Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тамгалы таллар


Хәтер хикәясе
Бормалы-бормалы Зәй суы: Эзлимен, табалмыйм каз-кошым. Таңнарда каз булып каңгыра Давылда адашкан язмышым. Яралы, гаугалы яшьлегем Зиһенне, хәтерне җилгәрә. ... Балалар су керә, гож килә, Уйнаклап дулкыннар тирбәлә. Үкси җил, үкерә:—Кач моннан!— Бүгенең узганга ялгарлар: Бу сулар хәвефле—чоңгыллы, Бу ярда тамгалы таллар бар. Әнә шул талларны, ярларны Кайгылар басканга—астыртын, Йорәкнең ярасы яңара. Иңемдә тарала пар толым. Өстемдә—чияле күлмәгем, Еракта—аерылган көннәрем... Кайгыга ялгызым күнсәм дә, Ялгызлык дигәнгә күнмәдем. Дәвасын, чарасын тапмасаң Ялгызлык моң суза тирәнгә... Шушы моң йорәккә тигәнгә Мин килеп сөялдем имәнгә. Чакырам баламның атасын, Көч-куәт туплыйм да бар тынга... Тавышым саңгырау... салкынга Куш имән тартыша ялкында. Ә Зәйнең аргы як ярында— Яшьлегем юлдашы Ярулла!
Чын юлдаш булсын дип теләдем, Теләгем килмәде кабулга.
Ир белән янәшә атларга Җай-чара булмады бернинди. Мин аны чакырам яныма— Яруллам:—Куркам,—ди, килмим,—ди...
Чын-чынлап яратсаң ярыңны Мәхәббәт—гомерлек тантана! ...Мин тиздән яшь ана булачак. Газаплы көннәрем башлана. Карынымда нарасый кошчыгым, Талпына оясын тарсынып... Яруллам—рульдә! Без—юлда!— Бүген дә кичәге маршрут: Бер “вахта”—бер бөтен бригада Йөрибез, юл салып юл артлы... ...һәммәсе йөрәктә сызлар моң: Кызлар—ун! Егетләр—уналты! Юл буе:—И Язмыш!... Язмыш!...—дип. Шул кызлар, егетләр җыр суза. Халыкның эчкерсез җырлары Көч-кодрәт иңдерә юлчыга.
Ул көнге бу җырның дәвамын Җырларга куштым мин аңа да. Шул чакта (эоерды бригадир:
- Ку, Ярул... чокырлар санама!II Ярулла ярата юлларның Турысын—таудагын, аулагын... (Тауларның теле юк әйтергә Шоферның йөз грамм салганын!) ...Бу юлда постлар юк, туктатып Шоферга игътибар итәргә: Менә без тау ягы юлларын Үкертеп кертәбез күпергә. Керәбез... күрәбез күпернең Кыйшыгын, чалшайган турларын һәм Зәйнең аргы як ярыннан Күпергә зур көтү тулганын... Тулалар мәэлдәп, бәэлдәп Сарыклар, кәҗәләр... әҗәлләр! Дөньяны онытып, кузовта
Җыр суза Хаҗиләр, Хаҗәрләр... Бригадир кычкыра янә дә:
— Сез нәрсә, терәлеп каттыгыз!? Сөрлегеп җимерек торбага, Айкала-чайкала “вахта”быз. Күпернең төпләре шартлагач. Иң тирән турында елганың Күрдем мин иремнең каушаудан, Куркудан күзләрен йомганын. Мин калдым кабина эчендә, Ялгызы ташланды ул суга... Турылап... өлгерә алмадым— Рульне мин кыссам да учыма.
Мотордан атыла газ да газ!...
Аяклар тыяр көч тапмады.
...Ачынып көтүче суктымы?—
Йөрәктә чыбыркы шартлады.
- Авабыз!!!—Бетәбез!II—Җыр катыш Бригада тавышы чыңлады.
Әйтерсең берьюлы өзелде Меңләгән мандолин кыллары.
Мин килдем аңыма—тулгаклап һуш җуеп, юк. озак ятмадым. Чияле күлмәгем—кара кан!... Кызалак кабина як-ягым! Минем һәр уйланган уемнан. Кулымнан, буемнан кан тама: Ярулла, шушымы егетлек. Без көткән бәби, туй. тантана? Ярулла—җавапсыз... Качкандыр Көтүләр таралган болынга. ...Нарасый кошчыгым җан бирде Көтүче егетнең кулында.
Эмма мнн баламның атасын Чакырам, чакырам бар тынга... Тавышым саңгырау, салкынга Кушимән тартыша ялкында. Кешенең ачы җан газабы— Яшенле болытка тантана. Киләчәк бәхетнең һәр төше Анага: —Тудыр!II—дип чаң кага. Чаң кага алдан ук:—Алдасаң. Тудыра алмасаң—янырсың! ...Балаңның сулышын тоеп та Якларлык коч тапмау—авыр соң!
Э көтү таралды, сибелде Исереп, шашып кан исендә. Ул көнне үземне каргадым Мин—исән калганым өчен дә... Ярулла тапмады бер чара Язмышны үзгәртер чагында— Исәрлек, шашкынлык, мөгаен. Ургыла аның да канында: Аның да чәчләрен җил тарый: • Кайда сез. егетләр, кызлар?!—дип. Илереп суларга ул карый. Халыкны ярдәмгә чакырып Янә ул кычкыра каравыл— Бу кыргый, тарихи тавышны Ишетә шикелле бар авыл... Минем дә имгәнгән ”җан-кошым”: Язмышым пплкадәр гаугалы...
7. .к. У* * и
“Кан коеш” бер эзсез калмады: Тотынган талларым тамгалы! Тормышның башыннан соңгача Әллә һәр эшебез хаталы?!— Безнең хис—күз-яшьләр дәрьясы. Бу яшьлек—хаталар ватаны...
Кайчандыр без салган яңа юл Тузанлый “КамАЗ"лар җилендә... Җил кулын иркәләп минем дә Пар толым тарала иңемдә.
Шул җилләр иркендә мин күптән— Ир белән ирексез “тол” хатын!— Күз төбәп кай якка китсәм дә Узганга юнәлтә юл чатым.
Ирне дә, мине дә өркетә Шул чакта имгәнгән ихтыяр: Кыл уртак—өндә дә, төштә дә— Бер тормыш—упкынлы ике яр!... Мин беләм: шөкәтсез уйлардан Ярулла эчә дә котыла— Чәчләрен назларга үрелсәм. Арага болганчык су тула. Иясен танымый, тапмыйча Картая назларым, картая... Газиз Зәй, җаныма ял кая? Тормышта мин сыяр яр кайда? Әрәмгә уздырган гомернең Тулгагы туктамый минут та... ...Әнә шул хәвефле көн өчен Тереләй дөрлимен мин утта. Уфылдыйм ярсулы су сыман Ярга Зәй дулкынын бәргәндә. Без кергән утлар да, сулар да— Сусаудыр ашыгыч ярдәмгә. Сусаудыр—сафлыкка, яшьлеккә Ярдагы бу таллык... имәнлек...
— Сөям!—дип, вәгъдәләр биргәндә Без шушы имәнгә сөялдек.
Без шушы талларга төбәлдек, Яр тулып тал яфрак ярганда... Юк иде күңелләр түрендә Бернинди мәкер дә, ялган да... Без кылган гөнаһлар кимерме Үкенеп сөйләүдән хатаны? Яшьлек—хис, күз яшьле язмыштыр... Ул—хәтер, хаталар ватаны