Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе


“Татар теле, балакайлар, авыл урамын чыкканчы гына кирәк, шуннан сон анын бер генә
тиенгә дә кирәге калмый”. — дип әрнеп әйтәләр иде без бәләкәй чакларда.
Әлеге сүзләрне безнен әнкәйләр бөтенләй йөдәгәннән әйткәннәрдер, мөгаен Ләкин
бүген дә әле укымышлы дип саналган кайбер кешеләр авызыннан андый репликаларны
ишетергә була Шулай, Алматы шәһәрендә бик абруйлы кешеләр җыелган бер мәҗлестә
нәзакәтле генә бер ханым болай диде
— Татариядан читтә яшәгән татарга татар теленен тишекле бер тиенгә дә кирәге юк!.
Минем кызып китә торган гадәтне беләләр, шуңа күрә бераз кыздырып алмакчы
булдылар шикелле Мин кызмадым, туган телнен кирәклеге хакында фәлсәфә сатарга да
ашыкмадым, ә үзем дә сизмәстән жырлап җибәрдем
Кара итекләрем киеп. Дәртләнеп биер идем Күхтәренә генә
карап: “Яратам'" — дияр идем
— Шушы җыр нәрсә турында икән, милләттәшләр*’
— Гомере буе чабата үреп, көтү көткән татар хакында инде, — диде теге ханым
— Юк. мәхәббәтен белдерергә кыюлыгы җитмәгән егет турында булса кирәк.
— Минемчә, бу — шәһәрдә итек юнәтеп, авылга кунакка кайтырга җаен таба алмый
йөрегән егет зарлары
— Картаеп, җүне киткән картка кагылышлы бугай
— Алай гына түгел шул, җәмәгать! Аны Әфгансганнан гарипләнеп кайткан егет җырлаган
иде Татарнын дүрт кенә юллык җырлары — аларда халкыбызның үткәне, бүгенгесе, киләчәге
Менә шушы җырларны җырлар өчен, ә җырлый белмәсән. кеше җырлаганны аңлап тыңлар өчен
генә булса да, татар телен белү кирәктер дип уйлыйм' Мәҗлестә тынлык урнашты
“Татар теле кухня теленә әйләнмәсен иде", — дип борчылалар зыялыларыбыз Мин тел
белгече түгел, шуна күрә кухня теленен нәрсә икәнен бик анлап бетермим Шулай да үз
фикеремне әйтмәкче булам Мен шөкер дияр идек, әгәр ул —татар теле — кухня теле була алса!
Кухня теле — әдәби телнен тамырлары бугай Кухняда — әбиләр, әниләр, алар янында —
балалар. Сабыйлар туган телнен аһәнен кухняда ишетеп үсәргә тиеш Моннан мәхрүм
ителсәләр, алар матур итеп татарча сөйләшергә өйрәнә алмыйлар, телләренә чит тел акценты
килеп кушыла. Ләкин күп кухнялардан татар теле әллә кайчан куып чыгарылды инде, бу —
чынлап та фаҗигале нәрсә
"Казан утлары"нын яна санын кулга алдым, тышлыгына Кубрат хан хәзинәсе сурәте
төшерелгән, тиражы 14 000, ә “Кыйссаи Йосыф ' әсәре басылган номеры (1988, № 3) 66749 данә
булган Газета-журналлар саны артты, халык хәерчеләнде, дибез Шулайдыр да, бәлки Тик 7
миллион татар арасында әдәбиятыбызның флагманы булган “Казан угларьГна язылырлык йөз
генә мен “байлар" табылмас идемени’’ Табылыр иде (Әле бит анын хакы да кыйммәт түгел)
Әдәбиятны яратучылар беттеме'’ Юк. бетмәде Минемчә, татарча укый-яза белүчеләр саны
азайды һәм күзгә күренеп кими Әйткәнемчә, безгә — алтмышны узыл киткән кешеләргә — аз
гына булса да, татар теле эләгеп калды, ә соңрак туганнар русча укыдылар
Дөрес, Уфада татар гимназиясы ачтылар Ләкин 300 мен татар яшәгән шәһәргә бер
гимназияныи тәэсире әллә ни зур булмас кебек Телебезне һич югында кухняга кире кайтарасы
иде Чөкердәшеп чәй эчәр өчен генә булса да
Без авылда укыган вакытларда абруйлы гына укытучы апаларыбыз “Татар теле — бик
ярлы тел, аңа күп сүзләр фарсы, гарәп, төрек телләреннән үтеп кергән" — дип сөйлиләр иде
(шулай итеп бездә туган телгә мәхәббәт “тәрбияләгәннәр"дер инде) Бер телдән икенче телгә
сүхләр күчү — табигый хәл. монда уфтанырлык та. көенерлек тә эш юк Менә үзебсэнсн күз
алдында гына ла рус теленә күпме чит сүзләр килеп керде Тик .шарны дөрес әйтеп, урынлы
кулланырга кирәк Телевизордан “преиендент" ’ инниндент". "константировать" дип сөйли
башласалар. мин. икс кулым белән йөземне каплап, экранга карарга оялып утырам
Еллар үткәч, акны карадан аера белә башлагач, татар теленен бай һәм матур тел
икәнен аңладым Туган телебездә әдәби әсәрләр, фәннең, техниканың төрле тармакларына
кагылышлы хезмәтләр язарга, димәк, яшь буынга урта һәм югары белем бирергә мөмкин
Мине телебезнең байлыгы белән беррәтгән аның халык арасында һәм әдәбиятта
ифрат оста итеп кулланылышы сокландыра. Менә бер мисал:
Өстендәге күлмәгеңнең изүе тармы әллә?
Күкрәкләреңә сыймаслык хәсрәтең бармы әллә9
Шушы юлларның төп мәгънәсен иптәшләремә әйтеп бирмәкче булдым Барып
чыкмады. Сүзләрне эшләтүне башка телгә күчереп булмый шикелле Гомумән, татарның эчке
кичерешләрен рус сүзләре белән биреп бетереп булмый.
Татарлар нык таралып яши — бу аларнын фаҗигасе, дибез. Ихтимал фаҗигасе
түгел, ә бер үзенчәлегедер Минемчә, халкыбызның таралып яшәве анын үсешенә уңай
тәэсир ясамый калмады Безнең заманда, әйтик, Татарстанда яшәгән татар яшьләре өчен
Казан вузларына, разнарядка буенча МГУга керү, һичшиксез, ансатрак иде Ә руслар белән
көч сынашу татарларны ныграк чыныктыра иде Мин моны яхшы сиздем, чөнки югары
белемне туган яклардан ерак җирләрдә алырга туры килде.
Институтта 10-15 кенә бөртек татар егетләре укый идек. Ничектер, бик тиз дуслашып
киттек, аралашып яши башладык. Укуда алдан барабыз, колхозда батырып эшлибез,
җәмәгать эшләренә актив катнашабыз, үзешчән сәнгатьтә сынатмыйбыз Безнең шулай ипле
яшәвебезне шәйләми, сизми калмадылар, әлбәттә “Сез ничек барысына да өлгерәсез, һәр
эштә алдан барасыз?” — дип сораган кешеләр күп булды. Төрттергәннәре дә,
көнләшкәннәре дә, бәлки, сокланганнары да булгандыр алар арасында. “Без бит — татар
егетләре, безгә башкача мөмкин түгел”, — дип, көлеп, җавап бирә идек. Әйе. татарлык безне
берләштерә һәм көч бирә иде. Идел-Урал төбәгеннән ераграк киткән саен халкына булган
мәхәббәт арта, татарлык үзен ныграк сиздерә.
“Нәрсә соң ул татарлык?” — дип сорыйлар. Мин аны төгәл генә белмим, бәлки ул
илаһи сиземдер Ә тышкы чагылышына килгәндә, аны гади генә иттереп әйтә алам Мен
еллык тарихыбыз һәм мәдәниятебез, көмеш кыңгыраудай чынлап торган телебез бар.
Аларны безгә мирас итеп ата-бабаларыбыз калдырган. Менә шул мирасны өйрәнү, саклау,
аны тагын да үстерү һәрбер татарга фарыздыр
Татарны татар иткән күп санлы әхлак кануннары бар. Менә шулар арасыннан ин
кадерлеләрен сайлап алып. 15-20 генә пункттан торган әхлак кагыйдәләре төзисе иде. Ул
кагыйдәләрнең беренчесе болайрак яңгырарга тиеш “Туган телеңне белмәү — бик зур
әдәпсезлек. Балага матур милли исем бирү, туган телдә сөйләшергә ө йрәтү — ата-ананын
иң изге бурычларының берсе' "Бер генә татар баласы да ятимханәдә тәрбияләнергә тиеш
түгел, татар кешесенең, кул сузып, хәер сорашуы бөтен милләт өчен оят” Кагыйдәләрнең
азагындарак мондые да зарар итмәс: “Татарның катнаш никахларга кермә ве хәерлерәк”
Катнаш никахлардан туган балалар, башлыча, татарча тәрбия алмый Күпме
балаларыбыз казакъ, үзбәк, кыргыз, рус, яһүд, башкорт һ б. булып киттеләр Катнаш никахлар
әлләни нык та булмый, бик еш таркала. “Сөю, ярату, мәхәббәт дигән бөек тойгылар да бар
бит әле", — диярләр. Бар ул, бар. моңа күз йомып та, аны инкяр итеп тә булмый. Мәхәббәт
синнән-миннән сорап тормый: өермә булып күңелеңә килеп керә дә, бөтен тәнеңне,
җаныңны чорнап ала. Тик өермә булып килеп кергән мәхәббәт давыл булып чыгып та кача.
Давылдан соң нәрсә калганы билгеле инде .
Безнең халыкка итагатызелеккә, ихтирамлылыкка нигезләнгән, йомшак җылы
жилдәй мәхәббәт хас бугай. Шуның өчен халкыбыз матур йолалар тудырган: шулар
арасында — кызлар күзләү, таныштыру, кавыштыру, кодалаулар. Ничек тә яшьләргә үзенә
тин булырлык ярлар табарга ярдәм иткәннәр, юллар күрсәткәннәр..
Күп кешеләр сөю-сөелүнс үткән заманда сөйлиләр "Без бит бик яратышып
өйләнешкән идек ” Ә инде: "Без бит бер-беребезне яратып яшибез!” — дигәннәренен саны,
кызганычка каршы, азрак.
Минем хәтердә бер никах мәҗлесе сакланып калган — бүлмә ярыгыннан карап
торган идем Мулла бабай, догаларын укып бетергәч, татарча теләкләр тели башлады
“Мәхәббәтегез көннән-көн арта барсын, балалар”, — диде ул. Менә шундый мәхәббәт
кирәктер шикелле матур итеп тормыш көтәргә!..
Инде нәтиҗә ясыйк. Татар теленең киләчәге бөтен жир шарына таралган
татарларның үз кулында! Аны, татарлык идеясен алга сөреп, һәрбер гаиләгә, һәрбер кухняга
кайтарырга мөмкин. Бу эштә башлап йөрүчеләр һәр төбәкнең үзендә булырг а тиеш Казан,
нурларын сибеп, аларнын барасы юлларын яктыртып торырга тиеш!..
Сезгә ихтирам белән
Ү. ХӘЛИЛ
Уфа шәһәре.