Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨГӘЛЛЕК КИРӘК!


“Казан утлары” журналында (1998, 3 сан) Сәгыйть Хафизовнын “Әдәбиятта базар заманы" дигән
әдәби тәнкыйть мәкаләсе басылган иде. Язмада татар әдәбиятының бүгенге халәтенә гаять тирән һәм
жентекле анализ ясала. Ал арына тукталып тормыйм. Әмма мәкаләдәге кайбер төгәлсезлекләрне дә әйтми
калырга мөмкин түгел. Биредә сүз моннан өч ел элек “Идел” журналында басылып чыккан "Татар
декаденсы” дигән эссе турында бара. Әмма, еш кына, анын авторы дөрес аталмый: ул йә Илшат
Хәлиуллин дип атала, йә Хәлиуллин дип кенә атала. Бу очракта кемнеңдер (мәкалә авторыныңмы, журнал
хезмәткәренеңме) Илшат Вәлиулла дигән башлап язучыны танылып килүче тарихчы Илшат Хәлиуллин
белән бутаганлыгы ачык күренә кебек
Моннан өч ел элек басылган һәм күләме буенча зур булмаган эссега бүген зур игътибар күрсәткән
Сәгыйть Хафизовка рәхмәт, билгеле. Ләкин, кызганычка каршы, анын тәнкыйть мәкаләсендә эссены
аңлап җиткермәү дә сизелеп куя.
Беренчедән. Эссенын авторы Илшат Вәлиулла алман фәлсәфәчесе Фридрих Ницше тарафдары
түгел. Теләсә нинди рухи авторитетка саклык белән килергә кирәк дип уйлыйм мин... Ә дөньяның зур
фәлсәфәчеләренең берсе булган Ницше фикерләре ( Аллага ышанмау, яхшылыкның кыйммәтлелеген кире
кагу) белән килешмәвем эсседа ачык әйтелгән бит
Икенчедән. Фашизмны Ницшедан чыгаруның мәгънәсезлеге күптән инде исбат ителгән Ницше
кебек үз милләтен кимсетеп язган башка алман фәлсәфәчесен табуы авыр. (Мәсәлән: “Немцы — их
называли некогда народом мыслителей: мыслят ли оны еще ныне вообще?”, “Этот народ самовольно
одурял себя почти в течении тысячи лет”, “Происхождение немецского духа — из расстроенного
кишечника...”) Шул ук вакытта ул яһүдләр һәм славяннар турында хөрмәт белән генә искә ала! Ә фашизм,
билгеле булганча, “алманнар — ин югары раса” дигән идеологиягә һәм славянафобия белән
антисемитизмга нигезләнә.
Шуны да әйтеп узарга була: Ницшены гына түгел, ә Лютер, Гете, Бетховен, Вагнер мирасларын
да алман фашизмы үз идеологиясенә яраклаштырырга омтылган. Ана карап без Гете шигъриятеннән яки
Бетховен музыкасыннан баш тарта алыр идекме9
Искә төшерсәк, безнең үз тарихыбызда да мондый идеологик фальсификацияләр җитәрлек бит.
Кайчандыр без Тукайдан Алласыз, атеист шагыйрь ясарга омтылдык. Бүген исә моның киресен танырга
мәҗбүрбез...
Өченчедән. Ни өчен әле Хафизов Ницше, Шопенгауэр, Фрейд кебек “Алласызларны” кире
кагып икенче бер “Алласызлар” (Маркс, Ленин) идеологиясенә ияреп язылган татар әдәби әсәрләрен
яклап чыга? Сүз һ. Такташ, Г. Ибраһимов, Г Әпсәләмовлар һ.б.ш. турында бара Югыйсә, атеизм, Алланың
барлыгын кире кагу ин зур гөнаһлардан санала төсле... Нигә дәһри идеология белән сугарылган әсәрләр
укырга безгә? Әллә чынбарлык бу гади фикри җаваплардан һәм арзан гомумиләштерүләрдән
катлаулыракмы?!...
Дүртенчедән. С Хафизов “Татар декаденсы” авторын чит цивилизацияләрдән калган
концепцияләр, фәлсәфәләр чүплегендә казынуда гаепли. Әмма, шул ук вакытта, үзе үк Максим
Горькийнын Прометей һәм Христос турындагы фәлсәфәсен
Редакциядән. Бу очракта мәкалә авторы С.Хафизовнын гаебе юк. Ул кулъязмада дөрес итеп
— Илшат Вәлиулла дип язган булган.
казып чыгарып, аннан Прометей һәм Мөхәммәт каршылыгы турындагы фәлсәфә тудырып, безгә тәкъдим
итә. Бу үзе зур логикасызлык — фикри икейөзлелек Нишлисен, чәй дә, бәрәңге дә, шахмат та, “Мерседес”
автомобиле дә, Прометей да, Христос та, Мөхәммәт тә, Маркс та, Ленин да татарга читтән кергәннәр Татар
"бездә яхшы кино юк” дип кино карамыйча утырмый, ә урыс, америка, француз киноларын карый. Бездә
“яхшы телевизорлар юк” дип күңелсезләнми, ә япон, алман телевизорларын сатып ала. Менә шундый
симбиоз.. “Саф” татарлык өчен жан аткач, бәлки, боларнын барысыннан да баш тартыргадыр'’
Асылда исә гомумкешелек мәдәни мирасына булган мондый тискәре мөнәсәбәт белән килешергә
мөмкин түгел. Әгәр без Көнбатыш мәдәниятенә (Бах, Гете, Кант, Бетхо вен, Шопенгауэр, Ницше,
Шпенгиер) “чүплек" дип кенә карыйбыз икән, без милләт буларак ерак китә алырбызмы икән9 Билгеле,
Коръән
— бердәнбер дөрес китап дип борынгы бөек китапханәләргә ут төртүчеләр булган. Әмма, Сәламәт
Акыл шундамы9'
Югыйсә, хәдисләрдә түбәндәге сүзләр лә бар “Бер сәгать белем алу төннәрен гыйбадәттә
торудан, бер көн белем алу өч ай руза тотудан хәерлерәк”.
Әгәр без татар музыкасы фәлсәфәсен Аурупа музыкасы фәлсәфәсе белән чагыштырырга
куркабыз икән, әгәр мондый чагыштырулар татар милләтен бетерергә мөмкин дип хөр фикерне тыябыз
икән, бу милли кыргыйлыктан башка берни була алмый Хөр фикер — бетү түгел! Ә менә изоляцияләнергә
омтылу — бетүнен башы.
Гомумән, “Алласызлар" — коммунистлар белән бәйләнешле 70 еллык әдәбияттан сон хөр
фикерне тыярга теләү көлкеле яңгырый...
Бишенчедән “Татар дскаденсы” дигән әсәрдә татар халкына инкыйраз юралмый. Монда
кайчандыр Алтын Урда кебек бөек дәүләт төзи алган халыкнын 80 нче еллар башына авыр хәлгә калуы
турында ачыргалану аша әйтелә . Ул елларда, хәтерләсәгез, Казан урамында татарлар үзара пышылдашып
кына сөйләшәләр иде Сорау: сәламәт халык, милләт үз башкаласында үзен шулай тотар идеме? Юк, — бу
халыкнын үз тормыш көченә ( теленә, рухына, жинүчәнлегенә) ышаныч югалтудан туа Шунын нәтижәсс
буларак та (!) татар халкы тормышында моңлы җырлар, моңлы әләби әсәрләр алга чыга...
Ә татар милләтенең юкка чыгу-чыкмавына кагылышлы рәвештә ин дөрес сүзләрне Туфан әйткән
Тормыш үзс биргән гадәтеңне Кем танымый аны. кем белми.
< Йә жинелә татар, йә жинә ул.
Ә бирелми әмма, бирелми
("Ил " шигыреннән).
Алтынчыдан. Хафизов “Татар дскаденсы” авторын бүгенге татарларны Болгар. Алтын Урда
тарихы белән бәйләп карауда гаепли Хафизов буенча, татар халкы
— яшь халык һәм анын тарихы 1,5 гасыр элек кенә башланган икән Мондый фикерләргә
комментарийлар була алмый дип уйлыйм
Җиденчедән Хафизов, бер яктан, Ислам яңарышын яклый, икенче яктан исә әдәбиятта
сихерчеләрне, им-томчыларны сурәтләү зарурлыгы турында сүз алып бара Ә бит Коръән тәфсире н укып
чыккан һәркем Исламның сихерчеләргә, им-томчыларга каршы икәнен белә
Ахыр чиктә шуны әйтергә була: бер генә татарнын да “бу —татарлык", “ә бу түгел " дияргә хакы
юк Югыйсә, бу шул ук тоталитаризм булыр иде Татарлыкны үзгәрешләр тулы Мәңгелек, Тормыштан
аерып куярга кирәкми Татарлык Чынлыкка тугры калганда гына мәңгелек булачак.