Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сиксән тулганда


..Нәрсә у.1 тән' М. Җәлил.
Ә бит нинди яшь булганмын икән Илле, алтмыш тулган елларда. _ Илледә ил гиздем, алтмышта да Гашыйк идем әле кызларга.
Син,— диделәр. - һаман йөгереп бит Йөрисең гел... Яшең җитмештә.
Тик, каһәрең, йөгерелми икән Сиксәнеңне куып җитмештә. Ә барыбер җан дигәнең йөгерек. Җан — җан икән, һич тә тән түгел. Нәрсә ул тән! Йөрәктәге утлар Унсигезнекеннән ким түгел!
Яшьлек дигәнең дә кемгә кайчан Ничек килеп, ничек китәдер. Кем өчендер хәтта унсигездә Яшьлек дигән мизгел үтәдер Бөекләргә генә хас микән ул Иртә янып, ирэә сүнүләр?
Озын гомер!.. Нигә кирәк икән (Шигырь генә моңа сәбәп микән) Шулай озак газап чигүләр'’
1997
♦ * *
Шагыйрьләргә хәзер илле, алтмыш...
Илһамлана җитмеш яшьле дә. Күпме яшәп, җитә алсаң икән. Җитсәң икән... Тукай яшенә!
/996
* ♦ ♦
Үтәр... Үтәр Барысы да үтәр.. Фани дөнья түгел мәңгелек. Өметне бит иң соң үлә. диләр. Нәрсә үлә икән иң элек?
1997