Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯШӘСЕН ИПИ БЕЛӘН СУГАН!

абир белән Исмәгыйль, бүген ял итү көне булуга карамастан, бөтен көннәрен трест идарәсендәге бер җыелышта уздырдылар. Бүтен анда саклык режимын тормышка ашыру, аппаратны рашюнальләштерү кебек зур мәсьәләләр каралып, шуларнын берсендә Сабир төп докладчы булып. Исмәгыйль исә җыелышта секретарьлык иткән иде Шуңа күрә дә, башка кешеләр җыелышны берничә кат ташлап чыгып, тамак ялгаштырып керсәләр дә, Сабир белән Исмәгыйльгә алай итү мөмкин булмады. Алар хәтта иркенләп бер тәмәке тартып керергә дә вакыт таба алмадылар, тәмәкене дә, тышка чыгарга ирексез булганга, йөгерә-йөгерә әбрәкәйгә барганда гына кабызып, йотлыга-йотлыга суыргаладылар да, башка “йомышлары" беткәч, яртылаш көйрәгән папиросларын утлы килеш бер почмакка бәреп, тизрәк җыелыш бүлмәсенә чаптылар. Башкалар гадәттә бирелә торган берәр стакан шикәрсез чәйне бик кәефләнеп, балкашык белән бутыи-бутый тәмләп яки тәмле итәргә тырышып эчсәләр дә, Сабир белән Исмәгыйль алдына куелган стаканнар суынып бетте. Салкын чәй эчүтә караганда кайнамаган чи су эчү, ни өчендер, яхшырак кебек тоела иде Шул сәбәпле алар жыслышнын башыннан ахырына хәтле графиндагы су белән тамак чылатып, эчәк чайкап утырдылар. Җыелыш беткәннән сон да Сабир доклад буенча үзенә бирелгән сорау кәгазьләрен рәтләп маташты, Исмәгыйль беркетмәне төзәтеп язарга кирәк тапты. Алар эшләрен бетереп китәргә әзерләнгәндә, бүлмәдә һичкем калмаган, хезмәтче хатын, идән щеткасы, чиләк һәм чүпрәкләр күтәреп, бүлмәне җыйнаштырырга килә иде инде.
Урамга чыгып, салкынча саф һаваны күкрәк киереп, иркен сулап иснәгәч, алар үзләрен әллә нинди бер исемсез авырудан айный башлаган кеше шикелле тойдылар Арка-жнлкә ватылган, чатнаган, буыннар-тамырлар талган, талчыккан; күз аллары томанлы; бөтен гәүдәләре арып хәлсехзәнгән. башлары тубал хәтле булып зурайган, салмакланган кебек иде Шушылар өстенә 1зәр икесенең эчәкләре тартышып, эчләре авырта башлады. Үзләрснен иртәдән бирле ашамаганлыкллрын. «падал булмаслык дәрәҗәдә карыннары ачканлыгын алар хәзер генә аңладылар.
—Өйгә кайтсаң да, ашны ашал бетергәннәрдер инде,— диде Сабир — Әллә берәр ашханәгә кереп кенә ашыйсы микән-’
Бу сүзне Исмәгыйль дә эләктереп алды.
—Әйдә булмаса!—диде ул —Барыбер бездә дә аш юктыр инде Сабир. кесәләрен актара башлап — Акча җае ничегрәк икән?—диде.
Алар икесе дә үз кесәләрендә нихәтле акча барлыгын һичбер вакытта белмәүчән һәм кирәге чыккач кына кесә актарып акча санарга керешүчән кешеләр иде. Бу юлы да шулай булды. Бер фонарь баганасы төбенә туктап, үз-үзләрен тенти башладылар. Кайсыбер кесәләрне кайтарып, салындырып төшерүгә хәтле барып җитәрлек итеп актарына торгач, кечкенә кесәләренең чүпле почмакларыннан, зур кесәләренең тәмәке тузанлы төпләреннән җыйнаштыргалагач, икәүсеннән һич көтелмәгән хәтле, ягъни биш-алты сум чамасы акча чыкты.
— һууу... монда!.. Төн буенча типтерерлек акча чыкты бит әле!— диештеләр дә, чынлап бер “типтереп”, арыган организмнарын “ял иттерергә’' булдылар.
— Әйдә!—диде Сабир.
— Әйдә!—диде Исмәгыйль дә.
Киттеләр дә, шуннан ерак түгел генә бер ашханәнең якты ишек төбендә ыгы-зыгы кайнашып, мыжылдап яткан тәмәке сатучы малайлар, хәерчеләр, вак сукбайлар, исерек фахишәләр арасыннан ерып үтеп, эчкә атладылар.
Алар икесе дә революция аркасында түбәннән күтәрелгән кешеләр, ягъни ярлы крестьян катлавыннан чыгып, җаваплы эшләргә тартылган— хөкүмәт учреждениеләренә җитәкче итеп куелган выдвиженецлар иде. Һәр икесе сугышка чаклы авылда батрак булып, петраудан покраугача унөч сум акча, ике кием чабата, бер кием тула оек, бер алъяпкыч бәрабәренә кулакларга хезмәт иткәннәр; сука ягайлап, тырма артыннан йөгергәннәр; яңгырлы төннәрдә, әвен базының ачы төтене эчеңдә күзләреннән тамчы-тамчы яшь агызып, әвен киптергәннәр; аннары соң, сугышка алынып, юеш окопларда айлар буенча эшсез ятып бет туйдырганнар; Февраль революциясеннән соң, фронттан таеп үз авылларына кайткач, революция юлыңда актив эшләүчегә әверелгәннәр; Октябрь революциясеннән соң, кызыл гаскәрлеккә язылып, ирекле илне капитал Ялчыларыннан саклау юлында зур батырлыклар күрсәтеп, иптәшләренең ышанычларын казанганнар; шул арада аз-маз укып та өлгергәннәр, сугышлар тукталып, тагын авылга кайткач, революция эзенә ныклап басып алганнан соң, элек—үз авылларында, аннан—волость төбәгендә, соңыннан—кантон үлчәвеңдә һәм иң ахырдан үзәктә актив рәвештә эшләүче булып киткәннәр иде. Алар икесе дә сирәк очрала торган кешеләрдән булып, бозыклык, эчке шикелле эшләр белән бер дә чуалмыйлар; исерүнең нәрсә икәнлеген белмиләр; хәтта сыраны гына да эчеп караганнары юк иде. Шуның өчен дә алар үзләренең бу көнге “типтерү”ләре ничек буласын, ни белән башланып, нәрсә белән бетәсең үзләре дә белеп җиткермиләр; тик карыннары ачканлыгын һәм кесәләрендә биш-алты сум чамасы акчалары барлыкны гына яхшы беләләр иде.
Болар килеп кергән ашханә алай бик үк түбәннәрдән булып чыкмады. Ука әйләнәле фуражка кигән швейцар аларны ишек төбеңдә каршы алып, пальто якаларына ябышты да, үзләреннән сорамыйча ук чишендерергә кереште Сабир белән Исмәгыйль карышып тормадылар. Швейцар иптәшнең кушканын эшләделәр. Чөнки бер-ике ай элек кенә бурычка алып киенгән киемнәре әле тузып өлгермәгәннәр—өс-баш чибәр: яка-галстук шикелле нәмәстәкәйләр һәммәсе дә тиешенчә урынында һәм бик үк керле дә түгел, ул яктан куркыныч юк, биткә оят килерлек, дип әйтеп булмый иде. Ботинкаларның йөзләре бөтен булып, тәпи бармаклары күренеп тормаганлыктан, калошларны салдыруга да әйбер әйтмәделәр. Швейцар иптәшнең бу чаклы тырышлык күрсәтүе мондый вак пөхтәлекләргә өйрәнмәгән Сабир белән Исмәгыйльгә әллә ниндирәк тоелса да, алар ваксынып торуны үзләре өчен килештермәделәр: “Жалованье алгач, анарга да азрак эшләргә кирәк бит ахыры”,—дип уйладылар.
Швейцар иптәш тузып, таушалып, иске киндер кыяфәтенә кергән күн портфельләрне калдырып керергә кушкан иде, ләкин инде монысына кунаклар чын карышу белән карыштылар. Чөнки бу иске һәм ямьсез портфельләрдә җитәкче органнарның яшерен боерыклары, учреждениенең эш планнары— пролетариат дәүләтенең серләре саклана, боларны исә ашханә швейцары
кулында калдыру җинаять булачак иде. Шуңа күрә дә алар, швейцарның мыскыллы карашын күрмәмешкә салынып, портфельләрен үзләре белән алачак булдылар. Швейцар ал арның бүрекләрен йомарлап, пальто җиңе эченә төйгечләп тыкты, кунаклар кулына бер якка номер сугылган майлы катыргы кисәге тоттырып, үзе калош йөзенә акбур белән кәкре-бөкре итеп зур-зур цифрлар сызгалый калды
Сабир белән Исмәгыйль, ке'гкенэ көзге алдында тарак белән чәчләрен тарагандай иткәч, саплы кечкенә шетка белән мыекларны, кашларны сыпыргалагач, залга керделәр һәм яфраклары утлы папирос белән төрткәнлектән тишекләнеп-чслтәрләнеп ямьсезләнгән, үзе картайган, корыган хөрмә гөле ышыгындагы кечкенә өстәл артына урнаштылар.
Байтак көткәннән сон гына, биленә ак алъяпкыч бәйләп, беләгенә ак тастымал салган бер официант килде һәм:
— Ни боерасыз?—дип сорады
Исмәгыйль, официантка таба борылып карамыйча, эре генә итеп
— Карточки'—диде.
Тышкы катыргысына алтынлы язулар баскан карточка шунда гына, җыерылмалы кызыл кәгазь белән уралган гөл чүлмәгенә сөяп бастырган килеш, өстәлдә тора икән Официант, карточканы үрелеп алып:
— Рәхим итегез!—дип, Сабирга тоттырды да үзе бераз читкәрәк тайпылды
Сабир карточканы актаргалады Төрле битенә тукталып, дикъкать белән тырышып укып бакты Ләкин һичбер нәрсәгә күңелен утырта алмады
— Монда без ашый белерлек ашларны бөтенләй пешермиләр чамасы,— диде.—Мә, син карачы әле!. Үзебез белгән берәр нәрсә тапмассың микән'* Карын бик ач, берәр тәмлерәк, туклыклырак аш ашыйсы иде бит1—дип карточканы Исмәгыйльгә сузды
һәркемгә таныш аш исемнәрен французчага, немецчага, итальянчага әйләндереп язылган аш карточкасын инде Исмәгыйль "мөталәга” итә башлады. Сабир исә, томаны ачылып килә торган күзләрен йөртеп, залны тамаша итәргә кереште
Залда халык бик күп булмаса да, байтак бар. Исерекләр һәм исерергә чамалап утыручылар күренми, әлегә музыка да уйнамый: шау-шу бер дә юк. Зал шуңа күрә гадәттәгедән күп паныч, көн буенча җыелышта утырып арыган организмны чынлап та азрак ял иттерергә мөмкин кебек тоела иде
Залны җентекләп карап бетергәннән сон, Сабирнын күзләре стенаның төрле җиренә элгән, ябыштырган һәм кадаклаган игъланнарга төште Алар арасында, кофе, какао, кефир, һәртөрле сыра һәм эчемлек игъланнары белән бергә, “Свежие раки" дип язылганнары да бар иде Шушыларны күрү белән Сабирнын йөзенә әллә нинди бер шатлык төсе чыкты, чырае ачылып китте, әллә кайчан югалткан бер кадерле әйберен тапкандай тоелды. Ул мондый рак (кысла) игъланнарын һәм ашап утыручыларны гел күреп йөргән булса да, моңарчы үзенең рак ашап караганы юк иде, әллә кайчаннан бирле шул нәрсәне бер ашап карарга теләп йөрсә дә. бер дә туры килми иде Менә бүген анарга үзенең шушы теләгенә ирешү мөмкин кебек күренде Эченнән шатлануы шуның өчен иде. Ул иптәшен карточка караудан бүлдермичә чак чыдады, Исмәгыйльнең: “Бу карточкадан мин дә юньле нәрсә таба алмадым",— дип башын күтәргәнен көтеп көчкә түзде Мондый швейцарлы һәм хөрмә гөлле ашханәдә белеп аш сайлау мәсьәләсендә иптәшенең үзеннән артык түгел икәнлегенә күзе җиткәч кенә, бик саклык белән:
— Әллә рак ашап җибәрәбезме7—диде.
— Ник, ашасак, ашыйбыз да куябыз,—диде Исмәгыйль дә — Аның өчен мөгезле булу кирәк түгелдер, бездәй үк кешеләр ашый ич!.. Типтерергә булгач, типтерергә кирәк инде! Чакыр!
Үзләреннән күз алмыйча көтеп торган официантка Сабир ияк какты Официант бу юлы, озак көттермичә килеп җитеп. өстәлгә җәелгән ак ашъяулыкка кулындагы ак тастымалы белән, гадәте буенча, чүп себергән төсле итеп берничә кат бәргәләп алгач, өстәл алдында тукталды.
— Сездә рак бармы?—диде Исмәгыйль.
— Бар, бар!.. Бик һәйбәт. Бүген генә Иделдән тотып китерделәр.
— Ничек бирәсез?.. Дистәләпме әллә өлешләпме?
— Дистәләп!.. Берсе егерме биш тиен тора.
Официант, көлдә пешкән бәрәңге төсле булып күренгән тонык күзләрен кунакларның әле берсенә, әле икенчесенә йөртеп, боерык көтә иде.
Сабир:
— Кыйбатрак икән, каһәр!—дип бераз икеләнсә дә, Исмәгыйль:
— Монда кергәч, кыйбат дип утырып булмый иңде: ашарга кирәк ич!.. Әллә нидә бер типтерүдән зарар булыр микәнни9—дигәч, каршы килмәде.
Официантка:
— Алайса безгә рак китер!., һәйбәт булсын!—дип боерык бирелде.
— Ничәне китерергә кушасыз?
Кунаклар бер-берсенә карашып алдылар. Сабирның:
— Бер дистәсе җитәр бит?—дип соравына каршы Исмәтыйль:
— Ваксынып маташмыйк инде, иптәш!—диде—Җәпләкәләрен йолкып ташлагач, гәүдәсе бармак башы хәтле генә кала торгандыр әле аның!.. Монда кереп тә ач чыгар хәлем юк, әйт егермесен!.. Типтергәч, типтерергә кирәк!. Акча җитәрлек бит әле!—диде.
— Егермене китер!—дигән боерык булгач, официант
— Сыраны күпме китерим?—дип сорады.
— Кирәкми!.. Без эчмибез!—диделәр.
Тастымал тоткан кеше, бераз гаҗәпләнсә дә, эндәшмәде, карышмады, кушканны эшләде; ягъни бераздан соң, шактый зур савытка салган кызыл ракларны өстәлгә кигереп куйды да, ишек төбендәге урынына барып басты.
Сабир белән Исмәгыйль, үзләренең ачлыкларына һәм авызларыннан су килә башлауга карамастан, савытка кул сузмадылар, ашарга ашыкмадылар. Бәлки, әллә нәрсә көткән бер кыяфәт белән, үзара әрле-бирле сөйләнтәләп юаналар иде әле. Бераз вакыт узгач, ал арның чыдамнары төкәнгән кебек күренде, борчыла башлагандай кыланып, як-якка карангалый башладылар.
Боларның официанты үз урынында ишек төбендә юк, каядыр чыккан иде. Сабир, тәмам сабырсызланып, аның кергәнен көтәргә дә теләмәде: кечкенә тоз савытын рак салган табак чигенә бәргәләп шакылдатырга кереште. Ниндидер бер ачу белән яңгыраган бу тавышка берьюлы ике официант килде. Сабир, кулларын җәеп өстәлгә куйган килеш, күзләрен рак салган савытка текәп, күтәрелеп карамыйча гына:
— Кайда күмәч, ник китермисез9.. Чәнечке, пычагыгыз кайда?—диде.
Официантлар, тегесеннән битәр гаҗәпләнсәләр дә, карулашып тормадылар: кушканны эшләделәр. Берсе хәзернең эчендә чәнечке-пычаклар китерде, икенчесе бер кечкенә тәрилкә белән күмәч китереп куйды.
Кунаклар һәр икесе элек күмәчкә сузылдылар. Берәр сыныктан беразын сындырып кабып чәйни-чәйни, берәр ракны чәнечке белән эләктереп алып алларыңдагы кечкенә тәрилкәләргә салдылар. Җәйләкәле ракларга тегеләй- болай төрткәләп, төрлечә әйләндергәләгәннән сон, тагын як-якка карангалый башладылар. Тагын официантны чакырырга туры килде. Бу юлы аның өстәл янына ук килгәнен көтмичә:
— Серкә, борыч, гарчитса!—дип соралды.
Официантның исе китүе көчәя төшсә дә, ул: “Бәлки, болар Кытай ягыннан килгән кешеләрдер; бәлки, ракны бүтән төсле итеп ашый беләләрдер!”—дип уйлап, соралган әйберләрне китереп бирде һәм үзе, бер читкәрәк китеп, җаваплы эшчеләрнең рак ашауларын кызыксынып карарга кереште. Бу вакытта залдагы халыкның күзе Сабир белән Исмәгыйльгә төбәлеп, һәркем: “Инде ни була?.. Илдә юк әкәмәтнең ни төслесен тудыралар?”—дип караган сымак бер әсәрү белән әсәреп карап тора иде.
Үзе белмәгән әйберне ашауга килгәндә Сабир Исмәгыйльдән батыррак булып чыкты. Ул, авызындагы күмәчен чәйни-чәйни генә, пычак очы белән горчица алып, тәрилкә читенә сылады, аның өстенә тоз салды. Аннан сон, серкә савытын алып, ракның сыртына әзрәк серкә түкте, борыч сипте.
Шуннан сон тәрилкә төбендә тырпаеп яткан ракка чәнечке-пычак белән һөжүм итте. Ләкин ракнын каты тәненә чәнечке батмады, аның сөяк санын пычак кисмәде Чәнечке белән төрткәч, рак сискәнеп сикереп киткән шикелле була, пычак белән ышкыгач, мыеклары, кыскычлары кыймылдый, тырпая: кулны кысарга яки биткә сикерергә теләгән шикелле кылана иде Шулай булса да, ямьсез ракнын озынчарак гәүдәсен кыскычтан һәм мыеклардан үтмәс пычак белән ничек кирәк алай азаплана-азаллана тазарткач, Сабир тагын тәрилкә читендәге тозлы горчицадан пычак очы белән алып азрак сөртте дә тирес корты сыман сырлы әйберне авызына озатты һәм авыз эчендә байтак әвәләп, тешләре белән кыскалап азрак изгәләгәннән сон, кире чыгарып, тәрилкәсенә салды
— Бер дә ит заты юк, бигрәк арыклары эләкте чамасы,—дип савытта яткан ракларның башкасына үрелде.
Исмәгыйль дә Сабирдан калышмады, ул да, Сабирны имам игеп, анарга иярде. Ул эшләгән эшләрнен барысын да эшләде һәм, горчицаны күбрәк тондырганлыктан булса кирәк, ракнын изелгән-яньчелгән гәүдәсен кире тәрилкәгә төкергәннән сон, тастымал белән телен сөртеп алды.
Нәкъ шушы вакытта залның төрле почмагыннан кычкырып көлгән тавышлар ишетелде Якын-тирәдә утыручылар да үзара күзгә-күз карашып көлешүдән үзләрен тыя алмадылар, һәм алар да үзләрен нәрсәдән көлгәннәрен яшерә алмаслык дәрәҗәгә житә язганнар иде инде.
Ләкин рак ашаучылар, һичбер нәрсәгә илтифат итмичә, үз эшләрендә дәвам иттеләр. Халыкның көлүен үз хисапларына алсалар да, тастымал белән тел сөртүдәндер, дип уйлап, итсез ракларны чәнечке-пычак белән ботарлап, серкәгә һәм горчицага буйый бирделәр, изеп-яньчеп тәрилкәгә төкерә бардылар. Зур савыттагы ракларның яртысы Сабир белән Исмәгыйль авызына кереп чыкты, калган яртысы да чәнечке-пычак белән имгәнеп калды, алар да горчицага буялдылар. Ач кунаклар исә һаман актарыналар иде Ләкин, нихәтле актарынсалар да, раклар һәммәсе дә бертөсле арык, бердәй итсез— каты сөяктән генә гыйбарәт булып чыктылар Шушыңар тәмам ышанып җиткәч, тагын официантны чакырмыйча булмады Бу юлы инде аны Сабир белән Исмәгыйль икесе икс яктан ачуланып әрләргә керештеләр
“Ачның ачуы яман!"—диләр бит әле Менә монда да нәкъ шулай булды Официантның
— Сез үзегез гаепле, иптәшләр!.. Ракнын ите булмый! —дигән сүзләрен алар ишетмәделәр, тыңламадылар.
— Ни өчен болай алдыйсыз, итсез рак үләксәләрен кыйбат сатасыз?
— Ышанып ашарга керүчеләрне алдар өчен ашханә ачтыгызмыни'’
— Без шуның өчен сугыштыкмыни9—дигән кебек сүзләр, итле рак таптыручы кунаклар авызыннан бер-бер артлы атылып чыгып, зур залда көчле булып яңгырадылар.
Тавыш шактый зурайды, ашханә мөдире килде, буфетчы да тавыш чыгару1 палар өстәленә якынлашты. Официантлар Сабир белән Исмәгыйльне сарыл алдылар. Ераграк өстәлләр алдында утыручы кунаклар да, аякка басып, тамаша итәргә керешкәннәр иде.
Әллә нихәтле акча түләргә мәжбүр булып та, ач калган кунаклар куптарган бу дауның нәрсә белән бетәссн әйтеп булмаслык хәлгә кергәндә генә, шундагы халык арасында Сабир белән Исмәгыйльнең танышлары табылып, шулар арага керү аркасында гына мәсьәлә җайланды. Танышларының берсе аларга: „ ,
— Сез үзегез гаепле, иптәшләр!—диде —Ракнын ите булмый, аны тамак туйдыру өчен ашамыйлар, монда официантның да, ашханә идарәсенең дә гаебе юк, гаеп үзегездә Белмәгән әйберләрегезне алдырасы түтел иде.-диде
Сабир белән Исмәгыйль оялып тындылар, шул сәбәптән генә милицио-нер чакырылмыйча калды Оялуларыннан рак төсле булып кызарган кунаклар, ашалмаган раклар белән берәр генә кабарлыклары тешләнеп калган күмәч кисәкләре өчен биш сум егерме тиен акча түләп, матур ашханәдән чыгып киттеләр Акчаларының калган кадәрссен дә ука әйләнәле фуражка кигән
швейцар учына төртергә туры килде.
Тагын саф һавага чыгып, карын ачлыгы тагын да ныграк сизелгәч, Сабир салмак кына итеп:
— Рак ашау дигән нәрсә Деникин армиясе белән сугышу кебек кенә җиңел эш түгел икән шул!.. Ата-бабаң ашамаган нәрсәне ашыйм дип йөргәч, менә шулай була ул,—диде.
Исмәгыйльнең:
— Ул нәрсәнең рәтен син беләсеңдер,—диюенә ул:
— Чортым белсенмени аны!—дип куйды һәм:—Моннан соң сабак булыр үзебезгә,—дип өстәде.
Иптәшләр күрешеп аерылыштылар да, өйләренә кайткач суган белән икмәк ашап, тавыш-тынсыз гына йокларга яттылар. Шул кичтә алар һәр икесе, күз йомган саен алларында зур савыт тулы тырпайган, ямьсез раклар күреп, йокыга китә алмыйча байтак вакыт азапланганнар иде.
Шушы вакыйгадан соң алар ашханә кебек җирләргә бөтенләй кермәс булдылар. Ничаклы ачыксалар да, җыелышларда озак утырып, вакытыңда аш ашамыйча калырга туры килсә дә, форсат табылу белән туп-туры өйгә кайтып, шунда табылган азык белән канәгатьләнүчән булып киттеләр, һич булмаганда, икмәк белән суган ашап тукландылар.
— Яшәсен ипи белән суган!—дигән сүзләр алар өчен тирән мәгънәле дөрес тәгъбирләрнең берсе булып әверелде.
ИСКӘРМӘ
Мәхмүт Галәү ( 1886—1938) хәзерге укучыларга бик таныш түгел. Аның әсәрләре чирек гасыр чамасы басылмады, ә бу хәтле бушлык язучыны оныттырырга да җитәдер. Ләкин М. Галәү (Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани) онытылмады, илленче еллар ахырында аның башта “Болганчык еллар” һәм “Мөһаҗирләр” (“Муть”, “Мухаджиры”) романнары нәшер ителде, аннары бу әсәрләр русчадан Яхъя Халитов һәм Рәис Даутов тәрҗемәсендә бер китап булып чыкты, соңыннан аерым-аерым да басылдылар. Тәрҗемә ителүнең сәбәбе—әлеге романнарның төп нөсхәләре сакланмауда. Мондый хәл исә М. Галәү иҗаты хәзинәсе язмышына билгеле дәрәҗәдә хас, аның “Кабылсай” романы да, татарча басылмыйча, русчага тәрҗемә ителеп чыккан.
Әйе, М. Галәү әсәрләренең язмышлары катлаулы. Хәер, аның иҗаты да катлаулы-бормалы лабаса. Әдәбиятыбызның күренекле вәкиле Мәхмүт Галәү кайбер әсәрләрендә (аның романнары, хикәяләре, пьесалары, публицистик мәкаләләре ишле үк) заманынча "кызарып” китүләргә тартымлык очраштырса да, ул тормыш чынбарлыгын тасвирлауда асылда реалист булып кала.
Журналның “Татар хикәяләре хәзинәсеннән” бүлегенә Мәхмүт Галәүнең әсәрен сайлаганда, без аның дөреслеккә тулаем тугры булуын раслардай хикәясенә тукталдык. Хәер, укучы, әсәрне укыганда, җыелышта “ботка пешерү”не, “кухаркалар”ның түрә кәнәфиенә менүләрен аермачык күрердер. “Яшәсен ипи белән суган?” хикәясе беренче тапкыр язучының “Төеннәр” исемле җыентыгына (1928) кергән, аннары әдипнең тууына йөз ел тулу уңаеннан Татарстан китап нәшрияты шул ук исемдә чыгарган тупланмасында да бар. Бу басмага хикәя Рәис Даутов төзегән әнә шул соңгы китаптан алынды.
Әсәрне матбугатка әзерләүдә булышулары өчен, галим Равил Әмирханга һәм әдәбиятыбыз хәзинәсен саклый белүче Рәис Даутовка рәхмәтлебез.
Рәсемдә сез Мәхмүт Галәүнең “Чүлмәк тулгач” исемле китабының (1929) тышлыгын күрәсез. Анда, “Канлы тамгалар” атлы тарихи романнан өземтәләр, дигән аңлатма бар, ягъни китапны “Чүлмәк тулгач” һәм “Тоткын кунаклар” исемле өзекләр тәшкил итә. Шунысын да искәртик, рәсемгә алынган китапның тышлыгында авторның аны Галимҗан Нигъмәтигә бүләк итүе язылган.