Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨРКИ ХАЛЫКЛАР


13. Төрекләр
өрекләр дигәннән, башта шуны әйтеп үтәсе килә: ике ижекле итеп “төрек" дип
әйтү һәм аны “төрек" дип язу фәкать безнең татарларда гына, калган һәммә төрки
халыкларда һәм тарих, тел. этнография хезмәтләрендә бу этноним бер ижекле
итеп “түрк", “турк". “төрк" формаларында әйтелә һәм языла. Бу этно- нимның
этимологиясе (килеп чыгышы) турында галимнәр тарафыннан әлегәчә фәнни
нигездә төгәл бер фикергә киленгәне юк
Элеккеге СССРда яшәүче төрекләр үзләрен “түрк" дип атыйлар, чөнки алар
чыгышлары белән чыннан да төрекләр, аларнынтуган туфрагы элекке Госманлы
Төркия империясендә булган Төркиянең төньяк-көнбатышында алар яшәгән жирләр
Иран— Грузия (Гөржестан). Төркия—Грузия арасында барган сугышлар нәтижәсендә
(ХҮ1— ХҮП) Грузиянең көньяк өлешендәге Месхетия дип аталган төбәгенә кушып
алына Бу төрекләрне Анадолу (госманлы) төрекләр белән аеру, бутамас өчендер,
Грузиядәге төрекләрне инде яшәгән төбәкләре исемен кушып, “месхеттөрекләре" дип
тә атап йөртә һәм яза да башлыйлар.
1989 елгы мәгълүматлар буенча аларның саны 207512 дип күрсәтелгән, хәзер
БДБда 350 мең төрек бар диләр Әмма бу саннарның икесе дә дөреслекне чагылдыра
дип әйтеп булмый, чөнки аларның байтагының паспортларын да, үзләреннән
сорамыйча, кайсы республикада яшәсә, шул республика милләте күрсәтелгән, грузин,
әрмән яки әзербайжан дип язылган була Бу төрекләр элекке СССРдагы төрки халыклар
арасында иң бәхетсезе, иң күп жәфа чиккәне, йортсыз-илсез калганы, гидайга
әйләнгәне дисәк хата булмас Алар гасырлар буенча үзләре яшәгән җирдә гөржиләр
(грузиннар), әрмәннәрнең туктаусыз золымы, кысрыклавы астында үтә авыр тормыш
кичереп киләләр Советлар чорында да аларга тынгылык бирелми, туктаусыз жәберләү,
эзәрлекләүләр астында яшиләр: Сталин, милләтләр эше буенча халык комиссары
булгач (1924), үзенең Грузиясен аз санлы башка “чүп-чар” милләт халыкларыннан
“тазарт- макчы" була һәм явыз эшен яклаучысыз, җәберләнгән шушы төрекләрдән
башлый Аның күрсәтмәсе белән 1924 елдан башлап алар СССРда яшәүче милләтләр
исемлегеннән сызып ташлана һәм “төрк" дигән этноним кулланыштан чыгарыла 1930
елларда бу төрекләрнең исем-фамилиясен, милләт исемен көчләп үзгәртү башлана һәм.
ниһаять, аларны бөтенләй ассимиляцияләү, милләт буларак юк итү өчен туган
җирләреннән Грузиянең төньяк төбәкләренә, Әзербайжан, Әрмәнстан
республикаларына депортаиияләп куалар (1932). 12 ел шул жирләрдә сөргендә газап
чиккәннән соң, инде алар төркилекләрен югалттылар диптер, туган җирләренә, Месхет
төбәгенә кайтырга рөхсәт ителә Әмма сөргендә җирле халык белән аралашып
төпләнгәннәре кайтмый кала, ә кайтканнарына исә Грузия хөкүмәте ультиматум куя:
биредә яшәргә теләсәгез— гөржи милләтенә күчәсез, күчмәсәгез—дүрт ягыгыз кыйбла
Көчләп грузинлаштыру башлана.
Билгеле булганча, 1944 елда Сталинның яшерен боерыгы буенча илдәге 22,
Кавказдагы 18 “вак" милләт (шулардан 14е төрки-мөселман халыклары) ашыгыч
рәвештә үз ил-йортларыннан сөрелә, шул елның 14 ноябрь төнендә мал вагоннарына
төяп Грузиянең Месхеттөбәгенең биш районында-236 авылында яшәгән 160 мең төрек
СССРның төрле якларына, шулардан 100 меңнән артыграгы Үзбәкстанның Фәрганә
өлкәсенә сөрелә Анда урнашып-төпләнеп 45 ел тыныч кына гомер кичергәндә. 1989
Ахыры Башы журналның 11 санында
Т
елнын жәендә милләтчелек төтене белән исергәч, мылтык, пычак белән коралланган
үзбәкләр төрек кышлакларына төн уртасында утлы кисәүләр тотып ташланалар,
меңләгән төрекләрне суялар, аталар, көчлиләр, йортларына ут төртәләр, яндыралар Бу
фаҗигадән исән калганнарны ашыгыч рәвештә йөк самолетларына төяп, инде өченче
мәртәбә, төрле якларга. Россиянең 24 өлкәсенә, ташландык авылларга олактыралар
Андагы шартларга чыдый алмыйча, төрекләр үз ватаннарына якынрак җирләргә—
Краснодар. Ставрополь крайларына, ә күпчелеге кан кардәш Әзербаиҗан җирләренә
качып кайталар Грузия аларны үз җирләренә кертми, Грузиянең ул чактагы
Президенты Гамсахурдия катгый рәвештә: “Төрек килмешәкләренә бездә урын юк,
кайта калсалар кан коелачак”,—дип белдерү ясый Шулай итеп, бу бичара төрекләр
төрле якларга сибелә, җирсез-йортсыз, ватансыз хәлендә әле дә гидайлар тормышын
кичерә Шулай да аларга өмет чаткысы күренде шикелле: төрекләрнең 150 гаиләсен
Төркия үзенең Ыгдыр шәһәрендә урнаштырды Грузиянең хәзерге Президенты Э
Шеварднадзе карары буенча, 5 мең төрек гаиләсенә үз ватаннарына—Месхет-Хавит
төбәгенә кайтып урнашу хокукы бирелде
Бу төрекләрнең теле төрки телләрнең алтай төркеменә карашлы угыз тармагына
керә Әмма милләтләр чорнашында озак вакытлар яшәү нәтиҗәсендә, аларда төрки тел
лексикасы югала бара, аларнын телендә башка гаиләдәге эберий-кавказ (грузин)
теленең йогынтысы зур,
Бу төрекләрнең үз алфавиты (язуы) да, үз әдәби теле дә юк Месхетлы
төрекләрнең күпчелеге Ислам (сөнни) динендә, бер өлеше грузин-православие диненә
чукындырылган
14. Тувалылар
ларның бик борынгы исемнәре сойон (русларда "саян”) һәм урәнхаи (русларда
•уренгой”) булган Хәзерге үз атамалары тыва (күплектә тывалылар) Тывалылар
Узәк Азия белән Себер тоташкан җирләрдә, Саян, Шапшал, Тибәтау. Танна
таулары чолганышындагы, географиядә “Тува чокырлыгы" (“Тувинская
котловина") дип аталган җирдә яшиләр Аларнын бу җирләрдә безнең эрага
кадәр 111 гасырларда ук яшәүләре турында мәгълүматлар бар Яна эра башында бу
җирләргә һуннар, алардан соңрак төрки кабиләләр килеп керә һәм алареяньби, җуҗан
дип аталган икс зур кабиләгә бүленеп, союздаш булып яшиләр һәм соңыннан бу
кабиләләрдән "тыва” (тува) халкы формалашып китә. YI гасыр урталарында бу җирләр
Төрек каганаты буйсынуында кала һәм бу каганатны уйгурлар тар-мар иткәч (745 елда)
тувалылар җиңүче уйгурлар һәм алар белән килгән кыргызлар кул астына эләгә,
тувалыларның бу төрки халыклар арасында ассимиляцияләшү процессы тагын да
тизләшә Шулай итеп, тувалыларның этногенезында төрки телле кабиләләр һәм алар
тарафыннан ассимиляцияләнгән төрле телдәге аборигеннар катнашкан
1207 елда Тува җирләрен Чыңгызхан гаскәрләре басып ала һәм тувалылар Ү1
гасырга кадәр монголларның кытайлар токымыннан булган Юань династиясе
хакимлегендә Алтынханнар дәүләтендә яшиләр
XYII гасырда тувалылар яшәгән җирләрнең күп өлешен жунгарлар яулый,
аларны исә 1757 елда манжурлар тар-мар иткәч, бу халык 1912 елга кадәр шулар изүе
астында кала 1914 елда җирле феодаллар теләге буенча тува “Урянхайский край" исеме
белән Россия составына алына
Гражданнар сугышы беткәч, Колчак куылгач бу җирләрдә Совет власте игълан
ителә һәм 1921 елның 14 августында Бөтентува оештыру хуралы (корылтае) карары
белән Танну-Тыва Халык Республикасы игълан ителә, мәркәзе итеп Хсм-Бслдыр
шәһәре билгеләнә 1926 елда ул Тува Халык Республикасы дип, ә мәркәзе Кызыл
исемендә үзгәртелә
1944 елның 17 августында Тува Халык Республикасының Кече хурал сессиясе
СССР Югары Советына республиканы СССРга кушуны сорап мөрәҗәгать ите һәм
РСФСР Югары Советының карары нигезендә (13 10 44) ул автономияле өлкә статусы
белән Россия Федерациясенә кушыла. 1961 елнын 10 октябрендә бу өлкәгә Тува АССР
А
статусы бирелә
1989 елгы мәгълүматлар буенча РСФСРда яшәүче тувалыларның гомуми саны
206629 кеше дип исәпләнә. Болардан тыш 50 меңгә якын тувалы Монголия Халык
Республикасында яши.
Тувалыларның төп кәсебе терлекчелек (сарык, болан, дөя асрау) Терлекчеләр
"аратлар” дип атала һәм киездән ясалган йортларда (“кдесег”ләрдә) яшиләр. Диннәре
элек мәҗүси (шаманизм) булган, ул әле дә кайбер урыннарда тотыла, ләкин ХУП
гасырдан башлап тувалыларның күпчелеге ламанизмга (буддизмның бер тармагына)
күчкәннәр.
Тува теле төрки телләрнең уйгур төркеменә карашлы уйгур-тукуй тармагына
керә. Лексик фондының нигезе төрки сүзләрдән гыйбарәт. Шулай да ул бик чуар: XII
гасырдан башлап тувалылар телендә монгол теленнән алынмалар күбәя башлый, бер үк
вакытта шул ук монгол теле аркылы кытай, һинд, иран телләреннән дә байтак сүзләр
керә, ә ХУП гасырдан башлап Урта һәм Көнбатыш Себердә руслар экспансиясе
нәтиҗәсендә һәм бигрәк тә советлар чорында, тува теленең лексик составы рус теле
алынмалары хисабына “байый” (мәсәлән, икмәк сүзе “хлип”, сан сүзе “число”,
метибче—“школачы" булып китә).
Диалектологик яктан тува теле әлегәчә җитәрлек өйрәнелмәгән. Бүгенге
торышына карап анда географик төбәкләргә бүленгән дүрт диалект теркәлгән, үзәк зона
(Улуг һөма үзәнендә, Чаадана елгасы бассейнында яшәүчеләр) диалекты; бу диалект
тува әдәби теленең нигезе итеп алынган. Көнчыгыш (һемчин елгасы бассейнында
яшәүчеләр) диалекты Төньяк-көнчыгыш (таджин—Бий елгасы бассейнында
яшәүчеләр) диалекты Дүртенчесе—Көньяк-көнчыгыш (Олы Танну тау сырты, Әрзин
елгасы агымында яшәүчеләр) диалекты. Бу соңгысында монгол лексикасы зур урын
алган.
15. Гагаузлар
1989 елдагы халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча СССРда яшәүче
гагаузларның гомуми саны 197768 кеше хисаплана, шуларның күпчелеге (155 меңе)
хәзерге Молдованың көньяк районнарында, аерым бер төбәктә яши, калганнары
Украинаның Одесса өлкәсендә (25 мең чамасы), Болгариядә (15 мең чамасы). 1944
елның маенда кырым татарларын депортацияләгәндә, Кырымда яшәгән 20 меңгә якын
гагаузлар да төрле якларга сөрелә һәм алар бу статистикага керми калганнардыр дип
уйларга нигез бар.
Аларның этногенезы турында галимнәр арасында ике төрле фикер йөри.
Кайберәүләре алар Болгария берничә гасырлар Төркия (Госман) империясе кул
астында яшәгән чорда (XIY—XIX гасырлар) тел ягыннан төркиләштерелгән, әмма дин
ягыннан үзләренең христиан динен саклап калган болгарлар дисә, күпчелек галимнәр
аларны урта гасырларда Болгариягә күчеп килеп, славян (проваславие) динен һәм
мәдәниятен кабул иткән төркиләрнең "үз" дип аталган төркеменең госман төрекләренең
изү- эзәрлекләүләренә түзә алмыйча Россиянең Кара диңгез буйларына, Румыниянең
Бессарабия (хәзерге Молдова) җирләренә качып килеп урнашучылар дип хисаплый.
Столыпин аграр реформасы вакытында (1908—1911) аз җирле крестьян
хуҗалыкларын бетерү барганда, гагаузларның бер өлеше Бессарабия һәм Украинадан
төрки кардәшләр яшәгән Урта Азиягә, Казакъстанга күчеп китәргә мәҗбүр булалар.
Алар бу җирләрдә бүген дә аерым авыллар, кышлаклар булып көн күрәләр. Шулай
төрле тарафларга, җирләргә таралу нәтиҗәсендә гагаузлар рухи, мәдәни һәм өлешчә тел
ягыннан да үзләре яшәгән җирләрдәге төп халыкларга якынаялар, өлешчә
ассимиляцияләнәләр. Менә шушы тарихи сәбәпләр аркасында, таркалып яшәгән
гагаузларның нинди дә булса аерым дәүләт төзелеше булмый кала. Тик соңгы елларда,
СССР таркалгач, Молдовадагы гагаузларның мөстәкыйльлек өчен милли хәрәкәте
башлана Ул көчәя бара һәм алар 1993 елда Молдова федерациясе эчендә Гагауз
автономияле өлкәсен оештыруга ирешәләр, үз территорияләре булган милләт
сыйфатында яши башлыйлар.
Гагауз теле төрки телләрнең көньяк-көнбатыш угыз төркеменә керә. Лексик һәм
фонетик яктан төрек, бигрәк тә кырым-татар теленә бик якын, кайбер тюркологлар ( Т.
Ковальский, Г Дерфер) гагаузлар телен госманлы төрек (анадолу) теленең бер
диалекты дип тә хисаплыйлар. Совет тюркологлары (Н Дмитриев) гагауз телен
мөстәкыйль төрки тел дип хисаплыйлар
Шулай да, бер генә саф төрки тел булмаган шикелле, саф гагауз теле дә юк, анын
лексикасында, фонетикасында, грамматик төзелешендә славян (болгар, рус, украин,
молдован, румын) телләренең йогынтысы нык сизелә.
1957 елга кадәр гагаузларның язуы булмый, шул елны гына алар рус
(кириллица) нигезендә үз алфавитларын төзиләр Гагауз телендә ике диалект бар үзәк
(чадырлын- комрат) диалекты Ул әдәби телнең нигезе итеп алынган һәм географик
яктан киң таралган көньяк (вулканешти) диалекты. Алар арасында аерма әллә ни зур
түгел, кайбер сузык авазларның фонетик аермасында гына, мәсәлән, үзәк диалектта
дерә-елга, дәрья, гежә—төн, бән-мин, ә көньяк диалектында шул ук сүзләр дере, геҗе,
бен
16. Карачайлар
з атамалары—карачайлы. Элек алар үзләрен “аланнар” дип атаганнар Күрше
халыклар аларны әле дә шулай “аланнар" дип атап йөртә Болай атауның нигезе
дә бар: IX—XII гасырларда, монгол яуларына кадәр, карачайлар (күрше балкар,
осетиннар да) Хазар каганатыннан аерылып чыгып, бу җирләрдә (Төньяк
Кавказда) барлыкка килгән иран телле Алания (Алан) дәүләтендә яшәгәннәр
Карачай этнонимын кайбер этимологлар ике компонетка бүлеп “кара” һәм “чай" (чәй)
сүзләреннән ясалган диләр Имеш, Кавказда, Урта Азиядә дә чәй ике төрле була: кара
һәм күк (яшел) чәй Имеш, бу халык кара чәй генә эчә икән Минем фикеремчә, бу
этнонимдагы “чай"нын эчә торган чәйгә бернинди дө бәйләнеше юк Төрки телләрдә
“чай”, шулай ук “жай", “тай", “зәй", “сай" вариантлары барысы да “су", "елга", “дәрья"
сүзен белдерә Димәк ки, карачай—Кара елга (Кубань) елгасы буенда яшәүче кеше
димәктер
Этногенез ягыннан карачайлар монголлардан сон бу якларга килгән төрки телле
халыкларның (болгар, хазар, кыпчакларның) үзара бер-берләре белән аралашу, укмашу
нәтиҗәсендә формалашкан халык дип хисаплана Карачайларның төп өлеше хәзерге
Карачай- Чиркәе автономияле өлкәсендә яши. Бу өлкә 1922 елда оештырыла, ө 1926
елда Карачай һәм Чиркәе милли округ статуслары алып, аерылышалар Бу “вак-төяк”
халыкларның икесе дә “барлык милләтләрнең дусты" явыз Сталинның боерыгы белән
депортациягә эләгәләр һәм 1943 елның октябрендә уз йортларыннан куылып, Себергә,
Казакъстанга, Үзбәкстанга сөреләләр Ә Карачай-Черкәс автономияле өлкәсе бетерелә
1957 елда алар (һәм башка 22 “вак” милләт) реабилитациядәнгәннән соң, үз җир ләренә
кайталар һәм шул ук елда берләштерелгән Карачай-Черкәс автономияле өлкәсе яңадан
кайтарыла Реабилитациядән соң карачайларның (һәм башка депортацияләнгән
милләтләрнең дә) бер өлеше сөрген җирләреннән кайтмый кала, шул сәбәпле бүген
аларның төгәл санын ачыклау читен 1989 елгы хисапка алу буенча, элекке СССРда
яшәүче карачайларның гомуми саны 156140 кеше хисаплана
Алар электән үк терлекчелек белән көн күргәннәр, беренче урында сарык асрау
булган Тормышны, хуҗалыкны алып баруда, бигрәк тә сезонлы ашыгыч эшләрдә
(печән әзерләү, сарык йоны алуда) бер-берләренә күмәкләшеп булышу—хәчәр (өмә)
ысулы киң кулланылган һәм бу йола бүген дә киң кулланышта Гадәттә карачайларның
яшәгән авыллары зур һәм авылның һәр урамы нәссл-нәсәбә, туган-кардәш гаиләләрнең
йортларыннан гыйбарәт Өйләрнең нигезе таштан, яшәү өлеше агачтан, түбәсе саман
балчыктан һәм гадәттә анда чәчәкләр яки үлән үсә Төп ризыклары сарык ите һәм сарык
сөте продуктлары эремчек, каймак, сөт Көндәлек туклануларында әйрәнгә май өстәп
төче камырлы көлчә турап әзерләнгән аш Диннәре—Ислам диненең сөнни тармагы
Телләре карачай-балкар теле дип атала һәм төрки телләрнең кыпчак төркеменә
керә Бутел бик борынгылардан санала. Хумара шәһәрчегендә табылган борынгы төрки
телдәге рун язуындагы таш такталар һәм күп кенә сүзләрнең төрки язма ядкяре
“Кодекус куманикус"ныкына якын килүе шуны исбатлый Бу телнең топ нигезе төрки
булса да. гарәп, фарсы һәм кавказ-нберий теленнән кергән алынмалар шактый урын
тота
Ү
17. Балкарлар
з атамалары берничә: таулу. маллкарлы, балкарлы, балгар Бу халыкның
күпчелеге Кабарда-Балкар автономияле республикасында яши Бераз өлеше
Кыргызстанда, Казакъстанда аерым авыллар булып көн күрә
1989 елгы халык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, аларның
элекке СССРдагы гомуми саны 85126 кеше.
Балкарларның этногенезы хәзергәчә төгәл ачыкланмаган Кайбер галимнәр, алар
Идел-Кама Болгар дәүләтен монголлар басып алгач, Төньяк Кавказга качып киткән
булгарилар дип фараз кылса, башкалары бу халык элек-электән үк Төньяк Кавказда
яшәгән жирле кабиләләрнең монгол яуларыннан сон килгән ирантелле һәм төркителле
халыкларның (алан, болгар, хазар, кыпчакның) аралашуыннан укмашкан,
формалашкан, үзләренә төрки тел кабул иткәннәр, дип хисаплыйлар
Алар Идегәй нигез салган Нугай урдасы таркалу чорында (XYI йөз башы)
Кавказның көньяктагы тарлавыкларына күчеп китәләр, ләкин русларның Кавказны
яулап алу сугышлары вакытында (1817—1864) яңадан элекке җирләренә. Кавказның
төньяк тигезлекләренә кайталар, терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнә
башлыйлар.
Революциядән соң, 1922 елда Кавказ арты федерациясе оештырыла.
Балкарларны кабардалар белән бергә кушып, шул федерациягә кертәләр, бу федерация
бетерелгәч, кабардалар белән алар РСФСР составына аерым өлкә булып кушылалар
Соңыннан бу өлкә автономияле республика статусын ала. Анда яшәүче балкарлар
гомумхалыкның фәкать 9 процентын гына тәшкил итәләр. Бу республика кушма
исем—Кабарда-Балкар исемен ала (1936).
1944 елда башка "вак милләт” халыклары белән бергә, балкарлар да Сталин
депортациясенә эләгәләр, Себергә, Казакъстанга. Урта Азиягә сөреләләр 1957 елда алар
да реабилитацияләнәләр һәм үз жирлөренә кайталар; хәзер Кабарда-Балкар
республикасындагы халыкларның 25 процент чамасын тәшкил итәләр.
Антропологик яктан алар европеид төркеменә керәләр, тышкы кыяфәтләре,
руслар әйтмешли, “кавказский тип”—кара чәч, кара күзләр, киңчә йөз, йөнтәс төн
Диннәре— Исламның сөнниләр юнәлеше
Телләре карачай-балкар теле дип атала һәм төрки телләрнең кыпчак төркеменә
карый. Карачай-балкар теле бик борынгылардан санала һәм XIX йөз төрки язма ядкяре
“Кодекус куманикус” теленә бик охшый. Бутел, кайбер төрки телләрдән аермалы
буларак, безнең татар әдәби телендәге шикелле Җ, Ң. калын Гъ. Къ авазларының
кулланылуы белән характерлы (жер. жылы, кең, мамыкъ, болгану). Бу халык төрле
телдәге милләтләр чолганышында яшәве сәбәпле, иран-кавказ-иберий зелләрендә
сөйләшүче осетин, кабарда, черкәс, чечен, абхаз, сван халыкларының лексикасы
карачай-балкар теленә сизелерлек йогынты ясаган. Бу тел ике төп диалектка бүленгән.
1. карачай-баксан-чегем диалекты , аңа “ж” ләп һәм “ч”ләп сөйләшү хас: жер-жир, чәч;
2. маллкар-холомобызынгы диалекты; монысына “ц”ләп, “з”ләп сөйләшү характерлы:
цац—чәч. зер—җир, кицу—кичү, цыфых— чыпчык.
18. Хакаслар
у төрки халык Красноярск краеның көньягындагы Хакас автономияле өлкәсендә
яши Бу өлкә Енисей елгасы белән Алатау, Саян таулары арасындагы киң, сөзәк
тарлавыкта урнашкан Хәзерге хакасларның электән тәгаен бер генә үз атамалары
булмаган, яшәгән урын, төбәкләренә карап үзләрен төрлечә хаас, сагай, пелтер,
кызыллы, койбыл татарлары дип атап йөрткәннәр Революциягә кадәрге рус
рәсми әдәбиятында да алар төрлечә аталып килә, “енисей татарлары”, “абакан
татарлары", “минусински татарлары", ә кытайлар аларны “ха-ги-ас” дип атаганнар һәм
бу атама жирле әйтелештә бераз үзгәртелеп “хакас" формасын алган һәм 1930 елда
Кросноярск краенда аларның үз милли өлкәсе оештырылгач, бу өлкәгә Хакасия исеме
бирелә, “хакас" анда яшәүче төп халыкның этнонимы булып китә
1989 елдагы халык санын исәпкә алу мәгълүматлары буенча хакасларның саны
80328 кеше хисаплана. Бу халык сан ягыннан зур булмаса да, аның тарихы бик тирән,
аларның
Ү
Б
кабиләләре бу җирләрдә безнең эрага кадәр XII гасырда ук яшәгәннәре мәгълүм Башта
алар һуннар, соңыннан кытайларның төрле династияләре кул астында яши, соңгыларын
төрек каганаты тар-мар иткәч (YI), бу жирләргә төрки телле төньяк уйгур, кыргыз,
алтай кабиләләре килеп урнаша һәм аборигеннар (җирле кабиләләр) белән аралашып
китеп, үзләренең телен иңдерәләр Соңгы дәверләрдә исә бу конгломерат кабиләләр
Чынгыз хан (XIII), Монгол-ойрат (ХҮ), Алтын хан (XYI) дәүләтләре кул астында
яшиләр, төрки тел нигезендә оешып формалашалар XYII гасыр урталарында бу
тарлавыкка руслар да килеп җитә һәм аны Россия җирләре дип игълан итәләр Руслар
бу тарлавыктагы халыкларны аерым жир-олысларга ( *землица"ларга) бүлгәләп,
Енисей губернаторы тарафыннан билгеләнгән воеводалар хакимлегенә буйсындыралар
Электән хакасларның төп көнкүреше—терлекчелек, аучылык, һөнәрләре—
тимер һәм төсле металлардай көнкүреш әйберләре эшләү булган Хәзер исә Хакасия
промышленносте алга киткән, танылган өлкә (күмер, тимер рудасы, төсле металл,
мәрмәр, урман материаллары, җиңел промышленность) Руслар килгәч бу җирдәге
барлык этник төркемнәр чукындырыла башлый, ләкин соңыннан аларнын байтак
өлеше иске диннәренә—шаманизмга кире кайталар һәм бу культ хакаслар арасында
хәзер дә шактый кин таралган
Хакас теле төрки телләрнең уигур-угыз төркеменә керә һәм шушы төркемдәге
камасин, шор, сары-уйгур, алтай теленең төньяк диалекты белән бергә-аерым хакас
төркемчәсен тәшкил итә Үз язулары рус алфавиты нигезендә 1926 елда гына барлыкка
килә, газеталары, дөреслекләре чыга башлый 1929 елда башка төрки халыклар белән
бергә алар да латин шрифтына күчәләр һәм тагын 1939 елда шул ук халыклар белән
беррәгган кириллицага кайтырга мәҗбүр булалар Хәзер хакас теле шартлы рәвештә ике
диалектка— сагай һәм качын диалектларына бүленгән Бу соңгысы хакас әдәби теленең
нигезе итеп кабул кылынган Шуның нәтиҗәсендә бу ике диалект арасында аерма
югалып бара Лексик яктан хакас теленең тамырында кайбер фонетик үзенчәлекләре
белән гомумтөркн сүзләр ята, мәсәлән кизи—кеше, пас—баш, азах—аяк, агыс—авыз
Шулай да хакас телендә монгол-манжур, кытай һәм соңгы вакытта бигрәк тә рус
теленең йогынтысы бик нык күренә Мәсәлән: килуч—ключ, ачкыч, ыстол—стол,
пылат—платок һ б
19. Нугайлар
лтын УрданыңТөньяк Кавказдан, Каспий, Аралдан башлап Дунайга кадәр
сузылган өлешенең хакиме Чынгыз хан улы Жучинсн оныгы гаскәрбашы
(унменбашы, русчасы—темник) Нугай бәк була Аның хакимлеге астында
яшәгән төрки халыклар үзләрен нугай кешеләре, нугайлылар, нугайлар дип атап
йөртәләр Башка халыклар да аларны шулай дип атый (ногайцы, ногаи)
1391 елда Алтын Урда ханы Туктамыш гаскәрләре Аксак Тимер гаскәрләре
тарафыннан тар-мар ителә, бу сугышта Туктамышның элекке әмире, соңыннан анын
дошманы Идегәй дә Тимер ягында үз гаскәре белән катнаша (Туктамыш—Идегәй
арасындагы көрәш мәшһүр •Идегәй” дастанында бәян ителгән) Бу жинүдән сон Идегәй
үз туган йортына, Мангытка—Идел белән Жаек арасындагы төбәгенә кайта һәм
тарихчыларыбызнын әйтүенә караганда (А. Халиков, М Сәфәргалиев), анда, Алтын
Урдадан аерылып, аерым дәүләт төзи, ул Нугай Урдасы дип атала (чөнки бу төбәк
элекке Нугай җирләрендә булган һәм бу җирдәге төркиләр үзләрен нугайлылар дип
атап йөрткәннәр) Бу атама соңыннан этноним булып киткән ‘Нугай" сүзе Алтын Урда
таркалып, берничә ханлыкларга (Әстерхан, Казан. Кырымһ б ) бүленгәч тә халык
телендә кулланышта йөри Әстерхан нугайлары, кырым нугайлары (Кырымның
төньягындагы тагарлар) Үзбәкләр татарларны бүген дә "нугай килмешәкләре" дип
атыйлар
Нугай Урдасы соныннан үзе дә башында морзалар торган берничә олысларга
бүленеп китә (Шундый нугай морзаларыннан берсе Йосыф морзаның кызы Сөембикә
Казан ханы Жднгалинең, аннан соң Сафагәрәй ханның хатыны була )
'Нугай'* атамасы башка төрки ханлыкларда (Казан, Касыйм, Себер, Әстерхан.
Төньяк Кырым) соныннан "татар" этнонимы белән алыштырылса да. Төньяк Кавказ.
Каспии буе төрекләрендо ул хәзергәчә сакланып калган
Нугайларның хәзер үз админнстратнв-террнториаль бүленешләре юк, алар
А
төрле төбәкләрдә Ставрополь краенда. Дагьстан, Чечен. Ингуш республикаларында.
Карачай-
Чиркәе автономияле өлкәсендә сибелеп яшиләр. Аларнын соңгы тарихы үзләре яшәгән
төбәкләрдәге халыклар язмышына бәйле Мәсәлән. Кавказның (Дагьстаннан башка)
өлкәләрендә яшәгән “вак-төяк” халыклар белән бергә, “халыклар дусты” Сталинның
приказы белән 1944 елда нугайлар да үз җирләреннән депортаиияләнә—төрле якларга
сөрелә Күбесе юлда һәм сөрген урыннарында ачлыктан, җәфалыктан һәлак була. 1957
елда алар да реабилитаиияләнә һәм исән калганнары үз йортларына кайталар.
Халыкларның санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча (1989) элекке СССР террито-
риясендә яшәүче нугайларның гомуми саны 75181 дип күрсәтә. Диннәре—Ислам
диненен сөнниләр юнәлешенә инану.
Нугай теле төрки телләрнең кыпчак төркеменә керә, ләкин лексик-фонетик яктан
үзләре яшәгән урыннардагы халыклар телләренә бәйле. Аларнын телләреннән
алынмалар күп, хәтта алар теленә күчү дә бар. Әйтик. Әстерхан нугайларының әдәби
теле—безнен татар теле. Дагьстаннын Хәсәу-Йорт, Баба-Йорт районнарында
яшәүчеләрнең әдәби теле—кумыкныкы. Гомумән алганда, нугай теле кыпчак
төркеменә кергән башка телләрдән лексик, грамматик яктан әллә ни аерылмый, шулай
да фонетик яктан төрек һәм үзбәк, каракалпак телләренә якын: акыкат—хакыйкать,
умер—гомер, таала—тәгалә, саат—сәгать
Нугай сөйләш теле өч диалектка бүленә: узнугай (Ставрополь нугайлары),
каранугай (Дагьстан нугайлары), акнугай (карачай нугайлары). Алар бер-берсеннән
кайбер фонетик үзенчәлекләр белән генә аерыла: 1 жорт. бысак, бизим, мага (йорт,
пычак, безнең, миңа), 2. жорт. пысак, бизин, магар, 3. йорт, пичак, бизнин, мәга.
20. Алтайлылар
лтайлылар Россия Федерациясенең Алтай краена кергән Таулы Алтай
автономияле округында яшиләр. Алар элек Кытайда Җунгар-Ойрот дип аталган
борынгы ханлыкта яшәгәннәр, бу ханлыкны кытайлар басып алгач (1756-58).
андагы аз санлы төрки телле халыклар (дербет, бәит.торгыт, захчин һ. б.)
Алтайның тарлавыкларына күчеп килгәннәр Үзләрен элек яшәгән ханлык исеме
белән “ойротлылар". “ойротлар" дип атыйлар. Себердән Колчак гаскәрләре куылгач,
1922 елда Алтай крае составында Ойрот автономияле милли округы оештырыла. 1948
елда аның исеме үзгәртелә—ул Таулы-Алтай автономияле округы дип атала башлый
(Горно-Алтайский автономный округ). Шуннан соң элекке ойротлар да алтайлылар дип
атала башлый һәм бу исем этноним булып кала
Россия империясенең Себердәге экспансиясе чорында бу төбәк Россиягә кушып
алына (1757) һәм җирле халыкларны рәхимсез изү башлана, шаманлык, будда
динендәге ойротларның күп өлеше чукындырыла (шулай да шаманизм кайбер
урыннарда хәзер дә яши)
Этнографик яктан алтайлылар ике төркемгә—төньяк һәм көньяк алтайлыларга
бүленгән Төньяктагыларының күпчелеген төрки (уйгур, кыргыз) телле ойротлар
тәшкил итә. аларны тарихи хезмәтләрдә руслар “кара тутлы татарлар" (черневые
татары) дип тә атаганнар Көньяктагылары (монгол, остяк, төрки, кет) телләрдәге этник
төркемнәрдән гыйбарәт, алар үзләрен төрлечә атап йөртәләр: “алтай-киҗи" (алтай
кешесе), "тубалар", "кумандылар" Боларын элек руслар рәсми документларда ак
калмыклар (белые калмыки) дип атаган Көнкүрешләре—терлекчелек (панта-мөгезле
болан, сарык, мамык йонлы кәҗә асрау), аучылык (тиен, ас, чәшке, кеш мехларын
әзерләү), мөгезле эре хайваннарны көтүләп асрау
Алтай теле төрки телләрнең кыргыз-кыпчак төркеменә карый Ул бу телдә байтак
борынгы төрки лексик берәмлекләрнең сакланып калуы белән характерлы Мәсәлән
буга, бога—үгез Безнен Алабуга шәһәре топонимы да шушы “бупГдан килә. “ала үгез
димәктер" (Г Саттаров); кое-кузук (безнен телдә бу борынгы төрки “кузук"тагы “з"
авазы “е"гә үзгәргән, соңгы “к” югалган Алтай теле төньяк (куманда) һәм көньяк
(челкан) төркемнәренә бүленгән Алар бер-берсеннән кайбер авазларның алмашып
килүе белән аерыла. Мәсәлән, төньяк төркемдә ул—алмаш, ура—чокыр, мурө—бүре,
пүрүк—бүрек булса, көньяк төркемдә бу сүзләр ол, оро, бөрү, бөрүк диелә Әдәби
телнен нигезе итеп көньяк төркемдәге диалектлар алынган һәм бу әдәби тел лексик-
фонетик яктан кыргыз теленә якын тора.
Алтайлыларның гомуми саны 1989 елгы хисапка алу буенча 70777 кеше
А
хисаплана
Шулардан 85 проценты үз телләрендә сөйләшә, 15 проценты үзләрен рус телендә иркен
сөйләшүче дип саный
21. Шорлар
з атамалары—шор XYI1—XYIII гасырлардагы тарихи документларда алар
төрлечә аталганнар *‘мрас татарлары" (Мрас елгасы исеменнән), “кондом
татарлары”, (Кондом елгасы исеменнән), “Күзнецк татарлары", ягъни барысы
да “татарлар” дип аталган Этимологлар фикеренчә (М Фасмер, А
Преображенский. Н Шанский) “шор” этнонимы да елга исеменнән
(гидронимнан), бу халыкнын күпчелеге яшәгән Том елгасынын тармагы Шордан
алынган Шорлар Кемерово өлкәсенең әлеге елгалар, Абакан, Алатау, Таштагул
тарлавыкларында, Таулы Шория (Горная Шория) дип аталган төбәктә яшиләр Сан
ягыннан алар күп түгел. 1989 елгы халык санын исәпкә алу буенча фәкать 17 мен кеше
хисаплана һәм элекке СССРдагы 26 төрки халыклар арасында 22 нче урында торалар
Этногенезлары буенча алар озак вакытлар угор, самодии. төрки этник төркемнәрнең
(алтайлылар, хакасларның) аралашып яшәве нәтижәсендә формалашкан дип хисаплана
Шуңа күрә, тел ягыннан гына түгел, гореф-гадәт, мәдәният, көнкүрешләре белән дә
алар күрше алтайлыларга, хакасларга бик якын
XX гасыр башына кадәр бу халык ыруглык төземе тәртибендә яши Көнкүреш-
тормыш кичерүләре—терлекчелек, аучылык (болан, ат. сарык асрау) һәм тимерчелек
һөнәре Алар борынгы заманнардан ук рудадан тимер эретеп, төрле көнкүреш
әйберләре, хуҗалык әсбаплары ясау осталары булганнар Шуна күрә руслар аларны
“кузнецкие татары" дип тә атап йөрткәннәр Шорларның бүгенгәчә Кемерово өлкәсе
составында үзләренең милли административ бүленеш алганнары юк
Шорлар теле төрки телләрнең уйгур-угыз төркемендәге хакас төркемчәсенә
керә Электән үзләренең язуы булмаган, 1928 елда гына латин графикасы нигезендә үз
язулары булдырыла (билгеле инде, 1940 елда алар да рус графикасына “күчәләр")
Лексик яктан шор теле әлегөчә җитәрлек өйрәнелмәгән, әмма бу телнең нигезе
гомумтөрки икәнлегенә шөбһә юк. Мәсәлән күн—көн, кояш, ай, кижи—кеше, чакшы—
яхшы, суг-су, елга, гаг— тау, пир—бер, ике—йиге Шулай да шор телендә монгол, рус,
алтай, хакас телләреннән кергән алынмалар шактый урын били (лексик фондның 60
процентын тәшкил итә)
Шор теле тюркологиядәге классификация буенча ике төп диалектка бүленә
мрас, һәм кондом диалектлары Алар бер-берсеннән башлыча фонетик яктан аерылалар
мрас диалектында борынгы төрки телендәге күп кенә сүзләрдә “з” авазы әлегәчә
сакланып калган Мәсәлән азу—аю, кузурук—койрык, козан—куян, казын—каен,
азак—аяк һ б Кондом диалектында исә “з” авазы “е”, “йе" белән алыштырылган Әлеге
сүзләр бу диалектта “аек”, "койрук", “коян”, “каян" дип әйтелә Сүз уңаеннан шуны да
өстик, борынгы "кузурук" сүзе рус теленә “козырек" булып күчкән Элек төркиләр
мехлы җәнлек “кузурыгын” (койрыгын) баш киеменең алдына (маңгай өстенә) тегеп
куя торган булганнар, ә кайбер халыкларда, мәсәлән, башкортларда, бу “кузурук"
(койрык) бүрекнең арт ягына, җилкәне каплау өчен тегелгән була
Шорларның диннәре электән шаманизм булган, бу якларны руслар
экспансияләгәч (ХҮП—XYII1) аларны христиан диненә (православиега) күчереп,
чукындыралар, әмма урыны-урыны белән шаманизм (төрле ритуаллар белән сикерү,
бию. дерелдәү, барабан сугу һ б изге рухлар белән элемтәгә керү, сөйләшү) әле дә
сакланып килә
22. Долганнар
у төрки халык турында күпләрегезнең ишеткәне дә юктыр, мөгаен Алар бик аз
санлы халык. 1989 елгы халык санын исәпкә хлу мәгълүматлары буенча хларның
саны нибары җиде мең чамасы (26 төрки халык арасында 23 урында) Долганнар
төрки халыклар арасында Россиянең ин төньягында, табигатьнең иң салкын
почмагында- туңдрада, Таймыр ярымутравында. Красноярск краена караган
Ү
Б
Таймыр Долган-Ненең автономияле округында руслар, сахалар (якутлар), ненецлар
арасында яшиләр Көнкүрешләре үзләре белән янәшә яшәгән ххлыкларныкы белән бер
болан асрау, аучылык
(тиен. ас. чәшке аулау) Бу тиреле җанварларны алар читлектәрдә дә асрыйлар,
балыкчылык белән шөгыльләнәләр Тораклары элек агач колга терәкләрдән конус
формасында кагылган корама өстенәтиреләр ябылган, “чума" дип аталган йорт (юрта)
иде Хәзер бүрәнәдән салынган өйләргә күченү төгәлләнеп бара
Этногенез ягыннан долганнарнын тарихы әллә ни ерактан килми Бу җирләргә
(Енисей тамагына. Таймыр ярымутравына) XYI йөз башында Лена. Олекма елгалары
буенда яшәгән эвенк, ненец, саха халыклары күченеп килә һәм биредә электән ук яшәп
килгән долган кешеләре килмешәк төрки сахаларның (якутларның) телен кабул итәләр
ХҮП—XYII1 гасыр ахырында руслар бу җирләргә дә килеп җитәләр.аны Россиягә
кушып алалар, бу кыргый крайны Енисей губернасына кертеп, Турухан крае дип атап
(Турухан елгасы исеменнән), сәяси җинаятьчеләр өчен сөрген урыны итеп билгелиләр
Биредә 1905—1907 елларда Сталин, Свердлов, Спандарян кебек тарихта эз калдырган
шәхесләр сөргендә була.
Долганнарнын дине элек шаманизм була, руслар килгәч, аларны православие
диненә "күчерәләр"
Долганнарнын аерым бер теле юк. төрки телләрнең уйгур төркеменә кергән якут
(саха) теленең бер диалекты дип санала
23. Караимнар
з атамалары—карай (күплектә—карайлар) Бу этнонимнын (атаманың)
нигезендә борынгы яһүд (иврит) телендәге карай сүзе ята Ул “яттан укучы",
“яттан белүче" дигән сүзне белдерә, биш китаптан гыйбарәт Тәуратнын “Тора”
дип аталганын яттан әитә-укый ала торган дини әһелләрне шулай атаганнар Бу
атама яһүдләрдән гарәпләргә күчеп, ислам дине аркылы төрки-фарсы телләренә
дә кергән, диләр Ислам динендәге халыклар да Коръәнне яттан белеп укучыларны
(Коръән-хафизлэрны) кари (кара) дип атыйлар (Безнең Абдулла Кариев псевдонимы,
Әзербайжан композиторы Кара Караев, үзбәк биючесе Бернара Карцева фамилияләре
шул исемнән, күрәсең) Ягъни “караим" әнә шул “Тора" китабында язылганнарга гына
ышанучы иудаизм динендәге бер сектага оешкан төрки телдәге этник төркем буладыр
Этногенез яктан алар YIII—IX гасырда Хазар каганатына кергән яһүд
динендәге төрки телдәге кабиләләр булган, бу каганат җимерелгәч. Кырымда
төпләнгәннәр Кырым ханлыгы дәверендә (ХҮ— XYIII) караимнар бу ханлыкта шактый
зур урын тоталар (мәсәлән. акча кою алар кулында була), әмма ХҮ йөз башларыннан
аларны төрле якларга көчләп куа-тарата башлыйлар Литва кенәзе Витовтның Кырымга
каршы походыннан соң (1397). караимнарның шактый өлеше ЛитваныңТракай
өлкәсенә. Украинаның Галич. Луцк өлкәләренә күчерелә, бер өлеше Польша җирләренә
китә Россия империясе Кырымны “кушып алгач" (1783). караимнарны Рәсәйнең төрле
өлкәләренә күчерү дәвам итә Шулай итеп, нәтиҗәдә аларның аз өлеше генә үз
ватаннары—Кырымда кала, үз телләрен, гореф-гадәтләрен саклый ала. ө башка
төбәкләргә күчерелгән, куылганнары шундагы җирле халык, милләтләр арасында тел.
мәдәният, гореф-гадәтләре ягыннан кушылып, этник милли төркем (халык) буларак
югалышка дучар булалар
Кырымда яшәгән караимнар да кырым татарлары һәм башка “вак" милләтләр
белән бергә Сталинның 1944 елгы 11 май фәрманы белән туган йортларыннан
Үзбәкстанга сөреләләр Оккупация чорында да (1941—1944) яһүд динендә булганнары
өчен аларны аяусыз кыралар, сөргендә исә тагын да мәрхәмәтсезрәк геноцидка эләгәләр
Нәтиҗәдә оккупациягә чаклы Кырымда аларның саны 10 мең чамасы хисапланса. 1989
елгы халык санын алу буенча караимнарның гомуми саны 2600 кешегә кала
Реабилитациядән соң (1967) аларның бер өлеше (30 проценты) Үзбәкстанда кала,
башкалары Кырымга кайта, Краснодар шәһәренә күчеп килә Шулай итеп, тарихның
ачы язмышы белән бу халыкта, мөсхет төрекләре шикелле, төрле якка сибелеп, таралып
бетә.
Караимнарның теле төрки телләренең кыпчак төркеменә керә Үзләренең рәсми
әдәби теле дә. язулары да (алфавитлары да) юк. кайсы халык арасында яшәсәләр, шулар
графикасын (латин, кириллица, яһүд) кулланалар. 19 проценты гына үз телләрен туган
тел дип саныйлар.
Географик яктан яшәү төбәкләренә карап, тюркологлар караим телен өч төп
Ү
диалектка бүләләр кырым, галич, тракай Бу диалектларның нигезендә төрки тел ята.
мәсәлән киши—кеше, кол—кул Диалектлар бер-берсеннән нигездә фонетик яктан
аерыла, мәсәлән үбү-үпү-өпү, юрү-йирү-йүрү Лексик яктан да аерма бар: тәрәзә—
тереже пензаре. дерезе, сыер—сыгыр-инәк Караимнар телендә, башка төрки телләр
лексик фондындагы шикелле, гарәп, фарсы телләреннән кергән алынмаларда байтак
акыл.азиз. җымаат (җәмәгать), файда, гормәт(хөрмет), өмюр (гомер), рәсем (гадәт),
тараф, бәхет дуст, душман, җомарт, понаһ, пак, шагар (шәһәр) һ б Бу исә аларнын төрле
якларга таралганчы мөселман мәдәнияте белән дә бәйләнештә булганнарын белдерә
Сүз уңаеннан шуны да өстәргә була: Илья Ильф һәм Евгений Петровның “12
урындык”. “Алтын бозау” классик әсәрләрендәге баш герой Остап Бендернын
прототибы караим егет Илья Леви-Майтон булган диләр
24. Кырымчаклар
таманың үзе үк бу халыкнын тарихы. язмышы Кырымга бәйле икәнлеген
күрсәтеп тора Алар, чыннан да, борын-борыннан Кырым ярымутравында яшәп
килгәннәр Әмма аның бетен җирендә түгел, ә зур шәһәрләрендә, аерым алганда
Симферополь, Севастополь, Керчь, Судаг, Феодосиядә вак һөнәрчелек,
кәсепчелек, сәүдә белән көн күргәннәр Аларнын теле төрки телләрнең кыпчак
төркеменә карый һәм фонетик, лексик яктан кырым татарларыныкыннан аерылмый
диярлек, ә менә диннәре башка—иудаизм га (яһүдләр диненә) карый, шуңа күрә дә
аларны җирле һәм тирә-яктагы ххлыклар “кырымтатар еврейлары" яки “талмудчы
татарлар" дип атыйлар Менә шулай яһүдләргә дини яктан бәйләнештә булганнары өчен
немецлар оккупациясе вакытында (1941 — 1944) алар фашистлар тарафыннан
мәрхәмәтсез геноцидка дучар ителәләр—аларны берәмләп түгел, төркемләп аталар,
дарга асалар, аерым корылган лагерь-геттоларда җәзалап, үлемгә дучар итәләр
Оккупациягә чаклы аларнын саны ун меңгә якын була Сталин приказы белән 1944
елның 18 май төнендә алар да кырым татарлары белән бергә депортациялөнәлөр.өмма
хәзергә кадәр аларнын күпмесе Кырымда исән калганы мәгълүм түгел Шунысы гына
мәгълүм, депортацияләнгәндә юлда аларнын байтагы газапланып үлә. сөрген
җирләренә (Үзбөкстанга) илтеп “урнаштырылгач" та күпләре төрле чирләрдән.
ачлыктан кырыла Шул сәбәпләрдән. 1989 елда халык санын алу мәгълүматларына
караганда. СССР территориясендә яшәүче кырымчакларның саны 1448 кешегә генә
кала' Кырымчакларнын этногенезы, аларнын Кырымга килеп чыгуы ерактан килә
Танылган тарихчы-этнограф М Губогло һәм Ю Симченко фикеренчө, яһүдләр Кырым
ярымутравына ҮП йөздә Византиядән, андагы христианнарның дини
кысрыклауларыннан качып килеп урнашалар һәм үзләренең берничә синагогларын
(гыйбадәтханәләрен) салалар ХҮ гасырда Кырымдагы яһүдләрнең саны аларны
Литвадан, Киевтан сөрүләре сәбәпле арта Алар Кырымда ныклап төпләнәләр, Кырым
ханнарына матди яктан булышлык күрсәтәләр 1595—1728 еллар арасында Кырым
ханнарының аларга сәүдә һәм көнкүрештә салымнарга ташламалар. Карасубазар
шәһәре тирәсендә түләүсез җирләр бирү турында ярлыклары сакланган Бу льготалар
аларга кырым татарлары арасында ассимиляцияләнү шарты белән бирелгән, ягъни алар
бу льготалар бәрабәренә кырымтатар төрки телен, көнкүреш, гореф-гадәтләрен кабул
итәргә тиеш булалар Бу шартлар кабул ителеп, гамәлгә керә бара кырымчаклар кырым
татар теленә күчәләр, күп гадәтләрен көнкүреш формаларын (татарча өй-җиһаз, киенү,
музыка-көй. бию һ б ) милли атрибут ларын кабул итеп төрекләшәләр, әмма диннәрен
һәм аңа бәйле дини ритуалларын йолаларын саклап калалар Хәзер аларга үзләренең
динен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу мөмкинлеге гамәлдә юкка чыккач,
күпләре Израильгә һәм башка чит илләргә күчеп китәргә мәҗбүр булалар һәм алар
милли төрки халык буларак бетеп баралар
25. Тофаларлар
'өрки телләр классификациясе буенча бу халык “тофалар” дип атала, ә хәзерге
үз атамалары тубалар", ягъни “тубалылар" Моннан да элегрәк атамалары —
карагаслар Элеккеге СССРдл яшәгән төрки халыклар арасында тофалар ин аз
А
санлы, алар 731 генә кеше Алар әлеге классификациягә карап, төрки телләрнең
көнбатыш тармагына карашлы уйгур төркеменең уйгур-тукей төркемчәсенә
кертелгән Бу аз санлы, инде бетеп бара торган төркиләр Иркутск өлкәсенең
Түбән Үдә районында яши Этногенезы һәм формалашу чоры тува халкына бәйле
һәм тарихи яктан аермасыз диярлек Алар башта тувалы таҗиннарның бер өлеше,
тармагы булып хисаплана. Моннан өч гасыр элек тува халкы этник яктан икегә
бүленеп китә: XYI1 йөзнең икенче яртысында тофалар тувалылардан аерылып,
Саян тауларының көнчыгышына—Үдә, Бирүсә, Гутар, Ия һәм Обьнын башка
кушылдыклары буйларына күченеп китәләр
Электән тофаларларнын теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, ырымнары тувалы-
ларныкы белән тыгыз бәйләнештә булса, алардан аерылганнан сон бу яктан аларда
үзләренә генә хас байтак үзгәрешләр барлыкка килә. Бу аермаларның килеп чыгуына,
әлбәттә инде, аларнын бер-берсеннән аерылышып, аралашмый изоляциядә яшәүләре
сәбәп була Чөнки тува-таҗиннар моннан соң Жүгәр ханлыгы, Кытай империясе
астында һәм тәэсирендә калалар, ә тофаларлар исә Русия империясе составына
кертеләләр һәм руслар йогынтысында яшиләр Алар Русия воеводаларына һәм рус
казнасына кеш (соболь) мехы белән ясак түләп яшәргә мәҗбүр ителәләр Төп көнкүреш
кәсепләре—урман җәнлекләре авы була, моннан тыш болан мөгезеннән, сөяктән, каты
агачтан, каен тузыннан, болан тиресеннән төрле көнкүреш әйберләре (савыт-саба,
торба, уенчыклар һәм башкалар) эшләү буенча танылган осталар булып дан тоталар,
үзләренең хуҗалык, көнкүрешләрендә калай чәйнек белән чуен-казаннан башка барлык
кирәк-ярак әйберләр үз куллары белән ясалган була Мәсәлән, өс киеме иләнгән болан
тиресеннән яки бастырылган йоннан, аяк киеме шул ук кеш яки ас мехыннан, болан
сеңереннән үрелгән җеп белән тегелгән була XYIII йөз ахырынача алар зур булмаган
(3-4) чумлы төркемнәргә бүленеп-күченеп йөриләр (чум—агач колгалар өстенә болан
тиресе ябылган күчерелмәле йорт). XIX йөз башыннан тофаларлар барысы да утраклы
тормышка күчә
Тофаларлар борынгыда мәҗүси булалар, соңыннан шаманлыкка күчәләр һәм
хәзергәчә шулай яшиләр, алай да борынгы мәҗүсидән килгән төрле ритуалларын
(өйләндерү, зиярәтләү-күмү һәм башкалар), кайбер башка гореф-гадәтләрен әлегәчә
саклап киләләр.
ЙОМГАКЛАУ СҮЗЕ
Шушының белән элекке СССРда яшәүче 25 төрки халык, милләтләр турында кыскама тарихи-
этнографик мәгълүматлар бирү тәмамлана. (Үзебезнең татарлар турында инде моңа кадәр бик күп санда
фәнни һәм популяр басмалар чыгарылганын һәм әле дә чыга барганын исәпкә алып, аерым белешмә
бирелмәде.) Белешмәләр белән танышкан кешеләр шуңа игътибар иткәндер
1 Төрки халыкларның яшәү урыннары бик тә киң: алар Ерак Көнчыгыштан алып. Көнбатыш Себер
Идел-Кама бассейны. Урта һәм Үзәк Азия. Кавказ Кырым Балтыйк буе Карпат итәкләрендә, ягъни төрле
төбәкләрдә яшиләр икенче сүз белән әйткәндә төрки халык, төрки милләт булмаган җир юк 1989 елгы
халык санын исәпкә алу мәгълү-матларына караганда, аларның СССРдагы саны 49.5 миллион хисаплана.
Ә бөтен дөньяда алар күпме7 Бу турыда төгәл сан юктыр Кайбер галимнәрнең хисаплавы б>енча-200
миллион чамасы диелә һәм алар җир шарының барлык кыйтгаларында, илләрендә яшиләр.
2. Белешмәләр шуны да күрсәтә; гәрчә төрки халыкларның телләрендә тамыр бер булса да.
аларның әдәби һәм сөйләм телләрендә фонетик лексик, грамматик яктан аермалар шактый. Мәсәлән без
төрки халык хисапланган якутлар (саха) яки чуашлар белән иркен аңлаша алмыйбыз Моның өстенә һәрбер
төрки халык теле үзе берничә диалектка бүленгән.
5 Төрки халыклар арасында дин берлеге дә юк Дөрес, аларның күпчелеге Ислам динендә (аның да
ике-сөнни һәм шигый тармагында.) ә калганнары төрле диннәрдә: блдда, ламаизм, шаманизм, иудаизм,
христиан диннәр>ендә һәм аларның да төрле секта, агымнарында.