Логотип Казан Утлары
Шигърият

УҖЫМ ИСЛӘРЕ, ЧЫК БӨРТЕКЛӘРЕ...

Нәҗип Мәдияр — егерме сигезенче елгылар буыныннан. Әйе, балачаклары сугыш вакытына туры килгән. буразнага ябышып үсмерчагын каршылаган, иген басуларын, икмәкне илаһи итеп күреп, аларга табынып үскән авыл малайларының берсе ул Шул балачак, шул чор кичерешләре гомер буе озата бара, кабатлана, җырга күчә кебек Шуңа да — гомер һәм хезмәт юлын Арча районының Кызыл Утар авылында колхозчы, аннан хисапчы булып башлаган, армия хезмәтен дә үтеп кайткан. Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, төрле район (Кызыл Юл, Арча. Балтач) газеталарында эшләгән. Лениногорскида телестудия корреспонденты булган, ә инде 1980 елдан Чаллыда — шәһәр мөхитендә яшәгән Нәҗип Гәрәй улы Мәдияров — әнә шул ятим-ярлы Балачак иленнән, уҗым кырларыннан, шигырендә исә — авылча гадилек-садәлектән. беркатлылык һәм крестьянча сабырлык белән үҗәтлектән аерылгысыз кебек
I960 елда дөнья күргән беренче китабының исеме дә — авылча. Сибгат Хәким мәктәбеннән икәне күренеп тора «Чык бөртекләре» Аннары — «Син генә уйларымда», «Уҗымнар уянганда» китаплары Шул ук кичерешләр, табигый лирика, күпне күргән крестьян фәлсәфәсе «Рәшәле офыкларым» (1979) исемлесе — калынрак, саллырак Балалар өчен китаплары да бар («Күбәләк» һб) Уннан артык китап Көлке-һөҗү шигырьләре, мәзәккә охшаш халыкчан бәләкәй хикәяләре дә басылып тора
Соңгы елларда язган шигырьләрендә уйланулар, сагыш-борчулар. дөнья гаме күбәя кебек Өлкәнәю билгесе Әйе. чык бөртекләредәй ялтырап алган — гомер һәм заман, дөнья турындагы уйлары Авыл язмышы, туган җир турында җитмеш яшьлек ирнең кичке моңнары Кичләр дә чыклы була шул: мөгаен, мәңгелек өмет, хыял көмешедер ул чык бөртекләре!
Рәдиф ГАТАШ.
Нәҗип Мәдияров
Яна учак
Болын тугаенда тон урнашты.
Әрәмәгә эңгер сарылды.
Сүнде кон, тик тонгә бер уч якты
Булып анда учак кабынды.
Коры-сары чыбык-чабык естәп.
Юан абыз. аны үрләтеп.
Яна учак, безнең сүнеп барган Өметләрне кабат дөрләтеп.
Барам баруын
Барам кырга, мине анда, Белмим, ниләр тарта соң? Беләм икән, бар ич аннан Шатлык җыеп кайтасым. Барам гомер юлы буйлап, Бар күп җирләр айкасым. Барам да... бер киткәч, анда Юк ич кире кайтасым...
1996
Ак хыялым идең, югыйсә
Тагын каенлыкка килдем, Уйда йөзгән көнем бит. Караңгы төнемдә дә син Ак хыялым идең бит. Югалдың, тормыш баткагы (Мин-минлегең өченме?) Суырып алды үзенә, Кызганмады һич сине. Инде төн. Керфекләремә Ник аклык эленми соң? ... Кара төндә ак каен да Ак булып күренми шул.
1995
Бодай җире
Ал-ак икмәк биргән кара туфрак, Гүя моңлы көннәр кичерә
Бу фикерне илһам дөрләгәндә Күптән-элек язган идем мин. Менә тагын, авылыма кайткач, Бодай үскән кырга килдем мин. Тамырлары биргән көч-нигьмәттән Башаклары төшкән иелеп. Акрын гына тирбәләләр алар. Җайга искән җилгә җигелеп... Бодай җире, нигъмәт диңгезенә Җаным әсир — күпме килсәм дә. Бер тапкыр да күңелем бизгәне юк, Мең тапкырлар аны күрсәм дә. Күз алдымнан китмәс бер чакта да Бу искиткеч гүзәл күренеш... Килгән идем монда шөбһәләнеп, Кайтам төяп таудай сөенеч.
1995
Явызлык тәэсире
Дошман сүзе үтсә
Арага,
Ал-ак хис тә хәтта
Карала.
1996
Аҗаганнар
Без танышкан төнне офыкта Уйный иде алтын аҗаган.
Күр әле син, гаҗәп, ул чагында Бер мәхәббәт икебезнең өчен Уртак булган, тигез яраган.
Еллар үткән. Күңелем савыккан Айрылышу биргән җәзадан.
Тик шулай да уртак сөю өчен, Күчеп кайчак яшьлек офыгыннан. Йөрәгемдә уйный аҗаган.
1976
Сызгырулар
Бала чак бит. Бик күп төрле Сыбызгылар сызгырттым.
Шул сызгыруларым белән "Җнл-давыллар ыжгырттым". Сызгыручы балаларга Йөрим хәзер кызыгып;
Их, гомерләр үтте шул. дип. Куям кайчак сызгырып.
Була вакыт
Була вакыт, уй һәм хыялларым Тормыш белән никтер ялганмый. Әкиятләрдән дөреслекне табам. Чынбарлыктан исә ялганны.
1997