Логотип Казан Утлары
Эссе

ГАТАШ — МӘХӘББӘТ ҖЫРЧЫСЫ


Кереш
Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны Еглатырга, әйе. миндә көчле Байроннар җаны
һ Такташ
Студент чагымда. Казан университеты елларында, нигәдер мин аны Байронга охшата идем
Язмыш безне татар башкаласының Борисково поселогындагы кечкенә генә бер фатирында очраштырды Рәдиф Гаташ белән без ярты ел бергә яшәп алдык Анарчы мин бу квартирада, Мөслим районының Уразмәт мәктәбен тәмамлап университетка укырга кергән Фәрит Гыйльми белән торган идем Фәрит — Гаташнын мәктәптәге укучысы.
Олыгая төшкәч. Гаташны Баирон белән чагыштыруыма гел сәерсенеп йөри башладым Нилектән бу? Аларның тышкы кыяфәте охшаганмы’ Алай дибез икән шәхсән үзем Байроннын төс-кыяфәтен рәсемнән генә бсләм. ә рәсем — кеше ижаты — күп вакытта аддалаучан була. Тора-бара үземә нәни бер ачыш ясадым. Поза манералар, мимика, басып тору, йөрү, кул селтәүләр, хисчәнлек, шагыйрьләнү, хәтта тамак төбеннән кыршылыбрак чыккан бераз серле бәрхет тавыш — болар барысы да ана бәлки, Байроннан күчкәндер Шуны уйладым да кычкырып көлеп җибәрдем. Йә инде, ахмак булып утырма? Биографиясен азмы-күпме булса да беләсең инде, ә өстә санап киткән тышкы кыяфәт билгеләрен. XIX гасырга барып, үзен күрдеңмени син боларнын барысын да даһи Байронда? Бәлки син Гаташны шул ялганын өчен бераз аксаграк та итәрсең, ә?..
Эчтән бер Юләр Көч кычкыра: — Күрдем. Күрмәсәм дә Баирон нәкъ менә Гаташча поза тоткан, аныңча йөргән генә түгел, хәтта йөрткергән дә булырга тиеш Инде менә, юк дигәндә, Гаташ Байронча кыяфәтләнә. рәвеш ясый торгандыр...
Йа, Ходаем! Урыс әйтмешли, каян килә бу ‘•наваждение'"’ Әллә акыласты (подсознание) аска тартамы, дөрес уйларга элмәк саламы’ Хәер, акыласты алдаламый Ул бит берничә дә. беркемгә дә буйсынмый Инде бәйләнеше бар һәм шунын буенча тәэсир астында икән, буйсынуын да ул бары Хакка, Галәмгә. Космоска гына буйсынырга мөмкин Кануннар шундый. Алар шулай куша
Кеше алдына сорау гына куй!
Кәҗә саламын ашал бетерсә, кеше — соравын
Йөри торгач, теге мәсьәләне чишү өчен Такташка барып егылдым. Никме’ Соң. Гаташ, үз иҗатынын башында, бигрәк тә яшь чорында Такташка шактый якын иде бит. Хикмәт исемнәренең рифмалашуында гына түгел Туфанга чамалап үзеңне Дуфан дип йөртергә мөмкин, әмма аңа карап кына шигъри якынлык вә туганлык
тумас. Инде Такташка килсәк, ул "...миндә көчле Байроннар жаны'!. — дигән ич
Юк. тора-бара бу да айлата алмады татар Гаташ белән бөек инглиз арасында уртаклык күрүне Исбатлау өчен саллырак дәлилләр кирәк иде.
Инде, Тәңре һәм Вакыт кушып, бервакытны Байронны кабат укып утырганда, үзем өчен тагы бер бәләкәй ачыш ясадым
— Кем генә димәсеннәр. Байрон бит нигездә — мәхәббәт шагыйре! Шәхсән үземә ин тәэсир иткән һәм истә калган юллары да — ярату турында:
“Но, пусть никем я не любим, Хочу любить!" (36 яше тулуга язган шигыре) Яисә "Да. я любил и был любим!" (“Мазепа” поэмасы) Байроннын поэмалар остасы икәне кемгә дә мәгълүм. "Лара", "Гяур", "Корсар" кебекләре романтик рухта ижат ителеп, аларда мәхәббәткә кин урын бирелә “Дон Жуан" да гыйшык маҗараларына багышланган Хәтта “Чайльд Гарольднын хаҗ кылуы" да мәхәббәтне сикереп уза алмый Августа. Инеса, Тереза. Мэри. Астарта исемнәре генә ни сөйли9 Ә Ләйлә ("Гяур”). Гөлнар ("Корсар")??
Менә каян килә икән бөек инглиз шагыйрен татарныкы белән охшатып карау, дим. Гаташ та, нигездә — мәхәббәт җырчысы ич!
Ләкин...
Кикрик тагы шиңде .
Сон мәхәббәт турында кайсы шагыйрь генә язмаган7
Икенче бер инглиз бөеген — даһи Шеллины ал — ул да язган! Әлеге Байрон дустын Байроннан да оста күргәннәр хәтта бу эштә Мәхәббәт шигырьләрендә дим Ә немецлардан Гете, Гейнс. Шиллер7
Юк. артык казынмыйк! Ләмгә генә бата барабыз Безнен бит асыл бурыч, изге ният — Гаташ тудырган "Мәхәббәт диңгезе "ндә йөзү, анын "кояшлы утраулары "на барып чыгу, “юл жырлары"н тыңлау, "йолдыз жилс 'нэ йөз кую. ул үстергән сөю гөлләрен карау, хәтта "кар астындагы гөлләр"не эзләү. .
Ә яшьлеккә килгәндә
Студент чагымда мин аны Байронга охшата идем. Бары шул гына... Башка бер сүз кирәкми
“Гөлләр су сорый”
— Кайдан мин? — дип сораган атаклы француз очучысы һәм язучысы Сент Экзюпери һәм үзе үк жавап биргән
— Балачактан!
— Ә балачак кайдан? — дип сорыйм үземнән.
— Сабый чактан!! — ди эчке тавыш
— Ә сабый чак?
— Мәхәббәттән!!'
— Мәхәббәттән? Оһо-һо-һо! Каты әйтген! Күккә карап, югары торып әйтген Пафос түгелме бу7 Купшылыкның бер чагылышыдыр, бәлки. Рухнын гел дөрләп торуыннан киләме ул7
— Дөрес Мәхәббәт — Рухның якты учагы, ә нәфрәт — кара миче, анда күмерләр генә, кара кисәүләр Мәхәббәт юк икән — кеше рухында ут та юк. ә жылы булмаган, яктырмаган жирлә сабый да тумаган. Шуна күрә һәркем бу дөньяга мәхәббәттән килә Хәтта ир һәм мөәннәснен үзара тартылышы булмаганда да. Чөнки монда эчке тартылыш була. Ждн каршы килгәндә дә Тән Тәнне яратырга мөмкин Берничә генә минутка сөю-тартылу угына кереп алырга мөмкин алар Шулмы мәхәббәт7 Бәлки. Төгәл белмим Дөнья бик катлаулы, без анын миллионнан берен дә аңлау түгел, сизә-тосмлый да алмыйбыз. Әгәр җир йөзендә кыз һәм егет, ир һәм хатын ничектер очрашып, магнитын минус һәм плюс яклары кебек бер-берсенә тартылганнар икән, бу юкка түгел. Аларны Язмыш һәм Космос үзе очраштырган Алга таба гел аерылсалар да. хәтта бср-бсрсснә нәфрәт саютый башласалар да. Нәрсә сон ул нәфрәт7 Ул — мәхәббәттән калган кара күмерләр Шул ух мәхәббәт көле, сөю шлагы, яратунын ялкыннан салкынга күчүе Без мәхәббәтең күбрәк сексуаль ягына игътибар иттек бугай, ә Платончн ярату7 Бармы ул7 Әлбәттә! Яшьлек күбрәк әнә шул платоник яратудан тора Коры көннәрдә "гөлләр су сорый", ә яшьлектә йөрәкләргә көн дә
сөю кирәк Син яраткан кыз кем ул7 Яшьлек фәрештәсе! Син яраткан егет кем ул? Яшьлекнең әкият батыры! Һәр парның мәхәббәте — бер яңа планета, һичьюгы комета, метеор ул. Йолдыз мәхәббәтләр дә бар Болары — бөек сөю, даһи ярату. Бу хакта шагыйрьләрнең дөнья күләм әсәрләре калган. Прозада язса да, мәхәббәт турыңда роман тудырган автор — үзе үк шагыйрь. Ярты гасырлык гомерендә шәхсән үземә йөзләрчә-йөзләрчә милләтләрнең меңнәрчә язучыларын укырга туры кидде. Ул шигырьләр! Укылган шигырьләр саны бихисап. Даһиларныкыннан башлап гадиләрнекенә кадәр...
Әмма...
Минем күңелемдә, язгы аҗагандай, һәрвакыт менә бу юллар, садәлек, сафлык, гөнаһсызлык, фәрештәле яшьлек образы булып 30 ел инде чынлап торалар. Үз телемдә яңгырый алар
Таллы алан Чыклы үлән Көмеш бит ул. чык мыни7 Чыланам дип чыкмый калма. Чыктан куркыр чак мени?
Үз уемча, минем зәвыкъка бик туры килгәнгәме, бу шигырьне мин саф мәхәббәт турында — әле яна гына сөю жиле кагылган яшьләр хакында — язылган ин камил әсәрләрнең берсе дип саныйм. Монда — жырлап торган ритм, ифрат тәңгәл килгән рифмалар һәм эчкерсез эчтәлек: садә-чәчәк хисләрнең ап-ак кәгазь бигенә, юк, түгелүе түгел, ә грация белән мөлаем гына урнашуы. Кем әйтмешли, шәкли як та бар, фикер жәнаблары да үзен сиздерә һәм — тулы бер Хис Кыясы! Нигә Кыя? Ул ялангач түгелме7 Кыя Күккә омтыла, ә һәр тыштан ялангач — эчтән алмаздай, якуттай эчтәлек белән тутырылырга мөмкин
Инде хәтер капчыгын актарабыз икән, ‘Чакыру’дан теге юллар истә түгелмени7
Кайтыгыз, минем сөюнең
Былтыргы бураннары!
Югыйсә, артык киңәйде Күңелнең урамнары
Кайтыгыз, кыш үскән гөлләр
Кыш үскән гөлләр!
Гаҗәп тә шәп бу!! Мәхәббәт бу...
Яисә:
Ал йөрәгем! Бүгеннән ул
Синеке.
Тагы:
Дулкынга син тездән атлап кергән идең
Яшьлек бу Фәрештәле — гөнаһсыз яшьлек. Аның ул вакыттагы Рух уты — романтика. Ул Мәхәббәттә кешеләрчә көчле булырга тели. Ул тоташ хистә. Иртә-кич тә — гел хистә. Ул эссе көнне су сораган гөлләр кебек:
Оялчан да, таләпчән дә яшьлек.
Тели ташып-ташынып сөяргә
Күрәсеңме, гөлләр су сорыйлар,
Су сорыйлар Кирәк сибәргә.
Жыр булып янгырый ала торган юллар ич бу! Ул әле үзенең көен көтә бугай. .
Сандугач сайрый якында, Кайчан уянган икән?
Бөтен нәрсә матур монда, Бергә булганга микән?
Йолдызлар җемелди күктә, Тиздән сүнәрләр инде Алар безне күрде, бугай, Айга сөйләрләр инде.
Чыкка чыланамын, дисең, Көмеш бит ул, чык мыни?!
Иртәгә дә чык аланга,
Чыктан куркыр чак мыни?1
•Юл башында без! Ниләр кета безне f Еллар аермасмы f* Яшь шагыйрьләр Равил Фәйзуллин белән Рәдиф Гаташ
1964 ел, университетта уку чоры.
“Кояшлы утраулар”
“Гөлләр су сорап" йөдәткән бакчадан мин “Кояшлы уграу"ларга — Мәхәббәт утравына киттем Анда мәхәббәт гөлләре ничек үсә микән’’ Беренче шигырьдә үк күрдем: “йолдыз кебек” икән-
Урамыннан күпме үткәнем бар. Юк, күренми иркәм көндезен Кичен генә чыга, йолдыз кебек, — Кичен генә яна йолдызым!
“Кояшлы утраулар" а>шрга ашкынган яшь шагыйрь, дингезгә үк барып тормыйча "Агыйделдә сагынам мин сине", — ди һәм очрашулар көтеп яши:
Бәхетнен тик автобуста килгән баскычлардан йөгереп менгән, ишекләрдән кергән ситсы күлмәкле гади кызын очратасы иде таңнар атканда, йолдыз калыкканда очрашасы иде!
Яисә менә “Утрау” шигыре:
Син — билгесез, кеше аягы басмаган Бер утрау илен'
Мин. Робинзон, сина килдем
Ләкин, шәхсән үземә калса, “Кояшлы утрау "дагы "ин гүзәл чәчәк” — шәхси яктан да, уй-фнкер, әйтеп бирү рәвешеннән дә "Шикләнүен нигә’’’ шигыре Мин
аны хәзер дә яттан беләм әле. Яшьлектә кызларга да Вятка-Нократ буенда. Бәләкин утравы каршында сөйләгән бар:
Гаташ ' дуска, мәхәббәткә, көннәргә ышанып яши. Анда вакыт-вакыт бик кызыклы шигъри детальләр дә бераз сәерссндсреп, бераз гаҗәпләндереп керергә мөмкин:
Талантлы шагыйрьнең "Мәхәббәттән башка берни белмисен син. күрмисен син" дип башланган шигыре бар һәм ул болай төгәлләнә:
Мине:
— Хисләреннән шашкан дисез, әйеме?
Бер сүзем юк...
Мәхәббәтнең Мәжнүн исемендәге премиясен
Бу ел өчен миңа бирегез, яме?
Мәхәббәтнең Мәжнүн исемендәге премиясе... Ничек шәп әйтелгән!
23 яшьлек шагыйрь сүзләре бу! Инде 56 яшькә җитсә дә ана әлегә кадәр бер премия дә берелмәгән. Вакыт түгелме? Әнә Мөдәррис Әгъләм. Ренат Харис кебек талант ияләренә соңгы елларда гына бөек Тукай исемендәге премияне биреп, күпмедер дөреслекне торгыздылар ич Әле Гаташ. Зөлфәт кебек чын шагыйрьләргә дә бу бүләкләр бирелергә тиеш. Әнә бит ул үзе дә ничек ди:
Зур корабка — зур дәрья, ди.
Бу ярларны калдыр. Сөю
... Монда — ташлар Салкын алар.
Алар дәшми, жанлы түгел. Түрә-ташлар дәшмәсә дә, мә-хәббәтчеләр. сөю белүчеләр, яратучылар
“Диңгез эзлим”
"Зур корабка — зур дәрья" — үзе үк дингез инде ул. Гаташ үзе дә ачыктан-ачык ук:
Тирә-якка карыйм, багам.
Күзлим.
Диңгеземне дә эзлим... — ди.
Бу дингез дә шагыйрь өчен күбрәк мәхәббәт диңгезе: анда гөлләр исе һәм кызлар исеме:
Еллар буе сөеп, күзләреңә
Туры карамадым
Үпкәлисен: болай кылануың —
Әллә яратмавын9
Шикләнүен нигә инде синен,
Әй, күземнең нуры! —
Мин Кояшны сөймим мени9 Ә бит Карый алмыйм туры.
Бүген кичен килештеләр алар. Берни дә юк кебек.
Күңел күтенә килгән шул болытны Алып ташладылар.
Ләкин инде күктә элек булган Айны тапмадылар.(!!!)
«Үрәзмәттә иң зур шатлыгым: Зөлфәтне таптым! Әлегә ул минем бишмәт астында... Ә үскәч?* 1965 ел.
Гаташка. үз күңеленнән өзеп. Мәхәббәтнең Мәҗнүн исемендәге премиясен күптән бирделәр инде. Ул шуның белән дә бик бәхетле шагыйрьдер
Килә гөлләр исе
Хыял көченнәнме.
Истәлекме0 Каян
Ул исемнәр, күңел. синдә калган0
Гомумән, сөю, ярату, мәхәббәт сүзләре анын шигырьләренә дыңгычлап тутырылган. 'Җирне дә сөя" ул, кояш, йолдыхларны да. хәтта "Үзен дә бит яратырга тиеш Кеше'" — дип тә куя Ифрат акыллы вә дөрес фикер Үзен яраткан инсан гына чынлап башкаларга да бу хисне саклый ала. Әнә шулай Гаташнын хис тулы, дулкынлы, ялкынлы шигырьләренә матур-матур гына фикерләр дә кереп утыра Үз урынына, түргә
Шагыйрь өчен ин көчле характерлы як — соклана белү Эчтән генә булса да "Сөбханалла!' димәгән кеше юньле-рәтле шигырь дә яза алмас, мөгаен. Ул болай да соклана белә
Сабан туе' Кызлар, кыхтар күнме'
“Кызлар бии" шигыре дә үкенечкә, яшьлек үтеп баруга түгел, күбрәк соклануга корылган. Ул кызларга.
Клдерлем. Кояш кызы син.
Чәчләрен белән шаярган
Җилләрдәй күңеллессн. — ди
Шагыйрь аларга карап соклана, аларга ышана, "мин риза, ди — Кояшлы язмышыма' “Сеңлем" дип атаган кызнын бакчасына керсә, чәчәкләрне өзми Андый “сенсл"ләргә дингезне — сафлык дәрьясын яратырга кинәш итә Кара инде бу юлларны тагын
Ерактагы йолдыз — якын'
Йөрәк шулай харап булды Яратмавы белән бер кыз Гомерлеккә яраттырды
Рәдиф Гаташта шундый әйләнмә әйтемнәр аз очрамый. Кирәк дисә, ул Файзуллин кебек бик кыска да язарга мөмкин
Апрель, дидем
Ә син — май булгансын Йолдыз, дидем
Ә син — ай булгансын.
Хак сүзләр! Мәхәббәт диңгезенә кереп китсәң — хаталанулар, ялгышлар да. түбәнәйтеп кую яисә купайтып караулар да булырга момкин Бу бәя бирә белмәү дип атала. Шуна да:
Әйе. син хаклы бала мин.
Тик шунсы анын бәла
Бу бала — сине сөюдән
Чәчен агарткан бала.
Юл җырлары
Шагыйрь мәхәббәт диңгезен дә, шулай ук илләр-континентлар диңгезен дә кичәргә омтыла. Анын Рухы юлларга тарта. Җаны күрмәгән диңгезләрне, илләрне күрергә гели Даһи Шекспир үз пьесаларын язган, Байрон. Шеллилар шигырь тудырган Лондонга, дөньяның, икенчеләбрәк әйтсәк. Жир шарынын мәркәзе Парижларга юл тотасы килә анын.
Юлларда туган җырлар
Чиксезлек һәм Ирек җырларына тартым алар
Дингсз' Сине ирек белән тинләп
Җырлаганнар. Синдә — чиксезлек
"Публицистик әңгәмә"ләргә кереп китсә. "Өстәлендә торган торна" турында язса — Рәдиф Гаташтагы куе хисләр мәхәббәт шигырьләрендәге кебек түгел, алар сабын куыгыдай йә шартлыйлар, йә бик кечерәяләр Әле Тукай, Дәрдемәнд. Сәгыйтъ
Рәмиев турында язганда да "хиссият” анда ким түгел. Яисә “Фәлсәфи истәлек” шигырен генә алыйк. Ул да, Шәүкәт Галиевчә әйтсәк: “хистәлек!” (Бик шәп сүз бу!!)
Әй, үсмер чак! — гомерсмнен Син мәхәббәт атлы бите!
Бу юлларда чыкылдап торган Гаташ “Жил, исмә! Исмә, жил”, — дип башланган лирик аллитерациядә дә бу шулай. Ә "Оныт. Мәҗнүн, Ләйләңне” — бүген безнең “Лала” яки “Лэйл” булган татар кызларына шарж Бездә дә "капитал дөньясы” бит хәзер. Ләкин шагыйрь башка "кыз сурәтен”ә гашыйк:
Толымын тешләп һаман уйда утыра кыз, чиләкләре сусаганны оныткан ул.
Пышылдый тик:
— Бәхетме бу? — Сөям Вакыт җитте.
Нидер килдем нидер үтте
Бу инде саф, самими, садә кыз:
Яшьләрендә — ин эчкерсез яшьлек, Гөнаһсызлык — синен яшьләрдә О, никадәр мәгънә, матурлык бар Мондый саф яшь белән яшәүдә
Ә син, йөрәк, тезлән, табын. Ышана бел ул пакь яшьләргә1
Монда инде Мәхәббәттән — матурлык вә яхшылык кына көтү түгел, ә фәлсәфи категория — Мәгънә табу да бар Чыннан да, бер мәгьнәсезгә сөеп-ышанып гашыйк булуда ни мәгънә бар? Булса да ул мәгънәнең мәгънәсезлеге ич Шагыйрьнең:
Синнән һаман хатлар көтәм, антлар көтәм, — дигәч, —
"Хыянәтләр көтәм”, — диюе дә мәгънәсезлек. Ә инде:
Йөрәк, йөрәк! Тетрәп куйды кинәт нидән әле болай?
Синең истәлеген гөлләр белән терелеп чыкты бугай —
дигәндә тирән мәгънә — мәхәббәтнең мәңгелеге ята. Үлем — мәгънәсезлек, ә мәңгелек — үзе үк бөек мәгънәлелек. Шул ук мәгънә, тоташлык, дәвамлылык мотивлары:
О, нигә әкият! Чынлык син, күзләрем — төннең төсе;
Ничәнче көн сине уйлыйм, бу җырым — меңенчесе” — дигән юлларда да ята
Инде бу бүлеккә соңгы аккорд, җыеп әйтү рәвешендә ахыргы җөмләне Рәдиф Гаташ “Яшьлек жырлары”нда сөю гөлләренә баш иеп, “кояшлы утраулар”га барып, мәхәббәт диңгезе эзләп, йолдызларга үрелеп, үзе дә торган саен биегәйде һәм Мәхәббәт шагыйре булып җитеште
Гатауллин — Гатаумы? Гаташ!
— Кем син? — дигән сорау баш миен мәнге борчып тора. Мин үземне бервакытта да тәнкыйтьче санамадым. Күпмедер дәрәҗәдә публинист-эсссист, азмы- күпме шагыйрь, ни микъдардадыр прозаик. Тәнкыйди мәкаләләрне күбрәк 1990 елдан “Дуслык" һәм "Ватаным Татарстан” газеталары өчен яздым Тәнкыйть ул калыпларга төренгән була, ә эсселар — ирекле язмалар алар Безнен татар әдәбиятында чын мәгънәсендә эсссистик әсәрләр юк диярлек Бу безнен өчен эссе түгел, сүрән жанр Чын эсселарны шәхсән үзем Марсель Галидә, тагы Равил Фәйзуллин белән Зөлфәттә һәм Наис Гамбәрдә таптым.
Тәнкыйтькә мине үзе сонгы елларда проза әсәрләре — хикәя, повестьлар — тудырган Мансур Вәли әйдәде, ә Гариф абый Ахунов “этеп-төртеп” дигәндәй тәнкыйтькә кертте. 1993 елны “Казан утлары” журналында "Безнен тормыш. Безнен әдәбият" дискуссиясендә мин “Борчулар һәм өмет янәшә” дигән мәкаләм белән катнашкан идем. Шунын йомгак өлешендә Гариф Ахунов “Ә. Еники. А. Гыйләжсв. М. Мәһдиевләр исеме, тәсбих тарткан төсле, гел кабатланып, мәкалә саен саналып торды, әмма ник бер генә тәнкыйтьче аларнын үзенчәлеген, әдәбиятка керткән зур өлешен ачып бирсенчс! Бу уңайдан мин яшь кенә әдәбиятчы аспирантларнын һәм инде әдәби тәнкыйть өлкәсендә байтактан күренеп килә торган Рафаэль Сибатнын "минбеләмлек" дәгъвасы белән артык мавыгуларын, эрудит булып күренергә тырышуларны әйтеп китәр идем” — дип язды.
Ин беренче, Гариф абый мине “әдәби тәнкыйть өлкәсендә байтактан күренеп килә торган Р Сибат” — дип, мактап ташласа, икенчедән, "Ә Еники, А. Гыйләжев, М Мәһдисв язган прозаның үзенчәлеген, әдәбиятка керткән зур өлешен ник бер генә тәнкыйтьче ачып бирсенчс!” — дип, хак сүз әйткән иде һәм мин эссеистик рухта М. Мәһдисв ижаты турында “Горурлык" исемле тәнкыйди эссеистик мәкалә язып, ул “Ватаным Татарстан” газетасының ике битендә тулып чыкты Кем әйтмешли, шуннан бөя ярылды, су ярсып агып китте инде
Хикмәт нәрсәдә соң?
һәр гади укучының үзенә ошаган шагыйрьләре, прозаиклары була Инде татар шигъриятенә килсәк, шәхсән үзем, бездән өлкәнрәк Равил Фәйзуллин белән Рәдиф Гаташ һәм Зөлфәт белән Мөдәррис Әгъләм кебек яшьтәшләрем язганнарга ешрак күз ташлыйм Әлбәттә, башкалар да укыла Мәсәлән, сонгы елларда Илдар Юзеев бастырган шигырьләрне һич кенә дә тыныч укый алмыйм Тетрәндергеч мон-сагышлы акыллы сүзле, эчке ярсулы әсәрләр алар! Ә инде мен еллык Татар Поэзиясен зур тау белән (Парнас!) тиңлибез икән, анда мине нык тарткан, күккә үрелгән бүгенге кыялар бар
Фәйзуллин — Фәлсәфи Кыя,
Гаташ — Мәхәббәт-хис Кыясы,
Зөлфәт — Образлар Кыясы;
Әгъләм — Бәгырьләр Кыясы
Безнен тәнкыйтьнең алама бер ягы бар ул философия нигезләренә ятмаган, бездә чын-саф татар фәлсәфәсе, шунда без бер яктан кырыйга ташланабыз әле Көнбатышка, әле Көнчыгышка Ә бит чын татар философиясе Азия медиумы һәм Европа-Америка прагматлыгы баласы булырга тиеш. Без — кыл уртада Бу безнен бәхет тә, бәхетсезлек тә...
Инде менә, чират таягы житеп, Рәдиф Гатауллин турыңда сүз алгач — Ул кем9 Нзз язды?9 Шагыйрьлеге нәрсәдә??9 — дигән сорау-шөпхәләр үзеннән-үэе колак төбендә гөжләп торалар Әйе, Гаташ — мәхәббәт жырчысы. гомумән алганда — Хис шагыйре Аның яшьлек бунтарьлыгын Такташка тинлиләр, Сибгат Хәким аны Әхмәт Фәйзи “Флейталар"ы яңгыравын да ишетте. Талгат Галиуллин, Галимҗан Гыйльман кебек әдәбиятчылар, тәнкыйтьчеләр шагыйрьнең романтик рухта иҗат итүенә басым ясадылар Яңалык булмаса да, минем дә үз карашым бар: Гаташ — мәхәббәт, сөю, ярату жырчысы, татар әдәбиятында ул "Мәхәббәткә — мәрхәмәт" догалары язып калачак та Мәхәббәт аны шагыйрь иткән, шигырьләренә романтик рух өргән, дәрт- дәрман керткән, иксез-чиксез хис-эмоция, тәэсир-сер, могжиза-сихер әзерләгән Аларнын көче зур оптимизмда, яшәү-сөю теләгеңдә, яратырга ашкынуда Мәхәббәт — үзе үк мәңгелек чагылышы, яктылык һәм оптимизм ул, ә нәфрәт — көенеч, үкенеч, хәсрәт, билгесезлек, депрессия һәм пессимизм
Беренче шигырьләрендә үк "Ирләр булыйк'" дигән Гатауллин гажәп якты, гөлле-чәчәкле. диңгезле-йолдызлы шагыйрь иде
Гатауллин?
Әйе, шактый гына китапларын ул шул исемдә чыгарды. Бергә торган чактан ук белом, аның — "исемнәр яратучы"ның — бу озын фамилиягә койрыклы итеп каравы, бераз ятсынуы бар иде. Хәтта бервакыт ул үзен Гатау дип атауга да барды Тукай. Туфан, Такташлар Алласыз булмасалар да “улла" дигән койрыксыз бит әнә
Ләкин Такташка нык тартылганмы, соныннан Гаташ Гатауллинны да. Гатауны да
ЖИҢДС
Инде тагы бер сорау куйыйк
— Мәхәббәттән бетмәс көч. якты агым, җылы җилләр, гүзәл гөлләр, Космик тәэсир, Галәми хис кабул иткән шагыйрьнең шул газиз-нечкә сөюгә гел омтылып яшәвен тагы ничек аңлатып була? Бу үзе феномен бит! Шуның сере нидә9
Дөнья вә инсаният фәлсәфәсендә Кешенең Мәңгелеккә Омтылу категориясе ачылып бетмәгән. Ә бит бу һәр адәм баласына хас нәрсә Бәндә үз тәненең фани икәнен белеп тә җан бакыйлыгына тартыла. Жир йөзендәге жан ияләреннән бу кешегә генә түгел, барысына да хас нәрсә Бары без хайваннарның, бөҗәкләрнең, кошларның, балыкларның, үлән-агачларның ‘ телен’' генә аңламыйбыз Бер карасаң, кеше үзе дә хайван — үлән — минерал — химик матдә бит. Юкка гына Ислам дине кануннары буенча Хозыр Ильяс, Идрис, Гайса пәйгамбәрләр мәнгелек итеп ясалмаган. Бу бит җан-рухани мәнгелек кенә түгел, ә бит тән-гәүдәви мәнгелек. Әлеге сер — могҗиза, дәһшәтле көч. гамәли сихри, вакытны югалту — һич югында аны санамау, оныту, исәпкә алмау үзе үк Аллаһыга барып терәлә
Мәнгелек — ин бөек сорау. Иң авыр сорау, һәрхәлдә, кешеләр өчен Моңа ничек ирешергә? Хет безнең өчен ачыграк күренгәне, томаннар артында калмаганы бармы" Бу омтылышның төгәл-тәгаен юллары булмаса да, аның шушы Юлга илтүче ике сукмагы бар:
— беренчесе, Фәлсәфилек сукмагы;
— икенчесе. Мәхәббәт сукмагы
Бу сукмаклар параллель бара, вакыт-вакыт алар кушылып агып чыккан су, сөт, бал, шәраб кебек һәркайсынын үз агымы бар Мондый агымнар Дөнья Океанында да очрый. Ин атаклы француз Жан-Жак Ив Кусто очраткан аларны һәм бу турыда мен өч йөз еллардан артыграк элек Коръәндә язылуын белеп, мөселманлыкка чыккан. Хакыйкать шундый кисәкәй борылышларны да ясата ул!
Мәхәббәт үлемне дә үтерә ала. Ул — мәнгелек хис. Әлеге хис тәнең үлсә дә, җанында һәм анын йөрәге-төше рухында кала. Мәхәббәт хисе югала торган биокыр. Һинд философиясеңдәгечә әйтсәк, карма түгел.
Минемчә, шагыйрь Рәдиф Гаташнын мәңгелекне эзләве, аңа сукмак табарга тырышуы шул Мәхәббәткә китергән дә. Аның бунтарьлыгын мәнгелек алдында көчсезлеге белән аңлатырга мөмкин
Мәхәббәтнең үз таҗы бар — бу дөньяга килгән нарасый. Шуның белән без мәңгелеккә тагы бер адым атлыйбыз түгелме? Тән үлсә дә, кан-җаның анда һәм анын балаларында кала ич.
Әбүгалисина бер тәҗрибә уздырган, ул сарык белән бүрене бер-берсеннән ерак булмаган арада бәйләтеп куйдырган Күп тә үтми курку вә калтыраудан, ягъни психик стресстан Сарыкбикә җан тәслим кылган Бүре — явызлык һәм нәфрәт ул, агрессия учагы. Андый учак янында кем дә янып үләчәк.
Ә Мәхәббәт9
Ул бит сөю-ярату, тынычлык, изге догалар. Чын мәхәббәткә ия кеше үз-үзен яисә сөйгән кешесен генә яратмыйча, җиргә, гөлләргә, агачларга, күл-дингезләргә, йолдызларга да гашыйк Андый гашыйк иң зур яратуны Космоска, Галәмгә, Аллаһыга кадәр илтә, һичьюгы шуларга төби.
Бу нәрсә Гаташка да хас. Анда апатия, депрессия артык сизелми, ул көр күңелле.
Мәхәббәтнең икенче таҗы да бар...
Монысы гомер елларында Матурлыкка вә Яхшылыкка омтылу, аларнын икесе бергә тәңгәл килгән Камиллекне эзләү вә табарга тырышу. Чөнки матурлыктан башка яхшылык юк, ә инде матурлык яхшылыксыз гына төзелә яисә туа икән, ул чын гүзәллек түгел, ә салкын бер гәүдәләнеш кенә.
Мәхәббәтнең өченче таҗы — шигъри таҗ Кемгә ничектер, һәрхәлдә, Гаташ бу тажга, чәчәк шигырьләр иҗат итеп, иреште дип саныйм. Фәрештәләр бу тажны анын башына кидереп тә куйганнардыр.
Йокысыз төннәрдә...
Мин — төн кошы...
Менә 15 еллар инде начар йоклыйм. Бу хәл 35 яшьләрдә бяш панлы
1981 елның 28 октябре иде. Мина 35 яшь...
Галәм буйлап барганда, вакыгнын иксез-чиксезлеге алдында утыз биш — бик кечкенә сан. Әмма кеше өчен ул бик зур...
Утыз биштә кеше акылы утырган чак кына түгел, ә ныгыган, чыныккан, һәртөрле идея-фикер бәхәсләренә катнашырдай гына түгел, ә жинсп чыгарлык дәрәҗәдә була.
Утыз биштә кеше тәнендәге күзәнәкләр алмашуның ин кискен чагы, кеше картаюга бер адым атларгамы, юкмы дигәндәй тора, чөнки әлеге дә баягы күзәнәкләрнең тәндә яңарулары егерме биштәге кебек түгел инде
"Утыз биш — кешенсн ин бөек ноктасы!’’ — дигән Дантс һәм үзенең даһи әсәрләрен утыз яше тулып узганнан сон язган.
Утыз биш яшемдә мин ин зур ике тетрәнү кичердем — дөньяда шул кадәр яшәп, үземнең бер мескен, мәгънәсез, сукыр бер тиенгә тормас бәндә икәнлегемне андадым. Бу минем җаныма тирән хәсрәт, сары сагыш, мәңгелек моң иңдерде Боегулар күленә чумдым, уйланулар диңгезенә баттым . Ә гомер һаман уза торды, ул бу халәттән котылуымны көтеп тормады.
Европада кеше үзен кырыкка кадәр тапмый икән, исемен алыштырып карарга һәм яңадан үзен эзләргә тиеш диелә.
35 яшькә кадәр мин бу дөньяда болганып-тулганып йөрдем, хыялландым, яндым-көйдсм; хәсрәт чиктем, алданулар кичердем шатландым-сөендем, көлдсм- еладым һәм. һәрвакыт уйландым. “Кырыкта үземне табармын!" — дип уйладым.
35 яшьтәге кичергән икенче тетрәнү — бер үк вулканның икенче атуы иде Хәер, бу вулкан кешеләр аңында һәрвакыт атып тора
Менә шундый авыр хисләр белән жан асраганда, тән йөрткәндә — романтик рухлы, дәртле — кыю, бунтарь дәрманлы Хиссият Иленә — мәхәббәт шигырьләренә күз сал икән Белмим, кемнең ничектер, пессимист уйлардан Гаташ шигърияте мине сш кына коткарды.
“Кар астында гөлләр”
Яши-яши Гаташлар буыны — “41 нчс ел балалары" 50 яшькә дә җитеп, үзләренең алтын юбилейларын уздырдылар Илнең таралып. Ак йортларның каралып китәсе чорга кердек. Инде шагыйрьдәге югары пафос, романтик ораннар, шигъри ярсулар кар сулары кебек агып китә башлады. Ул үзе дә ни ди бит:
Нинди яшь идек без. бай идек без хыялларга'
Илләр гиздек, Парижларны күрдек
Җиттек микән максатларга, йолдызларга?'
Кар астында — күпме гөлләр! —
гүя ятим телләр, илләр...
Гасыр, җылы биралдыкмы без аларга?
Монда инде икеләнүләр уе сизелә, пессимистик ноталар да яңгырый, гомер тоткан мәсләгеңнең тирескә әйләнүен күреп, жан әрни, рух бәрелә, күңел елый “Кәгъбәбез — туган тел икән!" бит Без жирбитләр, татар "абдулкала~ры шуны онытып җибәргәнбез. Бөек хис — "Моң җитмәгән икән!" безгә Әнә мәшһүр Ататөрек ни дигән:
Тик үз халкын чынлап сөя алган — Якын итә ала башканы,
Туган ил, туган халкың турында уйлау Париж Ссна буенда да тукталмый
Ага Сена, ага Ссна, Кайда булма, кайда йөрмә'
Ни алыйм. Казаным, сиңа? Ә уен — туган җирләрдә
Мин аңладым шуны, Париж. Ватан хисе булса гына
Туган ил — үзен белән ич — Ышаналар шигырьгә дә
Нәрсә, үзе сокланган һәм табынган, ихлас яраткан мәхәббәт гөлләреннән киттеме Гаташ9 Жанында калмадымы ак таш"
«Илледә дә егет җилле, бәлки?» — шул хакта остаз Наҗар Нәҗми һәм шагыйрь Роберт Миңнуллин белән уйлану 1991 ел
Юк икән.
Әнә бит, “Нәркисләр, хисләр” шигырснсн дә шуны раслыйсы килә Ул үзе дә
Мин тагын да иске хистән бер кабындым.
Мин сагындым... — ди.
Ул бит инде 50 яшьтә, ләкин һаман гүзәл ханымнарга гашыйк:
Шундый садә, матур син оялдың... Мин идемме сәбәпчесе аның? — Әрсез караш белән әйтеп салдым:
— Әй, гүзәл сез, ханым...
Шагыйрь, бәлки, күбрәк “яшерен янулар’’га кереп барадыр, ләкин болары да азык бирә язарына:
Йә, нәрсәгә яшерен яну? Аңлашулар’’ Китте бүген ул яр!
... Ул йөргән юл балкыр, Эзләрендә, бәлки, Чишмә тибеп чыгар!
Мәңгелек Су-Абслхаятны тапмасына, ул чишмәгә юлыкмасына да ышана хәзер шагыйрь, чөнки гомер уза, аны үтүен туктатырдай бер көч тә. кодрәт тә юк кебек
Мәңгелек — бөек Вакыт бары..
Ул — мәңгелек хис — хатларда булса да дәвам итә, матур бер яңгыраш таба Нишләп сөймәсен Шагыйрь, ул бит XX гасыр Мәҗнүне. Өнендә булмаса, төшендә күреп яши Мәжнүн сөйгәнен! Аның да “Тан йолдызы" яна әле, яна!
Шагыйрьнең туган көне. “Тагын бер яшь артты , ул “тагы вакыт үткәнен тойды..." Ә бит...
Мәхәббәт — кимемәде!
Гүзәлләр һәм газәлләр
Хаос — үзе Тәртип! — дигән бер фәйләсуф.
Шигырьдә иреклелек, тигезсез ритм, аксаграк рифмалар, консерватив калыплардан ак иркенлеккә күчү, нәсерне шигъри юллар итеп язу, гомумән,
шигьрипроза, шигъри пьеса Гаташка хас, анын иҗатында хаос нәрсәләр. Фәйләсуфка таянсак — бу үзе Тәртип ич инде'
Шушы хаос тәнкыйтьчеләрне куркытты да булса кирәк, алар анын турында тулаем язмады, язсалар да каршылыклы фикерләр илә иләү рухындарак. Ә менә шигъри каләмдәшләре аны тиз таныдылар Сибгат ага Хәким шагыйрьнен 1966 елда ук чыккан бик популяр “Гөлләр су сорый" исемле беренче китабына ‘Хәерле юл" дигән сүзбашы язды Аннан Ә Баянов, Р Фәйзуллин, Зөлфәт, тагы М Кәрим. Нажар Нәжми Тәнкыйтьче Мансур Вәли дә үз сүзен әйтте Әмма кискенрәк әйтте Хәер, монын өчен ана сүз әйтмәсәк тә була, анын җанында ул — кискенлек, ләкин кискәнлек түгел! Кискен әйтсә дә, ул бервакытта да тамырдан кисеп әйтми. Шәфкатьле инсан. Зоилга охшаш тәнкыйтьче түгел. Гаташ — ин беренче чиратта лирик...
Саф лирик, хаоска хас лирик Анын көчле ягы да — Мәхәббәт лирикасы Менә 40 еллар инде ул шул сукмагыннан читкә тайпылмый, яна сукмаклар, асфальт юллар эзләп йөрми Андагы пафос-эмоция һаман 20 яшьлек чагындагы кебек. Шунамы ул күзгә күренеп картаймый да. Яшәреп йөри. Чөнки Мәхәббәт — Хисләр Бәйрәме ул! Ләкин эйфория, сибаритлык түгел.
Мин аны 32 ел беләм инде Бсләм генә түгел — 32 ел бар язганын укып барам. Әле 1966 елда Уфага китеп баргач, ана
— Ижат тәлинкәңдә шигъри жимешләр алып кайт! — дип хат га язган идем
Ул әнә шулай китеп барырга да ярата иде Шагыйрьләр күпмедер дәрвишләр бит алар Пилигрим ишеләрс Дөнья сәяхәтчеләре
“Әнкәй, җибәр мине ерак сәяхәткә!" — дигәннән сон. Гаташ илләр гизде Зур, югары культурага, шигъри мираска бай илләр. Франция, Англия, Испания. Төркия... Чайльд Гарольд хаж кылган илләр Боларда ул чын ирекле мәдәният, сәнгать, әдәбиятка орынып, күпмедер үзгәреп тә кайтты Бөскләрнсн каберенә барып, олуг шагыйрь башын — мәхәббәтле башын иде Горур баш га даһилар алдында ислә ул
Тагы...
Рәдиф Гаташнын "кояшлы утраулары” булган Жаны исемнәр белән тулы. Гаҗәп сәер хәл! Мин мондый йөзем җимеше яисә кабак кебек орлыкларын үзенә туплаган, үз шигъриятен бөек исемнәр, йолдызлы исемнәр белән тутырган башка шагыйрьне белмим дә кебек.
Гаташча "хәйямлану”
Милли җилләр исте
Ярты мен ел кол татарнын милли аны калкып куйды, тезләнгән горурлыгы аякка басарга омтылды Жәл — басып кына бетә алмады
Гаташ Ил-Телгә. Ватан-Анага мәдхия шигырьләрен шактый язды, ләкин — Аллаһы төп Хөкемдар! — болар арасында декларатив, коры пафослы шигырьләр дә бар иде Гади генә әйткәндә, бу заманга иярү дип атала, ә ул - кабахәт нәрсә' - адәм балаларын гел, меңнәрчә еллар буе алдап килә Фәлсәфилеккә тирән орынмасалар да, анын “кечерәк энекәшләре" Зөлфәт һәм Әгъләм моны аңлап эш итә ич! Беркемгә дә, бернигә дә иярмиләр Курыкмый әйтик әле. алар шунын белән дә ‘бөекләр Ә Гаташ һаман — “боек":
Әмма бала:
Нидер мина җитми, нидер һаман ерак, биек
... Шуны уйлап, “бөек” күңелем бүген боек
Ләкин бөтен хикмәт тә шунда: Гаташ үтенең мәңгелек темасыкдд - Мәхәббәттә - һәрвакыт бөек! Анын белән бәхәс юк монда — анын төп темасында, мәңгелектән бүлеп алган коймасында Ул. әлбәттә, чит “ужымнар’га да кереп чыгарга тиеш Чит темаларга диюем Шунсыз булмый.
Ләкин!
— Без бәндәгез аны — бер ягын гына карый Мәхәббот шагыйре игеп Шмы мин фикри коллыкта..
Идея эзләп далага килгән идем, атларым качып китте Мин анын колынын да тота алмадым гына түгел, күрә дә алмадым Шигырь — тайгалак ул. Искән жил Аны тотып карап булмый.
Ә бит..
Ә бит Гаташ эле — эстет. Донья әдәбиятын ифрат күп укыган кеше. Анын шагыйрьлеге йөзеннән, төс-кыяфәтеннән, сөйләшүеннән, манераларыннан, хәтта, тамак төбеннән кыршылыбрак чыккан бераз серле бәрхет тавышыннан да сизелә. Анын шагыйрьлеге каравыл кычкырып
— Мин шагыйрь! Тимә мина!! Кагылма мина!! — дип тора. Ул безнен татардагы зыялы, мәдәниятле, морза-шагыйрь Сәгыйть Рәмиевкә бик тартым...
Гаташ Башкортостанның Кушнарснко районы Марс авылында туып үссә дә, Марс планетасының үзеннән Җиргә килгән кебек йөри. Ә бәлки..
Туксанынчы еллар башында анын шигъри сулышы кысыла-тарая башлады кебек. Фәйзуллинга рәхәт: ул фәлсәфи шагыйрь, шуңа фикерен 90 яшьтә дә әйтә алачак. Ә Гаташка һава житми сыман. Нәрсә, картаеп киттеме мәңге яшь күңелле генә түгел, яшь чырайлы да Гаташ? һәм...
Яшьлегендә шигъри шәкелләрне, шәраб эчкәннән соң атып бәргән рюмка урынына гына ваткан шагыйрь кинәт форманың мең еллар элек урнашып, каткан, Шәректә шул кысада язып, дан алган йөзләрчә бөек шагыйрьләр кулланганына килде. Нәрсә бу? Олыгая башлагач, кануннарга буйсына төшүме? Үзен дә белмичә, акыласты (Подсознание) кушып. Космос — Галәм — Аллаһы Камиллегенә омтылуымы9 Алай дисәң, ул яшьрәк чагында да робагыйлар һәм газәлләр язгалап караган шагыйрь ич. Инде яңа ситуация туды: форма бар, ләкин эчтәлек юк. Әлеге шәкелгә элек әйтелгәннәрне салыргамы? Юк инде — алар көлке яңгыраячак. “Бер елгага ике кереп булмый!”
Гаташ — гомере буе кызларга, гомумән, хатын-кызга гашыйк шагыйрь. Нократ буйларыннан килгән бер гүзәлне ул миңа:
— Язганнары шигырьгә дә килеп житми, ә үзе — поэма!! —диде.
Ул сөя-ярата, соклана белә.
Менә хәзер Алтын Багананы — 50 яшьне узгач — әллә хисләре суынганмы? Ләкин...
Гашыйкжан Иргә Гашыйкжан Кыз (Хатын-кыз) очрамас дип, кем әйтә ала. Галәм, гомумән, бушлыкны сөйми: ак булгач кара, жылы булгач суык, егет булгач кызы да булырга тоеш. “Борынгылар илаһ-Вснераны" дип, шигырь язган, әлеге Мәхәббәт Алласына баш игән Гаташ үз Чулпан йолдызын очрата. Шәкел бар, эчтәлек күз алдында, китте шигъри буа ерылып! Заманында үзе дә робагыйлар язган олуг шагыйрь Нури Арслан әйткәнчә, китте Гаташ та ‘хәйямланып”, шунын белән шигъри “арысланлаиып”, ә “хәйямлану” — хыяллану гына түгел!
Симпатия Мәхәббәткә, Антипатия Нәфрәткә алып бара. Алар болай игезәк кызлар, берсе — ак йөзле, ачык яхшы күңелле, икенчесе — кара эчле, хәйләле мәкерле. Ходайга шөкер! Гаташка гел Симпатия туры килә диярлек һәм — шагыйрь яза!
Аякларым канап беткән, яраланган, Ә мин һаман янәшәңнән барам, —
ди Симпатия.
Мең дә бер кичәдәнме ул? Кем сүзе9
Гашыйк җанга, бәлки. Җәбраил үзе Әйтә төштә: “Сине аңлар бер яр бар, — Эзлә шуны... Ул — шаһ Әфраим кызы...
ди Шагыйрь.
Булыр бер чак: ачуланып кулым алган,
Тик мин синсез, хәтта бер көн яши алмам’
ди Симпатия.
Ә Шагыйрь болай дип җавап бирә:
Бүлмәдә бүләген синен — ак чәчәк:
— Күңелеңә, — ди. гаҗәп актык иңәчәк! —
Яна йолдыз калкыр анда... Көндезен
Янса да ул. исемен — Чулпан диячәк.
Симпатия болайрак дәшә.
Сөясеңме? — дидек...
Сөйдем
Әйтмичә түздем генә.
Мәҗнүнме син...? ... Ә мин — Ләйлән —
ди шагыйрә Симпатия
Мәҗнүн җаны (м) сине эзли —
ди Шагыйрь.
Гаташ, Алтын Багананы узган Шагыйрь, тагы янарды Ул Мәхәббәттә Яңарыш чорын кичерә. Ул тагы шәп кенә сөю-ярату шигырьләре яза. Болары кызык та, гомере белән озак та... Нәрсә? Шәкли як үзгәрттеме аны? Ул бит үзе дә:
Хафиз Ширази йә Хәйям касәсе
Исерттеме безне ул кич7 Нәрсә сон7 Әйттек: “Йөрәкләр дәвасы — мен еллык Шәрыкнең шигырь шәрабе яшәсен! — ди
Юк, ялгышмыйк!
Шул ук робагыйларны игътибар белән укыган кеше Гаташнын Гаташча "хәйям- лануы"н сизәр: ирекле уй-хис, “сынык” ритм, “аксаграк” рифмалар. Күрәсең, Шәрекчә язып та ул үзенең европалылыгын, Гаташлыгын онытмаган. Ин мөһиме татарлыгын һич хәтердән чыгармаган Ихлас калган — ә бу шигърияттә төп ачылыш.
Газәлләр ни сөйли?
Кайда көймәң — шунда җәймәң ди...
Мин Малмыжда чыга торган “Дуслык” газетасында эшлим Инде сигезенче елым. Шунда Гаташ турында икс мәкалә бастырдым.
Аның белән дуслыгыма 32 нче ел. Шапырынмыйча әйтәм: мин ул дуслыктан бик бәхетле кеше. Дөрес, безнен арада, чәчеп тә бер бөртек бодай калыкмаган кара кыр кебек, чуар еллар да күп булды, бер-беребезне аңламыйча үпкәләп-рәнҗеп, усалланып йөргән чаклар да юк түгел. Әмма.
Без бәндәгез гомер буе аның иҗатын күзләп-карап килде, татар әдәбиятыңда мәхәббәт феномены булган бу шагыйрьне мин гел яратып кына кабул иттем дисәм, ихласлыкка хыянәт кылыр идем Чөнки, аның төп темасыннан чытып, декларатив вә "манерный” шигырьләр белән маташуы минем һәрвакытта эчемне пошырды. Онытмыйк: һәркем Күк астына үз сүзен һәм үз эшен әйтергә килә. Бу инсаннын үзеннән дә тормый, моны — Кануннар таләп итә
Ә аларны үтәми кара! Телисеңме, юкмы — барыбер үтәячәксең!! Хет базга төшеп яшеренеп ят — Кояштан качып булмый.
Шуныңча Рәдиф Гаташ та Мәхәббәт шигырьләре язып үзенә зур ат-иссм алырга, яратылган бер инсан иде
Ит ите робагыйларга килсәк, бу — гарәп шигъриятендәге "дүртле” мәгънәсендәге энҗеләр, афоризмнар чыганагы яисә, икенчеләбрәк әйтсәк, акыл ияләренең олуг сүз чишмәсе, дөньялыкта гаҗәп тә бер камил шәкел, гүя аны Хак Тәгалә яисә Мөхәммәт пәйгамбәр үзе тудырышкан. Алардагы рифма яңгырашын да. Шушы форманы иң бөек дәрәҗәгә күтәрүче Гомәр Хәйям (1048-1122) — фарсы һәм таҗик шагыйре, математик вә фәйләсуф, космогон, вә йолдызчы гедонист — сибарит, медик һәм шәех’ Үз робагыйларында мәҗлескә, шәрабка киң урын бирсә дә, ул Сөйгәнен ин җылы сүзләр белән мактый, аңа карап соклана, хозурлана, яшәү дәрте ала
Инде бүлекнең сүз башы булган газәлләргә килсәк, ул дл гарәпләр формасы, монорим — татарчалап әйтсәк: бер рифмаларга беткән 5-12 юллы шигырь Гадәттә анда беренче икс юл рифмалаша да, калганнары бер юл аша аваздашлык табалар
Инде Гаташка килсәк, робагыйлардан соң әлеге рәдифле формага, мина калса, ул киңлек вә иркенлек өчен килгән Шагыйрьнең исеме үк булган рәдифне аңлату кыен түгел: ул — газәлдәге сүз яисә сүз төркемен кыйммәтләңдереп ахырда кабатлап кую Французларда — рефрен дип атала
Гаташ 1976 елны, 20 ел элек чыккан китабында ук төрки Нәсими газәлләрен биргән иде Ә бит газәлләр — интим лирика Әнә анын Шәрык бөекләре Хафиз, Сәгъди, Рудаки кебек үзен яклар даһи шагыйрьләре бар. Татар шагыйре бу арага ялгыш кысылмыймы?
Мәгънәсез сорау! Гарәп шәкелендә Европаның бөек шагыйрьләре Гете, Байрон, Гейне, урыслардан Тютчев, Фет та язып караган. Ә безнең татардан Дәрдемәнд, Тукай газәл язып карамаганмы?
Гаташ ни өчен газәлгә килгән соң? Җавапны катлауландырып тормыйк:
— Сөю турында Сәгъдиләр кебек әйтү өчен;
— туйган калыплардан бераз читкә китү өчен;
— олыгая башлау белән ин камил шәкелне үз итү өчен,
— газәлләргә хас булганча, ахырында үз атынны атап, киләчәккә яд итү өчен;
— Яңа Сөю — Мәхәббәт гүзәлен газәлдә мактау өчен.
Менә мондый юллар белән:
Күземнен нуры, бел: газәл башладым
(Күңелем гөле, бу — сиңа багышлавым.)
Яисә бу сүзләр — шул ук гашыйк аһәңе:
Гөл туташ! Сиңа дәшәмен: ярлыка!
Дивана гашыйк әдәбен — ярлыка
Гөл туташ! Бел: соңлап уянды Гаташ, —
Күз ачкач, шашкан халәтен ярлыка'
Бер Акыл иясе әйткән ди:
— Нигә буш сүз! Көен тыңла! Мәгънәсен аңла!!
Бөтен хикмәт тә шунда дүртьюллык робагыйлар күп вакытта фәлсәфи фикергә, идея-мәгьнәгә корылган булса, күләме ягыннан жәелгәнрәк газәлләр хискә, көй- мелодиягә, матур ачыш-янарышка исәпләнгәннәр. Монда билгеле бер закончалык бар: интим лирика булган газәлләр күбрәк хатын-кыз колагы өчен, ә робагыйлар ирләр ишетсенгә. Шуңа күрә алардагы юллар саны вә сүзләр микъдары да төрлерәк. Рәдиф Гаташ моны шактый тоеп эш итә, ин гүзәл сүзләрен әйтер өчен ул робагыйлар күпереннән газәлләрнекенә күчә. Дөресен әйткәндә, аңа Мәхәббәт күчәргә тәкъдим ясый: 'Күземнең нуры, бел: газәл башладым". Ул үзенең Мәхәббәт Гүзәленә атап газәлләр язып, хистән һәйкәл — мәңгелекнең материясез чагылышын калдырырга тели:
Хыял һәм Мәхәббәт — бергә,
шул яшәү мәгънәсе лә...
Бу илдә бәхет тапканның
гүренә ал гөл үскән...
Язларың саиынча язсам,
яд итеп газәлләрне.
Әйтерләр бәлки: — Гаташ та
калдырган һәйкәл — хистән!
Авыр заманда яшибез...
"Бу илдә” — бәхет табулар, ай-һай!
Кешенең Рух утын төшенкелек вә өметсезлек карасы басарга маташа.
Шундый вакытта хет беразга гына, бер җиңел сулыш һәм яктылык өчен кая барып орынырга кирәк?
Ярый әле Хак Тәгалә безгә һәрвакыт буш урынны капларга ниндидер бер мәгънә калдыра Шагыйрьләр әйткән Мәгънәне Ләкин. Аңлыйбызмы без аларны9 Укыйбызмы без аларны?
Хет һич югында, тоябызмы без аларны???!
Бер карасаң, кайчандыр элеккегедәге тоташ бер кара сөремнән халык күпмедер аңга-белемгә чыкты Юләр кеше әйтмешли, хәзер — кем дә укыган! "Шул укыган” ни укый соң бүген? Ни аңлый ул? Бер ахмакның миңа
— Мин синтрәлни гәҗитләр генә алдырам! — дигәне хәтердә — Татарчаны укымый, имеш!
Сон "Нью-Йорк тайме" алдырса да, анын ата казныкыннан артык акыллы булмаганын. Кояшның иртәгә калкып көн булачагы кебек үк беләм.
И бәндәләр...
И мссксн вә изелгән, эш аты булган татар халкы!
Син бит бөек кавем...
Укы вә аңла үз әдип-шагыйрьләреннс.
Бел — күр Кол Гали. Дәрдсмәнд, Тукай. Такташ, Туфан, Җәлил. С. Хәким. Н Арсланнарыңны гына түгел — Г Афзал. Шәүкәт Гали, И. Юзи. Файзуллин. Гаташ. Р Харис, Зөлфәт, Әгъләм... һәм башка олуг шагыйрьләреңне
... Поэзияне аңлатыр, ачын бирер бер генә рсисггт та, бөек формула да юк. Кем дә кем һәр шигырьне машина частъләрс кебек бүлсп-күрсәтеп айлата икән, ул — ифрат мәнссз бәндә, чөнки Чын Шигырь — һәрвакыт бербөтен. Шуңамы Рәдиф Гаташ дигән Зур Шагыйрьнең газәлләреннән күп санлы өзекләр китермим. Хикмәт аларны укып сокланмавым яисә хәтердә тотмавымда түгел. Кирәк дисәм — өстәлемдә анын китабы ята...
Мисаллар өчен, хәйран юллар дип, шигъри өзекләрне китсрмәвсмнсн. әйткәнемчә, үз сәбәбе бар: өзелгән шигырь — өзелгән чәчәк ул. Кемдер сина
— Ай, нинди матур! —
дип, бакчадагы гөлне өзеп алып күрсәтә икән — ахмаклык эшли
Чәчәккә үскән урынында карап сокланасын. Шигырьгә дә шулай...
Укыгыз Гаташны!
Татар шигъриятендә ул — ин зур мәхәббәт шагыйре Хатын-кызга баш игән Шагыйрь.
Җир йөзендә гүзәлләр — мөәннәсләр бетми икән — анын газәлләре дә яңгыраячак Ул Алар өчен. Алар турында яза’
Соңгы сүз
"Ин әхсәнтүм — әхсәнтум мәнфиенкум вә ин әсәэтум фәләхә"
Яхшылык эшләсәгез дә — үзегезгә.
Начарлык кылсагыз да — үзегезгә.
АЛЛАҺЫ СҮЗЛӘРЕ
Дөньяда шигырь язучылар бар...
Күп алар...
Яшьлектә һәркем диярлек, бигрәк тә Тәүге Мәхәббәттән исереп йөргәндә, иләс-миләс килгәндә, үзе өчен генә Ана багышлап шигырь яза. Гомумән, мәхәббәттә һәркем - шигырь язмыйча да шагыйрь. Ә инде яза икән, бу шигырь кәгазь битенә төшмәскә дә МӨМКИН Ул Сер итеп кенә, оҗмахтагы кәүсәр чишмәсе агып чыга торган дүрт яклы Сарайның һәр диварына аерым-аерым язылган биеме, илаһи, рахман- ир, рахим дигән изге сүзләр кебек күңел көзгесенә язылып куела
Дөньяда Шагыйрьләр бар
Зур Шагыйрьләр!
Болар фәйләсуфлар әйтә алмаганны да сизә-аныклый ала. Әйтик, Фәйзудтин кебекләр.
Зур Шагыйрьләр кеше күңеленең ин нечкә, ин мөкатдәс, иң изге, ин серле хисләрен дә тоярга-сиземләргә мөмкиннәр Бигрәк тә Гаташ кебек Мәхәббәт шагыйрьләре
Гаташ — Мәхәббәт җырчысы
Татар шагыйрьләреннән сөю-гыйшык хакында
— Ин таза һәм азат Сүзне.
— Ин азан һәм язмышына язган Сүзне.
— Ин озын һәм озак Сүзне —
Ул әйткәндер Кырык ел буена
Әйтсен: озак булса да азак Сүз булмасын'
Мәхәббәт шундый да Хис - анын турында Мәңге' - сөйләргә була, чөнки Аны һәркем үзенчә ’янарга’
Әмма. .
Нинди генә Сүзләр әйтмә
Хак Тәгалә исеменнән зурысын әйтеп булмый...
Нинди генә Исем алма! —
Аллаһы исеменнән дә Югары Исем юк...
Шуны белеп эш итик...
Шуны аңлап яшик...
Шуны сизеп калыйк...
Шуны тоеп языйк...
1997 Май. Түбән Шөн