Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗУЧЫ—КАҺАРМАН


Шамил Усманов—кин катлау укучыларга яхшы таныш татар язучысы. Аның
күп санлы повестьлары, хикәяләре, пьесалары рус, әзәрбайждн, үзбәк,
казакъ телләрендә дә дөнья күрде. Бу әсәрләрнен төп эчтәлеге—халык
фаҗигасенә әверелгән революция, гражданнар сугышы вакыйгаларының канлы
күренешләре Чынбарлыкны автор акка һәм кызылга буяп кына түгел, үзе күреп
белгәнчә, башка төсләрдә дә гәүдәләндерергә тырыша.
Профессиональ язучы булып формалашуында Ш Усмановның хәрби һәм сәяси
эшчәнлеге аеруча әһәмиятле урын тота. Ул яза башлаганда ук үзенең бу хезмәтен сәяси
эшчәнлегенең бер тармагы итеп карый, әсәрләренә дә билгеле бер сәяси юнәлеш бирә.
Гражданнар сугышы елларында тупланган бай шәхси хәрби тәҗрибә аның әсәрләренең
сюжетына нигез сала.
Шамил (тугач бирелгән исеме—Габдулла) Хәйрулла улы Усманов 1898 елның
26 декабрендә Саратов губернасы Кузнецк өязе Пәндәлгә авылында (хәзерге Пенза
өлкәсе Кузнецк районы) укытучылар гаиләсендә туа. Оренбургтагы Хөсәения
мәдрәсәсенең урта сыйныфын, аннары һөнәр училищесын тәмамлаганнан соң Ш.
Усманов 1914 елда Актүбә шәһәрендәге тегермәндә слесарь булып эшли башлый. 1917
елның 4 февралендә хәрби хезмәткә алынып, Акчуриннарның Сембер губернасы Зөя
башы (Гурьевка) авылындагы оборона өчен эшләүче туку фабрикасына эшкә җибәрелә.
Ташып торган энергияле, аралашучан унсигез яшьлек егет тиз арада фабрика
эшчеләре арасында үз кеше булып китә. Патша бәреп төшерелгәч барлыкка килгән
хөррият дулкыннары аны өскә күтәрә. Бер-бер артлы булып торган митингларда төрле
партияләр вәкилләренең сугыш, жир, икмәк кебек бөтен кешене дә тирән кызыксын-
дырган мәсьәләләр буенча чыгышларын, аларның бер-берсе белән бәхәсләрен
йотлыгып тыңлый Шамил, үзенә кайсы партия таләпләре якынрак икәнлеген абайларга
тырыша. Көн кадагына суга торган лозунглар белән чыккан большевикларны ул үзенә
фикердәш итеп таный, 1917 елның 10 мартында алар партиясенә языла.
Дәвам итеп килгән бөтендөнья империалистик сугышы бертуктаусыз яна
солдатлар таләп итеп тора. Ул солдатларның шактый өлешен Казан хәрби округындагы
запас полклар әзерли. 1917 елның июнендә Шамил Усманов шундый полкларның
берсенә— Сызраньда урнашкан 119 нче пехота запас полкына—җибәрелә. Биредә ул
үзенең белеме, тормыш тәҗрибәсе, сәяси өлгергәнлеге, татар һәм рус телләреңдә яхшы
сөйләшүе, ораторлык сәләте булуы белән башкалардан аерылып тора. Болар өстенә—
ул әле большевиклар партиясе әгъзасы да. Шундый сыйфатларга ия булган Шамилне
полк солдатлары Сызрань солдатлар советына сайлыйлар. Совет депутатлары аны
башкарма комитетка, ә башкарма комитет әгъзалары аны рәислеккә тәкъдим итәләр.
Моннан тыш Шамил—большевиклар партиясенең Сызрань өяз комитеты әгъзасы,
хәрби комендатураның шәһәр идарәсе башлыгы, Казан округындагы иң зур
гарнизоннардан исәпләнгән Сызрань гарнизоны революцион штабының әгъзасы һәм
сәркәтибс.
Сызрань большевиклары, шулар исәбеннән Ш Усманов та, гарнизондагы 45
меңгә якын офицер һәм солдатны Советлар хакимияте өчен көрәшергә күндерәләр.
Шәһәрдә аларга каршы торырлык башка көч табылмый. Нәтиҗәдә, 28 октябрьдә (яна
стиль белән 10 ноябрьдә) Сызраньда һәм шул көннәрдә өяз волостьларында хакимият
тыныч юл белән Советлар кулына күчә.
Ноябрь аенда Казанда хәрби округ солдат советлары һәм хәрби комитетлары
делегатларының II съезды була. 14 ноябрьдә съезд делегатларының киңәшмәсендә
округ белән идарә итү өчен вакытлы коллегия оештырыла. Сызрань вәкиле 111
Усманов
Ш
бу коллегиягә сайланып, округ җитәкчеләренең берсенә әверелә, округ буенча бирелгән
приказларга үзенен имзасын куя
Көн тәртибендәге башка мәсьәләләрне карап тикшергәннән сон делегатлар 25
ноябрьдә округ хәрби комитетын һәм вакытлы коллегия урынына даими эшләүче
коллегия—округ белән идарә итү өчен биш кешедән торган комиссарлар советын
сайлыйлар. Ш Усманов округ хәрби комитеты әгъзасы итеп сайлана. Съезд беткәч
Усмановны Пстрогрздка командировкага җибәрәләр Ул анда хәрби эшләр буенча
халык комиссары В А Антонов-Овсеснкога съезд турында доклад ясый.
1918 елнын февралендә, дутовчылар һәм калсдинчылар хәрәкәтенен көчәюе
сәбәпле. Казан округы хәрби комитеты әгъзалары хәрби көч оештыру өчен урыннарга
таралалар. Ш Усманов, Сызраньга кайтып, иреклсләрдән бер отряд оештыра һәм шул
отряд башында Оренбургка юнәлә Биредә Усманов отряды Кәриб Хәйруллин
җитәкчелегендә оешып яткан икенче бер отряд белән берләшеп, Оренбург мөселман
батальоны барлыкка килә Батальонный командиры итеп К Хәйруллин, комиссары итеп
Ш. Усманов билгеләнә.
Оренбургтан көнбатыштарак Дугой казакларының хәрәкәте көчәеп, алар
бертуктаусыз Оренбургка баручы тимер юл эшелоннарына, станцияләргә һөҗүм итеп
торалар, шәһәрне үз кулларына төшерергә омтылалар. Хәйруллин-Усманов
батальонына Переволоцкий станциясенә китәргә, станциядән көнбатыштагы һәм
көнчыгыштагы тимер юл участокларын сакларга, поездлар йөрешен тәэмин итәргә
әмер бирелә Күрсәтелгән урынга барып урнашкач, батальон сугышчылары
дуговчыларнын һөҗүмнәрен бер-бер артлы кире кайтарып торалар.
Үзенә йөкләнгән бурычны үтәгәч батальон Оренбургка кайтарыла. Дутовчылар
исә, Оренбургны алу максаты белән шәһәрдән көнбатыштарак зур көчләр туплап,
һөҗүмгә күчәләр Шәһәрдә дутовчыларга каршы торырлык көчләр булмаганлыктан,
аны калдырып чыгу котылгысызга әверелә Ләкин шәһәрдәге учреждениеләрне оешкан
төстә эвакуацияләү өчен беркадәр вакыт кирәк Шул вакыт эчендә дутовчыларны
шәһәргә кертмичә тоткарлап тору бурычы Хәйруллин-Усманов батальонына йөкләнә
Батальон Сакмар елгасы аркылы салынган күпердән чыгып, аны дутовчылардан
сакларга тиеш була. Батальон сугышчылары дуговчыларнын көчле угына һәм
һөҗүмнәренә карамыйча аларны күпергә уздырмыйлар Шәһәрдә эвакуация эшләре
тәмамлангач кына күперне шартлатып, әзер торган поездга утырып Актүбә шәһәренә
юнәләләр Биредә Оренбург мөселман батальоны төрле милләт вәкилләреннән, шулар
исәбеннән хәрби әсирләрдән дә торган отрядлар белән берләшеп, III Интернационал
исемендәге легион барлыкка килә Бу легионда җиде укчылар ротасы, артиллерия
взводы, атлы күзәтчеләр, пулеметчылар, элемтәчеләр, хуҗалык командалары була
Роталар милли принциптан чыгып төзелә I нчс. 2 нче һәм 3 нчс роталар венгрлардан. 4
нче— немецлардан, 5 нчс һәм 6 нчы—татарлардан, 7 нче рота башкортлардан,
үзбәкләрдән, казакълардан, чехлардан, румыннардан, серблардан, поляклардан тора.
Легион сугышчыларының гомуми саны 1200 гә җитә. Легион командиры поляк
Белевич, комиссары Ш Усманов һәр ротада хәрби сәяси эшне кызылармнячеләрнең ана
телендә оештыралар, аларнын тырышлыкларын бер юнәлешкә—куелган хәрби
бурычны үтәүгә юнәлдерәләр
1918 елнын август-ноябрь айларында легион Тургай далаларында ак казаклар
белән сугыша, Яйсан станциясен саклый, Актүбә группасы составында Оренбургны
Дутов казакъларыннан азат итүдә катнаша
Ш Усманов Оренбург мөселман батальонының һәм 111 Интернационал исемен-
дәге легионның сугышчан юлын сонрак үзенең "Легион юлы" дилогиясендә тасвирлый
Комиссар Усманов легион сугышчыларының кыска вакыт эчендә хәрби
осталыклары артуын, сәяси аңнарының үсүен күрә Мондый уңай күренешләр бигрәк тә
рус телен начар белгән, хәрби тәҗрибәләре булмаган татарларда, башкортларда,
үзбәкләрдә, казакъларда күзгә ташлана Бу куанычлы хә лнең сәбәпләренең берсен
легион комиссары роталарда хәрби-өйрәтү. сәяси-агарту эшләренең кызылармиячеләр-
нен яна телендә алып барылуында күрә Чынлап та. ана теле—рус булмаган кызылар-
миячеләрнсн сугыш сәләтен күтәрүче мо1шм бер чара икән Бу Усманов өчен беренче
ачыш була. Шушы хакыйкатьне тирән аңлап, Усманов үзе өчен икенче ачыш ясый Әгәр
дә бер телдә, яки тугандаш телдә сөйләшүче кызылармиячеләрне аерым роталарга гына
түгел, батальоннарга, полкларга, бригадаларга тупласак, бу хәрби бүлекләрдә хәрби
эшкә өйрәтү, сәяси-агарту эшләрендә ана телен куллануга зур мөмкинлекләр
ачыла. Шул юл белән гаскәрләрнең хәрби сәләтен тиз вакыт эчендә һәм югары
сыйфатлы итеп күтәрергә була. Шамил Усмановка бу ачышлар шул кадәр көчле
йогынты ясый ки, ул үзенең алдагы хәрби тормышын Кызыл Армиянең милли
гаскәрләре арасыңда эшләүгә багышлый.
Армиядә милли гаскәрләр оештыру идеясе Ш. Усмановка кадәр дә күп кенә
кешеләрнең фикерен били. Февраль революциясеннән соң барлыкка килгән милли
хәрби оешмаларның, шулар исәбеннән мөселман хәрби комитетларының, Бөтенруссия
мөселман хәрби шурасының да беренче максатлары иске армиядә милли гаскәрләр
оештыру була. Кызыл Армиядә милли гаскәрләр оештыру мәсьәләсен беренче буларак
Үзәк мөселман комиссариаты һәм аның җитәкчесе Мулланур Вахитов күтәреп чыга
1918 елның февраль, март айларыңда шушы тәкъдимнәр белән ул милли эшләр
буенча халык комиссариатына һәм хәрби эшләр буенча халык комиссариатына
мөрәҗәгать итә Нәтиҗәдә, бу ике комиссариат та Кызыл Армиядә милли гаскәри
бүлекләр оештыру турында үзләренең карарларын чыгаралар. Шулар нигезендә 1918
елда Мәскәүдә I нче татар-башкорт батальоны, Казанда I нче мөселман социалистик
полкы, 1 нче совет запас мөселман пехота полкы, I нче мөселман коммунистлары
батальоны, Әстерханда КТуйбактин исемендәге мөселман полкы, Пермьдә 21 нче
мөселман укчы полкы, Саратов губернасында I нче мөселман Совет полкы. Самарада
татар батальоны төзелә.
Кызыл Армиядә татар милли гаскәрләре оештыру белән җитәкчелек итәр өчен
Мәскәүдә Үзәк мөселман комиссариаты каршында М. Вахитов җитәкчелегендә Үзәк
мөселман хәрби коллегиясе төзелә Мулланур Вахитов Казанга килгәч ак чехлар кулына
әсирлеккә төшеп атылганнан соң, аның урынына рәислеккә М. Солтангалисв
билгеләнә, ә Хәрби коллегия үзе хәрби4 эшләр буенча халык комиссариаты карамагына
бирелә. Хәзер Үзәк мөселман хәрби коллегиясе җитәкчелегендә зуррак милли гаскәри
бүлекләр оештырырга да мөмкинлекләр ачыла. 1919 елның январь азагында Баш
командующий Үзәк мөселман хәрби коллегиясенә Казаңда, Самарада, гомумән Идел
буе шәһәрләрендә мөселман полклары оештырырга рөхсәт итә.
Шулай итеп, Ш Усманов үз тәҗрибәсендә милли гаскәри бүлекләрнең
әһәмиятен аңлаган вакытта, мондый бүлекләр төзү мәсьәләсе кызыл Армия
җитәкчелеге тарафыннан принципта хәл ителгән була. Ләкин принципта хәл итү белән
гамәли хәл итү арасында зур аерма барлыгын Усманов тиз төшенә Оренбург мөселман
батальонында хезмәт итәргә теләгән татар кызылармиячеләренең күп булуын истә
тотып, Усманов батальонны полкка әйләндерү фикерен күтәреп чыга. Бу фикерне
батальон сугышчылары да. лептон җитәкчелеге дә хуплый, әмма I нче армия
революцион хәрби советы тиешле командирлар юклыгы сылтавы белән кире кага.
Усманов, моның белән килешмичә, Уфага килгән Үзәк мөселман хәрби коллегиясе
рәисе М. Солтангалисв белән очрашып сөйләшер өчен
1919 ел февраленең чатнама суыгында атка утырып Оренбургтан чыгып китә.
Очрашкач, ике эшлекленең бер фикердә булуы тиз ачыклана. Солтангалисв Усмановка
Мәскәүтә барып, Бөтенруссия баш штабыннан мөселман полкы төзергә наряд алырга
тәкъдим итә, хәрби эшләр буенча халык комиссары ЛД Троцкий исеменә мөселман
бригадасы төзү кирәклеге турында хат язып тоттыра Усманов Уфадан Мәскәүтә киткәч.
Солтангалисв 28 февральдә В. И.Ленин, И.В.Сталин, Л.Д.Троцкий, хәрби эшләр буенча
халык комиссары урынбасары Э.М.Склянский, Үзәк мөселман хәрби коллегиясе рәисе
урынбасары Н.Г Вахитов, Үзәк мөселман комиссариаты рәисе урынбасары А.М.Енбаев
исемнәренә суккан телеграммасында үзе тарафыннан Оренбургта татар-башкортлардан
мөселман дивизиясе, йә бригадасы төзү буенча доклад ясар өчен Мәскәүтә Ш Усманов
җибәрелүе турында яза.
Уфадан Мәскәүтә килүче поездда Ш.Усманов бик авыр шартларда 8 тәүлек бара
Мәскәүдә И.В.Сталин, Бөтенроссия баш штабы комиссары И Дзсвялтовский белән
сөйләшә, алардан конкрет булмаган, икеле-микеле генә ждваплар ала. Л.Д.Троцкийга
мөрәҗәгать итә. Үзәк мөселман хәрби коллегиясе исеменә язган хатында Усманов
Казанда мөселман бригадасы төзергә тәкъдим итә. "Әгәр дә бу мәсьәлә уңай хәл
ителсә,—дип яза ул,—мин берничә мөселман халкы телен белүче буларак бригада төзү
эшенең бөтен җаваплылытын үз өстемә алырга, бу эшкә кичекмәстән тотынырга һәм
Кызыл Армия сафларында соңгы мөмкинлегемә чаклы калырга әзер".
Нәтиҗәдә, Республика революцион хәрби советы 1919 елның 10 март утыры-
шында Идел буе хәрби округында мөселман бригадасы төзү турында карар кабул тә.
Округ комиссариатының 24 мартта биргән приказы нигезендә бригаданың идарәсен, I
нчс полкын, элемтә ротасын төзү өчен Казан, 2 нче полкы өчен Самара, 3 нче полкы
өчен Алатырь шәһәрләре билгеләнә. Үзәк мөселман хәрби коллегиясе тәкъдиме буенча
бригаданың сәяси комиссары итеп Ш.Усманов билгеләнә.
Мәскәүдән Казанга килгән Усманов бригада штабына тиешле белгечләр табу
буенча зур эшләр җәелдереп җибәрә. Бригада командиры вазифалары вакытлыча Үзәк
мөселман хәрби коллегиясенең хәрби бүлеге мөдире М.Г Крыймовка йөкләнә. 27
мартта Усманов Мәскәүгә Үзәк мөселман хәрби коллегиясенә бригаданың төзелә
башлануы турында телеграмма җибәрә
Ш. Усманов бригадага “Аерым Идел буе татар бригадасы” дигән исем бирүне
тәкъдим итеп Идел буе хәрби округы комиссариатына мөрәҗәгать итә Тиздән “татар”
сүзеннән сон “укчы" сүзен өстәп Республика революцион хәрби советы приказы
чыгарыла.
Үзәк мөселман хәрби коллегиясе органы булган "Кызыл Армия" газетасының 6
апрельдә 'тыккан 35 нче санында Ш.Усманов һәм М.Крыймов имзалары белән
"Хөррият сөйгән татар егетләре, кызыл байрак астына!” исеме белән татар бригадасы
штабында эшләрлек төрле белгечләр чакыручы белдерү басыла. Шунда ук "Карл Маркс
урамы. 56 нчы Молотков йорты” дип штабның адресы да күрсәтелгән Газетаның шул
санында “Татар бригадасы" исемле редакция мәкаләсендә бригаданың төзелә башлавы,
аның Казанда төзелүче I нчс полкына Мулланур Вахитов исеме бирелүе турында языла
19 апрельдә Мәскәүдән Казанга күчкән Үзәк мөселман хәрби коллегиясе һәм
РКП/б/ ҮК каршындагы Көнчыгыш халыкларының коммунистик оешмаларының Үзәк
бюросы утырышында Ш Усманов бригада төзүнең торышы турында доклад ясый
Утырышта катнашучылар, докладчы белән килешеп, Оренбург мөселман батальонын
Алатырьда төзелүче 3 нчс полкка кушу, бригада төзү эшен чираттан тыш төзүгә күчерү,
бригада каршында аерым кавалерия дивизионы һәм аерым артиллерия батареясе төзү
турындагы тәкз>димнәр белән Л Д.Троцкийга мөрәҗәгать итәргә, дип карар чыгаралар
Тиздән бригада командиры итеп Й И.Ибраһимов, штаб башлыгы итеп И
И.Тальковский билгеләнәләр. Зур хәрби тәҗрибәле бу кешеләр бригаданы төзеп
бетереп, аны хәрби хәзерлеккә китерүдә, аннары киләчәктә бригаданың сугышчан
хәрәкәтләренә җитәкчелек итүдә аеруча әһәмиятле эш башкаралар
Колчак ягында сугышучы ак казакларның кызыллар кулында булган
Оренбургка һөҗүмнәре көчәю уңаеннан татар бригадасының I нче полкы 13 майда
ашыгыч рәвештә сугышка, Оренбург төбәгенә җибәрелә Полкны сугыш кырына
бригада комиссары Ш.Усманов озата бара
1919 елның июленә татар бригадасы тулы составы белән Самарада туплана.
Биредә бригада полкларында Ш.Усманов җитәкчелегендә киң сәяси-агарту эшләре
жәслдсрслә Көнчыгыш фронты гаскәрләренең Көньяк группасы сәяси бүлегенең 4
июльдә чыккан 39 нчы бюллетенендә бригада турында болай язылган:
“Татарларны үз телләрендә тәрбияләү аларның сугышчан сәләтен күтәрүдә
яхшы нәтиҗә бирә. Бригадада сәяси эш югары дәрәҗәгә куелган. Агитаторлар,
оештыручылар, 18 кешелек драматик труппа бар Кәеф революцион'
Август башында бригада сугыш кырына чыгып китә (Бригаданың сугышчан
юлы белән кызыксынучыга М Рафиковнын “От Волги до Тянь-Шаня” (Казан. 1976)
исемле китабын тәкъдим итәм.—И.Г.)
1919 елның сентябрендәге сугышларның берсендә Ш Усманов көчле контузия
ала, сәламәтлеге нык какшый Шул уңайдан, бераз дәваланыр өчен ял алып, ул Казанга
кайта.
Үзәк мөселман хәрби коллегиясе Усмановны сәламәтлеге начарлану сәбәпле
бригада комиссары вазифасыннан азат итеп, аны үзенең сәяси бүлекчәсе мөдире итеп
билгели Усмановнын хәрби коллегиядә эшли башлау вакыты бу оешманың хәрбн-
оештыру функцияләре киметелү бәрабәренә анын сәяси-агарту функцияләренең
көчәйтелүе вакытына туры килә Шул сәбәптән бу юнәлешкә җитәкчелек итүче сәяси
бүлекчә зур штатлы сәяси бүлеккә әверелә, аның составында гомуми, культура-агарту,
оештыру, агитация-информация, нәшрият бүлекчәләре барлыкка килә. Үзәк мөселман
хәрби коллегиясе үзе дә тулысымча Республиканың революцион хәрби советының
сәяси идарәсе карамагына бирелә
Татар һәм башка төрки кызыл армиячеләр арасында сәяси тәрбия эшләренен ана
телендә куелуының нинди әһәмияткә ия булганын тирән аңлаган Ш.Усманов сәяси
бүлек җитәкчесе буларак сәяси, культура-агарту хезмәткәрләре әзерләүне беренче
чираттагы
бурыч итеп саный. Ул эшли башлаган вакытта сәяси бүлек каршында 1919 елнын
маеннан бирле эшләп килгән кыска сроклы агитатор курслары барлыгы өч
чыгарылышта 159 сәяси хезмәткәр әзерләп чыгарганнар. Курсларга бирелгән акча
беткән Үзәк мөселман хәрби коллегиясе киңәйтелгән сәяси курсларның вакытлы
штатының проектын әзерләп Республиканың революцион хәрби советына җибәргән
булган. 26 сентябрьдә ул штат расланып, курслар даими эшләүче хәрби-сәяси
агитаторлар курслары дип атала башлый, курсантлар саны да һәр агымда 300 кеше
к арала.
Ш.Усманов бу курсларда эшләргә яхшы укытучылар җәлеп итүгә зур әһәмият
бирә. Аның чакыруы буенча курсларда вакытында күренекле педагоглардан
исәпләнгән Вакыйф Зыя, Абдрахман Вәлитов, Насыйх Мөхетдинов, Хатыйп
Мөхетдинов, Фатих Сәйфи, Әминә Мөхетдиновалар эшли башлыйлар.
1920 елның февраленә, ягъни курсларның ачылу вакытында, 240 кеше укырга
кабул ителә, шуларның 232 се—кызылармияче, 5-се—команда составыннан.
Курсантлар арасында укый-яза белмәүчеләр дә шактый булганлыктан,
андыйлар өчен әзерлек группасы оештырылып, аларны укырга-язарга өйрәтәләр, татар
һәм рус телләрен укыталар, сәяси грамотадан, математикадан, географиядән, тарихтан
дәресләр бирәләр.
Төп группада татар әдәбияты, сәяси грамота, математика, татар теле, география,
тарих, рус теле укытыла Ике группала да факультатив рәвештә Россия тарихы,
көнчыгыш мәдәнияте, диннәр тарихы турында лекцияләр укыла
9 майда 76 сәяси хезмәткәр әзерләп чыгарыла. Калган курсантлар, хәзерлекләре
* тиеш дәрәҗәгә җитмә тәнлектән, укуларын дәвам итәр өчен курсларда калдырылалар.
Сәяси бүлек эшчәнлегенең Ш.Усманов күп көч куйган икенче юнәлеше—
нәшрият эшләре Кызылармиячеләр арасында гына түгел, җирле халык арасында да
популярлык казанган көндәлек "Кызыл Армия" газетасына яңа авторлар, журналистлар
табуга, аның эчтәлеген баетуга, материалны кызыклы итеп бирүгә Усманов күп көч
сарыф итә Бу газета белән бер рәттән 1920 елның 25 февраленнән сәяси бүлек рус
телендә атнага бер мәртәбә “Красная Армия" исемендә икенче газета да чыгара башлый
Газеталардан тыш сәяси бүлек күләмнәре зур булмаган брошюралар бастырып тарата.
Алар күбрәк сәяси хезмәткәрләр тарафыннан кызылармиячеләр арасында эшләгәндә
файдаланылалар.
Сәяси бүлек нәшриятында бишәр мең тираж белән Ш Усмановнын “Канлы
көннәрдә” (1919), "Беренче адым" (1920) пьесалар да басылып чыга һәм алар популяр
сәхнә әсәрләре булып танылалар.
Ш. Усманов үзенең нәшрият өлкәсендәге эшчәнлегендә Г Ибраһимов, И
Казаков, Ш.Әхмәдиев, Ф.Бурнаш, С-Атнагулов кебек эшлеклеләргә таяна.
Ш.Усманов урыннарда чыгып килгән татар газеталарын да күзәтеп бара, ул
газеталарга карата күрсәтелгән гаделсезлекне бетерергә тырыша Менә шушы уңайдан
Усмановны характерлый торган бер мисал. 1920 елнын январь башында Ш.Усмановка
Малмыждан бер хат килә. Биредә өяз партия оешмасының татар-башкорт секциясе
тарафыннан чыгарылып килә торган "Ярлылар тавышы” газетасының чыгудан
тукталуы һәм анын сәбәбе буларак татарча белмәүче хәрби цензорның бу газетаны
басканчы русчага тәрҗемә итеп аңа китерүне таләп итүе турында языла. Бу кычкырып
торган ахмак гаделсезлек турыңда Ш.Усманов туп-туры Ленин исеменә телеграмма
җибәрә Ул үз чиратында бу эшне хәл итүне Троцкийга тапшыра. Ә Троцкий исә ул
цензорны цензорлык хокукын алып, эшеннән куарга күрсәтмә бирә. Нәтиҗәдә
“Ярлылар тавышы” газетасын бастыру җайга салына.
Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең Ш.Усманов җитәкчелегендәге сәяси бүлеге
Республика (РСФСР) запас армиясенең Казанда урнашкан сәяси бүлеге белән тыгыз
элемтәдә эшли. Запас полкларда укый-яза белмәгән кызылармиячеләрне укытуга Казан
мәктәпләре укытучылары тартыла.
Запас армиядәге татар солдатларына культура хезмәте күрсәтү өчен артистлар,
музыкантлар чакырыла. Бу эшне оештыруда М.Мутин, К Тинчурин, К.Шамил кебек
күренекле сәнгать осталары катнаша
Ш.Усманов үзен талантлы сәяси эшлекле итеп танытты. Аның сәяси активлыгы
бигрәк тә Татарстан республикасын игълан итүгә хәзерлек алып барган көннәрдә
күренде
Татарстан республикасы турында декрет чыгып, аның вакытлы власть органы
буларак Революцион комитет төзелгәч, Ш Усманов Ревком секретаре итеп билгеләнә
Бу органның төп максаты Татарстан Советларының Учредительный съездын хәзерләү
булганлыктан, Усманов та бу мәсьәләгә зур игътибар бирә “Учредительный съезд
мөнәсәбәте белән' мәкаләсендә дә. Татарстан территориясендәге татар
коммунистларының 26-29 июльдә булып узган 1 нчс өлкә конференциясендә ясаган
агымдагы хәл турындагы докладында да, съездда татар халкы вәкилләренең 50 % тан
да ким булмавы зарурлыгын ассызыклап күрсәтә, съезд чакыру көне итеп партиянең
губерна комитеты бюросы билгеләгән 25 август көнен уңышсыз таба, бу фикерне
дәлилләү өчен ул көннен ин кызу кыр эше вакыты икәнлеге, татар крестьяннары
арасында бернинди дә хәзерлек эшләре алып барылмавы, Бәләбәй, Бөре өязләреннән
Татарстанга керү-кермәү турында хәбәр булмавы күрсәтелә, губкомнын бу
факторларны искә алмавы тәнкыйтьләнә һәм съезд чакыру датасын кичектерергә
тәкъдим итә Конференциядә күпчелек чыгыш ясаучылар да шул фикерне куәтлиләр,
съездны кичектерү кирәклеге турында карар кабул итәләр.
Губком җитәкчеләренә Ш.Усмановнын. анын фикердәшләренең республика
төзү буенча актив эшчәнлекләрс ошамый. Губком бюросы 2 августтагы утырышында
татар коммунистларының өлкә конференциясендә Татарстан Советларының
Учредительный съездын чакыру көне турында әйтелгән фикерләр белән килешергә
мәжбүр булып, съездны бер айга кичектерү турында карар чыгара Ләкин, шулай булуга
да карамастан, съезд чакыру көнен кичектерү мәсьәләсен конференциядә күтәреп
чыкканга кадәр губком бюросына куймаганнары өчен дип И К Фирдәвескә, И М
Казаковка һәм Ш-Х-Усмановка партия шелтәсе белдерелә, аларны. алар кебек актов
башка эшлеклсләрнс булачак республиканың дәүләт органнарыннан читләштерү
чараларына да керешелә. Шул максаттан И.К. Фирдәвес Көньяк фронтта. Ш.Х.Усманов
Төркстан фронтында эшләр өчен мобилизацияләнәләр
Ш.Усманов Төркстан фронты Рсволюцион-хәрби советында, аннары Бохара
хәрби комиссариатында эшләп, Казанга 1922 елнын мартында гына кайта. Биредә ул 16
нчы мөселман пехота команда курслары начальнигының сәяси эшләр буенча
ярдәмчесе, шул ук елның сентябреннән—курсларның комиссары, 1924 елнын
январеннан 6 нчы берләштерелгән татар-башкорт хәрби мәктәбе комиссары булып
эшли
1925 елның 1 январеннан Ш.Усманов—Мәскәүдә, хәрби уку йортлары
идарәсенсн сәяси секретариатында өлкән инспектор. Шул ук елнын сентябрендә
МВ.Фрунзе исемендәге хәрби академиянең бер еллык курсларына укырга кереп, аны
бетергәч, Ташкентка, Шәрык курслары начальнигынын сәяси эшләр буенча ярдәмчесе
итеп билгеләнә.
Ш.Усмановнын 1919 елда һәм егерменче елларда төрле газеталарда, бигрәк тә
“Кызыл Армия" газетасында, кайбер сирәк китапларда басылган мәкаләләре,
чыгышлары бар Аларнын барысы да диярлек эчтәлекләре белән милли дәүләтчелек,
милли гаскәрләр мәсьәләсенә һәм гомумән милли мәсьәләгә багышланганнар Бу
хезмәтләрдән бигрәк тә татар халкынын дәүләтчелеге, анын вәкилләрен хакимият
органнарына күбрәк тарту турында кайгырту, әмма, республика төзелгәч, анын эченә
татар халкының бары чиреге генә керүе, автономиянең тар кысаларында "чуваш бияләе
хәтле" генә территориядә калуы өчен яну-көю күренә. Татар халкы тарихына кереп
калган күп кенә шәхесләргә карата объектив караш булдыру өчен дә шактый материал
бар бу мәкаләләрдә Җитәкче урыннарда республикага, татар халкы мәнфәгатенә каршы
эшләре белән генә мәгълүм булган кешеләрнең утыруы, ул кешеләрнең республика
өчен янып-көеп Йөрүчеләрне читкә этәрүләре борчый авторны.
Татарстан республикасы, татар халкының фәнни, объектив тарихы языла гына
әле Ул тарихта ялкын йөрәкле, каһарман шәхес Ш Усманов та үзенең лаеклы урынын
алачак.