Логотип Казан Утлары
Публицистика

А. М. ГОРЬКИЙ МУЗЕЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ


Казандагы А М. Горький музеена 1940 елда нигез салынган Ул 1880 елларда байбичә Беляева торган һәм 1886-1887 елларда Алеша Пешков (М Горький) икмәк пешерүче булып эшләгән йортта урнашкан
Әле 1928 елда туган як тарихын өйрәнүче галим Н Ф Калинин үз укучылары белән Горький исеменә Соррентога (Италия) бер хат юллый Бу хатка Казан шәһәренең узган гасырнын 80 елларын сурәтләгән картасын да сала һәм Горький- дан элек үзе яшәгән урыннарны билгеләп күрсәтүен үтенә Алексей Максимович билгеләп кенә калмый, аларга тулы ачыклык кертеп хат яза, үзенең фотосурәтен дә җибәрә Менә шулар буенча танылган тарихчы Казанда Горький торган урыннарның рәсемнәрен ясый. Н Ф Калинин һәм музейның беренче директоры М Н Елизарова, өлкән яшьтәге казанлыларның истәлекләренә таянып, кыска гына вакыт эчендә музейның мемориаль өлешен, төгәлрәк итеп әйткәндә, икмәк пешерә торган подвалны торгызуга ирешәләр
Бөек рус язучысы А М Горький безнең шәһәребездә дүрт ел гомерен үткәрә һәм истәлекләрендә аны “тормыш университетларым” дип атый Биредә ул яшьлегенең иң әһәмиятле аралыгын—кешенең шәхес буларак формалашу чорын кичерә Шуңа күрә дә ул: "Чыгышым белән Т Новгородтан булсам да, рухи яктан мин Казанда тудым",—ди Менә шушы вакыйгаларны истә тотып, музей төп игътибарны әдипнең Казан чорына юнәлтә Биредә XIX гасыр күренешләрен чагылдырган “Горький һәм Казан”, “Горький иҗатында Казан” бүлекләре бар
1968 елда А М Горькийның 100 еллыгына музейның икенче катында “Горький һәм татар әдәбияты", “Казан сәхнәләрендә Горький пьесалары”, “Горький һәм Шаляпин" кебек зур мөстәкыйль бүлекләр ачыла
Озак еллар эшләү дәверендә музей Горькийһәм Шаляпинга кагылышлы кызыклы, кыйммәтле коллекция туплады Мәсәлән, 1946 елда Горькийга багышланган беренче конференциягә килгәч, кайчандыр аның белән бергә эшләгән А Деренков һәм Н Щербатова XIX гасырның ахырларына караган лампа, чәйнек, самовар кебек кызыклы тарихи экспонатлар бүләк итәләр Әнә шундый кечкенә материаллардан башланган фонд хәзер 50 меңнән артык берәмлекне тәшкил итә
Музейның мемориаль фонды да гаять бай Биредә Горькийның язу өстәле, ул утырган кәнәфи, язу әсбаплары саклана Хатыны Е. П Пешкова иренең 1928 елда Казанга килгәндә кигән күлмәген бүләк итә 1965елдаулы Максимның хатыны Надежда Пешкова музей хезмәткәрләренә Горькийның шәхси коллекциясеннән 200 дән артык китап тапшыра Әлеге китаплар арасында философия, этнография, рус, чит ил классикасы, әдәбият белеменә караганнары да бар
А. М Горький музеенда язучы шәхесен ачыкларга ярдәм итүче кызыклы, оригиналь фотоматериал тупланган Алар әдипнең Мәскәү, Т Новгород, Кырым, Соловки, Мануйловка, Сорренто, Париж, Берлин һ б төбөк-шәһәрләрдә яшәгән вакытларында Үөшерелгән.
Музей алып барган киң кырлы эшчәнлекнен тагын бер мисалы итеп совет
язучыларынын автографлы китаплары җыелмасын күрсәтә алабыз Биредә К Федин, М Исаковский, С. Маршак, К Паустовский, Е Евтушенко, В Шукшин, Г Бэши ров, Г Кутуй, Г Ахунов, А Шамов, Г Минский, Ш. Галиев, Г Ибраһимов һ б бик күп татар, рус, башка милләт вәкилләренең әсәрләре саклана
1940 елда Горький музеенда бөек җырчы Ф И Шаляпин иҗатын өйрәнү үзәге төзелә һәм Горькийга караган материаллар белән рәттән, Шаляпин турындагы материаллар да җыйнала башлый 1949 елда җырчынын кызы Ирина Шаляпина музей коллективы чакыруы буенча Казанга килә Шул вакытта анын соравын исте тотып, Богоявления чиркәвеннән Федор Шаляпинның туу көне теркәлгән метрика кенәгәсе табып алына. Ә Мәскәүдән исә тагын бер уникаль экспонат—артистның шәхси рояле кайтарыла Анын тарихы гаять кызыклы
Рояль 1896 елга кадәр Савва Мамонтовнын шәхси операсында тора Шул елны театрда янгын чыккач, хуҗасы аны Шаляпинга бүләк итә Инструмент соңгысының фатирында 30 елдан артык саклана
Жырчынын фатирыннан музейга имән урындыклар, Япониядә эшләнгән кофе сервизы һ б шәхси материаллар тапшырыла 80 еллар ахырында Шаляпинның Америкада яшәүче оныгы Ирина Казанда кунак булып китә һәм артистның театр костюмыннан берничә әйберне бүләк итә Быел җөй көне музейда Шаляпиннын тагын бер туганы— оныгының кызы Дассия Робертсон-Шаляпина булып китте Бабалары, талантлы, бөек җырчы Шаляпин йөрәгеннән чыккан “Казан минем өчен дөньядагы барлык шәһәрләрнең ин матуры, кадерлесе" дигән сүзләре дә аларны әнә шулай тартып китерәдер, бәлки
Әйе, музей Горький һәм Шаляпиннын туганнары белән тыгыз элемтәдә тора Соңгы елларда гына да алардан яңа материаллар алынды Үзләре дә музейга булган игътибарны киметмиләр Кадерле кешеләре яшәгән Казанга, аларнын тормышы, иҗаты турында якты истәлекләрне җыйган, саклаган йортка ешрак килергә тырышалар Мәсәлән, музейның 50 еллыгына багышланган тантанада ин кадерле кунакларыбыз—Горькийнын оныклары Дарья белән Марфа Пешковалар булып киттеләр
А М Горький музее татар һәм рус әдәбиятын яктыртуда киңкырлы эшчәнлек алып баручы мәдәни үзәкләрнең берсенә әверелде 1942 елдан бирле биредә яшь каләм ияләренен әдәби берләшмәсе, китап сөючеләр җәмгыяте эшләп килә
Ел саен С -Петербург, Мәскөү, Харьков, Тамбов, Уфа, Т Новгород, Казан, Ижау, Чабаксар, Киров шәһәрләреннән килгән зур галимнәр катнашында Горький һәм Шаляпинга багышланган фәнни конференцияләр оештырыла Музей ярдәме белән шәһәребездә А С. Пушкинга багышланган шигырь кичәләре. Славян мәдәнияте көннәре үткәрелә
Музей хезмәткәрләре 11 Бөтендөнья Татар Конгрессы көннәрендә дә актив катнашты Әлеге истәлекле вакыйгага багышлап Татарстан Фәннәр Академиясе, Берләштерелгән дәүләт музее катнашында “Мөхәммәдьяр һәм аның заманы" (1997) диген күргәзмә ачылды
Соңгы бер-ике ел эчендә генә дә татар рухын чагылдырган кызыклы, кабатланмас күргәзмәләр еш ачыла бу бинада Мәсәлән, 1996 елда борынгы татар каллиграфиясенең матур үрнәкләрен туплаган “Татар шәмаилләре", татар күн эшкәртү традициясен дәвам иттерүче Наилә Кумысникованың "Күннән мозаика", рәсем сәнгатендә милли һәм шәрекъ традицияләренә таянучы Рөстәм Шөмсутов кебек авторларның иҗатлары аша халкыбыз мәдәниятен яктыртуда тәүге адым ясалган булса, 1997 елда исә Коръәнгә багышланган “Изге китап", “Татар кулъязма һәм беренче басма китабы", сынчы Бакый ага Урманче, шагыйрь, рәссам Ренат Харис, рәссам Илгизәр Хәсәнов, беренче татар хатын-кыз рәссамы Гайшә Рахманкуловаларга багышланган күргәзмәләре изге максатка нигезләнгән бу эшчәнлекне тагын да тулыландыра төште
1998 ел ике каһарманыбыз—Горький һәм Шаляпиннын юбилейлар елы Шул сәбәпле бөтен игътибар әлеге истәлекле вакыйгалар тирәсенә тупланды Февраль аенда Горькийга—130, Шаляпинга 125 ел тулу уңаеннан алар иҗаты, тормышы турында музей архивларыннан, Мәскөү, С -Петербург музейларыннан алынган яна, кызыклы тарихи материалларны җыйган “Олы тормыш сәхифәләре" дигән күргәзмә ачылды
1998 елда галим, әдәбият белгече Ибраһим ага Нуруллиннын тууына да 75 ел тулды Бу вакыйгага багышлап музей хезмәткәрләре тарафыннан галимнен иҗатын чагылдырган күргәзмә оештырылды, аның укучылары, хезмәттәшләре, якыннары катнашында искә алу кичәсе уздырылды Шуны да әйтергә кирәк берничә ел элек
мәрхүмнең архивы музейга тапшырылган иде Әлеге архивта Г Тукай, Ф Әмирхан, Г Исхакый шәхесләренә кагылышлы документлар, фотографияләр бар
А М Горький музее милләтләр дуслыгы йортына әверелеп бара дисәк, һич тә арттыру булмастыр. Чөнки биредә рус әдәбияты белән параллель рәвештә, күргәнегезчә, татар мәдәнияте, әдәбиятын да пропагандалауга зур урын бирелә Бу бинада АНКО— милли-мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясе эшләп килә Чуваш, украин, немец, яһүд һ б милләт вәкилләрен берләштәштергән бу оешма үз халкының мәдәниятенә багышланган төрле кичә, күргәзмәләр оештыра Мәсәлән, бу уңайдан “Немец китаплары тарихыннан". “Н Рерих картиналары репродукциясе” (Нью-Йорк музее фондларыннан), һинд рәссамы Шри Чинмой иҗатын яктырткан “Сәнгать фонтаны" кебек күргәзмәләрне атап үтәргә мөмкин.
А М Горький музееның япон милләте вәкилләре белән багланышлары да ныгый төште 1998 ел дәвамында гына да күңелләрдә һәрчак аерым бер кызыксыну уята торган бу ил мәдәниятенә кагылышлы берничә кичә үткәрелде. Яз башында Казан халкы Татар- япон информацион-мәдөни үзәге оештырган “Япон язы" фестивален ачу церемониясендә “икэбана үрү сәнгате"нең серләренә төшенгән булсалар, август аенда исә. 1996 елдан Япониянең Россиядәге илчесе итеп билгеләнгән Такэхиро Того әфәнде белән очраша, анын рәсемнәре белән таныша алдылар Әлеге тантаналы вакыйга уңаеннан “Хыяллардагы Япония" дигән балалар рәсемнәре күргәзмәсе дә ачылды.
Япония белән А М Горький музее арасындагы тәүге бәйләнешләр моннан дүрт ел элек үк урнаштырыла 1994 елда Япониянең Россиядәге илчелеге тарафыннан музейда “Япония курчагы" күргәзмәсе куелды Ике ел элек Япония белән тагын бер кызыклы очрашу насыйп булды “Хәзерге заман Япон гравюрасы" дип аталган авангард стилендәге рәсемнәр күргәзмәсе үткәрелде.
Мондый кызыклы вакыйгаларның безнең музейда оештырылуы очраклы гына түгел Язучы А. М. Горький үзе дә Россиядә яшәүче халыклар арасында мәдәни, әдәби багланышлар урнаштыру эшен башлап җибәргән шәхес Ф И Шаляпин исә, кабатланмас талантлы җырчы, артист һәм, гомумән, кешелекнең бөек казанышы буларак, бер генә милләткә түгел, ә барлык халыкларга да хезмәт итә. Дөньякүләм атаклы бу җырчы үз тавышының көчлелеген, аһәңлелеген нәкъ менә борынгы моңлы, озын татар җырларын тынлап үсүе белән бәйләп анлата
Менә шундый кызыклы очрашулар үткәрү белән бергә, музей инвалид, ятим балаларны, күп балалы гаиләләрне, сугыш һәм хезмәт ветераннарын, өлкән яшьтәге кешеләрне дә онытмый Балалар өчен кышын Чыршы бәйрәмнәре оештырылса, олылар белән төрле кызыклы кичәләр уздырыла
Шәһәребезнең Хатын-кызлар советы. “21 гасыр хатын-кызлары" интеллектуаль клубы да әһәмиятле утырышларын, очрашуларын музей белән берлектә алып бара Шуларнын нәтиҗәсе буларак, 1997 елда биредә Тел. әдәбият, сәнгать институты оештырган һәм хатын-кыз рәссамнары эшләрен җыйган, табигатьнең асыл затлары гына тоя. сурәтли ала торган “Анын күзләре белән” дигән гаять матур, кызыклы күргәзмә туды
Музей коллективы һәрдаим иҗади эзләнүләр алып бара Бүгенге көндә туган төбәгебезнең әдәби хәятын, тарихын яктырткан яңа экспозиция төзү турындагы карашлар тикшерелә Булачак концепциянең нигезендә ерак үткәнебезне, татар һәм рус әдәбияты тарихын, аларнын үзара багланышларын тулы чагылдыру максаты ята
Бүген—элекке идеаллар җимерелеп, яңаларын тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тулысынча булмаганда, һәм ин мөһиме, гасыр ахырында халкыбызның үткәненә—мәдәнияте, тарихы, әдәбиятына йомгак ясау кирәк Кирәк кенә түгел. ә сорала да. чөнки нәкъ менә шул нәтиҗәләргә нигезләнеп. киләчәгебезне күзалларга тиеш булабыз
Милләтнең яшәү рәвеше, үсеш дәрәҗәсе аның мәдәниятендә чагыла Тормыш- чынбарлыкны исә матур әдәбият яктырта Әдәби әсәрләр халкыбызның күңел хәзинәсен, аһ-зарларын, борчу-кайгыларын ничәмә-ничә гасырлар аша бүгенге буынга китереп җиткергән Бөек сүз осталары Котб, X Кятиб. С Сарай. Мөхәммәдьяр, Утыз Имәни, Г Кандалый, 3 Бигиев, Акмулла һ. б. шул юлда меңъяшәр имәннәрдәй үлемсез әсәрләр калдырган.
Ә егерменче йөз татар әдәбияты тарихка нинди әһәмиятле ачышлары, әдип- шагыйрьләре белән кереп калды сон?
Милләтнең рухи халәте, үсеше, мәдәнияте өчен борчылган, аны кайгырткан Г Тукай. Г Исхакый, Г Ибраһимов. Ф Әмирхан. М Гафури, Г Камал, Дәрдмәнд. С Рәмиев
кебек олуг шәхесләрне нәкъ менә XX гасыр тудырды Әлбәттә, зур югалтулар да кичерде
әдәбиятыбыз бу йөзьеллыкта Ничә елга бертуа торган якутташыдай кадерле шагыйрь— Г Тукайсыз калды. Явыз Иван яуларыннан сон мөстәкыйльлеген югалткан, аны кайтарудан тәмам өметен өзгән халыкны йокысыннан уятучы, уяту гына түгел милли азатлык өчен көрәшкә өндәүче Г Исхакый кебекләре чит илләрдә тилмерде Россиядә совет хөкүмәте урнаштырылгач, милли идеалларына хезмәт итәргә хыялланган, халкынын бәйсез дәүләттә яшәве өчен көрәшүен дәвам иткән Г Ибраһимов. Дәрдмәнд. С Рәмиев. Ф Әмирханнар исә большевистик идеологиянең корбаннарына әверелде Алар белән янәшә атлаган күпме татар зыялылары да шул фажигага дучар ителде Авыр, аяныч югалтулар Әмма бу бөек затлар башлаган изге гамәлләр милләтнең үзанын үстерү, яшәешне дөрес чагылдыру, анын ялгышларын, уныш-казанышларын дөрес күрсәтү, милли идеалны, милли образларны ижат итү—болар буыннан буынга тапшырыла килде, революциягә кадәрге әдәби традицияләр дәвам итте Әлбәттә, бу чорда аларны ачыктан- ачык әйтеп булмый иде Мондый очракта язучыларнын күбесе символизм, “эзоп теле" кебек алымнар аша укучынын аңына тәэсир итү мөмкинлекләрен таптылар Шуна күрә 20-30 еллар татар әдәбиятын тикшергәндә аеруча сак. игътибарлы булу сорала
Татар әдәбияты үз үсеш чорында ике тапкыр зур яңарыш кичерә Берсе—XIII -XVI йөзләрдә булса, икенчесе XX гасыр башына туры килә Яна гасырга әдәбиятыбыз барлык жанрлары формалашкан, мөгьрифътчелек реализмын уңышлы үзләштергән хәлдә килеп керә дип күрсәтә әдәбият галиме Ф Галимуллин Ә 1905 елгы беренче рус инкыйлабыннан соң тагын да зур тизлек белән үсеп китә
1917 елга кадәр, ягъни 10-15 ел эчендә әдәбиятыбыз тематика, сәнгатьчелеге ягыннан яна баскычка күтәрелә Әдәбият аерым бер кешене шәхес дәрәжәсенә житкереп. игътибарны аның яшәү фәлсәфәсенә юнәлтә, жәмгыятътәге унай-кире күренешләрне, аларның нәтижөлөрен ачыктан-ачык сурәтләүне бурыч итеп куя Менә шундый шартларда әдәбият мәйданына бүген классик язучыларыбызга әверелгән Г Тукай. Г Ибраһимов, Г Исхакый. Ф Әмирхан, К Тинчурин. Г Камал. Дәрдмәнд С Рәмиев. С Сүнчөләй. Н Думави кебек үткен сүзле, милләт жднлы каләм осталары чыга Әдәбият өлкәсендә алар күтәргән шәхес азатлыгы, көрөш-тартыш идеясе, милли-мәдәни үсеш, хатын-кыэнын тормыштагы урыны кебек гаять әһәмиятле мәсьәләләр жәмгыятебезнен асылын аңларга ярдәм итте һәм бүгенге әдәбиятта аларны үзенә шигарь итеп алды
1905-1907 елгы мәгълүм вакыйгалардан сон сүз иреге бирелгәч тә. милли азатлыкка омтылган татарларда вакытлы матбугат барлыкка килә Татарлар яши торган барлык төбәкләрдә гәзит-журналлар чыга башлый Петербургта—"Нур". Казанда—“Казан
Алеша Пешков эш.югән пекарня һам ул зиыэгэн ecm&i
10. .к. У.. М 12
мөхбире”, “ЙОЛДЫЗ”, “Азат”, “Таң йолдызы"; Җаекта—“Фикер”, “Әлислах”; Оренбургта—“Урал”, “Вакыт” гәзитлөре аваз сала.
Шул ук вакытта төрле журналлар да чыга Ждекта—“Әлгасрел жөдит”, “Уклар”, Оренбургта—“Карчыга”, “Чүкеч”; Әстерханда—“Туп”; Казанда—“Яшен”, “Ялт-йолт” Бу журналлардан беришләре (Казанда—“Аң", Оренбургта—“Шура") татар әдәбиятын үстерүдә, халыкның зыялы катлавын матур әдәбиятның янадан-яна үрнәкләре белән таныштыруда зур өлеш кертәләр Икенчеләре исә, (Оренбургтагы "Дин вә мәгыйшәт”, Казандагы “Дин вә әдәп “журналлары) халкыбызны дини, милли рухта тәрбияләүне бөек максат итеп, гореф-гадәтләребезне саклау, пропагандалау эшләре алып баралар
1914 елның жәендә башланган I Бөтендөнья сугышы, ул китергән ачлык- фөкыйрьлек чынбарлыкны реалистик сурәтләү юлына баскан татар әдәбиятын борчыган темаларның үзәгендә торды Язучылар үткен актуаль социаль мәсьәләләрне тагын да кыюрак күтәрделәр, яшәешне яхшыртуның теге яки бу юлларын күрсәттеләр.
Көрөш-тартыш идеясен, шул идеяне тормышка ашырган каһарманнарны беренчеләрдән булып әдәбият мәйданына Г Исхакый алып чыкса, ул елларда тагын бер танылган әдип—Гафур Коләхмәтовтә хезмәт ияләрен бәхетле итү көрәштән башка була алмауга басым ясады һәм бу темага “Ике фикер”, “Яшь гомер” әсәрләрен багышлады
Халыкның илдә барган вакыйгаларны үзгәртергә тиешлеген, бу вазифаларның аеруча эшче сыйныфына—пролетариатка йөкләтелүен чагылдырган әсәрләр татар әдәбиятында да ешрак күренә башлый Әйтергә кирәк, бу күренеш беренче чиратта, рус әдәбияты йогынтысы астыңда бара
XX гасырның 10 нчы елларында рус әдәбият мәйданында Максим Горький исеме, фигурасы калкып чыга Кимсетелгән халыкның аһ-зарын, мәнфәгатьләрен, тормышын чагылдыру белән бергә, рус язучысы соңрак большевикларның көрәш лозунгларына әверелгән революцион фикерләр белән дә чыгыш ясый.
Татар әдәбиятында эшчеләр сыйныфына багышланган, аларнын революцион көрәшкә күтәрелүен сурәтләгән мәгълүм әсәрләр нәкъ менә Горькийга ияреп язылган. Мәсәлән, Г. Коләхмәтовның “Яшь гомер” пьесасының 1908 елда басылып чыккан вариантында, дөресрәге, титул битендә “Ошбу пьеса мәшһүр рус мөхәррире Максим Горькийга тәкълидөн язылмыштыр” дип күрсәтелә
А. М. Горький иҗаты башлангыч чорында Г Камал өчен дә үрнәк булып тора. Күренекле татар драматургы А М Горькийның “Тормыш төбендә" пьесасындагы “Кояш чыга да бата” җырын үзенең “Бәхетсез егет” драмасына кертә. Шунысы кызык: әлеге җырны Горький бик яратып җырлый һәм башкара торган була Г Камалның “На дне” драмасын да татарчага тәрҗемә итүе мәгълүм
Ә инде А. М Горький әсәрләрен рус эшчеләре генә түгел, татар хезмәт ияләре дә яратып кабул итүе сер түгел. Революция алды елларында, аеруча 1917 елгы октябрь күтәрелеше көннәрендә танылган “Сәйәр” татар театр труппасы аның “Мещаннар”ын сәхнәгә әзерли Бу хакта “Кояш” гәзитенең 1917 елгы октябрь саны хәбәр итә Соңрак шул ук басма Мөскәүдә Вакытлы хөкүмәтнең пролетариат кулына күчү шатлыгы уңаеннан спектакльнең кичектерелүе, алдан алган билетлар белән киләсе тамашага да керергә рөхсәт ителуе хакында белдерү ясый Бу фактны дәлилләүче кечкенә генә бер деталь сакланган. Ул—татар телендә куелган “Мещаннар” спектакленең программасы
Татар язучыларының рус пролетар әдәбияты җитәкчесе булган А М Горький белән элемтәдә торуы берьяклы гына булмый. А. М. Горький, алда әйтеп киткәнчә, үзе дә татар әдәбияты, мәдәнияте белән ныклап кызыксына Бу кызыксыну әле октябрь революциясенә кадәр үк туа һәм татар әдәбиятын рус укучысына җиткерергә теләвендә дә ачык чагыла.
1912 елда ук әле Горький Россиядә яшәүче башка милләтләрнең әдәбиятларына багышланган аерым җыентыклар чыгару уена килә. Латыш, әрмән, яһүди әдәбиятлары белән рәттән татар әдәби ядкарьләрен туплаган җыентык өстендә дә эш алып барыла Ике бөек язучы, җәмәгать эшлеклесенен бер-берсенә язышкан хатлардан күренгәнчә, А. М Горький бу мөхим эштә нәкъ менә татар өдипләренннөн иң эресе, иң күренеклесе булган Гаяз Исхакыйга таянаIII Мондый мәҗмуганың
III Бу хакта күренекле галим, профессор И Нуруллин беренчеләрдән булып матбугатта чыгыш ясаган иде Кара: “Татарстан” , 1993 ел, №2 , "Вопросы литературы" , 1988 ел, №4
әзерләнүе хакында Г Исхакый Ф Әмирханга язган бер хатында да хәбәр итә (1912 ел, 13 июнь) Һәм аннан аеруча уңышлы дип тапкан үз әсәрләрен җибәрүне үтенә Шул ук хатта әлеге җыентыкка Г Тукай, Ф Әмирхан, С Сүнчәләй һәм Г Исхакыйнын үз әсәрләре кертелергә тиешлеге әйтелә.
Г Исхакыйга язган хатларнын берсендә Горьким татар әдәбияты, анын бүгенгесе, үткәне турында тәнкыйди характердагы берәр мәкалә язарга кирәклегенә басым ясый Рус телендә мондый мәкалә язуны Г Исхакый үзе белән бергә “Ил" гәэитендә эшләгән тәнкыйтьче Нәҗип Гасрыйга йәкли А М Горький аны. стиль кытыршылыклары булган урыннарына бераз төзәтмәләр кертеп, “Современник" журналының 1911 елгы 4 санында бастыра Н. Гасрый язган бу мәкаләнен кулъязмасы (күчермә формасында) А. М Горький музеена да куелган
А. М Горький Гаяз Исхакыйга рус матбугатына чыгарга, анын әсәрләрен рус укучысына танытуда да зур ярдәм күрсәтә Мәсәлән, Горький булышлыгы белән "Шәкерт абый" хикәясе “Современник" журналында (1913 ел, 4 сан), “Алдым-бирдем" пьесасы “Заветы" журналында (1914 ел, 6 сан) дөнья күрә
Горький янә бер хатында Г. Исхакыйдан “Өч хатын белән тормыш" әсәренен тәрҗемәсен җибәрүне үтенә “татар тормышынын бер үзенчәлеге буларак, рус укучысына да аеруча кызыклы һәм бик вакытлы булыр иде", ди
Г Исхакый Горькийга 1914елнын мартында “Зөләйха" фаҗигасенең тәрҗемәсен юллый һәм Мәскәү яки С -Петербург вакытлы матбугатының берәрсендәбастыру мөмкинлеген күреп булмасмы дип өметләнә Әмма бүгенге көндә әлеге әсәрнен XX гасыр башы рус вакытлы матбугатында басылуы хакында мәгълүматлар табылганы юк Ә Г. Исхакыйнын танылган “Зөләйха" пьесасын 1917 елнын маенда I Бөтенроссия мөселман корылтае көннәрендә, Мәскөүдөге “Корш" театрында “Сәйәр” труппасы сәхнәгә алып менә
А М Горький Г Исхакыйдан татар язучылары, мәгърифәтчеләре (Ф Кәрими, К. Насыйри, Ш Мөрҗани, Г Исхакый, Г Тукай), аларнын эшчәнлеге турында тулырак мәгълүматлар сорап, кызыксынып кына калмый, ә авыр вакытларда Г Исхакый чыгарып килгән “Ил” гөзитенө акчалата матди ярдәм дә күрсәтә
Г. Исхакый белән бергәләп төзелгән татар әдәбиятына багышланган мәҗмуга, кызганычка каршы, дөнья күрми Шулай ук Г Исхакыйнын рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләр җыентыгы да билгесез сәбәпләр аркасында басылмый кала 1928 елда Казанга килгәч, аларнын ни сәбәпле чыгарылмавы турындагы сорауга А М Горький бик гади итеп “Тәрҗемәләре начар иде”,—дип кенә җавап кайтара Тик бер нәрсә уйга сала: Россиядә яшәүче төрле милләт вәкилләре әдәбиятына багышланган бу сериядән революциягә кадәр әрмән, латыш, фин әдәбиятлары җыентыклары (1916-1917) чыгарга өлгерә Чиратта татар әдәбияты җыентыгы була Октябрь инкыйлабыннан сон илдә хәлләр кискен үзгәрә Башта барысы да хезмәт иясе азатлыгы өчен көрәшкән революционер—әдипләр төрлесе төрле “ярда" торып кала Милләт азатлыгы өчен көрәшүче Г Исхакый эмиграциягә китәргә мәҗбүр ителә Горький исә, революция, аның казанышларын күзәтү, бәяләү белән мәшгуль була Тора-бара үзе ук патша хакимиятен җимерүгә өндәгән бөек бу пролетар язучы большевиклар алып барган сәясәт белән килешми башлый Яна җәмгыятнен ялгышларына ишарә итеп, “Новая жизнь” гәэитендә революция һәм мәдәнияткә багышланган “Несвоевременные мысли” дигән мәкаләләр циклын башлап җибәрә Соныннан ул аерым җыентык булып басыла Әлеге мәкаләләрдә революциянең җимерүче көчкә әверелүе хакында, халыкның рухи дөньясын, мәдәниятен саклап калу кирәклеге турында да гаять үткен, әһәмиятле фикерләр бар Бу мәкаләләр—инкыйлабның әхлакый-иҗтимагый казанышларын алга сөргән, сәясәт белән әхлаклылыкнын аерымлануына, социализмның соңгысыннан ерагаюына каршы чыккан һәм иҗтимагый үсештә, яна җәмгыять төзелешендөсыйнфый, гомумкешелек башлангычларын каршы куюны инкарь иткән пролетар язучы, көрәшче революционерның инанулары Менә шундый вакыйгалар аркасында югарыда телгә алынган әдәби җыентыкнын чыкмый калуы да мөмкин
А М Горький—гаять катлаулы, каршылыклы шәхес Аны өйрәнгәндә ул яшәгән чорны, мохитны бик яхшы белү сорала, чөнки Горькийнын иҗаты да, әдип, җәмәгать эшлеклесе буларак үзе дә сәясәт белән тыгыз үрелгән Октябрь революция казанышларына, әлеге революция тудырган шәхесләргә мөнәсәбәте дә бер төрле генә түгел анын Шул ук "Несвоевременные мысли” циклында ул ике тип революционерларны аерып күрсәтә Анын фикеренчә, "вакытлы гына" революционерлар һәм “гомерлек" (“вечный") революционерлар була Беренчесенә карата Горький түбәндәге билгеләмәне бирә “ вакытлы гына, бер көнлек революционер революцион идеяләрнең мәдәни, гомумкешелек. гуманитар эчтәлеген бозудан, кирегә үзгәртүдән, бозыклыкка әверелдерүдән дә тайчанмый"
Вакытлы революционер догмалардан азат була алмый Ул үз эшенә, кешеләргә
битараф Революцион идеяләргә тугрылыклы булырга антлар эчсә дә, күңелендә инсаннарга карата күралмау, нәфрәт саклый, дип кисәтә А М Горький Бюрократия, ришвәтчелекнең җәелүе, җитәкчеләрнең үз кул астында эшләгән хезмәттәшләренә түбәнсетеп каравы, дорфалык—болар барысы да әнә шул “вакытлы”—ялган революционерлар тудырган сыйфатлар, ди
Икенче төр көрәшчеләр—“гомерлек” революционерлар—кешелекне камиллеккә илтүче, кешелек тудырган асыл идеяләр массасын кабул итеп алучы, яңа җәмгыять төзүчеләрнең рухи җитәкчесе Ул теләсә кайсы иҗтимагый төзелештә яшәсә дә, аңардан беркайчан да канәгать була алмаячак, чөнки кешелек дөньясы бертуктаусыз алга бара һәм бу хәрәкәттә яхшыдан үтә яхшыга, камиллеккә омтыла, димәк бер урында гына таптанып тора алмый” , дип яза А М. Горький Әлбәттә, мондый революционер һичкайчан да үз идеаллары өчен гаепсезгә меңнәрнең канын түгәргә ашыкмый Чын мәгънәсендә үзгәреш яклы кеше буларак, алар мәдәниятнең асылын адәм баласының рухи үсешендә күрәләр.
Гаять кызыклы, уйландырырлык һәм бүгенге җәмгыятьнең торышы белән бик тә аваздаш фикерләр болар
Ләкин “мәдәниятнең иҗатчысы", аны тудыручы дип Горький бары эшчеләр сыйныфын, пролетариатның алдынгы өлешен генә таный, калган халыкка исә надан мәгънәсендә—“муҗик” лар дип карый Бу ялгышуларның бик тирәндә яткан үз сәбәпләре бар Шуларның берсе— яшь вакытта Казанда, дөресрәге, аннан ерак түгел Красновидово авылында алган тәэсирләре белән бәйле Дусты, күп тапкырлар сөргендә, төрмәләрдә булган революционер Михаил Ромассв (Ромась) чакыруы буенча ул 1887 елда әлеге рус авылына барып чыга Ромась биредә лавка тотканлыктан, Алешага да аның белән бергә сату итәргә туры килә Буш вакытларда исә ул сала “мужик' ларынын гореф-гадәтен, тормыш-көнкүрешен өйрәнә Авыл кулакларының котыртуына ияреп, бер төркем крәстияннар Ромасьны кыйнарга киләләр Аларнын авыр йодрыгын Алешага татырга насыйп була Менә шул вакыйгалардан сон авыл кешесе —Рәсәйнен төп халкы, туендыручысы Горькийнын хәтеренә стихияле көч, “караңгы”, белемсез, яңалыкны аңламый торган бәндә булып кереп кала
Горькийның революциягә кагылыш-лы тагын берничә кызыклы фикеренә тукталасы килә Аның уенча, сәясәт ярдәмендә генә “яңа кеше” тәрбияләп булмый, “революцион үзгәрешләр тудыручы алымнарны догмаларга әверелдереп, без хакыйкатькә түгел, ә киресенчә, һәлакәткә илтүче ялгышларга гына юл ачабыз” Шул ук вакытта революциянең тышкы бер көч кенә түгеллегенә дә басым ясый һәм “әгәр бары революция кешене хөр, күркәм (благород-ный) итә икән, димәк бу революция инсанның үз эчендә, үз психологиясендә ба-рырга тиеш” дип саный Горький Шунысы кызык, мондый фикерне бөек татар язучысы, милләт азатлыгы өчен янып йөрүче Гаяз Исхакый да, әле 1917 елгы инкыйлабка кадәр үк, үз әсәрләре миса-лында күтәреп чыккан иде Татар әдәбиятында Горький традицияләре хакында сүз йөрткәндә, XX
Ф И Шаляпинның шәхси рояле гасыр башының тагын бер күренекле
әдибенә—Шәриф Камалга тукталмый китү мөмкин түгел Күренекле галим, әдәбият белгече Мөхәммәт ага Гайнуллин аны Горькийның шәкерте дип атый.
Дөрестән дә, Ш Камал—үз иҗатэшчәнлеген, Горький үрнәгендә, эшче халыкның тормыш-көнкүрешен тасвирлаудан башлап, үз әсәрләрендә хезмәт темасын яктыртуга зур урын биргән кеше
XX гасырга аяк басканда татар тормышында да эшчеләр сыйныфы үзенә бер урын били. Татар эшчесе җәмгыять тормышында да актив катнаша Аның мәнфәгатен яклаучылар, аны кайгыртучылар барлыкка килә Матур әдәбиятта да бу сыйныф
тормышын чагылдырган әсәрләр, эшче образын үзәккә куйган образлар туа Бу теманы ныклап яктыртырга керешкән әдипләр арасында Ш Камал да була Яна җәмгыять
төзүчеләр дип ул да эшчеләр сыйныфын саный һәм алар тормышын, көнкүрешен яктыртуны беренче әсәрләрендә үк максат итеп куя Хезмәт иясенең яшәешен реалистик сурәтләү белән рәттән, әдип аларнын рухи дөньясын ачуга да зур игътибар итә Тәүге әсәрләрендә (“Уяну”, “Козгыннар оясында") эшче халкынын тискәре сыйфатларына күбрәк урын бирелә Авыр хезмәт, күңелсез тормыш эшчеләрне тупасландыра, миһербансызлык, кешелексезлек кебек асыл сыйфатларны бик азлары гына саклап кала Соңгырак чор әсәрләрендә исә (“Акчарлаклар". “Матур туганда") Ш Камал да кеше рухының нечкә күчешләрен, психологик кичерешләрне оста сурәтләүче әдип буларак таныла Эшче, хезмәт иясенең кешене тупаслата, әхлакый сыйфатларын җимерә торган коточкыч шартларда яшәвен чагылдырган вакыйгалар белән бергә, үкенү, соклану, явызлану, аптырау, шатлану, үрсәләнү кебек психологик мизгелләрне дә тыгыз аралаш- тырып, үреп бирә Ш Камал әсәрләре мисалында җәмгыятьтә киләчәге зур булган эшче сыйныфының яралуы, тууындагы беренче манзаралар күз алдына килә Тырышып, гадел хезмәт ярдәмендә тамак ялгарлык акча тупларга омтылгай эшчеләрнең күмәк хезмәтен сурәтләгәндә әдип татар милләтенең күркәм гореф-гадәтләрен, иола-бәирәмнәрен дә әсәр тукымасына мул кертә Эшчеләр тормышын яктырткан мондый әсәрләрдә интернациональ дуслык идеясе дә калкып чыга
Үз әсәрләрендә интернациональ дуслык, революцион күтәрелеш идеяләрен алга сөргән, шул сәбәпле XX гасырның 10 нчы елларында ук кимсетелгән халыкның яраткан язучысына, татар әдипләренең дә кайберләре өчен рухи остазга әверелгән А М Горький октябрь инкыйлабыннан соңгы вакыйгалар (ачлык, гражданнар сугышы, элекке зыялыларны, мәдәни учакларны юк итү) белән килешеп бетә алмый Азат-хөр җәмгыять төзү кирәклеген күрсәткән “давыл хәбәрчесе” иске тормыш богауларын бары революцион күтәрелеш ярдәмендә генә өзәргә мөмкин дип аңласа да, революциянең кешелекне камиллеккә илтүче көч булырга тиешлегенә басым ясый Большевиклар сәясәтенең дөрес түгеллеген тәнкыйтьләүдән курыкмаган бу язучы 1921 елла В И Ленин “инициативасы” белән Россиядән китәргә мәҗбүр була Бу вакытта сәламәтлеге дә какшый башлаганга, башта ул Германиягә барып дәвалана, соңыннан Италиягә юнәлә
Горький биографиясендә кызыклы мизгелләр бик күп Шуларнын берсе—аның В И Ленин белән мөнәсәбәте Гәрчә, яшьлектә, 1880-1890 елларда, бер үк шәһәрдә (Казанда) яшәп, бер үк революцион оешмаларга катнашсалар да, язмыш аларны тәүге кат бары 1905 елда Петербургта чыга торган “Новая жизнь” гәзите редакциясендә очраштыра Шул вакыттан башланган дуслык 1917 елгы октябрь борылышына кадәр дәвам итә Революция тудырган кайбер үзгәрешләр Горькииның Ленинга булган карашларын да үзгәртә. Һәм аларнын дуслыгы берничә елга өзелеп тора Әлеге ике бөек шәхес арасындагы дустанә мөнәсәбәт бары 1919 елда, Ленинга һөҗүм иткәннән соң гына кабат янартыла Алар күбесенчә Москәүдө, Горькийнын беренче хатыны Е П Пешкова фатирында очрашалар Соңгы очрашу вакытында (1921) Ленин ана илдән китәргә тәкъдим ясый
Карашларының өнә шулай кинәт аерылуына һәм илдән китәргә мәҗбүр булуга да карамастан, А М Горький Ленинга багышлап "Кеше" (“Четовск") дигән очерк яза Юк. өстән, партия карары белән түгел, ә нәкъ менә үз күнеле кушуы буенча
1928 елда, 60 яше тулган көннәрдә, А М Горький Россиягә кайта Бу сәфәрдән күп алда ул туган илендәге язучылардан, укучылардан хәтта партиянең кайбер вәкилләреннән хатлар ала Барысы да аны кайтырга өнди Халыкның зыялы катлавы әле 20 еллар башында ук большевиклар сәясәтенең кырыслыгын тәнкыйтьләгән, курку белмәс Горький яна җәмгыятьтәге сәяси көчләүләргә тәэсир итәр, хакыйкатьне күрсәтер дип өметләнсәләр, партия хөкүмәте вәкилләренә үзләре тоткан юлның “дөреслеген" аклардай авторитетлы кеше кирәк була Бу эш беренче чиратта халыкның аңына матур әдәбият, матбугат аша җиткерелергә тиешлеген истә тотып, әле күптән
түгел генә революциягә дан җырлаган Горькийдан да "уңайлы" шәхес табылмый Димәк, коммунистлар идеологиясен "дорсс” яктыртуны, әдәбиятта пропагандалауны башкартырдай язучы итеп куллану максатыннан көтәләр аны
Шул кайтуында, 3-4 августларда, А. М. Горький Казанга да килә Бу сәфәрендә аны улы Максим Пешков озатып йөри, кызыклы очрашуларны фотога төшерә Язучы утырып килгән “Урицкий” теплоходын Кама Тамагында татар яшьләреннән, язучылардан торган делегация каршы ала
Горький “Казанское подворье” (хәзерге “Казан" кунакханәсендә) туктала. Кунакханә каршына аны котларга бик күп халык җыела. Танылган рус язучысы аларны каннар сәламли Кичен исә ул Зур театрда (хәзерге К. Тинчурин театры) шәһәр советының киңәйтелгән утырышында чыгыш ясый һәм яшьләргә, шәһәребез зыялыларына карап түбәндәге сүзләрне әйтә: “В книге “Мои университеты" рассказано о том, как я жил здесь, в Казани Но на самом деле, в Казани я пережил больше горьких минут, чем это изображено в моих сочинениях Но нет худа без добра Вот сегодня я уже возмещен за все пережитое в Казани сторицей. Однако, я должен сказать следующее: по сравнению с теми делами, которые совершаете вы в этот период, пережитое отдельными личностями— это мелочи" (М Гайнуллин. Горький и татарская литература. Татгосиздат, 1944). А М Горький шулай ук “Кызыл Татарстан" гәзите редакциясендә дә була
Горькиинын Казанга килүе уңае белән Татар мәдәнияте йортында (хәзерге ТЮЗ) концерт әзерләнә Аның җитәкчесе Шамил Усманов була Бу кичәдә (1928 ел, 4 август) танылган баянчы Илялов, Хисамов, жырчы Асия Измайлова (ул вакытта әле Ш Усмановныңхатыны) чыгыш ясый, С Сәйдәшевның “Дим буенда”, “Мәйсәрә" әсәрләре, татар халык көйләре яңгырый Шушы ук кичәдә танылган язучы Г Кутуи Горькиинын татарчага үзе тәржемә иткән “Песня о буревестнике” хикәясен укый
Әлеге истәлекле очрашу хатирәсен саклаган тагын бер кызыклы материал бар Ул— Кави Нәҗминең “Шобага” хикәясе һәм Горькиига язган хаты: “Дарю на память свой рассказ, который является несовершенным, неотшлифованным образцом моего творчества (1928 ел, 4 август)”
Горький Казанга килгәч бик күп татар язучылары белән очраша Бу вакыйгаларга рәссамнарыбыз күп кенә әсәрләр багышлаган Мәсәлән, А М Горький музее залларында Г Минский һәм Г Кугуйның А М Горький белән очрашу вакыйгасын мәңгеләштергән картина саклана Авторы—Бикташе в
Үз заманының бөек язучысы булган Максим Горький белән очрашу, аралашу К. Нәҗмигә генә түгел, Ш Усманов, Сәрвәр Әдһәмова, Г Кутуи кебек егерменче елларда әдәбиятка килгән ялкынлы йөрәкле башка язучыларга да иҗат дәрте өсти.
Татар язучылары, шагыйрьләре, зыялы яшьләре аны 1930 елда да Татарстан җөмһүриятенең 10 еллыгын бәйрәм итү көннәренә чакыралар Әмма Горький килә алмый, шулай да тантаналы бу бәйрәм белән кайнар котлап телеграмма җибәрә
1928-1929 еллардан башлап, 1934 елга кадәр Горький бер идеясен тормышка ашырырга тырыша. Бу—20 елларда үзара көрәшкән төрле әдәби төркемнәрне бергә берләштерү, аларны совет әдәбиятының бердәм, нык нигезенә әверелдерү 1928 елда Л. Авербахка әйтелгән бу фикере язучының төрле чыгышларында, башка шәхесләргә язылган хатларында да еш кабатлана. Гәрчә, ҮК каршында РАПП вәкилләре дә, А М Горький да партия әдәбият белән идарә итүне үз кулына алырга тиеш дип барсалар да, партиягә йөкләгән бу бурычны алар төрлечә аңлыйлар.
РАПП һаман да әдәбият белән үзе генә идарә итәргә омтыла, моңа партия тарафыннан боерык-күрсәтмәләр көтә Ә Горький исә, ҮК ярдәме белән нигезен барлык әдәби агым, юнәлешләрнең бердәмлеге тәшкил иткән совет әдәбиятын тудыру планын тормышка ашырырга тели.
Бу хакта ул Госиздат җитәкчесе А. Б Халатовка юллаган хатында ачык хикәяли1 Әлеге хатта түбәндәге юллар игътибарны җәлеп итә: “Партия слишком мало обращает внимание на литературный фронт Это плохо. Всесоюзным педагогом является партия в лице ЦК Или партия руководит литературой, или она не умеет руководить ею Нужно, чтобы умела, нужно созвать “врагов" под одну крышу и убедить их, в необходимости строгого единства”.
Әлеге хаттан күренгәнчә, Горький Россия әдәбиятында барган барлык бәхәс-
Нәкь менә А. Б Халатов аша Горький Сталин һәм партия вәкилләре белән элемтәләр алып барган
дискуссияләрдән хәбәрдар булган һәм мона тискәре карашта торган Әдәбияттагы бу көрәш төп максаттан—совет иленен эшче, хезмәт иясе массасын тәрбияләүдән ерагайта дип санаган
Россиягә икенче кайтуында да, ягъни 1931 елнын маенда, Горький бу карашын үзгәртми, нык тора
1931 елла Горький һәм РАПП җитәкчеләре арасында хезмәттәшлек башлана, алар беразга якынайгандай булалар РАПП язучылары сәнгатьтә I бишьеллык каһарманнарын сурәтләү бурычын куялар, хезмәт алдынгыларын әдәбият мәйданына өндиләр Шул җәһәттән кайбер язучыларны завод-фабрикаларга әдәбият түгәрәкләренә җитәкчелек итәргә, эшче халыкнын тормышын тулы яктырту өчен материаллар җыярга җибәрәләр А М Горький исә РАПП вәкилләрененбу адымын меннәрчә хезмәт ияләренең белемгә, фәнгә, иҗатка тартылуы, ягъни мәдәни инкыйлабнын яна этабы дип кабул итә
Ләкин РАПП җитәкчеләреннән аермалы буларак, А. М Горький эшче яшьләр ижат иткән әсәрләргә аек бәя бирә, аларны чын әдәби ядкарьләр рәтенә кертергә мөмкин түгел ди Андыйларга профессиональ язучылар ижат иткән әсәрләрне алмаштырырдай итеп түгел, ә бәлки матур әдәби үрнәкләрне тудыру өчен кирәкле “материал” дип карый
Горькийнын РАПП җитәкчеләре (Л Авербах, Н Шушканов һ б ) белән якынаюынын берничә сәбәбе бар Беренчедән, язучы РАППнын кайбер планнарын, идеяләрен, әдәбияттагы башлангычларын үз итсә, икенчедән, сонгылары да Горькиинын кайбер зур максатларын тормышка ашырырга булышлык итәләр Янә бер моментны күздән ычкындырып булмый, 1931 елның ахырында РАППнын иске җитәкчеләре— “налитпостовны" (Л Авербах, В Ермилов, В Киршон, А Фадеев) һәм яңа “башлыклар”ы (Ф Панферев, В Ильенков, В Ставский һ б) арасында туган катлаулы, куркыныч бәхәстә РАППнын иске вәкилләрен Горький белән якынаю коткарып кала 1931-1932 елнын кышында Л Авербах, А Афиногеновның Горький янына Соррентога (Италиягә) баруы да бәлки шунын белән бәйледер, һәм Горький янында соңрак Фадеев һәм В Киршон да булган дигән карашлар бар
РАП П җитәкчеләренең А М Горький белән, соңгысының большевиклар партиясе вәкилләре белән тыгыз бәйләнешендә сәяси сәбәпләрдән тыш, шәхси моментлар да бар әле. Л Авербахнын сенлссс—Горькийнын. якташы, ОГПУ җитәкчесе Г Ягоданынхатыны, ә аның әнисе (чыгышы белән ул да Т Нов городтан) агалы-энсле Свердловларның сеңлесс булганлыгы мәгълүм Кайчандыр Зиновий Свердловны Горький уллыкка ала Ләкин Зиновийны Сталин лагерьларыннан йолып калуда бу факт та ярдәм итми
Совет әдәбиятында сәнгатьчә эшләнеше ягыннан түбән әсәрләр иҗат ителүе 19201930 елларда әдәбият мәйданында барган каты бәхәсләр, төрле әдәби агым, төркемнәрнең эшчәнлеге, дөресрәге, көрәше белән бәйле Мәсәлән, РАППнын яна җитәкчеләре “Октябрь” журналы тирәсенә тупланалар (баш мөхәррире Ф Панферов) 1932 елда Л Авербах Горькиига язган бер хатыкда “ “Правда” битләрендә совет әдәбиятын алга җибәрә торган түгел, ин күп дигәндә, урта кул дияргә яраган әсәрләрне, китапларны совет язучысы өчен үрнәк дип игълан итәләр",— дип зарлана А. М Горький исә бу эшләрне "мәдәниятнең түбән тәгәрәвенә, әдәбиятның гадиләштерелүенә китерә” дип саный Горькиинын РАПП җитәкчеләрен (төгәлрәге, “авербахчылар" ны) яклап “Известия” дә бастырган мәкаләләре дә соңгыларының язмышын хәл итә алмый 1932 елның 24 апрелендә ҮК “Әдәбият-сөнгать оешмаларын үзгәртеп кору” дигән карар кабул итә Бу карар нигезендә 20 елларда әдәбиятта партиянең таянычы, терәге булган РАПП юкка чыгарыла Гәрчә, бу күренешне Горькийнын күптән көткән хыялы—әдәбиятта хакимлек итәргә омтылуының тормышка ашуы дип карасалар да, Горькийнын үзе өчен дә көтелмәгән хәл була ул
Әлеге карар Горький 1932 елда Россиягә кайтырга тиеш булган көннәрдә кабул ителә һәм бары тик язучы совет дәүләте чикләрен кичкәннән соң гына халыкка җиткерелә Алексей Максимович исә мондый карар белән киләшмәвен белдерә (Л Спиридонова М Горький диалог с историей —Наука. 1994)
Билгеле булганча. РАПП үзе үк партиянең әдәбияттагы идарәсе иде Аның эшчәнлеге партиянең үзәк комитеты тарафыннан контрольдә тотыла РАП П җитәкчеләре дә эчке сайлаулар, тәкъдимнәр аркасында түгел, бәлки югарыдан
РАППта җитәкчеләр, әйдәп баручы язучылар бер-бер артлы алмашынып кына
төшерелгән боерыклар буенча алмашынып килә РАППнын тоткан юлы ҮКның матбугат бүлеге билгеләгән юлга әверелдерелө Ә аның башында исә Борис Волин тора Үзе дә өдәбнятчы-“раппчы” буларак, ул—партиянең барлык карарларын, боерыкларын җиренә җиткерергә тырышкан кеше
торган Җитәкче урыннардан төшерелгәннәр “халык дошманы", "корткыч” дип игълан ителгән 20 еллардан башланган әдәбиятны зарарлы "элементлар" дан чистарту күренеше тиз арада гадәти хәлгә әверелеп китә Гаепсез килеш "халык дошманы” ярлыгын тагарга ярдәм иткән яңа буын җитәкчеләр, язучылар таякның рәхимсез башы үзләренә төшкәч, ягъни шундый ук бәлаларга юлыккач, аптырап калалар Коммунистлар партиясе уйлап тапкан ин ерткыч, мәрхәмәтсез бу "уен” ның асылын исән калучылар бары тик соңлап кына аңлый алганнар
РАПП җимерелгәннән сон Совет язучылары берлегенең оештыру комитеты төзелә Аның почетлы рәисе итеп А М Горький билгеләнә Рәисе вазифаларын И М Горнскии. сәркәтип вазифаларын В Я. Кирпотин башкара
Кайвакыт Горькийны Сталинның сәяси карашларын яклауда гаепләгән сүзләр дә ишетергә туры килә Соңгы елларда бу гаепләрне артык инкяр итмичә, язучының әдәби- иҗтимагый эшчәнлегендәге төп юнәлешләрне күрсәтергә омтылган хезмәтләр дә дөнья күрә башлады (В Баранов Горький без грима.—М1996; С Сухих Заблуждения и прозрения М Горького,—Н Новгород. 1992) Аларда Горький Сталин “социализмьГның рәхимсез, чын йөзен бераз кешелеклерәк, мәдәниятлерәк итү өчен көрәшүче буларак сурәтләнә Дөрестән дә, ул шәхес иреген кысуларга, партиянең җәмгыятьтә генә түгел, әдәбият өлкәсендә дә бюрократларча формаль, коры боерулар белән идарә итәргә омтылуына каршы чыккан кеше Элегрәк елларда бу күренешләр РАПП аша башкарылса, хәзер исә әдәбият белән түрәлек итәргә яңа төркем—“партияле-язучылар". "коммунист-язучылар” килә
Шуны әйтергә кирәк, партияле булу-булмауга карамастан, әдәбиятта чын талантларның өстенлек итүе өчен, әдәби телнең сафлыгы, язучының исә белемле, һәрнәрсәдән хәбәрдар, зыялы булуы өчен көрәшне Горький Язучыларның I съездына кадәр дә. аннан соң да алып бара Аның фикереңчә, парбилеты булган, билгеле бер дәрәҗә биләгән кеше әле җисеме белән дә гаделлек, дөреслек яклы коммунист дигән сүз түгел
Фикердәше, якын танышы Л Б Каменевның С М Кировны үтерүдә гаепләнүе, аннан сон бөек язучының һаман да халыклар юлбашчысы Сталин турында очерк язмавы, үзе оештырган язучылар съездында партиясез .әдипләрне югары күтәрүе—болар барысы да Сталин алдында Горькийның дәрәҗәсен төшерә Ана карата матбугатта каты тәнкыйть сүзләре белән чуарланган мәкаләләр күренә башлый Ждвап рәвешендә Горький да мәкаләләр яза, ләкин, архивлардан табылган бүгенге мәгълүматларга караганда, алар матбугатка үтмиләр Димәк, аның сүз иреге кысыла, хәтта аралашу мөмкинлеге дә тарайтыла.
Горькийның әдәби-иҗтимагый эшчәнлеген күзәтеп, түбәндәге нәтиҗәләргә килергә мөмкин Совет әдәбиятының асылы бертөрле, соры булуы, сәнгатьтә идея эчтәлеген читкә кагып, тышкы формалар белән мав.ыгу аны да канәгатьләндерми Ә менә Горькийның 30 елларда ясаган чыгышлары, әдәби телнең сафлыгы, каләм иясенең культуралылыгыөчен көрәше әдәбият-сәнгать эшчәнлеген каты контрольдә тоткан хаким сыйныф тарафыннан әдәбиятта бердәм “авторитар” стиль, ныклы бер метод—"социалистик реализм" алымын урнаштыру өчен оста файдаланылган Әдипнең теге яки бу язучы әсәрендәге кимчелекләргә карата тәнкыйди чыгыш ясавы була, партия идеологлары бу каләм осталарына каршы аяусыз көрәш башлыйлар, ул шәхесләрнең үзләрен генә түгел, иҗатларын да халык хәтереннән, тарих битләреннән сызып ташларга тырышалар.
Дөрес, Горькийны гөнаһсыздип исбатларга җыенмыйбыз Гаять катлаулы, каршылыклы шәхес ул Мәсәлән, аның төрле юнәлештә иҗат иткән—пролетар, крәстиян язучыларына, “юлаучылар" га мөнәсәбәтен генә алыйк Крәстиян язучыларына, аларның әсәрләренә гомере буе тискәре мөнәсәбәтен үзгәртмәгән хәлдә, калган ике төркемгә карашлары үзгәреп торды. Югарыда утыручы хөкүмәт вәкилләре бу үзгәрешләрне бик тиз “тотып алып", совет әдәбиятын, җәмгыятен башкача уйл ый белә торган, хөр фикерле адәмнәрдән “азат итә" тордылар Кайвакыт Горький иҗатын якын итүләре, аның белән шәхси таныш булулары да соңгыларын фаҗигадән коткарып кала алмады
Рус әдәбияты, андагы төрле процесслар турында сөйләгәндә без аларның татар әдәбиятына да кагылуын, тәэсир итүен күрсәтми үтә алмыйбыз Татар язучылары, шагыйрьләре дә ирексездән илдә, әдәбиятта барган сәяси бу көрәшкә тартылалар
Мәгълүм булганча. 1920 елда Татарстанда яңа матбугат оешу язучыларның илһамланып эшкә керешүенә сәбәпче була. Рус әдәбияты үрнәгендә “Октябрь".
“Часовой". “Завод" кебек әдәби төркемнәр барлыкка килә Аеруча, “Октябрь" әгъзалары "социализм өчен хезмәт итү. буржуазия, мещанлык, динчелек идеологиясенә каршы көрәшү" кебек лозунглар белән коралланып, татар язучыларына йогынтысын көчәйтергә тырышалар
УЛ елларда татар әдәбиятын .за идеологик максатларда файдалану күренешләре күзәтелде Анынтөп оештыручылары Ш Усманов, Ф Бурнаш, К Нәҗми, Г Кутуйлариде Мондый юнәлеш вәкилләре ‘иске әдәбият үзенең чикләнгән кануннары, буржуаз жәмгытьне сурәтләве, дин әһелләренә дан җырлавы белән бергә себереп түгелергә тиеш” кебек идеяләрне алга сөрде Шул сәбәпле 1917 елга кадәрге гаять талантлы сүз осталарыбыз (Дәрдмәнд, Ф Әмирхан, Г Камал, Г Исхакыи, Ш Камал, С Сүнчәлән, Ш Бабич һ б ) "чүплек башына'* чыгарылып ыргытылалар Бай мирасыбызны шулаИ кире кагып, татар мәдәниятен мен еллык тамырларыннан аерып кую иде бу Анын ачы нәтиҗәләрен бүген татыйбыз Билгеле бер шәхес иҗатын, исемен юк итү, пычрату тиз булса да, милләте өчен башкарган фидакарь хезмәте халык хәтерендә озак саклана Әмма бөтен бер җәмгыять ялганга корылганда хакыйкатьне киләсе буыннарга җиткерү җинел эш түгел Бәлки шуңадыр да милләтебезнең асыл затлары турында чын, дөрес тулы мәгълүматларны бүген дә җыеп бетерә алганыбыз юк
40-50 елларда галимнәребезнең зур тырышлыгы белән Г Тукай, Г Ибраһимов. М Гафури, Ф Әмирханнарның исемнәре кабат әдәбиятыбызга кайтарылды, уку йортларында алар иҗаты өйрәтелә башлады
Алда әйтеп үтелгәнчә, Октябрь инкыйлабы һәм аннан соңгы еллардагы әдәбиятта байтак яна исемнәр пәида була Иске тормышны үзгәртеп коруга багланган өметләрнең акланмавы, яна җәмгыять төзүгә рухланган яшьләрнең иҗади дәртен сүндерә алмый Ул еллардагы әдәбият “авызыннан ялкын һәм төтеннәрен беркетеп торган янартауны хәтерләтә” ди Т Нурмөхәммәтов (Җидегән йолдыз яктысы . "Мәдәни җомга". 1998, 19 сан) 1929 елда бер төркем татар язучылары Г Ибраһимов янында Ялтада булып кайталар Ләкин репрессияләр дулкыны башлангач, милләтчелектә гаепләнгән (дөрестән дә большевик тәмугында үз милләте өчен көрәшкән) Г Ибраһимов белән элемтәдә булган (сөйләшкән, күрешкән, хат алышкан) һәр татар зыялысына бу хакта исенә төшерәләр Күпләр өчен бу очрашу гаепләү акты булып янгырыи
Сонгы вакытларда Г Ибраһимов иҗатын өйрәнү бераз сүлпәнәйгәндәй булды Моңа аның Совет дәүләтендә калып, совет татар әдәбиятының күренекле вәкиленә әйләнүе дә тәэсир итми калма-гандыр Ул коммунистларга ярарга тырыш-кан, аларга җайлашкан дигән фикерләр дә бар Ләки н галимнәребез раславы буенча, Г Ибраһимо в революциягә кадәр ни дәрәҗәдә милләт җанлы кеше булса, илдә большевиклар хаки мияте урнашкач та бу инануыннан баш тартмаган, ягъни халкына хезмәт итү, анын азатлыгы өчен көрәшүдән туктамаган Аның 1927—1928 елларда Татарстан республикасының 10 еллыгы көннәрендә ясаган чыгышында төрле өлкә, төбәкләрдә яшәгән татарларның берләшергә тиешлеге, бер мәдәнияткә ия булган төрки халыклар арасында милли элемтәләр урнаштырырга кирәклеге хакындагы әһәмиятле фикерләр яңгырый
Бүгенге көнд ә Г Ибраһимов әсәрлә-ренә яңача караш, ммлли реализм күзлеген-нән чыгып ясалган ти кшерүләр таләп ителә Әдипнең 20 - 30 еллар татар зыялылары өчен җитәкче, яшь язучылар өчен өлге булуы, аның иҗаты белән дә, шәхси тормышы сакланып калган Татар яшьләренең яраткан шагыйре—күк йөзедәй зөшәр
Ф И Шаляпинның оныгы Дассия Робертсон- белән дә һәрдаим кызылсынып торуларын Шаляпина музейда кунакта (1998 ел) А М Горький музеенд а саклана торган
кызыклы фоторәсем дә дә лилли Анда татар язучылдрынын 1929 елда Ялтада Г Ибраһимов белән очрашу мизгеле сурәтләнгән 20-30еллпрда Казанда төрле кызыклы мәдәни кичәләр оештырыла Мәсәлән, 1930 елның 15 маенда Казанда “Такташ һәм Кутуй” кичәсе үткәрелүе хакындагы афиша
күзле, артка
тарап куйган, бераз дулкынланып торучы җитен-сары чәчле Һади Такташ, һәм бер
елмаюы белән генә дә меңнәрчә хатын-кызны үзенә гашыйк итә торган, укучы
күңеленә рухи матурлык җырчысы булып кереп калган Гадел Кутуй шигырь сөючеләр
алдында чыгыш ясыйлар Г Кутуй үзенең—“Заман", “Безнең курай", “Бала". “Кеше''.
Сәлимә", -Талаш", “Тән фронты”, һ. Такташ исә “Ждвап", Мәхәббәт тәүбәсе".
"Мокамай". “Алсу", “Синдошманым минем", “Чигенү", “Күләгәләр",
‘Үтепбарышлый". "Киләчәккә хатлар". “Нәни шаяртулар” кебек әсәрләрен укый
Шунда ук тамашачылар “Такташ белән Кутуй шагыйрьләр", “Такташ белән Кутуй
язучылар" темасына Г Галинең докладын тыңлыйлар Кичәдән соң сорауларга җавап
бирү, ике бөек шагыйрь иҗатына багышланган күргәзмәне карау оештырыла
Гадел Кутуй 30 елларның икенче яртысында татар зыялылары темасына багыш-
ланган хикәяләре белән дә танылып өлгерә “Тапшырылмаган хатлар". “Илһам",
“Солтанның бер көне". “Вөҗдан газабы". “Сагыну" кебек әсәрләре аны үлемсез итте Ә
менә Һади Такташнын язмышы аянычлы 20 елларда аңа “кулак җырчысы", “анархист",
“индивидуалист" дигән ярлык таккан булсалар, безнең көннәрдә дә Такташ исеме
тирәсендә мона охшаш чыгышлар тагын ишетелә башлады 90 еллар башында аның
“Мокамай", “Алсу"лары шул чордагы хәлләрне бозып күрсәтә, “Күмелгән кораллар".
“Камил" пьесалары исә вульгар социалогизм шаукымына юлыккан әсәрләр рәтенә керә
дип тәнкыйтьләүчеләр дә табыла Әмма Такташ иҗатында игътибар ителергә тиешле
бер идея бар: ул да булса—аның иҗат нигезенең асылында нәрсә ятуы Заманында
шагыйрь “Ижадиятем турында” мәкаләсендә “яна заманның яңа шигърияте иске
классика казанышлары дәрәҗәсендә булырга тиеш" ди һәм ул классика казанышларын
чорга җавап бирерлек яңа баскычка күтәрү кирәклегенә басым ясый (Гайнетдинов М
Такташ һәм такташлык турында "Казан утлары". 1991. 1 сан)
“Тормышны, идеологияне нигездән яңарту революция, партия, совет дәүләте
тарафыннан гына башкарылырга хаклы", әдәбиятны шушы максатка ирешүдә бер
корал гына дип санаучы “пролетар" юнәлеш вәкилләре Такташның фикердәшләренә,
беренче чиратта анын үзенә ташланалар 1923 елда “Чаян" журналында шагыйрьгә
каршы тәүге пычрак тәнкыйть сүзләре атыла Әдәбият белгече М Гаинетдинов
фикеренчә. аңа “бүген безгә билгеле булмаган ниндидер формаларда" көчле басым
ясаулары да бар Чөнки шагыйрь үзенең элеккеге иҗатыннан рәсми рәвештә баш
тартуын белдергән “Такташ үлде" дигән шигырь яза Әмма эзәрлекләүләр тукталмый
Шул ук 1923 елда К Нәжми дә “Такташизм” дигән мәкалә бастыр,а (“Татарстан "гәзите,
1923. 2 декабрь)
Үз халкының язмышы турында уйланырга җөрьәт иткән милләтебезнең асыл
уллары әнә шулай үз замандашлары тарафыннан яклау тапмыйча, аңланылмыйча,
кыйлган гамәлләренә дөрес бәя ала алмыйча бер-бер артлы юкка чыгарылалар Татар
әдәбиятының һичшиксез талантлы шагыйрьләреннән берсе һ Такташны ул чорда
“юлаучылар" төркеменә кертәләр 20 еллар “пролетар" әдәбияты исә аның иҗатының
гыйсъянчылык сыйфатларын өнәп бетерә алмый, чөнки Такташ—“алдынгы яңарыш
юлбашчысы, намус көрәшчесе" Төрле ялган гаепләргә дә карамастан, шагыйрьлек
миссиясенә тугъры калган Такташ бүгенге татар әдәбиятының ядкарьләре саналырга
хаклы “Мокамай". "Алсу". “Киләчәккә хатлар" кебек әсәрләрен тудыра алган Әлеге
әсәрләрендә ул. үзе әйткәнчә, “миллионнарның йөрәк хисен җыеп йөрүче, туып та әле
исем бирелмәгән хисләренә исем бирүче" булып гәүдәләнә.
Үткен телле, ялкын йөрәкле Такташ гомеренең сонгы көннәренә кадәр “Азат
хатын". “Авыл яшьләре" журналларын чыгаруда катнашу белән бергә, “Чаян" да да
хезмәттәшлек итеп килә А М. Горький музеенда аның “Чаян"да эшләвен дәлилләүче
“таныклама"сы саклана.
Азат тормыш, җәмгыять төзү өчен килгән яна буын яшьләре арасында 19
яшендә большевиклар партиясенә тугрылыклы калырга ант иткән Шамил Усманов та
була Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең сәясәт бүлеген җитәкләгән бу коммунист
1923 елда Солтангалиевне яклап чыгыш ясый, һәм алып барган сәясәтләренең асылына
ишарәләп, коммунистлар партиясен “кара русчылык"та (шовинизмда) гаепли
Татарстан җөмһүриятендә дәүләт теле буларак татар телен дә калдыру мәсьәләсен дә
к үтәреп чыга
Сәяси эшчәнлек белән бергә әдәбият өлкәсендә каләмен сынарга да өлгерә Ш
Усманов Анын гражданнар сугышын яктыркан “Памирдан радио", “Легион юлы".
“Кичеккән фәрман" әсәрләре татар сугышчыларының каһарманлыкларын сурәтлиләр
һәм әдәбиятыбызның үлмәс исемлеген тәшкил итәләр Әмма 1937 елда кулга алынгач
аңа нәкъ менә шушы әсәрләре өчен җавап бирергә туры килә Аларны “милләтчелек"
рухында “язылган" әсәрләр дип игълан итәләр Кайчандыр бер “иҗат арбасы" нда
утырган
каләмдәшләрен Ш Усмановка “милләтче”, “вәлидичелекне пропагандалаучы” дигән
ялган гаеп тактырып, уртак максат—милләтенә хезмәт итү уе белән янган кешеләрне
партия идеологлары үзара каршы куялар Алай гына да түгел берсе тарафыннан
икенчесен юкка чыгарталар
Ә Ш Усманов үз халкын сөйгән, анын мөстәкыйльлеге, киләчәге өчен
борчылган “милләтче"—большевик, әсәрләрендә унай герой итеп татар
сугышчыларын сурәтләми кемне сурәтләсен?! I Татар бригадасы комиссары Ш
Усманов үзе күргән, чынбарлыкта булган вакыйгаларны чагылдыра Шулар аша
инкыйлабнын кеше акылына һәм рухына ясаган тәэсире ачыла.
А. Горький музее архивында Ш Усмановнын берничә шәхси әйберләре белән
рәттән “Подпоручик Даниловның үлеме” хикәясенең русча кулъязмасы да саклана
Әлеге әсәр Горький га юлланган була Горький исә аңа төзәтмәләр керткән һәм хикәягә
кыскача гына бәя биргән
Әлбәттә, авторның психологик моментларны, тискәре героиның эчке
кичерешләрен тасвирлаган урыннарны ул елларда гомумән кабул итмәгәннәр Бүгенге
көн өчен аларнын әһәмияте зур булырга мөмкин Әлеге күренешләр Ш Усмановнын да
революциягә кадәр үк формалашкан татар әдәбияты традицияләренә таянуы турында
сөйләмиме?! Бәлки әлеге язучының әсәрләре дә инкыйлабтан соңгы чорда татар
халкының азатлыгы, мәдәни үсеше өчен көрәш тарихын яктырткан әсәрләр исемлеген
тәшкил итәргә хаклыдыр?!
А М Горькийнын татар әдәбиятына мөнәсәбәтен күрсәткәндә анын 1935 елда
язучы, Горький музееның беренче директоры М Н Елизаровага язган хатындагы
түбәндәге сүзләрен игътибарсыз калдырсак, 30-40 еллар татар әдәбияты үсешенең
мөһим сәбәпләреннән берсенә күз йому булыр иде “Я горячо желаю яркого рассвета
татарской поэзии и прозы, но это может быть достигнуто только очень строгим
отношением к задачам литературы" (М Гайнуллин Горький и татарская литература —Казан.
1944)
Революцион рухлы чор әдәбиятында Горький үзәк фигураларның берсе
саналганда бу сүзләрнең этәргеч көче гаять зур булган, яшь татар язучыларына иждт
дәрте өстәгән Мәсәлән, күренекле татар драмагургы Ф Бурнаш 1937 елда Горькийнын
“Ана" романын татарчага тәржемә итә
Революциягә кадәр үк ул “шигъриятнең иң югары нокталарда торган” II әсәре
белән таныла Ә 1917 елда драматургия өлкәсендә дә көч сынап карый һәм әдип исемен
үлемсез иткән "Таһир—Зөһрә", “Яшь йөрәкләр" пьесаларын яза Беренчесен 1918 елда
Г Карцев сәхнәгә куя Әлеге әсәрләрдә милли әдәбият традицияләре дәвам иттерслә
Ләкин соңрак—совет хөкүмәте елларында иҗат ителгәннәрендә ("Хөсәен мирза”,
"Камил карт") совет идеологиясенең аерылгысыз билгеләре булган "кызыллык”,
пионер, комсомол эшчәнлеге, дин әһелләреннән көлү кебек күренешләр әсәрләренең
милли асылын күмеп китәләр Шул сәбәпле бүгенге көн укучысы .шарны күреп
бетермәскә мөмкин. Әмма партиячел тәнкыйть моны тиз тоеп ала һәм Ф Бурнашка,
әдәбият галиме А Әхмәдуллин язганча, “эшчс-крәстиян әдәбиятын агулаучы” дигән
тамга сала
Беренче тапкыр Ф Бурнаш Казанга 1920 елларда килә һәм Г Ибраһимов
фатирында туктала Башкалада яшәү дәверендә ул Г Тукай, Дәрдмәнд, К Тинчурии
иҗатларын өйрәнә, аларга үз бәясен бирә
1927—1928 елларда драматург буларак танылып өлгергән Ф Бурнашны Татар
академия театрының житәкчссс итеп куялар. Шул елларда ул Ш Усманов, К Нәҗмиләр
белән бергә “Октябрь" төркемен оештыра Ә 1933 елдан әдәби тәржемә белән
шөгыльләнергә керешә 1933—1938 еллар аралыгында Тургеневнын "Аталар һәм
балалар”, Толстойнын "Хаҗи Морат", Островскийнын “Корыч ничек чыныкты"
Пушкинның “Евгений Онегин", Горькийнын “Ана романнары өстендә эшли
Ләкин совет әдәбиятында соцреализмнын “атасы" саналган А М Горький
әсәрен—большевиклар үз эшчәнлегендә лозунг итеп күтәргән “Ана" романын
тәржемә итү дә Ф Бурнашны "милләтчслск"тә гаепләүдән коткарып кала алмый
Сталин репрессиясе елларында хаксызга шәһит киткәннәр арасында ул да була
1934 елнын 29 июлендә Казанда Совет язучыларынын I Бөтентатар корылтае
була А. М Горький музее архивында алеге корылтай утырышының беркетмәсе
(копиясе) саклана Анда күрсәтелгәнчә, идарә составына түбәндәге язучылар кергән “К
Нәҗми, К Тинчурин, Гомәр Гали, Гомәр Толымбай, Хәсән Туфан. Ләбиб Гыйльми, К
Төхвәтхдлнн. 3 Ризванов, Б Красный" Кандидатлар исемлегенә исә
“Ш. Камал, Мирсәй Әмир, Ибраһим Гази” исемнәре теркәлгән. Бу вакытта идарә рәисе
Кави Нәжми була.
Әмма 1936 елның 26 октябрендә ВКП(б)нын Татарстан өлкә комитеты "Татар
совет язучылары осшмасынын эшчәнлеге турында” дигән карар кабул итә. Бу карар
нигезендә нәкъ ярты елдан соң (1937 елның апрель-маенда) Кави Нәжми һәм татар
язучыларынын күпчелеге кулга алына. Татар совет язучылары идарәсе рәисе men
Ләбиб Гыйльми куела. Ләкин алар берсе дә бу урында озак тукталып тормыйлар.
Сталинның үлем конвейеры татарның зыялы катлавын тизрәк юкка чыгарырга ашыга.
Совет язучыларынын I Бөтенсоюз корылтаенда делегатлар men Татарстан
язучылар идарәсеннән A. М. Горький һәм аның белән берлектә Г. Ибраһимов, К.
Нәжми, К. Тинчурин, Г. Гали, Г. Нигьмәти, Г Толымбай, Ф. Сәйфи, И. Гази, Л.
Гыйльми сайланалар.
Әлеге корылтай хакында Гаяз Исхакый Берлинда үзе нәшер иткән “Яңа милли
юл” журналында “Кызыл әдәбият” дигән мәкалә бастыра (1934, 9 сан).
1918 елда большевиклар идеологиясе белән килешмичә чт илгә киткән Г.
Исхакый, Й. Акчура, Г Терсгулов, Ф Туктаров Россиядә барган сәяси вакыйгалар
белән кызыксынып торалар. Совет хөкүмәте үткәргән милли сәясәт, дингә каршы
һөҗүм, әдәбият-мәдәният өлкәсендәге үзгәрешләр, татар халкының зыялы катлавын
юкка чыгару аларны аеруча борчый һәм кулларына каләм алырга мәҗбүр тә. Комму-
нистлар алып барган мәкерле эшчәнлекне бигрәк тә Г. Исхакый каты тәнкыйтьли.
Мәсәлән, татар совет әдәбиятының торышын чагылдырган бер язмасында (“Яңа милли
юл”, 1937, 8 сан) югарыда телгә алынган татар совет язучыларын тәнкыйть утына тота.
Әлбәттә, 1917 елгы октябрь революциясенә кадәр чәчәк атарга өлгергән татар
әдәбиятының 20—30 еллардагы халәтен күрү (ә ул вакытта әдәбият чыннан да авыр
чор кичерә) татар әдәбияты-мәдәниятен үстерүгә гомерен багышлаган Г. Исхакый
өчен авыр булгандыр.
Музейның татар әдәбияты бүлегендә Хәсән ага Туфанның трубкасы саклана.
Ни кызык: зур булмаган менә шушы шәхси предмет, миңа калса, аның хакында күп
нәрсә сөйли. Әлеге трубкага караган саен хаксызга рәнҗетелгән, гомеренең ахырына
кадәр рухи бу җәрәхәтне ямап бетерә алмаган шагыйрь алдында баш иясе килә.
Истәлекләрдән күргәнчә, X. Туфан Казанга һ. Такташ ижатына гашыйк
булганга килә. “Такташның шигырь кыңгыравы көмеш кыңгырау гына түгел, алтын
кыңгырау булып тоелды. Эшләрне ташлап, Такташлы Казанга килдем...”—ди ул.
Казанда иҗади эшчәнлеген башлаганчыга кадәр X. Туфан “Милли шура”
җитәкчелеге астында эшләүче татар яшьләре оешмасының җитәкчесе була. Әлеге
түгәрәк әгьзаләре татарларның мәдәни автономиясе кайсы сыйныфтан чыгуына кара-
мастан, башка милләткә кабалага төшмәс өчен, татарларның үзара берләшергә
кирәклеге турындагы идеяләрне алга сөрәләр һәм бу эшне большевиклар партиясе
хакимлегеннән башка, мөстәкыйль алып барылырга тиеш дип саныйлар. Г. Исхакый
һәм башка әдипләрнең әсәрләрен сәхнәдә куеп, концертлар, милли жыр, көйләребез
аша татар мәдәни автономиясен пропагандалыйлар. 1922 елда әлеге түгәрәк таркалгач,
яшьләр Читадагы большевик татарлар җитәкләгән мөселман клубына кушылалар.
1940 елда кулга алгач, нигездә “Ат” поэмасына таянып һәм бу милли
эшчәнлеген дә исенә төшереп, X. Туфанны совет хөкүмәтенә каршы эш йөртүдә
гаеплиләр. Шагыйрьнең шигъри хыялы сурәтләнгән вакыйгалар аның үзе өчен
фаҗигагә әверелер дип кем уйлаган?!
“Ат” поэмасының эчтәлеген дөрес бәяләү өчен 3 тапкыр тикшерү комиссиясе
төзелә. Беренчесендә—А. Шамов (Татгосиздатның матур әдәбият бүлеге редакторы),
өченчесендә—Шәйхи Маннур, Гази Кашшаф (Татгосиздатның матур әдәбият бүлеге
җитәкчесе) катнаша. Соңгы комиссиянең нәтиҗәләре шагыйрь язмышы өчен хәлиткеч
роль уйный: X. Туфан гаепле дип табыла.
Бөек Ватан сугышыннан сонгы елларда да татар әдәбиятында исемнәрен авыз
тутырып әйтерлек, ихтирам белән телгә алырлык язучыларыбыз күренә башлады. М.
Әмир, И Гази, А. Шамовлар белән янәшә Ф. Хөсни, Г. Бәширов, Ә. Еники, Г
Әпсәләмов, Г. Ахунов, Н. Фәттах, М. Хәсәнов, А. Гыйләҗсв, М. Мәһдиев, X. Сәрьян,
Ә. Баянов һ. б. кебек татар прозасын төрле темалар, оригиналь әсәрләр белән баеткан
күренекле каләм осталарын атый алабыз. Әдәбиятта аларнын һәркайсысының
кабатланмас үз йөзе бар. Әйтик, Ф. Хөсни, Ә. Еники, Г. Бәшировларны үзенчәлекле
шәхси стильләренә карап, ихтирам белән аерып йөртсәләр, А. Гыйләжев, Г. Ахунов,
Н Фәттах, М Мәһдиен кебекләре исә, чынбарлыктагы актуаль проблемаларны
сәнгатьчә оста тасвирлап, укучы күнслсн тетрәндерерлек итеп сурәтләүләре белән
хәтердә калалар
Торгынлык елларында ижат иткән язучылар “әдәби әсәрләрнен бары идея
ягыннан гына’ бәяләнүен хәтерлиләрдер. Шул чорнын идея ягыннан йомшак әсәрләре
рәтенә А. Гыйләжевнын ‘Өч аршин жир", Ә Еникиның ‘Рәшә" повестьлары кертелә
һәм "идея ачыклыгы” җитмәүдә гаепләнә. Әмма нәкъ менә шушы язучылар Г
Ибраһимов, Г Исхакый, Ф Әмирхан традицияләрен дәвам иттеләр, төгәлрәк әйткәндә,
кеше күнслсн сурәтләүдә психологик осталык күрсәттеләр. Димәк, алар кеше күнелен
сафландыра торган хакыйкатьне эзләүдән туктамадылар. Шул ук вакытта тоталитар
көчкә турылан-туры каршы да чыга алмадылар. Заманасы шундый иде.
Совет хөкүмәте алып барган астыртын милли сәясәтнең нәтиҗәләре татар
дөньясында үзен озак көттермәде. Татарстанда яшәүче халыкнын бары 7 процентка
якынына гына үз ана телендә белем алу насыйп булды Татар азучыларының алдынгы
карашлылары бу хәлләргә битараф кала алмады, әлбәттә. Мәсәлән. Н Исәнбәтнең
“Культур Шәнгәрәй”, Ә Еникинең “Әйтелмәгән васыять”, Ш. Хөсәеновнын “Әни
килде", А. Гыйләжевнен “Жомга көн кич белән” һ. б. әсәрләрдә манкортлыкнын төп
сыйфатлары—милләтнең үз телен, гореф-гадәтләрен югалта баруы, имансызлык,
динсезлек мәсьәләләре ачык чагылды.
Шул ук Ә Еники, завод-фабрика төтенен тасвирлауга, "кара алтын"
суыручыларга дан җырлауга караганда, кеше күнслснсн тирәнлеген ачып бирүне
өстенрәк күрде
Үз вакытында И. Гази да халык язмышы өчен кайгыртучы, "большевик тунлы",
ләкин “милләтче йөрәкле" каһарманнар иҗат итми кала алмады
Шулар белән бергә өстән төшерелгән күрсәтмәләрне үтәргә буйсындырылган,
башкача уйлануны башына пи китермәгән, татар халкының милләт буларак бетүгә
дучар ителүен аңлый алу дәрәҗәсеннән ерак торган зыялыларыбыз гына да күпме
иде?! Бу уңайдан халыкнын күнсл көзгесе булган әдәбиятыбызга карата Н Фәттах
әйткән сүзләрне искә төшерәсе килә: "Минем аңлавымча, бүгенге татар прозасының
80-90 проценты уртакул әсәрләрдән тора" (Гаделлек нигез булсын" “Казан утлары”,
1989, II сан)
Октябрь инкыйлабыннан соң туган яна җәмгыятькә ана дан җырлаучы яна
әдәбият та кирәк иле Мондый әдәбият “тудырылды" да 30 еллардан башлап анд
коммунистлар партиясе билгеләгән “социалистик реализм" юл күрсәтеп килде
Нәтиҗәдә, яшәешнең асылын чагылдырырга тиешле, хакыйкать кануннарына таянып
ижат ителгән әсәрләре белән укучының күнслсн сафландырырга (икейөзлелек,
куштанлыктан арындырырга) тиешле әдәбиятыбыз нинди хәлгә төште'’! Ул Үзәк
Комитетның "карарларын кыйбла итеп", большевикларның ялган-мәкергә корылган
идсологик күрсәтмәләренә нигезләнеп язылган, тормыш-чынбарлыкган ерак торган
әсәрләр белән тулды. Алай гына да түгел, кайсы чор кешесе алып укыса да үзенә
әхлакый- гүзәл сыйфатлар кабул игәрлек тәрбияви тәэсирен югалтты. Аларнын
кыйммәте бары тик билгеле бер чор өчен генә сизелерлек булды
Безнеңчә, милли ядкяр саналырлык әсәрләр бары тик үз милләтеңне борчыган
әһәмиятле, актуаль мәсьәләләрне, проблемаларны күздә тотып язганда гына туа ала
Башка телгә тәрҗемә иткәндә дә алар бөтен тулылыгы белән чит милләт вәкиленә
җиткерелә алмый
Бүген татар халкын борчуга салган тема—милли үсеш, яңарыш һәм дә мөстә-
кыйльлекнең ахыргача җиткерелүе мәсьәләсе. Әйе, халыкның үткәне, андагы бәхәсле
якларны яктырткан бик күп әсәрләр ижат ителде. Әмма милләтнең бүгенге торышына
аек. дорес бәя биргән, киләчәген күрәзәчелек итәргә алынган, милләтенең иминлеге
өчен көрәшергә әзер, батыр йөрәкле, пәйгамбәрдәй язучыларыбыз табылырмы7!