Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе


Хөрмәтле милләттәшләр!
Редакция хезмәткәрләре!
Редколлегия әгъзалары, укучылар!
Сезнең кебек, без дә — газиз халкыбыз сибелеп яши торган һәр төбәктә — кадерле кунак
кебек сагындырып килә торган «Казан утлары»ның 75 еллык олуг юбилеен көтеп алдык. II
Бөтендөнья татар конгрессы ачылган тарихи бер вакытта үтүе белән икеләтә истәлекле булды
ул бәйрәм! Бу үзе генә дә яраткан журналыбызның милләттәшләребез арасында нинди зур
абруй казанганлыгын бик ачык дәлилли. Төрле кыйтгалардан, мәмләкәтләрдән килгән
делегатлар, кунаклар тарафыннан «Казан утлары» адресына күпсанлы мактау сүзләре яң-
гырады. журнал эшчәнлеген тагын да яхшырту буенча кызыклы-файдалы тәкъдимнәр әйтелде
Без бу хакта «Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясе тапшырулары аша ишетеп-
белеп тордык, халкыбызның зурлыгын билгеләүче журналыбыз өчен эчке бер горурлык
хисләре кичердек.
Үзем әлеге журналны ун яшемнән укый башладым (тумышым белән—Актаныштан, Ахун
авылыннан булам). Ул чакта журнал «Совет әдәбияты» исеме астында, латин хәрефләре белән
басыла иде Әмма 1944 елда солдатка алынып, шул чак кигән шинельне утыз ел буе салмыйча,
хәрби хезмәттә гомер үткәрергә туры килде. Ул елларда төрле җирләргә еш күченеп
йөргәнлектән, журналны рәтләп укый алмадым Ә инде отставкага чыгып, бер яшәү урынында
төпләнгәч, яраткан журналымны, 1980 елдан башлап, эзлекле төстә алдыра башладым. Дөрес,
өч ел (1994—1996) дәвамында, ни сәбәптәндер. Татарстаннан газет- журналлар яздырып алу
мөмкинлеге булмады. Аллага мен шөкер, 1997 ел башыннан бу мәсьәлә дә уңай хәл ителде—
өебез түрендә янәдән «Казан утлары» балкый!
Инде менә журналның 900 нче саны да чыккан! Димәк, бер елда ике зур юбилей насыйп
булган «Казан утлары»на!
Журнал килгән көн -бәйрәм ул минем өчен! Аны уку телне баета, милли анны үстерә,
тарихи белемне арттыра. Журнал, чын-чынлап. рухи байлык-хәзинә, йөрәккә ята торган жан
азыгы!..
Хәзерге көндә, минем кебек, туган якларыннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә татар
дөньясы белән ныклы рухи элемтә, төп бәйләнеш чарасы да ул «Казан утлары».
Журналны укыган саен телебезнең байлыгына сокланам, туган телем, милләтем,
тарихыбыз белән горурланам
Редакция хезмәткәрләренә, редколлегиягә, авторларга, укучыларга сәламәтлек вә
иминлек, иҗат өлкәсендә һәм көнкүрештә уңышлар теләп калам'
Санняф Фатих улы ГАРДАНОВ,
отставкадагы подполковник.
Гродно шәһәре. Белорус Республикасы.
Хөрмәтле дуслар, кан кардәшләр!
Күренекле шагыйрь, прозаик һәм драматург - Татарстан Республикасының Г Тукай
исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фәнис Яруллинның күп санлы укучыларыннан берсе
буларак, аның киңкырлы иҗатына карата «Казан утла - ры»на кайбер фикерләремне язып
җибәрергә булдым әле
Әлеге көчле рухлы язучынын әсәрләре белән яхшы ук танышмын вакытлы матбугатта
күрешәннәрен дә. китаплар булып чыкканнарын да яратып укып барам Уйландыра, моңландыра
анын әсәрләре үзенчәлекледер. тирән фикер* леләр алар Мин Ф Яруллиннын иҗатын -«фәһемле
ижат'-- дип атар идем Чөнки анын нинди генә әсәрен кулына алма- шигырь-поэмамы. хикәя-
повесть- мы. драма-комедияме тирәннән бәреп чыккан саф чишмә суы кебек, табигый һәм
тормышчан Кайсыбер язучыларныкы кебек, фәкать аларнын үзләренә генә «аңлаешлы» телгә,
катлаулы философиягә нигезләнмәгән аның әсәрләре. «Аяк астындагы» гадәги күренешкә дә
шагыйрь күзе белән багу, гадәти хәлләрне мәгънәле сөземтәләр! ә китерү осталыгы хас Фәнис
каләмдәшебезгә Шуңа күрә аның иҗаты язучыларыбызга гына түгел, киң катлам
укучыларыбызга да (яшенә дә, картына да’) аңлаешлы һәм якын
Сагышларны мина Язмыш бирде.
Ә моңнарым булган тумыштан Бәхет белән шатлыкларны гына Гел көрәшеп алам
Тормыштан*
дип яза Ф Яруллин.
Тирән хөрмәгкә лаек бу Шагыйрьне якыннан күреп белмәсәм дә. аның тирән мәгънәле
шитъри юлларын укыгач, битараф булып кала алмыйсын Бөтен гомере тоташ Батырлыктан һәм
Кеше җанының Матурлыгы өчен көрәштән тора Ф Яруллинның. Әсәрләре аша Фәнис
каләмдәшебез күз алдыбызга үз халкының әрнү-югалтуларыи. гарихи фаҗигаларын тирәннән
аңлаучы һәм кыйбла-якты- лыкка юл сабучы изге бер илаһи җан. фидакарь зат булып килеп баса
Әйе, Ф Яруллин без яши ropiaH Башкортсганда да кин танылган, халыкның күңе лен яулаган.
Ши1ьрия1нсң канатлы Шш ьри Атында җитез җилдерүче чын ир- егетләрнең берсе’
. Үскәчтсн дә. кеше булгач та
Шул ук исем белән калабыз Тик тормышта аны кабаттан Без үзебез яулап алабыз!
дип язган иде заманында Татарстан яшьләренең М Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты
Ф Яруллин Хәзер дә гшныйрьнен йөрәгендә Яшьлек уты дөрли. Ул үр арты үр менә. Мул җимешле
иҗагына исә Тукай-Җәлилләр үзләре хәер-фатиха биреп, аны һәрдаим туган халкы өчен изге эшкә
рухландырып торалардыр кебек
Без киң колачлы әдипне 60 яшьлек мөбарәк юбилее белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз,
ана һәм хәләл җефетенә рухи ныклык, бәхетле гигез-тату гомер, яңа иҗади ачышлар телибез'
Фәния ЧАНЫШЕВА.
Уфа каласы