Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИВАН ГУБКИННЫҢ ТАНТАНАСЫ ҺӘМ ФАҖИГАСЕ


ТАТАРСТАН НЕФТЕ ҺӘМ НЕФТЬЧЕЛӘРЕ ТУРЫНДАГЫ ДОКУМЕНТАЛЬ КИТАПТАН
Татарстан нефте һәм нефтьчеләребезнең эш-гамәлләре турында язучы Марсель Зариповның күләмле китап язуын хәбәр итеп, ул әсәрнең "Яшел чишмәләр" исемле бүлеген журналыбызның 1997 елгы июль (N 7) һәм сентябрь (N 9) саннарында бастырып чыгарган идек. Укучыларыбызга биргән вәгъдәбезне истә тотып, бу санда М. Зарипов китабыннан Татарстан нефте тарихына кагылышлы яңа бер бүлекне урнаштырабыз. Ул Марс Шабаев эшкәртүендә һәм ирекле тәрҗемәсендә бирелә
Яхшы сыналган Кавказ нефте чыганакларын бераз гына өмет уятырдай Идел буе чыганакларына алыштыру, минемчә, хәтер тәвәккәллек кенә түгел, хәтта гади акылсызлыктыр.
Дмитрий МЕНДЕЛЕЕВ.
Нефть сәнәгатенең үсеше һем язмышы турында уйланулар-фикер йөртүләрдән 1887 ел.
Эзләнүләргә уңайлы шартлар тудырылса, дөнь-якүләм әһәмияткә ия гаять зур яңа төбәк пөйда булырга мөмкин.
Иван ГУБКИН.
Идел буенда нефть барлыгын тикшеренү- эзләнү турындагы отчетыннан. 1919 ел.
ке зур галимнең өне шундый капма-каршы фикерләре аркасында, бер яктан төрле казылма байлыклары белен дан тоткан Урал таулары, икенче яктан табигый транспорт юллары булган Идел, Чулман, Агыйдөл. Нократ. Зөя. Ука һем башка йөзләрчә вак елгалар, шул елгалар буенда нефть чыгарырга сәләтле бихисап күп халыкның яшәве исәпкә алынмау — бу төбәкләрдә нефть ятмаларын ачу-табуның озакка сузылуына бөр сәбәп булса, икенчедән, вакыйгалар күрсәткәнчә, иң куәтле нефть фонтаннары димәк, иң өһәмиятлелөре Татарстанда соңлап табылу да шул ук фикерләр каршылыгына барып тоташа
Әйдәгез, картага күз салыйк та, тарихка -Икенче Баку- исеме белән кереп калган бу төбәкләрнең географик торышын тәгаенлик әле Гомуми бер «Зур Идел» исемен алган киңлекләрдә Россиянең ярты промышленносте- сөнөгате тупланган, нефть эзләү елларында да ул шулай булган «Икенче Баку»ның төньягында Котып түгәрәгенә таба Коми республикасына барып тоташкан Пермь өлкәсе; көнчыгышта — кылганлы далалары Урал таулары белән каймаланган Башкортстан республикасы; аннары — уңдырышлы чирәм .җирләр, мәгъдән (металл), нефть һәм газ төбәге булган Оренбур өлкәсе уртадарак — Самара өлкәсенең яшел оазисы белән Татарстан республикасы Куәтле Идел. Чулман. Агыйдел, Нократ суларының бергә кушылган җирләре Нефтькә бай Апшерон ярымутравыннан бик күпкә зур — сигез йөз мең квадрат километр чамасы мәйданны биләгән бу җирләр үзенең -кара алтын»' .запасы белән илнең Бөек Ватан сугышыннан соңгы төп нефть хәзинәсенә әверелде Барысын да санап тормыйча ике күрше республикадан гына саннар китерик Башкортстан бер миллиард тоннадан артык, Татарстан ике миллиард ярымнан артык «җир мае» бирде Шунысын да искә алырга кирәк Татарстан нефте иң яше. аны башка төбәкләрдән шактый соң таптылар Пермьдәге Чусовая фонтаны 1929 елда, Башкорстанның Ишимбае 1932 елда. Оренбур Богырысланы 1933 елда. Самараның Алмалы ерымы (Яблочный овраг) 1933 елда ачылган иде Татарстанның Шөгер нефть ятмасы бары тик 1943 елда гына табылды
«Икенче Баку» дип аталган бу төбәкләрне сусыз-эссе Гарәбстан ком чүлләренә дә чагыштырып булмый, урыс тарихчысы Николай Карамзин «табигать каберлеге» дип тамгалаган Себер сазлыклары да, Америка нефтьчеләре самолетлар белән вахтага йөри торган зәмһәрир салкын Аляска кырлары да түгел бу яклар Хуҗалык итү өчен гаять уңайлы мул сулы елгалар беренчедән, арзанлы транспорт юлы булса икенчедән су урманнар, саф һава — кешеләр яшәү өчен менә дигән тирәлек, өченчедән, уңдырышлы басу кырлар, каерылып печән үсә торган болын-тугайлар шул халыкны ашатып- туендырып тора. Бу якларда нигезләнгөн-төзелгән бихисап сала-калаларда дистәләгән миллионнарча халык яши
Карагыз әле Казан, Уфа. Оренбур. Самара, Пермь — нинди эре административ-индустриаль үзәкләр1 Болар өстенө, җирле әһәмияткә ия булып, инде хәзер дөньякүләм масштабка үрләгән Әлмәт, Бөгелмә Богырыслан, Бәлөбөй. Алабуга. Лениногорск, Троицк, Көнгер, Орск Боларның күбесе соңгы елларда нефть промыселының, машина төзелешенең, төрле казылма байлыклар чыгару, минераль чимал җитештерү, күн-тире эшкәртүнең үзәкләре булып җитешмәдемени?
‘ Бу якларда нефть барлыгы, кем әйтмешли, хан заманнарыннан ук билгеле булган Борынгы җирле халык -таш мае» «тау мае», «җир мае» дип төрлечә атап йөрткән нефть белән арба күчәрләрен майлаганнар, мәгъдән каралтканнар, авыруларны имләгәннәр «Кара алтын»га мөнәсәбәт изге- кадерле булган, аны иң өүвәл дөва-шифа өчен генә тотканнар, аннары соң гына башка хаҗәтләргә файдаланганнар
Россия Фәннәр Академиясенең беренче әгъза-мөхбире Николай Рычковның Идел буе нефть кизләүләре турындагы тәүге язмалары унҗиденче йөз башына карасалар да. Идел-Урал төбәкләрендәге нефтьнең бәхетле сәгате бары тик егерменче йөзнең беренче яртысында гына суга Юкса нефтькә булган гаять зур кытлык бу вакыйганы тизләтергә тиеш булгандыр Ә тизләтмәгән, хәзинә ачылмый яткан Ни өчен?
НИ ӨЧЕН? Мин бу тарихи хәлләр турында күп уйландым Безнең эрага кадәрле кытайлар бамбук-камыш торбалар аша нефть чыгарып азапланган заманнардан. Константинопольнө саклаучы грекларның Судай агып торган -сыек» утларыннан башлап Дмитрий Менделеевның Баку һәм Пенсильвания
нефтьчеләренә барып йөрүләре Иван Губкинның Идел буе экспедицияләренә кадәр булган арадагы -нефть коесы» тарихын актардым, төрле юрау- фикерләүләрне, вакыйгаларны чагыштырып карадым һәм, көтмәгәндә, үземчө кызыклы нәтиҗә ясадым шикелле.
Нефть — ул, чынлап та. табигатьнең ил-дө үләтләрне. кыйтгаларны, халыкларны дошманлаштырган-бүлгәләгән гаҗәеп бер сихерле-аңлашылмас могҗизасыдыр Әгәр дә без ил-дөүлөтләр турында сүз йөртсәк, күрербез бер дәүләтләр нефтькә бай. шуны эзләп табып, җир астыннан чыгарып- эшкөртеп, һәйбәт бөягә сатып байлык-муллыкта яшиләр, ә икенчеләрендө нефть ятмалары юк, алар аны сатып яки яулап-сугышып алырга мәҗбүрләр
Нефтькә өмет белен караучылар да. өметсезләр дә — фән телендә әйтсәк, оптимистлар вә пессимистлар да бар Пессимистлар әйтә табигать байлыклары чиксез түгел, бер заман нефть тә бетәчәк, шуңа күрә аны яндырмаска, ә бәлки бары тик минераль чимал итеп файдаланырга — табигатьтә булмаган төрле кирәкле әйберләрне ясауга, шул исәптән, азык- төлек җитештерүгә дә тотарга кирәк, диләр. Оптимистлар исә, киресенчә, нефтьнең җир астында иксез-чиксез булуына ышаналар, ул анда күл- диңгезләр. хәтта океаннарны тәшкил итә, як та электр энергиясе, яктылык чыганагы, бензин, ягулык майлары итеп теләгәнче файдалан, диләр.
Шушы бүленештән чыгып караганда, бөек урыс химигы Дмитрий Менделеевны пессимистлар төркеменә кертергә кирәктер Ул: «Нефтьне яндыру — мичне акча ягып җылытуга тиң». — дип кисәтә килгән Егерменче гасырда аның тарафдарлары да шул фикерне куәтләгәннәр Атаклы немец физигы Маркс Борн: «Күмер һәм нефтьне яндыру өчен генә тоту гаять зур исраф итүдер», — дигән Ә инде нефтьне-газны иң күп тотучы ил — Америка Кушма Штатларының бер галиме Ральф Ләп «Җирнең тиңсез мирасы булган байлыкны нефть һәм табигый газ килеш кенә яндырып бетерә баруны мин вәхшилек дип саныйм Аларны җылылык алу өчен генә яндыру — җинаять белән бер». — дигән. Нинди кискен сүзләр: «мичне акча ягып җылыту», «исраф итү», «җинаять» «вәхшилек»
Әмма табигать могҗизасы — нефтьне яндыру файдалырак-нөтиҗөлерөк дип караучы оптимистлар күбрәк һәм алар, «исраф итүчеләр», «җинаятьчеләр» дигән тамгалауларга карамастан, үз эшләрен эшли торалар.
Җир куеныннан алынган нефтьнең туксан проценты электр станцияләре, мартен мичләрендә, химик аппаратларның форсункаларында яндырыла; шәһәрләрне җылыта, төрле моторларны эшләтү өчен бензин итеп тотыла, һәртөрле техниканы эшләтә — кыскасы, кайда энергия көче, яктылык һәм җылы кирәк, шунда файдаланыла. Кешелек өчен хаҗәт булган барлык энергиянең җитмеш процентын нефть белән газ бирә
Бу энергия чыганакларын иң күп яндыручы ил — Америка Кушма Штатлары Ул хәзер ел саен бер миллиард тоннага якын нефть исраф итә. Дөнья халкының нибары алты процентын тәшкил итүче 150 миллион америкалылар Җир шарындагы энергия чыганакларының өчтән берен тоталар һем һавага шул кадәр үк өлеш зарарлы матдәләр — углекислый газ. күкерт авыр мәгъдәннәрнең тозлары ишелөрне чыгаралар Аларны җилләр һава ташкыннары белән дөньяның барлык якларына тарата һәм кешеләр өстенө коя тора
ДӨНЬЯ фәне тарихында, мөгаен, бер үк изге эшкә — Илгә иминлек- муллык китерүгә хезмәт иткән, нефть табу өчен янган-көйгөн. әмма бу юнәлештә Менделеев белән Губкин шикелле икесе ике төрле мөмкинлекләр күргән башка галимнәр юктыр да.
Күп балалы гаиләдә төпчек булып туган унҗиденче бала Дмитрий Менделеевның өти-өниләре шактый зыялы булганнар Аның әтисе шул заманнарда Себернең башкаласы исеменә дәгъва кылган Тобольскида гимназия директоры була Дмитрийны ире үлгәннән соң тол калган әнисе педагогия институтына укырга кертә Киләчәктә фәндә исеме якты йолдыз булып янасы егетнең тормыш юлы әнә шулай укытучылык белеме алудан башланып китә
Ваня Губкин да тормыш юлын укытучылыктан башлый Әмма, «пешекче балаларына» гади хәреф танудан артыгы кирәкми дигән фикер хөкем сөргән заманнарда И. Губкин авыл балаларын укырга-язарга. арифметиканың дүрт гамәленә өйрәтүдән ары уза алмаган Шулай да ул җәйгә туган йортына күпмедер акча алып кайта алган Аннары ул педагогик журналда авыл мәктәбендә эшләү тәҗрибәсе турында берничә мәкалә дә бастырган Надан Россиянең авыл мәктәпләрендә шулай мәкаләләр язарлык укытучылар күп булгандыр дип уйламыйк
Шулай итеп. Иван Губкинның да тормышы-язмышы ачыкланган шикелле мәктәп, укытучылык Ул өйләнә, улы туа. Шул заманнарда абруй-дәрәҗөле булган, илдә бердәнбер Тау институтында укырмын дип уйлап та карамый әле
Тау эшенә һәвәслек-дөрт кайчан ничек тугандыр — әйтүе кыен. Авыл побының чарлагында тузанга батып яткан китаплар арасыннан үзе ишетмәгән- белмөгөн фон Клейст дигән берәүнең «Геология» исемле китабын табып алмаган булса, белмим арифметиканың дүрт гамәле кебек ачык аңлаешлы авыл тормышыннан серле эзләнү, өметләр һәм өметсезлекләр югалту һәм табышлар дөньясына — сөйлөп-аңлатып бетермәслек җир асты төпкелләренә тартылган булыр идеме икән ул? Әнә шул бер китап авыл укытучысының күңелен айкап ташлагандыр, серлө-сихерле эзләнүләр вәсвәсәсенә ташланырга мәҗбүр иткәндер, ахрысы
Дмитрий Менделеев, абруйлы башкала университетларына керә алмыйча ул замандагы кагыйдәләргә буйсынып, үзе яшәгән төбәктә — Казан университетында гына белемен дәвам иттерергә тиеш булса Иван Губкин исә, крестьян баласы буларак, педагогия институтыннан ерак сикерә алмый фәнгә юллар аңа ябык була Шуңа карамастан утыз яшьлек укытучы тау инженеры булырга, ташкүмер, мәгъдән рудалары, минераль байлыклар эзләп табарга хыяллана. Бер ел эчендә ул ике имтихан тота гимназиянең өлгергәнлек аттестатын ала. аннары Тау институтына укырга керә
Укып, тау инженеры дипломы алып чыккан Иван Губкин Геологик комитетның адьюнкт-геологы сыйфатында җиденче хезмәткәр булып эшкә алына Аңа Майкоп төбәгендәге Ширван нефть ятмаларының табышмагын чишү бурычы йөкләтелә
Беренче Бөтендөнья сугышы алды еллары Россия академикларының кайчандыр нефть турында «яман исле куе. кара һәм пычрак, ул бары тик арба күчәре майларга, баулар сумалаларга, филтө-факел ише нәрсәләр ясарга гына яраклы» дигән сәер-мөзөк фикерләре инде онытылган Бакыр бронза, тимер чорларына алмашка, атом-галөм чорының алшарты буларак нефть гасыры килә Рудольф Дизель нефть двигателе уйлап таба Америкалы Форд һем немец Даймлер-Бенц «атсыз арбалар» — автомобильләр эшләп чыгара башлыйлар Гадәт буенча, «фәлән ат көчле- дип йөртелсәләр дә. аларны ягулык йөгертә Тимер юлларда паровозлар чабыша Күккә аэропланнар күтәрелә, елгаларда-диңгезлөрдө корабларның күмер белән җылытыла торган казаннарын мазут форсункалары алыштыра Серле «кара май — нефть һәр җирдә кирәк була башлый, баерга теләүче эшкуарлар бер-берсен уздырыл яңадан яңа нефть ятмалары эзләргә тотыналар Америкалылар инглизләрнең борынына чиртмөкче инглизләр исә немец, французларны һәм әлбәттә инде дөнья базарында беренче көндәшләре — урысларны узып китмәкче булып тырышалар
Урыслар да төшеп калганнардан түгел, кәбестә шулпасын чабата белән чөмермиләр, үз нефть мәнфәгатьләре өчен көрәшәләр. Россия базарларында гына түгел, чит илләрдә дә көндәшләрен үз көйләренә биетмөкче булалар Нефть өчен озын-озакка сузылган бу чабыш-бөйгене америкалы Джон Рокфеллер башлап җибәргән дип саныйлар Ул кайда көч белән, кайда хәйлә белән бай нефть ятмалы җирләрнең хуҗасы булып ала, җир маённан керосин кудыра, аны үз ватанында гына түгел, комсыз кулы җитә алган башка илләргә дә сата башлый Инглиз-голланд фирмасы Шелл башында торучы эшлекле- булдыклы Генри Детрингны «нефть Наполеоны» дип йөртәләр, ул Джон Рокфеллерның үкчәсенә басыл килә Бернинди өдәп-өхлак кагыйдәләре
белән санлашмаган бу узыш-ярышка урыслар да катнашып китә һәм, әйтергә кирәк, булдыралар гасыр башында, америкалыларны узып, елына ун миллион тоннадан артык нефть чыгаралар
Әмма нефть сәнәгате тоташ уңышлардан гына тормый. Киресенчә, һәр уңыш өчен чишелмәслек уннарча мәсьәләләрне чишә белергә кирәк була. Менә шундый табышмакларның берсен тикшереп өйрәнүне яшь адъюнкт- геолог Иван Губкинга тапшыралар да инде
Бер карасаң. Иван Губкинның бурычы гади генә Ширван нефть ятмаларының торышын өйрәнү Әгәр исә киләчәк перспективаларны исәпкә алып карасаң — әһәмияте бик зур булырга тиеш бу эшнең Россиянең көньягындагы Майкоп тирәләре, Апшерон ярымутравының бай хәзинәләре Американың нефтьле Пенсильвания штаты белән ярыша алырлык бит Майкоп тирәләре тирән-тирән скважиналар белән тишкәләнеп беткән була, әмма бер нефтьлесенә унысы буш булып чыга. Иң мөһиме — берәү дә моның ни өчен шулай икәнлеген әйтеп бирә алмый Сәбәп нәрсәдә икән соң? Бораулап тишәләр — нефть фонтаны! Янәшә икенчесен тишәләр — буш... Буш, буш, буш! • ,
Бу ятмаларны өйрәнергә нинди генә галимнәр килми, нинди генә фараз итүләр, күрәзәлекләр, теория-гипотезалар әйтелми! Геология фәненең күренекле вәкилләре Паллас, Воскобойников. Гурьев. Вернейль. Леплей, Хюо, Дюбуа де Моннере, Анисимов. Абих, Коткуль Байер. Андросов Эш озак елларга сузыла, тау-тау хезмәтләр языла, әмма гамәли нәтиҗәләр генә күренми Берсе дә «Нефть елгасы менә шушында!» — дип бармак төртеп күрсәтә алмый.
Иван Губкинга, әйткәнебезчә, бурыч гади куела Ширван нефть ятмаларын өйрән-тикшер. төгәл генә иттереп язып-сурәтләп бир Ә ул бөек ачыш ясый Юкса, кулында үзенең элгәрләре файдаланган тикшеренү нәтиҗәләре генә була.
Атом төшен беренче булып ачкан атаклы физик Резерфорд турында бер гыйбрәтле хәл сөйлиләр. Моның бер ассистенты бик тырыш-эшчөн икән — лабораториягә эш көнендә генә түгел, ял-бәйрәм көннәрендә дә килеп эшли икән Резерфорд бервакыт сорый моңардан «Көн-төн нәрсә белән шөгыльләнәсез соң сез?» — ди. «Эшлим. » — дип җавап бирә ассистенты «Гафу итегез, ә кайчан уйлыйсыз?
Хезмәт юлын яңа гына башлап җибәргән тау инженеры Иван Губкин тирән теоретик белемле, тикшеренү һәм гамәли тәҗрибәләре бай булган остазларыннан күпкә калышкандыр, билгеле. Аның бит бар тәҗрибәсе — бер фәнни студент экспедициясе Әмма ул, башкалардан аермалы буларак, күбрәк, димәк, яхшырак уйланган, яхшырак фикер йөртә белгән.
Нефтьле һәм буш скважиналарның картасын сызып-ясап караганнан соң, Иван Губкин үзеннән алда тикшеренгән белгечләрнең бер теоретик фаразларына да туры килмәслек аңлашылмас схемага тап була Ул вакытларда әле җир асты катламнарын чын мәгънәсендә фәнни өйрәнерлек геофизик җиһаз-приборлар да юк, «исәпләп чыгару, «билгеләү» шикелле сүзләр геологлар теленә кермәгән дә чак була. Иван Губкин уйлана башлый ни өчен бер скважинада нефть бар, ә икенчесендә юк?
Ул язылырга тиешле мәҗбүри документ булган күңелсез эш көндәлеген иренмичә төгәл язып бара, аны бит командировка отчеты - итеп Геологик комитетка кайтарып тапшырасы бар. Ә уй-фикерлөре — еракта, дөресрәге, тирәндә — геологик чорлар тирәнлегендә. Кайчан, ничек, нәрсәдән, табигатьнең нинди көч-куөтләре белән ясала барлыкка килә икән бу нефть? Ул ерак заманнарда җир йөзендә тормыш нинди булган, нинди үсемлекләр үскән, нинди бөҗәкләр, кош-кортлар, җөнлек-җанварлар яшәгән?
Иван Губкинның күзләре якты җир йөзен, табигать күренешләрен ничек ачык күргән булса, уй-хыяллары исә ерак гасырларга шулай үтеп керә, өч-биш йөз геологик елларны күрә. Әнә ком өстеннән җитез елгалар йөгерешә, су үзенә таулар-үзәннөр аша юл сала. ләм. ком. вак ташлар түши- түши, катлы-катлы катламнарны үстерә Аннары тау-урманнарның. басу-кырларның астын өскә китереп җирләр тетри, күкләр күкри, барысы да вәйран була..
Елга-суларның юлы бүленә аларны тау-ташлар каплый, елга үзәннәренә елдан ел яңа тау токымнары өелә тора, ком-известиякларга су урынына җәнлөк-җанварлар. төрле үсемлекләрнең органик калдыкларыннан хасил булган башка сыекча — «җир мае» нефть сеңә бара, аннары ул үзе елгага әверелә Менә шунда түгелме икән Ширван ятмаларының сере? Нефть элекке мул сулы елгаларның эзендә бормаланып-бормаланып ятадыр, бәлки Әлбәттә, шулайдыр1 Бик гади, бик ачык аңлаешлы лабаса бу!
Иван Губкинның күрсәтүе буенча Ширван ятмасының Гаврилов участогыңда яңа скважина бораулыйлар бөреп чыккан нефть фонтаны җир асты патшасы Плутоиның утлы җәһәннәмнәрен дә акыл күзе белән күрә алган яшь геологның даһи зиреклеген дәлилли Нефть ташкыны шул кадер көчле була ки. ул биеклеккә 8-11 сажинга кадәр күтәрелә. 400 мең пот нефтьне ыргытып чыгарып ташлый Аның күк күкрәүгә охшаш тавышын Лондон биржаларында да «ишетәләр»
Иван Губкин, үз ачышының бөеклегөн-зурлыгын күңеле белен тоемласа да, һаман өле ышанып җитә алмый Карасана, бик гади һәм шул ук вакытта даһиларча икән бит! Нефть мәңгелек сәяхәттә, ул тау-таш токымнарының күзенәклөре-ярыклары аша саркып, җир асты катламнарының йә берсендә, йә берничә катыңда җыела бара, ө катламнар геологик чорларның миллионлаган еллары дәвамында «кара алтын» саклаучы ятмаларга әвереләләр Теләсә кайда скважиналар борауларга ашыкмау хәерле, ул бары тик көч. вакыт һәм акча сарыф итү генә була икән Алай итеп уңышка өметләнү — печән кибәненнән энә эзләү белән бер Әүвөл җир асты елгаларының юлын эзләп табарга, өнә шундый ятмаларны тәгаенләргә кирәк, шунда гына тырышлыгың бушка китмәс. Башта нефть ятмаларын эзләп тап. аннары гына бораула, шунда булыр — фонтан!
Иван Губкинның беренче җитди фәнни хезмәте бик тыйнак атала «Нефть ятмалы Майкоп районы. Нефтьле Ширван мәйданы» Үзенең теоретик уй-фикөрлөрө, нәтиҗәләре белән бу хезмәт яшь галимне нефть геологиясе фәненең күренекле вәкилләре рәтенә бастыра Иван Губкин фәнни дәлилләренең элгөреге галимнәрнең раслауларына каршы килгәнлеген, әмма кире кага алмаслык көчле һәм ышандырырлык икәнлеген төшенә, әлбәттә
Күрәсең, Иван Губкинның 1912 елда язылган өнә шул хезмәте ике бөек шәхесне — Менделеев белән Губкинны нефть мәсьәләсендә ике якка аерган булгандыр да инде. Шул чик-сызыктан башлап аларның берсенә үз дәлилләренең дөреслеген исбатлау өчен һәрвакыт икенчесенең фикерләренә каршы чыгарга кирәк була башлаган Бу авыр бурыч Иван Губкин җилкәсенә төшкән.
КЫСКАСЫ. Иван Губкинның нефть барлыкка килү органик матдәләргә бәйле дип фараз кылучы өнә шул фәнни хезмәте -җир маеның» килеп чыгышы, ничек ясалуы, ни-нәрсә булуы хакындагы ике теория тарафдарларының гомерлек бәхәсен янә дөрләтеп җибәрә
Нефтьнең килеп чыгышы, аның серләре турындагы әлеге бәхәс күп еллар элек башланган Ул өле хәзер дө дәвам ите һәм. мөгаен, җир астыннан соңгы тамчы «кара алтынны» сыгып алып бетергәнче дәвам итәр Төрле ил галимнәре тарткалаша берәүләре, җир астындагы төрле минералларның су белән кушылуыннан нефть барлыкка килә, дип фараз итсәләр, икенчеләре, кояшның яктылык һәм җылылыгын үзләренә сеңдергән төрле җөнлөк-җанвар һем үсемлекләрнең калдыкларыннан «җир мае* хасил була, дип баралар Иван Губкин да өнә шул нөфтьчө-органиклар сафына баса, ул вакытта инде фәнни ачышларын ясап бетергән Дмитрий Менделеев органик булмаган теория тарафдары булып кала Аныңча «Нефтьнең органик калдыклардан барлыкка килүе бик бәхәсле, су. таулар күтәрелгәндә барлыкка килгән ярыклар аша җир астына үтеп, җир төшенең мәгъдәннәргә бай кайнар сыекчасына кушыладыр да. шуның нәтиҗәсендә барлыкка киледер ул Тимер (чуен шикелле үк) углеродка бай булганлыктан , су углеродлы тимер белән берлектә тимер окисы һәм углеводород бирергә тиеш, димәк, нефть
шулай барлыкка килгән дип уйларга кирәк» Д Менделеевның бу фикере Михайло Ломоносовның «янучан минераллар җир һәм ташлардан ясала» дигән карашы белән дә аваздаш
Ширван нефть ятмалары серен ачып, җир астындагы нефть «елгаларын» эзләү теориясенә нигез салган Иван Губкин фикерләренең дөреслеген, унөч ел үткәч, америкалылар да гамәлдә раслыйлар һәм аны «башмак бавы кагыйдәсе» дип йөртә башлыйлар Шулай итеп, Иван Губкинның, геолог буларак, бәхетле язмышына юл ачыла аны нефть эзләүдә алдан күрүчөн, ялгышмаучы галим итеп таныйлар.
Октябрь революциясеннән соң И. Губкинга илнең җитештерү көчләрен өйрәнү советын җитәкләүне йөклиләр Ул Беренче Бөтендөнья сугышы, революция һәм гражданнар сугышы аркасында җимерелгөн-таркалган илнең, яшь совет дәүләтенең икътисади ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен гаять әһәмиятле булган һәртөрле минераль байлыкларны эзләү эшен юлга сала Төрле төбәкләргә бер-бер артлы геологик экспедицияләр оештырыла. Иван Губкинның хезмәт мәнфәгатьләре көньякта Каспий диңгезеннән алып төньякта Баренц диңгезенә, көнчыгышта Сахалиннан алып көнбатышта Брест чикләренә кадәр — бөтен ил киңлекләренә җәелә Әмма аның иң дөртлөнеп-яратып, җаны-тәне белән бирелеп эшләгән шөгыле, әлбәттә, нефть эзләү була Ширван ятмаларыннан соң ул Керчь ярымутравы ятмаларын, Баку янындагы Лок-Батан нефть фонтанын да ача.
Иван Губкин геологлардан беренче булып нефть эзләүне сукырларча түгел, ө төгәл исәпләүләргә нигезләп алып бару кирәклеген әйтеп чыга. Төрле фараз кылулар, сиземләүләр, тәвәккәллек тә кирәк, әлбәттә, әмма иң мөһиме — төгәл исәп.
Элегрәк «җир маен» коелар, чокырлар казып өстөн-өстән генә чумырып алырга да мөмкин булгандыр Шул рәвешле, Апшерон ярымутравында өсте яткан нефть катламнарын унтугызынчы гасыр азагы, егерменче гасыр башларында берничә елда суырып алып та бетерәләр Ә инде тирәндөрөк булган иң бай катламнарны табу өчен төгәл исәпләүләр, махсус тирән бораулаулар кирәк Шуңа күрә дә, үзенә уңыш арты уңыш килеп торуга карамастан, Иван Губкин артык хыялларга бирелми, тормыш чынбарлыгыннан — җирдән аерылмый Аның һәр уңышы нефть геологиясенә яңа теоретик нигезләр булып өстәлә тора һәм, табигый ки. нефть эзләү, аны табу-чыгару турындагы искергән карашларны юкка чыгара бара «Нефть алласы» Иван Губкин Ширван ятмаларыннан башлап Идел-Урал киңлекләрендәге. Себернең тайга сазлыкларындагы нефть катламнарын эзләүдә һәм табуда төп өч алымга таяна: ничек эзләргә, ничек алырга, ничек эшкәртергә?
ИВАН ГУБКИН теориясенең Дмитрий Менделеев фикерләренә капма- каршы булуы берсенең артык һавалану, үсенү-мактануыннан, икенчесенең исә фәнни карашлары аерымлыгыннан гына килеп чыкмаган Бер үк гомуми мәсьәләгә ике төрле якын килү, фәнни фаразлаулары да ике төрле булу — кыскасы, фикерләр бәрелешедер бу
Иван Губкин Дмитрий Менделеевтан 37 яшькә яшьрәк булган Шактый зур аерма бит Губкин, укытучылык эшен ташлап, авылдан китеп. Тау институты ишеген шакыган заманда Менделеев инде химик элементларның Периодик системасын уйлап тапкан дөньяга танылган зур галим булган Аның гаҗәеп күрәзәчелегенә нигезләнеп, әле йөз ел дәвамында Периодик системаның буш бүлемнәрен башка галимнәр тутырачаклар
Д Менделеев «йорт кошы» түгел, ул бер урында озак тормас хәрәкәтчән кеше булган Нефть чыгару-эшкөртү мәсьәләләрендә килеп туган сораулардан аптырап калган нефтьчеләрнең һәр зар-интизарына сизгер булган ул «Җир маен» табу өчен түккән чыгымнар арта, ә табыш кимегөннөн- кими бара, америкалыларның арзанлы керосины урысларның кыйммәт керосиннарын дөнья базарларыннан кысрыклый. Шундый чакта Менделеев
түзеп торсынмы? Ул Баку нефтьчеләренә, керосины күбрәк чыксын өчен, нефтьне «кайнатуның» яңа ысулларын өйрәтә аны дөя сыртына төялгән турсыкларда ташуны ташлап, торбалар аша куу кирәклеген әйтә Ерак юл дип авырыксынып тормый, океан артына — Америкага китеп бара, аларда нефть чыгару ысулларын өйрөнө. чагыштырып карый үзенчә нәтиҗәләр ясый
Америкалыларның булдыклылыкларына, эшне киң колач белән алып баруларына сокланса да. Менделеев аларны технологик наданлыклары өчен шелтәли, керосин алганнан соң калган нефть калдыкларын яраксызга чыгарып ташлаганчы, алардан тагын да кыйммәтлерөк-табышлырак майлау матдәләре эшләргә мөмкин икәнлеген әйтә Ә инде Америкада йөреп кайткач, ул урыс сәнәгатьчеләренә ялкынлы нотык белән мөрәҗәгать итә. чит илләрнең булдыклы-эшлекле булуларына хәйран калып, баш иеп тормаска, милли горурлыгыңны югалтмыйча, нефть табу эшенең бар авырлыгын күтәрергә табыш та. дан да яулап. Ил-Ватанның имин — мул тормышта чәчәк атуын тәэмин итәргә чакыра. «Мөскөүдөге һәм Рөсөйдөге башка капиталист әфәнделәр!» — дип мөрәҗәгать итә ул нефть сәнәгатьчеләренә — Сез һаман да шулай Рөсөйнең бу бай хәзинәсеннән яхшы табыш алсыннар өчен француз, немец, швед, инглизләргә юл куеп торырсызмы, әллә нефть сәнәгатенең язмышын күптәннән күзәтеп килүче, аның илдәге табигый байлыкларга тиң рәвештә үсүен теләүче галимнең сезгә бу эшнең гаять табышлы булуын яңадан искәртүен ишетеп, аны үз кулыгызга алырсызмы9 Сезгә киң мөмкинлөклөр-иркенлеклөр бирелгән, менә дигән үрнәкләр бар. үз байлыгыгызга үзегез хуҗа булырлык икәнлегегезне шушы эштә дөньяга күрсәтегез әле бер' Сезгә, капиталист әфәнделәр. Россияне һәм Европаны яктырту вә майлау бурычы куела, бу хезмәтне Америка белән бүлешеп, дүрт тиенлек малны биш сумлыкка әйләндерегез, үзегезгә дә табыш булыр җир астында яшеренеп яткан миллионнарча пот байлыкны чыгаручы меңнәрчә эшчеләр кулына да күпмеседер керер»
Өч дистә елдан соң Иван Губкин Дмитрий Менделеев үткән нефть сукмакларының барысын да йөреп чыга Ялгышмыйча күрәзәлек итә белүче галим-геологның нефть фонтаны бөреп чыгарлык урынны бармагы белән төртеп күрсәтә алуына ышанып, аннан киңәш сорарга чират торалар. Ул Баку промыселларын аркылысын-буен үтә. Тәҗрибә туплау өчен Америкага — нефть штатлары булган Техас һәм Пенсильвания төбәкләренә бара Губкин да анда нәкъ Менделеев күргәннәрне күрә, әмма бөтенләй башка нәтиҗәләр ясый Чөнки өч дистә ел эчендә әллә никадәр яңалыклар барлыкка килгән, яңа белемнәр яңача. тирәнрәк фикерләүне таләп итәләр, иң мөһиме — яңа гомумиләштерүләргә этәрәләр
Америкадан йөреп кайткач, Менделеев Россия һәм океан арты промыселларының эшчөнлеген чагыштырып, -бездәге геологик шартлар Пенсильваниянекеннөн күпкә аерыла- дигән нәтиҗәгә килә. Губкин исә 1859 елда ук беренче нефть скважинасы борауланган бу якларда бөтенләй башканы күреп кайта. Аның уенча, биредәге күп кенә чыганаклар, табигый геологик охшашлыклар Идел-Урал төбәкләрендә, алай гына да түгел. Көнбатыш Себер иңкүлеклөрөндө нефть ятмалары барлыгын искәртә Һәм ул Россия геологларына үзенең шул хыял ирешмәслек кыю фикерен ирештерә Аның исәпләүләренә таянып, илдә нефть эзләүнең яңа анык программасы эшләнә Иван Губкин СССР Фәннәр Академиясенең Урал-Кузнецкида үткәрелгән сессиясендә һәм Уфадагы махсус киңәшмәдә чыгыш ясап: -Безнең Көнчыгышның геологик төзелеше АКШның шундый ук төбәкләренә гаять нык охшаш бу очракта без бу охшашлыкны игътибарсыз калдырмаска тиешбездер. — ди һәм өлегө кадәр бөр геолог та әйтмәгән фикерне әйтә. — Урал тауларының аргы ягында даими рәвештә нефть эзләүгә керешергә вакыт»
Шулай итеп, үз хыялында әле Атлантик океан киңлекләре Европа һем Азияны Америкадан аермаган, ул җирләр бербөтен булган борынгы геологик чорларны күзаллап, бөек күрәзәче Губкин Россия геологларын яңа экспедицияләргә дәртләндерә Геологлар Көнчыгышка — Урал артына, өлегө сөр булып ачылмый яткан Себер киңлекләренә юл тоталар Бу вакытта әле • Икенче Баку» дигән төшенчә дә юк. ө тайгадагы Берөзово райүзәге янында
беренче газ фонтаны бөреп чыгарга да ике дистә ел калган була.
Менделеев Баку нефть хуҗаларын нефтьне чыгарудан да, керосин ясаудан да күп табыш алырга омтылулары өчен шелтәләгән, «яктырткыч май»ны Рөсөй губерналарына ташый-ташый күп чыгымнар тотуларын искәрткән. Комсызланмаска. Апшеронда нефтьне чыгарырга гына кирәк, аны эшкәртүне исә хаҗәте булган урыннарда оештыру мәслихәт, дигән.
Менделеевның җанын әрнеткән бу хәлләр өч дистә еллардан соң Губкинны да нык борчый. Һәм ул әле моңарчы ишетелмәгән тәкъдим ясый: чи нефтьне, Менделеев өйрәткәнчә, илнең үзәк төбәкләренә ташып түгел, — чөнки бу эш бик кыйммәткә төшә, бик катлаулы-четерекле, — ө бәлки иксез-чиксез Рөсөй киңлекләрендә яңадан-яңа «кара алтын» ятмаларын эзләп табарга кирәк, ди. Моның икътисади файдасы күп булачак, иң мөһиме — илне һәр төрле очраклылыклардан саклаячак, чик буе чыганакларына гына өмет итеп тормыйча, эшне эчке төбәкләргә күчерү мөмкинлеге туачак. Шулай итеп. Губкин нефть эзләүнең яңа юнәлешен күрсәтә Вакыт аның фикерләренең дөреслеген раслый.
МЕНДЕЛЕЕВНЫҢ ялкынлы чакыруларын күпчелек нефть хуҗалары игътибарсыз калдырсалар да. В. Кокорев дигән берсе аның сүзләренә колак сала һәм нефтьтән керосин аертып алу өчен тикмәгә һава җылытып утыручы газ факелларыннан файдалана башлый Завод хуҗасының Сурахан төбәгендәге өлегә кадәр зыянга эшләп килгән заводы беренче елында ук 200 мең сум саф табыш бирә! Ул заманнар өчен зур акча була бу. Банкротлыкка чыгу алдында торган завод хуҗасы бәхетеннән җиде кат күккә ашардай була, ул Менделеевка үзе белән эшләргә тәкъдим ясый, аңа елга 100 мең сум һәм тагын табышының 5 процентын биреп барырга вәгъдә итә
Илебез фәненең хәерчелектә, сәләтле, танылган белгеч-галимнөрнең бер хезмәт хакыннан икенчесенә кадәр очын-очка ялгап яшәвенә күнеккән безләргә талантка тиешлесен мул итеп түләү — күрелмәгән бер гамәлдер. Ә менә без каһәрләп килгән капиталистлар исем һем түрәлеккә карал түгел, бары тик эш өчен, эшнең нәтиҗәсе өчен генә түлиләр, шәп түлиләр!
Әмма Менделеев та төшеп калганнардан түгел, аның үз горурлыгы бар: ул бит зыялы бай, Калуга губернасында үз утарын тота, шунда аграр тәҗрибәләр үткәрә, файдалы киңөш-төкъдимнөрен ясый. Ул, фидакарь фән каһарманы буларак, барыннан да бигрәк бәйсез-ирекле булып калуны артык күрә һәм завод хуҗасы файдасына гына хезмәт итүдән баш тарта.
Иван Губкинның матди хәле башкачарак була Ул — гаиләләрендә беренче укымышлы крестьян малае, тау эше хезмәтендә гади бер хезмәткәр, юк кына бөягә арзанлы-начар фатирларда гомер сөрүче Аның артыннан да тиз баерга теләгән нефть хуҗалары көтүе белән йөри, аның «җир астын үтәли күрә белүенә» ышаналар, «кара алтын» бәреп чыга торган бәхетле урыннарны бармак белән төртеп күрсәтүен сорыйлар Әлбәттә, зур суммалар бәрабәренә! Ачлык-ялангачлыкның ни икәнен җитәрлек татыган Губкин үзенең укымышлы белгеч икәнлеген онытмый, үз бөясен белә һәм үзенә тиешлесен алудан тартынмый. Кавказга баруларының берсендә ул Мөскәүдөге хатынына болай дип яза: "Хәзер мин бик отышлы эшкә алындым — Таургой ләм вулканы тирәләрен тикшереп өйрәнәчәкмен . Бай әфәнделәрдән көненә 100 сум алырга булдым. Минем белән берәр бәхетсезлек килеп чыккан очракта да сезнең киләчәктә курыкмыйча иркен яшәвегезне тәэмин итәргә телим... Әгәр өметләрем акланса, исән-сау булсам, тагын бер өч меңне эшләп алырмын дип уйлыйм. Ул чагында без синең белән — паннар! Акча мәсьәләсендә тарсынмавыңны үтенәм, гомумән, тиен санау кебек исәп- хисапларыңны башыңнан чыгарып ташла. Эшләребез нинди хәлдә булса да. сине бүтән бер дә шелтәләмәскә сүз бирәм. Без икебез дә балалар өчен яшибез. Шулай булгач, санашып торырга да кирәкми. Әгәр дә кәефем тыныч, үзем сау булсам, мин бик тырышып эшләячәкмен!»
Фөн һәм гамәли эшләрнең табигый мөнәсәбәтләре өнә шундый: бөлгеч-галимнең хезмәтенә эш бирүче яхшы итеп түли Автомобиль короле Форд уйлап табулар короле Эдисонга үзенең «атсыз арба-ларына ни- нөрсәдән көпчәк ясау бурычын куйгач, аңа алдан ук 200 мең долларлык чек язып бирә Фәнни тикшеренүләрне финанслау менә шулай булырга тиеш тә ул!
ИДЕЛ БУЕ төбәкләрен Иван Губкин ишетеп кенә белми 1919 елда ул, Ленинның махсус күрсәтмәсе нигезендә, таланган-җимерелгән, ач-ялангач илдә ягулык мәсьәләсен хәл итү һәм аны нефть кытлыгыннан коткару максаты белән, бу якларга сланец һәм битум эзләү экспедициясе оештыра Хәзерге нефть төбәкләрендә менә дигән юллар, төзек авыл-шөһәрлөр һәр нефтепромыселга асфальттан гына барып керергә мөмкин Ә бит элекке заманнарда
Илдә гражданнар сугышы бара һәркайда җимереклек, ачлык, өметсезлек Транспорт дигәнең — крестьяннарның ябык-арык атлары, башкаладан килгән «зур түрә» татарча белми, мескен бахбайларның хуҗалары урысчаны вата- сындыра. Губкин шул шартларда урман-кырлар, чокыр-чакырлар арасына борчак булып сибелеп таралган татар, урыс, мордва, чуваш авылларының исемнәрен картага төшерө-төшерө. телгә алырдай, нефть табылырдай һәр ноктаны өйрөнеп-йөреп чыга Ул иренми, бу якларга үзенә кадәр килеп киткән бихисап күп экспедицияләрнең материаллары белән таныша, аларны җентекләп өйрәнә, чагыштыра
Губкинның экспедициясе скважиналар бораулауны максат итеп куймый, аның андый мөмкинлеге дә булмый Бу тирәләрне аз борауламаганнар инде, шактый тишкөлөп бетергәннәр, әмма бер генә дә уңышка ирешә алмаганнар Май таплы кизләү-чишмөлөр нефть барлыгын искәртсәләр дә, аның промыселлар оештырырлык запасы барлыгын, бай ятмалар булуын расларга дәлил була алмыйлар әле
Губкин ару-талуны белми Башкалар үз бурычларын үтәгәнгә санап эшләрен түгәрәкләгән урында ул бер генә сорау куя ни өчен7 Ни өчен Геологик комитет белгечләре В Ерофеев. А Замятин. А Нечаев. К. Калицкийларның экспедицияләре уңышсыз тәмамланган7 Ни өчен алар Идел буйларында бай нефть ятмалары таба алмасларына ышанганнар? Әнә бит геолог Г Романовский әле Губкин дөньяга килгәнче үк Идел буе төбәкләрендәге нефтьле катламнарга төшеп җитәргә тырышкан, әмма. — ни аяныч. — уңышка ирешә алмаган Бораулаган скважиналары нефть бирмөсә дө, ул нефть хәзинәсенең төгәл адресын әйтә алган «сыек нефть күлләре девон катламнарыннан башлана» Зур ачышларга тиң нәтиҗә түгелмени бу?! Романовскийга кадәр бер генә геолог та «девон» сүзен телгә алмаган, күз алдына да китерүе кыен булган 350 миллион еллык катламны нефть эзләү кырлары дип атамаган Тирән булсын, буй җитмәслек ерак булсын, әмма башка юл юк — девонга төшеп җитәргә кирәк!
Казан университеты профессоры М Ноинский да «Миңа калса, нефтьне тагын да тирәнрәктән — ташкүмер һәм девон катламнарыннан табу мөмкинлеге юк түгел». — дип әйтеп калдырган
Болар барысы да Идел-Урал киңлекләрендә өстә генә ята торган «җиңел» нефть юклыгын сөйли түгелме? Димәк, бердәнбер нәтиҗә шул «кара алтын хәзинәсен тирәннән — девон, ташкүмер катламнарыннан, ө бәлки тагын да тирәнрәктән эзләргә кирәктер
ШӨГЕРДӘ беренче нефть фонтаны күтәрелгәнче. Татарстан җирендә нефть эзләү дистә елларга гына түгел гасырларга сузылып, ике йөз елдан
артык дәвам итә Бу чор эчендә 95 экспедиция үткәрелә, том-том отчетлар языла, меңләгән тау токымнары үрнәкләре туплана. Берәүләр шул кадәр озакка сузылган нәтиҗәсез эзләнүләрдән өметсезлеккө биреләләр, икенчеләре, өмет өзмичә, һаман да яңа уй-фикерлөр белән яналар
Иван Губкин үз экспедициясе отчетын дөртләнеп-ялкынланып яза. Ул Татарстан җирләрен «дөньякүләм әһәмияткә ия нефть төбәге» дип атый. Язганнарын укып чыккач, соңгы җөмләсенә «уңайлы шартлар булганда» дигән сүзләрне дә өстәп куя. Чөнки ул белә эзләнү-тикшерү эшләрендә «уңайлы шартлар», табигатькә бәйле булудан битәр, кешеләргә бәйле.
Иван Губкинның бу отчеты Ленин күңеленә дә хуш килгәндер, күрәсең Ул 1919 елда төрле төбәкләрдә Идел нефтен эзләү эшен ашыгыч рәвештә җәелдереп җибәрү турында катгый-кырыс директив күрсәтмә юллый «...«Башнефть»нең барлык эш программасы җаваплы, бик ашыгыч Һәртөрле тоткарлау-кичектерү төзәтеп булмаслык зарар китерә Каршылык күрсәтү, республика эшен һәлак итәргә тырышып, аңлы рәвештә аяк чалу дип каралачак»
Эшне киң колач белән башлап җибәрәләр Әйтерсең лә, кайнар бәхәсләр, төрле тоткарлыклар аркасында озак елларга сузылган югалтуларны тизрәк кайтарырга, элекке уңышсыз эзләнүләрне онытырга телиләр. Әмма, комарлану, дәртләнү нефть эзләүчеләрнең көч-җегөрен арттырса да. куелган максатка ирешү өчен җитәрлек җирлек була алмый Гражданнар сугышының иң кызган чагында геолог П Бутов Казан губернасының нефтьле саналган җирләрендә — «кара май» саркып торган урыннарда 12 скважина бораулый тик алар барысы да буш булып чыга. Скважиналар сай борауланган булалар.
1922 елда Идел буйларында эзләнү-бораулауларны дәвам итөргөме- юкмы дигән бәхәс яңадан кузгала. Геологик комитет хезмәткәре К. Калицкий, үҗәтләнеп «Идел буйларында нефть юк. вак-төяк кизләүләр, битум, гудрон, асфальт ишеләр — кайчандыр булып та, инде җилгә очып беткән нефтьнең үле калдыклары гына». — дип бара Иван Губкин исә, шулай ук үҗәтләнеп, бу төбәкләрдә нефть эзләүне туктатмаска өнди.
Көчләр тигез була. Шунлыктан уртак бер килешүгә ирешәләр Бер скважинаны (ул Сөкәй тирәләрендә була) өске карбон катламына кадәр борауларга кирәк, диләр «Шул скважина биргән нәтиҗә эзләнү эшләренең алга таба юнәлешен хәл итәчәк», — дип йомгак ясый К Калицкий Нәтиҗә — янә уңышсызлык...
Ниһаять, башкала түрәләренең түземе төкәнә — Идел нефтен эзләү йөз илле елдан артыкка сузылган бит! — бу өметсез эшне җирле хакимият оешмаларына тапшырырга карар чыгаралар
Тау эшләре надзорының Татарстан идарәсе башлыгы А Аносов җирле совнархоз җитәкчеләренә, нефть эзләү эшләре «чыгымнарга гына китерә» • киләчәктә бу эзләнүләрне туктатырга», «булган техник һәм финанс мөмкинлекләрен гипс, бакыр, күкерт эшкәртүгә юнәлтергә», «санаторий һем ял йортлары төзелешенә тотарга» дигән язу җибәрә
Шул рәвешле, киләчәктә «Икенче Баку» дип йөртеләчәк төбәкнең иң бай мәйданы булган Татарстан нефтен эзләү янә бер дистә елга чигерелә Тау эшләре надзорының Татарстан идарәсе 1924 елның 1 июненнән Идел буйларында нефть эзләү оешмаларын яба Бер елдан соң бу идарә үзе дә бетерелә.
Ә ИВАН ГУБКИН нәрсә эшли? Нөкь шул елларда аңа «авантюрист» тамгасы сугыла Геологик комитетта Губкин Россиянең яңа төбәкләрендә ягулык запаслары эзләү өчен махсус «Көнчыгышнефть» («Востокнефть») оешмасы төзергә кирәк дигән проект белән чыккан була. Менә шунда инде аңарга «авантюрист» мөһере сугыла да
Галим барыбер күңелен төшерми. Ул һаман да эштә, нефть мәшәкатендә
Җей саен кыр экспедицияләрендә катнаша һәр промыселын һәр скважинасын күреп белгән Баку якларына еш килә Чит ил фирмалары белән төзелгән килешүләрне советлар ягыннан төп эшләүче дә ул була Ул Тау академиясе студентларына ялкынлы лекцияләр укый, аларны үзенең уй-фикерлөрен киләчәктә гамәлгә ашыручылар итеп күрә Тау эшенә багышланган журналга мөхәррирлек итү, нәшриятлар белән хезмәттәшлек, нефтькә кагылышлы кулъязмаларга укып бөя бирү кебек эшләр дә аның күп вакытын алалар
Иван Губкин тиздән моторлар чоры килесен, нефтьнең армия флот, авиация өчен ни кадәрле әһәмиятле булачагын башкалардан күп алдан сиземли Шуңа күрә иң авыр экспедицияләргә чыгып китә Менә аның көндәлекләреннән берничә өзек
•Июль 1927 Иртәнге алтыларда уянам Буровойларга йә машинада, йә арбада барам Арып-талып, тузанга батып, ачыгып кич белән бик соң гына кайтам Мин бу рәвешле яшәүдән ялсыз эшләүдән бик тә җәфаланам - «1928 елның 25 июне Буш бер урында иписез-сусыз төн куну Су — радиатордан »
«1928 елның 22 августы. Атка атланып бардык Бер утыз мәртәбә елга кичкәнбездер Ат сыртында, чаналарда таулардан төшәбез Берәр ботакка эләгеп, күзлегем төшеп калмагае, дип курыктым, ул чагында — бетте минем баш!»
Бөр сезонда ул өч экспедициядә катнаша Март аенда гадәте буенча Апшерон ярымутравына бара, аннары шхунада Каспий диңгезе аша Челекен- Красноводск-Небит-Даг маршруты буйлап үте, соңыннан Кара-Ком чүлләрен кичә
НИҺАЯТЬ, озак көткән бәхетле мизгел 1929 елда Уралдагы Чусовая елгасы буенда бер скважинадан нефть бөреп чыга Бу урында нефть булырына исәп тотмыйлар Скважинаны калий тозы табу нияте белән бораулыйлар Бораулау урынын үз эшен яхшы белгән тәҗрибәле геолог Преображинский сайлый
Башта 300 метрга төшмәкче булалар Бер ел бораулыйлар — буш Тагын бер ел үтә — һаман буш Өченче ел үтеп бара инде исөплөнелгөн 300 метр тау токымы борауланган ө шатланырлык нәрсә юк Нишләргә? Мөскөүдөн башта: «Туктатырга!» — дигән әмер килә аннары башкала түрәләре бу уйларыннан кайталар, скважинаны геологик максатларда бораулауны кирәк табалар Анда — тирәндә җирнең тау-таш корсагында ни-нөрсөлөр бар? Нинди процесслар бара? Боларны белү-өйрөнү дә зур эш бит! Менә инде 325 метр тирәнлеккә җитәләр, шул чагында Преображинский янына куркынган-каушаган бер бораулаучы йөгереп килә «Скважинада — газ1»
Чынлап та, торбада кызыл балчыклы измәгә ияреп чыккан тау токымнары кисәкләрендә метан газы куыклары күренә Метан — углеводородларның иң гадие аның молекуласы да. нефтьнеке шикелле үк. углерод һәм водород атомнарыннан тора Әллә соң инде?!
Преображинский бораулаучыларга сак булырга куша Икенче көнне скважинадан чын «кара алтын» — нефть бөреп чыга!
Нефть фонтанының көче зур булмый, ул тиздән тына, әмма аның шаулап-сызгырып чыгуы сүнеп барган өметләрне уятып җибәрә
Иван Губкинның шатлыгына чик юк. Моннан бер ел элек ул Бөтенсоюз Совнархозында утыручы түрәләрнең ишеген кабат шакып янә бер экспедиция оештыруны сораган, янә аның үтенечен кире какканнар иде Һәм менә — рәхим итегез! — җирнең «кара каны» — нефть — менә ул!
Чусовая нефте табылуны дәлил итеп. И Губкин 50 скважина бораулый башларга, зур Урал-Идөл киңлекләрен Ухта тайгаларыннан алып Оренбур далаларына кадәр тикшөрөп-өйрөнеп чыгарга тәкъдим кертә Ул заманнар өчен күрелмәгән программа була бу Күпме көч. чыгым вакыт сарыф итеп табылган бәхетле нефть тамырын югалтудан куркып. Чусовая тирәләрендә 29
скважина бораулый башлыйлар. Әмма «Инде нефтьтә коенабыз!» дигән өметләр янә челпәрәмә килә. Скважиналарның ичмасам ник берсе берәр тамчы нефть бирсен! Ишекләр яңадан ябыла, өметләр сүнә. Бу төбәкләрдә нефть булуына ышанмаучылар яңадан Менделеевның илле еллар элек әйткән сүзләрен искә төшерәләр.
Юк, Иван Губкин төшенкелеккә бирелми. Көрәш — аның тормышы. Ул үзенең фәнни карашларының дөреслегенә ышана, аның ихтыяры нык. Үзен «авантюрист» дип тиргәүчеләргә ул да усал итеп җавап бирә белә. Бу очракта инде намус саклап тору юк. Ул үзенең газет-журналлардагы һәр чыгышында «халык дошманнары»н. «социализм төзү эшенә корткычлык күрсөтүчеләр»не тирги, ул еллардагы гадәт буенча «бөек юлбашчы»ның «даһи күрсәтмәләре»н телгә ала, Сталинны -Ватандагы нефть промышленностеның кайгы-хәсрәтләрен тирәнтен белүче» дип атый. Иван Губкин исем-дөрөҗөләрен әйтеп тетмәләрен теткән шәхесләрне нинди язмыш көткәнен күз алдына китерү кыен түгел! «Өчлек»ләр хөкеме, урман кисү, канал казу эшләренә сөрелү, «Гулаг»ның чәнечкеле тимерчыбыклары...
Шулай! Тарих караламаларсыз языла, күпме төзәтергө-агартырга тырышсаң да. булмый: хакыйкать, никадәр ачы булмасын, хакыйкать булып кала!
Башкортстан. Самара, Оренбур нефтьләренә ачкыч табылып, чиксез җиңү шатлыгы кичергәннән соң байтак вакыт үткәч кенә Татарстан нефте дә «буйсына». Моны да Иван Губкинның гаебе итеп санаучылар табыла: ни өчен «Икенче Баку»ның иң бай чыганакларын башта ук күрсәтмәгән, янәсе.
Татарстан нефтенең беренче нокталары: ташкүмер чоры байлыкларына юл ачкан Шөгер скважинасы, тагын да тирәнрәк яткан девон чорына үтеп кергән Баулы скважинасы, иң данлыклы скважина — Тимәш авылы янындагы өченче скважина. Соңгысы Татарстан нефтенең 90 процентын биргән гаять зур Ромашкино ятмаларына ачкыч булды.
Хәзер җөмһүриятебез промыселларында «кара алтын»лы скважиналар 30 меңнән артык. Аларны санап бетерү өчен төгәл компьютерлар кирәк. Чынлап та, бер уйласаң, яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр шикелле бихисап күп бу нокталарны нишләп шулай озак — йөз еллар буе эзләгәннәр икән? Хәзер безгә сәер тоела шул.
1932 ЕЛДА геологларның Бөтенсоюз конференциясе үткәрелә. Күп дау-бөхөсләрдөн соң. Идел буйларында, бигрәк тә Идел аръягында эзләнү эшләрен мөмкин кадәр тизләтергә кирәк, дигән карарга киләләр. Яңа трест — -Көнчыгышнефть» («Востокнефть») тресты төзелә. Ул эзләнү-разведка эшләре өчен махсус оештырылып, аның бердәнбер бурычы да илнең көнчыгышында нефть ятмалары эзләү була.
Ниһаять, көтелгән уңыш геолог А. Блохин Ишембай авылы янында яхшы нефть фонтанына юл ача. Иң мөһиме — бу инде очраклы табыш түгел, алдан эзләнүләр нәтиҗәсендә нигезләнеп. Губкин күрсәткәнчә, нефть ятмалары булырга мөмкин урыннарны тәгаенләгәннән соң билгеләнгән төшкә куелган скважинадан чыккан «кара алтын» була. Аннары Жигули таулары итәгендәге Алмалы ерымында да нефть табыла. Бу уңышларны дәшмичә калдыру мөмкин түгел инде. Шулай итеп, дәһшәтле сугыш алды елларында нефть өчен көрәш фронтында зур җиңүгә ирешелө.
Нефть эзләү, аны табу һәм эшкәртү мәсьәләсе коммунистлар съездының карарларында директив күрсәтмә буларак кабул ителә. 1929 елда Идел-Урал буйларында 5 геологик һәм 1 геофизик партия эшләсә. 1938 елда аларның саны 58 гө җитә. Бу — бөтен дөньядагы саннардан да күбрәк була, чөнки капиталистик фирмалар элек-электән үк зур мәйданнарда эзләнеп, көч һәм чыгымнар түгеп тормыйлар, күбрәк тирән скважиналарга исәп тоталар.
Инде Иван Губкин үзенең бөтен гомерен багышлаган бу көрәштә җиңеп чыкты, аның теләкләре үтәлде, ул канәгать һәм бәхетле булырга тиеш шикелле. Әмма бу тынгысыз җан тынычланып кала аламы соң?!
1934 елда И.Губкин геологларның Уфада үткәрелгән киңәшмәсендә, фикердәшләренең кырыс йөзләренә туры карап: «Уралның көнчыгышында, Көнбатыш Себернең иксез-чиксез киңлекләрендә — иңкүлекләр-тигезлекләрдә нефть тупланырга уңайлы катламнар очрарга мөмкин дип саныйм Шул уй- исөпләр мине Уралның көнчыгыш итәгеннән нефть эзләү фикеренә китерде,* — дип белдерә
Нефть эзләү өчен яңа географик киңлекләр билгеләп, И. Губкин •Өченче Баку»га җирлек әзерли Ул Идел-Урал нефте өчен барган озак һәм авыр көрәшнең биредә дә кабатланасын, никадәр көч түгеләсен каршылыклар буласын алдан күреп-белеп тора
КӨНЧЫГЫШ һәм Көнбатыш Себер нефте өчен барган аяусыз көрәш турында сөйләүне башка вакытка калдырып торып, Татарстан нефте өчен көрәшнең Иван Губкиннан соңгы чорларын искә төшерик
Татарстан нефтен эзләү утызынчы-кырыгынчы елларда бер көчөеп-бер сүлпәнәеп дәвам итә тора Беренче бишьеллыкта (1929-1933) бу эш бик сүлпәнәйгән була. Бу хакта Татарстан нефтенең соңгы могиканнарыннан берсе, үз вакытында нефть һәм химия промышленносте буенча КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре С Князев болай яза «Идел-Урал төбәкләрендә геологлар һәм нефть эзләүчеләрнең төп тырышлыгы беренче бишьеллыкта нефтьне пермь катламыннан (тирәнлеге 500 метрлардан артмаган катлам М 3 ) эзләүгә юнөлтелгөн була. 1923-1933 елларда борауланган 120 эзләнү скважинасының бары тик 6 сы гына пермь катламыннан тирәнрәккә борауланган
Беренче бишьеллык чорында (1929-1933) Татарстан җирендә бораулау эшләре бөтенләй диярлек алып барылмый Әлеге 120 скважинаның тик икесен генә Татарстан АССРның Үләме елгасы буенда бораулыйлар Беренче бишьеллыкта барлыгы 81643 метр җир асты борауланган булса, шуның 645 метры, ягъни 0,7 проценты гына Татарстанга туры килә
Шуңа бәйле рәвештә, промышленность өчен яраклы нефть табу мөмкинлекләрен күрсәтерлек нинди дә булса яңа геологик дәлилләр алынмый Татарстан. . геологик эзләнү оешмалары күзеннән бөтенләй төшеп кала.»
Шулай булса да, эзләнүләр дәвам итә төрле җирләрнең геологик рөсем-схөмаларын алалар, кыр экспедицияләре йөри тора Әмма бу ялыктыргыч авыр эшләр сукырларча башкарыла, иң кирәклесе — тирәнгә бораулау эшләре үткәрелми Большевиклар партиясе Үзәк Комитетының директив күрсәтмәләре, боерыклары хәттин ашкан була, ө эш. файдалы нәтиҗәләр бик аз.
Ил өстендә болытлар куера Менә-менә дөньяда тиңе булмаган сугыш башланырга тора Германиядә хакимият фашистлар кулына күчә Ил-халыкларны канга батырган Икенче бөтендөнья сугышы 1939 елның 1 сентябрендә башланып та китә Бәхете — Иван Губкин бу дәһшәтне күрми дөнья куя
Россиядә Татарстан нефте өчен көрәш дәвам итә «Сызраньнефть* трестының геологик бүлек башлыгы Александр Мельников республикабызда промышленность нефте ачылудан дүрт ел элек алдан төгәл прогноз бирә -Икенче Баку» нефть промыселларының күпчелеге Татарстан чикләрендә булыр» — ди ул. Аннары аны «Татнефтөгазразвөдка» трестының баш геологы итеп билгелиләр
Нәкъ менә А Мельников бәхетле Шөгер скважинасының урынын «Шушында!» — дип күрсәтә Бу юлы эшкә ашык-пошык кына тотынмыйлар Ялгышудан куркалар 1939 елның 4 маенда геологлар вышка-манара утырту урынын тәгаенләү өчен зур киңәшмәгә җыелалар Әмма киңәшмә карары шатландырмый җир асты байлыкларын андый тирәнлектән эзләргә әле җитәрлек әзерлек юк, дигән фикергә киләләр
Икенче киңәшмә бөр елдан соң — 1940 елның 3 июлендә үткәрелә Тирән скважина бораулауны янә кичектерәләр Бары тик шул елның 16 9 •
октябрендә гене фәрман бирелә -Башларга вакыт!»
А Мельников бораулауны үзе башлап җибәрә, борау астына бәхеткә тиен акча да ташлый.
Татарстан нефтенә юл ачкан әлеге Шөгер скважинасын авыр сугыш елларында бораулыйлар. Ач-ялангач заман Зәмһәрир салкыннар Алыштырырга мөмкин булмаган берничә ир-ат кына бронь белән калдырылган, башка барлык эшләрне ирлөре-сөйгөннөре фронтка киткән хатын-кызлар башкара Алар бораулаучы да, верховой да. дизелист-моторчы да Киемнәре — кырык ямау, ашау-эчү — такы-токы, аякларында — чабата. Иң авыр эштөгеләргә көненә бер килограмм ипи бирәләр Калганнарга норма әзрәк дүрт йөз грамм ипи, айга ярты кадак шикәр, бер килограмм ит Шул рәвешле, өч ел бораулыйлар Ирлөре-сөйгөннөре Мөскөү, Сталинград. Курск өчен канлы сугышлар алып барганда хатыннар шундый ук фидакарьлек белән, үзләрен аямыйча, нефть өчен көрәшәләр Беркем дә зарланмый-шыңшымый, берәүне дә каһәрләми, һәркем аңлый — илгә нефть кирәк!
Шөгер нефте көткәннән алдарак — 650 метр тирәнлектән бәреп чыга, юкса, әле берәр километр бораулыйсы булыр, дип уйлаган булалар Ура! Җиңү! Тантана! Менә ул гасырлар буена көтеп-хыялланып алган җиңү! Ничә буын геологларның кайгы-шатлыгын берләштергән җиңү!
Аннары Александр Мельников җөмһүриятебезнең нефть таҗындагы иң кыйммәтле энҗе булган Ромашкино ятмасын ача. Г. Романовский моннан туксан еллар элек күрәзәлек итеп әйткән урын була бу «Скважиналарны тирән итеп борауларга кирәк... Пермь катламнары астында сыек нефть күлләре барлыгына ышанам Нефть девон катламнарыннан чыга башларга тиеш», — дип әйтеп калдырган ул.
Димәк, девонга, җир астына 2 мең метр тирәнгә — геологик чорларның 350 миллион еллык ераклыгына төшеп җитәргә кирәк!
Тирә-як болыннарда ромашка чәчәкләренең ак диңгезе шаулап утыргангамы эш кәгазьләрендә урысча «Ромашкино» дип аталган татар авылы Тимәш янында бораулана бу скважина. Шөгер нефть фонтаны бәреп чыккач ук бораулый башлыйлар аны. Беренче уңыш дәртне арттыра, артык көтәрлек тәкатьләре калмый. Әмма беренче ике скважина буш булып чыга. Янә өметсезлек.
Инде Бөек ватан сугышы җиңү белән тәмамланган. Эшлә дә эшлә генә! Шулай да геологлар өченче скважинаны бораулау өчен артык каударланмыйлар Тирән бораулау ноктасын билгеләгәнче, башта берничә ел әзерлек эшләре алып баралар. Бер-ике авызлары пешкәч, вышка-манараны гына да ике ел күтәрәләр, һәр шөребе, һәр тактасы җентекләп тикшерелгән кырык метрлы манара, ниһаять, күккә аша Бораулау эшләрен 1946 елның җөендә башларга булсалар да, ул тагын ярты елга тоткарлана. Скважина 1947 елның 31 гыйнварында гына бораулана башлый. 1948 елның сентябрендә төгәлләнә Менә ул билгеләнгән-планлаштырылган тирәнлек! Нәрсә булыр? Соңыннан «бу нефть фонтаны манараны җимереп ыргыта язды» дип. журналистлар күпертел җибәрсәләр Дә, чынлап та, мондый бай нефть ятмасы әле СССРда беренче мәртәбә табылу була бу. Аны Сөгуд Гарәбстанындагы Гһавар, Кувейттагы Бюрган нефть гигантларына тиңлиләр Әле Самотлордагы могҗизалы нефть күленең исеме дә ишетелми ул заманда. Кирөкле-тиешле бөтен эш- гамөллөрне башкарганнан соң, дүртенче тәүлек дигәндә генә нефть бәреп чыга Аңа күкләргә ыргып утырырга ирек бирмиләр «Кара алтын» ташкынын шунда ук ябып, торба аша бер зур саклагычка җыя баралар Аннан соңгы скважиналарны бер-берсеннөн 10-15, хәтта 20 шөр километр ераклыкта бораулыйлар Дөньяда күрелмәгән хәл була бу! Һәр ун скважинаның тугызы нефть бирә! Ромашкино ятмасы табылуга бер ел үткәннән соң исәпләп чыгаралар мондагы «кара алтын» запасы 2 миллиард тонна!
Татарстан нефтьчеләренә гаять катлаулы бурыч йөклөтелө. елына 100 миллион тонна нефть алырга!
Александр Мельников пенсиягә киткәндә җөмһүриятебездә 2 миллиард тонна нефть алынган була инде Бу, дөнья валютасы белән исәпләгәндә, Татарстан илгә 200 миллиард долларлык кара алтын биргән, дигән сүз!
ИВАН ГУБКИН уй-хыяллары тормышка ашкан бу бәхетле мизгелләрне күрә алмый Ул 1939 елның язында алтмыш алты яшендә дөнья куя
Шулай итеп, илнең нефть өчен аяусыз көрәштәге зур бер чорын колачлаган бөек шәхес, бай тормыш тәҗрибәсен, сәлөтен-талантын шәкертләренә калдырып, мәңгелеккә күчә. Аның бүген дә иртәгә дә урынлы булган абруйлы сүзләре кала «Нефть эшенең киләчәге хакында фикер йөрткәндә өметсезлөккә урын булмаска тиеш-
ИВАН ГУБКИННЫҢ тантанасы һем фаҗигасе Әйе, әйе. фаҗигасе дә! Чөнки киләчәк буыннар, үзләре җыйган белем-гыйлем югарылыгыннан торып, үз элгәрләренең уңышларын гына түгел, хаталарын да энәсеннән җебенә кадәр тикшерә, аларга көлемсерә үле бер түбәнсетү белән карый икән — бу чынлап та фаҗига Шуны да онытмаска кирәк Иван Губкин фәнни нигезләгән, дөрес күрәзәлек иткән нәрсәләрне гамәлдә тикшерел карар өчен ул заманнарда тиешле техник чаралар да җитәрлек булмаган бит әле Ул хыял күзе белән девон катламнарында күргән «кара алтын- хәзинәсенә ачкыч табу җиңел булмаган шул Димәк инде дөнья куйган шәхесләрнең мөмкинлекләре дә хәзерге буыннарныкыннан күпкә азрак булганлыгын онытмаска, шуны аңлап хөкем чыгарырга кирәктер Аларны иң элек майтарган эш- гамөллөре, бөек ачышлары өчен рәхмәт хисе белән искә алып, аннары гына хаталарын төзәтү хаҗәт Безнең максат — алар ясаган хаталарны үзебез кабатламау'
ТАТАРСТАН җиренең нефтьлеме-юкмы икәнлеге турындагы мәсьәлә күптән хәл ителгән кебек Промыселлар «кара алтын-ны суырта тора, посөлок-шөһөрлөр төзелгән, аларда бер миллионлап халык яши, ярты гасыр эчендә Апшерон ярымутравы скважиналары йөз елдан артык вакыт дәвамында биргәннән өч мәртәбә диярлек артык нефть чыгарылган Инде нәрсә кирәк тагын? Тагынмы? Татарстан нефтенең киләчәк язмышы турында уйларга кирәк Димәк,' янә кайнар бәхәсләр, каршылыклар, көрәшләр
«Җир маө-ның бәхетле тамыры тагын югалып бара бит «Кара алтын-ны хәзер җөмһүриятебезнең көньяк-көнбатыш төбәкләрендә генә суырталар, җирлөребезнең икенче яртысы — кысыр Эзләнүчеләр күпме генә тырышмасын, нефть юк, тирөн-тирөн борауланган йөз ярымлап скважина нәтиҗә бирмәде Янә борчулы сораулар нигә булмаганны эзләп азапланырга, бәлки, бу тирәләрдә бөтенләй дә юктыр ул нефть дигәнең? Булган, сыналган урыннарда тагын да тирөнгөрөк төшәргә кирәктер, бәлки?
Эзлөргөме-юкмы? Берәүләр «Утыз ел буе эзләп, 150 буш скважина бораулау Татарстанның төньяк-көнбатыш төбәкләренә өметләнмәскә кирәклекне аңлата», — дисәләр, икенчеләре исә «Эзләнүләрне туктатырга ярамый», — дип баралар Кайчандыр бер-берсен күрмичә үзара бәхәсләшкән ике галим — Менделеев белән Губкин бәхәсен хәтерләтмиме соң бу?
Әлбәттә, Татарстан нефте һәм нефтьчеләре турында документаль китап язучы автор буларак, мин эзләнүләрендә кыю һәм үҗәт булган өметле оптимистларны хуплап аларны. җиде кат үлчәп тә. һаман сак кыланган, тәвәккәллеккә җөрьәт итмәгән өметсез пессимистлардан якларга тиешмендер Әмма ләкин фен ул берәүләрне берсүзсез күкләргә чөеп, икенчеләрне бөтереп тирги торган өлкә түгел Бәхәсләшсеннәр, көрәшсеннәр — фәндә нөкь шулай гына алга китеп була Бәхәсләрдә генә алтын хакыйкать туа Күренекле физик Петр Капица әйткәнчә фәндә фикер каршылыклары калмый икән, ул индө зиратка таба атлый
Төре нефть өчен тере фән, һөҗүмчән һәм яшәүчөн фән кирәк'