Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШӘФӘКЪ АША ТАҢ АТА


Читән кору түгел, иман беркетү! Ышанам дисән дә. шикләр бер көтү.
Ышану, шиксез, бар Илаһ бер Көчкә. Гөнаһыңа жәза булу тиеш тә!
Килми калмый бер көн көтмәгән Сынау.
Чыныга Кеше, йә бөтенләй сына...
Качсаң да. Адәм зат, хакыйкать—табар.
Онытма, яшәүдә ахирәт тә бар!
Гомердә бер гамәл, табу-югалту.
Ярга кайту түгел, Иманга кайту.
Шундый итеиләр сөйлиләр!— торасың шаккатып!.. Ялганнарын аңлаганга— еларлык ятып.
Күпләр, бахыр, сәҗдә китеп, тыңлыйлар оеп.
Киләчәген, язмышларын бүкәнгә куеп.
Хакимияттә—тозаклар, богаулар, бикләр...
Матур сүзләргә оялый иблислекләр.
... Сөйлиләр! Алганнар мени Күкләрдән вәхи...
Бу дөнья Чын-Ялганнан тора, билләһи!
Ике дөнья—бер морҗа ла! Калҗа ни дә, марҗа ни! Дәртле уенда телдән төшми— “и мани да, и җаный!..."
Чир ега... Баскан җир тетри... Хыянәт-ук кадала...
Күккә багып ялварасың— “И Әни дә, и /Алла!..”
Төрек мунчасында уйлану
Ятам төрек мунчасында. Сөякләр эри...
Госманлы империянең табасымыни!
Алтын Урда, ханлы чаклар һаман истәме?
Әллә җитмиме төрекнең эссе өстәве?
Әвәли массаж остасы!
Син—ит камыры!
Бу ”җәллад”тан сау чыгармы татар тамырым?
Ләүкәңдә анадан тума килмешәк ята.
Гүя бот күтәреп ята тарихи хата!
Төреккә дә хаклы үпкә: кирәк чакларда, ирендеңме Казан җирен килеп якларга?
Фиргавен илен туздыру ник кнрәк нде?
... Ярый диңгезләрең бар— хәзер терәк әле!
Рәхәт, әлбәттә! Эмма уй качамы сон? “Тәрҗеман бабай" хыялы чынга ашамы соң?
... Кайда монда Ата төрек? кайда Али-Баба?
Тирлә дә кайт үз җиреңә, чум үз доньяңа!
Монда бик тиз шәфәкъ бата...
Диңгез буенда үз-үзем белән сөйләшү
— Монда бик тиз шәфәкъ бата!
— Киләсе Үлем тиз килсен!
— Бездә таңнар сызылып озак ата!
— Яшьлек барыбер тиз уза.
— Сездә төнен нинди кош сайрый?
— Җан—күбәләк.
Барсын әйтеп йормн кычкырып...
Ара сакла! Бар бит әнә бармакларның аралары. Якынаймагач тиелми. һәм... ачылмый яраларың.
Табигый ерак якынлык! "Дистанция!” дияр кемдер. Ту у-үлем рәттән булмас, арада—нәни гомердер.
һәм, ниһаять, бусы да булды! Яптык бер сәхифә!
“Ах, ялгыштым!.." була алмый кичә үткән кичә!
... Көткән сарык көтүендә байтак бәрән булган. .
Без Шигырьдә җайдак чакта кемдер әрәм булган, кемдер вәйран булган, кемдер “бәйрәм" булган...
4. .к. У., м и*
Ян, газаплан— каңгырма гына I
Кыялар елый яңгырда гына!
... Төшемә керде: кабере югалган Чыңгыз хан тора яп-япан кырда!..
Яшәлгән... Күрелгән... Тоелган... Татылган... Бөтигә язылган догалар онтылган... Иш көннәр агыла бер-берсе артыннан...
“Яндырам!” дисең дә... Шәп инде яна алу! Мәхәббәттә яну— яңадан яралу!
... Миңа тик Шигырьдә килә ала яңару.
Күпме булды гомеремдә ул күчмә утраулар! һәркайсы җан экранында материктай торалар...
Робинзон ук булмасам да, уй-гамәл зурдан иде! һәрберсендә ыру-нәсел дип, йорт-кура корган идем.
Казан асулы учакта төтен дә тәмле иде! Наз тулы ятак янында чәчәк бәйләме иде!
Куларбалар әмәлләдем балалар тибрәтергә. Китап сүзләре чыгардым гыйлемгә өйрәтергә.
... Җилдән микән, илдән микән, миннәнме—нидән икән?—
тора-тора утрауларым ярдан аерылып китә...
Пристандагы матрос кебек, ыргак-баулар беркетәм. Кушмакчы булып, китсен! дип, күкрәгем белән этәм!
Аерылып китә утрау!
Шәп күренеш! Трагикомик илаһи бер тамаша.
Офыклар—төсле музыка көлү катыш яшь аша.
Бар ул андый утраулар Аккошта. Кабанда да... Әйтмибез генә, бар алар һәрберебезнец жанда.
Шигъри попурри яки гомер фасылы
Һәр ярыктан—кызлар күзли!
Учта елан мөгезе!
Баскан төшем—Җир уртасы, тәхетендә—мин үзем!
Без төкергән жирдә гөл үсә!
Тимәгән тик тимәгән...
Әле яшьлек коймәгән!
Хәрабәләр торгызырга безгә генә димәгән!
Их, метрополитен! Яраткач...
Яшьлектән китмим! Анда хет швейцар булып калам! Җнцгәц әйтә: мин. ди. сиңа алтмышта угьлан табам!
Шундый эшләр, бохар шәкерте!
Җыерчыклар арасыннан кырмыскадай уй йөри. Дөньяда озак яшәгәч, картаюлар мәжбүрн.
Кырыгымда кырда кар явар...
Халыклар берләшеп беркөнне (БМОлар һәм аңа кермәгән милләтләр, кавемнәр, ырулар...) бер бөек фикергә килгәннәр: "Әйдәгез, корыйк уртак бер гөл-бакча—пантеон, дигәннәр. Капкада—исеме дә аты— “Беренче Мәхәбәт зираты!”
Җәннәте торсын ди бер якта мондагы илаһи балкыштан. Монда бит хыялда булса да, гашыйклар яңадан кавышкан!
Шәфәкъләр юк икән бу җирдә! гел яшьлек, гел гөлләр, гел ал таң! Мең төрле телләрдә, рәшәдәй тибрәнеп тора ди, изге сүз: Яратам! Яратам! Яратам!..
... Мин дә еш ашкынам бу җиргә. Табынам абына-абына...
һәммәбез беренче ярларны, беренче сөюне сагына.
Шәлең түгәрәк түгел...
Шәлең түгәрәк бүген!
Күңел күбәләк бүген!
Илһам килгән көн бүген!
Бергә булган көн бүген!
Дөнья аяз бүген!
һәр күзәнәк наз бүген!
Син сәҗдәдә, мин сәҗдәдә!
Әй, Ходай, биргәннәрең!
Дога итеп пышылдыйсың:
“Мәхәббәт пәйгамбәрем!”
Юктыр! Юктыр... Ул—Син! Ул—Син!—
Алиһәнең нәкъ үзе!
Гап-гади җир баласы мин, бүген Синең—Нәүмизең!
Күңел күбәләк бүген!
Дөнья түгәрәк бүген!
Бәхет-тәхет биек булгач,
Күк тә тәбәнәк бүген!
... Нигә кинәт тынып калдың?
Уең—күктән югары!
Боланныкыдай күзләрдә
каян дым болытлары? Нәрсәне исенә төшереп, кемнедер онытмавын?
... Төшме? Өнме? Бу челләдә каян килә кар исе?
Кайдадыр сабый тавышы, килә барып карыйсы...
БӘЛКИ...
Берәү вафат. Дөнья кимедеме?
Туры йөргән авып төшеп, туфрагына ятты гына. Күрер күзгә кабер-таучык артты гына!
Яна дусын, ярын артты, (кем белә?)
Бәлки, Дөньян кимегәндер әле!..
Якыным да Син минем! Ерагым да Син минем! Зинданыннан чыгар юлга— чырагым да Син минем!
Хастаханәдә
Ике халыкиын баласы.
Соңгы сулыш—жан авазы, һаваларда чәкәләшә азан белән чан авазы.
Күңелгә шнк иңде...
Мәхәббәт югалды тынлыкта йотылган авазым шикелле.
һәркем үз чикмәнен ябынган. Ефәк корты кебек төренгән.
Кысык күңел, тишек җиң аша “Коммунизм кыры күренә!..”
Минем кочакта эрисең...
Илнеңме—куенында?
... Җаным оча, бәргәләнә кемнеңдер уенда.
Яна вакыт безне яндырып...
Адымнарны сагайта.
Хатирәләр яңарта.
Әйтер сүзне сайлата.
... Йокысызлык офыгында Шәфәкъ аша таң ата.
Юаныч
Ә. гә
Таулар күчермәдем арырлык.
Ә шулай да, хезмәтем бар— соңгы юлда үз-үземне күтәреп барырлык.
1998, июль.
Комкой. Төркия