Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЛӘМ ЯЗА, КӘГАЗЬ ТҮЗӘ...


Куен дәфтәренә язылган йөрәк тибеше
һәр язучының куен дәфтәре бар. Мин, гадәттә, кесәмә куен дәфтәре тыгып йөрим Башка килгән фикерләрне хәтергә салып, өйгә кайткач "амбар кенәгәсенә" язып куям Ашханәдә утырганда кәгазь тастымалга. поездда барганда гәзит битенә, хәтта трамвай билетына да язылган фикерләр байтак җыелган Боларның бөтенесен дә барлап карагач, ике йөз битлек бер намә пәйда булды Кулыма каләм алганнан бирле /1963 елда) теркәлгән бу язмалар бәлки яңалык та алып килмәс, бәлки инде алар бүген фикер куәтләрен югалтканнардыр да, әмма мин аларны барыбер бастырырга уйладым, чөнки бу язмалар минем эчке халәтемнең шаһитлары, йөрәк тибешемнең кардиограммасы, иҗат юлымның бер сукмагы Алар үзенә күрә бер көндәлек; көндәлек исә язучының талант микъдарын билгели торган калып-бизмән
Автор
* Үзеңне сөймәгән хатын белән яшәгәнче, үзең сөймәгән хатын белән яшәү мен өлеш артык.
* Байлар-байлар бал эчми — виски эчә. Урта байлар сыра эчми — “Посольский” эчә. Ярлы мескен ярга ятып су эчәр иде дә, инеш пычрак: өстә - дуңгыз абзары.
* “Секс” сүзе бөтен дөнья телләренә төрки теленнән кергән.
* Кими барган саен ирләрнең гайрәте, ачыла бара хатыннарның гаурәте.
* Кеше ләззәттән ләззәт өчен туа, ләкин ул ләззәт бүтән кешенен рәнжеше хисабына булырга тиеш түгел.
* Ямьсезлегемне күрмә, күнелсмне күр
* Чиксезлек — ул Мәхәббәт белән Азатлык.
* Затлы күлмәк киясе килгән хатын-кыз затсыз күлмәген сала белергә тиеш.
* Язып ятканчы, ятып язу хәерлерәк.
* Ир-жегетләр уймак эзли, хатын-кызлар тукмак эзли.
* Ул эчкәнгә өйләнә алмый. Өйләнә алмаганга эчә.
* Соңгы мәхәббәт кенә мәхәббәт.
* Оялган булып кылану — үзе оятсызлык
* Мажарасы булмады, әмма морҗасы белән марҗасы бар иде.
* Җыларга яшь калмагач, татарлар гел елмаеп үлә.
* Татар бар җирдә хәтәр юк, хәтәр бар җирдә татар бар.
* Түбәсе биекнең хәзер өйрәсе сыек түгел.
* Кунак хужанын ишәгеме, әллә ишәк кунакның хуҗасымы, әллә икесе дә ишәкме9
* Үз акылы булмагач, ул кеше акылы белән яшәде һәм начар яшәмәде.
* — Мин бөкрем чыкканчы эшләп, пенсия алам, — дигән бер өркәчле дөя.
— Мина икеләтә пенсия кирәк, чөнки минем бөкрем икәү, — дигән ике өркәчлесе.
* Гомер буе буш сүз сөйләгәнгә күрә докладчыларның кесәләре буш булмады.
* Күзгә төтен җибәрүчеләрнең акчалары да, бакчалары да янмады.
* Тизәктән — көрәк, көрәктән түрә булдылар.
* Ут кабызгач кына караңгыда утырганыбызны аңладык.
* Язучы буласың килсә, телең өстендә эшлә.
* Татар булсаң, татар бул, дошманыңны ватар бул.
* Татантларны печәләр, уртакулларны су сибеп үстерәләр.
* Ин ямьсез, җирәнгеч саналган бакадан ла чиста җан иясе юк, шуна күрә, баканы сөткә салып тоталар.
* Хәзер балыгы да, халыгы да вакланды.
* Жидс ел янган Тукайның яктылыгы җитмеш ел балкый инде.
* Комганның ни икәнен белмәгән бер галим гүзәл сәнгать темасына докторлык диссертациясе яклады
* Хисе каткан бәндәнең күңелен йомшартырмын, сыек буынын катырырмын, димә.
* Ике йөзле булуга караганда, беркатлы булу яхшырак.
* Бу өлкәдә үзеңнсн талантсыз икәнеңне аңлау - үзе талант
* Спорт сәламәтлек нигезе булса, чемпионнар озак яшәр иде.
* Яшәү дә яхшы, тормыш та әйбәт, дигән дә Маяковский атылып үлгән.
* Сөйләү сәләте бирелгән, язу сәләте бирелмәгән
* Ул карар кабул итәргә карар кылганчы, кызыл кар яуды
* Кош-корт, җәнлек яратам дип, аларны читлектә тоту — үзе рәхимсезлек.
* Яхшы эт өстерсәң генә талый, татар өстермәсән дә бер-берсен талый.
‘ Куркыныч һәр көн янап торса, куркытмый башлый
* Кабинетлар кешеләрне берәм-берәм йоталар да, чәйнәп кире төкерәләр.
* Казан — асылда урыс шәһәре. Шушы урыс шәһәрендә яшәргә татарга да рөхсәт ителгән.
* Бәндәләрнең кайгылары зур, шатлыклары кечкенә.
* Өендә пычак кайрый белмәгән ир пычагымамыни ул.
* Әйбер бәяләре арткан саен, кешенен бәясе кими бара.
* Өч елда башкарып чыгарлык нәрсәне, бишьеллык план төзеп, дүрт сл эчендә үтәп, дөнья шаулатырга тырышу — социализмның чире.
* Чиратта туган — чиратта үләр.
* Олы урында утырганнарның дуслары булмый, куштаннары гына була.
* Татар-башкорт халкы — ул бер бөркет Бөркетнең бер канаты татар, икенчесе - башкорт. Бер канаты каерылса, бөркет һәлак булачак.
* Анын гәүдәсе зур, акылы гәүдәсенә кире пропорциональ зурлыкта иде
* “Хуплау" белән “хурлау” сүзләре арасында аерма юк диярлек.
* Әйтер фикере булмаганга озын-озак сойли
* Талантсыз кеше көнчел булса - бер бәла; талантлы кеше көнчсл-хөсстлс булса, милләткә афәт килер
* Классик әсәрләр яза алмасынмы аңлагач, син классиклар турында яза башла
* Җирнең чуаны - вулкан.
* Татарның әдәбияты шулкадәр бай ки, хәтта бу байлык череп юкка чыга бара
* Илһам - татарның җаны, күңел көзгесе. Илһам татарның ин шатлыклы жырын да каш җыерып, ачу катыш сагыш илә җырлый
* Тукай - ул кайнар куык эченә килеп эләккән күбәләк.
* Башы яхшы эшләгәннең эшләпәсе яхшы була.
* Тилеләр күбәйгән саен, алар күзгә ташланмый, тилелек гадәт хәлгә әверелә.
* Тешссзнсң теше коелмас
* Әдәби каһарманның холкын билгеләргә кирәк Каһарман үз холкы белән яши башласын Син аның артыннан күзәтеп, язып кына бар.
* Фин кешесе иртән уянгач та, дога укыганчы, түшәмгә карап: бүген кемгә яхшылык эшлим икән, дип уйлана башлый. Русия кешесе бүген кемгә этлек кылыйм икән, дип тора.
* Русиядә сыйфатлы итеп бер генә нәрсәне эшли алалар: вак милләтләрне сыту, имгәтүне.
* Бер чыпчык кешеләр өстенә тәрәт итүдән тәм таба икән, яна кием кигән кешегә эләккән көнне ул аеруча бәхетле була, ди
* Казан сөйли. Мәскәү вакыты белән
* “Татар игосы" дигән нәрсә юк ул, булмаган Урыс өчен татар иген игә Татар сыртын хәзер урыс үзе игәүли. Менә монысы иго инде
* Башсыз, әмма кондыз бүрек киеп йөри.
* Күп белгән кеше генә оста ялганлый ала.
* Күрер күзгә күркәм генә кебек күренәсең.
* Кешеләргә зыян салмыйча яшәү — бәхет.
Буш эш
Тырышкан табар, ташка кадак кагар, дигән мәкальне бюрократ диварына кадак кагарга маташучыга карата кулланып булмый. Үзем “Дөмексен бюрократлар!” дигән язуны бюрократ диварына кадакламакчы идем, чүкеч белән бармагыма суктым, кадак бөкерәйде.
Элек
Татар шапшак халыкларны чисталыкка өйрәтте. Татар наданнарга белем өләште. Татар үз байлыгын дөньяга таратты. Татар денсезләргә иман бирде. Аек татар гасырлар буе аек була килде
Хәзер
Кем ул шапшак? Татар. Кем ул надан9 Татар. Кем ул хәерче9 Татар. Кем ул денсез? Татар. Кем ул исерек? Татар. Айнымас татар.
Иҗат
Бүген төнлә мина Илһам килде. Мин кабалана-кабалана яза башладым.
— Тукгале, куй каләмеңне, — диде Илһам. — Сөйләшеп кенә утырыйк Чыннан да, нигә кирәк бу язулар? Нигә кирәк кәгазь әрәм итү?
Төне буе без Илһам белән сөйләшеп чыктык. Дөресрәге, ул сөйләде, мин тыңладым:
- Беләсеңме, дустым, - диде Илһам. — Минем исемем Иляһ тамырыннан яралган. Мин кешеләргә иляһи рух әрәм, шагыйрь ясыйм, жырчы итәм. Ләкин кайчак киресенчә килеп чыга Тиешлегә мин баралмыймын Барсам, керә алмыймын. Кайсысының хатыны кертми, кертсә куалап чыгара. Лаек түгелләргә керергә туры килә. Аяныч!
Илһам китте. Ялгыз калгач, уйладым, ә бит Илһам үзе бик бәхетсез. Ул миңа кабат килмәде. Ул килмәсә дә мин язарга тотындым.
Күк капусы ачылгач
Сабый чакта кичке шәфәкъ сүнгәндә мин күкне урталай бүлеп, матур бер серле яктылык узганын күрдем. Ул вакытта реактивлар, ясалма иярченнәр юк иде әле, бу — 1950 ел. Йөгереп әбием Мәгъсүмә карчык янына кайттым, ул лапаста сыер сава иде.
— Күк капусы ачылганын күргәнсең, улым, - диде әби. — Изге теләкләр телә. Теләкләрең кабул булыр, иншалла.
Мин төне буе теләкләр теләдем:
— Сәпитем булсын иде, аннары миңа матай кирәк. Аннары машинам булсын иде, күп прәнник, камфитым булсын иде.
Чыннан да сораганнарымнын барысы да миңа килде. Ә нигә мин күктән татар халкына сәгадәтле тормыш сорамадым икән9
Тукай
Тукай — ул шәм! Шәмнең яктылыгы үзеннән ерак араны яхшырак яктырта.
Тукайдан ераклашкан саен анын бөеклеге арта барачак. (Бу мәүзугь 1986 елда Сират күпере" дигән драмага әверелде).
Халык мәкале
Дөньяда кеше башы ашый торган бер генә халык бар: татарлар, дигәч, кан кардәшем мина бик нык ачуланыр, нигә татар халкын хурлыйсын, дияр
Мин нишли алам сон?
- Татар башын татар ашар' - диеп татар халкы үзе әйткән
Такташ
Сау-таза Такташ кинәт кенә үлеп китә. Бу очраклы хәлме9 Даһинын күнеле кара язмыш киләчәген сизенгән "Бик күнелсез калыр мин үлгәч" дигән Такташ тагын җиде ел яшәсә, 1937 ел килеп җиткән булыр иде, шагыйрьнең горур-саф шәхесе түзмәс иде, гаделсезлеккә каршы гыйсъян итеп. Такташ үзен үзе үтергән булыр иде Яки аны атарлар иде
Такташ ике үлемле шәхес. 1923 елда "Такташ үлде”, 1931 елда икенче тапкыр агулап үтерделәр.
Тукай
Тукай - ул упкынга таба баручы татар халкын күкрәгенә алып, үзе изелсә дә, милләтен коткарган шәхес.
Альтернатива
Эссе көнне мин тау чишмәсенә ятып су эчкәндә Хозыр Ильясны очраттым. Чишмә суына мин күлмәгемнән бер жсп алып салдым да.
— Изге Чишмә, син мәңге корыма. Адәмнәрне мәнге суыннан мәхрүм итмә’ — дигәндә Хозыр Ильяс пәйда булды да әйтте:
— Миһербанлы адәм син! - диде Теләген ни9
— Мин язучы! - дидем. - Халкымнын олы әдибе була алсам иде Икенче теләгем - бай тормыш кичерсәм иде
— Мин бер генә теләгеңне үти алам! - диде Хозыр - Сайла' Олы язучы буласыңмы? Әллә байыйсынмы9
Һавалы хатыннарга киңәш
Күп гүзәлләр шаһзадәләрне өмет итеп, көтүчегә хатын була. Нигә инде үзеңне баштук мал караучыга чыгарга әзерләмәскә! Ә!
Татар
Гомер буе сагыз чәйнәгән татар халкына, революция булгач әйттеләр.
— Сагыз чәйнәү әдәпсезлек, культурасызлык! - диделәр
Татар халкы культуралы булырга теләп, сагызын төкереп ташлады Берзаманны Америка, Ауропа. Советлар иле - бөтен дөнья сагыз чәйни башлады Татар бичара ялына-ялына тулардан сатып алып, тагын сагыз чәйнәргә тотынды
Репрессия
Яхшы ниятле кешеләрне зинданнарга яба башлагач, төшенчәләр, әхлак кануннары үзгәрә, кешеләр үзгәрә Мәкер, кансыхтык. үчлеклелек Яхшылык чапаны бөркәнә Кабахәтләр дөньяны кулга ала Күнелләре һәйбәт булганнар да. төрмәгә эләкмәс өчен йә сатыла, йә дәшмәс куркакка әверелә Илне шом баса
Буш өмет
Биш йөз ел буена Америка кыйтгасындагы жирле халыклар шулкадәр күп кырылды, изелде, мәсхәрә кылынды, аларны таладылар, көчләделәр, сәбәпсезгә миллионлап суйдылар, китапларын яндырып, һәйкәлләрен җимерделәр.
Нүжәли инде Гаделлек килмәс, шул газаплар өчен ул халыкларга хокук бирелмәс?!
Талант
Ир хатыны булып тору өчен гаять олы талант иясе булыш кирәк Балалар анасы булыр өчен дә зур талант кирәк.
Хатын була белү, ана була белү таланты хатыннарда бетте Шуңа күрә, хәзер гаиләләр черек, таркау. Аерылышулар бихисап. Балалар ата-анага нәфрәт илә бага. Ун гаиләнең җидесе таркала икән, бу халыкның киләчәге юк.
Кем гаепле?
Сталин вакытында кырылган, куылган татарлар әле дә булса ватаннарына кайта алмый. Ярый, Сталин гаепле дидек. Сталин үлгәнгә дә кырыгынчы ел китте. Татарлар әле һаман эт типкесендә. Димәк, бер Сталин гына гаепле түгел. Алайса, кем сон гаепле?
Әнкәй
Әнкәйләргә хәзер рәт бетте. Алар хәзер шәһәрдә дә, авылда да артык шикелле Балага да артык, киленгә дә артык, кияүгә дә артык Байтак кына әнкәйләр, карардай балалары булса да, картлар йортында яши
Шуна күрәдер дә, хәзер әнкәй турында жырлар күбәйде, әсәрләр дә гел аналар турында гына языла башлады кебек.
Димәк, җәмгыятьтә анаҗанлылык кытлыгы!
Йотылу
Бөтен милләтчеләрнең дә хатыны марҗа. Ләкин бөтен марҗаларның да ире милләтче, дигән сүз түгел.
Сатирикның язмышы
Язган сүз — аткан ук. Үзенә килә дә кадала.
Киек каз юлы
Кыр казлары хәзер бары тик җырларда гына каңгылдаша.
Зират җиләге
Урман җиләгенә караганда зиратта, ата-баба кабере өстендә үскән җиләк матуррак та, баллырак та була. Ни өчендер зират җиләген ашарга кушмыйлар.
Әдәбият турында
Югары белемле авыл кешесе, колхозның баш инженеры әйтә моны:
— Мин әдәбиятны, китапны сөймим! Анда ялган, шуна күрә, мин бер китап га укымаячакмын! — ди.
Икенче бер авылда бригадир нәкъ шул фикердә тора. Алар моны яшереп, кыенсынып әйтми, хәтта горурланып сөйлиләр бу турыда.
Баш инженер дәвам итә:
— Бер тиенгә кирәге юк ул композиторларның, художникларның, театрдан
башкасы. Әле театрны карап була Китапны укып булмый. Чын әдәбият юк бит ул татарда! - ди.
— Кунак ашы кара-каршы, - ди язучы. - Безнен дә бит чын сет эчкән юк. Чын ит ашаган юк. Сет ясалма, итне дә айга бер генә ашыйбыз.
— Без авылда чын сет, чын ит җитештерәбез Калганы безнен эш түгел Тик мин барыбер сезнен ясалма әдәбиятыгызны укымыйм.
Имәнгечлек
Берәү зәмһәрир суыкта, машиналары ватылгач, катып үлмәс өчен балаларны, хатын-кызларны коткарыр өчен, учак кабызырга кәгазь табалмагач, партбилетын тураклап учак тергезә Ягардай бөтен нәрсәләрне ягып бетергәч, бо.тарны эзләп табалар. Шәһәргә кайткач, котылып калганнар арасыннан берәү партбилет турысында өскә яза. Моны партиядән чыгаралар, эштән куалар, төрмәгә ябалар
Комикның фаҗигасы
Бөек комик актерны карап, халык чиксез ләззәт алды. Театр киемнәрен салып, актер ялгыз гына буш урамнан атлый Ул бөкрәйгән, ара-тирә авыр итеп сулый, көрсенә. Ни турында уйлый ул? Аның хезмәт хакы азмы9 Фатирымы юк9 Хатынымы аны: җүнле һөнәр дә табалмадын, дип битәрли9 Кем белә9
Ерак киләчәк кешесе
Вакытлар узу белән кеше бик нык үзгәрәчәк. Кешенең күп вакыты йокы белән ашауга китә. Йокысыз яшәү өчен дару уйлап табачаклар, бер тамчы белән айлар буе тора алырлык матдә чыгачак Бүгенге кебек бугаз тутырып ашау булмаячак, чикләвек хәтле бер дару йотар да кеше озак вакытка тук булачак, бу дару тулысы белән тәнгә сеңәчәк, бары тик тир белән генә калдыклары тышка чыгачак. Эчәкләрнең кирәге калмаячак. Алар сукыр эчәк кебек артык бер үсенте булып кына калачак. Кеше фәрештәдәй чиста-тәмиз булып сафлыкка ирешәчәк
Тез буыны
Талант белән бергә кешегә тез буыны бирелә. Кайберәүләрнең таланты шулкадәр олы, авыр була ки, тез буыны ул авырлыкны тотып тора алмый башлый һәм кеше үз таланты астында сыгылып үлә.
Эгоизм
Кеше үз кәефе өчен генә башкасына яхшылык кыла. Кешегә кеше үз кәефе өчен генә яманлык кыла. Икесенең нигезендә дә эгоизм ята Ләкин яманлык кылып ләззәт алуга караганда, яхшылык кылып рәхәтләнү мең тапкыр артык.
Авылның киләчәге
Безнең авылда палас-келәм тукучы калмады Ат асраучы юк. Казылык эшләүче, кымыз ясаучы юк. Тире иләүчеләр үлеп бетте Тимерчеләр күптән вафат Курайчылар, кубызчылар, тальян ясаучылар калмады
Кеше мәхлүк бер ярымисерек җан иясе булып калыр. Бөтен халыкны дебильләштерү актив рәвештә киң колач алган
Исем
1953 елда мин су буендагы тупыл кәүсәсенә менеп, пәке белән үз исемемне уйган идем 1983 елда мин су буена төшеп, тупылга менеп үз исемемне карарга уйладым Тупыл урынында упкын иде Яр ишелгән, тупыл ауган, аны язгы ташу алып киткән булып чыкты.
Матурлык
Әгәр дә матурлык бөтен кешедә дә булса, ул матурлык булудан туктар иде Матурлык үз төшенчәсен, мәгънәсен югалтыр иде. Әгәр дә матурлык аерым кешеләргә генә бирелсә, ул алтын-мал кебек товарга әйләнә. Алтын-мал-товар өчен көчлиләр, талыйлар, үтерәләр, көнләшәләр. Матурлык җинаятьләр чыганагына әверелә. Димәк, матур булу үзе җинаять!
Тукай
Тозсыз аш пешерә алмаган кебек, Тукай безгә көн саен кирәк. Тукайдан башка безгә тормыш юк. Булса да ул ямьсез булыр иде. Тукай һәр әдипнен, һәр сәнгатьченең күзәнәгендә булырга тиеш. Иҗатында Тукай булмаса, син аягурә үләргә мәхкум
Үлем түшәгендә
Мин хаста. Авыр хәлдә ятам. Бабам кулы белән түшәлгән түшәмгә карыйм Ботак урыннары миңа җанлы сурәт булып күренә. Әнә, теге кызгылт ботак нәкъ Христос иңде. Ул чукындырырга әзерләгән бармакларын миңа төзәгән. Әнә, теге ботактан аждаһа карап тора. Күпме генә эзләсәм дә, күпме генә охшатырга тырышсам да, мин Хозыр Ильясны табалмадым.
Аралык
АВЫЛ белән шәһәр арасында. Ана белән ата арасында Урыс белән татар арасында. Яшәү белән үлем арасында.
Микулай патшага мәдхия
Ни өчен Николай патша Гогольнең “Ревизор’ына кул чапкан, алкышлаган, “Браво” әйткән? дигән сорауга ничә еллар иңде җавап эзлиләр. Янәсе, “Ревизор’’ бит сатирик әсәр, патша системасыннан көлә, диләр. Җавап бик гади. "Ревизор’ — ул Микулай патшага мәдхия, аны үтереп мактауга корылган әсәр. Пьеса азагында гадел ревизор, Петербургтан Николай патша җибәргән чиновник килә Бусы ялган ревизор түгел, Николай кешесе, бусы ришвәтче түгел, бусы әхлаксыз түгел, бусы — Гаделлекнең үзе. Николайның үзе! Җәзадан берәү дә котыла алмаячак. Шуңа күрә, городничийнын ияге асылынып кала Башкалар тораташ була. Гогольне Себергә алып китәргә тиешле карета эшсез кала. Гогольгә дан килә.
Татарның деградациясе
Чибәр татар җегетен марҗа ала. Чибәр татар кызын урыс ала. Үзбәк, казакъ, гөрҗә, әрмән дә татарның чибәр кызларын хатын итә. Татар халкы ямьсезләнүгә дучар.
Хакыйкать
Язучылар миңа:
— Син яхшы актер! — диләр, янәсе, мин начар язучы.
Артист дуслар миңа:
— Син шәп язучы! - диләр, янәсе, мин начар артист.
Артистлар арасында артист, язучылар арасында язучы икәнемне кем әйтер9
Христианнар
— Минем белән килешмәгән кешене алып килегез дә таш белән бәреп үтерегез! - ди Христос.
Бүгенге көндә дә христианнар башка диндәгеләрне кыйнап, изеп баралар түгелме?
Цивилизация
Көньяк Америка урманнарында бер пләмә тапканнар. Аче-гуаяк исемле бу кечкенә халык өстснә кием кими, шәп-шәрә йөри икән. Баласы-чагасы, атасы- анасы, жегете-кызы ялангач яши, ди. Ләкин алар арасында бернинди женси артыклык, ярамаганча кылану юк икән. Боларны кызганып, шәһәргә алып кайталар, киендерәләр, урамга ялангач чытудан тыялар Бу пләмә жегетләре кызларны ирексезләп чишендерә башлаганнар.
Ни очен күзгә күренми?
— Алла бар, дисең, ә нигә ул күренми соң?
— Кул чәбәкләгән һәр кеше алдына йөгереп чыгарга Алла бит ул эстрада артисты түгел!
Сәләт
Әйбер ни өчен туза? Әйберләр һәрдаим җылылык, нур чәчә. Шуңа күрә, алар күренә. Җылылыкны сибеп бетергәч, нуры төкәнгәч, әйбер туза, юкка чыга, күренми башлый.
Үзеннән җылы бирмәгән, нур чәчмәгән әйбер күренми, тузмый, озын гомерле була.
Ашчыга
Аш пешерүче ашны пешерергә түгел, ашны иҗат итәргә тиеш Аш шунда гына тәмле, ләззәтле була.
Курай
Апполинерның сүзләрен татарчалатып әйткәндә минем камыш кураем бар, мин шул курайны бернинди алтын таякларга да алмаштырмас идем*
Дипломатия
Сыгылмалы камышлар, таллар, нечкә агачлар каты давылда да сынмыйча исән кала. Юан, каты агачлар шартлап сына.
Бәлки кешегә дә үзен саклап калу өчен шулай сыгылмалы булырга кирәктер’’
Ике ут арасы
Без — татар язучылары, бигрәк тә тел чисталыгын артык кайгыртучылар - әсәрләребездә читтән кергән сүзләрне кулланмыйбыз, безнең каһарманнар саф татар телендә сөйләшә Тормышта нәкъ киресе, хәтта язучыларның күбесе корама телдә, чит сүзләр белән чуарланган шапшак телдә сөйләшә ы слушай, тәк скәзәт, мижду пручим кебек сүзләр кайнап тора телебездә
— Тормышчан язарга кирәк! дип кычкыралар Әгәр дә без тормышчан язсак безнең әсәрләр гел кабахәт күренешләрдән генә торыр иде, шәхесләребез исә шапшак телле булыр иде
Наданлык
Иске йортны сүткәндә чормадагы гарәп хәрефе белән язылган иске китаплар арасыннан бер бит очып китте Жәйгс челлә өермәсе аны бөтереп әллә кайдагы бер авылга коммунист, парторг Абдулхайлиннын ишегалдына ташлап китте.
— һай, бу иске дин китабы каян килеп чыккан! — дип парторг аны йомарлап бәдрәфкә кереп китте.
Бу Лениннын “Нәрсә эшләргә?” әсәренең бер бите иде.
Син кайсысы?
Үз вакытында кызлар коча алмаган, хәмер эчеп, гүләйт итәргә шүрләгән кеше картайгач, яшьләрне талый.
Үз вакытында кызлар кочып, көчләп, эчеп йөргән кеше, хәле калмагач, яшьләрне сүгә башлый.
Үз вакытында мут та булган, шук та булган кайберәүләр картаймыш көннәрендә дә шаян, йор булып яшьләргә миһербанлы булып кала беләләр
Син кайсысына керәсең?
Трамвайда
Бүгенге татарның сөйләм теле шул кадәр пычранган, чуарланган, гарипләнгән корама бер телдер. Тыңлавы чирканыч. Колак рәнжи. Урыслардан оят.
Авыл белән шәһәр
— Авыл белән шәһәр арасындагы аерманы бетерәбез! - дидек тә шәһәр халкына атнасына ике көн ял бирдек. Авыл кешесенә ике сәгать тә ял калмады. Шәһәр халкын жәйнен ин матур айларында июнь-июль-августта көньякка, дингезгә җибәрәбез Авыл кешесенә ал юк, ял юк, түләү дә юк. Йомыш белән шәһәргә килгән шул авыл кешесен әле: деревня, диеп сүгәбез.
Цивилизация
Урыс шовинистлары вак халыкларны аракыга батырып деградацияләде. 400 ел урыс кылычы астында яшәсә дә аракы эчмәгән татар да сәрхуш булды. Утыз ел моннан элек татар авылларында бер-ике эчкече була торган иде, алары да базар көнне генә эчә иде. Хәзер көненә бер литр эчмәгән сәрхушләр сирәк, хәтта татар хатыннары да эчә, сәрхуш татар хатыннары елдан-ел арта бара.
— Культуралы булганбыз, аракы эчеп, чучка ите җыябыз!
Нәрсә ул эмансипация?
Иманы сибелеп калган оятсыз хатыннарның дөньяга баш булуы, ачык секснын чәчәк атуы, эмансипация дип атала.
Телләр язмышы
Латин теле баеган-баеган да шартлаган, үзе үлгән, кыйпылчыклары Ауропа телләрен хасил иткән.
Гарәп теле баеган-баеган да шартлаган. Төрки тел баеган-баеган да шартлаган, хәзер үлем алдында тора.
Хәзер ин бай телләр: инглиз, урыс телләре.
Алар кайчан шартлар икән?
Шәрык
һиндстан. Кытай, Япуния - ин серле илләр. Киләчәкне шул илләр генә беләдер сыман.
Бардан юк булу
Туу - коллык - хәерчелек - сәрхушлек - акылдан язу - үзен үзе үтерү - азатлык юклык — теге дөньяга күчү
Мат
Не забуду мать родную!" дип тәненә энә белән чокып яздырган кешеләрнең авызы тулы мат.
Биеклеккә омтылу
Биек йортлар төземәгез. Җирдән ераклашкан саен кеше мәрхәмәтсезләнә барачак. Таш гасырда мәгарәдә, жир куышларында яшәгән адәмнәр мен мәртәбә миһербанлы булганнар. Чөнки алар җиргә якын торган.
Белемле язучы
Бер язучынын белмәгән нәрсәсе юк. Ләкин ул үзенен талантсыз икәнен генә белми иде.
Сәнгать — сәнгать өчен
дип саф сәнгать баскычына басып карасак, шигырьдә Тукай, Такташ, Дәрдмәнд, Рәми, Туфан кала, ә калганнарын кая куябыз9
И
“И” — боерык фигыль. Башыңны и! Агачны и!
"И" — исем. Яхшылык, игелек, миһербан мәгънәләрен үз эченә ала. “Игә китерү" тәгъбирендәге “игә" сүзенең тамыры “и". “Игәү" сүзенең мәгънәсе, яхшыртучы, игәүләүче, үткенләүче мәгънәләрен эченә ала “И-гелекле бала", “и-гә китерү", “и-ген" игү", азык үстерү. “И-и башлады", малның йоны и-и башлау ул яңару, яз көне малның тернәкләнүе, яхшыруын белгертә. “Ия" булу, баш була. "Иеме9” Ие!" Яхшымы, яхшы мәгънәсендә 'И-им, ем, жим" ашау, ризык. “Ими, имү" — ашау, тукталу. “Им-том", имләп кешене терелтү “И- әшәү“(яшәү), и-ылылык (җылылык. и-ан) жан-тереклек. яхшылык.
“И” авазыннан башланган бөтен төрки сүзләрнең тамырында “и" яхшылык, иминлек мәгънәсе ята булыр.
Күгәрчен
Ин файдасыз бер кошны кешелек дөньясы “Тынычлык Кошы" дип игълан итте. Күгәрченнәр әрәм-тамак, хәерчедәй соранып, кеше кулына карап яши. Ә ни өчен тукран, сандугач, песнәк, сыерчык яки аккош кебек мәгърур кошлар тынычлык кошы түгел9
Басу—кырлар аша поезд ыргый
Сау-сәламәт хатын-кызлар, бурлат кебек таза ир-егетләр белән тулы поезд Кырым-Кавказ якларындагы ял йортларына дингез-кояш белән ләззәтләнергә баручыларны өстерәп алга ыргый. Тимер юлнын ян-якларында кара янпш беләкле, күзләренә кадәр тузан баскан колхозчылар тәрәзәләргә капланганнарга хәерле юл теләп кул болгап кала Йодрык күрсәтүчеләр булырмы икән9
Җир хәтере
Кешелекнең тәне күп җәзалар күрде, төрмәләрдә тырнак суырулар, гөнаһсыз
кешеләрне нәчкәләп, тәфсилләп интектерүләр, авыртуга түзә алмыйча үзенә- үзе нахак гаеп алучылар, жан ачысы белән кычкырулар, көчләүләрнең берсе дә юкка чыкмый. Кеше кычкыра-кычкыра үлә, йөрәк ачысы белән ярдәм сорап та ярдәм урынына яңа жәрәхәт алгач ыңгырашулар юкка чыкмый. Алар табигатьтә кала. Алар ташка, агачларга, хайваннарның колакларына сенеп кала, үтерүче аңында, җәзалаучының үз тәнендә кала. Еллар, гасырлар аша әнә шул тән тойган, кыя-ташларга сеңгән жан ачылары тышка чыгачак һәм үч алачак.
Кешелек үзен-үзе кимереп бетерергә дучар.
У
“У!” — боерык фигыль. Кереңне у! Битеңне у!
“У” — исем, бүре уы булган. “Уы” сүзендә “у” — тамыр, исем, “ы” — кушымча.
Мотлак азатлык
Мотлак (абсолют) азатлык юк. Чөнки кешене әхлак, сәясәт, ватанпәрвәрлек, дин, милләт кануннары тыеп тора. Бары тик сәрхушләр, акылдан язганнар гына мотлак иреккә якын яши. Аларга әхлак та, канун да, дин дә, сәясәт тә киртә була алмый.
Батырлык анатомиясе
Алда — дошман мылтыгы, артта дуслар кылычы. Кайсылайга карап үлим9 Дошманга карап егылсаң — син каһарман. Бу якка карап үлсәң — син хаин.
Альтернатива — алга карап үл!
Кеше белән хайван аермасы
Кешенең тиресен үзе исән чакта гына тунап була. Хайванның тиресен үзе үлгәч кенә салдыралар.
Карт солдат
Кәүсәсенә тимер кергән агач, еллар узу белән тимерне йота, каплый бара. Бу агач күкрәгендә үлем кыйпылчыгы йөрткән карт солдатка охшаган.
Сәгать
Әтидән калган иске сәгать, йортка ямь бирүче чикерткә кебек, һаман текелди. Сәгать туктаса, өйдән кот кача, өйне шомлы моң баса.
— Нигә эчем поша? Ни җитми соң миңа9 — дип эзләнә-эзләнә борчыла башлыйсын. Озак эзләнгәннән сон аңлыйсың — сәгать туктаган икән. Герне күтәреп бармак белән сәгать телен кузгатсаң, өйгә янә кот иңә. Күңелдән сагыш кача. Вакыт кузгала.
Хатыннарга сорау
Хатын-кыз бизәнә: яхшы, сирәк күлмәк кияргә омтыла. Кемгәдер ошарга тели. Иренәме? Ире аны болай да сөя. Башка ирләргә ошарга тырышу — ул әхлаксызлыкның башы. Башка хатыннар көнләшсең әле дип бизәнә, киенәме хатын-кыз? Әгәр алай икән, бу бик тә олы мәгънәсезлек булыр иде Нигә инде җенестәшеңне үчекләргә, кызыктырырга? Бусы да әхлаксызлык түгелме соң9 Алайса, ни өчен хатын-кыз бизәнә, алтын-көмешкә урана?
Үз җенесенә чакыру ташлау бу!
Цивилизация
Мин көнләшәм тычканнардан, әрләннәрдән. Көнләшәм барча кыргын кәйлекләрдән Алар шулкадәр матур, тигез тормыш кора Атасы - ата урынында. Анасы - ана урынында, балалары - бала урынында. Аларда борынгы гадәтләр һич үзгәрми
Нигә кирәк цивилизация9'
Ике чабата бер кием
Америкада жирде халыкларны уңдырышлы җирләрдән куып, резервацияләргә тутырдылар
Татарларны Кырымнан куып, комлыкта, чүлдә яшәргә мәжбүр иттеләр. Кайсы система гаделрәк соң9
Өстәгеләргә киңәш
Әледән әле зиратка барып, агачлар арасында ялгызын гына уйланып утырырга кирәк. Монда олпатлык, монда шомлы сагыш, монда тигезлек мохитс Зират тышындагы кешеләр дөнья куа, аларны түрәләр куа, түрәләрне комсызлык куа. Мондагыларны берәү дә ашыктырмый Алар сәгадәткә ирешкәннәр инде Безнен дә алар янына төшеп ятасыбыз бар. Күп башлыклар, дөнья куучылар ара-тирә зиратка йөрсеннәр, уйлансыннар иде Алар сирәк ялгышырлар иде
Язгы ташу
Язгы ташу вакытында ярга басып боз киткәнен карап тору — рәхәт-моңсу бер мизгелдер. Мин боз агышында ике нәрсә эзлим7 Ел саен мин йөзеп килүче бәке авызы белән кемдер ягып җибәргән боз өстендәге учакны көтәм. Еллар узган саен янган учак та, бәке авызы да сирәгәя бара. Быел бер генә янган учак агып килде. Анысы да күпер субаена бәрелеп сүнде Елганың аскы ягындагы кешеләр бу ел бер учак та күрмәде
Исәнбәт сүзе
Сүнәр алдыннан шәм бер пылт итеп кабына, яктырып ала да — сүнә “Татар” атлы шәмнен соңгы кабынуы 1905-1917 еллар арасында булды
Тилеләр
Кешелек мотлак сәрхушлеккә килеп җитте шикелле Наркомания, алкоголизм дөньяны каплый бара Тора-бара аек кеше сәрхушләр арасында тиле сыйфатында калачак.
Хатын—кыз
Матур җырны барысы да җырлый, барысы да ярата Озак җырлый торгач, җыр искерә, туйдыра, аны сирәк җырлый башлыйлар, тора-бара оныталар, ташлыйлар. Бик сирәк жыр гына гомерлеккә кала.
Чибәр хатын-кыз — ул матур җыр
Кан катнашу
Эг белән бүредән туды. Бер карасан - эт Икенче баксан — бүре Эт тә түгел, бүре дә түгел җан иясе Эт булып кеше янына килә, бүрелеген итә. кешеләрне, хайваннары тотып буа
Кан катнашудан сәламәт нәсел туа, диләр Дөресме икән7 Кан катнашудан усаллык, мәкер, рәхимсезлек тумыймы икән?
Рево—люция—нер
Бер коммунист гаиләсендә ир балага Рево исемс куялар. Кызлары туа, ана Люция исеме бирәләр. Төпчек оланга исә Нер кушалар. Тора бара Ревосы зур нәчәлник булып ришвәт белән тотыла. Люциясе кулдан-кулга йөри торган фахишәгә әверелә Нер дигәне кеше суеп төрмәгә эләгә. Революциянернын язмышы шул.
Батып үлгән кеше бәете
Мин суга чумдым. Ярда калды яртым Аракы урынына шакшы су йоттым.
Бөеклек—бәхетсезлек
— Тукайның торырга өе, кочарга хатыны булмаган, — дип сызланабыз. Бәлки Тукай өйләнергә теләмәгәндер7 Бәлки Тукайның өй корып мәшәкатьләнәсе килмәгәндер7 Ул тулысы белән үзен шигырьгә, халыкка, максатына багышлагандыр!
Илһамны күп кеше өйләндерергә тели. Юк, Илһам ул тулысы белән бөтен халыкныкы, аны бүлгәләргә ярамый!
Күңел күзе — күңел колагы
Музейда мин ташка әйләнгән өрәңге яфрагының эзен күрдем. Миллион еллар элек җилдә кыштырдаган яфрак тавышын ишеттем мин
Эксперимент
Язучыларга акча түләми башласаң, бөтен урта кул халтуршиклар әдәбияттан китәр иде. Ике төр язучы гына каләмен ташламас иде: чын әдип белән графоман Чын әдип язмыйча түзми, шизофреник та үзен чын әдип дип уйлап, һаман язачак
Мәгъсүмә карчык сүзе
Мәчет манарасыннан азан ишетми үскән буын рәхимсез, Тәүфикъсыз булыр.
Мәҗбүрият
Япан жирдә машинам ватылды. Тирә-якта авыллар юк. Аш кайнату өчен учак якмак булдым. Кизәк жыя башладым. Коры кизәк табадагы белен кебек, кыстыбый тышы кебек юка. Кизәкне куптарганда дымсу жир ачыла. Жирдә тишекләр. Кизәк асты коңгызларының рәхәт чиккән вакыты иде. Мин алар өстендәге ышанычлы түбәне - кизәкләрне каерып-каерып алам. Кояш кызуында коңгызлар һәлак булачак. Яңгыр яуса тончыгачаклар, мотлак. Мин яшәргә тиеш. Коңгызлар теләсә нишләсеннәрме?
Бәхет
Ялгыз йорт түбәсенә коеп яңгыр ява. Йорт эчендә, җылы юрган астында, без — икәү. Сөйгән ярым белән. Олы бәхет шушы миңа.
Форсат
Зиндан уртакул язучыны талантлылар рәтенә куя. Талантлы язучы зинданда үлсә, даһига әйләнә.
Кешелектән чыгару
Фәкыйрьлекне күп күрде ул. Үсеп, үзе ата булгач:
— Балам ач-ялангач булмасын! Кеше булсын! - дип жене өзелгәнче эшләде, баласы ни теләсә шуны алып бирде.
Тук үскән бала карт атасынын пенсиясен эчеп, кешелектән чыкты.
Чирме, мәхәббәтме?
Бәхетсез мәхәббәт - ул чир Ә бәхетле мәхәббәт буламы?
Урман
Бүресез, аюсыз, күкесез куркыныч урманга кереп барам. Баксаң, куркыр өчен җанварлар да юк. Әмма урман шомлы иде Җиләккә килгән бер кызны матур аланда көчләп үтергәннәр
Без
Кешенең иманын алсаң, кеше сәрхуш мәхлукка әверелә. Сәрхуш - ул потенциаль җинаятьче Андый җинаятьче үзен-үзс үтерә яки кеше үтерә
Секс диңгезе
Чит илләрдә секс фильмнарга йөрмиләр, карамыйлар Секс фильмнарны Советлар иленнән килгәннәр генә карый икән Аларга тансык. Юкса, Америка, Ауропа кибетләрен тутырып яхшы эшләнгән секс фильмнар сатыла
Татарның тол хатыннары
Ирләре сугышта чакта ятлар белән йоклаган хатын-кызлар булмады, диярлек Авылда алар берән-сәрән генә булды Алары да ирләренең үле хәбәре килгәч кенә “бозылдылар”. Күпме аналар, апалар - бахыркайлар, яшьли ирсез калып, иңнәренә ятлар кулын салдырмады
Мәңге сокланырга кирәк сезгә!
Төш
Машина белән шәһәр буйлап йөрим Авылга, Сабантуена кайтам, имеш Машина тулы бүләк, гармун, ризык. Авылда әни көтә, балачактагы дусларым көтә. Ләкин мин шәһәрдән чыга алмыймын Бөтерсләм һәр урамга “Алда юл юк" дигән ишарәт эленгән. Ишарәт булмаган җирдә усал чырайлы милиционерлар тора, алар мине узгармый.
— Кайсы юллан китим соң9 - дигәнемә каршы алар:
— Откуда мы знаем! - дип кычкырдылар
Галәмара хыял
Галактикалар гаять зур тизлек белән бер-береннән ераклаша бара Кешелек, тереклек булган җисемнәргә якынаю мөмкинлеге һәр мизгел саен кими Ике цивилизациянең очрашуы ихтималиятс нуль дәрәҗәсендә. Чынлыкта безнең дөнья - ялгыз һәм уникаль Әле анысы да коточкыч тизлек белән гарасатка якынлаша Ә без һаман язучылардан оптимистик әсәрләр таләп итәбез.
Такташ
ның беренче шигырьләре - симфония. Лист, Лоэзнгрин, Шостакович, Мозаффаров симфонияләре белән рәттән торырлык шигърият Моңлы да, фәлсәфәле дә һәм күк күкрәтүче, яшен яшьнәтүче оркестр ~ ул Такташ.
Түбәнлек
Үз динеңне хурлау бер әшәкелек булса, кеше динен пычратырга маташу мең тапкыр түбәнлек.
Каргыш төшәме?
һәр диннең изге йорты була. Әйтик, чиркәү, мәчет, синагога. Кем дә кем шул изге йортны пычратса, аңа каргыш төшә.
Түбән Кама төбәгендә. Түбән Апанае авылынын Иван Адамов дин белән көрәшү шаукымында чиркәү җимерә. Иван Адамов 25 ел буе кулы-аягы йөрмәс булып, күтәрәмгә кала, астына тәрәт итеп яши.
Мамадыш ягының Чишмә авылы Яһудин Шәрифулла мәчет манарасын кисә, шул төбәкнең Катмыш авылында Ягьфәров та мәчет аудара' Шәрифулла ач-ялангач яшәп, каравыл өендә, аралыкта кәкрәеп үлә. Ягьфәр кул-аяксыз кала.
Коръәнне хурлап китап язган Гариф Гобәй кул-аяксыз калып, акылына зәгыйфьлек килеп еллар буе ята торгач, вафат була. Кызы Эльза да үз-үзенә кул салып, бу дөньядан китә.
Ләүхелмәфүз
Татарны нинди язмыш көткәнен аңлар өчен Тукайны. Әбрар Кәримуллинның “Татар китабы”н укып чыгу житә.
ФТР
Тизлек машиналары уйлап табып, кешелек үз әҗәленә тизрәк барып җитәргә ашкына.
Ике ямьсез
Тигез-матур тешле хатын-кызлар авызларын ача алган кадәр зур ачып, шаркылдап көләргә яраталар. Теше тигез булмаганнар рәхәтләнеп көләсе урында, авыз йомып, яки учлары белән каплап, интегеп көләләр. Икесен дә яратмыйм. Берсенең кече теле күренә, икенчесе үзен мескен хәлгә куя.
Гаеп тойгысы
Мин әрәм-тамаклар, җинаятьчеләр, сәрхушләрнең күзенә туры карый алмыйм. Алар каршысында ниндидер гаебем бер шикелле тоела.
Эт улавы
Кич буе күрше эте улады. Көне буе улады. Өч көн инде ул өзлексез улый. Кем башына икән, каһәр!
Ремонтчылар йорт подвалында эчеп үлгән бер кеше гәүдәсен таптылар.
Перспективасызлык
Бауман урамындагы шомлы чиркәү түбәсендә бер агач үсеп азаплана. Нәрсәгә өмет итә, бичара? Тамыр җәяр урын юк. Өскә үссәң, үз кәүсәң үзеңне егачак Нинди жилләр сине альт менде анда9 Нинди кошка ияреп менден син анда?
Сагыну
Чыгарылыш кичәсеннән дә сагышлы көн юктыр. Менә утыз ел мәктәп бетергәнгә, һаман әле сагыш бәгырьне телгәли. Укытучылар, сыйныфташлар сагындыра.
Хыял
Хыялланмаска кирәк. Хыялын булса, син аны тормышка ашырырга ашыкма, хыялын булып кына калсын Хыял тормышка ашса, хыял булудан туктый. син бушлыкта калачаксын
Ияләр
— Урманны кисеп бетергәч, урман иясе кая китә икән9
— Суы корыган елгадан су анасы кая китсә, шунда китә торгандыр!
— Су анасы кая китә соң?
— Кешеләрнең бавырына таш булып урнаша Ашказаннарына рак булып оялый.
Коммунизмга еракмы?
Ерак түгел. Яктылык тизлеге белән оча торган фотон-корабка утырып ике йөз илле миллион ел очарга кирәк!
Тилебәрән
Тилебәрән орлыгы ашаган малай ике көннән айныгач
— Мине кемнәрдер Оҗмахка алып керле. Мин анда ун ел рәхәтләнеп яшәдем! - дигән.
Шуңа ышанып, тагын өч кеше тилебәрән орлыгы ашаган Аларнын берсе үлде. Икенчесе аңгы-миңге булып калды. Өченчесе утыз ел Җәһәннәмдә яшәгәнен сөйләп йөри.
Тәрбияви тәэсир
Җинаятьләр турындагы сәнгать әсәре бары тик җинаятьчеләргә генә файда китерә. Эчендә миһербаны булган кеше экраннардагы коточкыч җинаятьләрне, атыш, кырыш, көчләүләрне күреп, куркып, боегып кала Эчендә җинаятьчел оеткысы булганнарны сскс-бандит фильмнары активлаштыра, дәртләндерә, ничек көчләргә, ничек бугазларга өйрәтә һәм ничек тотылмаска күргәзмә материал була.
Сәнгатьтәге "тәрбия” теориясен без берьяклы гына аңлыйбыз һәр әсәрнең ике якка да тәэсире була.
Бабич
“Ни өчен без кызылларга кушылдык9”ныи авторы, зур талант иясе, шат Шәехзада үзен тере килеш ат койгына тагып йөрткәндә, маңгаена алтатар терәгәндә ни уйлады икән9 Кызыл командир алтатарының тәтесенә басканда, маңгаена ядрә кергәндә Бабич ни кычкырды икән9
Шөкранасыз
Бар булганына шөкрана кылмаган кеше Йә урлый, йә талый. Йә үзеннән көррәк тормышлы кешене чага. Ләкин ул барыбер бәхетле булмый Иртәме- соңмы, ул тотыла Фәкыйрь кеше хәләл көче белән баеганнардан көнләшмичә генә яши белергә тиеш Байдан көнләшеп, байның утарын яндыру. байның малын-йортын талап байны Себер сөрүдән кайсы фәкыйрьнең баеганы булды9
Таланган, сөрелгән бай Себердә дә баеды Байны талаган хәерче һаман хәерче булып калды
Вәхшилекме?
Культурасыз халык юк. һәр халыкның, һәр кечкенә кабиләнең үз гадәтләре, үз йолалары, үз культурасы бар. Ул культураны күрә белергә, хөрмәт итәргә өйрәнергә генә кирәк Пылауны бишбармак белән ашау кайберәүләргә кыргыйлыктыр бәлки. Комган белән бәдрәфкә йөрү дә кайберәүләргә әдәпсезлек булып күренә түгелме? Ат ите ашаучы халыкларны кайберәүләр вәхшигә саный Күп бала тәрбияләп үстерү дә Ауропа хатыннары күзлегеннән караганда культурасызлык. Кайберәүләр бары тик Ауропа культурасын гына культурага саный Ауропа культурасы эчендә фәхешханәләр дә, канунлаштырылган педерастия дә яши. Секс фильмнар, секс китаплар чыгару да Ауропа культурасының бер почмагы. Вәхшилек кемдә күбрәк икән соң9
Ничек җир күтәрә икән?
Сугыш вакытында ачтан үлмәс өчен ике ятимә кыз берәр кесә арыш урлый Авыл советы рәисе боларны саклап торып тота Әтиләре, абыйлары сугышта һәлак булган, әниләре ачтан вафат. Ләкин ике кызны да төрмәгә алып китәләр. Надзирательләр чиратлап икесен дә көчлиләр. Кызларның берсе акылдан яза, икенчесе үзенә-үзе кул сала.
Көлү — җылау
Үксеп жылый дип торам, кычкырып көлә икән. Кычкырып көлә дип торам, ул үкереп жылый икән.
Тәрбия ысулы
Кешелек шул дәрәжәгә җитте ки, балаларда миһербан уятыр өчен адәмнәр эт, мәче, кош-корт сатып алалар. Кешеләрне хәзер хайван тәрбияли түгелме9
Бакый Урманче сүзе
— Гомумән, чуаш, башкорт белән бәхәсләшүне киметергә кирәк!
Мәдхиячегә мәдхия
Мактау мәкаләләре генә язган кеше тук кыяфәтле, канәгать чырайлы, пөхтә киенгән булыр.
Парадокс
Ачтан үлсә үлгән татар - гөмбә ашамаган Агуланып үлүдән курыккан Ачтан үлсә үлгән татар - дуңгыз ите ашамаган Гөнаһысыннан курыккан Хәзер гөмбә дә ашый татар, дуңгыз да соса татар, ләкин барыбер кими бара.
Бәхет
Кырда калган бодай эскерте астында тычкан халкы яши Эскерт астында жылы Ашау мул, өннәрдә шыгрым тулы бодай Ата-ана тигез Балалар күп. шөкер. Менә ичмасам бәхетле милләт!
Бабам кылычы
Кырыкка җиткәндә мин, ниһаять, борынгы бабамның кылычын таптым
— Аһ, мин нинди бәхетле каһарман' - дип куандым - Бу кылыч кулымда
булганда халкымнын бер генә дошманы да исән калмас!
Ләкин кылыч күгәргән, сабы череп беткән иде.
Хата төзәтү
Яшь чагында сөя алмый калган кызыйны, кырык елдан сон очратып булса да сөеп кал. Үкенечкә калмасын
Ике халык
Бу дөньяда үзләре теләгәнчә яши торган икс халык бар. Яһүдиләр белән чегәннәр
Татар башы
Татар башы чокыр-чакыр, себсрмәсәң дә такыр, диләр иде. Себермәсән дә тапкыр, чөнки ул ялт итеп кырылган Ә менә ‘’чокыр-чакыры” ни өчен әйтелгән9 Моннан 30-40 еллар элек үлгән картларның башларында орылар, урман чикләвеге чаклы, күкәй сарысы хәтле тимгелләр бар иде. Минем Кәлимулла бабамның башында алар өчәү, атаклы Гыйләждәр нәселе Бәхгияр бабаның башында алтау идс. Имеш, ул орылар күсәк, кистән тигән урыннар икән
Татарның башы чокырлы, чакырлы булмый нишләсен9
Миһербан ияләре
Кышка житәрлск әзерләнгән бәрәңге шәһәр өендә үрә. Бәрәңге бичара шатлана-шатлана үрә башлый Ана җылы, якты урын биргән хуҗасы Рәхмәт инде олы хуҗабызга! Бәрәңге бәхете өчен әнә нинди матур шартлар тудырылган Бәрәңге тамыр җибәрә. Ләкин анын сабаклары озын, ак. зәгыйфь, тамырдагы бәрәңге уймак кадәр генә була. Бәрәңге орлык та калдыра алмый, ашарга да яраксызлана
Дала халыкларын авылга, шәһәргә куып күчерү бик күп матур йолаларны, халыкларны имгәтте, бетерде.
Ирлек
Хайван, кош-корт дөньясында ата җенсслсләре матур, мәһабәт Әтәчне күрегез дә тавыкка багыгыз! Аерма бармы9 Бар Әтәч горур, олы, ялт-йолт уйный торган каурыйлары Ата үрдәкне күрегез, муеннары уйнап тора салават күпередәй Ни өчендер ата ягы җәнлекләрдә шулай матур Кеше дөньясында киресенчә. Аталар сәрхүш, бөрешкән, ана ягы — гүзәл
Киләчәк
Болыннарны сөреп басмак булдык Төп башына утырдык. Вак авылларны бетереп, шәһәрчә авыл кормак булдык Гарипләнгән пачулкылар ясадык. Бүреләрне кырып бетереп, мал үрчетмәк булдык Боланнар чирдән кырылды Ни генә кылынса да Руссиядә зыян-зәхмәткә генә була Табигать, халыклар түзеп-түзеп торыр-торыр да бер китереп орыр бит, жегетләр!
Бүре каргышы
Дөньядагы соңгы бүрене тоттылар Үләр алдыннан бүре телгә килеп әйтте
— Җир йөзе бүресез калса, белегез, кеше үзе бүрегә әйләнәчәк! - диде Кешеләр ерткычка әйләнеп бара түгеме сон9
Татар язучылары
Без ирекле илдә язабыз. Ләкин без - богаулы язучылар. Ул богау күренми. Ул богау язучының әсәрләрендә генә күренә.
Цензор
Кыю әсәр язармын дип утырасын да: моны бастырмаслар, цензор узгармас, дип үзең үк үз иҗатыңны печәсең. Редакторга, цензурага кисәргә урын да калмый. Шуннан сон редактор белән цензор эш күрсәтү өчен кисмәстәй урынны да кисә башлый. Әсәр өч тапкыр печелә. Шулай булгач дөнья тетрәтерлек нинди әсәр чыксын дөньяга9 Яхшы әсәр карында вакытта ук буыла түгеме?
Иске ысул
Атада куәт, анада нәфислек булганда гына тулы канлы бала тәрбияләп була.
Тукай
Кайчандыр бөтен төрки-мөселман халыклары өчен Тукай уртак шәхес булган. Бүген бармы сон Тукай кебек бөтен төрки-мөселман халыкларын сокландырырлык әдип?
Азатлык
Чыгымчы атка чыбыркы күбрәк төшә. Үшән атны кыйнамыйлар.
Моң
Авылыбызда гармун уйный белмәгән кеше юк иде Бары тик мин генә белми идем. Моңсыз, җырсыз бала идем. Хөснулла, Гандил, Дәүләтша абыйлар, Өлфәтләр, Фәхруллалар, Хәниф абыйлар уйнаганда мин соклана идем. Авыл хәзер гармун уйнамый. Гармунчыларның барысы да вафат булып бетә язды
Илле яшемә килеп җиткәндә кинәт мина мон инде кебек. Пәлтә аласы акчама мин гармун сатып алдым. Уйнап җибәрдем.
— Моңлы уйнадың! — диде Галимҗан.
Нәрсә соң бу9 Әллә гармунчысыз калган авылга миндәе дә ярап торамы9 Әллә чыннан да эчемдәге сагыш, Хөснулла абыйларның моңы булып миндә уяндымы? Могҗиза!
Карьера
Кырымдагы Карадагнын Шайтан Бармагы исемле кыясына менгән бер җегет, кире төшә алмыйча кыя түбәсендә ике тәүлек уздырды.
— Үзен менгәнсең, үзең төш! — дип кычкыралар астан.
— Төшә алмыйм, аска карасам - баш әйләнә' - дип җылый җегет.
Вертолет белән килеп алдылар җегетне.
Җәмгыятьтәге биеклеккә менүләре аһ-һай авыр, түрә булдым дигәч кенә — тәгәрәтеп төшерәләр, ничек төшкәнеңне сизмичә дә каласын.
Өч хатын
Кайбер хатын-кыз изге фәгалият вакытында сөйләшми, сөйләшкәнне сөйми, сорашканга җавап бирми. Аның өчен мотлак тынлык кирәк.
Икенчеләре колагына йомшак сүзләр пышылдаганны, үзен мактаганны ярата, шулай итеп кенә ул ләззәт ала.
кллем ЯЗА, кагдаь ТҮЗӘ ._____________ 103
Өченче бер төрлесе була. Риза булмыйча, бәя күтәрә, юньләп ачылмый, ни качып китми, ни иркенлеккә куймый үзе. Печтәннәп үзен дә, кешене дә җәфалап бетерә. Бәхетсез була аңлыйлар
Көнчелек
һәр төнне минем янга Зөһрә килә Ул килгәч тормышның бөтен мәшәкатен онытам Мин Зөһрәм белән төн ката ләззәт кичәм. Мин ижат итәм. Зөһрә минем куанычым, язмышым. Аерма мине Зөһрәмнән, дип Аллаһка ялварам”, дип куен дәфтәренә язып куйганмын. Аны хатын табып укыган. Өйдә хәзер кара буран, һәр төн хатыным Зөһрә килгәнне минем ишек төбендә сагалап утыра.
Шуннан сон мина Зөһрә килмәде. Зөһрә бит - ул ижат алиһәсенең исеме
Актер
Шөһрәт яратучы булмаса, актер беркайчан да олы сәнгатьче була алмый. Кирәгеннән артык үзен яратса да олы актер була алмый Чөнки андый актер режиссер хакимиятен үз җилкәсендә йөртә алмаячак. Ул театрдан китәргә мәҗбүр
Котылгысызлык
Жир астыннан миллиардларча тонна руда, таш, нефть, күмер алалар. Ташлар йорт булып, тимер-танклар, машиналар булып жир өстенә баса Жир асты бушап, өсте авырлыкка түзә алмыйча катаклизмга-гарасатка китерәчәк Коръән моны сурәтли. Димәк кеше үз кулы белән ахырзаманны якынайта'
Дәва
Дөньядан актык чиккә җитеп бизсәк - эссе мунчага бар да, хәлдән тайганчы чабын. Синең чәй эчәсен килә башлар. Бал белән тәмле чәй эчкәннән сон үләсе киләмени инде?!
Артык үскән социализм
Бай тегермәнче каралты-курасын тупыллар белән уратып алган Тупыл гаскәре ут-күздән саклый Ярны ишелүдән саклый таллар, өянкеләр Мәчетне дә тупыл агачлары белән уратып алганнар бабалар һәр ихата сусыл яфраклар ышыгында утырган.
Тегермәнчене Ссбсргә озатып, тупылларын кистеләр Өянкеләр дә эчләре череп куышланды, аларны давыл аударып бетерде. Текә яр йортларга якынлаша Мәчетне клуб ясагач, тупыллар корыды Клубтан чыккан бер исерек шул тупылларга сия-сия, бичараларны корытып бетерделәр Яңаларын утыртучы булмады
Көзге
Көзгегә карамый үскән кыз саф күңелле, тыйнак була. Хәзерге йортларны көзге белән тутыралар Алда, арта, янда көзге булгач, кызлар карамый түзәлми Көзгегә карагач, ул үзенең ямьссзлсген күреп, кимсенә, матурлардан көнләшә башлый Яки үзенең гүзәллеген күреп масая һәм чытлыкый, канчыкка әверелә Бозыклыклар әнә шул көзгедән башлана
Дөньяда тәртип булсын өчен көзгеләрне ватып бетерергә кирәк!
Керәшеннәргә сүзем
Керәшеннәрнең үзләренә генә хас саф керәшенчә, әмма татарча да яңгырый торган матур исемнәре бар Нигә инде керәшен язучыларына татар-гарәп кушаматы
тагарга! Яки ни өчен урыс исемен яздырырга! Гөргөри. Жәкәү, Җәгүр. Мәкчем. Гәүерлә, Кәүри. Көжмә. Үгәпи. Гөрпинә кебек исемнәр начармыни! Бик гүзәл яңгырашлы үз исемнәрегез!
Нигез
Хатын өчен зур гайрәтле һәм маллы ир кирәк. Бу бәхетле гаилә булыр. Малын булмыйча гайрәтең зур булса да хатын сине ир итмәс. Коралың булмыйча, мал иясе булсаң да син хатынга баш булалмассың. Ә Коралсыз да, малсыз да булсаң, хатын мине сөйми, дип жылап йөрүдән ни файда! Бу дөньяда һич югында шул ике нәрсәнең берсе булса, этле-мырлы булса да яшәп була әле.
Күрсәткеч
Мәҗлесләрдә яшьләр матур итеп, кич буе борынгы җырлар җырлый алмаса, бу халыкның милләт буларак гомере бик кыска.
Мәгънәсез горурлык
“Товарищ, деньги, лошадь! сүзләре урыска татардан кергән, дип мактанучылар күп. Чибәр хатыныңны берәү тартып алып, үзенең мәгшукасы итеп тота икән, шуңа күрсәтеп:
— Әнә, ул минем хатынны сөяркә итеп тота! - дип горурлану белән бер бу
Талант фаҗигасе
Гадәттә, талант иясенең шәхси тормышы төгәл ритмга корылмаган була. Ул дусларына, гаиләсенә рәхәтсезлекләр китерә. Кайчакларда тотанаксыз да булгалый. Шул эшләрне башка профессия кешесе эшләсә, ул күренми, күренсә дә якыннарына гына күренә. Ә Мәшһүрнең шырт иткәне дә халыкка ишетелә Талант иясенә нишләргә соң? Суфый булып йөреп тә, халыктан качып эчсен, кочсын, типтерсенме? Ягъни ике тормыш белән яшәсенме?
Сталин
Имеш, Сталин янына бер-бер артлы керәшен вәкилләре белән мишәрләр автономия сорап кергән икән. Сталин әйткән:
— Керәшен, мишәр дигән аерым милләтләр юк, татар милләте генә бар!
— Карале, малай, Сталин шәп җегет булган икән ул, татарны таркатмыча. бөтен бер олы милләт ясарга теләгән! — дип куанучылар да булыр, әлбәттә.
Ләкин Сталин параноик башы белән мәсьәләне төптән аңлаган. Әгәр дә Керәшен АССРы, Мишәр АССРы, Башкорт АССРы, Нугай АССРы, Кырым АССРы. Татар АССРы булса, һәрбер АССРнын да әдәбиятта да, сәнгатьтә дә берәр берәмлеге булыр иде. Бер милләтнең алты Академия театры, алты филармониясе, алты Фәннәр академиясе, алты Обкомы, алты Язучылар берлеге булыр иде. Артист, музыкант, әдипкә нинди кин мәйдан ачылыр иде. Ә?!
Политэкономия дәресе
Капиталистик система — әшәке, яман, кабәхәт, кәкәй.
Социализм системасы - шәп, яхшы, матур, тәтәй.
Шовинизм
Идел дә, каен да, кыш та, һава да, Кояш та, мунча да, чәй дә урысныкы булгач, башка халыкларга нием кала9
Җирсү
Бекабад шәһәрендәге бер карчык белән очрашу. Бала чагы, үсмер чагы, кияүгә чыккан чаклары, беренче балалары туып, тәпи йөри башлаган вакытлары аның Кырымда, зәңгәр диңгез ярында, йөзем багында узган. Ирексездән жәһәннәм комлыгына илтеп ташлаган бу карчыкка инде җитмеш яшь Ире сугышта һәлак булган, бер улын төрмәгә тыкканнар, кызын көчләп үтергәннәр Барысы да гөнаһсызга, гаепсезгә. Әби сабыр Ләкин ул көлемсери алмый Анын кайгысы белән чагыштырганда тегеләре чүп кенә. Ул туган туфрагына ятып жан бирергә хыяллана Андый рөхсәт юк Анын сөякләре инде зәңгәр диңгез ярына мәнге кире кайтмас. Күктүбә исемле бу авыл инде күптән Коктебель диеп атала.
Соңлаган дәрәҗә
Еллар буе мине талкыдылар, үземә тиешле эш бирмәделәр. Мин авырый башладым. Мин картаеп та барам Бүген (1986 ел) мина олы вазифа йөкләделәр. Күптән хыялланган эшкә ялладылар Күчмә театрның баш режиссеры мин Ләкин мин сөенмәдем. Кыйнап имгәтелгән кешене спортка кыстыру белән бер иде бу.
Бәрәңге корсаклар фәлсәфәсе
— Колумб булмаса, бәрәңгенең ни икәнен белмәс идек, мен рәхмәт Колумбка! - дип кычкыручылар күп.
Миллионлаган халыкларны кырган өчен Колумбчыларга нәрсә әйтик9 Америкадан бәрәңге орлыгы алып кайтканнары өчен кара жәлләдларга рәхмәт укыйкмы9 Ә?
Яр
“Сөягән яр" дигәннәре “яр" белән елга яры икесе бер тамырдан булырга тиеш. Ягъни сөйгән ярым - минем ярты өлешем. Елга һәрвакыт икс ярлы була. Ике яр бер елганы тәшкил итә. Икс сөйгән яр бер гаиләнең нигезе була. Ике ярты бербөтен “Яру” сүзс дә утын яру "яр”дан үзгәрмеш Бер бүкәнне икегә аеру. Яру. “Ярлы” (фәкыйрь) сүзе дә нәкъ “яр" тамырына барып тоташа булыр Өйләнмәгән кеше, ялгыз кеше, ярты гына әле, бөтен була алмаган. "Яра" (жәрәхәт) сүзе дә яру, аеру мәгънәсен уз эченә ала. “Ярыш' сүзендә дә “яр", аеру, мәгънәсендә Кырны, арыш басуын ярып, урып - ярыш башлау. "Ярлыкау" да кешене гөнаһлардан аеру, арындыру мәгънәсендә "Теге яры китте" теге таба китте, аерылып китте. "Яры" (элпә) сүзе дә аерып тора торган катлам элпә-яры Шулай итеп, “яр" тамыры катнашкан бөтен сүзләр дә аеру, урталай яру. кисәкләү мәгънәсеннән чыккандыр, ихтимал.
Калкан
Күкрәгенә ясалган Ленин сурәтен күреп аны КГБчылар атмады Аны аркасы белән бастырдылар, аның аркасында Сталин сурәте иде, аны исән калдырдылар, һәм икенче көнне аны асып үтерделәр.
Аерылу сәбәбе
— Ул әллә нинди сәер иде, минем ирем, шуңа аерылдым Эчми, тартмый.
сүгенми. Елмаеп тик утыра мина карап. Шул да булдымы ир! Сәламәт түгелдер УЛ-
Чын әкият
Әкият ул ялган түгел Әкият кайчандыр булган хәлләрне бәян итә. Аждаһа, Дию, Шайтан, Юхаларны туры мәгънәсендә аңларга ярамыйдыр. Аждаһа бүген юкмы9 Шайтан бүген юкмы. Юха бүген юкмы арабызда9 Туры мәгънәсендә аңлаганда да аждаһалар булган ләбаса! Әкият ул була алачак нәрсәләр турында сөйли. Теория ача Тылсымлы көзгеләр тормышка ашмадымыни9 Телевизор, лазерлар. Оча торган атлар, келәмнәр юкмыни9
Әкият ул дөньяда булган яки булачак нәрсәләр турында сөйли.
Автопортрет
Үземнен житешсез якларым турында мин башкаларга караганда да яхшырак беләм. Мин уртакул шәхес. Буем да уртача-бер метр алтмыш алты сантиметр, гайрәтем дә уртачадан ким, сәләтем дә чамалы гына, дигәндәй. Әнә шулай уртакул булып та талантлылар рәтендә саналап кара әле син! Монын өчен Сальери кебек — жен кебек, ат кебек эшләргә, эшләргә кирәк.
Һаман тәхеттә
Әллә нинди тәти жегетләр зур-зур урыннардан тәгәрәп төште Ә Роберт Әхмәтҗан. Рәшит Әхмәтҗан, Мөдәррис Әгъләм кебек шагыйрьләр һаман шигырь тәхтендә утыра бирә Аларны ул биеклектән беркем дә, беркайчан да бәреп төшерә алмый Алар — мәңгелеккә шагыйрь.
Горурлык
Минем әсәрләрем беркайчан да урысча яңгырамаячак. Тукай, Такташ, Туфан әсәрләре яңгырамый бит!
Бәйнәлмиләл
Әгәр дә каһарман үз халкы өчен көрәшү мөмкинлегеннән мәхрүм икән, ул башка кимсетелгән халыкларның хокукын яклап көрәшергә тиеш.
Кыз бала
Ап-ак чүпрәк арасында матур бер кыз бала таралып ята. Ана рәхәт. Ә алда ни көтә сон аны? Исерек ирләр аны тотып көчләрме9 Кулдан кулга кадерсезләнеп йөрерме ул9 Рәхимсез көнче иргәме ул эләгер? Әллә ул бөтен яклап бәхетле булырмы9 Була күрсен, берүк!
Җирсү
Бабаларны уйлап җирсим Жир-суларны Уйлап җирсим Авылымны уйлап җирсим. Яшьлегемне уйлап жирсим Бу җирсүемне әҗәл генә алып китәр. Әмма ул җирсү әсәрләремдә калачак.
Киләчәк
Бер авылда мин Карлмаркс исемле жүләр кеше очраттым. Бичара ата кеше Карлнын исем, Марксның нәсел аты икәнен белмәс дәрәҗәдә надан булган, күрәсең. Карлмаркс Гобәйдуллин иде ул. Байтак еллардан соң мин тагын шул
авылга барып чыктым. Клуб тирәсендә яшь кенә бер мәхлук-тилемсә йөри
Исемен кем? — дип сорагач, ул горурланып;
— Дизайнер Карлмарксович Губайдуллин! - диде
Кызлар
Хатын-кызны идеаллаштырырга һич ярамый Үзеңне яшьтән үк өйрәтергә кирәк; хатын-кыз ул фәрештә түгел, ул да жан иясе, анын да йөрәге, бавыры, эчәкләре, тәрәте, бәвеле бар. Хатын-кызны жир кешесе буларак сөяргә кирәк Без фәрештә кызлар эзләп ялгышабыз. Фәрештә диеп өйләнгәнебез ran-гади жир кызы икәнен күргәч, сүреләбез.
Русия
Борынгы исемнәре, борынгы тарихы булган шәһәрләрнең атамаларын сызып, аларга бүгенге түрәләрнең исемнәрен куюдан да әхлаксызрак башка эш бармы икән! Мондый имәнгеч фәгалият бары тик Русиядә генә була ала.
Иҗат газаплары
Күк тулы тургай сайрый. Әрәмәдә кош базары. Су өстендә чабаклар уйнаклый Абзарда тук сыер пошкырып куя. Кайдадыр бәхетле кыз кычкырып көлде... Сагыш талый бәгырьне, сагыш...
Гаҗәп шәй
Киләчәк буынны тәрбияләр өчен Совет хөкүмәте ниләр генә кыланмый Бакчаларда, мәктәпләрдә, институтларда, радио-телевидсниедә шуна өйрәтәләр, тонналаган китаплар чыгаралар. Язучыларны, театрны, киноны шуна җигәләр Ә балалар арасында сәрхүшлск, наркомания, жинаять артканнан-арта бара.
Бер китапсыз, радио-телевидсниесез, партиясез чакта ата-бабаларыбыз ничек итеп таза нәсел тәрбия итә алды икән9
Татар баласы
Борышы ата-бабаларының каһарманлыгы белән горурлана алмаган халыкның углы мин
Капиталистлар дөндекләр: белгән көенчә, күргән көенчә Совет халкы кебек бәхетле тормышта яшәргә теләмиләр
Кибетләрдә, базарда ит-сөт, май юк чагында тәмле ризыкларны ничек әзерләргә өйрәткән китаплар бик күп чыга торган идс
Җнр әйләнә очып Йәрн Киштәләрне басып тора
Титов белән Гагарин; Юан-юан колбаса,
Кибетләргә килеп керсәң, Анысы да булмас иде.
Кильки белән маргарин Дуңгыз балаламаса
(Сара Садыйкова авызыннан)
Мантыйк
— Ни өчен син хатыныңны үтердең?
— Каршы әйткәне өчен
— Каршы әйткәнгә генә кеше үтермиләр.
— Үзенә каршы әйткәннәрне хөкүмәт үтерә ич әле.
Хатынын үтергәне өчен ана биш кенә ел бирмәкчеләр иде, тагын ун ел өстәделәр.
Ысул
Урыс язучыларының тарихи әсәрләренә күрә урыснын ин олы дошманы татар. Татарны бетерер өчен ул ниләр генә кыланмады, сугышта алгы сызыкларга куеп кырдыру дисенме, зинданнарга ябу дисенме, изү, мыскыл итү, чукындыру дисенме — бар да бар. Ләкин татарны алай гына бетереп булмасын алар аңламый Татарны бетерү өчен ана күпләп корал өләшергә кирәк. Баштанаяк коралланып алса, татар бер-берсен кырып салачак.
/Милли Мәҗлеснең Икенче корылтаеннан соң туган фикер/
Фараз
Урыснын фаҗигасе — бөеклек чирендә. Урыс булмаганның фаҗигасе - мескенлек хастасында. Килер заман, урыс аңлар: алай ук бөек милләт түгел икән лә ул. Урыс булмаганнар да алай ук беткән милләт түгел икәнлекләрен аңларлар Ләкин бу чорда фашизм урамга чыгачак. Кан күп коелачак һәм шуннан соң урыс гап-гади халык булып, кимсетелгәннәр дә үз урынына баскач, дөнья тынычланачак
Дәлил
һәр кеше талант белән туа. Моны башкаларга исбат итәргә генә кирәк. Исбат итәргә өлгерсәң - син даһи, өлгермәсәң — эшен бетте, кодагый.
Алиментщикның куанычы
Үз балан өчен алимент түләү ул гадәти бер күренеш, кеше баласы өчен әлимент түли башласан - эш харап!
Тау күлендә
— Биеккәй генә биек тау башындагы күлгә балыклар кайдан килде икән9
Сурәт
Зәңгәр касәдә асылташлар җемелди башлады, ягъни кич булды, күктә йолдызлар кабынды.
Абруй
Баш редактор булунын абруйлы эш икәнен һәркем белә. Алайса, ни өчен бер язучы да стена гәзите “Тынгысыз калэм’Тэ баш редактор булырга тырышмый9
Фикер
Кыю фикер — ул сайрар кош, һәрвакыт читлектә.
Сарман зираты
Бабайлар сөяге өстенә кибет салдыгыз Шушы да булдымы культура!
Чаллы зираты
Шундый мәһабәт бер каберстан иде. Борынгы кабер ташлары, нәфис язулар, изге догалар чардуганнар арасы тәрәтханәгә әверелде. Буш шешәләр, бөкеләр, консерва калайлары, презервативлар ауный борынгылар өстендә. Кемнәр болар? Нинди пычрак, кабих жаннар9 Кайсы илдән9 КамАЗ төзергә килгән яшьләрме, татарлармы, урыслармы9 Кемнәр9 Җавап бирми берәү дә, тик зират таллары гына үкереп-үкереп жылый төн урталарында.
Сайлану
Күпләр белән типтергән хатын иргә чыккач, яхшы хатын булып китә Әллә кемнәрдән калган хатын иргә чыккач та әллә кемнәр белән гүләйт итә... Кыз килеш кияүгә чыгып та, кулдан- кулга йөри башлый торганнар да җитәрлек Кыз килеш кияүгә чыгып, тугры хатын булып яшәүчеләре бар, шөкер
Алдагы өч хатынның кайсысына өйләнер иден9
Ленин
Аны бөек акыл иясе диләр. Исерек Русиядә сәгадәт төзеп булмасын да аңламаган кеше акыллы була аламы9
Демократия
Сәхнәдә ике якта ике “Максим"ка, икешәр автоматчы Көпшәләр тамаша залындагы кешеләргә төбәлгән. Уртадагы өстәл янында президиум утыра Алар бераз бөкрәя төшеп, горилла кебек каш астыннан гына нәфрәт илә залга бага. Җыелышны алып баручы
— Кемнәр каршы9 Каршылар юк! Күрсәтелгән кандидатура бер тавыштан сайланды!
Мәхәббәт
Сөйгәне өчен Ватанын саткан, гаиләсен ташлаганнарны хурлыйбыз Ата- анасы, Ватаны, гаилә мәнфәгатьләренә күрә сөйгәненнән баш тартканны хуплыйбыз. Юкса, мәхәббәт сәясәттә азат булырга тиеш
Тәнкыйтьче
Сәнгать әсәренә соклану бәхетеннән мәхрүм икән, анын хурлавы хуплау, мактавы сүгү булачак.
Яңача мещан
Яхшы китапларны гади халык алдыра алмый, кыйммәт һәм алар кибетләргә кайтмый Кайтса да аларны райком, райкомолдагылар алып бетерә Үзләре дә укымый, халыкка да бирми.
Трамвайда
— Син кайсы институтка кердең9
— Встсренарныйга
— Мал духтыры буласың алайса?
— Нәкъ шулай, дустым.
— Ә мин мсдицинскийга.
— Кеше духтыры буласың инде, алайса.
— Шулай.
— Укып бетергәч син мине, мин сине дәвалыйм булып чыга инде, - дип “Мал духтыры" төшеп калды.
Мсдицинскийга кергәннен иптәше:
— Ул бит сиңа “хайван” диде, син дәшмәдең.
— Ничек9
— Мал духтыры кемне дәвалый соң?
— һәй, аныкын аңламассың: ул һәрвакыт кактырып-суктырып сөйли иңде.
Байрак
“Коммунизм байрагын тагын да югарырак!” дигән өндәмәне үзенчә туры аялап, бер коммунист һәр көн саен идарә каршындагы байракның сабын озынайта икән. Берзаманны байрак күренмәс була. Колга гына күккә ашкан. Мәркәздән килгән вәкил, кайда сезнең байрагыгыз? дигәч, байракны төшерәләр, байрак урынында теткәләнеп беткән чүпрәк кенә булып чыга. Вәкил нидер әйтергә авызын ача. колга озайтучы шундук астына жиффәрә.
Ике заман
Көрәк, кәйлә, китмән, балта белән эшләп тапкан мал гаиләне матур-таза яшәтте. Трактор, комбайн, бульдозер, машина эшне жинеләйтге, әмма гаиләдә күтәрә алмаслык авыр мәсьәләләр артты
Ватансөяр
— Нинди горурлык, нинди Ватанпәрвәрлск турында сөилисен син9 Өстендә— фин костюмы, япун курткасы. Герман зонтигы кулыңда, аягында чех катасы, авызында Америка сагызы !