Логотип Казан Утлары
Драма

ЯШЬЛӘЙ СӨЙГӘН ЯРЛАР

замана.
—Әйдә, әйдә!
—Кайда, кайда!
—Әйдә барыйк урманга.
Урман буйлары абага.
Урман суы шәп ага.
Авылыбызда бер чибәр бар -
Әйдә, салыйк шобага.
Римма йөгереп алга чыга да үләнгә барып ята.
Р и м м а Шушы чәчәкле үләннәр өстендә, шушы йолдызлар астында үләргә ирек бирегез миңа!
Дамир. Юләрләргә үләргә рөхсәт юк!
Р и м м а . Юләр барыбер үләндә үләр!
Люция. Юандыр гәүдәң. Мичкәне хәтерләтәсең. Чиләк белән өстеңә су ташый башлаганчы тор!
Рафаэль. Ха-ха-ха!
Римма Их. көнләшмәсен иде кешеләр' (Торып кагына.) Берәрегсз тәгәри аламы тагын?
Иван. Мин тәгәри алам.
Рафаэль. Терсәге ямаулы костюм белән шуышып та йөреп була.
Фоат Садриев
ЯШЬЛӘЙ СӨЙГӘН ЯРЛАР
Катнашалар:
Рафаэль Дамир Иван Гүзәл Римм а Ләйлә Люция

Беренче кисәк
Ык буендагы әрәмәлек. Җәйге кич, сандугачлар сайрый. Алдан ике кулын кесәсенә тыккан Рафаэль һәм гитара уйнап Дамир керә. Аларга рюкзак аскан һәм башка кирәк-ярак тоткан Иван, Римма, Ләйлә, Люция ияргән. Барысы да җырлыйлар.
—Әйдә, әйдә!
—Кайда, кайда?
—Әйдә барыйк урманга.
Урман буйлары абага.
Урман суы шәп ага.
Авылыбызда бер чибәр бар - Әйдә, салыйк шобага.
Чакрым саен телеграмм.
Чакрым саен багана
Безнең хәзерге яшьләргә
Килде рәхәт замана.
—Әйдә, әйдә!
—Кайда, кайда!
—Әйдә барыйк урманга.
Урман буйлары абага.
Урман суы шәп ага.
Авылыбызда бер чибәр бар -
Әйдә, салыйк шобага.
Римма йөгереп алга чыга да үләнгә барып ята.
Р и м м а Шушы чәчәкле үләннәр өстендә, шушы йолдызлар астында үләргә ирек бирегез миңа!
Дамир. Юләрләргә үләргә рөхсәт юк!
Р и м м а . Юләр барыбер үләндә үләр!
Люция. Юандыр гәүдәң. Мичкәне хәтерләтәсең. Чиләк белән өстеңә су ташый башлаганчы тор!
Рафаэль. Ха-ха-ха!
Римма Их. көнләшмәсен иде кешеләр' (Торып кагына.) Берәрегсз тәгәри аламы тагын?
Иван. Мин тәгәри алам.
Рафаэль. Терсәге ямаулы костюм белән шуышып та йөреп була.

Иван. Ялгышасын. Ялгышасын Ул минем өчен мен сумлык костюм- чалбардан да кадерлерәк.
Рафаэль Ямавы ефәкмени9
Иван. Кадерле истәлек булганга
Рафаэль Керәшен халкы искегә мөкиббән китә инде ул.
Ләйлә. Әле генә керәшен җыры җырлап килүебезне онытма
Рафаэль. Кит аннан!'
Люция Таптыгыз сүз! Әйтер идем инде
Римма. Әнә йолдыз атылды
Дамир Ыкка төшеп чумды
Иван Оча торган тәлинкә булмасын тагын
Люция. Әгәр чит планетадан шушында төшеп, әйдә безнен белән дисәләр Икс дә уйламыйча ияреп китәр идем
Дамир Ә Рафаэль?
Рафаэль Люциядән каламмы сон!
Люция Ә мин үзем генә китәр идем
Римма Чибәррәк егет эзләп түгелдер бит7
Дамир Андагы егетләр бер күзле. биш авызлы ди, биш авызы да сакал- мыек эчендә ди.
Римма Йон арасыннан эзләп табып үбеп бетерешле түгел икән
Дамир Авызларының берсе ашаганда икенчесе сөйләшә, өченчесе сызгыра, дүртенчесе гырлый, бишенчесе җырлый ди
Рафаэль Кызык, алар да безнеңчә җырлый микән7
Дамир Юк, алар менә болай җырлый (Гитарада уйлан җырлый)
Тир-там, тир-там. Җырлагыз кызлар Күзләремә балкып тулган Кичке йолдызлар Кичке йолдызлар
Римма Туктагыз әле. мәмкәләр. без кайчан чәй куябыз7
ЛӘЙЛӘ ҮЗСМ СУ ӘЛЫП киләм
Люция. Римманын бөтен уе ашауда.
Римма Ашаган малда өмет бар
Иван Кайнар чәй эчеп җибәрсәң, дөнья яктырып китә инде ул.
Рафаэль Безнен лимонад җитәрлек Чәй куймыйбыз
Дамир Учак ягып җибәрергә кирәк, җәмәгать. (Гитарасын агачка лчә) Римма Су да кирәк Люция Мин алып кнләм (*/н-
лм яла)
Дамир
Чиләгендә пар тотка.
Ыкка иелеп су алганы
Берәүне салдың утка.
Л ю ц и я
Чиләгемдә пар тотка.
Шул тоткадан бер халтурщик Ясады шигъри ботка
Көлешәләр
Рафаэль Төгәлләнеп бетмәде
Люиия Бер ай шапырынасын бит инде.
Дамир. Ижат ул сина майлы ботка ашау түгел. Сүзләрне фикер шампурына тезеп хис ялкынында пешерү өчен ничә тонна илһам күмере кирәкте ген беләсезмени сез!
Римма. Бигрәк катлаулы икән шул.
Дамир Чыгарылыш кззчәсснә әзер булачак, дустым Рафаэль.
Рафаэль. Көтик күрик Гонорары шул көнне үк түләнер, әлбәттә
Дамир Рәхмәт, рәхмәт Мин анысына шикләнмим
Рафаэль Шикләнмә. Язмый калсан да. түләнер
Иван Алай гадел булмас бит Рафаэль Анысын үзе белә ул Римма Лыгырдаудан туктыйбызмы без. юкмы7 "Мәмкәләр җәмгыяте' әгъзаларының тамагы ач
Дамир Пешекче куыра башлады
Римма Әләй. аркам өшеп китте Рафаэль, курткаңны гына сал әле Рафаэль Баш өсте, мадемуазель
(Курткасын аның иңбашына сала)
Римма. Кем чыбык-чабык алып килә?
Дамир Мин
Рафаэль Юк. син учакны ягып җибәрерсең Чыбык-чабыкны Иван дәдәй әзерләсен
Люция Кунак кешегә эш кушмыйлар
Дамир Нинди кунак булсын ди ул7 Велосипеды белән көн саен безнен авылда
Римма Ләйләләрнсн капка төбен саклый диген
Люция Ләйлә акча түли торгандыр сина Шулаймы, Ваня7
Иван Көнгә өч тәңкә
Дамир Плюс утыз үбешү
Римма Үләсең инде шул үбешү дип. Бер үбешкәндә кешенең авызына бер миллион микроб керә ш бит
Дамир Керсә сон' Мин бит ү зем дә шул кадәр үк микробтан котылам ләбаса!
Рафаэль Анекдотны туктатыгыз! Учакка чыбык-чабыкны керәшен жыя Анын кәчтүне дә пычранасы юк Шулаймы. ямаулыкасм7
Иван Буйсынам әмереге згә
Рафаэль Дамир, бир ана балтаны Ан бул. югалта күрмә Югалтсаң, тагын бер атнадан биреләчәк аттестатын белән алтын медлленне түләп тә котыла алмассың
Иван Жанын тыныч булсын Әйдә. Ләйлә. икәүләп тизрәк җыярбыз
Рафаэль. Ләйлә биредә кала.
Люция Алайса, чыбык-чабыкны Ваня белән без икәү әзерлибез (Иванны култыклап кнтә башлый)
Рафаэль (аны Иваннан аерып ала). Ә юк иңде, керәшен белән җибәрсәң, әллә нишләтер!
Дамир. Ну, телен дә телен, дустым! Ха-ха-ха!
Рафаэль Мин сиңа рөхсәт итәм. Ләйлә.
Ләйлә. Киттек, Ваня (Алар чыга.)
Люция Көнләште, көнләште, көнче күбәләк.
Рафаэль. Кемнән?
Люция. Озын койрыклы женнән. Рафаэль. Әйдә йөреп килик әле. Люция Мин суга барам. (Анардан ычкына да, Дамирны барып култыклый.) Дамир, әйдә су алып киләбез.
Дамир. Рафаэль ни әйтер бит?
Люция Әгәр бер генә теләгем үтәлмәсә дә, кайтып китәргә дә күп сорамам (УлДамирны читкә тарга. Дамир кузгалмыйча Рафаэльгә карап тора ) Дустыннан куркасыңмы?
Дамир Мин... ни...
Рафаэль. Барыгыз, бар.
Дамнр белән Люция чыгалар.
Римма (Рюкзактагы әйберләрне чыгарып җырлый)
—Әйдә, әйдә,
кайда, кайда9
—Әйдә барыйк урманга (Җырлавыннан туктап.) Пычак кайда9
Рафаэль Кибеттә.
Римма. Кибет кайда?
Рафаэль. Безнен тыкрык башында.
Римма. Сезнең тыкрык башы кайда?
Рафаэль. Икәү очраша торган жирдә. (Аны кочаклап ала, Римма алын кулыннан шуып чыга.)
Римма. Нишлисең, юләр? Күрсәләр...
Рафаэль. Күрсәләр соң, укаң коелмас әле
Римма. Коела шул.
Рафаэль Моңа кадәр коелганы юк иде бит.
Римма. Хәзер коела.
Рафаэль. Үзгәрдеңмени?
Римма. Ярар инде, бәйләнмә, урыны бу түгел.
Рафаэль Син ялындыра баш па - дын әле, кызый. Беркөн дә күпме вакытымны әрәм иттем.
Куаклар арасында Дамирнын башы күренә. Ул аларны яшеренеп күзәтә.
Римма Балык консервыларын ач әнә.
Рафаэль. Миннән башка да ачарлар.
Римма Алайса, миңа клеенка жәяргә булыш. (Клеенканы сүтә башлый.)
Рафаэль Мине тыңламаган кешегә булышмыйм мин. (Аны арттан килеп кочаклап аудара, үбә Римма сикереп тора, өстен катып читкә китә Люция керә.)
Люция һо-о, барысы да әзер икән монда Шулайдыр дип уйлаган идем аны.
Римма. Дамир кайда?
Люция Дамирыңны су анасына сатып эчтем.
Рафаэль. Ха-ха-ха!
Римма Ярар, алайса, Рафаэль мина булыр. Әбекәй әйтмешли, тояк урынына тояк.
Люция. Мин берсүзсез риза, әле өстәп хәерен дә бирәм.
Римма. Үтерден! Рафаэль, ничек түзәсең?
Рафаэль Бу сүзләрең өчен мин сине “ам" итәм! (Люцияне кочаклап ала да озак итеп үбә Римма күзен алмыйча карап тора. Дамир керә.)
Дамир Шул кадәр текәлмә, сабыйларга күз тигерерсең.
Римма Болар тиюдән үткән инде.
Люция Иркенләп үбешергә дә ирек юк Тулы .дискриминация
Рафаэль. Дамир, эшеңне онытма.
Дамир Баш өсте, дустым. (Учак ягарга кәгазь ише нәрсәләр әзерли башлый. Чыбык-чабык күтәреп, Иван белән Ләйлә керә.)
Рафаэль Менә бит Иван дәдәй дә кайтып җитте Костюмыңның ямавы сыпылмадымы?
Иван Киемнең ямавы нәрсә ул? Намусың ямаулы булмасын.
Люция. Молодец, Ваня!
Ләйлә. Ә без сандугачлар сайравын тыңладык. Искиткеч!
Римма Мин конфет-шикәр ише нәрсә тапмыйм. Кем алып килергә тиеш иде әле аларны9
Люция Мин.
Римма. Кая, китер монда.
Люция. Рафаэль!
Рафаэль. Син мина кушкан идең дә, онытканмын бит, Люциям
Люция Кыргансың икән. Рәхмәт.
Рафаэль. Беләсеңме...
Л юци я . Белмим, белергә дә теләмим.
Иван Борчылмагыз, кызлар, минем сумкада шикәр булырга тиеш.
Рафаэль Сезнең халыкта әллә ниләр бардыр әле.
Дамир учак кабызып жибәрә.
Римма. Ура! Мәхәббәт учагы дөрли башлады.
Ләйлә (ярым пышылдап). Кызлар! Егетләр! Бер сүз әйтимме?
Тавышлар: —Әйт, әйт! —Ни әйтерсең икән9 —Әйтсен, әйтсен!
Ләйлә Әйдәгез, бер җырлыйк, биик әле.
Дамир. Була ул. (Гитарасын ала, барысы да җырлап бииләр.}
Тир-там, тир-там, Җырлагыз, кызлар Күзләремә балкып тулган Кичке йолдызлар. Кичке йолдызлар Синен мине, минем сине Яндырыр чагым.
Йөрәкләрне җылытадыр
Сөю учагы, сөю учагы
Алгы планда Рафаэль белән Иван бии.
Рафаэль. Хәлләр ничек, гений? Иван. Үзен белгәнчә Рафаэль. Ничек үзен белгәнчә? Иван. Гснийларча.
Рафаэль. Велосипедыннын тынын чыгармасыннар.
Иван. Ул беркемгә дә комачауламый.
Рафаэль. Комачаулый. Янадан безнен авылга килеп йөрмәссен
Иван. Анысы инде минем эш.
Рафаэль. Кушканымны үтәмә- сәләр, мин түзә алмыйм.
Иван. Ә мин түзәм
Рафаэль Синең кебек салам сыйракларның укысын бергә өеп куя алганымны белмисенме әллә? Иван Беләм, Рафаэль
Аларнын арасына Люция килеп керә.
Люция (Рафаэльгә) Бар, әнә сеңлен килгән.
Рафаэль Кайда ул?
Люция. Куаклар арасында басып тора
Рафаэль. Янагын икенче якка күчерәм мин анын! (Кызулап чыгып китә.)
Иван. Анын сенлссе бармыни7
Л ю н и я Бар инде шунда Ияреп йөри торган... Игътибарга алма (Бер- бсрсснә туп-туры карап бииләр.)
Их. мәхәббәт, серле чишмә. Мәнге шаулар суларын Суларыңның агышлары Алып китте елларым
Кушымта: Тир-там. тир-там.
Җырлагыз, кызлар
Күзләремә балкып тулган Кичке йолдызлар.
Кичке йолдызлар
Синең мине, минем сине
Яндырыр чагым Йөрәкләрне җылытадыр Сою учагы, Сөю учагы
Люция Ваня, син шундый яхшы егет...
Иван Белмим инде
Люция. Син яхшы егет Ә киеменә бөтенләй игътибар итмисен... Иван. Хикмәт киемдәмени. Люция?
Люция Киемдә шул. Хәтерләмәдеңмени мәктәптә беренче булып джинсы чалбар кигән малайлар артыннан кызлар өерләре белән йөрделәр
Иван Йөрсеннәр. Мина кызлар өерләре белән кирәкми. Берсе дә әйләнеп чыккан
Люция. Юләр син. Яисә юләр булып кыланасын
Иван Юләрлегем бардыр, кылануым да.
Люния. Шулай да син бу ямаулы терсәкле костюмыңны кимә әле
Иван Сез Рафаэль белән сүз берләшкәнсез, ахры...
Люция. Синен урында булсам, мин Рафаэльгә дә теләсә нәрсә әйттермәс идем.
Иван. Сина минем урында булырга язмасын.
Люция Ник алай дисең7
Иван Үзең уйлап кара. Син акыллы кыз бит
Люция. Уйлап карармын. (Паузадан сон.) Ваня, әти-әнисн кем булып эшли синен7
Иван (коггереп). Юк алар Люция Ничек юк?
Иван Әги үлгән, әни Үзбәк- станга кияүгә чыгып киткән Әби белән бергә яшибез
Люция Гафу ит мине белмәгән идем...
Иван. Гафу үтенерлек әйбер юк. Мин синен ниятеңнен изге икәнен аңладым.
Люция Рәхмәт Күңелен яхшы синең Рәнжи белмисен.
Иван Әллә инде.. Ә пинжәк әтинеке ул. Әти пинжәге
Алар биеп арткы плаига күчәләр. Гүзәлие кулыннан сөйрәп Рафаэль керә.
Рафаэль (ачулы) Ник килдең7!
Гүзәл (йотылып карап) Сине генә, сине генә күрергә
Рафаэль. Мин сина беркөнне аңлатып әйттем кебек
Гүзәл Мин бит берегезгә дә комачауламыйм (Ялварып) Рафаэль, җаным, шушында басып торырга гына рөхсәт ит (Рафаэль анын янагынз чаба. Гүзәл янагын тота, ләкин еламый )
Рафаэль Ычкын, тотып ярганчы.
Гүзәл Нинди каты синен кулын Мина берни дә кирәкми Синең яныңда сина гына карап торам Mini бит сине яратам!
Рафаэль Нинди ярату сиңа?! Борын астын кипмәгән.
Гүзәл Башта алай дими илен бит...
Рафаэль. Үпкән-кочкан — җилгә очкан.
Римма (бни-бии килей). Гүзәл, ялынма шуңа. Әйдә безнсн белән. (Аны үзләре уртасына ала. Җыр көчәя.)
Җирдә учак, күктә йолдыз, Йөрәгемдә син генә.
Их, мәхәббәт, серле чишмә, Мәнге, мәнге сүрелмә Кушымта: Тир-там, тир-там, Җырлагыз, кызлар, Күзләремә балкып тулган Кичке йолдызлар. Кичке йолдызлар Синен мине, минем сине Яндырыр чагым. Йөрәкләрне җылытадыр Сөю учагы. Сөю учагы.
Алгы планда Иван белән Гүзәл.
Иван. Гафу итегез, сез кем?
Гүзәл (эре, горур). Мин йолкышлар белән эш итмим
Иван. Кем йолкышрактыр бит.. Гүзәл. Мина алай итеп карама. Иван. Сез артык чибәр.
Гүзәл. Анысын үзем дә бсләм.
Иван. Нигә сез сөйләшергә теләмисез?
Гүзәл. Теләмәгәнгә. Якын килмә, синең кебекләрне мин көненә өчне борып жибәрәм. (Югала.)
Римма (якынлашып). Гүзәл яңагыннан ут күрсәтмәсен
Иван Ник?
Римма. Ә ул күп сорап тормый.
Иван. Кем соң ул?
Римма. Колхоз председателе кызы.
Биюдән барысы да туктыйлар. Ләйлә елап жмбәрә.
Иван. Ләйлә, ни булды?
Аны барысы да уратып алалар.
Ләйлә (яшь аралаш көлеп). Беләсезме нәрсә9
Римма. Нәрсә?
Ләйлә. Без нинди бәхетле!
Дамир Шуның өчен елыйсынмы?
Ләйлә. Шатлыктан еларга ярамыймыни?
Римма. Дөрес. Тор тыш шундый матур!
Рафаэль Әйт бер сүз, Дамир. Дамир Мин телдән калдым.
Римма. Карагыз әле, йолдызлар нинди матур Әйдә һәркайсыбыз бүген шушында үз йолдызыбызны билгеләп куйыйк.
Дамир Әнә минем йолдыз.
Рафаэль Әгәр барыгыз да бер үк йолдызны билгеләсәгез?
Иван Башта билгелик әле, аннары тикшерербез.
Рафаэль. Керәшеннәрнең йолдызы керәле дә чыгалы ди.
Ләйлә Тормыш нинди матур! Яшәү ничек рәхәт! Юк, сез барыбер аңламыйсыз...
Иван. Аңлыйбыз, Ләйлә, аңлыйбыз.
Дамир. Минем йолдыз Рафаэльнеке белән янәшә булачак. Әгәр аеры булса, мин риза-бәхил түгел.
Рафаэль. Рәхмәт, дустым.
Люция Ә минем йолдызым юк. Ләйлә. Күк тулы йолдыз бит! Сайла берсен.
Люция. Әти-әниең укытучы булмасын икән. Алар минем өчен барысын да сайлаган инде Мин быел Казан пединститутының физика- математика факультетына укырга керәчәкмен. Шамил Усманов урамында бер квартирада торачакмын. Укуны бетергәч, Чаллыга эшкә җибәрәчәкләр. Практиканы үзебезнең авылда үтәчәкмен.
Римма Бәхетле кеше син Люция Мин иң бәхетсез кеше... Дамир. Бәхетле—бәхетсез. Ташлагыз әле шундый гомуми сүзләрне. Менә хәзергесе моментта безнең барыбызга да рәхәт бит, шулаймы?
“Әйе, әйе! Рәхәт!” дигән тавышлар ишетелә.
Римма. Әйдәгез җырлыйк
Дамир. Була ул. (Дамир уйный, барысы да "Ай, былбылым’’ны җыр-лыйлар.)
Ләйлә. Уйланып карагыз әле, унбер ел элек без менә шушының буе юеш борыннар идек. Ә хәзер зур кешеләр. Ничек тиз үткән дә киткән гомер... Беренче мәртәбә курка-курка мәктәпкә килүем бүгенгедәй хәтеремдә.
Дамир Синең акырып елаган тавышың һаман колакта шул.
Ләйлә. Рәхәтләнеп еладым. Анда сезнең кебек әйбәт кешеләр, ягымлы укытучылар барын кем белгән.
Рафаэль. Римма дәрестә гел лач-лоч ашап утыра иде.
Римма. Ә син күпме елаттың безне?
Рафаэль. Абыегызны тыңларга кирәк иде.
Ләйлә. Нинди абый ди син безгә?
Рафаэль. Мин январь аенда туганмын . уннан соң гына сез дөньяга килә башлагансыз.
Дами] . Аңладыгызмы инде?
Р а ф а эь (Ләйләгә). Кулдагы менә бу җөйне таныйсынмы9
Ләйлә. Безнең этне кыйнамаска идең.
Рафаэль Тешләк!
Люция Миңа нишләптер күңелсез була башлады.
Рафаэль. Табын янына утырыйк
дигән сүз бу. җәмәгать.
Ләйлә. Әйдәгез тагын бер җырлыйк әле
Рафаэль. Ләйлә, минем ике әйтмәгәнне беләссн бит. Табынга' (Барысы да Римма әзерләгән ризыклар тирәсенә җыелалар, утырышалар, чүгәлиләр, тезләнәләр )
Рафаэль (Иванга). Әй. сыйфат билгеле терсәк, сина аерым чакыру кирәкмени'’
Иван. Кызлар утырып бетсен әле...
Ләйлә. Син бигрәк инде, Рафаэль.
Рафаэль. Шаяртканны да гаеп итмәгез әле Гадәтемне беләсез, йә ачуланырмын
Римма Гүзәлне житәкләп алып килә.
Рафаэль Бусы нәрсә тагы7
Римма Утырсын инде. Рафаэль Рафаэль Кайтып китсен Ул бит безнен "Мәмкәләр җәмгыяте” әгъзасы түгел.
Гүзәл (читкә китеп) Мин шушында гына торам .. Кума гына
Иван Кешеләрчә түгел бу
Дамир. Ә бездә Рафаэль әйткәнне тикшермиләр
Ләйлә һәр нәрсәнсн чите бар
Рафаэль Житгс' (Стаканнарга шәраб сала.) Ни өчен эчәбез?
Д а м и р. Рафаэль белән Люциянең Таһир белән Зөһрәнеке кебек кайнар мәхәббәте өчен!
Тавышлар —Әйдәгез!
—Әйдә!
—Мәңгелек мәхәббәт өчен!
Рафаэль. Юк. син ашыктың. Дамир Һәр нәрсәнсн чираты бар
Дамир Анладым. шеф Әйдәгез барлык хыялларыбыз тормышка ашсын өчен!
Рафаэль Туктагыз! Минем башка шәп идея килде. Һәркем үзенең иң кадерле теләген әйтсен
Римма Кызык бу!
Рафаэль Ягез? Дамир әйтте
Ләйлә Мин әйтәм. Кеше көләсе килсә елаган булып, сласы килсә көлгән булып кыланмасын иде.
Рафаэль Римма'’
Римма Барыбыз да кимендә туксан яшькә җитсәк, гел очрашып яшәсәк иде
Дамир Әйбәт, молодец!
Рафаэль Люция"’
Люция Кеше ни тели, шуны эшли алсын
Рафаэль Иван дәдәй ни әйтә7
Иван Сезнең барыгызның да әйткән теләкләре искиткеч матур Шулар чынга ашса, мин бәхетче булыр идем
Дамир Тагын бәхет сүзе калыкты
Рафаэль Әйдәгез Барысы өчен дә
Римма Ә үзен?
Рафаэль. Алла өчен Кешеләрнең Алласы булсын өчен!
Дамир Менә ул ин яхшы тост! Эчик!
Рафаэль Туктагыз әле Әйткән сүзләребез артык җитди булды һәркем бер шаян тост әйтсен.
Люция. Раф!
Рафаэль Әү, революциям' Люция. Күпкә китте
Рафаэль Ишеттегезме7 Люция эчик ди. Димәк, эчәбез
Чәкештерәлар. Римма, Люция. Даммр, Рафаэль эчеп куя. Ләйлә бер йота. Иаав стаканын чзггкэ куя.
Рафаэль (Иванга) Аңламадым
Иван Мин эчмим
Дамир Ялгышасын. Ваня Римма Алай ярамый.'
Люция. Егетләрнең дәрәҗәсен төшермә
Иван Үпкәләмәгез, эчкәнем юк.
Дамир Эчкәнең булмагач, бигрәк тә шәп Син аны бер эчеп карасаңмы!
Иван Эчмим, кыстамагыз Әйдәгез җырлыйк әле
Ләйлә. Әйе, жырлыйбыг җырлыйбыз!
Дамир (гитарасын чиер теп) Нинди җыр7
Рафаэль (анын гитарасын тартып ала) Юк инде, болай булмый Эч, керәшенкәй
Иван Чынлап әйтәм. эчкәнем юк.
Рафаэль Ә син эчеп кара Иван Юк. эчеп карамыйм Рафаэль Сине "Мәмкәләр җәм- гыяте"нә алдык. Шулай булгач, эчәсең (Стаканны анын авызына китер.» Иван стаканны ала. ләкин ачым >
И в а н Эчмим
Рафаэль Алайса ник сүз әйпен ’ Ник чәкештердең7
Иван Ул тыеламыни’
Рафаэль Безнен җәмгыятьтә андый нәрсә булмый.
Римма Эч инде. Ваня
Люция Рафаэль барыбер эчермичә калмый ул
Иван Эчмим
Рафаэль "Суфый сутан сөймәс кебек түгелдер бит’’
Иван Мин беркайчан да. бер генә мәртәбә дә спиртлы эчемлек капмас - ки сүз бирдем
Рафаэль Кемгә'
Иван Үземә Мәңге үз гомеремә бер мәртәбә дә
Рафаэль Алайса бер мәртәбә йот.
Иван Юк, йотмыйм.
Рафаэль. Минем ачу килә башлады.
Ләйлә (Ваняны кочаклап) Бер генә йот. Үтенәм.
Иван Кыстама, Ләйлә Тамчы да капмыйм. Әгәр үз сүземне үзем бозам икән, нинди кеше булам ди мин9
Рафаэль. Димәк, эчмисен9 Иван Эчмим
Рафаэль Яхшы Ул чакта болай була. (Стаканын ала да Иваннын башына акрын гына агызырга тотына )
Ләйлә. Рафаэль, кирәкми! (Кулына үрелә, ләкин аны Дамир тотып кала.) Дамир. Дустыма комачаулама.
Ләйлә. Өстен пычратасын!
Рафаэль. Иске пинжәкнен кай жире пычрансын аның9
Люция. Тукта, Раф!
Рафаэль (агызыпбетереп) Менә булды.
Башын иеп хәрәкәтсез утырган Иван әкрен генә урыныннан торып баса, читкә китеп битләрен, муеннарын кулъяулык белән сөртә. Куак арасына кереп китә. Ләйлә ана омтыла, тик Дамир җибәрми.
Ләйлә. Ул кайтып китә.
Дамир Китсен.
Шулчак куак арасыннан кулына балта тоткан Иван Рафаэльныц арт ягына атылып чыга һәм ана ике куллап балтасы белән кизәнә. Кинәт Гүзәл кыргый тавыш белән кычкырып җибәрә дә Рафаэльны үзенец гәүдәсе белән каплый. Иван шашынып туктап кала. Шуннан файдаланып, Дамир аны этеп ега, өстенә ята.
Дамир Син нәрсә?!
Иван. Җибәр! Рафаэль (балтаны эләктерә) Әйдә кил әле...
Кызлар аларны урап алалар. Люция Рафаэльнен балтасын читкә алып ыргыта. Римма аны тынычландыра, үбә. Ләйлә Иванны тынычландыра.
Рафаэль. Хәзер үк гафу үтен!
Иван Кемнән? Синнәнме? Үлгәндә дә үтенмәячәкмен.
Рафаэль Син хәзер елый-елый гафу үтенәчәксең.
Иван. Мин үземнән түбән кешедән гафу үтенмим.
Рафаэль. Шулаймы9! (Ул Иванга гашланмакчы була, аны Дамир, Люция. Римма тотып калалар да, куак арасына алып кереп китәләр Гүзәл дә аларга иярә .Авыр пауза.)
Ләйлә. Ваня, син нишләдең?!
Иван. Белмим...
Ләйлә. Син бит аны куркытырга гына теләдең, шулаймы?
Иван Куркытырга? Юк...
Ләйлә. Алай димә! Ул сине рәнҗетте Син анын бөтенебез каршында калтырап төшүен теләдең. Шулай бит?
Иван Юк, Ләйлә. Мин аңа балта белән чаба идем Нәкъ башына, бүтән җиренә түгел.
Ләйлә. Ни сөйлисең?! Бу бит коточкыч!
Иван (акрын). Әйе, коточкыч...
Ләйлә. Менә хәзер шушында Рафаэль кан эчендә үлеп ятса?..
Иван Мин шуны теләдем.
Ләйлә. Ә хәзер?
Иван. Хәзерме... әллә инде...
Ләйлә. Мин сине белмәгәнмен икән.. Син кеше үтерергә сәләтле... Коточкыч! Коточкыч бит бу!
Иван. Әйе, коточкыч...
Ләйлә. Мин синнән куркам... Ваня. ишетәсеңме, мин синнән куркам' (Елый.) Хуш! Мәңгегә хуш! (Чыгып йөгерә.)
Иван. Ләйлә, тукта! (Анын артыннан йөгерә.)
Дамир һәм Римма керә.
Римма. Минем һаман тез буыннарым калтырый Иван аны үтергән булса?
Дамир. Бәлки шулай кирәк булгандыр?
Римма. Яратмыйм урынсыз шаяртуыңны.
Дамир. Мин шаяртмыйм.
Римма (аның күзләренә текәлей). Син... аны...
Дамир. Әнә учак сүнә, утын өстик әле. (Учакка утын өсти.)
Римма Мин синен чын сөйләвеңне аңладым. Син дустыңа үлем телисең... Башка сыярлык түгел...
Дамир. Әгәр мин юри әйтсәм?
Римма. Ник?
Дамир Синең анын өчен януыңны күрү өчен.
Римма. Безнең арада берни дә юк.
Дамир. Белми дип уйлама. Мин әллә кайчаннан сизеп йөрим...
Римма. Нәрсә сизәсең?
Дамир Берни дә юкмыни?
Римма. Берни дә юк шул.
Дамир. Ә нишләп бая үбешеп тора идегез?
Римма. Үбешеп?! Ә-ә-ә! (Көлеп җибәрә.) Ул бераз шаяртты шунда.
Дамир Шаярткан... Синме ша- ярпырып торасын. Бу сүзләрне әбиеңә сөйлә. Әйт, ни бар сезнең арада?
Римма. Хатының булгач, сорау алырсың. Әнә Иван белән Ләйлә килә
Алар ашыгып чыга, Иван беләв Ләйлә керә.
Иван Әйе, хәзер мина ни әйгсән дә була. Тик мин бандит та, кеше үтерүче дә түгел Ә инде төптәнрәк уйлап караганда, бу хәлнең килеп чыгуына син сәбәпче.
Ләйлә. Шулайдыр, балтаны ку-
лына мин тоттырдым бит
Иван Мин сине уйладым. Күз алдымда син генә тордын Үземне дә. хәтта әбине дә, ни булачагын да белештермәдем
Ләйлә. Шушы йолдызлар астында... Сандугачлар сайраганда..
Иван Алар берсе дә юк минем өчен. Аңлыйсынмы, юк’
Ләйлә Бар. аларны беркем дә юкка чыгара алмый
Иван Мине син үзен генә биләдек. дәнъяны томалалын. Синнән башка берни дә, хәтта үзем дә калмадым
Ләйлә. Алай була алмый
Иван Була, Ләйлә, була! Анын һәр сүзе сина барып тиде
Ләйлә Ул мина берни дә әйтмәде.
Иван Анла. мин юк идем, минем урында син генә илен Ул сине рәнжетте, сине кимсетте Мин түздем Тешемне кысып түздем. Әгәр үземне кимсеткән булса, һәммәсен дә күтәрер идем Тик мин юк идем, минем урында син идеи
Ләйлә (уйчан) Барыбер Ничек кенә булса да Үтерү юк, мин синнән куркам Без башка беркайчан да очраша алмыйбыз Хуш...
Иван Шуны бел. әгәр без син шулай теләсән Үзен үтерүче булачаксың.
Ләйлә Мин үтерүче?!
Иван. Әйе мине (Озын пауза.)
Ләйлә Син минем күнел түрендәге ин изге нәрсәмне жимерден Ул мине мәңге сискәндереп торачак Юк, юк. без хәзер чит кешеләр.
Иван Үтсрәсен алайса9
Ләйлә Әгәр мин сине яратмый башласам?
Иван. Менә мин күптән көткән ин куркыныч сүзләр Син ул сүлләрне әйтергә кыенсынып йөрдсн Хәзер сәбәп табылгач...
Ләйлә Мин бит әле сина сорау гына бирдем
Иван. Юк, Ләйлә, син сорау гына бирмәдсн Анын жавабы да шушы сорау- нын эчендә Бөтенесе җимерелде алдашу үтте Мин жирдә ин бәхетле кеше идем... Хәер, мин юк идем
Ләйлә Мин синен уенны гына белергә теләдем.
Иван Нинди әшәкелек Кешене бәхетле һәм бәхетсез итү Кешене үзен тудыру һәм үзен үк үтерү Юк. юк. кичерә күр. бу минем уйларым, минем сүзләрем түгел
Ләйлә Мине гаспләмәкче буласын Юкка, Ваня
Иван Мин сина рәхмәт әйтергә тиеш Башкага хакым юк (Акрын гына чыга башлый.) г .
Ләйлә Тукта, син кая барасын
Иван Курыкма мин хәзер бернинди юләрлек тә кылмаячакмын Зиһене эшли башлаган кеше юләр адым ясамый Йөрәк кенә үлде Мәнгегә
Иван чыга. Ләйлә ни калырга, яи китәргә белми, ахырда анын артыаиаи иярә. Дамир белән Римма керә.
Римма Дамир, син үзеннен кем икәненне беләсеңме9
Дамир Кем9
Римма Кабахәт кеше син. Дамир. Әйдә, анлатып бир Римма Син Рафаэльгә багышлап шигырь язасын Анын өчен утка керергә әзер икәнлегеңне һәркайда сиздереп торасын. Ә үзен анардан көнләшәсен Хәтта, әйтергә дә куркыныч, үлемен телисен
Дамир Ялгышасын, мин анардан көнләшмим
Римма. Көнләшмәгәч9
Дамир Мин куркам аннан.
Римма Дус кешедән курыкмый- лар.
Дамир Син безне чыннан да дус дип уйлыйсынмы9
Римма Әллә нинди сүзләр сөйлисен
Дамир Син анын кулына эләксән Аннан .за рәхимсез кеше юк
Римма Ул сине кыйныймыни9 Дамир Хәзер юк инде. Ә элегрәк...
Римма. Нишләп9
Дамир Баш бирмәгәнгә Анардан өстен чыкканга Мәктәптә узган бер кичәдә мин гитарада уйнадым. җырладым. биедем, шигырь сөйләдем Шул кичәдән чыккач, ул мине "әйдә тау башыннан әйләнеп килик дип алып китте Тауга менгәч, фәлән кызга күз аттын. төгән кыма күз анын дип бәйләнә башлады Сугышып киттек Хәер, нинди сугышу ди! Мине әйләндерә дә сала, әйләндерә дә сала ЯНДДДН минем рөхсәттән башка тынын чыкмасын ди. Беркайда да. беркайчан да ди "Син кем сон9’ дидем Ә ул җавап урынына, авызга тибеп, икс тешне сындырды
Римма Ник беркемгә дә әйтмә- ДСН?
Дамир Әйтеп кара Ул кушсын гына Анын һәр класста үз егетләре бар
Римма Курыккансын. димәк
Дамир Курыкмадым Ул миннән көчле Ә мин нишли алам9 Мина имгәнеп, эштән чыгып бетәргә идемени *
Римм а Мин ссзнсн барыги зны да гөнаһсы». беркатлы дип йөри идем Сина рәхәтме шушылай?
Дамир Син үзен дә минем хәлдә бит
Римма Юк
Дамир Бая көчләп үпте диден Ник карышмавын сон*
Римма Карышасым килмәде Анарда ниндидер кыргый көч бар Шул көч үзенә тарта
Дамир. Ә миндә?
Римма. Синдә, Дамир, барысы да бар.
Дамир. Аңлашылды... Рафаэльне яратасын, димәк...
Римма Кайчан мин аны яратам дидем?
Дамир. Әле генә әйттең бит.
Римма. Мин аны яратам димәдем.
Дамир. Кемне яратасын сон син?
Римма. Бәлкем синедер...
Дамир. Алайса бер үп әле мине.
Римма (иренен анын ирененә тигереп ала). Син канәгатьме?
Дамир Иреннәренә әллә ни булган. Боз кебек салкыннар
Римма. Вакыты житкәч, җылыныр әле...
Рафаэль белән Люция керә, бер читтә Гүзәл күренә.
Рафаэль Без иңде сезне кайтып киткәнсездер дип уйлаган идек.
Дамир Сезне ташлапмы? Рафаэль Кайда теге псих? Дамир Күренмәделәр.
Рафаэль. Әйдә бсо җырлыйк әле.
Дамир (Ул гитара чиертеп жырлый башлый. Ана Рафаэль кушыла.)
Тир-там. тир-там. Җырлагыз, кызлар. Күзләремә балкып тулган Кичке йолдызлар. Кичке йолдызлар.
Синен мине, минем сине Яндырыр чагым.
Йөрәкләрне җылытадыр Сөю учагы. Сөю учагы
Рафаэль. Кызлар, ник җырламыйсыз?
Кабат җыр башлыйлар. Римма кушыла. Кинәт Люция Дамирныц гитарасын тотып туктата.
Люция. Сау булыгыз. (Чыга башлый.)
Рафаэль (аны туктатый) Син кая?
Люция. Өйгә.
Рафаэль Ничек инде берүзең?
Люция. Мин курыкмыим Бүген мин биш яшькә олыгайдым
Рафаэль Хәзер мотоциклны кабызам.
Люция. Минем ялгызым кайтасым килә. Ә мотоциклына аны утырт
Рафаэль. Кемне?
Люция (Гүзәлгә ымлап) Аны Сине беркайчан да, беркем дә анын кебек ярата алмаячак, Рафаэль.
Рафаэль. Ә син соң, син?!
Люция. Ачыктан-ачык әйтер идем дә, икебез генә түгел.
Дамир. Без читкә китәбез. (Кузга-лалар.)
Рафаэль. Туктагыз, беркая да китмисез. Әйт, алар барында әйт
Люция Әйтәм, тик үпкәләштән булмасын. Мин болай гына вакыт кына уздырдым. Кичерә алсаң, кичер...
Римма Син бит алдашасың, Люция. Теге чакта Рафаэль күрше авыл кызын озата башлагач, слый-слый артыннан йөрдең.
Люция Мин сиңа кызыга идем Мәктәптә бер егет. Миңа бернинди ирек юк, көндез дә, кич тә, өйдә дә, урамда да, мәктәптә дә. Хәтта телевизор карау да әниләр рөхсәте белән генә. Син мине беренче мәртәбә озата кайттың Качып- посып очраша башладык. Син минем барлык теләкләремне үтәдең. Гомеремдә беренче мәртәбә минем теләкләремне үтәүче бердәнбер кеше барлыкка килде. Ул — син идең Бөтен мәктәп синен табан астында. Ә син минекендә Бары шул гына. Нишлим соң — булмады. Яратырга тырышып карадым югыйсә
Рафаэль. Юк, син болай кинәт кенә өзә алмыйсын.
Люция. Мин авылдан ук чыгып китәм. Еракка, еракка, әллә кая, теләсә кая...
Иван, Ләйлә, Дамир, Римма керә.
Иван Гафу ит мине, Рафаэль.
Люция. Гафу үтенмә. Ваня! Сүзләреңне кире ал!
Иван Алмыйм! Рафаэль, гафу ит...
Люция Гафу үтенмә, юкса мин сине яратмый башлаячакмын..
Рафаэль. Нәрсә?!
Люция. Телдән ычкынды.. Син, Ваня, моны барыбер белергә тиеш иден Иван Кичерәсеңме, Рафаэль?
(Озын пауза.)
Рафаэль. Юк...
Люция Мәрхәмәтсез!
Ләйлә китмәкче була.
Иван Ләйлә! (Ләйлә туктый.) Үкенмәссеңме?
Ләйлә. Үкенмәм, Ваня.
Иван. Мин сиңа... син үкенерсең әле... Мин барыбер күрсәтермен сина!.
Пәрдә.
Икенче кисәк
Беренче кисәк белән икенче кисәк арасында пәрдә ачылганчы 'Зәңгәр күлмәк" җыры яңгырый.
Егерме ел вакыт уттан.
Бай җиһазланган зур йортнын кунак бүлмәсе. Алъяпкыч бәйләгән бер хатын ашыга-кабалана табын әзерли. Игътибар беләнрәк карасак, без анын Ләйлә икәнен танырбыз Ишектә Римма күренә Ул шактый юанайган.
Римма Әлс һаман беркем дә ЮКМЫНИ?
Ләйлә. Люция кайтгы.
Римма. Кит9! Кайда ул, кочаклап кысып үтерәм!
Ләйлә Ваннада, юл бик мәшәкатьле булды ди. Йә, ничек?
Римма. Сабын күбеге эчендә булса да күреп чыгыйм әлс
Ләйлә. Дамир Рафаэльлар белән бакчага гына чыкты Алар кергәнче әйтеп кал (Пышылдап) Кайтуы хакмы?
Римма Хак
Ләйлә. Күрдеңме сон9
Римма Күрдем Сакал-мыск жйбәргән. чәчләре ап-ак Үзе ябык
Ләйлә. Мескен.
Римма Ваня дип дәшәргә дә белмим. Иван дисән дә мәзәк. Кочаклап алды. Мин “исәнме' дим, ә ул колагыма "рәхмәт” ди Әллә пышылдый, әллә үкси шунда...
Ләйлә. Мине сорадымы9
Римма. Юк, Ләйлә, сорамады Син җибәргәнне үзем әйттем.
Ләйлә. Сон?
Римма. Сүзсез генә тыңлады
Ләйлә Безнең очрашуга ни диде9
Римма Чакыруны алган Барысына да сәлам тапшыр ди, үзе келә Аннары кинәт җитдиләнде Юк, сәлам тапшырма. кайтканымны беркемгә дә әйтмә, диде
Ләйлә. Килми инде алайса
Римма Ничек килсен, ничек килсен инде ул9' Баштук әйттем лә мин сиңа (Пауза.)
Ләйлә. Хәер, килмәве әйбәтрәк тер дә, бәлкем
Римма Тормышлар бик яхшы ди. һәммәсе дә кәттә ди
Ләйлә Урта Азиядә тапкан икән бәхетен... „
Римма Их, Ләйлә, нинди бәхет ди ул! (Елый.)
Ләйлә Әле генә әйттең ич
Римма Мин барганда әбисенең каберенә чардуган куярга киткән иле Әбисенең сенлссс белән сөйләшеп утырдык Чәйләр, конфетлар куйгач, тәмам теле ачылды Беркемгә ДӘ әйтмәскә кушты Иван бит япа-ялгыз калган
Ләйлә Асрылышканннрмыни ' Р и м м а Ул командировкага киткәч, өйдә газ шартлаган Хатыны, икс баласы янып үлгән
Ләйлә. Бичара!
Римма Мина үзе берни сиздермәде. Мескен булып күренәсе килмидер инде.
Ләйлә. Кайчан булган сон бу? .
Римма. Әлс ярты ел да юк Мафия эше ди. Ул аларнын эзенә төшкән булган. Үзен ана кадәр машина белән бәрдергәннәр. Башы ярылган, кабыргалары сынган, бер аягы аксый...
Дамир, Рафаэль, кулына сары чаган яфраклары тоткан Гүзәл керә. Дамир төз гәүдәле, чәчләре чигә турлап шактый чаларган, костюм-чалбары үтә дә купшы. Галстуктан, күкрәгендә депутат значогы Гүзәл корып кипкән, бик нык картайган. Без аны яшь чактагыча борын чөюеннән генә таныйбыз. Ул гел Рафаэль янында бөтерел ә Рафаэль корсак үстергән, башында шактый зур пеләше бар. күз төпләрендә капчыклар, чырае кызыл Ул бераз кызмача. Күлмәк якасы ычкындырылган, галстугы әле бер. әле икенче якка күчә. Гүзәл аны гел төзәтеп тора. Төзәткәндә Рафаэльга карап елмая, әмма тегесе күп очракта битараф кала. Рафаэль туктаусыз ашый, кикерә, чытырдатып сөяк кимерә Гүзәл анын битеннән дә, пеләшеннән дә тирен сөртеп тора.
Дамир О-о-о. Төмән кунагы да кайтып житкән икән1 Әйдәлс. яшь чакларны искә төшерик (Аны кочаклый, үпмәкче була, ләкин Римма анын кочагыннан шуып чыга )
Римма Үтте инде, үтте ул чаклар!..
Гүзәл. Молодец. Римма (Алар кочаклашалар.)
Рафаэль (кочагын жәеп) ӘЙДӘЛС, Риммакаем...
Римма Болан гына күрешәбез. Рафаэль Үзем юанайдым —юан кешене җенем сөйми
Рафаэль Ярар, хәерле каза булсын (Күрешәләр)
Дамир (Ләйләгә) Люиия кайтты дигән идеи Әллә шаяртсын гына инде.
Ләйлә. Хәзер (' н яктагы ишек кә кереп кнгә.)
Гүзәл. Мәктәпне бетергәннән бирле күргәнем юк минем аны
Дамир, Әги-әнисс күчеп киткәч, безнең якларны онытты шул.
Горур атлап Люция, аның артыннан Ләйлә чыга. Люциянең җемелдәп торучы алтын алкаларыннан, муенсаларыннан, беләзекләреннән бүлмә яктырып киткәндәй була. Хнын йөзендә бер генә җыерчык га юк, чәчләре дулкын-дулкын, тәненә сыланган затлы күлмәге елкылдап тора. Хиы күргәч, барысы да авызларын ачып катып
калалар. Рафаэль галстугын төзәтә, ашы га- кабалана пеләшен тарый.
Рафаэль. Япрысытклмны!
Дамир. Яшәргән, чибәрләнгән... Люция Исәнмесез..
Римма. Чәчәк аткансың бит син. малай! (Аны кочаклап ала.)
Люция (Гүзәлгә). Ә сезне... вроде таныш кебек...
Рафаэль. Гүзәл бит.
Люция (гаҗәпләнеп). Гүзәл?! Извини, танымадым .. (Күрешкәндә Гүзәлнең кулыннан берничә яфрагы төшә Люция аларны җитез генә алып Гүзәлгә суза.)
Гүзәл. Алары сезгә булсын, Люция.
Люция. Рәхмәт. Гомерем буе сары төсне, көзләрне яратмадым. Поэтому вынуждена вернуть.
Дамир. Ул яфракларны мин җыярга кушкан идем. (Гүзәлдән һәм Люциядән яфракларны алып, пианино өстендәге вазага куя.)
Люция (Дамир белән күрешеп). Ә син... әйбәт саклангансың.
Дамир. Суыткычтагы ит кебекме?
Люция. Как тушенка. Разный приправалар салып, довольно озак кайнатканга ошыйсың (Көлешәләр.) За откровенность извини, Рафаэль. Башка урыңда очратсам, хоть убей, не узнала бы тебя. (Күрешәләр.)
Рафаэль. Егет үзе картаймаса. дөнья картайта икән шу-у-ул!
Римма. Егерме ел аз вакыт түгел.
Ләйлә. Әйе, әйтергә генә ансат. Рафаэль. Авыл картайта кешене. Дамир. Перифирия дип тә өстә. Мәскәү Мәскәү инде ул.
Люция. Нет, друзья, Мәскәүдә дә нелегко. Там тоже — кто кого.
Гүзәл . Шулай да син яп-яшь...
Люция. Әитиммс картаймау серен, не надо ограничивать себя ничем.
Дамир Нишләп без аягүрә торабыз соң әле?
Рафаэль. Утырырга кушучы юк бит, Дамир Заманович.
Ләйлә. Әйдәгез, табынга рәхим итегез.
Гүзәл. Без монда, читкәрәк утырабыз.
Люция. Яратмыйм табында да урын билгеләүне. В жизни и так разделено по рангам. (Табыннын иң түренә кереп утыра.) Кил. Гүзәл!
Гүзәл Юк, кыен...
Дамир. Әнисе, мин Люция янына утырсам, сүзләмәссеңдер бит?
Ләйлә. Обкомолда эшләгәндә сүзләмәгәнне, хәзер сүзлимме соң инде...
Люция Да! Какие были годы! Үкенечкә калмады. Менә коммунизм кайда иде ул!
Дамир.
Эчмә-тартма, беләсең килсә, Коммунизмны күрәсең килсә.
Ләйлә. Коммунизм булгандыр шул, өчәр тәүлек кайтып керми идең бит
Дамир. Эш бит, әнисе, эш! Комсомол — гүзәл яшьлек, комсомоллар — ялкын йөрәкләр!
Ләйлә (кулына рюмка алып). Хөрмәтле мәмкәләр! Сезне жыюыма мин бик шат.
Дамир. “Мин” түгел, “без, без!" Ләйлә. Ярый, без булсын. Аттестат альт таралышканга егерме ел үтте, ә безнең ‘Мәмкәләр җәмгыяте” исән.
Римма. Кем оештырган иде әлс аны?
Люция. Җәмгыятьнең бер кешесе юк бит.
Римма. Ул... ул булмаячак.
Ләйлә. Әйе, адресы билгесез... Люция. Как жаль!
Рафаэль. Дамир Заманович! Бер сүз әйт инде.
Дамир. Нигә сүз? Барыбыз да исән-сау. Мин үзем шул кадәр сагындым барыгызны да. Иң бәхетле еллар бергә узган... Бер ана балалары шикелле. Инде кабат мәктәп стеналарына кайту мәңге юк. Тормыш юллары безне ешрак очраш-тырсын иде. Әйдәгез, шуның өчен.
Рафаэль. Амин, шулай булсын!
Люция. Почему-то стало грустно...
Эчәләр. Ләйлә белән Дамнр кунакларга салат бүләләр.
Дамир. Ләйләнең салатын авыз иткән кеше мәңге картаймый.
Люция. Менә ни өчен бодрый син!
Дамир. А как же!
Гүзәл. Ышана алмыйм... Күпме елдан соң шундый очрашу...
Римма. Мәмкәләр, салат чыннан да телеңне йотарлык бит!
Люция. Әнә Рафаэль телен йотып та җибәрде.
Рафаэль (тулы авызы белән). Ым-ма...
Ләйлә. Сез килештерерсез инде
Люция. Тартырга мөмкинме?
Дамир. Әлбәттә, әлбәттә.
Рафаэль. Ә мина, Дамир Заманович? Мөмкинме?
Гүзәл Дамир Замановичның тәмәке исен яратмаганын беләсең бит..
Люция. Нәрсә сез “Заманович та Заманович?!" Подумаешь, хозяин района. (Дамирга тәмәке төтене өрә.) Әллә син махровый бюрократка әйләнеп беттеңме?
Дамир. Люция, син нәрсә?
Люция. Смотри, безнең мәмкә- ләрнс обижать итсәң!
Рафаэль басып баш ия, кул чабалар.
Рафаэль Обижать итми, итми ..
(Тәмәкесен пианино өстеиә куя.)
Дамир. Әйтерссн. мине белмисен.
Люиия Яхшы белгәнгә әйтәм дә И предупреждаю вполне серьезно: анда минем шундый кешеләр бар Бер сүз әйтәм — иртәгә син булмыйсын
Дамир. Ышанам, Люция Рафаэль Әллә-лә-лә!
Гүзәл. Син кем булып эшлисен соң, Люция?
Люция Какое это имеет значение9 Әти белән әни мине шундый итеп тәрбияләргә теләде. По-коммунистически Исемнәрен генә карагыз ике братныи берсе Рево, икенчесе Рсзо исемле Минске белән кушкач. Революция белән Резолюция килеп чыга. Әгәр алар интектермә- сәләр, өйдән чыгып га качмас идем. Всю жизнь ходить в пионерах9 Боже упаси! Ну, давайте, чтобы веселле было. (Рюмкасын ала.) Рафаэль. Ике сынар — бср пар
(Икесе эчеп куялар)
Люния. Безне поддержать итмисезмени9
Дамир. Әйдәгез, без генә надан булып калмыйк (Эчәләр.)
Люция Вот рәхмәт Иәгсз сөйләгез, кем кайда, кем булды и так далее
Ләйлә. Тик минем бер шартым бар. дөресен генә сөйләргә
Дамир. Шушы тәкъдимгә кушы-лучыларның тавыш бирүләрен сорыйм
Люиия Ой. настоящий бюрократ!
Барысы да кул күтәрәләр.
Дамир Бертавыштан. Сүзне кемгә бирәбез9
Римма Ин элек Рафаэль белән Гүзәл өйләнеште Алардан башлыйк
Люция Верно
Рафаэль (эчеп куя). Кыюлык өчен. (Аягүрә баса.) Без инде бер малай, икс кыз үстердек Әгәр аз дисәгез (Мактанып тамак кыра)
Гүзәл, һи. мактанчык!
Рафаэль. Малай өйләнде. инде оныгыбыз бар
Римма Кырыкка да житмәгән әби белән бабай!
Рафаэль Кызларның берсе техникумда, икенчесе үзебезнең мәктәптә укый
Люиия Үзен, кажется, колхозом руководишь9
Рафаэль Бабай пенсиягә киткәндә мине куйдылар Дамир Заманович ярдәме белән, билгеле
Дамир Син үзен турында гына сөйлә
Люция Какой скромный' Вообшс-то син, Рафаэль. Дамирчикка многим обязан Теге чакта комсомол путевкасы белән авылга ул озатмаса, неизвестно чем бы кончился тот инцидент в общежитии института.
Дамир Без дә төшеп калганнардан түгел Бср кыз. бер малай үстердек.
Ләйлә Ерактан кайткан кешене тыңлыйк әле.
Римма Күбегез белә инде, институтка керә алмагач. Әлмәткә киттем Заводта эшләгәндә кияүгә чыктым Төмән өлкәсендә төпләндек Ирем нефтьче Биш бала үстерәбез
Люиия Вот это да!
Дамир Институтка керә алмыйча авылга кайткач, мина хат язган булсан. биш бала белән интекмәгән дә булыр идеи
Ләйлә. Син үзен көйсез ун балага торасын, ләбаса
Рафаэль Чират сина. Люция
Люция Сез менә мактаныштыгыз К сожолению. минем балалар булмады Туристический бюрода эшлим Пока нс жалуюсь. Әти-әни Казанда Изредка их навешаю
Римма (фоторәсем күрсәтеп) Сез менә моны карагыз әле
Ләйлә. Бу бит безнең беренче класста төшкән фоторәсем'
Рафаэль Кая. кая'
Дамир Экскурсиягә баргач. төшергәннәр иле
Барысы да Римманы чолгап алалар. Дамнр кулын Люциянен биленә сала, Люция аны читкә алып куя.
Ләйлә Бусы син. Римма Авызыңны карга кебек ачкансын. күзеңне йомып бетерә язгансың
Римма Үзеннс бел: чәчен авызыңа кергән.
Дамир Анын урынына хәзер анын чәче минем ашказанына тула
Люиия Ә бусы—мин
Рафаэль. Карале басып торуын Патша кызымыни
Люиия А как же'
Римма Арада ин горуры.
Дамнр һәм ин үпкәчесе
Люиия О-о-о! Карагыз әле Дамирчик, син бит бу.
Гүзәл Телен дә чыгармаган булса..
Дамнр Бүген карасыгызны белеп чыгардым мин аны Сезне үртәп торам
Люиия Ә Ваня кайсысы. Ваня’
Р и м м а Менә бит Минем артка посып кына утырган
Ләйлә Йөзенең дә бер ягы капланган
Д а м и р Җәмәгать, бс з фоторәсем карарга гына җыелдыкмы әллә9
Рафаэль Әйе шул. Әйдәгез утырышыйк, тамак төбе дә чатнап тора
Гүзәл Шундый кызык бит
Римма Ашыктырмагыз әле— өлзерсрбсз Мин каян кая алып кайттым
Люция. Мин әтиләрне Казанга күчергән чорда Ваня райкомол секретаре дип ишеткән идем. Хәзер кайда?
Римма. Үзбәкстан якларында диләр.
Люция. Нишләп китте сон ул?
Рафаэль. Син аны һаман яратасын. ахры
Люция. Рафаэль, на всю жизнь запомни: мин беркемне дә яратмыйм. Только үземне. Так что ярату исключается Просто ошаган иде ул мина. (Ләйләгә.) Менә ул сине үлеп ярата иде. A-а. дошло, сез Да snip белән кайтып төшкәч, түзә алмагандыр ул. Шулаймы? (Пауза.)
Ләйлә. Юк...
Дамир. Мин ана ярдәм кулын күп суздым. Ул чакта райкомнын идеология секретаре идем Күпме көйләп карадым—чүпкә дә санамады, кинәш- ләремне тотмады.
Люция Вроде андый түгел иде
Дамир. Райкомолда чакта әле түздек. Читтән торып университет бетергәч, прокуратурага эшкә күчте. Менә шунда безнен йөрәккә ныклап тоз сала башлады да инде Алны-ялны онытып эшләүче җитәкчеләрдән кер эзләргә кереште. Ничә мәртәбәләр мин аңа дусларча әйтеп карадым, рәсми төстә дә мөрәҗәгать иттем. Ә ул мүкләк сыер төсле һаман үзенекен эшләде. Ул гына гадел, ул гына хакыйкатьне яклый.
Ләйлә. Тукта инде. ичмасам. Дамир!
Дамир Туктыйм, карчык, туктыйм. Люциянен соравын җавапсыз калдыра алмыйм ла инде мин. Монда сабырсызланыр урын юк
Люция Үзбәкстанга, бәлкем, ул әнисен эзләп киткәндер*’
Рафаэль. Эзләгән эзләми ни Башта күрше районга күчте, аннары яңадан өч урынга життс. Башкортстаннан кугач. Үзбәкстанга...
Ләйлә. Син каян беләсен: кутаннармы. юкмы...
Дамир. Бәлки кумаганнар дыр да Тик барыбер ала карга инде ул. Игелек күрсәтмәде. Ә без аны прокурор итәрбез дип уйлый идек. Бу хакта Рафаэльга да әйткәнем булды.
Рафаэль. Әйе, әйе.
Дамир. Үзе утырган ботакны үзе кискәч, ни хәл итәсең. (Сәгатенә карал.) Гафу итегез, әгәр сез рөхсәт итсәгез, минем шалтыратып аласым бар иде.
Рафаэль. Рөхсәт, рөхсәт Люция. Пожалуйста.
Дамир чыга.
Р мма (фоторәсемне күрсәтей) Әле сг бер кешене тапмадыгыз.
Рафаэль Миңдер ул.
Римма. Дөрес
Гүзәл . Кайсы соң ул?
Римма. Әнә бит ин озыны.
Люция. Боже мой! Такой серьезный. маңгайларын жыерган
Ләйлә. Маңгай жыерырга оста иде инде ул. Укытучы сорый, ә бу берни белми.
Люция. Точно!
Ләйлә. И жыера маңгаен, и жыера, үзе өскә карый.
Рафаэль. Арттырма инде.
Люция. Точно!
Римма. Имеш, белә, укыган, менә хәзер генә, шушы минутта гына оныткан.
Люция. Точно! Ха-ха-ха! Надан идең инде Рафаэль, кара әле, шул кадәр наданлыгын белән как ты руководишь колхозом?
Гүзәл. Мыскыл итмә, Люция!
Люция. Причем монда мыскыл итү9 Рафаэль математиканы белмәде, башка фәннәрне белмәде. Аның бер гаебе дә юк. Менә мин үзем надан, беркемнән дә оялмыйм Оялырлык булсаң, укырга ңде
Рафаэль. Ялгышасың. Мин читтән торып авыл хуҗалыгы институтын бетердем. Дипломым бар.
Люция. Ә-ә, алайса син хәзер белемле икәнсең. Извини. Авыл гөрләп алга китә икән.
Рафаэль. Мин тартып керим әле (Пианино өстеннән тәмәкесен алып авызына каба.)
Люция (аның тәмәкесен авызыннан алып исни дә ыргыта). Фу, гадость! Ничек тартасың моны? Туалет исләре килә.
Рафаэль. Тартмый нишлисен? Этә торган әйбер түгел...
Люция. Мә бер пачка.
Рафаэль. О-о-о! Чит илнеке! Рәхмәт.
Гүзәл. Салкын тигерә күрмә. (Рафаэльның тирен сөртә, күлмәк якасын эләктерә.)
Люция Нәрсә син аны полировка тузанын сөрткән сыман гел сөртеп кенә торасың?
Рафаэль. Ярата, значится.
Гүзәл Люция, Рафаэльга карата тагын берәр кимсетүле сүз әйтсәң, мин үпкәлим
Люция. Вот это любовь! И звени, дорогая. Син бераз көнләшәсен дә, ахры Что ни говори, без бит Рафаэль белән когда-то были друзьями
Гүзәл Көнләшмәгән кая ул...
Рафаэль. Гүзәл, житте!
Гүзәл. Бетте, картым, бетте
Рафаэль тәмәкесен кабып чыгып китә.
Люция. Әйдәгез, эчик әле.
Римма. Ни өчен эчәбез9
Ләйлә. Яшьлектәге тойгылар сүнмәсен өчен. Әгәр мөмкин булса, яшьлектәге хыялларның тормышка ашуы өчен.
Л ю и и я Прекрасно!
Римма. Шэи әйттең, Ләйлә. Гүзәл. Яшьлектәге хыяллар...
Люция эчеп бетерә, башкалар авыз итеп куялар.
Римма. Люция, ничек исермисен син9 Һәрберсен бетереп куясың.
Люция Мина исерергә ярамый, кызлар. Профессия такая
Ләйлә. Исерү таләп ителгән профессия бармы икән соң ул?
Люция Ау меня особая
Гүзәл Туристларга особый хезмәт, димәк
Люция. Да, особый Ә сиңа, Гүзәл, мин сиңа көнләшмәскә кинәш бирер идем Рафаэль каким был, таким и остался. Кому он нужен9
Ләйлә. Бар аның кирәк кешеләре
Люция Нс знаю, нс знаю. Верьте моему опыту: ир-атка ни кадәр тәлинкә тотсаң, ул шул кадәр синнән издеваться итә. У них психология такая
Гүзәл. Бәлкем син хаклыдыр. Ләкин халык бит аңа колхоз җитәкчесе дип кенә түгел, укытучы ире дип тә карый. Мин ана һәр көн үтүкләнгән чиста күлмәк-чалбар кигерәм. Балаларга да, бианай белән биатайга да. Авылда күз өстендә каш кебек без. Мона ирешү ай- һай авыр! Сыер, сарык, кош-корт, бакча Читтән торып институт бетердем. Көн саен дәрескә әзерлән, план төзе, класстан тыш эшләр. Председательнең аның өйгә кайтса—төнлә, чыгып китсә—ачы гаңнан Мин аны югары күтәрә алмасам да, халык күзе алдында түбән төшмәсен өчен һәммәсен дә эшлим. Ана әйтелгән кимсстүле сүзне шуңа күрә күтәрә алмыйм мин
Ләйлә. Нилектән йөрәк чиренә олгашуыңны айлап була синең
Люция Йөрәк авыртамыни'’
Гүзәл Яшибез әле Гүзәл Гүзәл булып калачак, үз исеменә барыбер тап төшермәс. Сезнеке кебек җиңел генә бармый безнең тормышлар, Люция
Люция. Минеке лә жинел түгел. По-мосму Римма белән Ләйлә веем довольны.
Римма. Әйе, шулай кебек Ирем эчми, тартмый, характеры әйбәт. ‘Волга" машинабыз бар. Үзем складта эшлим. Белемсез булсак та, акчабыз җитешле.
Люция Акча үзе образование инде ул.
Римма. Татарча ясле дә мәктәп тә юк. Ирем дә рус. Балаларым татарча белмиләр диярлек, исемнәре дә урыс исеме
Гүзәл Ирен жингән алайса’
Р и м м а Кая җиңсен ’ Хәзер инде ул балалар ни татар, ни урыс түгел Татар җыры ишетсәм, күземнән мөлдерәп яшь ага
Люция. Алайса балам булмау белән мин бәхетледер дә, бәлкем.
Римма. Син гел кияүгә чыкмадыңмыни9
Люция. Минем кияүгә дә чыкканым юк, ирсез дә торганым юк.
Ләйлә Үзен турында начар уйларлар дип тә шикләнмисен.
Люция. Без бит ачыктан-ачык сөйләшергә дип сүз куештык.
Гүзәл. Ул мактана торган әйбер түгел.
Люция. А что? Трехкомнатная квартира, эче тулы импортный мебель, ковер и так далее Ин очсыхты күлмәгем дүрт йөз меңлек.
Ләйлә Син тормыштан канәгать алайса?
Люция Как сказать. Канәгать тә. түгел дә Бәйдәге этнен теләге ни? Чылбырыннан ычкыну. Әти-әнидән качтым. Институттан качтым Я абсо-лютно свободна. Но до этого. . Нс хочется даже вспоминать. Акча бетте, торыр урын юк. голодная как черт Сколько я моталось по Казани. Ярый. Дамнрны таптым Ул сельхознын комсомол комитеты секретаре иле Обком комсомолдан бер кеше белән таныштырды Фамилиясен әйтмим Ул хәзер дә крупный урында Эшләргә квартираны да ул алып бирде Вот шул әйтте: ты мне нравишься, что хочешь, все будет, диде. И так пошло. Потом московские знакомства. Все у меня есть.
Гүзәл. Синең зарланырлыгың юк алайса...
Люция Думаете, это легко9 Ирләр белән уйнау. О-о-о, это целая наука! Син менә. Гүзәл, сөйләдең., мин дә синнән ким тырышмыйм Син һәрвакыт пөхтә, тәмле исләр генә бөркергә, ягымлы сүзләр генә сөйләргә тиеш Елыйсын килгәндә дә келәсен Эчендә боз булса да. тыштан ут булып кыланасын. Это очень тонкая игра... Минем һәр сүзем, һәр хәрәкәтем, һәр күз карашым акыл контролендә Нужно всегда быть на уровне Шул чакта пана ирләр синен кулыңда, ай-кояшны алып бирергә әзер торалар Я говорю о крупный личностях Мин вак-төяк белән эш итмим.
Гүзәл. Синен сөйләгәннәреннс миннән дә яхшырак аңлаучы юктыр. Люция.
Римма Ә шулай да, кызлар, безнең арада Ләйләдән дә бәхетлесс юк Үзе атказанган врач, озакламый Дамир Татарстан халык депутаты булып сайланачак.
Ләйлә (сөйләгәндә кызггшнян- лыэл блрл) Әйе, без бәхетле. Ул мине, мин аны өзелеп яратабыз Эшләр дә гөрләп бара, акча да күп. җанын ни тели шул бар
Римма Башы Дамирлан шул..
Ләйлә Ычкындырмаска идең
Дамирны. син дә минем кебек булыр идеи.
Римма Мина кайсы ягы беләндер ошамады ул. Куркаграк иде димме... Ул да мине ярата алмагандыр... Ә хәзер шундый солидный...
Ләйлә. Күрәсең, минем өлешкә туры килгән...
Римма. Ә шулай да мин нишләптер Дамир белән сине бергә итеп күз алдына китерә алмый идем.
Ләйлә. Ә мин китерә ала идемме? Казанда укый башлагач, Дамир безнен институтның тулай торагыннан китмәгәндер. Аңа бөтен Казан кызлары мөкиббән. Яшь шагыйрь! Яшь композитор! Комсомол активисты! Инструменталь ансамбль җитәкчесе! Әнә Люция белә.
Люция. Да, да! Это было потрясающе!
Ләйлә. Мина багышлап җырлар яза, шуны сәхнәләрдән җырлыйлар. Аның белән мине дә күтәреп йөртәләр. Андый татлы давыл эчендә исергәнегез юк әле сезнең! Көн саен кая гына барма—жыр. бию, шатлык! Аны обкомолга эшкә алдылар. Казанның үзәгендәге бер дигән квартирага килен булып төшүдән кем баш тарта алыр? Аннары үзебезгә эшкә җибәрделәр. Монда тагын оҗмах кебек тормыш (Кинәт елый башлый.)
Люция. Что с тобой?
Ләйлә. Юк, юк, берни дә юк... Римма. Мине дә елатасың... Ләйлә. Үтә, хәзер үтә...
Гүзәл. Берәр күңелсезлек бармы әллә?
Ләйлә. Үткәннәр искә төште. Шатлыктан гына бу...
Римма. Их, яшь чаклар! Сездән көнләшәм мин. Жыслышып утырасыздыр, үткәннәрне искә аласыздыр. Шулаймы. Гүзәл?
Гүзәл. Безнен җыелганыбыз юк...
Люция. Как так?! Бер районда яшәп...
Ләйлә. Дамирнын принцибы— район эчендә беркем белән дә аралашмау. Ярамый. Казаннан, бүтән җирләрдән берничә кеше бар. .
Люция. Это разве интересно? Мин үләм без обшения
Рафаэль керә.
Рафаэль (корык-корык ютәлләп) Люция, мә бу тәмәкеңне. (Сигаретын бирә.)
Люция. Ник?
Рафаэль. Икене тарткан идем, ютәлләп үлә яздым. Эт корсагына сары май килешә димени
Ләйлә. Әйдәгез, утырышыйк әле. Дамир!
Дамир (чыгып). Биредә ниндидер үзгәреш сизелә.
Люция. Рафаэльгә ютәл төшкән.
Гүзәл (Рафаэльга дару биреп). Эчеп жибәр әле шушы даруны.. (Бокал белән су суза.)
Рафаэль (даруны кабып, аракы эчә). Спиртта тизрәк эри ул. Кем тост әйтә?
Римма. Мин.
Рафаэль. Юк, син әйтми тор әле. Мәскәү кунагы әйтсен.
Дамир. Бу йортта әлегә кадәр хуҗа мин идем кебек.
Рафаэль Кайчандыр бу йортның хуҗасына мин хуҗа идем дә бит...
Гүзәл. Рафаэль...
Дамир Рафаэльгә ачулы күз карашы ташлый, тегесе “бирелдем" дигән мәгънәдә кулларын югары күтәрә.
Римма. Әйдә, әйт, Люция.
Люция. Ну что жж.. Беләсезме ни өчен эчәбез? За искренность и любовь!
Ләйлә. Мин берсүзсез кушылам.
Люция. Хотя... бер анекдоттагыча килеп чыкмаса.
Рафаэль Ире командировкага китмәкче?
Люция Юк, Рафаэль, ире командировкага китмәгән.
Рафаэль. Ире командировкага китсә, кызык була торган иде...
Гүзәл. Карткаем...
Люция Колхозда собрание бара икән, на повестке дня два вопроса: сарай салу и коммунизм төзү Такта булмаган- лыктан, беренче көн тәртибен тикшереп тормаганнар, сразу икенчесенә күчкәннәр ди.
Дамир. Бик усал булды бу, Люция
Рафаэль Бусы минем колхозга кагылмый.
Люция . Может, без дә икенчесе өчен генә эчәрбез?
Гүзәл Ә мәхәббәт эчкерсезлектән башка була аламы сон?
Ләйлә. Һәркем үзенә карасын. Мин икесе өчен дә эчәм. (Эчәләр.)
Римма Кызлар, егетләр! Әйдәгез бер җырлыйк әле. Шундый сагындым үзебезнең татар монын...
Рафаэль. Мин кин күңелле Дамир Заманович хөрмәтенә, аның хәләл җефете Ләйлә хөрмәтенә бер тост әйтергә телим.
Дамир Рафаэль, яратмыйм мин андый нәрсәләрне.
Рафаэль Ник?
Ләйлә. Кирәкми Әйдә җырлыйк әле.
Дамир Минем бер җырым бар. Комсомолда эшләгәндә үк берәүнен юбилеена язган идем. Тыңлап карыйсызмы?
Люция С удовольствием.
Рафаэль. Ә мин хуҗалар өчен барыбер эчәм. (Эчә.)
Дамир (пианинога утыра, үзе уйнап үзе жырлый).
Басып торам яфрак яңгырында. Сары сагыш баскан кырларны. Безнсн белән бергә бу тирәкләр Озын жәйләр бус җырлады Җәйләр генә безгә аз тоелды. Сагынып сөйли идек язларны Кай арада жәйләр үтеп киткән. Әнә генә кебек яшь чаклар Күкләр биек, еллар ерак инде, Ява бары сары яфраклар Бар дөньяны баскан яфрак сарысы. Тынлап торам гомер агышын Очрашабызмы дип сорарга Тирәкләргә килсәм якадан. Ни аяныч' Сары яфракларга Сары яфракларга кар яуган Тып-тын гына ява ак карлар, Аһ, еракта калды шул язлар1
Их' Сары яфракларга ява карлар. Йөрәкләрдән китми сөйгән ярлар'
Кул чабалар.
Люция Молодец!
Гүзәл. Сагышлы җыр...
Римма Әйдәгез әле үзебезнекен Дамир Минем “Кичке йолды злар"нымы?
Римма Әйе (Ул башлый, бүтәннәр кушыла.)
Тир-там, тир-там. Җырлагыз, кызлар. Күзләремә балкып тулган Кичке Йолдызлар. Кичке йолдызлар
Синен мине, минем сине Яндырыр чагым Йөрәкләрне җылытадыр Сөю учагы. Сөю учагы
Танцы башлана. Алгы планда Дамир белән Люция.
Дамир Нигә син эчкерсезлек өчен тост тәкъдим иттең?
Люция Ты разве нс видиш9 Без бит бөтенебез дә үз кабыгыбызга бикләнгәнбез Стоило ли для этого встречаться9
Дамир Мина карата да әйтәсеңме инде син бу сүзләрне9
Люция В первую очеред для тебя.
Дамир Яшермәвең өчен рәхмәт Тагын бер сорау мөмкинме?
Л ю ц и я Пожалуйста
Дамир Бая минем кулны биленнән ник алып куйдык’
Люция Комсомол яшеннән чыкканыңны онытма К тому же хәзер бушка берни дә эшләнми, мой МИЛЫЙ Рыночная экономика, договорная цена. (Келә.)
Алгы планда Ләйлә белән Римма.
Римма Бая синен сүзләрен бәгыремне телде
Ләйлә Нишләп?
Римма Әйтергә куркам
Ялгышсам, хәтерен калыр
Ләйлә. Әгәр әйтми китсәң, минем күңелгә мәңгегә юшкын утырыр
Римма. Бәхетле кеше алай сөйләмәс иде.
Ләйлә. Ялгышмагансын, Римма Римма. Сәбәбен дә бсләм кебек. Ләйлә. Әйт
Римма Иртән күрешү белән, юньләп хәл-әхвәл дә сорашмастан Иваннар авылына барып кайтуымны үтендең.
Ләйлә. Хикмәт Иванда гына түгел шул, Римма.
Римма Ә нәрсә сон9
Ләйлә. Дамирда.
Римма Сине кыерсытамы9 Ләйлә Юк.
Римма Хатын-кыз белән йөриме9
Ләйлә Бераз соңрак әйтермен әле, яме.
Римма Ярар.
Ләйлә. Ә үзең’’ Яратасынмы иреңне9
Римма. Салкын кеше булып чыкты ул Ярата-иркәли белми, ә үзе көнләшә Бер әйбер әйтимме (Туктап кала.)
Ләйлә. Нәрсә?
Римма Туры килгәндә мин хыянәт итәм...
Ләйлә. Хыянәт итәсең9!
Римма. Әйе. Ышан—азгынлыктан түгел Бер мәртәбә булган ирләр мина кабат әйләнеп тә карамый Әллә ана үч итәм, әллә бәхетле хатын-кызларга, әллә үземә... шуннан сон үз-үземә кул саласым килә...
Атарныц уртасына Рафаэль керә.
Рафаэль. Римма, бер генә минут синең белән танцевать итәргә рөхсәт ит (Ләйлә арткы планга күчә.) Син мине искә аласынмы9
Римма Көн саен.
Рафаэль Рәхмәт
Римма Нәфрәт белән рәнжсп искә алам
Рафаэль. Мин сина нинди начарлык эшләдем?
Римма Син бик күп кызларны харап иттең Мине дә Алланың ачы каһәре төшсен сиңа!
Рафаэль Харап итү. имеш Тик торган баганага берәү дә килеп кагылмый
Римма Дәшмә, ичмаса! Алдау, янау, куркыту, кул күтәрү —синнән барысын да көтеп була иде Үзебезнең дә. ирләрсбезнсн дә йөрәкләренә син мәңгелек яра салдың Безнсн каргыш барыбер тотар сине (Рафаэль янына Г үыл килә. Римма читкә китә)
Гүзәл Бүгенгә генә түз, Рафаэль.
Рафаэль Кайткач сина тагын тукмак эләгәчәк
Гүзәл. Синең йодрыгың хәзер куркытмый инде мине Үтенеп сорыйм, бүген генә исермә. Оят миңа
Рафаэль (кычкырып) Оят?! Кемнән ояласың’! Шушылар данмы?
Люция (килеп). Ник кычкырасын'1
Рафаэль. Ә син кем булдың әле миннән допрос алырга9
Дамир Каяле, Люция (Рафаэльны читкә ук алып китә. башкалар танцевать итәләр.) Син кем өендә икәнеңне оныттың, ахры...
Рафаэль. Синең өйдә. Йә, шуннан?
Дамир. Биредә тавыш күтәреп сөйләшмиләр.
Рафаэль. Эш урыныңда шундый тәртипләр кертсәң иде син.
Дамир Үзе турында гына кайгыртучы җитәкчеләр беткәч, шулай булыр
Рафаэль. Андыйларны сиңа альтернатив итеп депутатлыкка күрсәтмиләрдер, билгеле
Дамир Уеннан уймак чыкмасын. Рафаэль.
Рафаэль. Ихтимал...
Танцы дәвам итә.
Их, мәхәббәт, серле чишмә. Мәңге шаулар суларын. Суларыңның агышлары Алып китә елларым Кушымта: Тир-там. тир-там.
Җырлагыз, кызлар Күзләремә балкып тулган Кичке йолдызлар...
Шул чак ишектә Иван күренә. Барысы да жыр һәм биюдән туктап калалар. Ул сакал-мыектан, маңгаенда тирән яра эзе бар. Чәчләре ап-ак. Йөргәндә аксый.
Иван. Мин комачауладым ахрысы...
Рафаэль Ашка таракан төште
(Эчеп куя.)
Люция (Иванны кочактай) Ваня! Синме бу9!
Иван Теге Ваня юк инде
Дамир (тәрәзәне ачып) Нишләптер бөркү булып кзг гс...
Римма Киләс-ң-.е ник әйтмәдең?
Иван Барыбер ич.
Ләйлә. Миңа алай карама, Дамир
Дамир Син инде күз карашыннан да әллә нинди мәгънәләр эзлисен.
Ләйлә. Сукыр түгел, күрәм Әис мин чакырдым аны. Син бит башка- ларнын да кайтуын теләмәгән идең
Д а м и р Теләмәдем түгел. Очрашу вакыты хакында сүз булды. Чөнки сайлау чоры, көне-төне халык арасында кайный торган чак.
Ләйлә. Теләмәдем диген. Син хәзер дә эчтән ут йотасын.
Дамир Ләйлә, кирәкми...
Римма. Ташлагыз әле вак-төяк ызгышны!
Иван Күрешергә момкинме соң? Исәнме, Ләйлә . (Аның кулын кыса, шактый вакыт җибәрми тора, моны барысы да сизәләр.) Гүзәлме?
Гүзәл Таныдың... (Күрешәләр.) Иван. Сәлам, Рафаэль.
Рафаэль. Сәлам... (Кул бирешәләр.)
Йван. Менә күрештек тә. Чакыруын өчен рәхмәт, Ләйлә. Мин болан да кайта идем инде.
Рафаэль. Әллә... Бөтенләйгәме9 Иван Кабул итәрсезме—белмим... Дамир. Ваня! Мине оныттың бит Кыерсытасың, яшьти! Әйтерсең, мин сиңа чит-ят кеше (Кочагын җәеп килеп кочаклый.) Исәнме, саумы, мосафир!
Иван Көтмәгән идем. болай ук... Син һаман да үз амплуаңда
Дамир Башкача ярамый, урын шулай куша. (Аны өстәл янына алып килеп.) Әйдә, утыр әле менә монда.
Ләйлә. Ваня, кил үземнең яныма
Люция. Юк, ул минем янга утыра.
Дамир. Гафу, гафу, әйдә әле. Ләйлә янына утыр Ә син, Люция, анын икенче ягына. Менә шулай.
Иван. Рәхмәт. Мин килмәскә уйлаган идем дә... түзмәдем...
Дамир. Ничек инде?! Син нәрсә9! Честное партийное—үпкәли идем, үпкәли идек. Шулай бит, Ләйлә. (Ләйлә дәшми.)
Люция. Ну как ты приехал?
Иван. Нормально.
Дамир. Менә бит табын китек иде, түгәрәкләнеп китте Әле сине искә альт кына утырган идек Мин дөрес әйтәмме?
Римма. Әйе...
Рафаэль Дамир Заманович, син үз маркаңны бераз... ни...
Дамир. Кайчан синен өйгә җыелабыз, шунда син командовать итәрсен. Шулай бит, Гүзәл?
Гүзәл Әлбәттә...
Дамир Йәгсз әле, Ваня хөрмәтенә.
Л юция . С благополучным возвра-щением!
Барысы да эчә, Иван эчми.
Дамир. Ваня, син нәрсә? Беренче мәртәбә безнең өйгә кереп Җирәнәсеңмени?
Иван. Сүз биргәнемне беләсез. Капканым юк.
Люция . Ни гомер үтте бит инде Иван Биргән сүз—гүргә кергәнче.
Рафаэль килә дә, Иванның
рюмкасын алып, авын баш өстевә күтәрә.
Гүзәл Рафаэль' (Ана үрелә.)
Рафаэль Кит! (Иванга) Агызам бит
Иван Әйдә берәр тамчы тамызып кара әле.
Аларныц күз карашлары очраша.
Рафаэль. Шаярттым гына (Рюмкасын авызына китерә башлауга. Дамир аны алып Иван алдына куя.) Йә, дәреслекне татынмы сон, Ваня9 Бик озак эзләдек инде.
Иван. Дөреслекне эзләргә кирәкми Ул бар һәм яши. Аны күрсәтергә генә кирәк
Рафаэль. Мин сине шул кадәр үчлекле дип белми идем
Иван. Аңлатып сөйлә
Рафаэль. Әрәмәдәгснс онытмадык Прокуратурага күчү белән мине чокый башладык
Римма Урыны шушымы инде9 Люиия Не говори.
’ Дамир Стоп! Бу принципиаль мәсьәлә, кызлар Рафаэль, син Ваняга рәхмәт укырга тиеш
Рафаэль. Рәхмәт укырга9! Ник9'
Дамир Колхоз кесәсенә мул кергән идең син. . Әгәр Ваня шәфкатьлелек күрсәтмәсә...
Рафаэль Дамир Заманович, син ни сөйлисен9' Мин бит калжднын чспстис генә., син., ул бит...
Дамир Тик тор! Синен принци-пиальлеккә. Ваня, мин шул чакта ук сокландым Чигенмәү һәркемгә дә бирелми
Иван. Ул чакта мина өстәл төя- төя кычкырганда
Дамир Әйе, кызып кителгән Син дә кыздык
Гүзәл Зинһар, тирәнгә кермәгез
Римма Ник җыелдык сон без9 Әйдәгез, күнел ачыйк әле
Иван Китәм мин
Люция Син китсән. без дә китәбез.
Дамир (Иванны угыртыН) Җи-бәрмибез без сине. юк. юк' Беркая да китмисен Кадерле кеше син Ныграк уйлаган саен фикер аныклана Әле менә хәзер генә, син килеп керг. • мин бер нәрсәне аңладым син дә. f дә хаклы булганбыз
Иван Кызык бит бу. кызык
Дамир Ит. сөт. ,'кмәк! Халык табынына ничек тә күбрәк бирергә' Без әнә шул экономикага батканбыз, бүгенге көн проблемалары шаштырган Ә син сраккарак. кеше күнелснә карагансың
Иван Кайчан да булса бу сүзләрне ишетермен дип кем уйлаган’
Дамир Син закон, гаделлек, әхлак, намус -вөҗдан. дидсн Без дә шуны таләп иттек Асылда бу—бер медальнең ике ягы
Иван. Килешәм килешәм!
Дамир Ашыкма! Кадрлар җитмәве абындырды безне вакыт-вакыт Ләкин һәрчак түгел. Шулаймы. Ваня9
Иван Дөрес. Дамзгр Мин дә рәхмәт әйтергә тиештер Сонгы вакытта күп уйландым. Шактый нәрсәләргә янача карый башладым. Бигрәк тә менә хәзер, синен бу сүзләреңне ишеткәч Безгә күптән аңлашасы булган..
Ләйлә. Ваня. ялгышасын
Иван. Юк. Ләйлә, мин элек ялгышканмын Законга сукырларча ябышып ятып кына булмый икән Политик бәя дә бирергә кирәк булган үз эшләренә
Дамир Анысы хак Ләкин синен принципиальлек үз ролен уйнады Синен кебек чигенмәүче кирәк булган. Әйе. әйе. кирәк'
Ләйлә. Ай. дөнья!
Иван. Син кадрларны саклау турында кайгырткансың Җинаять эшләрен ябарга кушуны мин кул кулны юа. икс кул битне юа дип кенә анладым
Дамир Ә мин күпме әйттем. аңлаттым, үтендем
Иван Бер селтәнүдә с ындыр- макчы идем шул мин Шамгуновны төзелеш махинацияләре өчен дип. Бариевны күз буяган, урлашкан өчен дип. Сибгатуллинны . Күп инде алар Шуларны җәзага тарткан, утырткан булсак, күпме сәләтле кадр югаласы иде. Хәзер берсе синен ун кулын, икенчесе СМУ җитәкчесе, өченчесе поселок Советы председателе
Д а м и р Менә аңлаштык. булды
Иван Алар барысы да нәкъ синен кебек җитлеккән кадрлар Рафаэльны депутат итмәкчеләр әнә Синен хезмәт түгелмени болар9
Дамир Бу хакта җитәр Үземне мактаганны күтәрә алмыйм
Ләйлә Комсомолдан ук кешеләр турында бик нык кайгыртты Дамир
Дамир (сагаеп) Минем турыда житте дидек бит инде, карчык
Ләйлә. Юк. синен Рафаэльны комсомол путевкасы белән авылга җибәрүеңне әйтмичә ярамас
Дамир Нигә инде әллә кайчан- гылар9 Әйдәгез, берне тотыйк әле
Р и м м а Ә минем җырлыйсым килә.
Ләйлә. Рафаэль исереп тулай торакта...
Дамнр Ләйлә, тукта зинһар Гүзәл Рафаэль, әйдә кайтыйк Ләйлә. Рафаэль, әгәр үпкәләсәң, әйтмим
Люция Мы же договрились все на чистоту
Дамир Ләйлә, мәжлеснен көен җибәрмә
Рафаэль (ачу белән) Әйтсен.
ГЫИМа
Ләйлә Тулай торакта сугышкач, бернинди гаепсез егетне.
Дамир (аны бүлей). Ләйлә, ни телисен син? Рафаэль, жебемә Ләйлә.
Ләйлә. Гаепсез егетне. .
Дамир (ярсып) Син каян беләсең анын гаепсезме, түгелме икәнен’! Гаепсез дә гаепсез!
Ләйлә Беләм! Гаепле Рафаэль, ә теге егетне биш елга утырттылар Синен начар характеристикаң белән
Дамир Үзең белмәгән әйберне сөйләмәскә иде...
Рафаэль (Дамиргн) Житге инде! Ник син, ичмасам..
Ләйлә Алай ярамый. Рафаэль. Син ана классташлар каршында рәхмәт булса да әйтергә тиеш бүген. Институттан да кумадылар, читтән торып уку бүлегенә күчерделәр Әйтер сүзен юкмыни?
Рафаэль Әйтергәме’ Бар ул, ник булмасын Дамир Заманович, мактап мин дә бер генә суз әйтсәм, каршы килмәссең бит?
Дамир Кирәкми, кирәкми! Ишетәсем дә килми
Рафаэль Мактап бит...
Дамир Синең мактауга мохтаж түгел...
Рафаэль Мин барлык колхоз председательләре, совхоз директорлары, башка җитәкчеләр исеменнән әйтәм Син бит тимер тәртип урнаштырдың кадрлар арасында Шыкырдап кара
Ләйлә. Дөрес! Безнен баш врач тәртәгә тибәргә маташкан иде дә. Хәзер бөтен больница чөгендер, бәрәңге басуыннан кайтып керми Авылга шефлык ярдәме.
Дамир. Сез туктыйсызмы?
Рафаэль. Совхоз директоры Галимжднов бер генә каршы сүз әйтте Бер ай эчендә—выжт!
Дамир (теш арасыннан). Ра-фа- эль...
Рафаэль (башын юләргә салып) Нигә, Дамир Заманович? Сине хөрмәт иткәнгә генә әйтүем. Тәртип кертүен хак биг Әгәр сина ике орден биргәннәр икән, хөкүмәт дурак түгелдер Эшләгәнгә бирелгән
Люция Я не пойму вас мактыйсыз да мактыйсыз. Ну что тут изменилось’ Дамирчик, отвечай.
Дамир Анын бөтенесе дә күренми инде, Люция Продукцияне элекке еллар белән чагыштырганда, беләсеңме, күпме артык сатабыз?
Люция Это мне до лампочки
Дамир. Дуңгызлар өчен комплекс төзедек
Люция Тфү. дунгыз еще! Асфальт нишләп юк? Автобуста эчем төшеп бетте. Бөркелеп тузан туза. Фу, не могу!
Дамир Асфальт заводы төзибез Рафаэль. Әйе, җиденче ел инде Ләйлә. Өч-дүрт елдан бетәчәк дип сөйлиләр.
Дамир. Газ кертә башладык.
Ләйлә Күршеләр кертеп бетергәндә...
Дамир. Житге! Сез нәрсә, сүз берләштегезме’!
Люция. Не понимаю, почему ты кричишь?
Дамир. Потому что вы договорились. Это нс честно.
Иван Дамир, син бит башлап үзен мине мактарга керештең. Ник сине мактарга ярамый?
Люция. Да, по-моему, тут все нормально.
Дамир. Мактау, имеш... Тел төбегездә ни ятканын мин яхшы беләм
Иван. Синен тел төбендә ни ятканны без сизмәде дип уйладыңмыни?
Дамир. Күпме сәләтем бар—мин барысын да намуслы эшкә түтәм.
Римма. Их, сез! Бергә булуның, татарча сөйләшүнең кадерен белмисез
Иван. Дөрес әйттең, Римма...
Римма. Мин бит сезнең бөтенегезне дә яратам. Ә сез бер-берегездән вак-төяк гаеп эзлисез. Шуның өчен кайттыкмыни без?
Люция Верно
Гүзәл Әйдәгез бер җырлыйк әле Римма Нинди җыр җырлыйбыз? Рафаэль Башта тост кирәк Люция Тут уже сказано. За Дамир чика!
Гүзәл. Әтисе...
Рафаэль Анын өчен булгач, мин тамчысын да калдырмыйм. (Эчә.)
Ләйлә (жыр башлый)
Зәңгәр күлмәгеңне киясен дә Зәнгәр күлгә көн дә киләсең Йөрәгеңдә нинди утлар яна, Уйларыңны килә беләсем.
Зәңгәр күлмәкләрнең чын зәңгәрен Җилләр ала—җилгә элмәгез.
Яшьли сөйгән ярлар барыбер ятка кала,
Яр сөйсәгез, яшьли сөймәгез...
Жыр тәмамлангач, кайсы утырган, кайсы баскан килеш уйга чумып хәрәкәтсез калалар.
Римма (сискәней). Нишләптер өшетеп җибәрде...
Гүзәл (ачык тәрәзәдән карап) Теге яктан салкын жил исә, кара болытлар килә Сентябрь ахыры димәссең. Ябыйммы тәрәзәне?
Ләйлә Яп зинһар, Гүзәл.
Иван Алай көн дә бозылгач, мин кузгалыйм әле... Җәяүләп кайтасы бар.
Ләйлә. Ваня үтенәм ашыкма Иван. Юк...
Люция Ну, Ваня-
Дамир Әйе, ашыкма... Минем машина илтеп куяр
Иван Юк, Дамир! Син бит моны яхшылык эшләргә теләүдән әйтмисен...
Дамир. Ни өчен син мине шундый игелексез дип уйлыйсын әле?
Иван Алайса ник сон мине районнан кудырдың, ә? Шул тикле мактаулы кешене.
Дамир Мин сине аңлагансыңдыр дисәм...
Иван. Әртистләнмә, килешми. Син дә, мин дә, башкалар да бөтенесен дә аңлыйбыз. (Пауза}
Дамир. Соң кайт алайса, әйдә, эшлә...
Иван. Дамир, ник һаман уйныйсын? Син бит миннән уттай курыккандай куркасың. Сиңа мин кирәкмим Сина Рафаэль кебекләр кирәк Уртак калжа өчен "Бәрел!" диюгә йөгереп барып таш стенага башы белән бәрелүчеләр
Рафаэль. Хәзер бәрсләм мин сиңа . (Иванга ташлана, аны Дамир, Гүзәл, Римма тоталар}
Рафаэль Кешедән көлмәсен...
Аны йокы бүлмәсенә алып кереп китәләр. Гүзәл шунда кала, Дамир белән Римма чыга.
Иван. Мина чыннан да киләсе булмаган. (Кузгала.)
Ләйлә Тукта... Синен алда мин гаепле.. Бу дөньяда синең кебек яраткан кеше юк иде мине
Иван. Нигә “иде9” Мин бит әле үлмәдем.
Ләйлә. Ай, нык рәнҗеттем Булдыра алсан, кичер.
Иван Рәнжи алмадым мин сина, Ләйлә. Юкка битәрләмә үзеңне. (Пауза.) Мин кешеләргә яхшылык эшләргә тырыштым бөтен йөрәгем белән Хакыйкатьне ачарга Җиңелдем Алар һәрвакыт бергә, ә без. Анда да җиңәчәкләр .
Ләйлә. Кайт үзебезнен якларга
Иван Хәзер сон инде Әнине таптым Ни әйтсәң дә янәшәдә Икс балам, хатыным белән булыйм инде мин
Рафаэль белән Гүзәл кергән бүлмәдән ыңгырашкан тавыш ишетелә.
Ләйлә. Нәрсәдер бар Люция Әйдәгез әле
Люция, Римма, Ләйлә кереп китә.
Дамир Нигә син минем кайт дигәнгә ышанмыйсын9
И в а н Син башкалар муенына пычак салсаң да, аны үз муеныңа салырга сәләтле түгел.
Дамир Боргаланмыйча гына әйт
Иван Мин бит синен дә бик күп караңгы эшләреңне беләм Әйтймме9
Дамир (озак дәшми торгач) Кирәкми
Шаулашып Гүзәл, Рафаэль. Ләйлә, Люция. Римма чыга Гүзәлнен чәче-башы тузган.
Гүзәл. Әйтмәгез, зинһар әйтмәгез!
Дамир Ни булды?
Гүзәл . Әйтмәгез, үтенеп сорыйм... Люиия Әйтмәбез менә! П осмотрите-ка на этого бессовестного! Гүзәлне кыйнап ята (Рафаэльнын янагына берничә мәртәбә чалтырата.) Подонок!
Рафаэль Киттек кайтып!.. Люция. Заткнись!
Рафаэль Ник сез безнен арага тыкшынасыз9 Ул мине ярата. Кыйнасам да, яратачак. Гүзәл, ничек яратканыңны әйт әле.
Гүзәл (елап). Ярар, әйтәм. Ичмасам, сез белегез. Бәлкем баштарак яратканмындыр.
Рафаэль. Баштарак?!
Гүзәл Көн саен дуңгыз булып исергән кеше яратуны да үтерә икән. Күңелен булдымы инде? Киттек!
Рафаэль (аны туктатып). Тукта, тукта, әйтеп бетер, матурым. Син мине я ратмыйсыңмыни9
Гүзәл Аңлаешлы итеп әйттем кебек.
Рафаэль Алайса ник монарчы яшерден9
Гүзәл Керсез кайнар тойгыларым сине ничек тә бер уятыр дип өметләнгән идем мин...
Римма. Ә безнен каршыда? Ник кирәк шул кадәр өтәләнү?
Гүзәл. Гадәткә кергән. Мәктәпне бетергәнче үк аңарга чыккач, авылда миннән күпләр көлде, мыскыл иттеләр Мин шуларга үч итеп институт бетердем, үрнәк гаиләнен нинди булырга тиешлеген күрсәттем.
Рафаэль Димәк, син яраткан булып кыланасын гына...
Гүзәл Ә нишләргә мина9 Әйт. нишләргә”! Синен эчеп кайтуыңны, сүгенүеңне, кул күтәрүеңне чыгып сөйләргә, авыл халкына таратыргамы9 Укытучы укучылары каршында кояш кебек саф булырга тиеш Шуннан сон мин аларнын күзенә ничек карыйм9 Алар миңа ышаналар, табыналар, димәк, тәрбия алалар. Минем бөтен тормышым— аларга...
Озын пауза.
Дамир Нинди түбәнлек' Шушындый фәрештәгә кул күтәрү Оят түгелме?
Рафаэль Аңа түгел, сина сугасы калган шул.
Дамир. Рәхмәт. Күп мәртәбәләр судан коры чыгарган өчендер инде ул
Рафаэль. Институттагы гөнаһларым өчен мина утырасы булган Син бит мине коткардын да күндәм колын imcH Кайчандыр мин сине уч төбемдә бистә идем Хәзер инде мин —мәңгелек тоткын
Дамир. Тоткыннарны депутат
лыкка кандидат итмиләр.
Рафаэль. Синең урында булсам, мин бу хакта дәшмәс идем Альтернатив итеп күрсәтерләр, әмма үз кандидатураңны сайлау житкәндә алырсың дип син әйтмәдеңме?'
Дамир Чыннан да исерүең житкән—ни сөйләгәнеңне белмисен.
Рафаэль. Үзеңнең кабинетына чакырып әйттең бит. Йә, күземә карап, әйтмәдем диген әле?!
Дамир Башта айны, аннары сөйләшербез.
Рафаэль. Өркетмә, күп өркеттең иңде„.
Гүзәл Әйдә, Рафаэль, кайтабыз. Иван. Миңа да вакыт.
Люция . Мин дә китәм...
Ләйлә. Туктагыз, берегез дә кузгалмый! Әллә сез мине болай гына жьпщы дип уйладыгызмы?
Римма. Очрашу өчен түгелмени?
Ләйлә. Люциядән башка берегез дә безнең туйда була алмады. Мин сезне шул туйның дәвамына жыйдым Ләкин ул шатлык-бәхст туе түгел...
Дамир Ләйлә, син ни сөйләгәнеңне аңлата аласынмы?
Ләйлә. Мин сезне аерылышу туена жыйдым...
Римма. Аерылышу туе?!
Барысы да гаҗәпкә кала.
Дамир Ләйлә, бу нинди комедия9
Ләйлә. Минем ни әйтәссмне син сизендең... Ул сүзләр сиңа күптән таныш. Тик барыбер туктамыйм, туктар бу дип өметләнмә.
Дамир Акылыңа кил!
Ләйлә. Әйттем бит—бүлдермә мине.
Дамир Аңа эчәргә ярамый, Римма, Люция, зинһар тынычландырыгыз аны!
Римма. Әйдә кереп ял итик, Ләйлә.
Люция. Римма, комачаулама.
Ләйлә. Рәхмәт. Люция Менә ссзнен каршыла яшьлек дустыгыз Дамир басып тора. Ул бик тә яхшы күңелле иде. Хәзер анарда бернинди игелек тә калмады. Ул намус-вөжданын да, кешелеген дә сатты.
Дамир. Ләйлә, Син өскә пычрак аударсаң да чамалап аудар!
Ләйлә. Мин чамамны беләм. Ә менә син. Әйләнә-тирәңдә кешеләрнең күз яше, җимерелгән язмышлар гына.
Рафаэль Дөрес биг, дөрес!..
Ләйлә Исерек кеше түтәл арасында йөргән кебек, син берсен өзеп ташлыйсың, икенчеләрен ашыйсың, өченчеләрен таптыйсын. Сөяркәләреңә төшемле эш урыннары, фатирлар коттеджлар...
Дамир Бәлкем җиткәндер?
Ләйлә. Кешеләр каршына чыгып, икс сүзнең береңдә син бурыч, ил, халык, намус, гаделлек дисең. Депутат булу өчен ялган вәгъдәләр биреп йөрисең. (Үкси.)
Дамир. Бер кешегә... шушы кадәр дә кабахәтлек. Рәхмәт, Ләйлә. Классташлар өйдәге әшәкелекләремне дә белеп китсеннәр, әйтеп бетер. Ничек мин сине, балаларны җәберлим, өч катлы коттедж, мохтаҗлыкта тилмертәм...
Ләйлә. Башкаларны җәберләвең җитмәгәнмени? Халыктан йөз мәртәбә яхшырак яшәвебез җитмәгәнмени? Бу бит—кешеләрдән урлап алынган бәхет Кемнәрнеңдер каргышы, күз яше хисабына...
Люция. Точно! Коточкыч авыр тойгы бу. Как будто воруешь., чувства других...
Ләйлә. Кешеләрнең күзенә туры итеп карарга хакың булмагач, ник яшәргә9 Гомер буе урлашып яшәгән шикелле... (Пауза.)
Дамир (уйчан, акрын). Сез инде мине көн саен ниндидер мәкерле планнар корып, шуларны тормышка ашыру өчен теләсә нинди әшәкелекләр кылып йөрүче бер коточкыч зат итеп күрәсез! Ю-у-ук! Күпчелек бәндә изге нияттә. Садистлар гына кеше газаплаудан тәм таба. Менә минем урынга утырыгыз да гел әйбәт кенә булып карагыз әле сез! Бер кешегә дә авыр сүз дә әйтмәгез, җәза да бирмәгез, ялгышмагыз да, эштән дә кумагыз. Минем дә җаным сезнеке төсле: беркемне дә рәнҗетәсем дә, яман булып күренәсем дә килми.
Рафаэль. Менә бит, сөттән ак, судан пакъ кешене син гаепләмәкче буласың, Ләйлә.
Дамир. Юк, аклану түгел бу, аптырау. Мине үзем дә сизмәстән нидер суырыл алды. Ул ниндидер хәтәр нәрсә Ул сине кыса, син—башкаларны... Ниндидер язылмаган законнар. Бүтәнчә булмый... (Пауза.)
Иван. Их, Дамир! Синнән шагыйрь дә, музыкант та, башкасы да чыга ала иде бит. Син игелекле идең...
Озын пауза.
Люция Мин бу туйның дәвамына килмәсәм, җиңелрәк булган булыр иде. Авыр тойгы белән китәм.
Гүзәл. Иван, озатып куй Люцияне.
Люция. Нс надо. (Иваннын каршына килеп} Бер үбәр идем дә... Ярый инде... чиста килеш кал... (Чыгып китә}
Иван. Бүтән күрсшмәсәк... Сезне күрдем — мин канәгать. Әгәр ул якларга барып чыксагыз, мине белешегез. Нинди иде дип...
Ләйлә. Иван! Мин барысын да беләм. Без... әгәр теләсәң... мин...
Иван. Юк. (Пауза.) Син әле яшә, Ләйлә...
Д а м и р. Хәзер шалтыратам, машина илтеп куяр.
Иван. Кирәкми, Дамир, Хушыгыз... (Кинәт Римма аны кочаклап ала, елап жибәрә.) Тынычлан. Римма, тынычлан Алайса хушлашыйк инде (Гүзәл белән, Рафаэль белән кочаклаша. Ләйлә белән Дамир каршына килә.) Менә хәзер, нишләптер, үземне түгел, сине кызгандым, Дамир...
Дамир Кызганма, Ваня
Иван Кызганам, Дамир Ни булса да мин бит үз юлымда. . (Чытып китә.}
Римма (елап} Без шушынын өчен җыелдыкмыни сон? Таралышабыз дамыни?!
Ләйлә. Китмә, кун бездә генә Римма. Юк, булдыра алмыйм Гүзәл. Исән булыгыз.
Гүзәл, Рафаэль, Римма чыгалар. Ләйлә белән Дамир озатып керә. Озын пауза.
Дамир Йә, нишлибез9
Ләйлә Белмим.
Дамир Кызларны бүген
әбиләренә җибәргәнен өчен рәхмәт инде Ләйлә Ник9
Дамир Тәк. (Пауза.} Нишләптер бу көннсн киләсен мин сизеп йөрдем . Ләйлә, әгәр дә мин бөтенесен ко всем чертям ташласам9 Килешеп яшәр идекме9 (Ләйлә дәшми. Дамир кызу-кызу йөренә дә кинәт кычкырып жибәрә.) Юк, юк. ташлый алмыйм! Ташлатмаячаклар!
Пауза.
Ләйлә (акрын гына тәрәзәгә бара, карап тора да аны ачып жибәрә} Жырыи рас килде.
Дамир. Ничек9
Ләйлә. Кар ява Йомшак кына, тын гына кар ява Сары яфраклар кар астында кала
Дамир пианино янына утыра. “Сары яфраклар”ны уйнамакчы була, ләкин бармаклары ана буйсынмыйлар. Ул ике кулы белән лә пианино телләренә берничә мәртәбә дон-дон баса да мангаен пианино тактасына терәп хәрәкәтсез кала. Ләйлә ана борылып карамын.
Пәрдә
1990