Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨРКИ ХАЛЫКЛАР

1989 елгы халык санын исәпкә алу мәгълүматлары буенча элекке Советлар Союзы
биләмәсендә 26 исемдәге төрки милләт яшәгән һәм аларның гомуми саны 49 530 529 кеше
хисапланган Танылган тюрколог, казакъ галиме Кенесбай Мусаев фикеренчә,соңгы сигез ел
эчендә БДБ илләрендә төрки халыкларның саны тагын 10 миллионга арткан дип исәпләргә
мөмкин. Төрки халыкларының 96 проценты үзләренең төрки телен туган тел дип таныйлар
һәм шул телләрендә сөйләшәләр
Саннарына карап алар түбәндәгечә урнаша:
1. Үзбәкләр
збәкләр элекке Советлар Союзында яшәгән 26 төрки халык арасында ин күп санлы милләт
Әйткәнебезчә, 1989 елгы халык санын исәпкә алу мәгълүматлары буенча алар якынча 16698 мең
хисаплана. Шулардан бүгенге Үзбәкстаннын үзендә 15 миллион 220 мең, калганнары күрше
республикаларда: Тажикстанда (700 мең), Кыргызстанда (340 мең), Казакъстанда (230 мең),
Төрекмәнстанда (200 мең) яши Болардан тыш чит илләрдә (Кытайның Цянзин өлкәсендә, Әфганстанда,
Иранда) 1,5 миллион үзбәк яши дип хисапланыла.
Үзбәк теле төрки телләрнең карлук төркеменә керә. YI —XIII гасырларда Мәварәэннәһердә
(Амудәрья белән Сырдәрья арасында) урнашкан төрки каганатында, Тюгеш, Карахани, Карлук
патшалыклары дәверендә карлук теле уртак төрки тел булган. Төрки халыклар арасында үткән
үзенчәлекле тарихи этногенетик процесс нәтижәсендә үзбәк теле өч төрки тел — кыпчак, угыз, карлук-
уйгур телләре уртаклыгында формалаша һәм бу телләр хәзерге үзбәк телендәге өч төп диалектның нигезе
дип хисаплана: кыпчак шивәсе, огуз шивәсе, карлук-чигил-уйгур шивәсе. Менә бу соңгысында Ташкент,
Наманган, Әндижан, Фәрганә, Маргелан үзбәкләре сөйләшәләр һәм бу диалект үзбәк әдәби теленә нигез
итеп алынган
Бу өлкәләрдәге халыкларның теленә (фарсы) теле, гарәпләр экспансиясеннән сон гарәп
хәлифәлеге дәверендә (XI гасырга кадәр) гарәп теле бик зур йогынты ясый, көчләп иңдерелә. Бу чорда
алар, хәзергечә әйтсәк, дәүләт телләре булып хисаплана, ә төрки телгә сөйләм тел урыны гына калдырыла.
Менә шуңа күрәдер инде, хәзерге үзбәк лексикасының төп өлеше (60%) әлеге телләрдән иңдерелгән
алынмалардан тора Шунысын да әйтергә кирәк, бүген төрле алынмалардан, бигрәк тә рус теле аркылы
кергәннәрдән милли телләрне арындыру, чистарту чаралары үткәрелгәндә, үзбәкләр үз телләрен төрки тел
нигезендә түгел, бәлки инде кулланыштан чыккан, искергән шул ук фарсы, гарәп лөгатенә юнәлеш тоталар, яна сүзләр,
терминнар ясаганда да әлеге телләргә нигезләнәләр.
Этногенез ягыннан караганда, үзбәкләрнең ата-бабалары согдиләр. хәрәзмнәр, бактриләр,
фирганнәр һәм сакамәсәгутлар дип аталган борынгы төрки кабиләләргә барып тоташа Төрек каганлыгы
дәверендә алар яшәгән икс елга — Амуләрья белән Сырдәрья арасындагы жирләргә төрки телдәге
кабилатәрнен килеп урнашуы һәм биредәге феодаль мөнәсәбәтләр икс халык —үзбәкләр һәм
таҗикларның формалашуын тизләтә, этәргеч көч бирә (VI — X гасырлар) Соңыннанрак, Караханилар
дәүләте чорында (XI — XII гасырлар) үзбәкләрнең этногенез этабы төгәлләнә, ләкин әле аларга карата
үзбәк" этнонимы гомум кулланышка сонрак, XV гасыр ахырында, бу халыклар арасында Шәйбани хан
белән Дәште-кыпчак кавемнәре ассимиляцияләнгәч кенә керә
Антропологик яктан үзбәкләр монголоидлар (сары) расасына керә һәм өч төп этнографик
төркемне хасил итә: беренчесе электән сартлар" дип аталган төп төркем, тышкы кыяфәтләре белән
свропсодид (ак) расаны хәтерләтүче ираниларга (таҗикларга) бик охшаш, алар дехканчылык (игенчелек)
белән шөгыльләнүче утрак тормышлы кабиләләрдән гыйбарәт Бу гавам үзбәкләрнең милләт буларак
формалашуында төп укмаштыручы рольне уйный Рус колонизаторлары үзләре басып алган Төрксстан
төбәгендәге башка халыклардан — тажик, казакъ, каракалпак, уйгурлардан аерып, “сартлар" атамасын
“үзбәк" этнонимы урынына кулланганнар һәм бу атама үзбәкләргә карата кимсетү, мәсхәрәләү ләкабс
булып кереп калган
"Төрекләр" этнонимы белән аталган икенче төркем — икс дәрья (Сырдәрья һәм Амуләрья)
арасындагы борынгыдан ук ярымутрак хәлдә куйчылык белән шөгыльләнеп тормыш кичерүче төрск-
монгол (карлук. барлас, угыз) кабиләләреннән укмашкан гаммә
Өченче этнографик төркем (дәште-кыпчак) кыпчак, нәйман. канлы, хитой, куңгарт, мангыт,
курама һ. б.) күчмә кабиләләрдән гыйбарәт.
Соңгы икесе XVI — XVII гасырларда утрак тормышлы сартлар тирәсендә укмашалар һәм бу
берләшү XX йөз башында төгәлләнә. Шулай да аларнын һәркайсында кайбер этнокультура (тел, гореф-
гадәт, матди көнкүреш һәм рухи- мәдәни мирас) үзенчәлекләре бүгенге көнгә кадәр сакланып килә XIII
—XIV гасырларда бу халыклар яшәгән Мәнварәэннәһер җирләре Чынгызхан токымы (Жучи, Чагатай,
Үгәдәй, Толуй, Хулагу хан) хакимлеге астында. XI — XVI гасырларда Тимурилар династиясе (Әмир
Тимер үзе һәм анын токымнары Шәһрух. Олугбәк, Бабур) хакимлеге астында яшиләр XVI йөз ахырында
Аштарханилар династиясе хөкемдарлыгы башлана һәм алар кул астына Хива. Хәрәзм ханлыклары да керә
XVII гасыр уртасында исә үзбәк җирләрен Иран хакиме Надир шаһ гаскәрләре басып ала һәм бөек
маңгытлар династиясе хөкемлеге урнаша
XIX йөзнен икенче яртысында, төгәлрәге 1867 — 1968 елларда Урта һәм Үзәк Азияне һәм
Казакьстаннын көньяк өлкәләрен Россия гаскәрләре басып ала һәм Россия империясе Төрксстан крае дип
аталган генерал-губернаторлык колониясен төзи. Бу губернаторлыкка хәзерге Үзбәкстан, Көнбагыш
Кытай (уйгур). Әфганстаннын көньяк вилаятьләрс дә кертелә.
1917 елда Төрксстан төбәгендә совет власте урнаштырыла, 1918 елнын мартында Төрксстан
АССР оештырыла, ә 1924 елнын октябреңдә Ташкент. Коканд. Бохара, Хива, Хәрәзм, Фәрганә,
Каракалпак вилаятләрен берләштереп, Үзбәкстан ССР союздаш Республикасы төзелә.
Үзбәкләр Ислам диненең сөнниләр тармагына керәләр
2. Казакълар
з атамалары — казакъ. 1925 елга кадәр русларда һәм тарихи әсәрләрдә, рәсми документларда
аларны "кыргыз казаклары", күп очракларда күрше халык исеме белән бутап "кыргызлар" дип
атап йөрткәннәр, хәзер аларны рус (Кубань, Урал, Себер’. Дон) казакълары белән бутамас өчен
рус телендә казахлар дип атап йөртәләр.
1989 елда халык елнын исәпкә алу буенча элеккеге СССР территориясендә яшәгән казакъларның
ГОМУМИ саны 8 миллион 135.8 мең хисаплана Аларнын төп өлеше бүгенге Казакъстанда (73%). калганнары
янәшә республикаларда — Үзбәкстан, Төрскмәнстан, Кыргызстан. Тажикстанда. Россия Федерациясендә
яши Болардан тыш 2 миллионнан артык клыкъ чиктәш илләрдә — Кытайнын Синзян-Уйгур автономияле
районында. Әфганстанда яшиләр
Казакъ теле төрки тс гәрнең көнбатыш тармагына караган кыпчак-нугай төркеменә керә Башк i
юрки телләрдән аермалы буларак, казакъ телендә бер-
Ү
берсеннән ачык аерылучы диалектлар юк, фәкать башка төрки төркемнәр белән янәшә яшәүчеләрендә
генә кайбер лексик һәм фонетик аерымлыклар күзәтелә. Шуның өчен казакъларда әдәби тел белән сөйләм
теле арасында әллә ни аерма сизелми.
Казакъларның этник тарихы бик борынгыдан килә. Аларның кадимче ата- бабалары хәзерге
Казакъстан җирләрендә һәм Урта Азиядә яшәгән "сакъ” дип аталган һәм соңыннан аларга кушылган
“усун" кабиләләренең берләшү- аралашуыннан укмашкан канга токымыннан дип хисапланыла. Казакълар
этносынын формалашуына Арал диңгезе буйларында яшәгән аланнар да йогынты ясаган XI — VII
гасырларда бу жирләр төркиләр каганаты астында була, ә VIII — XI гасырларда бу якларга тюргеш,
карлук, киман. кыпчак, угыз һәм башка төрки халыклар күчеп килгәч, алар ассимилияцияләшәләр һәм бу
Дәштс-кыпчак дип аталган зур территориядә төрки Караханилар дәүләте барлыкка килә XII гасырда
Караханилар дәүләтенә Киданилар-каракытайлар басып керәләр һәм үзләре дә бу җирләрдәге төрки
халыклар арасында буталып бетәләр. Шуңа күрәдер дә, казакълар антропологик кыяфәтләре белән
кытайларга тартым. XV — XVI йөзләрдә әлеге этник төркемнәрнең берләшүе төгәлләнә. Казакълар халык
буларак формалашалар һәм Казакъ ханлыгын төзиләр. "Казакъ" дигән этноним этник термин сыйфатында
бу ханлыкка кергән һәммә этник төркемнәргә карата кулланыла башлый.
Казакъ халкы тарихи-этногенез ягыннан хуҗалык, көнкүреш, гореф- гадәтләрен саклап килгән өч
төп территориаль төркемгә бүленә:
1. Олы жуз (Жңде су төбәге). Моңа дулат, албан, суан, канглы. жалыйыр, сиргеле, шанышкылы.
сары-уйсен этник төркемнәр керә.а 2. Урта жуз Монысы дала районнары, үзәк, Сырдәрья. Ишим, Тубыл
төбәкләрендә көн күрүче аргын. нәйман, кыпчак, керәй. кунграт этник төркемнәрен эченә ала
3. Кеше (кече) жуз көнбатыш казакъ җирләрен били. Бу төбәктә алим- улы, бай-улы
кабиләләре, одай, алчын, жаппас оруглары урнашкан XIX гасыр урталарында Россия экспансиясе
нәтиҗәсендә бу жузлар таркатыла. Казакъ дәүләте җирләренең күп өлеше: хәзерге Семипалат. Акмолла
(Акмолинск. Урал өлкәләре. Үзбәкстандагы Жңте-Cy. Сырдәрья өлкәсенең бер өлеше турыдан-туры
Россия империясенә кертелә.
1917 — 1918 елларда бу өлкәләрдә бер-бер артлы Совет власте урнаштырыла Төркестан краенда
Төркестан Автономияле Совет Социалистик Республикасы — ТАССР төзелә. 1924 — 1925 елларда
ТАССРда милли чикләрне билгеләү уздырыла һәм 1925 елның 19 апрелендә Казакъстан АССР
оештырылып. РСФСР составына кертелә. 1936 елның 5 декабрендә Казакъстанга СССР составындагы
союздаш Республика статусы бирелә. СССР таркалгач, Казакъстан бәйсез дәүләте барлыкка килә.
Шуны да өстәргә була, казакъ халкы икътисади һәм мәдәни өлкәләрдә Урта Азия һәм башка
яклардагы төрки халыклар белән чагыштырганда Идел буе. бигрәк тә безнең татар халкы белән тыгызрак
мөнәсәбәттә яши. Татар мәгърифәтчеләре, әдипләре, мөгаллимнәре казакъ җирләренә, далаларына изге
миссия белән барып мәктәпләр ачалар, мөгаллимлек кылалар, агарту эшләре алып баралар. Мохтар
Ауэзов. Габидин Мостафин, Габит Мусрепов кебек казакъ язучыларына татар әдәбияты, бигрәк тә Тукай,
Г Ибраһимов иҗатлары зур йогынты ясый.
Казакълар сөнниләр юнәлешендәге Ислам динен тоталар.
3. Әзербаюканнар
лар үзләрен әзербайжан дип тә, әзәриләр дип тә атыйлар. Россия империясе кавказ халыкларын
буйсындыру өчен алып барган сугыш вакытында (1817 .- 1864) һәм аннан сон да (XX гасыр
башына кадәр) Кавказдагы төрки мөселман халыкларын бергә жыеп. шулар җөмләсеннән
әзербаижаннарны да гомуми исем белән сөйләм телендә дә. рәсми тарихи документларда да татарлар дип
атап йөртәләр Л. Толстойның “Хаҗи Морат". "Казакълар" әсәрләрендә дә әзербайжанлылар татарлар дип
телгә алынган. СССРда 1989 елгы халык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда,
әзербайжаннарның саны 770 мең кеше тәшкил итә һәм алар төрки халыклар арасында сан ягыннан
казакълардан кала өченче урынны билиләр
Әзербайжанның күпчелеге (70 проценты) хәзерге Әзербайҗанда калган өлеше күрше өлкәләрдә:
Грузия, Әрмәнстан. Дагьстан, Казакъстан. Үзбәкстан Төрекмәнстанда яшиләр. Бодардан тыш
әзербайжаннарның үз
А
республикаларындагыдан да күбрәге (5 миллионга якын) Иранда (“Иран әзербайжаны ' дип аталган аерым
вилаяттә), 1.7 миллион әзербайжанлы Гыйракта тора. Бәйсез Әзербайжан дәүләтендәге
әзербайжанлыларнын 85 проценты Ислам динснен шигыйләр тармагына, калганнары сөнниләргә карый
Әзербайжан теле төрки телләрнең угыз төркеменә керә. Халыкнын 97 проценты әзербайжан телен туган
теле дип саный һәм шул телдә сөйләшә Бу тел грамматик, фонетик һәм лексик яктан төрекмән, төрек,
гагауз телләренә бик якын тора, бер үк вакытта әлеге билгеләр, бигрәк тә фонетик яктан, элекке кыпчак,
карлук төркемнәренә кергән үзбәк, нугай, кумык телләре белән дә әһәндәш
Әзербайжан телендә дә, башка төрки телләрдәге шикелле, берничә диалект бар һәм алар фәндә
кабул ителгәнчә, дүрт төркемгә бүленә:
1. Көнчыгыш төркем Бу төркемгә көбә, бакы, шәмәхә диалектлары һәм дә муган, ленкоран
сөйләшләре керә.
2. Көнбатыш төркемне кезакь, ганжә, карабах диалектлары һәм эйрум сөйләше тәшкил итә
3. Төньяк төркемгә нухлар диалекты һәм зәкат-как сөйләше керә
4. Көньяк төркем. Монысына нәхичиван, ардубәд, тәбриз диалектлары һәм дә әреван сөйләше
керә. Болардан тыш, берсе белән икенчесе арасында торган тагын берничә көкчәй, агдаш, жәбрәил
шикелле шивәләр дә бар
Этногенезы буенча әзербайжан халкынын тамыры бик ерактан килә
Безнсн эраның 1 гасыр башларында, аннан сон да төрки-фарсы телле төрле кабиләләр (киммери,
скиф, һун (гуннар), болгар, хазар, угыз, кыпчак һәм башкалар бу җирләргә басып керәләр яки башка
баскынчылардан качып киләләр Алар бу жирләрдә электән үк яшәп килгән төп халыклар — антропатен
һәм албаннар, маннейләр белән кушылып, аралашып китәләр
Әзербайжаннарнын халык булып формалашуы XI гасырда бу җирләргә төрки телле сәлжуклар
килеп кушылгач башлана һәм XII йөздә төгәлләнә
Әнә шундый аралашулар нәтиҗәсендә әзербайжаннар тарихында хуҗалык, көнкүреш, гореф-
гадәт, мәдәният ягыннан үзенчәлекле берничә этнографик төркемнәр барлыкка килә. Көнбатыш, таулы
төбәктә игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнүче карапапахалалар төркеме, алар сан ягыннан
башкаларыннан өстенрәк Әрмәнстан белән чиктәш районнарда, Грузиядә, ә күбрәк өлеше Төркиядә яши
Падәрләр көнчыгыш өлкәдә, шәхссваннар төркеме көиякта. Муган далада, Иранда; карадаглылар —
Карадаг калкулыгында, афшарлар Иран белән чиктәш районнарда яшиләр.
X1V гасыр ахырында бу җирләрне Аксак Тимер гаскәрләре басып ала һәм анда Ширвәншаһлар
дәүләте урнаштырыла, ә XVI гасыр башларында алар иранлы ссфсбийләр династиясе кул астында калалар
һәм бу чактагы Иран шаһы Габбаска (1587 —1629) каршы үз мөстәкыйльлекләре өчен көрәшкә
күгәрслаыр Бу көрәшне тарихта һәм әдәбиятта исемен калдырган Кер оглы (сукыр улы) җитәкләгән һәм
анын турындагы поэма Әзербайжан халкынын дастанына әйләнгән
XVIII |асыр башында (1723) Әзсрбайжанга рус экспансиясе башлана Моны күреп Төркия, Иран
да үз гаскәрләрен җибәрәләр һәм бу илне бүлгәләү телгәләү китә. Нәтижәдә. XVIII гасыр ахырында
әзербайжан җирләрендә унбишләп вак һәм эре дәүләтләр (ханлыклар) барлыкка килә (ин зурларыннан
Шскә Карабах Көбә), Иран. Төркия тарафыннан туктаусыз хәвефле чыгышлар булып тору аркасында.
Карабах. Шскә. Гәнж ханнары Россиягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр Нәтижәдә, бу ханлыклар Россиягә
кушыла (1803 - 1805)
1917 елнын ноябрендә Бакуда совет власте урнаштырыла әмма ул 1918 елның июлендә төшерелә,
анын җитәкчеләре — 26 комиссар, шулар җөмләсеннән әзербайжанлы М Азизбәков, М Везиров. Т Эмиров
эсер һәм инглиз интервентлары тарафыннан атып үтереләләр
Икс сл буенча интервентларга, акгвардиячеләргә каршы канлы көрәштән соң 1920 елнын 26
апрелендә Әзсрбайжанда советлар хакимияте яңадан урнаштырыла 1922 — 1936 елларда Әзербайжан
аерым республика сыйфатында Кавказ халыкларын эченә алган РСФСРга кертелә 1936 елда бу федерация
таркатыла, Әзербайжан союздаш республика статусы белән СССР составына кертелә 1992 елдан бәйсез
дәүләт.
4. Төрекмәннәр
лекке Советлар Союзы территориясендә яшәүче төрки халыклар арасында 1989 елгы халык санын
исәпкә алу- мәгълүматлары буенча төрекмәннәр 8 млн чамасы кеше һәм терки милләтләр
арасында сан ягыннан алар бишенче урында. Төрскмәнстаннын үзеннән тыш аларнын күпсанлы
булмаган төркемнәре Үзбәкстанда. Казлкъстанда. Тажикстанда һәм Ставрополь краенда Э
яшиләр. Болардан тыш чит илләрдә (Әфганстан, Иран, Төркия, Сүрия, Кытайның Синцьзян өлкәсендә)
барлыгы бер миллионнан артыграк төрекмән яши дип хисаплана.
Төрекмән теле төрки телләрнең көньяк-көнбатыш угыз төркеменә керә Илебездәге башка төрки
халыкларның теленнән аермалы буларак, төрекмән телендә чит телләрдән кергән алынмаларның
микъдары әлләни күп түгел, лексик составының 85 проценты гомумтөрки, саф төрекмән сүзләреннән
гыйбарәт һәм фонетик яңгырашы белән төрек, әзербайжан. кырымтатар телләренә бик якын Шуның белән
бергә, фарсы, үзбәк, рус телләреннән кергән алынмалар барысы да диярлек үз телләренә яраклаштырып
фонетикал аштырыл га н.
Төрекмәнстанда да туган телне чистарту, камилләштерү, баету процессы бара, әмма үзбәкләрдән
(һәм татарларадан) аермалы буларак, ул искергән, онытылган гарәп, фарсы сүзләрен кире кайтару юлы
белән түгел, ә милли тел мөмкшзлскләреннән файдалану юлы белән башкарыла.
Төрекмән телендә тарихи сәбәпләр аркасында бик күп диалектлар, сөйләшләр барлыкка килгән.
Лексик, фонетик, грамматик үзенчәлекләренә карап алар төп икс төркемгә бүленә. Беренчесе — төньяк
төркем: ахал, текин салыр, гөкле, емуд диалектлары һәм карадаш, алили (языр), эрсари сөйләшләре.
Икенчесе
— көньяк төркемгә Копет-Даг, Амудәрья үзенчәлекләрендә яшәүче халыкларга хас нохур, анау, эске,
сурхы, арабачы, кырыч, чандыр, мукра, хатап, баять, чегес шикелле көчле диалектлар һәм жирлс
сөйләмнәр керә һәм боларны төрекмән әдәби теленнән лексик яктан шактый аерылалар.
Ике төп диалект арасында лексик яктан да, фонетик яңгырашта да сизелерлек аермалар бар.
Мәсәлән: бозау — тане; өжок — гөлө, ата (әти): — дәд е.
Төрекмәннәрнең этногенезына килгәндә, аларның килеп чыгышы Арал- Каспий тирәсендәге
җирләргә сасанилар (IV —VII), Хорәсән, Парфән (VII — X) феодал дәүләтләрендә яшәгән масагыйтләр
дип аталган төрки кабиләләргә барып тоташа Масагыйтләрнең этногенезы тәгаен ачыкланмаган, әмма
төрекмәннәрнең халык булып формалашуында аларнын роле зур булуы инкарь ителми. Бу җирләр угыз
кул астына төшкәч, моңарчы ук башланып киткән төрекләшү процессы тизләзә.
Ниһаять, сәлҗүклар экспанииясе вакытында (X — XI) төрки телдәге кабиләләр консалидациясе
барлыкка килә, алар уртак этноним белән “төрекмәннәр” дип атала башлыйлар һәм төрекмән теленә нигез
салалар Соңыннан, (XIV — XV гасыр) бу зур төбәктәге угызларның бер өлеше аланнар, кыпчаклар,
хорезмлеләр, ә XV — XVI йөзләрдә Каспий диңгезенең көнчыгыш яр буйларында, Мангышлак
ярымутравында, Сары Камыш күле тирәсендә сибелеп яшәгән төрки халыклар Төрскмәнстан дәүләтен
коралар
XVI гасырда Иран һәм Бохара хакимнәре арасында бу дәүләтне үзләренә буйсындыру өчен
сутыш башланып китә. Бу сугышта икс якнын да хәлсезләнеп калуыннан файдаланып, үзбәкләрнең
Хорезм ханы төрекмән җирләренең зур өлешен басып ала. XVII гасыр уртасына кадәр дәвам иткән үзара
сугышлар нәтиҗәсендә төрекмән җирләренең күп өлеше Иран дәүләте, Бохара, Хива ханлыклары
арасында бүленә.
Төрекмәннәрнең авыр хәлдә калуыннан файдаланып, Россия империясе дә үзенә өлеш
чыгармакчы була, төрекмәннәргә Иран золымыннан котылу өчен ярдәм күрсәтү сылтавы белән Петр I бу
җирләргә купсанлы хәрби “булышлык" экспедициясе җибәрә. 1869 елда Каспий диңгезенең көнбатыш
ярына төшерелгән бу экспедициянең хәрби отрядлары Төрскмәнстанны әкренләп басып алу максаты
белән бу урында форпост итеп Красноводск шәһәрен сала башлыйлар Бу форпост салынгач. 1881 елда
генерал Скобелев җитәкчелегендәге рус гаскәрләре ачыктан- ачык оккупация башлап җибәрәләр, Гек-
Типәне (Ашхабадтан 45 к.м.) алалар һәм Ахал төбәген Россиягә кушалар.
1867 — 1868 елларда У ота Азияне, Казакъстанны патша гаскәрләре Россиягә “кушып алалар”
һәм бу җирләрдә “Төркестан крае” дип аталган генерал- губернаторлык урнаштырыла 1899 елдан башлап
Төрекмәнстан да шул крайга кертелә. 1918 елда бу край Төркестан АССР (ТАССР) дип игълан ителә'һәм
1924 елда ТАССР да милли дәүләтчелек нигезендә чикләрне билгеләү уздырыла һәм Төрекмәнстан
союздаш республика статусы ала. 1992 елдан бәйсез дәүләт. Диннәре
— Ислам. Халыкның күп өлеше Исламның сөнни агымын тота, калганнары шигыйләр агымында.
5. Кыргызлар
герменче гасыр башларына кадәр аларны каракыргызлар дип атап йөрткәннәр, ә кытайлар
кыргызларны бүген дә “бурут" диләр 1989 елгы халык санын барлау буенча мәгълүматларда
элекке СССРда яшәүче кыргызлар саны 2-529 мен чамасы дип хисаплана Шуларнын күпчелеге
(1,6 миллион) Кыргызстаннын үз территорисендә. калганнары күрше дәүләтләрдә Үзбәкстаннын
Фирганә, Әндижан, Наманган өлкәләрендә, Тажикстаннын Таулы Бадахшан автономияле өлкәсендә,
Әфганстаннын көнчыгыш районнарында. Кытайнын Уйгур автономияле районында торалар
Кыргызларның чыгышына килгәндә, алар Кытай елъязмаларында безнен эрага кадәр II гасырда ук
телгә алына һәм аларнын тамыры Кытайнын Тән- Гүн токымына бәйле дип күрсәтелә. Монголиянең
төньяк-көнбатышында яшәгән бу кабиләләр гуннар тарафыннан кысрыклана башлагач, алар Минусин
иңкүлекләренә (хәзерге Хакас автономияле өлкәсе) күченәләр. Сонрак (V — VI йөзләрдә) кыргызлар
төрки-угыз белән сугышлар алып баралар һәм Енисейдан Байкалга, Коньяк Төрксстанга барып житәләр,
шактый зур территорияне билиләр VIII гасырда алар Тянь-Шань төбәгендә яшәүче төрки-карлукларга
кушылып, уйгурларга каршы каты сугышлар алып баралар, аларны жинәләр Кыргыпарнын биләмәләре
тагын да кинәя, шулай да аларнын хәрби һәм сәяси яктан берләшү үзәге булып шул ук Минусин түбәнлеге
һәм Тува жирләрс кала XIII йөздә Чыңгыз хан кыргызларны союхдаш итеп үз гаскәрләренә алмакчы була,
әмма алар мона риза булмыйлар. Шуннан сон. Чыңгыз ханның өлкән улы Жучи үзенең гаскәрләре белән
кыргыз җирләрен басып ала һәм энесе Төунс алар өстеннән хаким итеп куя. Кыргызларның XIV — XV
гасырлардагы тарихы турында фәндә ачык мәгьлүматлар юк.
XVI — XVII гасырларда аларнын монгол ханнары, калмык, үзбәк феодалларына каршы көрәш
алып барулары мәгълүм Бу чорда Енисей буйларына сузылган дүрт кснәзлск — улуслар оеша Түбә. Езәр,
Алтыр. Алтысар
XVII — XVIII гасырларда кыргызлар көньяк-көнчыгыш җирләрендә хакимлек урнаштырырга
маташкан рус воеводаларына каршы көрәшкә күтәреләләр XVIII гасыр башында Көньяк Ссбсрдә яшәгән
2500 кыргыз гаиләсен руслар һәм аларга кушылган калмыклар көчләп алып китәләр Күпләре бу яудан
качып Памирга. Алай, Фирганә үзәннәрен.» күчә, бер өлеше хәзерге хакаслар һәм тувалыларга кушылып
аралашып китәләр, калганнары Тянь-Шаяныа кайта
XVIII гасыр ахырында Фирганә уйсулыкларындагы кыргыпарны Кокаңа ханы үзенә
буйсындыра һәм алар Россия колонизациясенә кадәр шушы ханлыкта яшиләр 1862 — 1870 елларда Урта
Азияне руслар үз империяләренә кушкач, кыргызлар Төрксстандагы башка халыклар белән беррәттән.
Россия империясенең Төрксстан крае (Төрксстан гснерал-губернаторлыгы) составына кертелә һәм
революциягәчә шул буйсынышта кала.
1918 елда РСФСР составында Төрксстан АССР оештырылгач, кыргызлар да шуңа кушыла 1924
елда Төрксстан АССРда милли чикләрне билгеләү үткәрелә һәм РСФСР составында Төрксстан АССРдан
аерып. Каракыргыз автономияле өлкәсе төзелә 1926 елда бу өлкә Кыргызстан АССР дип игълан ителә
1936 елда исә аңа союздаш республика статусы бирелә 1991 ел ахырында СССР дәүләте таркатылгач. 1992
елдан бирле Кыргызстан — бәйсез дәүләт.
Кыргыз теле төрки телләрнең көнчыгыш тармагына карашлы кыргыз (каракыргыз) кыпчак
төркеменә керә һәм үзенең фонетик, лексик \ гснчәлскләре белән тау-алтай теленә бик i ртым һәм шул тел
белән бер үк классификациядә хисаплана Хәзерге кыргыз с күрше кыпчакларның озак вакытлар
дәвамындагы тәэсире аркасында нык үзгәрс.. дә. үзенең төсмерен саклап каптан Кыргызларның 97.5
проценты үз милли тс 1.пә|»сн туган тел дип саныйлар һәм шул телдә сөйләшәләр
Кыргыз халык сөйл -ч геле һәркаис ысында берничә сөйләш булган оч төп диалектка бү ленә
төньяк, көньяк-көнчыгыш, көньяк-көнбатыш диалектлар Бу диалектлар әлеге төбәкләргә фарсы, гарәп,
үзбәк, ушүр. алтай телләре йогынтысы һәм шул телләрдән кергән алынма зар нәтиҗәсендә барлыкка
килгән Кыргыз әдәби теле исә 20 нчс ел парда гына формалаша Аның формалашуында әлеге
диалектларның һәм сөйләшләрнең барысы да диярлек катнашкан Шулай ла әдәби телнен нигезе итеп
төньяк шалсюынын лексикасы һәм фонетикасы кабул ителгән 1992 елда, Кыргызстан кзверей дәүләт
статусы алганнан сон. кыргыз теле бердәнбер дәүләт теле санала
Кыргызларның дине Ис гамның сөнниләр юнәлешенә карын
Е
6. Чувашлар
з атамалары... — чаваш. СССРдагы халыкларның санын соңгы (1989) исәпкә алу нәтиҗәләре
буенча чувашларның гомуми саны 1842346 кеше. Шулардан Чувашиянең үзендә 52 процент, ә
калган 48 проценты күрше төбәкләрдә (Татарстан, Башкортстан республикаларында, Самара,
Сарытау өлкәләреңдә, бер өлеше Көнбатыш Себердә) яши.
Чувашларның этногенезына карата әлегечә тотрыклы, фәнни нигезле төгәл һәм ачык җавап һәм
караш юк. Бу мәсьәләдә этнография һәм тел белеме фәннәрендә төрлечәрәк фикерләр яшәп килә.
Шулардан берсе — “Болгар-чуваш теориясе”.
Бу теориягә нигез салучы чуваш галиме Н Ашмарин һәм аның шәкертләре (В. Егоров, Ф
Тимофеев. Т Матвеев һәм башкалар) фикере буенча “Чувашларның ата-бабалары — Идел болгарлары,
бүгенге чувашлар шуларның турыдан-туры нәселе, ә татарлар исә алардан соңгы килмешәкләр. Татарлар
килеп борынгы Болгарны җимергәннәр, аннары биредәге халыкларны ассимиляцияләштергәннәр бер үк
вакытта алар андагы халыкның (чувашларның югары мәдәниятен үзләренә кабул иткәннәр” (Н Ашмарин.
Болгары и чуваши, 1902)
Бүгенге чуваш галимнәре әле дә шушы “концепцияне” алга сөрәләр Безнен татар тюркологлары
(М Зәкиев) фикереңчә, киресенчә, Идел-Кама болгарлары чувашларның түгел, ә татарларның
формалашуында төп роль уйнаган.
Күпчелек галимнәр чувашлар төрки телле Идел-Кама болгарлары (суварлар-сувазлар) һәм җирле
угро-фин халыклары (мордва, удмурт, марилар) белән аралашып китүе нәтиҗәсендә формалашкан, дигән
фикердә.
Шуны да өстәргә була, антропологик төзелешләре — кыяфәтләре белән чувашларны тәгаен бер
расага кертү дә читен. Тюрколог В. Алексеев әйтүенчә, баш сөяге формасы белән чувашлар үзләренең
угро-фин телле күршеләренә охшыйлар, европеидларга тартымнар, болгарларга хас антропологик
(монголоид) билгеләр комплексы чувашларда булса да, алар алай сизелерлек күренми. Бу бәя
чувашларның этногенезы турындагы күпчелек галимнәрнең фикерен куәтли шикелле
Диннәре ягыннан чувашлар электән мәҗүси булганнар. Фәкать XVIII гасыр урталарында гына
руслар тарафыннан хрсстианлаштырылганнар һәм православие динен кабул иткәннәр.
XV гасыр уртасында чуваш җирләре Казан ханлыгына кертелә һәм шул гасыр ахырында алар
халык булып формалашалар. Яшәү җирләренә карап, алар ике төп этнографик төркемгә бүленә. Иделнең
үрге агымында яшәүчеләр — үрге чавашлар (вирьялар), түбәнге агымында яшәүчеләре — түбәнге
чавашлар (анатрилар). алар уртасында яшәүче уртадагы чувашлар ике төркемгә дә тартым тел ягыннан
вирьяларга, ә көнкүреш, гореф-гадәт ягыннан анатриларга якын Чит өлкәдә яшәүчеләрнең күпчелеге
анатрилар
1551 елда чувашлар үз теләкләре белән Россиягә кушылалар һәм 1552 елда Явыз Иван Казанны
басып алганда, аның гаскәрләренә зур булышлык күрсәтә, дигән фикер дә яши. 1920 елның июнендә
РСФСР составында Чувашия автономияле өлкәсе оештырыла, 1925 елның апрелендә аңа Автономияле
Республика статусы бирелә.
Чувашларның теле тюркология фәнендә кабул ителгән классификация буенча төрки телләрнең
көнбатыш тармагының болгар төркеменә карый Ул угро-фин һәм төрки телләр кушылудан барлыкка
килгән. Әмма икесеннән дә ераклашкан, шулай да төрки нигезе сакланган тел дип карала (М. Зәкиев. Татар
халкы теленең барлыкка килүе, 148 б.) Икенче бер галимебез: “Чуваш теле борынгы болгар теленең
дәвамы һәм бу карашка ревизия ясауның һичбер кирәге юк”, дип кырт кисеп әйтә (Р Әхмәтҗанов.
Сравнительное исследование татарского и чувашского языков М. , “Наука”, 1978).
Халыкнын 75 проценты үз милли телен туган теле дип саный һәм шушы телдә сөйләшә.
Халыкның югарыда әйтелгән ике этнографик төркеменә карап чуваш теле дә ике төп диалектка бүленгән
(вирья һәм анатри). Алар лексик, бигрәк тә фонетик яктан бер-берсеннән сизелерлек аерылалар. Үрдәге
чувашларга “о” лаштырып сөйләшү хас (бар — “пор”) һәм аларның диалектында гарәп-фарсы, угро-фин
(мари), рус телләреннән кергән алынмалар күп булса, түбәнге диалектка “у” лаштырып сөйләшү хас (бар
— “пур”) һәм татар, рус лексик катламы зур урын алган.
Ү
7. Башкортлар
леккеге Советлар Союзында яшәгән башкортларнын гомуми саны 1449157 кеше (1989 елгы
мәгълүматлар буенча) хисаплана. Ләкин шунысын да әйтергә кирәк, бу сан хакыйкатьне тулы
чагылдыра дип булмый. Чөнки бу саннар исәбенә паспротларына "милләте башкорт” дип язылган
Башкортстан территориясендә яшәүче бик күп татарлар да кертелгән. Башкортларнын төп өлеше
хәзерге Башкортстан Республикасында яши, калганнары — күрше-чиктәш Татарстан Республикасында,
Чиләбе, Оренбург. Сарытау. Самара, Курган өлкәләрс^щә Гарәпләрнең борынгы язма чыганакларында
(Ибн Фадлан) алар "башгурд", “башгирд” исеме белән (X гасыр) Идел һәм Жаск арасында терлекчелек
белән шөгыльләнүче халык дип телгә алына.
X — XIII йөзләрдә башкортлар Идел-Кама болгар дәүләте кул астында булалар. Алтын Урда
берничә халыкка бүленеп таркалгач (XV гасыр), башкортлар да бүленеп китәләр : аларның көньяк һәм
көньяк-көнчыгыш өлеше — Нугай, көнбатышы — Казан ханлыгына, төньяк-көнбатыш өлеше исә Себер
ханлыгына кертелә. Иван IV Казан ханлыгын яулап алганнан сон. Рус патшалыгы бу ханлык
территориясенә кергән башкортлардан рус подданствосын кабул итеп, ясак түләп торуны таләп итә.
Көнбатыш башкортлар тәкъдимне шундук кабул итәләр (1552). Ә биш елдан соң (1557) башкортларның
калган өлеше дә Россиягә үз теләкләре белән кушылырга риза булып, Мәскәүгә атчабарларын җибәрәләр.
Аларның бу теләге, әлбәттә инде, кабул ителә.
1957 елда бу тарихи датаның 400 еллыгын Башкортстан зур тантана белән билгеләп үтте. Өфедә
“мәңге какшамас дуслык 'ка багышлап бронзадан мәһабәт “Дуслык монументы” салынды. Кушылуның
440 еллыгы да зурлап уздырылды. Ләкин русларга ясак түләү микъдары торган саен арта, патша
хөкүмәтенең җәберләве көчәйгәннән-көчәя барды һәм мондый изүгә чыдый алмаган башкортлар берничә
мәртәбә (XVII — XV111 йөзләрдә) кораллы күтәрелешләргә кузгалды: Пугачев явына кушылып Салават
Юласв. Кинҗә Арысланов җитәкчелегендәге восстание, башкортларны һәм рус булмаган халыкларны
көчләп чукындыруга каршы "газават" сугышы (1681 — 1683), башкорт җирләрендә русларның корал
белән ныгытылган крепостьлар коруга каршы көрәш (1735 — 1740), патша хакимиятенең җәберенә һәм
көчләп чукындыруларга каршы Батырша җитәкчелегендәге кораллы восстание (1755) һәм башка җирле
чыгышлар булды.
Революциянең икенче көнендә ук (8. II. 1917) башкорт җирләрендә совет власте урнаштырыла,
әмма ул озак яшәми, 1918 ел башыннан власть акгвардиячеләр, эсерлар кулына күчә. Я надан совет власте
кайтарылгач, 1922 елның 23 мартында РСФСР составында беренче буларак бүгенге чикләрдән
Башкортстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелә*
Башкортларнын этногенезы үтә катлаулы. Бу халык формалашып барган дәвердәге җирләр —
Көньяк Урал һәм ана тоташ далалар борын-борыннан төрле телдәге халыкларның үзара актив аралашу
мәйданы була. Үткән эраның ахырында ук инде бү төбәкнең көньягында иран телле, терлекчелек белән
көн күрүче ярымкүчмә сарматлар, төньягында игенчелек, аучылык белән шөгыльләнүче угро- фин
кабиләләренең бабалары ( бүгенге удмуртлар, коми, хыряннар) яшәгән Яна эраның башыннан коньяк
Уралга төрки халыклар үтеп керә башлый һәм алар беренче йөз ахырында башкортлар яшәгән барлык
җирләрне биләп алалар Бу урыннардагы аборигеннарның бер өлешен кысрыклап куалар, калганнары бу
төрки халыклар арасында ассимилияцияләнә һәм әлеге төркиләр бу җирләрдә яшәгән башкортларнын
телен, мәдәниятен генә түгел, кыяфәтен формалаштыруда да хәлиткеч роль уйныйлар.
IX — XI йөзләрдә төрки угыз-печенеглар. ә соңрак кайбер монгол кабилаләрс дә башкортларнын
этногенезында катнашалар Башкортларның дине Исламның сөнниләр агымына карашлы.
Башкорт теле төрки телләрнең көнбатыш тармагына кергән кыпчак-болгар төркеменә карый
Башкорт теле татар тетснә синтаксик яктан бик якын булса, ул безнең телдән лексик, шулай ук фонетик
яктан шактый аерыла Башкорт сөйләм теле лексикасы һәм тартык авазларының аермасына карап ике төп
диалектка бүленә көнчыгыш (кувака) һәм коньяк (юрматы) диалектлары Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк,
хә »ср башкорт тюркологлары һәм зыялылары Башкортстаннын •1919 елнын июнендә берничә өяздән
торган “Башкортстан мөхтарнятс" оештырыла (башкаласы - Стәрлстамакта).
Э
төньяк-көнбатыш төбәкләрендә, ягъни Татарстан белән чиктәш Янавыл. Илеш, Нефтекама. Дүртөйле.
Бөре, Калтасы, Бакалы. Туймазы. Борай районнарында яшәүче ярты миллионнан артык татарларны
башкорт теленнән өченче — төньяк диалектында сөйләүчеләр дип игълан итәргә җыеналар.
Югарыда әйткән көнчыгыш диалектының төп билгесе — “с” фонемасының "һ”гә. (солы — һоло).
л. м. н ның “т”гә күчүе, “д" белән алмашуы (ташлык — таштык. урманлык — урмандык һәм башкалар) Бу
диалект әдәби телнен нигезе итеп алынган.
Көньяк диалекты күп кенә тарафтан татар теленә якын һәм аның безнең телдән аермасы “з”
авазының “д"гә, “ми", "мый” юклык кушымчаларының "мэй'Тэ күчүендә дип исәпләргә була (бозау —
бодау. кызыл — кыдыл. булмый
— булмай. кирәкми —кирәкмәй) Башкорт теленен орфографиясе авазларның сөйләм телендә
яңгыравына карап төзелгән (авыл —ауыл. болыт —болот, борылды
— боролдо) Башкортларның 70 проценты милли телләрен туган тел дип таныйлар.
8. Каракалпаклар
әсми аталышлары — каракалпак, үз атамалары — калпак. Бу халыкның гомуми саны 423 мең (1989
ел хисабы буенча). Аларның 81 проценты хәзерге Каракалпакстанның үз җирендә, калганнары
Төрекмәнстан, Үзбәкстан. Әфганстанда яши. Чит өлкәләрдә яшәүчеләр шул җирләрдәге халыклар
белән озак дәверләр аралашып, бөтенләй диярлек ассимилияиияләнгәннәр.
Каракалпак халкы этник яктан ике олы кавемгә — ике арыска бүленгән. Берсе "арыс унтурт" дип
атала. Аңа Амурдәрьянын уң як ярларында, Кегәйле елгасы буйларында яшәүче ыруг -кабиләләр (кытай,
кыпчак, кенгес. мангыт һәм башкалар) керә. Аларның төп кәсебе — игенчелек һәм терлекчелек. Икенчесе
"Арыс коңграт” дип атала, аңа Амурдәрья тамагында, Арал диңгезе буйларында һәм аның утрауларында
(хәзерге Муйнак, Тактакүпер, Куңграт районнарында) яшәүчеләр керә. Боларның төп кәсепләре —
терлекчелек белән балыкчылык Бу “Арыс коңграт” шуллык һәм җавыгыр дигән тагын ике кабиләгә
бүленгән, алары исә тагын берничә нәселләрдән тора. Мәсәлән, шуллык кабиләсе ошамайлы. колдалы,
костамгалы, балгалы, кендекле, карамуен. кыят. мунтән дип аталган сигез нәселне берләштерә Шулай
итеп, каркалпаклар этник яктан бик чуар. Шуңа да карамастан, каркалпакларның һәр кавеме, нәсел-ыруы
үзенен борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, яшәеш-көнкүреш шартларын, тәртипләрен әлегәчә
бозмыйча саклап килә. Бу этник төрлелек һәм кавем-ыругларның исемнәре дә каракалпак этносының бик
борынгы һәм катлаулы булуын күрсәтә.
Бу этноснын нигезе Арал диңгезе әйләнәсендә төрле чорларда яшәгән халыклардан башлана.
Безнең эра башларында башта бу якларга апасиак, аугаси. массагетлар, һуннар килеп чыга, ә соңыннан
(VI — IX г.г.) төркиләр килеп бу җирләрдә печенег һәм угыз халыклары формалашуда катнашалар,
каракапакларның да этник яктан укмашуларында төп роль уйныйлар.
X гасырда угызлар һәм хазарлар үзара берләшеп, көнбатыш тарафларындагы печенегларны
көньякка кысрыклыйлар, ә көнчыгыштагылары. Арал тирәсендә яшәгән печенглар, угызлар белән
аралашып берләшәләр.
XI гасыр башында кыпчаклар бу берләшмә җирләрен яулап алалар һәм анда яшәгәннәрнең
байтак өлешен чик сакчылары хезмәтенә куялар. Бу сакчыларның хәрби формалары кара төстәге каракүл
куй тиресеннән тегелгән баш киеме кара калпак (кара бүрек) була һәм аларны халык телендә
каракалпаклар (кара бүреклеләр) дип атый башлыйлар һәм бу атама халыкның этнонимы (исеме) булып
китә.
XII йөздә каракалпакларны монголлар басып ала һәм аларның күп өлеше килмешәк монголлар
белән аралашып яши. XV гасырда каракалпак җирләре Нугай ханлыгына буйсындырыла, ә XVI йөздә
Бохара ханлыгына кертелә.
XVII — XVIII гасырларда каракалпаклар Хива ханнары хакимлеге астында яшиләр, 1873 елда.
Хива ханлыгы Россиягә буйсындырылгач, каракалпаклар да Россия империясе кул астында калалар.
Революциядән соң Урта Азия һәм Төньяк казакъстан җирләрен һәм халыкларын берләштереп Төркестан
автономияле республикасы оештырыла, каркалпаклар да шушы автономиягә кертелә. 1924 — 1925
елларда Төркестан АССРда милли чикләрне билгеләү үткәрелә, яңа АССРлар төзелә (Үзбәкстан,
Кыргызстан, Таҗикстан. Казакъстан. Каракал па кстан исә автономияле өлкә статусы белән Казакъстанга
кертелә (19. 02. 25) Моннан соң (20. 7. 1930) аны РСФСР үзенә ала, ә 1932 елда
Р
(30.03) бу автономияле өлкә Каракалпак АССР статусы белән Үзбәкстан ССР составына кертелә. Сан
ягыннан әллә ни күп булмаган халыкның тарихи юлы менә шулай бик катлаулы, сикәлтәле.
Каракалпакларның дине Ислам диненен сөнниләр тармагына карый.
Каракалпак теле төрки телләрнең көнбатыш тармагындагы кыпчак-нугай төркеменә керә.
Каракалпакларның 94 проценты үзләренең милли каркалпак телен туган тел дип саныйлар һәм шул телдә
сөйләшәләр. Халыкнын 21 проценты үзләрен рус телендә дә иркен сөйләшүче дип саный
Лексик составы ягыннан каракалпак теленә утыз (төрекмән), карлук (үзбәк) телләре
элементларының тәэсире нык сизелә. Әмма шулай да анын төп нигезендә, тамырында һәммә төрки
халыкларга хас уртак лексик фонд ята.
Каракалпак телендә, инде әйтелгән географик һәм ыруг-кабилә аермаларына карап икс төп диалект
яши төньяк-көнчыгыш һәм көньяк- көнбатыш диалектлары. Беренчесендә казакъ теле тәэсире көчле
булса, икенчесендә үзбәк теле йогынтысы зур. Шулай да, барлык төрки телләрдәге шикелле, каракалпак
телендә дә гарәп, фарсы элементлары шактый урын били.
9. Якутлар
з атамалары —саха. Кайбер этимологларның фикеренчә (М. Фасмер), “якут” сүзе төрекчә ‘ яка”
(якутча “саха” сүзеннән, төрки телләрдә бу сүз чик. ахыргы урын мәгънәсендә кулланылган,
хәзер дә кайбер очракларда кулланыла (“Хаҗи әжәл якасында тора ", Т Гыйззәт). Соңгы "ут"
иҗеге монгол, бурят телендә күплек кушымтасы Димәк, якут "яка" һәм “ут"тан ясалган һәм “якалылар",
ягъни читтә, кырыйда яшәүчеләр булырга тиеш
Элеккеге СССРда яшәүче якутларның гомуми саны (1989 елгы исәпкә алу буенча) 382 мен
чамасы, шулармын төп өлеше (300 меңе) Якутия-Сахада, калганнары аерым диаспоралар булып
Красноярск кренда, Магадан. Сахалин. Амур өлкәләрендә яши
Этногенез ягыннан якутлар Байкалның көньягында яшәгән төрки халыкларның бу якларга күчеп
килеп, җирле эвен, эвенка, юкагар кабиләләренең төрекләр тарафыннан йотылуы (ассимиляцияләнүе)
нәтиҗәсендә формалашкан дип санала. Якутлар Лена, Амга елгалары арасында, Вилюй, Олекма
буйларында елына икс мәртәбә — җәйдә һәм кышта күченеп, терлекчелек (ат, болан асрау) белән
шөгыльләнеп яши. Россия империясе Ссбсрнс һәм Ерак Көнчыгышны яулау вакытында якутлар җире
Россиягә кушыла (1630) Җирле халык патша чиновниклары, купецлар. хәрби чиннар тарафыннан
рәхимсез эксплуатацияләнә, аларга натуралата (тире, мех, болан мөгезе, киптерелгән балык) ясак салына.
Руслар килгәнче якутлар дин ягыннан шаманлыкта булалар (шаманлык — шөлдерле барабан,
кыңгыраулар кагу, бию, сиксренү. калтырану һәм башка ритуаллар аша изге рухлар белән элемтәгә кереп
сөйләшү) Рус чиркәве миссионерлары аларны православие диненә күчерәләр", әмма шаманлык
якутларның бер өлешендә хәзергәчә сакланып килә.
1805 елда Иркутск губернаторына буйсындырылган Якут өлкәсе төзелә һәм шуннан башлап ул
патшамын төп сөрген җире итеп билгеләнә Бу җирләргә күбесенчә сәяси тоткыннар (декабристлар,
народниклар, марксистлар, революционерлар һәм башкалар) сөрелә Якутларны "уятуда" алар шактый зур
эш башкаралар — агарту эшләрен башлап җибәрәләр, укытуны юлга салалар, мәктәпләр оештыралар
Сонгы вакытта анда сөргендә яткан Чернышевский, Худяков, Короленко, Бабушкин, Ярославский.
Свердлов. Петровский кебск танылган шәхесләр якутлар арасында мәгърифәтчелек эшен башкаралар
Революциядән сон Якутия акгвардиячеләр кул астында яши, алар куылгач, анда совет власте
урнаштырыла (1919 ел. 24 апрель), 1922 елда бу өлкә Якутия АССР дип игълан ителә. 1992 елдан Саха
(Якутия) дип атала Якут теле төрки телләрнең уйгур төркеменә керә, әмма аның лексик нигезендә төрки
тел ятса да (эр - ир кеше, кыыс — кыз, уол - ул, бала, басбаш һәм башкалар) ул төрки телләр гаиләсендә
үзенчәрәк урында тора Башка төрки телләр белән чагыштырганда ул (чуваш теле шикеллерәк) үзенең
лексик, фонетик һәм грамматик төзелеше белән сизелерлек аерыла Мәсәлән, без татарлар алар белән
тәрҗемәчесез аңлаша алмыйбыз Лексик яктан якут телендә эвенка, монгол, рус телләреннән кергән
алынмалар зур урын били
Якут теле икс диалектка бүленгән Алар бер-берсеннән фонетик яктан гына аерыла "о"лаштыру
(хотун) һәм "а'лаштыру (хатын)
Ү
10. Кумыклар
1гьстанда 30 дан артык милләт халыклары яши, шулардан сан ягыннан кумыклар икенче урында
торалар. 1989 елгы халык санын хисапка алу буенча аларнын гомуми саны 282 мең чамасы тәшкил
итә. Дагьстан "Тау игән сүз. әмма аның көнбатыш тарафында тигезлекләр. Әнә шул бик киң
тигезлектә —Хәсәуйорт, Бабайорт, Кызылйорт, Буйнак, Кайтак районнарында кумык халкы яши
Күрше Ичкерия. Ингушетия, Төньяк Осетиядә дә кумык авыллары бар.
Үз атамалары — къумукь. Бу этнонимның этимологиясе турында берничә фараз бар. шуларнын
берсе — кьом сүзенә бәйле: кьомлы җирләрдә, къомлыкта яшәүче халык, къумыкъ — "кьомлыкнын"
фонетик үзгәреше Шуна күрә Дагьстандагы башка күрше халыклар үз телләрендә ‘ къомлыклы далада
яшәүчеләр" мәгънәсен белдергән сүзләр белән атап йөртәләр, мәсәлән, дәрганнар аларны “дәркалантлар"
дип. лаклар — “арниссалар”. аварлар "теләругыллар” дип атыйлар.
Кумыклар әлеге җирләрдә этник ыруг булып яна эранын беренче гасыр урталарында ук укмаша
башлыйлар. Шулай да аларнын этнос булып формалашуыңда бу җирләргә килеп җиткән төрки телле
халыклар — угызлар, кыпчаклар, болгарлар зур роль уйный: алар аборигеннар белән аралашалар, җирле
халык аларнын телен кабул итә. әмма борынгыдан килгән гореф-гадәтләренә сизелерлек йогынты ясый
алмыйлар
XIX йөзнен икенче яртысына кадәр кумыклар жирле фоедаллар — бәкләр, ланкалар хакимлеге
астында крепостнойлыкта яшиләр: төп кәсепләре игенчелек була. Игенчелектә алар "кьәшәр" дип аталган
коллектив булып, күмәкләшеп эшли, чәчүдә, утауда, уракта, сугуда бер-берсенә булышалар Къәшәрнең
безнең өмәдән аермасы шул: анда кардәш гаиләләр һәм күршеләр җигү маллары һәм эш кораллары, үз
ризыклары белән катнаша. Эш вакытында һәм эш тәмамланганнан соң ашату-эчертү, сыйлау булмый.
Кавказ сугышыннан соң (1865) Дагьстан белән бергә кумык җирләре дә Россиягә кушыла Шуннан
сон аларнын этнос буларак тормышы-язмышы Дагьстан белән аерылгысыз була. Алар бүген дә (1921
елдан башлап) РСФСР. РФ составына кергән Дагьстан Автономияле Республикасында яшиләр. Шунысын
да әйтергә кирәк. 1944 елда Сталин әмере белән Кавказдагы үз җирләреннән сөрелгән 19 вак"
милләтләрдән, шулардан төрки-мөселманнардан депортацияләнмәгән бердәнбер милләт —кумыклар. Ул
чакта партиянең Дагьстан өлкә комитеты беренче секретаре Даниялов Сталинның һәм Бериянең якын
танышы-дусты була һәм ул Дагьстан халыкларын инде боерык буенча тәгаенләнгән, әзерләнгән
депортациядән коткарып кала.
Кумыкларның йортлары, кагыйдә буларак, киләчәктә балаларын да шунда калдыруны исәпкә
алып салына. Биредә бер генә катлы өйләр юк диярлек. Ирләрнең милли киемнәре озын күлмәк һәм балагы
аска тарая барган ыштан, аяк киемнәре чүәк, күн ката Күн итек бәйрәмнәрдә һәм кунакка йөргәндә генә
киелә. Милли ашлары ханкал — квадрат формасында юка итеп кабартылган камыр өстенә вак итеп
туралган ит калҗалары куела, ит пешерелгән шулпа касәләрдә аерым бирелә
Кумыклар. безнең шикелле. Ислам диненең сөнниләр тармагын тоталар, аларнын тормышында
(гомумән, Кавказ халыкларындагыдай) жирле шәригать — адат-хәдисләрдә дә язылмаган кануннар зур
роль уйнап килә (мәсәлән, кан үче алу).
Дагьстандагы халыклар-милләтләр 34 телдә сөйләшә. Алар барысы да дүрт төп төркемгә бүленгән
иберий-кавказ гаиләсендәге телләр. Кумыклар — төрки телләрнең кыпчак төркеменә карашлы телдә
сөйләтүчеләрдән бердәнбер халык. Аларнын 97 проценты бүген дә үз ана телләрендә сөйләшә, калганнар
авар телен якынрак күрәләр. 27 проценты рус телен яхшы белә. Кумык теле югарыда күрсәтелгән
географик төбәкләргә карап, өч төп диалектка бүленгән: хәсәуйорт. буйнак. кайтак диалектлары. Буйнак,
хәсәуйорт диалектлары кумык әдәби теленең нигезе хисаплана. Кайтак диалектына авар, лак телләренең
тәэсире көчле һәм ул лексик яктан әдәби телдән шактый аерыла. Мәсәлән, әдәби телдә сыер — инек, явлук
(яулык) — кьана, чай — өзән (елга), җюжек (чебеш) —жикь.
11. Кырым татарлары
ырым ярымутравында һәм аннан төньяктарак борын заманнарда тавр, скиф кабиләләре яшәгән
(шуннан "Таврия". "Таврида" атамалары сакланып кала). Алтын Урда дәүләте төзелгәнче үк.
монгол-татарлар биләгән бу җирләрдән җиде ыруг аерылып чыга (1237 ел) һәм алар "Кырым
йорты" дип аталган зур гына Олыс төзиләр.
Д
К
Алтын Урда таркалып (XV йөз), төрле ханлыкларга бүленеп, ханлыкларына карап үзләрен
Казан, Әстерхан, Касыйм, Себер татарлары дип атый башлагач, Кырым ханлыгындагы төрки халык та
Кырым татарлары дип атала башлый һәм үз атамалары этноним булып китә. Урда ханы Туктамышнын
оныгы Хужа Дәүләтгәрәй “Кырым йорты ”ның тулы мөстәкыльлегенә ирешә, ләкин бу мөстәкыйльлек
озакка бармый: 1425 елда Кырым ханлыгы солтан Төркиясе КҮЛ астына эләгә һәм бу вассаллык бик озакка
— 300 елга сузыла. Өч гасыр дәвамындагы бу бәйлелек кырым татар халкының икътисадына, сәясәтенә,
бигрәк тә теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтенә һәм, гомумән, бөтен яшәешенә сизелерлек
йогынты ясый.
Географик һәм табигать шартларына карап, Кырым халкы өч субэтник төркемгә бүленгән була.
1. Төньякта, далалы җирләрдә яшәүче "дала татарлары” (аларны башка этник төркемнәр “нугайлар” дип
атыйлар), 2. Тау ягы татарлары; 3. Яр буе татарлары. Болары үзләре тагын “сулъяк”, "унъяк”, "көньяк" яр
буе татарлары дигән төркемнәргә бүленә. Менә шушы табигать, көнкүреш, яшәеш шартларына бәйле бу
төркемнәрнең телләрендә, гореф-гадәтләрендә беркадәр аерма, үзенчәлекләр яши Диңгез аркылы
төрекләр белән тыгыз элемтәдә булган яр буе татарларында сәүдә, һөнәрчелек, кәсепчелек хөкем сөрсә,
дала татарлары игенчелек белән шөгыльләнә, ә инде тау татарларының төп кәсебе куйчылык, башка мал
асрау була.
Россия белән алты елга сузылган (1768 — 1874) сугыш нәтиҗәсендә Төрек солтанлыгы җиңелә,
Кучук-Кайнарчэй солых шарты буенча Кырым төрек вассаллыгыннан чыга. Әмма бу "бәйсезлек" Кырым
ханлыгына тынычлык китерми, икс бертуган —руслар яклы Шаһингәрәй белән төрекләр яклы
Дәүләтгәрәй арасында ызгыш-талаш китә. Бу форсаттан файдаланып, Россия империясенең Суворов
командалыгындагы гаскәре Кырымга басып керә, Дәүләтгәрәй хан тәхеттән төшерелә, тәхеткә руслар
ярдәмендә Шаһингәрәй утыра Ул Төркиядән Кырым утравына килеп төпләнгән госманлыларны кире
куып җибәрә.
1782 елда Әби патша Кырым ханлыгын рус империясенә кушып ала һәм аны "Таврия вилаяте ”
(Таврическая область) дат атап, Новороссийск губернасына кергә. Екатерина 11 үзенең 1784 ел, 2 февраль
фәрманы белән Таврия вилаятен Новороссийск губернасы составыннан чыгара һәм аны аерым губерна —
Таврия губернасы (Таврическая губерна) дип игълан итә. Бу губерна шушы исем һәм шул ук
административ территория хәлендә революциягә кадәр яши
1918 елның гыйнварында Кырымда Совет власте урнаштырыла һәм шул елның 21 мартында
РСФСР составына кертелгән Таврида Совет Социалистик Республикасы игълан ителә.
1918 елның май аеннан 1920 елның нояберенәчә Кырым тоташ ут эчендә. Кырым халкы башта
немец, аннан сон Антанта оккупацияләрен, акгвардияче Деникин, Колчак, Врангель гаскәрләренең,
гомумән, гражданнар сугышының барлык афәтләрен башыннан кичерә.
Кырым Врангельдән азат ителгәч, башта анда ревком идарә итә. 1921 елның 18 октябрендә
РСФСР составында Кырым Автономияле Совет Социалистик Республикасы оештырыла.
1941 елның октябереннән 1944 елнын 10 маена кадәр — икс сл ярым буенча. Кырым немсц-
фашистлар оккупациясендә калып, халкы үтә авыр көннәр кичерә, оккупантларга каршы көрәш өчен
егермедән артык партизан отрядлары оештыра, күп корбаннар бирә, меңнәрчә яшьләп Германия
коллыгына озатыла Ниһаять, 1944 елнын 10 маенда Кырым нсмец-фашистлардан азат ителә. Күпме
җәбер-җәфалардан соң иркен сулап, яңадан тормыш башлап җибәрәбез дип торганда һушка килеп нәкъ
бер атна яшәгәч, 18 май таңында Сталин әмере белән берничә сәгать эчендә берсен дә калдырмый - күкрәк
сабыйларыннан башлап карт-корысын, урында яткан хасталарын, сугыштан кайткан инвалидларын,
геройларын — бөтен бер милләтне, янәсе, оккупантларга ярдәм иткәннәр дип. Үзбөкстан Урал-Идел
якларына мәңгелек сөргенгә озаталар
Кырым АССР буларак яшәүдән туктый, ә Хрущевның "юмартлыгы" белән Кырым Украина
ССРга бүләк ителеп, область статусы белән аның составына кертелә
Аларга үз йортларына — Кырымга кайту хокукы, сөргендә 45 сл чамасы азап чиккәннән соң.
фәкать 1989 елда гына рөхсәт ителә. Аларның җирләрендә, йортларында төпләнеп алган килмешәкләр,
билгеле, аларны елмаеп, колач жәсп К-1РШЫ алмый 1989 елдан башлап бу көнгәчә туган җирләренә 260
мен кырым татары кайтты, алар төпләнү. тормыш башлап жибәрү. үз телләрен, мәдәниятләрен торгызу
өчен бик авыр шартларда эш алып баралар Кырым татарлары башка "вак милләтләр” белән бергә фәкать
1991 елның 18 октябрендә генә тулысынча рсаблитацияләнәләр.
Кырым гагар теле төрки телләрнең кыпчак төркеменә керә һәм өч төп диалектка бүлен.» төньяк
(дала), урта һәм көньяк диалектлары. Төньяк диалектында
Евпатория. Феодосия. Керчь якларында яшәүче "нугайлар’дип йөртелүче татарлар сөйләшә, лексик һәм
фонетик яктан аларнын теле безнен татар теленә бик якын; Байдардан Феодосиягә кадәр диңгез
буйларында яшәүче татарларның көньяк диалектында исә төрек теле йогынтысы зур. бигрәк тә фонетик
яктан. Урта диалект әлеге ике диалект арасындагы территориядә яшәүчеләргә карый һәм шул икс диалект
аралашмасыннан тора һәм кырым татар әдәби теленең нигезе санала.
12. Уйгурлар
йгурларның төп өлеше үзләренең борынгы җирендә. Көньяк Кытайның Синьцзян Уйгур
Автономияле районында яши (7 млн.) Элекке СССРның Казакъстан. Кыргызстан, Үзбәкстан.
Төрекмәнстан ССР территорияләрендә яшәүче уйгурларның саны 1989 елгы хисап буенча 262643
кеше.
"Уйгур дигән этноним беренче мәртәбә Орхон кабер ташларындагы язуларда ук очрый (VIII
гасыр). Ләкин бу исем төрле тарихи сәбәпләр аркасында югала бара һәм борынгы уйгурлар үзләре яшәгән
аерым төбәкләргә карап төрлечә атала башлыйлар Кашгар җирләрендәгеләр кашкалык. Аксу елгасы
буендагылар — аксулук, Турфан уйсулыгында яшәүчеләр —турпанлык, Яркәнд үзәнендәгеләр —
яркәнлек исемендә йөртеләләр. Күршеләре кытайлар аларны үзләренчә, хуәймин (мөселманнар), яки
хуәйчаңтау (чалмалылар) дип атыйлар, руслар исә колонизацияләнгән Төркестан краеңда яшәүче
уйгурларны "Туркенстанскис татары" дип атап йөрткәннәр. 1921 елда гына Алматыда уздырылган төрки
халыклар съездында танылган тюрколог С. Е. Малов тәкъдиме белән аларга яңадан рәсми рәвештә “уйгур"
исеме (этнонимы) кайтарыла.
Уйгурлар халык буларак Көньяк Кытайның хәзерге Синьцзян провинциясендә укмаша
башлыйлар. Безнең эрага кадәр үк бу үзәнлектә иран (һинд- европа) телендә сөйләшүче тохар, сакс, согьди
кабиләләре яшәп килгән. Яңа эраның VIII гасырыннан башлап бирегә күпчелеге карлуклардан торган
төркиләр килеп керә, бераздан алар артыннан Монголиядә. Байкал (Байкүл). Селенга, Тола, Удә елгалары
буйларында яшәгән уйгурлар күчеп киләләр һәм җирле халыкларны төркиләштерәләр. төрки тел
гомумтелгә әверелә.
745 елда Муен-Чурәм хан хакимлегендә Уйгур каганаты барлыкка килә һәм бу җирләрдәге төрле
кабилә-ыруглар уйгурлар эгидасы астында берләшәләр. Бу чак уйгурлар һәм башка кабиләләр будда
динендә булалар, әмма алар караханилар дәүләте кул астына төшкәч (X — XI) Ислам диненә күчәләр.
Караханилар дәүләте җимерелгәч (XII). уйгурларның этник яктан формалашуы өчен шартлар туа, бөтен
территориядә бер генә дин — Ислам дине урнашуы белән бу процесс көчәя барса да. татар-монголларның
басып керүе белән ул тукталып кала, этник төрки, иран төркемнәргә таркалу башланып китә. Шулай итеп,'
уйгурларның этногенезында төркиләр белән беррәттән иран, монгол элементлары да катнаша. Бу аралашу
аларнын тышкы кыяфәтләреңдә дә сизелерлек чагыла: мәсәлән, көньяктагы уйгурлар антропологик яктан
ак. сары расага тартым.
XIX гасырда Синьцзянда уйгурлар белән кытайлар арасында ызгыш, сугыш- бәрелешләр
башланып китә Кытайлар золымына каршы уйгурлар кораллы көрәшкә күтәрелә. Бу восстание 13 елга
сузыла (1864 — 1877) һәм соңыннан Кытай гаскәрләре тарафыннан канга батырыла, уйгурларның байтак
өлеше Урта Азиягә (Төньяк Төркестан краена) качалар.
1950 еллар ахырында. 1960 еллар башында совет-кытай (Хрущев-Мао) мөнәсәбәтләре
кискенләшкәндә һәм “культура революциясе" котырынган чорда Кытайда уйгурларга карата апартеид
чаралары көчәя һәм аларнын шактый өлеше тагын Урта Азиягә — Үзбәкстан, Казакъстанга күченергә
мәҗбүр була.
Уйгур (янауйгур) теле төрки телләрнең көньяк-көнбатыш гаиләсенең карлук- чыгатаи төркеменә
керә.
Кайсы халык арасында яшәүләренә карап, уйгурларның теле дә шул халык теленнән алынмалар
хисабына байый, үзгәрә, лексик яктан шуларга якыная бара. Мәсәлән, Синьцзян уйгурлары телендә
кытайча сүзләр урын ала бара: жоза —өстәл, янио — бәрәңге, деңза — язу. хат, я мул — бүлмә, ә Урта
Азия. Казакьстанда яшәүчеләрнең телендә үзбәк, казакъ лексикасы шактый урын били.
Уйгур телендә, географик бүленешләргә карап, өч диалект бар: төньяк- көнбатыш (яки үзәк)
диалект. Ана турфан. аксу, кашгар. или. яркәнд һ. б. — барлыгы 10 сөйләм керә Көнчыгыш (яки лобнор)
һәм көньяк (яки хотан) диалектлары. Әдәби телнең орфоэпик нормасы итеп “или" сөйләше кабул ителгән.
Дәвамы киләсе санда
У