Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан


М. ШӘЙМИЕВ—
ШӘРӘФЛЕ ПРОФЕССОР
11 ноябрьдә
Мәскәү дәүләт халыкара
мөнәсәбәтләр
институтында (МГИМО)
Татарстан Республикасы Президенты М Шаймиев
МГИМОның шәрәфле профессоры дипломына
лаек булды
ТАТАРСТАН ДЕЛЕГАЦИЯСЕ—
КАНАДАДА
18—23 октябрь көннәрендә Татарстан
Республикасы Премьер -министры Р Минне- ханов
җитәкчелегендәге рәсми делегация Канадада
булды Монреаль. Оттава, Квебек- сетида үткән
эшлекле очрашулар барышында дару
препаратларын бергәләп җитештерү, модульле
торак йортлар төзү һәм Казаннын ‘АНСАТ"
вертолетларын Канада компаниясе двигательләре
белән җиһазлау буенча да өч проект
рәсмиләштерелде
Квебекнен җирле хакимиятчеләре
Монреаль янындагы калкулыкларның берсен
"Казан тавы" дип атадылар һәм бу хакта делегация
башлыгына рәсми таныклык тапшырдылар
ПАКИСТАНГА СӘЯХӘТ
"Табигать кануннары буенча яшәү
рәвеше" җәмгыятенең Бөтендөнья башкарма
комитеты (үзәге—Голландиядә, президенты—
Беван Моррис) чакыруы буенча “Казан утлары"
журналының баш мөхәррире, шагыйрь Равил
Фәйзуллин Тынычлык Ассамблеясе
конференциясе эшендә катнашты 8— 12 ноябрь
көннәрендә Пешавар шәһәрендә үткән бу
конференциягә дистәләгән мөселман илләреннән
вәкилләр чакырылган иде Р Фәйзуллин Исламабад
һәм Карачи шәһәрләренә дә сәяхәт кыллы
КАЗАНЫБЫЗ—ИҢ ТӨЗЕК ШӘҺӘР
Җөмһүриятебез башкаласы ‘Россия
Федерациясендәге иң төзек шәһәр" исеменә
үткәрелгән Бөтенроссия конкурсында жинеп
чыкты Шул уңайдан, Казан каласына РФ төзелеш,
архитектура һәм торак сәясәте буенча дәүләт
комитетының, җирле промышленность,
коммуналь-көнкүреш предприятиеләре эшчеләре
үзәк комитетының махсус призы тапшырылды
Башкала мэры К Исхаковка исә “Россия
Федерациясе торак- коммуналь хуҗалыгының
мактаулы хезмәткәре" дигән исем бирелде
“АГЫЙДЕЛ” МӨХӘРРИРЕ—
РЕДАКЦИЯБЕЗ КУНАГЫ
22 октябрьдә “Казан утлары" журналы
редакциясендә тугандаш Башкортстаннын
күренекле шагыйре, “Агыйдел" журналының баш
мөхәррире Сафуан Әлибаев белән очрашу булды
Үзара тәҗрибә уртаклашу рәвешендә үткән
кызыклы әңгәмә барышында һәр ике тугандаш
әдәбиятлар өчен файдалы фикерләр һәм
тәкъдимнәр әйтелде
ӘДӘБИЯТ-СӘНГАТЬ КӨННӘРЕ
23-25 октябрь көннәрендә Кукмара
районында һәм Киров өлкәсенең Нократ Аланы
районында әдәбият-сәнгать көннәре булып узды
Ул күренекле балалар язучысы Ләбибә
Ихсанованың—75, Татарстанның халык рәссамы
Мәхмүт Усмановның 80 яшьлек юбилейлары
уңаеннан оештырылган иде Очрашуларда,
юбилярлар белән бергә, Кукмара якташлык
җәмгыяте президенты — профессор Ф
Галимуллин, Татарстанның халык язучысы Г
Ахунов, каләм әһелләреннән М Насыйбуллин, Ш
Максудова, В Ихсанова, Р Сибат, Г Гыйльманов, Г
Морат, Р Рахман, Ш Хәлимова, Ш Мостафин. М
Әһлиуллин, В Галимов, композитор В Усманов,
җырчы И Биктаһиров һ. б катнашты
ҮЗ ШАГЫЙРЕН ОЛЫЛЫЙ ХАЛЫК
Татарстан Язучылар берлеге. Апае районы
хакимияте һәм киң җәмәгатьчелек Татарстанның
халык шагыйре Шәүкәт Галиевның 70 яшьлек
юбилеен зурлап билгеләп үтте Әдипнең туган
ягында—Апае районынын Олы Бакырчы
авылында уздырылган тантанада язучылардан Г
Ахунов, И Юзеев, Т Миңнуллин. Р Мехөммәдиев’
Р Миннуллин.Ф Галимуллин, Л Сабирова, М
Гәрәев, Ф Яхин, Г Садә, рәссамнардан Э. Зарипов.
Ф Зыязов, җырчылардан Ф Вәлиәхмәтов, И Сафин
һ б катнашты Апаслылар Ш Галиевка туган
нигезендә— анын исемен йөрткән урамда яна йорт
та торгызып куйганнар Бер үк вакытта бу бина
шагыйрьнең ижат йорты-музее ролен дә үтеячәк
Хәзер биредә танылган рәссам Э Зариповның
шагыйрьгә һәм анын якташларына багышланган
кырыктан артык рәссм- портреты урын алды
23 ноябрьдә Ш Галиевны башкалабызда.
Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
бинасында хөрмәтләделәр
ЯЗУЧЫЛАРЫБЫЗ САФЫНА
Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең 4
ноябрьдә үткән чираттагы утырышында
авторларны берлеккә кабул итү коллегиясенең
(рәисе—Татарстанның халык шагыйре Ш Галиев)
соңгы вакытта башкарган эшчөнлеге турындагы
информациядә тыңланды Коллегия тәгьдим иткән
Локман Бадыйкшан. Хәлим Жэләй. Александр
Архипов кандидатуралары утырышта хупланып,
һәр өч авторга да Татарстан Язучылар берлеге
әгъзасы таныклыклары тапшырылды
Татарстанның халык язучысы Г Ахунов
җитәкләгән Проза, драматургия һәм публицистика
остаханәсе”нен чираттагы утырышында яшь
галим-публицист, философия фәннәре докторы
Айдар Юзиев һәм "Мирас” журналының баш
мөхәррире урынбасары. прозаик Фирдәвес Зариф
ижатиткән әсәрләрне тикшерү булды Соңыннан
һәр ике автор да бертавыштан Татарстан Язучылар
берлегенә әгъзалыкка тәкъдим ителделәр
ОЧРАШУЛАР
"Казан утларьГ'н алдыручы укучы-
ларыбыз чакыруы буенча, журналыбызның бүлек
мөхәррире—шагыйрь Рәдиф Гаташ һәм даими
авторыбыз—өлкән әдип Әхсән Баян
башкалабыздагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе
шәкертләре белән очраштылар Кунаклар
тыңлаучыларны "Казан утлары" журналында
киләсе елда урын алачак кайбер әсәрләр белән
таныштырдылар, аларга үзләренең иҗади эшләре
турында сөйләделәр, шигырьләрен укыдылар
Ноябрь башында журналыбызның баш
мөхәррире Равил Фойзуллин Казан театр
училищесы студентлары белән очрашып, аларны
журнал эшчөнлеге белән таныштырды. яна
шигырьләрен сөйләде
ЮБИЛЕЙГА—ЯҢА КИТАП
Татарстан Республикасы Дәүләт архив
хезмәтенең 80 еллык юбилеена багышлап.
Татарстан китап нәшрияты "Мирсәет
Солтангалиев Сайланма хезмәтләр’китабын
бастырып чыгарды Китапның төзүчеләре—
академик И Таһиров җитәкчелегендәге редакция
шурасы—тарих фәннәре кандидаты М
Гыйззөтуллин һәм архивчы-тикшерүче Д
Шәрөфетдинов
ДОКТОРЛЫК ДИССЕРТАЦИЯЛӘРЕ
ЯКЛАНДЫ
Соңгы вакытта республикабызда
филология фәннәре докторлары саны тагын да
арта төште Татарстан Фәннәр Академиясенең Г
Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать
институтының өлкән фәнни хезмәткәре—
кулъязмалар һәм текстология бүлегенең төркем
җитәкчесе Марсель Әхмәтжанов “Яна
археографик табышлар һәм аларны татар әдәбияты
тарихын өйрәнүдә файдалану". “Мирас"
журналынын баш мөхәррире.
МиннөхмәтСәхапов“Г Исхакый һәм XX гасыр
татар әдәбияты". Казан дәүләт педагогика
университетының рус әдәбияты кафедрасы
доценты Альбина Саяпова “Дөрдмәнд һәм XX
гасыр башы гатар әдәбиятында символлар
проблемасы", Казан дәүләт университетынын
татар журналиста касы кафедрасы доценты Васил
Гарифуллин “Татар газеты текстының
лингвосталистак системасы" дигән темаларга
докторлык диссертацияләрен якладылар
КЕШЕ КИТӘ-ЖЫРЫ КАЛА
13 ноябрьдә, җомга көнне М Жәлил
исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия
театрының төп җырчысы—Россия
Федерациясенең атказанган. Татарстан
Республикасының халык артисты. Г Тукай
исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты ХэАаәр
Бигв- чев кинәт вафат булды Әле 50 яшен дә
тутырырга өлгермәгән талантлы жырчы белән
саубуллашу өчен 16 ноябрьдә опера-балет театры
бинасына халык ташкыны агылды Мәрхүм белән
хушлашырга Татарстан Республикасы Президенты
М Шаймиев. ТР Премьер- Министры Р
Миннеханов. ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф
Мөхәммәтшин. әдәбият-сәнгатъ әһелләре,
күпсанлы дуслары, якыннары килде
Мәшһүр жырчы башкалабызның Яңа
бистә зиратында җирләнде