен, шулай бик озак аптырап басып торган булыр иде
— Гафу итегез, таксины гына җибәрим инде, — дип, кунак машина янына килде.
Алгы утыргычтан күн сумкасын алды, таксистка дүрт унар сумлык акча сузды Шофер багажнигын ачты да күз карашы белән генә Әкрәм Галиевичкә юлчының әйберләрен алырга ым какты
Машина җинел генә борылып китеп баргач, Әкрәм абзый, түземлеген җуеп, сорап куйды:
— Кырык тәңкә! Автобус билеты ике тәңкәдән дә кимрәк Сез Хлебодаровка тарихында таксида килүче беренче кешедер, мөгаен
— Мин сезнең янга ашыктым. — дип. җавап бирле Наталья Сергеевна
3. .К. Ул N> 4
һәм бер мәл дәшми торганнан сон, өстәп куйды — Тарихка керү өчен генә булса да, кырык тәңкә әлләни зур акча түгелдер дип беләм.
Аның елмаеп жавап бирүе Әкрәм Галиевичне шундук үзенә жәлеп итте.
Бер сәгатьтән инде алар, күптәнге танышлар кебек, күңелле генә сөйләшә-сөйләшә сарык телемнәрен шампурларга киертеп чыктылар. Әкрәм Галиевич мангалны көйләп шашлык кыздырган арада, Наталья Сергеевна верандада табын әзерләде.
Әкрәм Галиевич кызарып пешкән шашлыкларны верандага алып кергәч, табынга күз төшерүгә, гаҗәпләнүдән тәлинкәсен чак кына идәнгә төшереп җибәрмәде.
Крахмалланган ак эскәтер ябылган табын уртасында өй түрендәге бакчадан өзеп кенә алып кергән искиткеч гажәеп чәчәк букеты куелган чүлмәк ваза утыра. Букет янында табындагы мул ризык һәм кабымлыклар тоныкланып калган иде. Закусканын, кабымлыкларның ниндие генә юк.. Наталья Сергеевна элегрәк серванттан бөтенләй диярлек кузгалмый яткан бөтен савыт-сабаны эшкә җиккән. Кызыл һәм кара икра, алтындай лимон телемнәре белән бизәлгән тәмле семга балыгы, осетр ите һәм кызыл балык дисенме, яшелчә бакчасыннан өзеп кенә алынган салат һәм сельдерей яфраклары белән аралаштырылган аксыл-кызыл муксун, дингез кысласыннан һәм тәрәч балыгы бавырыннан әзерләнгән салатлар дисеңме, диңгездә һәм җирдә үскән нигъмәтләр дисеңме, ни генә юк иде табында. Чи иттән ыслап һәм каклап әзерләнгән колбаса исе шашлык исен дә басып китә шикелле, әмма табын диңгез нигъмәтләренең муллыгы белән аерылып тора иде.
— Сез сихерчедер, мөгаен9 — дип кенә әйтә алды нотариус.
— Юк, гади генә балыкчы мин. Гәзитчеләр теле белән әйтсәк, болар минем хезмәтемнең соңгы нәтиҗәләре. Ярты елым диңгез-океанда траулерда, ярты елым яр буенда балык заводында уза. Рәхим итеп татып карагыз, — диде Наталья Сергеевна һәм шашлык салынган тәлинкәне, Әкрәм абзый кулыннан алып, табынга куйды.
Әкрәм Галиевич суыткычтагы шампан шешәсен табынга китереп куйды. Наталья Сергеевна, иелеп, юл сумкасыннан тар озын муенлы ике ярты чыгарды.
— Мондый сый-нигьмәт хөрмәтенә, бәлки, бусы да ярый торгандыр9 — диде ул, ике ярты коньякны өстәлгә куеп.
Нотариус “Двин”, “Дойна” дип укыды. Язулары урысча кебек, әмма андый исемнәрне беренче күрүе.
"Моның бер шешәсе күпме тора икән? — диде Әкрәм абзый үз- үзенә, чөнки теләсә нинди коньяк бәясе анын чиктәш тыш ачуын китерә иде, әмма бу юлы “Нинди уңган ханым!” — дип сокланмый кала алмады
Танышу, очрашу-күрешү хөрмәтенә, Наталья Сергеевнанын эштәге дуслары-шггәшләре, ягъни диңгезчеләр хөрмәтенә дә тотып куйдылар. Кунак шашлыкны, бакчадан гына алып кергән яшел үләннәрдән, яшелчәдән әзерләнгән салатларны мактый-мактый яратып ашады: хуҗага дингез нигъмәтләре ошыйрак төште, чөнки Хлебодаровкада хек балыгының да сирәк күренүенә зарланган, сыңар күзле балык дип камбаладан борын чөергән заманнар бар иде, шуңа камбаланың хәтере калгандыр да юкка чыккандыр, мөгаен.
Әкрәм абзый, кыюланып китеп, букетың нишләп шулай сәер күренә дип сорарга җөрьәт итте.
— 14кебана диләр аны, — диде Наталья Сергеевна. —Японнардан кушылмый торганны бергә кушарга өйрәндек. Хәзер Сахалинда икебананын чәчәк аткан чагы, бездән японнар да көнләшә башлар әле. Менә күрерсез, ишегалдында ташлардан бакча ясарбыз, өйдә сирәк очрый торган кәрлә агачлар утыртырбыз. Ни диярсез, Әкрәм Галиевич?
— Үз өегездәге кебек эш итегез, — дип, кыю гына җавап бирде исерә башлаган нотариус һәм музыка көйләп җибәрде
Аннары алар икесенен дә яшьлек елларын хәтерләткән, ул чакта популяр булган тангога бөтерелделәр, әйтерсең лә, сөйләшенгәндәй, бер мәлгә монаеп та калдылар. Әкрәм Галиевич бүген аерата актив һәм гайрәтле иде. Чираттагы шаян тостын әйткәннән сон табын янадан җанланып китте
Наталья Сергеевна балыкчылар тормышыннан, көлдерә-көлдерә, төрле мәзәкләр сөйләде, Әкрәм Галиевич тә озак еллар эшләү дәверендә үз башыннан үткән кызыклы хәлләрне бәян итте, икесе дә рәхәтләнеп көлештеләр Бик тә рәхәт иде шул аларга.
Иртә йокларга яткан Хлебодаровка халкы беренче төшләрен күргәндә, алар калган шашлыкны ай яктысында кыздырып бетерделәр, мангалдагы утлы күмер белән самавыр кайнаттылар. Наталья Сергеевна үз гомеремдә беренче мәртәбә самавыр чәе эчәм дип чын-чынлап ышандырырга тырышты
Чәй эчеп утырганда Әкрәм Галиевич уйламаганда стенадагы сәгатькә карап алды — төн уртасы үтеп киткән
Соңгы егерме елда аларнын Верочка белән үзләрендә дә, кунакта да төн уртасына хәтле утырганнары булмады “Иртәгә эшкә барасы бит дип”, — борчылганда, ике генә көн элек Тын Океан ярында басып торган, ә бүген Хлебодаровкада анын янында гомерендә беренче мәртәбә чын самавырдан чәй эчеп утырган балыкчы хатыннын анардан сөйкемле генә итеп нәрсәдер соравы дүшәмбе эш көне бит дигән миен телгәләгән уйларын да оныттырды
“Вакыт аермасы, ара ераклыгы нәрсә ул!” — дип уйлады Әкрәм Галиевич һәм вакыт аермасы белән ара ераклыгы төшенчәсенең кулына танышу игъланы басылган гәзитә килеп кергән мизгелдә бергә кушылуын аңлады Моңарчы бөтен галәм, бөтен җиһан, юллар, ара ераклыгы анын өчен Хлебодаровка белән генә чикләнә сыман иде, кулыңны сузарга теләсәң, басу капкасыннан чыгып карасаң, җепнең очын әнә кая кадәр сузарга мөмкин икән ләбаса.
Нотариус шулай дип уйлады, үзснен башкача, киңрәк, колачлырак уйлый башлавына куанды, элегрәк андый уй башына да килмәс иде, шул чагында кәефе күтәренке Наталья Сергеевна, уенын-чынын бергә кушып
— Йә, Әкрәм Галиевич, катыклыкка аласы змы мине9 — дип әйтеп салды. Әкрәм абзыйның артына килеп басты да. иңбашыннан кочаклап алды, — таяныр кешесе булмаган, мәрхәмәтле һәм тәвәккәл хатыннын назлап иркәләвеннән аның күңеле йомшарды, күзләре чыланды, хатыннын кулларын үбә-үбә, әкрен генә тын алды:
— Алам, Наталья Сергеевна
Әкрәм абзый, гадәтләнгәнчә, йокыдан иртә уянды, Наталья Сергеевнага иртәгә җыештырырбыз дигәнен хәтерли, әмма веранда өстәлендәге бөтен нәрсә җыеп алынган һәм урнаштырылган иде инде Димәк, аны йокларга яткырган да, өстәлне бер \зе ялт иттереп тә куйган
“Хуҗабикә булырга ярата, уңган хатын”. — лиде Сабиров, кәефе күтәрелеп китте, шулай да башы чатный. Ул йомшак кына басып Наталья Сергеевна йоклап яткан залга узды, ачылган юрганын рәтләп япты, уятып тормады — ял итсен, ерак юл арыткандыр, Сахалин вакыты белән төн җитеп кенә киләдер әле. мөгаен.
Чәй куеп җибәрде, иртәнге ашны өлгертте, күңеле шат. җырлыйсы гына килеп тора, гомердә дә иртәнге якта андый халәттә булганын хәтерләми Күңеленнән көйләсә дә, җырлап җибәрүдән тыелып калды. Эшкә барасы булса да, бер рюмка коньяк эчте, кичә беренче мәртәбә татып караган тәмле семта кисәген алып капты
Эшкә китешли, кирәк нәрсәләрне ничек табасын, төшке ашка кайчан кайтасын, әлбәттә, иркәләү сүзләрен дә өстәп, записка калдырды
Бүген эш сәгате бик әкрен үтте, кичәге кебек түгел шул. йомыш белән килүчеләр шактый күп булып чыкты. Наталья Сергеевна нәрсә эшли икән анда, йокыдан торды микән әле. кәефе шәп микән, мине көтә микән, дип уйларга да ара булмады
з *
Тешке ашка ул ашкынып кайтты, эле ярый юлда дус-ишләреннән берәү дә очрамады. — “Нәрсә булды9 Кая ашыгасың болай9” — дигән сорауларына җавап бирергә туры килмәде. Ул үз халәтен яшерә дә алмады, аннары яшереп торуны кирәк дип тә санамады. Янкапка алдында гына тукталып тын алды — мышкылдаган, әйтерсен лә, артыннан куалар, почта яшигындагы гәзитләрне ашыга-кабалана тартып чыгарды, хатлар җиргә коелды — берьюлы биш хат.
Әкрәм абзый сагаеп кына ишегалдына күз салды, бәхеткә каршы, Наталья Сергеевна өйгә кереп киткән иде. Ул хатларны җәһәт кенә җыеп алды, ашыгып кына пидҗәгенен эчке кесәсенә салды, бәдрәфкә таба үтте, карап та тормастан чокырга тондырды.
“Җитте, булды, — диде ул җиңеләеп киткәндәй, — камин янындагы урын буш түгел инде”, — дип, гәзиткә телеграмма сугарга кирәк булыр, диде дә, шаяртуыннан канәгатьләнеп, елмаеп куйды. Аннары шаярту белән генә котылу килешеп бетмәс, аларга ничек тә рәхмәтле икәнлегемне дә җиткерергә кирәктер, шул гәзитә булмаса, ул гомердә дә шундый акыллы ханым белән таныша аласы кеше түгел иде
Верандада, кичәге шикелле үк итеп табын әзерләнгән, бары тик букет кына бүтән, тагын да матуррагы куелган. Наталья Сергеевна өстенә тәненә сыланып ук торган килешле халат, аягына өйдә кия торган йомшак туфли-танкетка кигән, үзен хуҗабикәләрчә сөйкемле, ышанычлы тота, Сабировка бер мизгелгә генә булса да бу хатын монда күптән яшидер сыман тоелды, үзен, озак вакыт каядыр китеп торган да, хәзер генә өенә кайтып төшкәндәй хис итте.
— Табынга утыр, һәммә нәрсәм дә әзер, — диде Наталья Сергеевна.
Алдына аш салынган тәлинкә килгәч, Әкрәм абзый:
— һо, токмачлы аш! Шундый вак, нечкә итеп, бездә, татарларда, туйларда гына кисәләр, анда да әле аш-суга оста хатыннарны чакыралар, — дип, соклануын белдерде.
Наталья Сергеевна, канәгатьләнеп, елмая-елмая:
— Бездә, бгшык заводында татарлар күп эшли, мин тулардан милли ашларыгыз хакында сораштырдым. Бәлеш тә сала беләм. — диде ул горур гына.
— Осталыгыгыз һәм шундый табын әзерләвегез өчен берәр рюмка тотмасаң, гөнаһ булырдыр, Наталья Сергеевна, бәлки, салырсың9
— Эшкә бармаска булдың мәллә9
— Гомер буе эшләп бер генә шелтә булса да алырга ярый торгандыр, — диде Әкрәм Галиевич һәм икесе дә күңелле генә көлешеп алдылар
Сабиров эштән кайтышлый, гәзиткә телеграмма җибәрергә ниятләп, почтага сугылып чыкты. Почтада да, аның конторасындагы шикелле, төшке аштан соң йомыш белән килүчеләр күренми Анын каравы телеграмма кабул итә торган тәрәзә янында почта мөдире Мәрьям \зе утыра иде. Исәнләштеләр, Мәрьям, уңайсызлануыннан кызарып, шаярткандай:
— Әкрәм, нәрсә булды сиңа9 Хлебодаровка почтасы соңгы вакытларда гел синең өчен генә эшли. Әле генә, бер минут та узмагандыр, телеграмма китерделәр. Син аны, мөгаен, зарыгып көткәнсеңдер!
Әкрәм абзый авыз эченнән генә нидер мыгырдады да, эшкә ашыгуын сылтау итеп, хәтта Мәрьямгә телеграмма өчен рәхмәт әйтергә дә онытып, дулкынланудан тирләгән маңгаен сөртә-сөртә почта бинасыннан атыла- бәрелә чыгып йөгерде.
“Бслочкадан" гына була күрмәсен... Бөтен Хлебодаровкага хур итәчәк! Наталья Сергеевнага ишеттерсәләр . ” — диде дә, чаттан борылгач кына телеграмманы курка-курка гына кулына алды.
_ “Бик ашыгыч итеп Ленинградка шылтыратсагызчы, телефоным 2476465”, — дип укыды Әкрәм абзый һәм тынычлангандай булды, кинәт кенә ачуы кузгалды.
— Шылтырат мыни, көт менә. Кызыл кар яугач та шалтыратам! — дип, пыр тузды ул, телеграмманы ертып ук ташлады да эшкә китте.
Кичкә таба ул тынычланды, өнгә кайтышлый алма алырга дип базарга керде Тюкульбас алмасы хужасына рәхмәт әйтергә ымсынып күнеле кытыкланса да, анын хуш-ис килеп торган өстәле тирәсендә бик күп халык жыелып торуын күрде
"Ярар, башка бүтән вакытта әйтермен әле”, — дип, Гаджибәковнын "Аршин мал алан”ыннан "Рәхмәт инде Сөләйманга . ’’ дигән арияне жырлый-җырлый базардан чыгып китте Күтәренке, шат күнел белән янкапка алдына килеп басты.
Наталья Сергеевна аны өй түрендәге бакчада көтеп тора иде
— Әкрәм Галиевич, мин ишегалды түрендә мунчагыз барын белдем, куанып та куйдым, — диде ул. — Үзе чиста, җыйнак, бөтен нәрсә дә әзер, әйтерсең лә, син бүген мунча ягарга җыенгансын Мин инде ягып та җибәрдем. Әйдә мунча керик, ул арада духовкага куелган кичке ашым да өлгерер. Ризамы7
Җавап урынына Әкрәм абзый баягы арияне бар куәтенә җырлап җибәрде.
Мунчадан сон Наталья Сергеевна, яна сюрприз вәгъдә итеп, кичке аш әзерләгән арада, ул шул ук Сөләйман ту рынла жырлый-җырлый ишегалдында самавыр көйләп җибәрде. Киртә-койманын теге ягыннан Җолдас ага дәште
Күршесе бик төксе күренә, Әкрәм абзый, күңел күтәренкелеген күрсәтмәскә тырышып, аңа таба атлады.
— Нәрсәгәдер көзге болыт кебек кабарынгансың7 — диле Сабиров
— Анысы синең эш түгел, — дип, кырт кисте Җолдас ага — Мин сине шуңа дәштем: бездә, мөселманнарда, туганый апаң белән мунча керү гадәте юк Ә синең хәлдә, яшен турында әйтеп тә тормыйм, елы үткәнче үзеңне әдәплерәк тотарга кирәк — француз түгелсен һәм Парижда да яшәмисен, монда сине берәү дә аңламас
Кинәт, аяк астына төкерде дә, өстәп куйды
— Канәгать чыраеңны күрәсем дә килми. — диле дә китеп тә барды.
Әкрәм абзый оятыннан ни эшләргә белмәде, бер мәлгә югалып- каушап калды, күршесеннән моны көтмәгән иде Ярый әле самавыр кайнатасы булды. Дустының сүзләреннән сон, күңеле тынычланганчы, самавыр тирәсендә мәш килде
Наталья Сергеевна веранданың ачык тәрәзәсеннән самавыр кертергә ишарә ясады, Әкрәм абзый күтәренке күңел белән өйгә керде Мунчадан сон кызарган, өстенә чәчәкле яңа халатын кигән Наталья Сергсевнага карап алды, кунак аны елмаеп табынга чакыруга Җолдас аганың ачулануын да онытты.
Табын уртасында ашъяулык белән капланган таба куелган, ишегалдында чакта ук Әкрәм абзыйның борынына бәлеш исе кергән иде Таба янында күзгә бәрелеп торган ниндидер тартма да бар:
— Монысы нәрсә тагын7 — дип сорады ул. — Сюрпризмы7
— Юк, сюрприз түгел, анысы ашъяулык белән капланган, хәзер күрерсең, бусы сиңа бүләк, гафу ит инде, кичәге ыгы-зыгыда һәм дулкынланудан бирергә лә онытканмын Ачып кара, нәрсә бүләк итим дип бик озак уйлап йөргән идем
Әкрәм Галиевич. кечкенә тартманы ачып, кәгазь кап эченнән матур итеп үрелгән ефәк тоткалы, ирләр кия торган беләзекне хәтерләткән, ләкин аннан авыр да һәм нәфисрәк тә замша футляр тартып чыгарды.
Наталья Сергеевна аның аптырап калуын күргәч
— Чишеп җибәр, — диде
Әкрәм Галиевич футлярның элмәген чишүгә уч төбе хәтле генә радиоалгыч килеп чыкты Наталья Сергеевна анын бер ягыннан антенна гаргып чыгарды, нәрсәсендер борды, концерт яңгырады Верандага күңелле музыка тавышы таралды
— Үзс бәләкәй генә, җитмәсә антеннасы да бар — дип сокланды Әкрәм абзый. — Гаҗәп затлы згтеп эшләнгән'
— Анысы әлләни әһәмиятле түгел, ин мөһиме — жиде диапозоны булуда: биш кыска, бер озын һәм бер урта дулкынны тота. Синен комод өстендәге радиоалгычныкыннан күбрәк. Электр белән дә. батарея белән дә эшли, үзен генә тыңларга телисен икән, наушнигын колагыңа эләсен.
Әкрәм абзый тартмадан һәм замша футлярдан:
— "Соня", — дип укыды.
— “Сони". — дип ипләп кенә төзәтте аны Наталья Сергеевна. — Mini аны махсус "Альбатрос" кибетеннән сатып алдым. Океанда эшләгәндә безгә эш хакының бер өлешен бон һәм валюта белән бирәләр Ошадымы9
— Шундый могҗиза кемгә генә ошамас икән. — дип уңайсызланып китте Әкрәм абзый. Наталья Сергеевнаны кочагына алды да суырып үпте...
Әкрәм абзый төн буе йоклап китә алмый ятты. Аптырагач. Наталья Сергеевнанын баш астыннан кулын җайлап кына алды, уятмаска тырышып, ишегалдына чыкты.
Тышта Хлебодаровканың үтә сизгер этләре дә йоклый алырлык сирәк була торган искиткеч төнге тынлык Йокыга талган поселок өстендәге йолдызлы күк йөзеннән дә тынлык тарала сыман. Әкрәм абзыйның да күңеле күтәренке һәм тыныч иде. Жолдас ага белән сөйләшеп торуы исенә төште дә. кәефе тагын бозылды. "Ничек тә килешү җаен табарга кирәк". — диде Әкрәм абзый, әмма никадәр уйланса да. төпле бер фикергә килә алмады.
Дөрес, бер юлы бар барын, анысын да уйлаган иде Әкрәм абзый. Наталья Сергеевна. Карпат аръягында яшәүче энесе белән сенлесен өч ел буе күрмәвен, шунда икәүләп барып килсәк, дип сиздереп тә куйган иде Шуларга үзен генә барып кунак булып, ят итеп кайт, дип тәкъдим итсәң, үзе әйткәнчә, өч ел буе ят күрми эшлисен бит дисәң, нәрсә әйтер икән9 Ә ул шул арада, бик шәпләп, берәү дә сүз әйтмәслек итеп, искә алу мәжлесен дә үткәреп алырга өлгерер иде Менә шул чагында Жолдас белән килешер-татулашыр. Наталья Сергеевнаны да саклап калыр. Хәер, аны алырга дип Карпатка да очарга һәм аннан бергә кайтып төшәргә дә мөмкин
"Хәтерен калдырмаслык итеп ничек әйтергә икән сон?" — дип уйланды ул. төнге ишегалды буйлап йөренә-йөренә. Киртә койманың теге ягындагы кура абзардан Жолдас аганың йокымсыраган сыерының мышнаганы ишетелә, шул чагында Әкрәм абзыйның елга аръягындагы сарыклары янына барып кайтырга кирәклеге исенә төште. "Килешү1 өчен бер сылтау да булыр”. — диде ул. — Үзе үк: сарыкларыңны минем кура абзарга җибәр, махсус ысул белән симертәм мин аларны. дигән иде бит” Шул уйлардан күңеле күтәрелеп йокларга кереп китте.
Иртән эшкә йоклап кала язды, ярый әле Наталья Сергеевна уятты. Соңгы егерме елда аның бүгенгедәй хәлгә тарыганы булмады.
Өи җыештырылган, бөтен җир ялт итеп тора, табын әзерләнгән. Өстәлдә самавыр каинап-җырлап утыра, нотариус үзе иртән газ плитәсендә кайнаган чәй генә эчә иде. Наталья Сергеевна хәтта коймак пешерергә дә өлгергән. Коймак белән икра аның өчен ят бер ризык иде
Әкрәм абзый өстәл янына утыра-утыра:
— Тәмле ризыкларын белән бозасың син мине. — диде, канәгать икәнлеген белдереп. Оста һәм уңган Наталья Сергеевна белән яшәве бик рәхәт иде аңа.
Аннары Наталья Сергеевна аңа чиста күлмәк бирде, галстугын бәйләргә булышты, баштанаяк күздән кичергәч, янкапкага хәтле озата чыкты, аннары, чаттан борылып күздән югалганчы, озак кына артыннан карап калды.
Әкрәм Галиевич эштә төшке аш вакытын көчкә җиткерде — анын мөлаем йөзле, ягымлы Наталья Сергеевнаны күрәсе, аннан соң бүтен аны нинди тәмле ризык белән сыйларга әзерләнүен дә беләсе килде.
Наталья Сергеевнанын тәмле итеп пешергән ризыкларын. аны табын
га китереп куюларын ошата иде ул. Балыкчы хатын ун ел буена сервантта тузан җыеп яткан, бәйрәмнәрдә генә кузгала торган сервизны эшкә җикте, табынга ямь кертте
Ә өстәлдәге чәчәкләр9 "Элегрәк нишләп үзебезнен башка килмәгәндер. ишегалды тулы чәчәк бит. югыйсә9 Вак-төяк кебек, ә шулай да хәятынны ничек ямьләндереп җибәрә". — дип уйланды Әкрәм абзый. Аның кинәт кенә Наталья Сергеевнага яхшылык эшлисе, күңелен күрәсе, бүген үк. төшке ашка берәр бүләк алып кайтып бирәсе килде. Ул хәтта конторын да ярты сәгатькә иртәрәк япты, район универмагына сугылды, өч катны да әйләнеп чыкты, бүләккә ярарлык бер генә нәрсә дә таба алмады Наталья Сергеевналарда булган яулыкны да. сумканы да. туфлине дә, хәтта косынкыга кадәр "Альбатрос" кибетенә товарларны башка складлардан китерә торганнардыр, мөгаен Ярар, берәр вакыт калага барырмын әле, анда шәт берәр нәрсә туры китерми калмам". — диде дә өенә ашыкты.
Хәтта гәзитләре бүселеп торган почта яшигына да күз салмады, ашыгып өйгә керде Өйдә сәер тынлык, ул инде Наталья Сергеевнанын аның кайтуын музыка уйнатып, кухнядан тәмле аш-су исе чыгарып каршы алуына ияләнеп тә килә иде Өй хәзер ана бушап калган, нуры качкан сыман тоелды. Вера Федоровнаны җирләп кайтканнан сон да Әкрәм абзыйны шундый хис биләгән иле
Әкрәм абзый, шомланып, алгы бүлмәгә узды. Бөтен нәрсә пөхтә итеп җыештырылган, бөтен жирдә хужабикә кулы сизелә. Калын бәрхет эскәтер җәелгән өстәл өстендә бер хат ята.
"Сөеклем Әкрәм Галневич. дип. каушый-каушый укый башлады Сабиров. — Үземнең шушы гамәлем белән икебезгә дә күңелсезлек, кайгы-хәсрәт китерәмдер дип беләм Мин. әлбәттә моның ечен үкенәчәкмен әле. Безне, хатын-кызларны, аңлавы кыен, еш кына без аңлашылмаслык эшләр эшләп ташлыйбыз. Минем гамәлем дә шуңа охшаганрак Акылым белән аңлыйм да. сине яратучы һәм яклаучы, картлыгымны бизәүче кеше икәнлегегезне дә беләм Сездән уңдым дип тә әйтә алам сезгә ошавымны да беләм, монысы минем өчен куаныч Сез миннән берни дә сораштырмадыгыз мин дә сөйләргә тырышып карамадым Мөгаен, сез зирәк эш иткәнсез — шулай да? Сезне бигрәк тә киләчәк тормышыбыз — минем нинди булганым түзел, нинди булачагым борчыган
Сезнең игъланыгызны күргәч тә. мин үз-үземә җитәр Наталья, тынычлан, акылга утыр, менә сиңа да җир йөзендә тын почмак табылды шаяруларыңнан, илебезнең бер читеннән икенче читенә алкы-салкы йөрүләрдән тукталырга вакыттыр Безгә изге теләкләребезне күнегелгән гадәтләребез белән бәйләве бик җиңел түгел, күрәсең Кинәт ниндидер бер мизгелдә мине тын һәм ышанычлы җылы учакның да җылыта ахмагына кысан буласына төшендем, минем яшьтәге теләсә нинди акыллы хатын-кыз шул хакта хыяллана түгелме соң?
Тыныч, салмак тормыш минем өчен түгел күрәсең Мин аңа әзер дә түгелмен, ничек кенә сәер тоелмасын, мул тормышта яшәүче гел-теш тидермәслек абруйлы ирләр белән үземне ничек тотарга икәнлегемне дә белмим — миңа үз гомеремдә бөтенләй башка хокуклы ир-атлар белән очрашырга туры килде һәм мин үземнең лларга кирәгрәк булуымны аңладым Мөгаен, мнн сезгә дә кнрәкмендер Яз көннәренең берсендә көньяктан торналар кайта башлагач, мин дә сәфәр чыгачагымны сизеп торам Шундый чегән хатыны инде мнн, Әкрәм Гелиевич Ләкин сез бик игелекле ипле кеше, сез ташлап китүгә дучар ителерлек зат түгелсез Хлебодаровкадагы имеш-мимешләрнең сезне харап итәчәген җәфалаячагын да чамалыйм. - барлык кечкенә бистәләр дә бертөрле, андый авылларда яшәп караганым бар минем Мнн дә сезгә ияләшеп китүемнән куркам аннары аерылышу хәсрәте бик ачы булачак, шуңа күрә хәзер китәргә ниятләдем
Хушыгыз, яманлык белән искә алмагыз, бигайбә Безнең арада булганнар, ышаныгыз, чын күңелдән иде
Гафу итегез. Үбәм Наталья Сергеевна"
Әкрәм Галиевич берни дә аңламыйча хатны кабат укып чыкты.
Киттең дә мени? Нигә? Ни өчен? Аның китү сәбәпләре аңа бөтенләй аңлашылмады — учак ягып, палаткалар корып, зәңгәр калаларны айкап йөрер чагы узган бит инде.
Кинәт аңа Наталья Сергеевна бик тә кызганыч булып тоелды: тәвәккәллектән, чаялыктан, үзе дә белмәгән юмартлык һәм кин күңеллелектән тыш, ул аның сабыйларча диярлек яклаучысыз калуын һәм төпләнә алмыйча интегүен күрде
"Эзләп табарга, артыннан куып җитәргә, — дип Әкрәм Галиевич автостанциягә ашыкты. Анда ул дежур ханымга Наталья Сергеевнанын кыяфәтен сурәтләгәч, күренмәдеме дат сораштырды. “Ике сәгать элек кенә китеп барды”, — дат җавап бирде дежур.
Әкрәм Галиевич гаҗиз булып эскәмиягә утырды.
Ул Наталья Сергеевнаны бөтенләйгә югалтуын аңлады. Акылы белән аңлый да, ләкин күңеленнән килешәсе килмәде, барысы да җайлы гына, кешеләрчә генә башланып киткән иде бит...
Автостанңиягә каршы яктагы тар гына бер урамда урнашкан ресторан ишеге төбендә басып торган Анна Ивановна:
— Әкрәм Галиевич, өч көн төшке ашка йөрмисез, әллә инде бездә ошамый башладымы9 — дип сорады.
Әкрәм абзый авыр гына урыныннан купты, төшке ашны ашамавын исенә төшереп, ресторанга кереп утырды.
— Кәефегез киткәндә?! күренә, — диде Анна Ивановна, кайгысын уртаклашкандай.
Ресторанда ул шактый озак юанды, беренче мәртәбә төшке аштан сон эшкә бармый калды. Әле кичә генә шушы урамнан өйгә кайтканда: "Рәхмәт инде Сөләйманга...” — дат җырлаган бәхетле мизгелләрен исенә төшерде.
"Бүген Наталья Сергеевнаны да югалттым, Жолдас белән дә аралар бозылды, әчелешле булдым. Ни эшләргә иңде хәзер?” — дип өзгәләнде Әкрәм абзый. Әмма күңелен юатырлык бер уйга да килә алмады.
Гадәт буенча хуҗалык эшләренә тотынды: мунчанын көлен түкте, чабынган себеркене чыгарып ташлады, ләгәннәрне чайкап куйды, казанда калган суны бушатты, әмма эшнең җаена төшә алмады. Мунчадагы эшләрне төгәлләмичә, бернинди максатсыз ишегалды тирәли йөренергә кереште Элеккечә Жолдасның аны самавыр чәе эчәргә чакыруын көтте, әмма Бөркетбаевлар ишегалдында беркем дә күренмәде.
Көн кичкә авышты. Бакчалар артындагы тыкрыктан, куе томан шикелле, тузан болыты күтәрелде, — соңгы елларда шактый сирәгәйгән Хлебодаровка көтүе кайта иде. Кемнеңдер зур җирән сыеры Әкрәм абзый коймасындагы баганага бик каты ышкына башлады, киргә-койма шыгырдап китте. Әкрәм абзый кулына эләккән таяк белән койма янына ташланды. Сыерны куып җибәргәч, төшке ашка кайтышлый күрмәгән гәзитләргә күзе төште.
Гәзитләрне кулына алды да, тагын берәр нәрсә калмады микән дип караштыра торгач, аһ дат куйды — ящик төбендә унлап хат яткан булып чыкты.
Кичә иртән биш хатны чокырга ташлап кына, тарих тәгәрмәчен әйләнүдән туктатып булмасын, бүген килгән хатлардан аның тагын да кызурак әйләнүен сизеп алган Әкрәм абзый.
— Менә сиңа кирәк булса! — дип куйды ирексездән.
"Ә нигә әле ул тәгәрмәч әйләнмәскә тиеш? — дип, фикер йөртте Әкрәм абзый. — Гәзиткә һаман да телеграмма суга алмадым бит әле” Хатларны актаргалап, нишлим икән инде болар белән дип, озак кына
янкапка буенда уйланып басып торды, әмма ертып ташларга кыймады.
Хатларның берсеннән таныш хушбуй исе килә, әйләндереп караса — ' Белочкадан”
"Мин инде хатларны исләренә карап белә башладым”. — дип, бүгенге мәшәкатьләрен дә онытып, беренче мәртәбә елмаеп куйды.
Нишләптер ‘Белочка” хатын укыйсы килмәде, ул аны берничек тә тынычландыра алмастыр — күз алдында әле һаман да Наталья Сергеевна басып тора сыман.
Әкрәм Галиевич керәсе килми генә алгы якка узды. Кичә генә утлар балкып, музыка янгырап торган өй ана салкын һәм котсыз булып тоелды. Тынып калган өй эче карангы сыман күренгәнгә, Әкрәм абзый ут кабызды. Ут яктысы нәрсәдер эшләргә мәҗбүр итә иде, кичке аш әзерләргә кереште.
“Ялгыз ирнен кичке ашы", — дип. үзен чит кеше карашы белән күргәндәй, хәтерендә калган юлларны исенә төшерде ’ Нигә шул хәтле өзгәләнәсең әле' — диде аңа теге чит-ят кеше — Кәләшен икенче берәүгә киткән икән инде, әле кемнең унасы мәгълүм түгел". Өстәлеңдә әнә тагын унлап хат ята. бәлки, шуларнын берсе сине чынлап та бәхетле итәр”, — дигән уй күңелен ымсындырып торды
Әкрәм Галиевич аны-моны уйламый гына табын әзерләде. Икебана букетын куйды, серванттан савыт-саба алды, ашарга утыргач кына Наталья Сергеевнаныи ике көндә дә онытылмаслык эз калдыруын аклады. Ул калган гомерендә кичке ашны шушы бүлмәде ашаячагын белә иде инде, бәлки, өстәлдә икебана да утырыр. Наталья Сергеевна үрнәгендә әзерләнгән табындагы тәм-томнардан авыз итеп, балыкчы ханым белән рәхәт үткән көннәрен исенә төшереп, моңаеп утырды
Өстәлдәге хатларга Әкрәм абзыйның әлләни исе китмәде, шулай да кызыксынуын тыя алмады. Конвертларны ачмый гына башта адресларына күз салды хатлар илебезнең төрле почмакларыннан килгән. Өч хат Украинадан, Әкрәм Галиевич башта шуларны укыды. Хатларда гөгәл. эшлекле, акыллы тәкъдимнәр әйтелгән, " Белочка "дан аермалы буларак, алар һавада очып йөрмиләр һәрберсенең үз адресы күрсәтелмәсә, Украинаның төрле өлкәләреннән килсә дә, Әкрәм абзый аларны бер үк хатын язган дип фараз итәр иде: стиле, язу рәвеше, таләпләре, хәтта күләменә хәтле юлы-юлга туры килә. Бу тәкъдимнәр аңа өлкә гәзитендә басылган фатир алыштыру игъланнарын хәтерләтте Бөтен уңайлыклары булган фатирымны зурракка һәм яхшыракка алыштырырга теләр идем” Андый тәкъдимнәрдә бигрәк тә нәрсәләре барына аеруча әһәмият бирелгән — анысы аларда җитәрлек, .шарга менә шундый мул, баи тормышның кадерен белгән һәм бердәнбер шарт: сәламәтлеге нык булган кеше кирәк.
Әкрәм абзый Кагянын шәрехләвең исенә төшереп Әзмәвер кирәк аңа”, — диде. Аларга, Әкрәм абзый аңлаганча, йортка керерлек сәламәт кеше кирәк, аңа тиешле шартлар тудырырга да вәгъдә итәләр Беркайчан да йортка керәсем, Хлсбодаровкадан аягымны да атлыйсым юк' Бүген әнә берсе, тынычлыгымны алып, ташлап китеп барды инде, гомер иткән җиреңнән күченерсең дә. бер-ике елдан кире кайтыр!.i туры килә калса", — дип куйды ул һәм шундый нәтижәгә ки. ыс. берсенә лә алданмаска, бары тик үз янына күченеп килергә теләүчеләрнең генә тәкъдимнәрен истә тотарга. Авыл кешесенең зирәклеге, сизгерлеге җиңде
■ Бу капиталист үзенең капиталын өч мәртәбә арттыру хакына теләсә нәрсәгә барырга да әзер, безне машина, дача, саклык кенәгәсе белән кызыктыра алмассың", — диде ул, фикерен түгәрәкләп һәм үз-үзеннән канәгать булып.
Шунысы гаҗәп, Әкрәм абзыинын яна килгән хатларга, "Белочкадан” алган беренче хат кебек, әлләни исе китмәле. Ул өркебрәк ачкан бердәнбер хат Кырымнан — бу хат аңа "бакчасы диңгезгә карап торган таза бәдәнле, кара чәчле ханымнан” килгәндер кебек тоелды Әмма ул ялгышты ул
хатыннын бакчасы да, йорты да юк, дүртенче каттагы бер бүлмәле фатирда яшәп ята һәм пенсиягә хәтле аяк киемнәре фабрикасында эшлисе икән әле.
Аларның тәкъдимнәренә шнек каравы анын үзенә дә аңлашылмады беренче урынга күчмә һәм күчми торган милекне куюларын, гомер буена мал-мөлкәт тупларга өлгермәүләрен, ничек диләр әле, ярык тагарак янында торып калуларын бәйнә-бәйнә язуларына җен ачулары чыкты.
Әкрәм абзыйның беренче мәртәбә гәзитәдән укыган һәм күңеленә хуш килердәй ханымнардан хат аласы килде — алар ана ничектер якынрак та, аңлаешлырак та, газизрәк тә кебек иде Бу, күрәсен, бер күрүдә үк гашыйк булу кебегрәктер инде”, — диде һәм яттан укыгандай дәвам итте: “Мин, какча гәүдәле, уалырга торган, аксыл-сары чәчле ханым, шәхси тормышымда унышсызлыкка тарыдым, дөнья мәшәкатьләреннән ардым, калган гомеремне авыл җирендә уздырырга теләр идем ”
Әмма “какча гәүдәле, аксыл-сары чәчле ханымнан” да, “таза бәдәнле, кара чәчле ханымнан” да хат-мазар юк иде — алардан килә калса, Әкрәм абзый, мөгаен, игътибарсыз калдырмас иде
“Иң мөһиме — уйламыйча эш итмәскә”, — дип, тынычландырды ул үзен, чираттагы хатны ачып.
Ленинградтан ниндидер бер персональ пенсионер карчык аны үзенә утырып кына да фән белән шөгыльләнеп булуы белән кызыктыра Ул китапханәнең фотосурәтен дә җибәргән. Әкрәм Галиевичнен китапларның шул хәтле күп булуыннан коты алынды — Хлебодаровка һәм район китапханәсендә дә, мөгаен, ул чаклы юктыр.
Калган ике хатта фотосурәтләре дә бар, әмма Наталья Сергеевнадан соң алар ана шундый шыксыз, ямьсез, сөйкемсез күренделәр. Хәтта ул аларнын хатларын да укып тормады.
“Белочканың” укылмаган хатын да исәпләсәк, бер көнне килгән ун хат та чүплек савытына очты.
— Иртәгә әле тагын яналары килер, — дип тынычландырды ул үзен һәм шул уеннан канәгать калып, йокларга кереп китте
Шулай булып чыкты да- икенче көнне тагын яна хатлар килде, бу юлы бик ерактан да түгел, әмма бик кызыклысы бар иде. Әкрәм Галиевич. хатта әйтелгәнчә, сөйләшү өчен эш телефоныннан заказ бирмәкче дә иде, иртәгә Ташкенттан кузгалып, берсекөнгә, әгәр ул теләсә, мөгаен, монда килеп җитәчәк табибә Әгьләмованы исенә төшереп, тыелып калды. Бигрәк тә, әгәр ул теләсә, дигәне ошады.
Әлеге хатлар белән телеграммнар Әкрәм абзыйнын үз-үзен тотышына да тәэсир итте: ул Хлебодаровкада масаебрак йөри башлады, элек үземне бик түбәнсетеп, кирәгеннән артык тыйнак һәм күзгә ташланмый гына яшәгәнмен икән дип уйлап алды. Ленинградта, мәсәлән, ана пенсиягә чыккач, фән белән шөгыльләнергә, юридик тәҗрибәмне гомумиләштерергә тәкъдим итәләр, — шул хатны ертып ташлавына үкенде, иң мөһиме — әһәмияте ягыннан күренеп торган дәлилләрнең берсе, ул эшләп утырачак китапханә — кабинетның фотосурәте бар иде анда.
Кич белән ул табибә Әгъләмованың фотосурәтенә озак кына карап утырды, баштарак ул аны артисткадыр дип уйлады, аннары кайчан төшкән, төшкәненә ничә ел. бүген ниндирәк кыяфәттә икән дигән сораулар кабат борчыды аны Ни генә димә, фотосурәттәге ханымны ошатты ул, Әкрәм абзый анын сурәтен трюмо алдына бастырып куйды
Башкалар белән чагыштырганда, аныңча, Нәзифә Әгъләмованың кайбер өстенлекләре бар: бик тә чибәр, якташ та. табибә дә. “Картайган көнендә өеңдә табибә булу — язмыш бүләге түгел мени9 Нәзифә, мөгаен, Җолдас хатыны белән уртак тел таба алырдыр, коллегалар бит”, — дип. алдан ук шатланып куйды Әкрәм Галиевич.
“Чибәр дә сон! — диде ул, фотосурәткә карый-карьш. — Хлебодаровка хатыннарының кайсын аның белән чагыштырырга мөмкин. " Шулай дип уйлавына уңайсызланып та китте, аңарда үзенә бер төрле яшерен
жмрле патриотизм хисе уянды, әмма Мәрьям үзенен сөйкемле булуы, мөлаемлыгы, буй-сыны, зифалыгы белән артистка табибәдән бер дә ки.м түгел диде. Әкрәм абзый, үзен күрмәсә дә, бәхәстә беренчелек тажын Нәзифә Әгьләмовага бирергә булды.
Шундый уйга килүе нотариусның күнелен күтәреп җибәрде .” Каршы алырга төшәм, поезддан ук алып калам”, — дип тәвәккәлләде Сабиров.
Кунак каршылауда азмы-күпме тәжрибә туплаган Әкрәм абзый, Наталья Сергеевнаны каршы алгандагы кебек, каушап төшмәде. Үткән якшәмбедән калган шампан шәрабы шул килеш тора. Наталья Сергеевна икраның карасын да, кызылын да берәр литрлы банкага салып калдырган иде, төрледән-төрле конссрвалар, суыткыч тартмасы тулы жиләк-жимеш дисеңме! Яңа икебана букетын ничек укмаштырырга икәнен дә белә, кирәк була калса дип, ничек әмәлләргә кирәклеген язып та алган иде, барып чыкмаган тәкъдирдә Наталья Сергеевна букетын кабатларга була. Инде бөтен җирне җыештырып чыгасы да мунча ятасы гына калды бугай.
Әкрәм абзый шимбә көн үк, тиз йөрешле "Ташкент — Мәскәү” поезды килеп җитүгә өлгерсен дип, мунча ягып җибәрде. "Тәүлектән артык юлда интегәсе, бөркү вагонда киләсе бар, жәй бит”. — дип сөйләнде ул, димәк, мунча бик кулай булачак. Ишегалдын тагын бер кат күздән кичерде, өйдән әйләнеп чыкты — кунак каршы алу өчен бөтен нәрсә әзер. Дөрес, бу юлы шашлык әзерләп тормады. Ташкент кешесенә шашлык тансык ризык түгел, дип уйлады.
Әкрәм Галисвич бәйрәмдә кия торган кәстүмен киеп, ашыкмый- кабаланмый гына автостанциягә юлланды. Хлсбодаровка хәзер уннан да, сулдан да автобуслар юлы белән тоташты, станциядә Сабировка яшьлек елларын хәтерләткән бернәрсә дә калмаган иде. Ул чакта Хлебодаровкада бөтен поездлар да туктап су алалар иде Поездлар шул ярты сәгатькә туктап торган арада станция, иң җанлы урыннарның берсенә әверелеп, гөжләп тора иде.
Андагы базарны күрсәң! Хәзер берәрсенә шул хакта сөйләсәң — ышанмаслар. Кичке поезд каршыларга болай гына — ял итү. күңел ачу, кешеләр күрү өчен йөриләр иде. Станция ул елларда бик чиста итеп җыештырылган булыр, поездларга кузгалып китү вакытын белдереп, уңган хужабикәнең самавыры кебек ялтырап торган жиз кыңгырау чылтырап алыр иде. Шул тимер юллардан бүтән җирләргә, үзләренекенә охшамаган тын һәм күзгә бәрелеп тормаган башка калаларга китү мөмкинлеге белән дә станция яшьләрне үзенә җәлеп иткәндер, мөгаен. Хәзер поездда ерак җирләргә яки бик ерак җирләрдән кайтучылар гына йөри диярлек
Төш вакыты булуга карамастан, станция бушап калган Әкрәм Галисвичиең станциягә килмәгәненә дә ун еллап бардыр, күбрәк булмаса, чөнки ул аның көн дә эшкә йөри торган юлыннан бер читтә, аннан сон сәбәбе дә чыкмады Элекке елларга караганда станциянең шактый искерүен, шыксызлануын, ямьсезләнүен күрде
Тиз йөрешлснс" көтеп торган арада, поездның бары тик өч минутка гына туктап торуына үкенеп тә куйды Озаграк торса, берәр җирдә яшеренеп, сиздерми генә күз салып алырга булыр иде”, — дип фикер йөртте ул. Аннары аның уйланып торыр арасы да калмады.
Поезд бераз гына соңарып килде Әкрәм абзый унынчы вагонның тукталу урынын дөрес чамаламаган, шуңа күрә аңа койрыкка таба йөгерергә туры килде. Ул тамбурдан башын чыгарып караган һәм. һичшиксез, үзен күреп калган ханымны абайлап алды, төш шунда дип, кыю гына кул болгады Ханым аның ымын шулай аңлады да. Әкрәм абзый вагон янына йөгереп килеп җиткәндә, ханым Хлебодаровка җирендә әйберләре белән басып тора, поезд да акрын гына кузгалып ята иде
Әкрәм абзый сулышына кабынып тын алмаса, Нәзифә Әгъләмова аның йөзендәге өметсезлек билгеләрен шәйләми калмас иде Анын сулышына кабынуын, йөзе кызаруын табибә Әгъләмова үзенчә аңлады.
im элек галстугының төенен бушатып, күлмәк изүен ычкындырды.
Әкрәм Галиевич. сш-еш тын алып, инде тәмам гашыйк иткән, фотосурәттәге күнелгә сенеп калган чалымнарны күрергә өметләнеп, Нәзифә Әгьләмовага дикъкать белән карап алуга, табибә — артистка дигән уй телеп үтте анын миен. Әдәпле итеп кенә күреште дә, кузгалып киткән поезд артыннан пошынып карап калды.
Нәзифә тезгенне шундук үз кулына алды.
— һо. сез нинди җитез икәнсез! Мин сезне нәкъ шулай күз алдыма китергән идем, — диде ул Әкрәм абзыйга, җәтмәгә эләктерергә теләгәндәй, карый-карый. — Авыл һавасы, эшсез тормавыгыз, стресс хәлләр кичермәвегез сизелә шул. Ләкин дөрес итеп сулый белмисез. Анысын бик тиз рәтләрбез, иртән йөгерә башласагыз — ярты ел дигәндә үсмерләр кебек сулыш алырсыз.
"Картайган көнемдә шул гына җитмәгән иде”, — дип, эчтән генә нәфрәтләнде Әкрәм абзый һәм, үзенен иртән Хлебодаровка тирәли йөгерүен күз алдына китерде дә, елмаеп куйды. Нәзифә монысын да үзенчә аңлады..
Чемодан да, сумка да шактый авыр иде, хәл алырга дип туктап тордылар. Әгъләмова тузанлы поселок юлыңдагы былтырдан калган көл эзләренә карап:
— Мин сезгә бу хакта язган идем инде. Мин, Нәзифә Әгъләмова, менә әле хәзер дә игълан буенча танышуыма, калган гомеремне ниндидер Хлебодаровкада уздырырга ниятләнүемә ышанып җитә алмыйм, — диде дә шаркылдап көлеп җибәрде.
Көлү тавышы гаҗәеп яңгыравыклы иде, бу мизгелдә Әгъләмова трюмо алдына куелган фотосурәттәге ханымга охшаган иде. Әкрәм Галиевич аның кайчандыр бик чибәр, сөйкемле булуын, әле һаман да үзен шулай дип хис итүен, бүгенге яшен истә тотмавын аңлап алды. Сирәк булса да гомер буена сабыйлыктан аерылмаган олылар да очрый, табибә дә нәкъ менә шундыйлардан иде.
Йортны да, утарны да шундук ошатты — мөгаен, балачактагы печәнлеге, яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасы булган авыл өен исенә төшергәндер.
— Миңа монда охшый. Болай ук булыр дип көтмәгән идем, — диде ул.
Өйдәге җиһазларны гына ошатып бетермәде. Әкрәм Галиевич моны анын күз карашыннан ук сизде, ханым җайлап кына болай диде:
— Авыл зыялысының, авыл юристының өен мин башкачарак күз алдыма китергән идем, баксаң, гадәти авыл ызбасы...
Әкрәм Галиевич анын нәрсәне ошатмавын, нотариусның ызбасы күршеләрнекениән кай ягы белән аерылып торырга тиешлеген генә аңламады Әгъләмова олы якка, залга узгач, трюмо алдында үзенең фотосурәтен күргәч кенә, алтын тешләрен җемелдәтеп, елмаеп, Әкрәм абзыйга карап торды да:
— Мин аны өегездәге кеше күзенә күренерлек урынга куюыгызга шикләнми идем, рәхмәт, бик шәп иткәнсез, — диде. Фотосурәтне турылабрак куйды да — Мин сезгә икенчесен —затлы рамлысын. зуррагын бүләк итәрмен, — дип өстәде.
Мунча күптән өлгергән иде инде. Әкрәм абзый кунак ханымга, ашка утырганчы дип, мунча кереп чыкмыйсызмы дияргә җөрьәт итте Әгъләмова аңа кызыксынып кына карап алды да:
— Авыл мунчаларын җенем сөйми. Җәйге душыгыз булса, рәхәтләнеп юынып-коенып чыгар идем, — диде.
Кунакны лучпка кертеп җибәргәч, Әкрәм абзый, мунчаның эссесен әрәм итмәссең бит инде дип. чабынып кайтырга ниятләде. Ул. кунак барын да онытып, озак кына тәмләп чабынды — мунча бик кызу Иде Әкрәм абзый өйгә кергәндә, Нәзифә ханым, китабын кулына тотып, диванда ята, нотариуска аның чәче бер якка авышкан сыман тоелды.
Бүген авызыма да алганым юк шикелле озаграк чабындым ахрысы?.. — дип торды Әкрәм абзый, аннары гына аңлап алды: — Парик икән бит!”
Ни генә әйтмә, Хлебодаровка хатыннары парик кимиләр иде
"Мине исерткән, тилерткән чәченен исеме-җисеме дә калмаган". — дип, күнелсез уйларга бирелде Әкрәм абзый, ләкин, ишетелерлек итеп берни дә әйтмәде.
Сабиров суы салынган самавырны верандадан җәһәт кенә ишегалдына алып чыкты, ут салды. Аннары табын әзерләргә кереште, ин әүвәл иртән сәгать буе маташкан икебана букетын өстәлгә утыртты. Булышырга дип кергән Нәзифә ханым анын шундый букет әзерләвенә ышанмыйча гаҗәпләнеп торды.
Наталья Сергеевна дәресләренең нәтиҗәсе күз алдында. Әкрәм абзый табынны бөтен шартын китереп әзерләгән иде
Нәзифә ханым мул-юмарт табынга күз салып:
— Байларча яшисез икән, — дип куйды.
— Зарлансак гөнаһ булыр, — диде Әкрәм абзый, анын мунчадан сон тамагын чылатып аласы килә иде Диңгез байлыгының кайдан килүен әйтүне, ул, әлбәттә, кирәксенмәде.
Әкрәм абзый кунакка шампан шәрабы, үзенә аракы салды. Танышу. Нәзифә ханымның сау-сәламәт булуы, игелекле табибә профессиясе хакына да эчеп куйдылар.
Әкрәм абзыйның да кәефе күтәрелде, парик та үз урынында, Нәзифә ханым да ара-чирГ) фотосур^тг^ге чиб^к^йгТ) охшап куя. Шулай да ханымның рәсемгә кайчан төшүен, ул чакта ана ничә яшь булуын сорыйсы килеп кыҗрап утырды. Әмма кунакның хәтерен калдыруым бар дип тыелып калды.
Табындагы сый-нигъмәттән Нәзифә ханымның күңеле булды. Гомеремдә шундый да тәмле, шундый да зиннәтле ризыктан авыз иткәнем юк иде дип сөйләнә-сөйләнә. икранын кызылын да, карасын да мактый- мактый ашап утырды.
Сабиров исә мыек астыннан гына елмая, икранын кайдан килүен дә рәтләп әйтә алмады, чөнки ул бу хакта берни белми идс
Гомумән, күңелле генә утырдылар. Ул арада самавыр да кайнады. Нәзифә ханым анысына бик тә куанды
— Мин балачакта безнең өйдә корсагы медальләр белән бизәлгән самавырыбыз бар иде, — дип исенә төшерде — Мин аны елга комы белән ышкып көзге кебек ялтыраткан идем! Хәзер андый самавырларны музейларда гына күрсәң-күрәссн.
Нәзифә ханым Әкрәм абзыйдан ничек яшәве, ни белән шөгыльләнүе - мавыгуы хакында әдәпле генә итеп, хатын-кызларга хас хәтсләкәрлск белән, сораштырып утырды Аның бернинди дә хоббие юклыгын белгәч, мактап та алды, гаиләгә игътибар итәсе урында кайбер ирләр буш вакытларында төрле мәгънәсез эшләр белән мавыгалар — акылдан язалар инде, дип тә өстәде.
Аннары шулай бик тәфтишләп соравы өчен гафу үтенеп, үзе хакында менә ниләр сөйләде:
— Әкрәм Галиевич. авылда тусам да, мин шәһәрдә гомер иткән зыялы хатын. Беренче ирем олы яшьтәге хәрби идс мине иркәләп, назлап кына торды. Югары чиндагы офицер, акчаны әйбәт ала хезмәт иткән урынында киендерәләр-ашаталар, персональ машинасы һәрчак минем карамакта диярлек иде, шуңа күрә мин хатын-кызлар шөгыльләнергә тиешле хуҗабикә мәшәкатьләрен белмәдем дә. белергә дә теләмәдем Минем үз дөньям, үз мәшәкатьләрем, әйткәнемчә, ирем ярата, кадерли мин шуңа канәгать булып яшәдем Әлбәттә, кайчакларда кунаклар чакыра идек — җиләк-җимеш, шампан шәрабы куела. Ә инде бәлеш ише ризыкларны, таба ашларын, төрле тәм-томнарны миннән көтмиләр лә иде Аның каравы мин фортепьянода уйныйм, рәсем дә ясап каралым иптәшемнең дуслары мине хөрмәт итәләр, син нәфис сәнгать өчен яратыл
гансың диләр иде. Сездә андый уен коралы булмавы гына жәл, югыйсә, рәхәтләнеп уйнап күрсәтер идем. Боларны мин ни өчен сөйли дип беләсез? Бары тик мине аңлавыгызны һәм сабыр итүегезне генә телим, бәлки мин дә әле хужабикә булырга, табын әзерләргә өйрәнә алырмын.
Миңа монда ошый, шулай да күңелне тартып торырлык соклангыч җиһазлар алырга, зыялы кешеләр яшәвен күрсәтергә кирәк. Мин монда да сынлы сәнгать белән шөгыльләнә, тыйнак авыл күренешләрен яза башлар идем, дип уйлыйм, кала күренешләре әйбәт үк чыкмады... Бәлки, соңрак портретлар ясарга да тотынырмын. Кеше арасында сирәк булырга туры килүебез генә жәл, югыйсә, мин кунакка, театрга йөрергә яратам. Җае чыкканда сорыйм әле, Хлсбодаровкада мәдәният учаклары бармы соң?
— Узган елны гына мәдәният йорты ачканнар иде, каланыкыннан бер дә ким-хур түгел, — дип жавап бирде Әкрәм абзый, — сөйләшү аны айнытып җибәрде.
— Мәдәният йортыгызда нинди иҗади эшләр белән шөгыльләнәләр соң? — дип кызыксынды Нәфизә ханым.
— Дөресен генә әйткәндә, мин бер дә хәбәрдар түгел, — дип икърар итте нотариус, — авылдагы мәдәни тормыштан артта калдым. Төрле түгәрәкләр эшли шикелле, һәр көнне кино күрсәтәләр, анысын ышандырып әйтә алам. — Исенә төшереп, өстәп куйды: — Икенче катта китапханә, залда зур гына пианино тора. Уйнарга теләсәгез каршы килмәсләр, — ,дш! беләм, рөхсәт итәрләр, барыбер тузан эчеп кенә ята.
— Бүген кино күрсәтәләрме?
— Күрсәтәләр, бүтен шимбә бит. Дүшәмбедән кала һәр көнне.
— Булды гына. Ниятләдек. Кинога барабыз. Мин һәммәсен дә үз күзләрем белән күрергә тиеш.
— Кинога икән кинога, — дип килеште Әкрәм абзый, бөтен авыл аша барырга һәм кайтырга кирәк булуын исенә төшереп салкын тиргә батты, аннары тагын залда дүрт йөз урын — өч йөз туксан сигез күзнең, нотариусыбыз кем белән кинога килде икән дип, кызыксынуларын күз алдына китерде.
Бармый калырга мәллә? Ничек итеп? “Иһ, ни булса шул булыр, ул булмаса, кыз булыр'’, дигәндәй, табын җыештырырга кереште, Назифә ханым чемоданыңдагы кием-салымнарын актарырга тотынды.
Аннары ул трюмо алдына фотосурәте куелган алгы бүлмәгә кереп бикләнде, сәгать ярымсыз борчымаска кушты, Әкрәм абзый ни эшләргә белмичә ишегалдында әрле-бирле йөренеп торды. Аңа җыену өчен биш минут вакыт җитте, бүген анысы да кирәк булмады — төшке ашка ук инде бәйрәм кәстүменнән иде.
“Каптым, нык каптым”, — дип уйлап алды Әкрәм абзый, нәрсәгәдер өмет итеп, Җолдаслар ишегалдына күз салды: бухгалтерның акыллы кинәше менә кайчан кирәк икән. Әмма Бөркетбаевлар ишегалдында берәү дә күренмәде — туганнарына авылга китеп барганнардыр, күрәсең.
“Ул ханым Әкрәмне бәхетле итүенә, үзен минем өчен генә түгел, бәлки, бөтен Хлебодаровка өчен дә бүләк дип исәпләве белән бер мизгелгә дә шикләнми булса кирәк... Ярар, аш-су әзерли дә белмәсен, ди, өстәл җыештырырга гына булыша алмас иде мени, аннан соң самавырга ут салырга күп акыл кирәк мени! — дип, пыр тузды нотариус. — Кинога бер барып кайту өчен сәгать ярым бизәнеп-ясанып утырсын әле, ничек вакытын кызганмый диген, сынлы сәнгать, портретлар ясый, имеш... — дип тузынды ул. — Ярар, теге фотосурәггәге чибәр ханымга бераз гына булса да охшаса икән, ул чагында, үзе әйткәнчә, аны иркәләүдән- кадерләүдән берәр мәгънә дә чыгар иде Мин нәрсә, бөтен Хлебодаровкага аның яшь чагында ул менә нинди чибәр булган дип, фотосурәтен күрсәтеп йөрергә тиеш мени? Яки урамга йөрергә чыкканда, вәгъдә иткән затлы рамлы зур портретын күтәреп йөрергә тиеш мени9 Юк, Хлебодаровкада
мине аңламаслар, Жолдас дөрес әйткән, аңламаслар Җитмәсә әле, үзебезнекеләр ярамады мыни шш сорасалар, ни диярсен. Оһ, зирәк икәнсен син Жолдас ага...”
Әкрәм абзый янә, вәсвәсәләнеп, Бөркетбаевлар ишегалдына күз салды.
“Үзен күргәч, чибәр булгандыр дип күз алдына китерүе дә кыен Бәлки, фотосурәте дә фотосурәт түгелдер, ясалган рәсемдер әле, калада андыйга осталар, акчага теләсә кемне чибәр итеп ясап бирәләр. — дип шикләнде нотариус. — Чәчен ничек кенә кыландырмаган, Путггкггннын Наталиясе диярсен, монда парик киеп килгән. Хлсбодаровкада белсәләр — көлкегә калачак”.
Кәефе торган саен кырыла гына барды Ул үзен алдангандай хис итте, ни эшләргә дә, ни кылырга да белмәде, — ник кычкырып еламыйсын шунда
"Ни өчен әле мин ана ярарга тырышырга, төчеләнергә тиеш, элек чибәр булган өчен генәме9 Анын чибәрлеге һәм яшьлеге белән хозурланган, рәхәтен күргән кешеләр ахырына кадәр җиткерсеннәр дә инде. Шуарга яратасын икән инде, тартып йөрергә дә ярат, ДИГӘНДӘЙ. югыйсә — берәүләргә өсте, икенчеләргә тамыры Алай булмый ул Ярык тагарак янында торып калган хыялыйга хат язмаган бит. югыйсә, кичләрен, шул хәтле матур итеп уздырырлар — анысы гитарада уйнар, монысы фортепьянода дыңгырдатыр иле Зыялылар тормышы шулайрак була түгелме сон9 Бәлки, ике тавышка җырларлар да, бер-берсенә шигырьләр укырлар, — дип хыялланды нотариус. — Бәлки, ана "хыялый ирнен” игъланын күрсәтергәдер, гәзите югалмаган әле, дөмеккере ”
Нәзифә ханым да, ниһаять, киенеп-ясанып чыкты Аягына биек үкчәле туфли, өстенә җиз кебек ялт-йолт килеп торган материядән тегелгән күлмәк кигән, муенындагы жете кызыл төстәге косынкасының төенен, кызлар кебек, кыландырып бәйләгән, күзлек кигән. Әкрәм абзыйның гаҗәпләнүен күреп, кулларын җәеп
— Беләм, беләм, килешмәвен дә беләм, киноны мин күзлек киеп карыйм, — диде
“Шәһәрчә, бәлки, ул матур да киенгәндер, Хлебодаровкаларча — кирәгеннән артык күзгә бәрелеп тора, аннары яшенә дә туры килми”, — диде Әкрәм Галиевич, әмма бер суз дә әйтмәде Күзлеге белән паригы пи өчендер башына эшләпә кигән сыман биеп бара
"Күзлек кими генә барса ярамый микәнни, кино башлангач та кияргә өлгерер әле, — дип куйды. — Авылда ин модалы күзлеккә дә исләре китмәвен белергә тиеш бит инде ул. Үкчәләрен, Ходай язмасын безнең чокыр-чакырлы юлларда сындыруы да бар, менә ул чагында көлкегә калачак та калачак”
Юлга чыгуга ул аны култыклап алды — әллә инде шулай килешә дипме, әдәплерәк дипме, әллә инде көтмәгәндә урам тузанына су зылып ятудан куркыпмы, аңламассың.
’ Бүтән көннәрдә Әкрәм Галисвичкә кинога бару рәхәт кенә иде, бүген барып җитә алмый газиз булды һәр ишегалдыннан, һәр өй гүрендәге бакчадан, безнең хөрмәтле нотариусыбыз горур гына кем белән ку ттыкла- шып бара икән, дип, кызыксынып, карап калалардыр сыман тоелды
Нәзифә ханым, сокланып, юл буе сөйләнеп барды, Әкрәм Галиевич таныш-бслешләреннән берәрсе очрап "Әкрәм Галиевич. бер генә минутка булса да безгә дә рәхим итегез Бу чибәр, мөлаем ханым сезнен кемегез була9 Сез аны бикләп тотасызмы, кеше күзеннән яшерәсез мәллә9 Ничек оят түгел'” — дип, сораштыра күрмәсен тагын дип, тирә-ягына куркынып карана-карана, тынлар-тынламас кына атлады Ярый әле беркем дә очрамады. сораштырып аптыратучы булмады, кинотеатрга хәвеф-хәтәрсез барып җиттеләр, туфлинең дә үкчәсе сынмады
Кинотеатр янында халык искиткеч куп, икенче көн инде Вокзал для двоих” дигән яңа фильм күрсәтәләр Әкрәм абзый билетка чиратның
зур булуына бер яктан шатланды да. Мәдәният йорты фасадына ябыштырылган реклам-афишалар янында Нәзифә ханымны ялгызын гына калдырып, чиратка басты.
Чират бик акрын кыймылдады, һәр яктан яна төркем агыла, этешә- тортешә касса янына килеп бөялә торды — Хлебодаровкада бүтәнчә күз алдына китерү дә кыен — шундый этеш-төртеш арасында Нәзифә ханымның Әкрәм абзыйны күздән югалтуы да гажәп түгел. Әмма Әкрәм абзый аны бик әйбәт күреп торды. Ханым бар кешегә күренеп торган афиша янынарак елышкан. Берәүнең дә аңа игътибар итмәве, текәлеп карамавы сәер иде, афиша янына берьюлы берничә хатын-кыз килеп басты, Нәзифә ханым бер ягы белән дә алардан аерылмый иде.
Кинәт Әкрәм абзый, коты алынып, тынып калды. Әйтерсең лә, махсус анын кәефен кыру өчен афишалар тирәсенә Мәрьям килеп басты. Алар, модалар күрсәткәндәй, Нәзифә ханым белән янәшә басып тордылар — Әкрәм абзыйның телевизордан шундыйрак тапшыруларны күргәне бар, Мәрьям аңа күз дә салмады, ә Нәзифә үз янына килеп баскан ханымга, ашардай булып, көнләшеп карап торды, нотариус монысын бик әйбәт күрде, Мәрьям бүген гаҗәеп чибәр һәм мөлаем и^е шул.
Моннан берничә көн элек табибә Әгьләмованың үзен күрмичә генә почта мөдире белән чагыштырып каравына, бер дә шикләнмичә Нәзифә ханымны чибәррәк дип табуына Сабиров бик тә уңайсызланды. Менә хәзер киноафишалар фонында, кояш балкышы яктысында алар икесе янәшә басып торганда, бу ханымнарны берничек тә чагыштырырга ярамавын күрде һәм ул үзе үк Нәзифә ханымга биргән мөлаемлылык, гүзәллек, чибәрлек призын икс дә уйлап тормый кире алды да, түбәнчелек белән баш иеп, аны Мәрьямгә “бирде". Мәрьям генә, кызганычка каршы, берни дә сизмәде.
Төймәсен өздереп булса да. ул ике билет тотып, көч-хәл илә чиратны ерып чыга алды.
Чиратка бүтән басмагыз дигәннән соң, касса янындагы мәхшәрне күреп торган Нәзифә ханым:
— Булдырдыгыз, егет икәнсез! — дип, соклануын белдерде. — Ул фильм Ташкентта да бара иде, бик күрәсем килгән иде дә, кая ул, анда да шушы ук хәл.
Нәзифә ханым аның галстугын турылады, чәчләрен сыйпады, чытлыкланып кына өстәде:
— Рәхмәт инде, тырыштыгыз, югыйсә, бик тә хәтерем каласы иде.
Сонгы звонок бирелүтә залга ашыктылар. Зал вокзалдагы ир белән хатынны шатланып, борчылып, нәфрәтләнеп күзәтте, Әкрәм абзый гына фильмны күрмәде — экранга карамады да, янәшәдә генә кыйгачлап утырган Мәрьямнең караңгыдагы шәүләсеннән күзен ала алмады. Ана карап утыруы рәхәт тә, күңелле дә, көенеч тә, фильм урынына әллә кайчан, көзге көннәрнең берсендә аны танцыдан озата кайтканда: “Мәрьям .” — дип әйткән мизгелләрен күз алдына китереп утырды.
Әкрәм абзый өчен фильм көтмәгәндә тәмамланды — ул Мәрьям турындагы киноның озаграк баруын, бетмәвен көткән иде.
Урамда караңгы төште, Нәзифә ханым Әкрәм абзыйның кәефсехлә- нүен, сөмсере коелуын күрмәде. Аны култыклаган Нәзифә ханым режиссерның теге яки бу текстка нинди мәгънә салуын һәм, гомумән, нәрсә әйтергә теләвен җитди кыяфәт белән аңлатып кайтты.
Уйларына чумган Әкрәм абзый аны тыңламады. Анын уй-фикерләре берсеннән- берсе мәгънәсезрәк иде. Кулын ычкындырып, беренче караңгы тыкрыкка кереп чуммакчы, бакчалар артыннан гына качып котылмакчы булды Әмма кая9 Кайчагында анын Мәрьям янына йөгереп барып, алдына тезләнеп, яшьле күзләрен төбәп: “Коткар мине һәм гафу ит!” — диясе килә иде.
Өйләренә кайтып җиттеләр, котылу өмете дә сүрелде. Ишегалдына кергәндә Шул кирәк сиңа, теләгеңә ирештеңме инде, карт җүләр”, —
дип, Әкрәм абзый, үз-үзен битәрләп алгач, тынычлангандай булды
Борчылудан карыны да ачты, кичке аш вакыты да узган, өйдә кунак бар бит дип, Әкрәм абзый кухняга узды. Итне юып чистартты да, тизрәк кызсын һәм сүлле булсын өчен бик тырышып тапады-иомшартты.
Нәкъ шул вакытта Нәзифә ханым кухняга кереп чыкты. Өстенә спорт кәстүме, аягына кроссовка кигән.
~ Йоклар алдыннан бераз гына йөгереп ксрәм, — диде ул. — Монда да шул гадәтемне дәвам итәрмен, дип уйлыйм, сынымны саклау рәхәт мина. Әзер булгач — дәшәрсен, ишегалды тирәсендә генә йөгерәм, — диде дә, елмаеп, чыгып та китте
Ит кызган арада Әкрәм абзый самавыр куеп җибәрде, табын әзерләде, шулай кызу тотуына гаҗәпләнеп торды. Самавырны алып керергә дип чыкканда, Нәзифә ханым ишегалдында чәчәкләр янында иде
— Мөгаен, мин биредә бик бәхетле булырмын. — диде ул, артисткаларча сагышлы һәм тәэсирле итеп — Гажәеп саф һава, йолдызлы күк йөзе, янымда эчкерсез кайгыртучым һәм сөеклем Мин сезнен белән бергә яшәвемне нәкъ менә шулай күз алдыма китерә идем
Әкрәм абзый кабаланудан тирләгән маңгаен сөртеп алды да. хисләргә бирелми генә табынга чакырды
Нәзифә ханымнын күңеле күтәренке, рухы, кәефе шат иде
— Кадерлем Әкрәм Галиевич, минем игълан буенча танышу вәсвәсәсенә бирелүемә беркайчан да үкенмәслек булсын дисәк, күтәрик әле шушы бокалларны, — дип тәкъдим итте ул.
Әкрәм абзый кунакка шапман шәрабы, үзенә ялгышлык белән шампан бокалына аракы коңды Кәефе чиксез кырылуын, иреген тәмам югалтуын. Нәзифә ханымнын йомшак, назлы куллары белән ана муенчак кидерүен сизде, шуңа күрә аракыны кире рюмка!а салып тормады, тулы бер бокалны каплап та куйды
Нәзифә ханым тапап пешерелгән итне мактап алгач:
— Рөхсәт итсәгез, мин тагын бер тост әйтмәк булам Сезне һәрчак инсафлы джентельмен итеп күрәсем килә Әйтик, бүгенге кебек сез станциядә шундый канатланып, дәртләнеп йөгереп килдегез. Мин моны беркайчан да онытмам Кино билетын да жинел генә алып чыктыгыз Егет икәнсез! Кадерлем Әкрәм Галиевич, сезнен өчен күгәрик! Сез минем үбүемә лаек. — дип, кочаклап, Әкрәм абзыйның ирененнән суырып у inc
Нәзифә ханымнан "Белочканын” таныш хушбуй исе аңкыгандай булды. Бу юлы инде ир ялгышмый гына үз бокалына тутырып аракы салды
Хискә бирелгән Нәзифә ханым музыка көйләргә кушты, сүз уңаенда гына, күптән түгел аэробика белән шөгыльләнә башлавын да сиздерде
Әкрәм Галиевич аэробиканын нәрсә икәнен бслмәсә дә. сораштырып тормады, моның хуҗалык һәм кухня белән бәйләнеше юклыгына ышанды Үткән якшәмбедәге кебек танго биеделәр. Наталья Сергеевна белән дә шулай биегәннәр иде, әмма күңеле күтәрелмәде Биюенең да рәтен тапмады — икс бокал аракыдан тәмам мәлҗерәп гөштс Нәзифәнен аягына баса- баса, фотосурәт торган трюмо янына алып килде
— Әкрәм Галиевич. нәрсә булды сезгә9 — диде ул чытлыкланып — Беләсезме, минем бар курыкканым сәрхуш ирләр Алкаш ир заманыбызнын яман чире ул. — дип ярсыды. — Күралмыйм мин ал арны' Кулымнан килсә бөтенесен Себертә, каторгага сөрер идем, бик гиз акылга утырырлар иде! — Ярсуын тыеп йомшак кына өстәп куйды:
— Мөгаен, мона күпмедер дәрәҗәдә без, хатын-кызлар үзебез дә гаепле. Әлбәттә, мин үземне күздә тотып әйтмим — эчүгә сабышкан ир белән мин сөйләшеп тә тормас идем, баштан үтте, гарык
Бу сүзләр Әкрәм абзыйны айнытып җибәрде дисезме9 Юк. бөтенләй үк түгел, элеккечә үк алпан-тилпән килә. Исергән булса да сизеп .елды — менә ул ханымнан котылу чарасы! Ирек алу өмете ялтырап киткәндәй булды.
Ул аягында басып торырга тырышып, ханымны нәзәкәтлек белән табын янына алып килде, һәрхәлдә ана шулай тоелды, аннары кеше ышанмаслык аллы-гөлле сүзләрдән генә торган тост әйтте, ана хәтта грузин тамадасы да, шунын ише тел бистәсе дә көнләшер иде, мөгаен
Мондый тостка бер генә хатын-кыз да каршы тора алмастыр Әкрәм абзый әлегә тостына үзенең бөтен осталыгын салды, дәрт-дәрманын җикте, күңелендә йөрткән бөтен мактау сүзләрен кертергә, нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәтергә тырышты, бу анын өмете иде, тагын бер бокал эчеп җибәрде.
Нәзифә ханым үзенә карата купшы сүзләрне күп ишетсә дә. провинциядә яшәүче кеше авызыннан ишетүе шулай да рәхәт иде Әкрәм абзый бик тә тырышты шул. Мактау сүзләреннән хозурланган ханым уяулыгын югалтып җибәрде, Әкрәм Галиевичнен бокалын тутырып салганын да абайламый калды Тост әйткән кешене кем генә тыярга җөрьәт итәр икән?
Сагышлы тангоны дәртле бию көйләренә алыштырдылар, әмма Әкрәм абзыйга бию кыенлашканнан-кыенлаша барды — аяклары тыңламады. Янә табынга утырдылар.
Аракы эчелеп беткәч, Әкрәм абзый үзенә дә шахтан шәрабы койды, хәтта әдәплелек йөзеннән ханымга бокал да тәкъдим итеп тормады, тост әйтми генә эчеп тә җибәрде.
— Әкрәм Галиевич, нишләвегез бу9 — дип сорады ул, шөбһәләнеп
— Ә-ә-ә, — дип өметсезләнеп кулын селтәде Әкрәм абзый, —баш күтәрми эчү чире башлануын сизәм, хәзер инде мин өйдәген һәм күршеләрнекен дә эчеп бетерми торып, туктала-тыела алмыйм, — дип. тагын бер бокал шампан шәрабын каплап куйды
— Нинди баш күтәрми эчү! Әкрәм Галиевич, мин сезне шаяртасыздыр гына дип торам.
Әкрәм абзый үзе дә сизмәстән, күз яшьләренә тыгылып, үксеп елап җибәрде, — чынлап та аңа үзе бик кызганыч иде. Ул Нәзифә ханым янына килеп тәкәллефләнеп кенә тезләнмәкче иде дә, булдыра алмады, Әгьләмова аягы астына капчыктай сыгылып төште
Ханымның биленнән кысып кочаклаган хәлдә:
— Гафу ит, мине бәгырькәем, эчәм шул, эчәм, — дип сөйләнде ул күз яше аралаш. — Юаш алкаш мин. юаш. минем алкаш булуымнан берәүгә дә зыян тигәне юк. Елына өч мәртәбә ычкынгалап китәм, шуннан да артык түгел. Чын күңелемнән ант итеп әйтәм: эчүне ташлыйм, бары тик мине генә ташлап китмә, күз нурым .
Әкрәм абзый, елый-слый, “Белочка” хатындагы бизәкле ант сүзләрен мыгырдады. Камин, һичшиксез алып бирергә вәгъдә иткән бәрхет халат хакындагы сүзләр дә бар иде анда
Нәзифә ханым анын кочагыннан ычкынмакчы да булып карады, әмма нотариус, егылып китүдән куркып, аны бик нык кысып кочаклаган иде Сабировның күз яшьләрен сөрткән чагын туры китереп, ханым аны этеп җибәрде дә, өстәл янына килеп басты
— Кабахәт! Кабахәт! Кабахәт! — дип акырды ханым, анын тавышын, мөгаен, Бөркетбаевлар да ишеткәннәрдер. — Гәзиттә эшләүчеләрне дә әйтер идем инде! Тикшерми-нитми теләсә нинди алкашнын игъланын бастыралар. Каян килгән “тел-теш тидермәслек абруйлы кеше!” Судка бирер идем дә, бәйләнеп кенә йөрисем килми Юк. бүтән мин монда аяк та басмаячакмын! Алкаш белән гомеремне әрәм птәммс соң
— Ташлама мине, — дип, өзгәләнде идәндә яткан Әкрәм абзый.
— Бик күпне өмет итәсен! — дип, зәһәрләнеп җавап бирде Нәзифә ханым һәм, өстеннән атлап, бүлмәдән чыгып ук китте
Әкрәм абзый сон гына уянды. Тәрәзәдән иртәнге кояш нурлары үтеп керсә дә, бүлмәдә ут сүнмәгән. Ханым аяк астына ауган җиреннән көч-хәл белән генә торып басты.
Бөтен гәүдәсе ватылган, башы чатный, әмма Әкрәм абзыйнын мона
әлләни исе китмәде. Ул жыештырьшган табын янына узды, куркып кына Нәзифә ханым бүлмәсенен ишегенә төртте Бүлмәнен асты-өскә килгән, ханым да, әйберләре дә күренми. Нотариус хат-мазар калдырмаганмы икән дип, эзләнде, әмма күзенә берни дә чалынмады
— Аллага шөкер! — дип, бәхетле елмаеп кулны Әкрәм абзый, хәтта җинеләеп китте, тәне ватылуын да, башы авыртуын да онытты
Ишегалдына чыкты, рәхәтләнеп киерелеп алды — тормыш ана гаҗәеп гүзәл булып тоелды! Аннары краннан юынып алды, самавыр куеп җибәрде, кичтән калган табынны җыештырды Якшәмбе көнен ул файдалы итеп уздырды, эшен бетергәч, ни кылырга кирәклеген белә иде инде
Дүшәмбе көн иртән эшкә барышлый почтага сугылды, алдан ук әзерләп куйган телеграммны сузды. Әкрәм абзый танымаган яшь кенә бер телеграфист кыз — өйрәнчектер, мөгаен. — каушап калды:
— Ашыгыч ук кирәк мени9 Хәзер генә аппаратым чыгымчылый башлады, ни эшләргә дә белмим Мөдирдән сорап чыгыйм әле..
Мәрьям үзе килеп керде.
— Хәерле иртә, Әкрәм Иртүк нинди ашыгычлык ул9
— Менә телеграмм сукмакчы идем, әлбәттә, ашыгыч тапшыруларын хәбәр итеп...
“Танышу игъланымны гамәлдән чыгаруыгызны үтенәм. чөнки мин мондагы ханымга өйләнергә ниятләдем. Үзсмнен уйламый гына эш итүем белән борчыган өчен, һәммәгездән дә гафу үтенәм", — диелгән иде анда.
Мәрьям, мөлаем гына елмаеп
— Борчылма, Әкрәм, мин аны хәзер үк шәһәргә тапшырам, алар анда ашыгыч итеп гәзиткә сугарлар. — диде
Әкрәм абзый гаепле кеше сыман Мәрьямгә текәлеп карап торды һәм нигәдер почтадан чыгып китәргә ашыкмады. Нотариуснын уңайсызланып торуын күргән Мәрьям ишектән аны озата чыкты
Алар өйалды болдырына чыгып баскач. Әкрәм абзый аны-моны уйлап тормастан:
— Мәрьям, хәтерендә микән, бер заман мин сине танцыдан озата кайткан идем? _
Мәрьям, монсу гына елмайды да, әкрен генә җавап бирде
— Хәтерлим, Әкрәм, әлбәттә, хәтерлим
Вакыйф ЗЫЯТДИНОВ тәрҗемәсе