Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧӘЧӘК АТКАН ГӨЛ


Гөлләрнең чәчәк атуы да төрлечә, бар бөтен гомерләре
буена бер генә мәртәбә чәчәк күрсәтеп, аннары вак-төяк
орлык калдырып, мәңгелеккә китеп барганнары: бер елга
чәчәк күрсәтеп, айлар буе чәчәксез утырганнары; бар, чәчәк
ата башласа^ шушы күркәм гадәтен өзлексез дәвам итүчесе.
Әйтик, ясмин гөле. Ул башта шактый вакытлар чәчәген
күрсәтми Күпләр аның агачныкына охшаган яфрак-
ларының тузан жыеп кына утыруын өнәп бетермичә,
чыгарып ук ташлыйлар Әмма, сабырлыгың җитеп. шул
гөлнең чәчәк атуын көтеп алсаң, ул сине гомерләрең буена
өйдәге хуш искә, чәчәкләренең аклыгы-сафлыгына
рәхәтләндерәчәк. Син аның кайчан чәчәк атуын да
бүлмәңдәге затлы бер хушбуй исен сиземләүдән башлыйсың.
Шуннан китә инде Гөлнең һәр ботакчыгы үзәгендә энҗе
бөртегедәй ап-ак чәчәкләр «кабына» да тора! Игътибарлы
булырга гына онытма суыңны сип. ашламаңны өстә
Халкыбызның танылган артисткасы Нәжибә ханым
Ихсанова иҗаты һәм ул узган еллар турында уйланганда
нәкъ менә ясминдәй өзлексез чәчәк атып утыручы рәхимле гөл хәтергә килә Ул да бит. чәчәк
гомере җиткәннән бирле, безне матурлыкка өндәп яши Ул гел чәчәктә, хезмәте җимешләре
булган сәхнә образлары үзәгендә Күз тимәсен!
Татарның театр сәнгате, бүгенге абруйлы дәрәҗәсенә ирешкәнче, дулкын-дулкын
сикерешле, берничә үсеш дәвере кичерә Бу данлы юлның башында ук Сәхипҗамал Волжская
кебек фидакарь кызлар бар Фатыйма Ильская, Таҗдарова. Болгарская, Камская. Фатыйма
Камал. Булатова. Ибраһимова Бу сәләтле артистлар, буыннар алмашынуы дигән котылгысыз
агым тәэсирендә, акрынлап үз урыннарын яшьрәкләргә калдыра килделәр Асия Галиева,
Шәхсәнәм Әсфәндиярова. Гәүһәр Камалова Болары исә. үз чиратларында, тагын да
талантлырак, тагын да укымышлырак, тагын да хәзерлеклерәк яшьләр каршында
«чигенергә» мәҗбүрләр иде 1961 елда Камал театры Мәскәүнен Малый Театры (!) җирлегендә
оештырылган М Щепкин исемендәге училищены тәмамлаган яшьләрен кабул итте Бу
төркемдә, бәхетебезгә, Нәҗибә Ихсанова да бар иде Мин театрыбыз тарихында эзле талант
ияләренең һәр буыны кызларын күреп беләм Дөрес, мәсәлән. Сәхипҗамал апа Волжская, мин
аның белән танышканда, сәхнәдә уйнамый иде инде Мин анардан күпсанлы интервьюлар гына
алып кала алдым, ул язмалар, үз вакытында (1960 еллар башы) «Азат хатын» журналында
басыла торды. Ә менә Фатыйма ханым Ильская, Гөлсем Болгарская, Гөлсем Камскаяның
сәхнәдә тудырган гаҗәеп тамашасы безне тәмам хәйран калдыра иде
Әгәр татар театры узган үсеш дәверләрен диңгез дулкыннары кагуы белән чагыштырсак,
минемчә, шепкинчылар бу тарихи сикерешләрдә өченче һәм, әлбәттә, хәлиткеч дулкын булды
Камал театры, алар кайтыр алдыннан, шактый четерекле тыкрыкка кертеп кыстырылган иде
репертуарга киңәергә юл бирмиләр (нәрсәгә ул татар театры, тамашачы урысча да аңлый бит!),
кайбер бик шәп пьесаларны уйнарга да көчләр сыегайган һәм. иң аянычлысы — тамашачы
театрдан тәмам бизгән иде
Бәлки шуны күреп торгангадыр да без, татар театрына табынып яшәүчеләр. Казанга яңа
артистлар төркеме кайтуын зур өметләр белән көтеп алдык Мин исә. редакциядә эшләгәнгә, бу
хәлнең кайбер нечкәлекләрен дә белә идем Безнең «Азат хатын»га ул елларда композитор Заһит
ага Хәбибуллин. режиссер Габдулла ага Иосыпов еш кереп йөриләр, алар безнең иң актив
авторлар, һәм. туры килсә килә бит - алар икесе дә Мәскәүдә, безнең булачак артистларыбызны
милли сәхнә
милли музыка кебек нечкәлекләргә дә өйрәтәләр икән Бу изге сәфәрләреннән кайткан саен алар
безгә өр-яңа хәбәрләр дә ирештерәләр: төркем кайчан әзер була, диплом спектакльләре кайчан,
кайда куелачак, араларында кемнәр әйбәт уйный
И-и кызлар, диде берсендә Заһит ага Хәбибуллин - Аларнын һәммәсе шәп. шул хәтле әйбәт
балалар алар, театрга кайтабыз дип. «аһ» итеп, кө теп, ашкынып укып йөриләр Шулай да
араларындагы Нәҗибә исемлесенен җырлавын ишетсәгез'
Композиторга Нәҗибәнең җырга-моңга осталыгы ошагандыр, бәлки, белмим, төпченеп
тормадым Миңа, әле үзен күрмәс борын, аның иссм-фамилиясе лә бик ярап куйды Күңелдә әллә
нинди бер тартылу хисе кабынып, мин гел генә шул артистканын кайтып күренүен көтә башладым
Шөкер, алар әллә ни зарыктырмый гына кайтып та төштеләр Казанга' Кайтып та төштеләр,
үзләренең дипломнары өчен әзерләгән спектакльләрен күрсәтеп. Казан тамашачысын, и нде тәмам
сүнә-сүнә дип торган театр дөньябызны кабаттан терелттеләр Бер спектакльләре (В
Маяковскийның «Мунча»сы буенча) гел урыслар гына йөри торган «ТЮЗ» бинасында булды Бина
ип-иске. моңарчы күрелмәгән тамашачыдан җимерелә язды Икенчесе Ә Фәйзи пьесасы буенча
куелган «Тукай» спектакле Булса да булыр икән татар күңеленең күтәрелүе! Сәхнәне татар
зыялылары тутырды, без, тамашачылар әүвәл-әүвәлдән кичереп килгән затлы асылыбызга
кайткандай хис иттек. Югыйсә, үз үткәнеңне тоташтан чабаталы итеп, бичара хәлдә күпме
кыйналырга мөмкин?!
Нәҗибә «Тукай»да Әминәне уйнады Әй, аның саф татарча сөйләшүләре, әй аның хәрәкәте, ул
киемнәр: калфак, ефәк шәл, озын итәкле шәп күлмәкләр1" Әнә. бар икән бит татарның да һәммә
ягы килгән кешеләре, булган бит' Нәҗибә-Әминә минем бөтен вөҗүдемне биләп алды: ул хак сүз
әйтсә, мин дә аны хуплыйм, ялгышса, бетәм. үләм. Артистның тамашачыга тәэсире шул бит инде
ул! Димәк. Нәҗибә шәп артистка, димәк, аның Мәскәү калаларында тырышып укып йөрүләре
бушка китмәгән! Шөкер, дип, җиңел сулап куйдым. Чөнки, гирәннән аңлап яшим ләбаса ул
заманнарда Әминә ролен бу рәвешле «сүтеп» бирү «ярый торган ук» эш түгел. Татарның
зыялыларын ачканчы, аны гел хәерче итеп кенә күрсәтү түрәләргә ошыйрак төшә Элеккем гел
чабатадан йөреп узган, диеп фикер йөрткән татар бүген дә бер капчык бәрәңгесенә шөкер итеп яши
Аңа зур киләчәкнең дә. бай узганның да кирәге юк. Щепкинчылар татар сәхнәсенә әнә шул тирән
фикерне сеңдерергә тотындылар. Әле бит ул бик «куркыныч» еллар иде. әмма хәзер өздереп әйтергә
була. Нәҗибә Ихсанова башкар! ан рольләр арасында, ясалма рәвештә, властька габак тоту кебек
һичнинди алым да булмады Ул, әгәр шулай мөмкин булса, бүген дә моңарчы үзе башкарган
рольләрнең (алар йөзләргә баса) һәммәсен уйнап бирер иде дә, тамашачысы алдында ап-ак, сап-саф
килеш елмаеп торыр иде. Чөнки иҗаты халыкка, хак идеалларга тугры калган
Нәҗибәне татар театрын биеклеккә менгезүче дулкыннар арасында күрергә телә вем дә
шуннан чыккандыр, мөгаен Әмма, дулкын үзе дә әллә ничә баскычтан тора бит әле ул Бар иң
югарыга менеп җемелдәгән тамчылар, бар әллә ни биеклеккә ирешә алмаган җиңел күбекчеләр,
бар астан, дәрьялар төбеннән, иң авыр йөкне үз җилкәсендә күтәреп, үргә менеп җитүчеләре
Минемчә. Нәҗибә әнә шундый төптән күтәрелгән һәм. биниһая авырлыкларны җиңеп чыгып,
уңышка ирешкән артистка ул Сүз дә юк аның уңышлары уртак Монда аны Казаннан барып
укытып йөргән шул ук Габдулла абый да. Заһит ага да, аларның төркемен укытучы Михаил
Гладковның да мең-миллион өлеше бар Әмма кайчак, ниләр генә сибеп карама гөл үсми, ниләр
генә «тукыма» бала гел кирегә китә Нәҗибә Ихсанова исә. олыларның аңа сенде - рергә
тырышканнарын гел уңга алган, еллар узган саен, Нәҗибә зуррак нәтиҗәләргә ирешә, 1 ырмаша
да җиңә, тартыша да түтә Үз алымының дөреслеген аңлата ул тамашачыга Аңа адәм баласы
«эләккән» теләсә нинди хәл таныш Ул безнең татарның авыл хатынын да «өздереп уйнап» күрсәтә:
нәкъ аларча көлә, сөйләшә, җырлый
«Җырлый» дигәч, коры гына узып китеп булмый инде, чөнки композиторыбыз сүзен до
раслап күрсәтер! ә кирәк Бүгенге тамашачы да аның җырлавын ишеткәләп кала калуын һәр
спектакльдә диярлек. Нәҗибә юри генә булса да берәр көй сузмый калмый Әмма аның безнең
дөнья! а өр-яңа җыр алып килүе «Акчарлаклар» спектаклендә, Газизә ролен башкарганда булды
Спектакль Ш Камалның шул исемдәге әсәре буенча Г Ахунов тарафыннан языл! ан пьесага
нигезләп куелды Әсәр күпләргә таныш, шуңа да ана йөрмәүләре дә ихтимал иде Әмма спектакль
еллар буе барды Минемчә, бу уңышта спектакль өчен махсус яздырылган «Акчарлаклар» җыры
(X Валиуллин көе, Р Әхмәтжанов шигыре) хәлиткеч рольне уйнагандыр Җыр яңгырау бер хәл. аны
ничек җырлыйлар, кем җырлый бит әле'’' Бу җырны дөньяда беренче башлап. Нәҗибә Ихсанова
яңгыратып җибәрде, әй сузды, әй үтте үзәкләргә' Бичара балыкчы кызы, җәйгелеккә генә ипкә
ялланган егетен озатып кала
Кораб китте еракларга, зур юлларга,
Карыйм күздән югалганчы шул якларга
Сез китмәгез, акчарлаклар, акчарлаклар!
Чит җирләрдә каерыла пар канатлар..
Бу җырга Нәҗибә канатлар куйды. Аны хәзер опера җырчылары да, эстрада артистлары
да җырлый, әмма ана беренче җан өргән оста җырчы Нәҗибә булды.
Артистның осталыгы шундадыр да инде ул: ана нинди рольне башкару да килешеп тора
Әмма кайбер артистларның кыяфәте үк. алынган эшенә «ятып ук бетми» Әле тамашачы
хәтерлидер: безнең Фатыйма Ильская да. Шәхсәнәм Әсфәнди- ярова да авылдагы хатын-кызлар
ролен бик үк килештереп җиткермиләр яки бөтенләй авыл тормышына караган әсәрләргә
катнашмыйлар да иде Нәҗибәнең бәхете, ул мондый спектакльләрдә рәхәтләнеп уйный, «йөзә»,
рольнең тәмам маен чыгарып, тамашачыга шуның ләззәтен татытып бирә Шул осталыгының
серен сорасаң
Безнең Яңа Ташлыяр авылында Нәсимә апа бар иде, бригадир дип, бик ерактан аңлата
башлый—Ире белән берничә көн генә торып калдылар, сугыш башланды. Әй. тырышты шул
Нәсимә апа авыл өчен, әй тырышты Әйтерсең лә. шул безнең авыл басуыннан күбрәк уңыш
җыелса, аның япь-яшь ире сугыштан кире кайта инде Кайтмады, Нәсимә-бригадир кире китеп
барды, ул бит үзе күрше авылныкы иде Фатыйма ролен уйнаганда («Тормыш җыры», М Әмир)
мин гел шул Нәсимә апаны күздә тоттым. Бу роль безгә — Шаһа апа белән икебезгә бирелгән
иде Шулай да премьерада миңа уйнарга туры килде Мин бу рольнең шәһәр кызларына авыр
икәнлеген бик аңлыйм.
Инде тагын бер сорау туа тамашачы алдына килеп чыккан беренче адымы ук. сәхнәдән
башкарган җыры ук аңа зур уңышка юл ярган икән хикмәт нидә? Әллә кай төбәккә урнашкан
кеп-кечкенә авыл кызы ничекләр итеп Мәскәүләргә барып чыккан да, ничек бүген
театрыбызның тарихи шәхесләре рәтенә менә алган9 Мин. бу сорауга үземчә, гадәти генә
җаваплар эзләп маташканчы, артистканың үзенә мөрәҗәгать итәргә булдым. Аның
сөйләгәннәреннән күз алдымда менә мондыйрак язмыш кичергән авыл балалары басып калды.
Сугыш бетеп, тормышыбыз «аякланып» азапланган еллар Кулларына яна гына
өлгергәнлек аттестаты алган дүрт бала Яңа Ташлыярдан Нәҗибә белән Әзһәр (хәзер бу егет
театрыбызның умыртка сөяге. Татарстанның — атказанган. Русиянен халык артисты),
Буралыдан Расих белән Әсләх җиде юл чатына чыгып басалар. Ул елларда ниндидер маршрут
буенча йөрүче автобуслар гына түгел, йөк машинасы да районына берле -икеле генә иде Шулай
да Азнакайның әлеге балалары (ул чактагы Тымытык районы) өметләрен өзмиләр, һәм килеп
чыга бит каршыларына кирәкле машина! Тиз-тиз әрҗәгә менеп кунаклыйлар Моңарчы ук
менеп алган бер агай дүрт яшүсмерне күргәч, кулларындагы букчаларына да күз салгач,
күнелендәген әйтеп куя
Нәрсә, әллә сез чыннан да театр училищесынамы, егетләр?
- Ю-у-ук! — дип иң алдан Нәҗибә кычкырып җибәрә Без - университетка!
— Ә-ә,— ди агай — Мин әле генә урамдагы репродуктордан ишеткән идем: татар
балаларын театр училищесына чакырып яталар иде Нинди ата-ана баласын анда җибәрсен?!.
Бу сүзне ишетәләр дә оныталар яшьләр. Чөнки аларның— үз максатлары: Нәҗибә белән
Әзһәр университетта укып, югары белемле укытучы булмакчылар. теге икесе авиация
институтына барырга телиләр Аларның омтылышын бүгенгеләр тирәннән аңлап та
җиткермәсләр Азрак кына шәрехләп үтим әле. Ул елларда кулына өлгергәнлек аттестаты
алучылар бөтен районына бармак белән генә санарлык була, чөнки кешеләрнең матди хәле
авыр, уку түләүле. мәктәп — районга бер Әле шулар өстенә Нәҗибә Ихсановалар гаиләсе кебек
өйдә җиде (!) бала икәнен дә исәпкә алсаң, кыз кулындагы кәгазьнең ни икәнен аңларлыктыр
Хәзер берәүләр: «Ә-әй, алай ук түгел инде, кеше ышанмаган сүзне, хак булса да. сөйләмә!» —
дип куярга да күп сорамый Ул кадәресен укучы карамагына калдырып, артисткабыз кичкән
язмышка кабат күз салыйк әле. Нишләгән Нәҗибә? Әнә шул «хак булса да сөйләмә» дигән
язмышка каршы төшеп юллар чатына чыгып баскан, үзенә кирәкле машинаны да көтеп алган,
университет коридорына да барып кергән Тик баксаң, монда бөтенесе бары тик урысча гына
сөйләшәләр икән бит!
Коелалар да төшәләр ун ел буе татарча укыган балалар. Нәҗибә, сабырсызланып. еларга
ук тотына «Сорауларын беләм мин аларның. урысча җавап кына кайтара алмам шу-ул»,— ди-
ди елый. Егетләр аны тынычландырырга ашыгалар:
Ярар, бик бетерешмик, әле театр училищесы да бар бит. анда гел татар балаларын гына
алалар, диделәр. Елама! Барыйк шунда, синең бер сыйфатың да артистларныкыннан ким
түгел!..
Нәҗибә Әзһәргә карый;
Әйдә, Әзһәр, син дә шәп уйный идеи бит авыл клубында
Менә шул рәвешле тәвәккәлләп тотынган эш икән бу Керә Нәҗибә. Әзһәр дә кабул ителә
училищега. Анда да бер урынга җиде кеше конкурс тота «Этюд» дигән сүзнең ни икәнен дә белми
йөргән балалар -җиңеп чыгалар, чөнки, бердән, талантлары булган (алар монысын кырык еллап
иҗат итеп расладылар), икенчедән, бу мисал татар баласының тырышлыгына бик кечкенә бер
дәлил Ярый ла. болары мәктәпкә йөри алган, ярый ла. болары очраклы машинаны көтеп торырга
сабырлык тапканнар, ярый ла боларына шул елны училищега кабул итү имтиханы белдерелгән"'
Инде уйлап карыйк: татарның ничәмә-ничә баласы бу тәвәккәллеккә барып җитми, көтә, уйлана
һәм шул тын гына яшәп яткан җирендә торып та кала Күпме алар, безнең әрсезләнә алмаган һәм
төп сәләтен ачып җиткерә алмаган затларыбыз9 Йозме. меңме, әллә миллион укмы?.
Нәҗибә Ихсанова әнә ничек рәхәтләндерә татар тамашачысын! Театрыбызда ул эшләмәсә,
сәнгатебез күпне югалтыр иде бит! Күпме тырыша ул. нинди генә корбаннарга китерми үзен!
Барысы да үзе яраткан иҗаты хакына, безнең хакка, театрыбыз хакына Кемнәр образына гына
кереп, нинди генә язмышлар «кичермәде» инде ул, ничә тапкыр авыргандыр, ире белән
ызгышкандыр, гаделлек өчен тарткалашкандыр ул башкарган рольләрдә бары да бар: көлә. елый,
усаллана, җирәнә, барыбер яши һәм. кирәксә, үлә дә. Әйе. әйе. үлә. артист, уенына кирәксә, үлә дә
икән ул.
«Ак чәчәкләр» спектакленнән күренеш Нәҗибә Ихсанова I Голшәһидә
ролендә) һәм Әзһәр Шакиров (Мансур ролендә).
Берсендә журналистлык әрсезлегемнән файдаланып, мине Фатыйма Ильскаяга «илче» итеп
җибәрделәр «Бар. рактан үлүче шәп ана ролен уйнатырга ризалаштырып кайт!» диделәр. Бардым
Хәлне сөйлән бирдем Артистка. бәхеткә, пьесаны белә икән. Озак аңлатырга туры килмәде
Юк. Кояш, диде Фатыйма ханым Әсәрендә минем уйнауны теләсә. ул драматург
профессор хатыны ролен язсын Минем профессор хатыны буласым килә Ә бу карчык ролендә
уйнасам, мин үзем рак эләктерәчәкмен
Аның белән сөйләшкәндә көлемсерәп кенә утырган идем, ә соңыннан хәйран калдым: теге рак
зәхмәте эләктергән карчыкны уйнаган Галимә ханым Ибраһнмова да, урыс театрында шул ук
рольне башкарган артистка Павлова да икесе дә рактан үлделәр Теләсәң ничек фикер йорт'
Шушы бер генә мисалда да йөзләрчә роль башкарган Нәҗибә ханым Ихсанова - ның нинди
ХИССИ киеренкелектә һәм. үзенчә әйткәндә, рәхәтләнеп иҗат игүе ачык аңлашылса кирәк
Йөзләрчә булса да, аерым яратканнары бардыр әле?— дип сорыйм.
Нәжибә уңайсызланыбрак куйды. Аңлагандай итеп тагын сорыйм
Ә-ә.— дим. бик зур ачыш ясаган кеше шикелле. Белдем! Син яратмаслык роль булса,
алдан ук баш тартасың шулаймы?
Бу сорауга ул тиз үк өздереп җавап бирде
Юк, юк! -диде Минем бер рольне уйнаудан да баш тартканым юк Эш - бит ул! Җиң
сызганып тотынасың да. аннары яратыла да әле ул. Миннән кайберәүләр көләләр: «Нәжибә
башың белән шул рольне уйныйсыңмы9» диләр Кеше аерган кебек Мин утыз яшемнән
карчыклар ролен уйнарга да алындым һәм күпләр бик авыр кичергән шул баскычны җиңел
генә атлап үттем Ә бер ролем мәңге йөрәгемдә калды «Соңгы корбан» спектаклендәге Юлия
Әй өйрәндем, әй яраттым Спектакль шактый озак барды, мине исә сәхнәгә бер мәртәбә дә
кертмәделәр, гел дублерлар — алмашчылар уйнады. .
Миңа артистлар иҗатындагы мондый ук гаделсезлек таныш түгел иде әле. Икенчедән, мин
Нәжибә ханымны бик бәхетле артисткага саныйм, чөнки аның ире — Туфан Миңнуллин.
Теләсә кайсы ижат кешесе көнләшерлек хәл: ире шәп-шәп образлары булган пьеса язып тора,
хатыны, берәүдән дә сорап-нитеп мәшәкатьләнмичә генә, үзәк рольләрне уйнап яши Туп-туры
әйттем:
Нәжибә ханым, ничек уйлыйсың, әгәр Туфанга кияүгә чыкмасаң. шушындый да
күренекле артистка була алыр идеңме9 дидем
Башта ул өздереп әйтеп куйды:
Әй. Кояш, әгәр мин якты караш күрсәтмәсәм. Туфаныгыз Казанда да калмаган булыр
иде. бәлки бу гаиләнең беренче «корбаны» миндер әле,—диде Аннары рольләр бүлгәләгәндә гел
драматург теләге генә күздә тотылмый бит. артистныкын әйтмим дә инде. Менә, әгәр рөхсәт
итсәләр, мин, әлбәттә, Диләфрүзне бик рәхәтләнеп уйнаган булыр идем Яшь идем, җырлый
идем булмады. Сүз дә юк. янымда Туфан Миңнуллин кебек драматург яшәп яту — зур бәхет,
тик андый кешегә тиң булыр өчен дә синнән күп нәрсә таләп ителә. Читтән караганда, рәхәте
күбрәк күренәдер инде
Нәжибә гаиләләре турында сөйләгәндә дә тайчынмый, әмма, минем фикеремчә. Туфан
белән бергә уку. өйләнешү, кызлары Әлфияне бергәләп үстерү, хәзер ике оныкны Диләрә белән
Даниярны тәрбияләүдә катнашу - Нәжибә ханым иҗатына бик күпне биргәндер: табышын да,
югалтуын да. шатлыгын да. хәсрәтен дә. Тагын бер тәвәккәл фараз әйтә алам, әгәр бу ике иҗади
зат бергә, бер гаилә булып яшәмәсәләр, Туфан үзенең шәп трилогиясен дә яза алмаган булыр
иде: «Миләүшәнең туган көне», «Дуслар җыелган җирдә» һәм «Хушыгыз!». Бу спектакльләрдә
Нәҗибә ханым, әлбәттә, үзәк рольне башкара. Бу бер боҗра, минемчә Әгәр Туфан Нәҗибәне
шул кадәр шәп белмәсә, трилогиянең үзәк ролен шулай иттереп яза алмас иде шикелле Монда
тагын — җыр. үзәк өзгеч, тетрәндергеч җырлар тезмәсе:
Җитәр инде, тургаем, моңайма
Минем моңлы чагым болай да
Трилогия буена яңгырый ул.
Бер Нәжибә Ихсанова гына түгел, щепкинчыларның күбесе катнашты бу трилогиядә.
рәхәтләнеп уйнадылар: беренче спектакльдә дә, хушлашканда да Театрыбызның үсешен, алга
барышын күзәтүче тамашачы аларны бик теләп кабул итте.
Соңгы елларда Нәжибә ханым Ихсанова бер-бер артлы комедияләрдә дә катнаша заманаң
көлке булса, син төлке бул диюләредер инде, һәр образына өр-яңа төсләр таба, ару-талуны
бөтенләй онытты кебек ул. Хәер, аны аңларга да була, юл башын тырышудан, «барыбер
минекечә булыр!» дип атлап киткән икән инде, хәзер ул берничек тә туктап кала алмый
Театрыбызны җилкендереп торучы дулкын көчләре турында уйлау да нәкъ менә Нәҗибә
ханым иҗаты турында фикерләрдән туды: дулкыннар тамчылардан туплана, ә көчле дулкын
исә театр сәнгатебезне биеккә күтәрә Юбилярыбыз бүген дулкын түбәсендә, чәчәк аткан гөл
кебек балкый Афәрин!
Аның шул дәрәҗәсен тоюдан күңелгә Лена Шагыйрьжанның артисткага багышлап язган
әсәреннән юллар килә:
Дөрли дә дөрли Нәжибә, рәхмәт кенә, ди дә җилгә.
Яна бирә җәеп җилгә кочакларын!
Мин кычкырам аргы яктан: кем ул анда пәрдә япкан?!
Ачыгыз! дим, кабат-кабат чаң кагыгыз'
Ә сез аңа кул чабыгыз, алкышларга күмелеп калсын шул чагыгыз!