Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТҮЗЕМНӘР ГЕНӘ БӘХЕТКӘ ЛАЕК


Фәнис Яруллин.
Җир шарының төрле кыйтгаларында бу исемне ишетмәгән берәр татар
гаиләсе, соңгы утыз биш ел эчендә аның китапларын укып үсмәгән берәр татар баласы
калдымы икән? Ай-Һай. юктыр Шикләнми әйтергә була «Татарстанның халык язучысы» дигән
рәсми исемне әлегә алмаса да, Фәнис Яруллин чын мәгънәсендә татар халкының яраткан әдибе
Фәнис Яруллин күпкырлы, киң диапазонлы әдип. Әдәбият сөючеләр аның хикәя-
повестьларын, фәлсәфи-лирик һәм юмористик шигырь-поэмаларын. балаларга атап язылган
әкиятләрен, сәхнә әсәрләре буенча куелгән спектакльләрне яхшы белә. Татар һәм урыс телләрендә
Фәниснең өч дистә китабы,—шул исәптән 100 табаклы (!) өч томлык сайланма әсәрләре, дөнья
күрде
Татарстанның ерак почмагында — Ютазы районының Кызылъяр авылында 1938 елның 9
февралендә туган, шунда сигез класс тәмамлаган, хәрби хезмәткә алынганчы «Татнефть»
берләшмәсендә монтер булып эшләп йөргән егет була Фәнис Гап-гади авыл егете
Бүген исә Фәнис Яруллин күренекле татар әдибе.
Артта үтелгән гомер, һәр көне айларг а-елларга тиң алтмыш яз. алтмыш җәй, алтмыш көз,
алтмыш кыш Азмы бу. күпме’’ Фәнис Яруллин өчен озын-авыр, газаплы да, татлы да, ил-халык
алдында, ниһаять, үз вөҗданы алдында йөз кызармаслык итеп үтелгән гомер юлы бу
Артта алтмыш ел Шуның кырык елы урын өстендә Ә күз алдында һаман да ямьле Ык
буйлары, аның тугайлары, болыннары Малай чакта, егет чакта җиләк җыеп, кызлар белән
куышып, уйнап йөргән киртләч тау битләре Әллә алар бары да татлы төш кенә булдымы икән
сон?.
...1958 елның кояшлы, көләч июль көне Хәрби күнегүләр Совет Армиясе солдаты, укчы-радист
Фәнис Яруллин өчен әнә шул көләч кояш кинәт сүнде Егерме яшьлек егет караңгы, ерак бушлыкка
очты Аннары Аннары госпиталь...
Үле куллар, үле аяклар, үле гәүдә. Тик коңгырт кара күзләр хәрәкәтләнә дә. авыз бераз
кыймылдый Муен һәм арка умырткалары сынган Йокысыз төннәр, операция бүлмәләре
Перевязкалар Әнисенең яшьле күзләре
Тагын хастаханәләр: Урыссуда, Баулыда, Казанда
Казанда...
Казанга кадәр Фәнис Яруллинның тормышында зур үзгәреш булды Мәктәптә укыганда ук
рифмалап такмаклар чыгарырга һәвәслеге бар иде Хәзер ул чынлап торып яза башлады Яза
башлады, дип әйтүе генә ансат' Ничек башланды соң әле ул? Яшерен-батырын түгел үлем хакында
да аз уйланмады Фәнис Җан көеге булып яшәүдән ни мәгънә бар9! Тукта, ә Николай Островский9
Әнә ул ничек яшәгән һәм ничек кенә яшәгән әле! Димәк, көрәшергә, соңгы сулышка кадәр
бирешмәскә кирәк Инде Фәнис башын бора ала. аз булса да. куллары хәрәкәтләнә иде Каләмне уң
кул бармаклары арасына кыстырып, уңына караганда бераз хәрәкәтчәнрәк сул кул белән терәтеп,
этеп йөртергә ни гомер өйрәнде икән ул9
һәм менә Фәнис яза' Шигырьләр, хикәяләр яза
Дөрес, тәүге шигырьләре республика матбугатында күренә башлаганчы да күп вакытлар үтте
әле. Авыру егетне өенә кайтарып салганнан соң. янә дүрт ел вакыт кирәк булды моңа Әнә шулай,
баштарак дөнья бетте, кояш сүнде кебек тоелган иде Шуңа күрә дә беренче шигырьләре төшенке
хислерәк булдылар шикелле
Гомер буе җыйган күкрәк көчен
Сынар чакта мннең зурында.
II «к У»М2
Ф
161
Канатлары сынган бөркет кебек.
Ятамын мин, дуслар, урында..
Башта шулай үз авыруын, үз язмышын кешеләргә ишеттерергә тырышып кулына каләм
алды Фәнис Яруллин Көннәрдән бер көнне. 1962 ел башларында булса кирәк, тәвәккәлләп,
балалар газеты «Яшь ленинчы»га хат юллады ул, хаты белән бергә берничә шигырен дә
җибәрде Ничек кабул итәрләр икән аның шигырьләрен Казанда? Түземсезләнеп җавап көтәргә
генә калды
Мин ул вакытта «Яшь ленинчы»да әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшли идем
Фәниснең хаты минем кулга килеп керде Шигырьләре, дөрес, өйрәнчек кенә әле, әмма сәләт
чаткылары бар иде Аларның, бераз төзәткәләгәч, газетта бирердәйләрен сайлап алдык
Шигырьләреннән бигрәк, мине Фәниснең хатындагы «үзем, авырып, урын өстенд ә ятам»
дигән сүзләре сискәндерде Үзем дә белмим, никтер тынычлыгымны җуйдым Хат авторы ни
яше, ни белеме турында бер сүз дә язмаган Язуы-почеркы да бик сәер, табигый түгел шикелле
Мине төрле сораулар борчый: «Шигьри сәләте сиземләнеп торган бу кеше кем? Яшьме ул,
картмы? Авыруы ни- нәрсә? Ни өчен барысын да әйтеп язмаган?» Ниндидер бер аңлашылмас
көч мине Фәнис янына барырга өнди иде.
Түзмәдем, җыендым да юлга чыктым.
1962 елның шактый салкын, аяз февраль ае башлары иде Мин Кызылъяр авылына килеп
төштем Сораша-сораша, Фәнисләрнең йортын эзләп таптым.
Мин барып кергәндә, түрдәге тәрәзә буендагы караватта кулларын баш артына куйган,
ак күлмәкле, аксыл-ябык чырайлы яшь кенә бер егет ята иде Күзләре җете тере үзенең!
Йөрәгем кысылып куйды йа Хода, бу — Клячкин хастаханәсендә ятучы Тукай үзе түгелме
соң?! Тукайның нәкъ шундый фоторәсеме бар ич Булса да булыр икән шул кадәр охшашлык!
Без бер-ике авыз сүздән үк бер-беребезне аңлаштык, күптәнге дуслар-танышлар шикелле
сөйләшеп киттек Фәниснең шигырьләрен укыдык Соңрак ул:
Бер кешегә дустым артты бүген. Бер кешегә дөньям киңәйде,—
дип шигырь дә язды.
Икенче көнне Фәнис укып чыккан мәктәпкә бардым Анда укытучылар, укучылар белән
очраштым Авыру егет турында әрнеп тә, кызып та сөйләдем Фәнисне бөтен ләй онытканнар
икән Оялттым да бугай үзләрен. Казанга кайтышлый, Ютазыга сугылып, райкомолда да
сөйләшеп чыктым
Шуннан башланды...
Казанда кайбер эшләр майтаргач, Фәнискә хат юллаганмын Ул хатның күчермәсен әле
эзләп таптым Анда мондый юллар бар икән « Сездән киткәнгә ун көн дигәндә ике газетада
күтәреп чыга алдым үзеңне (Сүз «Татарстан яшьләре»нең 1962 ел. 20 февраль санындагы «Егет
үлемне җиңә» һәм «Яшь ленинчылның 1962 ел. 21 февраль санындагы «Корыч менә шулай чыныга»
дигән мәкаләләр турында бара. М Ill > Син инде күргәнсеңдер, шулай булса да. җибәрәм әле Минем
әйберләр ошадымы? Нәрсә җитми? Нинди мәсьәләләр күтәрелми калган? Яз әле Шигырьләреңә
шактый кул тыгарга туры килде. Минем төзәтмәләрдән ризамы син7
Инде эшләнгән эшләр турында кыскача...
Кайтуга дәфтәреңнән сайлап, эшкәртеп машинкада бастырырга кирәк иде Бу эшкә ике кон
вакыт китте Менә егермеләп әйбереңне сайлап бастырдым Үзеңә дә җибәрәм. сакла һәм җыеп бар
Үзең турында язып 3—4 көн үтте А ларны иптәшләргә укып, газеталарга тәкъдим итеп йөрдем
Ниһаять, син дөньяга чыктың, Фәнис'
Бер 5-—6 шигыреңне «Совет әдәбияты» журналына бирдем Апрель санында чыгарачаклар
Кыска шаяруларыңны Шәүкәт Галиев белән киңәшеп « Чаянига тәкъдим итәргә исәп «Ялкынядагы
әйберең икенче санда чыгып килә, озакламас Подписканы, шигырең чыккач, шуның гонорарына
яздыралар Өченче саннан ала башларсың «Яшь ленинчылга подписка алдым синең исемгә.
Квитанциясен җибәрәм Шулай ук марттан башлап газета үзеңә киләчәк. Дәфтәреңне җибәрәм. Мин
кушканнарын төзәтеп эшлә.
Укучылар киләме? Хәзер, газетада күтәргәч, килүчеләр күп булыр Үзеңне иркен тот.
дәрәҗәңне төшермә, кирәген таләп ит. тыйнаксызлык та күрсәтмә.
Апа (исемегезне дә белми кайтканмын, гафу итегез!), бик борчый башласалар, карагыз инде.
Фәнисне җәйгә Казангамы, башка җиргәме больницага салу турында хәл итәргә тырышырбыз...»
Фәнис исә җавап хатында болай язган: «...Тормыш бөтенләй үзгәреп китте һәр кон саен
диярлек мәктәптән киләләр Райкомолдан да килделәр Китап-журналлар- 162
ның төрлесен китереп кенә торалар «Тугызынчы класста укыйсынмы'*» — дип килгәннәр иле
Алтынчы классный алгебрасын калдырып, кабатлый торырга кушып киттеләр Бик онытылган
икән »
Икенче бер хатында: «...24 майда Гомар ага Бниировлар килеп китте ләр Алар дуртәу иделар
Сибгат Хаким. Гимар Баширов. Рашит Гарай. Абдулла Гомар «Совет әдәбияты» журналы редакторы) »
.тип язган
Инде еллар үткәч, бу юлларны бераз шәрехләп үтү кирәктер.
Тормыш гаять катлаулы бит ул Инде шулай Фәнис Яруллиннын эшләре азмы- күпме җайга
салынып, язганнары газет-журнал битләрендә ешрак күренә башлагач, бер көнне Абдулла Гомәр
(ул әле язучылар оешмасынын партия секретаре да иде) мине чакыртып алды Арада мондыйрак
сөйләшү булды. «Кара әле. иптәш Шабаев, син күтәреп чыккан Фәнис Яруллин хакында төрле
сүзләр йөри Шигырьләрен үзең язып бирәсең икән, диләр Шул дөресме'*» Минем йөземә кан бәрде
Кирәк бит. шунда да Фәниснең язмышыннанмы, миннәнме көнләшүчеләр бар икән Йа, Хода! Бу
көтелмәгән әшәкелектән, ә башкача аны ни дисең’’ бераз аптырап та калдым шик елле «Сон,
Абдулла ага. кайбер шигырьләрен гөзәткәлим инде редакциялим » «Шулай гынамы?» «Шулай
гына' тавышым ныгыды. Кирәксә, кулъязмаларын күрсәтә алам» «Кирәкми ышанам .» «Ә
Фәнискә ярдәм кирәк. Абдулла ага Медицина ярдәме...» «һы Уйлашырбыз, иптәш Шабаев,
киңәшербез...»
Менә шундый сөйләшү булган иде һәм. миңа әйтми-нитми генә' Фәнис янына әнә шул хатта
телгә алынган «инспекцион командировка» оештырылган ла иде инде. Янәсе, чынлап та бармы ул
Фәнис Яруллин'’ Язамы? Сәләтле-өметлеме? Әллә «иптәш Шабаев» күпертеп-уйлап кына чыг
арган берәр кешеме0
Сүз уңаеннан, Абдулла Гомәрнең искиткеч эшлекле һәм кешелекле шәхес булганлыгын да
ассызыклап әйтеп үтәргә кирәк Аларнын җыелышып Фәнис янына барып кайтулары бик яхшы
булды Үз күзләре белән күреп кайткач, Абдулла Гомәр җиң сызганып Фәниснең язмышын хәл
итәргә тотынды.
Тагын бер хатында Фәнис « Бүген. 20 июньдә мине Казан больницасына китерделәр». дип яза
«Бекер» санаторие 1964 ел. Фание әнисе Гафифә апа белән.
Бу эшне дә Абдулла Гомәр оештырды, аның абруе зур иде. Фәнисне Казанның «Иске клиника»
дип йөртелә торган хастаханәсенә урнаштырдылар
Аннары тагын бер гыйбрәтле вакыйга
Фәнис бу хастаханәдә бер еллап яткач, кем әле Рита I ригорьевна иде бугай бүлек мөдире иде
шикелле. шул минем белән бер сөйләшүендә «Без
II
Яруллинны һәр яклап тикшердек, булдыра алган кадәр дәваладык Медицина бу очракта
көчсез, аны аякка бастырып булмый Йөрәге таза, ихтыяры нык егет. Язсын Әмма без аны
еллар буе клиникада тота алмыйбыз . »- дип кисәтте. Аяусыз кырыс, әмма хак сүзләр иде болар.
Нишләргә? Йөри торгач, вакытлыча булса да. бер җае табылды Фәнисне «Бәкер» санаториена
озаттылар Әмма бит анда гомер буе яшәп булмаячак. Димәк. Казанда фатир алу мәсьәләсен хәл
итәргә кирәк Чөнки Фәнисне ерак Кызылъярына кайтарып жибәрсәк. укуы да өзеләчәк (әйе,
ул 18 нче эшче-яшьләр мәктәбе укытучылары һәм укучылары ярдәмендә урта мәктәп
программасы белән укый башлаган иде), язуы-ижаты да үсеп китә алмаячак иде. янә Абдулла
Гомәр ярдәмгә килде. Яңадан Казанга кайтарып, берничә хастаханәдә янә берничәшәр ай яткач,
ниһаять. Фәнискә мин яшәгән тирәдәнрәк бер йорттан бер бүлмәле фатир бирделәр 1963 елның
сентябре иде инде.
Әмма анда да эш шома гына барып чыкмады әле. Ордер алырга кирәк, ә Фәниснең бер
документы да юк икән1 Миңа бирмиләр — фатирым бар. «Әдәбият җене» кагылган, флотта
хезмәт итеп кайткан Котдус Дәүләтшин исемле бер егет бар иде. Аның хикәяләр язгалап йөргән
чагы. Ышаныч кәгазе яздыртып, ордерны аңардан алдырдык Яңа фатирда урын-җир, өстәл-
урындыклар да булдырылды Эш көйләнде шикелле Фәнис хастаханәдән законлы үз фатирына
күченде Ә. юк икән әле! Алай гына булмый икән Карыйм: Фәниснең әнисе Гафифә апа йөгереп
килеп җиткән: «Марс, безне фатирдан куалар!— ди —Бер тәүлек срок бирделәр » —апаның
күзләрендә яшь. Баксаң, икесенең дә паспорт-фәләне булмагач, «алдап-йолдап фатир алгансыз»
дип. ниндидер бер томана түрә кисәге шулай маташтыра икән Мин янә Абдулла Гомәргә кердем
Килеп туган хәлне аңлаттым. Абдулла аганың күзлеге астында ачулы күзләре ялтырап китте.
Ул телефонга үрелде. «Алло' Эчке эшләр министрлыгымы! Мин — язучылар партия оешмасы
секретаре Гумеров булам. Иптәш Япеев кирәк иде. Срочно! Бик мөһим эш!» Абдулла Гомәрнең
шундый ышанычлы һәм кырыс сөйләшүенә исем китеп торам Тоташтырдылар бит үзен
министр Салих Япеев белән' Абдулла ага кыска гына итеп Фәниснең кемлеген сөйләп бирде,
мәсьәләне аңлатты, миннән сорап Фәнисләрнең йорт адресын хәбәр итте. Соңыннан «Рәхмәт,
иптәш Япеев! Ышанабыз!» дип сүзен бетерде. Ике көннән соңмы, паспорт бүлекчәсеннән
өйләренә килеп — бернинди документларсыз-нисез! — телдән әйтүләренә генә ышанып.
Фәнисләргә паспортлар бирделәр, пропискага кертеп киттеләр
Менә шундый игелекле, кайгыртучан шәхес иде Абдулла ага Гомәр! Шундый абруй -
дәрәҗәле министр иде Салих Япеев! Аларны сагынырга гына кала..
Фәнис Яруллинның ул чордагы тормыш-көнкүрешен тәфсилләбрәк белергә теләгән
укучылар аның «Җилкәннәр җилдә сынала» дигән автобиографик повестен алып укый алалар.
Фәнис зур әдәбият мәйданына әнә шулай аяк басты
Әмма әдәбият олуг тау икән—аңа менәргә дә, менәргә икән, шигърият диңгезе тирән-
чиксез икән анда йөзәргә дә, йөзәргә икән. Ул сызлауларыңны да оныттыра, тормышка
мәхәббәт тә өсти икән. Сигез класс белем белән генә әллә ни ерак китеп булмасын аңлады Фәнис.
Әле хастаханә палатасында ук урта мәктәп программасы белән укый башлаган иде, фатирга
күченеп Казан кешесе булып киткәч, кичке эшче- яшьләр мәктәбе укытучылары һәм
укучылары, җитен комбинаты, мехкомбинат кызлары Фәнистән өзелмәделәр. Фәниснең тар
гына бүлмәсе уку классы да. кирәксә, уен-көлке, җыр-биюләр өчен сәхнә дә иде шикелле
Яшьләр бит! Тормыш яңа бер баскычка күтәрелеп китте, көннәр тыгызланды, вакыт җитми
башлады. Шул көннәрдәге запискаларының берсендә Фәнис. «Бу эшләгән кеше вакытны ничек
җиткерәдер инде?!» — дип яза. Авыру шагыйрьнең иҗади канатлары әнә шулай ныгьпаннан-
ныгый барды.
Иң бәхетле минутларым —
Эштә үткән минутлар...—
Фәнис Яруллинның ихластан әйткән сүзләре бу.
«Яшь ленинчы» һәм «Татарстан яшьләре» газеталарына Фәниснең хәлен, тормыш-
көнкүрешен сорап хатлар күп килә иде һәр ике газет үзләренең укучыларына әледән-әле аның
турында хәбәр итеп, шигырь-хикәяләрен бастыра тордылар.
Әле Казанга килгәнче, Кызылъярдан 1962 елның апрелендә язган хатында Фәниснең:
«Шигырьләр, сез әйткәнчә. 63 елда яшь шагыйрьләр җыентыгына эләгә алса, бик яхшы булыр
иде. аерым китап итеп чыгаруны алай тиз генә өмет итеп булмый инде 64 елда чыкса да бик
яхшы булыр иде әле, исән булсак. 64 ел бик тиз килеп җитә ул».—дигән өмет-хыялы бар иде.
Юраганы юш килсен өчен Фәнис күп тырышты: укыды, язды, бертуктаусыз шигъри каләмен
чарлады Казанга килгәч, тормышы азмы-күпме көйләнгәч һәм. өйләнгәч, дип тә өстик ул тагын
да илһамланыбрак иҗат итә башлады
һәм. ниһаять, менә ул беренче китап! Коймак калынлыгында гына булса да. беренче китап!
«Мин тормышка гашыйк» исемле ул китапчык, өмет-хыялдагыча. 1964 елда басылып чыкты
Мина бүләк итеп биргән нөсхәсендә Фәнис болай дип язып куйган: «Марс абый' Бу китап икебезнен
иңгә-иң куеп эшләү җимеше Әгәр уңышларым булса, аларга үз уңышларын итеп кара Ф Яруллин
» Әйе. яшермим мин дә Фәнистән ким шатланмаганмындыр ул китап өчен, мин дә бәхетле идем Ни
әйтсен дә. явызлык-көнчелектән кара көеп йөргән кайбер бәндәләргә дәлилле җавап иде ул!
Шул ук елда «Комсомольская правда» газеты үткәргән Бөтенсоюз әдәби конкурсында Фәнис
Яруллиннын шигырьләре икенче бүләккә лаек булды. Ана Советлар Союзының төрле
почмакларыннан хатлар килә башлады Бу инде ил күләмендә танылу иде. Фәнис иҗат шатлыгы
кичерү белән бергә яшәү шатлыгы да кичерә иде Тулы канлы яшәү шатлыгы иде бу Ләкин
яуланасы үрләр алда иде әле
Иң элек югары белем алырга кирәк иде Аның әле һаман да укырга теләвен. һәм әле кайда?
университетның үзендә! укырга теләвен ишеткәч. Фәниснең әнисе ах! итте «Тәнендә чыкмаган
җаның гына бар бит. балакаем!» дип өзгәләнде ул. Ләкин Фәнис чигенмәде, үзенекен итте Казан
дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә читтән торып укырга керде Урта
мәктәп укытучыларын университет укытучылары алыштырды Инде алар Фәнис фатирына
сукмак салдылар Бу уңайдан кызык кына хәлләр дә булгалаганын искә төшерик әле
Бервакыт Зәет Мәҗитов белән очрашам Зәет үзе шагыйрь, фәннәр кандидаты, университетта
совет шигърияте курсын укыта иде «Иә. Фәнис ничек7 Уртак тел таба аласызмы? Теше үтәме?»
дип сорыйм Зәеттән Беләм инде юкса Фәнис булдыра укуны! Зәет йомшак күңелле кеше, аңарда
укып чыккан бүгенге күп кенә әдипләр моны хәтерлиләрдер Ул көлемсери «Фәнисме ’ Беркөнне
Бөек Ватан сугышы чоры шагыйрьләреннән кайсысыдыр турында «Син аның иҗатын болай да
беләсең инде. әйдә, шигырьләреңне генә укып утырыйк әле.» дигән идем: «Юк. Зәет абый,
шигырьләр торып торсын. Син ул чор шагыйрьләренең кемнең кемлеген сөйлә миңа Каһәрле утыз
җиденче елларда үзләрен ничегрәк тотканнар алар?» димәсенме егетем Аны кемнәрнеңдер иҗаты
гына түгел, шәхес буларак, язмышлары да кызыксындыра икән!»
Ә Ибраһим Нуруллин. Тукайны «су урынына эчә» торган әдәбият галиме «Үжәт- тырыш ул
Фәнис' Кирәксә, бәхәсләшергә дә ярага, гиз генә сүзен дә бирми», дип сөйли торган иде
Менә шулай тырышып, бернинди ташламаларсыз укыды Фәнис Университетны уңышлы
тәмамлады Хәзер инде ул гирән мәгълүматлы, чын мәгънәсендә зыялы әдипләребезнең берседер
1968 елда Фәнис Яруллинны СССР Язучылар союзына әгъза итеп алдылар Бу вакытта инде
аның «Май төне» исемле хикәяләр җыентыгы (1966). «Бакчалар бәскә төренә» (1967). «Минем
елмаю» (1968) дигән шигырь китаплары укучыларга барып ирешкән иде Шуннан соң да ел саен
диярлек анын әле шигырьләре, әле хикәя- повестьлары аерым китап булып басылып чыга
килделәр Аның әсәрләре союздаш һәм автономияле республикаларда дөнья күрде Казанда.
Мәскәүдә урысча китаплары да чыкты Шагыйрьгә дан килде һәм. ниһаять. 1978 елда «Аерылмас
дустым» һәм «Сулыш» исемле шигырь китаплары өчен Фәнис Яруллин Татарстан комсо молының
Муса Җәлил бүләге лауреаты дигән мактаулы исемгә лаек булды Әдәбият өлкәсендәг с хезмәт лоре
өчен Ф Яруллинг а 1985 елда Татарстанның атказанган мәдә ният хезмәткәре дигән исем бирелде
1988 елда аның түшендә «Халыклар дуслыгы» ордены балкыды 1995 елда исә ул «Җан авазы»
дигән китабы өчен Татарстан Җөмһүриятенең Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләген алды
Бер шигырендә Фәнис
Кешеләргә бурычым бар
Алар хаклык табыштылар.
Алга голлар салыштылар дип язган иде.
Әнә шул «алга юллар салышучыларның» берсен, укучылар күзеннән читтәрәк калын
килгәнен. Фәниснең фәрештәсен г омер юлдашы Нурсөяне аерым телгә алырга кирәктер
Нурсөянең дә һәр көне, һәр төне Фәнискә тиң батырлык, олы йөрәклелек сорый Фәниснең
уңышлары аның уңышлары. Фәниснең сызланулары аның сыз ланулары... , ,
...
Әйткәнемчә. Фәнис янында яшьләр бигрәк гә кызлар' күп була иде Шу лар арасында Нурсөя
Чандыр гына гәүдәле җитез-йөгрек чибәр кыз Сөйкемле
сөякле кыз... Барган саен диярлек мин аны Фәнис янында күрә идем. Алар инде бер-берләрен
күз карашлары белән генә аңлаша башлаган иде Баксаң, ике яшь йөрәк әле Фәнис армиягә
киткәндә үк, Татвоенкомат казармасында ятканда ук табышканнар икән! Хәер, бу хакта
озаклап сөйләп торырга кирәкмидер, «Җилкәннәр җилдә сынала» повестен кабат укып
чыксагыз, хәтерегезгә төшәрдер Икесе үзара килешеп- аңлашып беткәч. Нурсөя Фәнне янында
берничә ел яшәде Ул еллар һәр икесе өчен дә сынау чоры иде. Ниһаять, алар өйләнешергә карар
кылалар.
Фәнис миңа үзенең Нурсөягә өйләнергә теләве хакында ни рәвешлерәк әйткәндер
хәтерләмим. Ә менә бездә хатыным Роза белән Нурсөянең туй күлмәге тегеп- төзәтеп
утырганын яхшы хәтерлим. Яшермим бу кыз баланың да, Фәниснең дә киләчәк язмышлары
өчен хәвефкә баткан идем Яшьлеккә романтика хас, аллы-гөлле матур хыяллар хас Ә көндәлек
тормыш, ай-һай ла, кырыс, ай-һай ла. кайвакытларда рәхимсез! Шундый авыр фаҗигагә
тарган егеткә бөтен күңеле белән тартылган Нурсөяне киләчәктә нәрсә көтә? Язмыш аңа тагын
нинди сынаулар әзерләп куйган? Әти-әниләре. туганнары ни-нәрсә әйтер? Үз өстенә төшкән
авырлыктан сыгылып төшмәсме1’ Әгәр дә яшәп китә алмасалар? Фәнискә икенче зур рухи
фажига кичерергә туры килсә?. Минем башымда әнә шундый борчулы уйлар кайный иде Бик
зур саклык белән генә Нурсөядән сораштырып утырдым. Кызның карары катгый иде «Миңсез
яши алмаячак Фәнис, —диде ул. Башын иеп тынып торды Аннары күтәре леп миңа карады да
— Мин дә...»—дип өстәде.
1967 елның декабре иде Фәнис белән Нурсөянең өйләнешүен «Татарстан яшьләре» газеты
хәбәр итте. Газет битендә аларның бик матур фоторәсемнәре дә басылып чыкты һәм менә
Нурсөя угыз биш ел Фәнис белән бергә, аның белән һәрвакыт янәшә. Ул үзенең рух ныклыгы,
ихтыяр көче белән Фәнискә тиң булды Язмыш ялгышмаган, аларны белеп кавыштырган
Нурсөя — Фәниснең илһамчысы Ул бул- маса. белмим. Фәнис Яруллин дигән язучы әдәбиятта
шундый үрләр яулый алыр идеме икән? Нурсөя, шул чандыр кыз. Фәнисне тар бүлмәдән киң
дөньяга алып чыкты. Ул, укып, машина йөртергә хокук алды Машиналы да булдылар Туган
авылларына кайтып, дус-ишләргә барып йөрергә мөмкинлек туды. Бакча алдылар, йорт
салдылар.
Фәнис үз бакчасында ял итә. ижат итә ала Шул
машина алу галәмәтләреннән соң. Фәнис «Әнә килә автомобиль» дигән бик көлке ко медия язды
Аны тамашачылар карап туя алмадылар.
Фидакарьлегең өчен рәхмәт сиңа. Нурсөя!
Игелекле, ярдәмчел кешеләр турында бу
очракта күп сөйләргә булыр иде Алар һаман да
Фәнис яныннан өзелмиләр. Шуларның тагын
берсен—«Татнефть» акционерлык жәм- гыяте
генераль директоры Ринат Галиевне аерым әйтеп
китәргә кирәктер. Ул Фәнис Ярул- линның
шигырьләр китабын эш бүлмәсендә, өстәл өстендә
тота Авыр минутларда, күңел төшенкелегенә бирелә
башлаганда Фәниснең шәхси батырлык үрнәгеннән,
аның шигырьләреннән үзенә көч ала, җегәр ала
Кайчандыр «Татнефть» берләшмәсе монтеры
булган Фәниснең өч томлык сайланма әсәрләре дә
Ринат Галиевнең тырышлыгы һәм «Татнефть»
акционерлык җәмгыятенең матди ярдәме белән
нәшер ителде Юкса, әдипләребез белә, бигрәк тә
кыен хәзер китап бастырып чыгарулары! Шул
рәвешле, инде ничә еллар Ринат Галиев Фәнис
Яруллинның тормышын-язмы- шын кайгыртып
яши Рәхмәт аңарга!
Эстафета булып күчеп бара Яхшылык та. яман
эшләр дә Юлчылар күк. әжерен көтми генә.
Яхшылык ит икән кешеләргә
Эстафета 1958 елның көләч кояшлы июль
көненнән — үзе өчен бөтен дөнья челпәрәмә килгән
төсле тоелган көннән соң кырык ел гомер узган.
Кырык ел! Аның һәр көне.
Казанның Чехов базарында «Та-
тнефть» акционерлык
җәмгыятенең азык-толек
ярминкәсе. Май. 1995 ел.
Шагыйрь Нур Әхмәдиев.
«Татнефть»нец генераль
директоры Ринат Галиев.
Нурсөя ханым һәм Фәнис
Яруллин
hap төне батырлык Тыйнак батырлык Кешелар күзенә күренми торган дәвамлы батырлык
Фание Яруллиннын тормышыннан ныклык үрнәге алып, анын асарларен сокла нып укый-
укый бер буын арты икенчесе уса тора Бу гомер эчендә татар i аилаларенда ничәмә-ничә Фәнис,
ничамә Нурсөя үсеп җитте һәм үсеп килә
Гел балкытыр илем үт иңемдә
Кешеләргә якты кояшны болай дип әйтер өчен гаҗәеп юмарт күңелле булу
кирәк Фәнис Яруллин юмарт күңелле әдип Яхшылыкка юмарт ул Шу на күрә дә анын ишеге
һәрвакыт һәркем өчен дә ачык Шуның өчен дә аңардан кеше өзелми Кемнәрдер, анын -Әнә кил.»
автомобиль». «Әти килде». -Кытлар күнеле тиран сер» кебек әсәрләрен театр сәхнә шренлә карап
рәхәтләнгән дә. бүгенге көн мещаннарының яна кыланышларын сөйләргә килгән; икенчеләре
«Җилкәннәр җилдә сынала» исемле автобиографик повестен укыган да. авторны күреп шәхсән
рәхмәт әйтеп чытарга дип кергән, өченчеләре исә үз язмышыннан зарланырга, киңәш сорарга,
рухи көч алып китәргә дип ишек ачкан Әле менә Бөтендөнья гатарларынын икенче конгрессы
көннәрендә анын ишеген ерак Австралиядән һәм Америкадан килгән кунаклар ла шакыган иде
Бу мәкаләдә без күбрәк Фәнис Яруллиннын шәхси тормышы турын ы сөйләдек Укучыларга
шунысы кытыклырак булыр кебек тоелды Юкса, шагыйрьнең шигъри стиле, образлар
системасы һәм башкалар хакында да озаклап, тәфсилләп фикер йөртергә булыр иде Анысын
тәнкыйтьчеләр өлешенә калдырабыз Шуны гына ас- сызыклап үтәргә бу га Фәнис Яруллин гади
яза. халыкчан яза Әйткәнебезчә, ул күпкырлы галант. «Коеп куйган шагыйрь» генә түгел. менә
дигән прозаик га. драматург та. балалар язучысы да Кыскасы, күренекле әдип Анын нжаты зур-
бай ижаг Тәнкыйтьчеләр әдәбият галимнәре, ачыгыз Фәнис Яруллиннын ижаг серләрен шә рехләп
халыкка жит керегез' Ул мона. һичшиксез лаек
«Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестенда Фәнис Яру глин болай дип яза «Язмыш синең
тез астына китереп сукса егылмас өчен якасына ябыш Ут тарт а салса үзен аннан да көчле ян.
шул вакыт анын кызуын сизмәссең. Суларга ташласа күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ
булып төпкә бат ялтыравыңны күреп, чумып алырлар Тузан игеп һавага күтәрсә янг ыр
тамчыларына кушылып җиренә гөш. Карурманнарда адаштырса кояшка карап юл са йла Ташлар
белән бас rupee чишмәгә әверелеп ургы Җиргә күмсә орлык шикелле тишелеп чык Җиткәнең не
җилләр екса йөрәгеңне җилкән игеп күтәр Нинди генә очракта .га жннәргә өйрән Көчле рухлылар
гына максатларына ирешә ала тар Түземнәр генә бәхеткә лаек.»
Никадәр тирән мәгънәле сүзләр!
Әйе. түземнәр генә бәхеткә лаек
Гомеренең һәр тәүлеген аяусыз көрәштә үткәргән әдип Фәнис Яруллинги алтмыш яшь тулды
Анын иҗатын күздән кичерсәң, хәйран каласың күп ипләгән Фәнис. гаять күп! Әле алга таба да
ул укучыларын еш сөендерер, яңадмн-яна әсәрләр ижаг игәр Күреп торабыз Фәнне Яруллиннын
ижаг угы әле һаман да дөрли һаман м гкынлана
Тоелса да мәңге үлмәм күк. Бер өзелер
минем гомер дә Я гмышларга буйсынмас
җанны Калдырасы иле шигырьдә. Я
гмышларга буйсынмас жанны*
«Язмышларга буйсынмас җанлы» һәм янадан-
яна иҗади янулар телибез' Озак яшә. Фәнне! әлнпне 60 яшьлек бәйрәме белән котлыйбыз