Логотип Казан Утлары
Публицистика

Сугыштан соңлап кайткач


Сугыштан мин Германиядә бер ел совет хәрби администрациясендә хезмәт иткәннән соң
кайттым Веймар каласыннан Уфага, аннан соң туган авылым Миңештегә үз җиңел машинамда
руль артында утырып кайтуым ул заман өчен бик шаулы булды (Хәзер иномарка машинада
йөрүчеләр Уфа урамында тулы, ә 1946 елда мин бер үзем генә идем).
Минем кайтуны сугышка кадәрле үк таныш, дус булып, бер-беребезне яхшы белгән,
фронттан соң Уфага хәрби хезмәтен дәвам иткән Николай Асанбаев та ишеткән. (Хәзер ул —
күренекле драматург Нәжип Асанбаев Яшь чагыннан ук Николай дип эндәшеп йөргәч, Нәжип, дип
эндәшкәнем юк).
Шул мин кайткан көннәрдә Казаннан Кави Нәжми хәләл жефете Сәрвәр ханым белән Уфага
килгәннәр икән.
Н. Асанбаев берчак Ленин урамында Вәли Нафиковны очрата. (Вәли Нафи - ков сугышка
кадәр шигырьләр язды. Сугыштан соң радиода эшләде. Гомеренең байтак өлешен «Совет
Башкортстаны» гәзитенең баш мөхәррире булып торды).
— Нишләп йөрү? — дип сорый Асанбаев Нафиковтан
— Менә радио аша Нәҗминең чыгышын оештырып йөрим
— Шулаймыни? Кайда ул?! — дип сорый Асанбаев
— «Башкирия» кунакханәсендә. — дип Нафиков Кави Нәҗминең ничәнче номерда
яшәгәнлеген әйтеп бирә
Асанбаев кунакханәгә килә, номерга керә һәм анда урта яшьләрдәге ханымны күреп
аптырап кала. «Шундый үзеннән олы яшьтәге хатынга өйләнде микәнни?» дип эчтән генә уйлап
куя. Икеләнеп кенә:
— Нәжми монда торамы? — дип сорый Асанбаев.
— Әйе, монда тора,—дип жавап бирә Сәрвәр ханым
— Сез кем буласыз? Апасымы?
— Юк, мин аның жәмәгате булам.
— Шулаймыни?! — ди Асанбаев һәм тагын «Нигә шулай үзеннән өлкән кешегә өйләнде
икән?» дип уйлап куя да, иркенләп китеп, өстәлдә торган җимеш сулы графинга күрсәтеп, «су
салыгызчы», ди. Сәрвәр ханым салган бер стакан суны эчеп беткәч, «тагын салыгыз», дип
стаканны суза һәм суны голткынлатып эчеп беткәч, сөйләп китә:
— Без Нәжми белән сугышка кадәр бик дус булдык. Уен-көлкегә бай. һәр шадрасын (Кави
Нәжми дә шадра һәм уен-көлкегә бай булган диләр) кызлардан яраттырды.
Шулвакыт Сәрвәр ханым «Мондый бала-чага белән Кави нишләп йөрде икән?» дип уйлап
утырганда, Асанбаев аңа сорау бирә:
— Машинагызны кая куйдыгыз соң?
— Без машинада түгел, пароходта килдек.
Шулчак Асанбаев кычкырып җибәрә:
— Сез Кави ага Нәжми жәмәгате Сәрвәр апамыни?
Гариф Ахуновның ике тапкырлыгы
Хәсән ага Туфанның 70 яшьлек юбилее. Котлаулар беткәч, аңа сүз бирделәр. Юбиляр
трибуна артына басты да сүз башлады:
— Кадерле татарларым!..
Зал гөж килеп кул чапты. Моның сәбәбен аңламый калган, президиумда утырган КПСС өлкә
комитеты секретаре Мөҗәһит Вәлиев, рәислек итүче Гариф Ахуновтан:
— Что? Что он сказал?—дип сорады.
Ахунов шунда ук жавап бирде:
— Кадерле батырларым! — диде.
Татарча бик үк шәп белмәгән М. Вәлиев тынычланды булса кирәк.
2
Мәҗит Гафуринын йөз еллыгы Шул көннәрдә генә Мәскәүдән мина «Ветеран 2 -ТА» («ТА» —
танк армиясе) дигән медаль җибәргәннәр иде һәм мин ШУНЫ тагып алган идем.
Агыйдел буенда оештырылган табын башланыр алдыннан кул чайкап торган бер урыс
язучысы: «Что за медаль? Что это значит «ТА»9 —дип сорады миннән Янәшә торган Гариф Ахунов
шунда ук жавап бирде:
— «ТА» — «Татарская армия».—диде
Наҗар НӘҖМИ
«Файдалы җанвар»
1972 елнын октябрендә Нури Арсланнын 60 еллык юбилее булды Бер-бер артлы трибунага
күтәрелеп, тәбрикләүләр, билгеле инде, ин хуш. ин җылы сүзле котлаулар, чәчәк бәйләмнәре, кул
чабулар
— Сүз атаклы композиторыбыз, юбилярыбыз шикелле үк Казакъстанда туып үскән,
якташы һәм дусты Заһид Хәбибулинга. дип игълан итте мәҗлесне алып баручы Зәки Нури. Заһид
ага трибуна артына килеп баскач, һәрчак маңгаена төшеп йөдәтә торган чәчен кулы белән артка
сыпырды да болай диде
— Җәмәгать, дуслар, биредә минем дустыма карата бик күп җылы сүзләр әйтелде, мин
аларны кабатлап тормыйм. Нури Арсланга лаек итеп шуны гына әйтәсем килә Менә, җәмәгать,
дөньяда бик күп төрле хайваннар бар. менә әйтик, фил бар. ул бик явыз, маймыл бар. ул гел бер
җирдән икенче ботакка сикерә, ишәк бар. ул гел кирәксез урында бакыра, юлбарыс бар. анысы
инде ерткыч Шулар арасында арслан дигән җанвар бар. Менә ул ичмасам җанвар дисән җанвар!
Чөнки ул көчле, курыкмас, үзе юаш кына, кешегә бик тә файдалы җанвар. Менә безнең Нури
Арслан да шундый инде
Өстәл артындагылар уңайсызланыбрак башларын аска иделәр, ә залдагылар Заһид аганың
ни әйтергә теләгәнен барыбер аңладылар, көлә-көлә кул чаптылар Ә Заһид ага үз-үзеннән бик
канәгать кыяфәт белән сәхнәдән төшеп, елмая- елмая үз урынына килеп утырды да. маңгаена
төшеп йөдәткән чәч учмасын биш бармагы белән янә артка сыпырып куйды
Читлектәге Һарун
Тел, әдәбият, тарих институтының директоры профессор Мөхәммәт ага Гайнуллин иде.
Профессор булса да. русчаны өстән генә сукалаганын барыбыз да белә идек Бер мәлне Мәскәүдән
танылган тюрколог академиклар Борис Александрович Серебренников. Эдванд Владимирович
Севортян. Николай Александрович Баскаков килеп төштеләр Берничә көн буенча институт эшләре
белән танышып йөргәннән сон. безне тел бүлеге фәнни хезмәткәрләрен, директор кабинетына,
йомгаклау әңгәмәсенә чакырдылар Эшебезгә гомумән уңай бәя биреп. СССР Фәннәр Академиясе
исеменнән канәгатьлек белдерделәр Йомгак ясаучы академик Баскаков, бер урында әйтеп куйды
А у вас есть перспективные кадры, вот. например, в Москве, в издательстве «Наука»
вышла очень талантливая книга вашего сотрудника Харуна Юсупова «Введение в татарс кую
эпитафию»
Бу урында авызы колагына җиткән Мөхәммәт ага. шатлыгын тыя алмый сикереп торды да.
арабызда утырган Һарун абыйга күрсәтеп. Баскаковка
Вәт ун сам! Юсупов, катурый в клетке сидит' дип кычкырды диярлек
Карасак. Һарун абый чыннан да «клетка»лы «кызыл шакмаклы» күлмәк кигән икән.
Рәис САФАРОВ.