Логотип Казан Утлары
Хикәя

ИКЕ ХИКӘЯ

Гаяз Исхакый иҗаты хәзерге татар укучысына аз таныш Моның сәбәбе аның әсәрләренең җитмеш еллап вакытта кат-кат бастырылмавында гына да түгел, бәлки, моңа өстәп, язучының элек тә үзебездә һәм соңрак чит илләрдә нәшер ителгән китапларның хәтта укудан тыелуында Ниһаять. 1991 елда Та-тарстан китап нәшрияты олы әдипнең сайланма чәчмә һәм сәхнә әсәрләрен «Зиндан» исемле калын ук җыентык итеп чыгарды, һәм шуның белән Г Йс- хакый китапларын укучыга кайтару тукталды диярлек. Югыйсә әдәбиятыбыз корифееның гаҗәеп бай иҗатын укучыларга тулысынча җиткерү моңарчы сузылмас иде Ә аның иҗаты чын мәгънәсендә киң колачлы һәм күпкырлы Бу Г Исхакыйның 1951 елда үзе төзегән библиографик исемлегеннән (галимнәр искәртүенчә, буТүбәндә без татар әдәбияты баһадиры Гаяз Исхакыйның ике хикәясен, аның тууына 120 ел тулу уңаеннан, журнал укучыларына тәкъдим итәбез «Шәкерт абый» хикәясе Истанбулда 1911 елның 11—12 июнендә язылган. 1912 елда әдипнең сигез томлыгында басылган «Зиндан» җыентыгына да кертелгән «Хәлимә туташ» хикәясе исә. галим Ибраһим абый Нуруллин язуынча, беренче тапкыр Г. Исхакыйның 1909 елгы «Җыентык» китабында дөнья күргән Шуннан соң бу әсәр 1993 елда гына «Ватаным Татарстан» газетасында (23 февраль) басыла
Шушы ике хикәя ук әдипнең әсәрләренең тематикасына һәм язылыш рәвешенә (өслүбенә, манерасына) бик игътибарлы булуын раслый, безнеңчә Беренче хикәя ике кешенең әңгәмәсе рәвешендә язылса, татар хатын-кызларының хокуксызлыгы турындагы икенче хикәя, гәрчә Г Исхакый вакыйганы тасвир итү рәвешен сайласа да. аның герое Хәлимә туташның монологына, бу очракта уз хәлен үзенә сөйләвенә тартым. Шунысын да искәртик, икенче алым дөнья әдәбиятында күптән кулланыла (соңгырак чорда без мондый алымны күренекле язучы Владимир Набоковның кайбер хикәяләрендә очраттык), әмма язучының яңалыгы тасвирны эчке монолог белән оста ук үрә белүендәдер
«Шәкерт абый» хикәясе югарыда аталган «Зиндан» җыентыгыннан. «Хәлимә туташ» хикәясе «Ватаным Татарстан» газетасыннан үзгәртелмичә (кечкенә орфографик төзәтүләрдән тыш) алынды
Әсәрләрне журналда бастыру өчен Мәаъсүм ХУЖИН әзерләде Шәкерт абый
_. афа мөәззинне, ахирәт, куып чыгаргансың дип сөйлиләр. Кыз _ Сл сорарга килгән кешене шулай итәргә ярыймыни? — дип, Гөл- җамал абыстай үзенең ахирәте Гайниҗамалга сөальле иттереп карады да чәйне ясарга тотынды. w
Самавыр чыжлавы астында Гайниҗамал абыстай, уйга калган кеби:
— Шулай иттем шул, ахирәт,—диде дә туктады.
Гөлҗамал абыстай, ишек төбендә борыныны пышкылдатып, әбисенең бер нәрсә биргәнене көтеп тора торган килененең угылына күмәч кисәге илтергә бара-бара:
— Ник алай иттең, ахирәт, яхшы җирдән килгәндер бит? Кызыңның бит, әлхәмделилла, яше җиткән. Кызлар бит бу елда егермедән үтсә картка исәпләнә башлый,—диде дә борылып кайтып: — Чын. ник куып чыгардың?—диде.
Гайниҗамал абыстай:
— Мин шул мәхәббәтсез мөәззинне яратмыйм!—диде дә тагын тук-тады. Гөлҗамал абыстай ахирәт дустының күзенә керергә теләгән кеби вә, кереп, шуның эчендә серне күрергә теләгән кеби иттереп карады. Шул күз карау астында Гайниҗамал абыстай бераз кызарып та китте. Ул, ахирәт дустының шул сүзсез сөаленә җавап биргән кеби:
— Була бит шундый, кайсы кешене пәриең сөйми,— диде дә, ал- даганыны үзе дә белгән кеби, тагын кызарды.
Гөлҗамал абыстай:
— Бу бит кеше аңларлык түгел. Үзе сезнең шактый якын карендәш тә түгелме соң? Андый-мондый эш булган дияргә, ул — бала-чага атасы, син — тагын, Әлхәмделилла, угыл-кыз җиткергән кеше. Юк. ахирәтем, син миннән әллә нәрсә яшерәсең. Ахирәт шулай буламыни? Ахирәттән сереңне яшерергә китап та кушмаган, диләр. Бир чынаягыңны, чәй тәмсез түгелдер бит? Әле карт моны яңа чәй дип алып кайтты,—диде.
Гайниҗамал абыстай:
— Юк, ахирәт, юк, синнән нәрсә яшерим! Яшерерлек эш юк. .— диде.
Аның сүзе тәмам итәргә бирмәенчә, Гөлҗамал абыстай:
— Югын юк та, куып чыгаргансың. Баш коданы куып чыгарыр өчен, ахирәтем, миннән яшерәсең яшерүен дә. бик зур сәбәпләр булырга кирәк, бик зур сәбәпләр, — диде.
Гайниҗамал, чәене бераз эчкәннең соңында:
— Мин шул, шул мөәззинне күрәсем килми. Яшьтән күңелем җәрә-хәтләнеп калган! Шуның өчен, шул, чыдый алмадым.
— Ни булды соң, ахирәт?
— Юк, булуын бер нәрсә дә булмады... Ничек сөйләргә дә белмим инде, сөйләрлеге дә юк Ярар инде, ахирәтем, шулай калсын, сөйләтмә инде.
- Сөйләргә теләмәсен сөйләмә, ахирәтем. Мин ахирәтеңнән яшерерлек зур эш бардыр дип белми идем.
Шул сүзнең артының шөбһәле бетүе Гайниҗамал абыстайны бераз кызартып, уйга калдырды Ахирәтенең шөбһәсе аның бер яктан ачуыны китерде, бер яктан хурландырды. Ярты ачуланган тавыш берлән ул
— Ярый, алай булса, сөйлим, ахирәт, дәртең почмаклансын,—ди-де.— Югары оч янмас борын, безнең әтинең йорты хәзерге Галәү тегермәненә чыга торган тыкрык буенда иде. Артымыз суга төшкәнгә, су буенда әни мәрхүмә, әллә никадәр түтәлләр ясап, кыяр, кишер, чөгендер, кәбестә утырта иде. Тыкрыкка каршы ягында, әнә хәзер таллар бармы, шулар урынында, безнең әтиләрнең мал-туар йорты иде. Былтыр Әхмәтсафаның кәҗәсе төшеп үлгәч күмелгән кое — ул безнең бабайдан калган кое иде. Ул вакытта бөтен авылда суының тәмлелеге, суыклыгы берлән дан тоткан иде. Урак өстендә уракка китүчеләр, су алыр өчен, юлаучылар кеби тезелеп көтеп торалар иде.
Безнең әтиләр, бай булмаса да, таза иде: чиләк-чиләк балымыз өзелми, он-тоз өсәгенең' төбе күренми иде; мал-туар күп, ашлык мул иде. Заманасымы башка иде, ахирәт, җиреме башка иде. һәр елны ашлык җимерелеп үсә иде. һәр елны кар төшәр алдыннан гына көчкә-көчкә генә кырдан керәләр иде. Кыш буе хатын-кыз киндер, алача2 суга; кызлар тутый3, челтәрли иде. Мәдрәсә ул вакытта да бар иде. Ләкин хәзерге кеби калай башлы түгел; әнә хәзер Миңлевәлиләрнең мунчасы бармы, әнә шуның урынында!.. Хәзрәт үзе дә укыта, хәлфә дә китертә иде. Ләкин, хәзерге кеби, кызлар сабакка йөрү юк иде Әллә күрше авылларда булгандыр да, ләкин безнең хәзрәтнең остазбикәсе андый түгел иде. Мәрхүмә, Алла разый булсын, китап сөйләгәндә дә хәзрәтеннән өйрәнеп чыга, диләр иде.
Менә мин сигез-тугызга җиткәндә беркөнне безгә бер егет килде. Мин әле ул вакыт — яланаяк чабып йөри торган бала! Аңардан әни дә качмады, җиңгиләр дә качмады. Ул вакытларда бит әле муллалардан, каенаталардан гына качалар иде. Безнең җиңгиләр аңар «Шәкертҗан агай» дип тә йөри башладылар. Менә, ни булгандыр, ул егет мәдрәсәгә күчте. Кайдандыр, хәтеремдә калган, ул безнең әтиләрнең якын карен- дәшләренең угылы икән дә безнең авылның мәдрәсәсенә хәлфә булып килгән икән. Егет һәр көнне кеби безгә килә башлады. Таба ашы пешерелдеме— ансыз ашалмады; кунак-төшем булдымы — ул чакырылмыйча калмады. Әни аңар «Шәкерт» дип йөргәнгә, җиңгиләр «Шәкертҗан агай» дип йөргәнгә, мин: «Шәкерт абый» дип йөри башладым
Безнең әти ашлы-сулы кеше булганга, безнең әнинең кабартмасы, коймагы, кыстыбые, бәлеше, кулламасы данлыклы булганга, кунактан өзелеп тормый идек: шәһәргә бара торган мулла бездә кич кунып китә, базарга бара торган мөәззин бездә ат ашата иде. Ил-көн дә бай булганга, туйлар да хәзерге кеби түгел иде: коданы бер атна сыйлыйлар, кода булып бер атнага баралар иде; туйга куелган бал, сыра бөтен авылга эчерелә иде. Дөньясы ук ул вакыт, ахирәт, башка иде. Безнең җиңгиләрнең әнигә ләм-мим дип әйткәннәрене ишетмәдем. Хәзер безнең киленнәр берлән сөйләшен кара! Бер сүзеңә ун җавап табарлар
— Шулай, ахирәт, шулай. Әле бит яшь киленем каен сеңлесе берлән орышышырга тотынган. Кайчан төшкән, кайчан килгән бит, орышышырга өлгергән. Бу ел, ахирәт, аналарының сөте берлән үк явызлыкка өйрәнәләр.
Шулай, ахирәтем. Менә, шулай итеп, бу шәкерт абый безгә ияләште. Аны һәммәмез яраттык. Мунча яккан көнне аны мунчага чакыра идек тә мунчадан соң ул имам торып әтигә намаз укыта иде. Намаздан соң сузып кына Коръән укый иде. Без һәммәмез бик ихлас берлә тыңлап гора идек; бергә дога кыла идек. Күп вакытта әти шуннан соң аңа сәдака бирә иде; әни һәйбәт май берлән чәй эчертә иде. Мин бердәнбер кыз булганга, билгеле, иркә идем; самавырның янына гына килеп утыра идем дә чәй эчә идем. Шәкерт абый миңа май бирә, күмәч бирә, мине сыйлый иде. Ул мине сөя, мине ярата иде Беркөнне ул минем курчакларга аллы-гөлле, алтынлы-көмешле кәгазь берлән бик матур, кызыллы-аллы, кош төсле перәннек тә китерде. Аның перәннеге әллә ничә айга кадәр курчак кунагы уйнарга җитте. Мин аны һәрвакыт курчак уйнаганда, кыз биргәндә генә бирә торган аш иттереп йөрстә идем Менә беркөнне карт җиңгиләрнең агалары кунакка килде. Айларның миннән бер-ике яшьлек кечкенә генә угыллары бар иде Ул, малай булса да. кызлар арасында үскәнгә, курчак уйный белә иде Менә без аның берлән курчак уйнадык, кунакка чакыры-
1 Өсәк келәттә ашлык, он һ б ш саклау өчен бүлеп ясалган урын яки зур әрҗә; ашлык бурасы.
‘ Алача төрле төстән буй-буй сугылган киндер (күбесенчә актан һәм кызылдан сут ыла); буй-буй итеп сугылган палас, келәм
* Tyi ый тугу. туку
штык, кыз бирештек. Иртә берлән мин торсам, перәннек юк. Мин җыларга тотындым. Әни килде, җиңги килде; теге малайны кыйнадылар; ләкин перәннек кайтмады. Мин балавыз сыгып утырганда, менә теге Шәкерт абый килеп керде. Ул, минем ни өчен җылаганымны белгәч тә, элгәре перәннекнең шулкадәр озакка баруына исе китте. Аннан соң ул чыгып китеп, бераз торып, миңа тегеңәрдән дә матур бер перәннек китерде. Шуннан соң мин аны сөя башладым; аңар ияләштем, үзләштем. Ул да, шуны сизепме, килгән саен курчакларның хәлләреннән сораша, перәннекнең нишләвене белешә башлады.
Мин перәннекне ашамый килсәм дә, беркөнне әллә нигә бик тәмле төсле күренгәнгә, кырыеннан, тычкан кимергән кеби генә, каптым. Авызыма әллә нинди хуш ис керде; тел өстемдә перәннек эреде. Авызымнан шул тәмне бетермәс өчен, тагын аз гына каптым. Авызым тагын тәмләнеп китте. Никадәр авызымнан шул тәмне бетермәс өчен тырышсам да, тагын теге тәм бетте; тагын кабарга туры килде. Шулай аз-аз гына каба-каба, карасам, перәннек яртыга калган. «Моның берлән нишлим?»— дидем дә ашап бетердем. Үзе егылган бала егъламый, диләр, перәннек кызганыч булса да, әни орышыр, дип егъламадым.
Менә берәр атна вакыт үтмәде — Шәкерт абый минем перәннек беткәнне белде. Ул:
— Кая китте, кая?—диде.
Мин кызардым. Ул, аңлады булырга кирәк, миннән сорап тормады, тагын перәннек китерде. Безнең дустлык тагын ныгыды Мин курчак уйнаганда, үксез балаларны ашата торган, орышышкан кешеләрне килештерә торган «Шәкерт абый» атлы тагын бер курчак керттем. Туйларда, мәҗлесләрдә аннан яхшылыклар кылдырдым.
Менә беркөнне әти хәзрәтләрне чакырды. Ул вакытта хәзрәт, мәрхүм, Аллаһе Тәгалә разый булсын, Шакир хәзрәт иде. Мин дә шунда булганмын ахры, ансыны рәтләп белмим, ахырдан гына хәзрәт: «Шәкерт абыйсыннан сабак укырга ярый, язу гына өйрәнмәсен»,—дип әйтә, диделәр. Мине: «Сабак укый, Шәкерт абыйсыннан сабак укый»,— дип сөйли башладылар. һәммә кешенең кызыгып сөйләгән шул сабак уку мине бераз һаваландырды. Сабак укуның нәрсә икәнене белмәенчә генә, мин шул көнне көтә башладым. Ул вакытларда хәзерге кеби түгел, сабак чын сабак иде. Хәзерге безнең киленнең балалары кеби: «Арба, чана, сука, тырма» укымыйлар иде, китап укыйлар иде. Шуның өчен, хәзерге кеби, авыл сатучысында, мәктәптә ул китап юк иде; шәһәргә барырга кирәк, аннан алырга кирәк иде. Менә китап та булды. Мин сабак башладым. Курчак дәрте бөтенләй сабакка күчте. Мин көне-төне укый башладым. Белмәгәннәремне сорап, әни-җиңгиләрнең башыны әйләндерергә тотындым. Минем сабак бик алга китте: өч-дүрт айда иҗекне сукалый баш-ладым. Икенче елны Коръән укып «Йосыф китабы»на кердем. Өченче ел укысам, бәлки, хәзерге мулла хатыннарыннан ким булмас идем, Шәкерт абый, укырга, дип шәһәр мәдрәсәсенә китте. Мин, җитешлегем аркасында язу танып калсам да, мәгънәле китапка керә алмадым. Тагын мин курчакка кайттым, тагын курчак уенына баттым.
Ләкин Шәкерт абыйны һичбер вакыт онытмадым: көтүдә кызлар берлән сугышсак, бәпкә каравыллаганда карга бәпкәне урласа, әни кыйнаса, һәрвакыт мин Шәкерт абыйны хәтерли идем; аңар сыгына идем. Миңа, ул булса, кызлар кыйный алмас, карга бәпкәне урлый алмас кеби тоела иде.
Менә, шулай итеп, бер-ике ел үтеп китте. Мин унбер-уникегә җиттем. Беркөнне (көз иде) бөтен авыл ДөбрәнI Хәяты әкиятене сөйли башлады. Дөбрән Хәятыны син белмисең. Әнә, Җиһанша бармы, тимерче Җиһанша? Шуның сеңелесе, шул кыз диләр иде. Әниләр, җиңгиләр миңа нәрсә булганыны әйтмәсәләр дә, кызлар берлән үзем барып карадым: аның
I Дөбрән—саңгырау. (Г. Исхакый искәрмәсе.)
капкаемны буяганнар иде. Без барганда бөтен урам бала-чага белән тулган иде. мин нәрсә икәнене. ни өчен буялганыны белмәсәм дә. шундагы кызлар: «Уйнаш иткән!» диделәр. Берсе.
Уйнаштан бала тудырган! — диде
Шул арада булмады — авылның ул вакыттагы куштаны Хәмид карт, әллә кемнәр берлән килеп:
— Ул нинди оятсызлык! Урамда йөртергә кирәк! Бөтен кырлар кипте, мал-туар өшәнде; бар да шуларның гөнаһ шомлыгы! — диде
Кызлар:
— Менә урам буе йөртәләр. Дөбрән Хәятыны кара корымга буйыйлар да: «Уйнаш итмә, уйнаш итмә!»- дип урам буенда йөртәләр, бөтен ир, хатын аның йөзенә төкерә. Аннан ары мәсҗед алдына китереп суктыралар; мулла абзый үзе суктыра, диделәр.
Җиңги берлән суга барганда күргән Дөбрән Хәяты минем күз алдыма килеп басты: зур. таза, матур, ачык, бербуйдан көлә торган Хәят хәзер, кара корымга буянгач, коточкыч күренде: дөнья анасы кеби тоелды Җылыйсы килү куәте никадәр көчле булса да. мин куркуымнан җылый алмадым.
Өйгә кайттым. Әни, мине күргәч, ни өчендер
— Алла Тәгалә тәүфикъ бирсен.— диде.
Бөтен көн шуның куркусы берлән үтте. Көтүдә бөтен кызлар шуны сөйләделәр; малайлар Дөбрән Хәятының бәетене җырладылар Көтү керер алдыннан гына ягъмур ява башлады. Көтә-көтә арып беткәннең соңында берсе: «Көтү түбән очтан керде», диде Барымыз да жылаша- җылаша киттек. Барымызга да менә Дөбрән Хәяты корымга буялган көенчә чыгар да алдымызга басар кеби тоелды. Курка-курка, бер-береме- згә тотынышып, сарылышып чабыштык. Кояш баеп, көзге төн караңгылана башлаганда гына мин. ике сыерны табып, өйгә кайттым. Өйдә абзыйлар, җиңгиләр шалкан кисеп кайткан булганга, шалкан ашарга утырдык: элгәре чи шалкан ашадык, аннан ары әни пешкән шалкан кертте. Мин һәрвакыт пешкән шалканны яратам. Ул көнне бигрәк сөеп ашадым.
Көзге вак ягъмур бөтен дөньяны каплап алды. Мин җиңги берлән тышка чыкканда күзгә гөртсәң күренмәс төндә тагын котым очты Җиңгинең кулына тотынып кына, кычкыра-кычкыра. көчкә өйгә кердем Миңа шул караңгы төн тагын Дөбрән Хәятыны исемә төшерде. Менә ятарга вакыт җитте. Әни миңа үзләре берлән берочтан түргә урын салды Мин чәчемне сүтәргә өлгермәдем, урамнан тәрәзә кактылар Мин куркынып киттем Күз алдыма тагын Дөбрән Хәяты килеп басты Ул да булмады, капка ачылды, йортның шул дөм караңгысыны көчкә генә ерып-ерып. фонарь йөри башлады Озак үтмәде, минем алдыма өстеннән су ага торган Шәкерт абый килеп басты.
Самавыр куелды, яңа шәмнәр ягылды. Өй яктырып, җылынып китте. Минем күңелемнән дә Дөбрән Хәятының хикәясе чыкты
Әти-әни аны бик кадерләп каршы алдылар:
— Өшегәнсең, туңгансың. Явымы да бит үзәгеңә үтәрлек, тизрәк тишен. тизрәк, дип чишендерделәр, юындырып чәй янына утырттылар.
Минем йокым качты Шкаф артына сөялеп кенә Шәкерт абыйны карарга тотындым. Аның күзләре үзгәрмәгән булса да. һаман әле көлгәндә күзләре югалып китә торган булса да. аның йөзе шактый үзгәргән иде. Бездән киткәндә кечкенә генә чыгып килә торган мыегы зурайган, сирәк кенә сары йоннар аның сакалыны бөтенләй каплый язган, битенә дә әллә нинди, мин танымый торган яңа 1өс чыккан иде Кечкенә чакта, беләсең бит. ахирәт, балалар бик тиз үпкәләүчән булалар, мин дә шулкадәр сөйгән Шәкерт абыемның миңа илтифат итмәвенә үпкәли башладым Аны эчемнән генә «Нинди мәхәббәтсез, бу минем Шәкерт абыем түгел, бу башка», дип уйлый башладым Ни өчендер, җылыйсым килде.
Җил берлән тәрәзә шакылдап китте. Минем күз алдыма тагын Дөб- рән Хәяты килеп басты. Мин дерелдәп, каушап киттем. Шуны күрепме, әти берлән бик тәмле сөйли торган Шәкерт абый:
— Син дә мондамыни, Гайниҗамал? Кил әле монда, кил! — диде.
Минем ачуым бердән язылды. Шәкерт абый, минем баштан сыйпап, күземә карап торганның соңында: «Зур булган инде»,— диде. Әни дә:
— Утыр, кызым, чәй эчәмсең?—диде.
Мин әнигә «ию» дигән күз берлән карадым. Безнең әни, мәрхүмә, үзе каймаксыз чәй эчмәгәнгә, һәр кешегә каймак салып ясый иде Шуның аркасында әти: «Чәйнең тәмене бозасың, затсыз!»—дип, үзене һәрвакыт тирги дә иде. Чит кунак-фәлән булса, әти, әнине чакырып алып:
— Каймак салып ясама!—дип әйтеп тә куя иде.
Ләкин, нидәндер, әни әти мәрхүмнең сүзене тутыра алмый иде— һаман каймаклы ясый иде.
Бүген дә шулай булды. Ул вакытлар, беләсең бит, ахирәт, хәзерге кеби, әллә нинди канәфер тәмнәре килә торган чәй юк иде: кара, ак койрыклы чәй иде. Аңа каймак салу, билгеле, шуның нечкә тәмене боза иде. Менә әни миңа да каймаклап ясап бирде Алдыма зур кашык бал куйды. Мин Шәкерт абыйның сүзләрене тыңлый-т'1ңлый эчкәнемне дә сизмичә калдым. Ул үзенең хәзер әллә кайдан ерактан кайтуыны сөйли, әллә нинди мөфти хәзрәт берлән күрешүне аңлата иде. Әти шунларның һәммәсенә дә: «Шулай диең, шулай диең!»—дип авызыны ачып тыңлый иде. Ул вакытта мин нәрсә икәнене, кайдан кайтканыны аңламасам да, ул — Шәкерт абыйның мөәззин булыр өчен имтиханнан кайткан вакыты икән! Бердән соң әни миңа тагын берне ясап бирде. Беләсең, балаларга кич чәйне күп эчерү файдалы түгел: йокылары кача, төрле эшләргә сәбәп була. Әни шуны оныттымы, ул миңа өченче чынаяк та ясады. Мин, боларның мәҗлесләреннән калмас өчен, әнидән, «Бар инде, кызым, ят!» дидертмәс өчен, һаман эчтем. Менә чәй бетте. Шәкерт абый мине тагын чакырып алып, башымнан сыйпап:
— Йә, сабак кар астында калдымы? Онытылып беттеме?—диде.
Мин бер сүз әйтмәдем Әни: «Юк, юк, онытылмаган»,— дип өлгермәде, әти:
— Бар әле, кызым, китапларыңны китер әле, Шәкерт абыең тыңласын әле,—диде.
Мин китеп. Коръәнемне алып килдем. Ачып, кычкырып, әгузе бисмилла әйтеп укыдым. Үземнең Коръән укый торган тавышым үземә ишетелеп, үземнең элгәреге хәлләремне исемә төшерде. Минем күз алдыма Шәкерт абыйның биргән перәннеге күренә башлады, аның тәме авызымда уйный башлады. Мине әллә нинди шатлык биләде Шәкерт абый: «Онытмаган, онытмаган»,—дип мине бик мактады. «Менә, шәһәрдән кайтсам, үзеңә перәннек алып кайткан булыр идем».— диде дә кесәсеннән әллә нинди акча савыты чыгарып: «Менә, шуңар сатучыдан перәннек алырсың»,— дип зур бер тиен ярымлык бирде. Мин. сөенә-сөенә алып, курчак сандыгыма салып куйдым. Шуннан соң мине яткырдылар. Мин йокы арамда гына Шәкерт абыйның Коръән укыганыны ишетеп күземне ачсам, әти берлән анларның намаз укуларыны, әнинең түргә әтигә бер урын. Шәкерт абыйга бер урын салганыны күрдем. Тагын йокыга киттем.
Менә, төшемдәме, көнемдәме, Дөбрән Хәятыны күрә башладым. Ул ялан өс басып тора. Судан мунчала алып чыккан кеше кеби, аның бөтен битене, тәннәрене кара бака яулыгы каплаган, йөзләреннән кара, куе, сазлы су ага; үзе авызыны ачкан да тешене ыржайтып көлеп тора. Мин аңардан куркам: «Әни! Әни!» — дип кычкырам, бакырам, качмакчы булам: ләкин аягыма тимер таккан кеби, атлый алмыйм; атласам, алга бара алмыйм Ул миңа таба килә; минем котым оча, ул мине кочак- ламакчы була. Кочаклый! Аның кулы берлән минем бөтен тәнем кысыла... Аның тәненнән ага торган кара су миңа тама башлый. Аның өстенә
ябышкан кара бака яулыгы миңа ябышмакчы була, җанлы кеби. миңа таба сузыла Менә ул минем корсагыма килеп ябышты Анын суыклыгы минем ботларыма кадәр агып китте. Минем йөрәгем ярылды Тагын кычкырмакчы булдым Кычкырдым да. ләкин минем тавышыма беркем дә килмәде Ул салкын бака яулыгы әле минем корсагыма, әле минем бот араларыма кереп йөри башлады Тагын икенче берсе муеныма ябышмакчы булды... Мин куркуымнан тагын бик каты кычкырып җибәрдем. Үз тавышымнан үзем куркынып уянып киттем.
Уяну берлән, корсагымнан түбәннән сәнәк тармакларыны аралан- дырып ята торган авыр, зур бер нәрсә бар икәнене сизендем. Куркуымнан күз ачып күз йомганчы йокым ачылды. Көзге айнын нуры берлән яктырган өйдә, күршемдә сузылып ятып, миңа таба борылган Шәкерт абыйны, аңардан ерак түгел генә «мыш-мыш» йоклый торган әтине күрдем Шуларны күрү берлән, шул минем корсагыма, бот арама салынган япьле нәрсә Шәкерт абыйның кулы икәнлегене күңелемә төшерде Мин аның авыр кулыны алып ташладым. Ул «лап!» итеп идәнгә барып төште. Шуның тавышы берлән минем башым эшләргә тотынды, «уйнаш» дигән сүз колагыма килеп керде. Мин. алай булгач, уйнаш иттем. Дөбрән Хәяты кеби уйнаш иттем; иртәгә безнең дә капканы буярлар, миңа да «бәет» әйтә башларлар.
Шул уйлар мине куркытканнан куркытты Хәзер мин үземне кара корым ягылган көенчә урамда йөретәләр кеби күрә башладым Үземне кара бака яфраклары берлән ялан тән өстенә сыланган кеби сизә башладым. Шул хурлыкка ничек чыдарга9 Мин бер минутта тирләдем, пештем; шабыр суга баттым. Менә гомеремдә күрмәгән рәвештә эчем борып-борып авыртырга тотынды Минем күңелемә «Уйнаштан бала табам икән», дигән уй керде... Шул уй шулкадәр башыма утырды мин. җиңги бала тапкандагы кеби. көчәнеп-көчәнеп кычкырасым килә башлады. Кычкырырга дигәндә генә әти-әни исемә төште Мин җир ярылса җиргә керерлек булып оялдым. Шул хурлыкны күрмәс өчен үләсем килә башлады. Алладан, бөтен белгән догаларымны укып, үләргә тели башладым. Эчем басылмады. Дога кабул булмады. Минем ачуым килде: «Үлим, әнә күрше Әхмәтҗанның чәчәктән үлгән кызы кеби үлим!» дип уйларга тотындым. Ләкин һаман үлмәдем — үләргә юл таба алмадым. Әнә. былтыр, безнең бер сарык кизләүгә төшеп үлгән иде... Мин дә төшсәм үләрменмени? Мин үземне үзем кизләүгә төшкәндә битенә, тәненә әллә никадәр кара бака яфрагы ябышкан иттереп күрдем Минем эчем «жу-у-у!» итеп китте, тәнем калтырарга тотынды; эчем тагын борып-борып авырта башлады. Мин «Хәзер менә кечкенә генә бала тудырам, уйнаштан бала тудырам»,- дип тагын котым очты Акыртын гына торып, әти-әнигә белдермәенчә генә, чыгып китмәкче булдым Тордым Идәннәр шылтырады, тәрәзәгә бәрелә торган җил моңлап сызгырды Әллә кая әтәч кычкырды; анын артыннан тагын берсе, тагын берсе! Мине тагын курку биләде Аяк атлый алмадым Барып урыныма ятарга теләдем. Анда Дөбрән Хәяты ята кеби тоелды Мин аның тәннәрене. кулларыны һәммәсене күрдем. Менә тагын эчем борырга тотынды Миңа бала уйнаш баласы хәзер чыга кеби күренде Мин баланың ничек туганыны белмәгәнгә, баланы тудырмас өчен, ике кулым берлән корсагымны басып тордым Тәнем дер-дер калтырап, суыклык сизгәнгә, шундагы түшәккә сөялдем, ышкындым
Уянып киткәндә көндез булган иде Самавыр чыҗ-чыҗ кайный, кунакка дип коймак пешә иде Өйдә беркем дә юк иде Менә әллә кайдан Шәкерт абый тавышы колагыма чагылды. Шул тавыш башымдагы буаны ерып җибәргән кеби булды Күз алдыма берсе артлы берсе төнге эшләр килә башлады Мин. бала табып-тапмаганымны белер өчен, корсагымны капшадым Ярылган җире юкка, тапмаган икәнмен, дип аллага шөксрләр әйтергә өлгермәдем, «бәлки торгач табармын» дигән фикер
башыма килде. Тагын оят мине каплап алды. Әти-әни берлән Дөбрән Хәяты күз алдыма килеп басты.
Менә Шәкерт абый берлән әти килеп керде. Мин, йоклаганга салынып, керфек арасыннан гына карадым. Ул хәзер бөтенләй үзгәргән, элгәреге Шәкерт абыйга аз гына да охшамый. Әнә былтыргы ат урлап тотылып урам буенда йөртелгән карак төсенә кергән. Мин аның борыл- ганыны гына көттем дә, чабып торып чыгып киттем. Әти дә, борылып карап:
— Кызым, ни булды?—диде.
Теге өйгә дә кермәенчә абзарга чыктым. Бик озак эчемне карадым Бала туу галәмәте күренмәгәч, бәлки, әти-әни белмәс, дип, азрак ныгыдым. Ләкин өйгә таба борылгач та, тагын менә әни күрер дә, уйнаш иткәнемне белер кеби тоелды. Мин тагын кизләүгә төшмәкче булдым Ләкин аның суы бик суыктыр кеби күренгәнчә, арт капкадан җиңгинең сәнәкләр, тырмалар, көрәкләр күтәреп ындырга киткәнене күреп, аның артыннан киттем. Анда да, анлар янына бармаенча гына, саламда яттым. Кибәннәр арасына барып, берничә мәртәбә эчемне карадым.
Ашыйсы килгәнгә, абзыйлар берлән ашарга кайттым. Йортка якын-лашкан саен, теге качкынны күрмим, дип курка башладым. Менә капкадан керсәм, ул атка утырып маташа...
— Ә, Гайниҗамал, кил монда, кил! Хуш, сау бул!—диде.
Мин куркып киттем. Аннан ары ачуым килде. Аңар күземне акайтып карадым; ул кызарды.
Шуннан чабып кереп киттем. Әнинең: «Ник Шәкерт абыең берлән күрешмәдең-фәлән»,— дигәнене тыңламаенча, мин. курчак сандыгындагы бер тиен ярымны алып, кизләүгә илтеп ташладым. Ул су төбендәге имләп салган җиде төенле чүпрәк янына барып төште. Ул тонык суда ялтырап киткәнгә, мин итәгем берлән бик күп туфрак җыеп килеп, суга ташладым. Анлар сөйләшә-сөйләшә суга төшеп киттеләр. Су болганды, акча югалды. Ләкин болганган су тагын Дөбрән Хәятыны исемә төшерде...
Мин артыма карый-карый өйгә кайттым. Шәкерт абыйны күрүдән курыкмаганга, өйгә батыррак кердем. Ашарга утырдым. Ләкин эчем тагын авырта башлады. Әни: «Көне-төне шалкан ашыйсыз да...»—дип тышка чыгарды.
Көннәр, еллар үткән саен шул вакыйга хәтердән югалды. Зурая төшкәч, үзем дә шуннан көлә башладым. Ләкин мөәззингә дошманлыгым һаман кимемәде. Аны төшләремдә күреп куркып уянуым әлегә кадәр бетмәде.
Аннан, шунсы кызык, ахирәт, менә шул бер тиен ярымлык та һаман мине ташламады, әллә теге имле чүпрәк янына төшкәнгәме, бер-бер кайгы булырга булса, бер-бер кәефсезлек булса, гел шул бер тиен ярымны төшемдә күрмичә калмадым: йортымыз янганда да шуны күрдем, картым үлгәндә дә күрдем; караклар йортымызны басканда да күрдем,— диде дә туктады
Гөлҗамал абыстай сузып кына:
— Алай икән, ахирәт!—диде.
1911.
Хәлимә туташ
___ әлимә туташ уянып киткәндә көн бик иртә иде. Камыш пәрдә аша үтә торган кояш нуры да, әле көнгә өйрәнмәгән кебек, көннән оялган кебек кенә, зәгыйфь кенә яктылык берлә бүлмәне яктырта иде. Пәрдә аша синдин салкынчарак чык исе керә иде.
Бер тәрәзәдән ерак кына чишмәләрнең чакырулары ишетелә иде. Тирә-яктагы тынычлыкны сирәк-сирәк кенә мөгри торган сыер тавышы да бераз боза иде.
Хәлимә туташ, акрын гына торып, тәрәзә янына килде, тавышсыз гына иттереп камыш пәрдәне күтәрде. Тыштагы салкынрак кына бакча һавасы, ашыга-ашыга, Хәлимә туташның бүлмәсенә ага башлады.
Ул тәрәзә төбенә утырып, тирә-якны карарга тотынды. Зур каен агачы үзенең ярты шар кебек түгәрәк яфраклары-ботаклары берлә генерал алдында басып тора торган Никольский солдат кебек селкенмәенчә- нитмәенчә тора иде. Өске яфраклардагы энҗе бөртекләре кебек чык тамчылары яңа иртәнге кояшта ялтыр-йолтыр итеп каенның матурлыгын арттыралар иде.
Аннан ары гына шомырт агачы үзенең зимруд кебек яшел яфраклары берлә үзенең түм-түгәрәк, ямь-яшел ачылган шомыртлары берлә, үзенең өстенә тезелгән энҗе бөртеге чыклары берлә каеннан да матуррак күренә иде. Ул туйга зиннәтләнгән хатын кебек киенеп-бизәнеп. үзенең сөйгәнен көтә торган кыз кебек, селкенмичә-нитмәенчә тора иде. Анын янындагы акация агачы да үзенең башыннан-аягына кадәр сары чәчәкләргә буялып, янындагы һичбер агачка илтифат итмәенчә. үзенең матурлыгы, үзенең сафлыгы берлә ләззәтләнгән кебек була иде. Аның артында тагын шундый агачлар, тагын шундый чыкка буялган яфраклар, тагын төрле төстәге чәчәкләр күренә иде. Алар артындин көзге кебек тип-тигез тора торган күл дә гүя йоклаган кебек, аз гына да селкенмәенчә үзенең бар буена сузылып яткан иде. Аның теге ягында алалы-сорылы бар да тып-тын гына тора иде. Йирдәге үләннәр дә, өсләренә төшкән чыкларны күтәрә алмаенча, бер якка сыгылып кына, берсе өстенә берсе сөялеп йоклаган кебек, тик торалар иде. һәммә йир тыныч, һәммә йир моң, һәммә нәрсә хәл җыя, һәммә нәрсә киләчәк озын көндә эссе кояш берлә тартышырга хәл хәзерлиләр кебек күренә иде.
Менә акрын гына җил исте. Күлнең көзге кебек шома өсте шадраланып китте, агачларның тик тора торган һавалы яфраклары да бер-берсенә җырлашып, үзенә бер төсле матур гына тавыш чыгара башладылар. Энҗе бөртеге кебек чык бөртекләре берәм-берәм йиргә коела башладылар. Үләннәр дә аз гына урыннарыннан кузгалдылар Алар да бер-ике мәртәбә башларын селкеп, авыррак чыкларын төшереп, кояшка каршы башларын күтәрделәр. Бу җил Хәлимә туташның күңеленә дә тәэсир итте, аның йоклаган уйларын уятты. Ул да үзенең хәлен уйларга, үз тугрысында фараз кылырга тотынды. Үзен-үзе белмәенчә генә, үзен-үзе сизмәенчә генә, зур авыр чәчен алдына алып салып, аның берлә уйный-уйный, үзенең үткән гомерләрен тикшерә башлады. Әнисенең үлеп, моның үги әни кулына калуыннан башлап, бүгенгә кадәр килеп җитте. Үзенең рәхәтләнеп тордым диярлек бер минут та гомерен таба алмады Үзенең укыган нәрсәләрен уйларга, үзенең театрларда күргән манзараларын күз алдына китерергә тотынды, анда да искитәрлек бернәрсә дә таба алмады. Күңеле киләчәкне уйларга тотынды, киләчәк өчен планнар корырга башлады Үзенең кыз булуы, үзенең татар кызы булуы, үзенең үз тормышы эшләргә түгел, уйларга да правасы юклыгы хәтеренә төште. Тагын киләчәк планнары җимерелде. Тагын озын-озын уйларга чумды. Тагын, үзен-үзе онытып, иркен дөньяда, иркен аланнарда, иркен шәһәрләрдә, өйләрдә, ирекле бер кеше булып, кешенең кәефен китерер өчен ясалган бер курчак кына булмаенча торуларын уйлый башлады Аның бу өйдән, бу үги ана идарәсеннән чыгасы, бу зинданнан котыласы килә башлады Аяың чын кеше булып, беркемнән ризалык алмаенча киенәсе, йөрисе, торасы килә башлады Ул. башка халык кызлары кебек, үзе сөйгәнен генә сөясе, үзе яратканын гына яратасы, үзе теләгән тормыш берлә генә торасы килә башлады Ул анасының кушуы берлә йөри торган, анасының әсәре берлә сөя торган машиналыктан чыгасы, ул дөньядан әллә кая, еракка-еракка китәсе, ул дөньяны бөтенләй ташлыйсы, мәңгегә шул зиндан өйләрдән китәсе, гомерлеккә шул «ярамый», «килешми»
богауларын өзәсе килде. Матур, киң дөньяда, шундый матур бакчада, шундый тигез күлләрдә, шундый томанлы гына урманнарда үзенә үзе хуҗа булып, үзе теләгәнчә йөрисе килде. Тагын үзенең кыз идеге. татар кызы идете, үзенең болай уйларга, үзенең тәрәзә төбенә утырырга да правасы юклыгы хәтеренә төште.
Хәзер анасы уянып, кыямәтләр чыгарачагы, хәзер анасы моның шул фикерләрен белсә, моны «дөнья вә ахирәт рәхәтенә ирешдерер өчен», бу бозык фикерләрдән коткарыр өчен, хәзер үк, кем очраса, шуңарга кияүгә бирәчәге хәтеренә килде.
Күз алдына караңгы өйләр, ямьсез тормышлар килә башлады. Әллә нинди: «Мин—ирең, мин — падишаһ»,— дигән тавышны ишеткән кебек була башлады. Хәлимә туташ калтырый башлады. Тагын җил исте, тагын күл шадраланды, тагын агачлар акыртын гына бер-берсе илә бәрелешделәр, сөйләштеләр, тагын чыклар коелыштылар, тагын Хәлимә туташ үзен үз бүлмәсендә, үги ана ихтыярында кыз идегенә хәтеренә китерде.
Андый иркенле-ирекле тормышлар моның кебек мең-мең татар кызлары өчен харам идеге, кеше булып дөньяда торулар аның өчен гөнаһ идеге күңеленә килде дә күзләреннән мөлдер-мөлдер энҗе бөртек яшьләр ага башлады.
Шул яшьләр берлә бергә аның өметләре, киләчәк өчен корган матур планнары да бергә китте. Ул тагын үзен-үзе шул үз өендә, үзенең тормышының колы итеп күрә башлады.
Үзенең шул тормышыннан котылырга хәле юклыгыны уйлап, тагын пәрдәсен төшерде. Тагын бүлмә караңгыланды. Тагын Хәлимә туташка караңгы уйлар килә башлады. Тагын Хәлимә туташ үзен-үзе правасыз татар кызы итеп хис итте.