Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИСКЕ ЧАРШАУЛАРНЫ АЛЫП ТАШЛЫЙ


ГАСЫР АЗАГЫ житкәндә үткән тормышка яңадан әйләнеп карач мөмкинлеге тудырылды. Элек эшләнгән эшләрнең байтагын хәзер ‘яна иләктән иләргә" күнегеп барабыз. Шунда, кызып китеп, киләсе гасырга алып барырдай кайбер унышларыбызны да юкка чыгарырга теләк белдерүчеләр очраштыргалый әле. Мондый хәл бигрәк тә әдәбият, сәнгать дөньясына бәйле бәхәсләрдә үзен нык сиздерә Дөрес к<<йберәүләрнен ул бәхәсне “үз хаҗәтләрен" истә тотып башлап җибәргән булуы да ихтимал: элеккеләрдән бушаган шүрлектән урын калмасмы, янәсе Югыйсә берничә буын әдәбият сөючеләрнең якты йолдызы булып янган шәхесләргә кизәнүләрне аңлавы читен. Ә инде “Җир улларьГн данлап шигърият юлына баскан өметле шагыйрь совет чынбарлыгында фәкать "Ертык тун" вакыйгаларын җырларга тиеш булды", кебегрәк, дөреслектән ерак торган сүзләрне ишеткәләү авыр да. аяныч та. Бигрәк тә өлкәнрәк буын вәкилләре — бөек Такташнын якты иҗатыннан рухи азык алып тәрбияләнүчеләр өчен бик авыр бу сүзләрне ишетү
Классиклар киштәсеннән читләштерелергә пкш табылганрак әдипләр исемлегенә Галимҗан Ибраһимовны "теркәргә" теләүчеләр дә күренгәли сыман. Ул, имеш, фәлән дә төгән, революциядән сон “үз җырын" җырламаган, яна заманга җайлашырга бик тә тырышкан имеш Мондый караш бигрәк тә милләтпәрвәр әдип Гаяз ИсхакыЙ исеме вә иҗаты халыкка кайтарылган көннәрдән соң көчәя төште шикелле Бу икс олуг шәхесне капма-каршы кую, соңгысының иҗатын вә көрәш юлын чиксез күтәрү исәбенә элеккеге '‘остаз "ны түбәнәйтергә тырышу очраклары күренгәли башлады (Моның нәтиҗәсе, хәтга ки, олуг әдип тууына йөз ун ел тулган көннәрдә дә үзен сиздерде, көндәлек матбугатта Г Ибраһимов иҗатына һәм эшчәнлегснә багышланган җитди хезмәтләр күренмәде диярлек.)
Ә бит аларны бср-бсрсснә каршы куярга кирәкмәс иде Алар икесе ике шартта бер үк “юнәлештә" хәрәкәт* иткәннәр диярлек Галимҗан Ибраһимов Гыйльми Үзәкне җитәкләгән чорыңда гына да татар халкының үз калыбында калып, киләчәккә барышы өчен дип күпме хезмәт куйган кеше ич. Шушы өч елда ул башкарган игелекле эш- гамәлләрне башкаларыбыз унар, утызар елда да тиешенчә эшли вә күтәрә алмастыр, мөгаен Татар халкының киләчәк язмышын кайгыртып яшәвең, шул юнәлештәге тырышлык-омтылышларын күреп торган, шуңа бик тә эчләре пошкан кайберәүләр Г Ибраһимовны шул вакытта ук тезгенләргә теләк белдерәләр икән, монда инде ни- нәрсәдер бар, димәк. Аның үз милләте киләчәге өчен астыртын көрәш алып барганлытын ерак Төркиядә яшәргә мәжбүр булган элекке каләмдәше һәм фикердәше Габдслбари Баггал да сизенгән Шунда нәшер ителгән “Казан төркиләре" китабында ул: “Рус революциясе кайгылары аны да бетереп ала һәм, нәтиҗәдә, большевик була, — дип язды — Тик Г Ибраһимов “милли большевик" иде Ягъни. Рухиядә урнаша барган яңа режимга яраклашып, үз халкына, милләтенә файдалы булачагына, үз сүзләре белән әйткәндә, “татар мәдәниятен төзи алачагына" ышана иде 1926 елда Баку шәһәрендә узган тюркологик конференциядә алфавит алыштыруга каршы торган төркем арасында була һәм ул — милли коммунист - Бакуда узган вакыйгалардан соң ук шик астына алына"
Бик дөрес сүзләр Бу юлларда тик бер генә чата бар Г Ибраһимов ул
"конференция барышында алфавит алыштыруга каршы торган төркем арасында түгел, шул абруйлы төркемнен җитәкчесе булган кеше Шушы уңайдан әдипнен хатыны, язучы Гөлсем апа Мөхәммәдованын истәлек язмаларына мөрәҗәгать итик 1994 елда Казанда нәшер ителгән “Олы юл” китабында ул әдипнен Бакудан бик борчылып кайтуын искә төшерә. "Галимҗан Ибраһимовнын докладыннан соң күтәрелгән дискуссия шул дәрәҗәдә тәртәдән чыгып китә ки. нотык сөйләүчеләр кызып, ярсып берсе артыннан берсе аны милләтчелектә, пантюркизмда һәм башка төрле гөнаһларда гаепли башлыйлар. Г. Ибраһимовнын Татарстан делегациясе җитәкчесе икәнлеген онытырга теләгән иптәшләр дә була. Мәсәлән, утырыштан сон баскычтан төшеп барган делегатларны кинога төшереп алалар, лентадан Галимҗанны кисеп ташлыйлар, аның аяклары гына лентада кала. Конференциягә багышлап чыгарылган җыентыкка аның доклады да, соңгы сүзе дә кертелми"
Ә менә Казанда шул ук елларда уздырылган бер ябык киңәшмә кәгазьләренә күз салыйк. Анда бит саен диярлек Г. Ибраһимов телгә алына. Менә милли интеллигенциягә “бәя” бирү өлеше. "Казан революциягә кадәр дә милли эшлеклсләргә бай иде... Аларнын бер өлеше чит илләргә чыгып китте, бер өлеше үзебезнең илгә таралды. Ә бер өлеше Казанда калды һәм, коммунистлар битлеге киеп, үз эшләрен дәвам итте. Татарстан Республикасында милли зыялылар туплана башлады, бу бигрәк тә 1926 елда сизелде. Г Ибраһимов, Н Надеев аеруча активлык күрсәттеләр. Алар “милли азатлык хәрәкәтендә" зур стажлы кешеләрнең зур төркемен Мәгариф халык комиссариаты һәм нәшрият органнарына эшкә урнаштырдылар. Шуннан сон алар үзара берләшә, оеша башладылар Г Шәрәф... һәм башка милләтчеләр “Яңа китап” дигән нәшрият ширкәте кордылар Ачыклавыбызча, әлеге ширкәт пролетариат идеологиясенә каршы көрәшүне максат итә (Шунда чыккан китапларга тискәре бәя бирелә.) Г Ибраһимовнын “Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак?" дигән китабының эчтәлеге сезгә мәгълүм инде...”
Шуннан соң “конкрет тәкъдимнәр" бәян ителә. “1. Идеология фронтындагы көрәшне туктату юнәлешендә: а/ Академик Үзәктә Г. Ибраһимовнын янәдән эшләвенә юл куймаска. (Төрле мәгариф вә мәдәният оешмаларында эшләүче тагын 9 кешенең исемнәре атала һәм: “Актив милләтчеләр буларак, аларны эштән бушатырга", дип әйтелә.) б/ Академик Үзәкнең эш планын. милли караштагы элементларны кысып чыгару максатында янадан карарга, урыннарына марксистик яктан тотрыклы иптәшләрне җәлеп итәргә. Мондый мәсьәләне 1927 елда куярга мөмкин”
Китерелгән мисаллардан күренә ки, "милли большевик" әдип Г. Ибраһимовнын революциядән соңгы фәнни һәм ижади эшчәнлеге хәзер күзалланган кысаларга гына сыеп бетми икән. Аның эшчәнлегенең асыл максаты “большевикларга ярашып, ак күмәч ашап яшәргә омтылу”лардан бик ерак тора. Үзалдына бөек максат куеп, армый-талмый татар милләтенең киләчәге якты булсынга хезмәт итә ул. һәм аның егерменче, утызынчы еллардагы иҗат эшчәнлегснә дә үз чорына якын килеп бәя бирергә тиешбездер Әдәбият галиме Альберт Яхин бер чыгышында әйтеп үткәнчә, Г Ибраһимовнын революциядән сон тудырылган әсәрләрен бәяләү өчен аларны тирәнтенрәк өйрәнү зарур Аларны бәяләгәндә элекке еллардагы карашлардан баш тартуда зарурдыр, бәлкем. Мәсәлән, "Тирән тамырлар” романындагы "унай” каһарманнарга гына җентекләбрәк карагыз. Революциягә кадәрге авылда алар эчеп-тузып. канга батышканчы сугышып йөргән башкисәр егетләр. (Бу очракта, бәлки, бөек пролетар язучы Максим Горькийнын "Ана” романы йогынтысы да бардыр Чагыш-тырмача яшь, яна туып килүче татар прозасы — егерменче елларда ана тулыр-тулмас илле яшь" чамасы — рус әдәбияты йогынтысыннан азат түгел әле.) Ә баш каһарман Фәхри йомшак күңелле Зифа карчык хәтерләвендә "йөзендә, күзендә нур юк иде" рәвешендәрәк төсмерләнә. Мондый мисаллар китереп мин һич кенә дә бу романның “сыйнфый” эчтәлеген инкарь итәргә җыенмыйм Әмма шулай да аны трәнтенрәк өйрәнү, төрле ысуллар кулланып эшкәртелгән асыл ташны әиләндергәләп караган кебек, төрле тарафтан карап бәяләү заманы җиткәндер aim уйлыйм. Әлбәттә, бу сүзләр әлеге бер романга гына атап әйтелмиләр
ЭЛЕККЕ авыл өйләренең чуклы-бизәкле чаршаулар белән бүлгәләнүен хәтерләүчеләр бардыр әле. Әби-бабаларыбыз шулай урын-җирләрен, караңгы мич артларын чит-ят күз күрмәсен өчен дип каплап, “чаршау артына яшереп" күяряар
иде Мина калса, бөек шәхесебез Г Ибраһимов “ызбасында” да ятлар күзеннән чаршау белән томаланып, капланып торган урыннар байтак әле Әлбәттә инде, бу очракта анын биографик “ызбасы" күзалланыла Анын исемен һәм ижатын караңгы гүр базларыннан халкына кабат кайтарган, мәрткә киткән “жаньГн янадан терелткән илленче-алтмышынчы елларда әһәмият биреп бетерелмәгән, яисә заманасына күрә әһәмият ителергә тиеш булмаган күп кенә фактларга бүген күзне ачыбрак карарга, ул биографик ак таплар өстенә капланган “иске чаршаулар"ны алып ташларга вакыт җиткәндер кебек. Әлсгәчә исә безнсн алда — күпчелек әдәбият сөючеләр алдыңда әдип шәхесенен бик үк ачык, тулы булмаган, фән телендә “яссы портрет" дип аталган рәсеме генә калка сыман Аны хәзер, голографик ысул белән төшерелгән заманча портретлар эшләнгән кебек, укучы алдына тулы гәүдәсе белән китереп бастыру зарур Ә моңа ирешү өчен анын биографиясен тирәнтенрәк өйрәнергә, элек “табу салынган темалар"ны. фактларны да тулырак яктыртып, ул шәхесне тулы канлырак иттереп торгызырга кирәктер Һәр
20 еллар сонына караган бу фото- фикер иясенә хас булган ялгышулары, абыну- рәсемдә ике гомерлек дус. элекке •Вәлия* сөртенүләре, эзләнүләре белән бергә мәдрәсәсе шәкертләре Г Ибраһимое Туып-үскән Солтанморатын калдырып. (сулда) белән Ш Әхмәдиее (уртада) зур юлга аяк баскан беренче адымнарыннан ук яшүсмер Галимханны ниндидер бер билгесезлек биләп ала сыман Укуын дәвам итәр өчен ул ни сәбәпле туган йортыннан өч йөз илле чакрымнарда булган Оренбург каласын сайлаган? (Дөресрәге, андый хокук, әлбәттә, Гыйрфан мулла карамагында булган, аны ул сайлаган.) һәм нишләп үзләреннән илле-алтмыш чакрымдагы Уфа мәдрәсәләренә өстенлек бирелмәгән9 Бу чорда бит инде Уфадагы “Госмания" мәдрәсәсе тирә-якта абруй казанган, жәдиди ысуллы уку йортларыннан саналган була Шунда ук “Хәсәния" мәдрәсәсе дә “эшләп тора" бугай. Әнә бит атасы Гыйрфан мулла да үзләреннән ерак тормаган Кыешлы авылы мәдрәсәсендә генә белем нигезләрен үзләштергән. Соңрак анын Троицки каласына барып чыгуы, якын туганы хәлфәлек иткән мәдрәсәдә бераз белемен янартканнан сон, шунда укытырга калуы — очраклы хәл диярлек. Шул хәлфә Гыйрфан анасынын кардәш-ыруы булмаса. мөгаен ул атналар буе йөк арбасында интегеп, дүрт-биш йөз чакрымдагы ерак шәһәргә юл тотмаган да булыр иде, Рахманкулов ахун хәзрәтләре белән якыннан аралашмас га иде Чөнки әле ул заманда Себер тимер юлы ачылмаган Ә менә ни өчен ул улларын анда укырга җибәрмәгән9 Анысына әлегә җавап юк Югыйсә бит инде Галимханнар авылны калдырып киткән чорда Самара белән Чиләбс аралыгында поездларның гөрләтеп йөреп торган чагы һәм ул поездлар Солтанмораттан кырык-кырык биш чакрымнардагы Дәүләкән станциясендә озаклап тукталыш ясыйлар Ә Оренбургача исә янә атналар буе ат-арбада интегеп барасы, кыр эшләрен эшләргә тиешле атларны өшәндереп, аларны кимендә бер айга эштән аерып торасы һәм шуна да карамастан Гыйрфан мулла шул юлны сайлый Ни сәбәпле’1 Бәлки аларнын Оренбург белән электән килгән бәйләнешләре булгандыр’ Бәлки, мишәр өммәтеннән булулары сәбәпле һәм кайчандыр "башкорт, мишәр гаскәре"нә кергәнлектән, ул гаскәрмен төп үзәге булган Оренбургта якын туганлык хисләрен саклаучы берәр жан иясе яшәгәндер9 Болар әле Һич тә ачыкланмаган, һәм андый “вак" нәрсәләр белән кызыксынучы да әлегә юк шикелле (Мишәрлек мәсьәләсенә килгәндә исә — Киев төрмәсенә ябылганда Галимхан кулыннан нәкъ шундый тамга салынган паспорты алына.)
Шул ук юл өстендә, әмма авылдан нибарысы бер-икс тәүлеклек арада, Солтанмораттан сиксән-туксан чакрымнарда атаклы Эстәрлебаш авылы мәдрәсәсе дә бар әлс. Узган гасыр азакларында анда мәшһүр шәхесләрдән Шәмсетдин Зәки, Гали Чокрый, Мифтахетдин Акмулла кебек, исемнәре мәдрәсәдән-мәдрәсәгә таралган сүз осталары белем эстәгәннәр. Ниһаять, шул ук мәдрәсәне булачак яшь шәкертләрнең бабалары, булачак Нурмөхәммәт мулла бетереп, үз авылына кайткан. Һәм шул Нурмөхәммәтнең улы Гыйрфан үз балаларын никтер тагын да сраккарак, Оренбург тарафына ук олактырмакчы. Сәбәбе нәрсәдә? Мөгаен мона бүген тәгаен генә җавап биреп булмыйдыр
Шәкерт Галимҗан биографиясендә ниндидер бер эз калдырган икенче бер мәсьәлә — 1901-1902 елларда, “Вәлия” мәдрәсәсендә укыган елларында анын генерал Бикчуринда кучер вазифасын үтәве. Очраклы гына бер хәлме бу, әллә сон алдагы сорауларга да беркадәр ачыклык кертергә ярдәм итәрдәйме? Мирсалих Бикчурин Оренбург төбәге морзалары токымыннан була, 1838 елда шушы шәһәрдә хәрби уку йортын төгәлләгәннән бирле патша хөкүмәте вәкилләре белән җирле халык арасында арадашчы-тылмач. Кырык елга якын үзе укыган кадет корпусында һәм сонрак ачылган рус-казакъ махсус мәктәбендә егерме ел чамасына сузылган укытучылык эшчәнлеген дә шул ук “тылмачлык вазифасын үтәү’’ дип бәяләргә ярыйдыр Чөнки анын төп эше яшь офицерларны, ягъни булачак патша чиновникларын татар, башкорт, казакъ, фарсы, гарәп телләренә өйрәтү була. Шушы телләрне өйрәнүдә күренекле урын тоткан мәгълүм дәреслск-хрсстоматиясс дә (“Начальное руководство к изучению языков... с приложением русско-персидско-татарских слов”, 1859. 1869 елларда нәшер ителгән), мәкалә-очерклары да жирле халыкның зыялы катламы тарафыннан хуплап каршы алына. Ягъни, генерал Бикчурин гадәти бер солдафон гына түгел, үз чорынын зыялы бер галиме. Бу кеше сиксән өч яшендә, 1903 елда Оренбург каласында вафат була. Һәм менә шул төрки, фарсы, гарәп телләре профессоры дәрәҗәсендәге генерал карамагында Галимҗан кучер хезмәтен башкара. Ләкин ул вазифаны кайчан, кай араларда башкарган сон бу шәкерт? Җәйге каникул вакытларындамы? Юк шикелле Чөнки истәлекләрдә анын, агасы Шакир- җан белән бергәләп, һәр җәйдә атасына кыр эшләрендә булышканлыгы бәян ителә. Укулар тәмамлануга аларны авылда көтеп алганнар. Алайса ул карт генералны кыш айларында, икенде-ахшам тирәләрендә дәресләрдән бушагач атта йөрткәндер? Ләкин шулай соңлап ул генерал кайларга гына барды икән? Морзалар клубына да, рестораннарга да, тәтәйләр тарафына да түгелдер, мөгаен. Ара- тирә шул якындагы мәчеткә йөргә- ләсә генә инде. Шәкерт белән генерал юлда сөйләшкәннәрме? Сөйләшсәләр ни хакында, ни- нәрсәләр турында? Телләр өйрәнүгә, әдәбият укуга кагылышлы
Б^Т™ынОТ1Т^С°РаУЛаР Т’ Ә *авап Т0ТарЛЬ1К дә™лләр юк әлегә. Мирсалих Бикчуриннын бай китапханәсе белән дә кызыксынмыйча булдыра алмагандар бу зирәк шәкерт Ләкин ул хакта да истәлекләр юк. Галимҗан белән бер үк елларда Оренбург мәдрәсәсендә укыган Шакир җан агасы да, туганнан-туган агась/һәм якын eSCCRM°XTaP Ибраһимов та НИКТСР ул дәверне бик саран искә алганнар Монын nZ2S<6kCP ГСНӘ’ МИНемчә 1917 елдан сон тормышның һәм шуңа бәйлеР рәвештә дөньяга карашнын кинәт үзгәрүе, кискен борылыш ясавы. Р
Ялта шәһәре. 1929-1930 еллар Уртада Г Ибраһимов белән Г Мвхәммәдова Ике кырыйда Гозәеровлар гаиләсе
һәм шушы үзгәреш әдип биографиясендәге икеле-микеле уйлануларга урын калдырган
тагын бер вакыйгада нык чагыла Гыйрфан мулланын Галимханны Вәлия" мәдрәсәсенә
урнаштыруы мәсьәләсе. Истәлекләрдә һәм хәтта ки күп кенә сораулар тудырган бер романда
да бу вакыйганы "малайнын чирләшкә булуы" белән бәйлиләр Ай-Һай, шулаймы икән'’ Һич кенә
дә ышандырмый торган сәбәп, соңыннан, дөньяга карашлар нык үзгәргәч уйлап чыгарылган
сәбәпкә охшап тора бу Имештер, ике улын да тиз арада дан-шөһрәте тирә-якка таралып
өлгергән "Хөсәения" мәдрәсәсендә укытырга дип алып килә дә мулла, кечесен, ул чирләшкә
дигәч, бозыграк һавалы начаррак тәрбияле икенче бер уку йортына урнаштырып китә Никтер
мона бик үк ышанасы килми һәм ышанмау өчен кайбер сәбәпләр дә юк түгел
Г Ибраһимов исеме кабат халкына кайтарылганнан сон күрше ике республика
матбугатында ана багышлы бик күп истәлек язмалары дөнья күрде. Алар бигрәк тә туган ягында
— Башкортстанда дүрт-биш ел дәвамында чыга тордылар Истәлек авторларының күпчелеге
Галимхан белән яшьли үк таныш булган, бергә үскән, бергә укыган кешеләр иде Хәтеремдә, ул
истәлекләрнең кайберләрендә Гыйрфан мулланын уртанчы улын аеруча бер ярату белән
яратканлыгы һәм кечкенәдән үк аны үз урынына мулла итәргә өметләнүе дә тасвирланган иде
Гөлсем апа Мөхәммәдованын "Эзләнүләр" китабын редакцияләү чорында мин шул
хакта әдипнен хатынына да сөйләдем һәм шул ук фикерне ул да хуплады. Ата- аианың баштагы
хыялы, әлбәттә. Әхмәт ахун. Нурмөхәммәт вә Гыйрфан муллаларның варисы итеп Галимханны
күрергә теләү була Әмма яшь мәхдүм бу өметләрне акламый, тормышта үз юлын сайлый һәм
үз юлын сайлау белән генә чикләнмичә. Гыйрфан мулланың язмышындагы үзгәрешкә дә төп
сәбәпче ул була Мәгълүм ки. вафатына берничә ел кала Гыйрфан карт муллалыктан ваз кичә
Истәлекләрдә Гыйрфан мулланын шактый ук кырыс холыклы булуы, якыннарына карата
таләпчәнлеге тасвир ителә Анын таләпчәнлегс. әлбәттә инде, йорт эшләрен башкаручы ялчы
Әхмигә һәм уллары Шакиржан белән Галимханга карата гына булмагандыр Кирәк вакытта ул
башка даирәләрдә дә үз сүзендә тора алырдай бер абруйлы мулла булгандыр, мөгаен Шуна
күрә дә, “улын чирләшкә бугай, шунлыктан укырга алмыйбыз". дип аны “Хөсәения"
мәдрәсәсеннән борып чыгаруларына бик үк ышанасы килми. Бу вакыйганы мин башкачарак кү -
залдына китерәм
Узган гасыр урталарында ук инде зыялырак катлам кешеләре арасында милләтебезнең
киләчәк яшәешенә аек бер караш туа. Ул карашнын асылы — яшь буышты үз чорлары
таләпләренә хас килердәй рәвештә тәрбияләү, заманча белемле итүдән гыйбарәттер Ул
вакытта күнелләрдә йөргән төп фикерне Фатих Кәрими соңрак бер әсәрендә болайрак бәян итә.
татарда указлы муллалар ишле генә, указсыз муллаларга кытлык хәзер, ди. Ягъни, татарга хәзер
заманча белемле кешеләр күбрәк кирәк, димәкче Яшьли ятим калып, ялан кырда йомран аулап
һәм кирпеч базларында кирпеч сугып үскән, шул сәбәпле төпле белем .тудан мәхрүм ителгән
булачак миллионер Хөсәсиовләр дә моны яхшы аңлаганнар һәм узган гасырның сиксәненче
елларында шул максаттан чыгып Оренбург каласында “Хөсәения " мәдрәсәсенә нигез салганнар
Мәдрәсәнең төп юнәлеше — яшьләргә дөньяви белем бирүдән гыйбарәт булган, бу уку
йортында чалмалы муллалар укытуга йөз тотмаганнар Заманында бу хакта кайберәүләр
тарафыннан мөфтият һәм патша чиновниклары исеменә атап шикаять хатлары да юлланган
“Хөсәения "нен йөз шәкертеннән ун имам да чыкмый, дип зар елашканнар алар Мәдрәсәнең
зыялы сәүдәгәрләр эшмәкәрләр һәм белемле мөгаллимнәр әзерләүне максат иткәнлеге исә
Әхмәт бай Хөсәсновнен васыятнамәсеннән дә ачык күренә Риза Фәхретдиновнын “Әхмәт бай"
кзттабынла китерелгән мәгълүматка караганда, һәр елны мәдрәсәне уңышлы тәмамлаган унике
шәкерткә укуларын башка ил университетларында дәвам иттерү өчен унике стипендия
билгеләнгән була Һәм байтак шәкерт шушы форсаттан файдаланып Истанбул. Бейрут. Томск.
Петербург институт вә университетларында Европа дәрәжәссндә белем үзләштерүгә ирешәләр
Ләкин Хосәснов байларны бөтенләй диннән язган, дәһри затлар итеп күзаллау да дөрес
булмас Ун сәүдәгәр, утыз эшкуарга тәңгәл рәвештә чама белән бер -ике рухани ага кирәк
буласын ла алар онытып бетермәгәннәр Һәм шулай ук үз акчаларын.* үз нәселләре вәкиле
Мөхәммәтаәлигә фәкать дин әһелләрен әзерләүгә йөз тоткан мәгълүм Вәлия" мәдрәсәсен
ачтырганнар Мина калса, менә ни өчен Гыйрфан мулла йомшаграк холыклы зур улы
Шакиржанны дөньяви белем бирүче Хөсәения тә илтеп тапшыра да. үзенең ата-бабаларыннан
килгән вазифаны дәвам итәргә тиешле
Галимханны исә "заманнан артта калганрак” “Вәлия" мәдрәсәсенә урнаштыра. Әмма язмыш һәм
Галимханның зирәк акылы аның киләчәк хыялларын чәлпәрәмә китереп ташлыйлар Галимҗан
бу мәдрәсәгә аяк баскан туксанынчы елларда ук инде Оренбург төбәге үзенең әд ип вә
шагыйрьләре белән дан казанган төбәккә әверелгән була. Монда, Каргалы “каласында” яшәп
иҗат иткән Утыз Имәни, Һибәтулла Салихов, Шәмсетдин Зәкиләрдән сон татар прозасынын
башлангыч әсәрләрен биргән Фатих Кәрими, Риза Фәхрстдинов, Тимерша Соловьев, Яр улла
Вәлисвләрнсн ижат җимешләре дөнья күргән, ул әсәрләр шушы төбәк халкы арасында киң
таралган булган Әлбәттә инде менә шушы үрнәкләр Солтанморат авылының булачак мулласын
юлдан яздыралар “Вәлия"дә уку чорында Галимҗан бик якыннан булмаса да шушы ижади
шәхесләрнең күпчелеге белән аралашып яши, билгеле Ә инде Мөхәммәтвәли мулла атасы Гани
бай тарафыннан Гыйлман Кәрими белән берлектә беренче милли типография дә булдырылгач
/1901 ел/, яшьләр арасында иҗатка омтылыш тагын да көчәйгәндер дип уйларга урын кала
Димәк ки, булачак күренекле язучы Галимхан Ибраһимов белән аның каләмдәше вә "Вәлия"
мәдрәсәсе буенча шәриктәше Шәһит Әхмәдиев күңелендә тәүге иҗат бөреләре шушы чорда
бөреләнә башлаган булырга тиеш.
НӘШРИЯТТА эшләвемнең сонгы елларында, мәрхүм Фәрваз Миңнуллин кушуы
буенча мина Галимхан Ибраһимовка бәйле мирасның тугызынчы томын тәшкил итәргә
тиешле өч калын папкадагы кулъязмалар белән танышырга туры килгән иде Ул кулъязманы
мәгълүм әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты Фатыйма Ибраһимова әзерләгә н
һәм бик тәфсилле генә “Соңгы сүз” өлешен дә язган. Бу томга Г. Ибраһимовнын үз кулы
белән русча, егерменче елларда язган берничә автобиографиясенең татарчага
күчермәләре, хатлары һәм башка төр язма истәлекләре керәчәк. Шул исәптән Киев
төрмәсендә тутырылган сорау алу, тентү беркетмәләре күчермәләре, төрмә җитәкчелеге
тарафыннан Казан жандарм идарәсенә юлланган хатлар, аннан алынган җавапларның да
бер өлеше теркәлгән. Шунда ук 1910 елда Уфа губернасы тарафыннан әдипкә бирелгән
паспортның күчермәсе дә бар.
Ләкин бу папкалардагы документлар һәм язмалар Г. Ибраһимовнын 1915 - 1920
еллар аралыгындагы тормышын бик фәкыйрь чагылдыралар әлегә. Аеруча анын сул
эсерлар фиркасындагы эшчәнлегенә бәйле архив материалларының булмавы аяныч. Чөнки
бу томга керәсе материаллар әле илдә коммунистлар партиясе җитәкчелек иткән чорда
тупланганнар һәм, табигый инде, әдипнен биографиясен шул фирка таләпләреннән чыгып
“дөресләргә” тырышу, яраклашу гамәлләре үзен нык сиздерә Мәгълүм ки, 1917 елгы
февраль инкыйлабыннан сонгы бер елда гына да Г Ибраһимов татар халкы хәл иткән
берничә зур корылтайда катнаша, сул эсерлар платформасына бәйле рәвештә анда
нотыклар сөйли. Шул ук вакытта ул җыелыш-съездлардан үз катнашында нәшер ителгән
"Ирек”, “Безнең юл” газеталарына күләмле мәкаләләр жибәреп тора. Димәк ки, шул чор
матбугатында һәм беркетмә-документларында аның актив эшчәнлегенең эзләре сакланган
булырга тиеш, һәм алар белән дә бүгенге көн укучысы танышырга хаклыдыр дип уйлыйм
Мәрхүм Исмәгыйль ага Рәмиев мина (һәм Әмирхан ага Еникигә) Галимхан
Ибраһимовны 1917 елның декабрендә Оренбург каласында уздырылган башкорт
кардәшләрсбезнең тарихи корылтаена озата барганлыгын тәфсилләп бер сәйләгән иде Ул
корылтай Мөстәкыйль башкорт автономиясен төзү карарын кабул итә һәм аның чикләрен
билгели. Шул корылтай карарында: “Бсзнен мөстәкыйльлекне кем таный, без шуның яклы”,
дигән тарихи сүзләр языла. Озакламыйча Омск каласыннан аклар хөкүмәтенең Башкорт
автономиясен рәсми тануы һәм акчалата, һәм корал белән ярдәм итәргә әзер булуы
хакында хәбәр алына. Зәки Вәлиди җитәкчелегеңдә Рәсәйдә беренче автономия шушылай
туа. (Дөрес, ул житмеш елга якын рәсми рәвештә танылмады һәм ул хакта хәбәрләр
булмады диярлек.)
Менә шушы корылтайда Г. Ибраһимов та кунак буларак кына катнашмый, берничә
мәртәбә жыелыш менбәренә күтәрелеп, кайнарланып нотыклар сөйли. Без бүген аның анда
ни-нәрсәләр сөйләгәнен белергә тиешме7 Шуннан соң гына ул шәхес безнең алда тулырак
ачыласы түгелме7 Ә бит анын биографиясендә монгтый ачыкланмаган, барланмаган
фактлар байтак әле
Мәсәлән, аның 1919 елның җәй башында өч-дүрт айга сузылган “югалып торуы ’ы.
Бер юрама буенча, бу айларда ул Колчак гаскәрләре биләгән Себер
тарафларында разведкада йөри Ләкин гомерендә солдат кисме кимәгән, мылтык тотып
карамаган бу кеше адмирал Колчак армиясенсн нинди серләрен ачыклады да. ниндирәк
мәгьлүмәтләр туплады икән сон9 Әллә инде унсигезенче елнын җәендә үзенә карата
гаделсез гамәлләр тойганнан сон. башка кайбер зыялыларыбыз кебек, шул исәптән
Габдулла Кариев үрнәгендә бер тын почмакта яшәп, илдә кайсы көчнен жинәссн көтеп,
әдәби иждт белән генә шөгыльләндеме икән'
Истәлекләрдән күренгәнчә, бу айларда ул ерак Кызылъяр (Пстропавсл) шәһәренә үк
барып житкән һәм анда элекке "Тормыш" газетасы мөхәррире. 1919 елда Колчак армиясе
офицеры булган Вагыйз Нәүрузов белән дә очраша язган бит. Ә бит шул ук шәһәрдә икс-өч ай
элегрәк кенә әле большевиклар тарафыннан Уфадан сөреп чыгарылган Милли Идарәбез эшләп
килә, анда "Идел-Урал штатлары н төзергә "маташкан" төп көчләрдән Гаяз Исхакый, Фуат
Туктаров. Габдслбари Баттал. Закир Кадыйри һәм башка шәхесләр тупланган була Шул
шәһәрдә алар берничә ай дәвамында "контрреволюцион" дип бәяләнгән "Маяк" газетасын да
нәшер итәләр Классик әдибебезнен дә шулар тирәсенәрәк елышыр нияте булмадымы икән
дигән "көфер" уйлар да башка килгәли Шушы темага Афзал ага Шамов белән фикер алышкан
заманнар да булды. Ул да бу очракта ачыклыйсы нәрсәләр күп әле дип белдергән иде Аның
тарафыннан 1966 елда чыгарылган истәлекләр китабында бу вакыйгага караган ике генә язма
урнаштырылган. Шушы ук вакыйгаларны башкачарак тасвирлаган тагын берничә истәлек
тупланган иде, әлегә без аларны ул китапка кертмәскә дип кинәштек. дип әйткән иде Афзал
абый. Ул истәлекләр хәзер архивка тапшырылган булса кирәк.
Унсигезенче елгы "гаделсез гамәлләр” турында да берничә сүз әйтәсе килә Әдипнең
хатыны, ана багышлап документаль повестьлар язучы Гөлсем агы Мөхәммадова бервакыт мина
мондыйрак вакыйга сөйләгән иде. 1918 елнын июлендә, сул эсерлар Германия илчесен
үтергәннән һәм большевикларга каршы баш күтәргәннән сон. сул эсерлар фиркасында
торучылар барлык дәүләт эшләреннән куылырга тиеш булалар Үзәк мөселман комиссариаты
карамагында оешкан большевик иптәшләр дә комиссар урынбасары Г Ибраһимовнын
кичекмәстән эштән китәргә тиешлеге турында белдерәләр Ләкин әле ул елларда андый ячейка
карарларын тиз генә үтәргә күнекмәгән булалар. Комиссар Мулланур Вахитов та урынбасарын
яклаган булса кирәк Ләкин шулай да Лениннан шәхси рөхсәт алу кирәк була. Әдип үзе бу хакта
Владимир Ильич тарафыннан кабул ителдем, аңа үземнең фактик позициямне сөйләп бирдем
Ул бу мәсьәләгә карата катгый рәвештә "Эшләгез!' диде", дип яза (Г Ибраһимов “Әсәрләр", I
том, 12 б.) Әмма. Гөлсем апа раславынча, комиссариатның большевиклар ячейкасы әгъзалары.
Ленин бабабыз “Эшләгез'' дип әйткәннән сон да үз фикерләрендә калалар һәм Г Ибраһимовка
ышанычсызлык белдерүләрен тәкрарлыйлар Шул арада М. Вахитов, үз урынына Г
Ибраһимовны калдырып. Казанны Колчак гаскәрләреннән сакларга дип китеп бара. Г
Мөхәммәдовл шуннан соңгы хәл-әхвәлне “Олы юл' документаль повестенда болайрак
тасвирлый “Шундый чиктән тыш авыр, кыен шараиттә Галимҗан Үзәк Мөселман
комиссариатындагы үз вазифасын башкаруны дәвам иттерде. Ләкин үзенең көннән-көн
хәлсезләнә барганын сизә башлады Билгеле анын физик халәтенә мәгълүм вакыйгалардан сон
туган рухи киеренкелек тә тискәре йогынтысын ясамый калмагандыр Төрле шикләнү,
шөбһәләнүләр, шуна бәйле мөнәсәбәтләр эзсез югалмый лабаса " һәм. белгәнебезчә,
озакламыйча Г Ибраһимов авырып китеп, көрәш мәйданыннан юкка чыга. Әлеге Колчак
гаскәрләре тылына оештырылган бәхәсле сәфәргә чаклы диярлек
Г Мөхәммәдованын югарыда телгә алган әсәрендә "коммунист биографиясе "нә тап
төшерердәй тагын бер кечерәк эпизод бар әле Ул да булса Г Ибраһимовнын беренче өйләнүенә
бәйле "Үкенечле төн" сәхифәләре Мәшһүр әдипнең илдәге зур чуалышлар башланганрак бер
дәвердә Дәрдемәнднсн өченче кызы Розага гашыйк булу вакыйгаларын элегрәк елларда мина
И Рәмиевтән дә. башк.злардан да ншсткаләргә туры килгән иде "Офыктагы рәшәләр" әсәремдә
мин шул хакта бер язган да идем инде Ләкин анда кызның исемен бутаган булганмын “Офыктагы
рәшәләр" “Казан утлары" журналында басылып чыккач та Әсма апа Шәрәф минем хатамны
төзәтте Риза Фәхрстдинов кызы буларак, ул Дәрдсмәнд балалары белән бергә үскән. Роза
исемлесе белән аеруча якын мөн.к-әбәггә булган "Галимҗан әфәнде Розага өйләнмәкче иде.
нишләптер аралары өзелде", — диде Дәрдсмәнд вафатыннан сон Розаның әнисе белән Орск
һәм Баймак кдааларында яшәгәнлеге. 1938 елда вафат булганлыгы мәгълүм
Ә Г. Ибраһимов. советча рәсми никах беләндерме. юктырмы. Себертә сәяхәтеннән
сон булса кирәк, шул чорнын бик актив бер большевиклар фиркасы әгъзасына өйләнә. Г
Мөхәммәдова аны “Олы юл" әсәрендә Хәнифә исеме белән гәүдәләндерә. Ул хатынның чы н
иссм-фамилиясен Гөлсем аланын да. ул вакыйгаларны әз-ким белүче башка кешеләрнсн дә
атаганы бар. Ләкин мин аны хәзер тәгаен генә хәтерләмим. дөресрәге, ана багышланган
язмаларны тиз генә актарып чыгара алмадым Җитмешенче елларда әле ул ханым исән
була, Уфа шәһәрендә яши, абруйлы укытучылардан исәпләнә бугай. Гөлсем апа анын белән
хатлар аша аралашуын, әсәрләрендә ул хатынның истәлекләрен дә файдаланганлыгын
бәян иткән иде. Ул хатлар, мөгаен, кемдә булса да сакланадыр (Гөлсем апа туплаган бай
архив, төрле документ күчермәләре һәм әле беркайда да басылмаган кызыклы
фоторәсемнәр бүген кем кулындадыр, әйтә алмыйм һәрхәлдә кызы Сөмбел, бер очрашу
вакытында "алар бездә саклана” дип, кистереп әйтмәгән иде.)
Т Ибраһимов турында истәлекләр" китабында әдипнең беренче хатынына бәйле бер
кечерәк кенә язма теркәлгән. Пенсиядәге укытучы Фазылхан Хәмидуллин Тарихи йорт"
исемле истәлегендә шуларны бәян итә: “Кайчандыр анда тарихчы Шиһап Мәржани яшәгән.
(Хәзерге Каюм Насыйри урамындагы 10 нчы йорт турында сүз бара.) Тәзкирә апа безне.,
текә баскыч буйлап югарыга, 1920 елда һәм шуннан соң берникадәр вакыт Г Ибраһимов
торган бүлмәгә алып менә. 1920 елда мин бу бүлмәдә Г Ибраһимов янында булган идем
Тәзкирә апа сөйли: “Бар белгәне китап уку, язу иде Хатыны да шундый Зур урында эшли
анын хатыны. Аны һәр көнне ат белән килеп алалар, ат белән китереп куялар Бик әйбәт
кешеләр,” — ди.” 1962 елда язылган бу хатирәдә әлеге ханымның исеме шулай ук аталмаган
Фатир хуҗасы Тәзкирә генә күпмедер вакыт узганнан сон Арча якларыннан килеп йөрү че
Фазылханга элекке квартирантлары хакында сөйли.
Соңгы сүз итеп шуны гына өстисе кала: олуг әдибебез биографиясенә һәм җәмәгать
эшчәнлегенә караган ак таплар бик күп икән әле. Анын иҗатын барлауга күп көч куйган
абруйлы галим Мансур Хәсәнов, күренекле әдип Афзал Шамов, Гөлсем апа Мөхәммәдова
Галимҗан Ибраһимов исемен кабат халкына кайтару юнәлешендә зур эш башкардылар
Элек барысын да ачыктан-ачык язарга мөмкинчелек булмаган. Яшерен архивлар ишеге
хәзер генә теләр-теләмәс ачыла башладылар Уйлавымча, әлеге архивларда шушы язма
каһарманына бәйле күп кенә хәзинә сакланган булырга тиеш.