Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДУСЛЫК ИЛЧЕСЕ, ТУГАНЛЫК ҖЫРЧЫСЫ


Татар әдәбиятының якын, сыналган дусты. Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге абруйлы премиясе лауреаты. “Казан утлары»ның редколлегия Ә1ъзасы олуг ша!ыйрь Наҗар ага Нәҗмигә 80 яшь тулды
Әйе. башкорт әдәбиятының аксакалы, узаманы булган. Башкортстаннын халык шагыйре. Салават Юлаев исемендәге премиясе лауреаты Нажар ага — татар укучысы, татар халкы өчен дә кадерле, үз исем. Бу — аның үзе язганча, әтисе башкорт, әнисе татар булып, татар телендә укып. Тукайлар. Такташлар рухында тәрбияләнүе өчен генә дә түгел Юк. бөтен ижади үсеше белән башкорт халкына, аның кодрәтле авыз ижатына. шигъриятенә бурычлы булган Башкортсган улы Нажар Нәҗми гомер буе татар халкына да. әдәбиятына, асыл шагыйрьләренә дә тугры дус. замандаш булды, татар халкы, гагар теле өчен янып-көйде. авыр чакта, яклап, атаклы шигырьләрен язды, матбугатта чыгышлар ясады Шагыйрьнсн татар каләмдәшләренә багышлап язган «Дим буеннан хатлар»ы гына да бик күпне сөйли Шулай ук Г. Тукай, һ Такташ. X Туфан. М Җәлил. С Хәким. К Нәҗми һ. б классик шагыйрьләребез, әдипләребез турында саллы мәкаләләрен. шигырьләрен искә төшерик Соңгы елларда анын мондый характерда! ы истәлек-мәкалә. шигырьләреннән Н Дәүли. М Хөсәен. Г Зәй- нашева. Р Фәйзуллин. Зөлфәт. Р Миннуллин һ б гурындагылары безнең
журнал битләрендә басылды Ә шигъри шәлкемнәре? Менә кырык ел инде ул. Мостай Кәрим. Сәйфи Кудаш кебек асыл исемнәр белән бергә, даими авторыбыз шагыйребез булып санала һәм без мона бик шатбыз. Мондый язмыш—тугандаш халыклар, әдәбиятлар, шигъриятләрнең уртак улы. сөекле әдибе булу — бик сирәкләргә генә эләгә торган бәхет ул...
Олуг гомер агышын күзаллау өчен без бу санда шагыйрьнең Казан, татар шагыйрьләре белән бәйле фоторәсемнәреннән берничәсен укучыларыбызга тәкъдим итәргә булдык.
Менә ул 1980 елның декабрендә- Хәсән ага Туфанның сиксән еллык юбилее көннәрендә. Нәкый ага Исәнбәтләрдә кунакта. Алар бу бәйрәмгә Сәйфи ага Кудаш белән килгәннәр иде. Мәҗлестә Бакый Урманче. Әмирхан Еники кебек ил агалары, асыл кешеләребез һәм алариың хәләл җефетләре Хәзер күбесе арабызда юк (иң әүвәл — юбилееннан сон ярты ел узгач — Хәсән ага китте жәсәденә дә Уфадан Нажар ага килгән иде...).
икенче сурәттә ул - 1986 елда. Тукаебызның 100 еллыгы көннәрендә, махсус телевизион тапшыруга, ул вакытта! ы баш редактор Р Мнңнуллнн чакыруы буенча килгәнендә Бу тапшыруда алар - Сибгат ага Хәким белән икесе — шигърият. Тукай һәм халык язмышы турында озаклап сөйләделәр Очрашу-тапшыру- ны редакциябездән мөхәррир шагыйрь Р Гаташ алып барды Сурәт—шул кичәнең ядкаре
Өченчесендә Наҗар ага үзебездә редакциябездә кунакта «Татар каны» исемле яңа поэмасын укып фикер алышабыз (1987 ел. апрель.)
Поэмасы бездә басылмады, ә сурәт калды Анда төшкәннәрнең дә кайберләре арабызда юк инде. Гомер ага
Дүртенче сурәт чагыштырмача яңарак (1993 ел. ман) төшелгән; ул Төр- кия истәлеге Бурса шәһәрендә узган төрки халыклар шигърияте фестивале көннәре Наҗар ага белән янәшә «Агыйдел» журналы (Уфа) мөхәррире шагыйрь Булат Рәфыйков. ә уңда кырыйда «Казан у глары»нын баш мөхәррире Равил Фәйзуллин
Гомер агышлары. Аның һәр мизгеле иҗат белән, халыклар һәм әдәбиятлар дуслыгы белән бәйләнгән һич арттырусыз, йөрәкләрне, шигъриятләрне ялгаучы асыл күпер бу иҗат' Шагыйрьнең, «соңгылар». ДИП безгә юллаган шигырьләре дә моны раслардыр, мөгаен