Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧЕНӘКӘЙ — КЕМ УЛ?


Төхфәт Ченәкәй — әдәбияттан сызылган шагыйрь. Анын хакында сез беркайдан, бернинди мәгълүмат тапмассыз. "Совет Татарстаны язучылары" дигән белешмә китабында юк ул... “Татар поэзиясе антологиясе"нең беренче басмасына да (1956 ел), икенче басмасына да (1992 ел) анын, бер генә шигыре дә кертелмәгән. Гүя Ченәкәй дигән шагыйрь безнец әдәбиятта бөтенләй булмаган да... Әмма андый шагыйрь бар иде, исеме дә күпләргә билгеле иде. Без. өлкән буын язучылары, аны күреп тә, укып та белә идек. Мин үзем анын белән якыннан аралашкан кеше. Шулай да әйткәннәремне раслар өчен яңа гына чыга башлаган "Татар энциклопедик сүзлеген" ачып карарга тәкъдим итәм: 230 битендә “Ченәкәй Төхфәт (Гыйзэәтуллин Төхфәтулла. 1893 — 1959) — шагыйрь" — дигән бик кыска гына сүзләрне укырсыз... Хәзергә бу Ченәкәй турында бердәнбер мәгълүмат — рәхмәт сүзлек төзүчеләргә — каяндыр табып кертүләре өчен...
Әмма Ченәкәйнең шагыйрь һәм кеше буларак озак еллар тәмам онытылып торуының сәбәпләре нәрсәдә?.. Ул бит революциягә кадәр үк, 1913 — 1914 еллардан башлап, "Шура"да, "Кармак"та, “Вакыт"та Сәмави һәм һомаюн имзалары белән басылып килгән шагыйрь. Революциядән соң да яңа гәзитә-журналларда аның шигырьләре басылып чыккалый торды, күбрәк Ченәкәй имзасы белән. . Асылда ул Ырынбур шагыйре, күп китаплары шунда чыга, Казанда исә бик аз — 28 нче елны. Галимҗан Нигъмәтинең кереш сүзе белән "Карагайлы каен урманда" исемле юка гына бер җыентыгы чыгып калды (Шагыйрь үзе язып биргән ул китап миндә саклана). Дөресен генә әйткәндә, Ченәкәйнең совет шагыйре буларак дәрәҗәсе түбән иде. Кайчандыр “Сәмави" чагында (сәмавн — күктән иңгән мәгънәсендә) дини- милли рухта язган кешенең хәзер тиз генә, бик тырышуына да карамастан, чын совет шагыйренә әйләнүенә безнең сәяси уяу әдәбият әһелләребез, билгеле, ышанмыйлар иде. Алай гына да түгел, ул бичараны һаман каккалый да суккалый тордылар, “чистка” (чистарту) аша да үткәрделәрI, җитмәсә”җидегәнчелек"тә гаепләп утыртып та чыгардылар.
Хәлбуки, Ченәкәйне бик күпләр беләләр иде. күп кенә язучы иптәшләр аңа барып йөриләр иде — бүлмәсенең ишеге һәркемгә ачык иде . Ченәкәй ул, ничек дим, шактый талымсыз, теләсә кемгә ярын ала торган, йомшак мөгамәле, үпкә- рәнҗүләрен дә яшерә белгән, йомышы төшкәннәргә ярдәмчел, эчми- гартмын торган ялгызак бер кеше иде.
Әмма язмыш аны әдәбиятыбызның фаҗигале рәвештә һәлак булган ике бөек шагыйрь белән кайчандыр дусларча якын итеп бәйли дә. Берсе аның — Шәехзадә Бабич, икенчесе — Муса Җәлил... һәм алар белән якынлык соңыннан Ченәкәйнец үз язмышында да тирән эз калдыра.
Ченәкәй белән Бабич Ырынбурда очрашалар, һәм бик тиз дуслашып та китәләр. Дуслык нык булган булса кирәк. Миңа Бабичның Ченәкәйгә шигырь белән язган озын хатын да күрергә туры килгән иде (Хат Ташкенттагы Сәхи Рәхмәти карт кулында саклана иде.) Әмма ике шагыйрь арасындагы дуслыкның тирәнлеге Бабич һәлак булганнан соң аеруча тулы булып ачыла. Шагыйрьнең күп җирләрдә чәчелеп калган әдәби мирасын Ченәкәй борынгы дәрвиш шикелле авылдан-авылга, шәһәрдән - шәһәргә йөри-йөрн җыя. Шул рәвешчә ул Бабичка биргән вәгъдәсен үти. (Зәки Вә я иди хәрәкәтенә кушылган шагыйрь, үзе белән төрле хәл булу ихтималын
I Күрдем мин ул “чистартуларны — кешене герлечә гаепләп, тагы да ныграк пычрату гына иде <Э. Е
Т
алдан сизгәндәй, Ченәкәйнең вәгъдәсен алгандыр, күрәсең).
1922 елны Казанда беренче мәртәбә чыккан Бабичның “Шигырьләр мәҗмугасы" асылда Ченәкәй җыеп тапшырган әсәрләрдән тезелә. Галимҗан Ибраһимов җыентыкка язган зур күләмле кереш мәкаләсендә Ченәкәйнең изге эшен тәкъдирләп, аңа махсус тукталып уза.
Инде Муса Җәлилгә килсәк, монда эшләр башкача. Муса да фаҗигале корбан, ләкин Бабичныкыннан аермалы буларак, аның үлеме — исемен күкләргә күтәрде... Шул ук вакытта Мусаның күптәнге "шагыйрь дусты" Ченәкәйне әдәбияттан бөтенләй сызып ташлауга да китерде... Ни өчен?.. Кайберәүләр фикеренчә, бөек даны бөтен җиһанга таралган Муса Җәлил исемен яман аты чыккан ниндидер Ченәкәй белән янәшә куярга ярамый, янәсе!..
Әйе, шулай, берсе гаять югары, икенчесе бик түбән, ләкин аларның тигез чаклары да бар иде — әйтик, егерменче елларның ахыры, утызынчы елларның башында. Икесе дә танылган шагыйрь, тик берсе инде зениттан узган, икенчесе якынлашып кына бара. Билгеле.шигърият мәйданын тотучылар түгел — мәйдан тотучылар Такташ. Туфаннар... Ләкин шулай да Мусаның зур бер өстенлеге бар: ул коммунист, төрле вакытта комсомол, партия органнарына сайланган, гәзитә вә журнал редакторы булып эшләгән кеше... Шушы нокта, лн караганда, Ченәкәйне Муса белән янәшә куеп булмый, билгеле... Әмма нәрсә бәйли, нәрсә якынайта соң бу бер-берсеннән шактый ерак кешеләрне?.. Яшь аралары да зур гына... Моны аңлар өчен аларның үткәненә борылып карарга кирәк.
Мәгълүм ки, алар икесе дә Ырынбур ягыннан — шунда туып, шунда үскәннәр. Очрашулары да Ырынбурда... 1914 — 1917 елларда 8 яшьлек Муса — “Хөсәения” шәкерте. Ә Төхфәт абыйсы шул мәдрәсәнең яшь хәлфәсе — тел-әдәбият укытучысы... Муса шигырь язу белән мавыга... Хәтеремдә, Ченәкәйнең Муса алдында көлебрәк әйткән сүзләре: бәләкәй Мусаны үземә алып кайтып, урындыкка бастырып, шигырьләрен яттан укыта идем...
Димәк, буйга кечкенә шәкертнең шигырьләрен иң беренче булып тыңлаган һәм шигырь язу турында аңа ниндидер киңәшләрен дә биргән кеше — Төхфәт Ченәкәй!.. Беренче хәлфәсе... Ә беренче хәлфәне кеше, соңыннан нинди генә биеклеккә күтәрелмәсен, бер вакытта да онытмый... Муса өчен дә ул шулай — аралары өзелмәгән, дуслыклары дәвам иткән...
Ләкин дөнья үзгәрмичә тормый — бигрәк тә ул буталчык елларда... Капыл гына Октябрь инкыйлабы булып куя... Гражданнар сугышы башлана... Ченәкәй — Муса мөнәсәбәтләре өзелә, юллары да аерыла... Шагыйрь шәкертне революция дулкыннары үзенә суырып ала... Җиһанны тетрәткән вакыйгалар вакытында кеше йә бик тиз күтәрелә, йә кинәт түбән тәгәри. Яшь кенә Мусаның да инкыйлап аркасында гаҗәп тиз күтәрелә башлавын күрәбез. Ул инде туган авылына кайтып комсомол ячейкасы да оештыра, кулына корал алып, “кулак бандаларын" тар-мар итүдә катнаша... Болар барсы да әлеге белешмә китабында язылган — әгәр дөрес булса (Бу китапта ялган җитәрлек).
Ә менә Төхфәт Ченәкәй турында бер мәгълүмат та юк. Гомумән, аның тәрҗемәи хәлен белмибез — бары туган һәм үлгән еллары гына мәгълүм...
... Ченәкәй егерменче елларның урталарында Уфадан Казанга күчеп килә. Менә шул вакыттан алып, Муса — Ченәкәй бәйләнешенең икенче чоры башлана. Бу якын бәйләнеш бер дүрт-биш ел дәвам итте булса кирәк...
Һәм соңыннан Ченәкәйнең 40-50 ел буена онытылып торуына да сәбәпче була ул... якын бәйләнеш!..
... Ярый әле Муса Җәлилнең бик күптән үз кулы белән язган "Булачак иптәшемә хатлар" дигән истәлекләре былтыр гына “Әдәби җомга"да басылып чыкты... Әйтергә кирәк, бу тәүбә-истигъфар юкка гына язылмаган. Муса үзе турында төрле сүз-гайбәтләр булачагын һәм ул гайбәтләрнең иртәме-соңмы “булачак иптәшенә" (ягъни хатынына) килеп җитәчәген гүя алдан ук белгән... Шуңа күрә егет чагындагы "мәхәббәт маҗараларын", шуның белән бәйләнгән авыр кичерешләрен һәм тирән уйларын хатлар итеп язып куюны кирәк тә тапкан... Беренче хатында ул Ченәкәйне дә телгә ала:
"Минем Ченәкәй дигән бер шагыйрь дустым бар. Син минем белән тора башлагач, аның турында куп ишетерсең әле (ассызык минеке. Ә. Е.). Ул минем
гомеремдә һәм яхшы, һәм начар күп роль уйнаган кеше”, — дип яза Муса, күрәзәләрчә бөтенесен алдан күреп.
Шуны да истә тотыйк: Муса бу хатларын Әминә исемле кызны очратканчы һәм аңа өйләнгәнче язган... Әминә ханым аларны озак еллар үзендә саклаган, аннары тел-әдәбият институтына тапшырган... Ниһаять, хатлар 97 елда гына мәрхүм Нил Юзиевның кереш сүзе белән “Әдәби җомга"да басыла башлый. Бу инде үзенә күрә Ченәкәйне “реаблитировать итү” дигән сүз. Чөнки Муса үзе Ченәкәй дигән бер шагыйрь белән якын бәйләнештә булуын ачып бирә... Инде бу бәйләнешнең нидән гыйбарәт икәнен, "шагыйрь дустының” аның гомерендә "һәм яхшы, һәм начар роль" уйнаганын аңлар өчен әнә шул истәлек-хатларны бик игътибар белән укып чыгарга кирәк... Муса язганны шәрехләп торуның кирәге юк. ләкин шулай да минем кайбер аңлатмалар гына өстисем килә.
Хатлардан күренгәнчә, Муса 1929 ел башында, ягъни каникуллар вакытында, Ченәкәй чакыруы буенча Казанга кайта. (1925 елны Мәскәүгә киткәннән соң беренче кайтуы.) Ченәкәй ул вакытта хәзерге Киров урамындагы элеккеге “Сарай” номерының бер бүлмәсендә тора иде... Шушы кайтуыннан башлап, Муса һәр елны, кайчан гына кайтмасын, бары Ченәкәйдә туктала, аның янында тора торган булды. Мин үзем дә Муса белән Ченәкәйдә очрашып таныштым.
Бу вакытларда Ченәкәй утыз бишләр чамасындагы ялгыз буйдак, ә Муса егерме бишкә якынлашып барган чын егет иде. Билгеле ике ялгызакның кайбер теләкләре туры да килгәндер, әйтик, хатын-кыз мәсьәләсендә... Әмма һәркайсының үз башы, үз акылы — икесе дә мәсьәләне үзләренчә хәл итүчеләр.. Хатлардан күренә ки, рольләре дә ике төрле: Ченәкәй Мусаны кызлар белән таныштыра, аңа теге яки бу кызны димли, чөнки аның Мусаны өйләндерәсе килә... Ә Муса Ченәкәйнең активлыгын бик ук өнәп бетермәсә дә, аңа ияреп, кызлар белән танышып йөри... Әйтергә кирәк. Ченәкәй таныштырган кызларның берсе дә тыйнаксыз кыз түгел иде. Мин аларның икесен — Мөбинә Габитова (соңыннан Таһирова) белән Мәрьям Гобәйдуллинаны яхшы ук белә дә идем. Уфаның сәүдәгәр кызлары, мөселманча гаилә тәрбиясе ялган бик инсафлы туташлар (аеруча Мәрьяме). Икесе дә бик сылу, чибәрләр, мәгәр Мөбинә туташ үзенә башка чибәрлеге белән аерылып
Унда — Т Ченәкәй. сулда — шагыйрь С Кудаш. уртада яшь җырчы Әминә Бәхтизнна 1918 ел. Уфа
Мусаның истәлек-хатлары да менә шул Мөбинәгә булган тирән, онытылмас мәхәббәте турында. Ләкин бу мәхәббәт тарихын моннан күп кенә еллар элек миңа Мөбинә ханым үзе дә сөйләгән иде. Ул аны язган да булган, Казанга да китергән, ялгышмасам, заманында “Казан утлары"на биреп тә караган, ләкин аның язганнары дөньяга чыкмады. Сәбәбе ачык булса кирәк Инде менә Муса кулы белән язылган хатлар, ниһаять, килеп чыкты. Мәхәббәт тарихын тасвирлауда Мөбинә ханым язмасы белән Муса хатлары арасында шактый гына аерма булырга тиеш, минемчә. Аларны чагыштырып карау кызыклы булыр иде. Ләкин бармы икән ул язма, кайда, кемдә саклана икән?.. Гомумән бер шөбһә минем җанымны борчып тора: Мөбинә ханым үзе исән-саумы икән, Муса хатларын укый алды микән?.. Рафаэль Мостафинга мин Мәскәүгә чылтыратып, шуны белергә кирәк дигән идем. Күпмедер вакыттан соң Рафаэль миңа “Мәскәүгә Мөбинә ханымга чылтыратып караган идем, телефонны алучы, җавап бирүче булмады", диде... Йә Хода, Муса хатлары аның дөньядан киткәнен көтте микәнни?!.
Ә менә вакыйгаларның икенче героинясы Мәрьям Гобәйдуллина минем әйтүем буенча Муса хатларын укып чыгарга өлгерде... Хәтта миңа чылтыратып, Мусаның аңа карата язганнары бик үк дөрес булмавын да әйтте. Мәрьям ханым — туксан яшен тутырып. 98 нче елга кергәч кенә бу фани дөньядан китеп барды...
Авыр туфрагы җиңел булсын!..
Шактый тыгыз башланган Муса — Ченәкәй бәйләнеше, минем белүемчә, озакка сузылмады — күп булса дүрт-биш ел дәвам иткәндер... Муса Казанга елдан- ел сирәгрәк кайта башлады, ә Ченәкәй 1934 елны микән Казанны ташлап, Үзбәкстанга китеп барды... Бу ике дус шагыйрьнең бөтенләйгә аерылышулары иде.
Ченәкәй Мусаны өйләндерә алмаса да, үзе ул ялгыз буйдак булып калмый... Музыка техникумын бетергән бер кыз белән бергә китеп, бераз вакыт Ташкентта торып, шуннан Әндиҗанга барып урнашалар. Икесе дә укытучы булып, гаилә корып, балалар үстереп (5 балалары була), шунда тыныч кына гомер сөрәләр.
... Шул китүеннән Ченәкәй. күп кенә еллар узса да, Казанга бер тапкыр да кайтмый... Дөрес... 1958 елны ул Уфага кайта, озак кына тора, Казанга да килмәкче була. Ләкин авырый башлап, туры өенә кайтып китә... Күрәсең, әҗәленә тигән сырхау булгандыр инде. 59 елның кайсыдыр аенда ул дөньядан да китә... Бик күп татарларныкы шикелле үк аның да кабере чит-ят туфракта. Мәрхүмнең исән чагында кадере булмады, үлгәч каберен дә белмибез...
Сулдан-уңга Т Ченәкәй. X. Туфан. С Кудаш 1930 ел Казан
Шулай да безнең Язучылар союзы Ченәкәй шигырьләрен җыеп чыгарырга бер талпынып карады. Моны Союзның, ул чактагы рәисе Ибраһим Гази кузгатты. Ченәкәй турында йөргән сүзләрне ул, әлбәттә, белә иде, ләкин үзенчә уйлаучы тәвәккәл кеше буларак, көннәрдән бер көнне миие чакырып алды да әйтте:
— Син Ченәкәйне яхшы беләсең шикелле... Менә шуның әйберләрен җыеп чыгарырга кирәк. Исемен белүчеләр күп, ә нинди шагыйрь икәнен белмибез... Үзе дә дөньяда юк. ләкин гаиләсе каядыр Үзбәкстанда бугай... Мин сиңа командировка бирәм, җыен да бар, эзләп тап, архивы белән таныш... Ни өчен килгәнеңне әйт, китабын чыгарабыз диген...
— Ләкин Ченәкәйне чыгарып булырмы соң, аның исемен бит Муса белән бәйләргә ярамый... — дип әйтә башлаган идем, Ибраһим миие кырт кисте:
Менә шуның өчен дә чыгарырга кирәк... Югыйсә, монда Мусаны күптән белүчеләр бик күбәеп китте, ә Ченәкәйнең исемен дә атарга ярамый, имеш!.. В конце концов, ике шагыйрь арасында казыну безнец эшебез түгел, безгә Ченәкәйнең нинди шагыйрь икәнен белү кирәк.
Ибраһимның шул нәсихәтен тыңлаганнан соң. Союздан командировка алып, 69 елның көзендә мин озын сәфәргә чыгып киттем. Башта Ташкентта тукталып, шуннан Әндиҗанга юл тоттым. Кулымдагы адрес буенча Ченәкәйнең гаиләсен дә тиз эзләп таптым. Мине әйбәт кабул иттеләр. Килүемнең максатын әйткәч, урта яшьләрдәге сөйкемле генә ханым Ченәкәйнең зур ашъяулыкка төрелгән кәгазьләрен алдыма китереп куйды... Тәртипсез буталып беткән шул кәгазьләрне мин озак кына утырып, бергәләп карап чыктым. Әмма игътибарга лаеклы бер генә кәгазь дә таба алмадым. Соңга калганмын — миңа хәтле инде кемнәрдер килеп, Муса турында материал эзләп, табылганын алып, калганнарын бутап бетереп киткәннәр.
... Калган кәгазьләр арасыннан шулай да бердәнбер кыйммәтле нәрсә табылды — ул Шакир Мөхәммәдьяровның Ченәкәйгә язган озын хаты иде. Менә шуны миңа алырга рөхсәт иттеләр. Соңыннан мин аны "Мирас" журналында бастырып та чыгардым.
... Ченәкәйнең тол калган җәмәгате белән шактый гына сөйләшеп тә утырдык (Кызганыч, исемен язып куймагач, хәзер инде онытканмын). Билгеле, мин аңардан ни өчен Ченәкәйнең үз китаплары юк, дип сорадым. Ханым, Ченәкәй Ташкентка китешли бер кечкенә сандык тулы китапларын, кулъязмаларын Ырынбурдан ерак түгел авылда торучы якын туганына калдырып китте, диде... Бирегә килгәч, сирәк язган, китап чыгару мөмкин булмаган... Укытучы булып тыныч кына яшәгәннәр, Ченәкәй бик гаилә җанлы булган, балаларын бик яраткан... Исемнәрен дә гел үзе куйган. Мин ул исемнәрне язып та алганмын: Көндез. Алмагөл, Ялкын, Тату. Аяза (Аяз түгел). Бу балалар әтиләре турында ни беләләр икән дигән уй шул чакта җанны борчып күңелгә килмичә калмаган иде.
Әмма минем бу сәфәрем бөтенләй үк уңышсыз булмады. Ташкентка кайткач, мин бик кирәкле кешене — Ченәкәйнең якын кардәше Һибатулла абзый Таналинны очраттым (Ташкентка килгән чагы булган). Аннары шул ух Ташкентта бик күптән яшәүче Сәхи Рәхмәти карт та исән иде әле.. Менә шулар ярдәме белән мин Ченәкәйнең шигырьләрен җыеп алдым. Һибатулла абзый иленә кайткач та миңа гәзит-журналларда басылган шигырьләрен күчереп, үзендә сакланган аерым китапларын да җибәрде. Шулай итеп, Ченәкәйнең шактый күп нәрсәсе мннем кулыма керде.
... Менә шулердан мин, берничә ай утырып, бик җентекләп чүпләп, Ченәкәйнең тулы гына бер җыентыгын әзерләп нәшриятка тапшырдым. Җыентык безнең Союз тәкъдиме белән дөньяга чыгарга тиеш иде, әмма ни үкенеч, ул арада Ибраһим Гази үзе дә кинәт кенә үлеп китте. Җыентык, әлбәттә, чыкмады. Табу!.. Ишетүемә караганда, Ченәкәй җыентыгын чыгаруга Шәйхи Маннур бик нык каршы торган, имеш!.. Булыр да, бик принципиальный кеше. Ихтимал, ул Ченәкәйне шагыйрь дип танымый да торган булгандыр... Күпме йөрү, күпме мәшәкать шулай итеп юкка чыкты.
Хәзерге вакытта миндә өч кечкенә китабы саклана, аннары нәшриятка тапшырылган шигырьләрнең копиялары. бирелми калганнары, бигрәк тә һибатулла абзый кулы белән төзелгән барлык шигырьләрнең исемлеге иске бер папкада
сакланып ята... Шул кулда калганнардан бик азын гына сайлап, журнал соравы буенча “Казан утлары”на бирергә булдым... Ченәкәйнец кем икәнлеген искә төшерер өчен генә...
Ченәкәй Октябрь инкыйлабы аркасында урталай сынган шагыйрь... Шагыйрь булып калыр өчен ул большевиклар заманына яраклашырга тырышып та күп язды. Аның кебек урталай сынып яраклашырга тырышучылар аз булмады. Мәсәлән. Сәгыйть Рәми, Сәгыйть Сүнчәләйләр хәтта партиягә дә керделәр, әмма шигырь язудан туктадылар... Соңыннан Рәмиев үлеп котылды, Сүнчәләйне аттылар...
Галимҗан Нигъмәти Ченәкәйнең “Карагайлы каен урманда” дигән китабына язган кереш сүзендә башта ук: “Ченәкәй революциягә килергә тырышып та килә алмаган шагыйрь” дип әйтә, һәм ул моны үзенчә исбатлый да... Менә шул күзлектән караганда. Ченәкәй иҗаты игътибарга лаеклы һәм өйрәнер өчен кызыклы.
Инде Муса белән Ченәкәйгә килсәк, монда һәммәсе бик ачык. Муса легендага әйләндерелгән шагыйрь. Аның белән бүтән бер генә шагыйрьне дә янәшә куеп булмый — хәтта бөекләрен дә... Безнең әдәбият Муса алдында бурычлы булып калмады. Аның хакында пьесалар, поэма-шигырьләр, роман, опера, кино, махсус китаплар, бихисап мәкаләләр язылды. Әмма моның өчен Ченәкәй исемен сызып ташлауның һич тә кирәге юк иде... Ченәкәй дә шагыйрь ләбаса!.. Аның да әдәбиятта кечкенә генә булса да үз урыны бар. һәм шул урынына кайтырга хакы да бардыр ахыр чиктә!..
1998. Гыйнвар

Төхфәт Ченәкәй
ИҖАТЫННАН — ҮРНӘКЛӘР
Илаһи сәҗдәм
Зар елап синнән, Ходаем, көчлерәк куллар сорыйм, Баш бөгеп бар әмереңә, мин изге ак юллар сорыйм.
Бушка китмәсен кара туфракка тамган яшьләрем.
Күзләрем туйган томаннан — инде ак нурлар сорыйм.
Инде үтсен тормышымның төннәре, кыш көннәре. Инде гомеремнең кояшлы нурлы язын каршылыйм.
Күзләремнән нур түгелсен, сүзләремнән энҗеләр, Mini дә балкыйм, нурланыйм бер — көн булыйм, — бер яктырыйм.
Кулларымнан уйнасын ут, юлларымда ай, кояш, Ярлы халкым өстенә бер җанлырак таң аттырыйм
___________ 1918
Редакциядән: Шагыйрьнең төрле елларда, төрле журналларда басылган шигырьләрен, төрле кулларда сакланган күчермәләреннән, һәм шулай ук үзендә сакланган "Карагайлы каен урманда" китабыннан алып (Күбесендә еллары куелмаган!), сайлап, кайчандыр Т. Ченәкәйнең китабын да чыгарырга йөргән, архивында шактый шигырьләрен саклаган мөхтәрәм Әмирхан ага Еники төзеп китерде.
... Гөл бизәкле ефәк яулыгыңны Ак көенчә алма кулына Китер аны үзем манып бирим Кояшкайның алсу нурына.
Ак яулыкның төсе төрләнсен дә. Якты юлларыңа ал сипсен.
Сөенеп очкан шаян нурлар белән Ямьле йөзең янып ялт итсен. Ал яулыкны алып ак кулыңа Алтын тауларына менәрсең.
Гөлләр сөеп искән тау җиленә Сөенеч хәбәрләрне сөйләрсең. Алтынлы, нур сипкән яулыгыңны Төньякларга табан җилперсең. Ямьләр таңы белән сөенеч биреп. Еракларга сәлам илтерсең.
/9/9
Әрнеттең...
Ник килдең, кул бирдең, Елмайдың, ник көлдең? Дөньямны ут иттең, ярсыттың, ярсыттың...
Йөрәкне ник кистең? Кистең дә тоз сиптең Тиз килдең, тиз киттең, әрнеттең, әрнеттең...
/922
Көлде
К өлде... гөлләр түгелде,
Күк капусы күренде. Елмаюы яменнән Изге серләр беленде.
Таң яктысы сызылды.
Җан шатлыгы сизелде.
Иреннәре эчендә...
Ак энҗүләр тезелде.
Елаганнар юанды.
Караганнар куанды.
Күңелләрнең күгендә Кара төннәр югалды.
/923
Ташла тузган кылларыңны, Сынык сорнайларыңны, Калдыр иске җырларыңны, Ярык курайларыңны: Сыбызгыларны сызгыртма: Кубыз уйнар чак түгел. Түкмә күздән яшьләреңне: Җырлап елар чак түгел.
Ал кулыңа эскрипка, Китер ипкә кылларын. Уйна иркен ил көйләрен, Җырла шатлык җырларын. Иске җырлар, иске моңнар Җир астына күмелсен, Кылларыңнан дәртле моңнар, Яңа койләр түгелсен.
Әйдә башла бәйрәм ямен, Якты тормыш көйләрен. Әйдә макта җир җәннәтен Яшь йөрәкле чибәрен. Җырла иген кырларында Балкып кояш чыкканын, Җырла кояш нурларында Күгәрченнәр очканын.
Макта ялан күкләрендә Күкрәп яшен яшьнәвен, Алтын басу битләрендә Ялкын очкын чәчрәвен. Макта бакча күренешләрен, Макта эшнең өмәсен;
Аңлат асыл тормышларның Илгә тиздән киләсен.
Кылларыңнан чыккан моңнар Еракларда яңгырасын.
Зур диңгезләр, нур йолдызлар Җырларыңны аңласын. Кабынып янган ут йөрәкләр Дәртле-дәртле сикерсен. Алгы көннең сөенечләрен Күз алдына китерсен.
1928
Якын киләчәктә
I
И алтынлы кояшкайның ал нурлары. Таралсагыз йолдызларның илләренә,
Җәйләрдәге бәйрәмнәргә баралсагыз Безнең җирдән:
— Сәлам!
Диңгез гөлләренә.
Безнең тормыш тарихларын күрсәтерсез. Йолдызлардан йолдызларга сибелгәндә. Онытмагыз җирдәге нур уеннарын Сөенә-
Сөелә
Йөгергәндә, Сикергәндә.
Илләрендә җир хәленнән сорасалар:
Җир йөзендә җилләр уйнап исә. диегез,
Көннәр, төннәр.
Айлар, еллар килеп-китеп.
Озын заман үз иркендә кичә!
диегез:
Диңгезләре дулкынланып ага. диегез,
Йолдызлары ялкынланып яна, диегез:
Аякланып баскан яна тормышлары Канатланып.
Атылып алга бара, диегез.
Кара ефәк керфекләрен күккә сирпеп. Җир күзләре сезгә карап "табына" .. диегез.
Очып китәр.
Сезгә килеп җитәр өчен
Йөрәкләрдә дәртләр яшьнәп кабына, диегез.
11
Йолдызларда йөргәннән соң Еллардан соң.
Безнең якка әйләнсәгез бер-бер заман. Елкылдаган йолдызларның ал нурларын Күпләп-күпләп алып килегез җиргә табан Сез кайтуга, без ясарбыз ямь бәйрәмен. Күк серләрен күңелләргә китергәндә: Куанырбыз.
Тормыш тагы күңелләнер.
Йолдызлардай янар безнең фикерләр дә.
1928
Сизми
Матурлыкның үрнәге Асыл кызны күрдем мин. Шашкын иде күзләре, Эзләреннән йөрдем мин. Иң кирәкле, кыйммәтле Әйбер югалткан кебек, Бер йөгерә, бер атлый, Бер туктый, тапкан кебек. Бер карауда күзеңә Көлемсерәгән кебек. Бер карауда күңелгә Өметсезләнгән кебек, һәр егетнең йөрәген Ярып тикшергән сымак, Сиздермичә серләрен Карый керпек астыннан. Теләкләрен тилмереп, Читтән эзли дә эзли, Аңа кирәкле йөрәк Миндә икәнен сизми.
1937
Безнең җырлар
Сәйфи Кудашка
Безнең дуслыклар башланды Мәдрәсә партасыннан. Безнең чордаш каләмнәрнең Көчләре арта шуннан. Ак кәгазьнең битләренә Кызыл юллар сыздык без, Матур җырлар җырлый-җырлый Авыр юллар уздык без. Безнең күңелләр күнеккән Салкыннарга, януга, Җырларыбыз ярап бара Йөрәкләргә даруга. Без үлгәч тә җырларыбыз Чәчәкләнеп яшәрләр. Җыр кадерен белгәннәргә Җан ямьнәрен чәчәрләр.
1958. 1 апрель. Әндиҗав