Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘТНӘ — КҮҢЕЛЕМ БИШЕГЕ


ИСТӘЛЕКЛӘР
Зур төзелешләр чоры
угыштан соңгы елларда республика күләмендә зур төзелешләр җәелеп китте. Шундый зур төзелешләрдән Зәй районында электр станцасы. Түбән Кама районында (элекке Ширәмәт районы биләмәләрендә) “Нефтехим” берләшмәсе, шунда ук шин заводы, Яр-Чаллы шәһәрендә автомобиль заводы, шунда ук Түбән Кама ГЭСы, Казан шәһәрендә оргсинтез барлыкка килде. Заводлар гына түгел, алар янында зур-зур шәһәрләр калкып чыкты. Егерме мен халкы булган Чаллы урынына яна шәһәр пәйда булды. Аларны төзү өчен кешеләрне һаман да колхозлардан ала тордылар.
Шулай бервакыт республиканың колхоз рәисләре җыелышында өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табиев:
— Безнең республикада гигант автомобиль заводы төзергә ризалык бирдек,—дип сөйләде,—Беренчедән, безнең тагар халкы чит җирләргә таралган, аларга туган җирләренә кайтырга мөмкинлек ачыла, икенчедән, тагар халкының зыялы кешеләрен күбәйтергә кирәк, аның өчен нигез-чыганак кирәк, шунсыз зыялы кешеләр әзерләп булмый, алар үсә дә алмый. Мәскәү түрәләренә әйттек, бу заводны бездә төзү уңай булыр, дидек. Төзелеш эшләрен сез уйлаганнан да алдарак бетерербез, дип ышандырдык. Дөрес, әлс!С төзелешләр кешеләрнең авыл хуҗалыгыннан күпләп китүенә юл ачар, көчле техникага ышанган хәлдә, иген үстерүне үз югарылыгында алып барырга, сезнен белән бергә нык тырышырга туры киләчәк.
Төзелешкә колхозлардан кеше җибәрү өчен задание өстенә задание җиткереп тордылар. Баштарак халыкның бер дә барасы килмәде. Соңга таба, авылдашлары барып урнашып, фатирлы да булгач, күршеләрен, танышларын тарттыра башладылар. Төзелешкә аеруча яшьләр агылды Түбән Кама төзелешенә кеше җибәрү бигрәк тә кыен идс Анда төрмә кешеләре эшләгәнлектән, тәртипссзлскләр дә булып торды. Әлеге эшләр байтак елга сузылды Республика колхозларының эшче куллары кимүгә иң зур йогынтыны шулар ясады Колхозларда кеше җитмәү елдан-ел үзен сиздерде Авыл хуҗалыгына тракторлар, төрле машиналар гел кайтып торды. Алар гына колхозлардан киткән кул көчләрен алмаштырып бетерә алмадылар. Аннары төзелешләргә киткән кешеләр барысы да эшләп үз гаиләсен туйдырып барачагына ышанган кешеләр идс Күпчелеге яшь механизаторлар хисабына булды. Кайвакыт колхоз җитәкчеләре гел аптырашта калдылар—колхозларда кеше көче җитәрлекме-юкмы, шуларны исәпкә алмыйча. районнан йөкчәмә җибәреп торалар иде Әле ул зур төзелешләргә генә түгел, Казанда in
Дивамы Башы 10 нчы санда
С
комбинатына кеше кирәк булса да, колхозга йөкләмә килә, жлбәрмәсәң, хайваннарыгызны кабул итмибез, диләр. Казанда рапстан май алу заводына да фәләнчә кеше сорап йөкләмә килде. Шул чорда яна калаларны яшелчә, бәрәңге белән тәэмин итү өчен махсус совхозлар, теплицалар корыла башлады. Аларны кору өчен дә колхозлардан кеше жибәрү таләп ителә иде. Зеленодол районыңдагы яшелчәлек совхозын төзергә безнен колхоз өч ел рәттән унар кеше җибәрергә мәҗбүр ителде. Кайвакыт радио, телевидениедән шул совхозларнын җитәкчеләре чыгыш ясый: “Без фәләнне төзедек, төгәнне төзедек” дип горурланып сөйлиләр, ә фактта бу төзелешләр республика колхозларына шактый кыйбатка төшкәнен әйтмиләр. Бервакыт авыл хуҗалыгы министры Минушев телефоннан мине эзләтеп сөйләшергә чакырды:
— Фәйзи Әхмәтович, яшелчәлек совхозында эшләүчеләрең эшне ташлап, качып киткәннәр, иртәгә сәгать 8 гә килеп җитсеннәр, мин сина Министрның ишеген шакымыйча керергә рөхсәт биреп яшәдем, әгәр бу йомышны үтәмәсән, икенче минем янга килеп тә йөрмә,—диде дә телефон трубкасын шалт men куйды. Ул элек безнен районда эшләгәнлектән, без анын белән тату, килешеп яшәдек. Шуна күрә минем белән якын, үз кеше итеп сөйләшә торган иде. Бу вакыйгадан сон мин елмаеп куйдым да, сөйләшү нәкъ Минушевча булды инде, дидем. Иртәгесен анын йомышын үтәргә туры килде. Безнен колхоз шикелле хуҗалыкка мондый йөкләмәләр күбрәк тә килә торган иде.
Илебезгә электр энергиясе җитештерү сәясәте колхозлар тормышына зур йогынты ясады. Куйбышев өлкәсенең Жигули тавы янында су көченнән файдалана торган электр станцасы төзелә башлады. Татарстанның кайбер районнарында күп жирне су басты. Лаеш, Алексеевск, Балык Бистәсе, Куйбышев районы җирләре җәберләнде. Безнең районга турыдан-туры кагылмаса да, колхозчылар шул районнарның су баса торган җирләрендәге урманнарны кисү өчен мәҗбүри рәвештә җибәрелделәр. Безнең район кешеләре Лаеш районы, Атабай авылында торып эшләде. Ул урманнарга кешеләрне колхозлардан җыеп альт кзггәләр иле Билгеле бер вакыт үтеп, монда эшләүче кызлар авылларга кайтып, киемнәрен алмаштырып, мунча кереп, чистарынып килергә сорагач, җибәрмәделәр. Кайтсалар килми калырлар дип курыктылар. Әле дә хәтеремдә, безнен колхоздан шунда киткән кызлар Атабай авылыннан дүрт тәүлек җәяү кайтканнар иде. Артларыннан ук: “Сезнең кызлар качып киткән, кире җибәрегез!”—дигән хәбәр алынды. Кызларны яңадан чыгарып жибәрү бик читен булды. Бер кайту вакытында анда эшләгән кызларны идарәгә чакыргач. “Без бармыйбыз, башкаларны җибәрегез!”— дип кырт кистеләр. "Анда безнен хәлебезне дә белүче юк, фатирларның төрлесе бар, безгә салкын идәндә бишәр кеше бергә йокларга туры килә”,—дип сөйләделәр. Машина сораганнар, машина бирмәгәннәр. Качып җәяү кайтырга мәҗбүр булганнар. Кайберләре киеп кайткан чабаталарын да алып килеп күрсәтте. Ул чабаталарнын асты бөтенләй ашалып беткән, аякка эләгеп кенә кайткан Гомумән, аякларына капчыклардан, яулыклардан чолгау ясап, урап кайтканнар. Аларны алмаштырырлык кеше юк иде инде колхозда. Әйбәтләп сөйләшеп, күпме эшләргә икәнен билгеләп, яңадан чыгарып җибәрдек. Бу эш өч ел буе дәвам итте. Районыбыз газап чикте. Су астында каласы урманнарныи барыбер киселеп бетмәгәнлеген ин соңгы кайтучылар әйтте.
Монын кебек читтә эшләүләр ул елларда яшь кызларга авырга туры килде. Сугышка кадәрге чорда мондый эшләргә ир-ат кына мәҗбүр ителгән булса, сугыштан сон гел кыз балалар гына эшләде. Аларга урман кисү, Мәскәүнс җылытыр өчен торф чыгару кебек эшләрдә катнашу мәҗбүри иде, күпчелек очракта түләгән хезмәт хакы ангарларына да җитмәде.
Колхозларны электрлаштыру
лекке Әтнә районы биләмәләрендә 1956-62 еллар арасында республиканы тоташ электрлаштыру буенча бик әһәмиятле эшләр башкарылды Идел суындагы гидростанция, Зәйдә төзелгән электр
Э
станцалары авылларны электрлаштыруга мөмкинлек тудырды. Башта нефть чыга торган районнарны, алардан сон шәһәр тирәсе районнарын, ниһаять, Биектау районынын Чыпчык
авылы яныннан Әтнәгә электр китерү планлаштырылды. Беренче елларда бу эш Комыргуҗд авылыннан ерак китә алмады. Районыбызда электр челтәреннән беренче булып шушы авыл һәм анын янындагылар файдаланды Янадан элсктрлаштыру буенча өченче омтылыш бөтен тармакларны исәпкә атып эшләнде План буенча безнен район өчен Күшәр авылы янында электр станцасы төзү каралган иде Бу эшне Зеленодол районынын Васильево бистәсендәге төзелеш оешмасы башкарырга тиеш бупты Аларнын вәкилләре килде һәм төзелешне башлау өчен эшче көчләре юклыгын әйтеп, безне бик "сөендерделәр". Шулай да төзелеш кирәк-яраклары белән тулысынча тәэмин итәчәкләренә ышандырдылар.
Шуннан сон бу төзелешне үз өстебезгә алырга булдык Кешеләрнен дә фикере электрны тизрәк кертү ягында иде. Шулай итеп, безнен "Искра' колхозы кешеләре районыбыз авыллары өчен электростаниа салучылар да булып китте. Иң элек, подстанция өчен урын билгеләдек нинди корылмалар кирәклеген ачыкладык. Анда эшләүче белгечләр өчен ике фатир төзелде, монтерларнын эш урыннары өчен контор бинасы салынды, ишегалдына кое казылды, мунча өлгертелде, техника өчен гараж, кирәк-ярактар кую өчен лапас, биредә эшләүчеләр хайван асраса дип абзар һәм туалет төзелде Ихата үзе рәшәткәле койма белән әйләндерелеп алынды. Эшне тиз тоттык. Бер ел дигәндә барлык төзелеш тәмамланды Без төзелеш эшләре белән мавыккан арада шәһәр белгечләре трансформаторларны урнаштырдылар Анын өчен алдан ук фундаментларын әзерләп куйган идек. Төзелеш бетү белән, авылларга китә торган чыбыклар да тартылып куелды. Беренче юнәлеш безнен колхозный Күшәр, Күнгәр, Ташчишмә якларына китте. Әтнә ягына да махсус чыбык тартылды. Күәм, Күлле Киме якларына Түбән Шашы авылы яныннан аерым чыбык сузылды. Күнгәр яныннан Сап ягына китте Ташчишмәдән чыбыкларны Карл Маркс колхозы ягына таба җибәрдек Бу вакытта Бәрәскә тирәләре Дөбъяз ягыннан килгән электрдан файдалана башлаганнар иде инде .Аларнын электрдан файдаланулары зур өзеклек белән булды. Чөнки Дөбъяз башка район булганлыктан, бу якка китә торган электр чыбыкларына игътибар итмәде. Соңыннан, Күшәр подстанцасы эшли башлагач кына, Бәрәскә яклары да безнең подстанцага ялгандылар Бәрәскәнсң колхоз рәисе Гатауллин Абдуллага бу эш артыннан күп йөрергә туры килде Шулай итеп, Әтнә районынын элекке биләмәләрендәге авыллар 1962 елда электр челтәренә тоташтырылып беттеләр. Унлап карасаң, ул еллар өчен бу ин әһәмиятле эшләреннән берсе булды. Хәзерге көндә яшәүчеләр электр көченнән файдалану булмаган елларның авырлыгын күз алдына да китерә алмыйлар. Үзебез дә фидакарь булганбыз, республика да кузгалган иде шул. Бу эшне партия өлкә комитетының төзелеш бүлеге кешеләре һәрвакыт күзәтеп торды Агна-ун көн саен төрле дәрәҗәдәге түрәләр килеп торды. Авылларга электр чыбыкларын китереп җиткерү белән генә эш бетмәде, мәктәп, мәдәният портлары, китапханә, кибетләр, фермалар, хуҗалык йортлары, производство биналары, урамнарны яктырту кирәк иде Фермаларда электр уты яна башлагач, терлек караучылар бик шатландылар, хәтта бер-берләрен кочаклап, сикергәләшеп тә алдылар. Сыер савучы кызлар матуррак киенеп йөри башладылар. Торакларны да, тәрәзәләрне дә. хайваннарны да чистарак тотарга керештеләр Фермаларга бару-кайту юлларын электр яктырта башлагач, йөрү уңайлашты Гомумән, .тылларны элсктрлаштыру авыл халкы өчен үзе бер революциягә тиң эш булды Рәхмәт колхозчыларыбызга. Алар эшне җиңеләйттеләр Трансформаторларның көчен арттыра бару белән электр энергиясен хуҗалык эшләрендә файдалану мөмкинлеге дә туды. Үтүк, суыткыч, самавыр, чәйнек, телевизор, кер юу. хәтта идән себерү эшләрендә дә электр көчен файдалана башладык. Колхоз хуҗалыгында тегермән тарту, силос тарау, станокларны хәрәкәткә кигерү, төзелеш эшендә бүрәнә чистарту, такта яру. тагын шундый бик күп эшләр электр көченә көйләнде Кайвакыт авылыбызның олырак кешеләре белән хәзерге һәм элеккеге көнкүрешне чагыштырып сөйләшәбез. Әллә нигә бер кибеткә кайткан керосинны ал> өчен озын-озын чиратларда торганны искә алабыз Аны да йорт башына ярты яки бер литр дип исәпләп кенә бирә торганнар иде Өлкәннәр элекке авыр тормышны күреп яшәгәнгә, хәзерге тормышның кадерен беләләр.
Элсктрлаштыру авылларда радио, телевизор, телефон станцалары төзергә
мөмкинлек бирде. Элегрәк авылларга радио кергәнче гәзитләрдән генә файдаландылар. Гәзиткә язылу мөмкинлеге чикләнгән, аны авылда берничә кеше генә алдыра торган иде. Әйтик — укытучылар. Алар авылның ин мөхтәрәм кешеләре булып яшәделәр. Гәзиткә язылган кызыклы хәбәрләрне сөйли торганнар иде. Ә менә радио, телевизор кергәч, халыкнын хәбәрдарлыгы артты.
Җитәкчеләр күбәйгән заманнар
рущев түрә булып эшләгән чорда, авыл хуҗалыгында күп төрле тәжрибәләр үткәрелде. Үзгәрешләр берсе артыннан берсе чыгып кына торды. Кайберләре авыл хуҗалыгына файдалы булса, кайберләре зур уңайсызлыклар китерде. Чирәм җирләрне күтәрү, министрлыкларны бетереп, совнархозлар төзү, бер үк өлкәдә партиянең ике төрле комитетын ясап, берсен авыл хуҗалыгы, икенчесен промышленность буенча эшләргә тиеш дип белдерү кыенлык китереп чыгарды. Бу эшләр МТСларда түрәләрне күбәйтте. Элек МТСнын директоры, баш инженеры, агрономы бар иде. Шулар өстенә яңадан баш зоотехник штаты кертелде. Партия юлы буенча эшләүчеләр саны да артты. Элекке эштән бушатылмыйча эшли торган парлы оешмасы секретаре урынына, эштән бушатылган секретарь сайланды. МТС зонасы буенча райкомның зона секретаре дигән тагын бер штаты артты. Ул секретарьларның эш тәртибе беркемгә дә аңлашылмады. Алар үзләре райком секретарьлары дип аталдылар, ә эш урыннары МТС конторында булды. Безнең районда Әтнә МТСында Мозаффаров, Күәм МТСында Мугинов дигән кешеләр эшләде. Алар үз эшләрен үзләре дә аңламады. Шулар хакында халык арасында мәзәк сүзләр дә таралып өлгерде. Шулай бер вакытны Хрущев өлкәләрдә йөргән вакытта Мәскәү янындагы коммунистлар санаториена кергән. Шунда ял итүче зона секретарьлары әлеге штатный бер дә кирәк түгеллеген әйткәннәр. “Халык безнең хакта җыр чыгара”,—дигәннәр. Хрущев: “Нинди жыр?” дип сораган. Шуннан берсе, тапкыррагы, җырлап та күрсәткән. Ул чорда Һиндстаннын “Сукбай” дигән кинофильмы бара иде. Шул фильмдагы сукбай җырын үзгәртеп, сукбай урынына “зональный” сүзен кыстырып, һинд көенә русча җырлап күрсәткән. Хрущев көлеп җибәргән.
Әлеге шартларда электән МТС директоры булып эшләп килгән Ишниязов Ибраһим абый белән яңа килгән секретарь Галәветдинов Ихсан, Нурмөхәммәтов Кашшафлар арасында дәрәҗә бүлешүдә ызгыш чыкты. Зона секретаре Галәветдинов: “Мин — райком секретаре, мин партия кушканны үтәргә, син, директор булсан да, мине тыңларга тиеш”,—дигән таләп куя. Ә директор үзен хужа саный. Ике араларында купкан ызгыш Ибрай абыйнын эштән китүе белән төгәлләнде. Озак еллар бу эштә эшләгәч, кимчелексез генә булмагандыр. Шул кимчелекләрне җыйнап, аларны партия җыелышына куеп, эшеннән бушаттылар. Аның урынына Галәветдинов директор булды. Ибрай абый үзенә карата булган бу эшне гаделсезлек дип бәяләде, райком тирәсендә үзен яклаучы булмаганга бик нык үпкәләде. Шуннан сон аны Күәм колхозына рәис итеп сайладылар. Анда да чын күңелдән тырышты, колхоз өчен күп игелекле эшләр башкарды. 1958 елны МТСларны бетерү турында карар чыкты.
Районнарның буталчык бер чорына аерым тукталмыйча китсәм, язмаларым тулы булмас шикелле. Әтнә районы яшәгәндә, аның райкомы да, райбашкармасы да, башка түрәләре дә эшләп торганда шулар өстенә КПСС өлкә комитетының партия оештыручысы дип аталган бер штат та бар иде. Ул эштә Гыйматдинов Габбас Кыямович дигән кеше эшләде. Ул моңа кадәр Саба раикомынын беренче секретаре булып торган. Саба районы алдынгы районнарның берсе иде. Партия эшенә күчкәнче колхоз рәисе булып эшләп, бик таркау бер колхозны алдынгылар рәтенә чыгарган иде ул. Холкы ягыннан кырысрак, әмма эшлекле, кешелекле, фикерен ышанычлы итеп, төгәл әйтә ала торган кеше. Аның белән беренче очрашуым истә калган. Арча авыл хуҗалыгы идарәсе буенча дәүләткә икмәк тапшыруны үтәр өчен сонгы
Х
тырышлык бара иде Ашлыкны кайсы колхоздан күпме чыгарырга кирәклеге билгеләнде. Әтнә райкомы бюросында да икмәк тапшыруның барышы тикшерелде. Бюро утырышына Арча авыл хуҗалыгы идарәсенең башлыгы һәм сельхозтехника управляющие килгән иде Бюро утырышын райком секретаре Борһанов Тимерхан алып барды. Ул бюрога мин дә чакырылган идем Әтнә районыннан күпме икмәк чыгарылырга тиешлеген секретарь саннар белән атап чыкты Шунда мин җитәкләгән колхозный икмәк тапшыру планы арттырып үтәлүен әйтеп, мактап сөйләде. Ләкин колхоз өстәмә рәвештә икмәк тапшырырга тиеш икән. Мина карап, ул өстәмә икмәкне гиз көндә чыгарып бетерергә кирәклеген әйтте Мин “Бездә дәүләткә тапшыра торган икмәк башка юк”,—дип җавап бирдем. Шунда ук бу планның инде өченче тапкыр өстәлүе турында белдердем. Икмәк хәле ул елларда авыр их Безнен колхозный иген уңышы башкаларга караганда югарырак булып килде. Минем икмәкне башка тапшыра алмавым турында әйткәннән сон райком секретаре Борһанов авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Шәрифуллинга карап: Менә мондый тискәре кеше белән ничек эшлисен инде'’"—диде Райком бюросына буйсынмавым, районный патриоты булмавымны әйтте.
Җыелыштан күңелсез уйлар белән чыктым Иген үстерә белүче колхозлар начар эшләүче колхозлар өчен икмәк түләргә тиешмени инде’’ Мондый гаделсезлекләр елдан-елга кабатланып тора. Икмәге начар булган колхоз җитәкчеләре әле генә булып үткән бюро газапларын күрмиләр.
Бюрода безнен секретарь белән сөйләшүебезне тынлап утырган Шарифуллин бер якка да кушылмады.
Җыелыштан соң ике көн узгач, безнең колхозга өлкә комитетының партия оештыручысы Гыйматдинов белән Әтнә райкомының икенче секретаре Җиһаншин килеп төштеләр. Гыйматдинов белән беренче очрашуым иде Ул минем белән кырыс кына исәнләште Хәлләрне сорашкан булды, әйдә, амбарлардагы ашлыкны карап чыгыйк, диде. Бер-бер артлы келәт ишекләрен ачып, ашлыкны карап бара торгач, бер амбарда юка гына итеп салып куйган дымлы борчакның ап-ак булып күгәргәнен күрдек. Үзе күп тә түгел, шулай да хәлем бик мөшкел иде Башка келәтләрдәге ашлыкны да карап бетергәч, ындыр табагының урта бер җирендә туктап, минем күземә төбәп карап, усал кыяфәт белән әйтте бу: "Фәйзи Әхмәтович, монда бер генә нәрсә җитми икән",—диде. “Әйе шул, борчакны киптерәсе бар, бүген үк эшләрбез аны",— дидем. Ә ул: “Юк, алай түгел, миңа телефон трубкасын алырга да. прокурорга. “Искра" колхозына бардым, дәүләткә ашлык чыгармыйча, чи көенчә амбарга бикләп, ашлык черетеп ятучы колхоз рәисе өстеннән эш кузгатыгыз, дип кенә әйтәсе калган”,—диде. Бюродагы батырлыгым кинәт юкка чыкты Машинага утырдык та колхоз идарәсенә кайттык. Анда килеп туктау белән ул “Сезнең библиотекагыз бармы’"—дип сорады. “Бар".—дидем. Алар Җиһаншин белән икәүләп китапханәгә кереп киттеләр, мина колхоз идарәсенә керергә куштылар. Озак көттермәделәр, чыктылар да. идарәгә кереп, минем белән сөйләшә башладылар. Янәсе, нинди планнарым бар, нәрсәләр төзергә телим. Планнарымны сөйләп бирдем. Район хәлләренә булган фикерләремне, район җитәкчелеген үзгәртүгә булган карашымны сорадылар Дөнья хәлләре, гәзит материаллары, авыл хуҗалыгына кагылышлы мәсьәләләр хакында да сораштылар Шактый озак сөйләшеп утырдык. Чәйгә чакырган идем, кермәделәр, киттеләр Миңа килгәннән киткәнчегә кадәр Гыйматдинов икмәк тапшыру хакында бер сүз дә әйтмәде. Киткән вакытта күзләрендә килгәндәге кырыслыгы юк иде Бераз елмаебрак; "Бик зур планнарыгыз бар икән, аларны тормышка ашыруда уңыш телим",—дип ягымлы гына саубуллашып китте Алар китү белән мин тиз генә китапханәгә кереп, нәрсәгә керү ләрен сорадым. Китапханә мөдире “Ул сезнең китап укуыгызны теркәп бара торган карточканы карады, нинди китаплар укуыгыз белән кызыксынды ".—диде Мин укыган китапларның күбесе төзелеш эшләренә бәйле иде Ул китапларда кирпеч салу, измә ясау, цемент сортларын ачыклау, фундамент һәм стеналарны ничек салу язылган иде. Чөнки бу чорда колхозда агач корылмалардан кирпечкә, ташка күчү чоры иде Шул эшләр буенча әзерлегем булмаганлыктан. төзелешкә бәтс китаплардан файдалана идем. Ул заманда төзелеш буенча колхозларда таш эшен белүче юк иде Колхоз рәисләренә архитектор да. инженер да. прораб та булырга туры килде Гыйматдинов, S. «к У. N> и
миннән, нәрсәләр төзергә уйлыйсыз, дип юкка гына сорамаган икән Гыйматдиновнын нинди фикерләр белән киткәнен беләсем килеп йөрдем Күгәргән борчак һаман күңелемнән китмәде. Аны шул ук көнне киптереп, фуражга салып куйдык. Иртәгесен телефоннан Җиһаншинга шалтыратып Гыйматдиновнын нинди фикер белән китүен сораштырдым. “Ул сезне бик ошатып китте. “Башта, сөйләүләренә караганда, катып беткән бер надандыр дип уйлап килгән идем, бу кеше заманча фикер йөртүче, дөнья хәлләре белән танышып яшәүче икән'. -дип әйтте” диде Җиһаншин. Шулай итеп, соңыннан икмәк сораучы да, бу вакыйганы кабатлаучы да булмады. Берсе дә мина дошманлык күрсәтмәде. Райком секретаре Борһанов белән исә озак еллар бергә эшләргә туры килде. Бервакытта да теге хәлләрне искә төшермәде. Аның белән тату яшәдек. Кешелекле булуы аркасында аны хөрмәт иттеләр Малга хирыс булмыйча, гади яшәве—анын уңай сыйфаты иде. Ә Гыйматдинов соңыннан республикабызның күренекле җитәкчеләренең берсе булды. Октябрь районында райкомның беренче секретаре булып озак еллар эшләде. Шунда эшләгәндә Социалистик Хезмәт Герое исемен алды.
Республика җитәкчеләре белән очрашулар
үп вакытта без аерым шәхесләрнең хезмәтен коллектив хезмәте белән капларга тырышабыз. Сүз дә юк, кешеләр эшләмәсә, ул эшләрнен берсе дә хәл ителми. Шулай да әлеге эшне башлаганчы, ничек итеп төзергә, нинди материалдан төзергә дигән сорауларга җавап кирәк Аларга галимнәрнең, планлаштыручыларның, финанс белгечләренең эшен юнәлтергә кирәк. Ул эшне кешеләр ихтирам иткән акыллы җитәкчеләр генә хәл итә ала.
Семен Игънатьев өлкә комитеты секретаре булгач, республика районнарындагы беренче секретарьларны алмаштыра башлады. Министрлар Советы рәисе итеп Ульян өлкәсе Кулатка районында туып-үскән, Мәскәүдә ниндидер бер оешмада эшләгән, Абдразяков Габделхак дигән кешене китерде.
Абдразяков безнен районга игеннәрне карый-карый, Арча ягыннан килгәнлектән, мин аны Ташчишмәдән Күшәргә килә торган юл өстеңдә каршы алдым. Ул бик караңгы чырайлы иде, миңа каш астыннан сөзеп карап кына исәнләште. Ана Күшәр һәм Күнгәр басуларындагы игеннәрне күрсәттем. Ниһаять ул ачылып сөйләшә башлады. Арча ягы басуларында игеннәр начаррак булганлыктан сөмсере коелган икән. Безнен игеннәрне күргәч, күңеле күтәрелеп китүен ахырдан гына белдем. Җыелышлар җыеп тормады, бездән туп-туры Казанга китте.
Игънатьев безнең республика өчен күп кенә төзелеш эшләре башкарды Зур стадион, хәзерге Министрлар Советы урнашкан бина, Куйбышев су саклагычы төзелгәннән сон Казанны дамба белән әйләндереп алу, Идел порты төзү эшләрен оештырды. Ул элек Тажикстанда җаваплы эшләрдә эшләгән, аннан Мәскәүгә Эчке эшләр министры итеп күчерелгән булган. Мәскәүдән Татарстанга китерү сәбәбен безгә әйтмәделәр. Шулай да ниндидер врачларны урынсызга җәберләгән, кулга алдыру кебек эшләрдә гаепләп аны министрлыктан бушатканнар. дип сөйләделәр.
Игънатьев Татарстан].. . киткәндә Өлкә комитетының беренче секретаре итеп үзе яныңда элек бүлек мөдире, аннан мәдәният эше буенча секретарь булып эшләгән Табеев Фикрәт Әхмәтҗан улын тәкъдим итеп, сайлатып калдырды.
Фикрәт Әх-мәтжанов Казан университетын тәмамлагач, шунда эшкә кала. Аннан аны өлкә комитетына бүлек мөдире итеп күчерәләр. Шул вакытта аны безнең Әтнә районына язгы чәчү, урып-җыю барышын күзәтү, районга ярдәм итү е- I вәкил итеп җибәрәләр Ул бу эшләрдә катнашып, кешеләр белә! ■ шашты, авыл хуҗалыгы эшләре белән якыннан танышты Табеев без. районный колхоз рәисләрен дә якыннан белеп калды һәм шул исәптән без дә якын танышлар булып киттек. Бервакыт ул безнен колхозга да керде. Бик эссе ъ кыт иде “Сусадым, су эчәсем килә”, диде Без аңа Күнгәр авылы чишмәсеннән бер графин су алып килдек. Ул аны бик яратып эчте
К
Су бетте аннары Күшәр авылы чишмәсеннән алып мендек. Суны авызына якын китерү белән ул: "Юк, бу теге су түгел, башка чишмәдән алгансыз икән",—диде Без аптырап калдык "Ничек алай белә аллыгыз9” Сунын тәменнән, исеннән белгәнен әйтте.
Шуннан сон унбер чишмәнен суын лабораториягә анализга җибәрдем Анализдан Ашыт суының ун ягындагы чишмәләрдә сунын катылыгы 7-8 берәмлек булса, сул ягындагыларнын катылыгы 24-27 берәмлеккә житә икәнен белдек Соңгылары эчәргә яраса да, дәүләт стандартына җавап бирми, диделәр Ә елганын ун ягындагы сулар стандартка жавап бирә булып чыкты Шуннан сон жир катламыннан ГОСка туры килә торган сулы катламнарны табып, яна скважина суларын элекке су кудыру торбаларына ялгадык. Жир астыннан чыккан суларнын эчәргә яраклы булуы кешеләр өчен зур бәхет икәнен акладык Мин үзем эшләгән чорда мона нык әһәмият бирдем Шулай итеп, бу мәсьәләдә Табсев безнен күз ачылуга сәбәпче булды. Ул шундый сизгер кеше, синен белән күзенә карап, аз гына елмаеп сөйләшә, ни уйлавыңны күзеннән күреп тора иде Ул бик яхшы оратор да. һичбер туктаусыз, ялыктырмыйча, конспектсыз өчәр сәгать сөйли ала иде.
Табеевны Әфганстанга илче итеп җибәргәннән сон беренче секретарь булып Мусин Рәшит Мусинович эшләде Ул да безнен районга берничә мәртәбә килде. 1981 елгы корылыкта галимнәр көзге чәчүне—арыш чәчүне уздырмаска кинәш иткәннәр, корыда арыш тишелмәячәк дигәннәр Мусин аптырап калган. Шул вакыт ана, ин озак, ин яхшы эшләүне колхоз рәисе Галиев Фәйзи белән киңәшеп кара, дигәннәр Шуннан ул телефон аша миннән кинәш сорады. Галимнәр фикерен аңлатты. Мин үз чиратымда "Көз беркайчан да яңгырсыз булмый. 15 сентябрьдән сон бер елны да яңгыр яумый калганы юк, без бернигә карамыйбыз, чәчәбез",—дидем Мусин галимнәр сүзенә карамыйча, барлык район җитәкчеләренә арыш чәчүне үткәрергә күрсәтмә бирде 1982 елны арыштан республика бик зур уңыш алды. Татарстан икмәк тапшыру буенча алдынгы урынга чыкты Кайбер җитәкчеләр бслсә-бслмәсә дә, әмер бирергә ярата, Мусин ин элек башкалар белән кинәш итүне кулайрак күрә иде Ул минем белән элемтәдә булып, иген эше нечкәлекләрен сораша торган иде Үз эшен яратып, тырышып эшли башлаган иде. гомере генә кыска булды. Аны соңгы юлга озатканда миңа да табуты янында почетлы караулда торырга, күмгәндә каберенә бер уч булса да туфрак салырга туры килде
Аннан соң Өлкә комитетының беренче секретаре булып У сманов Гомәр Исмәгыйль улы эшләде. Без ул вакытта Арча районына берләшкән идек Өгнәгә аерым да килде. Арчага килгәч тә Әтнәгә керми китмәде Бер караганда усал, икенче караганда мөлаем, елмаеп кына сөйләшә, бик кешелекле кеше булып та күренә белә Синен яхшы якларыңны тиз күрә, сөендерә белә, сиңа канат куярга да бик оста. Тәртипссзлскләрне бер дә яратмый. Колхоз рәисләре анын килүен шикләнеп кенә кабул итәләр иде Бешен колхоздагы тәртипне, эш-гамәлне җыелышларда үрнәк итеп сөйләде. Бервакыт безнен колхозга килгәндә, печән өсте иде. икәүләп болында йөрдек Болын чәчәккә күмелгән, чәчәкләрдән бал исе килгән вакыт Гомәр, печән чабучылар янында туктагач, чыдап тора алмады, бер егеттән чалгы сорап алып, шактый гына печән чапты Колхозчылар, бу җитәкче ничек матур итеп чаба, иген эшен яхшы белә, ахыры, дип аны яратып калдылар Республиканың колхоз рәисләрен чакырып, очрашулар уздыру гадәтен саклады Алар белән завод- фабрикаларга экскурсияләр оештыра, җыелышлардан сон спектакль, концертлар карата, күренекле артисларны чакырта иде Шулай яхшы гына эшләгәндә аны Мәскәүтә алдылар Ул ризалык биреп ялгышты булса кирәк, чөнки татар кешесен Мәскәүнен урыс җитәкчеләре өнәп бетермиләр иде. Анда эштән бушатылгач, үзебезнең Казанга кайтып дөрес итте Министрлар Советы рәисе булганда озак вакытлар Табсев белән килешеп эшләделәр У смановны Табсев үзе районнан чакырып алган иде Алар арасындагы аңлашылмаучылыклар авыл, район җитәкчеләренә ишетелмәде Мина бер вакыт Министрлар Советына үтенеч белән керергә туры килде Минем иөри торган “Газ-69” җиңел машинасы тузган иде, яна машина сорадым У сманов
Мин инде ун ел эшлим, бер тапкыр да кермисең, бер әйбер дә кирәк түгел ахыры сила, ичмаса, телефоннан да сөйләшмисен",—дип үпкәләп тә алды б *
Кем беләндер сөйләште. “Менә минем янда Фәйзи Галиев утыра, ун елдан бирле бер машина да бирә аллашсыз, дип үпкәли, машина сорый”,—диде.
Мин авылга казпып берничә көн үтүгә, машинаны килеп алырга дип хәбәр дә китерделәр. Аннары, ул өлкә комитетында эшләгәндә, бездә газлаштыру эше башланды. Газны Кырлайдан китертергә кирәк иде. Мин кирәкле торбалар, рөхсәтләр алу буенча ана күп тапкыр мөрәҗәгать иттем. Минем соравымны ул һәрвакыт канәгатьләндерде. Гомумән, ул эш кешеләрен ярата иде Безнен колхоз кешеләре ана бик рәхмәтлеләр.
Усманов Мәскәүгә эшкә киткәч, беренче секретарь булып Минтимер Шәрипович Шәймиев калды. Анын эшләгән чоры Татарстан өчен тарихи чор дияргә була. Ул эшләгән чорда СССР таркалды. Анын җитәкчелегендә Татарстан мөстәкыйльлек ала алды, үз Конституциясен кабул итте.
Мин алтмыш яшем тулганнан сон колхоз хезмәтеннән азат итүне сорап Арча райкомы бюросына гариза бирдем. Ул хәбәрне партия өлкә комитетының беренче секретаре Гомәр Исмәгыйлович Усманов белгән. Мине үз янына чакырды. “Колхоз рәислегеннән китмә, дип үгетләргә чакырдым”,— диде. Колхозның шул елгы исәп-хисап җыелышына Минтимер Шәрипович килде. Бу вакытта ул Министрлар Советы председателе иде. Җыелышта башыннан ахырына кадәр утырды, соңыннан бик матур итеп чыгыш ясады. Шунда минем янадан рәис итеп сайлануымны хуплады, безнең эшкә зур бәя бирде Шунда уйламаганда-көтмәгәндә Нурсөя исемле бер колхозчы: “Алай бик яхшы эшләвең дә белгәч, ник ана Герой исеме бирмисез?”—диде.
Икенче мәртәбә Минтимер Шәймиев ике елдан соң безгә бәрәңге алганда килде. Көн кояшлы. Колхозчылар чишенеп, иркенләп эшләп йөриләр. Без Минтимер Шәрипович белән бәрәңге чүпләүчеләр яныннан үтеп бара идек. Минтимер Шәрипович теге җыелышта сөйләгән хатын янына барып чыкты “Ә, син теге җыелышта Фәйзи Әхмәтовичка Герой исеме даулаган ханым бит әле”,—диде. Бәрәңге чүпләүчеләр көлештеләр. Гади итеп сөйләшкәнгә күрә кешеләр аны яратып калдылар.
Русиядә авыл хуҗалыгы таркала барганда, безнен республикабыз аны саклап калды. Минтимер Шәймиевнең кешеләрне яратуы, зирәк акылы белән сабыр эш итә белүе аркасында зур эшләр башкарылды. Халык аны анлыи, шуңа күрә аны олылый, хөрмәт итә, ярата. Өлкә комитеты безнен колхозда зур семинар уздырды. Семинар СССР күләмендә булып, анда 400 ләп кеше катнашты, җитәкчеләр, галимнәр бар иде. Ал арга сукаламыйча яхшыртылган гади болынлыкны күрсәттек. Ул болын Әтнә ягыннан килгәндә Күшәр авылы янында—табигый үлән бик яхшы үскән иде. Шунда бер галим бер уч үлән йолкып алды да, дару үләннәрен аерып, аларнын файдасы турында сөйләде. Хайваннар өчен дару үләнле болынның файдалы булуын, ә чәчкән үләннәрдә дару үләннәренең булмавын яки аз булуын аңлатты.
Семинарда катнашучылар терлекләр өчен төзелгән комплекслы торакларны карадылар, иген басуларын, авылларны йөреп чыктылар. Соңыннан семинар җитәкчесе Минтимер Шәрипович бик зур рәхмәт әйтте. “Төрле җирдән килгән кешеләр алдында Республикабызны акладыгыз”,—диде, киләчәккә дә уңышлар теләп китте.
Эчке эшләр министры Япиев Салих Бәрәзә авылына еш кайта иде. Туганлык аркасында кайтса да, ул шактый ярдәм дә иткәләде. Районда оештырылган бәйрәмнәргә дә, җыелышларга да катнаша иде. Республика прокуроры Хәмидуллин, мәгариф министры Мәхмүтов тә безгә еш килде. Мәхмүтов Мирза Әтнә мәктәбен үрнәк мәктәп итеп хәзерләүгә күп көч салды. Әтнә урта мәктәбе шактый еллар республикада үрнәк мәктәп булып, анда республика семинарлары үткәрелде.
Истә калган көннәр
1968 елны авылдашларым минем кандидатурамны Татарстан Верховный Советына депутатлыкка тәкъдим иттеләр. Әтнә округы безнең авыл кешеләренең тәкъдимен кабул итеп, мине депутат итеп сайладылар. Шушы сайлау уңаеннан, авылларда сайлаучылар белән очрашканда, сугышка кадәрге
сайлаулар уздырган көннәрдә авыл халкының һәм жзтгәкчеләрнен бу эшкә зур әһәмият бирүләрен күз алдыма китердем.
1937 елны СССР Верховный Советына депутатлар сайлау булган иде. Сайлау алды чорында депутатлар белән очрашуны бик тантаналы итеп үткәрделәр. 1938 елда РСФСР Верховный Советына да сайлаулар уздырылды. Бу елларны мин малай күзеннән карап кына фикерлим. Ә сугыштан сон, 1946 елны СССР Верховный Советына сайлаулар мин колхоз рәисе булып эшләгән чорда үткәрелде. Бу безнен Әтнә районында зур вакыйга булды. Сугыш вакытында мондый тантаналар бер дә булмаганлыктан, бу сайлауга әзерлекне һәм сайлауның үзен халык зур бәйрәм дип кабул итте. Әле дә хәтеремдә, депутатлыкка кандидатлар белән очрашуны безнен районда Күнгәр авылыннан башлау планлаштырылган иде. Шул көнне Күнгәр, Түбән Шашы, Югары Шашы авылы сайлаучылары Күнгәр авылы клубы янына җыйналып, Кызыл Юл районының Кышлау авылы ягыннан килергә тиеш булган депутатлыкка кандидатларны көтеп тордылар. Күнгәр авылының Кышлау урамы башында чаңгыда шуып йөрүче малайлар Кышлау ягыннан бик күп атлар килүен хәбәр итте. Клуб янына җыелып торучылар җанланып китте
файзи Галиен вдип Гариф Ахунов һим танкыйтьче Фзрваз Миңнуллин белан иген басуында
Без, җитәкчеләр, кешеләрне урам буена ике яклап тезеп, уртадан атлар белән узарлык юл калдырдык. Унлап кандидат, аларны озатучылар, каршы алучылар, гармунчылар, җырчылар без ясаган коридордан клуб янына шаулап килеп керделәр. Аларны каршы алырга баручылар—райком секретаре, КГБ начальнигының ярдәмчесе шулар белән бергә килде Депутатлыкка кандидатларның берсе Юдино тимер юлы депосының паровоз йөртүчесе Яковлев, икенчесе Кызыл Юл районы Тукай-Кырлай колхозының рәисе Сафина Фәсахәт иде Депутатлыкка кандидатның өченчесе килмәгән булып чыкты Кызыл Юл районы вәкилләре—озата килүчеләр—кайтып китте. Шуннан сон без, клубка кереп, тантаналы рәвештә очрашу үткәрдек Очрашуга килүче сайлаучылар күп иде. клубка сынмыйча, тышкы якта калып, җыелыш барышын тынлап тордылар Җыелыш беткәч, кунакларны чәй белән сыйладык. Аннан соң Күшәр авыл советына кергәч өч колхозның да рәисләре тәнкә-чуклы атлар, гармуннар белән кунакларны Әтнәгә кадәр озатып куйдык Озатучы яшьләрне кайтарып җибәргәч, без, колхоз рәисләре, райком бинасына кердек, депутатлыкка кандидатлар беренче секретарь булмәсеннән чыкканны көтеп утырдык Район җитәкчеләре белән депутатлыкка кандидатлар, алар белән
без дә Әтнә ашханәсенә кичке ашка төштек. Очрашу күңелле шартларда узды. Үзешчән артистлар чыгыш ясады. Караңгы төшкәч кенә таралдык. Миңа, бүген җигеп килгән атым белән иртәгә кандидатларны Бәрәскәгә альт бару өчен, сәгать 8 гә Әтнә райкомына килергә куштылар.
Яңадан шундый истәлекле вакыйгаларның берсе минем СССР Верховный Советына депутатлыкка сайлануым булды "Искра” колхозы колхозчылары 1979 елда мине СССР Верховный Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәттеләр. Мона кадәр мин берничә мәртәбә партия өлкә комитеты әгъзасы булып сайланган идем. Күп кенә очрашуларда да катнашырга туры килде. Республика күләмендәге җитәкчеләрне күрү, алар белән аралашу, сөйләшү насыйп булды. Инде кайберләренен гамәлләренә, үз-үзләрен тотышына, эшлеклелек сыйфатларына үземчә бәя бирергә дә мөмкинлек туды. Ә СССР Верховный Советына сайланып, анда йөри башлагач, дөньядагы хәлләр белән дә тирәнтен танышу мөмкинлеге ачылды. Шушы хәлләрдән сон, үткәннәргә кире кайтып, сайлаучыларның әйткән сүзләренә, үтенечләренә ныграк колак сала башладым, аларнын көнкүрешләренә карата югары урында утыручы җитәкчеләрнең карашларын белеп, үземчә нәтиҗә чыгардым.
Депутат булганга кадәр кандидатның программасын сайлаучылар алдында игълан итү мәсьәләсе куела. Депутат булганнан сон сайлаучылар тарафыннан әйтелгән фикерләр наказлар итеп теркәлә. Ә менә шул депутатның сайлаучыларга вәгъдә иткән программасын үтәү шактый ук катлаулы, үтәп чыгуы авыр булган бер эшкә әйләнә. Нинди дә булса бер әйберне хәл итү өчен, депутатка күп кенә бусагаларны таптарга туры килә. Мина үзебезнең колхоз сайлаучылары тарафыннан бирелгән наказ—авылларны газлаштыру булды. Подрядчик эзләү һәм торба табу өчен көне-төне чаптым. Республика оешмаларында йөреп арыганнан сон, үзебездә хәл итә алмагач, Мәскәүтә, Госплан председателе Байбаковка барырга туры килде. Ул, хәл итәрбез, дип, минем хатымны альт калды. “Ул эшне хәл итү өчен РСФСР госпланына җибәрдек",—дип хат килде. Алар үз чиратында: “Фонд билгеләнде, Татарстан Госпланы аркылы авыл хуҗалыгы министрлыгы аша хәл ителергә тиеш”,—дип хат җибәрделәр. Татарстанга җибәрелгән торба фондында безгә кирәкле юанлыктагы торба республика авыл хуҗалыгы министрлыгына нибары 30 километрга бирелгән булып чыкты Ә безнен колхоз өчен Тукай-Кырлайдан Күнгәргә кадәр 22 километр озынлыктагы торба кирәк. Шулай итеп, авыл хуҗалыгы министрлыгында утыручы Прохоров. “Сезгә бу торбаларны бирсәк, республикада башка хуҗалыкларга берни дә калмый. Ә андый торба кирәк хуҗалыклар 100 дән артык. Бу— тормышка аша торган эш түгел”,—дип йомгак ясап куйды. Ә подрядчик табу буенча безнен хатны Татарстан АССР коммуналь хуҗалык министрлыгының төзү оешмасына җибәрделәр. Аларнын еллык планы бу эш мәйданыннан аз гына артык булып чыкты. Кычкырып бер көлделәр дә, бу эш булырлык түгел, диделәр. Аннан соң Урта Идел газ төзү оешмасы җитәкчесе Газизовка мөрәҗәгать иттем. Ул да бу эшнең күләмен күргәч, мона җитәрлек әйберебез юк, дип баш тартты. Шуннан соң " Та тнефге провод” трестына барырга туры килде. Анын җитәкчесе Дубле Иван Григорьевич "менә эшлибез, менә эшлибез”, дип йөртте дә, бу эш сузыла башлагач, мина өлкә комитетыннан ярдәм сорарга туры килде. Шунда төзелеш турында сөйләшеп утырганда, " Востокстройтрансгаз” тресты җитәкчесе Шиһабиев Тәлгать Нигьмәтҗанович белән очраштым. Ул карап-карап торды да: "Сезнен ул төзелешегез бик зур инде үзе, шулай да, әйдә, сезнен белән икәү эшләп карыйк әле”, — диде. Ниһаять, эш башладык. Ул тумышы белән Арча районыннан икән, шуннан чыгып та ярдәм итәргә уйлагандыр инде. Анын белән килешеп эшләп җиде авылны да газлаштыруга ирештек.
Югарыда саналган бу хәлләрне ваклап аңлатып китүнең сәбәбе шул— еллар үткән саен берүк эшне бер-берсенә кушып, кәгазь боткасы ясау турыдан-туры эш белән шөгыльләнүчеләргә тискәре йогынты ясый. Хуҗалык эшләрен хәл иткәндә, урындагы җитәкчеләр төрле оешмаларга йөреп арып бетәләр иде.
Чын житәкче
з эшен белеп, иҗади эшләүчеләрнен берсе—“Северный” совхозы директоры Сафин Нәкыйп булды. Мина анын белән бер районда эшләргә туры килде Ул кешеләрне андый. аларны үзе уйлаган эшләрне башкаруга юнәлтә белә иде Сугыштан Днепр суын кичкәндә күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исемен алып кайтты. Ана Кенәр районының (Кызыл Юл) ин артта бара торган колхозларыннан совхоз тезү бурычы йөкләтслде. Бу совхоз 17 авылны берләштерде Әлеге авыллар. Сафин кебек житәкче кулына эләккәч, республика күләмендә алдынгылар рәтенә чыкты "Северный” ике ел эчендә рентабельле һәм зур табышлы совхозга әйләнде. Сафиннын үзенә таләпчәнлеге һәм шуны үзенен буйсынуында булган урта буын җитәкчеләргә күчерә белүе мактауга лаек иде Төзелеш эшләренә хирыслыгы көчле иде Һәммә жирдә агач кулланганда, ул совхозный үзәге булган Шушмабаш авылында кирпечтән биналар төзетә башлады. Районыбызда берснчеләрдән булып кирпечтән мәдәният йорты һәм хуҗалык биналары салдырды. Азгын җитәкчелек итү ысулында эшне тапшырганнан соң, үтәлешен тикшерү тәртибе булды. Алар ай саен җыелышлар, эшләрнен үтәлешен тикшереп, киләсе ай өчен план коралар иде Ул җыйналуны авыллардан килүче җитәкчеләр “почемуга барабыз" дип йөртәләр иде Сафин җыелышта, теге яки бу эш үтәлмәсә, “почему?"—дип сорау бирә торган булган .
“Северный” үзәгендә авыллардан килә торган җитәкчеләрнең атларын бәйләп кую өчен махсус мәйданчыклары бар иде Ат ашату тагараклары калай белән тышланган. Атларны шунда тезеп бәйләп кую үзе бер тәртиплслскнс күрсәтеп тора! Район үзәкләрендә дә мондый тәртип булмады Әтнәдә дә атларны төрле җирләргә бәйләп куялар, райбашкарма бинасы алды төрле чүп-чар белән тула торган иде Әтнәгә җыелышка Кенәр яклары Күшәр авылы аркылы килә Сафин Нәкыйп атларының яхшылыгы, дирбияларынып матурлыгы белән, кошовка чаналарынын нәфислеге белән аерылып тора, гел атбашчы (күчер) белән йөри торган иде Бик яхшы ике рысагы бар. Бер килгәндә берсен, икенче килгәндә икенчесен жигә Төлке толыпка төренеп утырган хәлдә, безнен Күшәр авылы яныннан бик зур тизлек белән үтеп китүләре гел күз алдымда Әтнәгә барып җиткәч тә атына махсус япма ябыл куя, атын атбашчы саклап тора Боларны бөртекләп язуымнын сәбәбе шул. бу кеше нинди генә эш башкармасын, анын зәвыклылыгын .әйтеп тора иде Аерым шәхесләргә бәя бирү бездә бер вакытта да җитенкерәмәде “Партиянең акыллы җитәкчелегендә коллектив уңышларга иреште”—дип әйтеп, шул җөмлә астында аерым шәхесләрнең хезмәте күмелеп, югалып барды Еллар үтү белән, безнен район Арча белән берләшкәч, озак тормышы, Сафин Нәкыйп Зеленодол районынын "Юдино” совхозына директор итеп күчерелде. Ул эшләгән вакытта Северный совхозының баш белгечләре районның ин яхшы кадрлары булып исәпләнделәр Төрле дәрәҗәдәге җыелышларның президиумнарында гел алар була иде Сафин киткәч, совхозный директорлары булып шул данлыклы белгечләр эшли башлады Белгечләр үз урыннарында калды, ләкин ике елдан совхоз үзенен ирешкәннәрен юг.еггып бетерде, рентаблълелек төште Район җитәкчеләре анын бу хәлгә төшүен совхозны бүлеп туктатып 6'лыр дип уйладылар. Кенәр авылын Яңа Ашыт авылы белән бер совхоз п аерыл чыгардылар Бер ел яшәп карадылар, совхоз һаман ирешелгәннс ю.алта барды Шул арны исәпкә алып Апаз авылын үзәк итеп "Ватан" совхозы ясадылар Болай да бармый дип дүртенче итеп Акчишмәнс аерып чыг.рдылар. Яна . i Ватан совхозыннан яңа—Сафин исемендәге совхоз төзелде Бу сог.хозга Сафиннын туган авылы керде Алтынчы совхоз итеп Носы совхозын ясадылар. Хәзерге көндә бер Сафин җитәкләгән совхозны алты совхоз ясап, аларда алты директор эшли. Белгечләре дә шул күләмдә арлы Ниһаять, хәзер берникадәр тәртипкә төштеләр кебек. Эшләп Topr.ui вакытта мондый шәхесләргә югары оешмалар тарафыннан игътибар җитмәде Мин үзем, зурмы, кечкенәме, нинди эш булуга карамастан, заводмы, колхозмы, совхозмы, анын уңышлары җитәкчесенең булдыклылыгына бәйле дип саныйм Яхшы гына эшләп килгән хуҗалыкның җитәкчесе китүгә, ике-
Ү
өч ел эчендә ирешелгәннәре юкка чыга, мин мона шаһит. Район җитәкчеләре шундый шәхесләрне эзлиләр, ләкин алар бик аз туа шул. Мин белгән чорда эшләгән колхоз рәисләренең 80 проценты ун елга кадәр дә эшли алмадылар. Колхоз рәислегенә яшьләр сайланганнан сон аларны эшкә өйрәтүче юк. Кайберләре сайлану белән үзләренчә өйрәтә башлый, бар кешедән дә өстен булмакчы булалар. Колхоз рәисләренең җитәкчелек итү тәртибен мин ике төргә бүләр идем: беренчесе—ярдәмчеләренә ышанып, аларны үз тармакларының чын хуҗасы итеп тәрбияләү, аңлашып эшләү, кычкырмыйча, тавыш күтәрмичә, сүгенмичә, башкарыла торган эшнең әһәмиятен төшендерү. Аның ае, көне, сәгатенең әһәмиятен анлату. Монысы—Сафин шикелле шәхеснең эш ысулы. Икенче юлы—якындагы ярдәмчеләренә ышанмыйча, бөтен байлыкны үз кулында тотып, үзен генә зур житәкче булып, үз фәрманын белән генә эшләтү. Бу ысул үзенә буйсынган тармак җитәкчеләренең иҗади эшләүләренә комачаулый. Алар йомыш үтәүче кешеләргә генә әйләнәләр. Бу төр җитәкчеләр районнан әйтелгән күрсәтмәләргә таянып, эштәге ялгышлыкларын акларга тырышалар Колхоз җитәкчеләренең еш алмашынып торучылары да шушы төр кешеләргә туры килә. Ә менә Сафин кебекләр үзләренең хаклыгына ышанып яшәделәр. Сафин “Северный"дан китеп, "Юдино” совхозына күчкәч, бурычка батып беткән совхозны ике елдан рентабельлегә әйләндерде. Бервакыт республика җыелышында: Ничек болай югары күтәрелә алдын?" -дип сорагач, “Булды инде шунда, төрле юллар кулланырга туры килде,—дип көлә-көлә сөякләп китте — Ин элек урлашу белән көрәшергә туры килде. Башта тавык фермасын койма белән әйләндереп алдык. Капкага көчле каравыл куйдык. Шулай да, азлап булса да тавыкларны урлау дәвам итте. Койма буеннан карап торырга каравылчылар куйдык. Ниһаять, урлау юлы ачылды. Койманың тышкы ягыннан кармакка борчак киертеп эчкә ыргыталар, тавык балык кебек шуңа капкач, теге яктан тартып алалар икән. Бу юлны да япкач, тавыклар кимеми башлады”
Акча табунын икенче бер көлкеле юлын да сөйләде “Бер вакыт гәзитләрдә, радиода, бытбылдык асрау бик файдалы дип сөйли башладылар. Аның итеп ашасаң, яшәрәсең, имеш. Ярый, хуш, аны үрчетә башладык. Гәзитләрдән укыган кешеләр—сатып алучылар күбәйде. Ә кичләрен, Казаннан жинел машиналарда төрле-төрле түрәләр җыела. Күбесенең яшәрәсе, көчле ир кеше буласы килә. Шулай итеп, акча табунын табигый булмаган юлларын да файдаландык... Соңыннан газитләрдә галимнәр бу эш дөрес түгел, ул ит андый гадәттән тыш көчкә ия түгел, дип язып чыккач, кызыксыну бетте, бытбылдык фермасын бетерергә туры килде”.
Сафин кебек сәләтле шәхесләр кайда эшләсәләр дә, нинди шартларга туры килсәләр дә, каушап калмыйлар иде шул...
Сафин Нәкыйп эшләгән вакыттагы авыл малайлары, соңыннан югары уку йортларын тәмамлап, авыл хуҗалыгында зур җитәкчеләр булып үстеләр. Соңгы елларда авыл хуҗалыгы Министры булып эшләгән Сибагатуллин Фатыйх, Балтач районының хәкимият башлыгы Әхмәтов Марат, Арча районы хакимият башлыгы Минһаҗев Вәгыйзләр—сугыштан соң үскән җитәкчеләр. Әгәр колхоз җитәкчеләрен санап карасаң. Арча районында күп кенә алдынгы колхозларның җитәкчеләре—Сафин эшләгән совхоз егетләре Мин белгәннәре генә—“Носы”, "Сафин исемендәге", "Ватан”, "Северный”, Акчишм?", "Кенәр”, “Власть Советов” совхозларының директорлары, "Авангард", “Заря” колхозларының рәисләре булып эшлиләр. Әле мин белмәгән башка җирләрдә дә бу совхоздан чыккан белгечләрне очратырга була. Республикабыздагы бер совхоздан шулкадәр күп авыл хуҗалыгы белгече чыкканын әле минем ишеткәнем юк. Сафин мәктәбенең шифалы җилләре бу кадрларның үсүенә һичшиксез йогынты ясагандыр.
Мина тагын "Игенче" колхозында рәис булып эшләгән Сәмигуллин Әдһәмнен эш ысулы ошый иде. Ул гел үз көченә ышанды. Яңалыкларга омтылучан, терлек үстерү, аларнын нәселен яхшырту буенча күп эшләде, җир агротехникасының үз җирләренә яраклы системасын булдырды. Төзелеш буенча зәвыгы бик югары иде Анын колхозындагы төзелешләр пөхтәлекләре белән аерылып тордылар. Шундый ук дәрәҗәле рәисләрнең берсе — Сабиров Наил. Ул “Чулпан” колхозында озак еллар рәис булып эшләде. Аңа кадәр бу колхозда рәисләр гел алмашып тордылар. Ә Сабиров Наил озак эшләде.
Анын зур хәзинәсе—ул кешеләр белән ышандырырлык, матур итеп, дәлилләп сөйләшә белә торган иде. Бу—колхоз рәисенә ин кирәкле сыйфат Төзелеш эшләрен дә бик яратыл башкарды. Соңгы елларда яшьләрдән колхоз рәисе булып 'Шахтер колхозында Хәкимов Габделәхәт эшли башлады. Бу колхоз районда ин авыр бара торган колхозларнын берсе иде Хәкимов Шахтер" колхозын кыска гына вакытта алдынгылар рәтенә чыгарды Ул эшли башлауда ук игенчелек эшен тәртипкә салуны максат итеп куйды, һәм югары уңыш алуга иреште. Дәүләткә елдан-ел азлап кына икмәк тапшырып килгән колхоз бер елга 4 мең центнер икмәк тапшырып, җитәкчеләрне хәйран калдырды. Аның яшьлеген, тазалыгын, тырышлыгын исәпкә алып, Әтнә совхоз техникумына директор итеп күчерделәр. Авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү буенча совхоз югары нәтиҗәләргә ирешә башлады. Үзе эшләгән вакытта Хәкимов техникумда яна белгечлек—бухгалтерлар хәзерләү бүлеге ачуга иреште
Район Һәм республика мөнәсәбәтләре
ин рәис булып эшли башлаганнан бирле безнен район, республикабыз белән бербөтсн булып, ныклы элемтәдә яшәде Республикабыз җитәкчеләре дә район җитәкчеләре белән яхшы мөгамәләдә булдылар.
Соңгы вакытларга кадәр районнар белән республика оешмаларының җитәкчелек итүе өлкә комитетының конференцияләре, пленумнары, бюролары карарын үтәүгә нигезләнгән иде Ул карарлар "яшерен" дигән тамга белән райкомга килә. Райкомнарда әһәмиятлелегснә карап район партия конференцияләренә, пленумнарга, райком бюроларына куеп тикшерелә. Аннары алар башлангыч парт оешмаларга җибәрелә һәм гәзитләрдә игълан ителә, колхозлар теге яки бу эшне кайсы айда, кайсы көндә үтәргә тиешлеге билгеләнә Ә колхозларнын ул эшләрне башкару мөмкинлекләре бармы- юкмы — анысы исәпкә алынмый иде Өлкә комитеты һәм райкомнар халык тарафыннан сайланып куелган совет оешмаларына да шундый ук күрсәтмәләр биреп килделәр.
Соңгы вакытта өлкә комитеты бюросы Министрлар Советы белән бергә утырышлар үткәреп, бердәм каралар кабул итүне гадәткә керзтс Районнарда да райком бюросының район Советы башкарма комитеты утырышлары катнаш итеп үткәрелде. Шушындый юллар белән кабул ителгән карарларны урыннарда тормышка ашыру өчен районнарга республикадан, ә колхозларга районнардан вәкилләр җибәрелде Бу вәкилләр язга хәзерлек, язгы чәчүне уздыру, урып-җыюга хәзерлек, тораклар төзү, ремонтлау кебек эшләрне тикшереп тордылар Урыннардагы колхоз җитәкчеләренең ин тсңкәсснә тигән нәрсә—дәүләткә икмәк тапшыруны оештыру булгандыр. Бу чорда вәкилләр берсе артыннан икенчесе килеп, колхозлардан икмәк тапшырту белән генә шөгыльләнделәр. Урылган басуларны махсус ясалган бер квадрат метрлы таяклар белән тикшереп йөрделәр Район вәкиле балчык кисәген еракка ыргытып җибәрә дә, шул урынга квадратлы таякны салып, квадрат эчендә ничә башак калганын саный Шул бөртекләрнең, авыл кибе генә кереп, ничә грамм булуын үлчәп чыга. Шунын белән бер гектарда күпме югалту булуын исәпләп <n>trapa. Алар бу эшне тантаналы рәвештә, кош тоткан кебек башкаралар нде һәм шулай итеп башак жыярга кушалар, эшнен үтәлешен тагын килеп тикшерәләр Бу эшләр үтәлеп җитмәгәндә, колхоз җитәкчеләрен җавапка тарталар Безнең районда гына да кайбер елларны унар рәиснең төрмәгә ябылу очраклары булды Аннан колхоз рәисләренең эшлеклелеген сыерлардан савылган сөт белән бәһаләү модага керде Күп кенә рәисләр сөт җитештерүне киметкән өчен эшләреннән бушатылды. Бу хәл соңгы елларга кадәр дәвам итте
Кыскасы, югары оешмаларның карарларын үтәү түбәнге оешмаларга мәҗбүри итеп куелды Ә ул карарларның мәгънәсе ягъни мәгъиәсезлсге хакында үз фикереңне әйтергә бик сирәк очракта гына рөхсәт ителә иде Мин—шундый башбаштаклык аркасында кайбер райком секрегаръларынын җитмешәр рәисне алмаштыруларына шаһит булган кеше
М
Кайбер очракта республика оешмаларына да югарыдан үти алмаслык бурычлар куела иде. Мин Үзәк комитеттан һәм СССР Министрлар Советыннан килгән шундый карарлар белән очраштым. Мәсәлән, безгә күпьеллык үләннәр чәчү юлы белән күп басулы әйләнешне бетереп, “пропашная система” дигәнгә күчәргә тәкъдим иттеләр. “Пропашная система” галим Пряпашников тәкъдименә нигезләнеп эш ителде. Шуннан соң Лысенко дигән “галимнең” нәселдәшлек гыйльме белән баш әйләндердек. Институтларда йөзәр ел нигезле өйрәнелгән нәселдәшлек теориясен юкка чыгарып, беркем тарафыннан кабул ителмәгән “фәнне” галимнәр безгә көчләп такты. Бераздан, алдан әзерлексез рәвештә СССРнын барлык зоналарында яшел азык өчен кукуруз чәчүне тәкъдим иттеләр. Җитәкче кадрлар кукуруз игүнең үзенчәлекләрен белмичә тотынулары аркасында, зур гына мәйданнарда уңышсызлыкка очрадылар. Фәкать соңгы елларда гына эш бераз көйләнде. Шулай ук ил белән идарә итүче министрлыкларны бетереп, совнархозлар белән идарә итүгә күчү дә үзен акламады. Бу система озакка бара алмады, ил тагын министрлыклар белән идарә итүгә күчте.
1980 елда без коммунизмда яшәргә тиеш идек. Никита Сергеевич Хрущев шулай диде. Шуна бәйләп матур итеп сөйләүләр күп булды. Шулай ук социализмның уңышлары һәм кимчелекләре хакындагы бәхәсләр дә куерды. Мин ул хәлләргә бәя бирергә җыенмыйм, әмма шуны гына әйтәм: коммунизм дигән нәрсә безнен өчен язуда гына калды, без ирешә алырлык булып чыкмады. Социализм дигән төшенчәнең исә бер ягын Ватан сугышы чорында белдем. Барлык байлык, аерата промышленность дәүләт кулында булып, ул гел сугыш кирәк-яракларын, коралларны әзерләп торды. Димәк, корал җитештерү үзәкләшкән булуы белән уңай иде. Ә җитештерелгән байлыкка хуҗа булмау әрәм-шәрәм итүгә, урлау-талауга китерде. Капитализм тәртибе керсә, бөтен милек хуҗалы булыр, әрәм- шәрәмгә юл куелмас иде, дип ицәплим. Социализм чорында хастаханәләрдә, ял йортларында дәвалану, балаларны мәктәптә, югары уку йортларында укыту, җәйге лагерьларда ял иттерү, картлыкта пенсияләр белән тәэмин итү, хөкемәт төзегән фатирларда яшәү, хезмәт белән тәэмин ителү халык өчен зур уңайлык булып саналды.
Капитализм дип аталган система социализммын халык өчен тудырылган уцайлыклары белән баетылган очракта гына яхшы булырга мөмкин.
Халыкка яшәү өчен унайлыклар тудырылса, хезмәте өчен үз вакытында түләнсә, дәүләт системасы нинди исемдә булса да ярый дип исәплим.
Хәзерге шартларда, СССР дип аталган ил таркалганнан сон. Россиядә халыклар ике төркемгә бүленде. Берәүләре социализмда яшәүне, икенчеләре капитализмга күчүне яхшырак күрә. Колхозлар төзелгәнче аерым хуҗалык булып яшәгән чор кешеләре беткәнлектән, колхоз чорында үскәннәр күмәкләшеп яшәүне кулай күрәләр Безнең районыбыз авылларында яшәүчеләр дә колхозларны таратмауны яклый Аерым хуҗалык булып яшәү өчен шартлар булмаганны алар яхшы аңлый. Югарыдагы оешмалар колхозларны таратып, жирне аерым кешеләргә бүлеп бирүне хуп күрә. Димәк, дәүләт авыл хуҗалыгы мәшәкатьләреннән котылырга уйлый. Бу юлны сайламаслар иде, әгәр җир астыннан чыгарыла торган күмер, нефть, руда, алмаз, алтын ише байлыклар, үзе үсеп утырган урман булмаса! Дәүләт шул байлыкларны сатып, икмәкне, жиләк-жимешне, яшелчәне чит илләрдән алмакчы була. Ләкин байлык бетмәс була алмый бит! Мәсәлән, белгечләр бездә нефть запасы 30-40 елдан бетәргә мөмкин, диләр. Нишләрбез аннан? Киләчәк буын ул вакытта безгә нәгъләт укыр бит! Җирдә иген үстерү, хәйван асрау белән шөгыльләнүчеләр, шартлар булмау сәбәпле, таралышып бетәрләр, аларны кабат иген эшенә җәлеп итеп тә булмас...
Болай да авыл хуҗалыгы ил, республика, район буенча төрле үзгәрешләр кичерде. Авыл хуҗалыгына көчләп үзгәрешләр кертү җир кешесенең гайрәтен чигерде, читкә китәргә мәҗбүр итте.
Колхозларга мөстәкыйльлек бирелерме?
30 елларда аерым хуҗалык булып яшәүне бетереп, колхозлашуга күчүне авыл халкы бик авыр кичерде. Уйлап карасан, йөзләгән ел буена ияләнгән мөстәкыйль тормыштан аерылуны алар күз алдына да китерә алмады, аптырашта калдылар. Колхозный ничек булачагын дөрес итеп аңлатучы да булмады. Аннары, чәчүлек орлыкны, иген коралларын җыйдылар. Кешеләрнең амбарларын сүтеп альт, колхоз өчен берләштерелгән амбарлар төзеделәр. Жирләрне дә берләштереп куйдылар Авыл халкынын югарыдан бирелгән күрсәтмәне үтәми хәле юк. Ә күрсәтмәләр килеп кенә торды. Мин колхоз җитәкчесе булып эшләгәндә, бер елга 700 дән артык кәгазь язылып, аңа райком секретаре, райбашкарма рәисе кул куйган була иде Боларнын барысында да: таләп итәм, кушам, бер нәрсә белән дә исәпләшмичә үтәргә, үтәлмәсә, колхоз рәисләре эшләреннән алынып, җавапка тартылачак, чара күреләчәк, дип кисәтслгән була иде. Югарыдагылар безне һәрвакыт шулай куркытып тордылар. Элек аерым хуҗалыкта мөстәкыйль яшәргә өйрәнгән авыл халкы шушы юл белән эшли һәм яши башлады. Хәзер авыл халкы үз юлын үзе сайлап, мөстәкыйль яшәсен, диләр. Бу сүзләр—буш вәгъдәләр, буш сөйләшүләр Мин авыл халкынын бергәләп яшәү рәвешен 1930 еллардан бирле беләм Шул вакыттан бирле колхоъзарга мөстәкыйльлек бирелмәде Колхоз белән идарә итүдә бүгенгә кадәр үзгәреш юк. Элек тә һәм хәзер дә югарыдан чәчә башларга, сөрә башларга, печән чабарга, силос, сенаж сала башларга, уракка төшәргә, яңгыр явып торса да ашлык егарга, борчакны чабарга, сыерларны жәйгс лагерьга күчерергә, каплата башларга, башларга Шулай итеп, авыл халкы һәм анын җитәкчеләре төрле күрсәтмәләр, җыелышлар белән буталып, хөкүмәтнен яхшырак карарлары булмасмы дигән өмет белән ирексез яши. Колхозчылар җитештергән продукциягә дә бәһа югарыдан куела. Сугыш вакытында авыл халкын эшләтү өчен сугыш чоры законнарын чыгардылар, хезмәткә түләнмәде диярлек Сугыштан соңгы еллардагы хәлләр дә колхозларның үсешенә тоткарлык ясады. Сугыш чорында кая күпме кеше, корал, икмәк, ат һәм башкалар кирәк, шул законнарга таянып эш иттеләр.
Игенчеләрнең фикерләрен белмичә, сорамыйча, жирләрне эшкәртү буенча Үзәк комитет карары чыкты Шул карар нигезендә, сөрү катлавы 15 сантиметр гына булган жирләрне дә тирән итеп сөрү аркасында басулар өстснә кызыл балчык чыкты, уңдырышлы катлау начарланды Б\ эшне районнардан килгән вәкилләр тикшерде, сукаланган жирләрнен тирәнлеген үлчәп, тикшереп, тирән сукаларга мәҗбүр иттеләр. Бер вакыт өлкәдән килгән вәкил, җир сөрүче тракторчы янына килеп, сукаланган жирнсн 15 сантиметр гына булуын үлчәп белгән. Шуны ул райком секретарена җиткергән Мине райком бюросына чакырдылар “Ул тракторчыга мин үзем шулай сөрергә куштым, ул жирнс шуннан да тирәнрәк сөреп булмый, кызыл балчык чыга",— дип аңлаттым. Алар МТС җитәкчеләрен дә. MI»IC дә гаепләп. Үзәк Комитет карарын бозучылар, дип, бик зәһәр, гарьләндергеч сүзләр әйттеләр "Сина Үзәк Комитет карары берни тормый, коммунист башын белән шул карарны үтәмәгән өчен син партиядән чыгарылырга тиеш. Син үз сүзле, колхозчылар алдында ялган дәрәжә яуларга тырышасын. Барып чыкмас, без сина чара күрербез,—диделәр.—Белмәгән башың белән Үзәк Комитет карарына ревизия ясарга сиңа кем кушты?”—дип тә өстәделәр. Мин. хаклыгымны әйтеп: "Үзәк Комитетта безнен Кышлау авылы янындагы жирнсн структурасын, сөрү тирәнлеген белсәләр, андагы акыллы кешеләр сөрү катлавын без сөргәнчә сөрергә кушарлар иде",—дип тә ычкындырдым. Бюродан чыккач МТС директоры Ишниязов Ибраһим абый: “Ну, энем, чын кеше икәнсең, МТС тракторы эшләгән эш булгач, мина берәр хәл булыр инде дип. бик куркып торган идем,—дип аркамнан какты.— Синен сүзен хак, үз фикереңне яклый беләсең, үзең белән эшләүчеләрне дә яклый, саклый беләсең",—диде
Ул вакытта күп кенә ялгыш эшләрне колхоз рәисләренә. МТС директорларына сылтау гадәте бар иде Икс елдан сон. инде сөрү җирләрен бозып бетергәч, Татарстанның төньяк. Кама алды районнарына тирән сөрүне тукталырга, диделәр Шул яллашны төзәтү, ягъни бер сантиметр калынлыкта
гумус булдыру өчен ун еллык эш кирәклеге хакында зур-зур мәкаләләр язылды. Безнең колхозлар да сөрү катлавын дүрт-биш сантиметрга тирәнәйткән иде Тирәнәйтүне, тирес кертмичә, ашламасыз зур мәйданнарда башкару кыйммәткә төште
Бервакыт илдә төрле-төрле машиналар күбәю сәбәпле көпчәкләр җитми башлады. Шул кыенлыктан чыгу өчен колхозларга күк-сагыз чәчү планнары җиткерелде. Анын җирен тигезләү өчен капка зурлыгында рамнар ясау кирәк иде. Ул да зур мәшәкать тудырды. Күп кенә техниканы үзгәртергә туры килде.
Бер, Мәҗитов дигән галим кантар ваттыру җайланмасы тәкъдим итте. Республикада аңа зур бәһа биреп, заводлардан шуны күпләп ясаттылар, тагын бер-ике елдан ул яраксыз коралга әйләнде.
Ә бер елны Комбайн агрегатларына төрле чүпрәкләр астылар да, герметизация дигән исем куштылар. Алардан коелган орлыкны алып бушаткан комбайнчыны гына мин күрә алмадым. Уракка чыкканчы комбайнны яхшылап ремонтлап, орлык ага торган тишекләрен бетерсәң, комбайнга бер төрле чүпрәкләр дә, алъяпкычлар да кирәк түгел. Комиссия килә дә, чүпрәкләрне саный Әгәр алар 32 гә җитмәсә, нык кына тәнкыйтькә эләгәсең. Юкса, республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы аша ул кимчелекне заводка язып та бетертергә булыр иде.
Бервакыт, колхозларның финанс хәлен яхшыртабыз дип җитен игүне тәкъдим иттеләр. Җитен орлыгы кайтардылар, чәчтек, үстердек. Ә җитеннән орлыкны ничек алырга—аптырадык! Шуннан, хатын-кызларны җыйнап, житенне тактага салып, тәпәчләр белән кыйнап-сугып алдык. Ул эш бик үрчемсез булды.
Аннан, мин эшләү дәверендә өч мәртәбә көнбагыш чәчү планы җиткерелде. Чәчтек, уңышка ирешә алмадык. Чөнки аның орлыгы бездә өлгереп җитә алмый. Бездә өлгерү вакыты кыска. Көнбагыш бездә силоска салу өчен яшел масса хәлендә генә файдаланыла ала. Аннан тары, турнепс, фасоль, кабак кебек культуралар да тәкъдим итеп карадылар. Алар да безнен шартларда яхшы уныш бирә алмады.
Терлекчелектә исә мин эшләгән чордагы яңалыкларны, үзгәрешләрне санап бетерерлек түгел Алар арасында файдасыз, югарыдан көчләп тагылганнары да күп булды. Колхозлашудан сон, хуҗалыклардан җыеп берләштерелгән бозау, тана, сыерлар холмогор нәселле үгезләр ярдәмендә шул нәселгә әйләндерелде. Шулай итеп районыбыз колхозларында да холмогор токымлы сыерлар асрауга күчтеләр. Кайбер районнарда швед һәм бистуж токымнары белән токым яхшыртылды. Шул тәртиптә яшәп ятканда, югарыдан кара-чуар урыс токымына күчәргә куштылар. Аннан голштино-фриз токыхгына, аннан чит илләрдән алтынга алмашкан тагын ниндидер токымнарга күчү башланды. Хәзер сыер терлекчелегендә бер төрле дә чиста токым юк дияргә була. Чит илләрдән таналар, үгезләр кайтарту буенча колхозларга план төшерү, сыерларны ясалма орлыкландыру башланды. Шуна ышанып, яхшы гына үтезләрне иткә тапшыртып бетерделәр Ясалма орлыкландыручыларнын белемнәре, тәҗрибәләре җитмәү аркасында, орлыклана алмыйча кысыр калган сыерлар да күп булды. Нәсел эшен бутап бетердек. Сыерлар орлыклана алмагач, кысыр калмасын өчен, нәселе билгеле булмаган яшь буын үгезләр белән каплатылды.
Сарыклар, дуңгызлар белән дә шундый ук хәл булды. Омсктан каитартылган тәкәләр тояк авырулы булып, бу авыру бөтен районга таралды. Сарык мескеннәр, аяклары авыртудан мүкәләп йөрделәр Колхозларга кыйммәт бәягә авыру тәкәләр саткан өчен нәсел оешмаларына бу эшләре өчен бер төрле дә чара күрелмәде Колхозларнын сарык үрчетүе, игътибарсызлык аркасында, файдасыз тармак булып калды. Сарыкларны симерткәндә алар, авыру сәбәпле, ашый-симерә алмадылар, колхозга зур зарар китерделәр, ит йөкләмәсен үтәүгә комачаулык иттеләр.
Югарыдан кушу аркасында татар-мөселман халкын дуңгыз асрарга мәҗбүр иттеләр. Безнең колхозга да Казаннан бер ата, икс ана дунгыз кайтты. Аларны карарга-тәрбияләргә кешеләр таба алмый җәфаландык, кешеләр дуңгызны урамда йөртмәде, көтүгә дә җибәрмәделәр. Алар хәзер татар авылларында бетә бара.
Бер заман мәжбүри рәвештә каз, үрдәк, тавык асрау планы җиткерелеп, аларны ла колхозларга өләшеп йөрделәр. Җылы торак һәм башка унайлы шартлар булмау сәбәпле, болар да үлеп бетте Үрдәкләр өчен махсус сулыклар кирәк, алар бездәге салкын сулыкларда яши алмый. Хәзер Венгриядәгечә казлар асрый башлаган фермалар бар. ул кахтарнын мамыгы бик йомшак һәм күп була икән. Менә алар үзләрен аклый алырмы9
Заман узу белән, куян бик файдалы дип. колхозларда куян фермалары оештырдылар, куян үстерү планнары җиткерелде Куян асрау мәктәп балаларына мәжбүри куелды Аны үрчетүнен файдасы турында республикада зур җыелыш үткәрелде. Казанда өлкә комитетының беренче секретаре Семен Игьнатьсв куяннын хуҗалыкка файдалы булуы турында махсус сөйләде күп балалый, ите диетик, аз ашый, калдык-постыклар белән дә туенып тора ала Аннан, Арча районы “Северный” совхозынын куян фермасында семинар үткәрелеп, анда бәрәнгс боламыгы өстснә куян ите салып ашаттылар Семинар эчтәлекле булды. Нәкыйп Сафин аны яхшы оештырган иде Берничә ел үтү белән бу җәфалы эштән—балалар да, колхозчылар ла котылды. Ул куяннарны асрау өчен күпме такта, тимер челтәр, савыт-саба, ризык, ветеринар, зоотехник, төзелеш остасы да кирәк бит'
Мин рәис булып эшләгән чорда сыерларны бәйдә тотып асрарга куштылар. Ул вакытта терлек аз, тораклар да юк иде. Сугыштан сон. фермалар үсә төшкәч, хайваннар иркен яшәргә тиешләр, дип. сыерларны бәйләми асрарга боердылар. Зур-зур торакларда шул ысул белән асрый башладык Ризык житмәү аркасында бу ысул үзен акламады Сыерларнын усалраклары күп ашый, юашраклар ач кала булып чыкты Торакларны янә дә бәйләп асрауга яраклаштырдык. Шулай итеп, мин эшләгән илле елга якын вакыт эчендә ике мәртәбә бәйсез, өч мәртәбә бәйле ысулга күчеп, һәммәсендә дә торакларны яраклаштырып, үзгәртеп жафаландык
Колхоз җитәкчеләренең эш ысулына гомер буе яналык кертәбез шш сөйләделәр Фактта, колхозлар төзелгән чорда кертелгән тәртиптән ерак китеп булмады. Фермерлар булдыру, бригадаларны комплекслау. бригадалар арасындагы икътисадны чеклар белән ныгыту, подряд тәртипләре кертү һәм башкалар һәм башкалар Боларны берсе дә авыл хуҗалыгын үстерүгә үзгәреш кертә алмады.
Районның янадан төзелү тарихы
тнә совхоз-техникумы директоры булып эшләп, Хәкимов Габделәхәт совхозда авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү буенча күзгә күренерлек, телгә .шып сөйләрлек үсешкә иреште, совхоз эшчеләренең көнкүрешен яхшыртуга нык игътибар итте. Совхоз-техникум эшчеләре, тырышлыгын искә алып, .IHU Татарстан Югары Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәттеләр. Көннәрдән бер көнне. 1990 елда, ү зен депутатлыкка кандидат итеп күрсәткәннән сон, бу иптәш минем яныма килде Бераз дулкынлануы да. сөенгәнлеге дә сизелеп тора Чыннан да. сиңа буйсынып эшләүче кешеләр, эшчәнлегенне танып, зурлап, сине депутатлыкка кандидат итеп күрсәткәч, җитәкче өчен ин зур хөрмәт шул инде'
Исәнләштек, күрештек Мин аны депутатлыкка тәкъдим ителүе белән котладым.
Габделәхәт әйтге “Фәйзи абый, синен янга бер бик зур үтенеч белән килгән идем,—диде—Күреп, торасын, тырышып эшләдем инде. Минем эшчәнлегемнс синнән дә күбрәк белүче юк Депутатлыкк.» кандидат men күрсәтелүем у нас белән, сайлаучылар алдында ышанычлым була алмассыз микән?”
Ризалыгымны бирдем Ул яшь, үсә торган кеше, ярдәм сорый икән, нигә каршы килергә? Гомумән, мин кешеләрнең үтенеч белән килүләренә җаваплы карый идем. Үзем Татарстан АССР һәм СССР Югары Советы депутаты булып торган чорда бик күп сайлаучылар үтенеч белән килделәр. Ярдәм итә алганда канәгатьләнү кичерә идем
Мин белам, депутат булып сайланачак кешенең киләчәктәге эшчәнлеге
Ә
өчен ышанычлысы булып йөргән кеше җаваплы булачак.
Ярый, хуш, авылларга сайлаучылар белән очрашуга чыгып киттек. Әтнә округыннан депутатлыкка өч кандидат күрсәтелгән иде. Берсе—Хәкимов, икенчесе—Түбән Аты авыл советы рәисе, өченчесе—Бәрәскә фермасында сыер савучы. Өчесе дә хезмәтләре буенча депутатлыкка лаек кандидатлар. Бу ике иптәшнен ышанычлылары да үзләренен кандидатлары турында бик ышандырырлык итеп сөйләделәр. Мин үзем булган авылларда депутатлыкка кандидат хакында кыска һәм аңлаешлырак итеп сөйләргә тырыштым Күп авылларда зур-зур наказлар бирделәр. Шуларнын ин әһәмиятлесе хакында ачыклабрак язарга уйлыйм. Бу очрашулар Әтнә төбәгендә яшәгән авылларның киләчәк тормышларын үзгәртүгә юл тотылган беренче һәм чын адым булып калды. Әтнәдә булган, авыллардан килгән вәкилләр, депутатлыкка кандидат белән очрашканда, бик матур һәм актив чыгышлар ясады. Бу инде сайлауларга якынаю көннәрендә иде. Бер очрашу җыелышында Арчадан ерак булган, элекке Әтнә районына кергән авыллар һәм колхозларга карата хәзерге район җитәкчеләренең игътибары җитеп бетмәве тәнкыйтьләнде. Районга хөкүмәт тарафыннан җибәрелгән акча һәм төзелеш материаллары Арча район үзәген ныгытуга күбрәк тотыла дип кат-кат әйттеләр. Чыннан да, ул елларда Арча әйләнәсендә яна поселоклар үсеп чыкты. Шул чорда Әтнә ягында, бигрәк тә Әтнә авылында төзелеш эшләре бөтенләй булмады. Утыз елга якын Арча белән берләшеп яшәгән чорда бер километр да юл төзелмәү турында сүз булды. Элек гөрләп торган Әтнә хастаханәсе биналары искерде, авыруларга шартларның Арча хастаханәсенә караганда түбән булуын да әйттеләр. Сәүдә эшенең дә канәгатьләнерлек булмавы искә алынды. Гомумән, нәтиҗә ясап, депутат булып кайсы кандидат сайланса да, бу тигезсезлекне бетерү өчен бердәнбер ышанычлы чара—Әтнә районын яңадан кайтару булып чыкты Югары оешмалар алдында эш кузгатырга һәм шуңа ирешкәнчегә кадәр эш йөртергә, дигән наказ теркәлде. Ниһаять, сайлау көннәре килеп җитте. Сайлаулар авылларда оешкан төстә, тәртипле үтте. Депутат итеп Әтнә совхоз- техникумы директоры Хәкимов Габделәхәт Гыйлемхан улы сайланды. Шуннан соң, без, депутат белән икәүләп, озаклап сөйләшеп утырдык. Тәҗрибәләремнән чыгып, аңа киңәшләремне бирдем. Төп сүз районны Әтнәгә кайтару турында барды. 1990 елның июнь аенда, көннәрдән бер көнне, ул безнен колхоз идарәсенә килеп керде. “Фәйзи абый, сайлаучылар белән очрашканда, наказ итеп әйтелгән сүзләр, миңа бер дә тьппылык бирми. Әтнә районын кайтару буенча нишләп карыйбыз? Бу эшне башласак, ничек булыр, син ничек уйлыйсың?”—диде. Бу фикерне мин күптән көткән идем. Габделәхәт Гыйлемханович минем янга килгәнче үк совхоз-техникум, Әтнәдәге оешма җитәкчеләре белән сөйләшкән булган. Барлык фикерләрне берләштереп, эшне нәрсәдә башларга икәнне ачыкладык Беренче эш итеп районны Әтнәгә кайтару буенча комиссия төзелде, Әтнә авылы кешеләренә һәм элекке Әтнә районына караган авылларда яшәүче кешеләргә мөрәҗәгать хаты язылды. Бу хат белән барлык авылларга вәкилләр таралды. Алар колхоз, совхоз, авыл советы җитәкчеләре белән сөйләшеп чыктылар. Һәр авылда кешеләрнең йортларына кереп йөрү өчен авыл активы оештырылды, имзалар җыелды. .Авылдагы җитәкчеләр бик оешканлык күрсәттеләр. Идарә үзәге итеп совхоз- техникум конторасы билгеләнде. Моңа кадәр бу комиссиянең беренче утырышы Әтнә хастаханәсендә узган иде. Авыллардан уңай җаваплар, имзалар килгәннән сон, комиссия белән җитәкчелек итүне совхоз-техникум директоры Хәкимов Габделәхәткә тапшырдык Авыллардан килгән ризалык кәгазьләреннән билгеле булганча, элекке Әтнә районына кергән Яңа Кишет, Иске Кишет, Кышкар, Симетбаш, Яна Мәнгәр, Кушлавыч авылларыннан башка авыллар Әтнә районына керүләрен раслады.
Комиссия әгъзаларына үзләренен үтенече һәм республика чакыруы буенча берничә мәртәбә Казанга барырга туры килде. Истә калсын өчен, шуларнын икесен язарга кирәк дип саныйм. Беренчесе, хәл иткәне, партия өлкә комитетының беренче секретарена хатыбызны альт барып, анын белән сөйләшү булды. Бу очрашуга кадәр хатнын бер нөсхәсе өлкә комитеты секретарена тапшырылган иде инде.
Җәйнен матур бер көнендә жызпталып, өлкә комитетына барырга тиешле кешеләрне барладык. Алар түбәндәгеләр иде: Совхоз-техникум директоры
Хәкимов Габделәхәт, техникумнын уку-укыту бүлеге мөдире Шакиров Зөфәр, “Игенче” колхозы рәисе Самигуллин Әдһәм, ‘Чулпан” колхозы рәисе Сабиров Наил, Әтнә сельхозтехника җитәкчесе Хисмәтуллин Наил, Югары Бәрәскә авыл советы рәисе Әхмәтжанова Люция һәм мин—“Искра" колхозы җитәкчесе Галиев Фәйзи. Кичтән очрашканда Габделәхәт Гыйлсмханович: “Фәйзи абый, Казанда сөйләшү буенча бөтен ышаныч сездә инде,—диде.—Чөнки сез республика җитәкчеләре белән күптәннән таныш, күп аралашкан кеше. Депутат булып йөргәндә дә, партия өлкә комитеты члены булганда да аларга йомышыгыз күп төшкәндер. Ә без, комиссия членнары, кирәк булганда булышырбыз, безгә карата сораулар булса, җавап бирербез",—диде.
Мин риза булдым. Шулай да бу төнне күңелем тыныч булмады. Йокы алмый алжытты. Аз гына черем итеп алам да. \янып китәм, өлкә комитетына баргач әйтәсе сүзләремне барлыйм. Бу эш белән йөрүебезнен хаклыгына ышандыра торган фактлар, төгәл сүзләр эхләп маташам. Тан ату белән фикерләремне туплап, ишегалдында йөреп кердем. Кичтән килешү буенча иртәнге сәгать 7 гә Казанга барып җитәргә тиеш идек Әтнәгә чыгып китү өчен иртәнге 5 иче яртыга капка төбенә машина килеп житте. Мине йөртүче шофер Рафис төгәллеге белән ышандырган кеше. Шуңа күрә аны гел ихтирам иттем. Озак еллар минем белән эшләп, бер вакытта да әйткән вакыттан соңга да калмады, иртәрәк килеп, капка төбендә сигнал биреп тә тормады. Шулай итеп, кузгалып китү белән юлыбыздан бер ак эт аркылы чыкты Ырымнарга ышана торган гадәтем бар Эчтән генә уйлап куйдым: юлыбыз уңар, шөкер... Юллыкка эт очраса, юлым уна торган иде. Ә менә мәче очраганны яратмадым.
Фәйзи Галиев Әтнә районы хакимият башлыгы Габделәхәт Хакимов белән
Жәй иртәсе бик хозур: җылы, кояшлы, саф һава Авылларны узганда, кешеләрнен көтү чыгарган вакытларына туры килдек. Күнелемнән нәтнҗә ясап бардым Казанга якынайган саен көтүләр соңгарак калып чыга! Безнен авыл көтүе Биектау авыллары белән чагыштырганда ике сәгатькә .ьтданрак чыга икән. Безнен булачак «Әтнә районы кешеләре чын игенчеләр дип уйлап куйдым мин Алар эшне иртәрәк башларга яраталар, район булгач та раионыбызнын йөзенә кызыллык китермәсләр
Ниһаять. Казанга җитеп, өлкә комитеты бинасы янына туктадык. Әле Казан урамнарында хәрәкәт сизелми Без. өлкә комитет секретареның эше
күплегенә ышанган кешеләр, анын янына беренче кереп булмасмы дигән максат белән барган идек. Бераз көтәргә туры килде. Сәгать 8 нче яртыларда аппарат кешеләре килә башлады. Ин элек, өлкә комитетының оештыру бүлеге мөдире Низамов Халәф күренде. Ул шунда ук безнең ни өчен килүебезне аңлады. Чөнки хатыбызның бер нөсхәсе моннан берничә көн элек аларга җиткерелгән иде. Бераздан, әкрен генә атлап, безгә таба өлкә комитетынын беренче секретаре Шаймиев Минтимер Шәрип улы килгәне күренде. Мин читгәрәк тора идем, Габделәхәт Гыйлемханович әкрен генә этеп, алгарак чыгарга өндәде Ул арада Минтимер Шәрипович безнең янга килеп тә житте Минем белән кул биреп күреште, аннары башкаларыбыз белән дә күрешеп чыкты Безнең килү сәбәбе анын өчен дә ачык иде. Барыбызны да өлкә комитеты секретареның көтеп тору бүлмәсенә кертеп утыртты. Үзе эш бүлмәсенә кереп китте Сезне бераздан чакырырлар’,—диде. Без утырып торганда алгы бүлмәгә өлкә комитетының җаваплы кешеләре: республика Министрлар Советы рәисе, төрле министрлар җыйнала башлады. Ярты сәгать тә үтмәгәндер, утырышлар бүлмәсенә чакырдылар. Зал тып-тын иде. Бу эшне тикшерүгә республика җитәкчеләре зур әһәмият бирәләр, күрәсең. Аз гына вакыт эчендә барлык министрлар да җыйналды бит! Минтимер Шәрипович үзенә хас әкрен, ипле тавыш белән без язган хатны укып чыкты.
— Фикерегезне туплагыз, шушы мәсьәлә буенча сезне бирегә жыярга булдык.—диде.
Безнең коллективка карап кемнәр килгәнлеген сорап чыкты. Мин таныштырдым. Шуннан бу мәсьәләне күтәрүебезнең сәбәпләрен сорады. Мин депутатка наказ биргән сайлаучыларның теләген, гомумән, безнең төбәктә яшәүчеләрнең фикерләрен әйтеп чыктым: Район үзәгеннән ерак булу, район җитәкчеләре белән колхозчыларның аралары салкыная бару, халыкның фикер уртаклашудан мәхрүм булуын сөйләдем. Мин сөйләгәннән сон, Шаймиев комиссия әгъзаларының кайберләреннән аерым мәсьәләләр турында сорашты, министрлар белән кинәште. Чакырылган кешеләрнең берсе, яна район төзелгәч, күп кенә акча тотарга туры киләчәк, ә ул хәзерге вакытта авыр мәсьәлә, диде. Мин: “Безнен район өчен артык күп штат кирәкми. Арча район оешмаларын кыскарту хисабына хезмәт хакын түләргә була”,—дидем. Комиссия әгъзаларының башкалары да үтенечебезне канәгатьләндерүне сорадылар.
Партия өлкә комитетынын беренче секретаре монда чакырылган барлык җитәкчеләргә Әтнәләр күтәргән эшне үз тармаклары буенча өйрәнеп, киләчәктә Министрлар Советына фикерләрен җиткерүне тапшырды.
Әтнәгә аерым район булып бүленеп чыгарга рөхсәт ителсә, яңадан берничә район бу мәсьәләне күтәрәчәк. Андый сүз дә булды. Бу безгә шик салды. Финанс ягына бәйле булу барлык эшнең нигезе булып тора икән, дигән фикергә дә ышанырга туры килде. Дөрестән дә, үз районыбызны булдыруда төп эш акчага кайтып кала иде. Беренче мәртәбә зур җитәкчеләр дәрәҗәсендә бу эшне күтәрү шушы баруыбыздан батп панлы
Өлкә комитетыннан чыккач ипиебез кимеде. "Бу эш белән бүтән йөрмәгез”,—дип әйтеп чыгаруларыннан курка идек, киләчәктә эшне җентекләп өйрәнергә кушылганнан сон, яңадан төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр белән очрашырга кирәклеге аңлашылды. Шул фикер белән делегация шәһәр оешмаларында булган төрле йомышларын хәл итү өчен таралды.
Мин Мөндеш, Мокшы авылларын газлаштырып бетерү бурычы белән газ оешмаларына киттем. Кирәкле мәсьәләләрне уңай хәл иттек. Димәк, мина очраган эт бу юлы да уңайга булып чыкты.
Авылга кайту белән тармак җитәкчеләре комиссиянең Казандагы очрашуы ничек булганын белергә дип көтеп утыра иде. Алар да мәсьәләнең уңай хәл ителүен теләп гөрләшеп алдылар. Шул арада районны кабат кайтару буенча күңелсез хәбәр ишетелүен дә әйттеләр. Күршебез Муса Жәлил исемендәге колхоз әгъзалары: "Без кабат төзеләчәк Әтнә районын якламыйбыз. Арча районында калабыз!”—дигәннәр. Бу хәбәр минем өчен көтелмәгән яңалык булды. Идарәдәге иптәшләр белән шул мәсьәлә буенча шактый озак сөйләшеп утырдык Бу авыл алай уйларга тиеш түгел иде. Сөйләшү өчен бер вәкил җибәрергә дип киңәш кордык. Вәкил аларга түбәндәгеләрне аңлатырга тиеш: беренчедән, кешеләрнең көнкүреше өчен кирәкле булган күп кенә эшләр Әтнә районына керәчәк Күнгәр авылына бәйле. Балалар Күнгәр
мәктәбендә укый, аларга шартлар тудырырга, интернатта тәрбияләргә кирәк булачак. Икенчедән, кешеләрнең сәламәтлеген саклау буенча Күнгәр хастаханәсенә мөрәҗәгать итми кая барасын'7 Өченчедән, сәүдә эше буенча кибетләре Күнгәр сельпосыннан файдалана бит Дүртенчедән, кешеләрне пешкән яна икмәк белән тәэмин итү әлеге дә баягы Искра пекарние аркылы эшләнә. Бишенчедән, хуҗалыкларны газлаштыру "Искра" колхозының Тукай-Кырлайдан ук килгән газ торбалары аша планлаштырыла ич. Әгәр алар аерылып калсалар, рөхсәт итәбезме әле, юкмы! Вәкил итеп кемне җибәрү турында да килештек. PTC җитәкчесе Хисмәтуллин Наил барып сөйләшкәннән сон, безгә аңлатып бирүче булмады шул, дип уңайсыз хәлдә калган болар. Шунда ук Әтнә районында калырга ризалыкларын биреп, хатка кул куеп җибәргәннәр. Чыннан да, Муса Җәлил исемендәге колхоз Әтнә ягында калырга риза булмаса, аның аргы ягындагы "Правда”, ‘Тан" колхозлары да аерылып калырга мөмкин ләбаса! Бу эшнең уңай хәл ителүе, киләчәктәге эшләре безнең яңадан да ышанычлырак башкарылуына юл ачты.
Аяныч, элеккеге Әтнә районына кергән Кушлавыч һәм Иске Жөлби авыллары ("Тукай” колхозы) Әтнә районына керми калды. Сәбәбенең зурысы— бу колхозный рәисе Арча районында туып үскән, шуннан бирегә килеп эшли иде, ул Арча ягында калуны хуплады Кызганыч, Әтнәдән 8 километр гына ераклыкта булып. Арчага 20 километр булса да. кешеләргә район белән аралашырга ераграк булу исәпкә алынмады. Ә Кышкар, Симетбаш, Иске Кишет, Яңа Кишст авылларынын Әтнә ягына күчү теләге булмауны Әтнә юлларының начар булуы сәбәпчедер дип уйларга кала. Арча ягыннан Тукай- Кырлай авылына кадәр асфальт юл килгәнлектән, бу авыллар өчен дүрт-биш километрга юл күтәреп, асфальт юлга чыгу, әлбәттә, унай иде Шуның өстенә, районны бүлү хәбәре чыкканнан сон, югарыда искә алынган колхозларга Арчадан автобуслар йөртә башладылар. Шулай итеп, Әтнә ягының юлсызлыгы гомер-гомергә Әтнә ягындагы авылларның аерылып калуына сәбәп булды. Заманында мәдрәсәсе белән дан тоткан Кышкар авылы да калды. Ә бит Кышкар мәдрәсәсе тирә-як авылларга укымышлы муллалар әзерләп биргән. Бу авыл әйләнә-тирәдәге авыллар арасында, гомумән, Әтнә районына кергән авыллар арасында мәгърифәт үзәге булып саналган. Шул авылның читтә калуы күңелсезрәк булып чыкты Ә Кушлавычны әйтеп тә торасы юк. Ул Әтнә районында булса, районыбызның ин мәртәбәле авылы булган булыр иде
Районыбызның барлык авыллары республика оешмаларының Әтнә районын төзү хакындагы уңай карашларын көтеп яшәде Әтнәгә республика оешмаларыннан кешеләр килеп, булачак районны өйрәнә башладылар Район оешмаларыннан райком, райбашкарма, .шарның бү лекләре, суд, прокуратура, милиция органнары, гомумән, район өчен кирәк булган барлык оешм.шарнын урыннары кайда булырга мөмкинлеге өйрәнелде Кайсы авыллар керәсе, аларнын җир мәйданы, халык саны, милләте хакында мәгълүматлар тупланды Хәзер соңгы хөкем — район буламы, юкмы, шул хәбәрне көтү генә калды
Ниһаять, Министрлар Советыннан Әтнә делегациясен чакырып хәбәр килде Яңадан без, башта искә алган комиссия. Казанга киттек Министрлар Советы бинасына килеп кергәч, үзебез белән очрашачак кешеләрне күреп сөйләшә башладык Болар арасында республикабызның барлык оешмаларыннан да кешеләр бар иде Министрлар, аларнын кайбер ярдәмчеләре, бүлек мөдирләре катнашты Министрлар Советының бу утырышын министрлар советы рәисенең беренче урынбасары .Хәсәнов Мансур алып барды Анын алдында шактый гына калын папка ята Ул папканы ачып куйган Бу папкада район оештырылганнан сон анда булачак оешмаларны төзү өчен нәрсәләр кирәк. бигрәк тә күпме акча кирәклеге язылган. Мансур Хәсәнович бик зур төгәллек һәм сабырлык белән бу кәгазьләрне язган министрлыкларның җаваплы кешеләрен тынлап чыкты Вакыты-вакыты белән теге папка эчеңдәге кәгазьләрне укып, җавап тотучыларга сораулар биргәләп, мәсьәләгә ачыклык кертә барды Сөйләүчеләр, район булган тәкъдирдә, үзләре тарафыннан нинди эшләр эшләргә кирәклеген аңлатып чыктылар
Бх иптәшләр сөйләп бетергәч, утырышны алып баручы Мансур Хәсәнов; "Сезнең нинди фикерләрегез бар’"—дип. безгә мөрәҗәгать итте Мина сүз алып сөйли башларга туры килде Кешеләрнең үтенеченә игътибар белән
карау бик әһәмиятле эш икәнлегенә тукталдым, республика җитәкчеләренең эшчәнлегенә унай бәя биреп, рәхмәт әйттем. Шуннан сон бу эшнен иң авыр яты булган акчага кагылышлы мәсьәләләр буенча өлкә комитеты секретаре бүлмәсендә әйткән сүзләремне кабатлап чыктым “Зур Арча районы оешмаларының өчтән берен кыскарту бәрабәренә безнен районда штатлар булдыра алабыз. Аннан соң сельхозтехника, сельхозхимия оешмалары, банк, саклык кассасы, май заводы, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү белән шөгыльләнүче оешмаларның Әтнәгә урнашкан филиаллары безгә житә. шуңа без риза.Сәүдә оешмаларына килгәндә, бу районга керәчәк авыллардагы сәүдә челтәре безне канәгатьләндерә,”—дидем.
Минем сүземне яклап ин элек Сәмигуллин Әдһәм чыкты. Район оешмалары тарафыннан бүленә торган хужалык кирәк-яраклары, техника, төзелеш әйберләре, дәүләт ярдәме аз булу—болар барысы да кешеләрне Әтнә төбәгендә мөстәкыйль район булуны сорарга мәжбүр иттеләр диде ул. Хисмәтуллин Наил райондагы төзелеш эшләренең сүлпән баруын әйтеп, янә безнең фикерләрне яклады. Совхоз-техникум директоры Хәкимов Габделәхәт югарыда сөйләгән вәкилләрнең фикерен йомгаклап, бу киңәшмәдә катнашучы иптәшләрнең безне яклауларын үтенде.
Мансур Хәсәнов барлык фикерләрне тынлап бетергәннән сон, йомгак ясап, бу эшне киләчәктә тагын да тирәнрәк өйрәнү өчен янадан бер комиссия төзергә кирәклеген әйтте. Зал беразга тынды Без. делегатлар, бер-беребезгә карашып, аптырап калдык. Җыелыш таралып китмәгәе дип, гиз генә сүз сорап, мин яңадан торып бастым. “Янә бер комиссия төзү эше белән шөгыльләнеп вакыт үткәрүне без урынсыз дип саныйбыз. Моннан да зуррак, дәрәжәлерәк комиссия республикада була алмый торгандыр. Бу комиссиянең дәрәжәсен төшерү кирәк түгел”,—дидем. Шуннан Мансур Хәсәнов: "Сез, Фәйзи Әхмәтович, бу мәсьәләне бик тиз чишүне таләп итәсез, алай ашыгып кына эшли торган эш түгел ул”,—диде.
Шушы сүзләрдән соң янадан комиссия төзү фикере кабатланмады. Киләчәктә әлеге комиссиядә катнашкан кешеләр, урыннарга барып, барлык ваклыкларны өйрәнеп. Министрлар Советына өстәмәләр язып бирсеннәр, дигән фикер белән бу эш туктатылды.
Мансур Хәсәновнын Югары Советка, Министрлар Советы исеменнән, Әтнә районын төзергә тәкъдим итәбез, дигән карар чыгармавында хаклык та булуын ахырдан аңладым. Бу хәтле җаваплы эшне хәл итүдә Татарстан Министрлар Советы рәисе Сабиров Мөхәммәт Галләмович катнашмавы сәбәп булгандыр. Әтнәдә район кирәк, дигән нәтиҗәне әйтү жыелышны альт баручыга зур җавапчылыкны өстенә алу булыр иде. Комиссиядә бит бу эшне яклап бетермәүчеләр дә бар иде. Кайберәүләре, тәкъдимнәрен әйтмичә, район төзелсә, ншзди оешмалар булуын гына санап чыкты. Аларны да исәпкә алмыйча булмагандыр. Шулай да Мансур Хәсәнов Әтнәдә район оештыруны яклап, партия өлкә комитетына һәм Министрлар Советына унай фикерен әйткән. Анын фатыйхасы Әтнәдә кабат район оештыруда зур ярдәм булды. Соңыннан, анын белән очрашкан вакытларда, бу вакыйгаларны искә альт сөйләшкәләдек. Минем бу иптәшкә карата фикерем бик уңай, анын эшлеклелегенә һәрвакыт сокланып яшәдем. Ул зур җыелышларда артык сүз кыстырмыйча кирәкле фикер генә әйтеп, төгәл сөйли торган иде.
Югарыда сөйләгән вакыйгалардан сон. Арча районында урьт-жьпо эшләренә керешелде Игеннәр әйбәт үскән иде. ул эшләр уңышлы гына тәмамланды. Без һаман да Арча районы колхозлары булып яшәүне дәвам иттердек Иген эшләре беткәч, мин, чираттагы ялга чыгып, Кисловодскига, санаторийга киттем. Көннәрдән бер көнне, октябрь азагында минем исемгә телеграмма килде. Ул телеграмманың эчтәлеге кыска булса да, көтелгән хәбәр иде. Указ чыкты, унай нәтижә белән, диелгән. Минем өчен бу бик зур документ иде. Телеграмманы алгач, көне буе дулкынланып йөрдем. Шулай итеп, 30 елдан соң, ниһаять, район үз исеменә кайтты Бү телеграммадан сон минем исемгә яңадан икенче телеграмма килеп төште Анысында яна районның партия райкомын оештыру конференциясендә катнашу өчен кайтуым соралган иде. Самолетка билет альт, Казанга очтым.
Конференция үткәрергә өлкә комитетының беренче секретаре Шәймиев Минтимер Шәрипович килгән иде. Ул, залда мине күрү белән, үзе янына
президиумга чакырып алды, кочаклашып күреште. “Үзен бу эшне башлап йордең-йөрден дә, ин мәшәкатьчесен безгә калдырып, китеп тә баргансын”,— дип шаяртты. Ничек ял итүләремне сорашты
Пленум оештыру эшен тәмамлады. Райкомнын беренче секретаре булып Хәким о в Габделәхәт Гыйлемхан улы, икенче секретарь итеп Күнгәр урта мәктәбе директоры Габдуллин Наил Гомәр улын сайладылар. Райком пленумы беткәч, Минтимер Шәрипович безнен киләчәк эшләребездә уңышлар теләп китеп тә барды. Әтнә районын төзүдә безнең фикерләребезне аңлаучы, ярдәм итүче кеше Минтимер Шәрипович Шаймиев булды
Районный партия оешмасы төзелгәч, шул оешма ярдәме белән район советын оештыру бурычы алга килеп басты. Шул максаттан чыгып район Советына депутатлар сайлау көне игълан ителде. Сайлаулар оешкан төстә узды Беренче мәртәбәдән үк барлык округлар буенча депутатлар сайланды. Оештыру сессиясендә район Советынын башкарма комитеты рәисе булып Хәкимов Габделәхәт Гыйлемхан улы сайланды. Шул унай белән райком пленумында Хәкимов Габделәхәт райкомнын беренче секретарьлыгыннан азат ителде Райкомнын беренче секретаре булып Габидуллин Наил Гомәр улы сайланды. Районный башка оешмаларын тулыландыру эше шушы икс оешмага йөкләнде. Әкренләп башка оешмалар да торгызылды, җитәкчеләре дә билгеләнде. Район Советынын беренче ярдәмчесе итеп Әтнә сельхозтсхникасының житәкчесе булып эшләгән Хисмәгуллин Наил Хәйрулла улы сайланды. Район Советы рәисенең ярдәмчесе булып Әхмәтжанова Люция Мәгъсум кызы, район план комиссиясе рәисе һәм райбашкарма рәисенең ярдәмчесе булып Габдуллин Фәрит Гәйфулла улы, район авыл хуҗалыгы идарәсе житәкчесе итеп Моратов Фәрит Гыйният улы билгеләнде Югарыда исемнәре аталган иптәшләр яна төзелгән Әтнә районынын беренче җитәкчеләре булып тарихка кереп калдылар. Район авыл хуҗалыгы бүлеген, милиция оешмасын, финанс, тәэминат бүлекләрен, прокуратураны, суд аппаратын, райпо оешмасын, почта, саклык кассасы, банк, мәгариф, культура бүлекләрен, медицина өлкәсендәге җитәкчеләре билгеләү һәм аларнын алдындагы бурычларны ачыклау буенча күп эш башкарылды. Оешмаларга район кешеләренә хезмәт итү бурычы йөкләнде. Бу тарихы вакыйгаларны оештырып, яңадан районыбызны кайтару өчен төзелгән оештыру комиссиясе бик зур эшләр башкарды. Ул комиссия әгъзаләренен тулы исемлеге түбәндәгечә: 1 Шәрәфисв Зөфәр Шакир улы—техникум завучы 2. Сабирова Флера Абдулла кызы—банк управляющие 3. Гарипов Азат Харис улы— хастаханәнең баш табибы 4. Әхмәтжанова Люция Мәгъсүм кызы—Бәрәскә авыл Советы рәисе 5. Габдуллин Фәрит Гайфулла улы—техникум хезмәткәре 6 Шакиров Фердинант Шакир улы—Әтнә авыл советы рәисе 7. Хәкимов Габделәхәт Гыйлемхан улы—совхоз-техникум директоры 8. Самигуллин Әдһәм Зиннәт улы—“Игенче" колхозы рәисе 9 Сабиров Наил Закир улы—"Чулпан" колхозы рәисе 10. Хисмәтуллин Наил Хәйрулла улы—Әтнә се.тьхозтемп!касы житәкчесе 11 Галиев Фәйзи Әхмәт улы—“Искра" колхозы рәисе 12 Шәрипов Әхмәт — пенсиядәге укытучы
Йомгаклау сүзе
тнә районын мөстәкыйль район men үзгәртү халык өчен нинди уңайлыклар тудырды, ягъни, ул үзен аклый алдымы сон1—дигән сорау туарга мөмкин Бу сорауга минем җавап бер генә: ул үзен тулысынча аклады, дип йөрәксенеп әйтә алам.
Җитәкчеләребез халыкка якын килде, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә Соңгы елларда пенсионерлар өчен законнар гел үзгәреп тора Вакыт үтү. законнар үзгәрү белән пенсионерлардан төрле документлар таләп ителә Аларны аңлатырга кирәк була. Ә пенсионерлар, гарипләр андый йомышлар белән еракка йөри алмыйлар, аларны кеше аша да хәл тоеп бетереп булмый Менә шул мәсьәләләрне хәл итүдә районный якын булуы искиткеч унай
Ка зан шә!зәрс белән авыллар арасында автобусларнын яна маршрутлары ачылды Бу аерата шәһәрдә укучы студентлар. Казанда эшләүче яшьләр в *
Ә
өчен унайлы. Алар авылдан азык-төлек алып китә, ялга кайта алалар. Юллар яхшы булмаса, автобуслар күп йөри алмас иде. Шушы дүрт ел эчендә юл төзү буенча да гаҗәп күп эш башкарылды. Юл төзү эшләреңдә җир казу, балчык, таш ташу, күперләр салу, су үткәргеч торбалар табу, аларны ташу, урнаштыру кебек исәпсез-хисапсыз эшләр күп. Әлеге эшләрне башкаруда колхоз рәисләре, гади колхозчылар ихлас катнашты. Район җитәкчеләре, төпле план нигезендә, һәр биш көн саен эшнен барышын тикшереп, колхозларга наряд биреп, зур һәм кирәкле эш башкардылар. Кайбер җыелышлар, план үтәлешен тикшерүләр юл өстендә, юл буйларында, таш карьерларында үткәрелде. Кайбер очрашуларда чыбыркылар да шартлады, чәйләр дә эчелде, ачуланышулар да, көлешүләр дә булды. Ни булса да булды, менә дигән юллар төзелде Хәзер район хакимияте якындагы елларда барлык колхозларның да үзәк авылларын олы юл белән тоташтыру өчен оештыру эшләре алып бара Юл яхшы булу ул—машиналарны саклау, ягулыкка экономия, шулай ук вакытка да экономия дигән сүз. Юлларның яхшы итеп төзелүе һәр төрле уңайлыклар китерә, колхозларның акчалары исраф ителүне чикли. Районыбыз җитәкчеләренең икенче зур эшс авылларны газлапггыру булды.
Авылларда мәчетләр салына. Әтнәнен үзендә дә бик матур мәчет салынды Инде Бәрәскә, Бәрәзә, Күәм, Әйшияз, Дусым, Күтләр, Ташчишмә, Олы Мәнгәр авылларында мәчетләр ачылып, эшли башлады. Тагын берничә авылда мәчетләр салуга әзерлек бара. Күлле Киме авылында, балаларны сөендереп, яңа урта мәктәп төзелде Анда Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәким музее эшли. Әтнәдә балалар бакчасы төзелде. Күптән түгел яна хастаханә ачылды. Шулар өстенә колхозларда терлек тораклары, башка биналар төзелә.
Колхозларда хезмәткә түләү кыен булуга карамастан, авылыбыз кешеләре тырышып эшли. Дөрестән дә, безнең район биләмәләрендә яшәгән татар халкы бик эшчән, тырыш. Мондый халык өчен уңайлыклар тудыру үзе бер рәхәт. Уңайлыклар авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерү өлкәсенә әйбәт йогынты ясый. Районыбыз 1994 елда бөртекчеләрнең бер гектарыннан 32 центнер уңыш җыйнап алды. Ә ул 1990 елда 21 центнер гына иде. Үсеш 38 процент булды. Иген уңышы алу буенча республика районнары арасында без өченче урынга күтәрелдек. Бәрәңге, чөгендер, терлек азыклары җитештерү буенча да үсешләр күзгә күренерлек булды. Терлекчелектә сөт җитештерү 1994 елда уртача бер сыерга 4200 килограмм булды, ул сан 1990 елда 3000 килограмм гына иде. Үсеш 40 процент. Мондый чагыштыруны һәр төр продукция буенча да китереп булыр иде.
Районыбыз кабат төзелгәннән соң эшләнгән эшләр шактый мул булса да халыкның көнкүрешен яхшырту буенча эшлисе эшләр күп әле. Ул эшләр район җитәкчелеге тарафыннан өйрәнелә, планнар төзелә. Шул планнарны вакытында үтәп, изге эшебездә барыбызга да уңыш, тазалык-саулык, дөньяга иминлек телим
/995
Әтнә районы.
Түбән Шаты авылы