Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШАГЫЙРЬ, ПОП ҺӘМ ЯКТАШ


Ул — күптән яшәп дөнья кичкән зат. Тууы — моннан 150 ел элек, вафатына да 100 елдан артык. “Кайсы дәвер сон ул һәм кемнәр заманы9” диярләр XIX гасырнын икенче яртысы. Россиядә Александр II патша вакыты. Реформалар (крепостное право бетерелү) чоры Рус булмаган халыкларны көчләп чукындыруның, миссионерлык басымынын котырган дәвере Мөселман-татар дөньясында вәиссвчсләр хәрәкәте, мәрждниләр мәгърифәтчелеге, басма китап тәэсире көчәйгән чорлар Менә шул заманда яшәгән җырчы Жәкәү ( Җәкәү- жырау) — Яков Емельянов дигәннәре Шул заман тирәлеген күзалласаң, ул — Кандалый, Гали Мокрый, Акмулла, Мәржани, К Насыйрилар замандашы Җирдә шаккатырлык байлык-мөлкәт, том-том әсәрләр калдырмыйча, 1893 елны 45 яшендә дөнья куйган якташны әдәби җәмәгатьчелек һаман онытмый Элек заманда да. сәвит чорында да, хәзер дә аның исемен даими телгә алалар Тормыш юлы һәм иҗатына багышланган язма мәкаләләрдә җитәрлек А Григорьев. X Госман, М Гайнуллин. М Глухов, Р Әхмәт һәм башкаларның хезмәтләрен күздә тотып әйтәм
Ни, нәрсә өчен бу олылау? Н. Ильминский, В Тимофеевлар шәкерте, миссионерлык тарафдары бит юкса! Замандашлары да әхлакый яктан үрнәк шәхес дип сокланмаганнар бугай Язганнары да бик аз: нибары икс дистәләп шигырь Ә шулай да, антологияләргә кергән, дәреслекләрдә урын алган! Хикмәт, билгеле, күләмдә түгел. Хикмәт, хәтта шигырьләрнең ювелир (хәтта киресенчә') эшләнешендә лә түгел. Хикмәт — ул әсәрләрнең — зурмы, кечкенәме — үз заманын объектив чагылдыра алуында, чор рухын бирүендә, яна буыннарга тәэсир итә алырлык көчендә, һәм ижатчынын ихласлыгында, үзенә хыянәт итмәвендә
Яков Емельянович Емельянов /848 елда Лаеш өязенең (хәзерге Балык Бистәсе районы) Алан (Алан-Полян) авылында крестьян Емечьян Петров гаиләсендә туа. Тугыз яшендә аны Мамадыш өязенең Жүкәчс авылындагы волость писарьләрс әзерли торган удельное училищега укырга бирәләр 1864 елны Казандагы Үзәк керәшен-татар мәктәбенә (В Тимофеев — Бәчли әти — ачкан Учительская школа) керә 1869 елны укытучы сыйфатында туган авылының күршесе генә булган Үригә (Урей Чаллысы) кайтып балалар укыта. Ильминский инициативасы белән 1874 елны янәдән Казанга килә һәм Духовная академиягә (дөресрәге — академия каршындагы миссионерлык институтына) атына. Аны тәмамлагач дьякон дәрәҗәсе бирелә, ә 1880 елны ул инде протопоп була (шактый ук югары рухани чин бу!). Шул елдан башлап үлгәненә кадәр диярлек төрче (Чура Сала — Кукмара районы, Тәңкә — Саба районы. Шәмәрбаш -Балык Бистәсе районы) төбәкләрдә поп вазифаларын башкара. /898 елда Үридә вафат була һәм шул авылда җирләнә дә Бүгенгә килеп җиткән әдәби мирасы юка тына 2 китапчыкта тупланган Дьякон Я Емельянов стихла ре”, — Казан, Св. Гурий җәмгыяте типографиясе, 1879; Стихи на крещено-татарском языке. Казань, Чиркова типографиясе. /888. (ШУНЫСЫН да искәртик —татар шигъриятенең кириллицадагы беренче үрнәкләре бу Бүгенге имлябызнын башлангычы ~Братство св. Гурия " җәмгыятьләреннән килә икән ләбаса! Тикмәгә генә кайчак кириллицаны "керәшен хәрефләре " дип әйтмәгәннәр шул).
Яков Емельянов иҗаты — үз шәхесе кебек үк — каршылыклы, һәм әйтер идем идсологияләштсрелгән иҗат Бер яктан, аны белән остазы Ильминский идеяләренә хезмәт итәргә тырышса, икенче яктан, күңеле белән үзен тудырган гади, ярлы халык интересларын якларга, аларга үзләренең нинди хәлдә икәнлекләрен аңлатырга, төшендерергә тырыша, үгет-кинәш белән генә булса да
У
аларга ярдәм итәргә омтыла. Христиан динен пропагандалау дип аның “Ходай сине илдән алган", "Саташканны уяту" кебек шигырьләрен санасак, ә “Кайгы". "Ярлы тормыш", “Олысыманлык", "Әләк" "Улым". "Әби үгете" кебекләре халык тормышынын җанлы чагылышын күрсәткән ачык мисаллар.
Мина калса, шагыйрьнең эчке мәгънәгә, поэтик яңгырашка, эстетик кыйммәткә ия шигырьләре берничәү: алар — "Әләк". "Кайгы". "Улым'. "Кояш" Алда ул шигырьләр тулы вариантта бирелгәч, биредә фикеремә иллюстратив өзекләр китереп тормыйм Укучы үз хөкемен үзе чыгарыр. Үз хөкемен чыгарыр дигәннән. Я Емельянов ижаты турында фикерем үзгәрә-үзгәрә байтак еллардан бирле тәгаенләнеп килә инде. Беренче тапкыр бу исемгә мин үсмер чакта (1957 ел бугай) "Татар поэзиясе антологиясе" китабын укыганда тап булдым. Безнең төбәк кешесе булгач, үзгә бер кызыксынып, дулкынланып укыдым ул шигырьләрне Дөресен әйтим артык тәэсир итмәде алар мина. Аңлашыла да: үсмер жанга романтика кирәк, оптимистик дәрт, хисләндсргеч лирика кирәк, китапча югары стиль, матур чагыштырулар, томанга өретелгән образлар, хыялый серләр кирәк Укылган шигырьләр минем өчен гыйбат авылча, артык гади, хәтта тупасрак та булып тоелды. Безгә артыгы белән таныш натур фәкыйрь күренешләр... Бер ишләре әбиләр көндә диярлек безгә тукып килгән үгет-нәсихәт, акыл өйрәтү сүзләре булып кабул ителде. Беренче тойгылар, беренче кичерешләр күпчак дөрес була. Ул тәэсөраттан ваз кичәргә җыенмыйм. Соңрак, студент елларында бу шагыйрьне бүтәнчәрәк аңлауда профессор X. Госманның йогынтысы зур булды. Ул очынып-очынып укып күрсәтә иде “Җырчы Җәкәү" шигырьләрен! Хальпсчанлыгына басым ясар иде. ритм-рифмаларының үзгәлеген әйтер, юл ахырыннан юл башына күчеп йөреп кабатлана торган сүзтезмәләр куллануны ачышларга тинләр иде Ул да мәрхүм үзенчә хаклы иде. Әмма эчке каршылыклы хис хәзер дә бетмәде... Хәер, объектив булыйк: кайчан, кем тарафыннан, ни максаттан язылган әсәрләр алар’’ Җавап моннан 120-125 ел элек, христиан рухани тарафыннан, шагыйрьлек миссиясенә дәгъва итмичә күңелен бушатып, ачынып язылган “жырулар" Үзешчән ижазның бер бөек (отышлы) ягы бар: ул — халыкчан Я Емельяновның 1879 елда чыккан җыентыгының халык телендә "Даржа әби кенәгәсе" дип йөртелүе дә үзгә бер мәгънәгә ия. Бүгенге "Мерседес" машинасыннан арбалы атка карап үз "бөеклегеңә" соклану егетлекме7 Хәлне, вакыйганы, фактны шул заман күзлегеннән, шул заман хәятеннән чыгып бәялә син! Шул чорда ижат иткән шагыйрьләрнең кайсысында гади халык тормышынын реаль чалымнары күбрәк чагылган икән әле? һәм дә кайсысының әсәрләрен бүгенге укучы йөгертеп аңлап укый алыр икән7 Бу җәһәттән, Я Емельянов ижаты бик тә отышлы хәлдә Алда әйтелгән "Аны ни, нәрсә өчен олылыйлар7" дигән сорауга бер жавап-дәлил бу. Гомумән, бүгенге поэзиядә кин колач алган ирекле, сөйләм интонациясенә корылган шигырьләрнең беренче яралгылары бит аларда.
Я Емельянов турында әдәбият дәрсслскләрендә беркадәр мәгълүмат булса да. алар шагыйрь шәхесен тулы күз алдына китертә алмыйлар. Асылда ул мәгълүматлар язмадан язмага кабатланалар гына. Поп буларак. Я Емельяновның бер авылдан бер авылга, бер приходтан икенчесенә күчеп йөрүе дә хәтер кардиограммасын тоныкландырган, әлбәттә Халыкның хәерчелеге руханиларның икейөзлелеге, өстеннән туктаусыз язылып торган шикаятьләр, әләкләр һәм ниһаять, реаль тормышның үзе үк өндәгән максаттан бик-бик ераклыгы шигъри җанлы ирне нык уйландырган, йөдәткән булса кирәк.
“Җәшнә, Кояш, жалтыра!
Яктың җирдә уйнасын Иртәнге кырау, соңгы суык Яңа орлыкны коймасын"
дип оптимистик рухта язса да. кырыс тормыш, барыбер, аны бөгә сындыра Иссме каһәрләнгән поплар ’ рәтенә керә. Тикшеренүләрнең язуынча TOMSH еонгы елларында ул депрессиягә бирелә. Тикмәгә генә остазы ИльминскиГбер хатында анарга болаи дип язмагандыр “Тормышыңны рәтләргә тырыш югыйсә бетерсен. Мин сине кызганам Алла еина үзеңне кулга алырга ярдәм итсен Cm аптырап калма бер кеше дә сина явызлык теләми. Бу йкебе°нон ара.та ,ына КаЛХб™6^гә™'Н W™- “ ТИУ"" АфаН“ИЙ с™“ » аХртта
Я Емельяновның Борис исемле ( Стариков Борис Яковлевич нигә Емельянов түгел’) у™ булуы билгеле А Н. Григорьев язмаларына каоагаша^л да шигырьдер язган, матбугатта катнашкан. Язмышы ничек бул™ бейЗГЙзй
ШАГЫЙРЬ. ПОП ҺӘМ ЯКТАШ 153
билгесез Алан-Полян авылыңда хәзер дә Стариков фамилияле гаиләләр бар Аларнын Емельяновлар нәселенә катнашы булырга тиеш һәрхәлдә кызыксынучылар өчен җирлек бар.
Сүз унаеннан, безнен як керәшен татарлары арасыннан сонгы дәвердә чыккан шәхесләр турында Шактый алар Чагыштырып карасан, мөселман татарлары авылларыныкына караганда күбрәк (Хәтерлә 1950-60 елларда Котлыбөкәш урта мәктәбенә — Кызыл йолдыз районына бер урта мәктәп! —Шәмәрбаш. Алан-Полян, Үри авылларыннан укырга килүчеләр дистәләгән иде, ә Күгәрчен, Күки, Балтач. Ямаш кебек зур татар авылларыннан килеп укучылар 1-2 генә була иде). Кечерәк кенә авыллар үзләре — Алан-Полян, Үри, Йванай, Керәшен Казысы, Шәмәрбаш (күпчак, ялгышып. Шомыртбаш диләр), Казак Чаллысы (Казаклар дип тә йөртәләр) Ә күренекле кешеләре күп, шөһрәт-дани ары зур Я Емельяновның авылдашы —атаклы математик, профессор Петров А Н (1900
— 1969);Шәмәрбаштан — педагог. Үзәк керәшен мәктәбенең директоры Егоров Н Н (1870 — 1922); медицина фәннәре докторы, профессор Кибяков А В (1901
— 1989); профессор, үз вакытында Казан финанс-экономика институты ректоры Абрамов П В (1918 — 1985), Иванай ( Тупылат, Тук-Пулат) авылыннан — генерал-лейтенант Яковлев А.Е (1903 — 1991); техник фәннәр докторы, профессор Никитин И 3. (1928); математик-профессор Ильин И Ф. (1943); Казаклар Чаллысыннан — Советлар Союзы Герое Иванов В П. (19?); филолог-профессор Марганова РА. (1954), Үридән — тарихчы әдип (керәшеннәр турында фундаменталь хезмәт — “Татапса. Энциклопсдия”нсң авторы) Глухов М.С (1937). Исемлекне яна заман балалары исәбенә дәвам да итәргә мөмкин. Ә бүтән төбәк, әйтик. Зәй, Бондюг. Чистаи, Бакалы (Башкортстан) якларыннан чыккан атаклы кешеләрне барлый башласаң’ Уртак цивилизациягә кушылучы көчле агым килеп чыга! Моны бәһәләргә, моңа сөенергә кирәк. Гомумән, сонгы ун ел эчендә керәшен татарлары рухи тормышында җанлылык һәм янарыш сизелә. Этномилли җәмгыятьләр барлыкка килә, жыр һәм бию ансамбльләре оеша яки торгызыла (“Бигәш”, “Игәнәй”, “Айбагар" һ.б ), “Керәшен сүзе" газеты нәшер ителә (1991) конкурс-фестивальләр уздырыла Дөрес, халык тарихынын чишмә башын эзләгәндә төрле каршылыклар, гипотеза белән аксиоманы буташтырулар, чиктән- чиккә ташланулар да була Нишлисең, хакыйкать — күк капусы кебек — жинел һәм гиз ачылмый Шунсы куанычлы теләсә кайсы ыру-төрксмнен үз тарихын ачыклавы, үз рухи байлыгын барлавы, ахыр чиктә Уртак Хәзинәбезне баету бит1 Без, XIX гасырның шанлы бер улы Я Емсльяновнын 150 еллыгын билгеләп үтүне дә әнә шул юнәлештә күркәм һәм кирәк бер гамәл дип бәялибез.
Равил ФӘЙЗУЛЛИН.
Сентябрь 1998
Яков Емельянов
Әләк
Кайгыр, көен.
Интек, инәл.
Ела, тилмер.
Уйла, шәйлә.
Уенны җәймә.
Телеңне бәйлә.
Ябышыр әләк!
Тор гадел. Йөр шиксез, Бул изге, Кыл яхшы. Уйла туры, Сөйләш чын. Буяр әләк!
Каладан илгә, Җирдән суга, Суыктан утка, Төшлектән төнгә, Таудан атауга Күч, кач, Табар әләк!
Чыкма, йөрмә, Барма, кермә, Берәүне белмә, Шиклән, биклән, Яклан, саклан, Башыңнан каплан, Сизәр әләк! Шушы яман, Тинтәк башлы, Иң акылсыз Чак каргадан Бик тизеннән Котылмасак,
Итәр харап!
Төнлектән - төнгә, Таудан -атауга Күч, кач, Табар әләк, Итәр харап!
Улым(а)
Менә җитте бәйрәм, Безгә килер кунаклар. Аларга ит хәзерлә, Тиешенчә кадерлә:
Җумартны утырт янга, Гаделне утырт алга, Җакшыны утырт уңга, Җаманны утырт сулга. Усалны утырт ушага, Оятсызга җарар бусага... Сыйлаганда сак бул!
Җумартны җүнләп сыйла, Саранны саклап сыйла, Җуашны җуанып сыйла, Гаделне куанып сыйла. Җаманны җайлап сыйла, Усалны уйлап сыйла, Бусагага булса җарар, Булмаса - алдына карар!
Әби үгете
Син, улым, Кай урынга барганыңны Безгә әйтеп китмисең, Ашар-эчәр вакытта Ойгә кайтып җитмисең...
Кичәген дә чәй эчтең дә, Өйдән чыгып киттең; Кичке ашны ашарга Көчкә кайтып җиттең.
Бүген тагы җылдай көнне Урамда җөреп уздырдың. Ары барып, бире килеп Чабатаңны туздырдың.
Син, балам, Болай булсаң, Бабай йортын җабарсың. Әзер малны тараткачтын Үзең каян табарсың?! Иптәшләрең кичәген дә Иртүк эшкә киттеләр, Ашар-эчәр вакытка Өйгә кайтып җиттеләр!
Иртәгә дә җылдай көнне Түшен киереп җатмаслар, Кирәк җиргә тотарга Чыгарып азык сатмаслар...
Тукта әле!
Бабаң исән чагында Муеныңны сыгармын, Чәчеңнән элеп, башыңны Аяк арама тыгармын!
Шулай итеп “җомшатмасаң”, Сиңа үгет сеңмәс, Әзрәк кенә сискәртмәсәң, Башыңа акыл кермәс.
Син, җугыйса, соңыннан Эш эрәтен белмәссең. Бабаң белән без үлгәч. Өйгә кайтып кермәссең. Болай булгач, син. балам. Җортны корып кабырсың: Тапкан малны тараткач. Үзең каян табырсың?
Кайгылы чакта көенмә, Тыныч торам дип сөенмә; Бу дөньяның хәсрәте һәрбер кешенең өендә...
Кайгылы чакта тынычлык Ходайның үзеннән киләдер, Килгән тынычлыктан тоючы Төрле сынауны җиңәдер.
Кайгылар килә бәндәгә Үткән тормышын аңларга.
Үткән тормышын аңлаган Бирелә Алланы данларга.
Алланы данлаган бәндәнең Кайгылы көннәре тиз үтә. Үткән көннәрне тикшерсәң. Алланың изгелегенә ис китә!
Алланың изгелеген тикшерергә Кайгы күргәннәр куәтле. Кайгылы көндә түзгәнне Ходай итмәс оятлы.
Ходай сине илдән алган...
Ходай сине илдән алган Илгә иркен сөйләргә; Ходай сиңа куәт биргән Бирелеп чын дин сөйләргә!
Бирелеп чын дин сөйләвеңне Соңгы көндә аңларлар. Синең кылган эшләреңне Вакытында данларлар.
Данларлар аны халыклар. Үзеңә бер дә күренмәс.
Соңгы көндә эшләрең өчен Бирелгән күңелең сүрелмәс!
Сүрелмәс синең чын күңелең. Эшләрең даныңа туеныр, Соңгы көндә зур эшләрең Затка өлгегә куелыр.
Затлар аны өлге итеп һәрвакытта сакларлар. Изге эшне гадел уйлылар һәрбер чакта җакларлар!
Олысымаклык
Олысымаклыкны ватар өчен Җыегыз җирдән кораллар. Аның куәтен киметер өчен Тагыгыз бакыр богаулар.
Бакыр богау аны басып Җиргә чаклы төшерсен; Шул яманга узган-барган Тамагын кырып төкерсен.
Төкерсен аңар барысы да. Ул хурлыкны тулы аңласын. Аның куәте җир өстендә Тамырын җәен калмасын. Калмасын монда яман шәүлә. Ул төтен күк җирдән җыелсын. Көферлек чыгы, шәйтан шыгы Хурлыгын күреп тыелсын.
Гаделләргә сыенганны Җнлкеталмас сулышың. Күпне күреп җан җарпайса.
Алырсың хурлык тулысын...
Тулы хурлык син. җавызны, һәрвакытта кыздырыр; Аптыраганда аккан яшьләр Син. зәхмәтне, сыздырыр!
Кайгы
Китсен моннан зур кайгы, Минем алда тормасын;
Йөдәгән җанны җил-давыл күк Уңга-сулга бормасын.
Бормасын аны һичбер якка, Ул теш кебек ныгып утырсын; Кайгылы чакта җыйган уйдан Савытын басып тутырсын.
Тутырсын савытын нык уй белән. Ул соңыннан аңар куаныр, Алҗыган чакта тнлпенмәсә, Талир күк бәла уалыр.
Уалсын бәла, ярылсын, Каушатып җанны җиңмәсен; Таудан чыгып диңгез белән Сыналган җанга килмәсен.
Килмәсен җанга шаулап-улап, Ул үлән күк аннан сыгылмас, Аның куәте кагылганда, Каушап, калтырап егылмас.
Егылмас инде сыналган җан, Син һәрчакта аңа күрендең; Куәтең, иркең аңлаткачтын, Үзең дә каушап сүрелдең.
Сүрелдең инде, бөкре кайгы, Ялкының һич тә кыздырмый, Эчкә кереп кайнатсаң да, Куәтең мине сыздырмый.
Сыздырмый инде синең куәтең, Минем тирәмә сырышып, Тоймастан тартып егармын дип, Тозагың корып тырышма.
Тырышма юкка, кит янымнан. Яманлыгыңны ярырмын.
Сине юкка чыгарыр өчен, Төрле әмәлләр алырмын.
Төрле әмәлләр җыеп алгач. Сине ялан хурлармын,’
Син яманга түзгән җанны Урамга чыгып зурлармын.
Урамдагылар түзгән җанны Тагы да бигрәк зурларлар, Син зәхмәтне бөтен җыен Какырып, төкереп хурларлар.
Хурларлар сине йөрәклеләр, Син алардан читкә качасың; Куәтең, иркең белмәгәннәргә Авызың киереп ачасың.
Ачма авызың син аларга, Җибәрмә яман сулышың, Алар бар да ныгып җиткәч, Алырсың хурлык тулысын.
Тулы хурлык син явызны һәрвакытны кыздырыр. Тилмергәнлектән аккан яшь Син зәхмәтне сыздырыр.
Сыздырыр сине таза тамчы, Ул җан кереп юып үтәдер, Азыктан коелган нык койманы Куәте белән сүтәдер.
Сүтелсен койма, ачылсын юл, Җанга бигрәк кирәк шул, Бервакытны актык көндә Аннан куанып барыр ул.
Аннан куанып барган чакта Кайгылар читкә качарлар, Тилмергән чактагы теләкләр Сөенеч ишеген ачарлар.
Сөенеч ишеге ачылганда, Ул дәүләтне күреп куаныр, Кайгылар күптән йөдәгән җан Буласыны уйлап юаныр.
Юансын җан шуны уйлап, Югыйсә монда калтырар. Дөнья утына түзгән җан Буласы көндә ялтырар.
Шигырьләр тупламасын Рафис ӘХМӘТ әзерләде