Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЫРЬДӘ — РӘССАМ, РӘСЕМДӘ — ШАГЫЙРЬ


акыйль Сәгыйровның исемен беренче тапкыр «Ялкын» журналында эшләгәндә, моннан 36
ел элек ишеттем Әдәбият бүлеге мөдире Габделхәй Сабитов, ашыгып керде дә, безгә бер
шигырь укып күрсәтте
Әй кыш килгән, кыш килгән.
Моржа ак бүрек кигән
Кисмәктәге су тунган.
Ватып алырлык булган
Шигырь безгә шунда ук ошады. Ләкин анын бер кимчелеге бар иде. автор, нишләптер,
шигырен акка күчереп тормыйча, каралама хәлендә җибәргән Шигырен журналга тәкъдим иттек,
ә үзенә, шелтәләп, хат язып салдык Редакциягә кулъязмаларны ачык итеп, кара белән язып жибәр.
алай ярамый, янәсе. Ул егет шул ук вакытта рәсемнәрен дә җибәрде Алар гаҗәп матур эшләнгәннәр
иде
Безнең үпкәбезгә анардан җавап хаты килде Кыска гына язылган юлларда «мин бит инвалид»
диюдән башка сүзләр юк иде
Берничә ел узгач. «Социалистик Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе, яшь язучы Рәшит
Зәкисв сәләтле бу егетнең язмышын газета аша укучыларга хәбәр итте. Үзе турында берни дә
әйтмәгән Гакыйль урында хәрәкәтсез ята һәм каләмне тешләренә кабып иҗат итә икән1 Аның
иҗаты һәм тормышы белән укучылар ныграк кызыксына башладылар
Яхшы шигырь безне дә ерак юлга чыгарды Шәүкәт Галиев белән бергәләп, ерактагы
Куйбышев өлкәсе Кошкинск районы Иске Фәйзулла авылында яшәүче Гакыйль Сәгыйров янына
киттек. Октябрь Норлаты районында безгә Рәшит Зәкиев кушылды
һәм менә без аның өендә. Ул да, без дә, әнисе Хәбибҗамал апа да башта, каушап, сүз
табалмыйча тордык. Китап киштәсендәге бер китап сүзне башларга ярдәм итте.
— «Хөсәен Ямашев» Автор үзе бүләк иткәндер инде1’
Әйе, күптән түгел Норлагка килгәч, Расих абый. Гөлшат Зәйнашева һәм Роберт
Әхмәтҗановлар кергәннәр иде.
Без алып килгән әманәтләрне, автограф язылган китапларны, хатларны тапшырабыз
Гакыйльдән шигырьләрен күрсәтүне сорыйбыз Менә балалар өчен язылган бер шигырь:
Антеннада ике карга
Тирбәлә кунган көйгә
Шуларны күрде дә Дилә
Йөгереп керде өйгә
Әнием, телевизорны
Тизрәк инде кабыз, ди.
Анда кунган каргаларны
Күрмичә калабыз, ди
Без рәхәтләнеп көләбез Балаларча, яңача, үзенчә Шул вакыт түр бүлмәдәге телевизорга күз
төште Аны Гакыйльгә Татарстан нефтьчеләре бүләк иткән икән Лениногорск киностудиясеннән
килеп аны кинога да төшергәннәр Гакыйльне больницага алып китеп. Лениногорск врачлары
дәвалаганнар да Вертолет туп- туры Гакыйльләрнең ишек алдына төшкән
Г
Яшәве дә авыр, үлеме дә
Тормыш өчен көчен салмагач, Үзен үлсәң, сине күңелләрдә Яшәтерлек эшен
калмагач
Бу юлларны укыганда кулына кулъяулык тоткан яшь егет килеп керде. Ул сүзсез генә
шигырьне тынлап торды Бу юллар ана тәэсир итте булса кирәк, кызлар бүләк иткән кулъяулыгы
белән күзен сөртеп алды
— Сау булыгыз, Гакыйль абый, армиягә китәм!..
Солдатка китүче егет кай ягы беләндер Әсгать Җиһаншинны искә төшерде 49 тәүлек океанда
йөреп, дөньяны шаулатып кайтканнан соң, мин Әсгать Җиһаншиннын туган авылы Шенталага,
герой янына килгән идем Ә Шентала моннан әллә ни ерак түгел. Гакыйль герой якташы турында
элегрәк шигырь дә язган:
Күргәнем бар кебек,
Таныш йөзләре
Туганнарым кебек
Якын үзләре.
Иң авыр минутларда, инде түзәр хәл калмаганда Гакыйль, мөгаен, якташы Әсгатьне күз
алдына китергәндер
Илебезне сакларга баручы егет ниләр уйлагандыр, белмим, әмма ул тирән уйга батып чыгып
китте.
Гакыйльнең лирик шигырьләрен укыгач, без дә уйга калдык.
Килер бер көн — үкенүдән янып.
Газапланып, ятып үләрмен,
Әмма мәнге хәтеремдә калыр
Матурлыгы тормыш-гүзәлнен
Әйе, болар тормышның матурлыгын раслау өчен күңелдән тулып чыккан утлы сүзләр.
Гакыйльнең шигырьләре моңландыра да, түбән иелгән башны югары да күтәрә.
Без җитәсе җирләр ерак әле.
Без барасы юллар киртәле,
, Бир ышанып мина кулларыңны,
Чын иптәшем булып күтәрел!
Гакыйльнең тәрәзәсеннән карга оялары белән чуарланган топольләр күренеп тора. Гакыйль
аларны менә ничек күрә:
Аяз иртәләрдә
Бәбкә казлар сыман
Топольләрем очыра мамыгын
Морҗасыннан төтен чыгучы өйне күргән шагыйрь менә нинди нәтиҗә ясаган:
Аяк-кулын бәйләп куйган язмышының
Чылбырларын өзеп читкә атты микән9 — Морҗасыннан нинди кара төтен чыга.—
Әллә соң ул кайгыларын якты микән?
Гакыйль дөньяга рәссам күзе белән карый: аның сизгер йөрәге табигатьтәге, тормыштагы
буяуларны, контрастларны, нечкәлекләрне тотып ала белә.
Тормыш агай алып күкрәгемнән
Бирсә бирде минем кирәкне.
һаман саен һәрбер матурлыкка
Сизгеррәк итте йөрәкне
Гакыйль шигырьдә — рәссам, рәсемдә—шагыйрь Шигырь юлларына кергән теге топольләрне
ул натурадан кәгазьгә дә төшергән. Әмма Гакыйль фотограф түгел. Ул топольләрне үз хыялы белән
баета, сәнгать дәрәҗәсенә күтәрә Шул ук вакытта ул топольләрне Гакыйльнең читкә киткән һәрбер
авылдашы танып алыр һәм: «Аһ, шул топольләрне кайтып бер генә күрәсе иде!»—дип әйтер...
Гакыйльнең үзен күргәч, яңа шигырьләрен тыңлагач, элек язылган хатыбыз өчен
уңайсызланып киттем Шигырьдәге һәрбер хәрефне язу яки рәсемдәге һәр ноктаны кәгазьгә төшерү
өчен күпме чыдамлык, тырышлык кирәк Шулай да аның почеркының матурлыгын күреп гаҗәпкә
каласың. Шигырьдә дә Гакыйль
нең үзе генә тапкан почеркы бар. Шагыйрьнең үзенчәлеге кешенен. табигатьнең матурлыгын
эзләүгә, укучыда оптимистик рух уятуга юнәлгән Гакыйль поэзиянең төрле өлкәсендә үзенең көчен
сыный: лирика, сатира-юмор. балалар өчен шигырьләр...
Бу сәяхәттән без үзебез өчен яңа шагыйрь ачып кайттык!.
Казанга кайту белән аның шигырьләрен, үз рәсемнәре белән бизәп, нәшриятта китап итеп
чыгардык. Яна шигырьләр белән тулыландырылган икенче китабын укучыларга җиткерүдә дә
якыннан катнашырга туры килде Матди яктан авыр хәлдә яшәгән Гакыйльгә Куйбышев өлкә
комитеты аша пенсия дә юллап бирдек...
Аның янына баруга утыз елга якын вакыт узган да киткән. Соңгы елларда да шагыйрь-рәссам,
күңелендәге өмет утын сүндермичә, иҗат эшен нәтиҗәле дәвам итә.
Могҗизалы каләмгә ия булган көчле рухлы Гакыйльне, алтмыш яшьлек юбилее белән ихлас
күңелдән кайнар котлыйбыз, һаман да көр һәм хөр күңелле булып калуын телибез һәм ул яшәгән
яклардан, ул иҗат иткән әсәрләрдән гамьле тормыш җиленең һәрдаим исеп торуына тирәнтен
ышанабыз.
Дошманнары, сәхнәгә чыгар алдыннан, тылсым иясе Паганининың скрипка кылларын өзеп,
бер генә кылын калдыралар Әмма бөек скрипач югалып калмый, бер кылда катлаулы көйләрне
шулкадәр матур уйный, тыңлаучылар кылларның өзелүе турында уйламыйлар да.
Язмыш Гакыйль Сәгыйровның да тормыш кылларын өзәргә уйлаган. Ләкин батыр егетнең
күңел кылын берничек тә өзә алмаган Ул әнә шул өзелмәс нечкә кылда тагы да матуррак уйнар
әле!..