Логотип Казан Утлары
Шигърият

МӘҢГЕЛЕКНЕҢ КАЙСЫ НОКТАСЫНДА’


Әллә безнең өчен оялудан Шәфәгың - ал йөзең дымлана. Без кунакка гына кнлгән идек. Тыйнак булалмадык. Җир-ана. Бирмәгәнне талап-йолкып алдык. Әллә шуңа яндың-көйдеңме? Чакырылган кебек әрсезләндек. Әллә чакырмаган идеңме? Җир йөзенә нигә килгәнлекне Аялаучылар әллә тумаган... Юкка гына Адәм-Хауабызны Алла Күктән Җиргә кумаган. Кичерүне, ярлыкауны соран. Күккә ялварсак та - чара юк. Күкләр тынган, очар канат сынган... Ычкындырмый Адәм-хауалык.
Берүзем җиде төн уртасында: Ай да мин.
Мәңгелекнең кайсы ноктасында.
Кайда мин?
Нигә шулай төнлә күк күкрәтеп Яшьнисең?
Яшим Күктән серле аваз көтеп. Дәшмисең.
Сорау белән карыйм күккә — салкын Тынлыкка.
Гаҗиз булып калам Мәңгелеккә
Юл юкка.
Яшәгәндә Җирдә җылы нокта —
Аң булып,
Аңлашасы килә синең белән,
Мәңгелек...
Үсмер каен
Яңа яфрак ярган яшь каен Барган чакта җәйгә юл алып, Җил ача да күлмәк итәген, Борылып карый кебек оялып...
Берәүләргә
Мин сездән көтмим мәрхәмәт, Әллә ниләр сөйләгез, — Әнкәемнең җан бүләге — Йөрәгемә тимәгез! Шатлыгыма — сөенмәгез, Хәсрәтемә — көймәгез, Үтенмим дә сорамыйм да, — Йөрәгемә тимәгез!
Озын гомер теләмәгез, “Тау-тау бәхет” өймәгез. Үз гомерем үземә җиткән, — Йөрәгемә тимәгез! Җырларымны җырламагыз, Шигыремне сөймәгез, — Үзегез үк яралаган Йөрәгемә тимәгез!
Канәгать булып үземнән Шатланып куям да мин, Уйламый әйткән сүземнән, Үземнән ояламын.
Әйтелгән сүз — атылган ук, Ычкынган җәясеннән.
Күңелдә Туфан җанлана, Сүземә бәя сыман.
Берәүләр — мыек астыннан Канәгать көлә генә — Үз угым килеп кадала Үземнең йөрәгемә.
Әни
Альфред Сәйдәшевкә
Мине дөньяга тудырып Бик яшьли киткән әни, Әтиемә мәхәббәтле Моң бүләк иткән әни. Үз балаңның “әни” диеп Дәшкәнен көткән әни, Әтиемне бик аз гына Бәхетле иткән әни. Наз көткән сабый йөрәкне Яндырып киткән әни, Әтиемнең төсен миңа Калдырып киткән әни...
Мин дә шул илдән...
Фирдәүсә Кәримовага
ӘЛЛӘ НИГӘ ЯКЫН булып киттең. Якташым да түгел син үзең. Мулла Иле дигән авылдан син... Мин дә шул Илдән бит, сеңелем. Нәселемдә изге нлаһ затлар, Шәҗәрәмнең очы — мулладан. Әлефне мин таяк дип тә белмим, Дога укыйм белмим, мин надан. Нәселемне минем таркатканнар, Иманлыдан гаеп тапканнар, Ә бабамны, мулла булган өчен, Урыс авылында атканнар. Бер туганым ята Фирганәдә. Икенчесе Самаркандында. Кемдер имансыз дип санаса да, Мулла каны ага җанымда...
Мин Шигырьдә... Ә син — мөгаллимә. Бу иманга озак кнленгән.
Күкрәгемдә бабам рухы тибә, Мин дә, сеңелем, Мулла Иленнән!..
Абыйларсыз калган юлларда
Нил абыйның еллыгын үткәргәч юл фаҗигасендә һәлак булган Фәиз Зөлкәрнәй үткән Казан Уфа ю чыннан аның туган ягына киттек
Фәиз үткән юллар. Нигә миңа
Үпкәләгән кебек карыйсыз, Ләис энем, сиңа килдем әле, Син дә, мин дә калдык абыйсыз.
Без дә юлда, без әлегә исән, Гомер уртасында калабыз. Фәиз кебек, без дә әкрен генә Туган җирдән китеп барабыз.
Юл буеның зәңгәр чәчәкләре, Нигә шулай боек карыйсыз? Ләис энем, без энеләр идек. Син дә, мин дә хәзер — абыйсыз.
Фәиз үткән юлдан үзәк өзеп Тимер ташкын уза тезелеп. Авыл белән кала арасында Без абыйсыз калдык өзелеп.
Үзебез дә сизми калдык, энем. Тормыш руле безнең кулларда. Барулары бик үк җиңел булмас Абыйларсыз калган юлларда.
Көтә булыр, бәлки, һәлакәт тә. Кайберәүләр кайтмый бер киткәч... Йөрәк барыбер хәтәр юлга тарта! Киттек, әйдә, Ләис энекәш!
Кичке урам нигә тып-тын?
Җырчы Фән Вәлиәхмәткә
Ишек алларына чыгып Гармуным уйныйм әле. Җырлап калган яшьлегемә Кайтырга уйлыйм әле.
Авылымда без яшь чакта һәр кеше җырчы иде...
Абзыегыз тирә-якта
Иң шәп гармунчы иде.
Кичке урам нигә тып-тын?
Җырлап-биеп чыгыгыз!
Ник йоклыйсыз, уянмыйсыз?
Кайтты ич гармунчыгыз!
Ниләр булды, күңелем тулды Очрашу шатлыгыннан.
Ничекләр итеп уятыйм Авылымны картлыгыннан?..
Хәйретдин Мөҗәй музеенда уйлану
Төрекмәндә шат балалар уйный... Күңелемә булды әллә ни: Ни аяныч, Мөҗәй шигырьләрен Тәрҗемәсез алар аңламый.
Туган җире, туган теле өчен Тере килеш утта янганнар Рәсемнәрдән балаларга карап, Әрнеп, тирән уйга калганнар.
Җаннарыңа ничек үтеп керим, Моңнан язган авыл баласы?.. Туган телле, шигъри Төрекмәнне йоткан Октябрьнең калае ы •...
Сәлам сезгә, нәни кызлар, каз көтүчеләр. Киләчәктә сөйгәненнән наз көтүчеләр!
Кем булырсыз сез, малайлар, яз көтүчеләр.
Булырсызмы гүзәл җирне саз итүчеләр?
Кем булырлар нәни кызлар, каз көтүчеләр?
Булырсызмы ирегезне таз итүчеләр?
Кем булырсыз сез, малайлар, яз көтүчеләр?
Булырсызмы күп бәхетне аз итүчеләр?
Өметләнеп карыйм сезгә, наз көтүчеләр.
Булырсызмы күңелләрне яз итүчеләр?
'Төрекмән — герой шагыйрь Хәйретдин Мөҗәйнең туган авылы хәзер шәһәргә — Октябрьскига кушылган
Туфлиләрне ташлап ташлы юлга, Изүләрне ачып, Чабыйк әле чыклы үләннәрдән Яшь колындай шашып.
Әнкәй күзләре күк чәчәкләрдән Тамчы тамып калсын, Уттай кызган кайнар табаннарда Чыклар янып калсын.
Үз әнкәсен эзләп болын буйлап Чапкан колын кебек, Арып егылсак та җанга бераз Рәхәт булыр кебек...
Калыйм...
Күзләрем күргән чагымда күреп калыйм, Аяклар йөргән чагында йөреп калыйм. Колакларым ишеткәндә тыңлап калыйм, Йөрәгемдә моң барында җырлап калыйм, Гармунда йә кылда калыйм, Бер җырым белән булса да, Анда түгел, монда калыйм...
1996