Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕР ҺӘЙКӘЛНЕҢ ТАРИХЫ


Редакциядән: Әлеге гыйбрәтле хикәятне сөйлә-үче— Әхмәт Мөхетдин улы Галиев — 1931 елны Арча районының Сеҗе авылында ишле гаиләдә 8 нче бала булып дөньяга килә. Туган авылыннан 4 чакрым ераклыктагы Чуриле җидееллык (рус) мәктәбендә укый. Аннан соң. Казандагы авиация техникумын тәмамлагач, башкалабыздагы моторлар төзү заводына эшкә җибәрелә һәм, бер ук вакытта производстводан аерылмыйча, авиация институтында һөнәрен камилләштерә Белемгә сусаган бу егет аспирантура һәм Мәскәүдә Халык хуҗалыгы академиясен тәмамлый Ә. М Галиев — хезмәт юлын, гомерен, нигездә. Куәтле компрессорлар һәм уникаль суыткыч машиналар төзүгә багышлаган шәхес. Ул 7 ел дәвамында махсус компрессорлар төзү бюросының баш инженеры. 24 ел буе Казан компрессорлар төзү заводының директоры һәм генераль директоры булып эшли
Әхмәт Мөхетдин улы — техник фәннәр докторы, академик. СССР Министрлар Советы премиясе лауреаты. Татарстан Республикасының атказанган машиналар тезүчесе. Ул — Хезмәт Кызыл Байрагы. «Халыклар дуслыгы» һәм «Почет билгесе» орденнары кавалеры. Галим новатор, рационализатор буларак. Әхмәт әфәнде илледән артык фәнни-техник хезмәт юр авторы
Ә. М. Галиев- компрессорлар төзү заводында эшләүчеләрнең социаль яшәү шартларын яхшыртуда, торак йортлар төзүдә, азык-төлек мәсьәләләрен һәм матди проблемаларны хәл итүдә. Татарстанның дәүләтчелеген торгызуда һәм мәгариф, сәламәтлек саклау, әдәбият-сәнгать өлкә зәрендә эш изүчеләргә һәртөрле ярдәм күрсәткән мөхтәрәм асыл затларның. 1Ыя /ыларыбызның берсе
Хәзер сезнең игътибарга аның бер хатирәсен тәкъдим итәбез Ул аның җәмәгате— мөгаллимә Гөлчәчәк ханым Галиева хикәяләвендә бирелә
мвшфшм
_ өек рәссам Бакый ага Урманче белән күрешеп, якыннан танышуым 1981 Bi елның көзендә булды.
• «Менә бүген дә эш көне үзенең мең төрле мәшәкатьләре, борчулары
белән узып китте»,—дип торганда, кинәт кенә, кабинетыма нык борчылган һәм нидәндер коты алынган хәлдә заводның партком секретаре Воротынов белән ярдәмчем килеп керде. Воротынов ашыга-ашыга:
— Безне иртәгә сәгать икегә райком бюросына чакыралар Көн тәртибе «Беркутовский» совхозында кишер алуның барышы һәм Сездән аңлатма чыгыш таләп ителә»,—дип белдерде Әйе, ул вакытларда без һәр көнне өчәр йөз кешене совхозга эшкә җибәрергә тиеш идек Мин аларга:
— Алайса, мине башка мәсьәләләр белән борчымагыз, телефоннан шылтыратучылар булса да, тоташтырмагыз Баш инженерга әйтегез, безнең заводның соңгы вакытта Советлар Союзында беренче гапкыр эшләнә торган уникаль машиналар төзүе турындагы плакатларны һәм таблицаларны хәзер үк миңа кертсен. Иртәге бюро өчен алар миңа бик кирәк булачак. Бюрога ныклабрак әзерләнергә туры килер,— дидем
Воротынов белән ярдәмчем, бик гаҗәпләнеп, бер-берсенә карашып куйдылар. «Бу плакатларның кишер алуда ни катнашлары бар икән'’»—дип уйлап алдылар, ахрысы. Шулай да ачыктан-ачык сорарга кыюлыклары җитмәде булса кирәк, ашыгып чыгып киттеләр.
Әйе. ул заманнарда партия органнары барлык эшләребезгә кысыла иде: язгы чәчүләр, көзге урып-җыюлар башланды исә. заводнын нинди продукция чыгаруын да онытып җибәрәләр. Үзебезнең төп эшебезнең барлыгын шушы плакатлар һәм таблицалар аша югарыдагыларның исләренә төшереп алу иде ниятем
Күп тә үтмәде, ярдәмчем, гаепле кеше сыман, ишекне яңадан ачып:
- Гафу итегез, сезгә йомышым бар, дип рәссам Бакый Урманче шалтырата, аңа нәрсә дип әйтим икән?—диде Мин, шунда ук бөтен эшемне читкә куеп, телефон трубкасын алдым:
— Бакый ага. Сезне Әхмәт Галиев ихлас күңел белән тыңлый!..
- Рәхмәт, туганкай, озак көттермәдең,—дип сөйләп китте рәссам, илаһи гөрләп торган матур, ягымлы тавышы белән Искиткеч итәгатьле мөрәҗәгате белән ул мине бик тиз әсир итте:
— Әхмәт әфәнде, минем Сезгә булган гозеремне телефон аша гына хәл итеп булмаячак Үзегез белән очрашып сөйләшү бик тә кирәк иде. Кайчан кабул итә алырсыз икән9
Бакый ага. Сезнең үзегез өчен кайсы вакыт уңайлы —үзегез билгеләгез,— дидем—Сезнең белән очрашуга мин бик шат1 . Туктагыз, алайса болай хәл итик: мин Сезгә иртән сәгать тугызга машина җибәрермен. Адресыгызны әйтегез, ә көндезге икегә минем үземне райком бюросына чакыралар. Иртәнге якта очрашу мәслихәтрәк булыр!
Бакый ага шатланып риза булды, ә үзем уйга калдым Мәгърифәт, әдәбият, сәнгать өлкәсендә эшләүче шәхесләрнең һәрвакыт ярдәмгә мохтаҗ булулары минем өчен яңалык түгел иде инде Аларга көчемнән һәм кулымнан килгәннең барын да эшләргә тырыша идем. «Халкыбызның бөек рәссаме Бакый ага кадәр Бакый ага да минем ярдәмгә мохтаҗмы әллә?! Ни өчен әле ул минем белән очрашырга тели икән?» — дигән сорау кич буе миңа тынычлык бирмәде. Хәтта минем өчен күп вакытта җәза бирү урынына әйләнгән райком бюросына барачагым да мине бу уйлардан арындыра алмады
Ниһаять, иртәгесен Бакый ага белән очраштык. Сул кулына таяк тоткан, бераз аксабрак, әмма аякларына нык басып, гаҗәеп мөлаем йөзле, ап-ак чәчле, пәһлевандай таза, төз гәүдәле мәһабәт ир-зат — Бакый ага — ишектән килеп керүгә мин аның каршысына ашыктым Телефоннан сөйләшкәндә үк күңелемә үтә дә хуш килгән олпат рәссам-сынчы бу юлы үзенең бөтен торышы, кергән һәр кешене сокландырырлык матур саклануы белән йөрәгемне яулады Иа, Хода! Кем генә теләмәс икән үзенә шундый матур-сәламәт картлык килүен! Бөтен гомерен газиз халкы өчен армый-талмый иҗат утында дөрләп үткәргән һәм хәзер инде гугызынчы дистәсен ваклап баручы бу бөек шәхес алдында «картлык» сүзен телгә алу да килешмәс кебек
Күрешкәч. Бакый ага күрсәтелгән урынга салмак кына килеп утырды да, гарәпчә ниләрдер әйтте Бәлки, бу анын ниятләгән эшенең уңышлы барып чыгуын теләве булгандыр Бәлки, бу эшне башкаручыларның күңелләренә миһербан сал. дип Аллаһы Тәгаләгә догасын юллагандыр Ни генә булмасын, үзен ул күптән күрешкән-белешкән танышлардай иркен тотты һәм ашыкмый-кабалан- мый гына сүз башлады:
— Әхмәт туган! Минем гозерем бик зур бит Сезне тапканчы, кемнәргә генә мөрәҗәгать итеп карамадым. Хәтта Казаннан тыш. кою цехлары булган Зелено- дол. Чаллы, Бөгелмә шәһәрләрендәге предприятиеләргә дә барып чыктым Тик берсе дә мина ярдәм итә алмадылар, әллә инде — теләмәделәр Соңгы өми- дем Сез калдыгыз. Инде Сез дә гозеремне кире каксагыз, белмим, кая барып бәрелермен... Эш менә нәрсәдә. Әхмәт туган: мин халкыбызның күренекле шагыйре Шәйхи Маннурга туган ягы Мамадышта һәйкәл куйдыру теләге белән йөри идем. Бу минем изге бер теләгем. Менә шул һәйкәлне Сезнең заводта бронзадан коеп булмасмы икән?
Ул шулай диде дә. башын бераз кыңгыр салып, эчкерсез бер елмаю белән күзләремә текәлде
һич көтелмәгән бу сорауданмы. Бакый аганың үтенечле ачык зәңгәр күзләре тәэсиреннәнме, мин югалыбрак калдым булса кирәк. Күпмедер вакытка кабинетта тынлык урнашты. Заводта хәл бик киеренке, кою цехында аерата. Көнне төнгә бәйләп эшләгән вакыт. Заводка нефтьчеләр өчен («Газлифт ысулы» белән — нефт ьне жир өстенә чьи ару өчен!) куәтле компрессорлар төзергә зур заказ килгән чак Аның өстенә. әле безнең илдә беркайчан да эшләнмәгән, тәүлегенә 1360 тонна күләмендә сыек аммиак эшләп чыгару өчен кирәк булган компрессорлар төзү заказы да бар. Тагын илдә төзелә торган су асты көймәләре һәм крейсерлар өчен кирәкле искиткеч жегәрле суыткыч машиналарның да заводта - - җирдәге сынаулары барган чак иде. Бу эшләрнең берсен дә калдырып торырга- ярамый иде...
Шулай да Бакый абыйга да бик ярдәм итәсе килә иде. Милләтебезнең горурлыгы, халкыбызның йөз аклыгы саналган шушы мөгътәбәр кеше, олы башын кече итеп сиңа килгән икән инде — берәр чарасын тапмыйча ярамый Министрлыктан рөхсәт алудан башларга кирәктер, мөгаен. Юк. рөхсәт бирмәячәкләр Заказлар күп. һәйкәл кою өчен акча тапмаячаклары көн кебек ачык Хәер, акчасын ничек тә юллар идек әле Безнең заводта бит бронза кою технологиясе һәйкәл кою өчен көйләнмәгән. Ничек бу хәлдән чыгар!а соң? Күп күләмдәге бронза бик кыйммәткә төшәчәк Бу эретмәне алу өчен Госснаб заводларга аның һәр килограммын төгәл үлчәп кенә бирә Әгәр югары даирәләрне «алдап», бу бронза күләмен югарыда санаган заказлар хисабына керткәндә, иртәме-соңмы бу хәлләр турында анонимкаларның төрле тарафларга очасына минем шигем юк иде. Чөнки ул елларда заводка керткән һәр яңалыкны мөмкин кадәр каралтырга теләп, югары даирәләргә аноним хатлар еш ява иде Мондый «язмалар»дан соң. гадәттә, заводта айларга сузылган тикшерү эшләре бара иде Кайчакта предприятиебездә берьюлы 10 12 шәр тикшерү комиссиясе эшли иде Әгәр һәйкәлне эшли калсак, шундый тикшерүләр вакытында бу шөгыльнең минем «яңа җинаятем» итеп билгеләнәсе дә көн кебек ачык Моңарчы әдәбият- сәнгать әһелләренә, мәктәпләргә, сырхауханәләргә кылган кайбер игелекләрем дә шундый ук «җинаятьләр» дип бәяләнеп, хәләл акчамнан кайбер айларда шактый гына хезмәт хакымны тотып калулар белән төгәлләнә иде (Бу матди җәзаның «фәнни» исеме «начет ясау» дип агала иде. Ул, I айлыктан алып. 3 айлык хезмәт хакы күләмендә билгеләнеп, шул сумманы тутыр! анчы. ай саен 20— 25% акчаны тотып калалар иде) Министрлыктан һәм партия органнарыннан шелтә, каты шелтәләр бирүләр гадәти бер күренешкә әйләнде Боларнын барын да Бакый абзыйга сөйләп утырып булмый бит инде
Бераз алгара к китеп, шуны да әйтим әле: чыннан да. һәйкәлне булдырып чыгабыз бит. дип куанып кына йөргән бер көнне Мәскәүдән Главка начальнигы П Г Деев шылтыратып «Сез нәрсә анда, хөкүмәт куйган бурычларны үтәү урынына, завод номенклатурасына бөтенләй туры җилмәгән һәйкәлләр кою эшенә күчтегезмени? Безгә шундый хәбәр килде», диде. Бу сөйләшүдән соң заводка яңа тикшерү җиләчәге көн кебек ачык иде Шуңа күрә үзебезнең Мәдәният министрлыгыннан һәйкәлне коярга рөхсәт сорап язган хат соратып алырга туры килде Ярый әле. Бакый ага бу хәлләрне белмәде Бу турыда сөйләп, аның сабыйларча шатланып га. дәртләнеп тә йөргән көннәренә күләгә төшерәсем килмәде (С оңрак заводтан, эшчеләр исеменнән, тугыз ел буена герле тарафларга киткән дистәләгән анонимкаларның тугыз ел партком секретаре булып эшләгән Воротынов тарафыннан язылган булуы ачыкланды, һәм ул. коллективта үзенә карага туган нәфрәткә чыдый алмыйча, тиз арада заводтан гына түгел. Казаннан үк чыгып китәргә мәҗбүр булды).
Аннан соң бу эшне фәкать сменадан соң калып кына эшләп булачак Андый очракларда эшчеләргә дә. белгечләргә дә эш хакы артык түләнелә . Әгәр дә бу «кнртәләр»нсң барын да тезеп-санап удырсам. Бакый ата моны үз үтенечен кире
кагу дип аңлар иде. Нишләргә??9 Бу чорда мондый заказ югары оешмалардан булса да. бездән җавап шунда ук: «Бу эш—мөмкин түгел!» дип тәмамланыр иде Ә бит каршымда сынлы сәнгатебезгә нигез салган, халкына турылыклы фидакарь хезмәте өчен күпме фажигалар кичергән бөек рәссам Бакый ага үзе утыра. Бу бит аның милләтебез өчен — шәхси үтенече һәм бу гозерне ничек кенә булса да үтәргә кирәк' Ләкин моны нинди юллар белән хәл итеп булыр икән9 Әнә шундый сораулар чигәмне бораулый башлады Шагыйрь Шәйхи абый Маннурны да шигырьләре буенча яхшы беләм Аның Муса Җәлил эзләре буенча язылган романын да яратып кабул иткән идем
Язучы Шәйхи Ман-нурга Татарстан Юга-ры Советы Президиумы Рәисе С. Батыев хөкүмәт бүләген тап-шыра
Әйе, Шәйхи абый — һәйкәлгә бик лаек зат. Татар әдәбиятында үзе исән чагында ук классигыбыз булып санала башлаган, япь-яшь килеш орден алган, һәр бала күңеленә «Гайжан бабай» поэмасы белән кергән олуг шәхесебез бит ул безнең! Хәтта, вафаты алдыннан, бар булган байлыгын туган авылында (Тулбайда) китапханә салдырырга васыять итеп калдыруы гына да бу шәхеснен олы җанлылыгын раслап тормыймыни?! Юкка гына Бакый ага әлеге шагыйрьнең скульптурасын койдыру өчен жан атып йөрмидер
Эшләргә, ничек кенә булса да эшләргә! Шәхси карточкага язып, шелтәнен «майлысын» чәпәсәләр чәпәрләр Бер кисәтү артык яки ким булудан гына тормышым да әлләни үзгәрмәс Куркып калырга ярамый Әнә бит Бакый ага. нинди авырлыклар күрсә дә. йөрәгенә ачу ташы жыя бармаган Аның кешеләргә йөрәге ачык, һаман матурлыкны, гүзәллекне мәңгеләштерү турында кайгырта Башкалар турында кайгыртудан тәм таба. Төрмәләрдә. Соловкиларда утырганда да үзенең көчле рухын, эшкә сәләтен, тормышны ярата белүен саклап кала алган. Динебезнең фарыз кануннарын үти барырга да. үзенең мәңгелек түгеллеген белеп. 17 18 әр сәгать эшләргә дә. иленә һәм намусына тугры калырга да көч тапкан ул үзендә. Мөгаен, аңа бу көчне халкыбызны чиксез ярату, үз эшенә фанатикларча табыну, тормышка куш куллап ябышып яту һәм киләчәккә өмет белән карау биргәндер
һәм мин ныклы карарга килдем Бакый ага әйтмешли, жан биргәнгә жүнен дә бирер Ходай! Шундый фикергә килгәч, ничектер, жиңел булып китте Хәзер инде мин бу мөхтәрәм затның күзләренә туры карап сөйләшә алам
Мин сүземне аның ниятен хуплаудан башладым.
Ләкин, дидем мин. Сезнең изге теләкне тормышка ашыру юлларын бергәләп эзләргә туры килер!
Безнең заводта ел саен 7000 тоннадан артык чуен коелганын һәм цехта берничә төр маркалы чуеннар белән эш иткәнебезне сөйләдем. Бәлкем, бу һәйкәлне бергәләп чуеннан коеп булмас микән, дигән фикеремне дә әйттем. Бу тәкъдимемне көчәйтү һәм дәлилләү өчен чуенның кайбер төрләренең атмосфера үзгәрешләренә бирешмәгәнлеген һәм күгәрмичә мең елларга түзә алуын белдердем Аннан соң. моңарчы бронзадан коелган һәйкәлләрнең тора-тора яшел төскә кереп, өстәвенә, тузан белән аралашып, ямьсезләнгәннәрен дә искәртеп үттем һәм бездәге тәҗрибәле белгечләр белән сөйләшеп карарга кирәклеген әйттем
Алар, бәлкем, безгә яна берәр сер ачарлар, дигән фикеремне дә өстәдем Бакый ага мине бүлдермичә, үзенә генә хас сабырлык белән тыңлады Әмма, мин анын йөзеннән һәйкәлнен тууына ышанып бетмәү, шикләнү кебек чалымнарны күреп алдым Җитмәсә, безнен сөйләшү барышында Мәскәү министрлыгыннан, райкомнан шылтыратулар һәм аларнын шактый усал сөйләшүләре дә Бакый абыйга авыр тәэсир итми калмагандыр, (бик тә сизгер кеше иде бит ул!)
— Мин кузгалыйм инде. Әхмәт туган. Белгечләрегез белән фикер алышкач, янадан багланышка керербез әле Ничек кенә булмасын, бу һәйкәлне ясарга кирәк иде. дип торып басты да житди генә саубуллашты Мин дә. үз чиратымда, бөтенләй өмет өзмәскә кинәш итеп, мөмкин кадәр игътибарлы һәм ихтирамлы булырга тырышып. Бакый аганы озатып калдым. Аннары шунда ук үземнен гадәти-көндәлек эшләремә чумдым
һәйкәлне эшләү өчен кирәк булган чаралар белән шөгыльләнүне икенче көнгә калдырырга туры килде Көндәгечә цехларга йөрү графигын бозып, иртәгесен сәгать сигезгә чуен кою начальнигы В К Каменскийны һәм кою эшләренең барлык нечкәлекләрен яхшы белгән баш металлург урынбасары Н Т Сафроио- вны үз яныма чакырдым. Каралачак мәсьәләнең темасын алдан әйтеп тормадым
Иртәгесен бу белгечләр әйтелгән вакытка, кыяр-кыймас кына, кабинетыма килеп керделәр. Баһадир гәүдәле, төскә бик тә чибәр, гомумән, хатын-кызларны бер күрүдә гашыйк иттерә алырлык. Гомәр Хәйямның шигырьләрен яттан белгән Владимир Константович Каменский ул көнне аеруча борчу лы күренде
Бу чорда кою цехының эше бик тыгыз иде Бер яктан, заказларның күп булуы һәм югары чыдамлыктагы чуеннан «Газлифт» компрессоры өчен эшләнә торган кайбер детальләрнең кою технологиясе җайланып җитә алмавы эчне пошырса, икеңче яктан, төрле маркалы кайбер төсле металларнын кирәкле дәрәҗәдә җитмәве сәбәпле, графикны үги алмавыбыз тынычлыкны ала иде Җитмәсә, бу очрашуның райком бюросы утырышыннан сон икенче көнне үк булуы егетләрнең икесен дә. безнең өчен бу инде бюроның дәвамы булса кирәк, дип нык шүрләткән булып чыкты Әле ни өчен чакырылуларын да белмәегән
Сез безгә 75 кешене кишер алырга җибәрмәскә рөхсәт игеп, үзегезне яңадан уңайсыз хәлдә калдырдыгыз. Сезгә бирелгән шелтәдә безнең дә өтешебез бар. дип саныйбыз, диештеләр.
Хәзер Сезгә графикны үти алмавыбызның сәбәпләрен аңлатырга җыенабыз. дип янә сүз башлады Каменский Мин аның сүзләрен бөтенләй игътибарсыз калдырып, ике тонна тирәсендәге чуеннан зур бер шәхескә һәйкәл коярга кирәклекне белдердем Алар, һич тә көтелмәгән бу белдерүдән аптырап, күзләрен зур итеп ачып, шаккатып калдылар. Шул ук вакытта җилкәләрендәге тау кадәр йөктән котылгандай, йөзләрендә шатлыклы елмаю да күреп алганым хәтеремдә Бераздан үзләрен кулга алып, гөп эшләрендәге кайбер кыенлыкларны да җайлап бегерә алмаган бервакытта, бездә һәйкәлләр кою технологиясенең бөтенләй эшләнмәвен, бу заказны берничек тә үтәп булмаячагын әйтеп салдылар Ә баш металлургның ярдәмчесе Сафронов, форсаттан файдаланып
Әхмәт Мөхстдинович. әле Сез. цехның авыр хәлен анлап. безгә ярдәм итәргә уйлыйсыз ахыры, дип өмет иткәндә, чуен кою технологиясенә бөтенләй аңа хас булмаган бурычлар куясыз икән' дип. һөҗүмгә үк күчте Каменский исә. Сафроновнын үз-үзен шулай тотышы сөйләшүне ямьсезли күрмәсен тагы, дигәндәй, йомшак кына, хәйләле бер елмаю белән:
— Әхмәт Мөхстдинович. мөмкин булса, турысын гына әйтегез әле. бу һәй көлнең коелуы Сезнең үзегез өчен дә кирәкме"’ Заказ югары оешмаларданмы’ Чыгымнарны, эш хакын түләүне үз өсләренә алалармы ’ һәм ул кемгә коелачак һәйкәл"’ дип. сорауларын тезеп китте
Мин яларга бу заказның, халкыбыз горурлыгы булган бөек рәссам Б \ рман- че соравы буенча, шагыйрь Ш Маннурның туган жире Мамадышта куелырга тиеш һәйкәл икәнлеген аңлат гым Үземнең дә бу һәйкәлгә карата теләктәш булуымны белдердем Әлеге мөһим эшне кою цехйнын ширпотреб планы хисабына үтәп булыр, дигән фикеремне дә әйттем Чөнки ул елларда халык өчен киң куллану товарлары эшләү планы зурдан иде
Әгәр дә эшне Бакый ага теләгәнчә һәм бик озакка да сузмыйча оашкарып чыга алсалар, бу хезмәттә катнашкан һәрбер кеше бер айлык хезмәт хакы күләмендә премия алачакларын да әйтергә онытмадым
Зыялыларыбыз турында сөйләгәндә, күрәсең, шәхсән үзем дә дулкынланыбрак киткәнмендер Дулкынлануым егетләргә дә күчге Егетләрнең күзләре дә очкынланып китте, үз-үзләрен тотышлары да бөтенләй башка юнәлеш алды. Булачак һәйкәлнең макетын кайда, кайчан күрергә мөмкин булуын ачыкларга
куштылар. Мин шунда ук Бакый абыйга шылтыратып, егетләрнең теләген әйттем Ул мона бик шатланып, иртәгә үк остаханәсендә очрашу билгеләде.
Безнең белгечләр Бакый ага белән очрашып, Ш. Маннур һәйкәле очен эшләнгән макет белән танышып кайтканнан соң, кою цехында эшләүче мастерлар һәм эшчеләр белән үземә очрашырга кирәк булыр, дигән фикергә килдем. Чөнки форма ясаучыларга да, чуенны эретүчеләргә дә, коючыларга да һәм коелачак һәйкәлне саклык белән генә эшкәртүчеләргә дә бу эшнең бик әһәмиятле икәнен аңлатырга кирәк иде. һәм бу очрашу вакытында мастер Мәгъдүт Тимерханов, форма ясаучылардан Иван Коломин, Александр Булавинко, Владимир Кулагин, чуенны эретүче һәм аны коючы Михаил Сухорский, коелган һәйкәлне эшкәртүче (обрубчик) Фидаил (фамилиясен хәтерләмим) сварщик (эретеп ябыштыручы) Мәсгут Хисамовларның сүз сөрешләрендә, кыяфәтләрендә, бу заказны эшләп булмас, дигән шикнең булмавы мине бик сөендерде. Мактап та алдым үзләрен.
Билгеле булганча, һәр хезмәтнең үзенә генә хас серләре була. Эшчеләр аларның барысын да ачып салырга яратмыйлар да. Үз һөнәрләрендәге башкалар белмәс серләрнең хуҗалары булу аларга эчке бер горурлык хисләре бирә. Осталарның бу хисләренә ихтирам белән карасаң, сиңа да шундый ук эчке бер җылылык белән җавап бирәләр. Бу юлы да шулай булды Алар, әлеге һәйкәлне эшләп чыгу өчен кимендә ярты ел вакыт кирәк булачагын белдереп, Бакый аганың үзен дә күреп-сөйләшәсе килүләрен әйттеләр. Мин исә үз нәүбәтемдә:
— Мөмкин кадәр вакытны кыскартырга тырышыгыз инде, егетләр! — дип, зур бер җиңүгә ирешкәндәй сөенеп, цехтан күтәренке күңел белән чыгып киттем.
Берничә көннән соң Бакый ага белән киңәшеп, һөнәр осталары теләгән бу очрашуны да оештырдык. Бөек рәссам заводта күп кешеләрне кызыксындырып өлгергән иде инде. Минем барлык ярдәмчеләрем һәм күп кенә белгечләр, утырышлар бүлмәсендәге зур өстәл янында (25 ләп кеше), дулкынланып. Бакый аганы көтә башладылар. Күп тә үтмәде, хәләл җефете Флора ханым белән, мөләем елмаеп, Бакый ага үзе дә күренде. Безнекеләр аларны. класста мөхтәрәм мөгал-лимнәрне көткән укучы балалар кебек, дәррәү күтәрелеп - аягүрә басып каршы алдылар һәм барысы да бик җылы итеп исәнләштеләр Безнең хезмәткәрләр күрсәткән тирән хөрмәттәнме Флора ханымнын күңеле тулып киткәне әле дә хәтеремдә. (Чын татар хатыны буларак. ул Бакый агага —гали затка—тиешле дәрәҗәдә ихтирам, күтәренке- югары караш булдыру өчен җан атып йөри иде.— Ә. Г.) Сөйләшүләр барышында һәйкәл өчен СЧ — 20 маркалы көрән чуен кирәклеге һәм эшнең барышы 5—6 айларга сузылачагы ачыкланды. Бакый аганы кайсы хезмәтнең кемнәр тарафыннан башкарылачагы белән дә таныштырдык. Иртәгә үк һәйкәлнең макетын заводка альт килү өчен, Б. Урманче остаханәсенә машина җибәрергә дә килешендек Бу минутларда Бакый ага шат. бик шат иде. Хәтта зәп-зәнгәр күзләре дымланып та алган кебек булды, һәйкәлнең туачагына ул инде тәмам ышанып җитте булса кирәк!..
Егетләр дә — әллә инде бу бөек зат белән очрашуданмы, рәссамның бу изге эшләренә ихтирамнары, сокланулары арта баруданмы — бик теләп, эш сәгатьләрен дә санап тормыйча, үзләре өчен өр-яна иҗатка чумдылар. Эшне Б. Урманче Ш Маннур һәйкәлен ярты елга да сузмадылар — Бакый ага- иҗат итә. ны таң калдырып, дүрт айда төгәлләп
тә чыктылар, һәйкәлне карарга янә Бакый ага Флора ханым белән бергәләп, бу юлы инде кою цехына килделәр һәйкәл коелып беткәч, аны тәмам хәзер хәлгә керткәннән соң мине цехка. Бакый ага белән бергә, эшне кабул итәргә дәштеләр. Егетләрнең эшеннән бик тә канәгать
булып, шатланып, аларга үз вакытында вәгъдә иткән премияне шушы көннәрдә бирәчәкләрен ышандырдым. Ә бөек рәссамнын йөзендәге илаһи балкышны күрү- минем өчен ин югары бүләк — бәя иде' Хәзер, еллар узгач, уйланып утырам: менә шул вакытта һәйкәл янына Бакый аганын үзен һәм анын заказын үтәүдә бик теләп катнашкан егетләрне бергә бастырып, фоторәсем ясалган булса, нинди тарихи истәлек буласы булган, югыйсә Юк шул. минем ул вакытта алда санап үтелгән машиналарны тапшыру вакыты иде Шул ук көнне, хәтта Бакый аганы заводта калдырып, үзебезне» министрны» кушуы һәм Украина Политбюросынын чакыруы буенча. Ровно шәһәренә очарга туры килде
Бакый ага, әйткәнемчә, безнен заводта башкарылган эштән ифрат канәгать иде
- Әхмәт туган, һәйкәл нәкъ үзем теләгәнчә килеп чыкты бит' - диде ул, сабый балаларча ихластан сөенеп Дөресен әйтим Сез һәйкәлне, бронза урынына, чуеннан коярга тәкъдим иткәч, ул болай ук уңышлы чыгар, дип һич өмет итмәгән идем. Сезгә, сезнен оста куллы егетләрегезгә Алланын рәхмәтләре яусын! Шушы эш барышында, дүрт ай вакыт эчендә, сезнен заводнын хәтта рырлык дәрәжәдә, гажәеп матур килеп чыкты Дөресен генә әйткәндә, үзем дә бу кадәр үк булыр дип уйламаган идем Күрәсең, бу ифрат та изге эшкә Хак Тәгалә үзе дә бик теләп ярдәм иткәндер, миңа да бу өлкәдә бернинди тикшерү һәм жәзалар булмады һәйкәлнең уңышлы чыгуы тагын бер мәртәбә безнең заводта алтын куллы. зур талантка ия булган чын осталар эшләгәнлекне раслады Тик менә- ни үкенеч! —ул вакытта үземнең өйдә булмавым сәбәпле, шундый зур. изге эшне ахырына кадәр житкерсп. ягъни һәйкәлне төп урынына матур итеп куюны оештыра алмадык Гомумән. һәйкәлнең авторы Бакый ага да. Казан компрессорлар заводы тарихында беренче мәртәбә һәйкәл коюны башкаручы инженерлар һәм эшчеләр дә тиешле бәяләмәне ала ал.мадылар-ишс- тмәделәр Бу олы вакыйга, ничектер, матбугатта да, җәмәгатьчелектә дә эз-сез генә, гавышсыз-тынсыз гына узды Фәкать халык язучысы Мөхәммәт Мә- һднев кенә (рәхмәт тошкере') үзенең «Ачы тәҗрибә» дигән китабында (Ка-
алдынгы капиталистик илләр өчен дә катлаулы уникаль машиналар эшли алуы, аннары бик тә күркәм, акыллы, бай тәжрибәле эшчеләрегез һәм белгечләрегезнен күп булуы мине сөендерде Сезнен заводта, үземнен яраткан эш процессымда шатлыклы көннәр кичердем һәр тарафтан үземә карата тирән хөрмәт күрү дә Жаныма рәхәтлек биреп торды. Барысы өчен таг ыи бер мәртәбә олы рәхмәтемне белдерәм! Әгәр, вакытыгызны бүлеп, мина килә алсагыз, мин бик тә теләп сезнен портретыгызны язар идем
Аннары тагын Сезнең белән бүлешәсе кайбер уй-фикерләрем дә бар Шәйхи Маннур һәйкәленең куелу урыны турында да ризасызлыгымны әйтәсем килә Дөрес, төп урыны әйбәт, Мамадышның нәкъ үзәгендә, матур паркта. Сүз биредә постаментның күңелемә хуш килмәве турында бара Ленин һәйкәлен аннан алып куялар да, шагыйрьнең һәйкәлен шул биеклеккә менгереп урнаштыралар Ул постамент һич кенә дә шагыйрь өчен түгел. Югыйсә. Маннур һәйкәле өчен үзенә генә хас постамент эшләп кую нинди катлаулы шартларда һәйкәлне тудыруга караганда күпкә жиңелрәк иде бит Нишлисен инде. Әхмәт туган, бу дөньяда күп нәрсәләр без теләгәнчә генә бармый шул
Аның бу сүзләре мине дә тирәнтен уйландырды. (Шәт, якын киләчәктә бу «ялгыш» төзәтелер дип, ихластан ышанам!)
Ә инде Ш Маннур һәйкәленә килсәк, чыннан да ул һәркемне сокланды-
Мамадыш шәһәрендә шагыйрьгә куелган һәйкол бүгенге кондә
зан. Татарстан китап нәшрияты. 1993 ел) Мамадышка укучылар белән очрашу кичәләренә бер төркем язучылар белән килгән вакытында, һич тә көтмәгәндә шагыйрь Шәйхи Маннурның һәйкәлен очратуы турында болай дип язганиде
«.. Беренче көнебездә Мамадыш мәдәният йортына барабыз, карасак куаклар, чәчәкләр арасында бер һәйкәл. Мин тынсыз калдым Шәйхи Маннурга һәйкәл Бюст Туктале, туктале, Татарстанда безнен чорда яшәгән кайсы язучының. туган ягында һәйкәл куелганы бар? һәйкәлгә чәчәкләр куябыз. Әйбәт эшләнгән. Шул ук киң бит, шул ук кечкенә күзләр, шул ук кысык иреннәр Гипстыр инде ул.С.»
Безнең тыйнак татар акылы шуннан да ерак китә алмыйдыр, күрәсең. Яңарак кына арабыздан киткән һәм әле ниндидер легендалар серенә төрелергә өлгермәгән гади татар язучысына зур бер заводта чуеннан һәйкәл коелып, шәһәр уртасына утыртылыр, дип хәтта мәшһүр язучыбыз М Мәһдиев та башына китерә алмагандыр, күрәсең Тагын шунысы да бар: Ш. Маннур һәйкәле бик зур ярымгәүдәдән (полифигура) гыйбарәт, ә Мөхәммәт аны «бюст» дип яза. Татар язучыларына карата кечерәйтелгән караш күңелләребезгә шулкадәр сеңгән ки, хәтта күз алдыбыздагы чуен скульптураны да карага буялган гипс дип кенә кабул итәбез Бу сүзләр белән хөрмәтле язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиевны һич кенә дә кечерәйтергә теләмим Киресенчә, үз бөеклегебезне озак вакытлар күрми йөрүебез, үзаңыбызны йокымсыраган хәленнән чыгара алмыйча, безнең дә, башка халыклар кебек, зур эшләргә көчебез дә, сәләтебез дә барлыгын күрсәтә алмавыбыз өчен йөрәк әрни
Җитмәсә, безнең артык тыйнаклыктанмы, әллә кул җитмәүдәнме, һәйкәлнен авторын һәм аның кайда, кайчан, нинди металлдан коелуын һәм кайсы елны урынына урнаштырылуын язган табличка да куя белмәгәнбез. Хәзер, үземнең мөмкинлегем булмаса да, бу эшне завод аркылы эшләтүне сорарга кирәк булыр һәм анын эчтәлеген мин болай күз алдына китерәм
«Шагыйрь Шәйхи Маннурга һәйкәл
Авторы Бакый Урманче
СЧ-20 маркалы көрән чуеннан Казан компрессорлар заводында коелды. 1982 елда куелды».
Кеше гомере, аеруча олыгая башлагач, бигрәк тә тиз уза икән. Әле бит күптән түгел генә иде шикелле Бакый аганың чуен кою цехында эшчеләр белән ихлас әңгәмә алып барулары! Бөек рәссам-сынчының осталар белән уртак тел табып, юк-юк та аларны көлдереп тә алулары сагынып сөйләргә генә калды...
1997 елда Бакый ага Урманченың 100 еллыгына багышлап үткәрелгән юбилей вакыйгалары миндә бу бөек шәхеснең тормыш юлын, иҗатын тагын да тирәнрәк белү ихтыяҗын тудырды. Чаллы шәһәрендә анын бер гасырлык бәйрәменә багышланган шәхси күргәзмәсенең ябылу тантанасында (июнь) катнашу мөмкинлеге тугач, без җәмәгатем белән моңа бик шатланып риза булдык.
Әйе, бу бөек рәссамның бәяләп бетергесез күп төрле иҗади эшләре белән яңадан очрашу, анда җыйналган халыкның һәр чыгыш ясаучыны йотлыгып тыңлаулары, Бакый аганың олуг хезмәтләрен аңлап, аларга югары бәя бирүләре бик матур тәэсир калдырды. Анда бигрәк тә мөгаллимнәрнең күп булуы һәм аларнын дулкынландыргыч-самими чыгышлары Бакый аганың киләчәк буыннар өчен дә Илаһи шәхес-пәйгамбәр булып калачагын күрсәтте Бу очрашуда Чаллы халкының һәм аның хакимиятенең, Татарстан Республикасының Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Флора ханым Әхмәтова-Урманчега — Бакый аганы соңгы 25 еллык гомере дәвамында, ягъни 93 яшькә кадәр иҗат көчендә саклый алган газиз хатынына булган тирән ихтирамы безне сокландырды. Алар- ның безне дә кадерле кунак итеп кабул итүләре күңелләрдә мәңге онытылмаслык хатирәләр калдырды. Чаллының гаҗәеп бер матур, мәгърур тауларга барып тоташа торган урамына Бакый Урманче исемен бирүләре, янә зур күргәзмәләр сарае төзеп, анда бөек рәссам өчен махсус зал булдырырга тырышулары турын-дагы хәбәр берәүне дә битараф калдыра алмады Флора ханымны чәчәкләргә күмделәр һәм җилкәләренә кәҗә мамыгыннан бәйләнгән зур ак шарф салдылар Нинди гүзәл мизгелләр"! Ә бит бу мизгелләрнең тууына төп сәбәпче — Бакый аганың тиңсез иҗади хезмәтләре һәм шәхес буларак та бөеклеге иде...
Шул ук елның 22 июнендә Мамадышта. Шәйхи Маннур һәйкәле янында. Бакый ага Урманче белән яңадан очрашкан кебек булдык Бу көнне биредә район хакимияте (җитәкчесе — Татарстанның халык депутаты Әгъзәм Самат улы Го- бәйдуллин) һәм тынгысыз язучы-эзтабар, «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире Шаһинур Мостафиннын тырышлыгы-кайгыртучанлыгы белән тагын
бер бик тә кирәкле — мөһим чара тормышка ашырылды. Яу кырында 8 улын югалткан Анага тыл батыры Фатыйха түти Әхмәдиевага (Урта Кирмән авылы) һәм аның кебек башка милләт аналарына ап-ак һәйкәл куелды (һәйкәл- мемориалны әтиле-уллы скульпторлардан Альфрет. Альберт. Гадел Абдрашитовлар иҗат иткән иде. Архитекторы Рамил Миннеханов ..)
һәйкәлне ачканда мина да сүз бирделәр Форсаттан файдаланып, мин, һәйкәлдә сурәтләнгән Ананың бөеклеге — рухи батырлыгы турында һәм бер үк вакытта шушы ук «Хәтер паркы»нда Ш Маннурга һәйкәл куйган тылсым иясе Бакый ага. аның тиңдәшсез хезмәтләре турында сөйләүне дә кирәк дип таптым Соңыннан хакимият башлыгы Әгъзәм әфәнде Гобәйдуллин һәм анын урынбасары Шамил әфәнде Хәсәнов безне Шагыйрь һәйкәле янына алып киттеләр Анда, зур ихтирам белән. Флора ханымга сүз бирделәр. Ул. әнгәмә барышында. Бакый аганың һәйкәл постаментыннан бик үк риза булмаганын да искә төшереп үтте һәйкәлдән читтәрәк берничә эскәмия куелса, анда шигъри митинглар, кичәләр уздырыла торган булса, гомумән, бу урын «Шигърият бакчасыина әверелеп, бик күпләрнең күңелләренә бетмәс-төкәнмәс илһам өстәр, яшь иҗатчыларның тууына ярдәм игәр иде. Үзе бөек рәссам да, шагыйрь дә. жырчы да булган Бакый ага моннан бик канәгать калыр, рухы сөенер иде Амин, бер үк шулай була күрсен'
Хәер, бу эшнең үтәләчәгенә без тирән ген ышанабыз. Чөнки хакимият башлыгы Әгъзәм әфәнде Гобәйдуллиннын соңгы вакытларда Мамадыш халкы өчен башкарган күп кенә игелекле эшләре һәркемнең күңеленә хуш килерлек Ятим балалар өчен бөтен уңайлыклары булган. бик зәвыкле итеп эшләнгән ике катлы мәһабәт йорт үзе генә дә ни гора! Эчендәге җиһазларының, тормыш өчен кирәкле барлык әйберләренең затлы, заманча булуы безне тан калдырды. Яңа төзелгән биниһая гүзәл мәчет тә әллә кайдан күңелләрне үзенә тартып тора Без барыбыз да бу мәчеттә Бакый ага рухына багышлап сәдака калдыра алуыбызга шатландык
Инде бу очрашулардан соң Бакый аганың остаханәсен һәм анда саклана торган хезмәтләрен дә күрәсе килү теләге уянды Флора ханымнын чакыруы белән анысын да күрү бәхетенә ирештек. Биредә булганда, атаклы Останың мәшһүр шәхесләребезгә һәйкәл кояр өчен ясаган сыннары, төрле эскизлары, картиналары, графика эшләренең бихисап күплеге безне гаҗәпләндерде. Ә монда булмаганнарын, яг ьни музейларда гүрдә урын алганнарын да өстәсәк, берничә кешенең дә гомере житмәслек эшләр бит бу!.. Юбилей көннәренә ачылып өлгермәгән музей бинасы да бөек рәссам-сынчының барлык хезмәтләрен һич сыйдырып бетерә алмаячак
Гипс сыннарның вакытлар узу белән бозыла баруларын күрү мине гагын ирскссздән 1981 82 елларга кайтарды Теге вакыт га Бакый ага портретымны язарга дип үзенең остаханәсснә чакырганда, бармыйча калып, нинди хата ясаганымны аңладым да. үкенечләр дәрьясына чумдым Әгәр шул вакытта һәйкәлләргә әйләнә алмый яткан бу гүзәл сыннарны күргән булсам, барысын булмаса да. кайберләрең, әйтик, якташым, бөек Шиһабетдин Мәржанине. Шәехзадә Бабичны. Шамил Усмановны заводта койдыра алган булыр идем бит Ә мин имеш, шундый олуг шәхес алдында кукыраеп утырып, портретымны яздырырга гисш, кем әле мин ул кадәр, дигән уйлар белән Бакый ага янына бармадым Эш портрет язудамыни, бәлки аның минем белән иркенрәк шарт ларда сөйләшергә, киңәшергә теләгән сүзләре булгандыр Кайбер мәгълүматлар да аласы килгәндер Ул бит бик киңкырлы шәхес иде'
Җитмәсә, юбилей көннәрендә К Миңлебаевнын «Бакый» исемле (роман дип исемләнгән) күләмле әсәрен укыгач та. Бакый ага өчен күңел әрнеде Киләчәктә оста каләмле, киң фикерле, зур тәҗрибәле азучыларыбыз бу темага кабат алынырлар әле Халкыбызның горурлыгы булган бу бөек зат турында тагын язарлар Аның фаҗигале язмышын, бөтен тормышын яктырткан һәм шәхес буларак көчле, уңай якларын, конкүрешендәге магу р гадәт ләрен ачкан һәм барлык иҗади хыялларын, аларның тормышка ашканнарын һәм ашмый калганнарын да күрсәтә алган әсәрләр туар, дигән өметтә яшим
Татар рәсеме, сынлы сәнгате өлкәсендә һич кабатланмас искиткеч баи мирас калдырган Бакый аганың исемен мәңгеләштерүдә иң зур эшләрнең берсе 100 еллык юбилеена 3vp Кызыл урамы бакчасында үзенә бик тә ошаган һәйкәлен ачу булды Әлеге тангана күңелләрдә мәңге сакланырлык чын тарихи вакыйгага әйләнде Безгә дә анда катнаша алу. һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре салу насыйп булды _ , .
Бәлкем, бу урам үзе дә. тора-бара. ошбу җиһанны изге гамәлләре, тиңдәшсез хезмәтләре белән данлаган, күңелләрдә Гомербакый яшәячәк Бакый ага Урманче исемен алыр әле!