Логотип Казан Утлары
Роман

ТАТЛЫ АГУ


Беренче башлам
өбарәк армия хезмәтеннән авылга кайтып төшкәч, иң элек сөенеч алырга кош булып очучы җилкенчәк — күрше кызы Кадрия булды.
Моннан ике ел элек кенә малай-шалайдан аерып булмаган кызны хәзер әнә танырлык та түгел: өстендә яна гына энә-жептән чыккан ак алъяпкыч, коңгырт күлмәк, нәфис аякларында ак босоножкалар, түгәрәк алсу йөзендә мәхәббәт чокыры, томырасп багучы тирән-зәнгәр күхзәр, безнең халыкка бигүк ятышып бетмәгән куе сары чәч. Дөресен генә әйткәндә, жлләк өлгергән, өзәсе генә калган!.
Чәйләп алырга кыстаганнар иде, Кадрия ерак авылга мәктәпкә — сынау тапшырырга барачагын, соңга калырга пич ярамавын, ләкин мөмкин булса, өйдәгеләр каршы килмәсәләр, кичен кереп чыгарга теләге юк түгел икәнен искәртеп, һәм каушап-кызарып әйтелгән сузләре хужа абзый тарафыннан хуплап кабул ителгәч, сөенеченнән очынып чыгып кипе
Инде көтүләр кайтып, мал-туарнын һәммәсен барлап-урнаштырып бетергәч, Кадрия иңнәренә тормыш авырлыгы баскан сабыр әнисенә ждйлап кына иптәш кызы белән кинога барачагын һәм фильм тәмамлангач озак тормаячагын әйтеп, әмма үзе ялгызы гына һәм нилектәндер уйланып кына, солдат кайткан йортка таба атлады.
Ап-аяз, жылы кич Очсыз-кырыйсыз, төпсез күк йөзендә меңләгән йолдыз җемелди!.. Баярак, кояш баер алдыннан гына Кадриянең күрше егете белән очрашырга ашкынып торган саф. нечкә күңеленә Мин Мөбарәк белән бәхетле була алырмынмы сон9” — дигән шомлы уй килгән иле Чөнки егет чагында Кадриянең әтисе Мөбарәкнең әнисе белән сөешеп йөргән ди бит. Әгәр дә араларына Кадриянең әннсе Кәбирә кермәгән булса9' Яшьләрнең ул чактагы мәхәббәтләре, һичшиксез, туй белән очланыр иде һәрхәлдә, Кадриянең бүгенге көндә читтә яшәп ятучы әтисе шул фикердә, имеш.
Мәгәр усал телләр дөньяга әллә ниткән гайбәт таратсалар да, олыларның "бәхстсезлегендә" Кадриянен тамчы да гаебе юк! Ул да бит
М
җир йөзендәге мендәгән-миллионлаган кыз-кыркын кебек үк бу якты дөньяга сөяргә һәм сөелергә туган! Ул да көннәрнең берендә ошаткан, яраткан егетенә кияүгә чыгарга хокуклы бит! Хәтта әле егетнең әнисе белән Кадриянең әтисе, кайчандыр ки, бер-берсен шашып яратып, кавыша алмый калган булсалар да! Чөнки инде замана бүтән, мәхәббәткә, өйләнешүгә таләп-үлчәү бүтән! Хәзер, әнә, яшьләр әти-әниләренен кинәш- табышыннан, рөхсәт бирү-бирмәвсннән башка да тәвәккәлләп, бергә кушылып яшәргә остарып җиттеләр! Әлбәттә, бу яшьләргә мактау яңгыры китерми, аларны чибәрләми, бизәми. Мәгәр, шулай да сон чиктә аларның дәгъваларын киребеткән олылар аңлап җиткермәсә, яшьләргә, Мөбарәк белән Кадриягә тик бер генә юл кала — шәһәргә китү! Әйе-әйе, Кадрия моньш шулай очланачагын инде күптән үк сизеп-тоеп йөри. Чөнки ул кечкенәдән үк күрше малае белән еш аралашып, аның холкын өйрәнеп һәм чынлап та аның кем икәнлеген, нәрсәгә сәләтле булуын үтәли күрергә остарып үсте. Аннары, кыздагы бу — кешеләрне бәяли белү ише тапкыр сыйфатлар Мөбарәккә дә ошамый түгел иде, һәм. Менә бүген солдат егет инде житкән, тулып өлгергән кызны күреп-танып алгач...
Яшь кызның йөрәге лепелди, чигәләре сулкылдап-сулкылдап тибә, аяклары жинелчә генә калтырана, күңеле исә, кем әйткәндәй, тарихи очрашуга ашкына иде.
Чү! Килеп тә житкән ахры. Әйе шул — менә капка! Аһ, баш әйләнә, гүя жирнең асты-өскә килә... Бу — капка9! Ай, чоңгылга төшеп бара бит инде' Тотыгыз аны тизрәк, өскә, яктыга күтәреп чыгарыгыз... Шул мизгел Кадрия алдында уптым-илаһым капка ачылып китте. Кыз кинәт каушап-югалып калды. Аннары тиз генә үзен кулга алып, караңгыга текәлде... Кем бу?., һәй, Мөбарәк икән ич!
Талчыбыктай биленнән кочаклап, җиләктәй иреннәреннән суырып үпкәч кенә Кадрия өнгә килде. Гүя шул чакны бердәнбер кызынын колагына әнисе: “Егет-җиләнне тәнеңә орындырма, сак бул!” — диде.
“Ие шул, дөрес!” — дип уйлап куйды ул. Әмма армиядән бөтенләйгә кайткан шәп егеткә исә ачуланмый гына:
— Кит инде абый, шаярма! — дигән булды.
Мөбарәк бик бәхетле иде бу минутта. Көтмәгәндә генә бәхеткә тиенеп куйган егет андый вак-төяккә генә хисап биреп торамы инде! Төз, таза, мөлаем йөзле солдат егет тә күптән таныш, яшь боландай җитез, чибәр кызның бәләкәй генә рәнҗүенә җавап рәвешендә, кала укымышлысыдай гафу сорап, акланып, кимсенеп маташмады, иң элек үрелеп капканы япты, аннары кызны алдан атлатып, үзе чак кына артка калып, хуш исле тәмәке кабызды.
Аһ, чынлап та яшәүләре нинди күңелле! Дөньялары нинди гүзәл! Ә кичләре... кичләре гаҗәп тә матур бит!
Кадрия капылт кына туктап, як-ягына каранды да, солдатны көтеп алды. Ашыкмый гына янәшә киттеләр. Мөбарәк гасабиланып тәмәкесен сүндереп атты һәм уң кулын кызның сыгылмалы биленә куеп, башын чак кына сөйгәненә таба авыштырып, сүзләр-серләр тулы капчыгын чишеп җибәрде:
— Мин әйтәм, сынавыңны9 Ә-ә, бишкәмени! Әйбәт, әйбәт! Инде аттестат аласың гына кала болай булгач! Аннары, исәнме-саумы калакаем, менә мин килдем әле сиңа белем алырга!... Нишләп9! Да-да, әниеңне ялгызын өйдә калдырып китә алмыйсын шул инде! Ну ничего, менә мин дә авылда төпләнеп калырга уйлыйм әле... тамырларыбыз монда бит безнең! -
Соңгы сүзләрен китапчарак әйтте Мөбарәк, матур әдәбият белән җенләнеп үсүнең җимеше иде инде бу! Чынлап та, Мөбарәктәге тел байлыгы хәйран мул иде һәм моньш шулай икәнлеге иләс-миләс башында җил уйнап тормаган кешегә аңлашылмыйча кала аламы?.. Әнә бит., аны тыңлап таныш тыкрыклардан, урамнардан урап узулары ничек күңелле, рәхәт һәм бер дә туйдырмый, ялыктырмый. Югыйсә бу... таш астыннан
чыккандай, тәвәккәл, үткен күрше егетенен оста теле тик бүген генә тилчәләнмәгәндер инде!... Ул тегендә, армиядә дә, кем әйткәндәй, теле белән борчак яргандыр, тегермән тарттыргандыр!.. Анын погонындагы өч сызык та шулай дип кычкырып-әйтеп торадыр сыман1
Кадриянсн яшьлегенә хас үҗәт, төпченүчән, елтыр уйларын дәлиллә-гәндәй, Мөбарәк бу кичне сөйләде дә сөйләде армиядә күргән, очраткан гыйбрәтле вә кызыклы хәлләрне сырлап-бизәкләп! Кыз исә рәхәтләнеп көлде, шаркылдады һәм шул ук вакытта егетнен кайнар тәнендәге үтә дә тансык җылыны йөрәге аша үткәреп бара-бара: “Мин дә бигүк төшеп калганнардан түгел әле, моннан сон Мөбарәкне беркайчан да читләр кулына бирмәм һәм ятларга алыштырмам, боерса!" — дип. күңеленнән генә антлар эчте.
Шулай бер-берсен ошатып, чынлап йөреп китүләренә ел тулып узганда, ниһаять, алар бергә кушылып яши башларга карар кылдылар Чөнки бу вакытта кыз егеттән йөккә дә калып куйган идс инде Мәгәр монысы әлегә юләр жил хөкемендә генә, ягъни әле киләчәктә кубарылып алга килеп басачак хәтәр, шомлы вакыйгаларның яралгысы егет белән кызга гына билгеле иде. Тик, ни әйтсән дә “капчыкта безне озак саклап булмый” — иртәме-соңмы сер йомгагы сүтелә-сүгелә чишеләчәк тә. теге кыңгыр эшләре халыкка фаш булачак, менә шунда инде аларга никахсыз чәчкән орлыкларының гөнаһлы уңышы белән бүтән беркайчан да мактанырга, масаерга туры килмәячәк! Чөнки авыл халкының чуар теленә кердеңме бетте — маңгаеңа гына түгел, нәсел-нәсәбеңнең тамырына ук төшеп, кап-кара мөһер чәпеп куячакларын көт тә тор!
һәм. Көннәрнең берендә, күктә яна ай калыккан һәм тирә-юньдәге ямь-яшел бакчалардан алмагач, шомырт чәчәкләренең хуш исләре сизелер- сизелмәс кенә искән жил белән әллә кайларга китеп тарала торган жылы май кичендә Мөбарәк өенә Кадрияне килен итеп алып та казпты
Ачык тәрәзәдән каядыр текәлеп, уйланып утырган күркәм холыклы Аит абзый шушындый ямьле, матур кичтә улының су сөлегедәй елгыр, шәптин-шәп күрше кызына, җитмәсә, эшкә бетеп унган Кәбирә кызына өйләнеп ташлавын, кулын күкрәгенә куеп, кырган башын килешле генә итеп түбән иеп алу белән риза булуын белгертте Ә менә һәр сүзен җелегеңә үткәрерлек итеп әйтергә өйрәнгән һәм уйларын да уйдырып салырга остарып беткән Мәкшыя түти генә яшьләргә хәер-фатича бирергә ашыкмады, гадәттәгечә салкын канлылык саклады, кат-кат үлчәде Чү, туктале, амакачкасм. жанкай-жанашым дия-дия, Мөбарәк ялгышмыймы Кадриягә өйләнеп” Ул елан кыз тышкы сөйкемлелсгс-мөлаемлылыгы белән генә түгел, башка юл белән дә улымны сихерләп, тәмам башын әйләндереп-саташтырып, күзен буып-иләсләндсреп һәм тагын әллә ниләр, әллә ниләр эшләтеп бетермәгәнме” Ник дигәндә, әле Мөбарәк тегендә — армиядә чакта ук, Кадрия иптәш кызы аша бер студент егет белән танышып алган идс. Бу турыда миңа бик тәмләп, мактана-мактана, як- ягына ялт-йолт карана-карана, Кәбирә сөйләгән иде ич И күршекәем, и ходаның хикмәте, ахири... быел кызыма әллә ни булды менә, гел генә дә көзге каршыннан китеп тормый инде! Ул бөтерелүләре, мин сиңа әйтим, ул бөтерелүләре. ”
Шуннан сон да Кәбирә очраган саен, кызының каладагы академик булачак егете белән кызыша-кызыша хатлар язышуын һәм Ленин сурәте төшерелгән ак конверт эчләренә кипкән күбәләкләр вә кипкән чәчәкләр дә салып-салып җибәрүен гажәп тә кызыклы бер ачыш итеп, шатлык- куанычка. бәхет-сәгадәткә юрап сөйли дә сөйли rue Тү зсмс жигеп тыңлап торган Мәкшыягә аның сүзләреннән менә ни аңлашыла идс димәк, болай булгач. Кадриянең студент егет белән яскана-яскана чатлар язышуы гади бер мавыгу гына булып калмаган, тирәнгә үк төшкән һәм тамырланып та киткәнгә охшый бит. димәк, замана Ләйләсе сөекле Мәҗнүненә — хат эченә тыгып кипкән күбәләкләр вә кипкән чәчәкләр генә түтел, үзенең йөрәген үк җибәрмәгәнме икән әле?
“Һай, үзенең кулыннан эш килми түгел анысы!” — дип, уйлап куйды Мәкшыя, Кадриянең бит урталарын чия-кызыл төскә кертеп, бик тырышып кер үтүкли башлавын күреп, бераз гына йомшара төшеп.
— Улым, кил әле монда! — диде Мәкшыя түти.
— Минме! — диде Ант абзый газетасын кыштырдата-кыштырдата.
— Әй, сиңа эндәшкән кеше юк әле, тик тор! — дип, зәһәр генә итеп, кулын селтәп куйды хатыны.
Аит абзый ни өчендер аңа сынап карап куйды, ләкин каршы сүз әйтергә кыймады, газетасына күмелеп, тынып калды.
Әйе, хужа дигәнен гаять сабыр, түземле кеше, гомере буе хатынының сүзеннән чыкмыйча, дөресрәге, хатыныннан узып ни дә булса майтарырга җөрьәт итмичә, шым гына яши дә яши менә! Ә Мөбарәккә килгәндә, ул да шул инде шөкер, әнисенен кушкан йомышларын, әйткән сүзләрен жиренә җиткереп үтәмичә калганы юк әлегә.
— Улым?! — дип, йомшак кына итеп, елмаеп эндәште Мәкшыя
— Тыңлыйм, әни, нәрсә кушасын?
— Әйдә әле... — Мәкшыя улы артыннан кухня ишеген япты, кара күзләрен әле тегендә, әле монда текәп, француз яулыгын чишеп һәм яңадан сирәк кара чәчле башына татарча ябып бәйли-бәйли:
— Бу заманда чәчү өстендә кем өйләнә инде, улым жә?! Кешедән оят бит! Халык ни әйтер9 — диде. — Аннары малаенын хәтере калмас өчен генә өстәп куясы итте. — Көзгә өйләнерсең улым, яме... Туйның асылы көздә ләбаса!.. Менә, Алла кушып, игеннәр унып куйса, заманалар имин булса, шәтгә өйләнерсең, улым, өйләнмичә калмассың! .. — Ә үзе исә, эченнән генә: “Көзгә чаклы әле вакыт күп! Бәлки, аңарчы мина ошый торган берәр кыз да табар әле!” дип уйлый иде.
— Анысы шулай шулаен да... — дип авызы эчендә шулпа куертты Мөбарәк, һәм кинәт Кадриянең көмәнле булуы исенә төшеп: “Бәлки, әнием дөрес әйтәдер, әлегә никах укытып, авыл Советында паспортларга мөһир суктырып та бергә яши башларга була ич!” дип, кыяр-кыймас кына уйлап куйды. Әнисенә ул:
— Алайса без болай итик... — дип, ниятен ачып салмакчы иде, мәгәр улының тел төбен аңлап өлгергән Мәкшыя шундук очкындай чәчрәп:
— Шайтан табыны ясап маташырга минем җилдән туган малаем юк, никахны да, туйны да көзгә үткәрәбез, йола кушканча! -диде.
"Йола” сүзе Мөбарәкне тәмам җебетеп ташлады. Аның каушап- тынып калуынын сәбәбе, аларның сөйләшүләрен ишек аша тыңлап торган Кадриягә кояшлы көн кебек ачык һәм аңлаешлы иде. Димәк, монда Кадриягә урын юк! Ул монда артык кеше!..
Кыз, күз яшьләренә төелеп, әлеге каһәрле йорттан тиз генә йөгереп чыгып китте...
икәлтәле урам буйлап җирне дер селкетеп, акчылбырлар арасыннан як-якка балчык сибеп килгән кызыл трактор Мөбарәкнең каршысына ук килеп туктады. Тәрәзәдән шабашник Кәримуллин керле башын чыгарды һәм тузанлы тупас йөзен күрсәтеп, күзләрен сәер елтыратып, мыскыллы елмайды:
— Син, сабакташ, көчеңне-вакытыңны әрәм итеп рәискә каршы көрәшеп маташма инде, барыбер җиңеләчәксең бит! Син аның янәшәсендә кем? Сине кем яклый, ә?.. Шул-шул менә, дәшмисең... Ә рәисне бөтен район яклый! Шул, син инде хуҗасына турылыклы эт кебек, менә безнең кебек, рәиснең күзенә генә карап тор, — дип күкрәгенә сукты ул. — Балда-майда гына йөзәрсен. Рәис әйтте, әгәр дә Мөбарәк элекке хаталарын танып, бүген үк Киндер һәм Аккош күлләрен сөреп ташласа безнең кеше булыр! — диде. — Соңгы сүзләрен әйткәндә Кәримулланың черек теш уртларына чаклы күренеп китте.
С
Мөбарәк үзе дә сизмәстән таш эзләп жиргә иелгән иде, шул мизгел якында гына бер-бер артлы ачыргаланып елап җибәргән сабыйлар тавыпты ишетелде Капка төбендә кояшта изрәп утырган Кәбирә дә, башын борып тавыш килгән йортньгн тәрәзәләренә таба карады
Тәрәзәләр Әйе, бүгенгедәй хәтердә. Ул елны жәй. дөресрәге, җиденче август көнне авыл буйлап яшендәй таралган хәбәр Мөбарәккә дә килеп иреште. Әлеге яман хәбәрне китерүче бәндә, кайчандыр ки, аеруча яраткан, үз иткән кызынын да “алданган” дигән даны чыгып, шул хурлыктан эчүгә сабышкан торна Бәдретдин иде
Торна Бәдретдин озын буена ятышмаган нечкә, нәзек тавыш белән:
— Анаңны сатыйм!.. Әнә синен Кадриян анда... ыстудент егет белән урманга кереп киткән, җиләк җыярга! — диде
— Ә? Кем күргән?
Сүз иясе белән йөрми диюләре хак икән. Баксан, әтисе урынында яшь таналар көтәргә калып торган Кәримуллин Кәримулла күреп калган икән аларнын урманга кереп киткәнен
Мөбарәк сабакташын эзләп җәйләүгә барып чыкты, аны су буенДа көтүче Ленар белән кәрт сугып утырган хәлдә очратты һәм колынга ташланган бүре сыман бугазыннан эләктереп тә алды.
— Син фәлән-фәсхет' Күрдеңме9 Дөресме шул хәл9
— Кәнишне, гадук, дөрес! — диде кабартма бит, хәтта күзен дә йоммады. Алай гына да калмады әле, ипи тотып ант та итте
Шуннан шул, Кадрия бу кичне клубта шәйләнмәде.
Мөбарәк, ашыга-кабалана сөйгән кызынын түр бакчасына кереп, өе янына килеп, караңгы тәрәзә аша, еламсырагандай Кәбирәгә эндәште
— Апа, жаным, Кадрияне бер генә минутка чыгар әле, зинһар!
— И-и, Мөбарәк, ул җиләктән бик арып кайткан иде шул, йоклый хәзер, — диде Кәбирә, тыныч кына
— Алайса, апа жаным, уятып тәрәзә янына гына чакыр, бер генә сүз әйтәсем бар ис'
— Ярар...
Менә Кадрия төнге ак челтәрле күлмәктән тәрәзә каршында басып тора. Куе сары чәчләре иңнәренә таралып төшкән. Үзеннән бөркелеп урман, кура жиләге исе килә.
— И-и, мине шулай тиз сагынып та өлгердеңмени, җанашым9' Бүген клубка чыга алмадым инде, көндез жәяү күп йөрелде, арылган, — диде ул, көмештәй тавыш белән.
— Ә син икенче юлы урманга таза беләкле студент белән кер, ул сине көчле кулларында күтәреп кенә йөрер һәм болай арымассың да, ялыкмассың да! — диде Мөбарәк, һич тә шаяртырга исәп итмичә.
Кадрия кып-кызыл булып кызарды, әмма үзен кулга алып өлгерде:
— Ә син, син теләсә кем сүзенә ышанып йөрүче сабый икәнсең әлс! Бар, өеңә кайт, бишеккә кереп ят, әниең тирбәтә-тирбәтә йоклатсын үзеңне' — дип, тәрәзә капкачларын шапылдатып ябып куйды
Ниһаять, ачыргаланып-ачыргаланып елаган сабыйларны кемдер кулга альт тынычландырды, ахры Мөбарәк учындагы кырлы ак ташны кычыткан эченә ташлады. Кәлимулла жинел сулап, очынып трактордан төште һәм кара, керле кулы белән сабакташының җилкәсенә йомшак кына суккалап:
— Ярый, ахир Мин сиңа персидәтельнең сүзен генә җиткердем Син бу корыч айгырга атланып ничек тә эшне җиренә җиткереп башкарырга тырыш инде' — дип, эре-салмак адымнар белән, үз-үзенә нык ышанып китеп барды.
Егет нәфрәтләнеп жиргә төкерде дә. эченнән генә: "Төлкеләр өерендә төлке була алмасам да, бирешергә исәп юк әле”, — диде һәм ясканып тракторга кереп утырды
Кызыл трактор урыныннан дәррәү кузгалып, басу-кырлар ягына таба юл алды
... “Шөкер, булды бу!” Өч тармаклы иләмсез юан карт карама турысында Мөбарәк эче. галәмәт бөркүләнгән, уттай кызган тракторын туктатты һәм майлы бармак эзләре беленеп торган ишекне ачып, дымлы, кара жир өстенә сикерде. Шундук күн итекле аяклары тубыктан мамыктай йомшак туфракка батып керде... Егетнең кара-кучкыл йөзеңдә елмаю балкый иде... Мөбарәк күңелле җыр көенә сызгырырга кереште. Бит басу-кырлар сөрелеп бетте. Әнә, Аккош күле, арырак Киндер күле, аннары башка күлләр!.. Их... Егет жине белән маңгаеннан аккан тирне сөртеп алды: шул күлләрдә балачактагы шикелле рәхәтләнеп ял итәсе, чиста саф суында колач җәеп йөзәсе, чумып-чумып ләззәтләнәсе иде хәзер!... Ләкин... Мөбарәк хыялыңда гына булса да максатына ирешә алмый калды, кемнеңдер шәрран ярып “Әй!” дип кычкырган тавышына сәерсенеп, борылып карады — сөрелгән жир өстеннән хәтәр-хәтәр генә жилләнеп ана таба сабакташы килә иде.
Кызыл йөз тиз килеп житте:
— Рәис тракторыңны бөтенләйгә миңа тапшырырга кушты, — диде. Аннары: “Бу күлләрне иртәгедән башлап төштә генә күрерсең инде”, — дип, тракторга утырмакчы булды.
Әмма Мөбарәк сабакташының юлын кисеп өлгерде һәм кечкенәдән үк жене сөймәгән бәндәнең чак кына күз тирәсен “бизәп” ташламады, мәгәр вакытында үзен кулга алып, тыелып калды:
— “Беренче” килеп боерса да утыртмыйм сине тракторга, белдеңме?! — диде. — Күлләргә кагылмый тор әле!
Кәлимулла киң җилкәсен күрсәтеп, басу кырында калган матаена таба китте, утырды, аннары авыл тарафына очты. “Әләкләргә китте”, — дип уйлады Мөбарәк. Ул ямь-яшел үлән өстенә тәгәрәде һәм “Әһ-һә-й”, дип, изүен чишеп, таза ак күкрәген кояшка ачып салды: өстә, биектә ничаклы иркенлек, кинлек... Мөбарәк хозурланып ята торгач, күзләрен йомды. Бераздан тагын ачты, шул төбәктә түбәндә генә асылынып торган катлы-катлы ак болытларны күрде, аннары теге карама ягына башын борып караган иде, сикереп торганын тоймый да калды. Ул!!!
Ящ$> ат шикелле жинелчә генә җилдереп килгән “Газик” Мөбарәккә орынып ук диярлек туктады. Кабинадан туптай атылып карсак, рәис чыкты:
— У-у, контр! Хәзер үк күз алдымнан югалган бул! Барыбер авылда яшәтмим мин сине! — диде. Аннары, майлы күзләре белән Мөбарәкне бораулап маташкан табак биткә: “Давай, ныклап эшкә кереш!” — диде.
Бакыр чәч, Берлинны алырга жыенган танкка менгәндәй, тракторга ялт итеп кереп утырды. Менә шулай, коммунистлар үтә тәвәккәл кешеләр алар, дигән шикелле, Мөбарәккә тәкәббер караш ташлады да, җикәнле вә камышлы күлләр ягына таба кузгалып китте
... Мөбарәкнең ачуы күәстәге камырдай, чымырдап кабара иде. “Их, мин... — дип үз-үзен битәрләде егет. — Килмешәкләр алдында суга салган шикәр сыман җебедем дә төштем... Тыңлыйм, әфәнде, имеш! Ә син, сабакташ дус, мә, утыр тракторыма, тар-мар ит күлләрне: сандугачлар оя кормасын, һавада тургайлар сайрамасын, аккошлар беркайчан әйләнеп кайтмасын... Кыр, ут ач... Чәчәкләргә — сугыш! Җиләкләргә — сугыш! Балыкларга — сугыш!
Урманнар?! Нигә кирәк алар: кис, тура! Колач җитмәс агачларны сөйрәтеп, авыл урамнарындагы юклы-барлы чирәмнәрне актартып, утынга алып кайт!...”
Күмелгән кое урынында ташка абынгач кына исенә килде Мөбарәк. Их, күкрәк эчеңдәге ялкын басылырлык итеп эчәсе иде тәмле, салкын суны! Ләкин кайдан аласың аны? Юшкынлы торба суы эчеп юан инде син — туган җиреңдә үз-үзеңә ят булып калган, тамырларыннан өзелеп бетәргә якынлашкан мескен адәм!
Узган ел киселгән өянке төбенә утырып бераз хәл алгач, Мөбарәкнең күз алдына, оялчан гына булып, Кадрия килеп басты.
Теге уңышсыз, кызганыч хәлләрдән сон Кадрия, ниһаять, тәвәккәлләп, шифаханәгә юл тоткан. Мәгәр гинеколог ханым, чарасыз калып: “И-и, сонаргансын шул инде, сенелем, алданрак килергә кирәк иде”, — дип, кызны тудыруханәгә озаткан, имеш
Ә студент, сукин сын, хәзер авылда — инженер! Зурдан кубып рәис кызына өйләнеп жибәрде дә...
Мөбарәк йодрыкларын төйнәде, тешләрен шыкырдатты һәм ачык бер карарга килеп урыныннан сикереп торды да тиз-тиз тауга күтәрелә башлады.
Бераздан инде ул, дулкынланып, Кадрияләр өе буенда басып тора иде.
... — Нихәл әби?
— Әйбәт кенә әле, кияү!
— Кадрия өйдәме9
— Өйдә-өйдә... Күптән түгел генә детдомга барып кайтканыек әле, игезәкләр янына дим. — Кәбирә түти яшьләнгән күзен яулык чите белән сөртеп алды. Икесенә тин тач син инде, Мөбарәккәем'
— Көлүләре коеп куйган инженермы9! — дип төрттерде "егет" ачуланмый гына.
— Авызыннан жил алсын, кияү, көлүләре дә синеке!
... — Исәнме Кадрия!..
— Үләргә җыенганым юк әле, ни йомыш?!
— Чү! Әчемсерәдеңме әллә тагын9.
— Әй, саруымны кайнатмасана, зинһар! Элек тә кешелеген ташка үлчим генә иде, хәзер бигрәк тә... “Трактор” дия-дия тәмам тимергә әйләнеп беткәнсең инде!
— Трактор түгел, Кадрия, система әверелдерә безне тимергә, бел, система-а!.. Ә малайлар ничек, әкренләп үсәләрдер ич калада ак калач кимереп?!
— Үсмичә... Син туйдырмыйсың ич аларны! Күке! Әле, житмәсә, система, имеш..
— Ярар, бетте!... Ә икенче яктан караганда ул икмәкне кем үстерә
— мин!!
— Харап инде, бик! Майга батып йөрүдән башың чыкмый: театрын да — трактор, хатының да — трактор.
Мөбарәк — театр итеп Аккош-Киндср күлләрен һәм ал арның дару үләннәренә бай ямь-яшел тугайларын әйтмәкче иле, бүгенге маҗаралар исенә төште дә... Ә гаилә мәсәләсенә килгәндә.
— Кадрия, мина бу көннәрдә күпне күрергә, күпне кичерергә туры килде! Мин... аңладым инде, мина синнән башка тормыш юк икән! Әйдә, кавышыйк та калага китик яшәргә Малайларны да детдомнан үз яныбызга алып кайтырбыз, ни дисәң дә аларның әтисе мин ич!
Яшь хатын Мөбарәкнең авыл һәм район җитәкчеләре белән борчагы пешмәгәнен белә иде.
"Әйе, моның белән яшәүләре жинел булмаячак" — дип уйлады Кадрия. Ул яшь ирнең каладагы алдавыч тормыш кануннарына да җайлашып, яраклашып бетә алуына шикләнеп, әмма чынлыкта исә:
— Ярый, мин риза, — диде, — тик бер шарт белән: әниемә кыш чыгарлык утын хәзерләп бир башта. Күп итеп!
Мөбарәк бензин пычкысын "Иж-Юпитер” бишегенә чыгарып салды. Тагын көрәк һәм балта да алырга кирәк дип ишегалдына кергән иде, әнисенә тап булды.
— Чү! Кая барасын9 Болар нәрсәгә9 — диде Мәкшыя түти малаена.
— Син бит кырга, эшкә киткән идең. Тракторың кайда9
— Әнисн сорый бит, улым, җавап бир' — диде Ант абзый. Ул каерысы куптарылган имән бүрәнә өстендә сызлаулы билен кояшка күрсәтеп, буыннарын да йомшартырга исәп итеп, сыйпап-сыпырып һәм уып-уыштыргалап утыра идс. 2. «к. у., м и
— Булмый бу болай... Калага китәргә уйладым мин, — диде Мөбарәк сүзләрен теш арасыннан гына сыгып чыгара-чыгара. — Әнә, әти гомеренең ин матур өлешен колхозга “бүләк” итте, бил бөкте. Ә хәзер, сәламәтлеген югалткач, белмиләр дә үзен! Мин дә тора-бара әти шикелле ярык тагарак я ядында утырып калачакмын бит. аялыйсызмы шуны9' Чөнки монда, колхозда намуслы кешегә рәт юк, сан юк! Ә тегендә, калада ичмасам... — Мөбарәк кулын селтәп куйды. — Әй, сезгә әйттен ни, әйтмәдек ни. Сез шул гомер буе җитәкчеләр сүзеннән чыкмыйча, “җитәкчеләр укыган кешеләр, акны карадан гына аера беләләр, алар һичкайчан файдасызга көч сарыф итмәсләр, алар сүзе безгә закон”, дия-дия, җитәкчеләр кушканны карусыз үтәргә, бушка бил бөгәргә өйрәнгән коллар инде! Әмма мин, гафу итегез, алай... намуссыз җитәкчеләргә кирәк-кирәкмәскә тәлинкә тотарга, калҗаның симезрәге мина булсын, дип, алар алдында иртә-кич “Әпипә”гә биеп торырга һәм намуслы кешеләрне чага-чага, әләкли-әләкли, батыра-батыра югарыга үрләргә, зур-зур дәрәҗәләргә ирешергә теләмим! Рәнҗетелгәннәрнең сытык чырайларын, җимеренке кашларын, канлы-яшьле күзләрен, һәм шуларнын мина карата: “Менә бу бәндә кабахәтнең дә кабахәте инде”, дип, каргана-каргана сөйләнүләрен теләмим! Юк, теләмим! — диде Мөбарәк һәм берни аңламаган Акбайның койрык чәнчеп ялагайлануына игътибар да итеп тормастан, матаена юнәлде.
Мәкшыя түти, ниһаять, исенә килеп:
— Карале, кара... Бу бала чынлап та акылдан шашкан ахры! — дип, иренә төбәлде.
— Улым, акылына кил! — диде Аит абзый, хәлсез-йомшак тавыш белән. — Бездәй кешеләргә ашар өчен, көн итәр өчен кайда да эшләргә, бил бөгәргә кирәк! Шунысын да бел: әгәр дә атаң-анаңнын хәер-фатихасын алмыйча юлга кузгалсаң, кайсы гына илләрнең җәннәтенә барып керсәң дә, язмышнын кара сакалы барыбер артыңнан калмыйча ияреп йөриячәк һәм сина рәхәт күрергә насыйп булмаячак. Ә ул хәер-фатиханы без сиңа бирмәячәкбез: кал авылда, яшә Кадрияңә өйләнеп, балаларыңны каладан алып кайтып, матур итеп... — Аит абзый сүзеннән бүленде, ютәлләргә кереште.
— Әйе, улым, әйе, атан бик белеп әйтә! — диде Мәкшыя түти һич көтмәгәндә ире ягына авышып. Чөнки түти сизә: уллары читкә китеп барса, кулларыннан трактор ычкыначак лабаса! Ә авыл җиреңдә трактордан башка яшәүне күз алдына да китереп булмый хәзер!
— Акылына кил, улым! — дип өтәләнде Аит абзый. — Агыйделнен аръягында бер энәгә бер сыер, ди. Барып карагач берсе дә юк, ди. Әле сон түгел, юләр уйларыңны башыңнан чыгарып ташла! Үтенеп сорыйм, ә?!
— Юк, юк! Кыстамагыз да, сон инде! — диде Мөбарәк дорфа бер тискәрелек белән.
Ул көрәк белән балтаны матай бишегенә куйды да, биленә таянды
— Калада әле яртылаш кешечә яшәргә мөмкин, чөнки анда кемнең- кемлеген белмиләр, маңгайга да язылмаган Мәгәр килер бер көн, калада да минем кемлекне белерләр, чөнки мин коллык тәртипләре белән килешә алмыйм, андый түбән, җирәнгеч яшәү рәвешенә җайлашасым килми, — диде һәм әнисе белән әтисе аңышып өлгергәнче матаена утырып китеп тә барды.
Чумар тавын төшкәч, Мөбарәк, елмаеп, җырлап җибәрде:
Ай югары, ай югары, Айга менәсем килә.
Айга менеп, түбән карап Кукиш күрсәтәсем килә!..
— Әйе, биредәге сөлекләр — түрә-монтагайларга күкишнең күкселен күрсәтәчәкмен әле мин, берзаман... — диде Мөбарәк, жил уңаена очып- килеп күз-кашларына сарган чебен-черкиләрне як-якка сыпырып ташлый-
ташлый... Аннары ул ындыр юлыннан бара-бара. тирә-юньгә карангалады.
Бу жирләрдә әле кайчан гына бихисап өянкеләр тезелешеп торалар иде, аларны кешеләр аерым хуҗалык заманында үз ындырларына утырткан булганнар Мөбарәк тә барлык югары оч малайлары кебек үк, шул өянке- талларга үрмәләп, шулардан егылып, кул-аякларын сыдырып, борынын канатып, шулай чыныгып үсте. Хәзер бу төшләрдә һичнинди агач юк инде. Чөнки, утынга турап бетергәннәр
“Мин дә картәтиемнен бабасы утырткан караманы кисеп, Кабирә әбигә алып кайтып бирәчәкмен, аннан һичшиксез кышлык утын чыгачак'" — дип куйды Мөбарәк, кыр уртасында үсеп торган ялгыз, сәер караманы күз алдына китереп. Ул карама гади агач кына түгел, анын турында авылда телдән-телгә күчеп, яшь буыннарнын колагына да килеп ирешә торган гыйбрәтле риваять бар Мөбарәк әнә шул риваятьне кабат хәтереннән кичерде.
... Урыс патшасы Искәндәр III заманында Көмеш Елгада бер фәкыйрь кешенен кызы бай малаеннан алданып буйга узгач, үз-үзенә кул салган. Шәригать кануны буенча хөкем каты булган — “тәмуг кисәвен” зиратка жирләтмәгәннәр! Шуннан Аккош күле буенда яна кабер калкып чыккан Шәһри Мәккәдән, изге хаж сәфәреннән кайтып килүче бер суфый карт әлеге исемсез-билгесез кабергә юлыгып, авыл өстснә озак кына текәлеп карап торган да, тәгам капчыгыннан карама орлыгы алып кабер туфрагына күмеп куйган. Орлык җирдән дым алган, тамырланган, кызыл, каты балчыкны аралап, иркен, якты дөньяга чыккан һәм өчкә тармакланып үсә башлаган. Бу тамаша кешеләрне шаккатырган, ни әйтергә дә белмәгәннәр. Серне күрәзә сәләтенә ия суфый карт чишеп биргән, ди Баксан, мескен кыз үзенекен генә түгел, карынында яралган өч сабыйнын да гомерен өзгән икән!..
иткә китәм. фәлән итәм, дип, сөйләнү бер хәл, аны тормышка ашыру икенче нәрсә икән ул. Ягъни “сөйләнү" белән “чиләнү"нен арасы, кем әйткәндәй, җир белән күк арасы кебек
Әнә, Кәбирә бала вакытыннан ук тормышның арбасына җигелеп, сугыш чорында окоплар казып, аннары Пермь урманнарында агачлар кисеп, саллар агызып һәм әллә нинди кырыкмаса-кырык эшләргә катнашып, ватылып беткән кеше буларак белә — гади эш кешеләренә авылда да, калада да яшәүләре җинел түгел. Бигрәк тә Мөбарәк кебек туры сүзле, намуслы эш атларына кыен бу дөньяда! Менә шул “дөрес” кешегә бердәнбер кызыкны — киләчәктә юаныч вә таяныч булыр дип үстергән бердәнбер баланны ияртеп чыгарып җибәр инде!
Әллә сон башта Кадрия өйдә генә калып торсынмы9 Болай, бербереңнең аягына тышау булганчы, иң элек Мөбарәк үзе генә китеп калага урнашсын, ягъни яшәрләренә урын әзерләсен, эш тапсын, аннары инде, кайтып Кадрияне үзе белән торырга алып китәр'
Менә шуларны күңеленнән кичереп чыккач, Кәбирә түти, җанындагы борчуларын, йөрәгендәге бимазаларын, шик-шөбһәләрен кияве белән кызына җиткерде Әлбәттә, Мөбарәк бу катмарлы дөньяда күпне күргән, күпне кичергән әби кешенен акыллы, төпле вә саллы киңәшләренә каршы дәлилләр таба алмады Кадрия дә әнисенең үпсен, гыйбрәтле үгет-нәсихәтләрен санга сугарга мәҗбүр булды Соңгы чиктә — йөрәк һәм хис түгел, ә бәлки акыл һәм тәҗрибә тантана итте'
— Ярый, әби, алайса синеңчә булсын, Кадрия әлегә авылда калып торыр, сиңа утын белән печән әзерләшсен. ә мин шәһәргә китеп яшәргә урын эзлим, эш юнәлтим, аннары инде, кайтып, Кадрияне дә алып китәрмен! — диде ул.
Шулай килештеләр
Ч
Мөбарәк кеше-фәләнгә юлыкмаска теләп, бакча артлатып кына өйләренә керде. Әнисе өйдә генә түгел, ишегалдында һәм абзар-кура эчендә дә юк иде. Күрәсең, кичтән җәйләүгә илтеп арканлаган сыерны алып кайтырга киткән. Әти кеше йоклый иде әле.
Ул чемоданга кирәкле өс киемнәрен җыеп салды, документларын да калдырмады, үзенә кирәк кадәр акча да тапты. Аннары, читкә чыгып китүенен максатын кыскача гына шәрехләп һәм әтисе белән әнисенә корычтай ныклык, озын гомер вә ак бәхетләр теләп язган кәгазьне игътибарны жәлеп итеп тора торган урынга куеп, ишеккә юнәлде.
Күп тә үтмәде, яшь хатын белән яшь ир авыл читендә иделәр инде. Күктә яп-якты булып, анда-санда, берән-сәрән генә тан йолдызлары яна.
Аһ, беләсе иде, бу ике яшь йөрәкне алда ниләр көткәнен... Ниләр...
Юк, жавап юк!.. Өстә чит-чите болытлар белән каймаланган күк тә күк! Аяк астында хәтфә үләнле жир! Унда-сулда бөдрә урманнар белән, күптән түгел генә сөрелгән, чәчелгән кырлар да кырлар! Алда исә — бушлык, билгесезлек...
Шулай да күнелне ин сөендергәне — күктә, гүя бер-берсенә күз кысыша-кысыша. тан йолдызлары балкый. Дөрес, таң йолдызлары инде бу вакытта ялгызлар, мәгәр бик яктылар...
Шулай, тойгылар, хисләр аша гына аңлаша-аңлаша, күпер янына килеп життеләр. Һәм кинәт . машина авазы ишетеп каударлана-каударлана дамбага менсәләр — зур тизлектә үзләренә таба якынлашып килгән кара “Волга’'ны шәйләп, аңарга таба карап баскан көе, уң кулларын селкә- селкә туктарга куштылар. Дүрт көпчәкле айгыр хужасы ялындырып тормады Ул — Кавказ ягы кешесе — Мөбарәкне әйбәт киемнәренә карап, елмаеп каршы алды. “Ялгызыма гына ямансу иде, бергә-бергә барулары күңелле булыр инде”, — дип, сигарет кабызып җибәрде, пассажирына да тәкъдим итте. Мөбарәк тә: “Кунак хужаның ишәге ич, әйдә, сезнеңчә булсын!” — диде дә, рәхәтләнеп, җәелеп утырып, затлы тәмәке төтәтергә кереште.
Кадрия исә, чем кара “Волга” күздән югалганчы кул изәп, хәерле юл, уңышлы сәфәр теләп басып торды. Аннары авыл ягына таба борылды.
Ләкин яшь хатынның өйгә кайтып керәсе килмәде, иртә булса да: “Барыйм әле, бәлки, эш белән онытылып булыр”, -дип, башка сукмактан эшенә — медпунктка китте.
Икенче башлам
үген., кеше дигәнен дөньяга килүенә, яшәвенә, тормышка сөенеч тулы күзләрен төбәп:
— Ярый әле мин туганмын! Ярый әле мин яшим! Менә бу ичмасам минем тормыш! Мондый гүзәл тормыш бары тик миндә генә булырга мөмкин! — дип, кулын күкрәгенә куеп әйтергә, жөрьәт итәрме9!
Шикле... Чөнки, бүгенге адәм баласы кичәге кеше түгел инде ул. Мәхлук! Әнә... аның бер күзе алдындагы ризыкта, икенчесе — күрше- ләренекендә!
Кадрия шундый котсыз, шыксыз уйларга бирелеп атлый да атлый. Аньш күңеле алгысыган һәм йөрәге кага, җаныннан да, кем әйткәндәй, тынычлык качкан: бит Мөбарәк калага бер үзе китте Әйтәләр ич, “ир ул капкадан чыкканчы гына ир, ә капкадан чыккач — егет", дип. Мөбарәк тә, тилеләнеп, тегендә, калада егетләнеп йөрмәсә ярар иде инде, кана! Элекке заманда, дин куәтле чакта ир-атлар ят җирләрдә алай бик егетләнеп йөрмәгәннәр бугай. Дин бетерелеп, ил-көн өстенә ирекле мәхәббәт канат жәйгәч кенә...
Хәер, минем игезәк ике улым дөньяга, вакытлы-вакытсыз тууга да шул ук ирекле мәхәббәт сәбәпче булды ич! Мин мондый ирекле мәхәббәттә
Б
нәрсә оттым да, нәрсә оттырдым9 Әйе, кайберәүләр, бәлки, ирекле мәхәббәтне йөгәнсез атка тиңлиләрдер' Ягъни, динлелек — йөгәнлелек
— ирексез мәхәббәт, ә динсезлек — йөгәнсезлек — ирекле мәхәббәт диләрдер Минем үземә исә мондый беркатлы, пешеп житмәгән чагыштырулар ошамый. Чөнки мәхәббәт ул ирекле яки ирексез була алмый Биредә диниен һичнинди катнашы юк! Мәхәббәт ул йә бар, йә — юк' Бары тик шулай гына!
И-и, нигә мин юк-бар белән баш катырам әле Кияүгә чыгу яки бала табу бит мәхәббәттән башка да була ала! Әйс-әйе, була ала! Әйтик, көннәрнең берендә, һич көтмәгәндә юлыңда очрап куйган чибәр, таза, мөлаем ир кавеме белән рәхәтләнеп, бар дөньяңны онытып, гыйш-гыйшрәт уйныйсын да, аннары туп-туры тудыруханәгә юл тотасын. Биредә инде мәхәббәтнең пычак очы хәтлесе генә дә юк, дусларым-дускайларым' Биредә бары тик каршы як жснес кавеме белән узгынчы мавыгу гына бар! Әйе, әйе. .
Ләкин шунысы бар, мондый ирекле мавыгулар — кемнеңдер гомерендә бер генә, ә икенчеләрнен исә — ике, өч, дүрт, биш, хәтта күбрәк тә булырга мөмкин! Монда инде татлы хыяллар, кыюдан-кыю теләк-омтылышлар гына уңышнын асылын тәэмин итми һәм очраклы җиңүләр генә әллә ни күп нәрсә бирми Монда, минемчә, бөтен хикмәт
— язмышта! Әйе, әйе. җәмәгать — язмышта! Чөнки бу гөнаһлы, гыйбрәтле, вәхши, кыргый дөньяга адәм балалары бер-бер артлы туа тора һәм олуг табигать аларга ашыга-ашыга төрледән-төрле язмыш өләшеп тора Соңыннан инде бер генә кеше дә 'миңа төгән язмыш биргәнсең", дип, табигать анакаебызга үпкәсен белдерә алмый. Чөнки бу — һәрксмнен “өлешенә чыккан көмеше”! Минем “көмешем” кем икән? Мөбарәкме9 Юктыр! Минем аннан теге чакта ук күңелем суынган иде инде Чөнки, әнисе сүзеннән чыга алмаган егет кеше хатынына юньле ир була алмый ул! Мин моны яхшы сизәм
Кадрия йөрәгендә, җанында һичтуктаусыз туып торган каршылыклы фикерләр эчендә бакчалар буйлап атлый торгач, искәрмәстән генә тыкрыктан килеп чыккан ак “Жигули”ны шәйләп алып, дерт итеп китте Тиз генә читкә чыгып юл бирмәкче иде, ләкин машина кырт борылып, аның каршына ук туктады. Руль артында үз-үзенә нык ышанган гажәп тук кыяфәт белән инженер Гранит утыра иде
Гранит янәшәдәгс ишекне ачып, Кадриягә эндәште
— Йөрәк маем, әйдә!. — Ләкин ул сүзен әйтеп бетермәде
— Ка-йа-а9 — диде Кадрия, шикләнеп
Гранит тыенкы рәвештә көлеп куйды:
— Утыр әле яннарыма, ял булсын җаннарыма, диләрме әле9 Утыр инде, җимешем, карышма, машина көтә бит'
Кадрия куркулы төстә як-ягына каранды
— Бар, бар. узып кит әле. кит'
Гранит машинасыннан чыкты һәм Кадриянең терсәгенә орынды
— У-у, бүген иртән бигрәкләр дә чибәрләнгән, шәпләнгән син. татлы балым, нәкъ минем белән очрашырга әзерләнгән шикелле’
Кадрия капылт кына инженерны әйләнеп узып китмәкче иде, теге шундук аны, нәзек биленнән эләктереп, машинага таба күтәреп илтмәкче булды
Кадрия искәреп алды: бакча артына чыккан бер түти аларны күреп һәм сөйләшүләрен тыңларга исәп итеп ахры, бәрәңге сабаклары арасыннан колорада кондызлары чүпләштергәләгән булып, якыная да якыная иде Бу — Мөбарәкнең туганнан-туган апасы ILIC Шунлыктан. Кадрия сак кына, әкрен генә, ипләп кенә әйтте
— Ярар, булды, аңлашылды мәсьәлә. Мин хәзер туп-туры медпунктка барам Бераздан җаен-чарасын табып, кулыннымы-нәрсәннсме бәйләтергә дип минем янга килеп чыгарсын, юнганын шунда сөйләшсп-анлашып бетсрербс!, яме Гранит, акыллым!
Ләкин инженер бүген кешеләргә, аларнын әйткән сүзләренә, биргән вәгъдәләренә, хәтта антларына да ышанып бетәргә ярамаганлыкны үз җилкәсендә татып белә, анлый һәм анын бу четерекле өлкәдә мул гына тәҗрибәсе дә бар иде инде. Шуна күрә дә ул:
— һавадагы торнанын жиргә төшкәнен көткәнче, кулга килеп кергән чыпчыкны ычкындыраммы инде мин, зөбәржәтем-мәржәнем! — чиятая, Кадрияне сыйпап-сыпырып машинасына, янәшәсенә утыртты да: — Ну, сандугачым! Хәзер иркенләп сайра инде, сайра, — дип педальләргә орынды, рульгә кагылды. Шуны гына көткәндәй, ак “Жигули” үкереп, урыныннан кузгалып та китте.
Кадрия ялт кына борылып карады: теге түти бакча коймасы аша үрелеп һәм гаҗәпләнү катыш елмаеп, кызыгып, көнләп, алар китеп барган тарафка карап тора иде.
Буага житәрәк юл ике якка тармакланып китә. Берсе түбән оч һәм Шомыртлык урманы ягына — Камага, икенчесе авылның уртасына — медпунктка борыла.
Гранит юлнын икенчесенә — медпунктка илтә торганына кереп киткәч, Кадриянең эченә җылы кергән иде, әмма инженер машинасын медпункт тирәсендә туктату түгел, киресенчә, ул төштә тизлекне арттырып, җилдереп кенә үтеп китте. Ә арт урамдагы сазламыкка әверелгән Әнәк күле буеннан тузан туздырып китеп барганда исә чак-чак кына ике казны таптатмыйча калды. Казлар машина астына туры килсәләр дә, көпчәкләргә тапталмауларына сөенә-сөенә дөнья бетереп каңгылдашалар иде.
— Өлкән агрономның казлары! — диде Гранит, җиңел сулап.
Анын әнисе — убыр, аждаһа! Әче теленә керергә ходай насыйп итмәгән булса кирәк. Кадриянең дә ирен читләрендәге хәйләкәр, мул елмаюы шуны сиздерә иде.
Юл күперне узып, бормаланып-сырмаланып зират янәшәсеннән үтеп менгәч, кырга китереп чыгарды.
Кадрия инде бу вакытта Гранитның ниятенә тәмам төшенгән иде. Ана кинәт, мөмкинлекләрдән тулысыңча файдаланып калырга — калага киткәнче әниемне кышлык печән белән утынлы итәргә кирәк, дигән уй килде
Гранитның исә үз алдына куйган иң беренче мөһим бурычы — Мөбарәкне сон чиккәчә яманлап, каралтып, пычракка буяп бетерү. Шул сыналган алымы барып чыкса, Кадрия, һичшиксез, Мөбарәктән баш тартачак, һәм... Хәер, ул турыда уйларга иртәрәк әле. Хәзер исә яшь, чибәр, сөйкемле вә татлыдан-татлы затны сөйләндерергә, мавыктырырга, аннары...
Гранитның күзләренә шушы көннәрдә генә ерткычларча туздырып, сөреп ташланган Киндер, Аккош һәм башка күлләрнең урыннары чалынды, һәм Мөбарәкнең түрә-монтагайлар белән чәкәләшеп, җиңелеп, хурлыклы төстә авылдан качып китүе кинокадрлардагы сыман, бер-бер артлы жепкә тезелгән шикелле хәтереннән кичте. Аның шатлыгыннан тыелгысыз рәвештә көләсе килеп китте. Менә ул машинасын урманга борды.
— Чү! Без кая барабыз сон? — диде яшь хатын, кыбырсып Кадриянең кыбырсуын үзенчә, ирләрчә аңлады яшь ир:
— Коммунизмга!
— Э-э-э, барырсың ач килеш... Өйдә әнинең кышлык утыны юк, печәне дә... — дип мыгырданды Кадрия.
— Хи, утын-печән проблемамыни безнең өчен! Ләкин аңарчы әле ни — Гранит, әсәренеп, ун кулы белән Кадриянең калку, йомры күкрәген сыйпап-сыпырып алды Моның белән ул: “бүген син — мина, ә иртәгә мин — сиңа!” ди кебек иде.
Мәгәр, эшләр тирәнгә киткәнче әле үзара кайбер мөһим мәсьәләләрне ачыклап алырга кирәклеге зарур иде Әйтик, Гранитның фелыпер- акушер хатыны. Буйга зур булмаса да, төскә-биткә ярыйсы гына үзе.
акыллы да, усал да һәм шул ук вакытта нечкә күнелле дә сыман Әмма ни хикмәттер — кимчелегеме, житешсезлегеме — таза, көчле ир-ат кавеме медпунктка килсә, Сабина һич сәбәпсезгә чиядәй кызара, каушый. Теге адәм тәганәсе чибәр дә булып куйса, рәис кызы үзенен кияүдә икәнлеген дә онытып җибәрә Ә инде бер мизгелдән сон дәррәү анына килә дә, Дон Жуаннын ымсындыргыч кочагыннан оста гына шуып чыга, төзәтенә, аннары берни булмагандай, тынычланып, үз дәрәҗәсен белеп кенә, эшкә керешә Менә шул сәер ханыммын холык-фигылен, табигатен бүгенгәчә өйрәнә алмыйча изалана Кадрия. Чыннан да, әллә нинди ул Сабина, медицинага ялгыш килеп эләккән бугай Анда зур артист сәләте бар шикелле һәм ана медицина училищесын түгел, ә театр учил ише сын тәмамларга кирәк булгандыр ахыры!.. Кызык, Сабина өендә Гранит белән ничек аралаша, аңлаша9 Алар бер-берсен яраталармы, хөрмәт итәләрме икән9 Шулай да... шулай да кияүдәге ак халатлы хатыннын эшендәге хикмәтләрен һичничек аңлап һәм аңлатып булмый Ә бәлки Сабинанын шундый тамашалар майтарып ташлавына Гранит гаепледер9
Гранит бит әле өйләнгәнче үк Кадрия белән урманнарда йөреп кеше телләренә керде Инде менә шул ук Дон Жуан кавеме тиз йөрешле машинасына Сабинанын кулы астында эшләүче хатынны утыртып тагын урманга ашкына! Бу хәлнең дә Сабинага беленмичә, сизелмичә калмаячагына, хәтта арттырылып, күпертелеп, калага, Мөбарәккә барып ирешмәячәгенә кем гарантия бирә ала?!
Ә Мөбарәк үзе соң, үзе Сабинаны матаена утыртып йөргән бит әле, үпкән дә әле аны... хыянәтче!
Кадрия үзе дә сизмәстән Гранитка елышты. Яшь хатыннын утлы тәне инженерны өтеп алгандай, тәмам иләсләндереп, әллә нишләтеп ташлады. Шуннан соң машина юл читенә кереп арткы көпчәкләре ниндидер чокырга төшеп, авышып туктап калды.
Гранит инде Кадрияне ашыга-ашыга үбә, ә сул кулы анын калку күкрәкләре турысындагы кофта сәдәфләрсн каударлана-каударлана йолыккалый, чишә иде Яшь хатын да аюдай таза, көчле ирнен ташып торган дәртеннән гипнозланып, әсәрләнеп, йомшак, озын бармаклары белән анын тыңламаучан коңгырт чәчләрен тырышып-тырышып аралый һәм янакларын, муенын сыйпый, иркәли иде
Гранитнын кулы үз эшен эшли-эшли, ниһаять, сылу тәннен билдән түбән өлешенә җитеп, дөньянын ин талантлы рәссамнары күнеленлә бик тиз ижат орлыкларын шыттырырдай, искиткеч гүзәл аякларны рәхәтләнеп, кинәнеп сыпырырга кереште
— Ә юк. монда булмый икән, кысан. — диде Кадрия, сулышына кабынып.
— Алайса әйдә, арттагы урындыкка күчик Гранит кысыла-кысыла шунда күчте, аннары Кадрияне дә янәшәсенә тартып алды
— Туктап тор, әйбәтләп урнашыйм әле, — диде Кадрия, серле генә итеп.
Гранит исә әле һаман да булса яшь хатыннын билен һәм аякларын шашып-шашып сыпыруын дәвам итә иде
— Ашыкма... хәзер, җайлашып кына бетим
— Ух-х! Артык түзәрлегем калмады Ач мин. бәгырем, ашап бетерәм үзеңне, сөякләреңне дә калдырмаячакмын, — дип Гранит бар куәтенә яшь хатынны йонлач күкрәгенә кысты Мәгәр Кадрия билен борып өлгерде
— Тагын бераз гына түз инде
Гранит тәмам чыгырыннан чыга язды
— Син нәрсә белмисеңме әллә андый вакытта карышмаска, озакка сузмаска кирәк бит. - дип Кадриянең иреннәренә йотылды
Әмма Кадрия ашыкмады Чөнки ул акыллы хатын-кыз буларак яхшы аңлый, белә: җинсл табылган, тиз ирешелгән бәхет — бәхет түтел, чын бәхеткә бары тик үтә тырышлык белән, көч түгеп, тир агызып кына
ия булырга мөмкин! Билгеле ки, андый бәхетнең соңгы минутлары бигрәк тә тәэсирле, ләззәтле һәм татлы була!
Ләкин Гранитның һаман үз туксаны туксан. Аны гомумән бәхет төшенчәсе кызыксындырмый кебек. Ул бу тормыштан нәрсә көтә, Кадриядән нәрсә тели — аңламассың!
Ниһаять, яшь хатын Гранитны үз иркенә куйды, бүтән карышмады. Бераздан машинаның як-якка чайкалып-чайкалып китүе һәм Кадриянең ләззәтле ыңгырашуы, ә яшь ирнең татлы пышылдавы гына ишетелеп, күренеп торды.
— Җаным! Сезгә печән күпме кирәк соң, утын күпме кирәк?
— Бәгырем, күпме булдыра аласың, шуның чаклы!..
Урман эчендә кошлар концерт бирә, яшел куаклар арасыннан дымлы, сал кынча жил искәләп-искәләп куя...
— Рәхәт тә соң, ай-йай!
— Рәхәт шул, рәхәт булмаса...
Әйе, дөньяда рәхәт дигән нәрсә булмаса, Гранит өр-яңа “Жигули”енә Кадрияне утыртып, бушка көпчәк туздырып, вакыт уздырып моңда хәтле килеп йөрер идеме? Юк! Йөрмәс иде. Кадриягә хәтта күтәрелеп тә карамас иде ул! Ләкин, бәхетләренә, әллә киресеңчәме, рәхәт дигән нәрсә бар шул...
— .. Кайтыр якка кузгалабызмы инде, юкмы9!
— Бүген минем ял көне. Синен дә ял бугай. Давай, кадерлем, барыйк Алмалы тауга. Аннан безнең авыл уч төбендәге шикелле генә күренә.
— И-и, нәрсәм калган минем анда?
— Баргач күрерсең, чәчәгем. Киттекме?
— Мин синең чәчәгең түгел шул, кызганычка. Синең чәчәгең...
— Кырымда ял итеп ята, — диде Гранит. — Бәлки, ял итеп яталардыр, менә синең белән минем шикелле, — дип өстәде аннары, теше сызлагандай, йөзен чытып.
— Сабина андый түгел ич Аның турында әллә ни уйламасана. Гранит, дигән булды Кадрия йөзенә артык җитди төс чыгарып. Үзе киресенчә, эченнән генә сөенә, тантана итә иде.
— Үзе юкның күзе юк, диләр Кадрия! Ә мин сизеп-тоеп торам: Кырым чаклы Кырым сәхрәләрендә ялгыз башы адашмыйча, хаталанмыйча һәм чит-ят кишәрлекләргә барып чыкмыйча түзеп йөрүчеме инде ул Сабина! Аның әтисе дә, әнә...
— Син үзен дә Кырымда ял иткән кеше ич, Гранит! Чит-ят кишәрлекләргә чыкмый түзеп калдыңмы соң?
— Юк, билгеле! Әмма мин...
— Акланырга дигәндә сәбәп табыла ул, Гранит. Менә мин дә теге вакытта синең белән урманда. . Син әле ул чакта өйләнмәгән дә идең. Хәзер син янә минем белән урманда. Син инде бусында: "Хатыным Кырымда, Кара диңгез кырыенда кем беләндер бака кабырчыклары жыеп йөри, ә мин менә синең белән”... дип, күңелеңне юатмакчысың! Теге вакытта Мөбарәк тә бит алдап, бүтән кыз-кыркыннар артыннан чабарга кереште, ә мин... елыйм да елыйм! Елап туйгач уйлыйм: “Мөбарәккә чит-ятлар белән типтерергә яраганны, мина да ярар әле”, дип, менә синен белән...
Гранит нәүмизләнеп:
— Минем белән генәме әле! — диде.
— Кем белән булыйм инде мин тагын?!
— Мәсәлән, Кәримуллин, Әүхәт, тагын...
Кадрия чыркылдап көлеп җибәрде:
— Котыртканнар гына алар сине'
Гранит яшь хатынга сынап карап куйды һәм шуны искәрде. Кадриянең авызы колакларына таба ерылып китсә дә, күзләре көлми иде. Мондый да салкын, битараф күзләр Гранитка күптән таныш. Чөнки
анын үз күзләре дә шундый әкәмәт, котсыз, нурсыз, куркыныч!
Нилектән сон бу9
Мәгәр монын нилектән икәнлеген Гранит бик әйбәт белә Ул бит балачактан ук исерек әтисенә ияреп, эчкечеләр арасында кайнашып, аларнын әшәке, оятсыз сүзләрен — һәммәсен дә тынлап, ишетеп үсте. И-и, ниләр генә сөйләмиләр иде калай күзле, жете кызыл борынлы ул сәрхушләр! Кайчакта ир белән хатын арасында гына була торган интим хәлләрне шундый да шәрәләндереп, ялангачландырып һәм тәмләп-тәмләп хикәялиләр ки. Гранит хәтта эченнән генә үз-үзенә: Мин үскәч нишләргә кирәклеген беләм инде, боларнын уңышсызлыкларын кабатламам, уңышлы якларын гына кабул итеп алырмын, ул өлкәдә тагын да югарырак күтәрелермен, тырышып-тырышып хатын-кызларнын күнелен күрермен, рәхәтләнермен-кинәнермен, алар миннән һәрчак канәгать калырлар!" — ди иде.
Язмыш Гранитны үзеннән егерме-егерме биш яшькә олы апалар белән очраштырды Аннары — институт! Анда — үзе шикелле үк боз карашлы, тун табигатьле студенткалар белән очрашты, танышты һәм
Аннары аны күрше районга, Көмеш Елга дигән авылга практикага җибәрделәр. Анда исә Гранитнын гомер юлы кияүгә чыкмыйча гына дөньяга ике игезәк малай китергән Кадрия исемле яшь, чибәр, дәртле, кайнар хатын сукмагы белән кисеште! Озак та үтмәде. Гранит шул колхоз рәисенең Сабина исемле бердәнбер кызына шашкын рәвештә тартылды! Юк, егет Сабинага гашыйк булмады, ул бары тик әлеге гүзәл кызнын тәнен генә тели иде. Көннәрнең берендә, рәис кызына өйләнеп җибәргәч, максатына ирешкән шикелле булды ул. Ана хәзер хәләле белән тигез гомер итәргә, рәхәтләнеп, куанып-сөенеп яшәргә дә яшәргә генә идс Әмма Гранитнын аңына бик иртә бозыклык, азгынлык сеңдерелү, үзенең дә шул коточкыч пычрак юлга кереп китүе нәтижәсез калмаган иле инде — ул жснси яктан һич туя белмәс, ач күз, комсыз бәндәгә әверелгән икән ич! Сабина белән зөфаф төнен үткәргәндә дә, әллә нинди хатыннар, кызлар турында хыялланып, уйланып ятты бит ул! Менә хәзер, авылнын төньягындагы тау кашлагында, Кадрия белән сөешеп ятканда да, әллә кемнәрне уйлап, исенә төшереп азаплана Гранит! Йә, нәрсә инде бу0!
Бу минутта исә Кадрия дә үзенен сәер, кызганыч үткән гомере турында уйлый идс. Әйе, ап-ачык хәтерендә Ана өч йә дүрт яшь булгандыр. Аларга Ленинградтан матур гына бер абый кунакка кайтты Кадрия әтисенең энесе икән. Шул көннәрдә Ташкенттан чибәр генә бер апа да кунакка кайткан булган Баксан, болар яшьлекләрендә бер-берсен яратышып йөреп тә, сугыш чыгып аерылышу аркасында кавыша алмый калган китек күнеллс, сынган канатлы, кыерсытылган изге жаннар, имеш Җитмәсә, бүгенге көндә берсе “чаплашка"дан гайре юньле сүз әйтә алмаучы шовинист маржа белән, икенчесе — үзеннән кырык яшькә олы бабайдан “кәнтәй” дигән сүзләр генә ишетеп, бик интегеп дөнья көтәләр ди Менә, ниһаять, алар очрашалар һәм.
Кадрия бер төнне уянып китсә, янәшәдә генә кыймыл-кыймыл килеп яталар Тәрәзәдән төшкән ай яктысында теге матур апанын татлы елмайган йөзе, рәхәтлектән кысылып бетә язган күхтәрс шәйләнә, анын ләззәтле ыңгырашуы да асрым-ачык булып ишетелә иде Ә тәти абый исә каударлана, мышкылдый, тагын әллә нишли, әллә нишли
Кадрия иртә белән уянганда, өйдәгсләр барчасы иртәнге чәйне эчеп утыралар һәм нәни кыздан һеһелдәп-һсһелдәп көләләр иде
— Уянган да. . күзләрен тозландырып мина карап тора, — ди Ташкент апа.
— Нишләп мин күрмәдем сон аны9 — ди Ленинград абый.
— Син ксшс-кара күрерлек идеңмени ул чакта!
Тагын көлешәләр
Кадрия оялып, юрганы эченә башын яшерә
— Әй, кызый! Кил әйдә, безнен янга, ашарга’ — ди ана Ташкент
апа.
— Куркак ич ул! Тешлибез ич без аны! — ди Ленинград абый. Кем куркак? Кадрия куркакмы? Куркытырсың аны!
Нәни кыз юрганын ачып ташлый да, торып, тегеләр янына бара: менә ул нинди батыр, янәсе. Тегеләр, билгеле, гөр килеп көләләр, кызның башыннан сыйпыйлар, аркасыннан кагалар, аннары үз яннарына утыртып ашатырга, сыйларга тотыналар. И-и, нинди генә татлы ризык, нинди генә тәмле күчтәнәч юк иде ул чакта өстәлдә! Кадрия хәтта шул татлы ризыклар, тәмле күчтәнәчләр хисабына Ташкент апа белән Ленинград абыйның төнге гөнаһларын эченнән генә гафу да иткән иде әле. Әмма... төн уртасында янә теге хәлләр кабатлангач, кыз Ташкент апа белән Ленинград абыйны тәмам күрә алмас дәрәжәгә җитте. Мәгәр, “гаеплеләр” Кадриягә кибеттән курчак алып биргәч кенә эшләр җайланган кебек булды. Ләкин тора-бара Кадрия үзе дә уйлана һәм апа-абыйларньщ бер- берсенә нинди мөнәсәбәттә булуларын ныклап күзәтергә, өйрәнергә һәм аннары аларнын төнге маҗаралары белән дә җентекләп кызыксынырга, соңыннан, җай чыкканда, оят нәрсәләр турында да читләтеп-читләтеп кенә сораштырырга кереште.
Андый чакларда олылар шаккатып, тел шартлатып, башларын чайкап куялар иде:
— Ну-у бу хәзерге яшьләрне! Туганда ук медицина институтына кереп туалар инде әллә?
— Булыр, булыр! Кәбирә апа үзе дә...
— Юк, Кадыйр абыйга күбрәк охшаган бу бала!..
Әнә шунын ише сөйләшүләрнең дә шаһиты була иде Кадрия. Андый чакларда ул:
— Ә минем Ташкент апага охшыйсым килә, — ди. Сәбәбе, әлбәттә, төн уртасында уянып күрә, күзәтә торган хәлләр инде!... Әмма, беркөнне, Ташкент апа белән Ленинград абый әрләшеп-талашып аерылыштылар. Араларыннан кара мәче үтеп китте ахрысы. Шуннан сон Ташкент апа бабакае тарафына, Ленинград абый марҗасы янына юл тотты. Шулай итеп, Кадриянең берсеннән-берсе шикле, кызыклы сорауларына теләп, рәхәтләнеп, көлә-көлә җавап кайтаручы кешеләр дә калмады.
Андашыла ки, бу вакыйгалар нәни кызнын күңел төпкелендә тирән бер эз булып сызылып калды. Ул гел теге төнге хәлләр турында уйлый, аны бүтән хәлләр белән җентекләп чагыштыра, баш вата иде. Ләкин, кызганычка каршы, җанын борчыган, күңелен бимазалаган, йөрәген дулкынландырган катлаулы сорауларга ул һичничек җавап таба алмады. Әле ул гынамы! Көннәрнең берендә, кызны аптырашка калдырып. Кадр ияне н әтисе бүтән апага яшәргә китеп барды!
Әнисе нишләдеме9 Ул отыры усаллана төште, тиз кызып, ярсып китүчәнгә әверелде. Ана белән кыз арасында беренче тапкыр, аңлашыл-маучанлык барлыкка килде, упкын хасил булды. Бу — Кадриягә гаҗәп дәрәҗәдә авыр тәэсир итте. Кыз инде элеккечә серләрен ин якын, ин кадерле әнисенә сөйләмәс булды, хисләрен дә иптәш кызларына түгәргә, бушатырга җилкенмәде, ашкынмады. Гүя анын юлына кемдер биек киртә корды, җанын читлеккә яшерде, кулларына богау салды, аякларын тышаулады. Кадрия үзен дөньядан ваз кичкәндәй тойды, һәммә нәрсәдән читләште, ераклашты, бигрәк тә җенестәшләреннән — хатын-кызлардан качарга тырышты!
Әмма Кадриянең тормышында мондый сүрән, болытлы, җилле- давыллы көннәр озак дәвам ггтмәде. Бервакыт, аларга Пермьнән Кәбирәнен туганнан туган сенлесенен малае кунакка кайтты. Боря исемле иде ул. Кадриядән ике яшькә олы. Татарча бик начар белә — өйрәтмәгәннәр бугай. Һаман урысча гына сөйләшә.
Менә шул малай Кадрияне ошатты бит! Кадрия дә Боряны үз итте.
Әлбәттә, Кәбирә сенлесенен малае белән бердәнбер кызының дуслыгына каршы килмәде... Кадрия белән Боря атлый белән таглый сыман гел бергә булдылар. И-и, кайларга гына бармады алар, нинди генә
уеннар уйнамадылар. Ин яраткан уеннары — өйләнешү, аннары әти һәм әни булып уйнау иде.
Шулай бер көнне Кәбирә урманнан кура жиләге жыеп кайткач Кадрия белән Борянын күзгә-башка чалынмауларын шәйләп, тавышларының да ишетелмәвен искәреп, кеше-карага әйтмичә, шыпырт кына эзләргә кереште. Таллыкларны кат-кат тикшереп чыкты, су буйларыннан әйләнде, тирән-тирән чокырларны, әвен базларын очлы карашы белән актарып, төпченә-төпченә карады, Хисам күленә барып килде — юк та юк болар' Өйгә кергәч, ниндидер тавыш ишетеп карават астына күз салган иде — чалкан авып китә язды: яталар, мин сиңа әйтим, ярым шәрә килеш’ Кадрия өскә караган, Боря — аска!.
Аһ-һ! Нишләтәсен инде боларны, йә?!.
Кәбирә тешләрен селкенгәнче кысса-кысты, иреннәрен канатканчы тешләсә-тешләде, әмма түзде — бу хәлне кешеләр арасында чыгармады. Шуннан сон Боря да җәйге каникулны төгәлләп бетермичә китеп барырга мәҗбүр булды Бу вакытта Боряга нибары тугыз, ә Кадриягә җиде генә яшь иде бит
Ләкин... үткән көннәр, аккан сулар үзенекен эшли, табигать һаман үсештә, үзгәрештә — карт агачлар череп ава, яңа, яшь үсентеләр шытып чыга, баш калкыта, кояшка таба үрелә'
Кешеләр дә шул агачлар кебек — берәүләр картая, сула, икенчеләре, киресенчә, көннән-көн сылулана .
Әнә, Кәбирә дә биш ел эчендә шактый ук олыгая, чүгә төште Кадрия исә бөтенләй танымаслык булып үзгәрде, тулыланды, буйга да әнисен куып җитә язды!
Ана ашарга әзерләп, табын жыеп йөргән кызына күз салып, сөенеп:
— Телеграм баганасы, олы юлга маяк ул, — дип көйләп җибәрә иде
Кадрия үпкәләми. Чөнки белә: быел аларга Пермьнән Боря кайтачак! Ә Боря буйга, җилкәләренең киңлеге буенча — Кадрия ише генә түгел инде сиңа!..
Чынлап та. . Алмагачлар һәм шомыртлар күбектәй ак чәчкәләреннән арынып бетәргә генә өлгерделәр — авылда Боря пәйда булды Үскән, тазарган. Бигрәк тә тавышы калынаеп киткән. Ә күзләре, кечкенәдән угрылыкка йөреп шомарган кешенекедәй, бер ноктага гына төбәлеп тора алмый, тынгысыз, хәрәкәтчән! Куллары да һич ару-талуны белми икән әле теге әйбергә барып кагыла, әле бу нәрсәгә килеп орына — кызыксына'
Кадрияне күргәч, авызындагы сагызын чартлата-чартлата, шат тавыш белән.
— О! Боже Катюша9 Неужели это ты' — дип, туганнан туган сеңлесен иңнәреннән кочып күкрәгенә кысты. Аннары Кәбирә апасына таба китте, елмаеп-көлеп күреште. Шундук өй эчендәге пөхтәлекне, чисталыкны мактап алды. Аннары инде букчасыннан, чемоданыннан күчтәнәчләр чыгарып, өстәл өстен тутырып куйгач, берсеннән-берсе үзгә, берсеннән-берсе татлы-баллы. әче-төче нигъмәтне күреп, Кәбирәнен исс- ушы китте
Боря исә, Кадриянең нәзек биленнән эләктереп, тигез, матур, яңгыравыклы калынча тавыш белән:
— Ярый, Кәбирә апа! Без Кадрия белән бераз йөреп керәбез! — диде.
Алар ишегалдына чыктылар Дәү, симез, ак әтәч җитәкчелегендә — кара, чуар һәм ак тавыклар яшел чирәм арасында кортмы-нәрсәме чүпләп пәриләр иде. Әтәч, каршыларында пәйда булган үсмер егет белән кызга, башын кыегайта-кыегайта. әле бер, әле икенче күзен төбәп карал-карап торды ла, ниһаять, куркыныч янамавын аңлап булса кирәк, шундук бер тавыкны “эләктереп-каптырып” алды, сөенеченнән канатларын җәеп биеп куйды да, янә. тирәсенә җыела башлаган тавыкларның берсенә һөҗүм" итте.
— О-о, какой молодец! — диде Боря. — Эх, мне бы так!..
Кадрия шаркылдап көлеп җибәрде. Чөнки күптән түгел генә аларга килгән җор телле бер тол хатын әлегедәй хәлне күргәч:
— И-и, шушы тавыклар хәтле дә бәхетебез юк бит безнең, Кәбирә, җаным! — дип уфтанган иде.
— Ә мин сине үлеп сагындым, — диде Боря.
— Мшг дә... — диде Кадрия, үзе дә сизмәстән.
Шуннан башланды инде хәлләр. Боря үзе белән алып кайткан һәм рамына “Пермь” дип язылган кара сәпидкә кызны утыртып авыл урамнарын кичте, тыкрыкларны үтте, су буйларында йөрделәр. Аннары, жаннары-тәннәрс белән авылга гына сыя алмыйча, кырлар буйлап, күзләре күргән, күңелләре теләгән тарафка китеп бардылар. Менә шушы тау кашлагына җиткәч, борчак басуыннан чак кына эчтәрәк булган кечкенә күл читенә кереп, үлән өстенә ятып күкне, күктә йөзгән юка, калын, ак, кара болытларны күзәттеләр, кузгалак, көпшә, какы, юа ашадылар, төрледән-төрле чәчәкләр җыйдылар, такыя үрделәр. Такыяне Кадрия сары чәчле башына киеп куйды. Коңгырт бөдрә чәчле Боря сокланып:
— Син чын патша кызына охшагансың! — диде Шундый мактаулы, тылсымлы сүзләр ишеткәч, Кадрия үзен бер карышка үсеп киткәндәй хис итте, аның Боряга нинди дә булса яхшылык эшлисе килде. Ул һич сәбәпсез көләргә, чытлыкланырга, шаярырга тотынды. Егет, гүя шуны гына көтеп торган: кызны күтәреп тиз-тиз әйләндерергә кереште. А-а... Тау әйләнә, авыл әйләнә, күк әйләнә, бөтен дөнья...
— Ай, үләм, башым әйләнә! — диде Кадрия, ниһаять, җиңелүен танып.
Боряга кызның кычкыруын ишетүе рәхәт иде. Дөрес, аның үзенең дә башы зырылдап әйләнә иде. Әмма ул моны сиздермәде, кызны күтәргән көе һаман әйләнде дә әйләнде. Аннары Борянын аяклары тыңламый башлады, кул буыннары йомшарып китте һәм ул кыз белән бергә гөрселдәп үлән өстенә егылды.
— Ай-вай-вай, — дип чәбәләнде Кадрия, артык нык башы әйләнүдән күңеле болганып китүен тоеп.
Әмма Боря — тәҗрибәле шайтан — иркәләп-сыйпап кызны тиз тынычландырды. Аннары Пермь егете Көмеш Елга кызының тулы, татлы иреннәренә йотылды.
Күп тә үтмәде, Кадрия күлмәк каптырмаларының бер-бер артлы чишелүен, аннары билдән түбән таба нәрсәнеңдер шуып төшүен искәрде. Кызның күз алдыннан кайчандыр булган хәлләр: Ташкент апа, Ленинград абый, әнисе, чит абый, үзенен — җиде, Борянын тугыз яшьлек чагы, кино кадрлардай, чагылып узды. Кадриянең кинәт шаркылдап-шаркылдап көләсе, аннары нигәдер сулыгып-сулыгып елыйсы килеп куйды:
— Боря! Кирәкми... Без бит туганнар! Боря...
— Ну да-а... Туган сиңа! Минем әтием рус. Ә синеке? Мин бит сине яратам, Кадриякәем, бик-бик яратам! — диде Боря каударлана- каударлана. Шундый канатлы, кайнар сүзләр дә әйткәч, Боряга ничек ышанмыйсын ди инде!
Кадрия карышудан туктады, йомшарды, аннары Ташкент апа исенә төшеп һәм шул апага охшарга тырышып, ыңгырашып җибәрде.
— Менә бусы әйбәт! — диде Боря, дәртләнә төшеп. Бик әйбәт!
Бераздан чатнап, су эчәселәре килеп, Хәмидулла коесына юл тоттылар. Барганда гел шаярдылар, көлделәр, сәпид белән егылып-егыльш киткәләделәр. Борянын игътибары Кадриядә генә, ә Кадриянеке — Боряда гына. Кадриягә Борянын үзен кирәгеннән артык ирекле һәм күпне күргән акыл иясе сыман тотуы аеруча ошый иде. Чөнки Борянын дөньяда белмәгән, күрмәгән нәрсәсе юк та шикелле — әллә Кадриягә генә шулай тоеламы?!
Ни генә булмасын, Пермь егетендә артистлык сәләте дә гаҗәп көчле иде шул! Әгәр дә ул шушы юлдан китсә, үскәч вә укыгач аннан
менә дигән актер чыгар иде мөгаен! Әмма кызганыч, Боря бу минутта киләчәк турында уйламый гына түгел, аны башына да китереп карамый шул! Егетнең бөтен хис-тойгыларын, югарыда әйтелгәнчә, Көмеш Елга кызы гына биләп алган иде Боряга Кадриянен искиткеч сылу аяклары һәм рамнын аркылы тимеренә зарланмый-нитми, рәхәтләнеп, чикылдый- чикылдый, җәелеп утырып баруы, аннары, мул гына булып беленеп торган күкрәкләре ошый иде.
Килеп җиттеләр. Кайчандыр бура булган урында тирән чокыр гына торып калган һәм шул чокырдан, гүя Хәмидулла бабайны онытмаска кушып, су ага да ага.
Боря: “Что за родник9" дип сораган иде, Кадрия: “Не родник это, а ключ без замка!" .тип көлеп куйды. Боря, сусыл үлән өстенә техтәнеп. чокырга таба сак кына сузылып, учларына салкын су тутырып алып, йотылып-йотылып эчүче кызга кызыгып карап торды да, үзе дә тезләнеп, чокырга үрелеп, кызгылт-итләч учларына уйнак су тутырып алып, комсьгзланып-комсызланып эчәргә кереште.
Кадрия, эчеп туйгач та чокыр яныннан китәргә ашыкмады. Боряга су чәчрәтергә тотынды. Пермь егете дә җавапсыз калмады, суны Көмеш Елга кызы өстенә учлап-учлап сипте. Бераздан, икесе дә манма су булып, өс-башларын киптерер өчен, агачлар арасына кереп киттеләр Кояш баеганда гына чыктылар алар аннан. Кадриянен җилкәсе. Борянын тезләре үлән сүленә буялып ямь-яшел булган иде
Икенче көнне дә Боря белән Кадрия сон гына, ал чәчәкләрнең сабакларындагы дегеткә ягылып кайткач, Кәбирә нидер сизенеп, тавыш чыгармакчы иде, әмма... тотылмаган — карак түгел — телен тешләргә мәҗбүр булды Шулай да егет белән кызны шелтәләп алды.
Шулай көннәр арты көннәр, атналар арты атналар үгә торды. Боря авыл егетләре белән дә уртак телне тиз тапты, дуслашты. Кызлар да аны чит итмәделәр. Агайлар-апалар да Пермь егетен үз күрергә өлгерде, хәтта әби-бабайлар да сокландылар бу "урыс малае”нын бик тиз генә татарча сөйләшергә өйрәнүенә! Ә Кадрия, укучы аңлыйдыр инде, Боря-Борень- кадан бик әйбәтләп урысча “грамотный” сөйләшергә өйрәнде Кыскасы, Пермьнән бертуган сенлесенең малае кайткач, авылда Кәбирәнс көендерә торган түгел, сөендерә торган хәлләр күбрәк булып чыкты Менә шулай матур гына яшисе, тормышны акыллы гына дәвам итәсе иде дә бит, ләкин . ләкин адәм балаларының хатасыз яшәргә сәләтләре юкмы, әллә гел матур тормыш корып, парлашып-сайрашып яшәргә лаек түгелме алар9!
Көннәрнең берендә гаҗәп бер вакыйга булды... Күршеләрнең үгез бозавы бакчага чыккан да, бәрәңге сабакларын аударып-таптап йөри' Кәбирә балчык ата-ата бозауны куып барганда, кинәт нәрсәгәдер сөрлегеп китте, караса... Буразнада Боря белән Кадрия'
Кәбирә шундук ”Юк, юк! Монын булуы мөмкин түгел! Күземә генә күренгәннәрдер", — дип уйлады һәм соныннан да, башка вакытта да үзен шуңарга ышандырырга тырышты
Әгәр дә Кәбирә шулчакта түземсезлек күрсәтеп тавыш куптарса, ызгыш-талаш чыгарса һәм авыл халкы бу тамашаны сәгате-минуты белән белеп алган булса — бетте, и чәйнәрләр иде аннары ана белән кызны, и көләрләр иде «шардан бот чабып. Чәйнәп-көлеп туйганнан сон:
— Кадриянең болай булачагы күптән билгеле иде! Әнисе Кәбирә дә, әнә, ниләр майтарып ташлады ич яшь чагында! — диярләр иде
Мондый һәм мона охшашлы чәнечкеле фикерләр күнслснә килгән мизгелләрдә Кәбирә эсселе-суыклы булып китә дә: “Ярый әле түздем, сабырлык күрсәттем, юкса, кеше күзләренә ничек күренер идем9!" — дип куя _ „ г.
Шуннан соң нәрсә булдымы9 Боря Балык Бистәсе пристаненда су трамваена утырыр алдыннан кызның күзләренә туры карап, сары чәчләреннән сыйпый-сыйпый пышылдады
— Рәхмәт. Катюша! Рәхмәт! Мин сиңа гомерем буе бурычлы!
Мин сине онытмам!... Мин., үскәч, кайтырмын әле!.. Мин... әлбәттә, сиңа өйләнәчәкмен!.. Ә хәзергә.. Хуш-ш!..
Ул чакта Кадрия тыела алмыйча елаган иде. Хәтта “Әллә үләргәме икән?” сыман юләр фикерләр дә күңелендә баш калкытып-калкытып куйгалады.
Әмма вакыт дигәнең ин әйбәт доктор икән. Озакламый Кадрия янә үзеннән ике яшькә олы Гранит исемле егеткә гашыйк булды. Гранит Кадрияләр мәктәбенә Әтиле авылыннан килеп укып йөри иде. Аннары ул бәләкәй авылда клуб та юк. Кино карарга, каладан ук килгән артистларның спектакльләрен, концертларын тамаша кылырга да Көмеш Елгага йөриләр Әтилеләр. Менә шул чакларда шәпләп уралып кала да инде Кадрия Гранит тирәсендә. Ләкин, гаҗәпкә каршы, Гранит Кадриягә битараф иде әле. Чөнки Әтиле егетенең соры күзләре гел колхоз рәисе йортының тәрәзәләрендә генә. Ә анда... Рәис кызы Сабина яши.
Дөрес, Сабина чибәрлек ягыннан Кадриядән бераз кайтышрак, ә менә атасының властълылыгы, дәрәҗәлелеге ягыннан... Бит Кадрия әтисен белми дә. Әнисе дә гади эш кешесе генә... Димәк, аңлашыла ки. Гранитны бары тик властьлы, дәрәҗәле кешенең кызы гына өметләндерә, канатландыра.. Димәк, төптәнрәк уйлап караганда, Гранит Сабинага түгел, ә властька, дәрәҗәгә гашыйк булып чыга!..
... Кадрия уйларыннан арынды, Гранитка карады. Яшь ир тирләгән һәм манма су булган иде...
Ике көннән Кәбирәнең капкасы каршында, һич көтмәгәндә утын тавы пәйда булды. Тагын берничә көннән шул ук Кәбирәнең хуҗалыгында бер-бер артлы калкып чыккан әллә ничаклы печән кибәне бар иде инде
Болар һәммәсе дә авыл халкын тан калдырды.
Кәбирә исә, кызыксынучыларга, төпченүчеләргә гел бер үк сүзләрне кабатлады:
— Менә минем кызым медпунктка кереп егылган бер дәү урындагы түрәне дәвалап аякка бастырган да, Аллаһның рәхмәте төшкере, изгелек йөзеннән, шул түрә безгә хәзер... утын, печән кайтарттыра!
Түтиләр, әби карчыклар “И-и, и-и” дип, гаҗәпләнеп баш чайкыйлар, абзыйлар, карт бабайлар, йөзләренә газаплы уйчан төс чыгарып, тамак кырып куялар иде.
Шулай да авылның усал, вә төртмә телле һәм шаян, җор телле кешеләреннән котылып буламыни! Алар:
— Беләбез инде Кәбирәнең медпунктта җыештыручы булып эшләүче кызы ул түрәне ничекләр итеп дәвалаганын!.. — дип мыек астыннан гына елмаялар иде.
Гранит урманга барып утын кисеп, печән чабып азапланып йөрмәде әлбәттә. Ул турыдан-туры күрше районның урман хуҗалыгына, элекке һәм яңа дус-ишләренә шалтыратты. Аннан аңа:
— Агу сиптерә торган җайланмага бер көпчәк табып бир башта... Аннары сездә мамык җыя торган комбата күгәреп ята икән. Шуны безгә җибәрә алсаң — урман-болын синеке! — диделәр.
— Нәрсә, әллә мамык үстерергә җыенасызмы?
— Юк ла, мамык комбайнын без СК-4 комбайнына ал ыштыр ып алырга килештек. Ә соңыннан ул комбайнны без колхоз яки совхоздан трактор ише техникага алмашачакбыз — дигән җавап ишетелде телефон трубкасында.
“Ярар, килештек!” — диде Гранит. Үзе трубканы куйгач уйга бирелде. Чөнки мамык комбайны әлеге колхозга әнә шундый мәгънәсез алмашулар аркасында килеп эләккән иде дә инде! Менә хәзер ул Урта Азия комбайныннан котылырга жай чыгып тора! Өстәвенә, колхоз рәисе санаторийда ял итә һәм төп креслода кияү кеше — Гранит утыра бит!
Гранит селектрлар аша парктан механикны чакырып китерде.
— Шундый-шундый заказ бар! Син, давай, агу сиптерү җайланмасына бер көпчәк тап! — диде.
Үзеннән югарырак пост биләүчене, кем булуына карамастан, тыңларга һәм хөрмәт итәргә күнеккән механик, шундук.
— Ярар, эшләрбез! — дип чыгып китте — Шул ук көнне, көпчәге алынып, “Аммиячная” цистернасы янтаеп ятып калды һәм аннан гөрләп чөгендер кырына таба аммиак селитрасы акты
Ә мамык комбайны, ни өчендер, ферма янәшәсендәге каралты эчендә түрдә үк кысылып калган булып чыкты! Җитмәсә, анын янына ит комбинатыннан, сугымга тапшырылган сыерлар өчен, акча урынына, сөяк оны кайтарып тутырганнар икән! Икенче катта исә, целлофан капчыклар эчендә — ашламалар
Әмма ин кыены — парктан өч механизатор ияртеп килгән механикны һәм аларга ярдәмгә чакырылган дүрт-биш ферма эшчесен нык аптырашта калдырганы — менә ни иде. теге чакта, эченә сөяк оны салып китерелгән кәгазь капчыкларны кызмача ирләр машинадан күтәреп алып корылма эченә керткәч, теләсә ничек ыргытып ертып бетергәннәр икән! Аларны хәзер һичничек урыннарыннан кузгатып, күчереп куярга мөмкин түгел! Азия тарафларына китәргә тиешле комбайнны, ничек кенә булса да, жаен-чарасын табып, тоткынлыктан азат итәргә, тышка чыгарырга кирәк ләбаса!..
Эшчеләр “Тегеләй итикме9 Болай итеп карыйкмы әллә?" дип гөрләшеп торганда, яннарында Гранит пәйда булды.
— Хәзер үк стенаны кисегез! Тик, карагыз аны, комбайн сыярлык булсын! — дип боерды инженер-рәис
Шундук бензопычкысы да табылды, стенаны да кыеп төшерделәр Мәгәр комбайнны сөйрәтеп алып булмады әле, ана ниндидер трослар беркетелгән һәм шул трослар сөяк оны астында күмелеп калган икән'
Гранит ачуыннан төкергән иде, төкереген жил эләктереп алып чалбарына сылады.
— Вы что? Кайчаннан бирле бер кочак калай-салайны сөйрәтеп- тартгырып чыгара алмыйсыз!.. — дип җикеренде яшь түрә.
Ике механизатор һәм дүрт ферма эшчесе, ниндидер яшерен көч ихтыярына каршы тора алмагандай, буйсынып, шундук дәррәү комбайнга ябыштылар Кәримуллин дә чылбырлы кызыл тракторына менеп кунаклады. Механик Гранитка карал куйды амбар белән тегермән арасындагы киң, такыр юлда әле генә Кырымнан, ялдан кайтып төшкән Сабина басып тора иде
“Типтергәнемне ишсттермәгәннәрдср ич", — дип уйлады инженер- рәис, ләкин эчендәген тышка чыгармады, сиздермәде.
Менә тростнын сузыласы төше сузылып бетте — комбайн “эх” тә итмичә трактор артыннан иярде. Әмма шул мизгел йөрәкләрне тетрәндерерлек, аек башларны да сызландырырлык тамашага юлыкты Сабина.. Комбайнга бәйләнгән һәм сөяк оны астында күмелеп калган уртадагы төп тростнын ыргагы корылма баганасына эләгеп торган булган икән' Комбайн тышка чыгып бетәргә генә өлгерде, уртадагы багана — ярсыган тракторның алыптай көченә каршы тора алмыйча — авып китеп, корылманың икенче каты, ашлама-фәләннәр белән бергә, сөяк оны өстен ә җимерелеп тә төште!
И-и, купты шулчакта тавыш, китте кычкырыш' һәммәсе Кәримул- линга ябырылды. Янәсе, корылманың җимерелүенә һәм ашлама белән сөяк онының катышып бетеп ярамаслык хәлгә килүенә бары тик Кәлимулла гына гаепле!
Ә кызыл йөз, дерелди-дерелди, үзенең монда тамчы да гөнаһысы булмавын, хуҗаның фәрманы буенча гына эшкә керешкәнлегсн әйтеп, аңлатырга тотынды Бүтән механизаторлар вә эшчеләр дә бу минутта, табигый инстинкт колына әверелеп китеп, исән калып яшәр өчен үзләрен ничек кенә булса да акларга теләделәр
Янәшәдә олы тормыш юлы узган гаять җитди, бай тәҗрибәгә ия механик агайнын булуы һәм анын үзен гаҗәп сабыр, тыныч тотуы ярап
куйды әле, теге калай әтәчләр шундук сүрелеп, басынкыланып калдылар. Чынлап та, нидән куркырга? Аларны беркем дә җавапка тарттырырга жыенмый ич! Ә инженер Гранитка килгәндә, анын кайнатасы район җитәкчеләренә якын, хөрмәтле шәхес ләбаса! Шулай булгач... әйтер сүзеңне әйтмәс, күрер күзеңне күрмәс, ишетер колагыңны ишетмәс ит тә бетер!..
Гранит та “карга карганың күзен чукымас”лыгын белә иде. Ул күккә күтәрелгән сөяк тузанының басылганын, таралып беткәнен дә көтмәстән, Кәримуллинга кызып-кызып ниләрдер әйтте, аңлатты. Шуннан соң... җыелган кешеләр сөяк оны белән ашлама “ботка”сынын якындагы елгага эттерелеп-эттерелеп ташлануын аю биеткәндәге шикелле рәхәтләнеп тамаша кылдылар. Тик Сабинаның гына йөзе борчулы, күзләрендә яшь иде:
— Террорист син, белдеңме?! — дип пышылдады ул иренең колагына.
Гранит исә, күкрәген киереп:
— Шулай яшәдек, шулай яшибез, шулай яшәячәкбез — большевикларча, решительный булып! — дип җавап кайтарды.
— Әнә... кара!
Анда, су өстендә исәпсез-хисапсыз үле балыклар ага иде.
— Ну и что! — диде Гранит төкселәнеп. — Ул шельма балыкларга мин үләргә кушмадым, үлмәсеннәрие! — һәм Сабинаны гына түгел, барча кешене шаккатырып, әле генә урман хуҗалыгыннан килгән КамАЗга таба атлады. Шоферга ниләрдер әйтте дә, эшчеләр янына килде:
— Мамык комбайнын КамАЗга төяп җибәргәч, корылманы тәртипкә кертегез, элекке хәленә кайтсын! — диде инженер-рәис һәм хатынын машинасына утыртып, өенә кайтып китте.
Төнлә Сабина ире янына ятмады, елый-елый:
— Медпунктка кайтарыр өчен дарулар сатып алырга акча юк, табарга да теләмисез, иеме, ә халык байлыгын теләсә ничек әрәм-шәрәм итеп бетерергә, суга салып агызырга, балыкларны агулап үтереп бетерергә ярый, иеме? — диде. — Йә, нәрсәгә сөйрәп чыгартгырдын инде аннан ул күгәреп беткән чит җир комбайнын?.. Нәрсә оттың инде шул тимер- томырны урыныннан кузгаттырып?..
Сабина сулкылдый-сулкылдый тагын ниләрдер әйтмәкче иде, Гранит шыпырт кына килеп, хатынының башын күкрәгенә кысты:
— И, юләрем минем! Юкка дулыйсын, тәрәзә бик калын, аны ватып чыгарга синен белән минем генә түгел, әллә кемнәрнең дә көче житәрлек түгел!.. Ә мамык комбайны... ул безнең төзелеп ята торган йортыбызның икенче катына өр-яна нарат бүрәнәләре һәм такта-материал- лар булып әйләнеп кайтачак!.. Гранит көлеп куйды. — Халык байлыгы дисең... Андый байлык юк!.. Ил байлыгы, колхоз байлыгы гына бар!.. Халык ул — сарык! Халык ничаклы надан, авыру, зәгыйфь, тешсез булса, безгә анын белән идарә итүе шалчаклы җиңелрәк! — Гранит хатынын күтәреп алып үз ятагына таба юнәлде. Сабина карышмады. Ул инде “... йортыбызга өр-яна нарат бүрәнәләр”не ишеткәч үк, Кырымда, диңгез ярында Кавказ егете белән гыйш-гыйшрәт уеннары уйнап йөргәнен оныткан, эрегән һәм Гранит та, гүя, Кадрия белән типтермәгән...
Алар, ниһаять, сагынышкан атлы кыланып, аннары... бер-берсенә аркаларын терәп йокыга талдылар.
Өченче башлам
еше гомеренең байтак өлеше юлда үтә, диләр... Бу чыннан шулай.
Юл — өмет тә, яшәү чыганагы да ул. Юлда йөрүне өнәмәгән кешене мүкләнгән ташка тиңлиләр. Юлларда йөрергә һәвәс кеше күпне күрә, белә һәм шомарган ташка әверелә.
Менә әле Мөбарәк тә, Кавказ кешесе иярләгән дүрт көпчәкле кара айгырда бара. Кавказлы Давид исемле, фамилиясе Кикиладзе икән. Грузиянең көньяк өлешендә, авылда туып үскән. Ике чиркәүле бу авыл
К
тау слгасынын ун ягында, ә елганын сул ягында — өч мәчетле зур гына төрек авылы ди. Дөрес, ике авыл арасына, тарихи сәбәпләр аркасында, күпер салынмаган һәм... төрле диндәге ике халык бүгенгәчә бер-берсе белән бик аралашмыйча, кунак-фәләнгә йөрешмичә, сәер рәвештә яшәп ята, имеш.
Шулай да мажара сөюче яшьләр теләсә кайсы вакытта елганы йөзеп яисә көймәдә кичеп чыгалар. Күнелләренә ошаган төрек егетләре дә бу якка юл салып, грузин Чибәркәйләрен урлап өйләнәләр, ди. Хәлбуки, теге якнын туйларында да, бу якта да кыз ягыннан беркем дә катнашмый, имеш. Бу — борын-борыннан шулай дәвам итә, ди.
Давид Кикиладзе да яшьлегендә кызыксынучан табигатьле, кискен холыклы, шактый ук тәваккәл егет булган, төрек кызын урлап алып кайтып өйләнгән! Бүгенге көндә Давид Казанда яши, төзелеш трестына җитәкчелек итә икән.
— Минем дә синен кебек яшь, таза улым бар, — диде Кикиладзе Мөбарәккә. — Төзүче инженерлар институтын тәмамлады! Кырымда ял итә иде әле. Шушы көннәрдә кайтыр инде
— Ә син мина ошыйсын! — диде Давид һәм өстәп куйды. — Татарларны хөрмәткә лаеклы акыллы кешеләр дип белгәнгә күрәме икән әллә9!
Мөбарәк елмаеп инбашларын сикертеп куйды.
— Чынлап та ошыйсын син мина! Иә. үзен турында сөйлә инде' — Кикиладзе каршыга йөгерүче машиналар ташкыныннан карашын алмыйча, тынларга әзерләнде
Бу эчкерсез, ягымлы грузин Мөбарәккә дә ошый башлаган иде Ул ана үзенең тәржемәи хәлен сөйләп бирми булдыра алмады Сөйләп бетергәч, сүзләрем ничегрәк тәэсир итте икән дип, Давидка текәлде
— Алай., алай... — диде Кикиладзе уйланып кына һәм киштәдән сигарет алып, чакмасыннан ут элдерде дә, бөтнек исен хәтерләткән төтенне авыз-борыннан бөркелдереп чыгара-чыгара, юлдашына мөрәҗәгать итте:
— Слүши, син давай безгә кил, безгә трактористлар җитми Калган мәсьәләләрне урында хәл итәрбез, ризамы9 — Давид Мөбарәккә сынаулы караш ташлады.
“Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына" — шушы буладыр инде, Мөбарәк риза булды
Туганнан туган апасының фатирында төн кичергәч, ул Кикиладзе янына китте Анда ана фәләненче номерлы төзелеш-монтаж идарәсенә барырга куштылар Анда да булды яшь ир Ләкин, эшкә урнашканчы әле медкомиссия үтәргә, наркология һәм туберкулез диспансерларында хисапта тору-тормавын ачыкларга һәм шул арада бик тиз генә прописка мәсьәләсен дә чишеп атарга кирәк икән' Ягъни. Мөбарәк фатирга вакытлыча яшәргә кертүче ксмсәләр белән уртак тел табарга тиеш булып чыга инде
Әмма яшь ирне сулы, газлы, ванналы заманча төзелгән йортлардагы фатирларга кертергә атлыгып торучы табылмады Дөрес, анын үзен генә керткән дә булырлар иде, мәгәр Кадрия дә бар бит әле. аннары тагын игезәк малайлар .
Ярый әле Казанмын үзәк өлешенә якында гына бөтен унайлыклардан мәхрүм булган бер һәм ике катлы агач өйләр бар Шул тирәдә эзләнеп йөри торгач, Мөбарәкне бөтен гаиләсе белән өйдәш итеп кертергә ризалык бирүче бердәнбер йөрәкле ханым табылды Рәсимә исемле иде ул Ире төрмәдә Икс кызы кияүдә. Берсе Чиләбедә, икенчесе Павлодарда яшәп ята икән Рәсимәнең әле Яңа бистәдә үз өендә гомер кичереп ятучы әни карчыгы да бар һәр өч көннен икесен ул шунда үткәрә икән Әгәр дә Мөбарәк Рәсимә йортында гаиләсе белән матур гына яшәп китсә, хужабнкә үзе әнисе янына торырга күчәсем, бирегә фатирчыларның хәл-әхвәлләрен белешергә генә, алардан фатир хакын түләтергә генә килгәләп йөриячәген 3. «к. у. /* u
белдереп, авыл тракторчысын Бауман районынын эчке эшләр бүлегенә пропискага кертергә алып китте.
Кирәкле урыннарда булып, тиешле кәгазьләрне җентекләп тутыру һәм пропискага теркәлү әлләни күп вакытны алмады. Рәсимәгә рәхмәт инде — ул тырышты. Эчке эшләр бүлегендәге “паспорт өстәл”еннән чыкканда Рәсимәнең баярак кына буаз сарыктай бүселгән букчасы тәмам шиңгән иде
Шулай итеп, Рәсимәнең йорт кенәгәсенә, ә Мөбарәкнең паспортына прописка штампы суктырып, Жданов урамындагы бер катлы кирпеч өйгә кайтып керделәр.
Урамнардагы кызган таш һәм асфальт исеннән соң, мондагы боз тутырган чокырдагыдай салкынча һава Мөбарәкне йокысын китерерлек дәрәҗәдә изрәтеп җибәрде. Аның шундук кайда да булса ятып, мендәргә баш төртеп уйланасы, киләчәккә дөрес, төгәл бәя биреп карыйсы килде.
Мәгәр бройлер тавыгыдай эре, симез, тулы тәнле Рәсимәнең нияте башкада иде бу минутта.
— Менә инде Мөбарәк мина пропискага да кердең. Иртәгә эшкә дә барырсың. Аннары, хатыныңны да алып килерсең, балаларыңны да монда күчерерсең — яшәрсез рәхәтләнеп! Ләкин аларгача әле хәзерге олы вакыйганы билгеләп үтәргә кирәк! -дип, ул юкәдән ясалган калын түгәрәк өстәл өстенә төрледән-төрле закускалар китереп утыртты. Шкафтан алып, борыч настойкасы белән ак вино да куйды.
Мөбарәк хужабикәнең һәр ымын, һәр хәрәкәтен күптән агартылмаган мич янәшәсендә күзәтеп утыра иде Гадәттә “май чүлмәге тышыннан билгеле” диләр. Әмма Рәсимә май чүлмәге генә түгел шул, аның кемлеген тышыннан гына чамалап белеп булмый. Шулай да теләгәндә, хатын- кызның кайбер уңай яки тискәре сыйфатларын — яшәү рәвешенә, хуҗалык итүенен торышына карап та сиземләргә була шикелле.
Әнә... өстәл өстендә затлы закускалар һәм исерткеч эчемлекләр. Кадриянең алтын тешләре, мәржән муенсалары, жинсез, тар, үтә кыска, мәгәр күз явын алырдай матур ефәк күлмәге...
Мөбарәк маңгаен җыерды, авыр сулап куйды һәм күзләрен йомды. Анын мие арыган иде. Хәзер аның тәннәренә генә түгел, миенә дә ял кирәк! Әмма ни хикмәт, яшь ирнең күзләре үзләреннән-үзләре ачыла да шайтан-ханымның тылсымлы ак ботларына, гаҗәп килешле төз, калын балтырлы аякларына төшә!
Хатын-кыз кавемендәге серлелек, илаһилык һәм барыннан да өстенрәге — сихерчелек сыйфатлары һаува анабыздан ук килә!
Адәм атабыз ялгызы гына мең елга якын ожмахта яшәгәндә гөнаһ- фәләнне бар дип тә белмәгән ләбаса! Мәгәр Аллаһыбыз көннәрнең берендә Адәм саллаллаһу галәйһи вәссәламга хатынлыкка, аның сулъяк кабыргасыннан һауваны бар иткәч:
— Бергә яшәгез, яратышыгыз, балалар табып үстерегез, ишәегез, әмма, гөнаһ агачының җимешенә орынмагыз, — ди.
һәрһәлдә Аллаһның бу сүзләрен шайтаннарның иң баш начальнигы иблис-явыз тынлап тора да, килеп Һауваны яман эшкә котырта башлый. Имеш, син гаҗәеп сылу, гаҗәеп чибәр! Шуңа карамастан Адәм сине яратмый, ул һаман ялгыз калырга итә, синнән читләшә... Әгәр дә менә бу тыелган агачның гешен өшкереп иреңә ашатсаң, ул синнән бер адым да калмаячак, тагылып диярлек йөриячәк, сине мәнге-мәнте сөячәк, ди. Сылулыгыннан, илаһилыгыннан бик һуш һаува ирен тәмам буйсындырырга, гүзәллеге каршында тез чүктерергә, хәтта, мөмкинлек чыкса, табанын үптерергә тләп, иблис мәлгуньнең котырыгына күнә һәм үзен дә, Адәм. ,ә муеннан гөнаһка батыра!
Шуннан соң, Аллаһыбыз Адәм саллалаһу галәйһис вәссәлам белән һаува анабызны оҗмахый күктән тәмугый җиргә сөрә:
— Яшәгез, яратышыгыз, ишәегез! — ди — Әмма...
Ул соңгы сүзен әйтеп бетерми. Мәгәр җирдә ничек яшәргә
кирәклекне аңлаткан, төшендергән берничә сәхифә индерә Билгеле ки. Адәм белән һауваны сынап, Аллаһыбыз каршында "дан” казанган иблис тә йоклап калмый, һаува кызларын котыртып. Адәм улларын юлдан яздырып бетерер өчен, җиргә үз балаларын, ягъни шайтаннарны җибәрә!
Сихерче! Сихер иясе! Сихерләүче! Иблис коткочысы! Шайтан вәсвәсә-чесе!.. Менә ул... ахак кашлы алтын колак алкаларын жемелдәтә-же.мелдәтә. ак вино салынган бәлләүр рүмкәне сак кына тотып, хәйләкәр генә елмаеп һәм ул-бу була калганда, фырт кына дөрләп кабынырга исәп итеп, Мөбарәккә каршы тарафта, өстәл буенда басып тора
— Йә, әйдә, якынрак килеп утыр, рүмкәне кулына ал, киттек! — диде Рәсимә, катгый рәвештә. Ул, рүмкәссндәге виноны ялт кына эчеп җибәрде дә закускага үрелде, аннары янә шешәгә сузылды һәм мөлдерәмә тулы рүмкәне күтәреп, Мөбарәккә ымлады — Бусы, Казан каласында пропискага керүен хөрмәтенә!
Мөбарәкнен күз алдына бер бите ай, бер бите кояш Кадриясе килеп басты. Бу хатын, әлбәттә, анын кисеп ташлаган тырнагына да тормый!.. Мөбарәк өстәл буена килеп утырды, рүмкәне читкә этте, ашарга кереште
— Хатынын бик чибәрмени сон синен?!
Мөбарәк эндәшмәде
— Шундый-шундый әйбәттер инде ул. исме9!
Мөбарәк “әйе” дигән сыман башын чайкады.
— Булсани! Ул монда түгел ич, сине күрми!.
Мөбарәк каршында елан кебек боргаланган-сыргаланган Рәсимәнсн ниятенә төшенә башлады:
— Мин дә аны күрмим ич!. Хикмәт андамыни!.. Хикмәт — минем бу минутта өйләнгән булуымда! Бары шул гына!
Рәсимә мыскыллы рәвештә чыраен сытты
— һай, синдә генә ди ул хатын. Бүтәннәрдә юк ди! — һәм авыш- тәвеш атлап, диван-караватка барып ауды Аннары — Йә, нәрсә карап торасын9 Кил әйдә... изгеләнеп маташма, барыбер мулла була алмыйсын! Ә мин абыстай түгел — диде
Мөбарәк Рәсимәнсн исереклектән тона башлаган күзләренә карап “ирсез хатын — кызганыч, ирсез исерек хатын — аяныч", — дип уйлады, һәм үз алдына төкереп куйды.
— Алдакчы! — дип кинәт кычкырып жибәрде Рәсимә — Ике йөзле, ханжа! Паспортында “Мөшәрәф” дип язылган бит, ә үзен "мин — Мөбарәк!” дип, кешеләрнең башын әйләндереп йөрисен' Юк, тиккә генә түгелдер бу! Монын берәр сере бардыр' Туктале-е
Рәсимә ясканып урыныннан торды һәм итәге кайтарылып бетү сәбәпле, аякларынын шәрәләнеп калуын да искәрмичә, әвеш-тәвеш атлап Мөбарәк янына килде, йөзенә таба иелеп, күзләренә карады
— Әй, син ник миннән көләсең9 Кем булдын сон әле син ул чаклы!
Мөбарәк көтелмәгән бу һөжүмнән югалып калды, аннары исен җыеп, кыюлана төшеп:
— Минем синнән көләргә уйлаганым да юк, Рәсимә апа! Мин бит...
— А-а-а-а... — Рәсимә кулын селтәде — Кирәкми, акланма энем' Мин монда хуҗа, ә син кунак! Кунак хужанын ишәге! — ул шундук Мөбарәкнең алдына жәслеп утырды
Рәсимәнең әлеге килбәтсез кыланышы, нахзыбикәләргә бөтенләй хас булмаган дорфалыгы һәм аннан куе булып аңкыган ят вино исе Мөбарәкнен күңелен кайтарса, икенче яктан исә. мут хатынның искиткеч жилы, йомшак тәне вә акыл белән генә һичничек аклап бетереп булмый торган эчке кайнарлыгы яшь ирнең канын дәррәү кыздырып жибәрде Мөбарәк үз-үзен белештермәс дәрәжәдә әсәренеп. Рәсимәне күтәреп алды һәм шул мизгел гүя арага фәрештә керле Мөбарәк, нишләвең
бу, акылына кил, Кадрияңә алыштырма аны!” — диде. Яшь ир кыз анасын, чирканулы төстә, идәнгә бастырды.
Ләкин бу минутта Рәсимәнең колагына шатан нидер пышылдарга өлгергән иде инде һәм иреннән аерылган салмыш хатын бар куәтенә Мөбарәкне этеп тә җибәрде. Яшь ир сөрлегеп китте, нәрсәгәдер тотынырга теләп кулларын жәеп җибәрде, әмма аягында басып кала алмады, диван- караватка барып ауды. Рәсимәгә шул гына кирәк булган, күрәсең: ул чиный-чиный Мөбарәккә ташланды һәм симез ак йодырыклары белән анын кай төшенә эләгә — ярсып-ярсып төяргә, йолыккаларга тотынды, азакта җаен-чарасын табып Мөбарәкнең иреннәренә йотылды, онытылып үбәргә кереште.
Мөбарәк тиз айныды, Кадрияне исенә төшерде һәм суга сусаган балыктай тырпылдап маташкан дәртле хатынны көчле куллары белән читкә тибәрмәкче иде, мәгәр Рәсимә бирешмәде, карышты һәм һөжүмчәнлеген арттырганнан-арттыра гына барды.
Янә арага фәрештә канатын җәйде: Мөбарәкнең ачуы ярларына сыеша алмаган язгы ташудай чиктән ашты һәм ул ачкүз, әрсез хатынны икс куллап сул якка тәгәрәтеп җибәрде. Рәсимә шап итеп идәнгә тезләнде һәм бер мәл Мөбарәккә шаккатып карап торды да:
— Тинтәк! — дип кычкырып куйды. — Сиңа монда түгел, юләрләр йортына пропискага керер1Ә кирәк булган!!!
Алайга китсә, Мөбарәктә дә тел бар ул. Телнен дә әле ниндие генә!
— Сиңа пропискага мине түгел, берәр юләр бәндәне кертергә кирәк булган! — диде яшь ир, нәфрәтләнеп.
Хуҗа хатын сикереп торды һәм һичкөтмәгәндә кеткелдәп көлә башлады, ана кушылып Мөбарәк тә көләргә тотынды. Ләкин аларньш көлүләре төрле мәгънәгә ия иде.
Рәсимә кинәт усалланды:
— Ярар, җитте, спектакльне шушында туктатабыз! Мин аңладым инде эшнең нәрсәдә икәнлеген... Синең, бәгърем, ирлеген юк икән! — Хужабикә, нервлана-нервлана, өстәлдәге ризыкларны җыеп, шешәләрне бөкеләп букчасына тутырырга кереште.
Мөбарәк ни әйтергә белмичә, аптырап катып калды. Аннары исенә килеп, тирләгән маңгаен жиненә сөртте дә: “Нишләп булмасын минем ирлегем, бар, бик бар!” — димәкче иде — аны бит әле дәлилләп күрсәтергә кирәк — телен аркылы тешләде һәм... болдырга чыгып тәмәке кабызудан гайре бүтән чара калмады. Ишегалдында бер түти алак-шалак карана- карана керләр элә иде, Мөбарәкне күргәч: “әһә, җаным, белдем эшеңне, коям тешеңне” дигәндәй, астыртын гына мыскыллы төстә елмайды. Мөбарәк исә, иртәгә тракторда эшкә керешәчәген һәм монда Кадриянен яшәргә киләчәген, аннары барып игезәк малайларын алып кайтачакларын һәм... матур, бай, җитеш киләчәк турында хыяллана-хыяллана, төтен суырды, күккә карады, тирә-юньдәге хәлләрне күзәтте. Янәшәдәге ике катлы агач йортның тәрәзәләреннән исә егермеләп кызыксынучан күз аны күзәтте.
— Эчкәнме, исерекме?
— Юк, юк...
— Димәк, авыл гыйбаты! — диделәр.
— Шөкер, моның кесәсен саектырырга була икән!
Теге түти дә сөяк күргән эттәй, керләр арасыннан Мөбарәккә үрелеп-үрелеп карады.
Менә ишектән букча күтәргән Рәсимә кукыраеп килеп чыкты. Гүя ишегалдында анын пәйда булуын гына көтеп торганнар: ишекләр бербер артлы ачылып-ябылып тора башлады. Озак та үтмәде, капка буен озын, кыска, юан, нәзек, яшь, урта яшьләрдәге һәм олыгайган хатын- кыз халкы сырып алды. Болар — заманында әллә нинди авыр, кара эшләрдә ватылган, изелгән һәм исерек ирләреннән җык булып, балалар
үстереп интеккән — авыр, карангы тормышка ачулы, үчле кешеләр иде Шулай да әле алар кешеләр, хатын-кызлар һәм хатын-кыз холкында нинди уңай һәм тискәре сыйфатлар булса — боларда да алар житәрлек иде.
Рәсимә, үзен әйләндереп алган күрше хатыннарга, түтиләргә, әбиләргә нидер сөйли, тегеләр исә Мөбарәк тарафына күңелле генә елмаеп, авызларын колакларына таба ерып җибәреп, карап-карап куига- лыйлар.
Беләсе иде, ни сөйли икән ул аларга, Мөбарәкнен гайбәтен таратамы?!
Чынлап та шулай булып чыкты.
Икенче көнне Мөбарәк эштән кайтып кергәндә, ишегалдында күрше хатыннар җыелып тора иде. Мөбарәк аларга ’’исәнмесез'’ дип үтте. Тегеләр яшь ирнең “исәнмесез"ен әллә ишеттеләр, әллә юк — жавап бирмәделәр Аның каравы, тупас кыяфәтле, чырайсыз йөзле, әмма чырайсыз ирләрне дә мизгел эчендә помидор итәрлек кодрәткә ия әче, зәһәр телле түтиләр, чүкердәшә-чүкердәшә:
— Моның., ирлеге юк ди, ә!
— Рәсимә белә инде аны... Монарчы безгә ялган сөйләгәне югие ич! — дип калдылар
Нахак сүзләр Мөбарәкнен жднын талады. Ул өзлексез тартты да тартты. Әмма тәмәке-тәмәке инде төтене үпкәләргә тула, агуы канга тарала, йөрәкне сикертә, хәлне ала! Ә жан әрнүен басар өчен Мөбарәк кибет турында уйлап куйды юк — эш кирәк, эш!
Мөбарәк, шөкер, авыл малае әле. Ул үскәндә "егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” гыйбарәсен еш ишетте Шуңа күрәдер инде, барча эшкә карусыз булды, эшне акка, карага бүлмәде, чирканмады. Тырышлыгы, үҗәтлеге өчен аны авылда күпчелек хөрмәт итә иде. Мәгәр шул ук вакытта, үз сүзен өскә чыгарырга яратканлыгы өчен, аны өнәмәүчеләр, күрә алмаучылар да юк түгел иде бит!
Мөбарәк башта үзе һәм гаиләсе яшәргә тиешле йорт белән әйбәтләп танышып чыкты. Йорт борынгы кирпечтән калын һәм нык итеп төзелгән иде. Ләкин фундаменты да кирпеч булганга һәм сумала сыланмаганга күрәдер инде, эчтәге диварлар дымланып, урыны-урыны белән юешләнеп үк торалар һәм шул сәбәпле өйдә ниндидер авыр исләр — күгәрек, саз исе сизелә иде
"Бу дымнан, юештән ничек котылырга? Башкала үзәгенә хас булмаган яман исләрне ничек бетерергә'’. "
Мөбарәк биленә таянып уйланып торды да, тәрәзәләрне киереп ачып җибәрде, ишекләрне ачып куйды: өй эченә кайнар һава тула башлады Булды бу! Иртәгедән, шулай итә башларга кирәк'
һе.. Рәсимә моңарчы нигә бу алымны кулланып яшәмәгән икән9 Әллә ни мәшәкате дә юк. көч тә түгәргә кирәкми ләбаса' Хәер, бу йорт ул сагыз хатынга әллә нигә бер килеп китәргә — ир-ат белән очрашып, күңел ачарга, дәрт тузанын басарга гына кирәк бугай Йортның чисталыгы, эчке-тышкы күркәмлеге дә ул чибәркәйнс кызыксындырмый, чөнки анын моңа сәләте дә. пхтыяжы да юк. анын йөрәген, уйларын бөтенләй бүтән дөнья — хыялларда гына туа ала торган дөнья рәхәтлекләре биләп, бөтереп үз эченә алып кереп киткән иде
Берничә көннән Рәсимә калын-калын букчалар күтәреп килеп керде "Мине тикшерәләр, боларны сиңа калдырып торыйм әле", — дип. букчаларны диван-карават эченә тоҗырып чыгып китте Ә икенче көнне кич үл кара тутлы үзбәк егете ияртеп кайтты:
— Менә. Ташкенттан никахсыз ирем килгән, моны әнигә күрсәтеп булмый инде монда гына кунабыз. — диде һәм үзбәк егете белән Мөбарәкне таныштырды — Минем фатирчым бу. Мөбарәк-Мөшәрәф' Ике исеме бар үзенен. куш башлы елан кебек, коточкыч!"
Үзбәк егете Мөбарәккә кулын бирде
— Мин — Сулейман, Ташкенттан тегел, Андижаннан килдем, кипкен урюк сатам, кавун сатам! — дип, букчасыннан өстәлгә куш йодрык шае кавун куйды, аннары Рәсимәгә төбәлде, хатынның “әйе” дигәнен шәйләп, янә букчасына тыгылды, аннан акбаш, тау кәҗәсенең сөтенә кызыл борыч кушып ясалган сыр чыгарды һәм Мөбарәккә усал итеп, кырын гына карап: — “ Монда тартырга рөхсәтме?” — дип сорады. Әмма Мөбарәк җавап бирмәде. Рәсимә исә: — “Тарт инде, тарт, нигә сорап вакыт исраф итәсең”, — диде дә, борынгы шкафтан рүмкәләр алып килде. Үзбәк егете элек сигарет кабызды, аннары төтенен Мөбарәккә таба өрә-өрә, пычак очы белән акбашнын уртасына тишек уеп, зәһәр сыеклыкны рүмкәләргә мөлдерәмә тутырды. Рәсимә чәчәкле фарфор тәлинкәгә кавун турап куйгач, алдында торган бәллүр рүмкәне күтәрде:
— Әйдәгез... киттек!
Үзбәк егете шуны гына көткәндәй рүмкәне кулына алып, чәкештереп тә тормыйча, ялт кына эчеп куйды. Әмма Мөбарәк рүмкәгә орынмады, бер кисәк кавын гына алды, аннары сырдан авыз итеп карады. Шундук күзеннән яшь атылып чыкты. Ай, әче дә икән соң бу үзбәкнең сыры!..
Ә үзбәк егете кинәнә генә аракы эчеп! Әйе, кырыс, котсыз, кешелексез Рәсәй тормышы Урта Азияләрне дә ярыйсы гына аракы чөмерергә өйрәткән икән инде!..
— Син нәрсә... — диде Сөләйман Мөбарәккә, — мулла булдыңмыни... башыңа чалма урыйсың гына калган инде!
Мөбарәк җавап бирмәде, ишегалдына чыкты. Бераздан Сөләйман да кысык күзләрен җемелдәтеп килеп чыкты.
Юынылмаган агач шикелле билсез, шешенке юп-юан аяклы бер түти керләр элә иде, Мөбарәкне күреп, тиз-тиз генә килеп житте:
— Бәдрәфне чистартыргае бит, бәдрәфне! — диде ул сулышын көчкә алып. — Иртәгә машина керәчәк, егерме биш сум кирәгие! — һәм икенче катнын тәрәзәләренә ялт кына карап куйды. Ул тәрәзәләрнен пәрдәләре вә гөлләре арасыннан бирегә уналты күз төбәлгән иде.
Мөбарәк сабыр гына төстә:
— Әлегә акчам юк, апа, җаным! Бәдрәфне чистарттырыгыз! Соңыннан бирермен, яме! — диде.
Түти ала күзләрен тасрайтты:
— Маһимы әллә син, энем?!
— Маһи? Аңламадым... ни дигән сүз ул?
— Улмы, ул. — Түти Мөбарәкнең колагына үрелде һәм... әйтте. Яшь ир кып-кызыл булды.
— Бу — сиңа авыл түгел] — диде түти. — Монда сүзне бик үлчәп сөйләшергә кирәк, югыйсә... Йә, бирәсеңме егерме биш тәңкә, юкмы?!
Мөбарәк гаҗиз калып кесәләрен актарырга кереште. Шул мизгел, һич көтмәгәндә түтигә таба Сөләйманның кулы сузылды-
— Мә, апа, мин бирәм сиңа акча, ал!
Түти акчаны алып китеп баргач, Сөләйман борылды да бар көченә Мөбарәкнең яңагына чабып җибәрде. Мөбарәк шундук яңагын учлады һәм тәрәзәдән явыз елмаеп карап торган Рәсимәне шәйләде. Аһ, тирән, бик тирән ялгышкан Мөбарәк, аңа Сөләйманның акчасын алмаска кирәк булган! Әмма соң шул инде, хәзер бер нишләп булмый... Сөләйман исә сугуының сәбәбен бүтәнчә анлатты. Рәсимә белән бәйле рәвештә...
— Юк, мин аңа орынмадым! — диде Мөбарәк, ант итте.
— Ә нигә соң анын тәне кара янган, ботының менә бу төше зәңгәрләнеп тора!
— Мин анысын белмим! Әмма мин аңа орынмадым!
— Хәзер үк кереп үзеннән гафу үтен! — дип боерды үзбәк егете, авызыннан аракы исе аңкытып.
Мөбарәкнең көләсе килеп китте. “Спектакльгә әзерләнү тәмам, тамашачылар каршына тапарга вакыт җитте”, дип уйлады ул, яшь чагында клубта үткәргән репитицияләрне хәтеренә төшереп, һәм җиңел сулыш
алып, ясканып өйгә кереп китте. Сөләйман да ана иярде
Өйгә кергәч, Мөбарәк ярым исерек хатын каршына килеп, ун кулын күкрәгенә куйды:
— Рәсимә, акыллым, рәнжеткән булсам, гафу ит!
Чибәр хатын, ниһаять, тынычланып, рәхәтләнеп көлә башлады. Көлеп туйгач
— Спектаклегез барып чыкты. Рольләрне әйбәт уйналыгыз, рәхмәт, — ЛИДС
Сөләйман килеп мәгъшукасының кулын үпте. Ә Мөбарәк, монда хәзер минем кирәгем калмады дигәндәй, болдырга чыкты, инде нишләргә икән дип, уйланып тора башлады. Чөнки Сөләйман Рәсимә белән кунса, Мөбарәккә аш бүлмәсендә — кысынкылыкта, раскладушкада йокларга гына кала' Ярый ла хужабикә сөяркәсе белән бер генә төн кичерсә! Ә бу эш, бәхетсезлсккә каршы, ешая башласа9 Аннары бит әле Кадрия дә, игезәк балалар да бар — аларны кайда йоклатырга? Менә бит хикмәт нәрсәдә.
Шул мәлне Мөбарәкнең миендә җитди фикерләр борынлый башлады: утын сарае белән йорт арасындагы бушлыкка — такта-фанерлардан аш бүлмәсе әтмәлләп куярга була ич, миче-фәләне белән бергә!.. Ә таш бүлмәләргә җылыту радиаторы урнаштырырга мөмкин! Чынлап та.
Гүя, яшь ирнең уйларын сизеп, болдырга Рәсимә чыгып басты. Ул дәшмәде, Мөбарәккә астыртын рәвештә сынап, көлеп кенә карап торды. Мөбарәк тә эндәшмәде, ләкин ул тыштан тыныч күренергә омтылса да, эчтән исә, шикләнә, борчыла иде: "Аһ, тагын ниләр майтарырга маташа инде бу пешмәгән артист-режиссер?!”
Рәсимә, Мөбарәкнең уйларын укыгандай, текәлеп карады да кереп китте. Шуннан сон Мөбарәкнең колагына күрше хатыннарның кайбер сүзләре килеп иреште
— Бу үзбәктән көнләшмәсме икән сон?!
— Нишләп көнләшсен инде! Барыбер ирлеге юк ич аның!..
Ай, усал да соң бу хатын-кыз заты, валлаһи! Әйтерсең лә дөньяда шуннан башка сөйләшергә тема юк'
Мөбарәк лычкылдатып төкерде дә кереп китте
Яшь иргә чынлап та юньле йокы насыйп булмаган икән. Рәсимә һәм Сөләйман төнозын һеһелдәшеп, ыңгырашып һәм тирә-юньне дөбер- шатыр иткән тавышлар белән тутырып чыктылар. Әллә алар моны юри Мөбарәккә үч итеп, аны көнләштерергә, ирештерергә һәм анын ирлек горурлыгына тап төшерергә, таптарга, изәргә, бетерергә, юк итәргә теләп эшләделәрме9' Шулайдыр! Базар кортлары бит болар' Алардан әллә ниләр көтәргә була әле, әллә ниләр
Мөбарәк тан белән торып, салкын су гына эчеп, кызарган күхтәрен челт-челт йомгалап, эшкә китте Ул эшли торган участок киптән түгел генә кала читендәге болынлыкка күчерелгән иде Монда — Казанның Архитекторлар идарәсендә расланган план буенча — өр-яна микрорайон үсеп чыгарга тиеш икән. Тик әлегә биредә кызу-кызу эшләр башланырга гына тора иде шул. Әнә. ничаклы вагоннар, тракторлар, экскаваторлар! Кайчандыр ки, бу бини i болын тирә-юнь авыллардагы кешеләрне мулдан мул печәндер, дар>, фәннәредер, чәчәк балларыдыр ише нәрсәләр белән тәэмин итеп торган Авыл кешеләре үзләреннән артып калган печәннәрне, дару үләннәрен, чәчә балларын калага да илтеп сата торган булганнардыр! Ул гына да түгел әле, биредә, авылларда яшәүче һәм эшләүче, аннары каладан ял итәргә килүче студент һәм төрле учреждениеләрдә, конторларда, кибетләрдә, базаларда һәм, за вод- фабрикаларда эшләүче яшь-жилкенчәкләрнең кичке уеннары гажәп күңелле үтә юрган булган! Әле хәзер дә Мөбарәк белән бер участокта эшләүче ташчы, кранчы татар кызлары һәм егетләре бирегә кичке уеннарга килеп йөриләр икән' Бер чая. жырга оста кыз. Мөбарәкнең хромкада уйный белүен ишетеп алгач, тотынды яшь ирне болынга.
кичке уенга чакырырга, кодаларга: кил дә кил, уйна да уйна, бетте- китте...
Баксан, соңгы вакытларда алар гармунчысыз калганнар икән. Мөбарәк, җырга оста, телгә чичән, ә кирпеч тезү эшендә ут уйната торган кара күзле кызның ялыну-ялваруларына, ниһаять, биреште. Шулай да:
— Мин бит инде өйләнгән кеше: хатыным, ике малаем бар! -диде.
Мәгәр, чая кыз бирешергә уйламады да:
— И абый, җанашым, йөрәгең яшь булсын, йөрәгең! Син килсәң, хатының да килер, малайларын да килерләр! Кил, яме!.. — дип, гел үзенекен тукыды.
Мөбарәк елмаеп куйды:
— Болай булгач килермен инде! — Сүзендә торды яшь ир. Әлбәттә... ялгызы гына килде әле ул.
— Кайда хатынын? — дип кызыксынып сораучыларга Мөбарәк: — Гармунчының хатыны буламыни аның, — дип шаярып жавап кайтарды
Теге чая, кара күзле кыз исә, җитди рәвештә:
— Дөрес-дөрес, иптәшләр! Әмма кызларның барчасын да кисәтеп куям, гармунчыга өметләнмәгез, гармунчы тик үземнеке генә булачак!.. — диде.
— Синең Тәлгатең бар ич инде, шул җитмәгәнме?
— Ул Армиядә. Кайчан кайта әле! Ә бу — биредә... — һәм ташчы кыз мамыктай йомшак кулары белән Мөбарәкнең кулларын тотты. — Иеме, бәгырем?!!
Бу сүзләргә ни дип жавап бирергә иңде?!
Мөбарәк, үсенеп китеп, кемдер алып килгән гармунны кулына алды, каешларын иңнәренә киде дә, сыздырып уйнап җибәрде. Уйнаганы урам көе булып чыкты. Яшьләр гармунга кушылып җырларга керештеләр.
Китәм дисәң, китәм дисең -
Китсәң мине дә алып кит!..
Җәлләмәсәң салкын дәрья Суларына салып кит!..
Яшьләрнең йөрәкләре үтә сизгер!
Айлар да юк, төн караңгы,
Кырларда кунам инде.
Ялгыз башым сине уйлап
Дивана булам инде!..
Халкыбызның гаять үзенчәлекле җырлары күп шул! Бер үк сүзләрне төрледән-төрле көйләргә салып җырлый да жырлый халкым, күңелен ача, йөрәгендәге утны баса төшә, сагышларын тарата... Их!..
Мөбарәк “Ай ли гөлкәем”не — болын көйләренең берсен, уен- көен бигрәк тә дәртләнеп, бормаландырып-бормаландырып уйнарга кереште Яшьләр кулга-кул тотынышып бастылар да — түгәрәк ясап, гармунчыны уртага алып — җырлый-җырлый, бии-бии әйләнергә тотындылар.
Китәм дисең, китәм дисең -
Китсәң мине дә алып кит!..
Җәлләмәсәң салкын дәрья
Суларына салып кит!
Ай ли гөлкәем, күбәләккенәем,
Кара карлыгачкаем да, сары сандугачкаем!..
Яшьләр янында Мөбарәк тә яшәреп китте сыман, дөньяга гүя өр- яңадан туды. Дөрес, ул гаиләле кеше, монда ул гармун гына уйнады һәм аның биредәге эше, вазифасы да гармун уйнаудан гына гыйбрәт иде шикелле! Ләкин... Мөбарәктә дә җан бар, нәфес бар бит! Ул йотылып —
йотылып яшьләргә карады, аеруча мавыгып-мавыгып кызларны күзәтте, тикшерде. Аларны җылы карашы белән сөйде, иркәләде, назлады, юатты. Шунда егетләр белән кызларның бер-берләренә карата булган яхшы мөнәсәбәтләре Мөбарәккә шундый-шундый тәэсир итте ки, шундук күңеленең әллә кайсы, әллә кайсы почмакларында тыл-тын гына, посып кына яткан шигърият чишмәсе тибә башлады һәм колакларына моңарчы таныш булмаган көйнен нечкә, бик нечкә авазлары да ишетелеп-ишетелеп куйгалады
Хәлбуки, яшьләрнең уйлары, хыяллары ничаклы гына уйнак, якты, йөгерек, җитез булмасын, дәрт-дәрманнары чишмә суыдай саф. тирән вә бетмәс-төкәнмәс тоелмасын — барыбер тән һәм жан сусавын йөрәк вә күңел теләгәнчә сон чиккәчә басып булмаячак — болынны калдырып китәргә, таралырга, өйләренә кайтып ятырга туры киләчәк аларга. Вакыт галижәнәбләре ашыктыра: озакламый таң атачак, ди.
Яшьләр таралыша башлады...
Мөбарәк гармунны, каешларын иңнәреннән салып, чая кызга тоттырды:
— Рәхмәт!..
Кирпеч төзү остасы, гүзәллек иясе исә, җыр сүзләре белән жавап кайтарды:
— Әйдә, жаным, озат мине, уйсу җиргә җиткәнче!
Мөбарәк, өйләнгән кешегә кызлар озатып йөрү килешмәс, аннары егетләр дә бу хәлне ошатмаслар, гафу итмәсләр, дип уйлап:
— Мин бит... ни бит... — дип борын эчендә ботка кайнатып маташа иде, чая кыз шундук элеп алып:
— Ә... ие... синең бит Кадрияң бар! Ярый инде, сау бул! — дип китеп барды. Мөбарәк болын уртасында ялгызы гына басып калды.
Аһ... Кадриянең бу минутта Лаеш урманы тирәсендә, ак “Волга” эчендә Георгий Кикиладзе исемле грузин белән үбешеп утырганын белсә икән лә Мөбарәк!..
Әйе, Кадрия көндез, ирем янына калага торырга китом дип. җыенып юлга чыккан иде. Озак та үтмәде, офыкта бер ак "Волга’'ның җилдереп килгәне күренде Теге чакта Мөбарәк нәкъ шундый машинаны туктаткан иде ич! Кадрия дә тәваккәлләп кул күтәрде.
Мөбарәк вагонга кайтып ятты, нигәдер тиз генә йоклап китә алмады, теге өр-яңа җырның көе, сүзләре хәтеренә төшеп тинтерәтте, борчылды:
Бер битен ай, бер битең кояш, Кадриям - Тик син генә, сине генә сөям!
Юк! Болай түгел ич, түгел...
Әһә, менә бусы бугай! Әйе. шушысы, шушысы!.. Мөбарәк үзе дә сизмәстән әкрен генә җырларга кереште
Үтеп барган чакта
Төп-төз генә атлап..
Кара күзләрендә таң йолдызы нуры! - Кадриям, җаным, әйдә китик әле Акчишмәгә туры!
Кара чәчкәеңә кызыл чәчәк - Юл буенда гына үскәнен Өзеп бирдем дә кадаттым Кадрия! Белмим, сине нигә Шулай өзелеп яраттым?!
Хәтта сиңа “Сылу!" дия кебек.
Чишмә буенда үскән тал-жикән Күрше кызы, жаным, Кадрия - Сул битен ай. уны кояш икән!
Жыр тәмамланыр-тәмамланмас, Мөбарәкнсн керфекләреннән яшь
бөртекләре тамып төшә башлады. Әйе, ул елый иде! Тын гына, кеше- карага сиздерми генә, үзәкләре өзелеп-өзелеп елый иде Мөбарәк..
Нигә ага бу күз яшьләре?.. Аны рәнҗеткән кеше дә юк ич! Бәлки, ир кешегә елау килешмидер дә! Ләкин Мөбарәк елыйм дип еламый бит!..
Шулчакны ишек янында сәер кыштырдау ишетелде. Каравылчы агай икән.
— Ай, монлы итеп җырладың, энем! — диде ул Мөбарәк янына ук килеп — Көен кайда отып алган иден?.. Сүзләре Такташныкы бугай!..
— Дөрес әйтәсен абый, дөрес! — диде Мөбарәк һәм икенче ягына борылып ятты Каравылчы агай тамак кыра-кыра ишектән чыгып юк булды.
Иртәнге якта, һич көтмәгәндә, Мөбарәк эшли торган участокта идарәнен баш инженеры Георгий Кикиладзе пәйда булды Мөбарәк бульдозер белән үләнле җирне актарып, яна салыначак йортка нигез урын әзерләп маташа иде. Кикиладзе аны кул ишарәсе белән генә вагонга керергә чакырды. Мөбарәк килеп кергәч исә:
— О. революционер, исәнме-саумы! — дип каршылады.
Мөбарәк ни уйларга да белмичә:
— Исәнмесез... — дип кенә җавап кайтарды.
— Ярар, конкретно эшкә керешик инде, — диде Георгий һәм сигаретына зажигалкасыннан ут кабызды. — Синен турыда мин күп нәрсәләрдән хәбәрдар инде. Давай, ирләрчә сөйләшик әле. ярыймы?
Мөбарәк сагайды, әмма бирешмәде, тыныч рәвештә:
— Тыңлыйм сезне, сөйләгез! — диде.
Георгий тәрәзәдән каядыр билгесез тарафка карап, уйланып һәм сигарет көлен банка капкачына кагып төшерә-төшерә: — Синен өстән идарәгә жалулар янгыр урынына ява башлады бит әле, Мөбарәк, — диде
— Ничек?
— Шулай, син аны үзен белергә тиеш, башың булса!
— Мин начарлык кылмадым! Тәртип бозмадым!
— Тагын бер мәртәбә уйлап карале!
— Юк!. Мин эчеп-исереп тә йөрмим!
— Үземә әйтергә кала инде болай булгач! Синең хатаң менә нәрсәдә... — Кикиладзе рогатка аяклы өстәл тактасына чирткәләп куйды. — Син нигә монда, вагонда кунып яткальш башладың әле9 Син бит, ялгышмасам, кала үзәгендә менә дигән фатирга пропискага кергән иден... Кергән идеи бит?!
— Ә ие... кергән идем шул... — диде Мөбарәк гаепле төстә.
— Шуннан?..
— Шуннан шул!
— Йә син башыңны юләргә салып азапланасын, яки безне ахмакка саныйсын1 Беләбез без синен монда кичләрен нинди ният белән йөргәнеңне'
Шулвакыт Мөбарәкнең тәне эсселе-суыклы булып китте. Әллә теге чая кыз белән берәр нәрсә булганмы? Ул бүген эштә дә күренми...
— Ярар, Мөбарәк... Яшь чакта ялгышлык теләсә кемдә була. Хатаңны таны. Танырга теләмәсәң, милиция органнарына язып бирәбез! Эшен судка китсә, хана...
“Теге чая кыз аркасында талкый бу мине. Ярый әле кичә озатмадым үзен”... — Мөбарәк эчтән шулай дип уйласа да, тыштан исә тыныч күренергә тырышып:
— Мин бернинди гөнаһ эш кылмадым... Миндә гаеп юк! _____ диде.
Кикиладзе каты итеп кычкырды:
— Гаепле булмаган кая инде! Син бит болынга татар яшьләрен жыеп, аларны Совет властена каршы котыртып, Казанга национальный революция ясарга ниятләгәнсең! Шулай ич?
Мөбарәк Георгийга сәер генә карап куйды Шаяртамы соң бу? Әллә... чыннан да, моңа миннән ни кирәк икән9! Әйе, ул бит “синен
өстән жалулар күп ява башлады” диде. Димәк, кичләрен чинсм монда, яшьләр арасында гармун уйнап йөрүләрем кемгәдер ошамаган һе... Алайса, кемгәдер ошар өчен генә яшәргә кирәк булып чыга инде бу дөньяда!
— Дәшмисен, димәк, гаебеңне тулысымча таныйсын9!
— Кабатлап әйтәм иптәш баш инженер, минем монда тамчы да гаебем юк! Чөнки, татар яшьләренен дә эштән сон бергә җыелып күңел ачарга хаклары бар, алар шулай... бергә җыелдылар да... Гармунчылары авырып киткән икән, бер кыз минем гармунда уйнавымны үтенде, мин уйнадым, бары тик шул гына!
Кикиладзе кырт кисте:
— Юк, ярамый, ярамый Мөбарәк, Мәскәү рөхсәт итми. Безнен интернациональ яшәү рәвешебездә искелек калдыгы булган милли чәбәләнүләргә урын калмаска тиеш! Эштән сон бүтән монда эзен булмасын, ярыймы?! Әгәр дә инде гармун-фәләндә уйнап, халыкнын күңелен ачасың бик килә икән, аның өчен Казанда культура йортлары бихисап. Һәрберсендә сәнгать түгәрәкләре эшли, шунда бар син'
һай, акыллы грузин! Каршы сүз дә әйтеп булмый үзенә. Мөбарәк:
— Ярар! — диюдән уза алмады.
Георгий Кикиладзе үзе уйлаганча, тракторчыны әйбәтләп ■‘эшкәрткәч”, утыз сажин ераклыктагы “ЗИЛ-кран” күләгәсендә посып торган ак Волга”га таба китте Аны инде баядан бирле түземсезләнеп Кадрия көтеп утыра иде. Георгий Мөбарәк белән "аңлашканда” салкын канлылык саклап арган иде, машинасына кереп урнашырга да өлгермәде, шундук Кадриянең җиләктәй тулы иреннәренә йотылды. Озаклап, тәмләп, салкын су эчкәндәй, онытылып-онытылып үбештеләр.
... Яшьләр бу кичтә дә Мөбарәкне гармунда уйнарга чакырдылар Дөрес, гармунчы егет хастаханәдән чыккан иде, әмма аңа кемнәрдер болында гармунда уйнарга кушмаганнар, янаганнар да ди әле хәтта, шуңарга ул баш тарткан, имеш.
Мөбарәк тә Кикиладзе белән булган сөйләшүне хәтеренә төшереп, гармун уйнаудан тыелып калмакчы иде, ләкин теге яна көй моңа юл куймады, гел-гел җанын бимазалап, йөрәген борчып, яшьләр алдында уйнарга кирәклекне искәртеп торды, яңа көйнс-җырны киң җәмәгатьчелеккә ирештерергә, халык арасында таратырга кушып, күңелен ашкындырды.
Ниһаять, Мөбарәк риза булды: яшьләр “ура!” кычкырдылар
һәм менә болын.. Мөбарәк берара яшьләрне уйнатып, биетеп күңелләрен ачкач, теге көйне уйнап, җырлап җибәрде Яшьләр башта эшнең төбенә төшенмичә, янышмыйча тордылар, аннары хикмәтнен нәрсәдә икәнлеген сизеп алгач, Мөбарәккә ябырылдылар
— Монлы да, матур да җыр икән бу! Безгә дә өйрәт әле'
— Алай бик ошаткач, өйрәтермен инде, өйрәтмичә булмас! -диде Мөбарәк сөенеп.
Әйе, яшьләр яшьләр шул. кызыксынулары көчле, өйрәнергә теләкләре зур — җырны отып та алдылар, шундук җырларга да керештеләр Теге чая кыз җырның Кадрия исемле ксмсәгә атап ижат ителгәнлегенә төшенгәч. Мөбарәк яныннан китеп үк барды һәм бүтән ул тирәдә күзгә- башка чалынмады да. Яшьләр исә. җырнын исемен Күрше кызы” дип, ә җырның үзен “ Мөбарәк җыры" дип атадылар Шаннан, канатланып. Мөбарәк үзенең җырын тагын гармунда уйнарга кереште, яшьләр тагын җырларга тотындылар:
Үтеп барган чакта
Төп-төз генә атлап.
Кара күзләрендә таң йолдызы нуры'
Кинәт көтелмәгән бер хәл булып алды! Әллә кайдан , сиздерми генә килеп чыккан берәү, Мөбарәкнең гармунын ватып ыргытты да, тамак төбе белән сүгенеп кычкырырга тотынды Анын сүзләре ятышсыз, аңлаешсыз булып, авызыннан бөркелеп аракы исе чыга иде Әлбәттә, бу
бәндә ялгыз түгел, анын янәшәсендә ике исерек ир һәм салмыш бер милиционер да бар иде.
Гармунны көл иткән ир Мөбарәкнең үңәченнән катырып тоткан килеш ысылдады:
— Син. Джунглида туып үстеңме әллә? Кисәткәннәр иде бит иңде сине, гармунда уйнамаска дип... Әнә, эшчеләргә дә, колхозчыларга да ял итәргә ирек бирмисез! Аннары, Мәскәүнен ачуы безгә төшә, сез сбулычлар өчен безгә җавап бирәсе була соңыннан!
Мөбарәк бу ирнең колхоз рәисе икәнлеген чамалады. Әйе, элекке заманда яшьләрне кичке уеннардан тыеп, гармуннарын ватып карагруһ муллалар йөрсә, хәзер бу вазифаны фанатик колхоз рәисләре башкара икән...
Көндез Мөбарәкне вагонга тагын чакырды Кикиладзе. Бу юлы анын йөзе тыныч, күңеле дә күтәренке иде шикелле. Ул, елмаеп, Мөбарәккә кулын сузды һәм күрешкәч, башы белән тәрәзәгә таба ымлады:
— Карышма бүтән, җитәкчеләрнең сүзен тот, барыбер без дигәнчә була бит. — диде. Аннары яссы учы белән яшь ирнең җилкәсенә сугып куйды. — Кайткалап йөрисенме авылга9 Бу атнада кайтсаң, председатель кызына. Сабинага миннән күп итеп сәлам тапшыр, яме! Мин анын белән көньякта, ял йортында бергә булган идем! — Георгий Мөбарәккә мәгънәле генә итеп күз кысты Аннары коры, боеручан тавыш белән:
— Ярый, бар, эшлә инде! — дип, вагоннан чыгып, “Волга”сына таба атлады.
Мөбарәк, ачынып бульдозерына менеп утырды да ачуын җирдән алырга теләгәндәй, ярсына-ярсына актарырга кереште.
Кичен, эш сәгате чыкканда Мөбарәк үзе кунып ята торган вагонга ниндидер гаиләле кешеләрнең урнашуларын белде. Аңа Жданов урамындагы фатирына кайтып китми мөмкин түгел иде хәзер. Ләкин яшь ирнең һич анда кайтасы килми. Әмма бу хәлләрдән сон кайтмыйча да булмый иде. Чөнки, иртәме-сонмы, ана барыбер анда кайтып керергә туры киләчәк ләбаса! Хәтта Рәсимә белән үзбәк егетен сөймәгән, күрә алмаган тәкъдирдә дә...
Аннары, Мөбарәк янына яшәргә Кадрия дә килергә тиеш инде. Ул бер бите ай, бер бите кояш хатынның күптән калада яшисе килә иде ич! Менә хәзер яшәп карар инде, күрер шәһәрдәге тормышның ниндилеген! Мин аңа кайда урнашуымны бәйнә-бәйнә аңлатып хат язган идем. Хатым барып җиткәндер инде. Ул аны шатлана-шатлана укыгандыр, эчтәлеген әбигә дә сөйләгәндер. Инде минем янга килергә дә чыккандыр, бәлки... Ә кем белә, килгәндер дә. Өйдә минем кайтканны көтеп утыра торганлыр! Аһ, шулай булса...
Мөбарәк трамвайдан төшкәч, тәмәке алырга дип кибеткә сугылып чыгарга уйлады. Свердлов урамы каршындагы гастроном янында биш- алты егет-кара басып тора иде. Берсе, Кавказлы кавеменә охшаганы Мөбарәккә эндәште:
— Әй, туган! Хәлләребез мөшкел, коткара күр безне!
— Нәрсә булды?
Сүзгә озын буйлы, сары чәчле егет кушылды. Ул сүгенүнең кайберәү- ләргә авыр тәэсир итүе турында уйлап та тормыйча:
Идриана бухумайт, нәрсә булсын, баш авырта. Анасын фәлән- фәсхет, кибетчеләр бирми бит әнә! Гүр такталарын кузгатып бетерим, акчабыз да бар үзе, — диде һәм Мөбарәкнең учына йомарланып беткән кәгазьләр төртте. — Башларына менеп нитим, бар алып чыгып бир әле! Курыкма, алар аек кешегә бирәләр, кеше-кара күрмәгәндә!
— Мин эчмим бит, — дип мыгырданды Мөбарәк.
Күзләреңдә иман әсәре сизелмәгән очлы борынлы егет:
— Шуңарга күрә сиңа өметләнәбез дә инде, шеф! — диде.
Яшь иргә егетләрнең гозерләрен тыңларга туры килде.
Вино бүлегендә тәмәке алгач, иреннәрен кып-кызыл иткән, тутырган
тавык шикелле симез сатучы хатынга акча төртте Мөбарәк һәм ялт кына бер бармагын күрсәтеп куйды.
Сатучы хатын мизгел эчендә бер шешәне төреп, Мөбарәккә тоттырды һәм акшарланган йөзе белән ишеккә ымлады. Ягъни, әнә теге алкашлар сизгәнче чыгып ычкын!
Теге егетләр яшь ирнен “баеп” чыгуын искәреп, елмайдылар.
— Әйдә безнен белән! — диде Кавказ кавеменә охшаган егет
— Идриана бухумайт, сина да салып бирәбез, — диде сары чәч.
— Мин эчмим бит! — диде ул егетләр кулыннан исән-аман котылырга исәп итеп.
Әмма Сары чәч Мөбарәкнен җилкәсеннән үк этә башлады:
— Әйдә, әйдә!
Мондый чакта тиктомалдан гына изрәп, каушап калу ир кешене бизәми, әлбәттә. Аннары, мондый бәндәләр кызгану ише бик борынгы изге хистән дә мәхрүм бит алар: кирәк икән сине камыр итеп тә изәрләр, чыбыркы итеп тә ишәрләр, бернишли алмаячаксын! Мондый очракта иң әйбәте — түземлек күрсәтү, нык булу! Синен ныклыгын тегсләрнен ныклыгыннан өстенрәк чыкса, син җинәчәксен — бусы шиксез!
Мөбарәкне үз эченә алган төркем ниндидер бакчага килеп керде Теге котсыз карашлы, очлы борынлы егет, илереп:
— Натька! Тиз генә стакан тотып чык әле' — дип кычкырды Каршы йортның тәрәзәсеннән бер хатын шулай ук илереп
— Наталья кайтмый ул монда бүтән. Анын артыннан сез дә китерсез әле, дөмеккереләре! — дип җавап кайтарды да шап итеп тәрәзәләрне ябып куйды.
Сары чәч Кавказ кавеменә кадалды:
— Пахан! Мин бу кетәклектә башка беркемне дә белмим
Очлы борынлы егет:
— Ярар... гурладан гына эчәрбез инде, — диде һәм хәнҗәренең очы белән шешәнең чалмасын каерып ташлады да, аракыны Мөбарәккә тоттырды. — Әйдә, шеф, исәнлеккә-саулыкка!
Мөбарәк хәнжәр ише куркыныч нәрсә дә күргәч, карышсам бетереп атырлар болар мине дип, шешәдәге сыеклыкны укшый-укшый эчәргә кереште Биш йотым эчкәч, сары чәчкә караган иде. теге исә. "эч әле, эч” дигәндәй, авызын чалшайтып, кулын гына селтәде
Инде йота торгач, шешәнең яртысы да кимеде, ә тегеләр әле һаман Мөбарәккә битараф, анын кулыннан шешәне алырга уйламыйлар да Ниһаять, яшь ир нишләтергә белмичә, буш шешәне Кавказлы кавемгә күрсәтте
— Отлично! — диде кара егет һәм шешәне алып бар көченә янәшәдәгс алмагачның ак кәүсәсенә тондырды, тирә-юньгә пыяла кисәкләре чәчрәде
— Мина ошый башладың әле син, — диде Кавказлы кавеме Мөбарәккә һәм куеныннан тагын бер шешә чыгарды — Әйдә, туган, бусын да эч инде!
— Бусы өчен мин җавап бирәм, — диде сары чәч һәм шешәне, чалмасын салдырып, Мөбарәккә тоттырды — Төбенә чаклы давай, пли' Мөбарәк исерде, җырларга кереште Әмма теле көрмәкләнә, көе аңлаешсыз, сүзләре буталчык иде Аны бакчадан култыклап алып чыгып киттеләр
Аннары ул. кемнәр беләндер, шпаллар буйлап баруын, борылыштан вагон таккан трамвайның килеп чыгуын һәм колагына
"Трамвайга нитик мәллә9 ” Ярамый. "Орел” кушмады'" — дигән сүзләрнен чалынып калуын гына хәтерли
Берзаман “Мөбарәк!” дигән таныш, иркә авазга уянып китсә, үзләренең ишегалдында — бәдрәф артында бөгәрләнеп ята, имеш Янәшәсендә ниндидер хатын-кыз чүккән дә. аны селкетергә, торгызырга маташа
Чү? Бу... Кадрия ич!!!
Мөбарәк торып утырды, чыклы үлән тәнен калтыратып жибәрде, бәдрәф ягыннан укшыткыч әшәке ис килә иде.
— Син ничек әле болай?! — диде яшь ир хатынына.
— Минем хәлем ару әле, шөкер... Ә менә синең хәлен яман, кеше көлкесенә калып беткәнсең бит! — диде Кадрия, Мөбарәкне шелтәләп.
Мөбарәк яртылаш исерек иде әле, “чепуха” дип кулын гына селтәде дә, торып басты һәм Кадриянең нәзек биленә кулын салды:
— Мин бит сине көтә-көтә сагынып, саргаеп беттем!
— Шуңа күрә дуңгыз булганчы эчтеңме? Акчаларын кайда? Бир...
— Акча? Mini үзем акча! — дип мыгырданды Мөбарәк.
— Акча аяк астында аунап ятмый ул, чүп син болай булгач!
— Чүп булгач... ник кияүгә чыктың сон?..
— Мондый бестолковый сораулар бирерлек булгач, ник мина өйләндең соң, Мөбарәк?!
— Яраттым мин син чукынчыкны, шуңа өйләндем!
— Әй, безнең өйләнешүебез дә кешенеке төсле булмады ла!
— А ну, сөрт яшьләреңне: мин сина атап җыр чыгардым, тыңла!
— Исерекләр җыруыдыр инде, тыңламыйм!
— Түтел. Мәхәббәт жыруы ул!
— Кемгә гашыйк булдың тагын?
— Сина, Кадрия, сина!
— Миңа-а' — яшь хатын күңеллеләнеп көлеп жибәрде. — Әйтәм аны бәдрәф артында ятасың! Шунарга икән. Гыйшык-мыйшык утына түзәлмичә ятуың булып чыга икән инде бу синең, алайса!
— Ярар, жыруымны тыңларга теләмисең икән, керик, — диде Мөбарәк һәм ишеккә җиткәч, кесәсенә кулын тыкты, дерт итеп китте. — Ачкычларым юк! Ачкычларым...
— Ишекләр ачык, — диде яшь хатын, — тарт үзеңә!
Чыннан да шулай икән. Эчкә керделәр. Мөбарәк биредә үзен хуҗа сизеп, киерелеп, кәперәеп йөрмәкче иде, Рәсимәнең бүлмәсе ишеге аша караса — үзбәк егете йоклап ята! Юк, йокламый, түшәмгә төбәлеп, уйланып ята ахыры!
— A-а, мулла кайтты, — диде ул, Мөбарәкне искәреп. -Бөтенләйгә кайттыңмы, вакытлыча гынамы?!
— Хәзер поп итәм мин сине! Әйдә, ычкын яхшы чакта! — дип карлыгып кычкырды аңа яшь ир. — Мин бит сезнең Ташкентыгызга барып хуҗа булып йөрмим! Әйдә, тай, шу, аттыр! Живо!
— Эх, мулла, зрә тырышасың! — диде Сөләйман һәм торып утырды, киенде дә, су савыты янына барып эчкә күз төшергән иде, тамчы да су юк икәнен шәйләп, чиләк тотып чыгып китте.
— Ник бәйләндең инде тыныч кына яткан кешегә? — диде Кадрия Мөбарәккә. — Ул бит сина начар сүз әйтмәгән иде!
— Их, Кадрия, нәрсә беләсең сон син кичә генә авылдан килеп...
Кинәт капка шыгырдап ачылды. Карасалар — Сөләйман чиләк күтәреп кереп килә. Ул тәрәзә янына килеп җиткәч, Мөбарәкне ирештерергә теләгәндәй, чиләктәге суны чирәм өстенә түгеп ташлады.
— Авыл җире түгел бу! Әнә, күрдеңме нишлиләр монда, -диде Кадрия, агарынып.
— Үзебез юаш булып муеннарыбызга атландырып бетергәч, эшлиләр инде этлекне... Үзләре эт булгач, бүтән нәрсә эшләсеннәр тагын?! — диде Мөбарәк һәм идәндә торган ак чиләкне эләктереп чыгып китте.
Иртәләрен Спартак урамы чатындагы колонка янында суга чират аз була торган иде. Мөбарәк шунда юл тотты. Менә ул яшелгә буялган биек агач койма буйлап бара. Койманың эчке ягында җиләк-җимеш, суган-фәлән, бәрәңге бакчалары, берәр, икешәр катлы борынгы агач йортлар... шул тарафлардан калын-калын тавышлы этләрнең ялкау гына өреп куйгалаганы ишетелә! Кояш кыздыра да башлады инде. Кичә асфальт
җәйгәннәр ахыры, әшәке сумала исе һәм... Спартак фабрикасы ягыннан тире, Вахитов комбинатыннан сабын-порошок исләре. Мебель фабрикасыннан келәй исе, СКА заводыннан полиэтилен, Кызыл шәрык заводыннан аңкыган әчкелтем исерткеч исләре — Казан вино заводыннан һәм Тан кондитер тәгамнары комбинатыннан аңкыган татлы прәннек вә конфет, торт исләре белән аралашып, күнелдә каршылыклы хисләр кузгаталар. Бер үк вакытта җырлыйсы да, сүгенәсе дә килеп куя сыман' Ләкин, кем әйткәндәй, чебен тәрәзәне буйый, чебенне үтерергә кирәк дип тәрәзәне ватып булмый инде! Димәк, Казанда яшәргә телисен икән, бу "хуш" исләргә генә түзәсен инде, янашым'
Мөбарәк башта колонкага иелеп, күлмәгенең изүен юешләп һәм чалбарларына чәчрәтә-чәчрәтә, рәхәтләнеп су эчте, аннары чиләген мөлдерәмә тутырып алгач, эченнән генә “хәзер кайтам да үзбәкне өйдән пыранлатып куып чыгарам” дип, дәртләнеп, кайтыр якка юнәлгәндә генә, колонка каршындагы капкадан Мөбарәктән бер башка озын, таза ир-ат килеп чыкты.
— Әй, мужик! Туктале!
Гүя Мөбарәкне аркан белән тарттылар Ул шып туктады һәм таныш булмаган кешенең якынлашуын көтеп тора башлады. Ир кавеме килеп җиткәч, соры күзләре белән Мөбарәккә өстән аска сөзеп карады да, көрәктәй, авыр кулын сузды:
— Сәлам!
Мөбарәк шикләнеп кенә “Сәлам” дип тегенең кулын кысты
— О-о-о, таза икән син! — диде чит ир һәм тырышып-тырышып Мөбарәкнең мускулын капшарга кереште — Авырлыгың күпме9
— Туксан ике кило!
Чит ир кинәт кулын-кулга сугып куйды:
— Так шту сиңа үлгәнче бу дөньяда беркем дә башлап бәйләнмәячәк, әгәр дә үзеңне матур гына тота белсән' Бусы булды бер Икенчесе, мин бу Спартак урамында — авторитет! Әгәр дә тагын бу урамда йөргәнеңне күрсәм. — авторитет-ир әче итеп сызгырып җибәрде Озак та үтмәде, алар каршында унбишләп егет пәйда булды
— Эш бар! — диде авторитет егетләргә һәм Мөбарәккә эндәште. — Син мине аңлагансыңдыр дип беләм?
— Аңладым! — диде Мөбарәк күкле-кызыллы булып Шуннан сон яшь ирнең зиһене чуалып киткәндәй булды һәм ул ялгышып күршеләрнең ишегалдына барып керде, чак-чак кына бульдог тешләмәде үзен' Өенә кайткач, Сөләйманны куып җибәрү түгел, аңа күтәрелеп тә карамады Ләкин утын сарае янәшәсендә хатынынын җиргә таба иелеп, укшып һәм көчәнеп-көчәнеп косарга азапланып торуын күреп, сорамыйча булдыра алмады:
— Нишләдең Кадрия9
Яшь хатын көчәнеп-көчәнеп укшу аралаш
— Ба-ы-а-га уздыргансың ич! — диде
Менә хикмәт нәрсәдә икән! Мөбарәк бу хәлгә көенергә дә. сөенергә дә белмичә, бер мәл уйланып торгач, ниһаять, биредә куркырга түгел, ә шатланырга кирәклеген аңлап, Кадрия янына килде дә, аның җилкәсенә каккалап:
— Рәхмәт, карчык, булдыргансың' — диде.
Яшь хатын ышанмыйча, иренә текәлде
— Чынлап әйтәсеңме9'
— Чынлап әйтмичә... — диде Мөбарәк — Ә хәзер өйгә кереп, чәй кайнатып эчик тә, алга таба ничек яшәргә кирәклеге турында уйлашыйк икәү, яме Кадрия!!'
Яшь хатын, ризалыгын белгертеп, ым какты.
Әмма дөньяда җанын теләгәнчә генә яшәргә насыйп булса икән лә ул, ягъни адәм балалары бер-берләре белән юк-барга ызгышын, талашып, дошманлашып, нервалар туздырып түгел, киресенчә, дух һәм тату булып
кына, матур итеп кенә яшәсәләр икән!!! Ләкин дөньянын үз шартлары, тормышының үз мантыйгы, яшәүнен үз кануннары бар шул! Димәк, телисеңме-теләмисеңме, галәм идарәчеләре тарафыннан җиргә җибәрелгән устав буенча яшәргә туры килә! Ә ул устав дигәнең берәү генә дә түгел әле, күп алар! Ал арда язылган кагыйдәләрнең мәгънәләре дә гаять катлаулы, катмарлы, буталчык! Шуннан соң, җаныкаем, каршылыкларга кермичә генә, әрләшмичә, талашмыйча, ызгышмыйча , дус һәм тату булып кына яшәп кара!...
Дөрес анысы, гомерләре буена чит-ятлар эшенә катышмый, кирәк- кирәкмәс урыннарга тыкшынмый, әрләшми, талашмый, дус һәм тату, матур гына яшәргә омтылучылар да бар безнен әйләнә-тирә ягыбызда! Мәгәр алар аз һәм үтә тыйнак булулары сәбәпле, күзгә-башка бик чалынып йөрмиләр. Ә бит төптән уйлап карасаң, кешеләр язмышындагы иң җитди, иң четерекле мәсьәләләрне дә әнә шул ‘'тыйнак каһарманнар” гына чишә ала икән ләбаса! .. Андыйларны халыкта: “Ак әби” һәм “Ак бабай” дип йөртәләр.
Менә бу ике катлы агач йортта да — жыен әтрәк-әләм арасында, бәләкәй генә бер бүлмәдә яшәп ята икән Ак әби дигәнең. Ак бабай инде ун ел элек үк гүр иясе булган — авыр туфрагы жинел булсын мәрхүмнең! Ә Ак әби, гәрчә дүрт бала тәрбияләп үстерсә дә, бүген гомеренең калган көннәрен ялгызы гына саный. Дөрес, “саный” дип, әбигә катышы булмаганнар һәм аңа йомышлары төшмәгәннәр генә әйтергә мөмкин. Ә Ак әби әле хаксызга рәнҗетелгәннәргә һәм киңәшкә мохтаҗларга, гаҗизләргә — булдыра алганча, кулыннан килгәнчә ярдәм итеп яши! Кыскача гына әйткәндә, Ак әби бәләкәй генә фатирында җаннары авыру булганнарны кабул итә һәм аларны рәхәтләнеп дәвалый! Ак әбинең тамырлары беленеп торган ябык, кара тутлы, нык, дәү кулларыннан Коръән-кәрим һәм пәйгамбәребезнең хәдисләре теркәлгән изге китап вә тәсфирларнын төшкәне дә юк!..
Тик менә балаларының гына аналарын, ягъни Ак әбине онытып җибәрүләре, аны кадерләмәүләре бер дә күңелле хәл түгел шул! Әмма нишлисең — Күк Ияләренә җирдәге шундый тормыш ошагач — бер нишләп булмый, билгеле. Мәгәр шулай да, төптәнрәк уйлап карасаң, кешеләр чын кешедән башка яши алмый, кешеләр чын кешенең ярдәменә һәрчак мохтаҗ әле: бу-хакыйкать!
Көннәрнең берендә... Мөбарәк тә Ак әбинен фатир ишеген килеп какты. Дүртенче башлам
СС
аҗәп! Аптыраш!..
1 Кешелек дөньясы фәнгә тирәнрәк чумып, биеккә — айга, йолдызларга үрелгән саен, кешенең кеше дигән аты түбәнрәк төшә, бәясе коточкыч кими, кадере бетә бара, Аның каравы, комсызлык, әшәкелек чәчәк ата, усаллык, мәкерлек, кабәхатлек тамыр җәя”...
Мөбарәк газетадан укыган бу сүзләр белән ризалашкандай башын чайкап куйды, Кадрия исә үз уйларына күмелеп, ашыкмыйча гына, тәлинкәсенә өрә-өрә чәй эчүен белде. Шул чакта ашыгып-кабаланып Рәсимә килеп керде. Сөләйман әле һаман диван-караватта “Ташкент хәбәрләре” дигән газетын караштырып ята иде әле.
Рәсимә беркемгә дә игътибар итмичә Кадрия янына килеп басты да барысы да ишетерлек итеп:
— Кызый! Булды, сөйләштем, үз дигәнемне иттем, алалар сине эшкә, ашханәгә! — диде.
Шул сүзләрне ишетүгә, яшь хатын капылт торып, хуҗабикәгә ташланды:
— Рәхмәт, зур рәхмәт сиңа, Рәсимә апа жанашым-бәгырем' — дип аны кочаклап алуын сизми дә калды.
Рәсимә дә Кадрияне күкрәгенә кысты һәм Мөбарәкне ирештерергә теләгән сыман иттереп, сүзләренә аерым басым ясап әйтте:
— Гаризаңа Георгий Кикиладзе үзе... үзе кул куйды!
Кинәт Кадрия яшь кыздай биеп китте. Анын каршына түр бүлмәдән Сөләйман атылып чыкты да, боргаланып-сыргаланып бии башлады Кадрия түзмәде, Мөбарәк янына килеп:
— Балтасы суга төшеп киткән мужик шикелле утырма, әйдә безнен белән бие, күнел ач! — диде
Мөбарәк кулын гына селтәде:
— Тукай бабай бит “Эш беткәч кенә уйнарга ярый" дигән
Рәсимә кыткылдап көлә башлады:
— Әй, пешмәгән арыш чумары, безнен илдә эшләп кем баесын ди7! Булмаганны...
Сөләйман Кадриянең алдына ук төшеп, кулларын болгый-болгый оятсыз хәрәкәтләр ясарга кереште Мөбарәк кызарып чыкты, башын түбән иде һәм күзләрен йомды.
— Әнә шулай, әнә шулай! — диде Рәсимә учларын-учка сугып.
Кадрия чыелдап кычкырып җибәрде:
— Их-х, килә минем, бик килә-ә...
Ана шулай ук хәтәр, нәзек тавыш белән Сөләйман кушылды
— И-х-х, килә минем, бик кил ә-ә-ә...
Рәсимә түзмәде:
— Шашып, шашып үбешәсем... — диде.
Ана котырып бии-бии Сөләйман кушылды:
— Шашып-шашып үбешәсем-м...
Кадрия дә:
— Шашып, шашып үбсшәсем-м, — дип акырды.
Мөбарәкнен кинәт башы әйләнеп, күзалды караңгыланып китте, зиһене томаланды. Ул әлеге тамашага нинди бәя бирергә дә белмәде, тәмам аптырады, йөдәде. Ниһаять, түзмәде, бераз җилләнеп керим әле. дип, чыгарга кузгалды, болдырга җиткәч тәмәке кабызды һәм шул мизгел, сискәндереп, җилкәсенә кемдер сарылды һәм муенына, колакларына җылы сулышын өрде:
— Әйдә, мине сөяркәң ит инде!
Мөбарәкнең күңелендә Рәсимәгә тапкыр җавап пәйда булды, ләкин теленә чыкмады — кыюлыгы житеп бетмәде ахырысы.
— Нәрсә, нәрсә7 — диде Рәсимә шактый ук йомыры түше белән мескен ирне диварга таба кысрыклый-кысрыклый.
— Мина эшкә барырга вакыт , — диде Мөбарәк.
— Нинди эшкә?!
— Төзелешкә инде, кала читенә.
— Әй, эшмени ул, ташла аны. Әйдә, безнен компаниягә кушыл, ак калачлар ашап, магур-матур кызлар кочып кына яшәрсең, җаным! — диде Рәсимә, елмаеп-көлеп.
— Миңа үз эшем дә бик ошый, апа җанашым, — дип Мөбарәк өйгә кереп китте
— Эшең бик ошый икән, ярый алайса, көннәр буе тимер-томыр сыпырып тик йөр! — диде Рәсимә, ачуланып һәм жиргә төкерде — У-у. авыл гыйбаты: тракторис — майлы крис!
Мөбарәк өйгә керде һәм хатынынын юынгыч астындагы чиләккә укшып торуын күрде Сөләйман исә. ике кулын да чалбар кесәләренә тыккан көе, ишекле-түрле киләп-сарып йөри иде.
Мөбарәк һич көтмәгәндә
— Кадрия! Син монда пропискага кердеңмени7 — диде.
Кадрия укшуыннан туктап, ире ягына башын борды:
— Кая пропискага керим әле мин7! 4. .к У.» м и.
— Сон... бая эшкә урнашам диден ич. Пропискасыз ничек урнаштыра торганнардыр сине, белмим?!
— Ә, аны әйтәсен икән әле. Анысын Георгий белә инде.
— Кай арада танышып өлгердең әле аның белән?!
— Мина хат язгансың ич. Хатыңдагы адрес буенча барып таптым иңде.
— һәм ул сине шундук эшкә кабул итәм дидеме?!
- Ие!
Мөбарәк бераз гына уйланып торгач:
— Бүген нишлисен, кая барасың? — дип сорады.
— Медкомиссия үтәм, — диде Кадрия.
Мөбарәк Сөләйманга төбәлде:
— Ә син нишлисен?!
Сөләйман исә, дорфа рәвештә жавап кайтарды:
— Сина нәрсә кирәк соң?
Мөбарәк йодрыкларын йомарлады, тешләрен шакырдатгы, мәгәр эндәшмәде.
Сүзгә Рәсимә кушылды:
— Ана берни дә кирәкми монда! Ул хәзер кала читенә китә, төзелешкә, тимер-томыр сыпырырга!
Чыннан да, Мөбарәк эшкә бик басынкы, күңелсез кыяфәт белән килде. Җитмәсә, маңгаеннан гел тир агып йөдәтә, һаман-һаман су эчәсе килеп тора иде үзенең.
Яшь эшчеләр:
— Мөбарәк абый тозлы кыярны күбрәк ашап ташлаган ахыры кичә, — диештеләр.
— Юк! Ул тозлы балык ашагандыр...
— Бәлки... эчкәндер дә, кем белә, — диде прораб.
— Мөбарәк андый әче-мөче белән дус түгел ул, ие бит, — диде бригадир күз кысып.
Мөбарәк эндәшмәде, тиз генә тракторына таба атлады, чөнки бирегә таба Георгий Кикиладзе нын кояш нурларында елык — елык килеп торучы өр-яна ак ”Волга”сы җилдереп килә иде.
Баш инженер объектларда озак йөрмәде һәм, ниһаять, Мөбарәкне вагонга чакыртты.
Георгий үгезне мөгезеннән алырга исәпләп булса кирәк, яшь ир пәйда булуга:
— Син ит чаба беләсеңме? — дат сорады.
— Беләм! — диде Мөбарәк үзе дә сизмәстән
Кикиладзе тәрәзәдән карады да, ишеккә колак салып бер мәл тын торгач:
— Иртәгедән алып, идарә ашханәсендә ит чабу эше сина йөкләте- ләчәк, иптәш Мөбарәк Аитович! — диде.
Әмма, гаҗәпкә каршы, яшь ирне тәкъдим ителгән төшемле эш тамчы да кызыксындырмады:
— Юк! Юк!.. Мин тракторчы һөнәрен яратам, и шушы эшемдә генә эшләячәкмен!
— Сина монда тузан, эссе, кыш көннәрендә салкын! Ашханәдә, беләсеңдер иңде, җылы, чиста, тәртип! Янәшәңдә — хатының! — дип тә карады Кикиладзе, әмма барыбер Мөбарәкнең “бөкресен” сәүдә ягына таба турайтып булмады. Георгий да аптырап калмады:
— Ну, кара аны, соңыннан безгә үпкәлисе түгел! — диде дә Мөбарәккә аркасы белән борылып басты. Яшь ир исә, өстеннән тау төшкәндәй жинеләеп, тракторына таба китеп барды.
Беркөнне эштән кайткач, Мөбарәк су гына эчте дә, ак бүлмәгә керде һәм хәл алыйм бераз дат. диван-караватка яткан иде, йоклап та китте. Гырылдаган авазга уянды ул. Караса — янәшәсендә Кадрия йоклап ята! Авызыннан бөркелеп шәрап исе аңкый үзенең... Кайчан кайтып ятты икән бу?
Мөбарәкнең борчулы уйларына жавал биргәндәй. Кадрия ыңгырашып куйды Янә ыңгырашты. Аннары аңлаешлы-анлаешсыз төстә сөйләнә башлады:
— Кит инде, кит. Шулаймыни9 Ярар, үзем салам.
Мөбарәкнең йөрәге чыгардай булып тибәргә кереште, сулышы тәмам кысылды Шабыр тиргә батты. Түзмәде, хатынын йолыккалап. селкеткәләп уятырга тотынды.
— Нәрсә-ә? . — диде Кадрия, ниһаять Һәм каршында күзләре коточкыч булып акайган, тешләре ыржайган Мөбарәкне күреп, дертләп куйды. — Нишләвең бу? Шаштыңмы әллә'.
— Кайда йөрден? Кем белән булдын’ — диде Мөбарәк Кадриянең колагы төбендә ысылдап.
— Эштә булдым инде! Эшлим ич мин хәзер
— Беләм мин синен нинди эштә булганыңны, сөйрәлчек!
— Сүзләреңне үлчәп сөйләш. Мөбарәк жаныкаем! Мин синең законлы хатының! Өстәвенә мин синнән көмәнле дә әле!
— Ник шулчаклы соңарып, ярты төн уртасында гына кайтып яттың сон алайса91
Кадрия Мөбарәкне кочаклап алды
— И, сабыем минем! Дөньядан артта калып яшисен шул әле син. томана булып! Сина бит Георгий минем янга эшкә күчәргә тәкъдим ясаган, ә син-н... баш тарткансын! Бүген безне — ашханәдә эшләүчеләрне Давид Кикиладзс Маркиз утравына чакырды, чит ил кунакларын шәпләп сыйларга кирәк, диде Менә шул... Әгәр дә син баш инженерның сүзләрен тынлап, ашханәгә күчкән булсан, жаныкаем. Маркиз утравында рәхәтләнеп сыйланып күңел ачкан булыр идеи'..
ай, бер килсә килә бит ул! Иртәгесен эштә дә Мөбарәкнең ашына таракан төшерүче табылды. Дөрес, әлеге кранчы ир перекур вакытында Мөбарәк бригадасы егетләре янына килеп, башыннан кичкән хәлне сөйләп, Мөбарәкнен бәгыренә төбәп ук атам дип башына да китермәгәндер
Ул кранчы ирнең кыйссасы менә нидән гыйбарәт иде Беркөнне Равилнең (кранчы ирнең) хатыны яшь баласы белән авылга ял итәргә кайтып киткән Бер айга гына дип киткән икән, шуннан бирле Равзы бахырны интектереп килмичә ята ди менә Коммуналь йорттагы кысынкылыкны авылдагы иркенлеккә, рәхәтлеккә алыштырып булмаганны Мәнди анасы да белә ләбаса! Әмма яшь балалы хатынга авылда рәхәт булса да, Равилгә биредә бер дә рәхәт түгел икән Чөнки яшь, таза, сәламәт тәнендә коче-куәте ургылып-ташып торган кеше өчен, гаилә җылысыннан башка, бигрәк тә хатыны назыннан колак кагып яшәү — тәмуг газабы белән бер ди
Шуннан, бәлки берәрсе очрар да. аның белән чак кына әңгәмә корып алырмын, хәлем уңайланып, кәефем яхшырып китәр дип. коридорга аяк бастым да, төтәтеп тора башладым Шул мизгел каршымдагы бүлмәнең ишеге ачылып, аннан искиткеч матур, яшь хатын килеп чыкмасынмы* Ай, аның ул гүзәллеге: бер бите ай, икенче бите кояш инде менә, валлаһи! Ә анын буй-сынын, аякларын күрсәң тагын Рафаэль булып Рафаэль да шаккатыр иде мона бу минутта! Әйе-әйс .
Дөресен генә әйткәндә, Казан каласындагы яшь. чибәр хатын-кызны бергә жысп. чагыштырып баксаң — бу ин чибәре булыр иде. мөгаен!
Мәгәр мине икенче нәрсә кызыксындыра иде Бу күркәм зат бирегә кайдан, ни сәбәпле килеп чыккан9 Чөнки — миңа билгеле — каршыдагы бүлмәнең хуҗасы өйләнгән кеше һәм анын чит хатыннар белән чуалып маташканын күргәнем дә, ишеткәнем дә юк иде әле! Хәер, ул бер-ике
Һ
көнгә авыл тарафларына кунакка китәргә жыенса, бүлмәсен, алдан хәбәрләшү буенча, элекке сабакташларының яки курсташларының берәрсенә биреп калдыра иде. Ә теге эшем иясе, аңлашыла ки, әлеге иркен бүлмәгә кемнеңдер сөекле хатынын яки кайсыныңдыр газиз кызын алып килеп... Юк, көчләми, Алла сакласын! Кыскасы, бу романтик очрашудан һәр ике як та канәгать кала иде булса кирәк. Чөнки моңарчы коммуналь йортыбызда бер тапкыр да тавыш-гауга күтәрелгәне, ыгы- зыгы купканы юк иде, зәһәр, әшәке исләрнең чыгып тирә-юньне сасы сөремгә күмеп ташлаганы юк иде бит!
Аннары, күршемнең дуслары арасыннан әллә мәрмәр, әллә сапфир дигән таш исемен йөртүче берәү алдагы көннәрдә генә күзгә-башка чалынган иде. Димәк, сөяркәсен алып килеп кундыру өчен курсташыннан бүлмә даулаган чагы булган аның! Ә сөяркәсе, сөяркәсе, шабашникның, сөяркә ише генәме соң: хәзер үк тотып ал да, кашыкка бер тамчы су салып, икесен бергә кап та йот!
Башымдагы уйларны сизгәндәй, чибәркәй туп-туры мина килә башлады.
— Бәдрәф кирәгие бит! — ди.
Бәдрәфнең адресын әйтеп бирдем үзенә. Вак-вак кына атлап китте бу. Ә мин тагын берне тиз-тиз генә төтәттем дә, инде кереп ятып карыйм, бәлки йокыга талып булыр дип, ишеккә тотынган идем, кинәт жир астыннан калыккандай, карниза килеп басмасынмы — әлеге дә баягы күз явын алырлык чибәр пәри кәмәше! Һәм елмаеп, энжедәй ак тешләрен елтыратып:
— Сезнең, күрәм, башыгыз бик авырта ахыры?! — ди.
Үзем дә сизмәстән:
— Авырта шул! — дип ташладым.
Ә ул һаман елмайган килеш:
— Минем калган бар анда, алып чыгам9! — ди.
— Алып чыгыгыз тизрәк, — мин әйтәм.
һәм ул кәс-кәс атлап кереп китте дә, бераздан... сырлап-бизәкләп эшләнгән шешә күтәреп килеп тә чыкты. Шешәдә яртылаш коңгырт сыекча бар иде. Коньяк ахыры! Аһ. яратмыйм да инде шул нәрсәне! Кандала исе килә бит аннан! Әмма бу очракта, Казаннын беренче гүзәле сыйлыйм дип маташканда, коньяк түгел агуны да "тәмле” дип эчәрсең, фаразан!..
Шул, икәү кердек минем бүлмәгә. Таныш түгел яшь ханым як- ягына сокланып карап торды да:
— Ах, как хорошо! Как уютно синен монда! — дип, шкафтан кырлы стакан алып килде һәм аңа тутырып коньяк салды. Әйдә, эч, башың төзәлер, — диде һәм караватка карап куйды да, шунда барып, ботын -ботка атландырып утырды.
Ә мин. . мин... шул бер бите ай, икенче бите кояш ханым каршына тезләнеп, анын илаһи аякларын шашып-шашып үбәргә һәм., тәмам онытылырга, бетәргә теләп, теге кырлы стаканны төбенә тиклем эчеп куйдым да, ханымнын күлмәк изүләреннән ташып чыккан байлыкларына тизрәк ия булу нияте белән хәйләгә керештем. Ике куллап муеныма ябыштым да:
— А-а-а, а-а-а, — дип угаланырга тотындым.
Ханым башта аптырап китте, зәңгәр күзләрендә курку шәйләнде. Аннары:
— Чү, ни булды?! Нишләдең?.. — дат миңа сарылды.
Ә миңа шул гына кирәк иде инде!..
Равил сөйләп бетергәч, Мөбарәк үзе дә сизмәстән:
— Ул ханымнын исеме ничек ие, белмисеңме9 — дип сорады.
— Кәшифә... Хәдичә... Юк, Диләрә бугай! — диде Равил.
“Шул бу, сука! Кадрия”... — дип уйлады Мөбарәк һәм... эштән кайтышлый Ак әби янына керде.
Ак әбинең намаз укырга әзерләнгән чагы булган икән Ул кулына тәсбих тоткан көе ишекне ачкач, Мөбарәкнең нинди йомыш белән йөрүен сизгәндәй (аны алдан ук белеп тора диләр), сорау-фәләннәр биреп тормый гына, түргә узарга кушып, ым какты
Керделәр. Әлләни зур булмаган бүлмә эчендә яна җиһазлар да, артык-портык иске нәрсәләр дә юк. һәммә әйбер үз урынында, һәммә төштә тәртип, пөхтәлек! Бигрәк тә диварларда Аллаһы Тәгаләнен изге сүзләре язылган шәмаилләр ошады Мөбарәккә Шул шәмаилләрдән гүя һичтуктамыйча өй эченә — күнелне җылытып, йөрәкне тынычландырып — илаһи нур агылып тора!
— Әйдә, утырышыйк' — диде Ак әби.
Мөбарәк исенә килеп, урындыкка утырды һәм Ак әбигә ияреп, дога кылыр өчен, ике кулын да авызы турысына күтәрде. Анын ишеткәне бар иде, кулларны болай күтәргәч, изге ниятләрдән чыгып теләгән яхшы теләкләр бары тик фәрештәләргә генә мәгълүм була, шайтаннарга ирешми икән, шуна күрә, шайтаннар кешеләр арасына ут ташлый алмыйлар икән!
— Ярый, бу да булды. Инде Сезне тынлап карарга кирәк, — диде әби Мөбарәккә елмаеп.
Яшь ир Ак әбигә үзе турында һәм Кадрия хакында белгәннәрен кыскача гына сөйләп бирде
— Алай, алай-й.. — диде Ак әби һәм тәрәзәгә карады Аннан моңсу гына булып Рәсимәнең йорты күренә иде — Үзен бик тырыш кеше, кулыңнан килмәгән эш тә юк шикелле Каршыдагы килбәтсез йортны курчак өе кебек иттердең дә куйдың! Әйе, беләбез. Мөбарәк, бу эшләр күпме вакытыңны алган да, күпме көч түккәнеңне дә, күпме чыгымнар таләп иткәнен дә. Шул ук вакытта йорт хуҗасы исәпләнгән Рәсимәнең сиңа берьяктан булышмавын да беләбез. Әйе, аш бүлмәсе төзедең, мич чыгардың, йортның черегән түбәсен алыштырдың Сиңа бу изге хезмәтләрең өчен барчасы да рәхмәт кенә әйтергә тиеш иде дә... — Ак әби сүзен әйтеп бетермәде, кулын селтәп куйды Аннары яшь иргә төбәлеп: — Дөресен әйткәнгә ачуланма, Мөбарәк, хатынын, Кадрияң — Рәсимәләр сыңары булып чыккан — синең өстән йөри, — диде
Мөбарәк, күзләрендәге яшьне күрсәтмәс өчен, башын түбән иде:
— Миңа нишләргә инде хәзер9!
— Авыр хәлеңне җиңеләйтергә тырышып, кайгыңны уртаклашам, әмма., тегеләй ит, болай эшлә дип, киңәш бирә алмыйм! Чөнки мондый очракта, алтын урталыкны саклап булмас, һәркем үзен хаклы санарга мөмкин һәм аның моңа хокукы да бар сыман! Шулай да әлеге кыен хәлдән чыгуның бер юлы бар кебек
Мөбарәк әбигә якын ук килде:
— Нинди юл ул? Әйтегез, өйрәтегез: мин әзер'
— Ул ю-у-л ул юлны син беләсең, Мөбарәк, кит шул юлдан, үкенмәссең азакта! — диде Ак әби һәм сүзне беткәнгә санап булса кирәк, авызы эченнән генә “Аллаһу экбэр ’не әйтеп, тәсбих тарта башлады
— Шулай микәнни беләм микәнни мин ул юлны? — дип мыгырданды Мөбарәк һәм Ак әбигә өч тәнкә сәдака бирде дә, ишеккә юнәлде — Әйе, чыннан да беләм мин ул юлны' Беләм'
Кичен Мөбарәк фатирында ялгызы гына уйланып яткан чакта ниндидер чегән кызы ияртеп, Сөләйман кайтып керде
— О-о. исәнме, мулла! — диде ул Мөбарәктән көләргә исәп итеп, тәкәбберләнеп — Әрмән коньягыннан авыз җылытып бакмыйсынмы соң, милорд9 — һәм Сөләйман чегән кызына ымлап, күз кысты — Ә бу ак май чүлмәге — Молдавиядән' Ничава гына, исме9'
Мөбарәк эндәшмәде, уйчан карашын үзбәктән читкә юнәлтте, һаман шул юашлык галәмәте инде! Чегән кызы исә Мөбарәкнең күзенә керердәй итеп карады да, кулын сузды:
— Мальчик дай... погадаю!
— Ул малай түгел инде, зур кеше... — дигән булды Сөләйман.
Мөбарәк чакырылмаган кунакларга аркасын ук күрсәтеп ятты. Тегеләр түргә, Рәсимә бүлмәсенә кереп киттеләр.
Шуннан, ярты төн авышканчы Мөбарәккә тынычлык булмады. Чөнки чегән кызы Рәсимә ише генә түгел иде шул. Анын очсыз-кырыйсыз дала иркенә сусаган кыргый җаны мондагы кысанлыкка сыеша аламы инде, йә! Шуна да ,„ идән-түшәмнәрнең дер селкенүләренә, тәрәзә пыялаларының зыңгырдап-зыңгырдап куюларына байтак минутлар түзеп ятты ятпъ ир. Җитмәсә, елтыр күзле чегән кызы тышка чыгышлый яисә аннан керешли гел Мөбарәк каршында туктап:
— Мальчик, ну уж дай погадаю! — ди.
Әмма Мөбарәк нидер сизгәндәй җавап кайтармый да җавап кайтармый! Шулай ята торгач, йоклап кителгән...
Берзаман яшь ир “ах” иткән тавышка күзләрен ачып җибәрсә — анадан тума шәрә Сөләйман аңа төбәлгән дә:
— Елан хатын, аферистка, мине талап качкан, трусигымны да калдырмаган хәтта! — дип зарланып тора.
Мөбарәк чак-чак кына “шул кирәк сиңа” дип этеп ташламады, тыелып калды һәм эндәшмәде дә.
— Син мина булыш инде, ярыймы... Изгелегеңне мәңге онытмас идем, — диде үзбәк, еламсырап.
Мөбарәк торып утырды:
— Сиңа миннән нәрсә кирәк сон?!
— Акча биреп тор кичкә хәтле генә, акча! Аннары... — Сөләйман Мөбарәкнең ут карашын тоеп, идән чүпрәге белән капланырга тырышып, тәмам мескенләнеп, — мин ул баханы арттырып сиңа кайтарыр идем! — диде.
Мөбарәк, ниһаять, дошманьшнан үч алырга мөмкинлек чыгуын анлап:
— Ярар, мин сиңа булышырмын! Тик иң элек тезлән! — дип кычкырды.
— Нәр-сә-ә?!
— Тезлән хәзер үк, тезлән! Юкса...
— Юк, юк! Китмә! — Сөләйман шап men, Мөбарәк алдына тезләнде.
Мөбарәк кабахәт көндәшенә тагын да катырак җәза бирергә ниятләп, уйланып торды да: — Арт Шәрифемнең бер ягын үп! — дип боерды.
Сөләйман бер мәлгә аптырап, югалып калды. Аннары, күкле-яшелле төскә кереп, ертлачланып, Мөбарәкнең ят тәненнән олы гына кисәкне тешләп, өзеп алмакчы иде, мәгәр кире уйлады. Чөнки ана Мөбарәк кирәк, бик кирәк иде әле. Һәм Сөләйман тәвәккәлләде, чупылдатып үбеп алды.
— Ай, шәп, шундый шәп булды бу! — диде яшь ир елмаеп һәм Сөләйманга көтеп торырга кушып, чыгып китте.
Әмма Сөләйман тәрәзә кырыена елышып капкадан күзләрен алмыйча күпме генә зарыгып көтмәсен, Мөбарәк күренмәде дә күренмәде, суга төшкәндәй юкка чыкты.
Тик соңыннан гына беленде: Мөбарәк ул көнне эшендә исәп- хисап ясатып, каладан ук китеп барган икән.
(Ахыры киләсе санда)